Безнен гаилэ сочинение на татарском

Скачать:

Предварительный просмотр:

                                                                         Безнең гаилә.

       Минем исемем Рөстәм. Миңа ун яшь. Безнең гаиләдә дүрт кеше бар- әтием, әнием, абыем һәм мин. Абыем Риаз исемле. Аңа унбиш яшь.

       Мин үземнең гаиләмне яратам һәм кадерлим, чөнки гаиләдә генә чын ярату таба алам.

       Гаиләдә генә балалар дөрес тәрбия ала. Минем әти-әнием безне бик яраталар. Мин шатлыгымны да, борчуларымны да аларга сөйлим. Алар мине аңларга тырышалар.Әгәр мин хата ясасам, аларны тыңламасам да әтием мине ачуланмый. Ул миңа яхшылап аңлата, шуңа да минем аны гел тыңлыйсы гына килеп тора.

      Безнең гаилә бик тату һәм бәхетле. Әти-әнием өйдә тынычлык, ярату булсын өчен күп көч куялар. Безнең балачагыбыз күңелле, матур булсын өчен тырышалар. Алар безгә матур киемнәр алып бирәләр, тәмле ризыклар белән сыйлыйлар.

      Ял итүләрне һәм күңел ачуларны без бергә уздырабыз. Хәтта кунакка да гел бергә барабыз. Әби-бабайның, туганнарның хәлләрен белешеп торабыз. Шулай ук без бергә ял итәргә яратабыз. Җәй көннәрендә еш кына су коенырга барабыз. Гаилә дуслары белән табигать кочагына ял итәргә чыгабыз, төрле уеннар уйныйбыз.

     Минем әти-әнием бигрәк тә рухи яктан тәрбияләүгә зур игътибар бирәләр. Безне яхшылык белән начарлыкны аера белергә, кешеләр белән уртак тел табарга, укытучыларны хөрмәт итәргә, тыңлаучан, хезмәт сөючән һәм намуслы булырга өйрәтәләр.

      Алар безгә әфьюнбазлык, тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр белән мавыгу сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин икәнлеген аңлаталар. Моннан тыш киләчәктә безгә гаилә кору өчен нинди сыйфатлар кирәклеген аңлаталар. Мин үземнең иң якын кешеләрем – әти-әниемә бик рәхмәтлемен, алар тормышта иң ныклы терәк. Сәламәт булыгыз, озак яшәгез безнең кадерлеләребез!

Ганеев Рөстәм

2 сыйныф

Татарча сочинение “Минем гаиләм|Минем гаилэм”

Сочинение на татарском языке на тему “Минем гаиләм”
Бу ел илебездә Гаилә елы дип игълан ителде. Телевизордан эмблемасы да күрсәтелеп тора. Эмблемада әти, әни, балалар сурәтләнгән булса да, минемчә, гаиләләр төрле булырга мөмкин. Мәсәлән, әби яки бабай белән оныклар, әни белән балалар, әти белән балалар, ә кайбер очракларда балалар үзләре генә дә бер гаилә булып яшәргә мөмкиннөр. Ничек кенә булмасын, мондый гаиләләрнең дә гаилә булып аталырга һәм бәхетле булырга хаклары бар дип уйлыйм мин.
Ә хәзер үземнең гаиләм турында язасым килә. Безнең гаилә дә эмблемага туры килә. Безнең гаиләбездә дүрт кеше: әтием, әнием, апам һәм мин. Гаиләбез бик тату һәм бик тырыш. Бездә берәү дә, беркайчан да эшсез утырмый. Әтием белән әниемнең эшләре дә уртак. Алар һәрчак үзара сөйләшәләр, киңәшләшәләр, фикерләшәләр. Безнең фикерләрне беләсе килеп, бездән дә киңәшләр сорыйлар. Шулай җыелып, фикерләшеп, уен-көлкеле сөйләшүләрдән яңа идеяләр туа.
Өй эшләрен дә бергәләп эшләргә яратабыз. Әниебез тәмле итеп ашлар пешерә. Төп эшебез уку булса да, өй җыештыру, идәннәрне, савыт-сабаларны юу шикелле эшләр белән әниебезне борчымаска тырышабыз. Апа белән без хәзер зурлар инде, үзебез дә булдырабыз андый гына эшләрне. Вакыты булганда, безгә әтиебез дә ярдәм итә.
Буш вакытларыбызда, бергәләшеп, кроссвордлар, сканвордлар чишәргә, компьютерда интеллектуаль уеннар уйнарга яратабыз. Әтиебез бик белемле, эрудит кеше безнең. Безгә дә күп кызыклы мәгълүмат бирә ул, без белмәгән һәм аңламаган күп нәрсәләрне гади һәм кызыклы итеп аңлатып бирә. Кайбер телетапшыруларны һәм кинофильмнарны да бергәләп карарга яратабыз. Театрларга, концертларга да күп вакытта бергәләп йөрибез. Аннан бергәләшеп фикер алышабыз. Кемгә нәрсә ошаганын, нәрсә ошамаганын ачыктан-ачык сөйләшәбез.
Өебез кечкенә булса да, бездә һәрчак кунаклар күп була, чөнки туганнарыбыз, гаилә дусларыбыз күп безнең. Барысы белән дә тату, аралашып яшибез. Әтием дә, әнием дә − авыл балалары. Алар республикамның ике районында туып-үсеп, Казанда очрашканнар һәм яратышып гаилә корганнар. Әби-бабаларыбыз да, күпләгән туганнарыбыз да авылда яши. Буш вакыт булу белән, без аларның хәлләрен белешеп, кирәк булганда булышып та киләбез. Авылда алар − тәртипле, акыллы, хөрмәтле кешеләр. Гаиләмне мин алардан башка күз алдына да китерә алмыйм. Төрле җирләрдә яшәсәк тә, без бөтен туганнарыбыз белән бергәләшеп, дус булып, зур бер тату һәм матур гаилә булып яшибез.
Мин үз гаиләмне бик тә яратам. Әниемне дә, әтиемне дә, апамны да бик тә, бик тә яратам. Алар да мине яраталар. Мин аларның һәрчак сау-сәламәт, озын гомерле, бәхетле булуларын теләп яшим. Бөтен-бөтен гаиләләргә дә иң изге теләкләремне телим. Ә кешегә теләгән изге теләкләр унлата, йөзләтә савап булып кешегә кире кайта ул, кызым, дип әйтә иде минем дәү әни. Мин бөтен кешеләрнең бер-берсенә изге теләктә булып яшәүләрен телим.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Минем гаиләм” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

Әтиебез — Хәбибуллин Артур Фәнзәт улының 8нче сыйныфта язган     «Безнең гаилә» шигыре  гаиләбезгә бик тә туры
килә!

Без — өч бала, әти-әни
Гаиләбездә биш кеше.
Йөрмибез уйнап, һәркемнең
Бар шөгыле, үз эше.

 
Әтием белән әнием
Өебезнең нурлары.
Безнең өчен бит аларның
Үтә гомер юллары.

 
Сеңлем уңган әнидәй,
Аш-суга кулы тәмле.

Тырышып укый мәктәптә
Һәр көне якты, ямьле.

 
Ә без, энекәшем белән
Икәү әткәй янында.
Чын кеше булып үсәрбез
Әти-әни барында.

 
Бәйрәмнәрне яратабыз
Җырлыйбыз — биибез дә.
Ныклап танышыйк, дисәгез —
Килегез, өебезгә!

БЕЗНЕҢ  ГАИЛӘ

Безнең гаиләдә биш кеше: әтиебез – Артур, әниебез – Рузалия,  без – Сәйдәш, Сөмбел, Искәндәр. Без
Татарстанның бик матур җирендә урнашкан бик гүзәл татар авылы – Урмышлыда яшибез.

Безнең гаиләбез бик тату, ярдәмчел. Бар эшне дә бергәләп, киңәшләшеп эшлибез. Ял вакытларын да күңелле
итеп үткәрәбез: табигатькә чыгабыз, рәхәтләнеп хәрәкәтле уеннар уйныйбыз (әти-әни, әби- бабайлар да читтә калмый!).

Гаиләбездә без татар халкына хас булган йолаларны, гореф-гадәтләрне үтәргә тырышабыз. Корбан
бәйрәмнәрен, Ураза Гаетен, Мәүлид кичәләрен көтеп алабыз. Бар туганнар белән җыелышып Сабантуй бәйрәмен, Каз өмәләрен үткәрәбез.

Әтием: “Милләт яшәсен өчен дин, тел, һөнәр кирәк”, — ди. Шуңа күрә безнең гаиләдә һәркем татарча
сөйләшә. Без бергәләп татарча тапшырулар карыйбыз. Бигрәк тә “Күчтәнәч”, “Халкым минем”, “Җомга киче”н яратабыз. Гаиләбез белән театрларга йөрибез, татарча китаплар, әкиятләр укыйбыз.

Әти-әниебез безне дингә дә: чиста-пөхтә йөрергә, ашаганнан соң дога кылып китергә, һәр эшне “бисмилла”
әйтеп башларга өйрәтә. Ураза Гаете һәм Корбан бәйрәмнәре көнне без малайлар әтиебез белән мәчеткә барабыз. Башта урам буенча Салават әйтеп узабыз. Аннан мәчеттә бәйрәм вәгазе тыңлыйбыз, намаз
укыйбыз. Ә әнием белән сеңлем безне бәйрәм коймаклары пешереп каршы алалар.

Һөнәргә, эшкә дә кечкенәдән өйрәтәләр. Әти безне мал-туар янына үзе белән алып чыга, без аңа энем белән
булышабыз. Сеңлемне әнием өй эшләрен башкарырга, кул эшләренә – бәйләргә, чигәргә өйрәтә.

Авылыбызда безнең кебек гаиләләр бик күп. Алар да телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне
саклыйлар.

Киләчәктә без дә әти-әниебез биргән тәрбияне, алла бирсә, үз балаларыбызга тапшырырбыз. Шуңа күрә
курыкмыйча әйтә алам – Милләтебезнең киләчәге, һишчиксез, якты, матур булачак!

Анимированные линеечки

Минем гаилэм!

Гаилә – ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгырткан кешеләр яши. Гаилэдэ син узенне иркен, рэхэт, ышанычлы итеп тоясын. Эти эниен сине ярата, жылылык белэн караса шуннан да зур бэхет бармы сон ул! 

Минем гаилэм 5 кешедэн тора: этием, энием, абыем, апам hэм мин! Безнен гаилэ бик дус-тату! Без бер -беребез очен улеп торабыз, яратабыз,hормэт итэбез! Авыр чакта бер кайчан да булышыйча калмыйбыз!!! 

 Без гел очэу, безгэ рэхэт, бер беребезгэ терэк!

Абый белэн апа хэзер узлэре тормышлы, шунын очен гел курешеп булмый. Шуна да карамастан, мин аларны сагынып котеп алам! Алар кайткач без hэрвакыттагыча фотога тошэбез!!!

Гаилэ тулы булганда гына, тынычлык та була! Эти энигэ зур рэхмэт безне тэртипле, ярдэмчел булып яшэргэ ойрэткэннэре очен! Без очэу-бер беребезгэ нык ошаганнар!!!

Зэнгэр кузлелэр булып, без энигэ ошаган! анын да кузлэре кук йозе кебек зэп-зэнгэр!!

Бу фото — апамнын никахында.

Э менэ бу фото — абыемнын никахында.

 

Мин гаилэмне бик нык яратам!!!!

Рейтинг: +21

13804 просмотра

Комментарии ()

#
11 ноября 2015 в 12:12

0

У тебя дружная, красивая семья)

Далия Ловцова
#
11 ноября 2015 в 12:23

0

Очень все красивые.
Нас тоже пятеро в семье, только из детей я самая старшая.

Арслан Хасанов
#
13 ноября 2015 в 10:39

0

И мне понравилась и статья и семья smile

Dina Zainullina
#
20 января 2016 в 13:35

0

ОСОБЕННО КРАСИВО УЛЫБКА НА ВАШИХ ЛИЦАХ БУДЬТЕ СЧАСТЛИВЫ И ДРУЖНЫ МОЛОДЦЫ ВСЕ У ВАС ХОРОШО.

Нык тату гаилә нинди була? Мөгаен, бу сорауга кистереп кенә 
җавап бирүе мөмкин түгелдер. Бик гади нәрсә түгел  ул гаилә. Яхшы гаилә 
– саф чык тамчысы кебек. Анда безнең җәмгыятебездәге социаль һәм 
әхлакый мөнәсәбәтләрнең күпкырлы дөньясы чагыла. Яхшы гаилә­кеше 
өчен зур бәхет ул. Безнең илебездә гаилә­аерым кешенең эше генә түгел, ул 
дәүләтнең өзлексез игътибар үзәгендә торучы бер берәмлеге. Дәүләт гаилә 
турында зур кайгыртучанлык, игьтибарлылык күрсәтә. Балалар 
учрежденияләре киң җәелдерелә. Төрле пособияләр түләнә, балалар сау­
сәламәт үссеннәр, яхшы тәрбия алсыннар өчен күп көч түгелә.Тик бәхетле 
гаилә кору өчен әти­әнинең барыннан да элек бер­берсенә булган 
мәхәббәте, ихтирам итүләре, җитдилекләре, бер­берсен аңлаулары, әдәпле 
булулары һәм башка бик күп нәрсәләргә бәйле икәнлеге күренә.
          Әйе, әти гаиләдә – баш кеше, ул үзе гаилә әгъзаларына үрнәк  
булырдай кеше. Ул иң күп табучы, иң көчле, иң җаваплы, барлык 
мәсьәләләрне  хәл итүче. Ул уйнап кына бодай белән капчыкларны күтәрә 
ала, печән чапканда чалгысы да аның кулында уйнаклап кына йөри. Әтием 
мине ачуланганы да юк, ләкин аның сүзе шундый да үтемле, ә күз карашы? 
Ул миңа караганда, мине үтәли күрә кебек тоела.Әтиемне мин яратам да, 
хөрмәт итәм, кайвакыт нишләптер куркам да …
            Әни, әнием, әнкәй… Һәркем өчен бик кадерле, назлы, җылы сүз бу. 
Күңелебездә булган бөтен матурлыкны, рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз. 
Һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбызга шатланып, канатланып, 
кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән мәрхәмәтле әниебезгә эндәшәбез.
             … Бер кечкенә кыз әнисеннән аерылып калганда, кызчыкка ярдәм 
итәр өчен, аннан сорыйлар: “Синең әниең нинди?” Шунда кечкенә кызчык 
җавап бирә: “Сез белмисезмени? Минем  әнием иң матуры, иң яхшысы”. 
Шулай  кечкенә вакытта да, олайгач та һәр кешегә үз әнисе иң изге, иң 
матуры, иң ягымлы һәм игътибарлы булып күренә.
             Миңа да үз әнием – иң гүзәл, иң сылу, иң күркәм. Буе белән ул озын 
түгел, русча әйткәндә “ и ноги не от ушей растут”, муены да бик озын түгел,
чәчләре дә бик куе озын түгел, ә күзләренә карасаң – дөняның гүзәллеген, 
әниемнең сабырлыгын, акыллылыгын, барысын да белгәнен, аңлаганын 
күрәсең. Аңа артык сүз дә әйтергә кирәкми, ул бөтен минем хис­
тойгыларымны, уй­хәсрәтләремне минем күзләремнән карап белә.Бервакыт 
мәктәптән эчем пошып кайткан идем. Рус әдәбиятына кич буе әзерләндем, 
укыдым, тырыштым, ятладым, дәрестә тырышып җавап бирдем, җаным­
фәрманым белән ышанган  идем: дәрестә миңа яхшы билге куячаклар, 
чөнки мин гадәти  тырышлыгым белән тырышмадым, бүтәнчә, җанымны 
биргән кебек тырышкан идем.Ә миңа салкын су сипкән кебек, “Ладно, на маленькую троечку пойдет”, ­ диде. Мин  бит әниемә: “Мин дүртлегә 
тырышып укырмын”, ­ дип сүз биргән идем. Һәм менә яңадан өчле. Өйгә  
кайтасы да килмәде. Әнием  мине үзе каршы алды да, күземә карап: “И 
балам мин сине көтә­көтә бик сагындым, мин бит сине нинди билге алсаң да
яратам”, ­ диде. “Намус белән генә тырыш”, ­ дип өстәде. “Өчлегә дә бит 
тырышырга кирәк, өчле дә бит билге…”
            Ничек ул укытучының миңа өчле куйганын белде? Ничек күңелемнең
кителгәнен күрде? Әниемнең мине аңлавы миңа шундый да рәхәт булып 
тоелды.
           Гаиләдә тынычлык иминлек булганда шундый да яшәве рәхәт. Ә 
гаиләнең иминлеге, бәхетле тормышы дөньяның тынычлыгы  белән бәйле.
Шуңа күрәдер әниемнең һәрвакыт кабатлана торган сүзләре гел колагымда: 
“Дөньяда тынычлык, иминлек кенә булсын !”
           Аналарның күз яшьләре  түгелмәсен, балалар ачынып еламасын өчен 
дөньяда тынычлык кирәк.
               Әкрен генә җилләр исә,
               Ел артыннан еллар үтә,
               Ә халыкта тик бер теләк
               Гүя бердәм сулыш:
               Мәрмәр һәйкәлләр каршында
               Яшьле күзләр карашында катгый таләп:
               Җирдә кабат
               Кабынмасын сугыш!

Минем гаиләм алга, киләчәккә атлый

Гаиләм — ныклы терәгем,Гаиләм — таянычым,Йөрәк җырым, сер сандыгым,Һәм илһам чыганагым.

Гаиләм — ныклы терәгем,
Гаиләм — таянычым,
Йөрәк җырым, сер сандыгым,
Һәм илһам чыганагым.
Без Башкортстанда яшәвебез белән бик бәхетле. Республикабыз бай тарихы, матур табигате һәм талантлы кешеләре белән дан тота. Шушы гүзәл җирдә әти-әнием, абыем, туганнарым һәм дусларым белән яшәү минем өчен зур бәхет.
Дөньяда һәр кешенең үз юлы, үз сукмагы һәм үз язмышы. Алар бер-берсенә охшамаган. Тик шулай да араларында бер уртаклык бар: җир йөзенә без барыбыз да нәсел калдырырга, бәхетле булырга килгәнбез. Кеше исемен йөртүче затның бу тормышта якты эзе, матур эше калырга тиеш. Ә үзеңнең якты эзеңне калдыру өчен туган йортың, гаиләң булу кирәк. Гаилә — ул кешенең таяныр ноктасы. Безнең бәхет гаиләдә. Гаиләбез бар икән, димәк безнең киләчәгебез бар! Без бәхетле!
Биш хәрефтән генә торган гаилә сүзе бик зур мәгънәгә ия. Гаилә диюгә, безнең күз алдыбызга баш өстендәге түбә, бер үк фамилияләр, әти-әни һәм бу гаиләне дәвам итүче балалар килә. Гаилә, минемчә, бер-берсенә ярдәм итүче, яклаучы, саклаучы бер оя ул. Бу ояда кеше ял итә һәм үзен тыныч, рәхәт итеп тоя. Һәм һәр кешенең тормышы шушы оядан, гаиләдән башлана. Ә гаиләнең ныклыгы, әти-әнинең җылы мөнәсәбәте, әлбәттә, без, балалар белән бәйләнгән. Мин үземне бик бәхетле итеп тоям, чөнки минем яраткан кешеләрем, гаиләм бар.
Нинди бәхет үз әниең булса,
Үз әтиең булса яныңда.
Шатлык хисе, җылы кояш нуры
Балкып торса һәрчак җаныңда.
Минем әтием белән әнием зур җаваплылык тоеп, олыгая башлагач кына гаилә корганнар һәм Октябрьскийда яши башлаганнар. Әти-әниемнең дәвамчысы булып абыем белән мин туганбыз.
Зәңгәр күлдә ике аккош кебек,
Сез йөзәсез — ике бәхетле.
Шул бәхеткә мине кушкан өчен,
Җаным-тәнем белән рәхмәтле.
Алар безне тигез мәхәббәттә яратып үстерә, тәрбияли. Безгә үрнәк алар. Кечкенәдән әти-әниемнең җылы мөнәсәбәтен тоеп, күреп үсәм. Болар барысы да хәтеремә сеңеп кала. Үсеп җитеп, үз гаиләмне коргач, мин дә алар кебек булырмын. Мин үземне гаиләмнән, җылы өебездән башка күз алдына китерә дә алмыйм. Шуңа күрә дә, киләчәккә юл гаиләдән башлана дип уйлыйм. Шулай ук гаиләдәге яхшы мөнәсәбәтләр, туган җирдә әти-әни, дуслар һәм туганнар белән аралашып дус яшәү, гаиләбезгә киләчәккә алга омтылырга ярдәм итә.
Гаиләм белән бик бәхетлемен. Бәхетле гаилә һәрвакыт алга, киләчәккә атлый дип уйлыйм. Ә бәхетле булу өчен гаиләдә аңлашып, хөрмәт итешеп, тату яшәргә кирәк. Безнең гаиләдә нәкъ шулай. Әти-әниемнең тигез матур яшәве миңа көч, ышаныч биреп тора. Өебездә бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Ничек инде алар бәхетле булмасын да, киләчәккә омтылмасын! «Гаилә бәхете — ил бәхете», — ди халык. Ә ул бәхетне әти белән әни тудыра. Кадерле кешеләрем тормыш юлында очраган борчу-мәшәкатьләрдә бер-беренә юл куеп, гафу итә белеп, түзем һәм сабыр булып яши.
Язмышыма нигез салган җаннар,
Сезнең белән тибә йөрәгем.
Сүрелмәсен гаилә учагыбыз —
Күңелемдә шушы теләгем.
Җир йөзендә гомер юлын матур итеп бергә атлаучы, минем әтием белән әнием кебек күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшәүче, матур киләчәккә омтылучы гаиләләр күп булуын теләр идем.
Чәчәк атсын гаиләм алмагачы,
Шаулап-гөрләп үтсен көнебез.
Бергә атлыйк тормыш сукмагыннан,
Чәчәк атсын бәхет гөлебез!
Эмилия ХИСМӘТУЛЛИНА,

8 нче мәктәпнең 9 г сыйныф укучысы, «Республикамны данлыйм» шәһәр бәйгесе җиңүчесе.

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

города Ульяновска «Средняя школа № 35»

« Безнен, тату гаилэ»

Сочиненияны язды :

2 А класс укучысы

Махмутова Лэйсан

Укытучы: Латыпова Зульфия Фоатовна

89041908708

2015

Мин яшим, дүрт кешедән торган гаиләдә. Әни һәрвакыт ярдәм итә безгә. Ул башкара өйдәге эшләрне: утүклый, җыештыра аш-су әзерли. Без ярдәм кулы сузабыз, аңа барлык чаралары: кем бәрәңге әрчи , кем савыт-саба юа. Күлмәк, чалбарымны мин үзем утYклыйм.
Әти эштән сың кайта. Без бергә ашыйбыз. Аннары шахмат уйныйбыз, телевизор карыйбыз. Ял көннәрендә әти безне кибеткә алып-бара.
Минем исемем Лэйсан сигез яшендэ. Мин 2 сыйныфта укым. Зур теләк белән мәктәбкә йорим.
Минем Абыем җиденче сыйныфта укый . Ярата, компьютер уеннарга, китаплар укый.
Җәй көне без гаиләбез белән табигатькә чыктык : ит пешердек, балык тоттык.
Без һәр ел саен билгеләп үтәбез татар милли бәйрәмнәре: Корбан-бәйрәме,Ураза-бәйрәме. Безнең гаилә бик тату яши!

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Беззубый сбивчивый разбавленный егэ ответы
  • Безземельный иссякнуть ниспосланный егэ
  • Беззаботный смех расплавленный металл бесспорное утверждение сдать экзамен искусный мастер
  • Безжизненный азот сочинение
  • Безжалостный расцвести избранный поднажал занавес понавыращивать пресветлый превозмочь егэ