Ак каен турында сочинение

Обновлено: 09.03.2023

Пожалуйста напишите сочинение на татарском языке. Тема: Беренче кар. Не очень большое 100 слов где-то

Трудности с пониманием предмета? Готовишься к экзаменам, ОГЭ или ЕГЭ?

Воспользуйся формой подбора репетитора и занимайся онлайн. Пробный урок — бесплатно!

  • 23.05.2016 11:43
  • Другие предметы
  • remove_red_eye 7240
  • thumb_up 27
Ответы и объяснения 1

Кыш турында инша — Сочинение про зиму (на татарском языке)
Агачлар әллә кайчан инде алтын яфракларын койды, авыр соры болытларга төренгән күк йөзе салкын һава белән табигатьне каплап алган, җәнлекләргә тизрәк ояларына кереп качарга куша кебек, ә кошларны көн дә җылы якка озата. Кайчан яңгырлары белән сибәләп елап та ала, кайчан тынып кала. Сорылык һәм караңгылык баскан дөньяны. .
Иртәнге караңгы тынлыкта озын кышның бозлы сулышы сизелә. Беренче кар яуган. Кичә генә елап торган күк йөзеннән кышның беренче хәбәрчеләре — шук кар бөртекләре салкын һавада уйный-уйный тиз арада көзге коры сары үләнне ак юрган белән каплаган. Кыш җитте.
Соры һәм дымлы көз кар астында калды. Тирән көртләр җирне иксез-чиксез кышкы бураннардан саклый. Җир тирән йокыга талган. Җәнлекләр дә йоклый ояларында, тик кайчан гына кытыршы кар өстендә ялгыз тычкан эзләре очрый, я караңгы урман эчендә урман тавыгының гөрелдәгән тавышы ишетелә, я тукранның шакылдаганы яңгырый. Кырыйда гына карлы тунга киенгән чыршылар басып тора, кышның зәгыйфь кояшы аларның очларын җылыта.
Балалар һәр кыш саен чаңгыга басып урманга киләләр. Алар кышкы йокыга талган көчле имәннәрне һәм төз каеннарны күзәтеп, кышкы табигатне тыңлап, саф һава сулап кайталар, бала-чагага бик тә кар өстендәге эзләрне танып белү ошый. Боз белән капланган карда чаңгы шәп шуа, бөтен урманга балаларның күңелле тавышы яңгырый.
Тик кышның кояшлы рәхәт көннәре бик каты суык бураннар белән дә алмаша. Ап-ак күк йокыга талган җир өстенә төшкән сыман булып тоела, ачы җилдән уянган кышкы урман улый, ыңгыраша. .
Икенче көнгә буранның иҗат иткән эшләре күренә: көртләрдә кардан фигуралар, тәрәзәләрдә хикмәтле бизәкләр, а елгадагы боз кояшта төрле төсләр белән ялтырый. Төн эчендә буран боз капкачын себерткән.
Кыш безне каты салкыннары белән дә куркыткан була. Бигрәк тә төннәрен. Кара энҗе йолдызлы күктән суык бәрә, бөтен дөнья туңган, тирән йокыда. Тик торбадан чыккан төтен генә ялгызы өскә таба омтыла. .
Кышның саран саргылт кояшы карлы бураннар белән алмаша, ә бураннарга алмашка каты суыклар килә — мөгаен, кышның гүзәллеге шундадыр. Ә күпме шатлык алып килә ул бала-чагага: көннәр буе тау шуып шау-гөр киләләр, кемдер кар бабай ясый, кемдер кар бәрешеп уйный. Өлкәннәрдә кышны үзләренчә ярата. Һәр кем Яңа ел төнендә нинди булса да могҗиза я тылсым көтә.
Ә табигать ягымлы язны көтеп тыныч кына йоклый.
(прости,если что,татарский плохо знаю)

Знаете ответ? Поделитесь им!

Как написать хороший ответ?

Чтобы добавить хороший ответ необходимо:

  • Отвечать достоверно на те вопросы, на которые знаете правильный ответ;
  • Писать подробно, чтобы ответ был исчерпывающий и не побуждал на дополнительные вопросы к нему;
  • Писать без грамматических, орфографических и пунктуационных ошибок.

Этого делать не стоит:

Есть сомнения?

Не нашли подходящего ответа на вопрос или ответ отсутствует? Воспользуйтесь поиском по сайту, чтобы найти все ответы на похожие вопросы в разделе Другие предметы.

Трудности с домашними заданиями? Не стесняйтесь попросить о помощи — смело задавайте вопросы!

В данном разделе публикуются вопросы и ответы на них к непопулярным предметам.

В татарском языке множество названий объектов природы, не все из которых мы знаем. Әйдә! Online предлагает изучить названия деревьев на татарском языке.

В большинстве случаев эти названия могут быть как существительными, так и прилагательными, в зависимости от контекста.

  • агач – дерево, древесина / деревянный;
  • ак чыршы – пихта;
  • алмагач – яблоня / яблоневый;
  • әстерхан чикләвеге – грецкий орех;
  • бүк / бүк агачы – бук / буковый;
  • дәфнә / дәфнә агачы – лавр / лавровый;
  • зәйтүн – маслина, олива;
  • зирек – ольха / ольховый;
  • имән – дуб / дубовый;
  • каен – берёза / берёзовый;
  • канәфер агачы – сирень;
  • карагай – лиственница / лиственничный;
  • карагач – карагач, лиственница;
  • карама – вяз / вязовый;
  • кәстәнә – каштан / каштановый;
  • корычагач / дардар – ясень / ясеневый;
  • күгагач – граб;
  • маймыл агачы – баобаб;
  • миләш агачы – рябина;
  • нарат – сосна / сосновый;
  • өрәңге / чаган – клён / кленовый;
  • пальма – пальма;
  • сәрви агачы, акация – акация;
  • тал – ива;
  • тиле нарат – тис;
  • тирәк – тополь, осокорь;
  • усак – осина;
  • чикләвек куагы – орешник;
  • чинар агачы – чинара, восточный платан;
  • чия агачы – вишнёвое дерево;
  • чыршы – ель, ёлка / еловый;
  • шомырт – черёмуха / черёмуховый;
  • эвкалипт – эвкалипт;
  • эрбет агачы – кедр;
  • юкә – липа;

10 главных вопросов на лето 2020 года

Вам также могут понравится наши картинки про фрукты и овощи:

Понравился материал? Заходите на наш сайт, каждый день вы найдёте там что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Я живу в одном из самых древних городов России. Казань основали больше 1000 лет назад и вся история города тесно переплетена с историей России. Сначала это была крепость, защищавшая границы Золотой Орды и важный пункт на торговых путях в Азию. Потом возникло Казанское ханство, воевавшее с Московским княжеством. И наконец, Иван Грозный ввел Казань в состав Российского государства.

Сейчас Казань в первой десятке самых крупных городов России. Здесь очень развита промышленность и несколько крупных химических предприятий, которые дают работу местным жителям.

В Казани есть метро, признанное самым благоустроенным в России, не считая, конечно московского метрополитена.

Так как Казань — столица республики Татарстан, то здесь сосредоточены и главные образовательные и культурные ресурсы региона. В городе несколько Федеральных Университетов и филиалов крупных ВУЗов. Это дает возможность людям не уезжать на учебу в другие города, а получать хорошее высшее образование и в дальнейшем работу тут же, в городе. Я тоже, когда закончу школу, буду поступать в Приволжский Казанский университет.

Древняя история города обусловливает наличие множества интереснейших достопримечательностей, на которые приезжают посмотреть тысячи туристов со всего мира. А наш Казанский Кремль даже находится под защитой ЮНЕСКО.

У нас также много театров, музеев, памятников старины, есть Национальная Библиотека — одна из крупнейших в России.

Поскольку в городе есть крупные предприятия нефтехимии, то имеются также и научные организации, которые поддерживают развитие этих предприятий на высоком уровне. И многие выпускники ВУЗов идут в Большую Науку, чтобы развивать экономику страны.

Мой город гордится тем, что в нем жили многие известные люди, оказавшие много влияния на российскую историю и культуру: Державин, Лобачевский, Шаляпин, Филатов, Ершов и другие. Я тоже горжусь, что тоже здесь живу. Мне нравится чувствовать сопричастность к таким прославленным людям, которые когда-то ходили по тем же улицам, что и я.

Я живу в Приволжском районе и любимое место прогулок с моими друзьями — озера Кабан. Там очень красивые набережные, скверы и можно покататься на лодках. А еще на озерах живут разные птицы и даже дикие лебеди, которых можно кормить хлебом. Там мы часто катаемся на велосипедах или роликах.

Я очень люблю Казань и даже когда вырасту скорее всего не уеду отсюда, а буду жить здесь.

Сочинение №3

Казань – столица Республики Татарстан, город, которому уже более 1000 лет и который несет в себе историю не одного столетия, город, в котором проживает свыше 1 миллиона человек, город, который всегда радушно принимает гостей.

Казань обладает достаточно большим запасом памятников архитектуры и прочих не менее удивительных достопримечательностей, которые собирают около себя туристов и обычных зевак. Город сочетает в себе несколько архитектурных стилей, например, таких как: барокко, классицизм, модерн, эклектика, псевдорусский стиль и конструктивизм. Эти стили оживают в постройках города, словно, сошедшие с книжных страниц персонажи давно полюбившихся историй.

Тенистые аллеи и парки города с обитающими крылатыми собратьями придают ему атмосферу спокойствия и душевного умиротворения.

Живописные храмы, которым уже очень много сотен лет, удобно расположились на берегу рек, уникальные в своем роде здания, уютные кафе и семейные ресторанчики – все это неотъемлемые составляющие этого невероятного города, моего любимого города.

Моим излюбленным местом всегда был небольшой остров Маркиз, летом, забираясь в тень ветвь, растущих там деревьев и читая книгу или изучая каждую деталь этого небольшого островка, не заметно пролетает время, и вечером, перед заходом солнца можно наблюдать невероятный молочно-розового цвета закат.

Также изюминку городу приносит Дворец Земледельцев. Его величественный стан и архитектура завораживают, а символ векового дерева наполняет жизненной силой каждого, кто является полюбоваться этим творением. Его свет во мраке ночи или только надвигающихся сумерек освещает все ближайшее, что есть вокруг. Гости города, зачастую, не упустят возможности лицезреть такую красоту вживую, и обязательно оценят увиденное по достоинству.

Каждый сезон года, будь то лето или зима, весна или осень, не важно, сменяя друг друга вносит новые краски и как будто жизнь в городе не прекращалась с приходом холодов или же, наоборот, аномальной жары, город словно сияет изнутри.

Я, поистине, считаю этот город своим любимым, каждую его улочку, перекресток, аллею или же парк с раскидистыми деревьями, каждую песчинку местного пляжа, каждую кофейню, что подает изумительный кофе, каждый ресторан, вкус блюд которого заставляет вернуться в будущем. Этот город наполнен любовью к жизни и готов дарить ее абсолютно каждому, кому это необходимо.









Сочинение на татарском языке на тему “Казан – мәңге яшь шәһәр” Иркәли җанны Идел һавасы, Ишетәм синдә әнкәм авазын. Мәхәббәтем син, Бәхетем каласы − Мең яшьлек Казан, Мең яшәр Казан. (Роберт Әхмәтҗанов).

Туган ягым − Татарстан. Киң кырларга, шаулы урманнарга, елгаларга, көмештәй ялтырап торган күлләргә бай минем туган ягым. Бәлки шуңа күрәдер, телебез дә каен ботагыдай сыгылмалы, көйләребез кебек назлы безнең. Чиксез яшел киңлекләр, урман, кыр, күлләр илендә, инде мең елдан артык үзенең серле исеме, шөһрәтле тарихы булган Казан шәһәре Идел елгасына Казансу килеп кушылган җирдә урнашкан. Казан − Татарстанның башкаласы. Ул татарларны бер үзәккә туплап торучы башкала − безнең рухи мәркәзебез. Ул − минем туган шәһәрем дә. Казанның, тарихчылар һәм археологлар ачыклый алган гомере генә дә 1000 елдан артып китә. Ә аңа кадәр ул күпме еллар дәвамында яшәгән, бер Ходай белә. Казан шәһәренең салынуы турында бик күп халык авыз иҗаты ядкярләре һәм әдәби әсәрләр бар. “Хан кызы Алтынчәч”, “Кабан күле”, “Алпамша” әкиятләре, “Туйбикә казаны” легендалары − әнә шундыйлардан. “Шәһри Болгарда халык бай яшәгән. Ләкин Аксак Тимер Шәһри Болгарны җимергән. …Бер кабиләнең анасы Туйбикә карчык унбишләп кешене иярткән дә җил көймәсе белән Идел буйлап китеп барган. Ул алты потлы казанын да үзеннән калдырмаган, казанның чылбыры да алты пот икән. Шактый баргач, юлчылар яр буена төшкәннәр. Бу урын аларга ошаган. Шунда туктап, яшәп калганнар. Безгә аш-су, бәхет теләп торсын диеп, казанны күмеп куйганнар. Шушы урында Казан шәһәрен сала башлаганнар, ди. Чылбырлы Казан әле хәзер дә шәһәр астында ята, ди, тик аны табучы гына юк, ди. Казан исеме әнә шулай килеп чыккан, имеш”. (“Туйбикә казаны”.) Чынлап та, безнең халкыбыз бик кунакчыл бит, димәк, ул сыйфат безгә борынгы бабаларыбыздан күчкән. Өйгә кунак алып кайту, аңа хөрмәт күрсәтү − бүген дә халкыбызның иң күркәм сыйфатларының берсе. Казан − тарихи шәһәр. Аның иң биек урынына Кремль диварлары урнашкан. Ә диварлар артында кызыл кирпечтән салынган Сөембикә манарасы һәм ап-ак Спас манарасы; Казаныбызга нур чәчеп торучы Кол Шәриф мәчете бар. Казан Кремле − Бөтендөнья тарихи мирас һәйкәле дип игълан ителде. Казаныбызга мең яшь булуга карамастан, ул яшәрә генә бара. Чөнки аны көннән-көн матурлыйлар, яңарталар. Башкалабызның иске урамнары, йортлары төзекләңдерелә. Шулай ук яңа урамнар һәм микрорайоннар да калкып чыга, метро төзелә. Казан һаман да иҗат дәрте белән рухланып яши, киләчәккә ачык йөз белән карый. Казан − безнең республикабызның йөрәге ул, белем үзәге. Монда бик күп атаклы язучылар, галимнәр, рәссамнар, композиторлар яшәгән, укыган, иҗат иткән… Шәһәребездә бик күп уку йортлары, музейлар, театрлар, парклар бар. Казанда төрле халык вәкилләре үзара дус яшиләр һәм эшлиләр. Казаным − ул дуслык шәһәре! Казаным − ул тарихи шәһәр. Казаным − ул гел яңарып торучы, картаймый торган мәңге яшь шәһәр!

Родной татарский уголок

Я проживаю в одном из самых старых городов России. Столица Татарстана была основана более 1 тыс. лет назад. Существование городка тесно связано с историей нашей страны. Изначально здесь располагалась крепость, которая защищала границы Золотой Орды от врагов. На этом месте также находился когда-то главнейший пункт торговых путей в Азию. Позже образовалось Казанское ханство, которое, как мы знаем из школьных учебников по истории, воевало с Московским княжеством. Что касается окончательного присоединения к России, то это смог сделать царь Иван Васильевич Грозный. Именно он ввёл Казань в состав царства.

В настоящее время столица Татарстана входит в десятку самых крупных городов России. На территории Казани весьма неплохо развита промышленная отрасль. Здесь располагается несколько больших химических заводов, которые обеспечивают работой местных жителей.

Мало кто знает, что метро, расположенное здесь, считается самым благоустроенным в нашей стране. Конечно, если не брать в расчёт московскую подземку.

Так как Казань является столицей республики, здесь также находится несколько образовательных и культурных заведений. У нас сосредоточено несколько государственных университетов, а также филиалов самых больших вузов России. Благодаря этому студентам нет необходимости ездить учиться в другие города. В Казани они могут получить неплохое образование, а в дальнейшем найти здесь же работу. Когда я окончу школу, то тоже планирую поступить в какой-нибудь из этих университетов.

Конечно, нельзя не упомянуть интереснейшие достопримечательности татарской столицы. На эти культурные наследия приезжают полюбоваться тысячи туристов не только с нашей страны, но и из других уголков мира. Самыми популярными достопримечательностями являются:

  1. Казанский кремль, который находятся под защитой ЮНЕСКО.
  2. Национальная библиотека, являющаяся одной из самых крупных на территории Российской Федерации.
  3. Знаменитая улица Баумана.

Помимо этого, в городе находится большое количество интересных музеев, театров, памятников культуры и архитектуры.

Растет и развивается

В городе располагаются крупные предприятия нефтехимии. Именно поэтому здесь находятся различные научные организации, поддерживающие развитие этих компаний на должном уровне. Большое количество выпускников университетов и институтов предпочитают делать карьеру в науке. Благодаря этому развивается экономика не только республики, но и всей страны в целом.

  • Летняя универсиада;
  • Кубок конфедераций;
  • Чемпионат мира по фехтованию.

Мне удалось побывать на Кубке конфедераций несколько лет назад. Когда здесь проходила универсиада, Казань буквально кишела студентами, но было весело посещать различные мероприятия.

Я горжусь своим городом. Здесь проживали различные известные личности, которые оказали немалое влияние на культурное наследие всей страны. К таким выдающимся персонам следует отнести:

  • Шаляпина;
  • Державина;
  • Лобачевского;
  • Филатова.

Очень рад, что проживаю в этом замечательном городе. Иногда мне кажется, что я сопричастен к этим известным людям, ведь они тоже много лет назад ходили по тем же улицам, что и все мы.

Любимое место

Сам я проживаю в Приволжском районе. Очень люблю гулять со своими друзьями и одноклассниками вдоль озера Кабан. Здесь располагаются красивейшие пейзажи. Часто в этом районе можно увидеть фотографов, которые приходят запечатлеть закат для своего портфолио. На озере также проживают различные птицы, в том числе лебеди. Иногда здесь можно встретить туристов, которые приходят покормить их хлебом. Люблю просто наблюдать за всем этим, катаясь на велосипеде или роликах.

Считаю, что мне очень повезло родиться в таком замечательном городе, как Казань. Многие отправляются сюда в путешествие, а я счастливчик, так как живу здесь. Иногда мне кажется, что у меня никогда не возникнет желания уехать отсюда в другой город.

Казань для каждого

Казань — город-курорт, в который влюблены не только жители России, но и гости из других стран. Гостеприимная, загадочная, самобытная, удивительная и неповторимая татарская столица не оставит никого равнодушным после поездки сюда. Некоторые Казань называют неофициальной третьей столицей нашей страны. Мало кто знает, но по популярности посещения этот город занимает третье место в России. Многие сюда едут только для того, чтобы посмотреть на знаменитую мечеть Кул-Шариф, которая славится на всю страну.

Казань располагается в живописном и удобном месте — на берегах рек Казанка и Волга. Изначально город считался местом слияния Запада и Востока. Здесь находился главный торговый центр.

В настоящее время столица Татарстана динамично развивается. В ней располагается большое количество промышленных предприятий. Однако Казань имеет и большой культурный потенциал. Можно бесконечно рассказывать о красоте мини-улочек, которые чем-то похожи на европейские. Здесь сосредоточено большое количество мечетей и храмов, музеев и театров, древних архитектурных комплексов и памятников. Все это завораживает.

Отдельного внимания стоит Казанский кремль, который находится в самом центре нашей столицы. Он поражает каждого своим величием и красотой. Здание является уникальным. Оно украшено необычными ажурными элементами. Что касается современных домов, то они органично сочетаются со старинными городскими постройками и достопримечательностями.

В нашем городе трепетно относятся к историческим местам, но и современные архитектурные памятники делают Казань привлекательной для туристов и местных жителей.

В столице Татарстана проживают народы различных национальностей. На ее улицах можно встретить татар, русских, башкир, удмуртов, чувашей, марийцев. Что касается языка, то здесь их тоже несколько. Я и сам планирую в будущем выучить татарский. Хочу полностью наладить контакт с культурным и историческим наследием нашей республики.

Казань — это удивительный город. Побывав в нем раз, захочется вернуться ещё.

Город-сказка

Я бывал во многих интересных и красивейших местах России и других стран. Каждый раз, возвращаясь домой в Казань, я искренне радовался своему приезду. Да, существует большое количество красочных уголков на этой планете, но свой родной город я не променяю ни на какой другой.

В Казань мы переехали, когда мне было 5 лет. За эти годы я по-настоящему влюбился в татарскую столицу. Это именно то место, которое выделяется среди остальных и заслуживает неформального статуса великих.

О красоте города можно говорить бесконечно. Казань в настоящее время считается одним из самых крупных экономических центров России. Здесь хорошо развиты химическая промышленность, военная отрасль и авиационная сфера. В столице Татарстана ежегодно организовываются различные спортивные мероприятия. Например, недавно здесь проходили Кубок конфедераций и Чемпионат мира по футболу. Казань уверенно приняла несколько матчей.

Сам я проживаю в пригороде, однако часто бываю в городе. Люблю просто гулять по улицам, рассматривать здания. В Казани находится большое количество различных достопримечательностей. Мне нравится этот город не только за богатое культурное наследие, но и за его современность. Здесь сумели ужиться исторические памятники архитектуры, старинные музеи, храмы, мечети с огромными торговыми центрами, ресторанами, кафе и кинотеатрами.

Казань — это именно тот город, в котором не будет скучно ни одному туристу. Для каждого здесь найдется своё развлечение. Я бесконечно благодарен судьбе, что мне выпал прекрасный шанс жить в таком потрясающем месте.

В сочинении про Казань можно рассказать о многом. При написании школьники могут фантазировать до бесконечности. Однако полезно будет упомянуть не только о красивых пейзажах, достопримечательностях, но и о развитии города.

Submit to our newsletter to receive exclusive stories delivered to you inbox!

Пармезан Черница

Лучший ответ:

Онтонио Веселко

Менэ ямле жэй дэ килеп житте .кешелэр бик жинел кимгэ кучтелэр. Эллбэттэ без дусларыбыз кошлар да кайтып житэрлэр.Куп тэ утмэс су коенырга йори башларбыз .можно так начать ну вот это лучше за это мне5 поставили Июнь — чәчәкләр ае. Шушы айда болын-кырлар гына түгел, юкәләр дә чәчәккә күмелә. Бу айда бал кортлары армый-талмый эшлиләр, бал җыеп калырга тырышалар.Июньдә кешеләр дару үләннәре җыялар. Чөнки күп кенә дарулар чәчәкләрдән ясала. Безнең республикабызда чәчәкләрнең ниндиләре генә юк!Беркөнне без дә − әбием, сеңлем һәм мин − урманга дару үләннәре җыярга киттек. Әйләнә-тирәдәге матурлыкка сокланып, әбием күрсәткән дару үләннәрен җыя торгач, шактый ардырды. Без чишмә буенда ял итәргә туктадык. Бит-кулларыбызны юып, чишмәнең саф суын эчкәч, арыганнар онытылды. Өйгә дару үләннәре җыюыбызга шатланышып кайттык.Июнь ахырында җиләкләр дә өлгерә башлый. Мин каен җиләге җыярга яратам. Каен урманыңда кошлар җырын тыңлый-тыңлый, иртәнге чыклы үләннәр арасыннан кызарып пешкән җиләк җыюдан да рәхәт мизгел бар микән?! Савытың тулгач, аның хуш исенә исереп, матурлыгына сокланып бер мәл карап торасың. Ә җиләк сине һаман җибәрми. Үлән арасында җемелдәп, кызыктырып тора. Аның тәме. Бернинди экзотик җимешләр дә алыштыра алмый безнең урманнарда пешкән каен җиләгенең тәмен!

Вы можете из нескольких рисунков создать анимацию (или целый мультфильм!). Для этого нарисуйте несколько последовательных кадров и нажмите кнопку Просмотр анимации.

Читайте также:

      

  • Особенности творчества достоевского сочинение
  •   

  • Сочинение по фильму одаренная
  •   

  • Вариации паганини посмертное сочинение
  •   

  • Как написать сочинение рассуждение клише 9 класс
  •   

  • Написать сочинение об изменении настроения коровы плачет грустит радуется смеется

№ 125

(III сыйныфта тәрбия сәгате)

Физия ФӘЙЗРАХМАНОВА,

Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбе филиалы – Сөрде башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат:

– укучыларга каен агачы турында мәгълүмат бирү, каен агачының кеше өчен файдалы булган якларын ачыклау;

– укучыларның бәйләнешле сөйләм телен, сәнгатьле сөйләү культурасын үстерү;

– балаларда әйләнә-тирә табигатькә, җисемнәр һәм күренешләргә карата кызыксыну уяту, әйләнә-тирә табигатьнең бөтенлеге турында күзаллау формалаштыру;

– табигатькә карата сакчыл караш, мәхәббәт, туган ягына хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: плакатлар, картиналар, каен агачыннан ясалган әйберләр, компьютер, проектор, презентация.

Чара  барышы:

  1. I.                  Оештыру өлеше

Исә җилләр, оча кошлар.

Килә коштай очасы.

Күккә менеп, Җиргә төшеп

Шук җилләрне кочасы.

Табигатьнең матурлыгын

Килә саклап каласы.

Аның белен дус торасы,

Сау-сәламәт буласы:

Без – табигать баласы!

– Ә нәрсә соң ул табигать? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

II. Актуальләштерү

  1. 1.                  (Табышмак әйтү)

Ак күлмәген кигән,

Алкалар таккан.

Кунак булып бүген

ул безгә килгән.

Укытучы. Безгә кунакка нинди агач килгән инде? (Каен)

1 нче укучы («Каеннарныӊ ак яктысы» Флера Зыятдинова).

Күӊелемә тулган моӊ-сагыштан

Ямансулап йөргән бер чакны,

Килеп чыктым каен урманына,-

Каен урманнары яп-якты.

Күӊелемә ак нур булып тулды

Каеннарныӊ ап-ак яктысы.

Шушы аклык, шушы гүзәллекне

Ахыргача иде саклыйсы.

Укытучы. Шигырьдән нәрсә белдек?

III. Төп өлеш

(Каен турында мәгълүмат бирү. Укучылар чыгышы.)

1 нче укучы. Каен – иң матур агачларның берсе.

Зифа буйлы ак каен – җир йөзендәге  иң матур агачларның берсе. Ак каен – аклык, сафлык, гүзәллек, чисталык символы булып  санала.  Аны гүзәл каен, бөдрә каен, зифа каен, нәфис каен кебек матур исемнәр белән атап йөртәләр. Каен урманнары -Татарстанның тиңсез хәзинәсен тәшкил итә.  Каенның гомер озынлыгы  100- 120 ел, ә биеклеге 25 метрга кадәр җитә. Ул туфракка һәм дымга артык таләпчән түгел, аның өчен яктылык мөһимрәк.

2 нче укучы. Каен агачының үрчүе.

Кыш көне каен агачында алкалар барлыкка килә.Яз көне шушы алкалар чәчәккә әйләнә. Агач  май башында чәчәк  ата, яфрак  яра. Орлыклары җәен өлгерә. Җил бу орлыкларны төрле якка тарата, алардан яңа үсентеләр үсеп чыга.

3 нче укучы. Каенның ел фасылларына карап  үзгәрүе.

Каен агачына карап ел фасыллары алмашуын күзәтеп, нәтиҗә ясап була. Җәй көне ул яшел. Көзен саргая, яфраклары  коела башлый. Кыш көне бу агач башка агачларга караганда  матуррак.  Аның  ап-ак челтәр шәле арасыннан  кара кайрысы гына күренеп тора. Яз җитсә, каен тагын да матурая, алкалары асылынып төшә, тирә-якка яз исен тарата.

4 нче укучы. Каенның төрләре.

Россиядә каенның алтмышка якын  төре билгеле: иенке каен, ак каен, елак каен, салынкы каен, сөялле каен, асылмалы каен, кәрлә каен һ.б.

5 нче укучы. Каен агачының файдасы һәм аны куллану.

Каен агачы кешеләргә бик күп төрле файда китерә. Медицинада авыру кешене сихәтләндерү өчен  каенның һәр өлеше менә дигән дәва чыганагы булып санала. (Укучылар чыгышы.)

Каен бөресе

Каенныӊ бөресе составында эфир майлары, аскорбин кислотасы бар. Ул бик яхшы сидек кудыргыч, авыртуны басучы, сулыш юлы авыруларын,   яраларны савыктыручы чара булып санала. Каен бөресен шампуньнар, мазьлар, бальзамнар ясаганда кулланалар. Кыш көне көртлекләр  дә каен бөреләре һәм алкалары  белән тукланалар.

Каен яфраклары

Каен яфраклары төнәтмәсен йөткерүдән һәм шешенүдән  файдаланалар, ашказаны авырулары, йөрәк– кан тамырлары авырулары булган кешенең  хәлен  җиңеләйтү өчен  кулланалар. Аныӊ кайнатмасы белән чәч коелганда баш юалар, бөерләрне дәвалыйлар. Яфракларыннан шулай ук тукымаларны ману өчен яшел һәм сары буяу алалар.

Каен себеркесе

Каенныӊ себеркесе тәнгә үзе бер сихәт. Каен себеркесе буыннар авырганда бик нык ярдәм итә. Себерке белән чабынганнан соң,  буыннар йомшарып, тәннәр җиңеләеп, сафланып китү. Яшь яфраклардан  ванна ясыйлар, авырган җирләргә ябыштырып куялар.

Каен суы

Каенныӊ суы да дәва буларак  файдалы. Каен суында җимеш шикәре, алма кислотасы, аксымнар, С витамины, натрий, кальций, тимер, бакыр тозлары була.    Каенныӊ суы органнар эшчәнлеген яхшырта, бөердәге ташларны эртә, ашказаны, буыннар авыртканда, салкын тигәндә, авыз эче бозылганда кулланыла. Каен суы белән югач, бит тиресе чистара, чәчләр әйбәтрәк үсә, куак бетә.

Чага – каен гөмбәсе

Чага  каен агачына ябышып үсә. Аны кайрысы җәрәхәтләнгән карт каен агачларында күрергә була. Чага гөмбәсен сулыш юллары авыруларын һәм ашказаны-эчәк авыруларын дәвалау өчен кулланалар.

Каен тузы

Каен тузы – каенның кайрысы, ул  аны төрле бәла – казалардан саклый. Каен тузы яңгыр үткәрми, агачны черүдән саклый. Бик борынгы заманнарда, әле кәгазь булмаганда, каен тузына язганнар. Каен тузыннан җиләк һәм гөмбә җыю өчен бик матур, жиңел савытлар-тырыслар, кәрзиннәр  ясаганнар. Туз бик яхшы яна. Аның  белән учак тергезеп жибәрү бик җиӊел.

Дегет

Каен агачыннан алынган дегет микробларга һәм төрле паразитларга каршы көрәшү үзлегенә ия. Аны тире авыруларын: кычытыну, экзема, лишай, псориаз, язва, чабыру, гөмбә авыруларын дәвалау өчен дару ясаганда кулланалар.

Каен күмере

Янганнан калган каен агачыннан күмер алалар. Каен күмереннән суны һәм һаваны чистарту өчен активлаштырылган күмер ясыйлар. Ә медицинада    активлаштырылган күмерне агуланганда, ашказаны авырганда кулланалар.

Каен агачы

Каенның үзагачы каты, нык, авыр, ак төстә. Каеннан фанера, мебель, чаңгы, машина детальләре, төрле инструментлар, балта, чүкеч саплары, арба һәм чана өлешләрен, савыт-сабалар, куна такталары, уклаулар ясыйлар. Элек каен агачыннан телеп алынган чыра ярдәмендә мичкә ягып җибәргәннәр, йортны яктыртканнар. Кышын йортларны җылыту өчен каен утыны әзерләгәннәр. Каен агачы пычкы чүбе  калдыкларын химик юл белән эшкәртеп спирт, уксус, ацетон, скипидар алалар.

Каен агачы үз энергиясе  белән организмны терелтүгә сәләтле. Каен урманында салкынча җиләс саф һава. Ак каеннар арасында  йөреп тынычланасың, күңелең күтәрелеп китә. Җәен каен җиләге, ә көзен каен гөмбәсе җыярга киләсең. Менә нинди файдалы  агач икән ул каен.

IV. Каен турында:

Халык сынамышлары һәм әйтемнәре

Каен агачы мең сырхауга дәва.

Каены ак булса да, дегете кара.

Каен утыны – җылылык чыганагы.

Каен тузы юеш булмый.

Каен себеркесе хан кызын да терелткән.

Каен агачының бөресе күп булса, тары  уңар.

Каен суы татлы булса, ашлык уңар.

Каен суы күп акса, ел яңгырлы булыр.

Табышмаклар

– Кәүсәсе ак, яулыгы яшел. (Каен)

– Ак күлмәген кигән,

Алкаларын таккан. (Каен)

2. Рәссамнар үзләренең картиналарында каен агачларын бик матур итеп сурәтлиләр: 

Аркадий Рылов. «Зелёный шум».

Архип Куинджи. «Берёзовая роща».

Исаак Левитан. «Золотая осень».

Александр Головин. « Берёзки».

Аркадий Рылов. «В лесу».

3. “Каен” сүзе татар халык җырларында, шигырьләрдә бик күп тапкырлар яңгырый.  Каен агачы турында татар халык әкиятләрен, язучылар язган әсәрләрне дә укырга була.

Каен турында җырлар да шактый: “Ак каен”(З.Ярмәкәев шигыре, халык көе),   “Идел буе каеннары”(Ә.Ерикәй сүзләре, И. Шакиров көе), “Керим әле, урманнарга” ( Г. Мөхәммәтҗанов сүзләре, Р.Яхин көе ), “Туган ягым каеннары” (И.Юзеев шигыре, М.Имашев көе ), һ.б.

V.           Ак каен.            Татар халык көе,            Зыя Ярмәки сүзләре

(балалар түгәрәк ясап җырлап әйләнәләр)

Яфраклары яшел ак каенның

Хәтфә җәйгән кебек һәр ягы.

Әйлән-бәйлән уйный яшь балалар,

Гөрләп тора һәр көн тау ягы.

Яшь балалар, бигрәк матур кызлар

Ак каенны сөеп мактыйлар.

Яз башында алар һәр ел саен

Ак каенда бәйрәм ясыйлар.

Ап-ак каен — инде бик карт каен,

Бизәлә ул язлар килгәндә.

Яшел яфрак яра һәр ел саен,

Кояш җылы нурлар сипкәндә.

VI. Каен елый (Г. Шәрипова) укучы сөйли

Гәүдәсенә тирән яра ясап,

Агызалар ак каенның канын.

Кеше кылган шушы кансызлыкка

Күпме түзәр икән мескен каен?

Эте- бете кирәксә-кирәкмәсә,

Яра сала зифа каенга.

Тамырларга үткәч салкын тимер,

Җаннар сыкрый, ай-һай кыен ла.

Яшел шәлен, алкаларын тагып

Ул түгелме язны каршылый?

Нигә әле шатлык өләшүче

Кеше кимсетүдән зар елый?

Ак кәүсәдә тирән яра эзе.

Каен елый, каен сагышлы.

Рәнҗеткәнче, бераз уйлан кеше,

Төшмәс микән, диеп, каргышы.

-Каен ни өчен елый?

– Без, каен суын эчәбез дип, каенны җәрәхәтлибез икән. Аныӊ ярыкларына паразит гөмбәләр эләгә. Алар, каенныӊ үзәгенә кереп, аны черетә башлыйлар. Зәгыйфь агачка урман кортлары – төрле бөҗәкләр ябырыла. Тирә-юньгә ямь биреп үскән яшь каен бер заман әкренләп корый башлый.

– Әгәр  сезнеӊ юлыгызда яралы каен очраса  нишләр  идегез?

– Каен суын ничек дөрес итеп алырга?

– Нинди агачтан гына алырга ярый?

– Агачка нинди ярдәм күрсәтергә кирәк? (Укучылар җаваплары тыңлана)

VII. Йомгаклау.

– Агачлар күп үскән урын ничек атала?

– Урман ул кошларның, җәнлекләрнең туган йортлары. Без анда кунак кына, ә кунакта тыйнак булырга, үзеңне дөрес тотарга кирәк. Кызганычка каршы кайбер кешеләр урманда үзләрен дөрес тотмыйлар. Әйдәгез, экологик кагыйдәләрне искә төшерик:

1. Кош ояларын туздырма.

2. Урман  җәнлекләренә тимә, аларның балаларын үзең белән алып кайтма.

3. Кырмыска ояларын ватма.

4. Урманда учак якма, шырпы белән уйнама.

5. Чәчәкләрне өзмә,агачларны сындырма.

6. Урманда тынычлыкны сакла, шаулама.

7. Урманда чүп-чар калдырма.

8. Гөмбәләрне, үләннәрне таптап йөрмә.

– Урман безне киендерә, туендыра, җылыта, сулар өчен чиста һава бирә, җирнең уңдырышлылыгын саклый, дым белән туендыра. Урманнар булмаса, елга-күлләр кибәр, корыр иде. Шуӊа күрә, урманнарыбызны сакларга, яшь агачлар утыртырга кирәк.

Безнең каеннарыбыз да саклауга һәм кадерләүгә лаек. Ак каеннар авылларыбызны бизәсен, безнең күңелләрне күтәрсен, күз яшьләрен түкмәсен!

(«Туган як каеннары» җыры башкарыла.)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ак каен latin yazuında])

Ак кае́н — татар мифологиясендә һәм фольклорында — изге агач. Яктылык, чисталык һәм гүзәллек символы буларак, каен күп кенә Көнчыгыш һәм Көнбатыш мифология системаларында киң таралган. Каенны олылау агач культына — күп кенә халыкларда ыруглык чорында киң таралган табигатькә табынуның бер төренә кайтып кала. Мәсәлән, бурят ыругларында кайбер йолалар изге каенлыкларда гына үткәрелгән; Урта һәм Төньяк Азиядәге кайбер халыкларның шаманнары, йолалар үткәргәнче, җиргә каен ботагы кадап куйганнар. Кемне дә булса шаман дип игълан итәр алдыннан, урманнан казып алынган каенны махсус урынга күчереп утыртканнар. Шаманның шөлдерле барабанының тоткасын да шул каеннан ясаганнар.
Каенга табыну йоласы калдыклары татарларда да күзәтелә: кырда ялгыз үсеп утырган каен төбендә куркыныч вакыйгалар һәм күренешләр була: каен янына явыз рухлар килсә, яшен сугу ихтималы бар, дигән ышану яши. Ак каенны татарлар зират агачы буларак хөрмәт итәләр (хәзерге вакытка кадәр «каен зираты» дигән гыйбарә сакланган); бу карашлар үлгәннәрнең җаннары зиратта үскән каеннарга яки аларның яфраклары арасында сайраган кошларга күчә дигән ышанудан килә. Кәләшне усал рухлар сихерләвеннән саклау өчен аны, гадәттә, туй алдыннан мунчада каен себеркесе белән чабындырганнар. Идел буе Болгары дәверенә караган «Айдар хан һәм Мөхәммәд илчеләре» хикәясендә Пәйгамбәр илчеләренең болгар патшасы Айдар ханның кызын каен чыбыкчалары белән дәвалавы турында сүз бара. Каенга табыну күпсанлы әйтемнәрдә, мәкальләрдә, шулай ук халык җырларында чагылыш тапкан.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. 2013 елның 20 апрель көнендә архивланган.

2 нче текст. Каенның күз яше. (Р. Хафизова)

 (1) Урманга эчкәрәк кергән саен, ландыш чәчәкләре күбрәк очрый башлады. (2) Камил, сакланып кына, берничә чәчәк өзеп алды. (3) Тамырлары белән дә йолыкмады, күпләп тә өзмәде. (4) Юкса, урманда чәчәкләр корыр дип уйлады. (5) Өзгән чәчәкләрен әнисенә алып кайтырга булды.

(6) Йөри торгач, түгәрәк аланга килеп чыктылар. (7) Аланның бер ягында – төз наратлар, икенче ягында ап-ак каеннар тезелешкән. (8) Әйтерсең лә ап-ак күлмәкләрен кигән кызлар әйлән-бәйлән уйныйлар.

(9) Камил түзмәде, каеннарга таба йөгерде һәм барып җитәр-җитмәс тукталып калды: каршысындагы япь-яшь каен урталай сынган иде. (10) Сынган җирендә, алсуланып, каен суы каткан. (11) Камил дә, әтисе дә каенны бик кызгандылар.

(12) – Рәхимсез кешеләр узган моннан, каенны харап иткәннәр, – диде әтисе. (13) Камил исә каен кәүсәсен иркәләп, сыйпап алды.

(14) Бераз баргач, тагын бер каен кәүсәсендә яман җәрәхәт күрделәр. (15) Кемдер каен кәүсәсенә балта чабып, тирән кирт ясаган, ул кирткә каен суы тулып каткан иде. (130 сүз)

“Рәхимсез кешеләр узган моннан, каенны харап иткәннәр, – диде әтисе. Камил исә каен кәүсәсен иркәләп, сыйпап алды.” Бу юлларда әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланылган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитаталар китерегез.

Р. Хафизованың “Каенның күз яше” хикәясе буенча сочинение

Минемчә, авторның бу юлларында табигатькә мәхәббәт белән беррәттән кемнәрнеңдер аңа кылган шәфкатьсезлеге турында сүз бара.

Урманнар, андагы үсемлекләр дөньясы, гомумән, табигать – яшәешнең әһәмиятле бер өлеше. Урман, беренчедән, кислород чыганагы булса, икенчедән, аның гүзәллеге күңелләрдә рәхәт тойгылар уятырга сәләтле.

Әтисе белән Камил бу матурлыкның кадерен беләләр. Малай берничә ландыштан артыгын өзми. 4 нче җөмләдә моның сәбәбе ачык күрсәтелә. Берәүләр шулай табигатькә сак караса, икенчеләр аны вәхшиләрчә ботарлый, рәнҗетә, талый. 14 нче һәм 15 нче җөмләләрдә әнә шул турыда сөйләнә.

Авторның бу хикәясе безне тирәнтен уйланырга этәрә, чөнки ул табигатьне саклау проблемасын күтәрә. Ни өчен табигатькә кизәнәбез? Үзебез утырган ботакка үзебез балта чабабыз түгелме соң? Урманнары корып беткән җир шарын күз алдына китерү дә куркыныч бит югыйсә. Кылган гамәлләребез фаҗига булып үзебезгә кайтмасын дисәк, без табигатьне сакларга тиешбез. Кемдер явызлык эшли, ә безгә аның яныннан тыныч кына узып китәргә ярамый, табигатькә ярдәм кулы сузарга кирәк. Иманым камил, әтисе белән Камил дә агачларга ясалган җәрәхәтләрне бәйләп куеп, аларның коруына юл куймаслар.

Бу хикәясе аша автор безне табигатькә карата мәрхәмәтле булырга чакыра. Без яхшы булсак, урман-суларыбыз да безне сөендерерләр, яшәешебез матураеп, күңелләребез дә нурланыр. 

Ялгыз каен….Аның татар кешесе өчен ,бүген дә ниндидер серле көчкә ия булуын танымый булмый.Күпчелек татар авыллары янында изге саналган ялгыз каеннарны очратырга туры килә.Бабаларыбыз җир белән күкне тоташтыручы каен агачы янында келәү үткәргән,корбан чалган.Каен ботакларына алама бәйләү йоласы бүген дә бик күп урында сакланган.Бу да үзенә күрә бер кече корбан.Күп кенә авылларда ялгыз каенны кисүчеләрнең аяныч язмышы турында ишетергә туры килә.Кеше өчен изге урынга кул күтәрү беркайчан да яхшыга илтми шул.
Калкурак җирдә үскән Ялгыз каен тирәсендә кояш уңае буенча әйләнеп Теләкләр әйтү-иң борынгы Тәңречелек йолаларыннан булыр.Юк,каеннан сорамыйлар,күкләрдән сорыйлар теләк теләүчеләр.Ялгыз каен кеше теләген күкләргә ирештерүче генә булып тора.Татардагы күмәк түгәрәк уеннар да шул келәүләрнең сакланган өлеше генә ич.Балаларның каен тирәсендз әйлән-бәйлән уйнавы да йола чагылышы ул.
Зыя Ярмәкинең «Ак Каен»ын хәтерлисезме?

Ак каен

Халык музыкасы
ЗЫЯ ЯРМӘКИ сүзләре

Яфраклары яшел ак каенның
Хәтфә җәйгән кебек һәр ягы.
Әйлән-бәйлән уйный яшь балалар,
Гөрләп тора һәр көн тау ягы.

Яшь балалар, бигрәк матур кызлар
Ак каенны сөеп мактыйлар.
Яз башында алар һәр ел саен
Ак каенда бәйрәм ясыйлар.

Ап-ак каен — инде бик карт каен,
Бизәлә ул язлар килгәндә.
Яшел яфрак яра һәр ел саен,
Кояш җылы нурлар сипкәндә.

Каен башын бәйләү,каен келәүләре керәшен татарларында бүген дә сакланган.
Ә менә бу язма,югарыда әйтелгәннәгә бер куәт йөзеннән:

Йола фольклоры (Мөслим төбөге)

Өй салганда каен бүрәнә кермәскә тырышалар безнең якларда. Ишегалларына, бакчаларга каен агачы утыртуны да өнәп бетермиләр. Каен кайгы китерә, янәсе. Шул уңайдан серле дә, сәер дә бер вакыйга хәтеремдә калган минем. Зәки абый Галләмов безнең мәктәптә хезмәткә өйрәтү дәресләре алып барды, хисапчы вазыйфасын да башкарды. Тәбәнәк кенә буйлы. Җор телле, эшкә дә бик уңган кеше иде, мәрхүм.

Беркөнне шулай агитколлектив җыелышына икәү барабыз.
— Ягсуп, картлар бик яратып бетерми инде, йорт каршындагы карт каенны кистем бит мин, кояшны каплап тора иде, — дип әйтеп куйды бу.
Мин мәктәп директоры да, партоешма секретаре да идем ул чакта.
— Укытучы башың белән картлар ырым-шырымына ышанып йөрмә иде, — дип, битәрләп ташладым тегене. Сүз шуның белән бетте.

Икенче көнне иртән иртүк Зәки абыйның хатыны Фәридә апа, тыны-көне бетеп, өйгә килгән.
— Әйдә әле, абыеңа әллә ни булды, — ди.
Бик ашыгып барсам да, соңарганмын булып чыкты: хезмәттәшем күзләрен мәңгелеккә йомган иде инде. Әле илле яшен генә тутырган, баш авыртуның да ни икәнен белмәгән сау-сәламәт ир иде бит, югыйсә.

“Карт каенны кисәргә ярамый, үзең утыртмаган булсаң, бигрәк тә”, — дигәннәр борынгылар. Хак сүзләрдер, мөгаен.

Ягсуп Мортазин, Яңа Сәет — Бөгелмә, 2011 нче ел.

http://muslumfolklor.narod.ru/yola10.html

Шуәында ук интернетта табылган тагын бер язманы урнаштырасы килә:

Хәтер бит ул – мәңгелек

М.МАРТЫНОВА.

Һәр авылның үз төсе, үз йөзе, үз йолалары һәм менә шушы төсне, йөзне саклап яшәүче үз картлары була. Аларны авыл картлары, диләр. Тикшереп карасаң, аларның күбесе әле картлар яшенә җитмәгән дә, ләкин “акыллылыкларын”, урысча әйтсәк, “мудрыйлыкларын” хөрмәтләп, аларны картлар рәтенә куялар. Бүгенге язмамның герое Николай дәдәй дә әле “җитмешен” дә тутырмаган, әмма аны да олылап, “авыл карты” дип йөртәләр. Чөнки Тукай районы Мәләкәс авылында оештырылган бик күп изге эшләрнең башында ул тора. Быел пуминкада зиратка төшкән һәр кеше, зират өен карарга кереп, андагы үзгәрешләргә куанып чыкты. Менә ничә еллар инде бу кечкенә өй караучысыз, хуҗасыз булып, әкрен генә җиргә чүгеп бара иде. Заманында ул өйнең бурасын Петухов Петр, бердәнбер улын күмгәч, зиратка бүләк иткән. Эшне төгәлләп куярга, нишләптер, берәүнең дә тәвәккәллеге җитми. Кабер казырга төшкәч, кышкы бураннан, көзге яңгырлардан ышыкланырга зират өе кирәклеген һәркем белә, югыйсә. Ниһаять, кемнәрнеңдер куллары, акчалары җитеп, өйне “курчак өе” иткәннәр. Түшәм-сайгаклар нарат тактадан, өй эче вагонка белән эшләнгән, тәре кую урыннары ясалып, тәре челтәрләре чигеп эленгән, уңайлы өстәл, эскәмияләр ясап куелган. Чын мәгънәсендә, бәйрәм төсе иңгән өй эченә. Кемнәр эшләгәне белән кызыксынуыма каршы: “Аның кешесе билгеле инде, Кируш Микулае башлап йөрде, аннан белеш”, – диделәр. Евграфов Николай дәдәй белән күрешеп-сөйләшеп утырдык. Сүзне ул ерактан башлады: – Мин – сугыш чоры баласы, әти сугышка киткәндә, миңа бары бер яшь кенә тулып калган. Дөньяның авырлыкларын шактый татырга туры килде, ул заманны үзең беләсең… Права алырлык яшькә җиткәч, механизаторлар курсына укырга кердем дә, пенсиягә чыкканчы, тракторда эшләдем. Кая ул чакларда ниндидер изгелек эшләү, изге урыннарны торгызу, мәңгеләштерү турында уйлау… Колхоз дип, план дип эшләдек тә эшләдек. Динне саклау, йола үтәү дигән уйлар да башка килмәде. Хәзер уйлап куям да исем китә. Шул вакытларда күпме кадерле истәлекләребезне югалтканбыз, әби-бабайларыбыз белән бергә күпме хатирәләрне күмгәнбез. Торгызып утыртып сөйләтергә, өйрәттерергә иде дә бит, юк шул. Үткәннәрне кире кайтарып булмый… Моннан берничә ел элек бик нык чирләдем, үлем белән күзгә-күз очраштым, дисәм дә була. Менә шунда гомернең шулкадәр кыска икәнлегенә төшендем. Терелсәм, изге урыннарны карар, йолаларны торгызыр идем, дип адарындым. Аллага шөкер, терелдем. Инвалид группасы алсам да, әкрен генә йөреп торам. Менә шул. Эшемне Куян белән Мәләкәс авылларындагы “Ялгыз каен” чишмәсе янын чистартудан башладым. Ничәнче елларда икәнен берәү дә белми, әле Зәйгә безнең авыллар аша йөргәндә үк, бер шофер машинасы белән авылыбыз яныннан үткәндә, янында гына фонтан булып ыргылып су бәреп чыга. Тик торганда шулай бәреп чыккан су, шул сәгатьтә тынычланып, чишмә булып ага башлый. Шофер мондый гаҗәп хәлгә очравын Куян авылы кешеләренә сөйли. Тегеләре килеп карыйлар, бер дә юктан килеп чыккан чишмә суын эчкәч, суының искиткеч тәмле икәнен тоялар. Юынып карагач, тәннәре сихәтләнгәндәй була. Шулай итеп халык арасына чишмәнең дәвалау көче турында хәбәр тарала. Сәламәтлеккә туймаган кешеләр әллә кайлардан киләләр, рәхмәт йөзеннән, шундагы ялгыз каен ботакларына яулыклар элеп китәләр. Совет җитәкчеләренә бу ошамый, билгеле. Ничек тә халыкны бу изге урыннан биздерергә тырышалар. Җае да чыгып тора: колхоз сыерларын шунда чыгаралар, көтү йөри башлый. Чишмә ничек бәреп чыкса, шулай тиз югала да. Кешеләр генә аның янына йөрүдән, яулыклар элүдән туктамыйлар. Тора-бара заман үзенекен итә, чишмә урынының исеме генә кала. Мин менә шул чишмә урынын эзләп таптым. Бәхеткә каршы, изге чишмә турында уйлаучы бер мин генә түгел икән әле. Бертуган Василий һәм Анатолий Борисовлар ул урынны челтәрле тимер койма белән әйләндереп алганнар, агачлар утыртканнар. Мин куе ботакларны чабып, тирә-юньне чистарттым. Иванов Василийдан кач ясатып, аны чишмә урынына илтеп куйдым. Буш вакыт булганда, аяклар үзләреннән-үзләре шунда таба атлый. Мария тутаң чирләгәч, икәүләп шунда киттек, үзебез белгән иманнарны укып, яулык элеп кайттык. Әле менә бер уемны тормышка ашырасым бар: шул үзәнгә әбиләрне җыеп, белгәннәрен укытып, самавыр белән чәйләр әзерләп, сыйлап кайтарырга исәплим. Исән булсак, быел шул эшне оештырып аласым килә. Ә зират өенә килгәндә, күңел бик рәнҗи иде. Сораган өчен авызга сукмаслар әле, дип, инвестор Фәрит Хәйруллинга чыгарга булдым. Янәсе, такта белән ярдәм итмәсме. Ходайның рәхмәте яусын, ярар, булыр, диде. Ике кубометр тактаны китереп тә бирде. Яшьтәшем, үзем кебек пенсионер Нестеров Василийны бергә эшләргә чакырдым. Ул да күтәренке күңел белән алынды. Пуминкага әбиләр килергә эшләп тә бетердек. Зиратта ике көн өмә үтте, ял итәргә, тамак ялгап чыгарга зират өе бик ярап куйды. Әле шул ук бертуган Борисовлар тагын очрап: “Николай дәдәй, бик шәп булган бу, түбәсенә калай, тышына такта бирәбез, эшләп чыга алырсызмы?” – диләр. Эшләмәгән кая инде, бирәм дип торганда, тизрәк алып калырга кирәк. Авылда үз җегәрендә йөргән пенсионерлар күп, бәлки, алар да кушылып китәрләр… Әнә Еремеев Алексей да: “Миңа әйтмәгәнсез, мин дә эшләшкән булыр идем”, – дип үпкәсен белдерде. Менә шулай, Мария, берәүгә башлап йөрергә генә кирәк, иярүчеләр табыла ул. Алла бирса, зиратыбыз да каралыр, изге урыннарыбыз да бәяләнер, онытылган бәйрәмнәребез дә әйләнеп кайтыр. Бары тик кешеләрнең бер минутка туктап, үз-үзләренә әйтүләре кирәк: “Нәрсә дип шулкадәр тормыш артыннан куам соң әле мин? Бу өч көнлек дөньяда күпме изге эш кылдым? Барыбыз да “тегендә” барасы. Анда бару өчен, мин бүген ниләр эшләдем?” Читтән килгән Фәрит Хәйруллин, Наил Вәлиев менә нинди игелекле эш башкардылар, Мәләкәс халкы исеменнән зур рәхмәт аларга. Ә мин, гомер буе шушы Мәләкәс җирендә яшәгән, ничә буын әби-бабаларымның сөякләре шушы җирдә яткан Кируш Микулае, үземнең кулымнан килгәннең барысын да эшләдемме? Безнең әти: “Ир-атның я яхшылыгы, я яманлыгы белән исеме калырга тиеш, башкача булмый”, – дип әйтә торган иде. Безне ничек искә алырлар, белмим. Һәр хәлдә, яманлык белән булмасын иде, дип телим. Хәтер бит ул – мәңгелек. Буыннан-буынга тапшырыла. Николай дәдәйне тыңлаган саен, аңа карата хөрмәтем үсә барды. Гап-гади авыл кешесенең күңелендә күпме чисталык, башында күпме фәлсәфә, инде яше шактый булуына карамастан, беләгендә күпме җегәр… Ходаем, җирдә мондый кешеләр күбрәк булсын иде, дип теләк теләдем. P.S. Бу көннәрдә Николай дәдәй адарынган ниятен тормышка ашырды: “Изге каен чишмәсе” янына әбиләрне җыеп чәй эчерде. Бәйрәмгә өлкән түтиләр генә түгел, урта буын кешеләре дә килгән иде.

www.kryashen.ru/rus.php      Менә бу ресурстан алынган язма,югарысөләнгәннәргә тагын бер тәм өстәп тора булыр.Аңлаганнарга әлбәттә.

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе Эзмә “Саф чишмә” балалар бакчасы

“Каен агачы”

 проекты

(зурлар төркеме)

 “Каен агачы” проекты

(зурлар төркеме)

Проект төре: күзәтү проекты.

Проектның дәвамлылыгы: 1 ел буена күзәтү проекты.

Максат: каенның төрле ел фасылына карап үзгәрүе, аның башка агачлардан аерылып торуы, яшәешкә файдалы булуы белән таныштыру. Агачның матурлыгына соклану хисе тәрбияләү.

Бурычлар:

— балаларның таныш агачлар турындагы белемнәрен камилләштерү; табышмаклар, шигырьләр, әйтемнәр, хикәяләр, әкиятләр аша каен агачының башка агачлардан аерылып торуын аңлату;

— балаларның уйлау, логик фикерләү сәләтен үстерү;

— балаларда табигатьне саклау, каен агачына соклана белу хисе тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

1. Балалар каен агачы турында тагын да күбрәк мәгълумат алалар.

2. Каенның тышкы кыяфәтен тирәнрәк өйрәнәләр.

3. Агачның медицина өлешендә күп кулланылганын аңлыйлар.

4. Балалар табигатькә сокланырга өйрәнәләр.

5. Балаларда әти-әниләр белән бергәләп эшләү хисе уяна.

6. Проектта катнашучылар: балалар hәм әти-әниләр.

Проектны тормышка ашыру юллары:

I этап – әзерлек этабы.

1) Табышмаклар әйтү.

Яшел, ә алан түгел, ак, ә кар түгел

Бөдрә, ә чәче юк (каен).

Кәүсәсе ак, яулыгы яшел (каен).

Ак кулмәген кигән,

Алкаларын таккан (каен).

2) Шигырьләр, әкиятләр уку: Н.Акмалов “Туган ягым каеннары” шигыре, Р.Миннуллин “Ак каеннар” шигыре, Рус халык әкияте “Тиле hәм каен”.

3) “Яфракны тот” уенын уйнау.

4) “Сана” күнегүен үткәрү:

1 каен, 2, 3, 4, 5 …

II этап – төп этап.

Балалар, без саф hавага чыктык. Суларга рәхәтме? Ни өчен? Хәзер елның кайсы вакыты? Сез нәрсәгә карап әйттегез? Бу, балалар, нинди агач?

Каен сентябрь аенда нинди?

Кәүсәсе нинди?

Яфраклары нинди төстә?

Агачның файдасы бармы?

Каен агачын матур, чибәр агач диләр. Аның кәүсәсе ак, ботаклары сыгылып төшкән, ул төрле ел фасылында да матур, сокландыргыч. Ул әкиятләрдә, шигырьләрдә бик күркәм агач буларак әйтелә. Аның яфракларыннан төрле рәсемнәр ясарга була. Бөреләре дару ясау өчен файдалы. Ботакларыннан себеркеләр ясыйлар, агачын өй җылытуда файдаланалар, төрле җиhазлар ясыйлар.

Каен агачының бар яктан да кешеләргә файдасы күп. Агачларны сакларга кирәк.

III этап. Саф hавада каенны күзәтү.

Максат:

Балаларны көзнең үзгәрешләренә игътибарларын юнәлтү, шул вакытта каен белән нинди үзгәреш булган, агач белән таныштыруны дәвам иту, башка агачлардан аерылып торуын аңлату. Каен агачына соклана белуне тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш: тамыр, кәүсә, ботак, яфрак.

Табышмак: Кәүсәсе агара, яулыгы яшелләнә (каен).

Матур сүз:

Көз. Иртән суык.

Җирдә сары яфрак.

Каен асты сап-сары

Җәймә җәйгән диярсең.

Сулар бозланган,

Яфракларга ак кунган.

1. Сентябрь аенда – көз башында каен нинди?

2. Безнең каен нинди? Кәүсәсе нинди? (Каен бик матур, бөдрә яфраклары, кәүсәсе ак, үзе төз.)

3. Яфраклары нинди төстә?

4. Нинди яфраклар күбрәк, сары яки яшел? (Яшел)

5. Агач төбендә яки җирдә яфраклар бармы? (Бар)

6. Алар нинди төстә? (Сары)

7. Кайда яфраклар күбрәк: агачта яки җирдә? (Агачта)

Балалар белән сокланып карауны дәвам итү. Аны кочаклау, сыйпау hәм матур сүзләр әйтү: “Зур үс минем каеным, безне гел син сөендер.”

Күнегү ясала:

Төрле агачтан яфраклар җыябыз, яфракның кайсы агачтан икәнен әйтәбез.

“Бу яфрак кайсы агачтан?”

Бу яфрак каенныкы…

Каен турында кыскача әңгәмә.

Каен иң матур агачлардан санала. Каенның кәүсәсе ак, үзе төз. Ботаклары нечкә, йомшак сыгылып тора, ул бөтен ел фасылында да матур булып безне сокландыра. Аның бөреләреннән дару, ботакларыннан себерке ясыйлар. Агачы өйләрне җылыту өчен кулланыла, аңардан йорт җиhазлары ясала.

“Агачны таны” уенын уйнап алабыз.

Максат: Күзне йомып, тотып карап, исен тоеп, үзе тоткан яфракның агачын табу.

Йомгаклау: «Минем каеным тәрәзә каршында» темасына күргәзмә оештыру.

Проектны тормышка ашыру планы

Чаралар

Максаты

Җитәкче

Вакыты

1. Каен агачын күзәтү

1. Каен агачын hәр ел фасылында күзәтү.

2. Агач турында белемнәрен күтәрү.

3. Агачларга сак караш тәрбияләү.

Тәрбияче

Сентябрь

Декабрь

Май

2. “Каен урманы” экскурсиясе

1. Урманда куп агачлар арасыннан каенны эзләп табу.

2. Башка агачлар белән чагыштыру, каен турында белемнәрен ныгыту.

3. Табигатькә сак караш тәрбияләү.

Тәрбияче

Ата-аналар

Май азагы

3. “Каен агачының файдасы” әңгәмәсе

1. Җыелган материал буенча каенның файдасы турында белемнәрен үстерү.

2. Каен тузыннан ясалган рәсемнәр карау.

3. Табигатьне яратырга өйрәтү.

Тәрбияче

Ата-аналар

Сентябрь

4. “Каенга кунакка” бәйрәме

1. Шигырьләр, табышмаклар, әкиятләр аша каен агачы турында белемнәрен ныгыту.

2. Каеннан ясалган әйберләрдән, рәсемнәрдән күргәзмә оештыру.

3. Табигатькә кызыксыну hәм сак караш тәрбияләү.

Тәрбияче

Җыр укытучысы

Октябрь

Нәтиҗә.

Өзлексез эшләү уңай нәтиҗәләргә китерә. Балалар каен агачы турында төрле яктан белемнәрен үстерәләр, аның файдасы турында өйрәнәләр. Әти-әниләр белән бергә рәсемнәр төшерәләр, әкиятләр, шигырьләр чыгаралар, табигатькә карата карашлары үзгәрә.

“Урман — безнең байлыгыбыз”.

(Уртанчылар төркемендә әйләнә-тирә белән танышу буенча шөгыль)

Бурычлар:

  • агачларны тышкы билгеләре буенча чагыштырырга, урманның кеше тормышындагы әһәмиятен өйрәтүне дәвам итү;
  • балаларның игътибарын, күзәтүчәнлеген, фикер йөртүләрен үстерү (анализлый белүләрен, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау), бәйләнешле сөйләм телен үстерү;
  • табигатькә карата мәхәббәт хисе һәм сак караш тәрбияләү, туган як табигатенең матурлыгын күрә белү.

Әзерлек эше:

  • саф һавада йөргәндә балалар бакчасы тирәсендәге агачларны күзәтү,
  • дидактик уеннар уйнау, шигырьләр ятлау,
  • табигать турында матур әдәбият уку, әңгәмә үткәрү,
  • рәсем һәм картиналар карау.

Җиһазлау: урман картинасы һәм күренеше, агачлар (слайдта һәм рәсемнәр), яфраклар, “урман” схемасы, аерым үсемлекләр, тыючы билгеләр, магнитафон, эмблемалы значоклар, “Урман хуҗасы”.

Методик алымнар: әңгәмә, күрсәтү методлары, нәфис сүз, дидактик уеннар.

Дәрес барышы:

— Исәнмесез, балалар, әйдәгез әле бер-беребезгә хәерле көн телик.

Саумы, кояш, саумы, көн!

Дусларым, хәерле көн!

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн миңа,

Хәерле көн сезгә,

Хәерле көн безгә!

Хәерле көн бөтен дөньяга!

  • Балалар, без бүген читтән торып табигатькә кунакка барырбыз. ә кая баруыбыз турында бу табышмакның җавабыннан белерсез.

Ямь-яшел куе булганга,

Һәркем ярата аны,

Анда бик күп агачлар,

Җыр суза сандугачлар.

Кызарып җиләк пешә,

Чикләвекләр өлгерә,

Санап та бетереп булмый,

Нәрсә соң ул, кем белә? (урман)

— Хәзер күзләрегезне йомыгыз да, минем арттан барыгыз.(балалар тәрбияче артыннан баралар һәм “урманга” килеп җитәләр).

Без кайда? (урманда) Урманда нәрсәләр үсә? (агачлар, үләннәр, чәчәкләр, гөмбәләр, җиләкләр) Урманда йөрисегез киләме? Әйдәгез рәхим итегез.

Тәрбияче: Урман  — ул үсемлекләрнең, кошларның, бөҗәкләрнең һәм җәнлекләрнең йорты, ә без анда кунак кына. Әйдәгез, урман белән исәнләшик.

1 бала :

Хәерле көн телим, урман – анам,

Кояшлы көн телим мин сиңа!

Кошларың гел шулай сайрап торсын,

Чәчәкләрдән хуш ис бөркелә.

2 бала:

Кояш көлеп торганда

Килеп кердек урманга.

Урман безне кумады,

Без бит аның кунагы.

Тәрбияче: Беләсезме, балалар, урман күп катлы йорт кебек.

3нче кат – агач яфраклары түбә кебек. Алар урманны яңгырдан, көчле җилләрдән, бик кызу кояштан саклый.

2нче кат – анда куаклар яши.

1нче кат – аяк астындагы үләннәр, чәчәкләр, җиләк һәм гөмбәләр.

— Әле бу йортның подвалы да бар, анда үсемлекләрнең тамыры яши. Үсемлекләргә тамыр ни өчен кирәк? (Үсемлекләр тамыр ярдәмендә тукланалар)

   Дидактик уен “Урман үстерәбез”.

Балалар урман үсемлекләре төшерелгән рәсемнәрне 3 этажга бүлеп урнаштыралар.

Слайдларда имән, юкә, каен, чыршы, нарат, миләш рәсемнәре күрсәтелә.

Тәрбияче: Безнең урманнарда нинди агачлар үсә икән? Әйдәгез шул агачлар турында сөйләшик. Бу нинди агач? (имән)

Минем исемем – имән,

Мин күптән яшәп киләм.

Бик көчле агач имән,

 Җилләргә, давылларга

Берсенә дә баш имәм.

Тәрбияче: Имән – ул бөек, көчле агач. Имәннең төп билгесе ныклык, ул дымга чыдам агач, тиз генә череми. Имән агачы иң озак яшәүче агачларның берсе, хәтта ул меңәр ел яши.

— Халыкта имәнне кем белән чагыштыралар? (имән кебек нык, көчле егет, диләр) Кешеләр имән агачын ничек кулланалар?( имәнне корабль бортларын ясаганда кулланалар, чөнки ул нык, тиз генә череми, йорт җиһазлары җитештерәләр, алар нык булалар, озак ватылмыйлар, ат арбасы һәм чанасы ясыйлар)

Тәрбияче: Имән чикләвеннән тәмле һәм туклыклы кофе җитештерәләр.

— Ә бу нинди агач?

Ә мин юкә исемле,

Юкә ул чәчәк төсле,

Яныннан китәсе килми,

Һәрвакытта хуш исле.

— Юкә агачы кайчан чәчәк ата? (җәй көне) Чәчәкләре нинди төстә? (сары төстә) Аның чәчәкләрен нинди бөҗәкләр ярата? (бал кортлары)

— Юкә агачы нәрсә белән дан тота? (үзенең балы белән, юкә балы бик файдалы, аны дару урынына да кулланалар)

— Элегрәк ауган карт юкә агачының каерысыннан мунчала ясаганнар, чабата үргәннәр (юкә мунчала һәм чабата күрсәтү)

— Бу нинди агач икән?

Минем исемем – каен,

Үсәм һәр урман саен.

Буем үсә бик озын,

Ак кәгазь кебек тузым.

— Каен иң матур агачларның берсе. Ак каен – аклык, сафлык, гүзәллек, чисталык символы да. Каенны нәфис, гүзәл кызлар белән дә тиңлиләр. Бөдрә каен, гүзәл каен, нечкә каен кебек матур исемнәре дә бар.

— Каенның кәүсәсе нинди төстә? (ак төстә)

— Кешеләр каенның бөреләрен ничек кулланалар? ( алардан  төнәтмә ясап, төрле чирләрдән дәваланалар. Анда С витамины күп)

— Каен агачыннан нәрсәләр ясыйлар? (өйләр салалар, чаңгылар ясыйлар)

— Каен суы бик файдалы. Каен себеркесе белән мунчада чабыналар. Ул да күп чирләрдән сихәт бирә. Ләкин каен суы алганда да, себерке әзерләгәндә дә, бик сак кына эшләргә кирәк.

— Бу агачны таныйсызмы?

Ә мин чыршы, күрәсез,

Чыршы булмый энәсез.

Җәен, кышын яшел мин

Арттырам урман ямен.

Нәни кызлар, малайлар-

Дусларым, якыннарым.

Яңа елда аларга

Кунак булып барырмын.

— Чыршы агачы турында нәрсә әйтә аласыз? (Ул ел буе җәен дә, кышын да, язын да, көзен дә яшел төстә. Яңа ел бәйрәмендә чыршы агачы безнең кунак)

— Чыршы агачыннан кәгазь җитештерәләр, шулай ук музыка кораллары ясыйлар.

— Ә бу нинди агач? (Нарат агачы)

— Аны кайсы агач белән туган дияргә мөмкин? Ни өчен? (Чыршы белән, чөнки алар икесе дә ылыслы)

— Кешеләр нарат агачыннан ничек файдаланалар? ( Ул нык агач, аны өйләр салганда кулланалар)

Ох, сосенка, ты, сосна,

Стволом – деревом стройна.

Хоть ветвями ты бедна,

Для строительства годна.

Лес сосновый весь прозрачный,

Воздух чистый, очень смачный.

— Бу нинди агач? (Миләш агачы)

— Нинди билгеләр буенча миләш агачын таныйбыз? ( кызыл җимешләре, яфраклары буенча таныйбыз)

— Җимешләреннән нәрсәләр ясыйлар? (варенье, конфетлар өчен эчлекләр, соклар ясыйлар)

Раз, два, три!

Красны ягоды висят,

Тебе – жмурить,

А нам бежать!

Уен:”Җиләк җыям, как коям”

Тәрбияче: Агачлар бер-берсенә нәрсә белән охшаганнар? (Аларның тамыры, кәүсәсе, батаклары, яфраклары, чәчәкләре һәм җимешләре бар)

— Алар нәрсә белән аерылалар? ( яфраклары, кәүсәсе, чәчәк, җимешләре төрле)

Уен: “Яфраклар”

( Һәр балада төрле агач яфраклары, сигнал буенча һәр бала үз”агачына” йөгерә)

(Музыка астында Урман хуҗасы чыга)

Урман хуҗасы: Нинди тавышлар ишетелә дисәм, минем урманыма нәни дусларым килгән икән. Исәнмесез, балакайларым, нәни дусларым.

Балалар: Исәнме , бабакай!

Урман хуҗасы: Сезгә охшадымы минем урманымда? (әйе)

— Монда нинди агачлар үскәнен беләсезме соң? Тикшереп карыйм әле.

Мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез кайсы агач икәнен белегез.

1.Ап-ак күлмәген кигән,

Күлмәгенә тап тигән.(каен)

2.Җәй дә егет, кыш та егет,

Картайганы юк, гел егет.(чыршы, нарат)

3.Аның чәчәген бал кортлары ярата,

Кешеләрне дә ул бик тиз терелтә.(юкә)

4.Ул биек һәм көчле

Курыкмый җил-яңгырдан. (имән)

5.Төз гәүдәле, кызыл җимешле,

Кояш белән сердәшле.(миләш)

(Балалар  табышмакларның җавабын әйтәләр һәм шул агачны күрсәтәләр)

Урман хуҗасы: Булдырдыгыз, балалар, сез барлык агачларны да таныйсыз  икән. Ә менә урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен беләсезме соң? Менә бу рәсемнәр буенча сөйләп күрсәтегез әле. (Тыючы билгеләрне күрсәтеп балалар сөйли)

  • урманда тавышланырга ярамый,
  • урманда чүп калдырырга ярамый,
  • урманда учак ягарга ярамый,
  • чәчәкләрне кирәксезгә күпләп өзәргә ярамый,
  • кош һәм кырмыска ояларына тияргә ярамый,
  • урманда агачларны күпләп кисәргә ярамый,
  • урманның матурлыгына сокланып, кошлар сайравын тыңлап йөрергә ярый.

 Урман хуҗасы: Балалар, сез һәрвакыт шулай табигать дуслары булып калыгыз. Табигатьне саклагыз һәм яклагыз. Менә миннән сезгә бүләкләр – табигать дуслары дигән значоклар. (балаларга значоклар тапшырыла)

Тәрбияче:Балалар, килегез әле менә бу матур аланга утырып, Урман хуҗасы белән бергә ял итик. Күзләрегезне йомыгыз да урман тавышын, кошлар сайравын тыңлагыз.

Магнитафон язмасында урман тавышын тыңлау – релаксация.

— Хәзер бакчага кайтырга вакыт. Сау бул, бабакай!  Балалар, минем арттан барыгыз.

Йомгаклау:

— Бүген без кайда кунакта булдык? Сезгә кунакта охшадымы? Ни өчен?

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Айти специалист что сдавать егэ
  • Айти лицей кфу вступительные экзамены
  • Айти дизайнер какие экзамены
  • Айна нара школьники смотрели на избиение совершенно спокойно сочинение
  • Айна нара сочинение решимость