Батыр кеше бер улэр куркак кеше кон дэ улэр сочинение

23.05.2014 Татар халык мәкальләре

Батырлык һәм куркаклык, ихтыяр көче

● Ат дагасыз булмый, батыр ярасыз булмый.
● Аю өнендә, куркак өендә көчле.
● Батыр баткактан курыкмас.
● Батыр башлап җибәрә, артыннан мең кул иярә.
● Батыр булсаң — йөрәктән, көчле булсаң — беләктән.
● Батырга да җан кирәк.
● Батырга таяк та ярак (корал).
● Батырга үлем юк.
● Батырга яра да килешә.
● Батыр кеше бакыр өзәр.
● Батырларга юл туры.
● Батырлыгыңны мәйданда сынат.
● Батырлыгыңны кулың белән күрсәт.
● Батырлыкта матурлык.
● Батыр үз халкын яклый.
● Берәү үзе батыр, берәү качарга курыкканнан батыр.
● Бер куркакның бәласе меңгә тияр, куркак белән юлдаш булсаң җаның көяр.
● Бүре бар дип урманга бармый тормыйлар.
● Гарьсез кеше куркак булыр.
● Дөя кошы (тәвә) башын комга яшереп кенә аучыдан котыла алмый.
● Ефәк билбау бил күрке, батыр егет ил күрке.
● Елан чаккан киндерәдән куркыр.
● Җанын аямаган батыр була.
● Идел кичми ил булмый, куркак егет ир булмый.
● Йөрәксездән ерак кач!
● Кич курыккан көндез чыра яндырыр.
● Карбыз кабыгы аркасында батыр җиргә егыла.
● Кулдан килү — батырлык, телдән килү — такылдык.
● Куркак аулакта батыр була.
● Куркак булып яшәүдән данлы үлем яхшырак.
● Куркаклык баганага мендерә, кыюлык йолдызларга мендерә.
● Куркак кош оясын олы юл өстенә ясый, кыю кош кыя башына.
● Куркакны күп кусаң, батыр булыр.
● Куркакның йодрыгы кесәсендә.
● Куркакның күзе маңгай өстенә менәр.
● Куркакның күңеле юртак.
● Куркакның кулы кыска.
● Куркак солдат сугышта үләр.
● Куркактан җир җирәнгән.
● Куркак үз борын сызгыруыннан курыккан.
● Куркак эт корыга өрә.
● Курыккан эт кырга чыкмас.
● Куркак эт өреп куркуын басар.
● Куркып гомер сөргәнче, капланып үлгәнең артык.
● Курыккан алдан сугар.
● Курыкканга көчек тә өрә.
● Курыкканга куш күренә, тора-бара буш күренә.
● Курыккан эт койрыгын кысар.
● Куян үз күләгәсеннән дә курка.
● Куркып-посып үлгәнче, тайчанмый тауга менеп үл.
● Кырык каргага бер таш җитә.
● Онытчак бүркен югалтыр, куркак башын югалтыр.
● Өйдә һәркем лаф ора, батыр мәйданда ега.
● Сарык булма, бүре ашамас.
● Сарык янында бүре, бүре янында шүре.
● Сугыш беткәч батыр күбәер.
● Тайчанмаган тау җиңгән.
● Тайчанмасның алдында тау табыныр.
● Тәвәккәллек белән батырлык бер чишмәдән чыгар.
● Тәвәккәлсез батыр юк.
● Черек каен бакадан да курка.
● Чыпчыктан курыксаң, йоклама.
● Эт батырга өрер, куркакны тешләр.

Иихтыяр көче, үзеңә ышану

● Зур ихтыяр җир селкетер.
● Ике уйла, бер кистер.
● Икеләнгән ике үләр.
● Икеләнгән шикләнер, шиге белән чикләнер.
● Ихтыярлы кеше — игътибарлы кеше.
● Ихтыярлы кеше — бар кеше, ихтыярсыз кеше — юк кеше.
● Яшь беләгенә ышаныр, карт белгәненә ышаныр.
● Кешенең сүзе белән үзе бер булсын.
● Кеше үзенә баш булса, кешегә дә баш булыр.
● Көнен үз ихтыярына буйсындыра алмаган кеше төнлә эшләр.
● Көчле булсаң, үзеңә көчең җитсен!
● Каты ихтыярга күкләр буйсына.
● Су да үзенә юл ера.
● Үзенә баш — эшенә баш, эшенә баш — кешегә баш.
● Үзенә ышанган — йокыдан торып киткән, әтәчкә ышанган ятып калган.
● Үзен иркәләгәнне бер көн дөнья типкәләр.
● Үзен үзе тыңлата алмаган — кешене тыңлаталмас.
● Үзеңә үзең каты тор, чыгымчы атка йөгән ор!
● Үз көчеңә сыен.
● Хәлләр шөкер, җилкәм чокыр, кабыргам киң, мин кемнән ким?
● Һәр кешенең үз нәфесенә җитсә көче, дәрәҗәдән коры калмас андый кеше.
● Шикле шикләнер, чикмәнен бөркәнер.
● Шомланма, шомланганыңа юлыгырсың.
● Үзенә ихтыярсыз кеше кешегә игътибарсыз булыр.
● Үзен иркәләгән ирек тапмас.
● Үзеңә үзең каты бул, кешеләргә йомшак бул!
● Һәркем үзенә үзе баш.

Җәмгыять

Батыр туар үзе өчен, үләр кеше өчен

Һәр кешенең дә янында якын кешеләре була. Минем иң якын кешеләремнең берсе — абыем.

Батыр туар үзе өчен, үләр кеше өчен

Абыем Илнур Гыйльметдинов — Борнак авылы егете. 1997нче елда шушы авылда туа. 2013нче елда Яңгул урта мәктәбен тәмамлагач, Казанга техникумга укырга керде. Бер ел укыгач, үз телэге белэн армия сафларына китте. Бүгенге көндә ул Нижегородск өлкәсенең Мулина каласында хезмәт итә. Армия хезмәтеннән зарланмый. Һәрбер егетнең изге бурычы дип саный. Горур шул ул минем абыем!!!

Абыем миңа ныклы терәк тә,тормышта таяныч та. Үз сүзендә нык торучан, төпле киңәшләрен бирә белүче ышанычлы дустым, сердәшчем. Илнур абыем дуслары арасында да хөрмәткә ия: спорт уеннарын оештыруда бик актив, футбол, волейбол, баскетбол уеннарында оста уенчы.
Абыем һәр кеше күңеленә ачкыч таба белә. Мине дә бик ярата. Кирәк чакта яклый,кирәк чакта кырыс та була. Кимчелекләрем булса, хата җибәрсәм, шунда ук төзәтә. Һәр эшне башлар алдыннан ук миңа башта эш тәртибен бөртекләп, ваклап аңлата. «Һәр эшне уз вакытында эшләргә гадәтлән, сүзеңдә тора бел, иптәшләрең белән чын дус була бел, өлкәннәргә һәрвакыт ярдәмле,игътибарлы бул,сеңлекәш «, — ди ул.

Батыр туар үзе өчен, үләр кеше өчен. Бу сүзләр нәкъ минем абыем турында, дисәк дә була. Үзеннән бигрәк кеше өчен күбрәк тырыша абыем.

Көннәр,төннәр тыныч үтсен,
Намус белән хезмәт ит, —
Бер көн безгә бер ел кебек, —
Тизрәк, абыем, кайтып җит!
Исән-имин әйләнеп кайт син!!!

Инзилә Гыйльметдинова,
Яңгул мәктәбе,

8нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги:

250

Арча районы Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе

НӘРСӘ УЛ БАТЫРЛЫК?

Класс җитәкчесе: Әхмәдуллина Гөлназ Илфат кызы

9.12.13

Тема:Батыр кем ул? Батырлык юлы кайдан, кайчан башлана?

Максат:1. “Батырлык”төшенчәсенең мәгънәсен аңлату. 9 ДЕКАБРЬ- “ Ватан геройлары” көне икәнлеген аңлату. Бөек Ватан сугышы һәм тыл батырларына ихтирам,хөрмәт тәрбияләү.Тыныч тормышта да батырлык эшләүчеләр белән таныштыру.2.Үз-үзеңдә максатчанлык хисләрен ныгыту,камиллеккә омтылыш тудыру.

Җиһазлау:Батырлык төрләре язылган сүзләр, Бөек Ватан сугышы батырлары сурәте, презентация, китаплар күргәзмәсе,мәкальләр,татар теленең аңлатмалы сүзлеге,

Сыйныф сәгатенеңэпиграфы:

Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык?Газинурлар,Матросовлар шикелле күкрәгең белән дошман амбразурасын каплаумы, әллә үзең ач чакта соңгы сынык икмәгең белән бүлешүме? Кешеләр төрле – төрле булган кебек,батырлык та күп төрле шул…”

( Ф.Яруллин“Җилкәннәр җилдә сынала”)

 -Исәнмесе,хәерле көн укучылар! Бүгенге класс сәгатебездә батырлык турында сөйләшербез.Батырлык юлы кайда, кайчан башлана дигән сорауга җавап эзләрбез.

Киләчәгебез сезнең кулларда булачак егетләр һәм кызлар арасында үз иле, халкы өчен батырлык кылучылар күбрәк булсын.

.-Батыр сүзе нәрсәне аңлата соң ул?

 Нәрсә ул батырлык?

Батырлык ул кешеләрне бик авыр очракларда коткару. Сугыш вакытында да кешеләр бик күп батырлыклар эшләгәннәр. (Укучылар җавабын тыңлау).

Ә хәзер аңлатмалы сүзлектән уку.

Батырлык – и. 1) Батыр булу сыйфаты, курыкмаучанлык, кыюлык.

2) Батырчылык, тәвәккәллек. (134 б., I том.)

Чыннан да бу сыйфатлар бик уңай сыйфатлар. Тәвәккәл сүзенә аңлатма да биреп китим әле. Тәвәккәл – 1) берәр эшкә кыю керешүче, аны икеләнүсез үтәүче.

2) үз – үзеңә ышанучанлык.

Батырлык. Бу купшы сүз түгел,

Хәтерләрдән тиз җуела торган.

Мәгънә — асылында, мәңгелеккә

Күңелләргә, җанга уела торган.

Кайсы тауның ташларыннан икән

Батырлыкка һәйкәл куясы?

Чорлар җиле ташларны да уя,

Тик мәңгелек хәтер кыясы!

Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик,

Күпме аны күккә күтәрмик,

Ише бармы бөеклекнең солдат

Кылган батырлыкка тиңләрлек?

Нәрсә соң ул батырлык? Аның төп мәгънәсен һәркем үзенең тормышка карашларыннан чыгып, үзенчә аңлый. Ә шулай да, батырлык ул, мөгаен, гадәти күзлектән караганда һич кенә дә кеше башкара алмастай эшне башкарудыр. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, үз-үзеңне аямауны таләп итә.

Әйе,бу сыйфатлар кешеләргә элек-электән үк хас. Кешеләр дошманнарына каршы батырларча көрәш алып барганнар.Курыкмыйча ерак сәфәрләргә чыкканнар. Ә татар теленең аңлатмалы сүзлегендә бу сүзгә менә ничек аңлатма бирелгән икән

Укучылар,кан коюлы, җимергеч сугышның соңгы бәрелешеннән безне 68 ел вакыт аерып тора. 68 нчы тапкыр туган җиребезгә тыныч яз килде.

Һәйкәл булып баса җиңүчеләр,

Һәйкәл булып баса батырлар.

Ә батырлар ике тапкыр үлми

Җирдә алар мәңге балкырлар.

Һәйкәлләрне җансыз дия күрмә

Һәйкәлләрнең җаны таш түгел,

Һәр һәйкәлдә күпме солдат җаны

Һәйкәлләргә сыкрау хас түгел.

Сугыш илебезгә бик күп күз яшьләре,ятим сабыйлар,тыл хатыннар китерде.Бәхетлекиләчәкне якынайту өчен фронтта да,тыл да өлкәннәр һәм балалар булды.

  • Бөек Ватан сугышы елларындагы батырларны беләсезме? Исемнәрен атагыз. Алар нинди батырлыклары белән танылганнар? (Александр Матросов, Газинур Гафиятуллин, Бари Шәвәлиев, Муса Җәлил, Мәгубә Сыртланова, Фатих Кәрим

Дошманга күрсәткән батырлыклары өчен җөмһүриятебезнең 200 дән артык кешесе иң югары мактаулы исемгә — Советлар Союзы Герое исеменә лаек булдылар.

 Яу кырында мәңгегә ятып калганнарны бер минут тынлык белән искә алыйк.

Хәзер укучылар 1980 нче елларга әйләнеп кайтыйк. Кем өчендер бу дата бернәрсә дә әйтми, ә кем өчендер кабат сугыш. Тыныч көннәрдә сугыш.Әфган җире өчен, әфган халкы өчен сугыш .

-Бүгенге тыныч шартларда кеше батыр була аламы? Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Бу очракта батырлык нәрсәдә күренә?

— Тыныч тормышта да үзләренең батырлыклары белән дөньны сокландырган кешеләр бар,мәсәлән,спорт батырлары,хезмәт батырлары ,  табиблар, янгын

сүндерүчеләр. Батырлыкны бүгенге тыныч шартларда да эшләргә мөмкин. Намус белән яшәгән кешенең гомере үзе бер батырлык. Тырыш хезмәт куеп эшләп, Хезмәт Батыры була ала. Батыр булу өчен, кеше тиешенчә игътибарлы, сизгер, үз – үзен аямый торган булырга тиеш)

Кыю, патриот, түзем, тәвәккәл, туры сүзле, ихтыярлы кебек сыйфатларны батырлыкка кертергә буламы? Ни өчен шулай дип уйлыйсыз? (Укучы җавабы: кешедә бу сыйфатлар булмаса, ул батырлык эшли алмас иде).

Ничек батыр булырга? Батыр буласың киләме? (Укучы җавабы).

Ф. Яруллин белән батырлык төшенчәсен бәйләп буламы? Аның тормышы һәм иҗаты турында нәрсәләр беләсез?

Ф. Яруллин яшәве һәм иҗат итүе үзе бер батырлык. Гарип килеш тә үзендә көч табып, иҗатка тартылып гомер кичерүе, күп кешеләр кабатлый алмый торган батырлык үрнәге. Ә Нурсөя ханымның аны аңлап, яшь сабыйлардай тәрбияләп торуы – тагын бер батырлык.

“Батырлык көндәлек очрап торган авырлыкларга үҗәтләнеп каршы барганда тәрбияләнә.” Н.А.Островский.

Ә хәзер түбәндәге мәкальләрнең   мәгънәсен аңлатыйк.

1. Батыр яуда беленер.

2. Батырга таяк та корал.

3. Батыр башлап җибәрә, артыннан мең кул иярә.

4. Батыр баткактан курыкмас.

5. Батыр үз халкын яклый.

6. Батырлыгыңны мәйданда сынат.

7. Батырлыкта – матурлык.

Сыйныф сәгатен йомгаклау:

Батыр булу өчен үзеңдә нинди сыйфатлар булдырырга кирәк ?

-кыю,көчле, тәвәккәл,акыллы, тырыш,зиһенле, игътибарлы,җитез һ. Б.

Тормыш дәвам итә,батырлыклар эшләү дә дәвам итә. Һәркем җирдә тынычлык,күгебез аяз,йөзебез якты,күңелебез тыныч булуын тели.

Кыл яхшылык кешеләргә-

Кеше булыйм дисәң.

Авыр булыр, өсләреңә

Гөнаһ туны кисәң.

Кирәк булса коткарырга

Батып баручыны

Кулың суз да коткар сагыш-

Моңга таручыны

Кеше булып яшим дисәң,

Бул син кешелекле.

Бәхетле көн итим дисәң,

Бул син игелекле.

  • Чыннан да, батырлык темасы бүгенге көндә дә актуаль. Язучыларыбыз, шагыйрьләребез, рәссамнар үз әсәрләрендә зур урын бирәләр.

Рәхим итеп. Р. Миңнуллинның “Батыр булыгыз” шигырен тыңлагыз.

Батырлыкны эшли ала

Бөтен кеше дә.

Аның өчен кирәк түгел

Алып көче дә.

Ә моның өчен:

Яратырга кирәк бары

Туган җиреңне,

Әти — әниеңне,

Туган илеңне.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: “Кешене үлгән көнне үк җирләргә кирәк, мәетне көттерергә ярамый”

Кеше үлгәннән соң кайчак «туганнары кайтып җитмәгән» дип, мәетне җирләмичә торалар. Мәшһүр шәхесләребез белән дә шулай — халык хушлашып калсын дигән нияттән чыгып,җирләүне кичектерәләр. «Гаилә» мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин бу мәсьәләгә дин ягыннан аңлатма бирде.

Кеше үлгәннән соң кайчак «туганнары кайтып җитмәгән» дип, мәетне җирләмичә торалар. Мәшһүр шәхесләребез белән дә шулай — халык хушлашып калсын дигән нияттән чыгып,җирләүне кичектерәләр. «Гаилә» мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин бу мәсьәләгә дин ягыннан аңлатма бирде.

— Рөстәм хәзрәт, мәет ашларын үткәрү гадәте каян килгән? Аның асылы нидә? Мәетне искә алып, аның рухына дога кылдырып, аш уздыручыга нинди савап каралган?

— Бисмилләһир-рахманир-рахим. Рәсүлебез (с.г.в.) вакытында, ул урамга чыккач, каршысына бер сәхәбә очраган. Елый икән үзе. Рәсүлебез (с.г.в.) аны туктатып, “Ни булды?” дип сорый. “Йә, Рәсүлиллаһ, син безнең әти-әниләребез җәннәт ишекләре дип сөйләдең, менә шушы ишекләрнең берсе ябылды, әнием вафат булды. Мин ул сораган бөтен йомышын үти идем, эшли идем, мин аңа әманәтне кайтара алдыммы?” дип сорый икән.

Рәсүлебез (с.г.в.): “Син аны гомерең буе кулыңа күтәреп йөртсәң дә, ул сине тапканда нинди авырлык аша үткән – шуңа бәрабәр булмас” дип җавап бирә. Шуңа күрә без әрвахларны, әти-әниләребезне, әби-бабайларыбызны онытмаска тиешбез. Рәсүлебезнең сөннәте – әти-әниләргә догада булу.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә дә дога кылып искә алуларны искәртә. Шуңа күрә, без әти-әни, әби-бабаларыбызга догачы балалар булып яшик.

— Ни өчен мәетләрнең өченче, җиденче, кырыгынчы һәм илле беренче көннәрен укыйлар? Бу көннәрнең асылы нидә? Бу көннәрдә мәет белән бәйле берәр әйбер бармы? Ялгышмасам, 51 көнендә мәетнең ите сөяктән аерыла диләр, башка көннәрендә ни була?

— Әлбәттә, безнең халкыбызда гореф-гадәтләр бар. Чыннан да, өчесе, җидесе, кырыгы, илле бере — мәетләр өчен бик авыр көннәр. Вә ләкин алда әйткән хәдискә таянып, без әрвахларга, әти-әниләргә бигрәк тә, көн саен дога кылырга тиешбез. Хәтта көн саен Коръән ашы уздырсак та, аз булыр.

Билгеле, көн саен аш үткәреп булмый. Әмма шушы билгеле көннәрдә өйгә Коръән кертик, кешеләрне ашатыйк, мескен-ятимнәргә сәдакалар бирик.

— Рөстәм хәзрәт, ул көннәрне ничек санала? Кеше үлгән көннәнме, әллә җирләнгән көннәнме?

— Рәсүлебез (с.г.в.) үзенең хәдис-шәрифләрендә әйткәнчә, мәет җан биргән көнне үк җирләнергә тиеш. “Туганнар кайтмаган, аларны көтик, иртәгә җирләрбез, әле урын белешеп бетермәгән” кебек сәбәпләр белән мәетне көттерергә ярамый. Аны динебезчә, дөрес итеп, җаны чыккан көнне үк җир куенына тапшырырга кирәк. Шулай итеп, вафат булган һәм җирләнгән көн бер булырга, ашларының кайчан узачагы шул көннән санала.

— Хәзер күпләр бу ашларны көнендә үткәрми, атна ахырында йә бәйрәм ялларына туры китереп кенә үткәрә, алай дөрес буламы?

— Без – эш кешеләре, эшкә вакытында килмәсәң, куарга да күп сорап тормыйлар. Шуңа күрә Коръән ашына туганнар, якыннар кайчан күбрәк җыелып, кулларын күтәреп дога кыла икән, шул көнне уздыру хәерлерәк. Ләкин мәетнең, әйтик, җидесе яки башка көне атна уртасына туры килә икән, бу көнне мәчеткә кереп, хәер-сәдакасын биреп чыгарга кирәк. Ә ял көннәрендә мулла чакырып, якыннарыгыз белән Коръән ашы үткәрегез.

— Ашны кайда укытырга кирәк? Мәетнең җаны чыккан өйдәме, әллә кайда да ярыймы?

— Шиһабетдин Мәрҗанинең шундый сүзләре бар. “Динне саклый торган өч әйбер бар – беренчесе – тел, икенчесе – милли кием, өченчесе – гореф-гадәт”, — ди ул. Төрле якта, төрле авылларда төрле гадәт яши.

Әйтик, бер гаиләдә ашны мәетнең җаны чыккан өйдә үткәрү гадәте бар, ди. Бу гадәткә каршы килергә ярамый. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Мин сезгә күтәрә алмаслык әйбер бирмим” ди.

Әгәр мәетнең җаны чыккан өйдә аш уздыру мөмкин түгел, сезгә кыенлык тудыра икән, аны башка җирдә уздыруның да гөнаһы юк. Вә ләкин сезнең нәселегездә, авылыгызда кабул ителгән гадәт буенча уздыру хәерлерәк.

— Хәзер күпләр мәет ашларын кафеда уздыра, ул дөресме?

— Дога укыту, Коръән укытып тәхлил чыгу өчен урыны мөһим түгел. Әмма ул урын чиста һәм хәләл булырга булырга тиеш. Димәк, дога укыла торган бинада кеше рәсемнәре, хайван сурәтләре булмаска, табынга хәләл ризыклар куелу шарт.

— Мәетнең өчесе белән җидесен берләштереп үткәрергә ярыймы?

— Иң хәерлесе, алда әйткәнемчә, якыннарны көн саен догадан калдырмау хәерлерәк. Аллаһы Тәгалә безгә булдыра алмас эшне әмер итми. Әгәр мөмкинлек юк икән, сәдаканы намаз укучы берәр әби-бабайга гына да бирергә дә, мәчеткә илтергә дә була. Әйтик, өй хуҗасы ир вафат булган, хатыны өч бала белән калган, фәлән хәтле бурыч, ипотека, кредит, ди. Мондый гаиләгә, киресенчә, без булышырга тиеш. Ә мөмкинлек булганда инде, әлбәттә, мәетнең алда телгә алган көннәрен аерым укытырга кирәк.

— 51көнен уку өчен күпләр мулла яки абыстайга сәдака гына бирә, өйдә аш уздырмый. Бу гөнаһ түгелме?

— Юк. Һәрнәрсә мөмкинлеккә карап. Әгәр күңелегездә бар икән, өйдә уздырыгыз. Мөмкинлегегез булмаса, сәдака гына бирегез. Әмма дога кылдыру — тиеш гамәл.

— Ир-ат үлсә, ашка кемнәр чакырыла? Хатын-кыз үлсә, кемнәр? Бу ашларда Коръәнне кем укырга тиеш?

— Балачакта, әле әбиләр исән чакта ук колакка кереп, күңелгә сеңеп калган бер гыйбарә бар. “Мең хатын-кыз укыганчы, бер ир-ат укыса хәерлерәк”. Шуңа күрә укымышлы, шәһадәтнәмәле хәзрәт Коръән укыса хәерлерәк санала.

Ашка кемне чакыру дигәндә аерым кагыйдәсе юк. Кемдер өчесенә ирләрне, җидесенә хатын-кызларны, кырыгына икесен дә чакыра. Монысы да шул гореф-гадәт.

Ә бер табынга ирләр дә, хатыннар да утырырга тиеш түгел. Аларны бүләргә кирәк. Мөмкинлек булса, аерым ике өстәл ясагыз, юк икән, өстәлнең түр ягына ирләр утыра.

— Мәетнең ел ашын кайбер якта үлгән көненә бер ай кала укыталар, кайбер җирдә шул көнендә. Гыйнварда үлгән икән гыйнварда. Ничек дөрес була?

— Беренчедән, без — мөселманнар Һиҗри ел исәбе буенча яшибез. Һиҗри календаре Милади календаренә караганда 11-12 көнгә кыскарак. Шуңа күрә мәетнең ел ашын алдан укыту хәерлерәк.

— Рөстәм хәзрәт, мәет ашы уздыруның савабы нидә?

— Моның савабы бик зур. Беренчедән, без шушы мәеткә багышлап тәхлил чыгабыз, Коръән укыйбыз, аның исеменнән хәер-сәдака бирәбез. Аңа багышлап кешеләрне ашатабыз. Бу – бик саваплы, әҗерле аш. Моннан соң нәкъ менә мәет ашына гына дөнья мәшәкате баскан, эш дип чапкан туганнар бергә җыела. Мәеткә дога кылдыру савабыннан тыш, туганнарны бергә җыю да саваплы.

— Мәрхүмнең бер ашын да уздырмасаң, ә абыстай яки хәзрәткә сәдака гына бирсәң, ни була?

— Һәр нәрсә мөмкинлеккә карап. Мөмкинлек булмаса, үз-үзегезгә зыян салып, бурычка батып аш уздырмасагыз, хәерлерәк тә. Укый торган әбине генә чакырып чәй эчерергә дә була. Һәр мөселман үз өендә кимендә елга бер тапкыр Коръән ашы уздырырга тиеш. Кемнедер искә алыпмы, ифтар ашымы, Мәүлет ашымы – елга бер тапкыр Коръән яңгырарга тиеш.

— Кеше үлгәч, шул йортка сәдака бирү каян килеп чыккан?

— Рәсүлебез (с.г.в.) үзенең хәдис-шәрифләрендә: “Әгәр берәр өйдән мәет чыкса, бу йортта өч көн ризык пешерелмәс, гаилә әгъзаларын күршеләр, туганнар кайгырта” ди. Сәдака ул – ярдәм кулы сузу. Бу – бик дөрес әйбер.

— Мәет ашына килгәндә сәдака алып барыргамы, сәдака өләшергәме?

— Алланың рәхмәте белән без, гореф-гадәткә таянып, сәдака бирәбез. Кемдер борын күтәреп: “Мин мескен түгел, нигә миңа сәдака бирәсез?” ди. Җәмәгать, бу – әдәпсезлек. Без хәер-сәдака ятимнәр өлеше икәнен белсәк тә, ашка килгәч сәдака да таратыйк, биргәнне дә алыйк. Үзеңнең мескен түгел икәнеңне белсәң дә, тәкәбберләнеп баш тартмагыз, үзегез белгән мескен-ятимгә, сәдака иясенә бирегез. Сәдака алудан баш тарту – гөнаһлы гамәл.

Мин, гадәттә, Коръән ашларында: “Теләүчеләр мәчет файдасына тапшыра аласыз” дип әйтеп куя идем. Шуннан соң миңа бер хәзрәт: “Шушы табындагы бер мескен шушы сәдакага өметләнеп килгән, ә син шуны җыйдырасың кебек. Синең үрнәгеңдә барысы да тапшыра. Шул исәптән, теге мескен дә”, ди.

Чыннан да, без белмичә дә, табын артында мескен дә булырга мөмкин.

— Мәет ашы узган табыннан үзең белән тәм-томнар алып китәргә ярыймы?

— Хәзер мәет ашы табыны туй табыныннан берни белән дә аерылмый. Элеккеге кебек шулпа, ит-бәрәңге, бәлеш һәм чәй модасы инде күптән бетте. Өстәлләр сыгылып тора, күп вакытта хуҗалар: “Берни ашамагансыз” дип үпкәли. Әгәр мөмкинлегегез бар, күп итеп пешеренеп, әзерләнгәнсез икән, аны тарату хәерлерәктер дә, бәлки. Исраф булмасын өчен.

Күчтәнәч бирәләр икән, аннан баш тарту кирәкми. Әмма табын культурасын карыйк, аны беребездән беребез уздырырга тырышып, туй табыны итмик.

— Мәет ашларында сәдака таратуның чиге бармы? Аны һәр кунак таратырга тиешме? Нәрсә өләшсәң дә ярыймы, әллә акча гынамы?

— Кеше ничек ниятли, шулай эшли, моның гаебе юк. Соңгы арада китап, сабын, чәй тарата башладылар. Кемдер: “Бу акча алыштыру гына инде” дип тә әйтер. Әмма алышынып булса да, бу — сәдака. Бу сәдаканы ятимнәргә бирик.

— Рөстәм хәзрәт, мәетнең еллыкларын үткәрү дигән әйбер бар. Мәсәлән, үлгәненә бер ел, ике ел, биш ел. Бу дөрес әйберме, әллә модага иярүме?

— Әйткәнемчә, көн саен уздырсаң да аз булыр. Елга бер мәртәбә булса да мәетләргә дога кылдырыйк.

— Бер мәетнең еллыгын уздырсаң, бу өйдә тагын мәет була дигән сүзләр дә бар. Бу дөресме?

— Мондый шайтан вәсвәсәләренә ышанырга кирәкми. Чөнки тәкъдир ул Аллаһы Тәгаләдән. Кемдер: “Бер өйдән ике мәет чыкса, өченчесе дә булыр” ди. Җәмәгать, һәр нәрсәне тәкъдир итүче ул – Аллаһы Тәгалә.

Нәрсә ул — батырлык? Сезнең шундый сорау биргәнегез бармы үзегезгә?

Ә бүгенге көндә батырлык эшләп буламы соң? Батырлыкны кайларда очратырга була? Әйдәгез, бу сорауларга җавап биргәнче, батырлыкның нәрсә икәнлеге турында уйланып алыйк әле. Батырлык ул — һич кенә дә кеше башкара алмастай эшне башкарудыр, ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, үз – үзеңне аямауны таләп итә. Беренче карашка, батыр булу өчен күп нәрсә кирәкми кебек. Батыр булу өчен иң мөһим шарт- куркак булмау. Безнең кайсыбызның гына батыр буласы, илне шаулатырлык эшләр эшлисе килми икән? Батыр кешеләрнең тормышлары турында укыганда, йөрәкләребез уттай ялкынлана, җанда әллә нинди хыяллар уяна. Әйе, батырлык яшь күңелне бервакытта да битараф калдырмый, ул гел дәртләндерә, ашкындыра, матур яшәргә, матур эшләргә чакыра. Ләкин, дуслар, батырлык турында һәрберебез хыялланса да, кеше тормышындагы батырлык дигән иң гүзәл мизгелнең нәрсә икәнен без әле белеп бетермибез.
Кечкенә бала өчен усал әтәчтән, яисә каздан курыкмау да — батырлык. Өстеңә очып килгән әтәчкә, яки казга каршы торып кара әле! Син аның “атакасын” кире какканнан соң, нинди тойгылар кичергәнеңне үзең генә беләсең!… Үсә төшкәч, сиңа ошаган кызны яклау да — батырлык. Менә ул, Алиһә! Син аның өчен барысын да эшләргә әзер… Ниндидер бер усал малай аңа ямьсез сүзләр әйтә. Син шуңа түзеп тораласыңмы? Юк… Син ул малай янына килеп кыздан гафу үтенүен сорыйсың. Бу да – батырлык. Ә әти – әниеңә, ярамаган эш эшләгәннән соң, дөресен сөйләү — батырлыкмы? Батырлык.
Дөньяда барлык батырлыклар да үз-үзеңне җиңүдән, көндәлек кыенлыклар алдында каушап калмаудан, һәр кылган эшең өчен үзеңдә җаваплылык тоюдан башлана. Тормышта һәрчак батырлыкка урын бар, тик аңа юл үзеңдә бурычлылык хисе, сәяси өлгергәнлек, җаваплылык, әхлакый тотрыклылык тәрбияләү аша үтә. В.А.Сухомлинский “Батырлык һәм тәвәккәллек – ул әхлаклылык һәм ихтыяр көче, алар һәр кешегә билгеле бер очракта гына түгел, ә көндәлек тормышта, эштә дә кирәк”. – дип язган. Батырлык, тәвәккәллек, намуслылык, гаделлек кебек сыйфатлар ялкаулык, тәртипсезлек, таркаулык, ялган белән көрәштә дә барлыкка килә.
Тормышта булган югалтулар турында сөйләве һәрвакыт авыр, ләкин яшьләрнең китүе, икеләтә авыр. Минем сезгә хәзерге тормышта булган батырлык турында сөйлисем килә. Хәзерге тормышта дидем дә, уйланып калдым. Күптәнме без тормышны элеккеге һәм хәзергегә бүләбез? Элеккеге — ул әби – бабаларыбыз сөйләгән Алман иле белән булган канкойгыч сугыш, хәзергесе – Әфган, бәйсез Ичкерия белән барган сугыш. Күпме безнең батыр йөрәкле егетләребез шул сугышта башларын салдылар? Күпме әниләр күз яшен койды? Санап бетергесез…
Бүген минем сезгә үзебезнең мәктәп укучысы турында сөйлисем килә. Яр Чаллының гади бер мәктәбе ул – 53 нче номерлы мәктәп. Гади, акыллы, киң күңелле, миһербанлы укытучылар эшли анда. Бу — буш сүзләр түгел. Шулай булмаса, кайдан чыккан соң шундый батыр йөрәкле егетләр? Әйдәгез, тәртибе белән сөйлим әле.

batyrlyk
1984 елның июнь аенда ишле гаиләдә дөньяга килә Марат. Тыныч, тәртипле малай булып үсә. 1991 елда Марат 1 нче класска укырга килә. Тәртипле укучы була Марат, кирәк чакта кызларны да яклый, классташ малайларны да. Мәктәпне дә уңышлы гына тәмамлый. Алда күпме хыяллар! Аның бар теләге армия хезмәтенә китү була. Ни өчен дисәң: Маратның ике абыйсы инде Ичкериядә үзләренең шәхси бурычларын үтиләр. Маратның теләге тормышка аша. Аны 2002  елда армия хезмәтенә алалар.
Марат яшьтән үк физик яктан үзенең яшьтәшләреннән аерылып тора, шуңа күрә аның диңгез пехотасына эләгүе беркемне дә шаккаттырмый.
Ул 95152 нче номерлы хәрби бүлектә гранатометчик булып хезмәт итә. Марат яхшы солдат була. Аны хезмәттәшләре һәм командирлары кыю, намуслы, туры сүзле булганы өчен яраталар.
Соңгы сугышны Маратның хезмәттәше Александр Ляхов болай искә ала: “Иң зур бәрелешләрнең берсе 2003  елның 2  августында булды. Ул вакытта безне боҗрага алдылар һәм төрле яктан утка тоттылар. Боҗраны өзеп үтү берничек тә мөмкин түгел иде. Без инде исән калуыбызга өметне өзгән идек. Кинәт Маратның гранатометы “телгә килде”. Аның өлгерлеге һәм кискен адымы аркасында гына без боҗраны өзеп чыга алдык. Бәрелештән соң без машиналарга утырдык. Күперне чыкканда, каты шартлау ишетелде. Марат авыр яраланган иде. Аның соңгы сүзләре:”Санёк, шул хәтле авырта”- булды. Ул башка бер сүз дә әйтә алмады. Ә иртән мин Маратның, аңга килмичә, үлгәнен ишеттем”.
Үз гомере исәбенә иптәшләрен үлемнән коткарып кала Марат. Ул “Батырлык өчен” ордены белән бүләкләнә. Маратның батырлыгын мәңгеләштереп безнең мәктәптә Марат Хөснуллинга мемориаль такта ачтылар. Тантанага Маратның әнисе дә чакырылган иде. Тантананы мәктәп директоры Хуҗин Рөстәм Нияз улы ачты: “Югалтулар турында сөйләве авыр, яшьләр турында әйтәсе дә юк инде. Тыныч тормышта яшьләрне югалту бигрәк тә авыр. Кеше яшәү өчен алга барырга тиеш. Бүген безнең мәктәп бинасында мемориаль такта барлыкка киләчәк, ул безгә сугыш китергән кайгы — хәсрәт, үзләренең газиз балаларын югалткан аналарның күз яшен кабат – кабат исебезгә төшереп торачак”.
Тантананы ачуда катнашкан укучыларның күзләрендә яшь күрдем мин. Алар беркемнән дә оялмыйча, чын күз яшьләре белән елыйлар иде. Мин ышанам: алар Марат эшләгән батырлыкны онытмаячаклар, һәм үзләренең балаларына гына түгел, ә балаларының балаларына да сөйләячәкләр. Буыннан – буынга күчәчәк…
Батырлык. Бу купшы сүз түгел,
Хәтерләрдән тиз җуела торган.
Мәгънә — асылында, мәңгелеккә
Күңелләргә, җанга уела торган.
Кайсы тауның ташларыннан икән
Батырлыкка һәйкәл куясы?
Чорлар җиле ташларны да уя,
Тик мәңгелек хәтер кыясы!
Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик,
Күпме аны күккә күтәрмик,
Ише бармы бөеклекнең солдат
Кылган батырлыкка тиңләрлек!

Батырлык ул – гомерлек… Әнә шуңа күрә дә халкыбыз кеше күңеленең рухи бөеклеген югары бәяләгән. Батырларның кылган изге гамәлләре, данлы исемнәре әкиятләргә күчкән, җырларга кергән. Шул олуг батырлык алдында безнең чор кешеләре генә түгел, бездән соң киләчәк буыннар да башларын иярләр әле.
Кешенең героик характеры үзендәге начар сыйфатларны җиңүдән башлана. Батыр булыгыз, тәвәккәл булыгыз, бернәрсәдән дә куркып калмагыз. Кыюлык ул – үзе зур батырлык, дип тәмамлыйсым килә үземнең язмамны.

53 нче номерлы гомуми белем
бирү мәктәбененең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Гаффарова Резеда Кәшиф кызы.

Хезмэткэ  – хормэт

Бу доньяда ботен кеше дэ хезмэтнен рэхэтен белми. Бер  кешелэр очен хезмэт – авырлык, чонки ул
аларнын хэллэрен, вакытларын ала. Икенче кешелэр узлэренен профессиялэреннэн
канэгать тугел, аларнын эшлэре характерларына туры килми. Мондый кешелэр
авырлык белэн генэ кон саен жаннары яратмаган эшкэ йорилэр.


Бар шундый кешелэр, алар кон саен, систематик рэвештэ, эшли алмыйлар. Алар
бары тик узлэре яраткан, жайлы булган эшне генэ эшли алалар.

Мондый кешелэр хезмэтнен хормэтен анлый алалар микэн?. Минем уйлавымча,
юк. Халык экиятлэрен искэ тошерсэк, кубесенен геройлары ялкауланып, бер нэрсэ
эшлэмичэ, бай, тук, бэхетле буласылары килэ. Элбэттэ, экиятлэрдэ халык узенен
жинел тормыш турында хыялларын курсэткэн. Лэкин хэзерге заманда эшлэмэсэн,
ничек кенэ яшэрсен микэн? Мэкальдэге сыман: «Кем эшлэми, шул ашамый».

 

Уз эшлэрен яратып, мавыгып эшлэгэн кешелэр – бэхетлелэр. Уз эшен яхшы
белгэн кешелэрне «алтын куллы» дип эйтэлэр, аларны ихтирам итэлэр.

Эдэбияттэ язучылар хезмэт кешелэре турында хэрвакыт зур ихтирам белэн
сойлилэр – алар чын хезмэт кешелэренен ни хэтле коч туккэннэрен белэлэр.
 Бу доньяда
ботен нэрсэ хезмэт белэн ясала. Житкерелгэн йортларга, пешкэн ипигэ, теккэн
киемгэ кеше хезмэте кергэн. Элбэттэ,  ил байлыклары
кешелэрнен бэхете очен ясала.

Бары тик хезмэт кенэ кешене акыллы, туземле итэ.

Чынлап та, «хезмэткэ – хормэт», — дип, татар халкы юкка гына эйтмэгэн.

Яңалыклар

Мунчадагы хыянәт

Без үскәндә уң як күршебездә Шамилә апа яши иде. Үткән-сүткәндә бала-чаганы буш итмәсә дә, авылда аны бик күп хатыннар яратмый иде. Яратмый гына түгел, күпләр аны күралмый иде. Бала-чагалык белән без аның төп сәбәбен дә аңлап бетермәгәнбез инде, әмма үсә-үсә барысына да төшенәсең бит ул.

Мунчадагы хыянәт

Шамилә апа — әниләрнең чордашы. Шулай булса да, ни сәбәпледер, кияүгә чыкмый калган. Ә шулай да югалып калмаган, ялгызлыктан интекмәгән дип сөйлиләр. Озын төннәрне үзе генә газапланып уздырмаган. Хатыннар шуңа күрә яратмаганнар да инде аны.
Көннәрнең берсендә әни әтине нәкъ менә шул Шамилә апа белән тотты. Миңа ул вакытта 11-12 яшьләр булгандыр, аны-моны белештерми идем. Фермадан бераз иртәрәк кайтып кергән әни көянтә-чиләкләрен алып, мунча ягып җибәрергә уйлады. Мунчабыз ул вакытта яңа гына салынган, сап-сары бүрәнәләрен бүгенгедәй хәтерлим. Үз алдына җырлый-җырлый берни белештермичә мунчага килеп кергән әни, җен-пәри яки албасты күргәндәй чинап җибәреп, шундук атылып та чыкты. Калтырана үзе, нишләргә дә белми. Йөгереп кенә көрәк, сәнәкләр белән ишекне терәтеп куйды, монысы гына җитмәс кебек тоелгач, колач кадәр бүрәнә тәгәрәтеп килеп, бастырып куйды. «Шунда гына торыгыз, чыгармагыз», — диде дә, үзе каядыр чапты. Без ишегалдында абый белән икәү калдык. Ни уйларга белмибез, бик куркыштык. Ул арада әни үзе белән авыл советы җитәкчесе, колхоз председателе, тагын берничә хатын ияртеп килеп тә керде. Ишекне ачкач, бер-бер артлы әти белән Шамилә апа чыгып басты. Алга таба ни булгандыр, белмим, чөнки безнең икебезне дә урам ягына чыгарып җибәрделәр.
Шул вакыйгадан соң әни бик озак вакыт елап йөрде. Әти китүен китмәде, әмма әни дә озак вакыт гафу итә алмыйча йөрде әле аны. Билгеле, тиз генә онытып булмый инде. Шамилә апа да әллә кайда түгел бит, терәлеп торган күршедә генә яши. Карамасаң да күрәсең, тыңламасаң да ишетәсең.
Без, бер-бер арты мәктәпне тәмамлап, укырга китеп беттек. Берничә көнлек бәйрәм вакытында гына кайтып-китеп йөрибез. Әлеге вакыйганы бергәләшеп телгә алып сөйләшмәсәк тә, аны беребез дә онытмады. Ул көн һәрберебезнең күңелендә иде. «Шамилә апагыз бераз авырып тора икән әле», — дигән хәбәрне чираттагы кайтуыбызның берсендә әни сөйләде. Ике айга якын хастаханәдә ятып чыккан, хәзер участок фельдшеры килеп, укол салып йөри. Аягына ясаган операция урынын да көн саен ачып, чистартып, яңадан бәйләргә кирәк икән. Шамилә апаның балалары булмады, ул дөм ялгыз хатын иде инде. Табиб килә дә китә бит инде ул, ә тормыш итәргә үзеңә кирәк. Юынырга, бераз булса да ашарга пешерергә, йомышларыңны йомышларга, дигәндәй. Сәламәт кешегә бу берни түгел, ә авыру өчен шактый зур эш бит ул. Пешергәч, юасы да бар әле җитмәсә. Гадәттә, авылыбыз аның-ише вакытта беркайчан да читләшмәде. Чират торып ашарга пешерәләр, керен юалар, мунча ягып кертәләр иде. Ә Шамилә апа янына бер хатын да аяк басмады, хәлең ничек дип белешмәде. Чөнки яшьрәк чагында бөтенесен елаткан бит ул, күпчелекнең ирләре аның белән төн уздырган, шуның аркасында күпме ызгыш, күпме талаш булган. Без боларның барысын да әнә шул ялга кайткан көннәрне әни сөйләүләреннән генә белдек.
Әмма соңгысында әни бик борчылган иде, Шамилә апаны кызганып сөйләде, авыр хәлдә калса да бер дә сөенмәде. Зур юлга безне автобуска утыртып җибәргәч тә өйгә кермәгән әни, туп-туры Шамилә апа йортына атлаган. Теге вакыйгадан соң күпме еллар узып, гомергә бергә яшәсәк тә, алар бер-берсе белән беркайчан да исәнләшмәде. Безгә дә рөхсәт юк иде. Ике хатын ул көнне кичке көтү кайтканчы сөйләшкәннәр. Әни, чыгып та тормыйча, ашарына да пешергән, урын-җирләрен дә алыштырган, чиләк белән су кайнатып бөтен идәннәрен юып чыккан. Бер көн дә калмыйча бөтен эшен эшләп йөргән әнигә тора-бара тагын берничә хатын кушылган. Үткәннәр онытылмаса да, берсе дә ачуын сакламаган. Әнә шулай, кайчандыр үзләрен елатып яшәткән Шамилә апаны алар 8 ай кулдан ашаттылар әле, чишендереп ышкып-ышкып юындырдылар. Аның шәрә тәнен үзләренең үк ирләре иркәләгәнен берсе дә уйламыйча калмагандыр.
Әлеге вакыйгага әллә никадәр гомер үтсә дә, без аны гел искә алабыз, сөйләшәбез. Әни дә үскәндә безне гел шуның мисалында гына тәрбияләде, ир-ат һәрвакыт билдән түбән өлеше белән уйлый, шуңа да баш белән хатын-кызга уйларга, ул тәртипле булырга тиеш, дип өйрәтте.

Рәфидә, Яңа Чишмә.

https://new.vk.com/beznen_avil

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Батыр бер улэр куркак мен улэр сочинение
  • Батыево нашествие на русь факты егэ
  • Батыгина текст егэ про больницу
  • Батрутдинов сдача экзамена
  • Батарея тушина аргумент егэ