Дорес туклану сочинение

16 октябрь — Бөтендөнья сәламәт туклану көне. Кеше яшәешенең мөһим факторларының берсе булганга күрә, туклану мәсьәләсенә дөнья күләмендә җитди игътибар бирелә. Безнең ил хөкүмәте дә халыкны туклану ризыклары белән тулысынча тәэмин итүне беренче урынга куя.
Ризык аша кеше организмы үсемлек һәм хайваннардагы барлык химик матдәләр белән тыгыз бәйләнешкә керә. Азыкның…

16 октябрь — Бөтендөнья сәламәт туклану көне. Кеше яшәешенең мөһим факторларының берсе булганга күрә, туклану мәсьәләсенә дөнья күләмендә җитди игътибар бирелә. Безнең ил хөкүмәте дә халыкны туклану ризыклары белән тулысынча тәэмин итүне беренче урынга куя.

Ризык аша кеше организмы үсемлек һәм хайваннардагы барлык химик матдәләр белән тыгыз бәйләнешкә керә. Азыкның составы, үзенчәлеге, күләме кеше организмы үсешенә, физик ныклыгына, эшләү сәләтенә, авырулар килеп чыгышына, психик халәтенә йогынты ясый. Шуңа күрә яхшы туклану сәламәтлекнең нигезе дип атала. Организмның барлык мөһим функцияләре эшчәнлеге туклану белән бәйле. Сыйфатлы ризык организмда яңа күзәнәкләр, яңа тән тукымасы барлыкка килүгә, энергия өстәлүгә китерә. Азык организмда ферментлар, гормоннар һәм башка матдәләр алмашы процессын көйләүче дә булып тора. Дөрес тукланмау, ягъни җитәрлек яки артык туклану өлкән кешенең дә, баланың да сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый. Бу физик һәм акыл үсешендә, әйләнә-тирә мохит тәэсиренә организмның ни дәрәҗәдә каршы тора алучанлыгында чагыла. Кеше тиз картаерга, гомере кыскарырга мөмкин.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдиме белән дөрес тукланмау нәтиҗәсендә дүрт төрле патологик халәт билгеләнә.

Җитәрлек ашамау — күпмедер вакыт организмга кирәкле күләмдә калорияле ризык кермәү.

Артык ашау — кирәгеннән артык тукланып, организмга йөкләнеш бирү.

Специфик формадагы җитешсезлек — ашау рационында бер яки берничә төрле туклану матдәсенең булмавы.

Балансланмаган туклану — һәртөрле матдәнең дә организмга тиешле күләмдә кермәве.

Дөрес тукланмау нәтиҗәсендә еш очрый торган авыруларның берсе — алиментар дистрофия (аксым калориясе җитмәү), авитаминоз (цинга, рахит, пернициоз анемия), симерү, диабет, үт куыгына таш утыру, атеросклероз һ. б. Күп кенә алга киткән илләрдә симерү чиренең артуы күзәтелә. Бу — шулай ук ризыкны дөрес кулланмау нәтиҗәсе. Симерү йөрәк-кан тамырлары авырулары китереп чыгара, шикәр чире, төрле органнарга ташлар утыруга этәрә. Май катламы калын булган кешеләргә операция ясау катлаулана, яралар озак төзәлә, хатын-кызларга йөклелекне кичерү, бала табу кыенрак бирелә.

Һәркем өчен дә туклану рационында махсус катнашмалы ризыкка карый, табигый азыкны күп куллану файдалы. Витаминнарга бай продуктны организм җиңелрәк үзләштерә. Ә иң күп витаминнар — алдан эшкәртелмәгән натураль ризыкларда.

А төркеменә керүче витаминнар диңгез ризыкларында, бавыр, сыр, йомырка, кишер, цитрус җиләк-җимешләрдә күп.

В төркеменә керүчеләр йомырка, ит, сөт, сыр, балык, чикләвек, гөмбә, дөге, кайбер җиләк-җимештә, яшел яшелчәләрдә бар.

Д витамины булган продуктларга сөт, диңгез ризыклары, бигрәк тә майлы балыклар керә.

Е витамины күпчелек төрле үсемлек майларында, чикләвектә, груша, алма орлыкларында бар.

С витаминына исә нигездә җиләк-җимеш, яшелчәләр бай. Аеруча ул сырганак, гөлҗимеш, кара карлыган, лимонда күп була.

Гадәттә витаминнар турында кешеләр авырый башлагач кына уйлый. Организмыгызны мондый чиккә китереп җиткереп, сәламәтлегегезгә зыян китермәгез.


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Файдалы киңәшләр

Дөрес туклану – сәламәтлек нигезе

Дөрес туклану кеше организмын нормага сала, сәламәтлеген ныгыта, төрле авыруларга профилактик чара булып тора.
“Сәламәт туклану” проекты “Демография” федераль илкүләм проект программасы кысаларында тормышка ашырыла. Аның максаты – дөрес туклану, сәламәтлек һәм актив озын гомерлелек нигезе булсын өчен күбрәк халыкны файдалы белемнәр белән таныштыру, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәү. Шул юнәлештә киңәшләрен бирүне сорап без “Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге” сәламәтлек саклау федераль дәүләт учреждениесенең Арча районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Эльвира Шәйхуллинага мөрәҗәгать иттек. Хәзер аның файдалы киңәшләрен сезгә җиткерәбез.

Дөрес туклану – сәламәтлек нигезе

– Күп кешедә өлкән яшьтә фигура турында кайгыртасы юк, шуңа нәрсә телисең, шуны ашарга була, дигән фикер яши. Әмма бу дөрес түгел. Инде эшләмәүче, лаеклы ялда булган кешеләр дә сәламәтлек турында кайгыртырга, озын гомерле булу өчен кайбер кагыйдәләрне истән чыгармаска кирәклеген белергә тиеш.  Аның нигезендә нәкъ менә туклануны көйләү ята.

Ризык кеше өчен энергия, аксым, углеводлар, майлар, витаминнар, минераль матдәләр бирүче бердәнбер чыганак. Кыздырылган һәм камыр ризыкларын азрак ашау, тәүлеклек аксым нормасын куллану, майлы ризыклардан читтәрәк тору – без бу хакта беләбез, тик… үтәмибез генә. Әмма алтмышта һәм аннан өлкән яшьтәгеләр     туклану  буенча таләпләрне үтәүне игьтибар үзәгеннән чыгармасыннар иде.

Беренчедән, өлкән яшьтә тоз куллануны чикләргә кирәк. Артык тоз кан басымы күтәрелүгә (гипертония), шешенүгә, инсульт, бөерләр эшчәнлегенә көч китерергә мөмкин.

Аннан организм картайган саен сусауны тою кими. Өлкән яшьтәгеләргә җитәрлек күләмдә су эчүне тәэмин итү кирәк, шулай ук су ашказаны эшчәнлегендә проблемаларны булдырмау өчен дә әйбәт. Иң яхшысы чиста су, сөт, шулпа, сок-лар кебек башка сыеклыклар куллану да шул исәпкә керә.

Реклама

2VtzqxaTAbC

Яшь барган саен кешенең ашкайнату системасы эшчәнлеге акрыная, ә бу үз чиратында ашказаны суы һәм селәгәй эшләп чыгаруның кимүенә китерә. Нәтиҗәдә, организмга кайбер төр витаминнар җитәрлек күләмдә кермәскә мөмкин. Җәйге чорда ризыкка күбрәк күләмдә яшел тәмләткечләр өстәргә була. Дөрес иртәнге аш булып солы санала. Яшь барган саен азыкны чәйнәү дә кыенлаша. Азык кабул итү вакытында өлкән яшьтәге кешенең ютәлләве, сулыш алуы авыраюы күзәтелә икән, бу вакытта инде ризыкларның боламык кебекләренә, пешкән яшелчә-җимешләрнең вакланган, консервланган төрләренә өстенлек бирергә киңәш ителә.

Аксым турында да онытырга ярамый. Аксым терлек продуктларында булу сәбәпле, аларның майлылыгына игътибар итү кирәк. Ит майсыз булса (күркә, тавык итләре, диңгез һәм елга балыклары), ә сөт продуктлары нормаль майлылыкта булса яхшы. Кальций өчен аның чыганаклары булган сөт ризыкларын – каты сырлар, кефир, эремчек, сөт куллану киңәш ителә.

Йөрәк-кан тамырлары                                                      системасына, суставларга тискәре йогынты ясаучы гәүдә авырлыгының кинәт кенә артуын булдырмас өчен аз-азлап көнгә биш тапкыр туклану киңәш ителә (өч төп туклану һәм ике капкалап алу). Ризыкны төрләндерергә кирәк. Яшелчә, җиләк-җимеш күбрәк булсын, майлы ризыклар читтә торсын. 

Моннан тыш, көнгә 30 минут физик күнегүләр ясау да организмга яхшы тәэсир итә. Начар гадәтләрдән – тәмәке тарту, алкогольле эчемлекләр куллану – бөтенләй баш тартырга, һич югында киметергә кирәк. Сәламәт булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Эссе көндә салкын ризыклар, салатлар белән генә туклану дөрес түгел. Бигрәк тә ашказаны-эчәклек тракты белән проблема булганнарга.

Көн дәвамыда бер-ике тапкыр җылы ризык ашагыз. Җылы аш ашаганда гына үт куыгы дөрес эшләячәк. Эссе илләрдә яшәүчеләр дә салкын ризык блән генә тукланмый. Яшелчә генә ашау да дөрес түгел. Бу диета озакка сузылса, башка проблемалар барлыкка киләчәк. Әгәр дә шундый туклануны сайлагансыз икән, табиб белән киңәшләшегез.

Түбәндәге туклану режимы да кулай: өч көн яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга, тагын өч көн сөт ризыклары, балык һәм кош ите. Болай иткәндә организмыгызга зыян китермисез.

Эсседә күп итеп күәс эчү дә зыянлы. Табигый күәс ул файдалы. Әчетелгән ризыкта В һәм Е витаминнары күп. Әмма көненә ике стаканнан да артыграк эчәргә ярамый. Күбрәккә китсә, диарея башлана.

Суны аз-азлап, һәр 20-30 миут саен эчегез. Әмма салкын су эчәсе килүне басмый. Урта Азия кешеләре эсседә кайнар су эчә.

Югары температура тир белән витаминнарны да чыгара. Бу бигрәк тә С, B1, В2, B6 һәм РР витаминнарына карый.

Эсседә йөрәк катырак эшли. Шуңа да калийга бай ризыклар ашарга кирәк. Беренче чиратта бу бәрәңге. Калий банан, кунжут, брокколи һәм шпинатта да бар.

Итле ризык ашаганда без матдәләр алмашын 40 процентка арттырабыз. Салкын вакытта бу җылынырга ярдәм итә. Ә эсседә тир бүлеп чыгуны тизләтә. Итне кефир яки йогыртка алыштырыгыз. Аларда аминокислоталар, фтор, кальций һәм калий бар, дип яза «Саулык. Татар халык медицинасы».

Автор: Фануз Хабибуллин

 Фото: https://pixabay.com/

Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/Essed-d-res-tuklanigiz-840431/

Дөрес туклану серләре
Яшь буынның сәламәт булып үсүендә, дөрес туклану зур роль
уйный.
Туклану – шулай ук сәламәт яшәү рәвешенең бер шарты ул.
Бала көнгә 4 тапкыр 3-4 сәгать аралыгында ашарга тиеш.
Организмны кирәкле азык-төлек белән тәэмин итү өчен
туклану төрле булырга тиеш.
Иртә-организмны тукландыру өчен көннең иң төп өлеше.
Әгәр дә иртәнге аштан сез тиешле калория һәм туклангыч
матдәләр алмыйсыз икән, сез ярты көн йоклап йөрисез дигән
сүз. Иртәнге ашта бала көнлек тиешле калориянең яртысын
алырга тиеш. Юкка гына бит: “Иртәнге ашны үзең аша,
төшке ашны иптәшең белән бүлеш, ә кичкесен дошманыңа
бир дип” әйтмиләр.
— Чынлыкта исә иртәнге аш злаклардан – (энергия
бирүчеләр), җиләк-җимешләрдән – (витаминнар), сөт
продуктларыннан (аксым һәм файдалы матдәләр) торырга
тиеш.
Ботка – мәсәлән – балалар өчен иң кулай ризык: тәмле дә,
файдалы да, җиңел дә, туклыклы да? Тик ашыйбызмы соң без
аны? Бик сирәк.
Сөттә пешкән дөге боткасы балалар өчен иң файдалы ризык
булып санала. Шулай ук сөттә пешкән геркулес, манный
ярмасы пешерергә мөмкин.
Сөт продуктлары кеше организмын тулы кыйммәтле аксым,
кальций, фосфор, калий, А, Д, В2 витаминнары белән
баеталар. Алар шулай ук файдалы микроорганизмнарга да
бай.
Сөт продуктлары организмның үсүе, сөякләрнең һәм
тешләрнең ныгуы өчен бик кирәк. Алар тән тиресенең,
тырнакларның һәм чәчнең чисталыгын тәэмин итәләр,
эчәклек эшәнлеген җайга салалар, башка төр азык-төлекнең
үзләштерелүенә уңай йогынты ясыйлар. Сөт продуктлары
җитәрлек булмаган очракта кеше организмында кальций җитешми башлый. Ә бу исә балаларның – рахит, үсмерләрнең
һәм өлкәннәрнең остеопороз белән авыруына китерә,
сөякләрнең ныклыгын какшата.
Әти-әниләр балаларын тукландыруда еш кына хаталар
җибәрә .Моңа гаиләнең матди хәле дә түгел, ә ата-ананың
дөрес һәм сәламәт туклану кагыйдәләрен белмәве сәбәп
булып тора. Кайбер ризыклар бала организмына нык зыян
китерергә мөмкин. Аларны нәрсә белән алмаштырып була
соң?
Дөрес һәм сәламәт туклану кагыйдәләре
* Ризык төрләндерелгән һәм калорияләр саны буенча
тәүлек дәвамында тигез итеп бүленгән булырга тиеш.
Шул очракта гына бала үсеше һәм сәламәтлелеге өчен
кирәкле матдәләр кабул ителәчәк. Аксым, май һәм
углеводлар көн дәвамында тигез итеп бүленеп ашатылырга
тиеш. Тәүлекнең беренче яртысында кабул ителгән азык
калорияләргә бай булса яхшы.
* Режим һәм тәүлек буена ризыкны кабул итү ешлыгы
да бик мөһим.
Балалар өчен иртәнге ашның иң яхшысы – карабодай
боткасы, сөт һәм бер йомырка. Әлеге азыклар үсеп килүче
организмны көне буена кирәкле алмаштырылмас
аминокислота – пластик материал белән тәэмин итә. Атна
буена иртән балага дөге, кукуруз, тары, солы боткалары
тәкъдим ителә.
Калорияләргә бай солы боткасын авыр гәүдәле балаларга
ашатырга киңәш ителми. Әмма аны бөтенләй үк рационнан
сызып та атып булмый. Солы боткасы иртән ашалса яхшырак,
чөнки андагы артык калорияләр көн дәвамында юкка
чыгачак. Ә менә манный боткасын ашамыйча да торып була.
Анда файдасыз булган калорияләр күп. Төрләндерү өчен генә
булса, манный боткасын калдырырга кирәк. Иртәнге аш
янына яшелчә, җиләк-җимеш, яисә, сырлы бутерброд өстәлсә
тагын да яхшы. Төшке ашны балалар, гадәттә, яшелчә салатыннан башлый.
Аннан соң, кайнар аш ашый. Башлангыч сыйныф балаларына
итле шулпаларга караганда,
җиңелчә кысыр ашлар файдалырак. Зур балалар өчен дә
итле шулпалар сөт һәм яшелчә ашлары белән алыштырылса
яхшы. Шуннан соң, аксымнарга бай балык яисә ит ризыклары
бирелә. Гарнир һәр көнне төрләндерелергә тиеш.
Бәрәңгедән кала, кызыл чөгендер, кишер, суган һ.б.
яшелчәләр бар бит әле. Кәбестәне дә балалар даими ашарга
тиеш. Клетчаткага бай кәбестә организмны чистарта,
витаминнар белән баетып тора. Кәбестәне чи килеш,
пешереп һәм тозлап та әзерләргә була.
Кичке аш эремчек, кефир, йогурт яки оеган сөттән тора.
Бала көненә кимендә 50 грамм эремчек ашарга тиеш.
Кичке ашта балаларга итле ризыклар бирмәскә киңәш
ителә. Кич винегрет яки берәр төрле җиңел салат, яки
яшелчәләрне рагу итеп пешереп ашау хәерле.
* Дөрес һәм сәламәт туклану культурасы дигәндә, без
балаларга дөрес ризыклар сайланылуын күзаллыйбыз.
Бала кечкенәдән үк кичке сәгать җидедән соң ашамаска
өйрәтелергә тиеш. Чөнки соң кабул ителгән ризык
организмда май булып ята һәм симерүгә китерә. Йоклар
алдыннан ачыгу сизгәндә, бер стакан кефир яки катык эчеп
кую отышлы. Дөрес туклану серләре

Яңалыклар

Дөрес туклану серләре

Сәламәт туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару ярдәмендә төрле авыруларны кисәтергә, күркәм кыяфәтне, физик һәм рухи активлыкны саклап калырга мөмкин. Продуктларның төрлелеге, баланслаштырылган рацион, файдалы һәм тәмле булуы – сәламәт туклануның нигезләре.

Дөрес туклану серләре

Ризыкны ашар алдыннан гына әзерләргә кирәк. Суыткычтан алынган ризыкны җылытканда да, андагы файдалы матдәләр кими. Ризыкны яхшы кәеф белән әзерләү дә мөһим.

Иртәнге һәм көндезге ашлар – углеводка, кичке аш аксымга бай булсын, дип санала. Яшелчә, җиләк-җимеш, тамыразыклар, бөртекле, кузаклы азыклар, чикләвекләр, бал, ашый торган үләннәр, гөмбә, ана сөте, йомырка кеше өчен бик файдалы.

Эшкәртелмәгән һәм вегетариан ашамлыклар алмашу процессларының тизлеге артуга тәэсир итә һәм симерү, гипертония, атеросклероз һ. б. авырулар булганда дәвалау эффектына ия, профилактик чара буларак хезмәт итә.

Артык кайнар яисә артык салкын ашамлык кулланырга ярамый. Шулай ук бер ашауда контраст температуралы ризык кулланмаска кирәк, чөнки югары һәм түбән температурада ашкайнату бизләренең кирәкле матдәләр эшләп чыгару функцияләре түбәнәя. Нәтиҗәдә ашказанының сыекча бүлеп чыгару һәм ризык үзләштерү сәләте кими.

Туклану режимын саклау мөһим. Бу очракта ферментлар бүлеп чыгару активлаша, ризык тулысынча үзләштерелә. Ашарга 1-2 сәгать кала физик эш башкару да файдалы. Бары тик ачыгу сизгәннән соң гына ашарга кирәк. Ачыгу хисе алдан ашалган ризык ашкайнату һәм үзләштерүнең барлык стадияләрен үткәч кенә барлыкка килә. Ашамлыкны аның тәме беткәнче чәйнәргә һәм бары тик шуннан соң гына йотарга кирәк. Ашыкмыйча әкрен генә ашау сәламәтлек өчен файдалы.

Кеше көненә 2 литрга якын сыеклык эчәргә тиеш. Ашау арасы 3-4 сәгатьтән ким булмасын. Ашауны бик нык киметү көннәре үткәрү дә бары тик файдага гына.

Иң гади кагыйдәләрне истә тотыгыз:

иң беренче сыек продуктларны, аннан соң катыларын; элек чиләрен, аннан соң пешерелгәннәрен; баллы ризыкны – ашаганга кадәр;

майлы ризык – азактан; ачы ризык һәм алкогольне ач тамакка кабул итмәскә;

кайнар яки салкын ашамлыкларны тән температурасына якын җылылыктагы ризыктан соң гына ашарга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги:

дөрес туклану

Белеп торыгыз

Дөрес туклану мөһим!

Табиблар үпкәләрне чистартуга актив ярдәм итүче иң яхшы 10 ризыкны билгеләгән.

Дөрес туклану мөһим!

Беренче урында – алма. Аның фенолик кушылмалары һәм флавоноидлары сулыш юлларында ялкынсынуны киметә, бу зарарлы лайла формалашу процессын тоткарлый. Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, көнгә бер стакан алма суты эчкән кешеләр сулыш кысылуга зарланмый.
Икенче урында – антиоксидантларга бай яшел чәй. Ул ялкынсынуны җиңеләйтә һәм үпкәләрне тизрәк дәвалый.
Аннан соң – балык, аерым алганда, скумбрия, форель, сардина, сельдь. Балыктагы Омега-3 май кислоталары – ялкынсыну белән көчле көрәшүчеләр. Ә санап үтелгән балык төрләре үпкәләрнең хроник обструктив авыруына каршы көрәштә яхшы.
Дүртенче урында – чикләвекләр һәм орлыклар. Бу продуктлар – үпкәләрне чистартуда иң яхшы һәм актив чара.
Бишенче урында – зәйтүн мае. Ул тукымаларның зарарлануына комачаулый.
Шулай ук үпкәләрне чистартуда иң яхшылар арасында брокколи, имбир, бөртеклеләр һәм әче борыч аталган.
Унынчы урында торучы сарымсак күптән файдасы белән билгеле. Медиклар әйтүенчә, бу продукт – үпкә яман шеше авыруыннан идеаль яклаучы. Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, атнага ике тапкыр өч теш сарымсак ашаган кешеләр үпкә яман шеше авыруы хәвефен 44 процентка киметә. Бу яшелчәдә флавоноидлар бар, алар глютатион җитештерүгә булышлык итә, ул – потенциаль токсиннар һәм карсиногеннар чыгаруны тизләтә торган матдә.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Мәгариф

Балалар дөрес туклану серләренә төшенделәр

Дөрес туклану кеше организмын нормага сала, сәламәтлеген ныгыта, төрле авыруларга профилактика булып тора.

Олы Әтнә балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек (1) төркеме балалары белән шул темага ​ әңгәмә булып узды. Боткалар, сөт, ит ризыклары белән тукланырга кирәк. Яшелчәләр җиләк-җимешләр дә организмга бик файдалы. Балалар дөрес туклану серләренә төшенделәр.​ ​ ​

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Дорама экзамен зомби смотреть
  • Дорама про списывание на экзамене
  • Допустят ли к экзамену без курсовой
  • Допустят ли к экзаменам если не сдал устное собеседование
  • Допустят ли к экзаменам если не сдал проект