Акъэби образына характеристика сочинение эйтелмэгэн васыять

метки: Балаларын, Суфиян, Безна, Халык, Авылна, Учагында, Халыкны, Кешелекло

I.Кереш.

1.Ә.Еники иҗатының үзенчәлекле яклары:

  • а)халыкчанлыгы;
  • б)гадилеге;
  • в)моңсулыгы;
  • г)моңлылыгы.

II.Төп өлеш. Монда тема тулысы белән ачылырга тиеш. Төп тема: “Учагында ут сүнмәсен…”

1.Бу сүзләр нәрсә аңлата? Әңгәмә.

Халыкның рухи байлыгы бервакытта да саекмасын, кимемәсен, милләт үткәнен хөрмәт итсен, кеше үзенең туган җирен, туган телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын онытмасын дигән сүз ул. Әлеге теманы Ә. Еники ничек киләчәк буынга җиткерергә тели соң? Рухи байлык нәрсәне аңлата? (Рухият кешенең эчке дәньясы, күңеле, аңы дигәнне аңлата. Мирас — 1) халыкның чорлар аша тупланып килгән иҗаты, көнкүреш әйберләре (мәсәлән, “Халык җырлары — безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә кыйммәтле мирастыр” .Г.Тукай); 2)элекке һәм хәзерге буын арасындагы охшашлык, уртак сыйфат.

Менә шушы рухи хәзинәне саклап калу өчен, Ә.Еники гүзәл әсәрләр яза. Ул “Әйтелмәгән васыять”тәге Акъәби образы аша шуларны безгә җиткерергә тели.

  1. Акъәби образына хас сыйфатларны ачыклау.

Акъәби – иң кешелекле, иң шәфкатьле, бала җанлы ана, балаларына ихлас күңелдән тәрбия биргән, хезмәт сөючән, киң күңелле, сабыр, мәрхәмәтле кеше. Ул гомере буе хәләл кәче белән яшәгән. Балаларын илгә файдалы, укымышлы итеп үстерергә тырышкан, ире белән матур тормыш кичергәннәр. Бу – аның шатлыгы, куанычы. Ләкин аның күңеле тыныч түгел. Балаларының туган туфрактан читләшүенә Акъәбинең җаны әрни.

  1. Акъәбинең җаны нәрсәләргә сыкрый?

Олы улы рус кызына өйләнә. Әби моны милләтеннән читләшү дип саный. Оныклары белән әби үз телендә сөйләшә алмый. Алар башкортча белмиләр. Бу турыда автор сүзләрен цитата итеп кулланырга мөмкин: “…Ах, бу тел юклыгы! Карчыкның тел өйрәнер вакыты күптән үткән шул инде, әмма Суфиян, юньсез, ник балаларына, ичмасам, әбиләренә дәшә алырлык кына үзебезчә берничә дистә сүз өйрәтмәде икән?”

Монда башка шагыйрьләрнең тел турында язган шигырьләреннән өзекләр, яисә мәкальләр (“Тел-ананың теләге,тел-анасының баласына иң кадерле бүләге”, “Иң татлы тел-туган тел, анаң сөйләп торган тел”, “Туган тел-бер генә…”, “Әдәп башы-тел” һ.б.) китерергә була.

План.

I Кереш өлеш.

II.Төп өлеш.”Учагында ут сүнмәсен…”

1.Акъәби-иң кешелекле,шәфкатьле ана.

2.Халкыбызның рухи хәзинәсе саекмасын:

а) туган теле;

3 стр., 1025 слов

Сочинение на татарском языке туган авылым

… аның әсәрен өйрәнә башлаган кереш дәрестә үк укучыларга сочинение темаларын тәкъдим итәләр. Укучы сочинениене … әрен тыңлата, чигү чигәргә өйрәтә. Күргәнебезчә, бу теманы ачу өчен укучы туган авылының тарихын, … кирәк. Әдипнең «Хәят» повестенда хатын-кызның рухи байлыгы, үз-үзен тотышы, татар әдәбиятында аңа … -иҗади сочинение язарга яңа гына өйрәнә башлаган укучылар өчен, әлбәттә, бу кыен тема. Шуңа к …

  • б)туган җире;
  • в)буыннар бәйләнеше;
  • г)гореф-гадәтләр,йолалар.

3.Акъәбинең әйтергә теләгән васыятьләре.

III. Йомгаклау.”Әйтелмәгән васыять” хикәясенең бүгенге көндә әһәмияте, тәрбияви йогынтысы.

а) Туган җирне олылау. Акъәби гомерен Юлкотлы авылында уздыра. Аңа авылның һәр кешесе, һәр йорты, үзенең кош-корты, кәҗәсе, авылның гүзәл табигате кадерле. Менә аңа шушы иң кадерле нәрсәләре белән аерылышырга вакыт та җитә. Ул авырып китә һәм кызы Гөлбикә белән кияве аны шәһәргә алып китәләр. Аңа өйләрендә уңайлы шартлар тудыралар, тәрбиялиләр, җылы мөнәсәбәттә булалар. Бу аларның әниләренә карата кешелекле булуларын күрсәтә. Ләкин әбинең барыбер җаны тыныч түгел. Ул үзенең Юлкотлысын сагына. (Әсәрдән өзек китерелә).

Туган җир, туган як, туган ил тойгысы – кеше күңелендә бишек җыры белән бергә уянган иң җылы хисләрнең берсе. Бу тойгы кеше гомере буена үсә, көчәя, байый.

б) Акъәби балаларына васыятьләрен әйтә алмыйча китә. Балалары аның сүзләренә игътибар итмиләр, карт кешенең яшьләр өчен әйтергә теләгән иске сүзләре дип карыйлар. Әмма, бу тыйнак, тавышсыз, киң күңелле өлкән кешенең үз балаларына, бүгенге буынга васыять итеп калдырырдай мөһим фикерләре, изге уйлары бар: “Туган авылны, туган туфракны, канат чыгарган ояны ташламасыннар иде… Ике сүзнең берендә “Туган ил” дисез, ә Юлкотлы нәрсә соң?” – ди ул. Димәк, туган халкыңа, аның рухи байлыгына, гореф-гадәтләренә хөрмәт саклау мөһим. Рухи байлыкның иң кадерлесе — Туган тел. Моннан тыш, буыннан-буынга күчеп килгән ядкарьләр бар. Сандыктагы әйберләр — буыннарны тоташтырып торучы хәзинә. Шуны киләчәк буынга тапшырырга тиешле кеше — Акъәби. Балалар аны шушы бөек вазифаны үтәүдән мәхрүм итәләр. Ни рәвешле? (Җаваплар тыңлау.)

IV.Дәресне йомгаклау.

Укытучы сүзе:

Без сочинение язуга әзерлек эшләре алып бардык. Барлык әсәрләр дә хәтердә сакланмый. Әмма кайбер күренекле әсәрләрдәге вакыйгалар гомер буена диярлек истә тора, синең рухи дөньяң белән бергә яши. “Әйтелмәгән васыять” — менә шундый әсәрләрнең берсе. Ул гади, һәркемгә аңлаешлы, һәркемнең күңел түрләренә үтеп керерлек итеп язылган.

Милләт үзенең рухи нигезен югалтып таркала. Аны ничек саклап калырга? Ә.Еники шул сорауга җавап эзли. Милләтнең рухи нигезен саклап калу — әдип иҗатындагы төп проблема.

“Учагында ут сүнмәс…”

Әсәрнең сюжеты:

Рухи байлык, әлбәттә, үткәннәр, үлгәннәргә түгел, тереләр өчен, бүгенге һәм киләчәк өчен кирәк.

Торгынлык чорында безнең әдәбият халыкның рухи байлыгы темасын, милли мәсьәләләрне читләтебрәк үтәргә тырышты, проблеманы иң дөрес, заманча хәл итү – аны кузгатмау дип санады. Ә.Еники исә моның хәерлегә булмаячагын күпләрдән алдарак сизеп алды. Акъәбинең васыять-теләкләре халык тормышын рухи төссезләндерүгә каршы юнәлгән, ул киләчәк буыннар яшәешен бай эчтәлекле, матур итеп күрергә тели.

Уртаклашу

“Әйтелмәгән васыять” әсәренең төп герое – Акъәби. Аның чын исеме Акбикә була. Кыз чагында аны Аксылу дип, кияүгә чыккач – Аккилен дип, аннары Акҗиңгә дип, ә картайгач Акъәби дип йөртәләр. Аның бөтен гомере Юлкотлы авылы халкы күз алдында үткән. Ул гомере буе ак, пакъ күңелле булган. Шуңа күрә авыл халкы аңа җисеменә хас матур исем биргән.

Аларның гаиләсе Юлкотлыда гади генә гомер кичерә. Карты белән бергә дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Акъәби – иң кешелекле, иң шәфкатьле, бала җанлы ана, ирне ир итеп тоткан, балаларына ихлас күңелдән тәрбия биргән, хезмәт сөючән кеше. Ул гомере буе хәләл көче белән яшәгән. Балаларын илгә файдалы, укымышлы итеп үстерергә тырышкан, ире белән дус һәм тату яшәгәннәр. Авыл мәктәбен тәмамлагач, балаларның дүртесе дә шәһәргә китеп төпләнә. Карты исән чакта, Акъәби ялгызлыкны сизми. Әмма карты үлеп киткәч, ул бер ялгызы кала. “Әй, гомерләр, — дип офтана Акъәби. Ә бит барысы да бергә булганда ничек яхшы иде.”

Ә. Еники. «Әйтелмәгән васыять»

Бирем. Акъәби
балаларына васыять итеп нәрсәләр әйтеп
калдырырга тели?

Минемчә, Акъәбинең
балаларына әйтеп калдырасы сүзләре бик
күп.

Беренчедән,
Акъәбинең балаларына, туган телне
онытмаска, дип әйтеп калдырасы килә.
Әсәрдә аның бер улының һәм бер кызының
гына балалары күрсәтелә. Олы улы Суфиянның
5 баласы бар. Суфиян аларның берсенә дә
башкорт исемен кушмаган. Алар: Татьяна,
Светлана, Рита, Геннадий, Борис. Балаларның
берсе дә башкортча белми. Хәтта «әби»
дигән сүзне дә әйтә алмыйлар. Әби оныклары
белән үз телендә сөйләшүдән мәхрүм. Ә
Гөлбикәнең дүрт яшьлек кызы Гүзәлне
әби артыграк ярата кебек, чөнки ул
башкортча сөйләшергә омтыла, «әбекәем»
дип эндәшә.

Икенчедән, әби
балаларына, үз милләтеннән булган кеше
белән тормыш корырга, дип васыять әйтеп
калдырырга тели. Ул Суфиянның хатыны
Мария Васильевна мисалында ачык күрде:
бер милләт икенчесен йота. Суфиянның
гаиләсе руслашкан.

Өченчедән, карчык,
туган якны онытмаска, дигән сүзне әйтергә
тели. Бер кеше дә үзенең туган ягын,
нәсел-нәсәбен, туганнарының каберләрен
онытмаска тиеш. Онытса, ул үзенең телен
дә, милләтен дә саклый алмаячак.

Дүртенчедән,
халыкның гореф-гадәтләре, йолалары
онытылмасын иде, дигән теләкне әйтергә
тели Акъәби. Болар онытылса, халык үзенең
тарихын белмәячәк. Нинди матур йолалар,
гореф-гадәтләр, тарихи истәлекләр юкка
чыга бара. Боларны күреп, әбинең йөрәге
әрни. Борынгы ядкярләрне кадерләп җыеп
бара ул.

Бишенчедән, һәр
халыкның үзенә генә хас үзенчәлекләре
бар. Акъәбинең шул үзенчәлекләр турында
да сөйләп калдырасы килә. Болар −
безнең халыкка хас булган кешелеклелек,
бер-берсенә ярдәм итү, кунакчыллык,
олыларны хөрмәт итү, кечеләрдә яхшы
сыйфатлар тәрбияләү.

Алтынчыдан, ата-ана
бала өчен иң олы, иң кадерле кеше булырга
тиеш. Туганнар арасында туганлык хисләре
сүнмәсен. Менә шуларны да искә төшерергә
тели Акъәби.

Автор Акъәбидән
тагын бик күп сүзләр әйттерергә тели.
Ләкин аны тыңлаучы юк. Бары тик бер
шагыйрь генә тыңлый әбинең сүзләрен.
Моның белән автор әдәбият әһелләренә
халыкны тәрбияләргә, халык рухын, тарихын
сакларга әйтеп калдыра кебек.

Н. Арсланов иҗаты

Бирем. «Халкыма»
шигырендә лирик геройны без нинди шәхес
итеп күз алдына китерәбез?

Н. Арслановның
«Халкыма» шигырендәге лирик герой −
үз иленең, халкының чын патриоты. Ул
(әсәрдә ул «мин» дип бирелә) халкының
тарихын күз алдыннан үткәрә. Тарих
төпкеленә төшкән саен, халыкның
батырлыгына, түземлелегенә хәйран
каласың. Ниләр генә булмаган халык
тормышында?!

Лирик герой татар
тарихын берәм-берәм күздән кичерә.
Сәхифәләрне актарган саен, лирик геройның
горурлыгы арта. Борын-борыннан халык
үзенең уңганлыгы белән аерылып торган.
Җимерелгән Болгар дәүләтен дә торгызган.
Әмма бу урындагы хәрабәләргә тимәгән,
башка урында шәһәр төзегән. Бу − меңъеллык
тарихы булган Казан шәһәре. Халык үз
казанында гына кайнамаган: Көнчыгыш
һәм Көнбатыш әдәби, мәдәни, сәүдә
бәйләнешләре алып барган. Ләкин нинди
генә бәйләнешләр, үзгәрешләр булса да,
халык үз телен, милләтен саклап калган.
Лирик герой халкына шуның өчен рәхмәтле.

Лирик
герой үзе дә − халкының дәвамчысы.
Аңарда да халкының
төп сыйфатлары өстенлек итә.

Сугышларга үзем
теләп киттем,

Быргычылар быргы
тартуга;

Бөтен барлыгымны
фида иттем

Мин фидакяр җанлы
халкыма.

(«Халкыма»)

Лирик герой үзе
теләп Ватанын саклый, үз халкының лаеклы
улы булырга омтыла. Шул ук вакытта ул
киң күңелле, кунакчыл да, башка милләтләргә
дә хөрмәт белән карый. Милләте, халкы,
Ватаны турындагы уйларын ул беркайчан
да исеннән чыгармый.

«Халкыма» шигыренең
лирик герое шагыйрьнең үз шәхесе белән
тәңгәл килә. Чөнки Н. Арсланов үзе дә
− халкын, аның тарихи үткәнен хөрмәт
иткән шагыйрь.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]

  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #

АНА ХАКЫ.

(Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять”

хикәясе буенча 7 нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе)

Татар теле һәм әдәбият укытучысы:

Гайсина Гузяль Абдулбариевна

Тема. Ана хакы

(Әмирхан Еникинең Әйтелмәгән васыять” хикәясе буенча)

Максат.

1. Дидактик: Әмирхан Еникинең үзенчәлекле хикәяләү остасы икәнлеген төшендерү; “Әйтелмәгән васыять” хикәясендә детальләр һәм символларны өйрәнү;

2. Үстерешле: Укучыларның әсәргә анализ ясау күнекмәсен үстерү;

3. Тәрбияви: Укучыларда уңай образлар аша шәфкатьлелек, миһербанлылык, игелеклелек сыйфатлары тудыру. Безнең иң кадерлеләребез булган әниләребезгә карата ихтирам, хөрмәт, көчле мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Метод: әңгәмә, өлешчә эзләнү.

Алымнар: анализ, әңгәмә, мөстәкыйль эш, шәхескә юнәлдерелгән укыту технологиясе.

Дәрес тибы. Белемнәрне тирәнәйтү һәм системалаштыру.

Җиһаз.

  1. Ә.Еники портреты, мультимедиа проекторы, китаплар, рәсемнәр, сандык.

Эпиграф: ”Ана — бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга;

Хатыннарның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке ана булуда…”

Һади Такташ.

  1. Тактада плакатлар: 1. “Тел югалтса егет – ил югалткан,

Сүз югалтса – иле оялган” (Р.Әхмәтҗанов)

2. “Үзенең үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк”

(Ш.Мәрҗани)

3. “Рәхәт булса да торган җир,

Сагындыра туган ил”(Җыр)

4. «Ә.Еники – күңел карурманының тургае”

Дәреснең планы.

I.Кереш:

1. Хәерле көн, кадерле укучылар!

2.Уңай психологик халәт тудыру.

Гомер – мизгел. Тормыш үзәненнән

Үтүләре ай-һай тиз икән.

Үтеп киткәч, сагынып сөйләр өчен

Түмгәгенә кадәр үз икән.

Укытучы сүзе: Укучылар, бүген без сезнең белән ана хакы, ана васыяте, балаларның ата-ана алдындагы бурычы турында сөйләшү алып барачакбыз. Бу тема кешелек дөньясы барлыкка килгәннән бирле яши, ләкин соңгы елларда әлеге мәсьәлә кискенләште, тискәре вакыйгалар кешеләрнең күңелләрен тупасландырды, җирдә шәфкатьсезлек, кешелексезлек артты.

Укытучы: Бүген без Ә.Еники иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез. Дәреснең төп максаты: “Әйтелмәгән васыять” хикәясен анализлауны дәвам итү, әсәрдәге детальләр һәм символларны өйрәнү, әсәргә анализ ясау күнекмәсен үстерү.

Ана – бөек исем.

Ана – ул дөньяда иң бөек кеше. Һәркем әнисенә карата йөрәгендә иң изге хисләрне саклый. Әниләр алдында бурычыбызны без гомер буена да түләп бетерә алмыйбыз. Һәрберебез әниләребезгә карата иң матур, иң назлы сүзләрне генә әйтәбез. Әмма дөньяда мәрхәмәт белән явызлык та янәшә йөри шул.

(“Әнкәмнең догалары” җыры яңгырый )

Ана — бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга;

Хатыннарның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке ана булуда…”

Һади Такташ.

Безнең якташ шагыйрьләребез дә шигырьләрен әниләргә багышлаганнар. Берничәсен тыңлап узыйк.

Ирек Маһиянов: “Әнкәй”

Булат Сөләйманов: “ Син кояшым минем”

Ана – шәфкать диңгезе.

«Ата-анагызга игелек итегез, сезгә дә балаларыгыз игелек итәр”.

Сез төндәге йолдыз сыман –СЕЗ ӘНИ….

II. Укытучы Ә хәзер “Әйтелмәгән васыять” хикәясенең сюжетын искә төшерик.

Әсәрдә бер сюжет сызыгы бар.

Әсәрнең сюжетында 3 зур өлеш, вакыйга бар:

1. Акъәбинең авылдагы тормышы.

2. Шәһәрдә авырып ятуы.

3. Акъәбинең үлеме.

Кыскача һәрбер вакыйганы кабат карап чыгыйк әле.

Ана – бик яшьли үлеп китсә дә ана, ә баласы – сакалы агарып бетсә дә бала – мәңге бурычлы бала.

1. Акъәбинең авылдагы тормышы турында искә төшереп сөйләгез.

Укучы. Акъәби далада кизәк җыеп йөргәндә, үзенең авыру икәнлеген сизеп ала. Кайтып ята. Әбинең карты якты дөнья белән мәңгегә саубуллашкан, балалар төрлесе-төрле якка таралышып беткәннәр. Акъәби өйдә берьялгызы торып кала. Һәр көнне балаларының кайтып керүләрен өзелеп көтә. Әмма алар сирәк кайталар шул: эшләре күп. Әбинең саулыгы көннән- көн начарлана. Ләкин аны күршеләре ташламый, керәләр, хәлен белешеп торалар, чәен куеп эчерәләр, кош-кортын карыйлар, өен җылыталар. Авыл халкы көченнән килгән шәфкатьне кызганмый.

Укытучы. Авыл халкы бер-бер беренә карата, чынлап та, ярдәмчел. Күңелең киң булса, бөтен илгә бер шырпы җитә, ди халык. Ә бу әсәрдә без моны бигрәк тә кем образы аша күрәбез?

Укучы. Күршедәге яшь хатын Гарифә образы аша. Ул Акъәбинең ашау—эчүен кайгырта, йорт-җиренә һаман күз-колак булды. Карчыкның хәлен белешеп торды, ә инде авыруның хәле бер дә алга бармагач, балаларына хәбәр итте.

Укытучы. Укучылар, олыгайган кешеләргә, Акъәбидәй ялгыз калган карчыкларга без дә миһербанлы булыйк, игелекле эш вә гамәлләр күбрәк кылыйк. Гарифә образы безгә үрнәк булып тора.

2. Шәһәрдә авырып ятуы. “Өй ялгыз кала бит”

Акъәбинең авылдашлары белән саубуллашып шәһәргә китәр минутлары җитә. Изге туфрактан, авылдашларыннан аерылып китү аңа бик тә кыен була.

Менә ул шәһәрдә — балалары янында. Ул үзе бер бүлмәдә ята. Урын-җире чиста, тамагыннан да өзмиләр, тик әбинең җаны тыныч түгел.

Әбинең кызы белән киявенең тормышы үз агымына бара да бара.

Еш кына кунаклар да килеп китә, туган-тумачалар да гөрләшеп утыра. Тик ялгыз бүлмәдәге карчыкка гына берәүнең дә исе китми.

Бары тик шагыйрь кергәләп, аның үткәнен, хәлен белешеп ала, үзенең әнисе юклыгыннан моңая: “Әни яшь балаларга гына түгел, өлкәннәргә, менә минем кебек сакаллы кешеләргә дә кирәк ул”, — ди.

  1. Акъәбинең үлеме.

Укытучы. Менә без әсәрнең иң дулкынландыргыч, күңелдә аеруча авыр тәэсирләр калдырган өлешенә килеп җиттек. Табиблар балаларына әниләренең тиздән үләсен хәбәр итәләр. Инде нишләргә? Бу турыда аңлату өчен укучылар әсәр өзеген сәхнәләштерергә өйрәнделәр. Иҗади өй эшен карыйбыз, соңыннан нәтиҗә ясалачак.

Төркем чыгышы. Катнашалар: автор – Эльвина, кияү – Артур, Гөлбикә (кызы) – Снежана, Суфиян – Ленар.

Автор. Врачлар кызы белән киявенә карчыкның тиздән үлеп китү ихтималын әйттеләр. Бу хәбәр аларда зур борчу тудырды. Мәетне юу бар, җыештыру, озату бар. Ә алар бу эшләрнең тәртибен белмиләр. Юарга, кәфенләргә карчыкларын да табар иде, бәлки мулласын да чакырыр иде, ләкин болар барысы да бик мәшәкатьле эш бит… Ахырда кияве әйтте:

Кияү. Гөлкәй бүтән чара юк, әбине больницага салырга кирәк. Нишлисең инде, үләргә булгач кайда да барыбер…. Аның каравы балалар кадерле әбиләренең үлемен күреп, куркып елашмаслар…

Улы Суфиян. Што сез, кадерле әниебезне өйдә үлмәсен өчен генә болницага илтеп салмакчы буласыз!? Оятын ничек күтәрерсез, хурлыгын кая куярсыз! Юк, мин риза түгел!

Кияү. Каенагай, син безгә бер сүз әйтергә дә хакың юк! Без аны авылдан алып килеп, ай ярым өебездә карадык. Әгәр дә больницага саласың килми икән, үзегезгә аласың да кайтасың! Сиңа да ана бит ул! (Суфиян аптырап Гөлбикәгә карый)

Гөлбикә. Миңа карама, мин арыдым, мин берни эшли дә алмыйм (елый).

Акъәбинең сулыш алуы көннән- көн кыенлаша бара. Якты дөнья белән саубуллашыр көннәре якынлаша. Балалары алдына аны соңгы юлга озату мәшәкатьләре килеп баса. Һәртөрле сәбәпләр табып, аның теләгенә каршы килеп, әниләрен больницага озаталар. Үзләренчә, биредә аңа хөрмәт күрсәтәләр, врачлар карый. Ләкин күп тә үтми, Акъәби күзләрен мәңгегә йома.

Балалары зур кешеләр булсалар да, газиз әниләренең соңгы васыятен үтәмәделәр. Алай гына да түгел, 3 көн гомере калган әбине квартираларында үлмәсен, үзләренә мәшәкать булмасын дип, больницага илтеп салалар. Ул шунда җан бирә.

Акъәбине больницага җибәрер алдыннан балалары арасында чыккан бәхәс күңелдә авыр хисләр уята. Адәм баласы укып кына кеше була алмый икән. Ул, беренче чиратта, кешелекле, мәрхәмәтле булырга тиеш, дигән фикер уята.

Дәресебезнең икенче өлешенә Наҗар Нәҗминең шигъри юллары белән кыска гына йомгак ясап китик.

Укытучы. Әмирхан Еники эчке дөньяны тасвирлаганда детальләр, психологик диалог, символларга еш мөрәҗәгать итә. Бу Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” хикәясендә аеруча ачык күренә.

  • Нәрсә ул әдәби деталь?

Укучылар фикере тыңлана.

Деталь — әдәби әсәр тудыруда катнаша торган әйбер, сызык, хәрәкәт, күренеш.

Укытучы Әдәби детальләр кеше рухын чагылдыруда актив катнаша.

Әсәр пейзаж белән башланып китә. Әйдәгез әле, шул юлларны кабат күздән кичерик. “ Йомшак кына җәйге җил исә… Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә. Ефәк чукларын еш-еш селкеп, акрын гына кыштырдап, бик тырышып һәм бик кабаланып йөгерә кебек алар…”

Нинди образ белән очрашабыз?

Укучы. Әлеге юлларда дала пейзажы тасвирлана.

Укытучы. Әйе, язучы стилендә дала пейзажы — милли традицияләрнең яңаруын искәртеп торган онытылмас бизәк. Күз күреме җитмәслек еракларга сузылган дала башкорт халкының хөрлек яраткан ашкынулы характерын, киң күкрәк авазы булып ишетелгән куәтле моңнарын бик тулы чагылдыра. Димәк, “дала” образы, сезнеңчә, нинди образ?

Дала” образы — халыкның борын-борыннан килгән туган җире, туган моңнары, бөтен яшәү образы, тарихы.

Хикәянең герое Акъәбинең тормышын башкорт даласыннан башка күз алдына китереп булмас иде: Аксылу, Аккилен, Акҗиңгә, Акъәби булып, аның баскычлы тарихы, мәгънәле дөньясы , моңсу табигате, рәнҗеш тулы җырларында чагылып-чагылып китә торган ярсу батырлыгы кылганнар символында гәүдәләнә.

Укытучы. Ә дала нинди?

Укучы Тын, буш, моңсу да.

Укытучы. Пейзаж әдәбиятта танып белү вазифасын да үти дибез. Тын, буш, моңсу да булган дала сезнеңчә нәрсәне символлаштыра?

Укучы. Кечкенә генә булган Юлкотлы авылыннан яшьләр шәһәргә китә. Миңлебай карт сүзләреннән аңлашылганча, Юлкотлы яланнарын тоташтан сөреп бетергәннәр. Иске чикләр, иске чокырларның исемнәре барысы да күмелеп калды шунда, ди автор.

Укытучы Әсәр үзәгендә кем образы тора?

Укучы — Әсәр үзәгендә Акъәби образы куелган. Аның уй-тойгылары, үтә кешелекле һәм җитди уй-омтылышлары тасвирлана. Бу образда халык рухы, аның борын-борыннан килгән гореф-гадәтләре чагылыш таба

.

Укытучы Тагын Акъәби турында ни әйтә аласыз?

Укучы. Акъәби гомере буена хәләл көче белән көн күргән, киң күңелле, кешелекле, бала җанлы, ирне ир итеп тоткан, балаларына ихлас күңелдән тәрбия биргән, хезмәт сөючән кеше. Балаларын илгә файдалы, укымышлы итеп үстерегә тырышкан.

Укытучы. Акъәби балаларының олы дәрәҗәгә ирешүләренә ихлас күңелдән куана. Ләкин аның җаны тыныч түгел Ул нигәдер борчыла? Сез ничек уйлыйсыз, Акъәби ни өчен өзгәләнә?

Укучы. Балаларының читкә чыгып китүләренә җаны сыкрый, җитмәсә туган авылларына бик сирәк кайталар.

Укытучы. Сезнеңчә, әбинең борчылуы урынлымы?

Укучы. Әсәрдән күренгәнчә, олы улы Суфиянның рус кызына өйләнүен бик авыр кичерә. Акъәби моны башкорт халкыннан йөз чөерү, читләшү дип саный, чөнки оныклары Татьяна, Светлана, Геннадий, Борислар әбиләренә дәшәрлек башкортча бер авыз сүз белмичә үсәләр. Суфиян гаиләсендә башкорт милләтенең теле, гореф-гадәтләре югалган.

Укытучы. Повестьта хәзерге заманның ашкынулы адымнары белән халык тәҗрибәсе, традиция -гадәтләре янәшә куела Яңадан искә төшерик әле, нәрсә соң ул васыять?

Укучы Васыять – берәүнең үлем алдыннан әйтеп калдырган теләге, үтенече.

Укытучы. Ә ни өчен әсәр “Әйтелмәгән васыять” дип атала?

Укучы.- Акъәби балаларына васыять әйтеп калдырырга тели.

Укытучы. Нинди васыять турында әйтергә тели икән?

Укучы. Акъәби балаларына туган телне күз карасыдай кадерләп сакларга, гореф-гадәтләрдән аерылмаска, туган нигезне онытмаска кирәк дип әйтеп калдырырга тели..

Укытучы. Акъәбинең әйтергә теләгән васыятьләреннән иң кирәклесе дип кайсын саныйсыз?

Укучы. Акъәби үзен мөселманча җирләүләрен тели. Ләкин аның бу теләге дә кабул булмады.

Укытучы. Аны соңгы юлга озатканда шагыйрьнең сүзләре бик гыйбрәтле. Әйдәгез, кабат шул юлларга күз салыйк әле.

“Кадерле дуслар, без ак күңелле, пакь күңелле әсәебездән мәңгегә аерылдык. Әйе, ул барыбызның да уртак әсәебез иде. Алай гына да түгел, мин, һич икеләнмичә, аны башкорт халкының изге җанлы анасы дияр идем. Әмма нәрсә беләбез без аның хакында? Күрә белдекме без аның шул изге җанын, пакь күңелен, ак уйларын?.. ”

Шагыйрь, карчык кебек үк, борынгы йолаларның онытылмаска тиешлеге хакында фикер йөртә. Әби каберендә аның хакында иң дөрес, иң соңгы сүзне әйтеп калдырырга тели. Ләкин, кызганычка каршы, аны ахыргача тыңлап та бетермиләр, киресенчә, тиргиләр.

Әсәр ахырында, Акъәбинең әйтелмәгән васыятен әйтеп бетерергә теләгәндәй, авылдан әбинең яшел сандыгы килеп төшә. Укучылар, ә бу сандыкта ниләр бар?

Укучы. Сандыкта Акъәбинең ак бәз кәфенлеге иң өскә куелган. Ниләр генә юк бу сандыкта: чуклы камчы, саф көмештәй челтәрләп эшләнгән чулпы һ.б. Монда Акъәбинең әби-бабасыннан, нәселеннән килгән борынгы сәнгать өлгеләре тупланган. Без биредә “яшел сандык” детале белән очрашабыз.

Укытучы. Сандык эчендәге предметларның һәркайсы диярлек мәгънә вазифасын үти. Ул әйберләр — башкорт халкының күпьеллык хәзинәсен, буынара бәйләнешләрне, тулаем тарихи-милли яшәешен чагылдыра торган символлар.

Уйлап караыз әле, ил анасының кәфене нәрсәне аңлата.

Кәфен – тирән мәгънәне аңлата торган символ. Халыкның күптәнге йоласы.

Укытучы. Акъәбинең яшел сандыгы, андагы кәфенлек, балаларын да уйланырга мәҗбүр итә. Үлгән әниләре аларның күзен ачты. Газиз балалары үз әниләрен мәңгелек белән тоташудан мәхрүм итүләрен кәфенлекне күргәч кенә аңлый алдылар. Шуңа күрә алар “хәтта бер-берсенә күтәрелеп карарга ничектер кыймадылар”.

Димәк, укучылар, “яшел сандык” детале нәрсәне аңлата?

Укучы. Халыкның рухи байлыгын.

Укытучы. Кабат әсәргә кайтыйк әле. “Дала буйлап кылганнар йөгерә. Шул кылганнар арасыннан таякка таянган Миңлебай карт килә. Әйтерсең ул — безнең ерак бабаларыбыздан килгән илче, безне Акъәби васяте белән тоташтыручы үлмәс көч, арадашчы.

Аның :”Кайтыр, насыйп булса кайтыр… Ә син учагың карый тор, учагың… Учагыңда утың сүнмәсен”,- ди.

Ә ни өчен Миңлебай карт: “Учагыңда утың сүнмәсен”,- ди. ?

Укучы. Чөнки Миңлебай карт Акъәбинең ялгызлыгын аңлый. Әгәр ул-бу була калса, ягъни Акъәби үлә-нитә калса, нигезнең бетәчәген искәртә. Балалар туган нигезгә, туган җиргә кайтсыннар, нигезне онытмасыннар, ташламасыннар, учакны сүндермәсеннәр, милләтебезнең рухын-гореф-гадәтләрен, йола –тарихын онытмасыннар, сакласыннар дигәнне аңлата.

Укытучы. Әсәрне кабатлап, анализлап чыкканнан соң, әсәрдә күтәрелгән проблемаларны санап чыга алабыз инде.

Алар: 1) тормышта лаеклы шәхес булу.

2)үткән тормышны онытмау.

3)туган туфрак, нигез, халыкны онытмау.

4)ана хакын хаклау, ананы рәнҗетмәү.

5)исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белү.

Балык кылчыгы алымы ярдәмендә әлеге фикерләрне проблема итеп алып, факт һәм сәбәпләрне билгеләп, нәтиҗә ясыйк

Акъәби гомере буе игътибарын юнәлтергә тырышкан борын-борынгыдан килгән милли гореф-гадәтләр, йолаларга хөрмәт балаларда ничек чагыла?

Укучы. Ата-баба йоласы, гореф-гадәтләренә хөрмәт юк. Аларны кирәксенмиләр. Өлкән буынга алмашка кыйблалары итеп мәрхәмәтсезлекне сайлаган шәфкатьсез буын килә.

Йомгаклау.

Укытучы.

Акъәби — халык анасы. Аның васыяте – халыкка васыять. Әгәр аның васыятен ишетмәсәк, безнең телебез, халкыбыз, гореф-гадәтләребез юкка чыгачак. Әсәрдәге Шагыйрь образы — шуның сагында.

(“Әнкәй бәгърем” җыры яңгырый)

Дәреснең эпиграфына игътибар итегез әле.

Ана — бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга;

Хатыннарның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке ана булуда…” Һади Такташ.

Ана хакы, әниләребез алдындагы бурыч, дибез. Аналар алдында барыбызда бурычлы.

Бары тик әнкәйләрнең догалары, хәер-фатихалары гына яшәү көче бирә. Безгә аларның фатихаларын алу өчен, күп көч куярга кирәк. Аларның кадерләрен исән чакта белик.

Елатмагыз әниләрегезне,

Төнге тәрәзәләргә каратып:

Догаларын, керсез теләкләрен

Биргән алар сезгә яратып.

Елатмагыз әниләрегезне,

Күз төбәтеп юллар чатына:

Онытмагыз – сезне төп нигездә

Әнкәегез йорты чакыра.

Рефлексия:

Кадерле балалар, әйдәгез, һәрчак әниләргә мәрхәмәтле булыйк. Аналарның хакын хаклыйк, иманлы булыйк, әти-бабаларыбыз нигезен, гореф-гадәтләрне, бабаларыбыздан килгән йолаларны онытмыйк.

Минемчә, бу әсәр, Акъәби образы сезнең күңелләрегездә озакка сакланыр. Әби-бабаларыгызга, әти-әниләрегезгә, өлкәннәргә карата игелекле булуыгызны телим. Аларны яратыгыз, хөрмәтләгез, рәнҗетмәгез. Һәм дәресебезне Туфан Миңнуллинның “Әниләргә булган буручны КЕШЕ булып кына түләп була” дигән сүзләр белән тәмамлыйсым килә.

Өй эше. 1.Бүгенге дәрес материалларына таянып үзегезнең әбиегез турында кечкенә презентация төзеп килегез.

2.Татар халкының бер йоласы буенча мәгълүмат тупларга. ( Ике өй эшенең берсен сайлап алырга.

Билгеләр кую.

Обновлено: 09.03.2023

дидактик – Ә. Еникинең «Әйтелмәгән васыять” әсәрен өйрәнүне тәмамлау, тулы анализ бирү;
үстереш – бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтләрен үстерү, әсәр белән эшләргә өйрәтү, укучыларның артистлык сәләтләрен ачу, рольләргә бүлеп уйнарга өйрәтү, сәхнәләштерелгән композиция аша «Әйтелмәгән васыять” әсәрендәге образларны тулырак ачу;
тәрбияви — әсәр нигезендә укучыларда әти-әниләргә, туган якка, туган нигезгә, гореф-гадәтләр, йолаларга, рухи хәзинәләребезгә карата хөрмәт, җаваплылык хисе тәрбияләү, әхлак тәрбиясе бирү.

Дәрескә алдан әзерлек эшләре.

Укучылар үз теләкләре белән ике төркемгә бүленәләр, сәхнәләштерү өчен өзекләр әзерлиләр, сәхнә киемнәре, реквизитлар табалар, үз әбиләре турында презентацияләр, чыгышлар әзерлиләр, Ә.Еникинең әсәрләрен укыйлар.

Полный текст материала “Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәрен йомгаклау”.7 класс, татар әдәбияты (.docx) смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.

Есть мнение?
Оставьте комментарий

Упражнения на технику чтения и понимания прочитанного

Тонкости и секреты работы в Яндекс.Почте

Как работать с детьми с СДВГ в обычном классе?

Отправляя материал на сайт, автор безвозмездно, без требования авторского вознаграждения, передает редакции права на использование материалов в коммерческих или некоммерческих целях, в частности, право на воспроизведение, публичный показ, перевод и переработку произведения, доведение до всеобщего сведения — в соотв. с ГК РФ. (ст. 1270 и др.). См. также Правила публикации конкретного типа материала. Мнение редакции может не совпадать с точкой зрения авторов.

Для подтверждения подлинности выданных сайтом документов сделайте запрос в редакцию.

О работе с сайтом

Мы используем cookie.

Публикуя материалы на сайте (комментарии, статьи, разработки и др.), пользователи берут на себя всю ответственность за содержание материалов и разрешение любых спорных вопросов с третьми лицами.

При этом редакция сайта готова оказывать всяческую поддержку как в публикации, так и других вопросах.

Если вы обнаружили, что на нашем сайте незаконно используются материалы, сообщите администратору — материалы будут удалены.

Татары и Татарочки

Татары и Татарочки

Татары и Татарочки запись закреплена

Әмирхан Еники – «Әйтелмәгән васыять» әсәре

Аудиокитап + текст

Айсылу Камалова

🙏

Зур рэхмэт!

Амир Тимергалиев

Эта татская сказка встречается в учебниках родной литературы.
Казалось, ничего скрытного в этом нет. Бабушка — Акъәби хочет сказать своим родным, что бы её похоронили по-мусульмански, но, к сожалению, этого не происходит.
Показать полностью.

Итак к скрытому смыслу: В сказке есть 5 (!) главных ОБРАЗА: 1) Акъәби
2)Шагыйрь (поэт)
3)Миңлебай (дед, который видел уже смерть 4-го поколения своей родни)
4)Учак (костёр)
5)Сандык (сундук)

Акъәби в этой сказке представляет собой религию.
Шагыйрь — совесть
Дед — история
Учак — память и история.
Сандык — сама религия.

Итак, после смерти бабушки, её хоронят по христианским обычиям.
На похоронах появляется Шагыйрь и говорит сыновьям бабушки про них правду, а они, в свою очередь, прогоняют его.(Им совестно, но они заглушают совесть)
И так, уже после похорон, её дети приходят к сундуку и достают 4 вещи: 1)күмелчек (мусульмане не хоронят в громах, а хоронят в спец. красных эмм.. так скажем носилках)
2)одежда отца (сыновья даже не знали, где он похоронен, тк.к. занимали высокие должности в столице и не приезжали в родную деревню)
3)Кнут(символ власти и силы)
4)наряды

Сыновья и дочеря, что бы заглушить совесть ставят в сторонку платки для носилки и отвозят в театр одежду отца.
Кнут, как символ власти оставляют себе.Ведь сейчас в моде не красота, а власть и сила.
Наряды оставляют на память.

В конце рассказа дочь бабушки дед встречаются, где дед спрашивает»Вернулась ли бабушка» на что ответили «Нет, мёртвые не возвращаются». На что дед ответил «Нет, возвращаются/, надо главное во время подкинуть дров в ОГОНЬ (УЧАК).

Вот и всё. Не нарушайте связи между поколениями. Чтите традиции и религию!

Шайхутдинова Лилия Магфуровна

Әни – һәр кеше өчен иң якын, иң кадерле кеше. Ул безгә әлеге дөньяда яшәү хокукын, тормыш биргән. Бала иң беренче сүзендә “әни” дип, юкка әйтмидер. Һәр әни үзенең баласы турында кайгыртып калмыйча, анда кешелеклелек, әдәплелек сыйфатларын да тәрбияли. Әни безне мөстә – кыйль фикер йөртергә, үзебезнең хаталарны танырга ярдәм итә. Тормышның булачак һәм үткән көннең кадерен белергә өйрәтә. Нәкъ әни безгә кешенең кадерен белергә, туганнарың турында кайгыртырга, өлкәннәрне хөрмәт итергә өйрәтте. Бары әни генә синең уңышларыңа һәм ирешкән дәрәҗәләреңә чын күңелдән куана.

Әни – безнең киңәшче.Ул безгә дөресен әйтүче, хаталарыбызны төзәтеп, туры юлга бастыручы. Хәтта өлкән кешеләр дә еш кына әниләренә мөрәҗәгать итәләр. Һәр кеше үз әнисен үзенчә ярата: кемдер аңа матур сүзләр белән эндәшсә, кемдер өй эшләрен эшләргә ярдәм итә, әнисе турында кайгырта. Начар әниләр булмый. Әни кеше беркайчан да үз баласын алдамый. Җир йөзендә һәр әни баласы өчен хәтта сәламәтлеген дә кызганмый. Әни безнең яратуны таләп итмичә, чын күңеленнән, ихластан ярата.

Әлбәттә, мин үземнең әниемне яратам һәм хөрмәт итәм. Ул минем бик яхшы, юмарт һәм гадел. Үзеңең серләреңне сөйләп була торган, гел киңәшләр сорап була торган кешең булуы – зур бәхет. Әнием кояш кебек, гел балкып, һәрберебезнең күңелен күрүче нур кебек. Аннан башка дөньяны күз алдына китерергә дә куркам. Әнием мине бик күп нәрсәләргә өйрәтте. Мин аңа бик рәхмәтле.

Һәрберебез дә әниләрнең эшләгән яхшылыклары өчен рәхмәтле булырга тиеш. Беркайчан да үз әниеңне онытма, чөнки аны дуслар да, акча да алыштырга алмый.

Әниегезнең кадерен белегез һәм яратыгыз!

“САМЫЙ ДОРОГОЙ ЧЕЛОВЕК”

Мама – это самый родной, близкий и дорогой человек для каждого из нас. Она дала нам самое ценное, что мы имеем – нашу жизнь. Не зря первое слово, которое произносит ребёнок — “мама”. Каждая мама не только заботится о своём ребёнке, но и старается привить ему самые лучшие человеческие качества. Мама учит нас самостоятельно принимать решения, признавать свои ошибки. Она учит нас ценить жизнь и каждое прожитое мгновенье. Именно она научила нас ценить людей, заботиться о близких и уважать старших. Только мама всегда будет искренне радоваться нашим успехам и достижениям.

Конечно же, я очень люблю и уважаю свою маму. Она у меня очень добрая и справедливая. Какое же это счастье осознавать, что есть человек, которому в любой момент можно рассказать что-либо или поделиться каким-то секретом и быть уверенным в том, что всё это останется между вами. Моя мама, как солнце, светит каждому в нашем доме. Я даже боюсь представить, что бы я без неё делала. Мама научила меня многому, я безумно благодарна ей за это.

Каждый из нас благодарен своей маме за всё, что она делает для нас. Не нужно никогда забывать о своих матерях, ведь никакие друзья, деньги не смогут заменить нам нашу родную маму.

Читайте также:

      

  • В тупике ли герои пьесы на дне сочинение
  •   

  • В поисках радости сочинение
  •   

  • Сочинение о памятнике татищеву в тольятти
  •   

  • Пантелеев на ялике сочинение рассуждение
  •   

  • Примеры личности из литературы сочинение

👋 Привет Лёва
Середнячок

40/250

Задать вопрос

insafl5252

+100

Решено

1 год назад

Другие предметы

5 — 9 классы

эйтелмэгэн васыять
Нужно сочинение про ак эби
Даю 100 баллов​

Смотреть ответ

1

Ответ

0
(0 оценок)

0

serbandima3
1 год назад

Светило науки — 1 ответ — 0 раз оказано помощи

Ответ:

аррпррапорпаенр ннккщ ап8е

(0 оценок)

https://vashotvet.com/task/13128572

Ответ:

Әйтелмәгән васыять” әсәренең төп герое – Акъәби. Аның чын исеме Акбикә була. Кыз чагында аны Аксылу дип, кияүгә чыккач – Аккилен дип, аннары Акҗиңгә дип, ә картайгач Акъәби дип йөртәләр. Аның бөтен гомере Юлкотлы авылы халкы күз алдында үткән. Ул гомере буе ак, пакъ күңелле булган. Шуңа күрә авыл халкы аңа җисеменә хас матур исем биргән.

Аларның гаиләсе Юлкотлыда гади генә гомер кичерә. Карты белән бергә дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Акъәби – иң кешелекле, иң шәфкатьле, бала җанлы ана, ирне ир итеп тоткан, балаларына ихлас күңелдән тәрбия биргән, хезмәт сөючән кеше. Ул гомере буе хәләл көче белән яшәгән. Балаларын илгә файдалы, укымышлы итеп үстерергә тырышкан, ире белән дус һәм тату яшәгәннәр. Авыл мәктәбен тәмамлагач, балаларның дүртесе дә шәһәргә китеп төпләнә. Карты исән чакта, Акъәби ялгызлыкны сизми. Әмма карты үлеп киткәч, ул бер ялгызы кала. “Әй, гомерләр, — дип офтана Акъәби. Ә бит барысы да бергә булганда ничек яхшы иде. ”

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Акционерные общества это форма корпоративного бизнеса доход егэ
  • Акционерные общества таблица егэ
  • Акционерные общества егэ обществознание
  • Акционерное общество это форма корпоративного бизнеса решу егэ
  • Акционерное общество форма организации егэ