Этием турында сочинение

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

Автор: 

Зарипова Руфия Рамил кызы

Казан шәһәре 175 гомуми урта  белем мәктәбенең  5а сыйныфы укучысы Зарипова Руфия Рамил  кызы, 12 яшь.

Җитәкче:Ахтямова Гөлназ Мингали кызы

Минем әтием!

Жир йөзендә иң якын кешелер әти-әнидер.Әни үзенең назын бирсә,әти һәр яктан терәк булып тора. Әтиләрнең канат астында үзеңне көчле һәм иркен хис итәсең.Минем әтием дә бик яхшы ,олы җанлы, әйбәт әти. Ул югары уку йортын тәмамлап, үз профессиясе  буенча төзелешкә  эшкә керә. Әтием Үз эшен яратып эшли.Әтием 18 ел буе инде халык өчен җылы, иркен, матур һәм  зур йортлар сала.Әтиемнең  кул астында бик күп кеше эшли. Ул көннер буе эштән арып кайтса да,  безнен белән уйнарга ,безгә булышырга көч һәм вакыт таба.Энием белен 15 ел бергә яшиләр.Этием әниемне дә гел яратып матур сүзләр белән генә эндәшә.”Сез минем 2 кечкенә йолдызларым, ә эниегез 3чесе “ дип әйтә әтием.Минем әтием кебек әтиләр юк   кебек миңа. Үсеп житкәч,  миндә  ярымны әтиемә охшаганын табырмын, алла боерса.Әтием беркайчан да авырмасын иде, гел шундый әйбәт игътибарлы, ягымлы әти булып калырга язсын аңа,  ходаем.Мин әтиемне бик яратам

                                             Спасибо милый папочка

                                             Что ты достался мне!!

                                             Люблю улыбку ясную

                                             Она как свет в окне!!

                                             Хочу чтоб ты счастлив был

                                             Успешен и здоров!!

                                             Ты самый замечательный

                                                  И лучший из отцов !!!

Скачать:

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре 175 гомуми урта  белем мәктәбенең  5а сыйныфы укучысы Зарипова Руфия Рамил  кызы, 12 яшь.

Җитәкче:Ахтямова Гөлназ Мингали кызы

Минем әтием!

Жир йөзендә иң якын кешелер әти-әнидер.Әни үзенең назын бирсә,әти һәр яктан терәк булып тора. Әтиләрнең канат астында үзеңне көчле һәм иркен хис итәсең.Минем әтием дә бик яхшы ,олы җанлы, әйбәт әти. Ул югары уку йортын тәмамлап, үз профессиясе  буенча төзелешкә  эшкә керә. Әтием Үз эшен яратып эшли.Әтием 18 ел буе инде халык өчен җылы, иркен, матур һәм  зур йортлар сала.Әтиемнең  кул астында бик күп кеше эшли. Ул көннер буе эштән арып кайтса да,  безнен белән уйнарга ,безгә булышырга көч һәм вакыт таба.Энием белен 15 ел бергә яшиләр.Этием әниемне дә гел яратып матур сүзләр белән генә эндәшә.”Сез минем 2 кечкенә йолдызларым, ә эниегез 3чесе “ дип әйтә әтием.Минем әтием кебек әтиләр юк   кебек миңа. Үсеп житкәч,  миндә  ярымны әтиемә охшаганын табырмын, алла боерса.Әтием беркайчан да авырмасын иде, гел шундый әйбәт игътибарлы, ягымлы әти булып калырга язсын аңа,  ходаем.Мин әтиемне бик яратам

             Спасибо милый папочка

        Что ты достался мне!!

        Люблю улыбку ясную

        Она как свет в окне!!

        Хочу чтоб ты счастлив был

        Успешен и здоров!!

        Ты самый замечательный

        И лучший из отцов !!!

Кто чем богат, тот тем и делится!

Заяц-хваста

Прекрасное далёко

Рождественский венок

Два морехода

Күңел дәфтәре

Әтием – горурлыгым

Әти, әни! Нинди җылы сүзләр. Минем әбием: “Әтиле-әниле, алтын канатлы булып үс, улым!” – дип әйтергә ярата. Минем иң кадерле кешеләрем әнием белән әтием – алтын канатларым.

Әтием  – горурлыгым

Әтием Азат Җиһангәрәев һәрвакыт мине кайгыртып яши. Күз карасыдай саклап, акыллы киңәшләрен бирә, урынсыз эшләгән эшләрем өчен бераз әрләп тә ала.

Әтиемә “егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, дигән әйтем туры килә. Нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкара ул. Безнең белән дә булырга вакыт таба. Әтием барлык сорауларыма да җавап бирә ала. Без аның белән рәхәтләнеп сөйләшәбез.

Өйдә вакытта, без аның белән бөтен эшне бергә эшлибез. Яз җиткәч, кош оялары ясыйбыз, кышын канатлы дусларыбыз өчен җимлекләр элеп куябыз. Җәй көне бергәләп су керәбез,сәяхәткә барабыз, кышын чаңгы шуабыз, кар көрибез.

Мин әтиемә йорт, бакча эшләрендә дә булышам. Кечкенәдән хезмәткә өйрәтә ул мине. Әтием уңган, тапкыр, зирәк, шул ук вакытта кайгыртучан һәм таләпчән дә.

Әтием һөнәре буенча – бораулаучы ярдәмчесе. Аның эше бик авыр һәм җаваплы. Аны эш урынында да хөрмәт итәләр.

Әти-әнием минем өчен олы терәк, зур таяныч. Мин алар белән горурланам.

Үземне дөньяда иң бәхетле бала итеп тоям. Киләчәктә дә бергәләп, тату тормышта яшәргә язсын.

Гаяз Җиһангәрәев,

Кызылъяр мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Минем этием.

Этием-Энием Сез минем ике Кояшым.  Этием минем Айрат Абзалтдинович.Эти кечкенэдэн биергэ, жырларга яраткан, шуна курэ миндэ этигэ охшап жырларга да, биергэ яратам.Анын кечкенэдэн хыялы инженер буласы килэ, ул инженер хонэре узлэштерэ, 15 ел авыл хужалыгын да инженер булып эшли.Хэзергесе вакытта этием эшмэкэрлек белэн шогельлэнэ.Этиемне яратканга курэдер мине телем дэ Эти дип ачыла. Йокыдан уянгач та мина беренче хэерле иртэ телэуче дэ, мэктэпкэ илтуче дэ, мине музей, кургэзмэлэргэ йортуче дэ, табигатнен матурлыгы белэн таныштыручы да ЭТИЕМ. Этием минем унган, ачык кунелле, ярдэмчел, ул нинди эшкэ тотынса да барысын да булдыра. Энием ойдэ булмаган да тэмле ашлар да пешерэ, эниемэдэ булыша. Яз житкэч бакча эшлэрендэ дэ булушучы ул минем Этием. Минем унышларга ирешуемдэ дэ Этиемнен ярдэме бик зур.Этием минем очен урнэк. Этием авырма, мин сине бик яратам. Этием белэн сыерчыкларга оя ясыйбыз.Этием белэн музей да. Без ял итэбез.

Рейтинг: +58

5075 просмотров

Комментарии ()

#
11 мая 2016 в 13:17

0

Молодец Лиана! Дружная у тебя семья!

Амир Бариев
#
19 мая 2016 в 07:43

0

молодец, гаилэгезгэ ин изге телэкэр

Dina Zainullina
#
11 мая 2016 в 13:21

0

скворечник супер и все своим рукам это вообще класс папе большое спасибо молодцы.Все отлично и и статья хорошая молодец так держать

Алина Сафина
#
11 мая 2016 в 13:22

0

и про папу статья тоже появилась!!! молодец!!!!!!!

Алина Зиганшина
#
11 мая 2016 в 13:33

0

Лиана, синен этиен бик унган кеше! Синен этиен комитетта булса бик эйбэт булыр иде дип уйлыйм! dance

Алия Шакирова
#
11 мая 2016 в 13:37

0

Лиана, молодец! Папы-наша опора и поддержка! Ты умница!

Шаймуратова Зарина
#
11 мая 2016 в 14:10

0

Бик дулкынландыргыч хикэя Лианочка!Хэрвакыт шулай тату, матур, бэхетле гаилэ булып яшэгез!

Алсуня Кашфразиева
#
11 мая 2016 в 15:45

0

Какой у тебя папа! Просто супер — папа! Желаю вашей дружной семье благополучия, счастья и крепкого здоровья всем вашим родным и близким! УМНИЦА, ЛИАНОЧКА!!! v

Марат Садыков
#
11 мая 2016 в 17:38

0

Лиана молодец++++++++++++++++++++

Олеся Ермакова
#
11 мая 2016 в 22:53

0

Лиана! Синен этиен бик эйбэт кеше!

Игошин Яромир
#
11 мая 2016 в 23:16

0

Лиана, желаю твоему папе успехов и победы!!! v

Гадель Егоров
#
12 мая 2016 в 07:57

0

Искиткеч яхшы һәм булдыклы әти!

Бу чәчәкләр әтиеңә!

Вероника Зиганшина
#
12 мая 2016 в 20:03

0

Синен этиен булдырган! Молодец, Лиана! Бик актив этилэр бу дэньяда бик эз! Синен эчен мин бик шат!

Екатерина Семёнова
#
12 мая 2016 в 20:23

0

Я не очень в татарском. Но про твоего отца я поняла. Лови+37

Гузель Шакирова
#
13 мая 2016 в 20:54

0

Лиана, молодец! Бик матур этиен турында язгансын! Этиен бик тырыш! Сине ярата!

Ангелина Байбакова
#
14 мая 2016 в 16:46

0

Как здорово, что дети пишут о папах. Я прочитаела уже несколько статей, где знакомят с папами. Папа твой молодец!

Юсуф Исрафилов
#
15 мая 2016 в 17:55

0

Молодец! Наконец про папу прочитали! Папы в родительском комитете тоже нужны!

Замира Хамитова
#
6 октября 2016 в 20:34

0

Бик матур язгансын! Молодец, Лиана!

                                                               Әтием
турында истәлекләр.

                                                                                                  
Бураннары белән кышлар
килде,

                                                                     
       
 Карлар
яуды синен эзләргә,

                                                                                                  
Кышлардан соң жәйләр ашыктылар,

                                                                                 
Күптән инде синең киткәнгә…

    Рәсим Җәләл сүзләре Юрий Федоров көенә
язылган бу җырны мин бервакытта да күз яшьләресез генә тыңлый алмыйм.Кадерле
әтием фаҗигале төстә һәлак булганга җиде елдан артык вакыт үтсә дә, һәрвакыт
елмаюлы, мөлаем карашы, яшьләй агарган көмештәй чәчләре, йомшак, шул ук вакытта
балта осталарына гына хас көчле,яргаланып беткән  куллары,акыллы зәңгәр күзләре
белән әле дә каршымда басып торган кебек ул.    

    
Әтием,Нәбиуллин Шәйхлислам Һадиулла улы,бөтен гомерен хезмәткә багышлады.Ул
бигрәк

тә
балта эшен яратты. Эштән арып кайткач,(ул Арча районының “РАН — упаковка”  предприятиесендә
картон коробкалар ясау цехында эшләде) гаражга чыгып ,тәрәзә рамнары,
ишекләр,үзебез өчен генә урындыклар,өстәлләр  ясый иде.Авыл җирендә яшәгәч,йорт
тирәсен карап тору өчен дә зур тырышлык кирәк, шуңа күрә каралты – кураны да
гел яңартып, тәртиптә тотты.Бакча эшен бик яратты,өй каршына чыршы агачлары
утыртты, ләкин аларның зур булып үскәнен генә күрә алмады.Әти үзе дә хезмәтне яратты,
безне, кызларын да шуңа өйрәтте.Әле дә хәтеремдә, берәр такта яки бүрәнә башын
кисәсе булса,әти татарчалы – русчалы итеп: “Кызым,пилить!»-дип мине ярдәмгә
чакыра иде.Бармак белән чиертмәсә дә:”Әти нәрсә әйтер икән? – дип, аннан бераз
шүрләп тә куя идек.

     “Ран – упаковка” предприятиеседә  эшләгәндә,59
яшен дә тутыра алмыйча, йөк машинасын бушатканда  җиргә башы белән егылып, өч
ай комада ятып үлеп китте.Эштән кайтуга, аз гына булса да әтине күреп калыйм дип,
шифаханәгә ашыга идем. Әтинең күзләре еш ачык була, табибларны күрсә, иякләре
калтырый иде.Әллә барысын да белеп, ишетеп ятты микән?  

     Әле дә хәтеремдә, ял көнендә гаиләм
белән(тормыш иптәшем, ике кызым бар) авылга әти белән әни янына кайттык.”Укытучылар
көне” якынлашып килә иде.Әтием ике кызына,(мин дә, сеңлем дә укытучылар) бәйрәм
беләп котлап,конфетлар алып куйган булган(моны соңыннан әни әйтте). Ләкин безгә
әзерләгән бүләкләрен үз куллары белән тапшыра гына алмады.Китәр  алдыннан әти,соң
мәртәбә хушлашкандай,безгә таба бер адым атлады һәм тукталып калды.Мөгаен,безне
бүтән күрмәячәген  йөрәге белән сизгәндер.

     Эш урынында килеп чыккан бу фаҗигадә гаепле
кешеләр җәзасын алмады.Хәтта ул көнне  предприятиедә видеокамералар да
эшләмәгән булып чыкты.Нәкъ детектив фильмнардагыча.

     Мин әтиемне әниемнән дә катырак яраттым.Шуңа
күрә дә аның үлеме белән бүгенге көнгә кадәр килешә алганым юк.Еш кына ул минем
төшләремә керә.Туган йортыма кайткан саен, ул ясаган тәрәзәләрне,
рамнарны,утырткан агачларын күрүгә күңел кузгала, ялгыз әниемнең яшьле күзләре
йөрәкне әрнетә.Үземә 40 яшь булса да, мин әле дә аны юксынам.Эх,тагын аз гына
булса да әтиле булып гомер кичерсәң икән!Әти турында истәлекләремне  
Рәсим
Җәләлнең шигъри юллары
белән тәмамлыйсым килә:

                                               Кайтмас жиргә киттең,тик шулай да,

                                              
Яшисең син,әти күңелдэ…

                                              
Еллар арты еллар үтсәләр дә,

                                              
Онытылмыйсың әле, син бер дә,

                                              
Онытылмыйсың әле, син бер дә.

Кайтмас жиргэ киттен,тик
шулай да,

                                                                                                      
Яшисен син,Эти кунелдэ…

Еллар арты еллар утсэлэр дэ,

Онытылмыйсын эле, Син бердэ,

 Онытылмыйсын эле, Син бердэ.

Язлар житсэ киткэн кошлар кайта,

Кайтмыйсын шул,кунел котсэ дэ,

Узен кайткан тосле булыр иден,

Тошкэ генэ,Эти керсэн дэ…

Татарча сочинение “Дәү әтием|Дэу этием”

Сочинение на татарском языке на тему “Дәү әтием”/”Дэу этием”
Дәү әтиемнең исеме − Кәрим. Ул авылда яши. Кәрим бабай күп еллар мәктәптә укытучы булып эшләгән. Бик күп балаларга белем биргән, тормышта яхшы кешеләр булырга өйрәткән. Дәү әтием бик акыллы һәм зирәк, шуның өчен аны бөтен кеше хөрмәт итә.
Дәү әтием Бөек Ватан сугышында да катнашкан. Ул, сугышның беренче көненнән башлап, Берлинга кадәр барып җиткән. Сталинград өчен барган сугышларда бик каты яраланган. Аның балчыкка күмелгән гәүдәсен шәфкать туташы күреп алган. Дәү әтием ике көн кыр госпиталендә яткач кына аңына килгән, су сораган. Аннан соң гына тылга, госпитальгә озатканнар аны. Сигез ай дәваланып, үлемне барыбер җиңгән ул. Яңадан үзе теләп фронтка киткән. Сугышны Берлинда тәмамлаган. Сугышчан батырлыклары өчен бик күп медальләр, орденнар белән бүләкләнгән.
Тынгы белмәс дәү әтием хәзер дә гел хәрәкәттә. Авылда аның зур бакчасы һәм бик күп умарталары бар. Без җәйге каникулда дәү әти янында торабыз. Аны бик яратабыз. Мин аның белән җәй көне эшкә йөрергә яратам. Дәү әтием белән булганда, бер эштән дә курыкмыйм. Печәнне бик оста чаба минем дәү әтием. Аннан соң без ул печәнне әйләндергәләп торып киптерәбез. Икенче көнне, ат җигеп, печәнне өйгә алып кайтабыз, кышка дип өеп тә куябыз. Ә атны су буена алып төшәргә дәү әтием мине үземне генә җибәрә. Мин рәхәтләнеп атта йөрим, аннан соң аны яхшылап юам.
Дәү әтиемне мин генә түгел, авылыбыз кешеләре дә бик ярата. Ул гел кешеләргә ярдәм итеп яши. Мин дәү әтием белән горурланам һәм аның кебек яхшы кеше булырга омтылам.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Дэу этием” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

Чыганак: Салих Сәйдәшев турында истәлекләр / [төз. : Р. Исхакова-Вамба һ. б.].- Казан : Татар. кит. нәшр., 1980.- 159 б.

Әбиемнән әтиемнең бала чагы турында сорашсам, ул мина аның кузна уйнарга яратучы, бик тере, ләкин тыңлаучан һәм яхшы укучы малай булып үсүен сөйли иде. Бермәл күгәрчен очырту белән дә мавыгып алган. Хәзер анык кына әйтә алмыйм, ни сәбәптәндер, аны бу шөгыленнән бик тиз арындырганнар. Шулай да әтиемнең кош-корт, җанварларга мәхәббәте гомергә сакланды. Әбием әйтүенчә, әтием кечкенәдән үк музыкага бик хирес булган, җырларга яраткан, гармунда уйнарга бик иртә өйрәнгән.

Тормышта әтием йомшак, иркен күңелле, һәркемнең күңелен күрә белүче кеше булды. Мин аның кайчан да булса без — балаларга кычкырганын хәтерләмим, әмма шуңа карамастан, безгә карата үзенчә таләпчән дә иде: ул бервакытта да безгә кунаклар барында алар тирәсендә кирәкмәгәнгә буталып йөрергә, олылар сүзенә кушылырга рөхсәт итмәде. Тупас мөгамәләне яратмый иде, бездә бер-беребезгә карата мәхәббәт, олыларга хөрмәт тәрбияләргә тырышты. Әминә апасын бик ярата, олылый иде.
Җизнәсе Шиһап Әхмеровны да ихтирам итә иде.

Минем хәтеремә әтиемнең фольклорчы һәм курайчы И. Мусин белән З.Яруллинны гадәттән тыш, әйтер идем, аерата бер ягымлылык белән яратуы сеңеп калган. Заһидулла абыйны, Казанга килгән вакытларында, бик еш кунарга алып кала торган иде дә, безгә яшь вакытларында Заһидулла абый белән кинотеатрда пианист-иллюстратор булып эшләп йөргән вакытларын күңелле итеп сөйли торган иде.

Әтиемнең үз гомерендә иң яратмаганы хат язу белән чыгыш ясау булды. Әмма дуслары һәм танышлары арасында ул иң кызыклы гәптәш һәм искиткеч әңгәмәче иде.
Утызынчы елларда әтием үзенең балалык дусты Мансур Мозаффаров белән аерылгысыз, алар гел бергә була иделәр.

Миңа әтиемне иҗат итеп утырган чакларында күзәтергә туры килмәде диярлек, ник дигәндә, ул инструмент янына барып утырып эшкә тотынса, без аның бүлмәсенә кермәскә, мөмкин кадәр аңа комачауламаска тырыша идек. Ул үз әсәрләрен язганда шагыйрь яки драматург белән һәрвакыт бергә киңәшеп эшли иде. Бу җөмләдән миңа бигрәк тә аның Таҗи Гыйззәт белән бергә эшләгән вакытлары истә калган.

Әтием Чайковский операларын һәм Бизеның «Кармен»ын бик ярата иде. Мин аның берничә мәртәбә шушы спектакльләр барган чагында театрда кулына шул операларның партитураларын тоткан хәлдә 4— 5 нче рәтләрдә утырганын күргәләдем. Утырыр, тыңлар, чыгып китәр, аннан тагын кереп тыңлар иде. Ул операның кайбер өлешләрен бик җентекләп өйрәнә иде, ахрысы.

Әтием сәхнәгә менеп дирижерлык итә башласа, мин аның йомшак, сыгылмалы хәрәкәтләренә карап соклана идем, ә кайвакыт (үз әсәреме, яки башка кеше әсәреме) башкарганда аның алдында әсәрнең партитурасы булмау мине бик гаҗәпкә калдыра иде.

Әтиемнең пианинода уйнау белән мавыгуы утызынчы елларга туры килә. Аның уйнавын мин сәгатьләр буе тыңларга әзер идем.

Ул Көнбатыш Европа композиторлары — Шопен (бигрәк тә аның җиденче вальсын), Штраус, Кальман («Сильва» опереттасыннан кайбер өзекләрне), Григ, шулай ук Чайковский пьесаларын рәхәтләнеп уйный иде. Уйнала торган әсәр- безгә яхшырак аңлашылсын өчен, ул музыка яңгырашына бәйләп төрле хикәяләр уйлап чыгарып сөйли иде. Мәсәлән, «Титаник» маршын башкарганда күз алдыбызга зур океан лайнерының мәһабәт айсберг белән килеп бәрелү күренешен тасвирлый-тасвирлый уйнар иде. Яки үзенең «Шәрекъ биюе»н уйнаганда безгә Көнчыгыш халыкларының тормыш-көн күрешен сурәтләп бирә иде.

Әтиемнең иң оста башкарганы татар халык көйләре иде. Ә үз көйләрен ул бары тик тыңлаучылар соравы белән генә уйнады. Импровизацияләр уйнарга бик яратты, әмма күбесен язып алмый иде. Заказ буенча язарга яратмады. Күп вакыт шагыйрьләр аңа җыр язуны үтенеп үзләренең шигырьләрен алып киләләр яки почта аркылы җибәрәләр иде. Шул рәвешле җыелган текстлар өемен әтиемдә үземнең күргәнем бар. Әмма ул аларга тотынып та карамый иде.

(Әниемнең 1915 елгы сеңлесе Гайшә апа сөйләгәннәрдән)

Мин әниемнең сеңлесе Гайшә апам белән сөйләшеп утырам. Аңардан әтием турында сорашам. Мин әти турында кайбер нәрсәләрне беләм дә кебек. 1911 елда туган. 1941 елның 14 августында сугышка алынган. 14нче аерым армия составына җибәрелгән… Әйе, болары билгеле. Әмма кеше буларак, ир, ата буларак,…

(Әниемнең 1915 елгы сеңлесе Гайшә апа сөйләгәннәрдән)

Мин әниемнең сеңлесе Гайшә апам белән сөйләшеп утырам. Аңардан әтием турында сорашам. Мин әти турында кайбер нәрсәләрне беләм дә кебек. 1911 елда туган. 1941 елның 14 августында сугышка алынган. 14нче аерым армия составына җибәрелгән… Әйе, болары билгеле. Әмма кеше буларак, ир, ата буларак, башкаларга мөнәсәбәттә ул ниндирәк булган? Боларны мин, әлбәттә, белеп бетермим. Белсәм дә, кемнәрнеңдер сөйләве, искә алуы аркасында гына.

Гайшә апам әкрен генә сөйләп китә:

— Әтиең миңа җизни була инде. Бик хәрәкәтчән, шат күңелле кеше иде, мәрхүм. Кирәк икән, җир җимертеп эшли, уен-көлкедә дә кимен куймый. Ярдәмчел. Бервакытта да тик тормас, нәрсәдер эшләр, бер дә булмаса, гармун уйнар. Безне — әниеңнең сеңелләрен дә үз итте. Берәр җиргә барса, Гайшә­гә, Нәсимәгә, Зәйтүнәгә дип, аерым-аерым бүләкләр алып кайтыр иде. Түбән очтагы әти-әнисенә, туганнарына да җылы карашлы булды. Әй-й, нинди кешеләрне харап итте бу сугыш!

Җизни сәвитне бер дә яратмады. Сәвитне чыгару­чылар ярлы-ябагайны як­лыйбыз дип шапырындылар. Әтиең бернинди яклау­ны да кирәксенмәде. Ник дисәң, ул үз тормышын үзе алып барырлык егет булды. Һөнәре дә бик әйбәт иде — тимерче. Әтисе Сәмигулла кода аны, Югары Өшенбаш дигән ар (удмурт) авылына җибәреп, атаклы тимерче Әләкчәйгә (Алексейга) һөнәрче итеп бирде. Берничә елдан егет аннан менә дигән тимерче булып кайтты. Атасы белән бергә су буенда алачык корып җибәрделәр. Элгәре заманнарда татарлардан тимерче булмаган. Патша безнең кавемнең корал ясавыннан курыккан. Галимулла җизни — безнең авылда беренче тапкыр тимерче булган кеше. Әүвәле ат дагалатырга, сука-тырма төзәттерергә, комган-табак кебек нәрсәләрне яматырга кирәк булса, әнә шул биш чакрымдагы Югары Өшенбашка йөри торган булганнар. Галимулла җизни тимерче булгач, халык рәхәткә тиенде. Якын-тирә авыллардан да аңа килә торган булдылар. Шулай итеп, ул тирә-якта бик кирәкле кешегә әйләнде.

Әтиеңнең тагын шуңа ачуы килде: колхозлашу башлангач, аңа алачыгын ябарга, колхоз тимерчелеген оештырып эшләргә куштылар. Ул көн буе бушлай чүкеч сугарга тиеш булды. Ачуың да килмәгәе, эшләгән өчен хезмәт көне дигән нәрсә генә яза башладылар. Ә ул хезмәт көне дигәненә ничә йөз грамм икмәк бирәселәре билгеле түгел, әллә бирәләр, әллә юк. Менә шуның өчен ул яңа хөкүмәтне гел сүгә торган булып китте. Теге утыз җиденче елларда аны ничек исән-­имин калдырганнардыр. Сүз сыярдай кешеләр янында гына сүккәндер шул.

Сугыш чыккач, Галимул­ланы озак тотмадылар, берәр ай үттеме икән, кулына военкоматка барырга язу тоттыр­дылар. Аңа шул көннәрдә генә утыз яшь тулган иде. Ул елларда бездә туган көннәр уздыру дигән гадәт юк иде. Удмуртларда булгандыр шул, шуннан күреп кайткандыр. Бүген минем туган көн дип, үзе кушып, аш-су әзерләтте. Ул вакытта хәмер дигән нәрсәнең өйгә кергәне юк иде. Дус-ишләре белән бергә чәй эчеп күңелле итеп утырдылар. Әтиең ул вакытта, ата-­анасы йортыннан аерылып чыгып, югары очка — безнең йортка күчкән иде. Безнең әти үлгәннән соң, йортта ир-ат кулы кирәккәч, шулай иткәндер инде. Түбән очтагы үз йортларында әле Дәүләтша, Габдрахман исемле туганнары бар иде. Кодабыз Сәмигулла үзе дә исән-сау. Өй тулы ир-ат. Галимулла җизни, өч баласы да булгач, әниең Нурхәят тәтә белән безнең өйдә тора башладылар. Өй иркен, ике катлы. Абзар-кура әйбәт. И безнең җиләк-җимеш бакчасы! Яршәпкә урысларында гына була торган иде андый мул уңышлы алма агачлары.

И балаларын ярата да иде җизни. Абыйларың Мәлик белән Хәкимулланы, икесен ике кулына утыртып, ишегалды буйлап йөгереп йөрер иде. Әле син бишек баласы гына. Нибары ике-өч айлык. Сине тартып йөрер өчен өсте ябулы җайлы бишек-арба ясады. Аны алма, чәчәк бизәкләре төшереп, бик матур итеп бизәде. Иртәгә сугышка китәсе дигән кичне, сине шул арба белән тартып, Кырмачтагы Гали чишмәсенә чаклы барган. Син ими сорап елый башлагач, тиз генә кире кайт­кан.

Күңеле сизенде. Бу бала­ларны бүтән күрә алмам инде, диде. Сәке өстенә өчегезне дә тезеп утыртып (сине яткырып), беръюлы бик озак итеп карап утырды. Бу сугыш башлануына Сталин гаепле, диде. Моны ишетеп, Сәрбиҗамал әбиеңнең коты очты. Безгә карап, кисәтеп әйтеп куйды:

— Бу сүзне кешегә әйтә күрмәгез, берүк.

«Кеше» дигәннең үзебезнекеләрдән башкалар икәнен бик яхшы аңлый идек.

И аның кич белән капка төбенә чыгып өздереп гармун уйнаулары! ­Бөтен югары оч җыелды. Бер көй­дән икенчесенә күчә-күчә озак уйнады. Сугышка бергә китәсе иптәшләре дә килде. Алар, гармунга кушылып, җырлап та алдылар. Хатын-кызлар елаштылар. Без сеңлем Нәсимә белән, күңелебез тулып, кочаклашып үкседек. Майтәтә (синең әниең Нурхәят тәтәне без шулай дип йөртә идек) урамга чыкмады. Юлга хәстәрләүдән арына алмагандыр инде.

…Иртәгәсен аларны бөтен авыл белән озатып калдык. Әниең, яшь бала белән булгач, Кукмарага кадәр озатып бара алмады, зират яныннан кире борылды. Мин Кукмарага кадәр бардым. Военкомат капкасыннан кереп китәр алдыннан җизни, мине читкәрәк алып китеп, боларны әйтте:

— Немец бик хәтәр ки­лә икән. Кайта алырбыз­мы-­юкмы? Әйтеп булмый. Мон­да кадәр ­җибәрмәбез җибәрүен. Балаларны, зин­һар, карагыз. Кайта калсам, онытмам. Апагыз бик йомшак, башка туганнары кебек кыю, тәвәккәл түгел. Өч бала белән кала бит. Кайта алмасам, бәхил булыгыз.

Аларны Кукмарада берничә көн тоттылар. Идрис Габделхагы белән Гайфи Нуриәхмәте чыгып та йөри алдылар. Безнең җизнине ниндидер командир итеп куйганнар. Шуңа күрә ул чыгып күренә алмады.

Мин, аның белән елап аерылышкач, турыдан гына (Манзарас, Киндер Күле аркылы) тау башыннан авылга кайттым. Син ул көнне бик көйсезләндең. Әни белән икебез төн буе алма бакчасында күтәреп йөрдек. Ник дисәң, әниең, түзә алмыйча, тагын бер күреп калыйм дип, Кукмарага йөгергән. Әмма барыбер очрата алмаган. Таң атканда гына кайтты. Имезгәч, син тынычланып йоклап киттең.

Җизнинең командасын Казанга шуннан соң ике көн үткәч кенә җибәрделәр әле. Анысында инде әниең сине шул матур арбаң белән тартып барды. Бу юлы чуен юл станцасында очраша алганнар. Әтиең, сине үбеп, күзләреннән яшь коя-коя, кузгалып баручы вагонга сикереп менеп китеп барган.

Җизни сугышка, кемнәрдер кебек иске-москы белән түгел, ару киемнәрен киеп китте. Җае чыгып, ул аларны кире җибәрә дә алган. Ак капчыкка тутырган да, адрес язып, почтага тапшырган. Бу киемнәр көзгә генә килеп җитте. Бишмәтенең кесәсендә хаты да бар иде. Беребезне дә калдырмыйча, сәламнәр язган, сагынуын әйткән. Балаларны каравыбызны кат-кат сораган. Бер җыру да язган:

Җирән атымның ялларын

Тасма кирәк үрергә.

Бу хат миннән бәхетлерәк,

Кайта сезне күрергә.

Хаты кайтты, үзе кайта алмады шул. Биш-алты көн саен хаты килеп торды. Яңа ел алдыннан килмәс булды. Бигрәкләр дә салкын кыш булды ул елны. Нихәл түзмәк кирәк. Шул суыклар гына харап итмәдеме икән диештек.

Гайшә апам боларны 1997 елның 26 декабрендә, мин ул яшәгән Әсән Елга авылына кайткач сөйләгән иде. Мин өлгергән кадәр язып алганмын. Боларга үземнән дә өстәп әйтәсе килгәннәрем шул: әйе, бу сугыш безнең кебек күпме балаларны ятим итте, күпме күз яшьләрен түктерде. Мин әтиемнең төс-кыяфәтен дә белмим. Хәтта аның фотосы да калмаган. Хәер… Сиксәненче елларда, түбәләре череп-тузып беткәч, без авылдагы таш йортыбызны колхозга бирдек. Ташы булса да берәр нәрсәгә ярар дидек. Менә шул йортны сүткәндә, чорманың бер урыныннан иске китаплар бәйләмен тапканнар. Аларны киндер тукымага төреп, күздән ераграк җиргә урнаштырып куйганнар икән. Авылдашлар төргәкне миңа бирделәр. Казанга алып кайтып, китапларның һәр битен берәмтекләп карап утырганда, араларыннан бер паспорт килеп чыкты. Әтинең паспорты! (Ул Өшенбаш авылында тимерче һөнәренә өйрәнгәндә, әлеге дә баягы, рәхмәт төшкере, Алексей оста ярдәмендә Тәкәнештән паспорт ала алган икән. Безнең авыл кешеләренә ул елларда паспорт бирмәгәннәр әле.) Паспорт булгач, анда инде әлеге документ иясенең фотосы да була. Әтинеке дә бар. Әмма инде саргаеп, төсе уңып беткән. Мин, инде олыгаеп беткәч, әтинең рәсемен беренче тапкыр әнә шулай күрдем. Дөресрәге, фотоның ниндидер эзләре генә иде ул. Фотографияләр белән эш итүче бер оста аны күпмедер дәрәҗәдә күрерлек итте. Әни белән икесенекен янәшә куеп карагач, ничектер кү­ңелгә рә­хәтлек иңә. Әйтерсең лә алар гомер юлын ахырына кадәр бергә үткәннәрдер кебек. Аһ, шулай булган булсачы да…

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Эти эни турында сочинение
  • Эти трое были живые смешливые острые на язык егэ тест ответы
  • Эти трое были живые смешливые острые на язык егэ 26 задание
  • Эти старенькие дворы настоящее испытание для всех егэ
  • Эти сгту расписание экзаменов