Эдэбиятта хэм сэнгатьтэ муса жэлил образы сочинение

Әдәбиятта һәм сәнгатьтә Җәлил образы.

Дөнья поэзиясе күгендә якты йолдызлардай балкыган шагыйрьләр аз түгел. Әмма алар арасында азатлык көрәшенең ялкынлы җырчылары, шул көрәштә батырларча һәлак булган легендар геройлар – инглиз шагыйре Джордж Байрон, венгр шагыйре Шандор Петефи, испан шагыйре Гарсиа Лорка, болгар шагыйре Никола Вапсаров, чех язучысы, публицист Юлиус Фучик һәм татар шагыйре Муса Җәлил исемнәре бар.

Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең шигъри таланты, сугышчан батырлыгы һәм хәрби оештыру осталыгы фашизмга каршы аяусыз көрәштә бөтен тулылыгы белән ачылды. Аның исеме дөньяда үзенең Ватанына, үз халкына турылыклы булуның гүзәл символына әйләнде. Муса халыклар дуслыгы җырчысы буларак җир йөзендә зур соклану тудырды. Муса Җәлил поэзиясе тау елгасы кебек көчле һәм ярсу да, кырыс һәм шаян да, дәртле һәм сагышлы да.

Башым иям, бу дәһшәтле чорда

Шундый уллар биргән халыкка.

Башым иям, бу халыкның исемен

Мәңге үлмәс иткән шагыйрьгә,-

дип язды Муса Җәлил турында чуваш халык шагыйре Педер Хузангай.

Чыннан да, Муса Җәлилнең милләттәшебез булуы белән чиксез горурланабыз. Ул-татар халкының исемен бөтен дөньяга яңграткан шагыйрь. Шуңа күрә  Муса Җәлилнең дөнья әдәбиятында, музыка, сәнгатьтә тоткан урыны чиксез зур.

нан шул дәрәҗәдә психологик осталык белән тас­ вирлана ки, хәтта күзләр яшьләнә. Гомәр — мил­ ли традицияләрдә тәрбияләнгән татар егете. Изге булган ананы кочаклау гадәте анда юк. Алай эш­

ләү тыйнаксызлык санала. «Ләкин әнисенең шундый бер тирән газаплы мәхәббәт белән сүзсез караган яшь тулы күз­ ләрен очраткач, ирексездән алга омтылып, аның кечкенә, җиңел гәүдәсен күкрәгенә кыса» ул.

Гомәр кайтып киткәннән соң, бөтен өй шул вакыйга белән яши. «Гаилә сәясәтен» кайгыртуны хубрак күргән Мәрьям абыстай бигрәк тә. Аның өчен Гомәрнең ничә чынаяк чәй эчүе дә, катыкны яратып ашау-ашамавы да бик мөһим, чөн­ ки ул аның һәр карашын, һәр эшен күз алдыннан югалтмас­ ка тырыша.

Кайвакыт бу очрашу бер төш кебек кенә тоела. Шундый чакта ананы хәлсезлек били. Шулай булгач, Гомәрнең кай­ туы Мәрьям абыстайны яшәтәчәк бер вакыйга булуы һич шик тудырмый. Ул тәрәзә аша карап утырган томаннар да нурлы, яшел кырлар түреннән кычкыртып килгән поезд­ ларның тавышы да дәртле. Алар Мәрьям абыстай күңе­ ленә рәхәтлек бирәләр.

Без, ананың бер сәгать эчендә кичергән хисләренең әле улы исән кайтканчы дәвам итәчәгенә ышанып, геройлар белән хушлашабыз.

Әдәбиятта һәм сәнгатьтә Муса Җәлил образы

План.

1.Җәлил темасы искерми.

2.Җәлилчеләр образын иҗат итүгә яңача якын киләләр.

3.«Моңлы бер җыр» — шагыйрьләрнең яшәү фәлсәфәсен чагылдыра.

4. Мусалар елмаеп үләләр.

Җәлил образы, Җәлил темасы әле озак еллар дәвамында татар каләм ияләрен язу эшенә алгысытып торыр. Дөрес, моңа кадәр дә аның хакында язылмады түгел, язылды. Әлеге әсәрләрнең кайберләре сәнгатьнең төрле юнәлешләрен берь­ юлы үстерүгә ярдәм итте. Мәсәлән, 1981 нче елда Т. Миң­ нуллинның каләменнән чыккан «Моңлы бер җыр» әдәбият

тарихында да, сәхнә сәнгатендә дә зур бер вакыйга буларак кабул ителде. Беренчедән, әлеге пьеса те­ масы, куелган проблемалары белән актуаль һәм аларның чишелеше белән кызыклы иде. Икенче

яктан, анда әдәби шартлылык алымы үзенчәлекле к у л л а ­ нылды.

«Моңлы бер җыр»да

шартлы персонаж булган Ш а ­

гыйрь — үткәннәргә бәя

бирергә теләүче бүгенге кеше д ә ,

Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең фатихасына өмет ­ ләнгән яшь каләм иясе дә. Ул икеләнүләр алдында т о р ы п калган һәм, укылырлык әсәрләр иҗат итү өчен, нинди бу ­ лырга кирәк, кешеләрнең, шул ук Җәлилләрнең үлемсезлеге нидә, дип уйлана. Күңелендә туган сораулар аны ү т к ә н г ә алып китә. Шагыйрь таланты уйдагы сәяхәтне сәхнәләш ­ терүгә ирешә.

Яшь герой бүгенге көн фикереннән, үзе ирешкәннәрдән, белгәннәр биеклегеннән торып, язучылар белән әңгәмә к о р а , кеше акылының иң гуманистик карашларыннан чыгып, п а ­ лачлар, вәхшиләр белән бәхәсләшә.

Вакыйгалар үткән белән бүгенгене берләштергәнгә, м о н д а вакыт та, шуңа бәйле рәвештә сәхнәне бизәү дә, бутафория дә шартлы. Пьесаны караган дусларым хәтерлидер: и к е чорны сәхнәне урталай бүлгән төрмә рәшәткәсе генә а е р ы п тора.

Ни өчен Мусалар үлем җәзасына хөкем ителгәннәр, ди автор. Һәм җавапны без Җәлил сөйләгәннәрдән табабыз:

алар илләренең якты киләчәген күргәннәр;

шул киләчәк өчен көрәшкәннәр;

вәхшилек каршында тезләнмәгәннәр;

хөр рухлы булганга, җырлары төрмә чикләрен ү т е п чыккан;

акыллары җиткән, күңелләре ышанган нәрсәләр х а ­ кында гына язганнар;

болар — ирек, Туган илне ярату, мәхәббәт, ана хакында ­ гы шигырьләр.

Бу җаваплар әсәрдә үзәккә куелган шагыйрьнең, тәгаен­ ләштергәндә, Җәлилнең, аның көрәштәшләренең үлемсез­ леге нәрсәдә дигән сорауга да җавап бирә.

Яшь Шагыйрь ике чорны бәйләүче вазифасын б а ш к а р а . Без анда яңа заман карашларының чагылышын да, Җә-

лилләр мирасында алынган тәрбияне дә тоемлый­ быз.

Драмада гомумиләштерелгән Ана образы бар. Ул бер үк вакытта Мусаның әнисе дә, Туган ил образы да, татар хатын-кызы да, җир йөзендәге миллионлаган ана­

ларны персонажлаштыручы да. Ана — ил, тел, моң сагында. Муса кебек патриотларның тууы, тәрбияләнүе аңа бәйле.

Уңай геройлар, Җәлилләр алып барган тормыш фәлсә­ фәсе белән Хаин, Шәфи Алмас, фашист палачларының тор­ мышка, яшәүгә бәйле карашларын бәхәскә кертә драматург.

Хаин, дөнья — базар, кем ничек тели, үз җанын шулай сата ала, Муса да сатылды, тик ул идеяләр колы булды, ди. Фани дөньядагы кыска гомерле яшәү хакына җанын саткан Хаинның яшәү фәлсәфәсе — әлбәттә, түбәнлек. Җәлилнең якты киләчәк хакына үлем сайлавы аның образын кешеләр күңелендә мәңгеләштергән. Ике арада барган бәхәстә сатлыкҗан җиңелә. Ахырда ул, сүгегез, тик мине үз яныгыздан кумагыз, начар килеш булса да, аз гына яшәп калыйм, ди. Шул сүзләре белән, физик үлемгә караганда, мораль үлем­ нең яманрак икәнлеген тануын күрсәтә.

Бу әсәрдә еш кына матбугат битләрендә җанланган поле­ мика үзенчәлекле хәл ителә. Муса — коммунист, материа­ лист, Аллага ышанмаучы, әмма ул, кешеләрнең шәхси фике­ рен хөрмәт иткәнгә күрә, италияле Ланфреденига үзенең Тәңрегә каршы сүз әйтергә базмавын белдерә, һәм аңа Алла­ дан үзенә җиңеллек сораганы өчен рәхмәт әйтә.

Аллага ышанучылар да, ышанмаучылар да — бер үк төс­ леләр. Италияле Җәлил шигырьләре белән горурлана, аның үлемсезлегенә ышана.

Җәлил дә, иптәшләре дә төрле холык сыйфатларына ия, әмма аларны оптимизм хисе берләштерә. Менә алар, сабый балалар шикелле, «Без унике кыз идек» уенын уйныйлар. Бу мизгелләр нинди зур шәхесләрнең күңелендә дә сабый­ лык орлыклары сакланганны күрсәтә. Ихласлылык, саф­ лык кешене Кеше итә. Шул ук вакытта әлеге уенда, аның сүзләрендә тоткыннарның юкка чыгасына ишарә дә бар, чөнки уеннан бер-бер артлы чыгып барачаклар.

Яшь Шагыйрь җәлилчеләрне күзәтә. Шушы ук хәлләрне кайчандыр палач та күзәткән. Вәхши булса да, ул үлемсез­ лек хакында Шагыйрь әйткән фикерләргә килгән.

Кешенең тууы, яшәве берни түгел, аның бөекле­ ге ничек үлүендә чагыла. Гильотина пычагы асты­ на кергәнче үк үлгәннәр була, ә унбер татарның үлеме елмаю иде, ди ул. Башны кисеп була, әмма

андагы идеяләрне бервакытта да кисеп атып булмый. Менә шуны аңлаганга, Җәлилләр елмайганнар!

Әсәр ахырында Муса, елмаегыз, киләчәк Шагыйре безне һәрвакыт елмайган килеш күз алдына китерсен, ди.

Пьесада бик күп шигырь-җыр кулланылган. Алар фикер ­ не үткенәйтеп җибәрәләр. Шул ук вакытта алар кайбер тәга­ ен вакыйгаларны да аңлаталар. Сәхнә артындагы тавыш җәлилчеләрне саный, шул ук вакытта «Сибелә чәчәк» көе дә уйнала. Без батырларның бер-бер артлы юк ителүен аң­

лыйбыз. Геройлар яктылыкка кереп югалалар. Бу — алар ­

ның яшәү мәгънәсе якты иде дигәнне белдерү өчен к и р ә к . Т. Миңнуллинның «Моңлы бер җыр»ы — Җәлил, а н ы ң

көрәштәшләре истәлегенә мәңгелек һәйкәл.

«Намус» романы һәм бүгенге тормыш

План.

1.«Намус» романы — Г. Бәшировның уңышы.

2.Нәфисә холкына хас сыйфатлар.

3. Нәфисә образын заман күренешләре җирлегендә б ә я ­ ләү.

Гомәр Бәширов исемен әйттеңме, шунда ук күңелгә « Н а ­ мус» романы килә. Белгечләр әсәрнең төп ачышы Н ә ф и с ә образы дип исәпли. Бу очракта алар вакыйга а г ы ш ы н ы ң , шәхесләр язмышының әлеге татар хатын-кыз тирәсендә ое­ шуын күз алдында тоталар.

Чыннан да, Нәфисә — гаҗәеп, әмма шул ук вакытта б е з ­ нең өчен гадәти бер кеше. Безнең милләтебез в ә к и л л ә р е н ә хас булганча, үтә тыйнак, сабыр, тырыш булып истә к а л а ул.

Сугыш чоры авылларында хатын-кызның бригадир э ш е н ә куелуы да гайре бер эш түгел. Мәсьәлә шунда: әлеге в а з и ф а ­ ны, ил йөкләгән бурычны ничек башкарасың һәм а в ы л д а ш ­ ларыңның ышанычын ни дәрәҗәдә аклыйсың бит. Х е з м ә т һәм кешеләр белән мөнәсәбәтләр мәйданында Нәфисә үз

сүзендә нык торучы, саф хисләрен саклап кала алучы, кайгыларга сыгылмыйча, алга таба яшәү өчен көрәшүче, башкаларга караганда да рухи көчлерәк шәхес булып ачыла да инде.

Нәфисә башыннан кичкән хәлләр аның характерының торган саен ныгый баруын күрсәтүгә хезмәт итә. Ул ашлык каракларын да фаш итә, бәйләнчек Зиннәтне дә урынына утырта.

Нәфисәне автор идеаллаштырып тасвирлый. Ә соң тор­ мышта идеалга якын торган, үз исеменә бер яктан да тап төшермәгән хатын-кызлар азмыни? Әле шунысы да бар бит: авыр шартларда, бигрәк тә сугыш елларында кешенең көчсезлеге дә, уңай сыйфатлары да калкуланып китә. Бер-бере­ ңә ярдәмчеллек, уртак җиңү өчен яшәү, намуслылык кебек төшенчәләр турында кеше күбрәк уйлана һәм йөрәге куш­ канча яшәргә тырыша. Һәм шул сәбәпле дә булса кирәк, укучы Нәфисәне артык күпертелгән образ буларак кабул итми.

Нәфисә кебекләргә бүгенге көндә зур ихтыяҗ туды. Әшнә­ лек чәчәк аткан, кешеләр үз гаиләләре яисә шәхесләре тирә­ сендә йомылган бер заманда башкаларны да җилкетерлек, милләт хакына зур эшләргә күтәрерлек каһарман геройлар кирәк.

Язучы Нәфисә образында күрсәткән аерым сыйфатларны югалта барган яшь кызлар өчен дә гыйбрәтле бу әсәр. Хатынкызның гыйффәтлелеге, яшәү рәвеше мәсьәләсе актуальләште. Табигый матурлыкка омтыласы урынга, чын хисләрнең матурлыгын күрәсе урынга, кайберәүләр ялган матурлыклар сазгагына кереп батты. Яшь Чибәркәйләр буяну, киенү, рәхәт гомер сөрү белән канәгатьләнә, актив тормыш позициясен югалта бара.

Кешене хезмәт кенә кеше иткән. Язучы шулай ди. Буш вакыт буш эшләргә сарыф ителә, буш күңелгә кирәкмәгән теләкләр оялый. Мин, «Намус» романын укыгач, шул туры­ да тагын да ныграк уйлана башладым.

Нәфисә Солтанга хыянәт иткән Әпипәне, нахакка рәнҗеткән каенанасын гафу итмәгән кебек, замананың тискәре күренешләренә күз йомып үтмәскә, аларга булган мөнәсә­ бәтебезне белдерергә тиешбез.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]

  • #
  • #
  • #

    04.02.2016283.14 Кб11Obrazovanie_6.doc

  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #

Обновлено: 12.03.2023

«Герой шагыйрь- Муса Җәлил» ачык чараның план-конспекты.

Вложение Размер
stsenariy_musa_dzhalil_2016.docx 266.17 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы муниципаль бюджетлы “Кама Аланы беренче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Тема: Герой шагыйрь – Муса Җәлил

1 нче мәктәп белән “Чаткы” балалар бакчасы арасында үткәрелгән күмәк чараның план- конспекты. Җитәкчеләре: СәгыйроваЛ.А.

2015/2016 нчы уку елы

Цель: Познакомить детей с жизнью и творчеством татарского поэта М. Джалиля.

Дети под музыку входят в зал.

Ведущая: Муса Җәлил, Муса Җәлил-

Үлемсез аның исеме,

Мәңгелек аның даны. (Рафис Корбан)

Джалиль очень любил детей, дружил с ними, писал для них стихи.Среди них есть шуточные стихи. И некоторые из них мы сегодня услышим.

Хәбәр бирә таңнан:

Унбиш минут калган.

Сикереп торды Марат,

Тагын соңга калган

Шул йокыга карап.

Сәгать йөри: «келт-келт,

Случай в подъезде

Муса Джалиль
Забыть тот случай —
Не могу!
Стоит малыш в подъезде,
Стоит и тянется к звонку
И топчется на месте.
Тут взялся я помочь ему.
И говорю:
— Давай нажму,
Но сколько раз?
И он сказал:
Нажмите пять!
И я — нажал.

Я позвонил
Пять раз подряд,
А он
Попятился назад:
— Ну, хватит, дяденька!
Бежим.

Он — из подъезда.
Я — за ним

Шел за приятелем Шакир
По узенькой тропе.
— Нет, первым я приду домой! —
Сказал Шакир себе.

Перебежав через ручей,
Он так доску приладил,
Чтоб, на нее ступив ногой,
В ручей упал приятель.

— Я первым буду! — крикнул он.

Да хорошо —
На этот раз
Его в беде
Приятель спас.

Муса Җәлил сүзләре

Үтеп барам шулай урам буйлап,
Парадныйда күрәм бер бала.

Звонокка үрелә, буе җитми,
Аптырагач, карап уйлана.

Мин балага киләм:
— Әллә, — димен, —
Звонокка буең җитмиме?
— Җитми шул, — ди.

— Кая, үзем басыйм.
Бернеме, — дим, — әллә икеме?

— Биш, ди.—Басам.
Шуннан бала әйтә:
— Абзыкай, син нинди йөрәкле!

Әйдә качыйк хәзер, хуҗа чыкса,
Икебезгә дә бирер кирәкне!

Бер шигырь. Муса Җәлил сүзләре.

Без әти белән икәү

Охшаганбыз төс белә:

Борыныбыз да кәкре,

Авызыбыз да кечкенә.

Бик кадерләп үстерә,

Мин йөткерсәм, йөткерә,

Мин төчкерсәм, төчкерә.

Әти миңа охшаган,

Мин әтигә охшаган.

Мин әтигә ышанам.

Ерак төшми,диләр бит!

Алтын була кечкенә,

Артык үсми,диләр бит!

Муса Джалиль любил свою родину, восхищался красотой её природы.

Родник. Муса Джалиль

Под горою ,у болота,

Не смолкая ни на миг,

День и ночь лопочет что-то

То ли песенку поет,

То ли воду пить зовет,

Что ,как будто лед, студена

И сладка, как будто мед.

Вот подъехав к роднику,

Соскочил на всем скаку

И склонился над волною

Всадник с саблей на боку.

А родник тому и рад-

Дарит воду всем подряд,

Словно знает: то, что отдал,

То- твое, как говорят

Юные друзья. Муса Джалиль

Смотри-на дворе наступила весна!

Смотри-пробудился и лес ото сна!

И в поле, ребята!

И солнышку рады!

Земля так тепла-чуть дымится она!

И пашня готова взрастить семена.

Мы грядки копаем,

И знаем, что наша

Дуб Муса Джалиль

При дороге одиноко

Дуб растет тысячелетний,

На траве зеленой стоя,

До земли склоняя ветви.

Легкий ветер на рассвете

Между листьев пробегает,

Будто время молодое

И поет он о минувшем,

Про безвестного кого-то,

Кто вскопал впервые землю,

Проливая капли пота.

Выступление песни “Уфа-Чиләбе” (хор девочек)

А сейчас послушаем стихи Мусы Джалиля про животных.

Куян. Муса Җәлил сүзләре.

Куян салкыннан Куян уянды,

Туңган,куырылган, Куркып уйланды,

Башы салынган, Сикереп урманга

Колагы шиңгән. Чабып югалды.

Куян,син кайда? Әйдәгез,дуслар,

-Яшел тугайда. Кырны,урманны,

Куян,син кайда? Чүлне актарып

-Ерак чүлләрдә. Табыйк куянны.

Мой пёс Муса Джалиль

Послушно и точно

Не зря же-упрямо,

И в зной, и в мороз,

Он может и ползать,

И смирно лежать,

И ров перепрыгнуть,

Когда началась Великая Отечественная Война, Муса ушел на фронт. И в перерывах между боями он писал стихи и очерки для поднятия боевого духа и настроения бойцов. Но в 1942 году раненный поэт попадает в плен к фашистам. И в тюрьме он продолжает писать свои стихи, на клочках бумаги, которые попадаются ему в руки.

А теперь послушайте стихотворение военных лет.

КРАСНАЯ РОМАШКА Муса Джалиль

Луч поляну осветил
И ромашки разбудил:
Улыбнулись, потянулись,
Меж собой переглянулись.
Ветерок их приласкал,
Лепестки заколыхал,
Их заря умыла чистой
Свежею росой душистой

Так качаются они,
Наслаждаются они.
Вдруг ромашки встрепенулись,
Все к подружке повернулись.
Эта девочка была
Не как все цветы бела:
Все ромашки, как ромашки,
Носят белые рубашки.

Все — как снег, она одна,
Словно кровь, была красна.
Вся поляна к ней теснилась

— Почему ты изменилась?
— Где взяла ты этот цвет? –

А подружка им в ответ:
— Вот какое вышло дело.
Ночью битва здесь кипела,
И плечо в плечо со мной
Тут лежал боец-герой.
Он с врагами стал сражаться,
Он один, а их пятнадцать.
Он их бил, не отступил,
Только утром ранен был.
Кровь из раны заструилась,
Я в крови его умылась.

Он ушел, его здесь нет —
Мне одной встречать рассвет.
И теперь, по нем горюя,
Как Чулпан-звезда горю

Кызыл РОМАШКА Муса Джалиль

В августе 1944 года М. Джалиль героически погибает сражаясь за родину.

Джалиль ушел из жизни слишком рано, но все же он успел сказать многое из того, что хотел сказать. Народ помнит своего героя и в наше время люди любят и читают его произведения, в школах дети учат его стихи. К нам на праздник пришли гости из школы №1.Перед вами выступят ученики 2 класса.

Имя поэта известно далеко за пределами нашей страны. Не затерялись его следы на дорогах большой войны. И не случайно Муса Джалиль удостоен высокого звания Героя Советского Союза, а творчество его отмечено Ленинской премией.

Современники Джалиля посвятили ему много стихотворений и песен.

Песня о Мусе Джалиле Рафис Курбан

Муса Джалиль, Муса Джалиль,

Герой народа моего!

Бессмертны и его стихи,

И слава громкая его!

Всегда Отчизне верным был,

Ты ей ни в чем не изменил.

Пускай ты голову сложил,

Но честно жил -и победил.

Герой не гибнет, умирая,

Двойная жизнь ему дана,

И эта жизнь его вторая

Бессмертной славою полна.

  • Посёлок Джалиль в Республике Татарстан
  • Памятник в Набережных Челнах
  • Памятник в Нижнекамске
  • Памятник в Мензелинске
  • Памятник в Казани
  • Памятник в Альметьевске
  • Татарский академический государственный театр оперы и балета имени Мусы Джалиля в Казани
  • Проспект Мусы Джалиля в Набережных Челнах
  • Улица Мусы Джалиля в Казани
  • Улица Мусы Джалиля в Мензелинске
  • Улица Мусы Джалиля в Альметьевске
  • Улица Мусы Джалиля в Агрызском районе
  • Кинотеатр в Нижнекамске
  • Улица Мусы Джалиля в Бугульме

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Муса Җәлил — герой-шагыйрь (6 сыйныф)

Презентация Муса Җәлилнең иҗатын үткәндә кулланыла.

“Йолдызлы сәгать” (Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышлана)

(Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм.

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тамчы-шоу.

Тамчы-шоу герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне системага салуны күз алдында тота. Бу уен 7 турдан тора.

Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә (2 нче сыйныфта укучыларның рус төркемнәре катнаша)

Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә (2 нче сыйныфта укучыларның рус төркемнәре катнаша).

Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә (2 нче сыйныфта укучыларның рус төркемнәре катнаша)

«Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә» 2 нче сыйныф укучыларының рус төркемнәре.

Герой – шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган тамчы – шоу.

Тамчы-шоу по творчеству Мусы Джалиля.

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә.

  • Для учеников 1-11 классов и дошкольников
  • Бесплатные сертификаты учителям и участникам

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципал ь районы

м униципаль бюд ж ет гомум и белем би рү учреждениесе

“ Зур Мәшләк урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Башкарды: 1 кв. категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Сәхәбетдинова Чулпан Фәйзхан кызы.

Тема: Әдәбиятта , музыкада, сынлы сәнгатьтә Муса Җәлил образы

Максат: 1. Әдәбиятта , музыкада, сынлы сәнгатьтә Муса Җәлил образының

тарихи әһәмиятен ачыклау.

2. Укучыларга иҗади эзләнүгә юнәлеш бирү, аларның фикерләүсәләтен, сөйләм телен үстерү.

3. Укучыларда М.Җәлил иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам, милли үзаң,

горурлык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: 1. М.Җәлил портреты.

2. Шагыйрьнең әсәрләре буенча китап күргәзмәсе.

3. Фотоальбом. Муса Җәлил.

5. Диск “Күренекле шәхесләр”. Муса Җәлил.

Дәрес барышы

Укытучының кереш сүзе.

Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Шушындый теләкләр тели-тели дәресебезне башлыйбыз.

Дөнья поэзиясе күгендә якты йолдызлардай балкыган шагыйрьләр аз түгел. Әмма алар арасында азатлык көрәшенең ялкынлы җырчылары, шул көрәштә батырларча һәлак булган легендар геройлар – инглиз шагыйре Джордж Байрон, венгр шагыйре Шандор Петефи, испан шагыйре Гарсиа Лорка, болгар шагыйре Никола Вапсаров, чех язучысы, публицист Юлиус Фучик һәм татар шагыйре Муса Җәлил исемнәре бар.

Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең шигъри таланты, сугышчан батырлыгы һәм хәрби оештыру осталыгы фашизмга каршы аяусыз көрәштә бөтен тулылыгы белән ачылды. Аның исеме дөньяда үзенең Ватанына, үз халкына турылыклы булуның гүзәл символына әйләнде. Муса халыклар дуслыгы җырчысы буларак җир йөзендә зур соклану тудырды. Муса Җәлил поэзиясе тау елгасы кебек көчле һәм ярсу да, кырыс һәм шаян да, дәртле һәм сагышлы да.

Башым иям, бу дәһшәтле чорда

Шундый уллар биргән халыкка.

Башым иям, бу халыкның исемен

Мәңге үлмәс иткән шагыйрьгә,-

дип язды Муса Җәлил турында чуваш халык шагыйре Педер Хузангай.

Чыннан да, Муса Җәлилнең милләттәшебез булуы белән чиксез горурланабыз. Ул-татар халкының исемен бөтен дөньяга яңграткан шагыйрь. Шуңа күрә дә дәресебездә Муса Җәлилнең дөнья әдәбиятында, музыка, сәнгатьтә тоткан урынын билгеләүне максат итеп куйдык. Укучылар эзләнүне өч юнәлештә алып барды һәм алар өч төркемгә бүленеп эшләделәр.

Укучылар әйдәгез әле шагыйрьнең тормыш юлын, иҗат өлкәсен искә төшереп үтик?

Сорау-җавап.(М.Җәлилнең тормыш юлын слайдларда күрсәтү һәм укучылардан җавап алу).

1).Муса Җәлил кайчан һәм кайда туган?

Көтелгән җавап: Муса Мостафа улы Җәлилов 1906 нчы елның 15 нче февралендә Оренбург өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылында туа.

2).Сугышка кадәр кайсы өлкәдә эшләгән?

Көтелгән җавап: Муса Җәлил 13 яшендә үк үзенең авылында культура-агарту эшләре алып бара, Казанда газетада эшли, Оренбургта комсомол эшләрендә катнаша, Мәскәүдә ”Кечкенә иптәшләр”, “Октябрь баласы” дигән журналларның мөхәррире була. 1939 нчы елда Казанга кайтып театрда эшли һәм шул елны ТАССР Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркатибе итеп билгеләнә.

3).Муса Җәлил ничәнче елда сугышка китә?

Көтелгән җавап: М.Җәлил 1942 нче елның февралендә Төньяк Көнбатыш фронтка җибәрелә.

4).Сугышта иҗат иткән елларын әйтегез?

Көтелгән җавап: М.Җәлил фронтка җибәрелгәч тә иҗат эшеннән аерылмый. 1942 нче елның февраленнән 1944 нче елның февраленә кадәр шагыйрь каләмен ташламый.

5).Муса Җәлилнең кайчан һәм ничек гомере өзелә?

Көтелгән җавап: 1944 нче елның февралендә Җәлил һәм җәлилчеләргә суд була. Суд аларны “дәүләткә каршы җимерү эше” алып баруда гаепли һәм үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.

Ә хәзер укучылар сезнең чыгышлар белән танышып үтик.

Укчыларның чыгышлары (Слайдлар карау)

1. төркем укучылары чыгышлары. Әдәбият өлкәсе.

2. төркем укучылары чыгышлары. Музыка өлкәсе. “Җырларым” җырын , “Илдар” операсын тыңлау.

3.төркем укучылары чыгышлары. Сынлы сәнгать өлкәсе. (Музейларыннан күргәзмә.)

Сүзлек өстендә эш.

Физкультминут. Дисктан “ Дулкыннар ” җырын тыңлау һәм бер үк вакытта башка, кулларга физик күнегүләр һәм куллар катнашында бию хәрәкәтләре ясау.

Дисктан Муса Җәлил турында хатыны Әминә Җәлилова истәлекләрен тыңлау.

Сәләтле балалар белән эш. ( Укучылар өстәмә өй эше итеп бирелгән биремнәрен үтиләр – М.Җ.әлил турында төрле истәлекләр белән таныштыралар.)

1 нче укучы: “Муса Җәлил үзенең кыска, әммә якты поэтик юлында батырлыкка һәм үз каны белән дә расланган иҗади батырлыкка дан җырлады, безгә киләчәк буыннар да хөрмәт белән искә алырлык, мәңге сүнмәс васыять һәм наказ калдырды.

Дәресне йомгаклау.

Укытучының йомгак сүзе.

М.Җәлил поэзиясе иң олы һәм гадел хөкем саналган вакыт сынавын узды. Бу олы мирас хәзергәчә сугышчан рухын, сәнгатьчә матурлыгын саклый. Ул безне сокландыра һәм яшәүгә рухландыра, тынычлык, иминлек сагында тора.

2.Рефлексия.( йомгаклау өчен сораулар).

— Нәрсә эшләргә тиеш идек?

— Ничек эшләдек?

— Нинди нәтиҗә ясадык?

IV.Үзбәя. ( Үзбәя аша дәрестәге эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге ачыклана).

Войти

Авторизуясь в LiveJournal с помощью стороннего сервиса вы принимаете условия Пользовательского соглашения LiveJournal

Муса Җәлил(автобиография на татарском языке)

Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы
Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге
Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә
алтынчы бала булып дөньяга килә. 1913 елда Мусаның әтисе Мостафа абзый,
ишле гаиләсен ияртеп, Оренбург шәһәренә күчә һәм вак-төяк сату эшләре
белән шөгыльләнә башлый. 1918 елны ул туган авылына кире кайта һәм бер
елдан шунда вафат була.

1921 елның афәтле җәен М. Җәлил яңадан Оренбург шәһәрендә уздыра.
Көзен аны, партиянең губерна комитеты рекомендациясе белән, Оренбург
хәрби-партия мәктәбенә урнаштыралар. Алты айдан мәктәпне тәмамлагач, ул
Халык мәгарифе институтына укырга керә, ләкин, авырып китеп, тиздән
укуын ташларга мәҗбүр була. Аннан да бигрәк ул Казанга, татар
мәдәниятенең үзәгенә ашкына.

1935 елда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында татар опера театрына
профессиональ кадрлар әзерләү өчен Татар опера студиясе оештырылгач, М.
Җәлилне шунда әдәби бүлек мөдире итеп эшкә чакыралар. Шагыйрь үзе өчен
яңа бу хезмәткә дәртләнеп тотына, чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә
опера сәнгатенең специфик үзенчәлекләрен, классик опера һәм балет
либреттоларының язылу хасиятләрен профессиональ белгеч дәрәҗәсендә
үзләштереп, студиядә зур оештыру эшләре алып бара: үз тирәсенә
дистәләрчә шагыйрьләрне һәм композиторларны туплый, аларны сәнгатьнең
катлаулы тармагында иҗат итәргә рухландыра, либреттолар язарга булыша,
беренче татар операларының тууына турыдан-туры иҗади ярдәмен күрсәтә.
1938 елда студиядә укуын тәмамлап Казанга кайткач та М. Җәлил опера
театрының әдәби бүлек җитәкчесе булып эшләвен дәвам иттерә.

1939 елда М. Җәлил Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы
секретаре итеп билгеләнә. Шул ук елны Казан хезмәт ияләре аны шәһәр
советына депутат итеп сайладылар. Ватан сугышын ул шушы җаваплы
постларда эшләгән җәмәгать эшлеклесе һәм күренекле әдип сыйфатында
каршылый.

М. Җәлил һәм җәлилчеләрнең, яшерен оешма төзеп, фашизмга каршы алып
барган героик көрәше, каһарманлыклары турында дистәләрчә китаплар —
романнар, повестьлар драма әсәрләре һәм поэмалар язылган, кинофильмнар
төшерелгән. Иң мөһиме: Җәлил һәм аның иптәшләре ахыргы сулышларына кадәр
ватан алдында турылыклы булып калалар һәм фашизмга каршы көрәштә
тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык үрнәге күрсәтәләр.

Моабит шигырьләре шагыйрьне әдәбиятның бөтен дөнья орбитасына алып
чыкты. Бу шигырьләр, СССРдагы барлык милли телләргә тәрҗемә ителүдән
тыш, инглиз, француз, испан, немец, гарәп, япон, венгр, румын, чех,
корея һәм башка чит ил халыклары телләрендә дә кат-кат басылдылар.

М. Җәлилнең әдәби мирасы күп милләтле совет әдәбиятының кыйммәтле бер
казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар
уята, аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен
көрәшергә чакыра.

Габдулла ТукайИмя Габдуллы Тукая известно не только в Татарии, но и далеко за её пределами. Его знают все, кто ценит искусство, кто любит поэзию. Творчество Тукая многогранно: он поэт и публицист, литературный критик и общественный деятель. Для развития татарской поэзии и в целом культуры он сделал также много, как Пушкин для русской поэзии и культуры. Габдулла Тукай родился в апреле 1886 года в деревне Кушлавыч бывшей Казанской губернии. Оставшись рано сиротой, Габдулла первое время жил у дедушки, который в 1889 году отправил мальчика в Казань. В 1895 году девятилетний Габдулла приехал в Уральск к двоюродной сестре. Оставшись рано сиротой, Габдулла первое время жил у дедушки, который в 1889 году отправил мальчика в Казань. В 1895 году девятилетний Габдулла приехал в Уральск к двоюродной сестре. В Уральске прошли детство и юность поэта. Здесь он поступил в медресе, в этом городе начал писать стихи. В этом уральском городке молодой Тукай познакомился с творчеством великих русских поэтов — Пушкина и Лермонтова. Их стихи покорили сердце начинающего поэта. Работая в типографии корректором и экспедитором, Габдулла Тукай не мог мириться с той эксплуатацией, которая здесь царила. За десять рублей в месяц от него требовали, казалось, невозможного. В таком же положении жили наборщики и другие рабочие. Однажды Тукай высказал рабочим, что надо защищать свои права и не бояться хозяина. Хозяин типографии заметил, что молодой корректор подбивает рабочих к недовольству, но принимать крутых мер не стал, так как боялся едких стихов Тукая, который уже печатался в газетах. Он только побольше загрузил работой вольнодумца. Но Тукай всегда был верен тому, что наметил. Он решил дать бой хозяину, и стал готовить рабочих типографии к выступлению с требованием увеличить зарплату. Видя, что юноша тверд характером, хозяин решил разделаться с Тукаем и уволил его из типографии. Перед молодым Тукаем встал вопрос, куда пойти? К этому времени он уже был известным поэтом. Его талантом восторгались многие, владельцы казанских и других газет приглашали поэта к себе на работу. Среди них была и оренбургская газета миллионера-золотопромышленника Рамеева «Вакыт» («Время»). И хотя Тукай знал, что Рамеев поэт и что у него есть неплохие стихи, он все же не пошел к нему. Его мечтой стала Казань, где более бурно, нежели в Оренбурге или Уфе, кипела жизнь. И он устремился в Казань. Тукай любил свой народ и, пожалуй, из татарских писателей прошлого никто не сумел с такой глубиной и художественной силой выразить дух народности, как сделал это он. Тукай горячо, самозабвенно любил Казань. С этим городом у него связано все лучшее в жизни. Но вместе с тем в Казани он пережил и много горьких минут. Поэт говорит, что татарский народ найдет счастье только в единстве с русским народом, на земле отцов. Тукай гневно отвергает идею, которую старались протащить сбежавшие в Турцию Г. Р. Ибрагимов и Ю. Акчура. Не с Турцией, а с народами России найдем мы счастье, пишет Тукай. С народом России мы песни певали, Есть общее в нашем быту и морали. Вовеки нельзя нашу дружбу разбить, Нанизаны мы на единую нить. За период жизни Тукая в Казани нет, пожалуй, ни одного его поэтического сборника, на который не налагался бы арест. Дружба Тукая с Ф. Амирханом, Г. Камалом, Г. Кулахметовым и большевиком Хусаином Ямашевым способствовала формированию идейных взглядов поэта. Он с большой теплотой пишет о первом татарском большевике X. Ямашеве.
Казань, в которой поэт прожил свои последние годы, была мила Тукаю, он посвятил ей немало прекрасных строк. Поэт называет ее «светозарной», городом науки и искусства. Когда здоровье Тукая ухудшилось, поэту советовали поехать лечиться на юг, но у него не было на это средств. Друзья собрали ему немного денег и отправили лечиться в деревню.

Биография Тукая- одна из самых драматичных в истории мировой литературы. За двадцать семь лет жизни — от весны 1886 года до весны 1913 года — успел спеть свою песню так, что она уже никогда не смолкала. Творчество Тукая — это высокий образец той идейно-художественной высоты, которую достигла татарская классическая литература.

Содержимое разработки

Габдулла Тукай “ Исемд ә калганнар ” ( Шагыйрьнең ятим балачагы турында хикәя)

Габдулла Тукай

Исемд ә калганнар

( Шагыйрьнең ятим балачагы турында хикәя)

 Тукай биографиясе — дөнья әдәбияты тарихындагы иң драматик биографияләрнең берсе. Шагыйрь узган юл озын түгел. Аның төп урыннары Кушлавыч — Кырлай — Өчиле — Казан—Уральск, яңадан Казан. Ләкин шул авыллар, шул шәһәрләр арасында күпме фаҗига!

Тукай биографиясе — дөнья әдәбияты тарихындагы иң драматик биографияләрнең берсе. Шагыйрь узган юл озын түгел. Аның төп урыннары Кушлавыч — Кырлай — Өчиле — Казан—Уральск, яңадан Казан. Ләкин шул авыллар, шул шәһәрләр арасында күпме фаҗига!

1909 елда Тукай үзенең үткән балалыгы турында “Исемдә калганнар” дигән автобиографик повест ь яза . Шагыйр ь исән вакытта ук басылып чыккан повест ь ның беренче битләре.

1909 елда Тукай үзенең үткән балалыгы турында “Исемдә калганнар” дигән автобиографик повест ь яза .

Шагыйр ь исән вакытта ук басылып чыккан повест ь ның беренче битләре.

 Габдулла Тукай 1886 нчы елны ң 26 нчы апрелендә элекке Казан губернасы Мәңгәр волосте Кушлавыч авылында (х ә зерге Арча районы) Мөхәммәтгариф мулла белән Бибимәмдүдә гаиләсендә дөн ь яга килә

Габдулла Тукай 1886 нчы елны ң 26 нчы апрелендә

элекке Казан губернасы Мәңгәр волосте Кушлавыч авылында

ә зерге Арча районы) Мөхәммәтгариф мулла белән

Бибимәмдүдә гаиләсендә дөн ь яга килә

“ . минем туганыма биш ай заман үткәч , атам аз гына вакыт авырып үлгән.” “ . анам Сасна исемле авылның мулласына кияүгә чыккан.”

“ . минем туганыма биш ай заман үткәч ,

атам аз гына вакыт авырып үлгән.”

“ . анам Сасна исемле авылның

мулласына кияүгә чыккан.”

“ . минем анам бу муллада бер ел кадәрме, күпмедер торгач, белмим, нинди авырудандыр вафат булган” “ . ул мулла мине Өчиле авылындагы анамның атасы булган бабайга кайтарып биргән”

“ . минем анам бу муллада бер ел кадәрме, күпмедер торгач, белмим, нинди авырудандыр вафат булган”

“ . ул мулла мине Өчиле авылындагы анамның атасы булган бабайга кайтарып биргән”

“ . беркөнне бабай, үги әбинең киңәше илә булырга кирәк, авылыбыз- дан Казанга бара торган бер ям щ икка мине утыртып, Казанга озаткан”

“ . беркөнне бабай, үги әбинең киңәше илә булырга кирәк, авылыбыз-

дан Казанга бара торган бер ям щ икка мине утыртып, Казанга озаткан”

“ . миңа әти булганы Мөхәммәтвәли исемле булып, әни булганы Газизә исемле иде. Торулары Яңа бистәдә иде.”

“ . миңа әти булганы Мөхәммәтвәли исемле булып, әни булганы Газизә исемле иде. Торулары Яңа бистәдә иде.”

“ . бабайлар өеннән чыгып, Сәг ъ ди абзыйның арбасына утырдым.” ( “Тукайның Өчиледән Кырлайга китүе”. Рәссам В.Федоров)

“ . бабайлар өеннән чыгып, Сәг ъ ди абзыйның арбасына утырдым.” ( “Тукайның Өчиледән Кырлайга китүе”. Рәссам В.Федоров)

“ . ниһаят ь , Кырлайга барып кердек. Сәг ъ- ди абзыйны ң йорты басу капкасыннан ерак түгел икән ”

“ . ниһаят ь , Кырлайга барып кердек. Сәг ъ-

ди абзыйны ң йорты басу капкасыннан ерак түгел икән ”

“ . әни дә, шунда ук баздан катык алып менеп, миңа зур гына икмәк телеменең яртысын тоттырды.” М.Казаков рәсеме “ . менә берзаман тирә - ягымны әллә кайдан килеп чыккан авыл малайлары сарып алдылар.” Байназар Әлменов рәсеме

“ . әни дә, шунда ук баздан катык алып менеп, миңа зур гына икмәк телеменең яртысын тоттырды.”

“ . менә берзаман тирә —

ягымны әллә кайдан килеп чыккан авыл малайлары сарып алдылар.”

Байназар Әлменов рәсеме

“ . ашлыклар эшен бетергәч, бакчага чыгып, бәрәңге казыр выкыт җитте”. “ . беркөнне кич белән әти белән әни иртәгә иртүк мине абыстайга укырга илтәчәкләрен миңа мәг ъ- лүм иттеләр.”

“ . ашлыклар эшен бетергәч, бакчага чыгып, бәрәңге казыр выкыт җитте”.

“ . беркөнне кич белән әти белән әни иртәгә иртүк мине абыстайга укырга илтәчәкләрен миңа мәг ъ-

“ Бәләкәй Апуш белән Сәг ъ ди абзый” Рәссам Л.Фәттахов эше “ . менә бераздан Сабан туе җитте.” “ . аз булса да йорт хезмәт- ләренә дә ярый башладым.”

“ Бәләкәй Апуш белән Сәг ъ ди абзый”

Рәссам Л.Фәттахов эше

“ . менә бераздан Сабан туе җитте.”

“ . аз булса да йорт хезмәт-

ләренә дә ярый башладым.”

“ . бервакыт, көз көне, өйләдән соң, әти белән әни ындырда иде, мин ян тәрәз төбендә “Рисаләи Газизә” укып утыра идем, безнең капкага бер арбалы кеше килеп туктады.”

“ . бервакыт, көз көне, өйләдән соң, әти белән әни ындырда иде, мин ян тәрәз төбендә “Рисаләи Газизә” укып утыра идем, безнең капкага бер арбалы кеше килеп туктады.”

“ . җизниләрнең өе бер ун са ж ин ераклыкта икән, кап-кадан кереп, биек – биек баскычлардан менеп, өйнең икенче катына мендем.” Урал ь скида Г.Тукайның җизнәсе Галиәсгар Госманов йорты күренеше.

“ . җизниләрнең өе бер ун са ж ин ераклыкта икән, кап-кадан кереп, биек – биек баскычлардан менеп, өйнең икенче катына мендем.”

Урал ь скида Г.Тукайның җизнәсе Галиәсгар Госманов йорты күренеше.

Мэчетле районы МОБУ ООШ Коргат урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы НурыеваИрина Альтаф кызының Г.Тукай. “Исемдә калганнар” автобиографик әсәренә презента ци ясе

МОБУ ООШ Коргат урта гомуми белем бирү мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

НурыеваИрина Альтаф кызының Г.Тукай. “Исемдә калганнар” автобиографик әсәренә презента ци ясе

-80%

Читайте также:

      

  • Сочинение на тему инфинитив
  •   

  • Изображение в поэме полтава судьбы русского государства сочинение
  •   

  • Сочинение августина блаженного исповедь
  •   

  • Мой идеальный отдых сочинение
  •   

  • Сочинение вечером с самолета поселок светился крохотной точкой

                
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф
идарәсе

Муниципаль
бюджет гомуми белем бирү учре
ждениесе “Новый поселогы урта гомуми
белем бирү мәктәбе”

Муса Җәлил исемендәге  республикакүләм
фәнни-гамәли конференциясе

        
“Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә”

темасына сочинение

Башкарды:
Новый поселогы урта мәктәбе

 5
сыйныфы укучысы

Гыйльфанов
Булат

Рафик улы

Җитәкчесе:
Iнче кв. категорияле

татар
теле һәм әдәбият укытучысы

Шириева
Әлфия Әләм кызы

                                              
  Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә.

                                                            
 Батыр үлә,үлмәс ат алып,

                                                            
 Батырлыклар белән макталып,

                                                             
Исемең калсын, үзең үлсәң дә,

                                                            
 Тарихларда укып ятларлык…

       Муса Җәлил исемен ишетүгә,
тәүге булып уйга батырлык сүзе килә.Ялкынлы шигырьләр авторы, ватаныбыз
азатлыгы өчен көрәшкән кыю солдат ул.Патриот шагыйрь фашист тоткынлыгына эләгеп
тә рухи ныклыгын югалтмый, курку белмичә дошманга каршы көрәш алып бара.

        Бөек Ватан сугышы
башлангач,Муса Җәлил ,беренчеләрдән булып,сугышка китә. Ләкин 1942елның июнендә
шагыйрь Волхов фронтында каты сугышлар вакытында яралы хәлендә дошман капканына
эләгә.

       Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне
туктатмый. Яшерен оешмага       керә,ипәшләренең рухын күтәрә, аларны да
көрәшкә өнди. Муса Җәлил әсирләр белән лагерьдан качып , партизаннарга барып
кушылырга ниятли.Әмма бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр
итә.Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Мобиат төрмәсенә ябалар.

     1944 елның февралендә
фашистлар Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен  үлем җәзасына хөкем
итәләр.Егерме бишенче августа Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере
өзелә.

    Төрмәдә дә, җәзаны көткән
чакта, шагыйрь фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр иҗат итә һәм
аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә язып бара.Җәлилнең әсирлектә язылган
шигырьләре бөтен  дөньга “Мобиат дәфтәре” дип танылды.

    Бу дәфтәрне  Габбас Шәрипов һәм
Бельгия партизаны Андре Тиммерманс илебезгә кайтарып ташладылар.

    Муса Җәлилнең исемен халкыбыз
мәңгеләштерде. Казандагы  Татар дәүләт опера һәм  балет театры Муса Җәлил
исемен йөртә. Шагыйрьгә Казанда һәйкәл куелды.

    Шагыйрьнең һәм аның
иптәшләренең батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге  яшәр, чөнки тарихыбызны,илебез
азатлыгы өчен көрәшкән батырларыбызны  онытырга  хакыбыз юк. Дәхшәтле сугыш
еллары турында хатирәләрне, истәлекләрне киләчәк буыннар да белергә тиеш.

Тема: Әдәбиятта һәм сәнгатьтә Җәлил образы.

Максат: 1. Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышы
елларындагы иҗатын өйрәнүне дәвам итү. 2. Әдәбиятта һәм сәнгатьтә
Җәлил образын ачу. 3. Укучыларда патриотизм, Муса Җәлил әсәрләренә
тирән мәхәббәт һәм ихтирам хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: язучының портреты, Муса Җәлил
(фотоальбом), Ш. Маннур «Муса» романы, Ф.Ф. Исламов «Татар
әдәбиятын укытканда сәнгатьнең башка төрләреннән комплекслы
файдалану методикасы»; З.Н. Хәбибуллина, Х.Г. Фәрдиева, Ә.Н.
Хуҗиәхмәтов Татар әдәбияты. 8 нче сыйныф, Татарстан китап нәшрияты

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

II. Үткән дәресне искә төшерү, ныгыту.

Укытучы: Укучылар, без үткән дәрестә нәрсә
өйрәндек?

Укучы: Без Муса Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын
өйрәндек.

Укытучы: Яхшы. Әйдәгез, сезнең белән хәзер
сорауларга җавап бирик:

  • Кем ул Муса Җәлил?

Укучы: Ул патриотик язучы, Советлар Союзы Герое, Ленин бүләге
лауреаты, татар әдәбиятында иң югары биеклектә торучы шагыйрь.

Укытучы: Ни өчен без аны патриотик шагыйрь дибез?

Укучы: Ул сугышка кадәр үк танылган шагыйрь була. Сугыш
башлангач ул үзенең шигырьләре белән халыкны изге көрәшкә чакыра,
бөтен көчен җиңү өчен тупларга өнди. Бу шигырьләрдә совет халкының
җиңүенә ышаныч яңгырый.

Укытучы: Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышы чоры әсәрләрен ни өчен
икегә бүлеп карыйбыз һәм алар нинди җыентыкка теркәлгәннәр?

Укучы: 1941 нче елдан алып 1942 нче елның июненә кадәр булган
шигырьләре «Тупчы анты» җыентыгына тупланган. Бу җыентыкка кергән
шигырьләр көрәшкә өндәү рухында язылган. Шагыйрь бөтен көчне җиңү
өчен тупларга өнди.

Укытучы: Без тагын нинди җыентык турында
беләбез?

Укучы: «Моабит дәфтәрләре» җыентыгы. Бу
җыентыкка аның төрмәдә чакта язылган шигырьләре теркәлгән.

Укытучы: Укучылар, исегезгә төшереп китәм,
«Моабит дәфтәрләре» — шартлы исем. Бу исемне Җәлил үзе куймаган.
Моабит төрмәсендә дәфтәрләргә теркәлүеннән чыгып, шигырьләре туган
илгә кайтып җиткәч, алар шул исем белән атала башлый. Шагыйрьнең
фашист тоткынлыгындагы батырлыгы турында укучыларга иң элек шушы
шигырьләр сөйләде. «Моабит дәфтәре»нең

безнең илгә кайтып җитү юлы хакында сез ниләр
беләсез?

Укучы: Аны Бельгия кешесе Андре Тиммерманс дигән
кеше совет илчелеге аша язучылар союзына җибәрә. Беренче җыентыкны
1946 нчы елда Нигъмәт Терегулов дигән кеше Татарстан Язучылар
союзына тапшыра.

Укытучы: Шулай итеп, ике дәфтәргә теркәлгән 94
шигыре туган илгә кайтып җитә. Белүебезчә, аның 115 шигыре була,
калган шигырьләре турында белмибез: югалганмы, яндырылганмы, әйтә
алмыйбыз. Әлегә кадәр табылганы юк.

Илдә Муса Җәлилнең танылган язучы булуын
фашистлар да беләләр. Аңа үзләре яклы булырга тәкъдим итәләр һәм
матур тормыш вәгъдә итәләр. Ләкин Муса дошман яклы булуны хурлыкка
саный, үлүне өстенрәк күрә. Муса төрмәдә утыргач, ул сатылган икән,
дип тә сүз чыгарып карыйлар. Ләкин без аның шигырьләреннән аның ни
дәрәҗәдә иленә турылыклы булуын күрәбез. Хәзер аның «Ышанма» дигән
шигырен укып китик (бер укучы укый).

Төрмәдә Муса Җәлил яшерен оешма оештыра. Бу
оешмада алар 11 кеше була. Татарстанның халык шагыйре Илдар
Юзеевның шигъри юллары шушы хисләрне берләштерә кебек:

«Татарлар үлде елмаеп…»

Читләрнең үз бәясе

Биш минуттан гильотина,-

Килерме елмаясы?

Таш бәгырь булу мөмкинме

Әҗәл янда дәшкәндә,

Милләтнең изге китабы-

Коръән бәхилләшкәндә?

Киткән алар — бу дәһшәткә

Түзәргә кирәк ничек?

Читләр алдында — елмаеп,

Коръән алдында үксеп…

Менә сезнең алдыгызда аларның исем фамилияләре һәм алар кайчан
һәм сәгатьтә үтерелә: (Проектодан кърсәтелә)

  1. Гайнан Курмаш-мәктәп директоры 1944 ел 25 август 12 сәгать
    06 минут

  2. Фуат Сәйфелмөлеков-югары белемле экономист 1944 ел 25 август
    12 сәгать 09 минут

  3. Абдулла Алиш-балалар язучысы 1944 ел 25 август 12 сәгать 12
    минут

  4. Фуат Булатов-инженер 1944 ел 25 август 12 сәгать 15 минут

  5. Муса Җәлил — язучы 1944 ел 25 август 12 сәгать 18 минут

  6. Гариф Шабаев-госстрах инспекциясе, 1944 ел 25 август 12
    сәгать 21 минут

  7. Әхмәт Симаев — педагогик институтның әдәбият бүлегенә керә,
    тәмамлый алмый кала, 1944 ел 25 август 12 сәгать 24 минут

  8. Абдулла Батталов — Зур Тигәнәле кешесе, клубта эшли, 1944 ел
    25 август 12 сәгать 27 минут

  9. Зиннәт Хәсәнов- Сарман районы, Кәшер авылы кешесе, 1944 ел
    25 август 12 сәгать 30 минут

  10. Әхәт Атнашев — бухгалтер булып эшли, 1944 ел 25 август 12
    сәгать 33 минут

  11. Сәлих Бохаров — финанс работнигы булып эшли, 1944 ел 25
    август 12 сәгать 36 минут

«Татарлар елмаеп үлделәр» шигыре тыңлана.

III. Яңа материал өйрәтү.

Укытучы: Укучылар, менә без сезнең белән Муса
Җәлилнең тормыш юлын күздән кичердек. Аның тормыш юлы, героик
көрәше һәм үлемсез иҗаты, легендага әйләнеп, төрле телләрдә җыр
булып яңгырады. Аның исеме мәңгеләштерелеп, шәһәр һәм урамнарга,
теплоход һәм оешмаларга, мәдәният сарайларына бирелде. Патриот
шагыйрь үзе образ булып әдәбиятка һәм сәнгатькә әйләнеп кайтты.

А) Әдәбият өлкәсендә:

1. Шәйхи Маннурның «Муса» романын әйтеп китәргә
кирәк.

2. Габдрахман Әпсәләмов «Агыла болыт» әсәрен
язды.

3. Туфан Миңнуллин «Моңлы бер җыр» дигән пьеса
язды. Аны сәхнәгә Г. Камал исемендәге академия театрының баш
режиссеры Марсель Сәлимҗанов сәхнәгә куйды. Төп рольне РСФСР ның
халык артисты Ринат Таҗетдинов уйнады. Ни өчен Ринат Таҗетдиновка
бирелә бу роль, чөнки аның тышкы кыяфәтендә ниндидер охшашлык бар.

4. «Ленфильм» студиясе «Моабит дәфтәре» исемле
нәфис фильм эшләде.

Б) Сынлы сәнгатьтә:

1. Муса Җәлил Бөек Ватан сугышына кадәр үк
танылган шагыйрь иде. 1935 нче елда Г. Тимербулатов дигән рәссам
аның бюстын бронзадан койган.

2. 1966 нчы елны Казанның 1 нче Май мәйданында
скульптор В.Е. Цегаль Муса Җәлилгә һәйкәл эшли.Архитекторы
Л.Голубевский.

3. Бакый Урманче Муса Җәлилнең бюстын ясый.

4. Рәссам Харис Якупов «Хөкем алдыннан»
картинасын иҗат итә. (Фотоальбомнан картинаны карау һәм рәссамның
Муса Җәлил образын ничек сурәтләве турында сөйләшү. Бер укучының
картина буенча өстәмә әзерләнгән материалын тыңлап китү).

В) Музыка сәнгатендә:

1. «Җәлил йолдызлары» Җ.Фәйзи музыкасы, Ә.
Сәләхетдинов сүзләре; «Муса» Җ.Фәйзи музыкасы, С.Хәким сүзләре;
«Торыгыз, Мусалар» Р. Яхин музыкасы, С.Хәким сүзләре; «Муса Җәлил
турында легенда» Ә.Шәрәфетдинов музыкасы, Х. Камалов сүзләре; «Яшь
җәлилчеләр җыры» Р.Яхин музыкасы, М. Хөсәен сүзләре һ.б.

V. М.Җәлил белән бәйле урыннар.

Укытучы: Музейлар турында нәрсә әйтә аласыз?

Укучы: Казанда М. Горький урамының 17 йортында М. Җәлилнең музее
оештырылган. Оренбург өлкәсе Мостафа авылында шулай ук музей эшли.
Минзәләдә Муса Җәлил педагогия училищесы бинасында хәрби — политик
курсларда укый. Хәзер шул бинада М. Җәлилнең музее ачылган һәм күп
еллар инде эшләп килә.

Укытучы: Әйтегез әле, Чаллыда Муса Җәлил белән бәйле нинди урын
бар?

Укучы: ГЭСта М. Җәлил проспекты һәм бульвары бар. Анда Муса
Җәлилгә ясалган бюст куелган.

Укытучы: Казанда М.Җәлил исеме белән бәйле нинди бина бар?

Укучы: Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры.

Укытучы: Әйе шулай укучылар. Муса Җәлил «Алтынчәч» операсын
(1935-1941), «Илдар» (1940) либреттасын яза. Һәм ул опера һәм балет
театры бинасында куела. Бу яңа эшләнеп беткән бина «Алтынчәч»
операсы белән ачылганга күрә дә Муса Җәлил исеме белән аталып
йөртелә башлый.

Әйтегез әле, Казанда М.Җәлилгә багышлап ясалган тагын нинди
сәнгать әсәре бар?

Укучы: Казан Кремле янында бу батыр шагырь истәлегенә һәйкәл
комплекс куелган.

Укытучы: Әйе, дөрес, укучылар. Үзәктә Муса Җәлилнең мәһабәт
образы тора. Ул тау башына кунган бөркетне хәтерләтә. Менә-менә ул
кул — аякларын богаулаган чылбырларны өзеп ташлар да бәхет өчен
көрәшне дәвам итәр кебек.

VI. Йомгаклау. Укытучы: Без беренче дәрестә Муса Җәлилнең тормыш
юлы һәм иҗатын өйрәнә башлаганда эпиграф итеп аның «Җырларым»
шигыреннән өзек китердек.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомерем минем моңлы бер җыр иде

Үлемем дә яңгырар җыр булып.

Муса Җәлил образын без рәсем сәнгатендә, музыкада, әдәбиятта
карап чыктык. Аның исеме җырларда җырлана, әдәби образларда яши.
Әлбәттә, аның турында язылган нәрсәләр бу гына түгел. Бу киң
күләмле тема. Шуның өчен дәрес вакытында гына иңләп бетерергә
мөмкин түгел. Моның өчен сезгә өстәмә укырга, эзләнергә кирәк.

VII. Өй эше. «Гомерем минем моңлы бер җыр иде, үлемем дә яңгырар
җыр булып» дигән темага инша язарга.

VIII. Укучыларның белемнәрен бәяләү.

Муниципаль белем бирү учреждениесе

«28 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе»

Дәрес эшкәртмәсе:

«Әдәбиятта һәм сәнгатьтә Җәлил образы»

Эшне башкарды:

Татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Гаттарова Рәзинә

Фәүхәт кызы

2010 ел

Слайд 1

Описание слайда:

Әдәбиятта һәм сәнгатьтә
Җәлил образы.
Башкарды: Гарифуллина Э.Ф.



Слайд 2


Слайд 3

Описание слайда:

Ш.Маннур “Муса” романы.
1959-1965 нче еллар.


Слайд 4

Описание слайда:

Шәйхи Маннур бу күләмле романында герой шагыйрь Муса Җәлил образын төрле ситуацияләрдә киң планда ачып, аны фашизм белән килешмәүчән көрәшче, нык рухлы солдат, талантлы шагыйрь булып җитлегү юлларын да сәнгать чаралары ярдәмендә күрсәтә алды.


Слайд 5

Описание слайда:

Г.Әпсәләмов “Агыла болыт” романы. 1977 нче ел.


Слайд 6

Описание слайда:

Җәлил образы прозада

Әнвәр Давыдов “Муса абый” повесте.


Слайд 7

Описание слайда:

Җәлил истәлекләрдә

Гази Кашшаф ”Муса Җәлил” һәм “Муса Җәлил турында истәлекләр”
М.Максуд ”Сагынган минутларда”
Рафаэль Мостафин ”Герой шагыйрь эзләре буйлап”, “Өзелгән җыр эзеннән”


Слайд 8

Описание слайда:

Җәлил образы поэзиядә.


Слайд 9

Описание слайда:

Җәлил образы драматургиядә


Слайд 10


Слайд 11


Слайд 12

Описание слайда:

Җәлил образы музыкада


Слайд 13

Описание слайда:

Җәлил образы музыкада
“Җәлил йолдызлары” Җ.Фәйзи музыкасы, Ә. Сәләхетдинов сүзләре;
“Муса” Җ.Фәйзи музыкасы, С.Хәким сүзләре;
“Торыгыз, Мусалар” Р. Яхин музыкасы, С.Хәким сүзләре;
“Муса Җәлил турында легенда” Ә.Шәрәфетдинов музыкасы, Х. Камалов сүзләре;
“Яшь җәлилчеләр җыры” Р.Яхин музыкасы, М. Хөсәен сүзләре һ.б.


Слайд 14

Описание слайда:

 Муса Җәлил турындагы кинофильмнар
 «Кызыл ромашка» — телевизион фильм, Эрих Мильшта (Мюллер) сценарие;
«Моабит дәфтәре» — нәфис фильм, «Ленфильм» студиясе.  Сценарий авторлары – Владимир Григорье, Эдгар Дубровский, Сергей Махмудбеков;
«Тормыш – җыр» — Казан киностудиясе.


Слайд 15

Описание слайда:

Җәлил образы рәсем сәнгатендә


Слайд 16


Слайд 17

Описание слайда:

Харис Якупов.
“Зинданда”
1957нче ел


Слайд 18

Описание слайда:

Әмир Вәлиәхмәтов.
“Герой шагыйрь
Муса Җәлил ”


Слайд 19

Описание слайда:

Васил Маликов.
“Муса Җәлил”


Слайд 20

Описание слайда:

Ю.В.Ряховский. “Муса на фронте”


Слайд 21

Описание слайда:

Валерий Скобеев (1938)
“Җәлилнең лирик портреты”


Слайд 22

Описание слайда:

Җәлил образы сынлы сәнгатьтә


Слайд 23

Описание слайда:

Васил Маликов (1924-1992)
«Муса Җәлил» скульптурасы


Слайд 24

Описание слайда:

Муса Җәлилнең мәрмәр бюсты.
Скульпторы-
Бакый Урманче.


Слайд 25

Описание слайда:

Бакый Урманче (1897-1990)


Слайд 26

Описание слайда:

В. Цегаль. “Герой шагыйрь М. Җәлил” 1966 нчы ел


Слайд 27

Описание слайда:

Муса Җәлилгә куелган һәйкәлләр


Слайд 28

Описание слайда:

Мәскәүдә


Слайд 29

Описание слайда:

Санкт-Петербургта


Слайд 30

Описание слайда:

Оренбургта


Слайд 31

Описание слайда:

Нижневартовск шәһәрендә


Слайд 32

Описание слайда:

Түбән Камада


Слайд 33


Слайд 34

Описание слайда:

1966 нчы елда Югославиядәге Пула шәһәренең
“Ульяник” судоверфендә төзелгән теплоход
Муса Җәлил исемен йөртә



1


Муса Җәлил образының әдәбиятта һәм сәнгатьтә чагылышын өйрәнгәндә файдалану өчен. Төзүче : Котбиева Миләүшә Вагыйз кызы, Чирмешән лицее гомуми белем бирү учреждениесенең 1 нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


2


Муса Җәлил үз батырлыгы белән Прометейдан да югарырак күтәрелде: ул Моабитның таш диварына терәлгән килеш үз җанының утын кешеләргә өләште! Шушында аның көче һәм үлемсезлеге. (Башкорт язучысы Кирәй Мәргән)


3


Һәр елны 15 февраль көнне Муса Җәлилнең фашист әсирлегендә язылган Моабит дәфтәрләре музейга килүчеләргә тәкъдим ителә.


4


Беренче дәфтәрен 1946 елның язында Нигъмәт Терегулов Язучылар Союзына китерә. Соңыннан аны репрессиялиләр. Икенче дәфтәрен 1947 елны бельгияле Андре Тиммерманс консуллык аша җибәрә. 40 тан артык шигырь – җырларын Гарәф Фәхретдинов алып кайта. Ул 1989нчы елны гына аклана. Шул Сәбәпле шигырьләре вакытында басылып чыкмый. Шулай да 1957 елда Гази Кашшаф «Совет әдәбияты» һәм «Кругозор» журналында берничәсен чыгара. Моабит дәфтәренең туган илгә юлы


5



6


М.Җәлилгә багышланган әсәрләр Шәйхи Маннур Муса романы Габдрахман Әпсәләмов Агыла болыт романы Гази Кашшаф Муса Җәлил һәм Муса Җәлил турында истәлекләр М.Максуд Сагынган минутларда Әнвәр Давыдов Муса абый Рафаэль Мостафин Герой шагыйрь эзләре буйлап, Өзелгән җыр эзеннән Илдар Юзеев Сынау поэмасы С.Агиш Якташлар Җ.Молдагаев Җыр турында җыр Ю.Корольков Кырык үлем аша Б.Ваһапзадә Канатлы җырлар


7


Җәлил турында сәхнә әсәрләре Муса Җәлил драмасы — Нәкый Исәнбәт Үлмәс җыр драмасы – Риза Ишморат Моңлы бер җыр драмасы – Туфан Миңнуллин «Җәлил» операсы – Нәҗип Җиһанов музыкасы, Әхмәт Фәйзи либреттосы


8



9


28 яшьлек Ринат Таҗетдиновка 39 яшьлек Муса образын тудыру бик авыр була. Мусаны күреп, аралашып йөргән кешеләр барысы да мине йөз-кыяфәтем белән аңа охшаталар иде. Йөз-кыяфәт туры килү — әле ул бер уңышлы очрак кына. Ә геройның характерын, эчке халәтен ачып бирә алу халыкка күбрәк тәэсир итә. Җәлилне исә мин җаным-тәнем, бөтен рухым белән бирелеп уйнадым, — ди ул.


10



11


Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры. Т.Миңнуллинның Моңлы бер җыр драмасыннан күренешләр


12


1956 елда Җәлилнең 50 еллыгы уңаеннан опера һәм балет театрына Муса Җәлил исеме бирелә. Чөнки М. Җәлил елларда Татар дәүләт опера театрында редактор – консультант булып эшли һәм татар опера сәнгатенең чишмә башында тора. Ул – бу театрны оештыручыларның берсе.


13


1959 нчы елның 19 нчы июнендә Татар дәүләт опера театрында шагыйрь Әхмәт Фәйзи либреттосына нигезләнеп, композитор Нәҗип Җиһанов иҗат иткән Җәлил операсы куела. Сәхнәдә Муса образын И.Ишбүләков тудыра. Опера Татарстанда гына түгел, чит өлкәләргә дә чыгып китә.


14


Муса Җәлил турындагы кинофильмнар «Кызыл ромашка» — телевизион фильм, Эрих Мильшта (Мюллер) сценарие; «Моабит дәфтәре» — нәфис фильм, «Ленфильм» студиясе. Сценарий авторлары – Владимир Григорье, Эдгар Дубровский, Сергей Махмудбеков; «Тормыш – җыр» — Казан киностудиясе.


15


Казанда Җәлилнең музей квартирасы 1983 елның 15нче февралендә Горький урамы 17 йорт адресы буенча ачыла. Бу М. Җәлилнең сугышка киткәнче яшәгән урыны була. Әлеге музей шагыйрьнең героик тормышы турында сөйли.


16


Муса Җәлил музее ике янәшә квартирны биләп тора. Беренче квартирда мемориаль музей, икенче квартирда күргәзмәләр залы һәм әдәбият салоны урнаштырылган.


17



18


Музей фонды составында: М.Җәлил тормышы һәм иҗат юлына багышланган басмалар, М.Җәлилнең басма әсәрләре, шагыйрьнең шәхси фотографияләре, хатлары, Советлар Союзы һәм Ленин премиясе лауреаты грамоталары саклана.


19


Шагыйрь эзеннән баручылар Рафаэль Мостафин Гази Кашшаф Нил Юзеев Юрий Корольков Константин Симонов Леон Небенцаль


20


Рафаэль Мостафин күренекле әдип, тәнкыйтьче. ( ) 1971 елда Муса Җәлилнең Моабит чоры тормышы һәм иҗаты дигән темага диссертация яклый. Шул мәсьәләгә карата аның рус һәм татар телләрендә Эзләнү дәвам итә (Г.Кашшаф белән бергә), Муса Җәлил эзләре буйлап, Кечкенә Муса турында хикәяләр, Өзелгән җыр эзеннән кебек китаплары басылып чыкты.


21


Гази Кашшаф ( ) татар әдәбият галиме, тәнкыйтьче. Илленче еллардан башлап Гази Кашшаф үзенең калган бөтен гомерен, бай тәҗрибәсен һәм сәләтен татар халкының горурлыгы — герой-шагыйрь Муса Җәлилнең легендар тормышын һәм иҗатын тикшерүгә багышлый. Нәтиҗәдә, «Муса Җәлил» исемле күләмле монографиясе языла.


22


Юрий (Георгий) Михайлович Королько́в ( ) рус совет язучысы, журналист. «Жизнь песня. Жизнь и борьба поэта Мусы Джалиля», «Через сорок смертей» китапларының авторы.


23


Шагыйрь образы картиналарда, скульптурада


24


Рәссам Харис Якупов ( ) Харис Якупов Хөкем алдыннан картинасын елларда иҗат итә. Хәзер картина Татарстан Сынлы сәнгать музеена куелган.


25


Валерий Скобеев (1938) Җәлилнең лирик портреты


26


Васил Маликов ( ) «Муса Җәлил» скульптурасы


27


Бакый Урманче ( )


28


Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премиясе


29


1968 елдан бирелә (Илдар Юзеев – беренче лауреат, шагыйрь, «Миләүшә» дигән шигырьләр һәм балладалар китабы өчен) ике елга бер тапкыр яшь авторларның, композиторларның, рәссамнарның иң яхшы дип табылган әсәрләре өчен бирелә.


30


Лауреатларның кайберләре: Шагыйрьләр: Илдар Юзеев, Равил Фәйзуллин, Ринат Харис, Рәзил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Фәнис Яруллин, Зөлфәт, Ркаил Зәйдулла, Мөдәррис Вәлиев, Ленар Шәех, Рүзәл Мөхәммәтшин, Газинур Морат, Ләбиб Лерон; Язучылар: Гази Кашшаф, Рафаэль Мостафин; Драматурглар: Туфан Миңнуллин, Ризван Хәмид; Композиторлар: Мирсәет Яруллин, Рөстәм Абдуллин; Рәссам-скульпторлар: В.Скобеев, Васил Маликов; Артистлар: Наил Дунаев, Римма Ибраһимова, Резеда Галимова, Равил Шәрәфиев, Илдус Әхмәтҗанов Түбән Камадагы «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе Республика яшьләренең Сәләт иҗтимагый фонды


31


Муса Җәлилгә куелган һәйкәлләр 1966нчы елның 3 нче ноябрендә ачыла. Авторлары – скульптор В.Е.Цегаль, архитектор Л.Голубовский


32


Мәскәүдә


33


Санкт-Петербургта


34


Чаллыда


35


Оренбургта


36


Нижневартовск шәһәрендә


37


Түбән Камада


38


1966 нчы елда Югославиядәге Пула шәһәренең Ульяник судоверфендә төзелгән теплоход Муса Җәлил исемен йөртә

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Эдэбиятта ана образы сочинение
  • Эдуардо де филиппо экзамены никогда не кончаются
  • Эдс егэ физика
  • Эдилов хасмохьмад сочинение сийлаха
  • Эгэр мин тылсымчы булсам сочинение