Эш беткэч уйнарга ярый сочинение на татарском языке

                      Эш беткәч уйнарга ярый.

      Мин китапсыз яши алмыйм.Нинди темага язылган булсалар  да ,укыйм мин аларны.Һәм татар телендә дә укырга яратам.Габдулла Тукай – минем яраткан шагыйрем.Мин аның нәкъ менә балалар өчен язган шигырьләрен яратам.Мин , аларны укыганда , үзем дә сабый булып калам.

     Габдулла Тукай әсәрләрендә кечкенәдән белем аларга,  эш сөергә өнди.Мәсәлән менә мондый шигырьләре – “ Эшкә өндәү “, “ Кызыклы шәкерт “, “ Сабитның укырга өйрәнеү” , “ Эш беткәч уйнарга ярый

     Миңа аның “ Эш беткәч уйнарга ярый “ шигы-ре охшады.Шигырьнең атамасы – мәкаль.Габ-дулла Тукай әсәрләр язганда халык авыз иҗаты үрнәкләрен файдалана.

    Шигырьнең эчендә ул юк, әмма шагыйрь шул

фикерне башкачарак итеп әйтә.Дәрес хәзерләп утыручы  сабый  башта – Кояшка, аннан – Сандугачка , аннан Алмагачка , дәресен тәмамламый торып , уйнарга   чыкмаячагын белдерә.

   Сабыйның акыллылыгын табигать тә бәяли :

кояш аңа көлеп карый, Алмагач аңа җимешен суза.Сандугач шатланып  җырлап җибәрә.Һәр-бер агач бала алдында баш ия.

    Бу сабыйдан үрнәк алыгыз,тырышып укыгыз,эшләгез ,һәм  вакытында  да  ял  итә белегез.Яхшы эшләсәгез, үзегезне дә хөрмәт итәрләр,яратарлар.

     «Яхшылыгыгыз үзегезгә яхшылык булып кайтыр»,–ди «Эш беткәч уйнарга ярый» шигырендә.

    Ни өчен яхшылык эшләү зур бәхет соң ул? Яхшылык эшләсәң, яхшылыкка –  яхшылык белән җавап бирерләр.

     «Тырышып эшләгез, яхшылык итегез»,–ди

Тукай «Эш» шигырендә.«Кешенең иң зур

бәхете – яхшылык», – ди  Габдулла ,«Бәхетле

бала» шигырендә.

 Ни өчен Г.Тукай эш турында бик күп язган? Чөнки ул  узе  дә  менә  шулай  уйлаган:

«Үзем үлсәм дә,газиз исемем үлмәсен, югалмасын, минем эшләрем,тырышлыгым

 бушка китмәсен».

– Тукайның исеме, эшләре яшиме?Әйе, Тукай һаман безнең күңелләрдә. Аның тирән мәгънәле шигырьләрен өйрәнәбез, әкиятләрен укыйбыз.

           Габдулла  Тукай  мәңге  яшәр

безнең  йөрәкләрдә!

                     Шәмсетдинова  Алина    8 сыйныф

Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый

Ян тәрәзә каршысында иртәге дәрсен карый.Чын күңел берлән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен;Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен.Шул чагында бу Сабыйны чакыра тышка Кояш:«И Сабый, ди, әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач!Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман;Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп уйнар заман!»Бу Кояшның сүзенә каршы җавабында Бала:«Тукта, сабрит, уйнамыйм, ди, уйнасам, дәрсем кала.Көн озын ич, ул уенның мин һаман вактын табам,Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәрсем тәмам».Ул, шулай дип, кимчелек бирми укырга дәртенә,Бик каты ихлас белән чынлап ябышты дәрсенә.Өй түрендә шул заман сайрый ботакта Сандугач,Ул да шул бер сүзне сайрый: «Әйдә тышка, күңлең ач!Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман,Чыкчы тышка, нинди һәйбәт, нинди шәп уйнар заман!»Сандугачка каршыга биргән җавабында Бала:«Юк, сөекле Сандугачым, уйнасам, дәрсем кала.Туктале, бетсен дәрес, ди, әйтмәсәң дә уйнарым,Син дә сайрарсың матурлап, мин авазың тыңларым!»Ул, шулай дип, һич зарар бирми укырга дәртенә,Бик каты ихлас белән чынлап кереште дәрсенә.Шул вакытта өй түрендә бакчада бер АлмагачЧакыра тышка Сабыйны: «Әйдә тышка, күңлең ач!Бик күңелсездер сиңа эштә утырмак һәрвакыт,Әйдә, чык син бакчага, җитте хәзер уйнар вакыт!»Алмагачның сүзенә каршы җавабында Бала:«Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам, дәрсем кала.Тукта, сабрит аз гына, ди, и кадерле Алмагач,Һич уенда юк кызык, дәрсем хәзерләп куймагач».Күп тә үтми, бу Бала куйды тәмамлап дәрсене,Куйды бер читкә җыеп дәфтәр, китапны — барсыны.Чыкты йөгреп бакчага: «Иә, кем чакырды, дип, мине?Әйдә, кем уйный? Тәмам иттем хәзер мин дәрсеми!»Шунда аңгар бик матурлап елмаеп көлде Көяш,Шунда аңгар кып-кызыл, зур алма бирде Алмагач;Шунда аңгар шатланып сайрап җибәрде Сандугач,Шунда аңгар баш иделәр бакчада һәрбер агач.

  • Печать
  • E-mail

«Эш беткэч уйнарга ярый»»

Подробности

Автор: Teacher-rt


Категория: Әдәбият

Опубликовано 06 Апрель 2022

Просмотров: 84

Рейтинг:   / 0

ПлохоОтлично 

Галиев Ильяс, Нигмятзянова Раяна, Депутатова Юлия, Салихова Мадина, Даминова Ясмина «Карлыгачлар» торкеме «Карлыгачлар» торкеме(Олкэннэр торкеме МАДОУ «Детский сад №402 комбинированного вида» Хасанова Рания Ильсуровна Видеоролик «Г.Тукай
«Эш беткэч уйнарга ярый»»
https://youtu.be/RFbUG4Cg148

  • < Назад
  • Вперёд >

У вас нет прав для создания комментариев.

JComments


Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый
Ян тәрәзә каршысында иртәге дәрсен карый.

Чын күңел берлән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен;
Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен.

Шул чагында бу Сабыйны чакыра тышка Кояш:
«И Сабый, — ди, — әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман;
Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп уйнар заман!»

Бу Кояшның сүзенә каршы җавабында Бала:
«Тукта, сабрит, уйнамыйм, — ди, — уйнасам, дәрсем кала.

Көн озын ич, ул уенның мин һаман вактын табам,
Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәрсем тәмам».

Ул, шулай дип, кимчелек бирми укырга дәртенә,
Бик каты ихлас белән чынлап ябышты дәрсенә.

Өй түрендә шул заман сайрый ботакта Сандугач,
Ул да шул бер сүзне сайрый: «Әйдә тышка, күңлең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман,
Чыкчы тышка, нинди һәйбәт, нинди шәп уйнар заман!»

Сандугачка каршыга  биргән җавабында Бала:
«Юк, сөекле Сандугачым, уйнасам, дәрсем кала.

Туктале, бетсен дәрес, — ди, — әйтмәсәң дә уйнарым,
Син дә сайрарсың матурлап, мин авазың тыңларым!»

Ул  шулай дип, һич зарар бирми укырга дәртенә,
Бик каты ихлас белән чынлап кереште дәрсенә.

Шул вакытта өй түрендә бакчада бер Алмагач
Чакыра тышка Сабыйны: «Әйдә тышка, күңлең ач!

Бик күңелсездер сиңа эштә утырмак һәрвакыт,
Әйдә, чык син бакчага, җитте хәзер уйнар вакыт!»

Алмагачның сүзенә каршы җавабында Бала:
«Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам, дәрсем кала.

Тукта, сабрит аз гына, — ди, — и кадерле Алмагач,
Һич уенда юк кызык, дәрсем хәзерләп куймагач».

Күп тә үтми, бу Бала куйды тәмамлап дәрсене,
Куйды бер читкә җыеп дәфтәр, китапны — барсыны.

Чыкты йөгреп бакчага: «Йә, кем чакырды, — дип, — мине?
Әйдә, кем уйный? Тәмам иттем хәзер мин дәрсеме!»

Шунда аңгар бик матурлап елмаеп көлде Кояш,
Шунда аңгар кып-кызыл зур алма бирде Алмагач;

Шунда аңгар шатланып сайрап җибәрде Сандугач,
Шунда аңгар баш иделәр бакчада һәрбер агач.

Сабрит — сабыр ит.

(«Эш беткәч, уйнарга ярый». «Балалар күңеле»ндә (1910) басылган. Текст шуннан алынган. Шигырь К.Д.Ушинскийның «Родное слово» (Для детей младшего возраста. Год второй) исемле хрестоматиясендәге А.Н.Майковның «Кончил дело — гуляй смело» хикәясеннән файдаланып язылган. Тукай прозаны артык детальләрдән арындыра, җыйнакландыра һәм шигырьгә әйләндерә. Кулъязмада язылу датасы «1909, уктәбер 23-24» дип күрсәтелә.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 


УДК 1

Юнусова Л.А.

магистрант

К(П)ФУ Института филологии межкультурной коммуникации им. Л. Толстого

(г. Казань, Республика Татарстан)

СПОСОБЫ ПЕРЕДАЧА РЕАЛИЙ В СТИХОТВОРЕНИИ Г.ТУКАЯ «ЭШ БЕТКЭЧ

УЙНАРГА ЯРЫЙ»

Аннотация: В данной работе феномен перевода стихотворения с одного языка на другой изучается на примере анализа перевода стихотворения Г.Тукая «Эш беткэч уйнарга ярый» на английский язык (на материале версии перевода И.Генна, Р.Бухараева, А.Ганиева).

Ключевые слова: калькирование, эпитет, инверсия, опущение, персонификация.

В свой век Тукай трепетно и с трудолюбием переводил стихотворения русских поэтов на татарский язык, а на сегодняшний день стихотворения Тукая переведены на многие языки мира, в том числе, и на английский.

Стихотворение передает очень светлые весенние чувства. Архитектура произведения представляет собой двухстрочные строфы. Первая строфа стихотворения демонстрируют вход в стихотворение через природу. Здесь можно увидеть олицетворение прекрасного в ней с прекрасными чувствами повествователя. Автор перевода на английский язык не изменил вход в произведение, поэтому в его варианте стихотворение разворачивается аналогично — через природу. Необходимо сразу уточнить и то, что окончание стихотворения также заканчивается через природу в обоих случаях. Использован интересный круговой прием, в котором автор подчеркивает положительное эмоциональное состояние и аккуратность мальчика через атмосферу природы и животного мира. Удивительно, что практически дословно английский перевод соответствует такой особенности стихотворения.

В данном стихотворении Тукай использует красивые поэтические выражения и обороты, например,«естэл янында бер Сабый», что в английском варианте стихотворения звучит как «A small boy is reading for tomorrow’s class».

В стихотворении можно увидеть много прямой речи, что с удовольствием использует автор английского перевода. В образе мальчика, который прилежно учит уроки и не идет вслед за солнцем, которое ведет с ним диалог, играть на улицу, прослеживается некая педантичность. Солнце, в свою очередь, выступает проказником. Положительным фактом является то, что

перевод составлен достаточно точно, о чем позволяет говорить сохранение оригинальных стилистических и экспрессивных особенностей. Такая тождественность информации дает представление о представленном английском переводе как о целостном произведении, в котором передано не только то, что хотел донести Тукай, но и такими же способами.

В качестве названия стихотворения использована татарская пословица. Это произведение для детей, которое воспитывает трудолюбие, терпение.

В этом стихотворении реалии передаются следующими способами: Калькирование: Сабый — Boy, the child, Кояш — the Sun, Сандугач — the Nightingale, Алмагач -the Apple-tree, Tree. Этот способ позволил перенести в язык перевода реалию при максимально полном сохранении семантики. Однако сохранение семантики не означает сохранение колорита, поскольку части слова или выражения передались средствами языка перевода.

Это произведение передает очень светлые весенние чувства. Вход в стихотворение через природу. Здесь можно увидеть олицетворение прекрасного в ней с прекрасными чувствами повествователя. Автор перевода на английский язык не изменил вход в произведение, поэтому в его варианте стихотворение разворачивается аналогично — через природу. Необходимо сразу уточнить и то, что окончание стихотворения также заканчивается через природу в обоих случаях. Автор подчеркивает положительное эмоциональное состояние и аккуратность мальчика через атмосферу природы и животного мира. Практически дословно английский перевод соответствует такой особенности стихотворения.

Стилистические особенности: Эпитет (epithet): a fair warm day — матур бер ж;эйге кен, a small boy, a pleasant day- шэп уйнар заман, brightest smile, nicest apple — кып-кызыл, зур алма, fairest song. Инверсия (inversion): there calls the Sun Опущение (ellipsis): no fun in playing games, A fair warm day.

Personification: there calls the Sun — чакыра тышка Кояш; the Nightingale sings — сайрый ботакта Сандугач, Ул да шул бер CYЗне сайрый; the Apple tree says — Алмагач чакыра тышка.

Тукай в произведении использовал прием инверсии, что подметил автор данного английского перевода и пошел по тому же пути, приближая свой перевод к оригинальному тексту. Кроме того, переводчику удалось сохранить и мелодику произведения и стилистические фигуры.

Динамичность данного перевода заключается в том, что сохраняется художественный принцип в рифмующихся словах. Также прослеживается семантика в произведении и ритмичная идентичность. Практически все необходимые слова, которые вложил Гейне в стихотворение, были оставлены автором английского перевода. Особенно хочется отметить

последнюю строку последней строфы: окончание стихотворения идентично по мелодике, ритму и смыслу.

Список литературы:

1. Габдулла Тукай. Тылсымлы сэхифэлэр. Волшебные странички. Magical pages. -Объединение «Татармультфильм», 2012. — 41 с.

Эш беткәч уйнарга ярый” Г.Тукай сәхнәләштереләгән

(Кыз бала дәрес карарга утыра. Кояш чыга.)

Кояш: И сабый, әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың,

Торма бер җирдә һаман;

Чыкчы тышка, нинди якты,

Нинди шәп уйнар заман!

Бала: Тукта, сабрит, уйнамыйм, уйнасам, дәрсем кала.

Көн озын ич, ул уенның

Мин һаман вакытын табам.

Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәрсем тәмам.

( Сандугач, Алмагач, Күбәләк һәм Кояш “Бәйрәм бүген” 1нче куплетын җырлап бииләр)

Сандугач: Әйдә тышка, күңлең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың,

Торма бер җирдә һаман,

Чыкчы тышка, нинди әйбәт,

Нинди шәп уйнар заман!

Бала: Юк, сөекле Сандугачым, уйнасам, дәрсем кала.

Туктале, бетсен дәрес, әйтмәсәң дә уйнарым,

Син дә сайрарсың матурлап,

Мин авазың тыңлармын!

Алмагач: Әйдә тышка, күңлең ач!

Бик күңелсездер сиңа эштә утырмак һәрвакыт,

Әйдә, чык син бакчага,

Җитте хәзер уйнар вакыт!

Бала: Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам, дәрсем кала.

Тукта, сабрит аз гына, и кадерле Алмагач,

Һич уенда юк кызык, дәрсем хәзерләп куймагач.

( Кояш, Сандугач, Алмагач, Күбәләк бииләр. Бала, эшен тәмамлап урамга чыга.)

Бала: Әйдә, кем уйный, йә кем чакырды мине?

Тәмам иттем мин дәресемне!

( Кояш, елмаеп, кызны биергә ала, Алмагач аңа кып-кызыл алма бирә, Сандугач сайрый. )

  • Log in

  • Join

Watch in our app

Open in app

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Эхмэт фэйзи тукай романы кыскача эчтэлек сочинение
  • Эхинококк егэ биология
  • Эх хорошо в стране советской жить сочинение
  • Эффективный социальный контроль необходим для общественного прогресса егэ
  • Эффективные методы подготовки к егэ по русскому языку