Эдэбияттэ хэм сэнгатьтэ тукай образы сочинение

Габдулла  Тукай  образының
әдәбият, музыка һәм сәнгатьтә чагылышы

                                                                               
 “Килер заман,һәр язучының үзен,

                                                                                  
сүзен вә шәхси тормышын

                                                      инәсеннән
җебенә кадәр  тикшереп чыгарлар әле”

                                                                                                                      
Г.Тукай

         ХХ гасыр
мәдәният, әдәбият һәм сәнгать өлкәләрендә татарлардан бик күп мәшһүр шәхесләр
тудырды. Аларның исемнәре тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылды.

         Г. Тукай узган
гасырда татар милләте тудырган иң бөек шәхес. Ул татар милләтенең иң газиз,  җанга
якын шагыйре. Тукайда татар халкының гасырлардан гасырларга җыйналып килгән
кайгы -сагышлары, өмет –ышанычлар белән тулы йөрәк  хисләре, милли моңнары
чагылыш тапкан. Г.Тукай — татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милли  горурлыгы.

               Г.
Тукай   үзе яшәгән чорда илдә барган барлык үзгәрешләрне , яңалыкларны   җаны
аша уздыра. Аны милләт язмышына кагылган бер генә вакыйга да битараф калдырмый.
 Шуңа да шагыйрь үзен тулысынча халыкка хезмәткә багышлый.

                  
       Татар бәхте өчен мин җан атармын:

                         
Татар бит мин ,үзем дә чын татармын. (“Үз- үземә”)

              Габдулла
Тукай  иҗатыннан башка татар мәдәниятенең һәм сәнгатенең үсешен күз алдына да
китереп  булмый. Татар әдәбиятын иң югары биеклеккә күтәргән шагыйрь  заманнар
үзу белән  үзе дә сәнгать әсәрләренә килеп керә. Тукай образын чагылдырган 
гүзәл әсәрләр шагыйрьләребез, композиторларыбыз, рәссамнарыбыз  иҗатында    калкып
чыга.    Ул бик аз яшәде, ләкин шул кыска гына гомере  эчендә дә фикергә ,хискә
бай иҗат калдырды. Менә шул серлелек  бик күпләрне ымсындырып, үзенә тартып
тора.Тукай үзе исән чагында ук    замандашлары  аның бөеклеген күрсәтеп, шигырьләр
иҗат итәләр. Ш.Бабич, М.Фәйзи, М. Гафури шагыйрьне  халык белән бәйләнештә
сурәтлиләр.

                            
Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь Габдулладай;

                            
Ул- караңгы төндә  яктырткан матур,ак тулган ай.

                           
…Алса ,укыса халык  шигырен аның –истә кала,

                              Һәм
аның шигыре халыкның күңеленә зур хис сала.

                                                      
( Ш. Бабич “ Габдулла әфәнде Тукаев”)

Шагыйрьләр Тукай
иҗатының  кешене ,халыкны  яхшылыкка, яктылыкка өндәүче бөек  гуманистик
сыйфатын  яктырталар.

                Еллар
үткән саен Тукай иҗаты, аның шәхесе белән кызыксыну арта гына бара. Һәр чорда  
Тукай шәхесенең  яңа үзенчәлекләре ачыла  барып, әдәбиятта үзенең  лаеклы
урынын ала.    Ә.Фәйзи   Тукайны  беренчеләрдән булып  драма жанрында чагылдыра.
Иң беренче сәхнәдә Тукай образын гәүдәләндерүче  Габдулла Шамуков була. Язучы
һәм галим И. Нуруллинның  “Тукай турында хикәяләре”, “Атаклы кешеләр тормышы ”
серисендә чыккан “Габдулла Тукай ” китабы, С. Хәким поэмалары, Р. Ишморатның
“И, мөкатдәс ,моңлы сазым “ драмасы —  Тукайның бөеклен күрсәтүдә зур роль
уйныйлар.    Соңрак иҗат ителгән әсәрләр арасында Р.Батулланың “Сират күпере”
әсәре  аеруча игътибарга лаек. Монда шагыйрьнең соңгы айлары   сурәтләнә.  Ул
инде  бу вакытка шәхес булып та  ,шагыйрь булып та җитешкән, танылган.  Әсәрне
укыганда Тукай талантлы һәм горур , туры сүзле,  үзенең җирдәге урынын  яхшы
аңлаган , дусларын яраткан,  хатын-кызга кырыс мөнәсәбәтле , киң карашлы
,белемле  шәхес булып күз алдына килеп баса.

               
Сөекле шагыйребез иҗатына композиторларыбыз да еш мөрәҗәгать итә. Музыкада бу
теманы  “Тукай маршы ” белән З.Яруллин башлап җибәрә. Аны атаклы композиторларыбыз 
Н.Җиһанов “Кырлай”, М.Мозаффаров “Тукай” симфоник әсәрләре, А. Монасыйпов  “Тукай
моңнары”  цикллары белән дәвам итәләр. Шагыйрьнең үз иҗатын  көйгә салуда да 
композиторларыбыз зур уныш казана, дистәләгән шигырьләре җыр булып яңгырый.

                       Рәсем
сәнгатендә дә Г.Тукай  образын  гәүдәләндерүгә  зур көч куела. Мәңге яшь Тукай
һәркемнең күңеленә якын. Менә Хаҗиморат Казаковның “Бәләкәй Тукай ” картинасы.
Монда   шагыйрьнең бала  чагы сурәтләнгән. Кечкенә генә  Габдулла, бәрәңгесе бераз
суынуга, ашап алыр да  сәкедән   каршыбызга сикереп төшәр кебек. А.
Абзгильдинның  “Тукай һәм Шүрәле”әсәре  безне үзенең гадәти булмаган төсләр бирелеше
белән җәлеп итә.  Татарстанның халык рәссамы Харис Якупов   “Тукай ”портретын
һәм  шагыйрьнең 100 еллыгына “Габдулла Тукайга истәлек ”дип аталган рәсемен
иҗат итә.  Тукайның карашы  алга,киләчәккә  төбәлгән . Рәссам Р.Имашевның
“Көзге җилләр”  дип исемләнгән композициясендә шагыйрьнең  гәүдә тотышы,  
сурәтләнеше  якынлашып килүче  яңа үзгәрешләр давылын күрсәтүгә хезмәт итә.    Казанда,Тукай
–Кырлайда,Әлмәт шәһәрләрендә халык үзенең җырчысына мәңге онытылмаслык истәлек
итеп   һәйкәлләр куйды.  Аларны  Новоселов, Садрый Ахун ,Лев Кербель, Бакый
Урманче кебек мәшһүр сынчыларыбыз эшләгән.  Тукай шәхесен һәм аның иҗатын
мәңгеләштерүдә  Бакый Урманче   тарафыннан эшләнгән хезмәтләр  сынлы сәнгать
өлкәсенең  аерым бер зур сәхифәсен тәшкил итә.

                 
Гасырлар тарафыннан тупланган әдәби мираста кешелекнең иң якты хыяллары, акыл
һәм рухи җегәре  чыгарыла. Татар халкының бөек шагыйре  Г.Тукай иҗаты әнә шул
гомумкешелек мирасының аерылгысыз бер өлеше,бер буыны.   Шагыйрь иҗаты ,шәхесе  әле
күп гасырлар  яңадан-яңа әдәбият  һәм сәнгать әсәрләренә нигез итеп
алыныр,бетмәс- төкәнмәс  илһам чыганагы буларак  шаулап агуын дәвам итәр. Аның
исеме һәм язмышы  мәдәниятебез тарихының үткәне,бүгенгесе һәм киләчәге белән
мәңгегә бәйләнгән.  Татар яшәгәндә, аның теләк һәм җаны исән булганда,милли
шигърияте,милли моңы яңгыраганда Тукай яшәячәк. Тукай әдәбиятта, музыкада, сәнгатьтә.
Ул һәрчак безнең  белән.

Акмалова Шамилә
Камал кызы

Презентация «Тукай образы әдәбиятта, сәнгатьтә»

Г.Тукай образының әдәбият, музыка һәм сәнгатьтә чагылышы

Балык Бистәсе районы Олы Елга муниципаль белем бирү мәктәбе
Презентацияне эшләде:
Хөснетдинова Ризилә Риф кызы – 8нче сыйныф укучысы
Җитәкче: Мөбәрәкшина Әлфинур Әдип кызы —
I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

«Килер шундый заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле.»
Г. Тукай.
«Уянгач беренче эшем»

Тукайга шигъри гөлләмә
Әдипләребез һәм шагыйрьләребез бөек Тукайның күркәм образын чагылдырган берсеннән-берсе гүзәлрәк әсәрләр иҗат иткәннәр.

Н. Сафина «Тукайга дәшү», «И-и, Тукайҗан!..»;
З. Мансуров «Туңу. Тукай», «Шагыйрь янәшәсендәге урын»;
Г. Вәлиева «Чечен базары, яки яңадан-яңа Кисекбаш»;
Н. Акмал «Тукай»;
X. Әюп «Барып җитәр көне…», «Туры сүзгә»;
Роб. Әхмәтҗан «Тукай катламы», «Тукайны эзлим»;
Л. Шагыйрьҗан «Тагын язлар килде»;
Ә. Баян «Каракош»;
Р. Гаташ «1912 ел. Зәйтүнәнең Тукайга багышланган догасы».

Бөек шагыйребез Г.Тукайга багышланган шигырьләрнең саны меңнәр белән исәпләнә. Мисал өчен тубәндәге шагыйрьләр аның турында шигырьләр иҗат итте:
Сине искә алу көне, диләр, 
Истән чыккан чагың бармыни?
Нигә шулай иртә китеп бардың, 
Безнең дөнья шулай тармыни?
(Н. Сафина.)
Ул бер үксез бала, чираттагы ятим, 
Юк, диделәр, аның ата-анасы да. 
Бу — ятимлек түгел, сабый чагыннан ук 
Әверелү иде халык баласына.
(Г. Рәхим)
Йортың да юк синең, хатының да, 
Акчаң да юк, көмеш, алтының да. 
Очар кошка әверелим, дисәң, 
Сикерергә биек балконың да.  
  (Г. Морат)
Шигырь үрүчеләр! Җиргә бөек 
Пәйгамбәрне биргән бу айда 
Күп шаулыйбыз бугай, әллә азмы? 
Бирик мәллә сүзне Тукайга?! 
(Р. Әхмәтҗан)
«Шигырь» дигән җәүһәр эзләүчеләр, 
Тукай катламына төшегез. 
Шул бит безнең ярты юлга җитеп, 
Тәмамланмый калган эшебез,
(Р. Әхмәтҗан)

Драматургиядә Тукай образы
Язучылар Г.Тукайны драма жанрларында да чагылдыралар .

Р.Ишморат «И мөкатдәс моңлы сазым»;
Т.Миңнуллин «Без китәбез, сез каласыз»;
И.Юзеев «Очты дөнья читлегеннән»;
Ә.Гаффар «Соңгы сәгать»;
И.Нуруллин «Тукай Петербургта»;
Р.Батулла «Сират күперендә».

Сәхнәдә Тукай ролен башкаручыларның берсе — СССРның халык артисты Габдулла Шамуков.
Ул, яшьтән үк Тукай образы белән хыялланып йөргәнгә күрә, чын образ тудыруга иреште.

Чагыштырмача яшьрәк буын вәкилләреннән ТССРның атказанган артисты, М. Җәлил исемендәге премия лауреаты Наил Дунаев һәм артист Илдус Әхмәтҗанов бу тради­цияне уңышлы дәвам иттерделәр.

Тукайның үз әсәрләре буенча эшләнгән спектакльләрне дә тамашачылар яратып карый.

«Кәҗә, сарык һ.б.» спектакле
Режиссерлары – Илдус Габдрахманов
һәм Сәлимә Әминова,
рәссамы — Сергей Скоморохов
«Су анасы« әкияте буенча спектакль 

Музыкада Тукай темасы
Музыкада Тукай темасын үзенең «Тукай мар­шы» белән композитор Заһидулла Ярул­лин башлап җибәрде. Татарстанның халык артисты, композитор Н. Җиһанов «Кырлай», ә ТССРның халык артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе, Татар­станның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты композитор М. Мозаффаров «Тукай» дигән симфоник әсәрләр иҗат иттеләр. Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты композитор Алмаз Монасыйпов «Тукай моңнары» циклын иҗат итте.

Музыкада Тукай темасы
Яруллин Фәрит Заһидулла улы – композитор. «Шүрәле» балеты өчен 1958 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.
 Заһидулла Яруллин «Тукай истәлегенә»(«Тәфтиләү») дигән әсәрен һәм
«Тукай маршы»н иҗат итә

Тукай, аның иҗаты турында рәссамнар
Рәсем сәнгатендә Г. Тукай образын иҗат итүгә художниклар, скульпторлар да зур өлеш керттеләр. Тормышчан итеп сурәтләү өчен, художниклар, скульпторлар шагыйрь­нең тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнәләр, әсәрләрен кат-кат укыйлар. Шул нигездә шагыйрь образын иҗат итәләр. Тукай образын гәүдәләндерүгә күп көч куйган өлкән буын рәссамнары белән бергә, яшьләр дә бу өлкәдә актив эшлиләр.

Х. Казаков «Бәләкәй Тукай», «Тукай Печән базарында» ;
И. Әхмәдиев «Тәфтиләү»;
А. Абзгильдин «Тукай һәм Шүрәле»;
Х. Якупов «Габдулла Тукайга истәлек»;
Р. Имашев «Көзге җилләр»;
Ш. Шәйдуллин «Шагыйрь»;
Т. Хаҗиәхмәтов «Кәҗә белән сарык», «Су анасы».

Тукай, аның иҗаты турында рәссамнар
Х. Казаков «Бәләкәй Тукай»
Е. Симбирин «Шагыйрь Г. Тукай»

Тукай, аның иҗаты турында рәссамнар
Х. Якупов «Г. Тукай
һәм аның сеңлесе Газизә Уральскийда»
М. Рахимов «Тукай Петербургта»

Тукай, аның иҗаты турында рәссамнар
В. Федоров «Тукайның Өчиледән Кырлайга китүе».
Л. Фаттахов
«Кечкенә Апуш һәм Сәгъди» 

Тукай, аның иҗаты турында рәссамнар
Х. Казаков «Тукай Печән базарында»
Х. Якупов «Габдулла Тукай һәм Камил Мотыгый Уральскийда»

Тукай, аның иҗаты турында рәссамнар
«…өмет юк тү­гел әле, ихтимал үз арабыздан оста рәссамнар чыгып, Шүрәленең кәкре борын, озын бармак, мөгезле башларын һәм дә кулы кысылуларын, шул тасвир ителгән урманнарны — һәммәсен рәсемгә төшереп чыгарырлар». Г.Тукай. «Шүрәле» поэмасына бирелгән искәрмәдән. 1907ел

Б. Альменов «Шурале әкиятенә иллюстрация»

Тукай, аның иҗаты турында рәссамнар
«Кызыклы шәкерт» «Мияубикә»
Т. Хаҗиәхмәтовның Г. Тукая шигырьләренә иллюстрацияләре:

Тукайга багышланган
гравюра һәм скульптура эшләре
Тукайга һәйкәлләр дә күп куелды. Аның мәһабәт һәйкәлләре Казанда икәү. Берсен скульптор С.Ахунов Мәскәү сынчылары  Л.Кербель, Л.Писаревский белән берлектә иҗат итә, икечесенең авторы – Е.Шулик.

Тукайга багышланган
гравюра һәм скульптура эшләре
Туган авылы Кушлавычта скульптор И.Новоселов, Кырлай авылында Б.Урманче тарафыннан эшләнгән һәйкәлләр куелган.

Тукайга багышланган
гравюра һәм скульптура эшләре
Шулай ук Әлмәт, Уральск шәһәрләрендә сынчы М.Гасыймов эшләгән һәйкәлләр, А.Абдрашитов тарафыннан эшләнгән һәйкәлләрне дә әйтеп үтәргә мөмкин.

Тукайга багышланган
гравюра һәм скульптура эшләре
2016нчы елның 5-10апрелендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры труппасы Санкт-Петербургта гастрольләрдә булды, анда бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.

Тукайга багышланган
гравюра һәм скульптура эшләре
Б. Урманче Г.Тукая. бюсты
Г. Зяблицев «Былтыр һәм Шурәле»

Тукайга багышланган
гравюра һәм скульптура эшләре
Г.Зябликов эшләгән “Былтыр һәм Шүрәле” сыны да халык күңеленә хуш килде.

Татарстан Республикасы Арча районы Апаз урта гомумбелем бирү мәктәбе

Габдулла Тукай образы сәнгатьтә.

                                                                                            Эзләнү эшен эшләүче:

                                                                                            Закирова Илүзә

                                                                                             Эшнең җитәкчесе:

                                                                                            Якупова Алсу Реваловна

                                                  Эчтәлек

Кереш ………………………………………………………………………………………………………….  3

I бүлек. Тукай әсәрләре — рәссамнар өчен илһам чишмәсе.  …………………………..  4

II бүлек. Тукай һәм музыка.  ………………………………………………………………………..  6

    2.1. Тукай һәм халык җырлары. ………………………………………………………………… 6

   2.2. Шагыйрь шигырьләренә композиторларыбыз язган җырлар.  ………………  6

III бүлек. Шигърияттә һәм тәнкыйть мәкаләләрендә Тукай образы……………….  8

Йомгаклау…………………………………………………………………………………………………… 10  

Файдаланылган әдәбият………………………………………………………………………………. 11

Кереш.

                                                                                 ..Укый яңа буын,

                                                                                  Укыр аны туар кешеләр,-

                                                                                  Кешеләр бит

                                                                                  Пушкиннары белән,

                                                                                  Тукайлары белән көчлеләр…

                                                                                           Хәниф Хөснуллин.

      Чын шагыйрь булу бервакытта да җиңел булмаган. Шагыйрьлек көченә ия булган кеше куркып калмаска, шагыйрьне төрле яктан кыссалар да, ”күкрәк биреп каршы” торырга тиеш. Ваксынып китеп, алтын шылтыравы астына төшәсең икән, шагыйрьлек таҗы мәңге сиңа булмас. Тәне картайса да, шагыйрьнең күңеле япь-яшь, җаны көчле булып кала. Күкрәгендә шигырь уты сау булганда,  ул тауларны күтәрерлек куәткә ия. Г.Тукайга иҗат итү өчен язмыш тарафыннан бары сигез генә ел вакыт бирелгән булып чыкты. 1905 елда аеруча ялкынланып яза башлаган каләме 1913 елның апрелендә туктап калды. Ләкин зур талантларның гомер озынлыгы еш кына аның ничә ел каләм тибрәтүе белән түгел, бәлки нинди әдәби мирас калдыруы белән билгеләнә.

      Тукайның гаҗәеп зур шигъри дөньясы халык иҗатына, мифологиягә, фольклорга, әкиятләргә, бәетләргә таяна. Тукай халыкның бу зирәклеген  аңа гына хас булган нәфислек, юмор, эчке җылылык белән бик нечкә һәм табигый рәвештә кабул итте. “Печән базары, яхүд Яңа Кисекбаш”, “Казан һәм Кабан арты”, “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык” поэмаларында күпме әкияти тылсым! Менә шул әкияти тылсымны рәссамнарыбыз, композиторларыбыз, шагыйрьләребез ничек күрделәр икән? Шушы сорауга җавап эзләүне без рефератыбызның максаты итеп алдык. Максатыбызга ирешү өчен түбәндәге бурычларны билгеләдек:

     1. Шагыйрьнең иҗат җимешләренең сынлы сәнгатьтә ничек чагылыш табуын ачыклау.

     2.    Тукайның музыка белән бәйлелеген өйрәнү.

     3.    Шигърияттә һәм тәнкыйть мәкаләләрендә Тукай образын билгеләү.  

     Тикшерүнең методологик базасы булып Сәгыйть Исәнбайның “Тукай турында замандашлары” исемле әдәби әсәрләр җыентыгы торды. Тикшеренү барышында тикшеренүле, проблемалы, репродуктив методлар кулланылды.

I бүлек. Тукай әсәрләре — рәссамнар өчен илһам чишмәсе.

      Габдулла Тукайның күләме буенча зур булмаган әсәрләре искиткеч күп һәм тирән эчтәлекле, шигырьләрендә зирәклек, үткен акыл, чиксез хыял; типажлар образлы рәвештә ачылган, чорга һәм характерга төгәл сыйфатлама бирелгән. Сәләтле рәссамнар өчен бу темалар һәм сюжетлар җыелмасы саекмас илһам чишмәсе булып тора.

      Илдә нинди генә вакыйгалар булмасын, Тукай иҗатына карата булган кызыксыну беркайчан да кимемәде. 1930 елларда шагыйрь әсәрләрен иллюстрацияләүгә график-рәссам Б.Әминов керешә. Рәссамның “Шүрәле” поэмасына беренче мөрәҗәгать итүе  форматы буенча зур булмаган басма өчен каләм белән ясалган аклы-каралы рәсемдә гәүдәләнә. Соңрак ул ачык төсләр белән кыю рәвештә Тукайның “Шүрәле” һәм башка әкиятләренә иллюстрацияләр ясый.

      Нечкә лирик Ф.Әминов шагыйрь образын Кырлай турындагы әкияти хикәяләү, Шүрәленең мәҗүси чалымнары, урман албастылары, кошлар,   үләннәр, төрле төслелек канвасына үреп бара. Темпера белән башкарылган әсәрләре акварель белән ясалган диярсең. Теманы ачуда әлеге оста иҗат иткән “Шүрәле урманы”  һәм анда яшәүчеләрнең әкияти панорамасы шедевр булып тора. Рәссам Шүрәле урманында кара урман стихиясен һәм Шүрәле образын табигать көчләренең гәүдәләнеше буларак күз алдына бастырган. Әминов киндерләренең, предметлар дөньясы тирбәлеп торучы таплары эчке хәрәкәтчәнлеккә ия булган, җемелдәүче буяулары көмешсыман үрелмәләр белән аралашкан яссылыклардан тукылган. Аның рәсем сәнгате дөньясында әкият, хыял, мистика мөхите патшалык итә.

       Шүрәле темасының классик чагылышындагы бер үрнәк булып Г.Зяблищевның майоликада башкарылган  “Батыр һәм Шүрәле”  композициясе тора. Зәңгәрсу,  яшел, алтынсу ялтыравык төсләр сынны бизиләр һәм бәйрәмчә итәләр.  Әлеге  хезмәттә әкиятнең кульминациясе — Егетнең Шүрәлене җиңүе сурәтләнгән. Сюжет күңелле, юмор белән тулы жанры тамаша характерын ала. Әлеге тамашада рәссам Былтырның кыюлыгын һәм тапкырлыгын тасвирлый.

      Шүрәле образы агач сынлы сәнгатендә гәүдәләндерү өчен бай материал булып тора. Агачның табигый рәвештә бөгелгән тамырларыннан геройның бик күп төрле хикмәтле образлары иҗат ителде. Б.Урманченың әлеге темага бик күркәм экспорт-хыяллар сериясе бар: зур борынлы, калын иренле Шүрәле …                     Г.Тукайның Кырлайдагы музее өчен Бакый Урманче декоратив вазалар иҗат итте. Челтәрләп кисеп ясалган вазада уеп ясалган сюжетлар һәм геройларның йөзләре стилистика буенча акварель белән үрелеп бара. Агачның алтынсу төсләре Урманче әсәрләренә аеруча куркәмлелек төсләре бирә.

       И.Әхмәдинең “Тәфтиләү” әсәре үзенең образлы чишелеше буенча үзенчәлекле рәсемнәрнең берсе булып тора . Нечкә декоратив, нәфислеге һәм колориты белән көнчыгыш миниатюраларына охшаш картинасында автор шагыйрьнең шул ук исемле шигыре йогынтысы аша туган шигъри ассоциацияләрен тормышка ашырган. Рәсем өслегендә бөгелгән тотрыксыз һәм ярым үтә күренмәле, рухланган-нәзберек хатын-кыз сыннары ясалган. Әлеге әсәрнең композициясе катлаулы орнаменталь ритм белән сугарылган.

       В.Карамышевның “Су анасы” картинасы үзенең нәфис илһамлылыгы белән гаҗәеп матур. Иҗатында рәссам бу образга күп тапкырлар мөрәҗәгать итә. Элегрәк иҗат ителгән иллюстрацияләр сериясеннән соң, оста әкият геройларын акварель ярдәмендә дә сурәтли.

      И.Башмаков исә металдан чүкеп ясау техникасына нигезләнгән үзенчәлекле композицияләр иҗат итте. Аның әсәрләре еш кына көтелмәгән хисләр тудыра, һәм күзгә ташланып тора. Аларда халыкның тимерчелек һөнәре традицияләре тәэсире бар. Рәссам тукай темасы буенча эзлекле рәвештә, аның шигърияте образларын металда гәүдәләндереп, бик күп эшли.

     Тукай әсәрләрендәге образларны үз иҗатларында Б.Урманче, Н.Адылов, Р.Нигъмәтуллиннар стилистик яктан төрлечә ачып бирделәр. Серле урман  һәм анда яшәүчеләр стихиясе үзе үк рәссамнарга шартлы-символик сурәтләү кирәклеген әйтеп тора. Судан чыккан су анасы чынбарлыктагы образларда матур һәм кызыктыргыч булып күренә; әлеге чалымнар аның иелгән башында, сибелеп торган озын чәчләрендә, шәүләсенең бөгелеп торуында чагыла.

II бүлек.  Тукай һәм музыка.

2.1.  Тукай һәм халык җырлары.

   Халык җырлары халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс, саф вә раушан көзгеседер.

                        Габдулла Тукай

      Әйе, Тукайны музыкасыз, көй-җырсыз да күз алдына китерү бик кыен. Г.Тукай шигырьләренең үзеннән-үзе җырлап торуларына, ягъни музыкальлелегенә игътибар итми мөмкин түгел. Габдулла мәдрәсәдә укыганда ук халык авыз иҗаты белән кызыксына. Халык әкиятләрен, җырларын җыя һәм өйрәнә. Ун яшьтә чакта ук, 48 битле җырлар дәфтәре төзеп, 28 төрле көй өчен текстлар туплый. Соңыннан бу турыда “Мин кечкенәдән үк җырчы идем. Кайда яшәсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем…”- дип яза. Икенчедән, татар халкының иң популяр, гимн дәрәҗәсенә күтәрелгән “Туган тел” җыры да Габдулла Тукай  сүзләренә язылган. “Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймгәнемнән миндә туган телебезне сөю туды. Әгәр миңа җырлар ярдәм итмәсә, зур-зур әсәрләр язар идеммени? Яшәсен халык әдәбияты, яшәсен туган тел!” – ди шагыйрь. Кечкенәдән җыр-моңга битараф булмаганга, шагыйрьнең шигырьләре дә көйле, моңлы. Шуңа күрә дә аларның күбесен халык җырга, композиторлар үз әсәрләренә нигез итеп сайлаганннар. Мәсәлән, Габдулла Тукайның халык көйләре белән бәйле берничә шигыре: “Дустларга бер сүз”, “Иттифак хакында” (Бәдавам көе), “Государственная Думага” (“Ай, бәгърем Нәгыймә көенә).Татар дөньясында Тукай шигырьләре киң таралыш таба, халык аларга көйләр иҗат итә. “Туган тел”, “Тәфтиләү”,  “Әллүки”,  “Пар ат”, “Зиләйлүк” – шундыйлардан. Тукайның “Тәфтиләү” дигән шигыре юк.

Ул – татар халкының борынгы җыры.

      2.2. Шагыйрьнең шигырьләренә татар композиторлары җырлар язган. Аерым алганда, Р.Яхин (“Мәхәббәт”, “Шагыйрь”), Җ.Фәйзи (“Бәйрәм бүген”) , Б.Мулюков, И.Шәмсетдинов, Ш.Тимербулатов, М.Шәмсетдинова һәм башка композиторларның җырлары халык арасында киң популярлык казанды. “Шүрәле”,  “Кисекбаш”,  “Су анасы”,  “Кәҗә белән сарык” — композиторлар Тукай иҗатының бу өлешен дә читләтеп узмаганнар.  

       Музыкада иң күп тасвирланган образ — Шүрәле. Мәшһүр композиторыбыз Фәрит Яруллин, Тукай әкиятенә нигезләнеп, “Шүрәле” балетын иҗат итә. Шүрәленең  музыкада чагылышы нәкь Тукайча: озын бармак, зур тырнак, куркыныч, фантастик образ буларак чагыла. Композитор Ә.Бакиров, Г.Тукайның “Су анасы” әкиятенә нигезләнеп, “Алтын тарак” балетын яза.

     “Печән базары” сюжеты композитор Р.Гобәйдуллинны  “Кисекбаш” балетын иҗат итүгә этәргән. Ә “Кәҗә белән сарык” әкиятенә М.Шәмсетдинова шул исемдә мюзикл иҗат иткән.

      Г.Тукайның авыр тормышы һәм фаҗигале үлеме бик күпләрнең күңелләрен тетрәтә. Бу исә Заһидулла Яруллинны зур әсәр язарга этәрә. Аның  “Тукай маршы” музыкаль эпопеяны ачып җибәрә.

     Тукайның мәңге үлемсез икәнен дәлилләүче, халыкчан әсәрләр менә алар : Ә.Бакировның  “Тукай” операсы, М.Мозаффаровның “Тукай истәлеге“ симфоник поэмасы, Р.Кәлимуллинның “Тукай истәлеге“ кыллы квартеты, Н.Җиһановның “Кырлай “ симфониясе.

    Бөек шагыйребезнең музыка белән бәйләнеше халык рухына барып тоташа. Аның нечкә күңелле, музыкаль рухлы, моңлы булуы халыктан килә. Олы шәхесләр генә олы сәнгатькә юл таба. Тукай – шундыйлардан.

III бүлек. Шигърияттә һәм тәнкыйть мәкаләләрендә Тукай образы.

       XX йөз башындагы татар әдәбиятында, аеруча поэзиядә Тукай образын аңлау һәм тудыру юлында беренче тәҗрибәләр ясалды дияргә мөмкин.

      Тукайның  үлү хәбәре халык арасына искиткеч бер тизлек белән таралып, тирән кайгыру уятып кына калмый, халыкның җитез акылы һәм сәнгатьчә сизгерлеге шул ук вакытта аның сурәтен дә үз иҗатында гәүдәләндереп өлгерә. Бу яктан “Илаһи бәет” һәм “Тукай бәете” кебек әсәрләр бик гыйбрәтле. Бу бәетләр Тукайны халык шагыйре итеп сурәтлиләр.

      Тукайның мәңге онытылмаслык халык шагыйре булуы турындагы фикер аңа замандашлары багышлаган шигырьләр аша да үтә:

Мәңге онытылмас намың, халкың һаман сагынып сөйләр,

Жырларыңны милли саз берлән кушып моңлап көйләр,-

ди Г.Харис “Тукай рухында“ исемле шигырендә.Тукай белән халык арасындагы тирән рухи бәйләнешнең шигърият булып яңгыравы, халык рухы белән Тукай иҗатының кушылуы, аерылмас булуы турында сөйли.

      Замандаш шагыйрьләренең Тукайга багышланган шигырьләрен караганда (тагын шунысы да әһәмиятле:бу шигырьләрнең бер өлеше шагыйрьнең үзе исән вакытта ук язылганнар), татар поэзиясендә гомумән шагыйрь образын яңача аңлауга табан билгеле бер омтылыш ясалганлыгы күренә. Шагыйрьләр Тукай шәхесенең һәм иҗатының кешене, халыкны яхшылыкка, матурлыкка һәм яктылыкка өндәүче бөек гуманистик сыйфатын җырлыйлар. М.Фәйзинең “Габдулла әфәнде Тукаев намына”, “Исемең гали, җисмең бер нур”, Г.Сөнгатинең “Балыкты күктә бер йолдыз, нурын чәчте уйнап өскә”, С.Сүнчәләйнең ”Я, ничек киң ул сәгадәтле кояшның яктысы!” кебек шигырьләрдә Тукайның чын кешелек сыйфатларын, шагыйрьлеге алдында баш июне күрсәтерлек һәм аның халыкка хезмәтен олылауга тиң булырлык сыйфатлары алга бастырыла.

     Тукайга багышланган тәнкыйть мәкаләләре дә күп төрле һәм игътибарга лаеклы. Боларны Тукай иҗатын өйрәнүнең беренче уңай һәм объектив тәҗрибәләре дип карарга кирәк. Мәкаләләрнең үзәгендә торган төп бер фикер – Тукайның халык шагыйре булуын ничек аңлатудан гыйбарәт. Хәзерге ноктадан караганда, бу фикер һичбер төрле бәхәс таләп итми торган аксиома инде. Хәтта алай гына да түгел:Тукай үзе исән чакта ук инде аңа халык шагыйре таҗы кидерелгән иде.Тукайның иреккә, матурлыкка, бәхеткә, шатлыкка һәм якты киләчәккә өндәүче һәм тормышка мөнәсәбәттә киң карашлы, киң колачлы шагыйрь икәнлеген аңлау тенденциясе дә күзгә бәрелеп торды. М.Мөхитдиния үзенең “Габдулла Тукаев әдәбияты” дигән мәкаләсендә нәкъ әнә шундый тенденцияне  үткәрә һәм: ”аның тирән мәгънәле шигырьләре күп кешеләрне якты,яңа тормышка алып барачактыр”, — дип тәмамлый.

     Әгәр дә Ф.Әмирхан Тукайның халыкчанлыгын беренче нәүбәттә аның гади халыкка, хезмәт ияләренә якын булуы белән бәйләп караса, икенче берәүләре моңа башкачарак мәгънә салдылар. Бу яктан Г.Рәхимнең “Тукаев – халык шагыйре” дигән мәкаләсе характерлы.

     Тукай үлеп озак та үтмәде, татар поэзиясенең ятимлеген һәркем тоя башлады. Дөрес, аның традицияләрен дәвам иттерүчеләр арасында М.Гафури , Ш.Бабич кебек көчле талантлар да бар иде. Шулай да алар, шигърият колачы һәм куәте белән юл ярып, барлык шагыйрьләргә юнәлеш бирерлек абруйны Тукай шикелле тиз казана алмадылар.1915 елда Г.Кәрим үзенең бер мәкаләсендә : ”Тукай шигырьләре илә үзен гөл бакчасында шикелле рәхәттә сизгән татар рухы хәзер шигырь исеме белән аталган чәнечкеле агачлар арасында газап күрәдер ”,- дип, Тукайдан соң татар поэзиясенең сәнгатьчә көче сизелерлек йомшаруын искәрткән икән. Еллар үткән саен, Тукайның чын дәрәҗәсе үзенең тиешле югарылыктагы тарихи урынын һәм фәнни бәясен ала барды:”Тукай үз гомерендә халкы тарафыннан күтәрелеп , татар кебек халыкта шагыйрьләрнең ирешүе мөмкин булган мәгънәви дәрәҗәләрнең иң югарысына иреште”. Мондый фикерләр, һичшиксез , Тукайның татар поэзиясендә тоткан тарихи һәм реаль урынын билгеләүдә аның замандашлары объектив караш белән, нык позициядә торганлыкны күрсәтәләр.

Йомгаклау.

      Г.Тукайга багышлап күп җырлар, музыкаль әсәрләр, рәсем һәм сынлы сәнгать әсәрләре иҗат ителде. Югарыда әйтелгәннәргә өстәп тагын шуны әйтәсе килә: шагыйрьне халкыбызга якынайтуда һәм танытуда С.Хәким, Р.Ишморат, Т.Миңнуллин, Р.Батуллалар да зур көч куйдылар. Тукай әсәрләрендәге образларны үз иҗатларында Б.Урманче, Н.Адылов, Р.Нигъмәтуллиннар стилистик яктан төрлечә ачып бирделәр. Серле урман  һәм анда яшәүчеләр стихиясе үзе үк рәссамнарга шартлы-символик сүрәтләү кирәклеген әйтеп торды. Судан чыккан су анасы чынбарлыктагы образларда матур һәм кызыктыргыч булып күренә; әлеге чалымнар аның иелгән башында, сибелеп торган озын чәчләрендә, шәүләсенең бөгелеп торуында чагыла.

      Бөек шагыйребезнең музыка белән бәйләнеше халык рухына барып тоташа. Аның нечкә күңелле, музыкаль рухлы, моңлы булуы халыктан килә. Олы шәхесләр генә олы сәнгатькә юл таба. Тукай – шундыйлардан.

      Еллар үткән саен, Тукайның чын дәрәҗәсе үзенең тиешле югарылыктагы тарихи урынын һәм фәнни бәясен ала барды. Тукай үз гомерендә халкы тарафыннан күтәрелеп, татар кебек халыкта шагыйрьләрнең ирешүе мөмкин булган мәгънәви дәрәҗәләрнең иң югарысына иреште.

     Без рефератыбызны язу барышында Тукай образының төрле сәнгать өлкәләрендә урын алуын яктыртырга теләгән идек. Кыска һәм аңлаешлы итеп моны укучыбызга җиткердек дип уйлыйбыз. XXI гасырга да Тукай олуг шагыйрь, зур җәмәгать эшлеклесе, бөек фикер иясе буларак кереп калсын дигән фикердә калабыз.                       

Файдаланылган әдәбият

  1. Акъегет Р., Тукай  Г. Дөнья халыклары Тукай турында. – Казан. Татар. кит. нәшр., -222б.
  2. Асылгәрәев Ш., Галиев Ш. Габдулла Тукай. Әсәрләр. Биш томда. —  Казан: Тат. кит. нәшер.,1985.30-127б.
  3. Исәнбай С., Халит Г. Тукай турында замандашлары. К.Якуб исем. матбугат комб. 1960. -294 б.
  4. Нуруллин И. Моңлы саз чыңнары: Документаль роман. – Казан: Тат. кит. нәшер., 2000. -272б.
  5. Нуруллин И. Габдулла Тукай: Атаклы кешеләр тормышы – Казан: Тат. кит. нәшер.,1976. -301б.
  6. Пехтелев И. Тукай и его время. Книж. фабр. им. К.Якуба 1951. 3-31стр.
  7. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь  турында истәлекләр. – Казан: “Хәтер” нәшрияты, 2002. -511б.
  8. Тукай  Г. 4 томда. – Казан. Электротипография “Үрнәк” 1909 ел. – 120б.
  9. Фәйзи Ә. Әсәрләр. Биш томда. Т2.:Тукай роман. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1984. – 529б.
  10.  Хисамов Н., Мөхәммәтшин З. Сайланма әсәрләр: 2 томда / Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшер., 2006. 8-14 б.

З.Әхмәтгалиева, Татарстанның Актаныш районы Качкын урта мәктәбе 1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


«Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле»

Г.Тукай

Гасырлар дәвамында тупланган әдәби мираста кешелекнең иң якты хыяллары, акыл һәм рухи җегәре чыгарыла. Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай иҗаты әнә шул гомумкешелек мирасының аерылмас өлеше, бер буыны булып тора. Шагыйрь иҗаты, шәхесе үзе яңадан-яңа әдәбият һәм сәнгать әсәрләренең нигезенә алына.

Музыка өлкәсендә З.Яруллин тарафыннан Тукайга багышланган марш 1914 нче елда ук яңгырый. Соңгы елларда бу юнәлештә иҗат ителгән әсәрләр арасында уңышлысы А.Монасыйповның “Тукай аһәңнәре” дип исемләнгән вокаль циклы.

Рәссамнарыбыз да Тукай темасын игътибар үзәгендә тотканнар. Ю.Урманче, Б.Альменов кебек осталарның исемнәрен Тукай иҗатыннан аерып карау карау кыен. Ф.Әминевнең шагыйрь иҗатына багышланган полотнолары, Т.Хаҗиәхмәтов, И.Әхмәдиевләрнең график рәсемнәре… Ихтимал, без белеп бетермәгән бүтән хезмәтләр дә бардыр.

Тукай хакында хәтсез күп мәкалә, китап, әдәби әсәрләр язылган һәм языла. Шагыйрь, образ буларак, әдәбиятның һәр жанрында киң чагыла.

Габдулла Тукай – тарихи шәхес. Ә тарихи шәхесләрне әдәбиятта гәүдәләндерү – аеруча зур җаваплы эш.

Лидия Гинзбург болай дип яза: “По Аристотелю, историк и поэт различаются тем, что один рассказывает о том, что было, другой – о том, что могло бы быть Эту классическую границу  позднейшая литература нередко так или иначе пыталась переступить особенно сознательными и последовательными становятся эти попытки в XX веке. Писатель XX века нередко стремится использовать  автобиографический и всякий другой жизненный опыт не для особых документальных жанров, не в качестве источника и прообраза художественных творений, но как непосредственный материал самой художественной структуры”. Тарихи шәхес образын уңышлы гәүдәләндерү күп дәрәҗәдә документальлек белән сәнгатьлелекнең үзара бәйләнешенә бәйле. Сәнгатьчә уйланмадан башка тарихи-биографик әсәрләр  юк һәм була да алмый. Чөнки язучы үзенең героен “терелтеп”, укучы күз алдында һәм вакыйгалар тезмәсендә сәхнәдәгедәй итеп күрсәтергә тиеш. Ә бит ул тарихи шәхеснең һәр сүзен, һәр гамәлен теркәп баручы секретаре булмаган кебек, магнитофон тотып артыннан да йөрмәгәннәр. Димәк, җанлы картина тудыруга хезмәт итә торган детальләрне, күп кенә эпизодларны, вакыйга һәм кайбер шәхес-персонажларны автор үзе уйлап чыгарырга тиеш.

Тукай турында бездә күп язылган һәм языла. Габдулла Тукай үз иҗаты белән күпләрне рухландыра. Күп кенә шагыйрьләр, Тукай үзе исән чакта ук аның бөеклеген күрсәтеп, шигырьләр иҗат итәләр. Ш.Бабич, М.Фәйзи, С.Сүнчәләй, М.Гафури шагыйрьне халык белән бәйләп сүрәтлиләр.әмма бу чорда Тукай образын тасвирлауда романтик төсмерләр өстенлек итә.

Тукай, шагыйрь буларак, халык авыз иҗатында да чагыла: шагыйрьне шигырьләре аша гына белүчеләр аңа атап бәетләр чыгаралар.

Октябрь революциясеннән соң Тукай иҗаты белән кызыксыну арта, беренчеләрдән булып Ә.Фәйзи мөрәҗәгать итә. Халык шагыйрен олылап мәкаль, истәлек, шигырьләр язган Ф.Әмирхан, Г.Кариев, С.Рәмиев, Г.Рәхим, Ш.Бабич, М.Гафури авазлары, күп еллар аркылы үтеп, байтак әдипләребезнең тагын да көчлерәк, тирәнрәк авазларына килеп кушылалар. Язучы һәм галим И.Нуруллинның “Тукай турында хикәяләре”, “Атаклы кешеләр тормышы” сериясендә чыккан “Габдулла Тукай” китабы, С.Хәким поэмалары, Р.Ишморатның “И, мөкатдәс, моңлы сазым” драмасы, И.Юзеевның “Очты дөнья читлегеннән” исемле шигъри трагедиясе, Чиләбе шәһәрендә яшәүче Рөстәм Вәлиевнең Тукайга багышланган романы – Тукайның бөеклеген пропагандалауда зур роль уйныйлар.

Бу мәкаләдә Г.Тукай образының татар поэзиясендәге чагылышын күрсәтү – төп бурыч булып тора.

Тукайның үз иҗатында күп кабатланган символик образлар бар. Алар — ай, кояш, йолдыз, диңгез символлары. Шагыйр иҗатын нәкъ менә шуларга тиңли. Ә бүтәнәр бу символларны Тукайның үзенә күчерәләр. “Я ничек киң ул сәгадәтле кояшның яктысы!” (С.Сүнчәләй. “Иңеш”); “калыкты күктә бер йолдыз…”, “шушы ямсез кара төндә, матур йолдыз сүнеп китте” (Г.Сөнгати. “Сүнде йолдыз”); “бик белеп тор, якты нур ачылыр әле” (М.Укмаси. “Тукайны сагыну”); “сүнде йолдыз, сүнде ай…” (Ш.Фидаи. “Габдулла Тукай”) һәм башка шундый күп кенә мисаллар шул символларның төп мәгънәсен ачалар. (“Тукайга чәчәкләр”.- Казан. Тат. кит. нәшр., 1975.)

Шагыйрләр иҗат иткән “Тукай-сүнмәс йолдыз” образы үзеннән үк килүен раслаучы шигырләрдән “Ваксынмыйм”ны (1912 нче ел) санарга була:

… Анда мин мәңге көләч һәм мәңге яшь булмак телим;

Бу кояш сүнсен, җиренә мин кояш булмак телим”, — дип язды Тукай. (Тукай Г. Әсәрләр. 2 том. — Казан, 1976. — 232 бит).

1913 нче елда иҗат ителгән “Кыйтга” шигырендә дә Тукай үзе сокланган, табынган шагыйрләрен кояшка тиңли:

Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов әгәр булса кояш,

Ай кеби, нурны алардан икътибас (алган) иткән бу баш. (Тукай Г. Әсәрләр. 2 том. — Казан, 1976.-289 бит).

Кояш – кешеләргә, гомумән, бөтен тереклек дөнясына тормыш бирүче табигый көч, нур чәчүче дә. Тукай бу мәгънәви охшашлыкны бик дөрес тотып алган кебек, аның образына мөрәҗәгать итүчеләр дә шагыйрне кояшка тиңләп, иҗатының бөеклегенә, әһәмиятенә басым ясыйлар.

1910-1917 нче еллар татар поэзиясендә Тукай образы әнә шул рәвештә чагылыш табып, хәзерге чор шагыйрләре тарафыннан тагын да гүзәлрәк, үлемсезрәк яклары белән ачыла бара.

1939-1940 нчы елларда Тукай образын гәүдәләндергән поэмалар әдәбият мәйданында күренә башлый. Беренче үрләрен Сибгат Хәким — “Пар ат” (1938-39) һәм “шагыйрнең бала чагы”н (1940) бирде. “Поэма өчен сайланган геройның олылыгы гына түгел, ә шул образ аша әйтергә теләгән фикернең олы булуы да зарури”, — дип яза Нил Юзиев.(Юзиев Н., Хәзерге татар поэтикасы. — Казан, 1973, — 269 б.).

С.Хәкимнең “Пар ат” поэмасында сюжет Тукайга бәйләнешле конкрет тарихи вакыйгалар белән генә чикләнми. Тукай һәм аның чоры турында уйлануларны да үз эченә ала. Шуңа күрә дә поэманың дүртенче бүлегендә генә Тукайның “унберенче елны авылга кайтуы”, “ямаулы өс-баш, чәч алдырган, моңсу карашы” турында укыла.

… Сөялгән дә мичкә, басып тора,

Тынып кала ютәл килгәндә.

Күкрәгенә тотынып кан төкерә,

Уйга талган карап идәнгә. (Хәким С. Җылы сүз. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1968, — 363 б.)

Поэмадан күренгәнчә, С.Хәким Тукай тормышындагы авылга кайту вакыйгасын хикәяләүдән узмый әле. Алда тикшерелеп үткән шигырләрдәге “якты йолдыз” символын кабатлаудан башка, Тукай образына яңалык өстәми. Поэманың Рабига Әмирова- Әхмәтҗанова истәлегенә нигезләнеп язылуына тулы ышаныч бар. (Тукай турында замандашлары.- Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. — 156 бит).

Күргәнебезчә, “Шагыйрнең бала чагы” поэмасында С.Хәким шагыйрь истәлекләренә ныграк иярә әле. Тукай тормышында аерым вакыйгаларны истәлектәгечә тасвирларга омтылу сюжетның эчке мәйданын һәм мәгънәсен тарайта.

“Пар ат” һәм “Шагыйрьнең бала чагы” поэмаларында уртак бер күренешкә тап буласың: аларның икесендә дә Тукай хакында шагыйрь үзе түгел, ә авторның әнисе (“Пар ат”), я Тукайның Саҗидә апасы сөйли. Б күренеш поэманың мөмкинлекләрен күпкә чикли.

С.Хәким поэмаларыннан соң Тукай образына мөрәҗәгать итү көчәя. Ә.Фәйзи (“Тукай кабере янында”, 1946); Ә.Исхак (“Җырчы һәм үлем турында баллада,” 1946); Р.Гәрәй (“Тукайны калдыр диләр”1951); Х.Туфан (Тукай тавышын эзләгәндә” 1953); Ш.Галиев (“Туры Тукай” 1960) шигырьләрендә шагыйрь образын яңача ачарга омтылыш ясыйлар, шагыйрьнең халык белән бәйләнешен күрсәтүче шигъри сүрәтләрне Тукайның иң характерлы ягын тотып алган шагыйрь Ш.Галиев булды. Ул “Туры Тукай” шигырендә болай дип яза:

…Әйтерсең лә Тукай гомере буе

Арка туңып кына яшәгән.

Ләхәүләсен укытып Ишмиләрнең

Яшен булып шагыйрь яшьнәгән.

Җитмешенче елларда С.Хәким тавышы яңадан ишетелә, “Кырыгынчы бүлмә” поэмасында Тукай образын фәлсәфи уйланулар аша ачарга омтыла.

Бу елларда Гамил Афзалның Тукайны олылап язган “Йөрәгемдә йөртәм сине”, “Габдулла Тукайга”, “Ак юл”, “Якты йолдыз” шигырьләре дөнья күрде.

Сиксәненче елларда Р.Гобәй, Р.Фәйзуллин, Р.Гатауллин, Г.Рәхим, Ф.Сафиннар Тукай темасына мөрәҗәгать итәләр. Уртак темага мөнәсәбәтләрендә аларның һәркайсының кабатланмас үз йөзе булырга тиеш булса да, шагыйрьгә үз карашларын белдерүдән, Тукайны “Сүнмәс йолдыз”га тиңләүдән узучы булмады диярлек.

Тукайның тууына 100 ел тулуны билгеләп үткән чорда байтак кына шигъри әсәрләр языла. Алар арасында М.Әгъләмовның “Тукайдан хатлар” поэмасы игътибарга лаек. Хатларга мөрәҗәгать итүе, аларның поэмага кереш ролен үтәве белән әсәр уңышлы. М.Әгъләмов үзәккә шагыйрь һәм чор мәсьәләсен куйган.

Тукай турында, күргәнебезчә, безнең татар поэзиясендә аз язылмаган. Шулай да Г.Тукайның шагыйрьләр игътибар итмәгән яклары бар әле: аның, үзе әйткәнчә, “общественный деятель” икәнлеге күренми, социаль гаделсезлекләргә каршы көрәшен ачыклап язу әлегә җитеп бетми. Менә шунды Тукайны сүрәтләү – татар поэзиясе бурычларының берсе.

“Язган әйберләремнән эзләгез сез мине”. Бу сүзләрне Сент-Экзюпери әйтеп калдырган һәм алар теләсә кайсы иҗатчының язмышын танып-белүдә ачкыч булып тора.

(Чыганак: Фән һәм мәктәп, 2002 ел, №11).


Подробности

Автор: Гульназ

Опубликовано 19 Апрель 2017

Просмотров: 1020

Рейтинг:   / 1

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

«Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган

37 урта  гомуми белем бирү мәктәбе»

Тема: «Бүгенге сәнгатьтә Г.Тукай образы»

10 нчы “а” сыйныфы укучысы

Хәйретдинова Адилә Рәмис кызы

Җитәкчесе:

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәлиуллина Гөлназ Вәсим кызы

Яр Чаллы

 2017

Эчтәлек:

  1.                 Кереш…………………………………………………………………………………………….1
  2.              Төп өлеш

Тукай  театрда…………………………………………………………………………..3

Тукай сынлы сәнгатьтә………………………………………………………………6

  1.           Йомгаклау…………………………………………………………………………………8
  2.           Кулланылган әдәбият………………………………………………………………..10

Тукай  театрда.

Тукай образы Галиәсгар Камал исемендәге театр сәхнәсенә өч тапкыр – 1939 нчы елның 18 сентябрендә, 1961 нче елның 26 апрелендә һәм 1986 нчы елның 26 апрелендә – күтәрелә. Шуларның баштагы икесе Әхмәт Фәйзи иҗаты ярдәмендә, аның «Тукай» трагедиясе нигезендә тормышка ашырылган. Режиссер Ширияздан Сарымсаковның истәлекләреннән күренгәнчә, «Тукай» трагедиясенең беренче варианты 1938 елның җәендә язылып бетә. Әсәрне авторның Түбән Ослан авылындагы дачасында дуслары Ш.Сарымсаков, Шәриф Камал, Таҗи Гыйззәт, Риза Ишморат җыелып укыйлар.

Дусларының  хәер-фатыйхасын алгач, автор трагедияне шул ук елның көзендә

Татар Дәүләт Академия Театрының  художество советына илтеп бирә. Театрның ул еллардагы төп режиссеры Ширияздан Сарымсаковның сүзе советта шактый үтемле санала. Озак та үтми әсәр, репертуарга алынып, эшләнә дә башлый. Репетицияләр башланыр алдыннан Тукайны күргән-белгән кешеләр, аның иҗатташлары, замандашлары белән очрашулар уздырыла. Очрашуларда шагыйрьнең иҗаты, тормышы турында яңа детальләр, әһәмиятле фактлар ачыклана. Автор һәм режиссер өчен бигрәк тә Шиһаб Әхмәровның истәлекләре кыйммәтле тоела. Ул сөйләгәннәрдән чыгып пьесага яңа төсмерләр өстәлә, персонажларның характерлары, образлар аныклана. Истәлекләр Тукайның яшәү рәвешен, фикерләү, иҗат итү ысулының үзенчәлекләрен ныграк төшенергә, ачыграк аңларга ярдәм итә.

1939 нчы елның 23 мартында «Тукай» трагедиясе Язучылар берлегенең

башлангыч партия оешмасы ачык җыелышында укыла. Фикер алышуларда

Әхмәт Фәйзинең зур һәм җаваплы материалны уңышлы рәвештә җиңеп чыгуы,  «Тукай»  әсәренең тарихи кыйммәткә һәм поэтик биеклеккә ия булуы

билгеләнеп үтелә. «Тукай» спектакле турында вакытлы матбугаттагы иң беренче мәкалә 1939 нчы елның 26 мартында чыга. «Шагыйрь Әхмәт Фәйзи, — диелә «Кызыл Татарстан» газетасында, — … зур һәм җаваплы материалны алып, аны һәм аңа бәйләнешле булган тарихи чорны нык кына өйрәнеп, «Тукай» дигән трагедия язган. «Тукай» трагедиясе Татар дәүләт академия театрында куелу өчен хәзерләнә башлады. Аны театрның төп режиссеры иптәш Ш.Сарымсаков куя».

Татар дәүләт академия театры коллективы «Тукай» трагедиясенең беренче вариантын бер ел эшли. Бу факт үзе генә дә коллективның Тукай образын иҗат итүгә никадәр җаваплы килүе турында сөйли. Ул елларда спектакльне күп дигәндә ике-өч ай гына эшлиләр. Ә бу юлы – аз да түгел, күп тә түгел төгәл бер ел вакыт.

Тукай образы Галиәсгар Камал исемендәге театр сәхнәсенә кабат 1961 елның 26 апрелендә күтәрелә. Бөек шагыйрьнең тууына 75 ел тулу көнен каршылау өчен театр коллективы яңадан Әхмәт Фәйзинең «Тукай» трагедиясен сайлый. Ике ел элек, төгәлрәк әйтсәк, 1959 елның 23 апрелендә И.Нуруллинның «Тукай  Петербургта» пьесасы театрда тикшерелеп, репертуарга кабул ителгән була. Тик тантана якынлашкан көннәрдә беренчелек Ә.Фәйзи әсәренә бирелә.

Г.Камал исемендәге театрның художество советы утырышында трагедиянең

ике вариантын бер итеп эшләү турында сүз алып барыла. Әлеге фикерне

режиссерлар фикеренчә, трагедиянең һәр ике варианты төгәлләнгән,

мөстәкыйль  сәхнә әсәре һәм аларның художество структурасын җимереп

өченче пьеса тудыру мөмкин эш түгел. Юбилей көннәренә нәкъ алты ай кала

барган бу утырыш ахыргы сүзне әйтүне спектакльне куярга билгеләнгән

режиссер Г.Юсупов ихтыярында калдыра. Куелырга тиешле вариантны ул

сайларга, төп рольләрне Мәскәүнең М.Щепкин исемендәге театр студиясен

тәмамлап килүче яшьләр башкарырга, аларга ярдәмгә театрның урта һәм өлкән

буын осталары билгеләнергә тиеш була.

Бөек шагыйрьнең тууына 100 ел тулган көннәрдә Татар дәүләт Академия театры коллективы Тукай образына яңадан әйләнеп кайтты. Бу юлы инде зур сәнгать әсәре туу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар кебек. Тетрны әйдәп барган драматург язган пьесаны  республикада гына түгел, бөтен ил күләмендә танылу алган режиссер куя, коллективның иң көчле артистлары уйный.

Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышлап спектакль тудыру, аның образын иҗат итү гаять зур көч, җитдилек, катлаулы һәм системалы эш һәм, ниһаять, шагйырьгә, аның иҗатына, гомумән, поэзиягә олуг мәхәббәт сорый. Ул эш ашыгу-каблануны да, игътибарсызлыкны да, ниндидер конъюнктура таләпләрен, тар социологик установкалардан чыгып якын килүне дә кичерми. Тукай – гомумкешелек шагыйре. Шунлыктан аның образы, иҗаты һәм тормышы гомумкешелек кыйммәте принципларыннан чыгып бәяләнергә, сәхнәдән күрсәтелергә тиеш тә.

Тукай образы сынлы сәнгатьтә.

Тукайның гажәеп зур шигъри дөньясы халык иҗатына, мифологиягә, фольклорга, әкиятләргә, бәетләргә таяна. Тукай халыкның бу зирәклеген аңа гына хас булган нәфислек, юмор, эчке җылылык белән бик нечкә һәм табигый рәвештә кабул итте. «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш», «Казан һәм Кабан арты», «Су анасы», «Шүрәле», «Кәҗә белән сарык» поэмаларында күпме әкияти тылсым! Аның күләме буенча зур булмаган әсәрләре искиткеч күп һәм тирән эчтәлекле, шигырьләрендә — зирәклек, үткен акыл, чиксез хыял; типажлар образлы рәвештә ачылган, чорга һәм характерларга төгәл сыйфатлама бирелгән. Сәләтле рәссамнар өчен бу темалар һәм сюжетлар җыелмасы саекмас илһам чишмәсе булып тора.

Харис Якупов истәлегеннән: «Әнием Тукайны күреп белгән. Мин рәссам булгач, шагыйрьнең рәсемнәрен ясаганда, әнидән тасвирлап бирүен сорый идем: нинди кеше иде ул дип. Аның аксыл сөйкемле йөзле, урта буйлы, ябык сынлы булуын, үзен бик тә гади тотуын, ләкин кешеләр арасында бик ачылып китми торган егет икәнен сөйли иде әнием. Инде танылган шагыйрь булгач та ул малайлар белән кузна уйнап йөргән, алар белән Кабан күлендә су коенган. Әни, башка кешеләр сөйләвен хәтерләп, Габдулла артык кәефләнеп киткәндә шундагы стенага шигырьләр яза икән дә, танышлары аларны кәгазьгә күчереп алып, икенче көнне үзенә тапшыралар икән, дип тә сөйләгән иде…Тукайны белгән кешеләрнең әйтүенә караганда, бәлки шушы авыр тормышта үскәнгә, үзе дә һәм аның шигырьләре дә халык моңнары белән сугарылгандыр. Ул халык авыз иҗатын яхшы белгән, аңар таянып күп әсәрләрен язган. Милли көйләрне һәм моңнарны, «Тәфтиләү», «Зиләйлүк», «Ашказар»ларны бик яраткан. Кайбер борынгы көйләргә сүзләр дә язган. Үзе дә моңлы итеп җырлаган диләр. Гомумән, Тукай сәнгатьне бик зурлаган, хөрмәтләгән. Шигърият, җыр, музыка, театр һәм рәсем сәнгате – алар туганнар шикелле, бер-берсе белән бик тә якын… Бөек шагыйрь дә безнең бистә малае булган дип горурланам мин. Аның сукмакларыннан без дә йөргәнбез бит, шунлыктан ул күңелгә тагын да якынрак булып сизелә…».

«Беренче мәртәбә Тукайның «Шүрәле»сенә һәм «Су анасы»на рәсемнәрне мин унбиш яшьләрдә ясап карадым. Аннары сәнгать училищесына укырга кергәч тә кабат эшләдем, аларга укытучыларым ярыйсы гына уңай бәя биргәннәр иде.

“Шул ук елны мин Габдулла Тукайның иң яхшы портретына Татарстан

Министрлар Советы игълан иткән конкурста катнаштым.   Минем «Китап»

исемле девизлы картинама беренче урын һәм ун мең сум акча бирелде.   Ә

Тукайның 100 еллыгына мин тагын бер әсәр – «Шагыйрьгә истәлек»дигән картина иҗат иттем. Ул Мәскәүдә Россия, Бөтенсоюз һәм Сәнгать Академиясе күргәзмәләрендә күрсәтелде. Әле дә истә, Румыниянең даһи рәссамы Корнелиу  Баба аңар зур бәя биреп: «Бу әсәр миңа ошый », — дигән иде. Нәрсәсе белән ошый ул, дип сорау бирделәр. «Сез хәзерге көнбатышта булмаган як белән аерылып торасыз – көчле, таза рухлы халыкның рәссамнары сез һәм бу сезнең иҗатыгызда күренеп тора», — диде ул. Рәссам совет рәсем сәнгатенең бөтен дөнья мәдәнияте өчен әһәмияте бик зур икәнлеген шулай раслаган иде…

Тукайның күп шигырьләренә һәм әкиятләренә мин рәсемнәр ясадым. Алар

Казанда күргәзмәләрдә дә күрсәтелде. Аның иҗаты рәссамнарны рухландыра,

безгә илһам бирә… Ул да бит безнең Яңа бистәдә яшәгән, монда мәңгелеккә

үзенә юл әзерәгән. Иҗатта Тукай булырга, тормышта аның омтылышлары

белән ашкынырга кирәк дип эчтән генә уйлый идем мин…”,- дип яза Харис Якупов.

Тукайның шигъри дөньясы сынлы сәнгатьтә төрле жанр һәм стильдәге әсәрләр тудыруга этәргеч булды. Безгә Тукай образы аз санда гына булса да, сакланып калган фотосурәтләр аша килеп җитте. Ул аларда һәрвакыт уйчан, ә сагышлы күзләренең карашы бары тик үзенә генә мәгълүм булган ераклыкка төбәлгән. Матур, нәфис йөз чалымнары бик таныш… Менә ул дуслары арасында, монда аны “Сәйяр” театр труппасы әгъзалары чорнап алган, ә менә монысы аның соңгы көннәре – Тукай хастаханәдә.

Бүгенге көндә Тукайның иҗаты рухландырган рәссамнарыбыз: Зөфәр Гыймаев, Әмир Арсланов, Ильяс Айдаров, Байназар Әлменов, Әнәс Юлдабай.

Байназар Әлменов узган XX нче гасырның берничә дистә елы дәвамында Татарстанда китап бизәлеше өлкәсендә эшләүче танылган рәссамнардан берсе булды. Татар әдәбияты, бигрәк тә Габдулла Тукай әсәрләре белән танышуны күпләр әле дә Байназар Әлменов бизәгән китаплардан башлый.

2006 елда, шагыйрьнең тууына 120 ел тулу уңае белән, Санкт-Петербург милли мәдәни тормышында мөһим бер вакыйга була: шәһәрнең Петроград

тарафындагы бер скверында бөек Тукайга һәйкәл ачыла. Бу төньяк башкалада матур бер башлангычның тууына китерә: инде менә ничәнче ел Тукай

көннәрендә шәһәр һәм өлкәнең татар җәмагатьчелеге һәйкәл янына җыела.

Тукайны искә алу төрле формаларда башка урыннарда да уза. Безнең Яр Чаллы шәһәрендә дә Бөек Тукайның 125 – еллыгына һәйкәл ачылды. Ул һәйкәл янына без ел саен татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән барабыз, чәчәкләр куябыз. Һәм ирексездән шигъри юллар искә төшә:

Син күрмәгән яңа буын килде,

Котлап синең туган көнеңне,

Киләчәккә барган улларыңнан

Ишетәсең туган телеңне.

Тукай исән, җыры күңелләрдә,

Яшәсәк тә үзен күрмичә.

Тукай килә моңлы сазын уйнап,

Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.

Газраилләр юкка сөенгәннәр,

Карап шагыйрь яткан табутка

Аерылгысыз тоташ бер көч булып

Җаны яши аның халыкта.

Киләчәкне күреп бара шагыйрь

Пар атлары күптән җигелгән.

Күчә Тукай яңа мәйданнарга

Халык йөрәгенең түреннән.

Кулланылган әдәбият:

  1. 1.    “Казан утлары” журналы, №4, 2009 ел;
  2. 2.    “Татарстан” журналы, №5,№6, 1995 ел;
  3. 3.    Л.И.Минһаҗева, И.Х.Мияссарова “Татар балалар әдәбияты”, 2003 ел;
  4. 4.    Х.Якупов “Рәсем – мәхәббәтемдер минем!”;
  5. 5.     Г.Тукайга багышланган Интернет- портал.

У вас нет прав для создания комментариев.

Тукай иҗаты 1906 нчы елларда ук шул чор зыялыларын кызыксындырган. Ризаэтдин Фәхретдин беренчеләрдән булып яшь шагыйрьнең шигъри куәтенә сокланып, аның әсәрләренә игътибар итә. “Без Тукаевны назымнары сәбәбеннән таныдык. Милли шагыйрьләремезнең даһиларыннан улачагыны өмид идәрез”, — ди.

Аның бу фикере 1906 нчы елның 27 нче июнендә “Вакыт” газетасында басылып чыга. Шул ук чорда Тукай иҗатына сокланулары турында Галиәсгар Камал һәм Г.Сәгъдиләрнең язмалары бар. 1913 нче елларда Г. Ибраһимовның шагыйрь иҗатына каршылыклы һәм кискен мөнәсәбәтен күрсәткән “Татар шагыйрьләре” дигән хезмәте басылып чыга. Вакытлы матбугат битләрендә Тукай иҗаты тирәсендә фикер алышулар көчәеп китә. Җ.Вәлиди, И.Габди, З.Ярмәки кебек татар зыялылары үзләренең Г.Тукай иҗаты белән горурланулары турында язып чыгалар. Тукай мирасын, иҗатын яклаучы һәм пропагандалаучылар арасында Ш.Әхмәдиев, Ф.Сәйфи-Казанлы, Г.Рәфикый, Г.Кәрам, Г.Рәхимнәр дә бар.

Татар халык шагыйре Габдулла Тукай привлекал һәм җәлеп ителә, үзенә игътибар гына түгел, шигърият сөючеләр, ләкин һәм рәссамнар, композиторлар һәм скульпторларны. Аны кыскача, әмма якты тормыш, дәрт, иҗади натуры булдыру әсәрләре, аларда воплощается могучий рухы Габдулла Тукай, аның омтылыш, яхшы якка үзгәрә һәм окружающем дөньяда, һәм анда иң. Аларның берсе иң яхшы әсәрләреннән санала картина «Шагыйрь Г. Тукай» төзелгән рәссам совет чор Е Симбириным. Портреты танылган шагыйрь нарисован 1976 елда. Анда бернинди отвлекающих караш детальләр генә яшь кеше өчен спиной, аның дивары бөтен бу сполохах, әйтерсең лә яна зур учак. Тукай сурәтләнгән чарада катнашучыларга на билеты откан. Ул облокотился на спинку урындык, генә наклонил башын. Караш шагыйрь устремлен вдаль, меж бровей пролегла складка. Худощавое матур йөзе задумчиво. — Кыска чәч белән генә взъерошены, әйтерсең, отдавшись нең мыслям, шагыйрь үткәрде буенча башымда кулы белән. Поза Тукай свободна, аңа привычно самолетка утыра бу урындык итеп була иде», — опереться, аның спинку. Мөгаен, шулай яхшырак думается. Безрадостное, тулы лишений балачак, авыр яшьлеге, аннары даны бөек шагыйрь – болар барысы да отложило үзенчәлекле отпечаток, аның йөзе. Әйе, чир подтачивает көч мәҗбүр итә спешить. Шулай тормыш испытывала яшь кеше ныклыгын. Нәрсә турында шул хакта уйлана Габдулла Тукай, устремив караш ясных темных күзләр вдаль? Күрә ул за завесой неизвестного киләчәк? Ни өчен шулай сурово пролегла складка меж густых темных бровей? Булырга мөмкин, дип искә ала ул голодное балачак. Яки шагыйрь тревожит илебезнең киләчәге, халкының. Җавап табарга була аның стихах: Ничек түгел давила тормыш мине, мин тормыш курыкмыйм, Һәм анда впору еларга курыктык, миңа түгел тирәсе түлим, ә смеюсь. Темнее төнге тормыш минем. Ни кояш, ни луны. Әмма мин канәгать: барысы да шул ук көннәрдә йолдыз яктыртылды. Бары тик удлинили куллары миңа старанья кара көчләр, Йолдызны священную вакытында миңа шайтан түгел погасил. Булдырып, портреты, Габдулла Тукай, Е. Симбирин дип ассызыклады рух көче шагыйрь, аның несгибаемую ихтыяр көчен булышкан кыска гына вакыт эчендә (иҗади язмышы Тукай длилась нибары сигез яшь) булдырырга бик күп әсәрләре, открывших яңа сәхифәне әдәбияты, татар халкының. Мөгаен, шуңа взгляде бу портреты ишетәсең зур өлкәннәр уңай энергия. Теләге дә уяна яшәргә һәм табарга, үзенең билгеләнеше, тормышта ничек моны Габдулла Тукай.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Эдэбиятта хэм сэнгатьтэ тукай образы сочинение
  • Эдэбиятта хэм сэнгатьтэ муса жэлил образы сочинение
  • Эдэбиятта ана образы сочинение
  • Эдуардо де филиппо экзамены никогда не кончаются
  • Эдс егэ физика