Эни турында сочинение 3 класс

                   Минем әнием.

Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул
сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, беренче
әйткән сүзләреңне ишетеп, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган.Без үзебезнең
тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз.
Алар – безнең дөньябызның яме.

Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле
кеше, миңа да үз әнием бик
 кадерле. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем»әннә»,
  «әни» сүзе белән ачылган. Минем әнием бик әйбәт, сабыр,тыйнак кеше. Әниемнең
йомшак куллары, ягымлы тавышы миңа
 шатлык китерә. Мин әниемә кулымнан килгәнчә булышырга,  аны
борчымаска тырышам. Әнием миңа дәресләремне эшләргә дә булыша: аңламаган
сорауларыма да сабыр гына җавап таба, файдалы киңәшләрен дә бирә.

 Мин мәктәптән кайтуга, өйдә
тәмле ис таралган була. Әнием инде тәмле-тәмле ризыклар пешереп куярга дә
өлгергән!  Без аның белән тәмләп чәй эчәбез, серләребез белән
уртаклашабыз. Ял көннәрендә без саф һавада йөрергә яратабыз. Әнием мине һәр
кичне  назлап йоклата, ә иртән «кызым» диеп сөеп уята.  Нинди
зур бәхет! Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар!  Әнием, мин сине бик яратам!
Сиңа иң изге теләкләремне генә телим.

«Әнием» темасына сочинение

Скачать:

Предварительный просмотр:

Әнием.

     Әни… Әнием… Нинди ягымлы һәм йөрәккә  якын бу исем! “Әни ”дип эндәшә алу – үзе зур бәхет ул.  Мин –  дөньяда бик бәхетле бала, чөнки    янәшәмдә   минем өчен җан атучы, сөенгәндә шатлыгымны уртаклашучы , кочагына сыенганда: ”Кызым, йөрәк җимешем!” –дип иркәләп эндәшүче газиз әнием бар.  

    Әни! Һәр кеше өчен иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кеше ул. Авыр чакларыбызда да, шатлыклы минутларыбызда да без әниләребезнең җылы кочагына сыенабыз. Әниләрнең йөрәк җылысы, “Балам!” дип эндәшкән ягымлы сүзләре безгә яшәргә көч бирә.  Йомшак куллары белән башыңнан бер сыйпап узса, бөтен авыруларың, борчуларың беткән кебек була. Әнә шундый тылсымлы, бөек көчкә ия ул- ана дигән изге зат.

    Әгәр без бүген зәңгәр күктә йөзгән ак болытларга, кояшлы җылы яңгырларга,  түбәләрдән тып-тып итеп тамган язгы тамчыларга карап сөенәбез икән, без моның өчен әнкәйләребезгә бурычлы. Чөнки алар — безгә бу матур дөньяны бүләк итүчеләр, төнге йокыларын йокламыйча, җил-яңгыр тидермичә безне үстерүчеләр. Димәк, алар – безне  яклаучыбыз да, саклаучыбыз да.

   Минем үземнең әнием турында язып үтәсем килә.  Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием − кадерлеләрдән дә иң кадерлесе. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем «әни» сүзе белән ачылган. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы, моңлы җырлары миңа шатлык китерә.

    Әнием  безгә тәмле-тәмле ризыклар пешерә, кичен назлап йоклата, ә иртән «кызым» диеп сөеп уята.  Әни булганда , өебез нурлы, аның күзләреннән бөркелгән  нур һәрберебезгә җылылык  бирә. Әнием янәшәсендә булганда гына мин үземне бәхетле хис итәм.  Әнием   кешеләргә карата шәфкатьле,  ягымлы, ярдәмчел булырга өйрәтә, минем миһербанлы, шәфкатьле , акыллы булып үсүемне тели. Әниемнең биргән киңәшләре җанга дәва бирә, киләчәккә ышаныч уята, яшәү дәрте бирә.    

   “Җәннәт -аналарның аяк астында,” -диләр. Әйе, бу дөрестән дә шулай. Һәрбер ана үзенең йөрәк җимеше — баласы өчен кайгырып яши. Үз чиратыбызда , без дә, әниләребезне яратып, аларга кайгы-хәсрәтләр китермичә яшик. Әниләребезнең йөзләреннән беркайчан да елмаю чаткылары сүнмәсен  иде. Барыр юлларыбызны яктыртып торучы, мәңге сүрелмәслек кояшыбыз бит алар безнең.

                                                                                                            Теләче урта мәктәбенең

                                                                                                             9 нчы сыйныф укучысы

                                                                                                             Әсәдуллина Руфия

Минем иң кадерле кешем.

Йөрәгемнең иң түрендә

Иң кадерлем,әнием

Яхшылыкка,яктылыкка

Алып бара мине әниием!

Һәр кешенең бу дөньяда иң кадерле, иң якын кешесе бар — ул әни. Һәр бала кечкенәдән үк ул матур сүзне белә, ярата. Минем әнием дә минем өчен иң газиз, иң яраткан кешем. Аны ничек яратмыйсың?

Минем әниемнең исеме Гүзәл . Ул шундый матур. Аның күзләре безнен бакчадагы голлэргэ охшаш. Әни безнең гел шат күңелле,һәрвакыт елмаючан . Ул игътибарын олысына да,кечесенә дә күрсәтергә вакытын таба.Әнием минем бар эшкә дә оста .Алар этием белэн бергэ куп мал асрыйлар. Ә анын пешергэн ашлары ашап туйгысыз.Әнием без авырганда,безне дәвалый,иркәли.Тәмле ашлары белән гаиләбезне һәрвакыт сыйлый.

Мин әниемне бик яратам.Аны ярату гына җитми,аның кадерен белергә,сүзен тыңларга кирәк. Яхшы укуым ,үземне үрнәк тотуым,эшкә өйрәнеп үсүем белән аны шатландырырмын.Киләчәктә әниемә ныклы тазалык , озын гомер . бетмәс шатлык телим .

Сапакеев Алмаз 2 класс

Татарча сочинение “Дәү әнием|Дэу энием”

Сочинение на татарском языке на тему “Дәү әнием”/”Дэу энием”
Минем дәү әнием бар. Аның исеме − Маһруй. Мин аны бик яратам. Аның өендә гел чисталык, пөхтәлек. Аның башында һәрвакыт ап-ак яулык. Ул шундый уңган, тәмле телле, мөлаем, ягымлы. Без килгәч, ул нинди дә булса тәмле ризык пешерә. Без дәү әнием пешергән кыстыбый һәм арыш оныннан сөт белән пешерелгән кесәлне бик яратып ашыйбыз. Кесәлне авылда бары тик ул гына пешерә белә. Ә чәй эчкәндә, дәү әни безгә үз тормышында булган кызыклы вакыйгаларны сөйли.
Күзләре начар күрсә дә, дәү әни безгә җылы бияләйләр, оекбашлар бәйләп тора. Безне дә бәйләргә өйрәтә.
Дәү әнием инде картаеп бара. Чал чәчләре дә көннән-көн арта кебек. Битендә җыерчыклар булса да, минем өчен ул − бик якын, кадерле һәм иң матур кеше. Минем аның яныннан бер дә китәсем килми, аннан аерылганда, елыйсым килә. Ул бит авылда берьялгызы яши, ә без − шәһәрдә. Бик чакырсак та, аның шәһәрдә яшисе килми. Әтиләремә дә үпкәләп куям: нигә калдырып киткәннәр инде аның берүзен? Мин алай эшләмәс идем. Дәү әниләр янында яшәү бик рәхәт бит.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Дэу энием” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

Минем әнием

Минем әнием дөньядагы ин матур әни.Ул иң яхшы әни!.. Мин эниемне бик яратам.Минем әнием сабыр, тырыш, уңган кеше.Безне ул олыларны олы кечене -кече итәргә өйрәтә, үзе дә кешеләр белән ягымлы тавышы белэн аралаша.Әни пешергән ризыкларны татып карасагыз, телегезнет йотарсыз! Дөньядагы барлык әниләр дә минем әнием төсле игелекле булуын теләр идем.Мин әниемне хөрмәт итәм, аның йөзенә кызыллык китермәм, олыгайган көнендә терәге булырмын..

Минем энием.

Мин әни турында шигырь дә яздым

Минем әнием бик уңган ,

Тәмле ашлар пешерә .

Тыңламасаң, кайчакта,

Әллә-ли лә, пешерә!

Аның кәефен бозмас өчен

Мин тыңларга тырышам.

Идән юам, себерәм,

Барлык эшкә булышам.

Подробности

Автор: Лариса Долгова

Опубликовано 07 Апрель 2015

Просмотров: 4692

Рейтинг:   / 3

Мәрхәмәтле безнең әниләр.

                                                                                              Иң йомшак куллар,

Иң көчле иңнәр-

Тик әниләрдә,

Юк аңа тиңнәр.

  Әни! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле кеше! Бу якты дөньяга килгәч тә, безне йомшак куллары белән сыйпап, җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, татлы яшәргә көч — дәрт бирүче, гомер буена кайгы –шатлыкларыбызны уртаклашып яшәүче газиз әниләребез. Сез тыйнак та, сөйкемле дә, эшчән дә, түземле дә, иманлы да. Әниләр – сез өйләребезнең яме, ашларыбызның тәме!

 Сез безнең нәселебезне, милләтебезне саклап калгансыз. Халкыбызның олылыгын, бөеклеген югалтмагансыз. Батырлар яуга барганда, сезне уйлап, үзләренә көч – күэт иңдергәннәр. Җәлилчеләр үлем алдыннан сезне күз алдына китереп, сезне исләренә төшереп елмайганнардыр.Әгәр дә сезнең бишек җырларыгызны тыңламаслар, җырчылар, шагыйрьләр каян килер иде безгә? Әгәр дә улларыгызны корыч ихтыярлы, ватандар итеп үстермәсәгез, каян булыр иде бездә батырлар? Әгәр дә кызларыгызны инсафлы, сабыр, тыйнак итеп тәрбияләмәсәгез, сезнең кебек аналар булыр иде микән татарда?

     Иң авыр вакытларда без кемгә сыенабыз? Анага! Безнең өчен ут йотып яшәүче кем? Ана! Ярдәм сорап кемгә киләбез? Анага! Иң дөрес юлны да ана күрсәтер. Аналарның барысына да фидакарьлек хас. Балаларына җан биреп кенә калмыйча, аларның һәркайсын илебезгә, халкыбызга кирәкле кеше итеп тәрбияләү, сау — сәламәт үстерү, аларның рухи байлыгын кайгырту – аналарның иң зур батырлыгы. Кешелеклелек, тырышлык, гаделлек, олылырга ихтирам, кешеләргә мәхәббәт кебек изге хисләр дә балалар күңеленә бишек җыры, ана назы аша салына.

 Әни! Әнием! Әнкәем! Нинди матур сүзләр! Кадерләп, назлап әйтәбез без аларны. Күңелебездә булган бөтен рәхмәтне дә шушы гади сүзгә салабыз. Һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбызга шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әнкәебезгә шулай дәшәбез.

 Әнием, мин якты дөньяга килгәч тә, үзенең кочагына алып : “Балам!” – дип дәшкәндер. Һәм шушы көннән алып аның барлык уйлары, борчулары нәни сабые-минем  турыда булгандыр. Елап уянган вакытларым булса, үзенең йомшак куллары белән иркәләгән, бишек җыры көйләп тирбәткән.

Сөекле әниемнең

Борчыгандыр җанын

Күңелемнең көйсез һәр чагы,

Еласам юаткан,

Иркәләп уйнаткан

Әниемнең җылы кочагы.

 Әнкәйләрне саклагыз, аларны ялгыз калдырмагыз!

У вас нет прав для создания комментариев.

Сочинениены язучы: Татарстан Республикасы, Зеленодол районы, Васильево

посёлогында яшәүче, 2 нче номерлы мәктәбенең 6 ,,Б” сыйныфта укучы

Айдынова Эвелина Эльдаровна язды.

Сочинение: ,, Минем әнием.”

Минем әниемнең исеме – Марина. Аңа утыз ике яшь. Минем әнием

лаборант булып эшли. Минем өчен әнием дөньядагы иң матур кеше.

Аның күзләре зәңгәр төстән, кап – кара керфекләр белән сызылган.

Чәчләре бик озын, кара төсле. Мин әниемне бик яратам, чөнки

минем өчен аннан да кадерлерәк кеше юк. Әнием бик оста

ашарга пешерә. Дөньяда аның ризыгыннан тәмлерәк юктыр.

Мин начарлык эшләсәм дә, ул мине бик ярата. Ул һәр кешегә

булышырга тырыша. Һәр кеше өчен әни иң якын кеше.

Мин дә әниемне иң яхшы, иң матур, иң әйбәт кеше дип шутлыйм.

А в т о р с о ч и н е н и я: А й д ы н о в а Э в е л и н а Э л ь д а р о в н а,

ученица 6 ,,Б” класса (русскоязычная группа) школы № 2;

проживающая в Республике Татарстан, Зеленодольском районе,

п.г.т. Васильево.

Сочинение,,Моя мама.”

Мою маму зовут Марина. Ей 32 года. Она

работает лаборантом. Для меня моя мама в мире самый красивый

человек.

Её голубоватые глаза очерчены чёрнымичёрными бровями

Волосы очень длинные, чёрного цвета . Я свою маму очень люблю,

для меня нет ближе человека. Мама очень вкусно готовит. В мире нет

ещё вкуснее пищи. Даже если я сделаю чтото плохо, она меня всё

равно любит. Она каждому хочет помочь. Для каждого мама самый близкий

человек.

Я тоже считаю свою маму самой красивой, самой хорошей.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Энерс кгэу расписание экзаменов
  • Энергообмен егэ биология
  • Энергонадзор экзамен по электробезопасности
  • Энерго университет вступительные экзамены
  • Энергия связи егэ химия