Эбилэр чуагы сочинение

Хәбәрләр

Әбиләр чуагы

Бу көннәрдә һава торышы бик матур тора. Табигатьтә — Әбиләр чуагы.
Җиләкле җәй, чәчәк түшәлгән болыннар, сайрар кошлы иртәләр яңадан кайтыр кебек. Күңелне ымсындыра, өметләндерә, үртәп ала. Мондый көннәрнең санаулы булуын, алда көзләр, кышлар икәнен белсәк тә, җәйнең үтеп китүенә күңел әле ышанмый.
Алтын көзләр җиткәнен аңлау өчен, бер тапкыр…

Әбиләр чуагы

Бу көннәрдә һава торышы бик матур тора. Табигатьтә — Әбиләр чуагы.

Җиләкле җәй, чәчәк түшәлгән болыннар, сайрар кошлы иртәләр яңадан кайтыр кебек. Күңелне ымсындыра, өметләндерә, үртәп ала. Мондый көннәрнең санаулы булуын, алда көзләр, кышлар икәнен белсәк тә, җәйнең үтеп китүенә күңел әле ышанмый.

Алтын көзләр җиткәнен аңлау өчен, бер тапкыр урманга чыгып керү җитә. Тирә-як алтын буяуга манылган. Атлаган саен, аяк астында сары яфраклар кыштырдый. Җәйге көн дип алданмагыз, табигать байлыкларын җыеп калыгыз, тиздән боларның берсе дә булмаячак, дип кисәтә сыман алар. Көзге байлыкка килгәндә исә, Мамадыш районы Колышчы авылы янындагы урманнарда бик күп алар. Араларында, ак гөмбә кебек, бик затлы дигәннәре дә очрый. Көзге урман әле ул үз байлыгын бөтен кешегә дә чыгарып салмый. Кемдер көн буена йөреп тә кәрзинен тутырмаска мөмкин. Ә оста гөмбә җыючыларга алар үзләре үк: «Безне алыгыз, безне алыгыз, менә без нинди затлы!» — дип эндәшеп торалар кебек. Бар эшкә дә уңган Максимовлар гөмбә җыю буенча да осталыкларын күрсәттеләр. Башкалар оешканчы, аларның кәрзиннәре инде тулган иде.

Фоторәсемдә — Валентина Максимова (уңнан икенче) кунаклары белән көзге урманда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына «Ватсап» аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Туган ягыма алтын көз килде.

      Әле кичә
генә җәйне көтеп алган идек. Матур, кызу, күңелле көннәре белән җәйнең үтеп
киткәнен сизми дә калдык. Ә бүген инде көз! Бакчадагы тулып бешкән җимешләре,
кырдагы мул уңышлы игеннәре белән кешеләрне сөендереп, җиргә алтын көз аяк
басты. Минемчә, көзне сары төсе өчен генә  түгел, ә көзге байлык, муллык өчен
дә алтын көз дип атыйлар. Көз җиткәч, көннәр кыскара, төннәр озыная башлый. Укучылар
белем алырга дип мәктәпләргә юл тоталар.

        Табигать 
үзенчә матурая башлый. Тирә-яктагы яшеллек, күзгә күренеп, төсен сарыга
үзгәртә. Бакчаларга күз салсаң, кып-кызыл, алсу, сары алмаларны, кызарып пешкән
миләш, баланнарны күреп хәйран каласың. Иген кырларына карасаң, әйтерсең аларны
алтын төсенә буяп куйганнар,  сап-сары булып, кояшта күзләрне камаштырып
утыралар. Нинди матурлык  һәм байлык!

       Көз
җиткәч, күк йөзе дә үзгәрә. Әле генә кояш балкыган булса, күп тә үтми  болытлар
барлыкка килә, яңгыр ява башлый. Яңгырсыз көннәрдә көндезләрен бик салкын
булмаган һава торышы күзәтелә, ә кичләрен суыта. Иртән тышка чыксаң, җирдәге
үләннәргә матур итеп чык төшкән була. Ә әбиләр чуагы дип аталган көннәрдә
бигрәк тә җылы һава торышы саклана. Минем өчен бу көннәр ямьле җәй айлары белән
саубуллашу көннәре.

        Көзге
урман үзенең чиста, саф һавасы белән үзенә тартып тора. Урманга килеп керсәң,
матурлык та, моңсулык та тоясың. Монда инде җәй көне кебек матур итеп  кошлар сайрамый,
төрле төстәге күбәләкләр очып уйнамый. Үзләренең хуш исләре белән башны
әйләндергән аллы-гөлле урман чәчәкләре соңгы таҗларын коеп утыралар. Агачларга 
күз салсаң, сары, яшел, кызыл, алтынсу төсләрне күрәсең. Каен агачлары үзләренә
бер төрле матур. Ап-ак каеннар сап-сары шәл ябынганнар. Ара-тирә матур, куе
яшел төсләре белән җәйне хәтерләтеп, озын нарат  агачлары күренә. Урманда да
көзге уңыш бик күп була. Гөмбә, чикләвек, балан, алма, миләшләрне кышка җитәрлек  
итеп җыярга була.

       Көз көне җәйге
яллар тәмамланса да, мин көзне яратам. Чөнки көз җиткәч, без җәй буена
күрмәгән   сыйныфташлар белән   очрашабыз. Озак күрешми торгач, инде сагынырга
да өлгергән дуслар белән төрле хәлләр турында сөйләшәбез, серләшәбез.

       Шулай ук мин
көз көне һавада кыр казларының, торналарның җылы якка  очып киткәннәрен
күзәтергә яратам. Шундый матур, тигез итеп тезелеп очалар алар, әйтерсең, бер-берсенә
җеп белән бәйләп куйганнар.

       Табигаттә
бар да бик  тиз үзгәрүчән шул. Күп тә үтмәс, бераз вакыт үткәч, агачлардан 
яфраклар коелып бетәр, иген басулары буш  булып калыр, бертуктаусыз яңгырлар
ява башлар. Кояш сирәк  кенә безгә  якты нурлларын бүләк итәр. Беренче кар да
явып үтәр. Елга-күлләр ялтырап торган, матур боз белән капланыр. Җир үзенең
ап-ак, йомшак юрганын ябынып, татлы йокыга китәр.

Җай гына барган тыныч гаилә тормышына ире кинәт вафат булганнан соң күләгә төште. Кече улы өйләнеп, төп йортта калган иде. Киленнең кияүгә чыкканнан бирле бер дә ачылып карамаган йөзе тагын да төкселәнде, моңарчы да көч-хәл белән тыеп килгән зәһәр теле тугарылыпмы-тугарылды.

Гомер көзенә кереп барганда үзен балаларына кирәксез булып калгандай тойды Гөләндәм. Дөньяга борын төртеп, канат ныгытканда: “Әни!” – дип янында бөтерелгән бәбчекләре өчен артык кашыкка әверелде түгелме? Бәлки күпертә торгандыр? Юк, сыман. Әмма мөнәсәбәтләрдә нидер үзгәрде, ана күңеле белән генә тоемлана торган салкынлык йөгерде…

Җай гына барган тыныч гаилә тормышына ире кинәт вафат булганнан соң күләгә төште. Кече улы өйләнеп, төп йортта калган иде. Киленнең кияүгә чыкканнан бирле бер дә ачылып карамаган йөзе тагын да төкселәнде, моңарчы да көч-хәл белән тыеп килгән зәһәр теле тугарылыпмы-тугарылды. Эчен бушатыр газиз кешесе дә юк бит, ичмасам! Ходай аңа юанычка бер кыз да бирмәде шул. Олы улы бөтенләй читтә – Себердә яши, елга бер кайтып күренәләр, анда да өч-дүрт көннән артык тормыйлар, ял йортына китеп баралар. Ә чит кешегә зарын гомердә сөйләмәде Гөләндәм. Сер саклаудан түгел, кыенсынудан. Шатлыкны уртаклашу гына күңелле бит ул, синең моң-зарың кемгә тансык!

Әнә шулай җаны сыкрап-сызып йөргәндә күзенә газетада бер белдерү чалынды. Яшь бала карарга тәҗрибәле тәрбияче кирәк дигәннәр иде. Яхшы хезмәт хакы да вәгъдә иткәннәр. Әмма анысыннан бигрәк икенче шарты кызыктырды – баланы хуҗалар өендә торып карыйсы. Тәвәкәлләп шалтыратты. Телефоннан кырыс хатын-кыз тавышы адресын әйтеп, сәгатен билгеләп килергә кушты.

Кешелеккә кия торган өч күлмәген бер-бер артлы киде дә салды, киде дә салды. Соңгы араларда ябыгып киткән иде, киемнәре бушап калган, элеккечә гәүдәсенә ятып тормыйлар, әллә ничек, кешенекен кигән кебек тоелды. Моңа кадәр кием-салымга әллә ни исе китмәде, менә бүген ничек тә яхшы тәэсир калдырасы килде. Ни дисәң дә, киемеңә карап каршы алалар диләр бит.

Үзе тирәсендәге яшьләрдә хатын аны баштан-аяк күздән кичергәч һәм вак-төяк гадәти сорауларга җавабын алгач, кәнәгать булуын белдереп, түргә чакырды.

– Җыен җилбәзәк килә дә, күзләрен яшь кияүгә майландырып, бала карауны бөтенләй оныталар, – дип зарланып алды. Аннан Гөләндәмне бала бүлмәсенә алып керде. – Бу – безнең оныгыбыз Камилә. Кызым Әлинәгә ашыгыч рәвештә эшкә чыгарга туры килде. Юлда еш йөри, командировкаларда. Шуңа күрә шартыбыз шундый – баланы төннәрен дә карарга кирәк. Ял көнегез – якшәмбе булыр. Үзем дә карар идем, йөрәгем сау түгел, андый-мондый хәл булып, аяктан егылсам, аллам сакласын!

Бишектә яшь ярымлык кызчык изрәп йоклап ята иде. Камилә бигрәкләр дә сөйкемле күренде. Гөләндәм балалар ярата, анысы. Тәрбияче һөнәрен дә шуңа сайлады. Җибәрмәсәләр, әле һаман да эшләгән булыр иде, яшьләргә урын кирәк, дип илле бише тулу белән хушлаштылар. Нишлисең, үпкәләп булмый, заманасы шундый.

Каршы алган хатын Әлфирә атлы иде.

– Кирәк булсам, туп-туры миңа шалтыратырсың, – дип телефон номерын бирде.

Гөләндәмнең өйдән китүенә берәү дә каршы килмәде. Юри, күңеле булсын өчен генә дә: “Кирәкмәс,” – димәделәр, ичмасам.

Яшьләр ипле гаилә булып чыкты. Үзләрен бик итәгатьле тоттылар, юкка-барга бәйләнмәделәр, артыгын тәлап итмәделәр. Вакытында ашаткач, һавада йөрткәч, уйнаткач, йоклаткач сабый да артык көйсезләнмәде. Эшләргә иренми анысы Гөләндәм. Бала йоклаган арада өен дә җыештырды, камыр ашлары пешерергә дә җитеште.

– И, Гөләндәм апа, телеңне йотарлык булган! – дип мактап туймыйлар. – Синнән башка нишләр идек, – дип салпы ягына салам кыстырып җибәргәч, Гөләндәмнең башы күккә тия, ул тагын нәрсә белән куандырыйм икән дип уйлана башлый. Күңеле белән үз йортына, балалары җыелышкан табынга очып кайта. Ашарларына бар микән дип борчыла. Оныкларын сыйлап, күз-колак кына булып ятасы, юкса! Әмма аңа: ”Җитте, әнкәй, өйдә генә тор!” – дип сүз катучы юк шул әлегә. Атна ялында кунганда да күпсенеп уфылдаша башлыйлар.

Тормышы яңа гаиләдә җайланып кына киткәндә, йөрәге кузгалып, Әлфирә урын өстенә калды. Аны тәрбияләргә Гөләндәмнән дә кулай кеше тапмадылар. Шулай итеп ул икенче йортка күчте. Шәһәр читендә үз өйләре белән яши иде хуҗалар. Бар мәшәкать Гөләндәм җилкәсенә ауды: ашарга пешерү дә, юу-җыештыру да, Әлфирә дә. Ире Кәрим – җаваплы урында, эшеннән бушый алмый, өйгә төн кунарга гына кайта дисәң дә була. Акчаны җәлләп түләмиләр, анысы, Гөләндәм хуҗалардан кәнәгать. Хезмәт хакын җыеп, улы белән килененә кайтарып тапшырды, алар фатирны киңәйтергә җыеналар иде. Таш атсалар да, аш белән җавап бирергә күнеккән, килен килен белән, үз улың, оныкларың бар бит. Әйдә, ярдәм итә алганда, ярдәм итеп калсын әле. Бер булмаса бер аңлар килен дә, аның да йөрәге таштан яралмагандыр.

Әмма бәхет капчыгың тишелсә, ямау салып кына тотып калып булмый икән. Инде аякка бастым дигәндә, Әлфирә якты дөньядан китеп барды. Аны җирләп, коръән ашларын үткәреп, җыештырасын җыештырып бетергәч, Гөләндәмгә эш калмады. Балага икенче тәрбияче табып өлгергән иделәр.

Өйдә Гөләндәмне кочак җәеп каршы алучы булмады. Фатирны өч бүлмәлегә алыштыргач, килен үзен чын хуҗабикә итеп тотты. Гөләндәм нәрсәгә барып ябышса да ярамады. Килен кеше – чит кеше инде, улының бер дә әнисен якламавы күңелен әрнетте. Оныклар да әти-әнисенә карап усаллаша, тел озынайта башлады.

Көннәре тоташ газапка әйләнә башлагач, Гөләндәм тагын эш эзләде. Тапты да кебек. Әмма бу хуҗаларның карашы элеккеләренке кебек түгел иде. Тупаслыкка, дорфалыкка түзмәде, китте.

Язганына ризалашып яшәп ятканда һич көтмәгән җирдән Әлинә шалтыратты:

– Гөләндәм апа, коткар! Әтигә операция ясадылар.

Кеше кайгысына сөенү килешмәсә дә, Гөләндәмнең йөзенә куаныч нурлары йөгерде. Ул минуты-сәгате белән җыенып, сырхауханәгә йөгерде.

Әллә Гөләндәмнең теләкләре күкләргә барып иреште, әллә йөрәге таза, яшәүгә омтылышы көчле булды, Кәрим аякка тиз басты.

– Хатын-кызсыз дөнья сансыз, сиңа өйрәндем дә инде, әйдә бергә яшибез, Гөләндәм! – дип турыдан ярып салгач, хатын каушаудан ни дип җавап кайтарырга да белмәде. Уйланып, ялындырып тора торган чагы түгел. Мәхәббә дип авыз суларын корыта торган мәлләре дә узган. Үз иренә дә үлеп гашыйк тотмады, ышанычлы, таянычлы, авылда абруйлы нәсел дип кияүгә чыкты. Үкенмәде, тату, аңлашып яшәделәр. Пар канат пар канат инде, яклаучың да, саклаучың да. Гөләндәмнең тагын ир җылысын, үзен ныклы терәкле итеп тоясы килде.

…Никах укытып, кунакларны озатып, кайнар мунчадан парланып чыккач, Гөләндәм яшәреп, сафланып, элеккеге авыр хисләреннән арынып калды. Тәне шулкадәр җиңеләйгән, менә-менә канат чыгар да, күтәрелеп очып китәр кебек, ә күңелен сөенеч чолгап алган иде! Ул өйгә керергә ашыкмады, кичке манзарага таң калып, дөньяга бүген туган сабыйдай, бакча уртасында иләсләнеп басып торды. Көн сихри төнне каршылырга әзерләнә иде. Кояш офыкка терәлгән. Йомшак җил муенга сарылып, җанны кытыклый. Әбиләр чуагының хисләрне чуалдыра торган чагы шул!

Фото pixabay.com


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Сентябрь ае быел үзенең соңгы 140 елда күрелмәгән җылылыгы белән шаккатырды, дип хәбәр итә синоптиклар. Чыннан да, быелгы «әбиләр чуагы» озын һәм җылы булды, бөтен көзге мәшәкатьләрне иркенләп төгәлләргә мөмкинлек булды.
Инде көннәр салкынайтты, чып-чын көз башланды дигәч, тагын җылы көннәр каян килә, «әбиләр чуагы» дигән исем бу вакытка ни…

Сентябрь ае быел үзенең соңгы 140 елда күрелмәгән җылылыгы белән шаккатырды, дип хәбәр итә синоптиклар. Чыннан да, быелгы «әбиләр чуагы» озын һәм җылы булды, бөтен көзге мәшәкатьләрне иркенләп төгәлләргә мөмкинлек булды.

Инде көннәр салкынайтты, чып-чын көз башланды дигәч, тагын җылы көннәр каян килә, «әбиләр чуагы» дигән исем бу вакытка ни өчен бирелгән соң?

Беренче версия буенча, бу вакыт белән бәйле, янәсе, өлкән яштәге әбиләр суыклар алдыннан соңгы мәртәбә кояшта җылынып кала. Икенчесе — гади халык арасында йөри торганы: бөтенләй өмет бетте дигәндә дә, бер ышаныч бар — әби җылысы, ул гына нык итеп җылыта ала.

Тагын бер версия: нәкъ менә сентябрь аенда басу-кырларда бөтен эшләр төгәлләнгәч, авыл апалары башка эшкә алынган: алар киндерне суга батырганнар, аны талкыганнар, тукыма ясаганнар. Салкыннар башлангач, шул ясаган тукымаларыннан, бергәләшеп кич утырып, җырлый-җырлый, кием-салым теккәннәр, җеп эрләгәннәр, кыскасы, кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр.

Бу атама безгә генә хас түгел, башка халыкларда да яши. Алар төрле халыкларда төрлечә әйтелә, ләкин алар барысы да «әбиләр чуагы» турында сөйли. Мәсәлән, көньяк славяннар бу вакытны «чегән җәе» дип атый, немец телендә өйләшүче илләрдә ул — «карчыклар җәе», Голландиядә — җәйдән соң килә торган җәй, Көньяк Америкада — һинд җәе, Италиядә — Изге Мартин чоры һ.б. дип әйтелә.

«Әбиләр чуагы»ның кайчан булачагының төгәл датасы юк, ул төрлечә килергә мөмкин, аның озынлыгы да төрлечә була. Ул сентябрьдә, октябрь ае башында да булырга мөмкин. Россиядә гадәттә «әбиләр чуагы» 14 сентябрдән башлана, диләр. Ни өчен шул вакытта җылы чор башлана соң? Бу вакытта һава җылынуга тәэсир итүче тотрыклы антициклон урнаша. Мондый чорда туфрак һәм һава төнлә ныгытып суынмый, ә көндезләрен, киресенчә, нык җылына. Суыклар башлангач, агачларда яфраклар кинәт кенә шиңә башлый, бу вакытта алар һавага зур күләмдә җылы бүлеп чыгара һәм җылылык өскә күтәрелеп, болытларны куып тарата, атмосфера басымы күтәрелә.

Әлеге чорның үз сынамышлары да бар. Әгәр «әбиләр чуагы» вакытында күктә салават күпере хасил булса, көз җылы һәм озын була. Әгәр бу чорда һавада пәрәвезләр күп очса, кыш бик салкын булачак, ә көз аяз киләчәк.


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Белеп торыгыз

Әбиләр чуагы кайчан була?

Август җәй ае булса да, аннан чын-чынлап көз исе килә. Кайберәүләр инде, әбиләр чуагы якынлаша бугай, дип юрый ук башлады. Аны кайчан көтәргә?

Әбиләр чуагы кайчан була?

– Әбиләр чуагы августта булмый ул. Әле аңа иртәрәк. Ул симән көн, ягъни 14 сентябрь тирәсендә була. Христиан календарендә аны алтын көз дип йөртәләр. Гадәттә, әбиләр чуагы бер атнадан өч атнага кадәр сузылырга мөмкин. Кайбер елларда ул икегә дә бүленә. Быел да әбиләр чуагын сентябрь урталарында көтәбез, – ди Балтач районындагы халык синоптигы Әмир Шәрәфиев.

Әмир абый алдан ук августта көннәр матур булачак дип фаразлаган иде. Тик яңгырлар да булмады түгел. Көннәрнең бераз бозылып алуының сәбәбен дә аңлатты ул. Аның әйтүенчә, моңа кадәр 4 ел буе җәйгә охшап кыш килгән. Әмма быел декабрь белән июнь чагышса да, көннәр озынаеп туктагач, борылыш булган. Синоптик фаразлары буенча август коры булырга тиеш иде, әмма шушы үзгәрешләр һава торышына шундый йогынты ясаган. “Сентябрьнең беренче ун көнлегендә явым-төшемнәр көтелсә дә, көз начар булмаячак”, – ди ул.

Сәрия Мифтахова

фото:архив 

https://vatantat.ru/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Бик кисәк килде ул. Көтмәгәндә. Эссе җәй әле тиз генә китмәс, күңелләрне дә, тәнебезне дә җылытып, кояш безне озак сөендерер төсле иде.

Әмма… Табигатьнең үз кануннары! Көз икән +35 градус градус җылылык көтмә инде син аңардан. Яңгыры да, кары да явып китәргә мөмкин. Ә бераздан ялтырап кояш чыкса да гаҗәпләнмә! Көз көне салават күпере сирәк була торган күренеш. Тик сентябрь башында табигать безне андый матурлыгы белән дә сөендерде.
Ә җылы? Җылы булачакмы соң? Салават күпере күренә дә, кача. Әле бит кояш җылысына туенып бетмәдек, табигать!

Синоптиклар фаразлавынча, бу атнада Татарстан башкаласында көннәр салкынча, уртача тәүлеклек температура климатик нормадан 3-4 градуска түбәнрәк булачак.

– Җәй аномаль эссе булды, ул көзен дә дәвам итәр дип фаразланган иде. Әмма алай булып чыкмады. Көтмәгәндә циркуляция үзгәрде һәм безгә Арктикадан салкын һава килде. Хәзерге вакытта Казанда уртача тәүлеклек температура климатик нормадан 3-4 градуска түбәнрәк. Бу атна дәвамында күзәтеләчәк, – ди КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев.

Фаразлар буенча, атна ахырына Казанда көндезге сәгатьләрдә +16 градуска кадәр җылытачак. Якындагы дүрт көндә шәһәрдә салкынча булачак. Көндез һава температурасы +12..+15 градуска кадәр күтәреләчәк, кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин.
Көзләрдә дә язлар кабатлана, дип җырлыйлар. Табигатьтә мондый күренешне без әбиләр чуагы, дибез. Кисәк суыклардан соң, халык та җылы республикага кайчан килер икән дип кызыксына башлады.

Синоптиклар фикеренчә, Казанда әбиләр чуагы сентябрь уртасында яки айның икенче яртысында башланачак.
– Әбиләр чуагы бездә һәрвакыт сентябрь уртасында яки икенче яртысында була. Алтын көз антициклон белән килә. Бу вакытта коры, кояшлы көннәр башлана. Көндезге һава температурасы 20 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин, – ди Юрий Переведенцев.

Метеоролог искә төшергәнчә, Казанда узган җәйдә эссе һава торышы күзәтелде.
– Классик әбиләр чуагы коры, кояшлы була, әмма ул атмосфера фронты белән бозылырга мөмкин. Әбиләр чуагының ни дәрәҗәдә классик булачагы әлегә билгеле түгел. Әбиләр чуагы берничә көннән алып берничә атнага кадәр дәвам итәргә мөмкин. Гадәттә ул бер атнага сузыла, – дип искәртте КФУ профессоры.
Переведенцев искәрткәнчә, узган елның сентябре салкын, ә әбиләр чуагы кыска вакытлы булды.

Фото: «Татар Информ» архивыннан
 

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әбиләр чуагы latin yazuında])

Әбиләр чуагы – көз көне (cентябрь, октябрь айларында) һава торышының җәй көнендәге кебек коры, җылы һәм болытсыз, кояшлы вакыты. Ел саен кабатлана. Ике-өч атна дәвам итәргә мөмкин.

Атама тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы гомуми төрки сүз булган «чуак» («эссе», «кызу») сүзе Мәхмүд Кашгарый сүзлегендә китерелә[1].

Үзенчәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күбесенчә Аypyпaда, Төньяк Америкада, РФның аеруча Аypyпa өлешендә күзәтелә.

Әбиләр чуагы тотрыклы антициклон урнашу белән бәйле рәвештә барлыкка килә.

Гадәттә, көз башланып, көннәр бераз суыткач, яңгырлар явып үткәч, әбиләр чуагы башлана.

Төп күрсәткече булып, һавада пәрәвезләр очуы санала.

Әбиләр чуагы дәвамлы килгән кайбер елларда, елга бер чәчәк атучы бериш үсемлекләрнең (хәтта алмагачның да) икенче тапкыр чәчәк атуы мөмкин.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Җәгъpафия терминнарының русча-татарча аңлатмалы сүзлеге. Казан: Мәгариф, 2010. ISBN 978-5-7761-1763-3

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бабье лето

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Р.Г. Әхмәтьянов. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. Казан: ТКН, 2001, 237нче биттә. ISBN 5-298-01004-0

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Э е фонякова про счастье сочинение
  • Щымахуэ сочинение на кабардинском языке 3 класс
  • Щукинское училище экзамены для поступления
  • Щукинское училище какие экзамены надо сдавать
  • Щукинское училище вступительные экзамены 2021 официальный