Безнен сыйныф турында сочинение татарча

ЯҢА  ЧИШМӘ  МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

Чертуш башлангыч мәктәбе – балалар бакчасы

“Безнең сыйныф”

ДИГӘН  ТЕМАГА

ПРОЕКТ ЭШ

Башкарды: Абдуллина Илүсә

Фәнни җитәкче: Хайруллина Гөлсинә Әсәдулла  кызы.

2012нче ел.

Безнең  cыйныф.

Без, быел 2010 нчы елның 1 нче сентябрендә Чертуш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфына 5 укучы (1 малай, 4 кыз) укырга кердек.

Безне, 1 нче категорияле, мәктәптә 32 ел балалар  укыткан Хайруллина Гөлсинә Әсәдулла кызы үз канаты астына алды. Ата – аналар балаларының тәҗрибәле укытучыда укуына шат, ә без, укучылар Гөлсинә апабызны бик яратабыз, үз итәбез. Иртән мәктәпкә килгәнче сагынырга да өлгерәбез.

1 нче сентябрь – Белем бәйрәме көнне без бергәләп мәктәп бусагасын атлап кердек. Әти — әниләребез безгә уку әсбаплары сатып алды. Алар белән таныштык.

Бу — Әлифба китабы

Матур тышлы, өр яңа!

Безгә кирәкле барлык

Хәрефләр тулган аңа.

Танышыйм – дәфтәр икән

Кар шикелле, ап – аклы.

Төрле дәресләр өчен ул

Була юллы, шакмаклы.

Карандаш, беләм,  кирәк

Рәсемнәр ясар өчен.

Саклап кына тотармын

Сындырмыйм берүк очын!

Мәктәптә ансыз булмый

Бетергеч тә бик кирәк.

Кирәкмәгән сызыкларны

Бетерергә тизрәк!

Ә менә бусы инде

Була ахыры пумала.

Кояш, чирәм һәм күкне

Агачлар ясый алам.

Туры итеп сызар өчен

Линейка кирәк әйбер.

Үлчәргә дә өйрәнербез

Озынлыкларны кайбер.

Көндәлегем көндә кирәк

Язармын өй эшләрен

Билгеләрне апа куя

Билгеле, тиешләрен.

Барысын да салып куйыйм

Сумкама саклык белән.

Инде хәзер һәр әйбернең

Нигә кирәген беләм.

Мәктәпнең икенче катында сыйныфыбыз ишегенә 1 нче сыйныф дип язып куелган. Ишеген ачсаң, кояш нурлары төшкән якты сыйныфка керәсең…

Сыйныфыбыз безнең якты

Җылы, бик тә уңайлы.

Һәрберебезнең үз урыны:

Парталарыбыз җайлы.

“Кояшкай” – почмагында

Эленгән безнең фотолар.

Тәрәзә төпләрендә

Гөлләр чәчәк аталар.

Шкафыбызда төзелгән

Без теккән уенчыклар.

Аю, куян, аккошлар

Гөмбәләр, йолдызчыклар….

Стенада —  алфавит,

Кара такта, ак акбур…

Тактага сүзләр язабыз

Без бит инде зур.

Хәрефләрне өйрәндек

Иң беренче “А” һәм “Б” ны

Инде хәзер тәмамладык

Кызыл тышлы Әлифбаны.

Белем бәйрәме көне

Матур булып истә калды.

Укытучым кочып безне

Үз канаты астына алды.

Шифалы сүзләр өйрәтте

Безгә тәрбиячебез.

Шуңа күрә сыйныфта

Без бик тату яшибез.

Исәнмесез. Сау булыгыз.

Зинһар. Гафу итегез.

Хәерле көн. Хәерле юл.

Исән кайтып җитегез.

Биш укучы укыйбыз:

Дүрт кыз да без, бер малай.

Линар – ул бердәнбер егет,

Артык шукланмый алай.

Ә без кызлар: Илүзә

Алсинә, Ләйлә, Илүсә.

Тәнәфестә су сибәбез

Гөлләребез тиз үсә.

Тәрәзә төбендә гөлләрнең

Сөртеп яфрак өсләрен.

Су бөркибез, чәчәкләре

Ачты матур төсләрен.

Безгә уртак тышкы дөнья

Тик без бишебез биш төрле.

Һәркемнең бит үз күңеле

Һәрберебезнең бар сере.

Бәйрәмдә төзелеп баскач,

Бер рәткә — бер сызыкка.

Уйлап куйдым: “Укуы авыр,

Тик шулай ук кызык та…

Тигез, матур язабыз без,

Яратабыз укырга.

Барыбыз да бик сәләтле

Биюгә, шигырьгә, җырга.

Санны санга кушабыз

Укыйбыз русча да.

Язган чакта кул арыса….

Тыңламый ручка да.

Тик, апабыз орышмый

Ул керә хәлебезгә.

“Бераз уйнап алыйк” диеп

Ял бирә шулай безгә.

Бер – беребезне аңлыйбыз

Күрсәтәбез гел ярдәм.

Экскурсияләргә бардык –

Без бит һәрвакыт бердәм.

Укытучыбыз кояш кебек,

Сыйныфыбызда — әни.

Уенчык алып килсәк тә,

Әйтә: “Сез бит әле бик нәни”

Көзге бал бәйрәмендә

Җиңүче булып калдык.

“ Иң фантазияле сыйныф”

Грамотасын алдык.

“Йомры икмәк” әкиятен

Куйдык барыбыз бергә.

Бөтенебез шатландык

Булуыбызга бердәм.

Көчле дә без, бердәм дә

Әйе, без инде зурлар.

Уңышларыбыз шул кадәр –

Кояшта күпме нурлар.

Безнең сыйныф стенасында режим һәм кагыйдәләр  эленеп тора. Без аларны төгәл үтәргә тырышабыз, чөнки тәрбияле булу-әдәпле булу, ул.

  1. Тәрбияле бала иртә белән йокысыннан торгач урынын үзе җыяр;
  2. Юыныр, тешләрен чистартыр, иртәнге ашын ашар, мәктәпкә барыр;
  3. Мәктәптә иптәшләрен кыерсытмас, әдәпле сөйләшер;
  4. Укытучыга җавап биргәндә кулын күтәрер. Урыныннан кыскырмас, торып басып җавап бирер.
  5. Мәктәптән киткәндә укытучы һәм иптәшләре белән саубуллашып китәр;
  6. Тәрбияле бала ата-анасының күңелен калдырырлык нәрсәне һич эшләмәс. Йомышы булган чакта, торган җиреннән кычкырмыйча, янына барып, ачык итеп әйтә. Әгәр үзеннән берәр нәрсә сорасалар, ачык йөз белән җавап бирер.
  7. Һәр тәрбияле укучы “ Атам-анам минем белән горурлансын, шатлансын, кешеләр дә  миңа рәхмәт әйтсен, мине яратсыннар һәм мине һәркемгә үрнәк итеп сөйләсеннәр “ дип тырышыр.

Табышмаклар.

Кәгазь өстен карайта,

Дөнья йөзен агарта

(каләм)

Кара кыр буйлап ак куян чаба

(кара такта, акбур)

Кечкенә генә сандыкка

бөтен дөнья сыйган

(китап)

Бер байлык бар-янмый,

Карак та урлый алмый,

Төшеп тә югалмый

(белем)

Бабай бүреге йөз ямау.

(глобус)

Сырлы-сырлы, сырлы ул,

Безнең белән җырлый ул

(гармун)

Беренче сыйныф турында без белгән мәзәкләр.

  1. Беренче көн мәктәптә булган малай әти-әнисенә:
  1. Мин бүген мәктәпкә бармыйм!-дигән.
  2. Нишләп.
  3. Ни укый, ни яза белмим, ә сөйләшергә рөхсәт итмиләр.

2. Укытучы: Йә әле, Әхәт, Әлфавитны яттан әйтергә өйрәнеп килдеңме?        Әйтеп чык.

Бала:  ( тоташтан төзеп) А Ә Бе Ве Ге Де Е Е Же Зе (туктый)

Укытучы: Шуннан арысы ни? Белмисеңме?

Утыр. “Икеле” сиңа.

Бала (аптырабрак). И Ке Ле Ме Ни?

Укытучы: Менә беләсең бит, шулай дәвам итәргә идең.

3. Беренче сыйныф укчылары беренче мәртәбә диктант язарга әзерләнәләр. Укытучы болай ди: “ Хәзер без, балалар, күрмичә язачакбыз. Моңа кадәр карап яза идек”

Бер малай диктант барышында укытучыга:

  1. Апа, карагыз ңле, Рәүфә күзен ачып яза, дигән.

Алфавитны өйрәнү дә, диктант яза белү дә зур тырышлык сорый. Әти — әниләребез белем алуны энә белән кое казу диләр. Тырышырга кирәк. Ә кешене һәрвакытта да тискәре сыйфатлар да сагалап тора. Әйтик менә, ялкаулык.

Ялкаулык белән дус булсаң

Килми берни эшлисе дә!

Чаңгыда йөрисе дә,

Укыйсы, язасы да.

Тырышлык – ул кешене

Эшләтә эш беткәнче.

Һәрвакыт көч биреп тора

Максатыңа җиткәнче.

Безнең максатыбыз – белем алу. Тырышып укысак, без белемле, акыллы кешеләр булып үсәрбез дип уйлыйбыз. Безнең сыйныф сынатмас!

Гость:

Инша / Минем мәктәбем Кыңгыраулы мәктәп еллары күңелдә кала торган иң шатлыклы һәм мәшәкәтьсез мизгелләрнең берсе. Бу чынлапта бик дөрес. Мәктәп кешегә беренче бик мөһим булган белемне генә түгел, беренче тормыш дәресләрен дә бирә, дуслык һәм беренче мәхәббәт хисләре белән дә таныштыра. Барсы да үзенең мәктәптәге беренче көнен бәлки хәтерләп тә бетермидер, ләкин һәркем үзенең соңгы кыңгырау бәйрәмен күпме еллар үтсә дә исендә тота. Чөнки бу көн шатлыклы да, моңсу да. Кеше, укучы үезенең унъеллык гомере белән хушлаша дисәң дә була. Мәктәп һәм андагы булган барлык шатлыклы һәм моңсу вакыйгалар артта кала, алда – әлегә таныш булмаган яңа тормыш. Әлбәтта, мәктәп дигәч, бәлки, шатлыклы хәлләр генә искә төшмәс, чөнки безне барыбызны да укымаган дәресләр, эшләнмәгән өй эшләре, яман билгеләр өчен ачуланалар, кайсеберләрне иптәшләре дә, мөгаен, кыерсытадыр. Ләкин болар барсы да мөһим түгел. Һәрбер укучы үсеп җитеп еллар биеклегеннән үзенең мәктәп елларына караса, барыбер тик мәшәкәтьсез, тыныч балачагын һәм мәңгелеккә узып киткән мәктәп елларын гына искә аладыр. Һәркемгә үзе укыган мәктәп кадерле һәм якын. Мин үземнең мәктәбем турындада әйтеп китәсем килә. Беренче карашка ул башка мәктәпләрдән, бәлки, аерылмыйдыр. Әмма монда күңелгә үтеп керә торган җылылык һәм ниндидер рәхәтлек бар, бу хисләр мәктәпнең тупсасын атлагап кергәч та сине урап алалар кебек. Мин 9нчы А сыйныфында укыйм. Яртакан фәннәрем рус теле белән биология. Безнең сыйныф бүлмәләре якты һәм җылы. Анда яңа белем алыр өчен бөтен шартлар каралаган. Без үзебезнең укытучыларыбызны бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Алар кайчан бик таләпчән яки усал булсалар да, без беләбез, укытучыларыбызның төп бурычы – безне чын һәм яхшы кешеләр итеп тәрбияләү. Безнең сыйныф җитәкчесе игелекле һәм яхшы кеше. Ул һәрбер укучысын тыңлый һәм аңлый белә. Ул биология укытучысы. Безнең бүлмәдә хәтта табигать почмагы да бар. Монда ике ташбака, балыклар яши. Безгә җәнлекләребез һәм гөлләребез турында кайгыртырга бик ошый. Классыбызны без гел чисталыкта һәм тәртиптә тотырга тырышабыз. Укудан буш вакытыбызны без үзебезнең иркен спорт залында үткәрәбез. Без монда рәхәтләнеп волейбол, баскетбол уйныйбыз, ә кышларын саф һава сулап чаңгыда шуабыз. Безнең сыйныф мәктәп тормышында бик актив катнаша, бернинди вакыйгадан да читтә калганыбыз юк безнең. Тик соңгы кыңгырау якынлашканнан якынлаша. Шуңа күрә дә күңелдә моңсурак. Без бик тату сыйныф, бер-беребезгә гел ярдәмгә килергә ашыгып яшибез. Хушлашканда да безгә бик кыен булыр инде. Мин үземнең туган мәктәбемне һәм дусларымны нык яратам һәм соңыннан да сагынып яшәрмен кебек. http://insha.ru/text/203

Гость:

ой да чо там писать то))) ) если сложно напиши на русском, потом на татарском а про свой класс только ты знаешь, поэтому сама и пиши…))))

Сборник сочинений на татарском языке для всех классов. Более 100 разных тем и вариантов упорядочены в алфавитном порядке. Также в боковой панели сайта имеется быстрый поиск по названию. Всё онлайн и абсолютно бесплатно. Татар16 ру – стараемся для вас.Барлык сыйныфлар өчен татарча сочинениеләр җыентыгы. 100 дән артык вариантлар һәм темалар алфавит тәртибендә урнашканнар. Шулай ук сайтның уң  панеленда исем буенча кызу эзләү бар. Барлыгы да онлайн һәм бушлай. Татар16 ру – сезнең өчен торышабыз.

Сочинениялэр:

А

Ак көз

Алар ватанны сакладылар

Апрель ае

Ә

Әдәбият − минем тормышым

Әниемнең изге куллары

Әти белән сөйләшү

Әти-әни – иң кадерле кешеләрем

Б

Б. Урманчының салтык болыны

Батырлык

Безнең авыл

Безнең гаиләдә китап

Безнең Мырау

Безнең фатирабыз

Белем – якты нур

Белемнең тормыштагы әһәмияте

Беренче кар

Беренче сентябрьдә

Бөек Җиңү бәйрәмендә

В

Г

Гади генә таш диярсең

Гаҗәеп дустым

Д

Дәү әнием

Дәү әтием

Дус-кызыма хат

Дуслык – бөек көч

Дуслык төле

Дустыма хат

Е

Ё

Ж

Җ

Җәй могҗизалары

Җәйге выкыйга

Җәйге каникуллар

Җәйге паркта

Җәйге таң

З

И

Игелеклелек

Икейөзлелек

Илдә тынычлык булсын

Инсафлы кызлар

Иң гүзәл кеше

Иң яхшы кеше

Исемнәр турында

Й

Йорт хайваны тоту − җаваплы эш

К

Каз өмәсе

Казан – мәңге яшь шәһәр

Казанга экскурсия

Карга боткасы

Кешеләрдәге матур сыйфатлар

Киләчәк бүгеннән башлана

Китап − тормыш дәреслеге

Китап − ул хәзинә

Көз башы

Күңелле кыш килде

Күңелле ял

Кыш килә

Күңелле тәнәфес турында

Күзәтүчән булыйк!

Кышкы салкын көннәрдә

Кышкы сихри урманда

Л

Л. Фәттаховның “сабан туе” картинасы

М

М. Казаковның “үксез бала” рәсеме

Матур сыйфатлар

Матурлык тудыручы

Матурлык һәм зәвык

Мәктәп директоры булсам

Мәктәптә яраткан фәннәрем

Мин бәйли беләм!

Мин дәрес әзерлим

Мин язны ни өчен яратам?

Минем әнием

Минем гаиләм

Минем дустым

Минем нәни этем

Минем этем

Минем яраткан шөгылем

Миңа эт нигә кирәк

Моң

Муса Җәлил – тормыш юлы

Н

Нардуган бәйрәме

Начар гадәтләр

Нәүрүз

Ң

О

Ө

П

Патриотлар

Походта

Р

Рәнҗеш

С

Сабан туе

Сагыну хисе

Сәламәтлек сагында

Солдат буласым килә

Спорт белән шөгыльләнәм

Минем өчен спорт

Т

Табигатьне саклагыз

Татар композиторы

Татар милләте

Татар рәссамы

Тәрбияле кеше

Телефоннан аралаша беләсеңме?

Тиен белән очрашу

Туган тел

Туган төлем – иркә гөлем

Туган телемне яратам

Туганнарда кунакта, яки кызыклы көн

Тугры дус − җанлы хәзинә

Тутый кош

Тылсымчы булсам

У

Укытучы булсам

Укытучым

Урман җәнлекләре

Урманда

Ү

Үзем турында

Ф

Февраль

Х

Хайваннар – кешеләрнең ярдәмчесе

Хайваннарга да табиб кирәк

Хат үрнәге

Хезмәт кешене бизи

Хокук белгеченә кирәкле сыйфатлар

Хыял

Хыялдагы бүлмәм

Һ

Ц

Ч

Чәчәкләр ае

Чын дус

Ш

Шәфкать туташы

Щ

Ъ

Ы

Ь

Э

Энем

Этләр яхшылыкның кадерен белә

Эш белмәгән − кеше көлдерер

Эшләмәгән − ашамый

Ю

Юлларны гизүче һөнәр

Я

Якын дусларым

Ялган һәм чын батырлык

Ямьле идел буйлары

Ямьле яз

Яраткан бәйрәмнәрем

Яраткан дәресем

Яраткан песием

Яраткан һөнәрем

Яраткан шөгылем

Ярату

Ятимлек

Яшь дус

Янгын сүндерүчеләр − тормыш сагында

Яз көне өйдә гөлләрнең саны арта. Алар җәй ахырында шау чәчәктә утыралар.

Китап

Китаплар укырга яратам. Рәсемле китапларым бик күп минем. Аларның барысында да әкиятләр генә. Минем үземә «Су анасы» китабы ошады. Аны Тукай абый язган икән.

Китап

Көн саен китапханәгә барам. Шигырьләр язам бит мин. Андагы китапларны укыгач, тагын да матуррак язармын кебек.

Минем әнием дә — язучы. «Китап укымаган кеше ша­ гыйрь була алмый», — ди ул.

Китап

Китап. Минем иң кадерләп саклаган әйберемдер ул. Өебездәге китапларның кайберләрен әбием дә укыган. Ан­ нан алар әтигә калган. Ул китапларның барысын да ми­ нем бүлмәдәге киштәгә куйды.

Саргая башлаган китап битләрен ачканда, әби-бабам ту­ рында уйлыйм. Алар бик белемле булган. Китап укыганга ул, ди әти.

Безнең сыйныф

Мин беренче сыйныфта укыйм. Без — алты бала. Өче­ без — кыз, өчебез — малай. Апа кызларны малайлар белән утыртты. Минем урыным Алмаз янында.

Сыйныф бүлмәсе

Менә безнең сыйныф. Ул матур, якты, чиста. Аның идән-

нәре агачтан. Тәрәзәләренә ап-ак челтәр пәрдәләр эленгән.

Сыйныф бүлмәсендә ун парта бар. Арттагы парталар алдагыларыннан биегрәк. Апа өстәле сыйныф бүлмәсенең уртасында тора. Мин аның каршы­ сында утырам.

Безнең сыйныф

Безнең сыйныф бүлмәсе — икенче катта. Монда гел кеч­ кенә балалар гына. Сыйныф бүлмәсендә санау һәм язу так­ талары бар. Тәрәзә төбендә гөлләр үсә.

Шкаф киштәләренә төрле уенчыклар тезелгән. Аларны апа тәнәфестә безгә бирә. Бергәләп уйныйбыз. Дәрес баш­ ланыр алдыннан җыеп куябыз.

Безнең гаилә

Безнең гаиләдә өч кеше. Әни, әти һәм мин.

Әнием балалар укыта. Әтием машина йөртә. Мин мәктәпкә йөрим. Һәркайсыбызның эше бар.

Безнең гаилә

Гаиләбез зур безнең. Әбием белән бабам, әтием белән әнием, энем белән миннән тора ул.

Гаиләдә иң олы кеше — бабай. Гаиләдә иң тырыш кеше — әти. Өебездә иң сабыр кеше — әби.

Өебездә иң матур кеше — әни. Аларның акыллы малайлары — мин. Минем яраткан энем — Әнис.

Безнең гаилә

Гаиләсен яратмаган кеше булмыйдыр. Мин әтием белән әниемне дә, әбием белән апамны да бик яратам.

Әти миңа рәсем ясарга өйрәтә. Әни миңа дәрес хәзерләргә булыша. Әби минем өчен тәмле әйберләр пешерә. Апам белән бергәләп уйныйбыз.

Мин аларның барысына да дөнья хәлләрен сөйлим. Тыңлыйлар, ял итәләр.

Көзге яфрак

Кулымда — көзге яфрак. Каен ботагыннан очып төште ул. Аның бер ягы кызыл, икенче ягы сары. Көзге өрәңге яфрагы ул.

Көзге яфрак

Көзге яфрак кешенең эштә арган кулларына охшаган. Җыелган уч кебек ул. Әнә бер учка яңгыр тулган. Икенче берсенә җил ком салган.

Учларын йоммый яфрак. Көзге яңгыр суын миңа суза.

Көзге яфрак

Көзге яфрак очып йөри. Бу көз соң килде. Калган яф­ раклар агачта әле.

Ялгыз яфракны кызганам. Иптәшләре яши. Ул инде үзен үстергән ботактан өзелгән. Яфракның өзелгән килеш булса да яшисе килә. Һаман иптәшләре янында бөтерелә ул.

Кышкы уеннар

Кыш җитте. Җир ап-ак. Көне буе урамда уйныйбыз. Чана-чаңгы шуабыз. Өйгә керәсе дә килми.

Кышкы уеннар

Кыш көне уйнарга бик күңелле. Тау өсте тулы бала-чага. Мин дә алар арасында. Үзебез ясаган чаналарда сикертмәдән сикереп уйныйбыз.

Акбай да миңа иярә. Тауга чананы ул алып менә. Безгә башка уен кирәкми дә!

Кышкы уеннар

Кыш көне уеннарның ниндиен генә уйнамыйсың! Җылы көндә кар бабай тәгәрәтәсең. Салкын көндә окоп казый­ сың. Күп вакытта чаңгыда узышасың.

Мин үзем хоккей уйнарга яратам. Күбрәк капкада то­ рам.

Айрат — оста сакчы. Алия — капкага туп тибүче. Гөлнур белән Маратка кем булсалар да ярый.

Тамчы

Түбәдән тамчы тама. Кар эри башлаган. Яз җитә бугай. Түбә кыегындагы боз сөңгесе кечерәйгән. Аның да очы там­ чыга әйләнгән.

Тамчы

Тып-тып. Тамчы тавышымы ул? Әйе, тамчы икән. Яз җит­ кәнен хәбәр итә. Бик каты чиртә. Тәрәзәне ватмас микән?

Тамчы

Тәрәзә кыегында тамчылар бии. Алар аннан баскыч төбенә сикереп төшәләр. Аяк киемнәрем шунда минем. Тамчы тулгандыр инде.

Чынаяк өстендә тамчылар бии. Самавыр борыны шаяра. Тыштагы тамчы аларны да үз янына чакыра. Тамчы! Тыптып! Чык-чык!

Әбием

Әбиемә алтмыш яшь. Бер дә карт түгел ул. Битләре алсу. Күзләре кара. Үзе гел көлеп тора.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]

  • #
  • #
  • #

    04.02.2016283.14 Кб11Obrazovanie_6.doc

  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #

Минем иң кадерле кешем.

Йөрәгемнең иң түрендә

Иң кадерлем,әнием

Яхшылыкка,яктылыкка

Алып бара мине әниием!

Һәр кешенең бу дөньяда иң кадерле, иң якын кешесе бар — ул әни. Һәр бала кечкенәдән үк ул матур сүзне белә, ярата. Минем әнием дә минем өчен иң газиз, иң яраткан кешем. Аны ничек яратмыйсың?

Минем әниемнең исеме Гүзәл . Ул шундый матур. Аның күзләре безнен бакчадагы голлэргэ охшаш. Әни безнең гел шат күңелле,һәрвакыт елмаючан . Ул игътибарын олысына да,кечесенә дә күрсәтергә вакытын таба.Әнием минем бар эшкә дә оста .Алар этием белэн бергэ куп мал асрыйлар. Ә анын пешергэн ашлары ашап туйгысыз.Әнием без авырганда,безне дәвалый,иркәли.Тәмле ашлары белән гаиләбезне һәрвакыт сыйлый.

Мин әниемне бик яратам.Аны ярату гына җитми,аның кадерен белергә,сүзен тыңларга кирәк. Яхшы укуым ,үземне үрнәк тотуым,эшкә өйрәнеп үсүем белән аны шатландырырмын.Киләчәктә әниемә ныклы тазалык , озын гомер . бетмәс шатлык телим .

Сапакеев Алмаз 2 класс

«Безнең гаиләнең күркәм гадәтләре»

Миңа рәхәт, миңа яхшы, чөнки минем  әти-әнием, абыйларым, сеңлем янымда. Әби-бабайларым да исән-саулар. Берәр борчуым булса, алар белән уртаклашам. Ә менә әтисез-әнисез балалар да бар бит. Алар миңа кызганыч: шатлыкларын да, борчуларын да якын кешеләре белән бүлешә алмыйлар.

— Мәктәптә тәртипле бул!

— Дәресне игътибар белән тыңла!

— Укытучы һәрвакыт хаклы!

Боларны әнием мәктәпкә озатканда киңәш итә. Ә мин мәктәптән йөгереп кайтам да, исәнләшеп йортыбызга тынычлык, бәрәкәт теләп керәм. (Бу безнең гаиләнең кагыйдәсе.) Мине әни һәрвакыт көләч йөз белән каршы ала. Мин туганнарымның хәлләрен сорашам. Ә алар минем мәктәп хәлләрен сорыйлар.

— Сезгә сюрприз! – дим.

Әни белән әти минем табышмакка җавап эзлиләр. Минем кечкенә генә шатлыгым да гаиләдә зур куанычка әйләнә.

Кичке ашка барыбыз да бергә җыелышабыз. Барыбыз да шат, көләч; бу вакытта уңышсызлыклар турында, әлбәттә инде, сөйләшмибез. Чөнки күңелле вакытны бозарга ярамый (бу да безнең гаиләнең бер кагыйдәсе). Гаиләдәге эш һәм ял турында бергәләп киңәшәбез. Өлкәннәр беркайчан да безгә бала-чага итеп карамыйлар, безнең белән хисаплашалар. «Киңәшле эш таркалмас», — дигәннәр бит борынгылар.

— Радио: «Көннәр суыта», — диде, баз өсләрен җылытырга кирәк.

— Баздагы бәрәңге ничек саклана икән? Төшеп карарга кирәк.

— Зур абый армияда. Хәлен белергә кирәк.

Боларны әти әйтә. Аның сүзе барыбыз өчен дә закон. Бер караганда кечкенә генә мәсьәләләр, ә үзе тормыш тәҗрибәсе туплау икән.

Кичке вакыт минем өчен иң катлаулысы. Чөнки бу вакытта өй эшләрен эшләү, ял итү, китап уку вакыты. Әле тагын кечкенә апаем белән уйнарга да вакыт табарга кирәк, ул бит мине көнозын сагынып  бетә.

Балаларга телевизордан озак итеп тапшырулар карарга ярамый. Монысын әни контрольда тота. «Үзегезгә файдалы шөгыль табыгыз», — ди әни. Без шөгылсез йөрсәк, үзе шөгыль табып бирә. Сеңлекәш пластилин әвәли, рәсем ясый. Мин шкафымны, өстәлемне җыештырам, я газетадан соңгы яңалыкларны кычкырып укыйм.

Шимбә көнне армиядагы абый белән телефоннан сөйләшәбез. Мин аны бик сагынам. Ул тиздән кайтыр. Ә ерактан кайтучы кеше күчтәнәчсез кайтмый инде ул!

Ур-ра! Якшәмбе – ял! Кая барырга, нәрсә эшләргә тиешлеге күптән инде  уйланылган. Ял көне рәхәт һәм файдалы үтәргә тиеш. Гаилә белән туганнарга барабыз, яисә үзебез аларны каршы алып, хөрмәт итәбез. Барыбыз бергәләп тауга чаңгы шуарга чыгабыз. Тау безнең  өй артында гына бит. Болар барысы да файдалы һәм күркәм эшләр.

Яз җитүен түземсезлек белән көтеп алабыз. Быел нәрсәләр утыртабыз? Кечкенә савытларда үсентеләр күптән әзер. Әнинең помидор, кыярлары беренче кыраулар үткәнен көтә. Ә минем көнбагыш, борчакларым бакчада беренче яфракларын ачалар. Бакча казу бердәм эшли торган эш, моннан беркем дә азат ителми.

Кишер, суган, бәрәңге, чөгендер утырту эшләрен дә күмәкләп башкарабыз. Яз саен җимеш, ә елга буена урман агачлары утыртабыз.  Агачлар яңарып үсеп китсә, барыбыз да сөенәбез. «Кечкенә генә шатлыкка да куанып яши белергә кирәк» — бу да безнең гаиләнең бер кагыйдәсе.

                                           Тукай районы Мәләкәс урта гомуми белем бирү

                                            мәктәбенең 1нчы сыйныф укучысы

                                            Прокопьев Алексадр

Татарча сочинение “Минем гаиләм|Минем гаилэм”

Сочинение на татарском языке на тему “Минем гаиләм”
Бу ел илебездә Гаилә елы дип игълан ителде. Телевизордан эмблемасы да күрсәтелеп тора. Эмблемада әти, әни, балалар сурәтләнгән булса да, минемчә, гаиләләр төрле булырга мөмкин. Мәсәлән, әби яки бабай белән оныклар, әни белән балалар, әти белән балалар, ә кайбер очракларда балалар үзләре генә дә бер гаилә булып яшәргә мөмкиннөр. Ничек кенә булмасын, мондый гаиләләрнең дә гаилә булып аталырга һәм бәхетле булырга хаклары бар дип уйлыйм мин.
Ә хәзер үземнең гаиләм турында язасым килә. Безнең гаилә дә эмблемага туры килә. Безнең гаиләбездә дүрт кеше: әтием, әнием, апам һәм мин. Гаиләбез бик тату һәм бик тырыш. Бездә берәү дә, беркайчан да эшсез утырмый. Әтием белән әниемнең эшләре дә уртак. Алар һәрчак үзара сөйләшәләр, киңәшләшәләр, фикерләшәләр. Безнең фикерләрне беләсе килеп, бездән дә киңәшләр сорыйлар. Шулай җыелып, фикерләшеп, уен-көлкеле сөйләшүләрдән яңа идеяләр туа.
Өй эшләрен дә бергәләп эшләргә яратабыз. Әниебез тәмле итеп ашлар пешерә. Төп эшебез уку булса да, өй җыештыру, идәннәрне, савыт-сабаларны юу шикелле эшләр белән әниебезне борчымаска тырышабыз. Апа белән без хәзер зурлар инде, үзебез дә булдырабыз андый гына эшләрне. Вакыты булганда, безгә әтиебез дә ярдәм итә.
Буш вакытларыбызда, бергәләшеп, кроссвордлар, сканвордлар чишәргә, компьютерда интеллектуаль уеннар уйнарга яратабыз. Әтиебез бик белемле, эрудит кеше безнең. Безгә дә күп кызыклы мәгълүмат бирә ул, без белмәгән һәм аңламаган күп нәрсәләрне гади һәм кызыклы итеп аңлатып бирә. Кайбер телетапшыруларны һәм кинофильмнарны да бергәләп карарга яратабыз. Театрларга, концертларга да күп вакытта бергәләп йөрибез. Аннан бергәләшеп фикер алышабыз. Кемгә нәрсә ошаганын, нәрсә ошамаганын ачыктан-ачык сөйләшәбез.
Өебез кечкенә булса да, бездә һәрчак кунаклар күп була, чөнки туганнарыбыз, гаилә дусларыбыз күп безнең. Барысы белән дә тату, аралашып яшибез. Әтием дә, әнием дә − авыл балалары. Алар республикамның ике районында туып-үсеп, Казанда очрашканнар һәм яратышып гаилә корганнар. Әби-бабаларыбыз да, күпләгән туганнарыбыз да авылда яши. Буш вакыт булу белән, без аларның хәлләрен белешеп, кирәк булганда булышып та киләбез. Авылда алар − тәртипле, акыллы, хөрмәтле кешеләр. Гаиләмне мин алардан башка күз алдына да китерә алмыйм. Төрле җирләрдә яшәсәк тә, без бөтен туганнарыбыз белән бергәләшеп, дус булып, зур бер тату һәм матур гаилә булып яшибез.
Мин үз гаиләмне бик тә яратам. Әниемне дә, әтиемне дә, апамны да бик тә, бик тә яратам. Алар да мине яраталар. Мин аларның һәрчак сау-сәламәт, озын гомерле, бәхетле булуларын теләп яшим. Бөтен-бөтен гаиләләргә дә иң изге теләкләремне телим. Ә кешегә теләгән изге теләкләр унлата, йөзләтә савап булып кешегә кире кайта ул, кызым, дип әйтә иде минем дәү әни. Мин бөтен кешеләрнең бер-берсенә изге теләктә булып яшәүләрен телим.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Минем гаиләм” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

Гаиләм – җылы учагым.

Мине саклаучы

Ачы җилдән, бураннардан

Мине яклаучы.

Гаилә турында сүземне Мәдинә апа Дәүләтова шигыре белән башлыйсым килә. Һәрвакытта, һәр кешегә кайтып сыенырлык җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Гаилә — ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер – берсен яраткан, бер – берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Ни генә булмасын, кеше узенең гаилә кочагында ял итә , рухи көч һәм дәрман җыя, күңелен бушатып җан җәрәхәтләрен дәвалый ала. Гаилә тормышы туктаусыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы ул.

Гаилә дигәч, әти-әнием һәм туганарым искә төшә. Әнием, әтием! Нинди җылы сүзләр. Картәнием “Әтиле — әниле алтын канатлы булып үс, улым!” – дип әйтергә ярата. Минем иң кадерле кешеләрем әнием белән әтием – алтын канатларым. Пар канатлы гаиләдә яшим мин. Әти белән әниемнең тату гомер итүләренә чиксез шатланам. Ни дисәң дә, гаиләнең ныклыгы әни һәм әтидән тора. Аларның һәрберсенең гаиләдә үз урыны бар. Әни безне дөньяга тудыра, ашата, киемнәребезне юа, иркәли, юата. Ә салкыннардан, кыенлыклардан батыр йөрәкле, көчле рухлы әтиебез саклый. Бу дөньяда алардан да яхшырак, миһербанлырак, якынрак, кадерлерәк кеше юктыр кебек. Алар безне сулыш ала башлаган көнебездән алып кайгырта башлый. Һәр яңа эшебезгә сөенә, кечкенә уңышларыбызны да шатланып кабул итә. Минем кадерлеләрем һәрвакыт безнең өчен кайгырып, ярдәм итеп торалар. Күз карасыдай саклап, төпле киңәшләрен бирәләр, урынсыз эшләгән эшләребез өчен бераз әрләп тә алалар. Ачуланганда да күзләреннән усаллык түгел, назлы караш бөркелә.

Әтиемә “егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, дигән әйтем туры килә. Нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкара алтын куллы әтием. Безнең белән дә булырга вакыт таба. Төрле темаларга фикер алыша, тормышка мөнәсәбәтне ачыкларга ярдәм итә.

Өйдә вакытта без аның белән бергә йөрибез, эшлибез. Яз җиткәч, кош оялары ясыйбыз, кышын канатлы дусларыбыз өчен җимлекләр элеп куябыз. Җәй көне бергәләп су керәбез, кышын чаңгы шуабыз.

Йорт, бакча эшләрендә безне дә катнаштыра әтиебез. Кечкенәдән хезмәт кадерен белеп үсәргә, эшсөяр булырга өйрәтә.

Ул уңган да, тапкыр да, зирәк тә, шул ук вакытта кайгыртучан һәм таләпчән кебек сыйфатларга ия гаилә башлыгы.

Әнием дә бик сабыр, уңган, ярдәмчел. Кулларыннан гөлләр тама, дисәм, бер дә ялгыш булмас. Ул бар эшкә дә өлгерә, җитешә, оста. Аның назлы карашы, ягымлы елмаюы күңелләребезне эретә. Телеңне йотарлык аш-сулар әзерләве, күз явын алырлык бәйләнгән кул эшләре белән һәрвакыт сөендереп тора ул безне. Ул яхшы белән яманны да аерырга өйрәтә. Акыллы киңәшләрен дә бирә.

Әни — әтиебезне эш урыннарында да хөрмәт итәләр, авылдашлары арасында да үрнәкле гаилә исемен йөртәләр, абруйга лаек кешеләрнең берсе алар.

Магазинда сатучы булып эшләүче әниебез кеше белән тиз аралашучан, уртак тел таба. Үз һөнәрен яхшы башкаруы нәтиҗәсендә, сәүдә ноктасыннан халык өзелми, сатып алучылар һәрчак канәгать булып, бары рәхмәт, мактау сүзләре генә юллана аның адресына карата.

Әтием үтә дә җаваплы, кирәкле һөнәр иясе. Ул – янгын сүндерүче. Аннан һәрвакыт уяу, сизгер, җитез булу таләп ителә. Шуңа күрә ул кеше гомерләрен саклап калу өчен утка керергә дә әзер булып тора.

Өстәвенә, кадерлеләрем умарта тоталар. Балның никадәр файдалы һәм шифалы булуы һәркемгә мәгълүм. Ә аны тәрбияләү өчен күпме тырышлык, көч, түземлек кирәк.

Бар яклап уңган, булдыклы, үрнәкле газиз кешеләремне бик яратам, хөрмәт итәм.

Без дә алар үрнәгендә үсеп, укуларыбызны уңышлы тәмамлап, теләгән һөнәр сайлап, бу тормышта үз юлыбызны табарбыз, дип ышанам.

Әни-әтием – безнең өчен олы терәк, зур таяныч. Без алар белән горурланабыз.

Үземне дөньяда иң бәхетле бала итеп тоям. Ни өчен дигәндә, минем картәнием һәм картәтием дә исән – саулар. Кирәк чакта барып сыенырдай якыннарым барлыгына язмышыма рәхмәтлемен. Мин һәрвакыт алар янына барырга тырышам. Ярый әле бер авылда яшибез, шуңа күрә мәктәпкә барганда да, кайтканда да яннарына еш кына кереп чыгам. Хәлләрен белеп, тәмле — тәмле ризыклары белән сыйланам. Ә алар исә мине генә көтеп торгандай ихлас елмаеп каршы алалар. Картәнием “баланың баласы – балдан татлы була”, — дия – дия, гел кочагына алып, рәхәтләнеп сөяргә ярата мине. Шулайдыр да, чөнки нәрсә генә сорасам да, һәр үтенечем, теләгем шул ук минутта тормышка аша.

Өлкән яшьтә булуларына карамастан, алар күпләп мал-туар, кош-корт тәрбиялиләр. Бакчаларында төрле — төрле җиләк – җимеш, яшелчә үстерәләр. Уңганнарга – уңыш юлдаш, дигәндәй, алмагачлары алмалардан сыгылып тора, җиләкләре гел өлгереп, күзне кызыктыра. Ә помидор, кыяр уңышы дисәң, картәнием аларны җыеп бетерә алмый. Мин дә ярдәмләшеп торам. Быел бергәләп, алардан күпме кышкылыкка азык әзерләгәнбездер, исәбе-хисабы да юк. Җимешләрдән эшләнгән кайнатмалар, яшелчәләрдән тозланган, маринадланган ризыклар белән баз тулды. Кышын исә җәйге көннәрне искә төшереп, аларны тәмләп авыз итәсе генә кала.

Картәтиемнең дә олы ярдәмчесе мин, дип мактанырга ашыгам. Аның белән йорт алдындагы эшләрдә кул арасына керергә өлгерәм. Ул малларның телен белеп сөйләшә диярсең, һәрберсенә исем кушып, алар белән аралашып, һәрчак аларны тыңлата белә.

Якынннарымның капкасын ачып керүгә үк гаҗәпкә каласың, һәр нәрсә үз урынында, җыештырылган ихата, бакча алдында аллы – гөлле чәчкәләр үсеп утыра. Кай арада шулай тәртипкә китереп җитешә ала икән бу йорт хуҗалары?! Ә йорт эченә керсәң, тагы да ямьлерәк күренеш карашны үзенә җәлеп итә. Картәнием пөхтә итеп бүлмәләрне җыештырып куя, берсеннән-берсе матур гөлләр үстерә, алар тәрәзә төпләрен бизи.

Алардан кунак та өзелми ул. Авылдашлары, туганнары белән аралашып, дус яшиләр. Шундый кунакчыл, ачык йөзле, киң күңелле кешеләр белән аралашып яшәве рәхәт тә, күңелле дә, күрәсең.

Картәнием бәйләм эшләренә дә бик оста. Безгә, оныкларына, биялиләр, оекбашлар бәйләп бирә. Кыш көннәрендә зур рәхмәтләр әйтеп, ул бәйләгән киемнәрне киеп йөрибез.

Картәтием – минем якын сердәшем. Кирәк вакытта гел аннан киңәш сорыйм. Ул һәрвакыт ярдәмгә килә. Акыллы, сабыр, шул ук вакытта таләпчән, гадел дә ул.

Кадерлеләремнең уңганлыгына, тырышлыгына сокланып туя алмыйм, алардан үрнәк алып яшим.

Алар — әни — әтиемнең дә иң якын ярдәмчеләре, таянычлары. Авырлыклар килсә, тәүдә алар белән уртаклашалар, шатлыклы хәбәрләрне бергә — бергә бүлешәләр.

Картәни — картәтиләрем тагын да бик озак еллар сау-сәламәт яшәсеннәр иде безнең арада. Алар йортының уты сүнмәсен, балаларының, оныкларының шат авазыннан тынмасын, һәрвакыт туганнар җыелып, шау — гөр килеп, гел шулай аралашып яшәсеннәр иде.

Туганнарымның һәрвакыт шулай матур, сәламәт булуларын телим. Киләчәктә дә бергәләп, тату тормышта, гаилә учагының җылысын тоеп, бәхетле яшәргә язсын.

Минем гаиләм алга, киләчәккә атлый

Гаиләм — ныклы терәгем,Гаиләм — таянычым,Йөрәк җырым, сер сандыгым,Һәм илһам чыганагым.

Гаиләм — ныклы терәгем,
Гаиләм — таянычым,
Йөрәк җырым, сер сандыгым,
Һәм илһам чыганагым.
Без Башкортстанда яшәвебез белән бик бәхетле. Республикабыз бай тарихы, матур табигате һәм талантлы кешеләре белән дан тота. Шушы гүзәл җирдә әти-әнием, абыем, туганнарым һәм дусларым белән яшәү минем өчен зур бәхет.
Дөньяда һәр кешенең үз юлы, үз сукмагы һәм үз язмышы. Алар бер-берсенә охшамаган. Тик шулай да араларында бер уртаклык бар: җир йөзенә без барыбыз да нәсел калдырырга, бәхетле булырга килгәнбез. Кеше исемен йөртүче затның бу тормышта якты эзе, матур эше калырга тиеш. Ә үзеңнең якты эзеңне калдыру өчен туган йортың, гаиләң булу кирәк. Гаилә — ул кешенең таяныр ноктасы. Безнең бәхет гаиләдә. Гаиләбез бар икән, димәк безнең киләчәгебез бар! Без бәхетле!
Биш хәрефтән генә торган гаилә сүзе бик зур мәгънәгә ия. Гаилә диюгә, безнең күз алдыбызга баш өстендәге түбә, бер үк фамилияләр, әти-әни һәм бу гаиләне дәвам итүче балалар килә. Гаилә, минемчә, бер-берсенә ярдәм итүче, яклаучы, саклаучы бер оя ул. Бу ояда кеше ял итә һәм үзен тыныч, рәхәт итеп тоя. Һәм һәр кешенең тормышы шушы оядан, гаиләдән башлана. Ә гаиләнең ныклыгы, әти-әнинең җылы мөнәсәбәте, әлбәттә, без, балалар белән бәйләнгән. Мин үземне бик бәхетле итеп тоям, чөнки минем яраткан кешеләрем, гаиләм бар.
Нинди бәхет үз әниең булса,
Үз әтиең булса яныңда.
Шатлык хисе, җылы кояш нуры
Балкып торса һәрчак җаныңда.
Минем әтием белән әнием зур җаваплылык тоеп, олыгая башлагач кына гаилә корганнар һәм Октябрьскийда яши башлаганнар. Әти-әниемнең дәвамчысы булып абыем белән мин туганбыз.
Зәңгәр күлдә ике аккош кебек,
Сез йөзәсез — ике бәхетле.
Шул бәхеткә мине кушкан өчен,
Җаным-тәнем белән рәхмәтле.
Алар безне тигез мәхәббәттә яратып үстерә, тәрбияли. Безгә үрнәк алар. Кечкенәдән әти-әниемнең җылы мөнәсәбәтен тоеп, күреп үсәм. Болар барысы да хәтеремә сеңеп кала. Үсеп җитеп, үз гаиләмне коргач, мин дә алар кебек булырмын. Мин үземне гаиләмнән, җылы өебездән башка күз алдына китерә дә алмыйм. Шуңа күрә дә, киләчәккә юл гаиләдән башлана дип уйлыйм. Шулай ук гаиләдәге яхшы мөнәсәбәтләр, туган җирдә әти-әни, дуслар һәм туганнар белән аралашып дус яшәү, гаиләбезгә киләчәккә алга омтылырга ярдәм итә.
Гаиләм белән бик бәхетлемен. Бәхетле гаилә һәрвакыт алга, киләчәккә атлый дип уйлыйм. Ә бәхетле булу өчен гаиләдә аңлашып, хөрмәт итешеп, тату яшәргә кирәк. Безнең гаиләдә нәкъ шулай. Әти-әниемнең тигез матур яшәве миңа көч, ышаныч биреп тора. Өебездә бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Ничек инде алар бәхетле булмасын да, киләчәккә омтылмасын! «Гаилә бәхете — ил бәхете», — ди халык. Ә ул бәхетне әти белән әни тудыра. Кадерле кешеләрем тормыш юлында очраган борчу-мәшәкатьләрдә бер-беренә юл куеп, гафу итә белеп, түзем һәм сабыр булып яши.
Язмышыма нигез салган җаннар,
Сезнең белән тибә йөрәгем.
Сүрелмәсен гаилә учагыбыз —
Күңелемдә шушы теләгем.
Җир йөзендә гомер юлын матур итеп бергә атлаучы, минем әтием белән әнием кебек күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшәүче, матур киләчәккә омтылучы гаиләләр күп булуын теләр идем.
Чәчәк атсын гаиләм алмагачы,
Шаулап-гөрләп үтсен көнебез.
Бергә атлыйк тормыш сукмагыннан,
Чәчәк атсын бәхет гөлебез!
Эмилия ХИСМӘТУЛЛИНА,

8 нче мәктәпнең 9 г сыйныф укучысы, «Республикамны данлыйм» шәһәр бәйгесе җиңүчесе.

Нык тату гаилә нинди була? Мөгаен, бу сорауга кистереп кенә 
җавап бирүе мөмкин түгелдер. Бик гади нәрсә түгел  ул гаилә. Яхшы гаилә 
– саф чык тамчысы кебек. Анда безнең җәмгыятебездәге социаль һәм 
әхлакый мөнәсәбәтләрнең күпкырлы дөньясы чагыла. Яхшы гаилә­кеше 
өчен зур бәхет ул. Безнең илебездә гаилә­аерым кешенең эше генә түгел, ул 
дәүләтнең өзлексез игътибар үзәгендә торучы бер берәмлеге. Дәүләт гаилә 
турында зур кайгыртучанлык, игьтибарлылык күрсәтә. Балалар 
учрежденияләре киң җәелдерелә. Төрле пособияләр түләнә, балалар сау­
сәламәт үссеннәр, яхшы тәрбия алсыннар өчен күп көч түгелә.Тик бәхетле 
гаилә кору өчен әти­әнинең барыннан да элек бер­берсенә булган 
мәхәббәте, ихтирам итүләре, җитдилекләре, бер­берсен аңлаулары, әдәпле 
булулары һәм башка бик күп нәрсәләргә бәйле икәнлеге күренә.
          Әйе, әти гаиләдә – баш кеше, ул үзе гаилә әгъзаларына үрнәк  
булырдай кеше. Ул иң күп табучы, иң көчле, иң җаваплы, барлык 
мәсьәләләрне  хәл итүче. Ул уйнап кына бодай белән капчыкларны күтәрә 
ала, печән чапканда чалгысы да аның кулында уйнаклап кына йөри. Әтием 
мине ачуланганы да юк, ләкин аның сүзе шундый да үтемле, ә күз карашы? 
Ул миңа караганда, мине үтәли күрә кебек тоела.Әтиемне мин яратам да, 
хөрмәт итәм, кайвакыт нишләптер куркам да …
            Әни, әнием, әнкәй… Һәркем өчен бик кадерле, назлы, җылы сүз бу. 
Күңелебездә булган бөтен матурлыкны, рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз. 
Һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбызга шатланып, канатланып, 
кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән мәрхәмәтле әниебезгә эндәшәбез.
             … Бер кечкенә кыз әнисеннән аерылып калганда, кызчыкка ярдәм 
итәр өчен, аннан сорыйлар: “Синең әниең нинди?” Шунда кечкенә кызчык 
җавап бирә: “Сез белмисезмени? Минем  әнием иң матуры, иң яхшысы”. 
Шулай  кечкенә вакытта да, олайгач та һәр кешегә үз әнисе иң изге, иң 
матуры, иң ягымлы һәм игътибарлы булып күренә.
             Миңа да үз әнием – иң гүзәл, иң сылу, иң күркәм. Буе белән ул озын 
түгел, русча әйткәндә “ и ноги не от ушей растут”, муены да бик озын түгел,
чәчләре дә бик куе озын түгел, ә күзләренә карасаң – дөняның гүзәллеген, 
әниемнең сабырлыгын, акыллылыгын, барысын да белгәнен, аңлаганын 
күрәсең. Аңа артык сүз дә әйтергә кирәкми, ул бөтен минем хис­
тойгыларымны, уй­хәсрәтләремне минем күзләремнән карап белә.Бервакыт 
мәктәптән эчем пошып кайткан идем. Рус әдәбиятына кич буе әзерләндем, 
укыдым, тырыштым, ятладым, дәрестә тырышып җавап бирдем, җаным­
фәрманым белән ышанган  идем: дәрестә миңа яхшы билге куячаклар, 
чөнки мин гадәти  тырышлыгым белән тырышмадым, бүтәнчә, җанымны 
биргән кебек тырышкан идем.Ә миңа салкын су сипкән кебек, “Ладно, на маленькую троечку пойдет”, ­ диде. Мин  бит әниемә: “Мин дүртлегә 
тырышып укырмын”, ­ дип сүз биргән идем. Һәм менә яңадан өчле. Өйгә  
кайтасы да килмәде. Әнием  мине үзе каршы алды да, күземә карап: “И 
балам мин сине көтә­көтә бик сагындым, мин бит сине нинди билге алсаң да
яратам”, ­ диде. “Намус белән генә тырыш”, ­ дип өстәде. “Өчлегә дә бит 
тырышырга кирәк, өчле дә бит билге…”
            Ничек ул укытучының миңа өчле куйганын белде? Ничек күңелемнең
кителгәнен күрде? Әниемнең мине аңлавы миңа шундый да рәхәт булып 
тоелды.
           Гаиләдә тынычлык иминлек булганда шундый да яшәве рәхәт. Ә 
гаиләнең иминлеге, бәхетле тормышы дөньяның тынычлыгы  белән бәйле.
Шуңа күрәдер әниемнең һәрвакыт кабатлана торган сүзләре гел колагымда: 
“Дөньяда тынычлык, иминлек кенә булсын !”
           Аналарның күз яшьләре  түгелмәсен, балалар ачынып еламасын өчен 
дөньяда тынычлык кирәк.
               Әкрен генә җилләр исә,
               Ел артыннан еллар үтә,
               Ә халыкта тик бер теләк
               Гүя бердәм сулыш:
               Мәрмәр һәйкәлләр каршында
               Яшьле күзләр карашында катгый таләп:
               Җирдә кабат
               Кабынмасын сугыш!

Минем гаилэм!

Гаилә – ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгырткан кешеләр яши. Гаилэдэ син узенне иркен, рэхэт, ышанычлы итеп тоясын. Эти эниен сине ярата, жылылык белэн караса шуннан да зур бэхет бармы сон ул! 

Минем гаилэм 5 кешедэн тора: этием, энием, абыем, апам hэм мин! Безнен гаилэ бик дус-тату! Без бер -беребез очен улеп торабыз, яратабыз,hормэт итэбез! Авыр чакта бер кайчан да булышыйча калмыйбыз!!! 

 Без гел очэу, безгэ рэхэт, бер беребезгэ терэк!

Абый белэн апа хэзер узлэре тормышлы, шунын очен гел курешеп булмый. Шуна да карамастан, мин аларны сагынып котеп алам! Алар кайткач без hэрвакыттагыча фотога тошэбез!!!

Гаилэ тулы булганда гына, тынычлык та була! Эти энигэ зур рэхмэт безне тэртипле, ярдэмчел булып яшэргэ ойрэткэннэре очен! Без очэу-бер беребезгэ нык ошаганнар!!!

Зэнгэр кузлелэр булып, без энигэ ошаган! анын да кузлэре кук йозе кебек зэп-зэнгэр!!

Бу фото — апамнын никахында.

Э менэ бу фото — абыемнын никахында.

 

Мин гаилэмне бик нык яратам!!!!

Рейтинг: +21

13327 просмотров

Комментарии ()

#
11 ноября 2015 в 12:12

0

У тебя дружная, красивая семья)

Далия Ловцова
#
11 ноября 2015 в 12:23

0

Очень все красивые.
Нас тоже пятеро в семье, только из детей я самая старшая.

Арслан Хасанов
#
13 ноября 2015 в 10:39

0

И мне понравилась и статья и семья smile

Dina Zainullina
#
20 января 2016 в 13:35

0

ОСОБЕННО КРАСИВО УЛЫБКА НА ВАШИХ ЛИЦАХ БУДЬТЕ СЧАСТЛИВЫ И ДРУЖНЫ МОЛОДЦЫ ВСЕ У ВАС ХОРОШО.

Җәмгыять

Гаилә… Нәрсә ул?

Гаилә… Нәрсә ул? Гаилә ул — иң мөһим нәрсә. Гаиләсе булмаган кешенең бәхете дә булмый диләр. Гаиләне мин бер зур көймә белән чагыштырыр идем. Андагы кешеләрнең берсе генә төшсә дә, көймә чайкала башлый. Ә тормыш ул — зур диңгез. Бу диңгездә көймә белән йөзәр өчен тырышлык, сабырлык кирәк. Кыскасы, гаилә…

 Гаилә... Нәрсә ул?

Гаилә… Нәрсә ул? Гаилә ул — иң мөһим нәрсә. Гаиләсе булмаган кешенең бәхете дә булмый диләр. Гаиләне мин бер зур көймә белән чагыштырыр идем. Андагы кешеләрнең берсе генә төшсә дә, көймә чайкала башлый. Ә тормыш ул — зур диңгез. Бу диңгездә көймә белән йөзәр өчен тырышлык, сабырлык кирәк. Кыскасы, гаилә туры барырга, бөтен авырлыкларны бергә-бергә җиңәргә тиеш. Мин дә үзебезнең гаиләбезне шундыйлардан дип саныйм. Безнең гаиләбез оешканга 23 августта 25 ел була. Бик озак гомер бәхетле, мул, тулы, бәрәкәтле тормыш юлы аша узганнар минем әтием белән әнием. Мәхәббәт җимешләре булып, бер-беребезгә терәк булырдай, ике сөйкемле кыз балалар апам Эльвира белән мине тудырганнар алар. Безнең гаиләдә ир-ат, хатын-кыз эше дигән сүзләр юк. Бездә берәү дә, беркайчан да эшсез утырмый. Әтием белән әниемнең эшләре дә уртак, укытучылар. Алар һәрчак үзара сөйләшәләр, киңәшләшәләр, фикерләшәләр. Безнең фикерләрне беләсе килеп, бездән дә киңәшләр сорыйлар. Шулай җыелып, фикерләшеп, уен-көлкеле сөйләшүләрдән яңа идеяләр туа. Өй эшләрен дә бергәләп эшләргә яратабыз. Әниебез тәмле итеп ашлар пешерергә ярата. Төп эшебез уку булса да, өй җыештыру, идәннәрне, савыт-сабаларны юу шикелле эшләр белән әниебезне борчымаска тырышабыз.
Буш вакытларыбызда, бергәләшеп, кроссвордлар, сканвордлар чишәргә, компьютерда интеллектуаль уеннар уйнарга яратабыз. Әтиебез бик белемле, эрудит кеше безнең. Безгә дә күп кызыклы мәгълүмат бирә ул, без белмәгән һәм аңламаган күп нәрсәләрне гади һәм кызыклы итеп аңлатып бирә. Кайбер телетапшыруларны һәм кинофильмнарны да бергәләп карарга яратабыз. Театрларга, концертларга да күп вакытта бергәләп йөрибез. Аннан бергәләшеп фикер алышабыз. Кемгә нәрсә ошаганын, нәрсә ошамаганын ачыктан-ачык сөйләшәбез.
Бездә һәрчак кунаклар күп була, чөнки туганнарыбыз, гаилә дусларыбыз күп безнең. Барысы белән дә тату, аралашып яшибез. Әтием дә, әнием дә − авыл балалары. Алар Апас районының төрле авылларында туып-үсеп, Казанда укыганнар. Әнием безнең авылга иптәш кызына кунакка кайткан, алар очрашканнар һәм яратышып гаилә корганнар. Әтием кызык итеп : — Әниегез мине үзе эзләп тапты дип шаярта да әле.
Мин үз гаиләмне бик тә яратам. Әниемне дә, әтиемне дә, дәү әти-дәү әниләремне, апамны да, бик тә, бик тә яратам. Апам да үз гаиләсен корды, хәзер безнең гаиләдә биш кеше булды, җизнәмне дә яратам. Алар да мине яраталар. Мин аларның һәрчак сау-сәламәт, озын гомерле, бәхетле булуларын теләп яшим. Бөтен-бөтен гаиләләргә дә иң изге теләкләремне телим. Ә кешегә теләгән изге теләкләр унлата, йөзләтә савап булып кешегә кире кайта ул, кызым, дип әйтә минем дәү әни. Мин бөтен кешеләрнең бер-берсенә изге теләктә булып яшәүләрен телим.

Алинә Галимҗанова, Иске Йомралы авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Беззубый сбивчивый разбавленный егэ ответы
  • Безземельный иссякнуть ниспосланный егэ
  • Беззаботный смех расплавленный металл бесспорное утверждение сдать экзамен искусный мастер
  • Безжизненный азот сочинение
  • Безжалостный расцвести избранный поднажал занавес понавыращивать пресветлый превозмочь егэ