“Татарстан
Республикасы Саба муниципаль районы Килдебәк гомумбелем
бирү
мәктәбе” муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе
Фәнни-тикшеренү
эше
“Мин
һәм минем буш вакытым”
Авторлары:
Саба
муниципаль районы Килдебәк
гомумбелем бирү мәктәбенең 5 сыйныф
укучысы Әхмәтҗанов Данис Ранис
улы.
җитәкче:
Килдебәк гомумбелем бирү мәктәбенең
тарих укытучысы
Абдуллина Ләйсән Миннемөхәмәтовна
Килдебәк, 2017 ел
Эчтәлек
Кереш…………………………………………………………………………………..
1 бүлек. Буш вакыт
,төзелеше һәм эчтәлеге.
2 бүлек. 5 сыйныф
укучыларының буш вакытларын үткәрүләре……………..
2.1 Сораштыруларның
нәтиҗәләре………………………………………………………
2.2.Буш вакытны
дөрес итеп файдалануга киңәшләр………………………….
3.Йомгаклау………………………………………………………………………………………………….
Кушымта………………………………………………………………………………….
Кереш
Татар халкының бик матур мәкале бар: «Эш беткәч, уйнарга ярый». Ләкин бөтен
буш вакытны да уенга гына биреп булмый.
Мәктәптән кайтып, өй эшләрен эшләгәннән соң, минем буш вакытым була.
Бу вакытны мин файдалы итеп үткәрергә тырышам: китаплар укыйм, кыш көне
көн матур булса, чаңгы шуам, саф һавада йөрим. Дуслар белән җыелышып тау
шуу, кардан төрле сыннар ясау – үзе күңелле; җәй көне җиләк җыям, бакчада
әниемә булышам. Җиләк җыйганда табигатьне күзәтергә яратам. Аның матурлыгына
сокланам.
Мин төрле түгәрәкләргә йөрим. Бигрәк тә бадминтон уенын яратам. Ярышларга да
барганым бар. Футбол да уйныйм әле мин. Кыш көне спортзалда, ә җәй көне урамда
уйныйбыз.
Җәй көне буш
вакыт күбрәк була. Әнием белән без еш Казанга барабыз. Аквапаркта, “Юркин
паркта”, циркларда, кинотеатрда, зоопаркта булганым бар.
Бик күп кешеләр буш вакытларын ничек уздырырга белми көннәр буе компьютерда
уйнап, телевизор карап тик утыралар. Минемчә, һәр буш вакыт ниндидер файдалы
эшкә сарыф ителергә тиеш.
Тикшерү эшемнең максаты:
тема буенча материаллар туплау, системалаштыру, өйрәнү,укучыларның анкета
җавапларын карап, буш вакытны дөрес итеп файдалану өчен киңәшләр бирү.
Бурычлар:
1.Материаллар
белән танышу.
2. 5 нче
сыйныфлардан сораштыру үткәрү.
3. Анализ ясау.
4. Киңәшләр бирү.
Теманың
актуальлеге: буш вакытны дөрес итеп файдаланырга
Тикшерү объекты: 5
сыйныф
Тикшерү методлары: тикшеренү һәм нәтиҗә чыгару.
Алымнар:интернет
материалларын куллану, 5 нче сыйныфлардан сораштыру үткәрү,
1 бүлек. Буш вакыт
,төзелеше һәм эчтәлеге.
Буш вакыт- ул эштән азат вакыт. Ул ял итү һәм кирәк зшләр белән
шөгыльләнү өчен файдаланыла.Бу вакытны үзең теләгәнчә сарыф итәргә мөмкин.
Хәзерге заманча укучысының вакыты бик отышлы темларда үтә:
мәктәп, дәресләр, өстәмә дәресләр, спорт секцияләре һәм түгәрәкләр –болар
барысы да балага сәләтен,мөмкинлеген үстерергә ярдәм итә. Бала бөтен җиргә дә
өлгерергә һәм үз көнен планлаштырырга өйрәнә.
Планлаштыру — сәләтен бәяләп ,бала тиешле ваытта эшне башкарып
чыгарга тырыша.
Шуннан чыгып буш вакытны-оешкан һәм оешмаган, актив һәм
пассивка бүләләр.
Буш вакыт типлары:
1. Иҗадилык тибы .Иҗат –бүгненге кондә бик .Ул баланың
фантазиясен, сабырлыгын, талантын ача. Бу типка – бу рәсем, шигыр язу,театрһәм башкалар
керә.
2. Мәдәни-кулланучанлык тибы — баланың рухи мәдәнияте тулылана.
Бу типка- музейларга йөрү, китапханә белән кызыксыну керә. Икенче төрле бу
типны, үз белемеңне арттыру, дип тә атыйлар.
3. Рекреативлык тибы —күңел ачу, ял итү ,балык тоту, туризм,спорт
уеннары һәм башка.Бу тип баланың сәламәтлеге, күңел ачуын активлаштыра.
2
бүлек. 5 сыйныф укучыларының буш вакытларын үткәрүләре.
Биш сораудан төзелгән “ Мин һәм минем буш вакытым” дигән темага
анкета уздырылды. 5нче сыйныфта 11 укучы .Шуның 10 сы катнашты. Һәм түбәндәге
нәтиҗәләр чыгарылды:
1 сорау. “ Буш вакытны яхшылыап үткәрү” төшенчәсен ничек
аңлыйсыз?
5 укучы үзең теләгән эшне ашкару (50%) , 2укучы -һава
сулап,уйнап керү(20%), 3 укучы-әти –әниеңә булышу(30%) җавап биргәннәр.
2 сорау. Сиңа буш вакыт җитәме?
10 укучыда әйе,дип җавап биргәннәр.(100%)
3 сорау.Син буш вакытыңны ничек үткәрер идең?(билгеләргә )тәкдим
ителде. Иң күп җаваплар:музыка тыңлыйм,укыйм, өй эшләрен эшлим,спорт белән
шөгыльләнәм, саф һавада йөрим. 1 укучы кул эшләрен башкарам , 3 укучы (30%)
компьютер уеннары уйныйм,дигән.
4сорау. Син буш вакытыңны дөрес бүләсеңме? 10 укучы да “әйе”
дип җавап биргән.
5 сорау. Син буш вакытыңны ничек үзгәртер идең? 9 укучы
юк,үзгәртмәс идем(90%), 1 укучы(10%) шөгылемне үзгәртер идем, дип җавап биргән.
Если ты
хочешь, чтобы времени хватало на разные занятия, тебе необходимо научиться
распределять его.
Чтобы
научиться распределять свое время:
1.
Распиши свой завтрашний день. Напиши на
листочке, что нужно сделать обязательно.
2.
Укажи время выполнения этих необходимых дел.
Затем посмотри, сколько времени остается на занятия по интересам.
3.
Запиши, какими конкретно из своих любимых
занятий ты можешь завтра заняться.
4.
Попробуй выполнить этот план.
5.
Составь план на несколько дней или неделю и
старайся действовать по нему. Это поможет тебе научиться делать всё четко и по
порядку.
Придерживайся еще несколько правил.
— Следи за временем, которое ты проводишь за
компьютером и телевизором. Средняя продолжительность непрерывного нахождения за
ПК не должна превышать 20 минут.
— Уделяй особое внимание выбору компьютерных игр. Отдай предпочтение
играм развивающего характера.
— Лучше выполнять письменные домашние задания днем (между 16.00 и
18.00), а вечером устные.
— Подготовка домашнего задания должна составлять
не более 3 часов (для учеников среднего звена).
— Рекомендуется отдыхать не меньше чем, 1,5 часа после окончания
занятий и 1, 5 часа после завершения домашнего задания.
— Пребывание на свежем воздухе.
— Сбалансированное питание.
— Здоровый сон.
Йомгаклау
Изучение свободного
времени позволило нам увидеть все многообразие видов деятельности учащихся 5
класса. Свободное время школьника может быть организованным и неорганизованным,
пассивным и активным. Сюда относятся и занятия познавательного характера,
культурно эстетические и зрелищные мероприятия, занятия физкультурой и спортом.
Таким образом, в свободное время человек не только отдыхает, восстанавливает
свои силы, но и повышает образование, развивает себя физически. Такое
использование свободного времени начинается уже в школьные годы. В эти же годы
складывается и привычка времяпрепровождения. Поэтому так важно именно в
школьном возрасте, когда происходит формирование мировоззрения, убеждений,
направленности личности, включение ее в самовоспитание и самообразование научится
рационально планировать свое свободное время.
Рассмотрев
содержание свободного времени учащихся 5 класса, мы пришли к выводу о том, что
наиболее распространенными видами деятельности школьников в свободное время
является просмотр телепередач, компьютерные игры, не связанных с активной
деятельностью школьников, с физической нагрузкой. И, следовательно, одной из
наиболее важных проблем является проблема организации свободного времени
школьника, сочетающего различные виды деятельности для развития его личности.
Необходимо, чтобы структура свободного времени подростков сочетала как занятия
«пассивные», так и занятия связанные с определенной физической
нагрузкой. Также, изучение бюджета времени подростков показало, что современные
подростки хотя и занимаются организованными видами деятельности в свободное
время, но тем не менее этого недостаточно. Значительным структурным компонентом
свободного времени является пребывание школьников на воздухе, что необходимо
для снятия утомления, для отдыха, необходимо для формирующейся личности.
Анкета «Минем буш вакытым»
1. ”Буш вакытны яхшылап үткәрү” төшенчәсен син ничек
аңлыйсың?
______________________________________________________________________________________________________________________________
2. Синеңчә, сиңа буш вакыт тиешенчә җитәме?
_______________
3. Син буш вакытыңны ничек үткәрер идең? (Билгеләргә
кирәк)
— музыка тыңлыйм яки телевизор карыйм;
— укыйм;
— дусларым белән очрашам;
— өй эшләрендә әти-әнигә булышам;
— кружокларга һәм секцияләргә йөрим;
— спорт белән шөгыльләнәм, хәрәкәтле уеннар;
— компьютер уеннары уйныйм;
— саф һавада йөрим;
— башкалар.
4. Син буш вакытыңны дөрес бүләсеңме?___________________________________
5.Син үзеңнең буш вакытыңны ничек үзгәртер идең?______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________
Кулланылган әдәбият.
Помогите написать сочинение по татарскому языку))
Тема Минем буш вакытым
Мое свободное время)
Пожалуйста без Переводчика, он пишет не правильные перевод)
Что-нибудь свое, учитель проверяет сайты)
Заранее огромное спасибо!))
Светило науки — 6 ответов — 0 раз оказано помощи
Минем буш вакытым.
Мин буш вакытта, мэктэптэн кайтканда мин чэй эчэмдэ, ой эшлэрен эшлэп бетергэч, мин эниемэ булышам!Энигэ булышкач мин тышка дуслар белэн уйнарга чыгам.Дуслар чыкмаса, мин библиотекага китаплар алырга барам. Кайбер чакта мин эзрэк компьютерда уйныйм.
10 предложений на татарском, на тему «как я провожу свободное время» (пожалуйста напишите без переводчика, там перевод не правильный).
Если вам необходимо получить ответ на вопрос 10 предложений на татарском, на тему «как я провожу свободное время» (пожалуйста напишите без переводчика, там перевод не правильный)?, относящийся
к уровню подготовки учащихся 5 — 9 классов, вы открыли нужную страницу.
В категории Другие предметы вы также найдете ответы на похожие вопросы по
интересующей теме, с помощью автоматического «умного» поиска. Если после
ознакомления со всеми вариантами ответа у вас остались сомнения, или
полученная информация не полностью освещает тематику, создайте свой вопрос с
помощью кнопки, которая находится вверху страницы, или обсудите вопрос с
посетителями этой страницы.
Дәреснең темасы: Буш вакытны файдалы уздыр!
Дәреснең максаты.
1. Укучыларның темага караган белемнәрен барлау, ныгыту.
2) Диалогик-монологик сөйләмгә чыгу күнекмәләрен камилләштерү.
3) Буш вакытны файдалы куллана белү, сәламәт яшәүгә омтылыш тәрбияләү.
Материал. Дәреслек Татар теле 7 сыйныф (рус телле укучылар өчен).
Җиһазлау: мультимедиа җиһазлары, проектор, экран, ноутбук, презентация материалы /Алабуга шәһәренең балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре рәсемнәре, фотолары; Алабугада ял итү урыннары; укучыларның фотолары; «Өйрәтәләр мәктәпләрдә» җырының көе (караокэ) язмасы./
МРК. Алабуга шәһәренең балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре, Алабугада ял итү урыннары.
Дәрес планы.
I. Оештыру моменты:
-
исәнләшү;
-
укучыларны барлау;
-
уңай психологик халәт булдыру.
II. Белемнәрне актуальләштерү.
— Лексик гимнастика.
— Дәреслектәге «Буш вакыт» текстын искә төшерү.
III. Дәрес материалын аңлату.
-
Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.
-
Дәреслектәге күнегүләрне эшләү.
-
«Сәламәт яшәү серләре» темасына “телерепортаж карау”.
-
Мәктәбебез укучыларының түгәрәкләргә, секцияләргә йөрүе турында, шәһәребездәге өстәмә белем бирү үзәкләре турында мәгълүматлар.
-
«Минем буш вакытым» темасына укучыларның чыгьшлары.
-
«Өйрәтәләр мәктәпләрдә» җырын башкару.
IV. Дәрес материалын кабатлау, дәрескә йомгак ясау.
V. Өй эшен аңлату: «Сәламәт булу өчен нишләргә?» темасына хикәя төзеп язарга.
VI. Укучыларның җавапларын бәяләү, билгеләр кую.
Дәрес барышы.
I. Оештыру моменты:
— Исәнмесез. Хәерле көн, укучылар һәм кунакларыбыз.
— Хәерле көн, апа, хәерле көн, кадерле кунаклар!
— Сыйныфта кем дежур? /Дежур доклады/
— Бүген көн нинди?
II. Белемнәрне актуальләштерү.
Укытучы. — Үткән дәрестә нинди теманы өйрәнә башладык?
/Без ничек ял итәбез?/
— Әйдәгез әле, темага караган сүзләрне искә төшереп китик.
1. Лексик гимнастика. Сүзләрнең тәрҗемәләрен искә төшерү:
Буш вакыт — ирекле вакыт —
ял итәм — тик ятам —
берни эшләмим — телевизор карыйм —
файдалы — файдасыз —
урамда йөрим — өй эшләрен әзерлим —
әти-әниемә булышам — компьютерда уйныйм —
түгәрәккә йөрим — шөгыльләнәм —
бик теләп — күңелле —
күңелсез — барыр урын юк -.
кызыклы — кызык түгел —
2. Дәреслектәге «Буш вакыт» текстын искә төшерү, сорауларга җаваплар бирү.
— Бу нинди текст? Ул кайдан алынган?
— Балалар өчен чыга торган татарча нинди басмаларны (газета, журналларны) беләсез? /»Салават күпере «, «Сыбызгы «, «Ялкын » журналлары,»Сабантуй «, «Көмеш кыңгырау » газеталары./
— Текстта сүз нәрсә турында бара?
III. Дәрес материалын аңлату.
1. Балалар, сезгә өйгә нинди эш бирелгән иде?
/9 нчы күнегү, 112 нче бит. Синең буш вакытың бармы? Синеңчә, буш вакыт нәрсә ул, син аны ничек үткәрәсең? Сөйләргә өйрәнеп кил./
2. Дәреснең темасын, максатын укучылар белән берлектә билгеләү:
— Презентация материалыннан рәсемнәр карау (Ә.Бакиров исемендәге музыка мәктәбе, И.И. Шишкин исемендәге сәнгать мәктәбе, Спорт сарае, Боз сарае, Мәдәният йорты, футбол кыры… )
— Укучылар, бу биналарны, урыннарны таныйсызмы? Анда нишлиләр? Кемнәрнең анда булганы бар?
— Балалар, ничек уйлыйсыз, бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр? /укучыларның җаваплары тыңлана./
— Әйе, без сезнең белән теманы өйрәнүне дәвам итәрбез. Бүгенге темабыз «Буш вакытны файдалы уздыр!» дип атала. Дәрескә нинди максат куярбыз, бергәләп уйлашыйк әле /укучыларның җаваплары тыңлана/. Дәресебездә сезнең буш вакытыгызны ничек уздыруыгыз турында сөйләшербез, Алабуга шәһәренең балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре белән танышырбыз, шәһәребезнең ял итү урыннарында читтән торып «экскурсиядә булып кайтырбыз».
3. Ә хәзер дәреслекләрегезне ачыгыз, андагы күнегүләрне эшләрбез.
4 нче күнегү. Үрнәк буенча бирелгән җөмләләрне киңәйтеп әйт. Икенче төрле без бу төр күнегүне ничек дип атыйбыз? /»Серпаптин» уены./
а) Буш вакыт,
ә) Тиз йөрү.
6 нчы күнегү. Буш вакытны файдалы һәм файдасыз үткәрергә мөмкин. Фикереңне таблицага яз.
Буш вакытны файдалы үткәрү |
Буш вакытны файдасыз үткәрү |
1. |
1. |
2. |
2. |
7 нче күнегү. Син бу раслаулар белән килешәсеңме? Буш вакыт — дәресләрдән тыш вакыт. Буш вакыт — барлык эшләр беткәннән соң була. Буш вакыт — ирекле вакыт, аңа өлкәннәр катнашырга тиеш түгел. Буш вакытны файдасыз үткәрергә дә ярый, чөнки ул буш вакыт. Буш вакыт ул урамда йөрер өчен, бары тик ял итү өчен генә. Буш вакыт ул дискотекаларга йөрер өчен. Буш вакыт ул бертуктаусыз төрле кызыклы тапшырулар карар өчен. /Балаларның фикерләре тыңланыла/.
8 нче күнегү. Җөмләләрне дәвам ит.
а) Минем буш вакытым аз, чөнки…
ә) Буш вакытым күп, шуңа күрә…
б) Буш вакытта нишләргә дә белмим, чөнки…
в) Буш вакытны файдалы үткәрәм, ләкин…
4. Өй эшен тикшерү.
4.а. Әңгәмә. Шәһәребез белән танышу:
-Ул нинди шәһәр. /Тарихи, борынгы…/
— Шәһәребездә сезнеңчә кемнәр күбрәк: яшьләрме, әллә олы яшьтәге кешеләрме? /яшьләр/
— Икенче төрле шәһәребезне кемнәр шәһәре дип атыйлар? /студентлар шәһәре/
— Ә сез кемнәр?
— Укучылар, безнең шәһәребез нинди? /тарихи, борынгы, матур…/
Әйе. Ә шәһәребез турында башка кешеләр дә беләме икән? Нинди чаралар ярдәмендә белеп була? Менә сез үзегез Алабуга турындагы яңалыкларны кайдан белә аласыз? /укучылар җавабы тыңланыла/ Дөрес, «Алабуга» телеканалыннан, интернеттан карап белеп була. Безнең мәктәп укучысы Бениваленский Артур хәтта үзенең «Алабуга» дигән сайтын да ачкан иде. Ул аны үзенең буш вакытында материаллар туплап эшләгән.
Безнең мәктәптә дә «Алабуга -1000» телевизион каналы “эшләп килә”. Ә хәзер без сезнең белән бу каналның 1 тапшыруы белән танышып китәрбез.
/Алдан әзерләнгән укучылар чыгышы/
Диктор-журналист. Исәнмесез, кадерле телевизор караучылар! Хәерле көн!
Без сезнең белән «Сәламәт яшәү серләре» тапшыруында. Тапшыруыбызның беренче сәхифәсе «Безнең йолдызлар» дип атала. Бүген бездә кунакта шәһәребездәге 6 нчы мәктәпнең 7 А сыйныфы укучысы Балобанова Ирина.
— Хәерле көн, Ирина!
Ирина. — Хәерле көн!
Д. — Ирина, үзегез белән якыннанрак таныштырып китегез әле.
И. — Бик теләп. Мин Алабуга шәһәрендә тудым. Кечкенәдән спортны бик яраттым. Миңа йөгерергә, сикерергә, төрле күнегүләр эшләргә бик ошый иде, тиктормас бала идем.
Д. — Ә спортка сез ничек килдегез? Кем булышты?
И. — Әйтәм бит, бик тиктормас бала идем дип. Әтием дә, әнием дә минем бу характерымны белеп, мине Спорткомплекска йөзү секциясенә алып килделәр.
Д. — Ә ни өчен менә йөзү төрен сайладыгыз, ә башка спортны түгел?
И. — Чөнки без Чулман елгасы буенда яшибез, тәрәзәбездән карасаң, зур елга күренеп тора. Кечкенәдән үк бу елга буенда гаиләбез белән ял итәбез: кызынабыз, суда йөзәбез, чумабыз. Мине йөзәргә әтием өйрәтте.
Д. — Димәк, сезнең йөзүгә мәхәббәтегез күптәннән килә.
И. — Әйе.
Д. — Ә нинди уңышларга ирештегез? Шулар белән дә таныштырыгыз әле.
И. — Бик теләп. Мин шәһәребез, регион һәм Республика күләмендә уздырылган төтле ярышларда катнаштым. Мәсәлән, «Көзге йөзү», «Мәктәп рекорды», «Күңелле дельфин», «Кыш бабай призына», «Тренер Антонян Н.С. истәлегенә» исемле бәйгеләрдә 1, 2, 3 нче урыннарны яуладым.
Д. — Бу төр ярышлар еш уздырыламы?
И. — Әйе, һәр елны.
Д. — Димәк, сезнең бүләкләрегез дә бик күптер инде?
И. — Әйе, ярышларда җиңгән өчен минем инде 12 Дипломым һәм Грамоталарым, кыйммәтле бүләкләрем бар, аларны сезгә дә күрсәтәм. Мин аларны истәлеккә саклыйм.
Д. — Ирина, әйтегез әле, Сез моңа ничек ирештегез?
И. — Мин көндәлек режимны нык тотам, вакытны бушка уздырмыйм, һәр минутымны файдалы уздырырга тырышам. Спорт шөгыльләрен (занятиеләрен) калдырмыйм.
Д. — Безнең телевизор караучыларга нинди теләкләр теләр идегез?
И. — Барыбыз да сау-сәламәт булыйк, авырмыйк, спортның бар төрен дә яратыйк.
Д. — Бик зур рәхмәт Сезгә. Киләчәктә дә Сезгә зур уңышлар теләп калабыз. Сезне Олимпия уеннарында күрәсебез килә. Кабат очрашканга кадәр.
И. — Рәхмәт. Сау булыгыз!
Д. — Шуның белән тапшыруыбыз тәмам. Бу мәктәптә, бу сыйныфта йолдызлар бик күп. Киләсе очрашуларда кемнәр белән очрашасыгыз килә? Языгыз, хәбәр итегез. Сездән хатлар көтәбез. Сәламәт булыгыз. Кабат очрашканга кадәр!
5. Балалар, безнең мәктәптә 649 укучы укый, шуларның 596–сы дәресләрдән тыш төрле түгәрәкләрдә, секцияләрдә шөгыльләнә, төрле курсларда белем ала. Сезнең сыйныфта 25укучы бар, шуларның ничәсе түгәрәкләргә, секцияләргә йөри?
/20 укучы/
Әйтегез әле, шәһәребездә нинди өстәмә белем бирү учреждениеләре бар?
/2 музыка мәктәбе (Әнвәр Бакиров исемендәге Алабуганың 1 нче номерлы музыка мәктәбе һәм 2 нче санлы балалар музыка мәктәбе «Тынлы эстрада оркестры”), 2 сәнгать мәктәбе (И.И.Шишкин исемендәге 1 нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе, 2 нче номерлы сәнгать мәктәбе), спорт мәктәпләре («Кентавр”, «Восток”, “Олимп”, «Юлдаш» һ.б), Спорткомплекс, Боз Сарае, “Манхеттен”, Боулинг заллары төрле күңел ачу урыннары, кафелар («Ял”, «Шишка”…), «Иллюзион” кинотеатры, «Кама” Яшьләр Үзәге, Техник иҗат Үзәге, Сәнгать салоны, төрле күргәзмәләр, «Чебурашка”ял итү мәйданчыгы. Стадион..һ.б.
— Иң кызыклы урыннар кайда дип уйлыйсыз? /Балаларның җаваплары/
— Дөрес, табигатьнең үзендә. Җәен Чулман буенда кызынабыз, йөзәбез чумабыз, ә кышын үзебезнең урманнарыбызда, болыннарда чаңгыда шуабыз. /һәр укучы үзенең буш вакытын ничек уздыруы турында сөйли, җаваплар тыңланыла; рәсемнәр, фотолар күрсәтелә, хаталары төзәтелә, сораулар бирелә/
Ковычева Тамара — «Багира» исемле көнчыгыш биюләре түгәрәгенә йөрим. Ул шәһәр Мәдәният сараенда урнашкан. /Экранда Мәдәният сарае рәсеме, бию фотолары күрсәтелә./
Хәсәнов Руслан — И.И.Шишкин исемендәге 1 нче номерлы балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнәм. 3 сыйныфта. Мин натютмортлар, портретлар, пейзаж ясарга яратам.
Багрий Евгения — Әнвәр Бакиров исемендәге 1 нче музыка мәктәбендә) укыйм, быел ул музыка мәктәбен тәмамлыйм (пианино классын), гитарада да уйныйм, матур җырлыйм.
Черницын Николай — 3 нче ел радиотехника түгәрәгенә йөрим, төрле радиотехника белән кызыксынам, төрле программалар төзим, ярышларда да катнашам. Чаллыда уздырылган Республика фәнни-конференциясендә «Рационализатор» темасына чыгыш ясап, 2 нче урынга лаек булдым. Компьютерны да яхшы беләм.
Әмиров Ленар — картинг секциясенә 2 ел йөрим, бу — экстремаль, куркыныч, ләкин кызыклы спорт төре.
Кусяпкулов Руслан — Спорткомплекска футбол түгәрәгенә инде 6 ел йөрим. Мин анда футболны дөрес уйнарга, тиз, җитез булырга өйрәнәм.
Щепкина Аня — Спроткомплекска йөзү секциясенә 5 ел йөрим. Брасс төре белән йөзәргә яратам. Төрле ярышларда катнашып, бик күп грамоталар, бүләкләр иясе булырга да өлгердем.
Горшунов Алексей — Спорткомплекска бокс секциясенә йөрим. Боксчы көчле, җитез булырга тиеш, дип уйлыйм. Минем кумирларым — бертуган Кличколар.
Никитина Мария — зур теннис секциясенә йөрим. Минем иң якын дусларым — теннис тубы, ракетка һәм йомшак тунлы, йонлач мәчеләр. Ниндиләре генә юк мәчеләремнең: сорысы да, аклы-каралысы да, буйлысы да!..
— Ни өчен күбегез спорт төрен сайлады икән? /Җаваплар тыңланыла/ Балалар башкаруында «Өйрәтәләр мәктәпләрдә» көенә җыр башкарыла.
«Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры
1. Иртән ничек ашарга,
Кичен ничек йокларга.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
Исәнлекнең, саулыкның,
Кадерләрен белергә.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
2. Яшелчәләр ашарга, Витаминнар җыярга.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
Спортны бик дус итәргә.
Ялкаулыкны җиңәргә.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
3. Иртә белән һәркемгә,
Хәерле көн теләргә.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
Дус һәм тату яшәргә,
һәм сәламәт булырга.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
4. Исәнлекнең, саулыкның,
Кадерләрен белергә.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
Дус һәм тату яшәргә,
һәм сәламәт булырга.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
IV. Дәрес материалын кабатлау.
— Без дәрестә нинди яңалыклар белдек?
— Шәһәребездә ял итү өчен нинди урыннар бар?
-
Ни өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәк?
-
Без сезнең белән ничәнче гасырда яшибез?
-
Дәүләтебезгә нинди кешеләр кирәк?
-
Җәмгыятьтә сәламәт булу өчен шартлар бармы, илебез бу турыда уйлыймы?
-
Сезгә дәрес ошадымы?
-
-Дәрестә алган белемнәрегез сезгә булыштымы?
-
Дәрескә куйган максатыбызга ирештекме?
-
Кеше ничә яшькә кадәр яшәргә мөмкин? Озак яшәү өчен нинди булырга кирәк?
— Укучылар, киләчәк сезнең кулларда, яшьләр кулында. Сез буш вакытыгызны дөрес уздырасыз икән. Алабуга үзенең 2 нче меңъеллыгын сау-сәламәт балалар белән каршы ала, киләчәктә дә сау-сәламәт булыйк. Сәламәт тәндә, сәламәт акыл, диләр.
V. Өй эшен аңлату. 1. Сүзләрне хәтерләргә.
2. «Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?» темасына хикәя төзеп язарга.
3.“Безнең гаиләдә спорт” темасына репортаж әзерләргә
VI. Укучыларның җавапларын бәяләү, билгеләр кую.
Ф.И.О. Халиуллина Голсирин Ахметовна
Место работы: МБОУ “Средняя общеобразовательная школа №24 с углубленным изучением отдельных предметов” Приволжского района города Казани
Должность автора: учитель татарского языка и литературы высшей квалификационной категории
Казан шәһәре Идел буе районы
24 нче урта мәктәбенең
югары квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Халиуллина Голсирин Ахметовна.
Дәрес план-конспекты
Тема: “Буш вакыт нәрсә ул? Аны ничек үткәрергә”
Максат:
1. «Буш вакыт» темасы буенча өйрәнелгән лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү.
2. Логик фикерләү, уйлау сәләтен, диалогик сөйләмне үстерү. Күнегүләр ярдәмендә белемнәрне камилләштерү, дөрес җөмләләр төзү күнекмәләрен булдыру.
3. Татар теленә карата ихтирам уяту, буш вакытның кадерен белергә өйрәнү; бердәмләп эшләү, дуслык сыйфатын тәрбияләү.
ҖИҺАЗЛАУ:
Техник чаралар: проектор , ноутбук.
Таратма материал: битләр, карточкалар.
ДӘРЕС ТИБЫ : ЛГКК
МЕТОД ҺӘМ АЛЫМНАР: Практикум дәрес, биремнәр үтәү.
КУЛЛАНЫЛГАН СТРУКТУРАЛАР :
— КЛОК БАДДИС
— ХАЙ ФАЙВ
— МЭНЭДЖ МЭТ
— МИКС- ФРИЗ-ГРУП
— ТИК-ТЭК-ТОУ
— ТЭК ОФ-ТАЧ ДАУН
Дәрес барышы:
Оештыру өлеше:
1 слайд.
ХАЙ ФАЙВ структурасын куллану. Кунакларга игътибар итү.
— Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?
Әйдәгез иптәшләрегез белән исәнләшик. Җилкә буенча партнерыгыз белән кагылып, каршыдагы иптәшләрегез белән кулларыгыз белән кагылып исәнләшегез.
2 слайд. Темалар:
Волейбол секциясе
Буш вакыт
Кинога бару
Дәрестән соң
— Диалогны тыңлагыз һәм кайсы темага караганын әйтегез (2 укучы сөйләшә).
— Никита, син бүген дәрестән соң нишлисең?
— Волейбол секциясенә барам.
— Ә иртәгә вакытың буламы соң?
— Иртәгә сыйныфташларым белән кинога барырга сөйләшкән идек.
— Кызганыч. Мин сине күргәзмәгә чакырмакчы идем. Вакытың юк икән.
— Шулай шул. Дәрестән соң вакытым аз кала
Укучылар бу диалог кайсы темага карый? Димәк, без бүген нинди темага сөйләшәбез?
3 слайд
— Әйе, укучылар, без сезнең белән “БУШ ВАКЫТ” темасына сөйләшербез. Өйрәнелгән лексиканы сөйләм телендә дөрес куллана белү күнекмәләрен камилләштерербез.
Актуальләштерү:
Үткән дәрестә өйрәнгән сүзләрне кабатлау. ТИК-ТЭК-ТОУ (крестики нолики) структурасын куллану. Моның өчен сезнең өстәлләрегезгә карточкалар куелган. Беренче номерлы (№1) конвертны һәр өстәлдән икенче номерлы партнер ачып, карточкаларны тәртип буенча 3*3 рәвешендә урнаштыра. Сүзләр белән сез 3 җөмлә төзергә тиеш буласыз. Теләсә ничек түгел, я горизонталь, я вертикаль, я диагональ буенча. Башка сүзләр өстәргә ярый. Моның өчен 3 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды (таймер куела). Вакытыгыз бетте.
Ә хәзер КОНТИНИУС РАУНД РОБИН (продолжительный раунд робин) структурасы ярдәмендә командада бер-берегезгә җөмләләрегезне укыйсыз. Чылбыр буенча эшне дәвам итәбез. Беренче булып 4 нче номерлы партнер җөмләсен укый. 2 нче номерлы өстәл җөмләләрне тәрҗемә итә бара. Чылбыр буенча дәвам итәбез. 3 минут вакыт бирелә. Вакыт китте.
Рәхмәт, укучылар. Алга таба эшебезне дәвам итәбез.
Өй эшен тикшерү.
4 слайд. КЛОК БАДДИС (иптәшең белән очрашу).
Үзегезгә 4 иптәш сайлыйсыз. Урыннардан торабыз, урындыкларны этеп куябыз, ручкаларны һәм сәгатьләрне алабыз да, һәрберебез үзебезгә сәгать 12 дә очрашырга иптәш эзлибез; хәзер сәгать 3кә, сәгать 6га, сәгать 9га. Һәр укучы үз сәгатендә 12 (3,6,9 ) саны янына очрашу кем белән билгеләнгән, шуның исемен язып куя. Вакыт китте. Рәхмәт, урыннарыбызга утырабыз.
Беренче өстәлдән №2 номер үзенең 12дәге партнеры белән очрашып, №3 өстәлдән 3 нче номерлы партнер 9 дагы партнеры белән очрашып, бер-берсенең өй эшләрен тикшерәләр. Өй эше “Буш вакытыңны ничек үткәрәсең?” дигән темага диалог һәм хикәя төзеп килергә иде.
Төп өлеш.
Сүзлек өстендә эш. №2 конвертны алабыз, сүзләрне тәрҗемә итәбез, кара-каршы утыручы партнерыгыз белән бер-берегезнең эшен тикшерәсез. Вакыт китте. 1 минут вакыт бирелә.
файдалы – полезный
файдасыз- без пользы
вакытым юк – нет времени
тик яту – бездельничать
укырга яратам- люблю читать
дөрес файдалану – правильно использовать
тәрбиялелек – воспитанность
файдасыз уздыру – бесполезная трата времени
Җөмләләр төзибез. 2 минут вакыт бирелә. Вакыт китте.
МЭНЭДЖ МЭТ кулланабыз. Алышып тикшерәбез.
Укучылар, мин сезнең ни белән шөгыльләнгәнегезне беләм. Бер-беребезгә карадык, елмайдык.
Текст өстендә эш. Дәреслектән 38 нче биттәге текстны ачабыз. Укыйбыз, тәрҗемә итәбез.
Ситуатив күнегүләр.
7 слайд. МЭНЭДЖ МЭТ
(3нче № конверт. МЭНЭДЖ МЭТ, по плечу партнёрлар)
— Как скажете о том, что:
А) в свободное время любите заниматься спортом;
Б) гуляете на улице с друзьями;
В) посещаете музеи, театры;
Г) любите общаться по телефону.
— Һәр өстәлдән берәр кеше җавап бирә.
☼ Ял минуты— Без сезнең белән хәзер аз гына ял итеп алабыз. Моның өчен без МИКС-ФРИЗ-ГРУП структурасын кулланабыз.
— Барыбыз да бастык, урындыкларны рәтләдек, бер әйләнә ясап басабыз. Музыка кушыла, сез шул музыкага бии-бии әйләнәсез. Музыка туктагач, сез бер урында басып каласыз. Шуннан соң мин сезгә сорау бирәм, сез шул сорауның җавабын миңа укучылар саны ярдәмендә күрсәтергә тиеш буласыз.
— Вакыт сүзендә ничә сузык аваз бар (2, икешәрләп басалар)
— Файдасыз сүзендә ничә иҗек бар? (3, өчәрләп басалар)
— Сез ничәнче сыйныфта укыйсыз? (7, җидешәрләп басалар)
Рәхмәт, урыннарга утырабыз.
Дәфтәрдә эшләү.
10 слайд. Унҗиденче декабрь.
Сыйныф эше.
5 нче күнегү.
ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН (втать-сесть)
(Әйтелгән билгеләмә дөрес булса басасыз, дөрес булмаса утырасыз)
Дәреслек, 4 нче күнегү.
6. Диалогны торгызу
15 слайд. КЛОК БАДДИС
( 3 тә очрашалар. 2-3 парны тыңлыйбыз.)
Беренче сөйләшү.
Лиза, буш вакытың булса, син нишлисең?
(Буш вакытым булса, Интернетка керәм, дусларым белән очрашам)
Минем буш вакытым бар. Әйдә дискотекага барабыз.
(Мин риза).
Икенче сөйләшү.
Вика, син кичә кая бардың?
(Концертка.)
Кем белән?
(Гаиләбез белән).
Күңелле булдымы?
(Искиткеч күңелле булды)
Бер-берегезгә рәхмәт әйтегез. Урыннарга утырабыз.
Йомгаклау.
1) – Без бүген нәрсә турында сөйләштек?
— Буш вакыт турында.
БУШ ВАКЫТ ның моделен төзик әле.
Модель ФРЕЙЕР.
Барыгыз да тырышып эшләдегез, рәхмәт сезгә. Карточкаларыгызны карап тикшергәч, билгеләр куярмын. Если были трудности в выполнении заданий, напишите на стекерах и при выходе прикрепите на ПАРКОВКЕ.
V. Өй эше.
16 слайд.
“Безнең сыйныфның буш вакыты” темасына сочинение язып каләсез.
Парковка.
Миңа дәрес бик кызыклы булды.
Миңа авыр булмады.
Мин аңламадым.
Стекерга язып, чыкканда ябыштырып калдырасыз.
Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин.
- Главная
- Разное
- Образование
- Спорт
- Естествознание
- Природоведение
- Религиоведение
- Французский язык
- Черчение
- Английский язык
- Астрономия
- Алгебра
- Биология
- География
- Геометрия
- Детские презентации
- Информатика
- История
- Литература
- Математика
- Музыка
- МХК
- Немецкий язык
- ОБЖ
- Обществознание
- Окружающий мир
- Педагогика
- Русский язык
- Технология
- Физика
- Философия
- Химия
- Шаблоны, фоны, картинки для презентаций
- Экология
- Экономика
Содержание
-
1.
Презентация по татарскому языку на тему Буш вакыт нәрсә ул? (7 класс) -
2.
Дәреснең максаты:1. “Буш вакыт ” темасы буенча -
3.
Кулланылган структуралар: — -
4.
Темалар:Волейбол секциясеБуш вакытКинога баруДәрестән соң — Никита, -
5.
ТИК-ТЭК-ТОУ структурасын кулланып, сүзләрне кабатлау, җөмләләр төзү. -
6.
КОНТИНИУС РАУНД РОБИН (продолжительный раунд робин)структурасы белән эшләү. 3 минут вакыт бирелә. -
7.
Өй эшен тикшерү. КЛОК БАДДИС (билгеләнгән иптәшең белән очрашу)Буш вакытыңны ничек үткәрәсең?Хобби-шөгыль -
8.
Сүзлек өстендә эш3 минут вакыт бирелә файдалы -
9.
Сүзлек өстендә эш файдалы – полезныйфайдасыз- без -
10.
Текст өстендә эш. Дәреслек, 38 нче бит, 2 нче күнегү. Буш вакыт -
11.
Сорауларга җавап бирәбез.Һәр төркемнән бер укучы җавап -
12.
МЭНЭДЖ МЭТ структурасын кулланып(партнеры плечу) җилкә партнерлары -
13.
ФизкультминутМИКС-ФРИЗ-ГРУП(музыка астында кушылабыз, тынып калабыз һәм сорауга җавап рәвешендә төркемнәргә берләшәбез -
14.
Унтугызынчы декабрь.Сыйныф эше.5 нче күнегү. -
15.
ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН (встать – сесть) -
16.
КЛОК БАДДИС (иптәшең белән очраш) Беренче сөйләшү.- -
17.
Модель ФРЕЙЕР БУШ ВАКЫТ БилгеләмәХарактеристикаМисалларКапма-каршы мисаллар -
18.
Өй эшеРәхмәт!“Безнең сыйныфның буш вакыты” темасына сочинение язып килергә. -
19.
ПарковкаМиңа бик кызыклы булды.2. Миңа авыр булмады.3. Мин аңламадым4 Минем кәефем күтәренке!
Дәреснең максаты:1. “Буш вакыт ” темасы буенча өйрәнелгән лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү.2. Логик фикерләү, уйлау сәләтен, диалогик сөйләмне үстерү. Күнегүләр ярдәмендә белемнәрне камилләштерү, дөрес җөмләләр төзү күнекмәләрен булдыру. 3. Татар теленә карата ихтирам уяту, буш вакытның кадерен
Слайд 17 нче сыйныфта татар теле дәресе
Буш вакыт нәрсә ул?
Слайд 2Дәреснең максаты:
1. “Буш вакыт ” темасы буенча өйрәнелгән лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү.
2.
Логик фикерләү, уйлау сәләтен, диалогик сөйләмне үстерү. Күнегүләр ярдәмендә белемнәрне камилләштерү, дөрес җөмләләр төзү күнекмәләрен булдыру.
3. Татар теленә карата ихтирам уяту, буш вакытның кадерен белергә өйрәнү; бердәмләп эшләү, дуслык сыйфатын тәрбияләү.
Слайд 3Кулланылган структуралар:
— ХАЙ ФАЙВ
— МЭНЭДЖ МЭТ
— МИКС- ФРИЗ-ГРУП
— ТИК-ТЭК-ТОУ
— ТЭК ОФ-ТАЧ ДАУН
— КЛОК БАДДИС
Слайд 4Темалар:
Волейбол секциясе
Буш вакыт
Кинога бару
Дәрестән соң
— Никита, син бүген дәрестән соң
нишлисең?
— Волейбол секциясенә барам.
— Ә иртәгә вакытың буламы соң?
— Иртәгә сыйныфташларым белән кинога барырга сөйләшкән идек.
— Кызганыч. Мин сине күргәзмәгә чакырмакчы идем. Вакытың юк икән.
— Шулай шул. Дәрестән соң вакытым аз кала.
Слайд 5ТИК-ТЭК-ТОУ структурасын кулланып,
сүзләрне кабатлау, җөмләләр төзү. 3 минут вакыт бирелә.
Слайд 6КОНТИНИУС РАУНД РОБИН
(продолжительный раунд робин)
структурасы белән эшләү. 3 минут вакыт
бирелә.
Слайд 7Өй эшен тикшерү. КЛОК БАДДИС
(билгеләнгән иптәшең белән очрашу)
Буш вакытыңны ничек
Слайд 8
Сүзлек өстендә эш
3 минут вакыт бирелә
файдалы –
файдасыз-
вакытым юк –
тик яту –
укырга яратам-
дөрес файдалану –
тәрбиялелек –
файдасыз уздыру –
Слайд 9
Сүзлек өстендә эш
файдалы – полезный
файдасыз- без пользы
вакытым юк – нет
времени
тик яту – бездельничать
укырга яратам- люблю читать
дөрес файдалану – правильно использовать
тәрбиялелек – воспитанность
файдасыз уздыру – бесполезная трата времени
Слайд 10Текст өстендә эш.
Дәреслек, 38 нче бит, 2 нче күнегү.
Буш
вакыт
Слайд 11Сорауларга җавап бирәбез.
Һәр төркемнән бер укучы җавап бирә.
Уйлау өчен 30
секунд вакыт бирелә
Буш вакыт ул нәрсә? Җавапны тексттан табып әйтәбез.
2. Буш вакытны ничек үткәрергә була?
3. Буш вакытың булса, син нишләр идең?
Слайд 12МЭНЭДЖ МЭТ структурасын кулланып
(партнеры плечу) җилкә партнерлары эшли
Как скажете о том,
что:
А) в свободное время любите заниматься спортом;
Б) гуляете на улице с друзьями;
В) посещаете музеи, театры;
Г) любите общаться по телефону.
Слайд 13Физкультминут
МИКС-ФРИЗ-ГРУП
(музыка астында кушылабыз, тынып калабыз һәм
сорауга җавап рәвешендә төркемнәргә берләшәбез
Слайд 14Унтугызынчы декабрь.
Сыйныф эше.
5 нче күнегү.
Слайд 15ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН (встать – сесть)
Слайд 16КЛОК БАДДИС (иптәшең белән очраш)
Беренче сөйләшү.
— Лиза, буш вакытың булса,
син нишлисең?
— ……………………………………………………………….
— Минем буш вакытым бар. Әйдә дискотекага барабыз.
— ………………………………………………………………..
Икенче сөйләшү.
— Вика, син кичә кая бардың?
— …………………………………………
— Кем белән?
— …………………………………………
— Күңелле булдымы?
— ………………………………………….
Слайд 17Модель ФРЕЙЕР
БУШ ВАКЫТ
Билгеләмә
Характеристика
Мисаллар
Капма-каршы мисаллар
Слайд 18Өй эше
Рәхмәт!
“Безнең сыйныфның буш вакыты” темасына сочинение язып килергә.
Слайд 19Парковка
Миңа бик кызыклы булды.
2. Миңа авыр булмады.
3. Мин аңламадым
4 Минем кәефем
күтәренке!
Дәрес темасы: Минем буш вакытым.
Дәрес тибы: ЛГКК
Дәреснең максатлары:
- Белем бирү: кирәкле килеш һәм тартым кушымчаларын дөрес файдаланып, үзеңнең буш вакытың турында сөйләргә өйрәнү; буш вакытны файдалы үткәрергә киңәш бирә белү;
- Үстерү: парлап сөйләшү барышында, үз фикереңне аңлата белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп ачыклау; әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
- Тәрбия: буш вакытны файдалы үткәрергә омтылыш тәрбияләү;
Дәресне җиһазлау: “Татар теле” дәреслеге, 37 нче бит, кагыйдәләр таблицасы, дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар, карточкалар, мультимедиа
Дәрес барышы.
- Оештыру.
- Исәнмесез! Хәерле иртә ,укучылар Һәм килгән кунаклар!
Укучылар, бүген бездә кунаклар, сез бер дә борчылмагыз, сез барыгыз да бик яхшы татарча беләсез, татарча белүегезне һәм яратуыгызны күрсәтерсез дип ышанам. Уңышлар сезгә! Дәресебезне башлап җибәрәбез.
Укучылар , бүген кем дежур? Хәлләрегез, кәефләрегез ничек?
- Өй эшен тикшерү.
Без сезнең белән узган дәрестә нинди темага сөйләшкән идек? (Укучыларның җаваплары)
Теркәгечләр турында нәрсә исегездә калды икән, хәзер шуны тикшереп карыйк әле. Мин сезгә карточкалар таратам. Анда җөмләләр язылган, ләкин теркәгечләр рус телендә бирелгән, сезгә буш урынга аларның тәрҗемәсен язарга кирәк.
( Карточкаларны тарату.Сезгә 1 мин вакыт)
Укучының исем фамилиясе:
- Без дәрестә күнегүләр эшләдек ( и ) ……. сорауларга җавап бирдек.
- Апам Казанга китте, ( потому что ) ……… …. ул анда укый.
- Бүген физикадан контроль эш, ( а ) …. мин әзер түгел.
- Мин бүген кинога ( или ) ….. барам, ( или ) ……. юк.
Укучылар бер-берсенең эшләрен тикшерәләр. Хатасы булмаса иптәшегезгә 1 балл куясыз, хатасы булса куймыйсыз.
Укучылар калган өй эшегезне мин дәфтәрләрегезне җыйгач тикшерермен.
III . Актуальләштерү
- Г. Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырен Татармульфильмнан карау.
Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, мульфильм нинди темага караган?
Малай кайчан урамга уйнарга чыкты? (Әгәр татарча әйтә алмасагыз русча әйтегез).
Дәресе, эшләре беткәннән сон калган вакыты нинди вакыт икән?
- Это наше свободное время.
- Ә татарча? Сүзлекләрдән файдаланырга мөмкин.
- Свободное время – буш вакыт.
Дәреснең максатын, бурычларын билгеләү.
- Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез?
- Буш вакыт турында, буш вакытта нишлибез? (Җаваплар рус телендә дә булырга мөмкин).
- Без бүген татарча дөрес итеп, буш вакытыбыз, аны ничек үткәрәбез, буш вакытта нәрсәләр эшләргә була, шул темага караган сүзләр белән танышырбыз, шул турыда сөйләргә өйрәнергә тиешбез.
IV. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
- Яңа лексика белән танышу.
буш вакыт – [ б у ш w a к, ы т ] свободное время
файдаланам — [ф а й д а л а н а м ] использую
файдалы – [ ф а й д а л ы ] полезный
файдасыз- [ ф а й д а с ы з ] бесполезный
вакытым юк – [ w а к, ы т ы м й у к, ] нет времени
тик яту – [ т и к й а т у] бездельничать
дөрес файдаланырга — [ д ө р ө с ф а й д а л а н ы р г а ] правильно использовать
файдасыз уздыру – [ф а й д а с ы з у з д ы р у ] бесполезная трата времени ял итәм – [ й а л и т ә м ] отдыхаю тыңлыйм – [ т ы ң л ы й м ] слушаю шөгыльләнәм – [ ш ө гө л л ә н ә м ] занимаюсь үткәрәм – [ ү т к ә р ә м ] провожу
- Сүзләрне сүзлеккә язу
- Сүзнең әйтелеше өстендә эш:
- авазларның транскрипцион билгеләрен сорау, аларны дөрес әйтү;
- сүзне хор белән, аерым-аерым әйттерү;
- җөмлә эчендә карау (яңа сүзнең җөмлә эчендә дөрес әйтелешенә (яңгырашына) ирешү);
- дөрес әйтелеш белән дөрес булмаган әйтелешне чагыштырып карау;
- Кирәкле грамматик формаларны кабатлау, искә төшерү.
- Ребята, чтобы хорошо поработать на уроке, нам надо будет вспомнить и повторить некоторые правила .
- Электрон тактадагы сүзтезмәләрне үрнәк буенча дәвам итегез.
Минем буш вакытым – мое свободное время
Синең ..
Аның …
Безнең …
Сезнең …
Аларның …
(Эш чылбырлап тикшерелә)
Сүзтезмәләрне тиешле формада куегыз
Т.к нәрсәне? |
Ур.-в. к. кайчан? |
|
Буш вакыт |
||
Буш вакытым |
||
Буш вакытың |
V. Ныгыту
- Ситуатив күнегүләр
- Как ты скажешь, если у тебя есть свободное время? Если нет (мало, много,) свободного времени.
- Спроси у своего друга, есть ли у него свободное время
- Спроси у него, что он делает в свободное время.
- Объясни другу, что у тебя сегодня нет свободного времени, как так тебе надо помочь маме.
- Попроси друга, если у него есть свободное время, помочь тебе решить задачу.
- Скажи, что у тебя мало свободного времени, потому что ты занимаешься спортом.
- Сообщи друзьям, что у Андрея сегодня есть свободное время, и он тоже с вами поиграет в хоккей.
- Ты приглашаешь друга на каток. А он не может идти с тобой,потому что у него нет свободного времени. Какой разговор состоится между вами?
- Экрандагы рәсемнәр
- Рәсемнәргә карагыз һәм иптәшегез белән фикерләшегез әле, бу балалар нишлиләр? Буш вакытларын ничек үткәрәләр? Сез ничек уйлыйсыз?
- Ягез, беренче рәсем буенча нәрсә әйтә аласыз?
- Икенче рәсем буенча?
- Ә өченче рәсем буенча ?
- Дүртенче рәсем буенча ?
4 “Буш вакытны файдалы үткәрү ” темасына схема буенча дәфтәрләрдә диалог төзибез.
сорау (вопрос)
җавап (ответ)
сорау (вопрос)
җавап (ответ)
- Җөмләләрне төгәлләргә.
Буш вакыт – ул …… .
Буш вакытта мин …. .
Буш вакытны файдалы …. .
6 Дәреслек белән эш
42 нче бит 4 нче күнегү
VI. Өй эше бирү.
1.Сүзлектәге сүзләрне кабатларга
- 2. Таблицага 3 әр мисал язарга.
Укучының исем фамилиясе:
Буш вакытны файдалы үткәрү |
Буш вакытны файдасыз үткәрү |
- 42 нче бит 6 нчы күнегү
VI. Дәресне йомгаклау.
- Мы сегодня научились чему-нибудь новому?Нишләргә өйрәндек?
- Буш вакытыбыз турында сөйләргә өйрәндек.
- Әйдәгез, сөйләп карагыз әле. (1-2 укучының чыгышы).
VII . Билгеләр кую.
- Минемчә, сез бүген дәрестә бик яхшы эшләдегез, теманы яхшы өйрәндегез, рәхмәт сезгә.
- Я предлагаю вам, посоветовавшись в группах, поставить оценки за урок самим.