- Главная
- Вопросы и ответы
- Сочинение на тему туган кон . Прошу помочь !
Сочинение на тему туган кон . Прошу помочь !
Минем туган конем ел фасылынын ин гузэл чорында була. Мин аны бик котеп каршы алам. Эти-энием, туганнарым хэм дусларым белэн бик кунелле бэйрэм итэбез. Без торле уеннар уйныйбыз,жырлыйбыз,биибез.Туган кон — бик тэ кунелле бэйрэм, чонки барысы да сина булэклэр бирэ. Мин дэ туган конемдэ рэхэтлэнеп булэклэрне кабул итэм. Мин туган кон бэрэймен чын кунелем белэн яратам хэм хэрвакыт котэм.
«Әнием» темасына сочинение
Скачать:
Предварительный просмотр:
Әнием.
Әни… Әнием… Нинди ягымлы һәм йөрәккә якын бу исем! “Әни ”дип эндәшә алу – үзе зур бәхет ул. Мин – дөньяда бик бәхетле бала, чөнки янәшәмдә минем өчен җан атучы, сөенгәндә шатлыгымны уртаклашучы , кочагына сыенганда: ”Кызым, йөрәк җимешем!” –дип иркәләп эндәшүче газиз әнием бар.
Әни! Һәр кеше өчен иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кеше ул. Авыр чакларыбызда да, шатлыклы минутларыбызда да без әниләребезнең җылы кочагына сыенабыз. Әниләрнең йөрәк җылысы, “Балам!” дип эндәшкән ягымлы сүзләре безгә яшәргә көч бирә. Йомшак куллары белән башыңнан бер сыйпап узса, бөтен авыруларың, борчуларың беткән кебек була. Әнә шундый тылсымлы, бөек көчкә ия ул- ана дигән изге зат.
Әгәр без бүген зәңгәр күктә йөзгән ак болытларга, кояшлы җылы яңгырларга, түбәләрдән тып-тып итеп тамган язгы тамчыларга карап сөенәбез икән, без моның өчен әнкәйләребезгә бурычлы. Чөнки алар — безгә бу матур дөньяны бүләк итүчеләр, төнге йокыларын йокламыйча, җил-яңгыр тидермичә безне үстерүчеләр. Димәк, алар – безне яклаучыбыз да, саклаучыбыз да.
Минем үземнең әнием турында язып үтәсем килә. Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием − кадерлеләрдән дә иң кадерлесе. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем «әни» сүзе белән ачылган. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы, моңлы җырлары миңа шатлык китерә.
Әнием безгә тәмле-тәмле ризыклар пешерә, кичен назлап йоклата, ә иртән «кызым» диеп сөеп уята. Әни булганда , өебез нурлы, аның күзләреннән бөркелгән нур һәрберебезгә җылылык бирә. Әнием янәшәсендә булганда гына мин үземне бәхетле хис итәм. Әнием кешеләргә карата шәфкатьле, ягымлы, ярдәмчел булырга өйрәтә, минем миһербанлы, шәфкатьле , акыллы булып үсүемне тели. Әниемнең биргән киңәшләре җанга дәва бирә, киләчәккә ышаныч уята, яшәү дәрте бирә.
“Җәннәт -аналарның аяк астында,” -диләр. Әйе, бу дөрестән дә шулай. Һәрбер ана үзенең йөрәк җимеше — баласы өчен кайгырып яши. Үз чиратыбызда , без дә, әниләребезне яратып, аларга кайгы-хәсрәтләр китермичә яшик. Әниләребезнең йөзләреннән беркайчан да елмаю чаткылары сүнмәсен иде. Барыр юлларыбызны яктыртып торучы, мәңге сүрелмәслек кояшыбыз бит алар безнең.
Теләче урта мәктәбенең
9 нчы сыйныф укучысы
Әсәдуллина Руфия
Хочу предложить вашему вниманию сочинение ученицы второго класса русской школы по татарскому языку.По её работе можно определить её оттношение к учёбе, уважение к своим родственникам. Особенно чувствуется то, что она гордится своей семьёй, любит родителей.Для русскоязычного ребёнка эта работа достаточно глубокая.Видно: ребёнок стремится изучать иностранные языки.
Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.
Просмотр содержимого документа
«Сочинение на тему «Туган к?н». »
Туган көн.
Туган көнем минем өчен күңелле бәйрәм.Бу -7 февраль.Минем исемем Камилла.Бу көнне бик көтеп алам.Быел миңа 8 яшь тулды,икенче сыйныфта тырышып белем алам.Бәйрәмгә әбием,бабам һәм бик якын туганнарыбыз гына килде.Безнең ишек алдында биек,матур чыршы үсә.Шул чыршы янында уеннар уйнадык,бергәләп фотога төштек.Әнием безне тәмле ризыклар белән сыйлады.Абыем гаиләбез турында презентация әзерләгән,шуны карадык.Ул миңа бик ошады.Мин абыема рәхмәт әйттем.Туган көнем күңелле үтте.Икенче көнне әтием безне тауга алып барды.Мин үз гаиләмне бик яратам.
Әнкәйләргә
Кадерле әбиләр,
Яраткан әниләр.
Апалар, сеңелләр
Бик матур ханымнар.
Чәчәккә тиң кызлар,
Гүзәлнең гүзәле.
Матурның матуры,
Сез Аллам бүләге
Сез гүзәл затларга
Кояш та елмая,
Дөньяга килгәндә
Җир Ана куана.
Күктәге йолдызлар
Нурларын сибәләр.
Аланда чәчәкләр
Башларын ияләр.
Яшәүнең давамы
Сездә бит әниләр.
Дөньяга киләләр,
Тик сездән бәбиләр.
Газизнең, газизе
Изгенең, изгесе
Хәр кемгә кадерле
Тик газис әнисе.
Лилия Ф Гиматдинова
*****
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз
Безнең өчен hәрчак кирәк син.
Ал син бездән тәбрик сүзен —
Шушы булсын олы бүләкләр.
Тыныч тормыш белән гел шат яшәү
Озын гомер — безнең теләкләр.
Рәхмәт сиңа, әни, озак яшә.
Бәхет, шатлык белән гомер ит.
Чәчәчкләргә кояш ничек кирәк
Син дә безгә шулай кирәк бит.
*****
Ана йөрәге
Ана йөрәгенә бар да сыя,
Шатлыкларда, кайгы-хәсрәт тә.
Сыя аңа барлык авырлыклар,
Хыянәт тә, хәттә михнәт тә.
Аналарны кайгыртмыйча яшик,
Рәнҗетмичә нечкә күңелен.
Беркем дә бит мәңгелеккә килми,-
Саклап яшик ана гомерен.
Йөрәкләрен канлы яшьтән саклыйк,
Күзләрендә күрмик моңсулык.
Ә йөзләре һәрчак балкып торсын,
Шиңгән гөлдәй тормасын сулып.
Күкләр аяз, дөнья имин булса,
Яныбызда булса әниләр.
Үсеп буйга җитеп таралсак та
Аларга без һаман бәбиләр.
Гульсум Набиуллина
*****
Кадерле әниебезне ихлас күңелдән котлыйбыз. Киң күңелле, сабыр холыклы, олы йөрәкле әниебезгә нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, бик бәхетле яшәвен телибез.
*****
Әниемнең туган көне бүген!
Туган көнең бүген әни,
Гомер таҗың.
Балаларың җыелганнар,
Тормыш ярың.
Тәбриклибез сине әни,
Исән-сау бул.
Тулып торсын өстәлләрең,
Һәрвакыт мул!
Яшәгез сез әти белән,
Чирләмичә.
Хәл-әхвәлләр сорашкалап,
Көндәгечә.
Без балалар кайтып йөрик,
Яныгызга.
Безнең кайту шатлык булсын,
Җаныгызга.
Яшик һәрчак бергәләшеп,
Сау-сәламәт.
Сез исән-сау булган чакта,
Безгә рәхәт.
Көндә булмый туган көнең,
Җитмеш биш яшь.
Яшәгез сез икегезгә,
Тагын йөз яшь
Фагим Хабибуллин
*****
Бәйрәм белән әнием!
Язгы көннәр бигрәк матур тора!
Назлап сибә кояш яктысын.
Тәбигать тә шулай котлый кебек,
Кешелекнең олы яртысын!
Әни сүзе бигрәк назлы инде,
Кадерле дә үзе, сөйкемле!
Анын күзе ягымлы hәм нурлы,
Карашлары аңлар hәркемне!
Өч хәрефтән торган шушы сүздә
Күпме назлык, күпме җылылык!
Иң ягымлы күңел тойгылары
Ә йөзендә аның сылулык!
Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә,
Җитмәс төсле әни мәңгегә!
Кояш күктә берәү булган кебек,
Син бит әни миңа бер генә!
Бәйрәм белән котлыйм әни сине!
Моңаймасын синең йөзләрең!
Язгы кояш кебек нурлар чәчеп,
Үтсен синең туар көннәрен!
Гульфия Гизатова (Муртазина)
*****
Рәхмәтлемен әнигә
Әниемнең изге сүзе
Гел минем күңелемдә.
Әнием якын дустым да
Таяныч, терәгем дә.
Ул кылган изгелекләрне
Онытмам гомердә дә.
Хөрмәт йөзеннән исемен
Уярлык бит һәйкәлгә.
Лилия Сәлахетдинова
*****
Туган көнең белән, әнием!
Котлыйм сине туган көнең белән,
Иң кадерле кешем,әнием!
Ак карлардай ак бәхетләр телим,
Күп шатлыклар телим сиңа мин!
Син бит әни назлы кояш кебек,
Яктыртасын безнең доньяны.
Син булганга йокылар да тыныч,
Көннәрем дә уза бит ямьле.
Җылытасың безне назың белән,
Син бит әни иң-иң сөйкемле.
Синең күзең ягымлы hәм нурлы,
Карашларың аңлар hәркемне!
Елмаюлы карашларың белән
Син чыгасың безнең каршыга.
Туган көнең белән котлар өчен,
Мин үзем дә сиңа ашыгам.
Котлы булсын туган көнең,әни!
Сәламәтлек телим иң элек.
Насыйп булсын яшәү тынычлыкта
Күреп бездән хөрмәт,игелек.
Рәхмәтләрем чиксез,сиңа әни!
Синнән үрнәк алып яшим мин.
Гел рәхәттә яшә,сөенечтә,
Иң кадерле,якын кешем син!
Гульфия Гизатова (Муртазина)
*****
Яшь әнигә
Яшь әни килә урамнан,
Бигрәк матур баласы;
Кутәргән чагында, алма
Ашагандыр анасы.
Күк кабагы ачылганны
Күргән чагын булгандыр;
Гүзәл балан күктә йолдыз
Атылганда тугандыр.
Хавада йолдыз атылса,
Тырыш җиргә карарга .
Бәхетең, йолдыз шикелле ,
Атылмасын хавага.
Яз башында пар күбәләк
Күргән идеңме әллә ?
Яратып чыккан кешеңә
Бар гомереңне бәйлә.
Кәүсәрия Харрасова
*****
Яратыгыз
«Якын кеше — кем ул?», — диеп сорамагыз,
Иң якыны ӘНИ була сез уйлагыз.
Кадерләгез аны хаман, гел аңлагыз,
Исәнлеген булдырганча дим саклагыз.
Мөмкин чакта, кулларыннан назланыгыз,
Күзләреннән тик яшьләрен тамызмагыз.
БАЛА икән бала булып сез калыгыз,
Хөрмәтләгез аналарны, яратыгыз.
Лилия Сәлахетдинова
*****
Дөнья киңлегенә тиңлим
Әнкәемнең йөрәген.
Әнкәй сиңа бүләк итәм
Бөтен дөнья гөлләрен.
Рәхмәт, әни, мең-мең рәхмәт,
Бар нәрсәгә булдың түземле.
Сәламәт бул, кайгы күрмә,
Ходай олыласын үзеңне.
Сабыр, гади, кешелекле,
Кылганнарың бары изгелек.
Борчуларың калсын үткәннәрдә,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Ал син бездән тәбрик сүзен,
Шушы булсын олы бүләкләр.
Тыныч, тигез тормыш
Гел шат яшәү,
Озын гомер безнең теләкләр.
Гомерең матур узсын,
Әни, бәгърем.
Кайгы-хәсрәт килә күрмәсен.
Йөзең hаман көләч, матур булсын,
Күзләреңнең нуры сүнмәсен.
Синең күңел сандыгыңа,
Бәхет, шатлыклар тулсын.
Гомеркәең аккан судай,
Туктаусыз озын булсын.
Син бит, әни, безнең өчен кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, мәңге яшь бул.
Иң кадерле якын кешебез.
Әни диеп әйтер кешең булу,
Нинди бәхет бит ул дөньяда
Шатлыкларың булса-уртак була,
Кайгыларың булса-югала.
*****
Анадан бөек зат юк
Әнидән дә бөек, изге
Башка беркем җирдә юк.
“Әни!” диеп аваз сала
Бала тел ачылгач ук.
Әнисе янында икән
Димәк сабый һәрчак тук.
Тик ана кулы назлаган
Бала гына була шук.
Лилия Сәлахетдинова
*****
Әниләр бит безгә гел кирәк
Кеше — бала, ничәдә булса да
Ә балага: җылы, наз кирәк.
Әниемнең кулларын тоярга
Теләк булмаган көн юк, сирәк.
Кыналарың чәчәк атты, әнием,
Өебезне торалар бизәп.
Ләкин, синнән ерак булган чакта,
Әй сызлана, сызыла йөрәк.
Мәңгелеккә тумаган аналар,
Игътибарыбыз кайчак бик сирәк.
Дуслар! Кадерләгез, еш кайтыгыз,
Безгә җирдә алар бик кирәк.
Кыналарың белән бергә көтәм,
Әнием кайт өйгә тизерәк.
Кыналарның матурлыгы түгел,
Торсаңчы син өебез бизәп.
Лилия Сәлахетдинова
*****
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безенң күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
*****
Кочагыңа синең сыймасак та
Йөрәгеңә, әнкәй, сыябыз.
Шуңа күрә, кайда булсак та,
hәр урында җылың тоябыз.
Синең канатың астында
Әле hаман бала без.
Синең хакта уйлыйбыз да
Горур атлап йөрибез.
*****
Сиңа булган рәхмәтләребезне,
күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә
мөмкин түгел. Үстердең, кеше иттең.
Барыбызда мең рәхмәт укып, озын гомер телибез сиңа.
Кадерле әниебез! Сине чын күңелебездән
туган көнең белән тәбриклибез.
*****
Котлап сине туган көнең белән,
Юлларыңа үссен ак чәчәк,
һәрбер көнең бүләк итсен сиңа
Мәңге сүнмәс якты киләчәк.
Зәңгәр күкләр матур йолдыз белән,
Исле гөлләр белән җир ямьле.
Йолдызлардай якты, гөлдәй гүзәл,
Синең белән туган йорт ямьле
*****
Чәчләреңә, Әни, чал керсә дә,
Син бит минем йөрәк түрендә,
Озак яшә, кадерлебез, авырмыйча,
Син дөньяда безгә бер генә.
Сәламәтлек ташламасын сине,
һәрбер көнең үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын синең тормышта.
Саф теләкләр ургый күңелдә,
Сине котлап туган көнеңдә
Шатлык булсын һәрчак юлдашың
Сүнми янсын бәхет кояшың.
Сәламәт бул, гел елмаеп яшә.
Бәхет кунсын күңелең түренә.
Безгә терәк-канат булып,
Армый атла гомер үренә.
Котлы булсын туган көнең,
Ак бәхетләр торсын юлыңда.
Хыялларың синең чынга ашсын,
Кайгы-хәсрәт читләп үтсен,
Шуны телим туган көнеңдә.
*****
Бәйрәмеңдә иңнәреңнән кочып
Килә сине тәбрик итәсе.
Килә сиңа бәхет кенә теләп,
Матур сүзләр генә әйтәсе.
Син яшь әле, Әнкәй, чибәр әле,
Чәчләреңә бәсләр кунса да.
Иң кадерле кешебез син безнең,
Ничә генә яшең тулса да.
*****
Туган көнең, Әни, алып килсен
Бары сәламәтлек, шатлыклар,
Безгә биргән йөрәк җылыларың
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Җирдә кояш нуры балкыгандай
Син балкыйсың беәнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
*****
Сыңар канат гомер кичердең син,
Ачы хәсрәтләр күп күрдең.
Сабыр, йомшак әни булдың,
Кырыс әти булдың, кайчакта.
hәрчак шулай яшә, сүрелмә син, әни!
Көч алсыннар синнән парлылар.
Парлы былсыннар да бик күпләре,
Күңел байлыгына ярлылар.
*****
Туган көнең hәрчак кояш кебек
Гел җылытып торсын күңелне.
Hичкайчан да каплый алмасыннар
Кайгы болытлары күгеңне.
*****
Сез табышкан, сез кавышкан
Безнең бәхеткә генә.
Яшәтер идек сезне без
Төреп бәрхеткә генә.
Җил-давылдан саклап кына
Үстердегез безне сез.
Иң кадерле затларыбыз-
Алтыннарга биргесез.
Безне мәхрүм итмәдегез
Ата-ана назыннан.
Сезгә нинди изгелекләр
Күрсәтсәк тә аз сыман.
Без телибез, әти-әни,
Сезгә бүген тик шуны:
Булыгыз hәрчак таза-сау,
Белмәгез картаюны!
*****
Ярты гасыр иңне иңгэ
Куеп гөмер иттегез.
Үтеп алтын вакытларны,
Алтын туйга җиттегез.
Котлы булсын бәйрәмегез!
Сау-сәламәт икегез
Безне шулай шатландырып
Озак гомер итегез!
*****
Дөнья булгач, тормышта
Төрле хәл булып тора.
Шатлыклар килгән саен,
Кайгылар онытыла.
Әнкәй, Синең туган көн
Шатлык безгә hәрвакыт.
Сине исән-сау күрү
Безнең өчен зур бәхет.
*****
Сөеклебез, кадерлебез,
Газизебез безнең Син.
Безнеңөчен бу дөньяда
Күпме михнәт күрдең Син.
Ачуланма, Сине, Әнкәй,
Утыртмадык тәхеткә.
Барсы өчен рәхмхт Сиңа,
Яшә безнеңбәхеткә!
*****
Картайтмасын Сине еллар,
Гомер алга барса да.
Өебезнең күрке булып
Яшә безнең арада.
*****
Чәчләрең ак, тик йөрәгең
Мәңге яшь булып калсын.
Картлык килсә килсен, әйдә,
Тик кайгы картайтмасын.
*****
Син безне сөеп үстердең,
Йөрәк җылыңны бирдең.
Хәтта Үзеңтурында да
Кайчак оныта идең.
Барсы өчен рәхмәт Сиңа,
Син — кадерле кешебез.
Аз булыр күк нишләсәк тә
Бүген Синең өчен без.
Әле тагын бик күп еллар
Нык типсен Синең йөрәк.
Син — безнең бердәнберебез,
Син әле безгә кирәк!
*****
Телим Сиңа гел исән-сау,
Гел яшь булып калырга.
Тагын бик күп туган көннәр
Язсын каршы алырга.
Прочитано 96344 раз. Спасибо и Вам!