- Подробности
-
Автор: Teacher-rt -
Опубликовано 23 Февраль 2019
-
Просмотров: 546
Рейтинг: / 1
Салахова
Лилия Ленаровна |
5 класс | МБОУ «СОШ №1 п.г.т.Актюбинский» | Загитова Зинфера Ильясовна | Сочинение к празднику |
Әтием солдат булган.
Минем әтием 1985 нче елда Совет Армиясенә хезмәт итәргә киткән. Ул башта Ульяновский шәһәрендә укыту курсларында булган. Шунда хәрби хезмәт осталыгына өйрәнгән , нинди генә авырлыклар килсә дә, Туган илне сакларга ант биргән. Аннары Польшага җибәргәннәр. Сержант булып хезмәт иткән. Әтием анда бик күп дуслар тапкан. Якташларын очраткан. Польшада хезмәт иткән дәвердә ике ай башта учениядә булган. Аннан өч ай спорт ротада, девизиянең данын яклаганнар. Алты ай поляклар белән эшләгән. Аннары поляклар, немецлар , совет солдатлары катнашында уздырылган “Дружба-87” учениясында катнашкан. Туган җирдән читтә яшәү авыр булса да, түзәргә кирәк. Ике арада йөргән,кайнар сәлам хатлары, очрашу көннәрен тагын да якынайта. 1987 нче елның көзендә әтием туган авылына әйләнеп кайта. Әти-әнисе, туганнары аны сагынып каршы алалар.
Әтием әйтүенчә, элек армиягә бармый калу егет өчен хурлык саналган. Армиядә хезмәт итеп кайткан егетне генә чын ир дип санаганнар, ул шуның белән горурлана. Мин,Салахова Лилия, 5 нче сыйныфта укыйм.Мин әтием турында шигырь яздым.Аны сезгә дә укытам:
Минем әти.
Минем әтием Ленар
Ул бит Әлкәйдә туган.
Бабайлардан үрнәк алып,
Эшкәдә тырыш булган.
Әлкәй мәктәбен бетергән,
Армиядә ул булган.
Армиядән соң әтием
Техникумда укыган.
Әтием хәзер фермер
Сөрә, чәчә һәм суга
Ул чәчкән икмәкләре белән
Амбарлары да тула.
Кырыннан печән,саламны
Фермаларына ташый.
Фермасында маллары күп
Алар бит шуны ашый
Без әтине яратабыз
Яхшы хуҗа ул өйдә
Укыгыз, уку кирәк дип
Киңәшләр бирә безгә
Әтидән үрнәк алабыз
Ул эшчән булгач, рәхәт
Шундый ул үстергән өчен,
Әби-бабайга рәхмәт!
У вас нет прав для создания комментариев.
Бөек Ватан сугышының тынганына алтмыш елдан артык вакыт үтте. Мин үзем дә, әти-әнием дә сугыш чорын күрмәдек. Бу канкойгыч сугыш турында ишетеп кенә беләбез. Сугыш дип әйтүгә, минем күз алдыма җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь-яшь егетләр, кызлар, туган җирләрен саклау өчен, фронтка китәләр. Тылда калганнар да солдатлар өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Җиңү өчен дип, бар тырышлыкларын куялар. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерә. Я ире, я уллары, я әтиләре Ватан өчен яу кырларында мәңгегә ятып кала. Ачлыктан тилмереп үлүчеләр дә күп була сугыш елларында. Шулай ук фашист концлагерьларында һәлак булучыларның саны да исәпсез. Бу сугышта бик күп якташларыбыз корбан булган. Нинди зур югалтулар!
Ләкин халыкның тырышлыгы бушка китми: күптән көтелгән Җиңү көне килә. Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала. Хәзерге вакытта да 9 нчы Май Җиңү көне буларак билгеләп үтелә.
Тик шулай да, күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр, һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.
Без ел саен 9 нчы Май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадын карарга барабыз. Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга!
Илләр, кешеләр язмышында мәңге онытылмаслык вакыйгалар аз түгел. Әнә шундый вакыйгаларның берсе булган Бөек Ватан сугышын, фашист илбасарларына каршы халкыбызның героик көрәшен бөтен Җир шары хәтердән мәңге җуймас. Кешелек тарихына иң күп канкойгыч сугыш булып кергән Бөек Ватан сугышында Җиңү армиябезгә, халкыбызга дан һәм шөһрәт китерә.
Моннан 70 ел элек, халкыбызның нык ихтыяр көченә, югары әхлак сыйфатларына ия, куркусыз булуын бөтен дөньяга танытып, безнең сугышчылар Берлиндагы рейхстаг өстенә Җиңү байрагы кадый.
Фашистик Германия,10 ел һөҗүм итешмәү турындагы пактны бозып, 1941 елның 22 июнендә илебезгә басып керә. Бөек Ватан сугышы башлана.
Сугыш… Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул 27 миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган…
Сугыш… Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, Җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.Бөек Ватан сугышында халыкның батырлыгы, Туган илгә бирелгәнлеге, чиксез мәхәббәте, төрле милләт халыкларының бердәмлеге күренде. Ил өчен авыр сынау көннәрендә халкыбыз бер йодрыкка тупланды. Фронт һәм тыл бердәм булды.
Авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына калды. Ә тормышны алып барырга кирәк иде – игенне дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка җылы киемнәр дә әзерләп җибәрергә, бик күп салымнар да түләргә кирәк иде. Әмма тыл халкы сынатмады, сыгылмады.
Бөек Ватан сугышы чоры халык өчен зур сынау еллары булды. Сугышның беренче көннәреннән үк русы, татары, чувашы, удмурты, һ.б. милләт кешеләре туган илен – Ватанын сакларга күтәрелде.
1418 көн һәм төн барган бу мәхшәрдән халкыбыз җиңүче булып чыкты. Совет солдатлары үз илебезне генә түгел, бөтен Европаны фашизм коллыгыннан коткарды.
Җиңү тылда да яулана. Сугышка киткән ир – атларның эш урынына хатын-кызлар һәм балалар баса.
Татарстан илнең көчле тыл базасына әверелә. Казан авиация, ясалма каучук заводлары, кинопленка, тегү фабрикалары, мех комбинаты фронт өчен эшли. Мех киемнәрнең -50, киез итекләрнең 25 проценты безнең республикада җитештерелә. Җиңү көннәрен якынайтуга колхозчылар да үзләреннән зур өлеш кертә.
“Сугыш бүтән кабатланмасын!”
Әйе, без барыбыз да сугышның бүтән кабатлавын , җирдә тынычлык хакимлек итүен телибез.
Без, укучылар, артта калган шушы вәхшәтле көннәрнең эчтәлеген ныграк аңлау өчен Бөек Ватан сугышында җанын-тәнен биреп фашист илбасарлары белән көрәшкән сугышчылардан, ә хәзерге вакытта ветераннар булып саналган бабаларыбыздан сорашып беләбез. Сугышның ачы хәсрәтләре аларга бик күп кайгы алып килгән һәм алар бу көннәрне искә алганда күз яшьләрсез сөйли алмыйлар. .
Җиңү көне җиңел бирелмәде,
Җыр җырланмый шөһрәт-дан өчен.
Йөрәк җылый һәрбер солдат өчен,
Егермеләп миллион җан өчен.
Яңгыра, җыр, горурлыгы булып халкымның.
Яңгыра җыр, тыйнак илем өчен,
Рәхмәт, Ватан, җиңдең, талпындың.
Ватанны азат итү бөтен халык эше булган. Шуңа күрә «алар Ватанны сакладылар» дигәндә, без ул сугыш еллары халкын — барысын да күз алдында тотарга тиешбез: ул елларда яшәгән, сугышта катнашкан, тылда эшләгән кешеләрне. Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт! Ә безнең бурычыбыз — ул еллардагы халыкның батырлыгын үзебез дә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру.
Ләкин халыкның тырышлыгы бушка китми: күптән Җиңү көне килә. . Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала. Хәзерге вакытта да 9 нчы Май Җиңү көне буларак билгеләп үтелә.
Тик шулай да, күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр, һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.
Без ел саен 9 нчы Май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадын карарга барабыз. Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга!
Татарча сочинение “Солдат буласым килә|Солдат буласым килэ”
Сочинение на татарском языке на тему “Солдат буласым килә”/”Солдат буласым килэ”Без төннәрен рәхәтләнеп йоклыйбыз, көндезләрен тынычлап укыйбыз, эшлибез. Ә солдатлар, безнең җиребезгә беркем дә явыз ният белән яшеренеп кермәсен дип, көне-төне сакта торалар. Миңа хәзер ун яшь. Тагын сигез елдан мин дә армия сафларына басармын. Мин кечкенәдән үк солдат булырга хыялланам. Әтием, хәтта шаяртып, мине “комбат” дип йөри. Бу хыялым тормышка ашсын өчен, мин үз-үземне хәзердән үк чыныктырам. Иртәмне зарядка ясау белән башлыйм, турникта тартылам, гантельләр күтәрәм, кулымда идәннән күтәреләм, озак итеп башымда торам. Айкидо дигән спорт төре белән дә шөгыльләнәм. Хәрби кешеләр җитди, төгәл, түземле, тәвәккәл, таләпчән һәм көчле ихтыярлы булырга тиеш. Мин үземдә шундый сыйфатлар тәрбияләргә тырышам. Музыка мәктәбендә дә укыйм. Берничә төрле уен коралында уйный беләм. Музыка безнең армия тормышын бизәп, җанландырып җибәрер дип уйлыйм.
Минем әтием дә армия сафларыңда хезмәт иткән. “Армия − егетләрдән чын ирләр ясый торган мәктәп ул. Дуслыкның кыйммәтен армиядә аңлыйсың. Ватан өчен җаваплылык та шунда тәрбияләнә”, − дип сөйли ул. Ватанны саклау − һәр кешенең, бигрәк тә һәр ир кешенең иң изге бурычы. Мин үземә йөкләнгән бу бурычны төгәл үтәрмен дип уйлыйм. Безнең күгебез гел аяз, чишмә суларыбыз саф, аналарның йөзе якты, сабыйларның йокысы татлы булсын өчен, минем солдат буласым килә.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Солдат буласым килэ” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)
Җәмгыять
Ватанны саклау – изге эш
Һәр ир-егетнең үз Ватаны алдында изге һәм мактаулы бурычы бар. Ул — армия сафларында хезмәт итү. Төнге караңгыда, буранда, яңгыр яуганда туган авылында калган әти-әниеңне , туганнарыңны, дусларыңны һәм тагын бик күпләрнең тыныч йокысын, шат тормышын саклаудан да изге, мактаулы эш бармы соң?
Илнең чиген саклый солдатлар
Сызылып алсу таңнар…
Һәр ир-егетнең үз Ватаны алдында изге һәм мактаулы бурычы бар. Ул — армия сафларында хезмәт итү. Төнге караңгыда, буранда, яңгыр яуганда туган авылында калган әти-әниеңне , туганнарыңны, дусларыңны һәм тагын бик күпләрнең тыныч йокысын, шат тормышын саклаудан да изге, мактаулы эш бармы соң?
Илнең чиген саклый солдатлар
Сызылып алсу таңнар атканда.
Алсуланып кояш батканда
Серләшеп йолдызлар янганда,
Илебезнең, җиребезнең
Иминлеген саклый солдатлар.
Армия! Гади генә тоелган бу сүз эченә тирән мәгънә салынган. Яп-яшь егеттән кыю ир-атларга әверелеп кайта торган чыныгу урыны ул.
«Кадак даганы саклый, дага юрганы саклый, юрга батырны саклый, батыр Ватанны саклый, — ди халык. Ә халык әйтсә, хак әйтә. Менә шундый батыр, кыю ир-егетләр арасында минем әтием булуы — минем өчен зур горурлык.
Минем әтием Нәҗмиев Камил Рәфкат улы 1964 елның 23 мартында туган. Ул Олы Бәрәзә сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң , күрше Бәрәскә урта мәктәбендә укуын дәвам итә һәм күмәк хуҗалыгыбызда төрле эшләрдә катнаша.
1982 нче елның март аенда әтиемне армия сафларына алалар. Ул башта Таджикстанга эләгә. Берникадәр вакыттан соң Куран-Түбе шәһәренә күчерәләр һәм шунда хәрби ант кабул итә. Ә аннан соң аларны иң куркыныч ноктага — Әфганстанга җибәрәләр. Әтигә 40 нчы армиянең Пули-Хумри шәһәре янында урнашкан полкта каравыл ротасында хезмәт итәргә туры килә. Ул анда корал складлары саклый. Авылда хезмәт сөеп, чыныгып үсүе аңа армия хезмәтендә бик нык ярдәм итә. Ул Әфганның кызу кояшына да бирешми, андагы авырлыклар алдында да югалып калмый. 1984 елда ул туган якларыбызга әйләнеп кайта..
Әтием Әфганстанда булган еллары турында сөйләргә яратмый. Ул бары тик бергә хезмәт иткән иптәш егетләрен сагына, кайберләре белән ныклы элемтәдә тора.
Армиядә хезмәт итү — егет кешегә бик кирәкле эш, дип саный әтием. Анда кеше ныгып, авырлыкларга бирешмәскә өйрәнеп, нык ихтыярлы булып кайта, ди ул. Әтием үзенең хәрби хезмәттә булып кайтуы белән бик горурлана. Чын ир-егет үз Ватанын сакларга бурычлы, дип кабатлый ул. Мин дә әтиемне бик яратам, аның белән горурланам.
15 февральдә Совет гаскәрләренең чыгарылуына 25 ел булып үтте.. Мин чын күңелемнән әтиемне һәм аның хезмәттәшләрен әлеге истәлекле көн белән котлыйм. Аларга исәнлек-саулык,сабырлык, гаилә бәхетләре телим.
Туган илне саклау — ирләр эше,
Без акларга тиеш өметне.
Мактау белән телгә ала һәркем,
Ил сакчысы дигән егетне.
Нәҗмиева Таңсылу
Бәрәзә урта мәктәбенең
10 нчы сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
МБББУ “Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Сочинение
“Җиңү көне җиңел бирелмәде”
11 класс укучысы
Сабирова Илүзәнең эше.
2015 ел
Язлар җитә, язлар… Көннәр шактый салкын торуга да карамастан, тышта яз исе, яшәү, тереклек исе аңкый. 70 ел элек тә җиргә шундый язлар килгәндер. Юк, ул язлар тулы бер кешелекнең өметен, ышанычын аклаган язлар булган бит. Яз һәркемдә яңа хыяллар, өмет, ышаныч уята. Ул авыр елларда да шушы өмет, ышаныч, бер-берсенә терәк була белү авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм иткәндер, мөгаен. Илебезгә шактый кыйммәткә төшкән бу җиңү шатлыгын үз күзләре белән күреп, безгә тынычлык бүләк итүчеләрнең саны да бүген авылларда санаулы булып тора. Яшисе килү теләге, тормышны, туган җирне ярату барысыннан да көчлерәк булган күрәсең. Нәкъ шушы чор кешеләре үз язмышына төшкән сынауларны сыкранмый, намусына тап төшерми үтә белгән буын. Шушы гади генә татар хатыннары, әби-бабайлар, яшүсмер егет-кызлар көнне-төнгә ялгап эшләмәсәләр, Җиңү таңын күрү насыйп булыр иде микән?
Тыл батырлары, сугыш чоры балаларының кичерешләрен тыңлагач үзеннән-үзе горурлык хисе туа. Үзләре ачлы-туклы булса булган, ә фронттагыларны ач итмәгәннәр, кулдан килгәнен дә, килмәгәнен дә эшләгәннәр. Хатын-кыз тереклекнең дәвамчысы гына түгел, ә бөтен җиһанны ачлык афәтеннән дә саклап калган түгелме соң?
Әйе, сабырлыгы, тыйнаклыгы, гадилеге белән матур авылымның ак яулыклы асыл затлары. Зәйтүнә апа Фаррахованың уй-кичерешләрен тыңлагач моның шулай булуына тагын бер кат инандым. Аның үзен «аяклы тарих» дип атасаң да ялгыш булмас. Зәйтүнә апа, шактый олы яшьтә булуына карамастан, чорларны кичәгедәй хәтерли. Бугенге көндә аңа 86 яшь. Гаиләдә 5 бала үскәннәр. Бүгенге көндә Зәйтүнә апа белән Әлфия апа гына исән. Сугыш башланганда, Югары Табында колхоз эшендә була ул. Кайта-килә шунда эшлиләр. Сугышка Зәйтүнә апаның әтисе – Фаррах абый китә, һәм ул кире кайтмый – хәбәрсез югала.
1941-1946 елларда Бөек Ватан сугышы ветераны була.
Кая куйсалар да сынатмый Зәйтүнә апа. 1957 нче елда экономист, 1987 елда техник булып эшли, бик зур вазифа башкара. Аеруча үзәген өзгән бер вакыйганы оныта алмый ул: “Икмәк өлгергәч, көлтә бәйли идек, көлтә бәйләгәндә куллар канап бетә иде.” – ди.
Сугыш бетеп, дөньялар үз җае белән барса да, авыр фронт юлларын онытып, аны мәңге хәтердән сызып ташлау мөмкин түгел шул.
“Колхозда эшче кешеләр җитешмәү сәбәпле, безгә барысын да башкарырга туры килде,” — дип сөйли Зәйтүнә әби.
Сабыр, киң күңелле Зәйтүнә әби белән бүген дә горурланам һәм аңа баш иям. Һәйкәл куярлык бит үзләренә.
Югарыда искә алган хезмәт сөючән Зәйтүнә әби кебекләр, мөгаен, һәр авылда бардыр. Тыйнак кына гомер итәләр. Өметләрен өзмичә, алар әле дә хәл белүләрен көтәләр.
Уйласаң чәчләрең агарырлык хәлләр. Язмышларны, гомерләрне, авыл, калаларны берсен дә аямады бу сугыш дигәннәре. Кисте, турады, җимерде, яндырды, бар дөньясын көл, яшәү яменә сусаганнарны кол итте.
Сугышның авыр җәрәхәтен иңнәрендә күтәргән хөрмәтле ветераннарыбыз бу афәтне мәңге үз хәтерләреннән җуймыйлар.
Дәһшәтле еллар афәтен һәр гаилә кичергән. Күп аналар тол калган, улларын һәм кызларын югалткан. Тирән яра калдырган, йөрәкләргә әрнү салган ул сугыш.. Күңелләр һаман сызлана, сыкрый әле.
Саклау-Баш авылында туып үскән бабам Сабиров Харрас Салих улы да сугышның ачысын-төчесен татыган кеше. Харрас бабам 1932 нче елның 2 нче февралендә дөньяга килә. Гаиләдә 4 бала булалар. Иң зурысы – Тәскирә – 1929 нче елда, аннан кала Харрас бабам белән Гаяз абый (игезәкләр булалар) -1932 нче елда, аннан кала Суфия апа. Бүгенге көндә барысы да исән, аллага шөкер. Бабам күп вакыйгалар, сынаулар кичерде бу гомер. Сугышка бабамның әтисе китә, бик каты яраланып кайта. Сугыш вакытында бабам урак машинасында эшли, арыш, икмәк ура. Аннан соң,үсә торгач, 1952 нче елда армиягэ китә, анда 3 ел хезмәт итә. Армиядән сон Украинага Донбасс шәһәренә шахтада эшләргә китә. Аннан кайткач, 1958 нче елда Казанга тозелеш техникумына укырга керә. Техникумны тәмамлап кайткач, Саклау-Баш авылына кайтып совхозда эшли. Шул ук вакытта столяр вазифасын башкара, ул вакытта столярныйда эшләгәндә уллары аның ярдәмчеләре булалар.
Тыныч тормышлар башланып киткәч, Фиюзә әби белән тормыш корып җибәрә. Фиюзә әбием белән 5 ул тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, 2013 елнын 3 нче апрелендә Фиюзә әбием дөньядан китеп бара.
1941-1945 нче елгы сугыш бабамның хәтерендә иң авыр, иң дәһшәтле сугыш булып исендә кала. Ачлык, ялангачлык – ачлыгы бигрәк тә авыр шул. Әнкәсенең балаларына, авызыннан өзеп, соңгы кабым икмәген биргәнен, көне-төне колхоз эшеннән кайтып кермәгәне бүген үзәкләрне бигрәк тә өзә шул.”Эх, әнкәй-әткәйләрне бүгенге өстәл яннарына кайтарып утыртсаң иде!” – дип уфтана бабай.
Һәр елны Җиңү бәйрәме көнне без барыбыз да җыелышып бабамны бу бәйрәм белән котлыйбыз, бәйрәм парадын карарга барабыз. Анда күкрәкләренә орден — медальләр таккан чал чәчле ветераннар арасында минем бабам да була. Мин аның белән чиксез горурланам.
Без бик бәхетле балалар, чөнки тыныч тормышта яшибез. Быел илебез зур бәйрәмгә әзерләнә. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга җитмеш ел вакыт үткән.
Мин үзем дә, әти-әнием дә сугыш чорын күрмәдек. Бу җан өшеткеч сүз турында китаплар укып, кинолар карап һәм әби-бабаларыбыз сөйләгәннәрдән генә ишетеп беләбез.
Безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен мин дә чал чәчле ветераннарыбызга карата рәхмәт хисләре яши. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, һәрберсенә мең рәхмәт әйтәсе килә!
Шулай да, хәзерге тормышнын кадерен белик, яратыйк, үткәннәрне онытмыйк!
Опубликовано 3 года назад по предмету
Другие предметы
от Latypov21
бүген көнем файдалы үтте вот на эту тему небольшое сочинение на татарском языке пожалуйста напишите срочно
-
Ответ
Ответ дан
нормальноподожди пять минут, сейчас придумаю и напишу)
-
Ответ
Ответ дан
нормальноБуген минем конем файдалы утте. Иртэн торып мин мэктэпкэ киттем. Мэктэптэ ой эше очен бишле алдым.шле алдым. Дэреслэрдэ дэ укытучыга жавап бирдем. Мэтэптэн кайтканда кибеткэ кереп ипи алдым. Ойдэ уземнен эшлэремне эшлэгэч, т
-
Ответ
Ответ дан
нормально -
Ответ
Ответ дан
Latypov21 -
Ответ
Ответ дан
нормальноЭнигэ булыштым: тузан серттем, чэчэклэргэ су сиптем. Менэ шулай мин конемне файдалы уткэрдем.
-
Ответ
Ответ дан
Latypov21
-
Информация
Посетители, находящиеся в группе Гости, не могут оставлять комментарии к данной публикации.