Булачак ил сакчылары турында сочинение 3 класс

Җәмгыять

Ватанны саклау – изге бурыч.

Ватанны саклау — ир-егетләребезнең буыннан-буынга күчкән изге бурычы. Хәрби хезмәттәге кешеләр олы ихтирамга лаек. Алар илебезнең чикләрен, безнең тыныч тормышыбызны уяу саклыйлар. Бик борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу дәрәҗәле, абруйлы һөнәрләрдән саналган. Бабайлар, әтиләр, абыйлар туган ил алдындагы бурычларын намус белән үтәгәннәр. Алар сафында минем әтием дә бар.

Зәйнетдинов Ришат Тәлгать улы 1967 нче елның 23 декабрендә Түнтәр авылында өченче бала булып дөньяга килә. Ул авылның иң күркәм, дус, тату, хезмәт сөючән, 8 балалы гаиләсендә тәрбияләнә. Әтием мәктәпне уңышлы тәмамлап, ил алдындагы бурычын үтәргә армия сафларына алына.

Утларга кердең,

Курку белмәдең,

Ватан йөзенә

Тап төшермәдең…

Бу шигъри юллар минем әтигә туры килә. Армия сафларында хезмәт итү вакыты — аның ныклыкка сынау үтүе була.

Армиянең беренче айларында әти Термез шәһәрендә 3 ай өйрәнүләрдә була. Аннары , ул вакытта күпләрнең язмыш сынавы булган, тау-ташлы Әфган җиренә җибәрелә. Анда сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Гаиләдә чыныгу алып үскән әтием кыенлыклар алдында каушап калмый. Хәрби хезмәттә дә кыюлык, батырлык үрнәкләре күрсәтә. Моның дәлилләре аңа бирелгән медаль, мактау билгеләре, грамоталар. Менә алар: «За боевые заслуги» медале, «СССР Кораллы көчләренә 70 ел» юбилей медале, «Воину -интернационалисту от благодарного Афганского народа»,»За самоотверженный ратный труд в Краснознаменном Трукменском военном округе», «Грамота Воину-интернационалисту». Әтием биргән антына, хәрби бурычына тугры булып, язмышына төшкән авырлыкларны, сынауларны җиңеп, сугыш сукмакларын исән-имин узып 2 ел хезмәттән соң туган авылына кайта. Бу чорларны искә алганда, үзе белән бергә хезмәт итеп, чит җирләрдә ятып калган иптәшләрен исенә төшергәндә ирексездән күзләре яшьләнә аның. Әфгандагы сугыш дәһшәте бик озак төшләренә кереп азаплый. Ул утлы көннәр аның йөрәк түрендә әле дә саклана, тик әтием бу турыда сөйләргә яратмый.

Әфган җирендә ун елга сузылган сугышның истәлеге итеп, узган ел районыбызда сугышчы интернационалистлар турында бик матур китап чыкты. Ул китапта минем әтием — өлкән сержант Зәйнетдинов Ришат Тәлгать улы турында да язма бар.

Ватан алдындагы бурычын үтәгәннән соң әти Казанга барып укырга керә. КДПУ ның физик тәрбия факультетын тәмамлый. Укып бетереп туган мәктәбенә тормыш иминлеге нигезләре һәм физик тәрбия дәресләрен укытырга кайта. Үз эшенә бирелгәнлеге, балалар күңеленә ачкыч таба белүе нәтиҗәсендә зур уңышларга ирешә. Ул укучылар күңелендә туган илгә мәхәббәт, чын дуслык, тугрылык, батырлык хисләрен тәрбияли . Әтием укучыларының физик яктан нык, көчле кешеләр, чын патриотлар, курку белмәс ил сакчылары булып үсүен тели.

Әтием Ришат Тәлгать улы балаларның, бигрәк тә малайларның чын дусты. Чөнки ул аларны хоккей уйнау серләренә өйрәтә. Бу өлкәдә уңышлары да бик күп. Ул җитәкләгән хоккей командалары район, республика күләмендәге ярышларда катнашып, зур күрсәткечләргә ирешәләр. Бу әлбәттә әтинең дә зур хезмәт җимеше.

Әтием гаиләдә яхшы тормыш иптәше, кайгыртучан, үрнәк әти. Алар әнием Эльмира белән безне — бер ул, бер кыз тәрбиялиләр. Әтием кыю, сабыр, ярдәмчел, изге күңелле кеше. Мин аның белән чын күңелдән горурланам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги:

250

                Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

                         муниципаль бюджет учреждениесе  

                       « Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе”

                                                    ХИКӘЯ

                     ТЕМА:  “ Минем абыем – ил сакчысы”

                                  Эшне башкарды: Әтнә районы Күәм урта гомуми

                                                                белем бирү мәктәбенең 7 нче

                                                                сыйныф укучысы Фазылҗанова

                                                                Гөлгенә Рәис кызы.

                                 Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                  Сөнгатова Гөлнара Зөлкарь кызы.

                                                2013 нче ел

     Ил сакчысы! Туган ил сакчысы! Бу сүзләрне ишеткәч, уйланып куям. Туган ил бит ул -мин, минем гаиләм, минем туганнарым, минем туган авылым, мин яшәгән җир. Димәк, илне саклаучылар безнең тынычлыгыбыз өчен үзләрен аямый хезмәт итәләр. Безнең халык элек электән туган ил алдындагы бурычларын намус белән үтәгәннәр, ил чакырса, кулларына корал тотып, Ватан сагына басканнар. “Туган ил өчен”, дип сугышка кергәннәр, гомерләрен биргәннәр. Һәрберсе ил алдындагы изге бурычны батырларча үтәгән.

    Хәзерге  заманда яшьләр хәрби хезмәткә барырга ашкынып тормый. Күбесенең бармый каласы килә. Ә бит элегрәк хәрби хезмәткә бармаган егетләрне берәү дә хөрмәт итмәгән, кызларда аларга кыек караган. Әмма мин  үземнең хәрби хезмәтне сайлаучы, офицер абыем турында  горурланып: “Менә ул- ил сакчысы” – дип әйтә алам. Сүз әтием ягыннан туганнан туган абыем — Сөнгатов Марат Марсель улы турында.

    Әдәбият дәресе бара. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы, безнең яраткан апабыз —  Сөнгатова Гөлнара Зөлкарь кызы тәрәзәгә күз сала да:

“ Укучылар, нинди  матур безнең туган яклар, сез шундый  гүзәл табигатьле, тыныч илдә яшәвегез белән бәхетле. Үсеп җитәрсез дә, сез дә туган ил чикләрен сакларга хәрби хезмәткә китәрсез. Әти-әниләрегез сезнең белән горурланыр. Туган илне саклау – һәрберебезнең изге бурычы” – ди. Әлбәттә, бу күбрәк егетләргә бирелгән киңәш.

     Апабыз бу сүзләрне әйткәндә, үзенең Ерак Көнчыгышның Приморье өлкәсе Уссурийск шәһәрендә хәрби офицер улы Маратны искә төшерәдер.  Марат- аның бердәнбер улы. Без апабызга гел бер сорауны бирәбез: “ Ул сезнең бер генә бөртек балагыз, ни өчен  аңа хәрби офицер  һөнәрен сайларга рөхсәт иттегез”. Ул моңсу  гына, ләкин бик горурланып:“ Ул һөнәрне үзе теләп, илне  сакларга телим  дип сайлады”- дип җавап бирә. Егетләребезнең күзләре очкынланып китә, укып бетергәч, күбесе хәрби хезмәтне сайлау фикере белән, әдәбият дәресеннән,  күтәренке күңел белән чыгалар.

     Мәктәптән кайтканнан соң, бабамнан Марат абый турында сөйләвен үтенәм. Яныбызга кечкенә энем, Рәдис тә килеп утыра. “Маратның бу һөнәрне сайлавына нәсел шәҗәрәсендә хәрби кешеләр булуы да этәргеч бирми калмагандыр. Аның бабасы, Йосыпов Зөлкарь запастагы офицер иде. Йосыпов Марат ( бабасының апасының улы) Мәскәүнең югары артеллерия институтын бетергән. Казан артеллерия училищесында укытып, отставкадагы майор. Йосыпов Ирек (әнисенең энесе) – милиция капитаны. 20 ел стажы бар. Казанда Мәскәү районы эчке эшләр бүлегендә хезмәт итә. Ул иң беренчеләрдән булып Чечняга җибәрелде, хәрби бәрелешләрдә катнашты. Чечня сугышы ветераны. “Батырлык өчен”, “Ак крест” медальләре белән бүләкләнде. Бик тырыш егетләр барысы да ”- дип безгә карашын юнәлтә. Энем Рәдис: “Мин дә үскәч офицер булам”- дип әйтеп куя. “Улым хәрби кеше булу өчен Марат абыең кебек тәртипле, чиста, пөхтә, сүз тыңлаучан, тыйнак, сабыр булырга кирәк.  Ул бик оста рәссам, сызымнарны искиткеч  төгәллек белән сыза, җырга, биюгә дә бик оста егет ул. Син дә бик тырышып   укы, тәртипле бул, әти-әниеңнең сүзен тыңларга өйрән, шул вакытта гына  ил сакчысы була алырсың, Ватанны саклау – ир –атларның буыннардан –буыннарга күчкән изге бурычы”-  дип, энемнең башыннан сыйпап куя.

     Мин  үзебезнең нәселебездә шундый абыйларым булу белән горурланам. Хәрби кеше булу һәркемнең дә көченнән килми. Алар минем өчен сокланырлык кешеләр. Үземнең энем Рәдис тә хәрби офицер  булыр дигән теләктә  калам. Әти-әнием энем өчен горурланып, шатланып яшәсеннәр иде. Бу егетнең нәселендә хәрбиләр күп. Нык нәселдән бу дип һәр кеше соклансын иде.

Яшьлек

Булачак ил сакчылары сынатмадылар

Тиздән хәрби хезмәткә чакырылучы Әгерҗе егетләре язгы чакырылышта солдатка китәчәк яшьләр өчен уздырылган республика спартакиадасыннан өченче урын алып кайттылар.
«Спартакиадада физик яктан чыныккан, хәрби хезмәткә бик җаваплы караучы егетләр катнашты. Аларны туплауда, Казанга озата баруда Яшьләр үзәге белгече Айзат Харисов зур ярдәм итте», — ди хәрби комиссариат бүлеге хезмәткәре Надежда…

Тиздән хәрби хезмәткә чакырылучы Әгерҗе егетләре язгы чакырылышта солдатка китәчәк яшьләр өчен уздырылган республика спартакиадасыннан өченче урын алып кайттылар.
«Спартакиадада физик яктан чыныккан, хәрби хезмәткә бик җаваплы караучы егетләр катнашты. Аларны туплауда, Казанга озата баруда Яшьләр үзәге белгече Айзат Харисов зур ярдәм итте», — ди хәрби комиссариат бүлеге хезмәткәре Надежда Сахаув.
Спартакиада «Коркачык» Үзәк аэроклубында узды. Ярышлар программасы бик киеренке булды. Булачак солдатлар винтовкадан атуда, 1000 метрга йөгерүдә, бер потлы гер күтәрүдә, автомат сүтеп-җыюда, армспортта, пейнтболда, хәтта КамАЗ йөртүдә дә көчләрен сынадылар. Әгерҗе командасы автомат сүтеп-җыюда һәм пейнтболда беренчелекне алдылар. Шәхси беренчелектә дә егетләребез призлы урыннарга чыктылар. Кырындыдан Сәрвәр Ходайбирганов — гер күтәрүдә, Бимадан Андрей Бәширов КамАЗ йөртүдә — II, Әгерҗедән Раил Баһавиев — винтовкадан атуда, Максим Балтин армспортта III урын алдылар.
«Без Әгерҗе егетләренең республика күләмендә призлы урын алып кайтулары белән горурланабыз. Ватаныбызны мондый егетләр сакларга киткәндә тынычлап йокларга була», — ди хәрби хезмәткә чакыру бүлекчәсе начальнигы Роза Конакова.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Сборник сочинений на татарском языке для  3 класса. Более 100 разных тем и вариантов упорядочены в алфавитном порядке. Также в боковой панели сайта имеется быстрый поиск по названию. Всё онлайн и абсолютно бесплатно. Татар16 ру – стараемся для вас.3 сыйныф өчен татарча сочинениеләр җыентыгы. 100 дән артык вариантлар һәм темалар алфавит тәртибендә урнашканнар. Шулай ук сайтның уң  панеленда исем буенча кызу эзләү бар. Барлыгы да онлайн һәм бушлай. Татар16 ру – сезнең өчен торышабыз.

А

Ак көз

Алар ватанны сакладылар

Апрель ае

Ә

Әдәбият − минем тормышым

Әниемнең изге куллары

Әти белән сөйләшү

Әти-әни – иң кадерле кешеләрем

Б

Б. Урманчының салтык болыны

Батырлык

Безнең авыл

Безнең гаиләдә китап

Безнең Мырау

Безнең фатирабыз

Белем – якты нур

Белемнең тормыштагы әһәмияте

Беренче кар

Беренче сентябрьдә

Бөек Җиңү бәйрәмендә

В

Г

Гади генә таш диярсең

Гаҗәеп дустым

Д

Дәү әнием

Дәү әтием

Дус-кызыма хат

Дуслык – бөек көч

Дуслык төле

Дустыма хат

Е

Ё

Ж

Җ

Җәй могҗизалары

Җәйге выкыйга

Җәйге каникуллар

Җәйге паркта

Җәйге таң

З

И

Игелеклелек

Икейөзлелек

Илдә тынычлык булсын

Инсафлы кызлар

Иң гүзәл кеше

Иң яхшы кеше

Исемнәр турында

Й

Йорт хайваны тоту − җаваплы эш

К

Каз өмәсе

Казан – мәңге яшь шәһәр

Казанга экскурсия

Карга боткасы

Кешеләрдәге матур сыйфатлар

Киләчәк бүгеннән башлана

Китап − тормыш дәреслеге

Китап − ул хәзинә

Көз башы

Күңелле кыш килде

Күңелле ял

Кыш килә

Күңелле тәнәфес турында

Күзәтүчән булыйк!

Кышкы салкын көннәрдә

Кышкы сихри урманда

Л

Л. Фәттаховның “сабан туе” картинасы

М

М. Казаковның “үксез бала” рәсеме

Матур сыйфатлар

Матурлык тудыручы

Матурлык һәм зәвык

Мәктәп директоры булсам

Мәктәптә яраткан фәннәрем

Мин бәйли беләм!

Мин дәрес әзерлим

Мин язны ни өчен яратам?

Минем әнием

Минем гаиләм

Минем дустым

Минем нәни этем

Минем этем

Минем яраткан шөгылем

Миңа эт нигә кирәк

Моң

Муса Җәлил – тормыш юлы

Н

Нардуган бәйрәме

Начар гадәтләр

Нәүрүз

Ң

О

Ө

П

Патриотлар

Походта

Р

Рәнҗеш

С

Сабан туе

Сагыну хисе

Сәламәтлек сагында

Солдат буласым килә

Спорт белән шөгыльләнәм

Минем өчен спорт

Т

Табигатьне саклагыз

Татар композиторы

Татар милләте

Татар рәссамы

Тәрбияле кеше

Телефоннан аралаша беләсеңме?

Тиен белән очрашу

Туган тел

Туган төлем – иркә гөлем

Туган телемне яратам

Туганнарда кунакта, яки кызыклы көн

Тугры дус − җанлы хәзинә

Тутый кош

Тылсымчы булсам

У

Укытучы булсам

Укытучым

Урман җәнлекләре

Урманда

Ү

Үзем турында

Ф

Февраль

Х

Хайваннар – кешеләрнең ярдәмчесе

Хайваннарга да табиб кирәк

Хат үрнәге

Хезмәт кешене бизи

Хокук белгеченә кирәкле сыйфатлар

Хыял

Хыялдагы бүлмәм

Һ

Ц

Ч

Чәчәкләр ае

Чын дус

Ш

Шәфкать туташы

Щ

Ъ

Ы

Ь

Э

Энем

Этләр яхшылыкның кадерен белә

Эш белмәгән − кеше көлдерер

Эшләмәгән − ашамый

Ю

Юлларны гизүче һөнәр

Я

Якын дусларым

Ялган һәм чын батырлык

Ямьле идел буйлары

Ямьле яз

Яраткан бәйрәмнәрем

Яраткан дәресем

Яраткан песием

Яраткан һөнәрем

Яраткан шөгылем

Ярату

Ятимлек

Яшь дус

Янгын сүндерүчеләр − тормыш сагында

Җәмгыять

Ватанны саклау – изге эш

Һәр ир-егетнең үз Ватаны алдында изге һәм мактаулы бурычы бар. Ул — армия сафларында хезмәт итү. Төнге караңгыда, буранда, яңгыр яуганда туган авылында калган әти-әниеңне , туганнарыңны, дусларыңны һәм тагын бик күпләрнең тыныч йокысын, шат тормышын саклаудан да изге, мактаулы эш бармы соң?
Илнең чиген саклый солдатлар
Сызылып алсу таңнар…

Һәр ир-егетнең үз Ватаны алдында изге һәм мактаулы бурычы бар. Ул — армия сафларында хезмәт итү. Төнге караңгыда, буранда, яңгыр яуганда туган авылында калган әти-әниеңне , туганнарыңны, дусларыңны һәм тагын бик күпләрнең тыныч йокысын, шат тормышын саклаудан да изге, мактаулы эш бармы соң?

Илнең чиген саклый солдатлар

Сызылып алсу таңнар атканда.

Алсуланып кояш батканда

Серләшеп йолдызлар янганда,

Илебезнең, җиребезнең

Иминлеген саклый солдатлар.

Армия! Гади генә тоелган бу сүз эченә тирән мәгънә салынган. Яп-яшь егеттән кыю ир-атларга әверелеп кайта торган чыныгу урыны ул.

«Кадак даганы саклый, дага юрганы саклый, юрга батырны саклый, батыр Ватанны саклый, — ди халык. Ә халык әйтсә, хак әйтә. Менә шундый батыр, кыю ир-егетләр арасында минем әтием булуы — минем өчен зур горурлык.

Минем әтием Нәҗмиев Камил Рәфкат улы 1964 елның 23 мартында туган. Ул Олы Бәрәзә сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң , күрше Бәрәскә урта мәктәбендә укуын дәвам итә һәм күмәк хуҗалыгыбызда төрле эшләрдә катнаша.

1982 нче елның март аенда әтиемне армия сафларына алалар. Ул башта Таджикстанга эләгә. Берникадәр вакыттан соң Куран-Түбе шәһәренә күчерәләр һәм шунда хәрби ант кабул итә. Ә аннан соң аларны иң куркыныч ноктага — Әфганстанга җибәрәләр. Әтигә 40 нчы армиянең Пули-Хумри шәһәре янында урнашкан полкта каравыл ротасында хезмәт итәргә туры килә. Ул анда корал складлары саклый. Авылда хезмәт сөеп, чыныгып үсүе аңа армия хезмәтендә бик нык ярдәм итә. Ул Әфганның кызу кояшына да бирешми, андагы авырлыклар алдында да югалып калмый. 1984 елда ул туган якларыбызга әйләнеп кайта..

Әтием Әфганстанда булган еллары турында сөйләргә яратмый. Ул бары тик бергә хезмәт иткән иптәш егетләрен сагына, кайберләре белән ныклы элемтәдә тора.

Армиядә хезмәт итү — егет кешегә бик кирәкле эш, дип саный әтием. Анда кеше ныгып, авырлыкларга бирешмәскә өйрәнеп, нык ихтыярлы булып кайта, ди ул. Әтием үзенең хәрби хезмәттә булып кайтуы белән бик горурлана. Чын ир-егет үз Ватанын сакларга бурычлы, дип кабатлый ул. Мин дә әтиемне бик яратам, аның белән горурланам.

15 февральдә Совет гаскәрләренең чыгарылуына 25 ел булып үтте.. Мин чын күңелемнән әтиемне һәм аның хезмәттәшләрен әлеге истәлекле көн белән котлыйм. Аларга исәнлек-саулык,сабырлык, гаилә бәхетләре телим.

Туган илне саклау — ирләр эше,

Без акларга тиеш өметне.

Мактау белән телгә ала һәркем,

Ил сакчысы дигән егетне.

Нәҗмиева Таңсылу

Бәрәзә урта мәктәбенең

10 нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Общество

Минем авылдашларым чик сагында.

Элек-электән армиядә хезмәт иткән кешегә сокланып, горурланып карау гадәте бар иде, аларның төз адымнары, пөхтә киемнәре, акыллы карашлары хөрмәт уята, үзенә гашыйк итә.

28 май көнне илебезнең һәр почмагында чик сакчылары гаскәрендә хезмәт итүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәренең 100 еллыгын билгеләп үттеләр. Элек-электән армиядә хезмәт иткән кешегә сокланып, горурланып карау гадәте бар иде, аларның төз адымнары, пөхтә киемнәре, акыллы карашлары хөрмәт уята, үзенә гашыйк итә. Чик сакчылары киемнәре белән аерылып торалар. Шуның өстенә, алар чит ил чигендә хезмәт итеп, беренчеләрдән булып чит ил кешесен күрәләр.  Кемдер  фин чигендә, кемдер кытай, япон, монгол чигендә хезмәт иткән. Алар чит ил кешеләре, аларның тормышлары турында сөйләгәндә  үз фикерләрен әйтә алалар. Элек бит, чит илләргә бару бик сирәк кешегә генә насыйб була иде. Ә  солдат хезмәте, илгә хезмәт итү, һәр егетнең тиешле вазифасы. Партия  кая җибәрә, ир-егет карышусыз  шунда хезмәт итәргә тиеш. 
   Безнең Татар Макылында солдат хезмәтен чик буенда узучылардан аталы –уллы Сәләховлар,  Ирек Кәбир улы белән Рифат  Ирек улы — икесе дә Ерак көнчыгышта хезмәт иттеләр. Ирек Хабаровск өлкәсендә чик буен машина белән иңләде, дөнья күрде, ныгыды, тормыш тәҗрибәсе туплады.  Ул бүген  безнең арабызда юк инде, әмма заманасында безнең тыныч йокыбызны саклауда  аның өлеше  булды. Улы Рифат әтисе хезмәт иткән җирдән ерак түгел, Амур өлкәсе  Ханка чик саклау отрядында хезмәт итә. 
Шул ук якта, Хабаровск өлкәсендә Айрат Насыйбуллин, Альберт Варакин, Амур өлкәсендә Алексей Тихонов, Хафиз Гафуров  армия хезмәтен үтәләр. Алар һәркайсы илебез тынычлыгы, аның берлеге өчен көчләрен кызганмыйлар.
Сәләхов Альберт Борганович та Кытай чигендә Киргизиянең Прежевальский шәһәрендә  хезмәт итте. 1969 нчы елгы  кытайларның Ерак Көнчыгыштагы һөҗүменнән соң, 1973-1975 нче еллар инде кытай чигенең күпкә тыныч чоры. Әмма илебезнең иксез- чиксез чиген саклау мактаулы, шул ук вакытта куркыныч та гамәл. Альбертны ил чигенең таулы җирендә хезмәт итүе күп нәрсәгә өйрәтә. Ул, тәҗрибәле чик сакчысы, аннан соң да үзенең гомерен хәрби хезмәткә багышлый. 26  ел илебезнең төрле хәрби шәһәрчекләрендә эшли. Ул Төрекмән җирендә танк ротасының старшинасы вазифаларын үти. Германиядә укчылар ротасында старшина, ә Удмурт җирендә хәрби коралларны саклау бүлеге ярдәмчесе ролен башкара. Хәрби хезмәт бик авыр һәм ул көчле ихтиярлы, физик яктан чыныккан егетләргә генә насыйб була.
Сагдиев Динарис Галәүтдин улы үзенең солдат хезмәтен Финляндия чигендә Карелия республикасында  үтә. Бу  туган җиреңнән ерак таныш түгел гаҗәеп матур урын, ят кешеләр, яшүсмер егетне тиз арада олыгайтып җибәрә, аңа ил алдында зур җаваплылык өсти. Һәр солдат — иле, туганнары, дуслары алдында җаваплылык тоя, ә чик сакчысы һәр көн, һәр төн сакта, ул иң беренчеләрдән булып һөҗүм итүче, яки чик бозучы белән очраша. Бу аңардан көч, тапкырлык, хәрби осталык, батырлык кебек сыйфатлар таләп итә. Армия чорында яшь кешенең ихтияр көче ныгый, үзенең кылган гамәлләренә җаваплыгы арта, бу киләчәк тормыш өчен бик кирәкле сыйфатларның берсе. Алар үткән юлларын, солдат хезмәте таныштырган дусларын,  ул чорда туплаган тормыш тәҗрибәсен бүген дә онытмыйлар, һәр даим искә төшереп, сагыналар. 
Армия сафларында хезмәт иткән ирләр кыю, ярдәмчел, тәртипле кешеләр. Бүген илебез чик сакчылар гаскәренең 100-еллык юбилеен билгеләп үткән чорда, чик сакчысы булып хезмэт иткән ирләрне,  эле хәзер дә илебез чикләрен саклаучы һәр солдатны олы бәйрәм белән  ихлас күңелдән котлап , алар алдында баш иябез, саулык сәламәтлек телибез. Чөнки алар булганга илебез халкы тыныч яши.  Киләчәктә барыбызга да тыныч тормышта яшәргә язсын. Үсеп килүче яшь буынга, яшүсмер малайларга акыллы, кыю һәм батыр булып үсәргә, илебезнең тынычлыгын саклаучыларга алмаш булып үсәргә насыйб булсын. 
Мәдинә Хисамова, Макыл авылы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги:

Верхний Услон

Волжская новь

люди района

Пограничники

Тема: Илне сакларга әзер бул! (отряд җыены).

Максатлар:

1.Туган илне яратырга, аны сакларга өйрәтү.

2. Саба районы Советлар Союзы Геройлары белән таныштыру.

3. Әтиләргә, бабайларга, сугыш һәм тыл ветераннарына ихтирам, патриотизм хисе тәрбияләү.

Бурычлар: Ватанны хөрмәт итү, ил сакчыларының хезмәте турында күзаллау булдыру. Сәнгатьле сөйләмгә өйрәтү. Уеннар ярдәмендә балаларда җитезлек, өлгерлек, кыюлык һәм игътибарлылык сыйфатларын үстерү.

Җиһазлау: Плакатлар, музыкаль бизәлеш, компьютер презентациясе

Материал: ак кәгазь, кайчы, клей.

Метод: Шәхескә юнәлтелгән күмәк-иҗади чара.

Төре: Җыен.

Алымнар: Әңгәмә, уеннар, практик күнекмәләр, тимбилдинг (команда белән эшчәнлек).

Җыен барышы:

Педагог-оештыручы: Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?

Варислар: Яхшы!

Педагог-оештыручы: Шулай булсын. Яхшы кәеф эштә уңай нәтиҗәгә ирешергә ярдәм итә.

Әйдәгез, без сезнең белән танышып китик (танышу).

Музыка. День победы.

Мин илне сакларга әзер. Ә сез әзерме? Әйе.

Рәхмәт, укучылар, сез ничек уйлыйсыз, безнең бүгенге җыенның темасы нәрсәгә багышланган?

Безнең бүгенге отряд җыенының темасы “Илне сакларга әзер бул!” дип атала. Максатыбыз туган илне яратырга, аны сакларга өйрәнү.

Ә хәрби форманы киеп кенә мин илне сакларга әзер дип буламы? Юк.

Илне сакларга әзерләнер өчен нишләргә кирәк?

Тырышып укырга, хезмәтне яратырга, үзеңнең тарихыңны белергә,физик яктан нык, сәламәт булып үсәргә кирәк. Малайларыбыз армия сафларына барып кайтырга кирәк.

Укучылар, һәр армиянең үз уставы булган кебек, безнең җыенның да үз тәртибе бар.

Әйдәгез сәламләүдән башлыйбыз.

I элемент – сәламләү.

Түгәрәк ясап басабыз.

Безнең исем: “ДУЛКЫН”

Безнең девиз: Изге Дулкын булып кагыл, һәр кеше күңеленә.

Безнең җыр: Кояшлы ил. (җырлау)

Ә хәзер очкын җибәрик.

Безнең йөрәкләрдә кабынган очкын сүнмәсен

Алдагы эшләребезгә дәрт өстәп торсын!

Сәлам! Сәлам! Сәлам! Барыбызга да сәлам!

Безнең отряд җыенга әзер!

Педагог-оештыручы: Рәхмәт! Варислар, бүген, безне Бөек эшләр көтә! Урыннарыгызга утырыгыз.

II элемент – остаз әңгәмәсе.

Педагог-оештыручы: Дуслар! Без барыбыз да бәйрәмнәрне яратабыз. Февраль аенда без нинди бәйрәмне көтәбез?

Варислар: Ватанны саклаучылар көне.

23 нче февраль… Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Россиядә элек-электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган.

Ә сезнең арада бу профессияне сайларга теләүчеләр юкмы икән? Кемнәр алар? Сугышта катнашучылар гына бу профессия кешеләре дип уйламагыз. Ватанга хезмәт итү – ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз илеңнең намусын саклау дигәнне аңлата.

Сезгә үрнәк алырга безнең тарихта бөек полководецларыбыз бар. Кемнәр алар? Сезгә ярдәмгә слайдларны ачам. Александр Невский, Александр Суворов, Михаил Кутузов, Георгий Жуковларның бөек җиңүләре бүгенге солдатларны батырлыкка өнди, Ватанны яратырга өйрәтә. Киләчәктә, бигрәк тә бүгенге җыеныбыздан соң, сезнең арагызда да мондый кешеләр килеп чыгар дип ышанып калам.

Ә тыныч вакытта безгә армия ни өчен кирәк?
(Тыныч вакытта безнең армия Россиянең коры җир, су һәм һава чикләрен саклый. Һәм һәрвакыт борынгы бабаларыбызның иң яхшы хәрби традицияләренә таяна).

Бөек Ватан сугышы турында барыгыз да беләсез. Безнең солдатлар фашист илбасарларын тар-мар итеп Бөек Җиңүне бик авырлык белән яуладылар.

Ә Ленинград блокадачыларына тагын да авырга туры килә. Барысына да ияләндек салкынга да, якын кешеләребезнең вакытсыз үлеменә дә, ләкин ачлыкка гына түзеп булмый, — дип сөйлиләр алар. Көнгә 125 грамм икмәк биргәннәр.

Укучылар, ачлык бик яман нәрсә. Хәзер кешеләр арасында ризыкның кадерен белмәүчеләр дә күбәеп китте. Менә без туган илнең кадерен белгән кебек үк ризыкның да кадерен белергә өйрәнеп үсәргә тиеш.

Ризык безнең өстәлгә җиңел генә киләме?

Ризык безнең өстәлгә килгәнче бик озын юл үтә. Мәсәлән, икмәкне алыйк.

Икмәкне нәрсәдән ясыйлар?

Бодай һәм арыштан.

Сезнең бодай һәм арышны күргәнегез бардыр, шулай бит.

Сез аны таныйсызмы?

Тагын нинди ярмаларны беләсез? (Бодай, арыш, солы һ.б.)

Чынлап та сез бу ярмаларны аерасызмы икән, тикшереп карыйк әле.

III элемент – игътибарлылыкка уен.

1.Моның өчен “Золушка” уены уйнап алырбыз. “Золушка” уены дип язылган битләрне алабыз. Сезнең алда төрле ярмалар бергә болгатылган, ярмаларны аерып, исемнәре язылган кәгазьгә җыярга кирәк. 4 төрле ярма булырга тиеш. Игътибарлы булыгыз, бер-берсенә ошаган ярмалар да бар, бутарга ярамый. Башлыйбыз, кем тизрәк аерып бетерә алыр икән. ( Җыялар).

Бу нинди ярма? (1.Борчак-горох 2. дөге-рис 3.солы-овес 4. бодай-пшеница )

Булдырдыгыз! Сез бик игътибарлы икән.

Болар барысы да витаминга бай ризыклар. Сез дә бу ярмаларны үзегезнең рационыгызга кертегез.

IV элемент – төп өлеш.

Әгәр сугыш булып, илбасарлар безнең җиребезне таптап бетерсәләр без бу ярмаларыбызны үстерә алмыйбыз. Һәм кешеләр ачлыктан интегергә мөмкин. Шуның өчен без һәрвакыт илебезне сакларга әзер булырга тиеш. Без Бөек Ватан сугышы китергән югалтуларны онытмаска тиеш. Әйе, югалтулар бик күп булды, чөнки сугыш озак барды.

— Бөек Ватан сугышы ничәнче елда башланган? (1941елның 22 июнендә)

— Сугыш ничә ел дәвам иткән? ( Сугыш 4 ел дәвам иткән)

— Ә кайчан тәмамлана? (Сугыш 1945 елның 9 маенда тәмам­лана)

-Димәк, укучылар, икенче елга Бөек Җиңүнең 70 еллыгы булачак.

— Әйе, менә без сезнең белән 70 ел буе тыныч тормышта яшибез. Бу су­гышка безнең Саба районы гына да 12 меңнән артык улын һәм кызын озаткан, шуларның яртысы сугыш кырларында мәңгегә ятып калган. Шулар арасында Саба районының Советлар Союзы Геройлары да бар.

Укучылар сез аларны беләсезме? (Юк, әйе.)

Алар ничәү? (Саба районыннан алар дүртәү.) СЛАЙД Закиров Гали Закирович, Хәбибуллин Зәки Хәбибуллович, Хаҗиев Вәли Хаҗиевич, Башкиров Иван Сергеевич.

Укучылар хәзер Саба районы геройлары турында сез үзегез сөйләргә тиеш. Моның өчен Тимбилдинг ясыйбыз. Тимбилдинг ул команда формалаштыру.

  1. Безгә 4 капитан, 4 матрос, 4 кок, 4 боцман, 4 радист, 4 лоцман, 4 юнга кирәк булачак. Менә миндә бүленеш. Һәркем берәр кәгазьне ала.

  2. Капитаннар басыгыз. Алга чыгасыз. Капитаннар үзегезнең символик пилоткаларыгызны киегез. Номерларыгыз буенча бер рәткә тезелеп басыгыз.

  3. Матрослар басыгыз. Алга чыгасыз. Матрослар үзегезнең символик пилоткаларыгызны киясез. Һәм капитаннардан соң номерларыгыз буенча тезелеп басасыз.

  4. Коклар басыгыз. Алга чыгасыз. Коклар үзегезнең символик пилоткаларыгызны киясез. Һәм матрослардан соң номерларыгыз буенча тезелеп басасыз.

  5. Боцманнар басыгыз. Алга чыгасыз. Боцманнар үзегезнең символик пилоткаларыгызны киясез. Һәм коклардан соң номерларыгыз буенча тезелеп басасыз.

  6. Безнең 4 корабль бар. 4 экипаж барлыкка килде.

  7. Хәзер 1 че экипаж 1че Гали Закиров исемендәге корабльга утыра. (Музыка)

  8. 2че экипаж 2че Зәки Хәбибуллин исемендәге корабльга утыра. (Музыка)

  9. 3 че экипаж 3че Вәли Хаҗиев исемендәге корабльга утыра. (Музыка)

4 че экипаж 4че Иван Башкиров исемендәге корабльга утыра. (Музыка)

  1. Коробльга утырабыз, һәр экипажның корабле Советлар Союзы Героеның исеме белән аталган. Экипажлар герой турында Хәтер китабының битләрен чыгара. Башта исем бирәсез. Мәсәлән, Гали Закиров исемендәге корабль “Беркем дә онытылмый” дип бирә ала. Сезгә ярдәмгә материаллар бар, аларны да файдаланыгыз.

Һәр геройның фоторәсемнәре һәм аның турында кыскача тарихы бар. Шуларны файдаланып, үзегезнең дә өстәмәләрне кертеп, матур итеп ясыйсыз. Һәм үз эшегезне яклыйсыз. Ясар өчен 2 минут вакыт бирелә. (ЯКЛАУ)

Молодцы! Укучылар, без мәктәп балалар думасы белән 9 декабрь Ватан Геройлары көненә багышлап газета чыгарган идек. Бу газетада Саба районының Советлар Союзы Геройлары турында бик яхшы аңлатылган. Сез үзегез дә әлеге материалларны кулланып әйдаманнарыгыз белән Җиңү бәйрәме алдыннан мәктәпкүләм стенгазета чыгарырсыз дип ышанып калам.

Укучылар сез дә батырлардан үрнәк алырга тиеш. Шул вакытта илебезнең хөрмәткә лаек гражданнары булып үсәрсез.

Педагог-оештыручы:

Укучылар сез үзегез дә батырлык, изге эш, игелек эшләү турында хыялланасызмы?

Шул син эшләгән батырлык турында телевидениедән сөйлиләр икән дип күз алдына китергәнегез дә бардыр, әйеме?

Сезгә бер бирем.

Башта аңлатам, мин аңлатканда беркем бернәрсә эшләми. Сезгә хәзер үзегезнең эшләгән яки эшләргә җыенган батырлыгыгыз, изге эшегез турында искә төшерергә кирәк. Искә төшерү өчен сезгә 30 секунд вакыт бирелә. Аннары 1че номердан башлап, барыгыз да берәм берәм шул батырлык турында командасына сөйләп чыга. Һәр укучыга 30 секунд вакыт бирелә. Ә соңыннан иң яхшы дип санаган эшне сайлыйсыз һәм безгә тәкъдим итәсез. Яңалыклар тапшыруында сөйләгән диктор шикелле итеп матур җөмләләр белән бу хәлне барыбызга әйтеп бирәсе. Һәр командадан1 варис сөйли. Кем җавап бирергә әзер икән, кул күтәрәсез.

Бу җөмләдә сезнең отрядның чынбарлыктагы эшчәнлеге дә, теләкләрегез, хыялларыгыз чагылса да ярый. Яки әбине юл аркылы чыгарып кую, өлкән яшьтәге әби-бабайларга булышу, суга батучыны коткару. Шундый игелекләр турында да әйтә аласыз.

Әйдәгез, эшне башлыйбыз.

Иң беренче 30 секунд нәрсә сөйлисен уйлыйбыз, сөйләшмибез.

1че номер командасына сөйли. Башладык.

2че номер командасына сөйли. Башладык.

3че номер командасына сөйли. Башладык.

4че номер командасына сөйли. Башладык.

Безгә тәкъдим итәсе эшне сайлыйбыз. Башладык.

Дикторлар сөйләве ………………………

Әйе, укучылар бу батырлык, игелек эшләү. Сезнең арада батырлык эшләргә хыялланучылар да, эшләгән кешеләр дә бар икән. Безнең варисларның күбесенчә эшләгән батырлыклары

өлкән яшьтәге әби-бабайларга булышу, тыл һәм сугыш ветераннарын искә алу булып чыкты.

Минем дә сезгә бер изге эш турында әйтеп китәсем килә. Без үзебезнең мәктәбебезнең варислары белән 1 май урамында яшәүче тыл ветераны Роза апа Хамидуллинага бардык. Башта тимурчылык эше эшләдек. Аннан соң сөйләшеп утырдык. Сөйләшүнең соңыда ул безгә бер шигырь сөйләде. Бу шигырьне минем сезгә дә укып китәсем килә.

Кыр казлары. (Гакый Сагыйров шигыре)

Кыр казлары очып килеп төште.

Тыныч күл буена-таллыкка.

«Саумысез, казлар»,-дигән идем.

«Саумы, якташ!»,- дигән тавышка.

Ышанмый да торам, минем алда

Казлар тугел иде, солдатлар.

Түшләрендә чынлый медальләр,

Шинельләрен төреп салганнар.

«Саумы, туган!»,-диләр,

Безне онытмадымы әле якташлар?

Хәтерлиләрме әле,- без бит,- диләр,

Яуда үлеп калган солдатлар.

Сездән безгә берни кирәк тугел,

Тик шуңа сез колак салыгыз,

«Онытмагыз, безне, онытсагыз,

Кайталмабыз казлар булып та!».

… Шулай диделәр дә — югалдылар…

Ә бүген мин, бүген таң калып,

Төштә түгел, өндә карап торам

Көмеш чылбыр булып тезелешеп

Кыр казлары очып кайтканын.

Менә укучылар бу шигырьдә әйтелгәнчә сугышта ятып калган солдатлар һәр яз саен кыр казлары булып очып кайталар икән. Шуңа күрә кыр казларын атмаска кирәк. Хәзер без сезнең белән шунын символы итеп кәгазьдән кыр казлары ясарбыз. Алар кыр казларына мылтыктан атарга ярамый икәнне искә төшереп торырлар.

V элемент – практик күнекмәләр

Без кыр казларын ничек ясыйбыз соң?

  1. Мин команда биргәннән соң гына эшли башлыйбыз. Кайчы белән сак эш итәргә кирәк. Клей бармакларга эләксә, салфеткага сөртәбез.

  2. Менә шундый кыр казы ясарбыз. (Әзер кыр казын күрсәтү).

  3. Шаблоннарны алабыз. Бөкләү сызыгы күрсәтелгән. Бөклибез.

  4. Кара сызыклар белән кисү җирләре күрсәтелгән. Шул кара сызыклардан гына кисәбез.

  5. Клей урыннары күрсәтелгән. Клей сылыйбыз. Ябыштырабыз. Әзрәк тотып торабыз.

  6. Менә кыр казы барлыкка килде. Барыгыз да күтәреп күрсәтегез әле. Сезгә кыр казлары ошадымы? Бу казларны сез сугышта ятып калган якташларыбызның истәлеге итеп саклагыз.

VI элемент – хәрәкәтле уеннар

Безнең халык элек-электән туган илне сакларга әзер булган. Бөек Ватан сугышы, Ленинград блокадасында да халык үз иле өчен түзгән, тырышкан. Һәм шушы тырышлык Бөек Җиңүгә китергән.

Варислар алар булачак ил сакчылары.

Ә ил сакчылары нинди булырга тиеш?

Алар көчле һәм җитез булырга тиеш.

Ә моның өчен нишләргә кирәк? (физик күнегүләр белән шөгельләнергә кирәк)

Әйдәгез без дә көчле һәм җитез булыр өчен барлык әйберләрне куябыз, баштан бөтен уйларны чыгарып ташлыйбыз, тирән итеп сулыш алабыз да физик күнегү ясыйбыз.Физминутка.

Менә шундый физик күнегүләр безнең көчне арттыра да инде.

VII элемент – йомгак ясау.

Тынычланабыз. Утырабыз. Киләчәктә эшләрне планлаштыру җиңелрәк, ә эшләр нәтиҗәлерәк булсын өчен бүгенге җыенга йомгак ясар вакыт җитте.

Бүгенге җыеннан соң сез үзегезгә нинди максатлар куйдыгыз инде?

Туган илне сакларга һәрвакыт әзер булырга.

— Әйтегез әле. Сез бу җыенда нәрсәләр белдегез?

— Ә без сезнең белән нәрсә эшләргә тиешбез?

— Тырышып укырга. Тәртипле булырга. Туган илебезнең тынычлыгын саклаучы ул һәм кыз булып үсәргә. Әтиләрне, бабайларны хөрмәт
итәргә тиешбез. Мин дә сезгә ышанып калам.

Чын күңелдән сөйләшүгә нокта куяр чак җитте. Һәркемнең алдында сары төстәге түгәрәкләр бар. Бу булачак смайликлар. Анда безнең җыенда алган үзеңнең эмоцияләреңне ясарга кирәк. Көлеп торучы смайлик – ошады, күңелсез смайлик – ошамады, туры сызык миндә бернинди эмоция дә барлыкка китермәде дигәнне аңлата. Һәм смайликларны күрсәтәбез һәм минем өстәлдәге шкатулкага саласыз да, түгәрәк ясап тезелеп басасыз.

VIII элемент – саубуллашу.

Педагог-оештыручы: “Илне сакларга әзер бул!” дип аталган җыеныбыз ахырына якынлашты. Варислар, туган илне сакларга һәрвакыт әзер булыгыз!

Варислар: Без һәрвакыт әзер!

Һәрчак шулай бердәм, дус коллектив булып, очкыннан да ялкын кабызып яшәргә язсын. Әйдәгез, укучылар, дуслык хисен очкын белән беркетик әле: Әйдәгез безнең девизны бергә әйтик әле.

Очкын җибәрик түгәрәк буйлап, Тагын безне шулай, җыяр дип уйлап!”

Очкын җибәрдек, очкын килеп җитте.

Барыгызга да бик зур рәхмәт.

Җыен тәмам, чыгарга мөмкин.

(Җыенда интернеттан алынган материаллар да кулланылды).

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Буклет для 11 класса психологическая подготовка к экзаменам
  • Букеты для экзамена
  • Будут ли ответы на егэ 2023
  • Букет полевых цветов сочинение
  • Будут ли наши дети читать пушкина сочинение егэ