Ф?рит якупов ана б?хете картинасы буенча сочинение

Обновлено: 11.03.2023

Төзеде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сабирова Т.Г.

Максат: “Әнкәй”, “Клиндерләр эзлим” шигырьләрен анализлау аша шагыйрьнең әнисенә булган мәхәббәтен укучыларга җиткерү;

укучыларның сөйләм телен үстерү һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү;

әниләргә карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү, иҗатка омтылыш булдыру.

Җиһазлау: шагыйрь портреты, компьютер, , китап күргәзмәсе, , тактада эпиграф: “Ата-ананы хөрмәт иткән , аларга хезмәт күрсәткән, күңелләрен хуш кылган уллар- кызлар Аллаһы тәгаләнең дустыдыр”. ( Мәүлә Колый, 17 нче йөз шагыйре)

Дәрес барышы

I . Оештыру. Уңай психологик халәт булдыру.

-Исәнмесез, укучылар. Ягез әле , бер-беребезгә карап елмайыйк. Сез бик ягымлы, матур. Шушы җылы мөгамәләдә дәресебезне башлап җибәрик.

II . Өй эшен тикшерү. СИНГЛ РАУНД РОБИН структурасы кулланыла.

Укучылар, без алдагы дәрестә кайсы шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәндек?

Шагыйрь ничәнче елда һәм кайда туган?

Әти-әнисе турында нәрсәләр беләсез?

С.Хәкимнең язу стиле нинди?

С. Хәкимнең танылган шагыйрь булуын ничек дәлилли аласыз?

“ С. Хәким — фронтовик-шагыйрь” дип тә әйтәбез. Сугышта күрсәткән батырлыгы өчен нәрсә белән бүләкләнә?

Шагыйрь, сугыштан кайткач та, иҗат эшен ташламый. Сәламәтлеге бик начарланып кайта, ләкин тормыш иптәше аны бала тәрбияләгән кебек карый.

Шулай, сугыштан кайткач, Бауман урамы буйлап бара икән. Радиодан Зифа Басыйрова башкаруында “Юксыну” җыры яңгырый. Диктор “халык җыры” дип игълан итә. Ә бу шигырьнең авторы кем була инде?

Шигырьдә нәрсә турында сүз бара иде?

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

-Менә шул сагыну, ярату хисләре башка шигырьләргә дә күчә. Ярату төрле-төрле була бит: дусларны, туганнарны, әти-әниләрне ярату. Ә әниләргә булган мәхәббәт хисен С.Хәким “Әнкәй”, “Клиндерләр эзлим” шигырьләрендә сурәтли. Безнең бүгенге дәрестә максатыбыз: әлеге ике шигырьне укып фикер алышу, авторның әнисенә булган мөнәсәбәтен күрсәтү һәм шундый тойгыларны үзебездә дә булдыру.

Әйдәгез, эпиграф белән танышыйк. Сез бу сүзләрне ничек аңлыйсыз? Бүген дә актуальме?

“Әнкәй” шигыренә мөрәҗәгать итик. (Укытучы шигырьне үзе сөйли.)

Шигырьне чылбырлап та укып карыйк.

ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН структурасы кулланыла.

Шигырь кемгә багышланган?

Әниләргә хас сыйфатларны әйтегез әле.

Шигырьдә әни кайсы урында, кайда сурәтләнә? (Кое янында)

Ни өчен? (Чөнки кое янына кеше җыела, анда төрле хәбәрлә ишетергә мөмкин.)

Укучылар, дәреслектә бирелгән рәсемгә карагыз әле. Сездә нинди фикерләр туды?

Бала чагында һәрберебезгә әти-әниләр, һичсүзсез, бик кирәк. Ни өчен?

Ә үскәч, әниләр яныннан читкә киткәч? Шагыйрь бу фикерне кайсы юлларда әйтә? ( Үзебез дә зурлар булгач, безгә әниләребезнең акыллы киңәшләре бигрәк тә кирәк. “Шул сүзләрең синең искә төшә,

Юнәлсәм дә менә кай якка “, ди шагыйрь)

“Бала күңеле далада” дип үпкәли әни. Нигә үпкәләргә мөмкин соң ул?

( Әнисе көткән чакларда бала кайтмый.)

Бик дөрес, укучылар. Ә менә шушы фикерне халык ничек әйтә? Әлеге әйтемнең беренче өлеше ничек иде? ( “Ана күңеле балада”.)

Фикерегез, җавабыгыз белән килешәм. Соңгы ике юлга кабат мөрәҗәгать итик. Бу юллар белән шагыйрь нәрсә әйтергә тели? ( Тулы чиләк белән очрау — яхшы фал. Башкаларның юлы уңа. Изге күңелле кеше генә шулай эшли. )

Сез шагыйрьнең фикерләре белән килешәсезме?

Шагыйрь әнисенең күңелен әнә ничек сурәтләгән. Ә сезнең әниләрегезгә карата нинди әйтер сүзләрегез бар микән ?

Үзеңне сынап кара!

3 вариантта шигырь язу башкарыла.

1 в. Әни, нинди ягымлы син,

2 в. Терәк сүзләр; әнием, бәгырем, кадерлем, үстердең, назлап, онытмам, сагынам, рәхмәтем.

кулларың – улларың; йөзләре – күзләре; уятуыңны – озатуыңны, әнием – бәбиең.

Физкультминут. ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР структарасы ярдәмендә.

Шагыйрьнең әнисенә мәхәббәте башка шигырьләрдә дә, мәсәлән, “Клиндерләр эзлим”дә дә урын алган.

Бер карасаң, шигырьне утырдың да яздың кебек. Ә бит шигырьне язарга нәрсәдер этәрә. Казанда студент чагында миңа үземә шәхсән С.Хәким белән очрашырга туры килде. С. Хәким менә без хәзер укыячак шигырьнең ничек язылганын, әнисенең һәрвакыт клиндер алып кайтырга үтенүен, аның чынлап та клиндер яратуын искә алып сөйләде.. Димәк, шигырь юктан гына язылмый икән, ниндидер эчке көч була.

Ә сез клиндер сүзен аңлыйсызмы?

Клиндер – төче камырдан боҗра формасында ясап пешерелгән күмәч.

Сәнгатьле итеп, үзебез дә укып чыгыйк.

Лирик герой әнисенә күчтәнәчкә дип нәрсә эзли?

Әнисе үзе үтенәме, әллә лирик герой шуны алырга телиме?

Ә нәрсә алып кайтасы килә?

Кайвакытта үзе кайта алмаса , яки башкача, клиндерләрне җибәрергә дә туры килгәндер. Лирик герой бу хәлне ничек кабул итә?

Лирик герой әнисенең теләген үтиме?

Кайсы юллардан ачыклыйбыз?

Димәк, шагыйрь әнисен бик ярата.

С. Хәким үзенең әнисен, хатынын, балаларын яраткан, хөрмәт иткән. Атаның мәхәббәте балаларына да күчкән. Аның улы, Татарстан Республикасы Президенты М.Шәймиевнең киңәшчесе Рафаэль Хәкимов, әтисенең иҗатын укучыларга якынайту өчен күп көч куя. 2005 елда “С.

Хәкимнең яңа көне” исемле фильм төшерелгән. Әлеге фильм беренче халыкара фестивальдә “Милли тради ц ияләргә сак караш” номина ц иясендә беренче урынны алды.

Кеше китә, җыры кала, диләр. Шагыйрь мәңгегә китте, җыры калды, шигырьләре калды.

Укучылар, ә сезнең күңелегездә С.Хәкимнең нинди шигырьләре урын алды?

Автор бу шигырьләре белән нәрсә әйтергә тели?

V. Өй эше бирү.

— Өйдә әниләр турында яки туган як авыл хакында шигырь яки мәкалә язарга омтылыгыз.

Шайхутдинова Лилия Магфуровна

Әни – һәр кеше өчен иң якын, иң кадерле кеше. Ул безгә әлеге дөньяда яшәү хокукын, тормыш биргән. Бала иң беренче сүзендә “әни” дип, юкка әйтмидер. Һәр әни үзенең баласы турында кайгыртып калмыйча, анда кешелеклелек, әдәплелек сыйфатларын да тәрбияли. Әни безне мөстә – кыйль фикер йөртергә, үзебезнең хаталарны танырга ярдәм итә. Тормышның булачак һәм үткән көннең кадерен белергә өйрәтә. Нәкъ әни безгә кешенең кадерен белергә, туганнарың турында кайгыртырга, өлкәннәрне хөрмәт итергә өйрәтте. Бары әни генә синең уңышларыңа һәм ирешкән дәрәҗәләреңә чын күңелдән куана.

Әни – безнең киңәшче.Ул безгә дөресен әйтүче, хаталарыбызны төзәтеп, туры юлга бастыручы. Хәтта өлкән кешеләр дә еш кына әниләренә мөрәҗәгать итәләр. Һәр кеше үз әнисен үзенчә ярата: кемдер аңа матур сүзләр белән эндәшсә, кемдер өй эшләрен эшләргә ярдәм итә, әнисе турында кайгырта. Начар әниләр булмый. Әни кеше беркайчан да үз баласын алдамый. Җир йөзендә һәр әни баласы өчен хәтта сәламәтлеген дә кызганмый. Әни безнең яратуны таләп итмичә, чын күңеленнән, ихластан ярата.

Әлбәттә, мин үземнең әниемне яратам һәм хөрмәт итәм. Ул минем бик яхшы, юмарт һәм гадел. Үзеңең серләреңне сөйләп була торган, гел киңәшләр сорап була торган кешең булуы – зур бәхет. Әнием кояш кебек, гел балкып, һәрберебезнең күңелен күрүче нур кебек. Аннан башка дөньяны күз алдына китерергә дә куркам. Әнием мине бик күп нәрсәләргә өйрәтте. Мин аңа бик рәхмәтле.

Һәрберебез дә әниләрнең эшләгән яхшылыклары өчен рәхмәтле булырга тиеш. Беркайчан да үз әниеңне онытма, чөнки аны дуслар да, акча да алыштырга алмый.

Әниегезнең кадерен белегез һәм яратыгыз!

“САМЫЙ ДОРОГОЙ ЧЕЛОВЕК”

Мама – это самый родной, близкий и дорогой человек для каждого из нас. Она дала нам самое ценное, что мы имеем – нашу жизнь. Не зря первое слово, которое произносит ребёнок — “мама”. Каждая мама не только заботится о своём ребёнке, но и старается привить ему самые лучшие человеческие качества. Мама учит нас самостоятельно принимать решения, признавать свои ошибки. Она учит нас ценить жизнь и каждое прожитое мгновенье. Именно она научила нас ценить людей, заботиться о близких и уважать старших. Только мама всегда будет искренне радоваться нашим успехам и достижениям.

Конечно же, я очень люблю и уважаю свою маму. Она у меня очень добрая и справедливая. Какое же это счастье осознавать, что есть человек, которому в любой момент можно рассказать что-либо или поделиться каким-то секретом и быть уверенным в том, что всё это останется между вами. Моя мама, как солнце, светит каждому в нашем доме. Я даже боюсь представить, что бы я без неё делала. Мама научила меня многому, я безумно благодарна ей за это.

Каждый из нас благодарен своей маме за всё, что она делает для нас. Не нужно никогда забывать о своих матерях, ведь никакие друзья, деньги не смогут заменить нам нашу родную маму.

Ришат Тухватуллин | OFFICIAL

Ришат Тухватуллин | OFFICIAL

Ришат Тухватуллин | OFFICIAL запись закреплена

АНА. Бөек исем.
Нәрсә җитә ана булуга,
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке — ана булуда!
Һади Такташ.

😘

Розалия Төхвәтуллина иҗат иткән җырлар! Рәхмәт сезгә шундый матур җырларыгыз өчен. Алдагы көннәрдә дә матур җырлар иҗат итергә язсын сезгә!

Вакиля Еркеева

Гульнара Шакурова

😙

Елизавета Романова

Сездә Төхвәтуллиннар семьясында барсыда бар, Бик Зур Рәхмәт Сезгә. Изгелекләрегез үзегезгә меңләтә әйләнеп кайтсын. Ж,ырларыгыз моңлы, матур чын күңелдән чыккан сүзләр белән язылган. Бәхетле, Сау — Сәләмәт булыгыз.

Ракия Шайдуллина

Обычно забота о ребенке ложится на плечи матери , за исключением немногого. Мать никогда не тяготится этим , она гордо несет эту ношу , невзирая на любые трудности ! Результатом такого самоотверженного труда вырастает Человек с большой буквы , каким в данном случае является наш любимый всеми Ришат ! Мама в его жизни не только человек по- матерински любящий , оберегающий от всяких невзгод и неудач , она является другом , помощником по творчеству Такое в простых обычных семьях я до сих пор не встречала ! Беспредельная радость матери , которая может помочь в становлении жизни взрослого сына и какова благодарность сына матери — мы это успеваем заметить в короткие промежутки времени на концертах и по видеозаписям . Честь и хвала вам , наши дорогие МАМА и СЫН .

Рушан Измайлов

Рушан Измайлов

Читайте также:

  • Макар девушкин маленький человек сочинение
  •   

  • У сильного всегда бессильный виноват сочинение
  •   

  • Борьба народа как спасение россии сочинение
  •   

  • Природа источник радости и счастья сочинение
  •   

  • Итоговое сочинение кировская область результаты

Күренекле рәссам Х. Якуповның «Хөкем алдыннан» картинасы Советлар Союзы Герое шагыйрь Муса Җәлилнең әсирлектәге тормышын, батыр көрәшен сурәтли.
Моабит төрмәсе. Җәлил хөкем алдыңда, фашистлар аннан сорау алалар. Капма-каршы ике дөнья кешеләре очрашкан. Берсе − Муса Җәлил − шагыйрь, көрәшче. Икенчеләре − фашистлар, кешеләрне җәзалап тәм табучы, дөньяны канга батыручылар.
Алгы планда Муса Җәлил горур басып тора. Аның нәфрәт тулы күзләрендә кискенлек һәм катгый караш чагыла. Ул фашистларга кыю рәвештә батырып карап тора. Җәлилнең буйсынмас килеш-кыяфәте туган иленә бирелгәнлеген раслый.
Төрмә киемнәреннән булса да, шагыйрьнең өсте-башы пөхтә, җыйнак. Өстендә иске телогрейка, муенына төрмә номеры тагылган. Рәссам герой-шагыйрьнең эчке ныклыгын, көчле ихтыярын бирә алган. Бу күренештә Муса Җәлилнең килеш-торышы нәкъ үзе язган шигырьгә туры килә:
Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,
Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә,
Үләм икән — үләм аягүрә,
Балта белән башым киссәң дә.
Хөкем итүче фашистлар шагыйрьгә каршы утырганнар. Аларның йөзендә борчылу, тынычсызлану сизелеп тора. Креслога хуҗаларча киерелеп утырганы М. Җәлилгә гаҗәпләнеп, буйсындырырга көче җитмәүдән, аңа ачу белән карый, аның җиңендә − свастика (фашистлар эмблемасы, очларын тигез итеп бераз бөгеп ясалган төре). Аның борчылуын кулында төтенләп, дерелдәп яна торган трубкасы да сиздерә. Зур чиндагы фашистларның икенчесе ачуыннан урыныннан сикереп торган, шагыйрьнең буйсынмас характерына аптырап, моны нишләтергә дигән сыман, аңа нәфрәт белән карап тора. Ә өченчесе, ачулы каушавын басу өчен, зажигалка кабызып, телефоннан сөйләшә, кемнәндер киңәш, ярдәм сорый булса кирәк: йөзе тынычсыз, хәсрәтле күренә. Ишек төбендәге төрмә сакчысының да кичерешләре бик киеренке, җанлы: аның күз карашында шагыйрьнең ныклы ихтыярына, туган иленә турылыклы булуына гаҗәпләнү катнаш соклану чалымнары да сизелә. Гүя ул, үз хезмәтенең түбәнлегенә үртәлеп, күңелсез уйларга баткан.
Тиздән фашизмның җиңеләчәген бүлмә эчендәге җиһазлардан да белергә мөмкин. Стенадагы рамда Гитлер рәсеменең яртысы гына күренә. Бүлмә шактый җиһазлы: люстра, креслолар, зур, авыр өстәл. Өстәлдә фашистларның төрле үзәкләрен тоташтыра торган телефоннары, бөркет рәсемле кара савыты һәм өзлексез тартуны белдереп торган тәмәке төпчекләре, ә бераз читтәрәк аларның купшы перчаткалары һәм фуражкалары ята. Рәссам Харис Якупов Җәлилнең горур торышына капма-каршы итеп, фашистларның эчке борчылулары аша аларның җиңелә баруларын, тиздән халыклар хөкеме алдына басарга тиешлекләрен ачык гәүдәләндергән.

Оцени ответ

Әбдрәшитова Миләүшә, Биектау районы Коркачык мәктәбе укытучысы

Картина- кеше фикерен график ысул белән чагылдыру чарасы. Мәктәптә картина-рәсем белән эшләүнең төп максаты-андагы вакыйгаларны йөрәк аша үткәреп, күңел күзе белән карый, аңлый белергә өйрәтү.

Бу иҗади эш балаларның сүзлек запасын баета, сүзне урынлы кулланырга өйрәтә, картинаны караганда “укырга”: аны бербөтен итеп түгел, ә аерым-аерым өлешләрен дә күрергә өйрәнәләр. (Бүгенге укучыларыбызга нәкъ менә күзәтүчәнлек, күңел күзе белән күрә белү сәләте җитешми дә бит.)

Катлаулылык дәрәҗәсенә карап, картинаны күзәтүгә берничә минут вакыт бирелә. Укытучы исә балаларның игътибарын сораулар, аңлатучылар белән бүләргә тиеш түгел. Яхшылып карап бетергәннәренә ышанганнан соң гына дәресне дәвам итәргә мөмкин.

Балалар картина буенча әңгәмәдә актив катнашырга тиеш. Әңгәмә эчтәлекле булсын өчен, сорауларны дөрес, аңлаешлы итеп бирергә кирәк. Алар билгеле бер эзлеклелектә, берсен-берсе тулыландырып барсын, баланың игътибарын читкә юнәлтмәсен. Әлеге сораулар хикәя төзү өчен план хезмәтен үтәсен.

Картинаның исеме аның төп эчтәлеген чагылдырырга тиеш. Укучылар үзләре картинага исем биреп карасыннар. Исем кыска, хәтердә калырлык, образлы булсын. Балалар картинаның эчтәлеген аңласалар, исем сайлау әллә ни кыенлык тудырмый.

Картина белән эшләгәндә, план төзү мөһим. Ул уй-фикерләрне тәтипкә сала, әйтер сүзеңне кыска һәм ачык итеп формалаштырырга ярдәм итә. План иҗади эшләргә, сөйләмне эзлекле итеп төзергә ярдәм итә. Башта үрнәк план күрсәтелә. Аның белән танышкач, тактага күмәк төзелгән план языла. Берничә укучы план буенча сөйли. Җаваплар тулыландырыла, өстәмәләр кертелә.

Картина буенча эш сочинение язу белән төгәлләнә. Укучылар дәрестә анализланган текстны дәфтәргә язалар. Башкача да эшләргә мөмкин. Башта картина буенча күмәк эш алып барыла. Һәр укучы иҗади хикәяләүне мөстәкыйль башкара һәм яза. Өченче варианты да бар: кызыклы эчтәлеге аңлаешлы картиналар буенча эшне тулысынча мөстәкыль рәвештә эшләтергә була. Бу очракта укытучы ярдәме булмый, телдән анализ да үткәрелми, һәр укучы иҗади эшли. Монысы күпмедер тәҗрибә туплаганнан соң гын абашкарыла.

Сочинение язу барышында укучы, ирексездән, яңа сүзләргә игътибар итә, аз кулланыла торган сүзләр аның актив сүзлегенә керә башлый.

Картина буенча язылган сочинениеләр ирекле иншалардан беркадәр аерылып тора. Чөнки рәсем буенча сочинениедә эчтәлек билгеле дәрәҗәдәге кысаларда бирелә. Ә бу укучының хыялын азмы-күпме чикли.

Картина буенча эшләүнең үз алымнары бар. Билгеле бер күнекмәләр аша шул алымнарны яхшы үзләштергәндә генә уңышка ирешеп була.

Баштарак сочинениене хикәяләү характерындагы, сюжетлы рәсемнәр буенча язарга кирәк. Укучылар бу очракта төп сюжетны, әйдәп баручы идеяне тиз табалар.

Эчтәлек буенча бәйләнешле сөйләм тудыру эше билгеле бер максатка хезмәт итә; укучылар сурәтләүне логик эзлеклелектә, тулы эчтәлекле итеп, матур фразалар белән бирергә өйрәнәләр. Сүзлек запасын тулыландырып, баетып торалар. Сыгылмалы, төзек, матур җөмлә төзү җиңел эш түгел, шуңа күрә дә андый төрдәге күнегүләр даими башкарылырга тиеш. Орфографик грамоталылык та зур әһәмияткә ия.

Картина буенча язма эш өч төрдә була ала:

1.Картинада нәрсә сурәтләнгәнне бернинди үзгәрешсез, төгәл итеп сөйләп чыгу.

2.Сурәтләнгән эпизодка хәтле, яки аннан соң булган мизгел, күренеш турында хыялланып сөйләү.

3.Бирелгән вакыйгага охшаш вакыйганы сурәтләү. (Бу укучыларның үзләре кичергән тәэсирләре, яки китаптан укып белгән материал булырга мөмкин.)

Иҗади язма эш башкарганчы, өйрәтү төрендәге күнегүләр эшләү бик мөһим. Укучылар теле белән эчтәлек, эчтәлек белән план арасындагы бәйләнешне тоя, лексик яктан төгәл, матур итеп сөйли белергә тиешләр. Укучылар түбәндәге кагыйдәләр нигезендә эш итәләр.

1. Мондый төр сочинениеләр эзлеклелекне, төгәллекне таләп итә, уйлап чыгарылган нәрсәләр биредә артык.

2. Картинада сурәтләнгән вакыйгаларның кайда, нинди шартларда булуын күрсәтеп узу кирәк.

3. Образларга исемнәр бирү шарт.

4. Эчтәлекне хәзеоге заманда сөйләү отышлы. Вакыйгаларны безнең күз алдында барган кебек сурәтләү хикәяләүгә зур җанлылык өсти.

5. Сочинениенең исеме кыска, төгәл булырга тиеш.

Укучының сочинениесен җентекләп тикшерү генә җитми, вакытында нәтиҗәсен дә әйтергә кирәк.

Язма эшне бәяләгәндә, түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк.

1. Төп эчтәлек ачылганмы?

2. Вакыйгалар агышын сурәтләүдә эзлеклелек бармы?

3. План буенча өлешләр тигез күләмдә язылганмы?

4. Темадан читкә китү күзәтелмиме?

5. Җөмләлр дөрес төзелгәнме?

6. Сочинение теленең образлылык дәрәҗәсе нинди, урынсыз кулланылган сүзләр юкмы?

7. Тыныш билгеләре дөрес куелганмы? Орфографик хаталар артык күп түгелме?

8. Бизәлеш (матур язу, кызыл юл калдыру һ.б) ничек?

Нәтиҗә ясап әйткәндә, рәсем буенча сочинение язу барышында укытучы һәм укучы эшчәнлеге түбәндәгеләрдән гыйбарәт.

1.    Картинаның эчтәлеген аңларга ярдәм итүче кереш әңгәмә уздыру.

2. Картинаны карау, исем сайлау, сүзлек эше (сөйләмне сурәтләү чаралары белән баету, образларга характеристика бирү, әдәби әсәрләрдән эчтәлеккә туры килерлек өзекләр сайлау…)

3. План төзү.

4. План буенча сөйләү (өстәмәләр кертү, тулыландыру).

5. Сочинение язу.

Алдында түбәндәге “Истәлек язуы” булса, укучы эзлеклелеккә, төгәллеккә өйрәнә.

1.    Теманы билгелә.

2.    Үз-үзеңә теманы ачуда ярдәм итүче сораулар куй.

3.    Шул сорауларга нигезләнеп, сочинениенең планын төзе.

4.    План буенча сөйләп кара.

5.    Сочинениене караламага яз.

6.    Язманы җентекләп тикшер.

Игътибарыгызга 9 класста Харис Якуповның “Тукай” картинасы буенча сочинение язу үрнәген тәкъдим итәм.

Дәрескә рәссам Х.Якуповның портреты, әсәрләре исемлеге, репродукцияләр, “Тукай” картинасы; Г.Тукай портреты, сайланма әсәрләре җыентыгы, “Тукай” альбомы, язмада “Тәфтиләү” көе һ.б. Материал һәм җиһазлау кирәк.

I. Кереш  әңгәмәдә Г.Тукайның авыр балачагы, 1909, 1910 еллардагы иҗатында күңел төшенкелеге сизелүнең сәбәпләре искә төшерелә.

Х.Якуповның тормыш юлы турында сөйләп, репродукцияләре күрсәтелә.

II. Харис Якуповның “Тукай” картинасы белән танышу (сорауларга җавап биреп, картинаның идея эчтәлеген ачыклау).

1. Картинада елның кайсы вакыты сурәтләнә?

2.    Нинди көз билгеләрен күрәсез?

Сүзлек эше.

1 нче бирем. Түбәндәге исемнәргә туры килгән эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр уйлап әйтегез:

яфраклар (саргая, коела, шыбырдый, оча һ.б.);

кояш (балкый, нурын сибә, җылыта һ.б.);

болытлар (басалар, изәләр һ.б);

кошлар (очалар, сәлам җибәрәләр, әйләнәләр, хушлашалар һ.б.);

2 нче бирем. Түбәндәге сүзләргә эпитетлар табып әйтегез:

яфраклар (кызыл борыч сыман, җилләр өзелгән, корышып бөрешкән, ямь-яшел, ялкын кебек һ.б.);

юл  (соры, бормалы, бераклардан килгән һ.б.);

көз (алтын, кояшлы, якты , юмарт һ.б.);

3 нче бирем. Түбәндәге сүзләрне татарчага тәрҗемә итегез:

темная, золотая, хмурая, унылая, красочная, скучная, теплая, угрюмая, непреветливая и др.

2. Алгы планда кемне күрәсез?

3. Г.Тукайның күңелендәге моң-сагышны нәрсә белән аңлатып була? (Укучылар шагыйрь биографиясенең Казан чорын искә төшереп сөйлиләр.)

4. Ни өчен рәссам шагйрьне язгы фонда түгел, көзге мәлдә сурәтләгән? (яз-уяну, ашкыну, яшәү, сөенеч, куаныч, өмет…; көз-нәтиҗә ясау, уйлану, сагыш, моң, боеклык…)

5. Картинада сурәтләнгән Тукайга ничә яшь биреп була? Шагыйрь ничә яшьтә безнең арадан китте?

6. Арткы планда кемнәр сурәтләнгән?

7. Көтүчегә, кызга һәм малайга нинди исемнәр биреп була? (Әйтик, көтүче – Кәшфи, кыз – Саҗидә, малай – Закир.)

1 нче бирем. Геройларга характеристика бирегез.

Көтүче- ярлы (чалбарларындагы ямаулар шуны сөйли), кыр-далада йөреп, йөзе җил-суыкта чыныккан, аз сүзле, күбрәк уйланырга ярата, хисләре курай моңы аша ургылып чыга…

Кыз- пөхтә, чиста, эшчән (чиккән кулъяулыгына игътибар ителә), моңлы, матурлыкка омтыла, муенындагы гади генә мәрҗәне үзенә килешеп тора, йөзен ачып, балкытып җибәрә; ул шәфкатьлелек символы…

Малай – кызыксынучан, белемгә омтыла, кулында шигырь китабы булырга ошаган, нәни күңеле авыл кысаларына гына сыймый, еракка омтыла…

2 нче бирем. Геройларны “җанландырыгыз”.  Шагыйрь белән малай арасында нинди сөйләшү булырга мөмкин?

(Укучылар түбәндәге диалогны төзеделәр. )

Закир. Габдулла абый? Нигә табигатьтә  гел яз гына булмый икән? Аллаһы Тәгалә шуны булдыра ала микән?

Тукай. Үс әле бераз, укы син. Мәгърифәт нуры күзләреңне ачар. Син шунда барын да аңларсың, Закир.

Закир. Минем шундый хыялым бар: кешеләр бер-берсен кимсетми, кыерсытмый гына яшәсеннәр иде.

Тукай. Әйе, Закир энем, менә мин дә шигырьләрем белән инсан күңелен агартыйм дип, былбыл булып сайрадым да бит… Укы син, Закир, күбрәк укы. Менә шул хыялларыңны халык күңеленә җиткерерлек илһамият тапканчы укы…

III. Г.Тукайның сайланма әсәрләреннән картина эчтәлегенә туры килерлек цитата сайлау.

…  И мөкатдәс моңлы сазым!

 Уйнадың  син ник бик аз?

Син сынасың, мин сүнәмен, айрылабыз ахрысы!

Очты дөня читлегеннән тарсынып

күңлем кошы,

шат яратса да, җиһанга ят яраткан раббысы.

   (“Өзелгән өмид”, 1910 ел.)

IV.    План төзү, тактага һәм дәфтәрләргә язу.

1. Табигать уйда, сагышта.

2. Тукайның күзләрендә моң.

3. Образлар-символлар.

4. Шигырь укучы малай-Тукайның дәвамы.

5. Шагыйрьнең тормыш көзе.

V.    План буенча сөйләү.

(Җаваплар тулыландырыла, өстәмәләр кертелә.)

VI.    сочинение язу.

Сочинение үрнәге.

Х.Якуповның бу картинасында көзге мәл сурәтләнгән. Табигатьнең кышкы йокыга талыр алдыннан тынып, уйланып калган халәте. Һавадагы авыр соры болытлар басып, изеп торган кебек. Еракта күренгән авыл өйләре боек кына моңаеп утыра, кечерәеп калган төсле күренә. Авыл читендә бер крестьян җир сөрә. Сөйргән җир өстендә төркем-төркемм каргалар әйләнә. Кошларның кайберләре туган ил белән саубуллашып китеп баралар. Җиргә чуар яфраклардан келәм түшәлгән. Кунак кызы кебек бизәлгән каеннардан талгын гына яфрак коела. Рәссам Г.Тукайны әнә шундый моңсу көзге фонда сурәтләгән.

Шагыйрь, каенга сөялеп баскан карашларын еракка төбәп, уйга талган. Аның болай уйга чумуына көтүченең курай моңы сәбәпче бугай.

Картинада тагын яшь кенә хатын-кыз һәм кечерәк малай да сурәтләнгән. Уңган кул белән чиккән яулык бәйләнгән, пөхтә-матур киенгән бу хатын-кыз – кечкенә Габдулланы үстергән шәфкатьле, мәрхәмәтле татар хатын кызларының бер вәкиле. Менә бу курай уйнап утыручы авыл егете, шушы янып торган матур кыз, зиһенле малай – Габдулланың газиз якташлары, аның тормышының бер кисәге.

Тукай киемнәренең шәһәрчә булуы белән бүтшннәрдән аерылып тора. Нәрсә турында уйлап хәсрәтләнә соң шагыйрь? Картинадагы Тукай 27 яшьләрдә булырга тиеш. Моңа аның шәһәрчәләнеп өлгергән кыяфәте дә, уйчан-моңсу күзләре дә (тормыштан арган, талчыккан), олылык төсмере кергән (гәрчә малайлык чалымнары бетеп җитмәсә дә) чырае да ишарәли. Димәк, бөек шагыйрьнең үләренә санаулы көннәре калып бара. Шагыйрь үзенә тиздән үлем киләчәген сизә, моңа тагын иҗади канәгатьсезлек, дусларының хыянәте, җимерелгән хыяллары, мәхәббәт ачысын китереп кушыйк. Ул соңгы көннәрендә якташлары арасына ял итәргә, кыч алрга кайткан. Туган як, аның кешеләре газиз шул.

Билгеле, шундый авыр халәттә булган шагыйрьне рәссамның көз фонында бирүе табигый. Тик картина төшенке рухта түгел. Караңгы көз алгы планда ачык буяулар белән эшләнгән купшы агачлар аша яктыртылса, кеше язмышларында да өмет чагыла. Киң кырда да дөньясын онытып китап (күләменә караганда шигырь китабы) укып утыручы малай автор тарафыннан юкка гына Тукай белән янәшә сурәтләнмәгән. Буш кеше булып калмас ул, киләчәктә шагыйрь булыр, Тукайга алмашка килер. Тукай үзен бу кешеләр арасында табигый, иркен сизә. Нечкә күңелле шагыйрь туган яклары, якташлары белән саубуллашып, бәхилләшеп калырга кайткан.

 Файдаланылган әдәбият 

1.    Әминев Ә.Г., Әдһәмова Г.М. Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы.К.-1977.

2.    Бәширова М. “Сүз белән сурәт ясау”.К.-1974.

3.    И.Гази. “Матурлыкны күрергә өйрәтик”, “Совет мәктәбе”, 1964, №8, 30-33 бб.

4.    Ладыженская Т. И др. Теория и практика сочинений разных жанров. Пособие для факультативных занятий. М.Проса. 1980.

5.    Шакирова Л.З. “Основы методики преподавания русского языка в татарской школе”, 1990. — Казань, С.128-131.

(Чыганак: Мәгариф, №3,  2001).

Татарстан Республикасы

Мамадыш муниципаль  районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

 “Түбән Яке гомуми урта белем бирү мәктәбе”

 Инша.

“Әнием — кадерлем.”

Эшләде: 9 нчы  сыйныф укучысы

Юнысов Булат Ринат улы.

Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Вәлиәхмәтова

Әлфинә Хоснулла кызы              

Әнием — кадерлем.

                              Ана —

                                      Бөек исем.

                                                            Нәрсә җитә Ана булуга?

                                                                               Хатын — кызның бөтен матурлыгы,

                                                             Бөтен күрке Ана булуда!

                                                                                                                   Һ.Такташ.

     Ана! Күпме шагыйрьләр, күпме язучылар кабатланмас әсәрләрен сиңа багышлаганнар. Әле языласылары  күпмедер? Синнән дә кадерле, синнән дә бөек,синнән дә ягымлы тагын нинди сүз бар соң , Әни ?!  Бер Аллаһкынадыр , мөгаен…

    Минем әнием —   барлык әниләргә караганда да тырыш, игелекле, мәрхәмәтле зат.

Безне, өч баланы, кеше итеп олы юлга чыгарыйм, мохтаҗлык  кичермәсеннәр дип, көн — төн тырыша ул.Иртән , файдалы, туклыклы ризыклар әзерләп, әтиемне — эшкә, сеңелемне — балалар бакчасына, мине — мәктәпкә озата. Көне буе эшләп арыса да, кайтып, безне тәмле ризыклар әзерләп сыйлый, тормыш — көнкүреш мәшәкатьләренә чума, кич җиткәч, дәресләр хәзерләшә. Үзенә вакыты без йоклагач кына җитә аның. Шуңа да карамастан, аның беркайчан зарланып утырганын күрмисең. Менә шундый ару — талуны белмәс кеше инде ул минем әнием. Хәлемнән килгәнчә,аңа мин дә ярдәм итәргә тырышам.

      Әнием — авылыбызның хөрмәтле кешеләреннән берсе. Ул балаларга белем һәм тәрбия бирә. Укытучылар коллективында да аның абруе зур. Кем турында сүз барганын белдегезме инде? Әйе, минем кадерле әнием — Гөлсирә Вакыйф кызы Юнысова. Мин аның белән чын күңелемнән горурланам. Аның йөзенә кызыллык китермәс өчен, барысын да эшләячәкмен.

     Газета — журналларда еш кына балаларының әниләрен гомер иткән өеннән куып чыгарулары,  аның чит — ят кешеләрдә кунып йөрүе, ахырда, авылдашларыннан читенсенеп, картлар йортына китүе турында күп языла. Мондый язмаларны укыганда, егет кеше булсам да, ирексездән күзләремә яшьләр тыгыла. Ничек итеп үз әниеңнән шулай көләргә мөмкин?! Ул бит сиңа гомер бүләк иткән; төн йокыларын калдырып, сине баккан; ашаткан — эчерткән, киендергән, кыскасы, кеше иткән! Ничек Ана каргышы, Ана рәнҗеше төшүдән курыкмыйлар икән?!

   … Берәү рәсүлебез каршына килеп : » Мин, әниемне җилкәмә атландырып, Хаҗ сәфәре кылдырдым. Миңа Җәннәт ишекләре ачыламы?» — дип сораган. Рәсүлебез : «Юк, әле синең бу гамәлең әниеңнең сиңа гомер бирүе белән генә тиң, » — дип җавап кайтарган.

        Әйе, кадерле кешеләребезгә нинди  генә яхшылык  эшләсәк тә, аз булыр кебек. Әнкәйләребезне олылыйк, кадерлик, рәнҗетмик. Җәннәт — Аналарның аяк астында!

Әни» диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз, һич ярамый

«Әни» сүзен таптарга.

З. Туфайлова. <уң>

Әйе, Ана — ул дөньяда иң бөек кеше. Бик күп күренекле шәхесләрне, галимнәрне, укытучылар, табибларны ана тудырган. Ана баланы тугыз ай буе үзенең карынында күтәреп йөртә, тудыра, бала тугач, ул аңа үзенең күкрәк сөтен имезеп, төн йокыларын калдырып үстерә. Кичләрен баласына бишек җырлары җырлый, әкиятләр сөйли.

Бала үсә, мәктәпкә йөри башлый. Ана аңа дәресләрен әзерләргә булыша, йорт эшләрен карарга, пешеренергә, чигәргә-бәйләргә, үз-үзен тотарга, кешеләр белән матур, ягымлы итеп сөйләшергә өйрәтә. Бала үсеп кеше була. Һәм үз баласын шулай ук тәрбияли, бар көчен, энергиясен баласын үстерүгә бирә. Бер көнне карый, аның әнисе дә баласы кебек үк тәрбиягә мохтаҗ икән бит. Менә шушы вакыйга, шушы проблема кешеләрне икегә аера да инде: кайберләре гомере буе әти-әнисенә рәхмәтле булып, үзенә булган хөрмәтне, тәрбияне аларга да күрсәтә, аларның фатихасын ала, ә кайберләре исә моны кирәк санамый, һаман дөнья кууын белә. Бәлки оныта торганнардыр, ана рәнҗеше бетми бит ул, гомер буена эзәрлекли.

Бик күп язучыларыбыз үзләренең әсәрләрендә Ана образын чагылдыралар. Мәсәлән, Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять», Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр», Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме», Рәшидә Җиһаншинаның «Улларым» спектакльләрендә бу бик ачык чагыла.

Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыят» е Акъәби һәм аның уллары, кызлары һәм оныклары турында. Акъәби авылда яши. Олыгаеп, үзе генә яшәве авырайгач, балалары шәһәргә алып киләләр. Бик каты авырый башлагач, аны шифаханәгә салалар һәм ул анда җан бирә. Бик теләсә дә, ул васыятен дә әйтә алмыйча кала: аны тыңлап торырга беркемнең дә вакыты табылмый. Шулай итеп, ап-ак кәфенлеккә төреп, мөселманча күмү урынына, ананы рәнҗетеп, сүзенә колак салмыйча, гробта күмеп куялар.

Шулай ук Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» пьесасы белән дә таныш булмаган кеше юктыр. Биредә дүрт хатын — дүрт язмыш: унөченче баласын шәһәрдә тудырырга дип килгән эчкерсез, олы җанлы Гөлфинә, җиде ел буена көтеп алган баласын тапкан чибәр Валентина, бала назын татып карыйсы, бала тәрбиялисе килгән, үзен ямьсез дип санаса да, эчке дөньясы бик матур булган Алтынчәч һәм бу заманның шыксыз «инвалиды» — баласын үзенә алырга теләмәгән Дилемма. Хатыннар балаларын әле генә тапканнар, йөрәк парәләренә карап туймыйлар, бик кадерләп тотып имезәләр, кулларында иркәләп йоклаталар. Ә менә баласын табып та, алырга теләмәгән Дилемманы күңел һич кабул итми. Аңа карата нәфрәт уяна. Ана булуның никадәр изге, олы хис икәнен аңламавына, салкынлыгына, дорфалыгына, үз әнисенә карата тупас булуына шаккатырсың. Ирексездән аның кечкенә нарасыен җәлли башлыйсың, аның киләчәге куркыта. Ул беркайчан да ана назын татымаска, күпереп торган иреннәреннән агыза-агыза күкрәк сөте иммәскә, «әнием, бәгърем» дип дәшмәскә мөмкин бит. Юк, кирәкми, бу турыда уйлыйсым килми минем! Бу минутта минем әнә шул Гөлфинә апаның ундүртенче баласы булып, кайгы күрми үсәсем, акыллы Валентинаның иркә кызы, Алтынчәч-айналаемның матур, чибәр бәләкәче буласым килә. Чөнки беләм: алар өендә, алар оясында ни күрсәң, очканда да шуны күрерсең. Алар балаларын җәмгыятькә файдалы шәхес, чын мәгънәсендә кеше итеп тәрбиялиләр. Менә бу аналар, чыннан да, Ана дигән бөек исемгә лаек.

Ана  Рәшидә Җиһаншинаның «Улларым» драмасында иң югары биеклегенә күтәреп бирелгән. Ананың улы сугышта үлеп кала һәм аның иптәше бу турыда әнисенә хәбәр итәргә килә. Ул дустының әйберләрен әнисенә күрсәтә, аның турындагы хатирәләрен сөйли һәм мондый батыр улларны бары тик бөек Аналар гына тәрбияли алуына инана, ахырдан әйтә: «Мин дә синең улың булыйм әле, бөек Ана, сиңа әни диеп эндәшергә рөхсәт ит», — ди

👋 Привет Лёва
Середнячок

40/250

Задать вопрос

Заринa

Заринa

+10

Решено

6 лет назад

Литература

5 — 9 классы

Помогите пожалуйста написать сочинение по картине Фарита Якуповича «Ана бэхете» срочно!!! пожалуйстра не отправляйте сайты где нежно скачивать сочинение…(((( пробовала уже(((

Смотреть ответ

1

Ответ

2
(2 оценки)

0

2ответ
6 лет назад

Светило науки — 1 ответ — 0 раз оказано помощи

а где картинка и как нам ответить

(2 оценки)

https://vashotvet.com/task/4500061

UCHEES.RU — помощь студентам и школьникам

Помогите пожалуйста написать сочинение по картине Фарита Якуповича «Ана бэхете» срочно!!!…

В 19:38 поступил вопрос в раздел Литература, который вызвал затруднения у обучающегося.

Вопрос вызвавший трудности

Помогите пожалуйста написать сочинение по картине Фарита Якуповича «Ана бэхете» срочно!!! пожалуйстра не отправляйте сайты где нежно скачивать сочинение…(((( пробовала уже(((

Ответ подготовленный экспертами Учись.Ru

Для того чтобы дать полноценный ответ, был привлечен специалист, который хорошо разбирается требуемой тематике «Литература». Ваш вопрос звучал следующим образом:

Помогите пожалуйста написать сочинение по картине Фарита Якуповича «Ана бэхете» срочно!!! пожалуйстра не отправляйте сайты где нежно скачивать сочинение…(((( пробовала уже(((

После проведенного совещания с другими специалистами нашего сервиса, мы склонны полагать, что правильный ответ на заданный вами вопрос будет звучать следующим образом:

А где картинка и как нам ответить

——————-

НЕСКОЛЬКО СЛОВ ОБ АВТОРЕ ЭТОГО ОТВЕТА:

Работы, которые я готовлю для студентов, преподаватели всегда оценивают на отлично. Я занимаюсь написанием студенческих работ уже более 4-х лет. За это время, мне еще ни разу не возвращали выполненную работу на доработку! Если вы желаете заказать у меня помощь оставьте заявку на этом сайте. Ознакомиться с отзывами моих клиентов можно на этой странице.

Ситникова Ульяна Авдеевна — автор студенческих работ, заработанная сумма за  прошлый месяц 91 600 рублей. Её работа началась с того, что она просто откликнулась на эту вакансию

ПОМОГАЕМ УЧИТЬСЯ НА ОТЛИЧНО!

Выполняем ученические работы любой сложности на заказ. Гарантируем низкие цены и высокое качество.

Деятельность компании в цифрах:

Зачтено оказывает услуги помощи студентам с 1999 года. За все время деятельности мы выполнили более 400 тысяч работ. Написанные нами работы все были успешно защищены и сданы. К настоящему моменту наши офисы работают в 40 городах.

Площадка Учись.Ru разработана специально для студентов и школьников. Здесь можно найти ответы на вопросы по гуманитарным, техническим, естественным, общественным, прикладным и прочим наукам. Если же ответ не удается найти, то можно задать свой вопрос экспертам. С нами сотрудничают преподаватели школ, колледжей, университетов, которые с радостью помогут вам. Помощь студентам и школьникам оказывается круглосуточно. С Учись.Ru обучение станет в несколько раз проще, так как здесь можно не только получить ответ на свой вопрос, но расширить свои знания изучая ответы экспертов по различным направлениям науки.

2020 — 2021 — UCHEES.RU

OBRAZOVALKA.COM

OBRAZOVALKA.COM — образовательный портал
Наш сайт это площадка для образовательных консультаций, вопросов и ответов для школьников и студентов .

  • Наша доска вопросов и ответов в первую очередь ориентирована на школьников и студентов из России и стран СНГ, а также носителей русского языка в других странах.
  • Для посетителей из стран СНГ есть возможно задать вопросы по таким предметам как Украинский язык, Белорусский язык, Казакхский язык, Узбекский язык, Кыргызский язык.
  • На вопросы могут отвечать также любые пользователи, в том числе и педагоги.

    Консультацию по вопросам и домашним заданиям может получить любой школьник или студент.

    Сочинение по картинке Якупова «Перед приговором» на татарском

    Күренекле рәссам Х. Якуповның «Хөкем алдыннан» картинасы Советлар Союзы Герое шагыйрь Муса Җәлилнең әсирлектәге тормышын, батыр көрәшен сурәтли. Алгы планда Муса Җәлил горур басып тора. Аның нәфрәт тулы күзләрендә кискенлек һәм катгый караш чагыла. Ул фашистларга кыю рәвештә батырып карап тора. Җәлилнең буйсынмас килеш-кыяфәте туган иленә бирелгәнлеген раслый. Төрмә киемнәреннән булса да, шагыйрьнең өсте-башы пөхтә, җыйнак. Өстендә иске телогрейка, муенына төрмә номеры тагылган. Рәссам герой-шагыйрьнең эчке ныклыгын, көчле ихтыярын бирә алган. Рәссам Харис Якупов Җәлилнең горур торышына капма-каршы итеп, фашистларның эчке борчылулары аша аларның җиңелә баруларын, тиздән халыклар хөкеме алдына басарга тиешлекләрен ачык гәүдәләндергән.

    Дәрес этаплары

    Укыту эшчәнлеге төрләре, биремнәр һәм күнекмәләр

    Укытучы эшчәнлеге

    Укучылар эшчәнлеге

    Эшчәнлек формалары

    Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

    Арадаш

    контроль

    1

    2

    3

    4

    5

    6

    7

    1. Оештыру

    Мотивлаштыру 

    Максат

    Укучыларның дәрескә керешүе

    Уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыру

    Укытучының кереш сүзе

      — Хэерле көн, укучылар. Сезне исән-имин  күрүемә мин бик шат.Бүгенге дәресебезне дә хезмәттәшлектә файдалы һәм кызыклы итеп уздырырбыз дип ышанам, чөнки бары тик хезмәттәшлектә генә ниндидер яңалык ачып була. Ә дәрес- ул безнең уртак хезмәтебез.

      — Бүген безнең  сөйләм үстерү дәресе. Исебезгә төшерик әле: сөйләм төрләре нинди була?

      — Сөйләмебез нәрсәдән тора?

      — Барлык сүзләрнең дә мәгънәләре бертөрлеме? (Юк. Бертөрле сүзләр предметны белдерә, икенчеләре – предмет билгесен, өченчеләре эш, хәл, хәрәкәтне)

    Укытучыны тыңлыйлар, диалогта катнашалар. Уку әсбапларын әзерләп, дәрескә әзерлекне күрсәтәләр

    Фронталь

    Танып белү: танып-белү бурычларын аңлау

    Регулятив: мөстәкыйль, сыйныфташлар һәм укытучы белән эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыру.

     Коммуникатив: парларда һәм күмәк эшли белү ,

    әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлау, позициясен аңлау.

    2. Актуальләштерү

    Максат

    Яңа теманы өйрәнү өчен кирәкле булган материалны кабатлау

    Алдагы дәресләрдә алынганган белемнәрне кабатлау, яңа теманы өйрәнү өчен җирлек әзерләү, яңа ситуациялләрдә куллану

    Эвристик

    әңгәмә

    — Чираттагы эшебезгә тотыныр алдыннан, сөйләм стильләрен искә төшереп китик.

    — Хәтерлисезме икән: нәрсә ул текст?

    1-СЛАЙД

    — Сез нинди сөйләм стильләрен һәм сөйләм төрләрен беләсез? 2, 3-СЛАЙД

    — Әйдәгез,түбәндәге күнегүне эшләп карыйк. 

    4-СЛАЙД

    Җөмләләрне укыгыз һәм биремне үтәгез.

    А) Әтисе- Вәлиулла абзый- сәүдәгәр- Лаеш районы Атабай авылыннан, әнисе-Маһирә апа- Лаеш районы Саралан авылыннан.  

    Б) Күргәзмәдә рәссамның 100гә якын әсәре – 86 картинасы һәм 11 график эше урын алган.

    В) 1929 елның 5 октябрендә Казан шәһәрендә туа.

    Г) Татарстанның халык рәссамы, Россиянең атказанган сәнгать әһеле.

    1нче бирем. 5-СЛАЙД

    Текст булырлык итеп, җөмләләрнең  эзлеклелеген дөрес итеп урнаштырга.

    1) ГАВБ;    2) АВБГ;    3) БВГА;    4) ГБВА.

    2нче бирем.6-СЛАЙД

    Сөйләм стильләрен һәм сөйләм төрләрен билгеләргә.

    1) Публицистик стиль, хөкем йөртү
    2) Публицистик стиль, тасвирлама.
    3) Матур әдәбият  стиле, хикәяләү
    4) Фәнни  стиль, хикәяләү

    Сорауларга җавап бирәләр. Парларда әңгәмә коралар.

    Презентация белән танышалар. Биремне үтиләр

    Группа эчендәге эш

    Танып белү: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру.

    Коммуникатив: бер-берсен тыңлау, сораулар бирү, башкаларның соравына җавап бирү, үз фикерләрен формалаштырып, дәлилләп әйтә белү

    Телдән җавап бирү. Язма эш.

    3. Авырлыкның урыннары һәм сәбәпләрентабу

    Әңгәмә, алдагы дәрес этабының нәтиҗәләрен тикшерү. Яңа төшенчәләр белән танышу, яңа эш төрләрен куллану

    — Әлеге биремнәрне үтәгәндә нинди кыенлыклар белән очраштыгыз?

    — Әйдәгез тагын бер текст белән танышыйк.Әлеге текст нинди стильгә карый?

    7-СЛАЙД ТАЛАНТЛЫ СИН, КЕШЕ ТУГАНЫМ (Х.Туфан)

    …Очрый һаман миңа юлларда

    Илһам белән тулы йөрәкләр.

    Йөрәк катнашмаган хезмәтләр

    Юлыкмады миңа юлларда.

    Илләр аша үткән елларда.

    Талантлы син, Кеше туганым,

    Сәләтле син һәрбер иҗатка.

    Дөнья дигән бөек китапка

    Языла бара хезмәт юлларың,

    Талантлы син, Кеше туганым.

    Сүзлек эше. 8-СЛАЙД

    Илһам- 1. Гадәттән тыш дәрт, рухланыш, күңел күтә-ренкелеге 

    2. Дәрт, рух чыганагы

    — Хәсән Туфан үз шигырендә нәрсә әйтергә теләгән?

    — Талант дигән сүзнең мәгънәсен ачып карыйк әле.

    ТАЛАНТ  9-СЛАЙД

    1. Аерым бер эшкә яки гомумән табигый сәләтлелек. сөйл. Аерым бер шөгыльдә осталык, тәҗрибәлелек тур.

     2. күч. Зур сәләткә ия булган кеше

    Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.

    — Бу шигырь нәрсә турында?

    — Сез үзегезне кайсы өлкәдә талантлы дип уйлыйсыз?(фикерләр тыңланыла)

    Сорауларга җавап әзерлиләр. Үз фикерләрен формалаштыра алар.Укытучы һәм классташлары белән эшчәнлектә нәтиҗәләр ясыйлар.

    Группа эшчәнлегенең эш нәтиҗәләре белән таныштыралар,иптәшләрнең җавапларын тыңлыйлар.

    Сүзлекләргә, интернет челтәренә (википедия) мөрәҗәгать итәләр.

    Группа эчендәге эш

    Шәхси: үз авырлыкларын тоеп,аларны җиңә белеү; үз эшчәнлекләренә бәя бирергә өйрәнү.

    Танып белү: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, нәтиҗә ясау.

    Регулятив: укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

    Коммуникатив: мәгълүматны туплау өчен,  парларда һәм күмәк эшли белү, сораулар бирү, башкаларның сөйләвен  аңлап  тыңлау.

    Телдән җавап бирү.

    Язма эш.

    4. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

    (уку мәсьәләсен кую).

    Максат.

    Дәрес темасын формалаштыру.

    Яңа төшенчәләрне ачу, уку эшчәнлегенең яңа ысулларын билгеләү. Әңгәмә, күзәтү нәтиҗәләрен тикшерү

    Уку эшчәнлегенең максат- бурычларын билгеләү.

    — Кемнең таланты турында сөйләшербез икән бүген без сезнең белән? (татар рәссамы- Искәндәр Рәфыйков турында)?

    — Ә ни өчен нәкъ аның картиналары кызыксыну уятадыр дип уйлыйсыз?(чөнки әти-әниләре –якташларыбыз).

    — Дәресебезнең максатын билгеләп карыйк әле? (картиналарын искә төшерү,берсенә сочинение- тасвирлама язу). 10-СЛАЙД

    Укытучы белән диалогта уку эшчәнлегенең максат-бурычларын билгелиләр.

    Бер-берсенең чыгышларын тыңлыйлар. Әһәмиятле фикеләрне билгелиләр.

    Сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табалар.

    Индивидуаль.

    Группа эчендәге эш

    Шәхси: укуда үз мөмкинлекләрен  билгеләү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү, ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.

    Танып белү:

    укытучының сорауларына тулы  һәм  дөрес  җавап бирү, әһәмиятле информацияне билгели белү,белемнәрен системалаштыру.

    Регулятив: алдагы эшчәнлекне укытучы һәм сыйныфташлары белән берлектә  дөрес һәм нәтиҗәле планлаштыру;

    Коммуникатив: сыйныфташы белән уку хезмәтлеге булдыру, монологик сөйләм форормалаштыру.

    Информация төгәллеге өчен өстәмә сораулар бирү

    5. Яңа тема өстендә эшләү

    Максат

    Тема, проблеманы билгеләү. Сочинение язарга аргументлар үзерләү

    Яңа төшенчәләрнең мәгънәләрен ачыклау, яңа эш ысулларын билгеләү.

    Картина буенча әңгәмә кору. Составление плана сочинения-описания картины

    11-СЛАЙД — Искә төшерик әле, Искәндәр Рәфыйков турында сез ниләр беләсез?

    — Сез аның кайсы картиналары белән таныш?    ( “Кунакка бару”, “Кызлар”, “Колхоз эшләре буенча” “Сөембикә тәхеттә”, “Сөембикә-ханбикә”, Балачак”, “Җәлилчеләр”, “Үлемсезлек”, Ана”, “Ана язмышы”)

    12-СЛАЙД Рәссам турында мәгълүмат

    1929 елның 5 октябрендә Казан шәһәрендә туа. 1955 елда Ригада Латвия сәнгать академиясендә белем ала. 1964 елдан бирле Рәссамнар берләшмәсе әгъзасы.

    Озак еллар Казан рәсем сәнгате училищесында белем, күнекмәләр бирә, Казан архитектура-төзелеш университетының архитектура факультеты һәм рәсем сәнгате кафедрасына нигез салучыларның берсе булып тора.

    Искәндәр Рәфыйков иҗат иткән картиналары республикада гына түгел, хәтта чит илдә дә билгеле, күргәзмәләрдә гел игътибар үзәгендә булалар.

    Ул иҗат иткән сәнгать әсәрләре Русия, Татарстан, Берлин музейларында, Финляндия, АКШ, Япония шәхси коллекцияләрендә саклана.

    2014 елда Казанда рәссамның 85 яшьлеге уңаеннан шәхси күргәзмәсе үтте. Күргәзмәдә рәссамның 100гә якын әсәре – 86 картинасы һәм 11 график эше урын алган.

    13-СЛАЙД Картиналарга виртуаль экскурсия ясап, тематик юнәлешләрен билгеләү (парларда эшләү)

    1. “Кунакка бару”, “Кызлар”, “Колхоз эшләре буенча” — авыл, хезмәт темалары.

    2.“Сөембикә тәхеттә”, “Сөюмбикә-ханбикә” -татар халкының тарихы.

    3. “Балачак”, “Җәлилчеләр”, “Үлемсезлек” — Муса Җәлилнең батырлы.

    4. Болгар ханбикәсе”, “Ханбикә”, “ТАССР һәм РСФСРның халык артисты Мәрьям Рахманкулова”- күренекле шәхесләр

    4. “Ана”, “Ана язмышы”.

    Сочинение язу өчен картина тематикасын билгеләү.

    -Алдан әйтеп киткәнебезчә, И.Рәфыйковның әнисе- күрше Саралан авылы кызы.

           Сугыш һәм ана образы рәссамны аеруча да дулкынландыра, чөнки сугыш авырлыгы аның башыннан узган.

    Шулай итеп, без бүген “Ана язмышы” картинасының репродукциясе буенча сочинение язарга әзерләнербез.

    Сүзлек эше:

    Репродукция- картинаның фотокүчермәсе

    14-СЛАЙД Картинага репродукциясенә күзәтү ясау, сорауларга җавап бирү:

    — План төзергә ярдәм иткән сорауларга мөрәҗәгать итеп карыйк.

    -Картинада нәрсә тасвирланган?

    -Ана хәсрәтен чагылдыра алганмы рәссам?

    -Картинада нинди төс үзәк урында? Ни өчен?

    -Картина күңелегездә нинди хис- тойгылар уятты? (Якташ рәссамыбызның “Ана язмышы” картинасы бүгенге көндә илгә-көнгә асыл ир-атлар үстереп, аларны югалту ачысына чыдаган бичара анага һәйкәл булып тора. “Сугыш батырлыклары сурәтләрдә генә калсын, кешелеккә кисәтү булсын, берүк кабатлана күрмәсен”- дип кисәтә кебек  безне рәссам).

    — Авылыбызда бүгенге көн ватанпәрвәр аналар бармы? (әйе, РФ Герое М.Р .Әхмәтшинның әнисе-Римма Әхмәтшина, улының ниятенә каршы төшмичә, ут эченә китеп барган улын сабыр гына озатып калган ата-ананың үзенең дә ватанпәрвәрлеге гаять көчле  дип уйларга кирәк).

    15-СЛАЙД Сурәтләү чараларын сайлау.

    (Парларда эшләү).

    Җөмләләрне  тулыландырып язарга.

      1 парга Карчык-ананың ……(җете ак) төстәге күлмәге кайгы-хәсрәт билгесе булган кара шәленә каршы куелган. Ә оныкларының идәндә аунап яткан, шулай ук  кызыл, сары уенчыклары сугыштан кайтмаган улының дивардагы аклы-каралы фоторәсеме белән ……(контраст, каршылык) тудыра.

     2 парга. Шушы каршылыклар, тормышлар имин-җитеш булса да, ананың йөрәге……               ( яралы) булуын искәртәдер сыман.  Бу сурәттә аналарның …….(күңел сафлыгы) тасвирлана.

    3 парга.        Картинаның өске өлешендәге матур арыш

     кыры — ……..(тыныч тормыш, тереклек, яшәү) символы. Фашист самолетларының һөҗүме аның бөтен…….(матурлыгын)  юкка чыгара.         .

    — Хәзер сочинение планын төзергә дә була.

    16-СЛАЙД Үрнәк план:

    I. Кереш.

    1. Рәссам турында мәгълүмат.

    2. Картинадан алынган беренче тәэсирләр.

    II. Төп өлеш.

    1) Картинаның алгы планында кем сурәтләнгән?

    2) Картинаның арткы планында ниләр сурәтләнгән?

    3) Әни кешенең тышкы кыяфәтен тасвирларга. Аның киемнәре, йөзе нинди?

    4) Картинада нинди буялар кулланылган?      Ни өчен дип уйлыйсыз?

    III. Рәссам бу картинасы белән ни әйтергә тели?

    Картинаны өйрәнәләр, сорауларга җавап бирәләр.

    Укытучы һәм сыйныфташлары белән эшчәнлектә сочинение планын төзү. Сораулар бирү.

    Фронталь,

    Группа эчендәге эш

    Танып белү: уку һәм тыңлау, мөстәкыйль рәвештә әһәмиятле информацияне билгеләү.

    Регулятив: җибәрелгән хаталарын табу, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;   билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

    Коммуникатив: конкрет уку бурычлары буенча парларда  һәм группаларда тыгыз эшчәнлек булдыру, алдагы эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан дөрес һәм кирәкле сораулар бирергә өйрәнү.

    Телдән җавап бирү.

    Язма эш.

    Ял минуты

    Өстәлдә төрле рәссамнарның  картина репродукцияләре. Дурт як диварда 4 рәссам исеме:Фиринат Халиков, Искәндәр Рәфыйков, Бакый Урманче, Лотфулла Фәттахов. Картиналарның авторларын табып, тиешле стенага ябыштырырга.Күбрәк рәсемне билгеләгән укучы- җиңүче.(“Казанга яу белән”, “Сөембикәнең Казан белән хушлашуы”, «Колшәрифнең укучылары белән Казанны алучыларга каршы торуы», “Кунакка бару”, “Бишек җыры”, “Сөембикә- тәхеттә”, “Болгар. Кара пулат”, “Җәлилчеләр”,  “Сабантуй”,  “Игеннәр өлгерде”, “Мулланур Вахитов”, “Салтыкта печән чабу”, “Сепарат янында” һ.б.

    Тасвирланган тәртиптә укучылар хәрәкәт итәләр, ярышалар,теманы ныгыталар.

    Фронталь

    Шәхси: төрле ял итү күнегүләре ясау, хәрәкәтләнү

    Регулятив: биремнәрне дөрес эшләүне контрольдә тоту. 

    Коммуникатив: төркемнәрдә хезмәттәшлеккә ирешү.

    6. Беренчел ныгыту

    Алынган белемнәрне гомумиләштерү һәм системмага салу.

    Монологик сөйләмне камилләштерү.

      Сочинениеләрен  караламада язып карау.

    • Иншагызны бай һәм тирән эчтәлекле итеп оештыру өчен, нәрсә язарга теләгәнегезне яхшылап уйлагыз. Җөмләләрегезне матур итеп оештырып, үз-үзегезгә сөйләп карагыз. Аннан соң гына язарга керешегез.
    • Сүзләрнең дөрес язылышын билгеләү өчен орфографик сүзлекләрне файдлану турында да онытмыйбыз.

    Үз фикерләрен формалаштыралар, дәлиллиләр. Сүзлекләрне файдаланып,хатабулдырмау өстендә эшлиләр  

    Индивидуаль, группадагы эшчәнлек

    Танып белү:укып-танып белү гамәлләрен телдән башкару; фикерләүне үстерү: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, анализ, синтез эшли белү, гомумиләштерү һәм нәтиҗә ясау.

    Регулятив: эшчәнлекләрен адекват, авырыксынган моментларны билгеләү, чишү юлларын эзләү. 

    Коммуникатив: үз фикерләрен формалаштыру, үз фикерләрен дәлилләү.

    Телдән җавап бирү.

    Язма эш.

    7. Икенчел ныгыту

    Дәрестә алынган белемнәрне гомумиләштерү, катнашу дәрәҗәләрен билгеләү, бәяләү

    Караламадагы сочинениеләрен парларда тикшерү, бер-берсен тулыландыру.

    Монологлар төзеп, сыйныфташлары белән парларда эшләү, бер-берсенең хезмәтләрен тыңлау, фикерләрен җиткерү.

    Сорауларга җавап бирү.

    Фронталь,  группадагы эшчәнлек

    Шәхси: белемнең әһәмиятен аңлау.

    Танып белү: алынган белемнәрне практик яктан кулланырга өйрәнү.

    Регулятив: үз эшчәнлекләрен бәяләү, хаталарын төзәтү һәм аңлату.

    Коммуникатив: үз фикерләрен формалаштыру, дәлилләү.

    Телдән җавап бирү

    8. Рефлексия

    Максат.

    Укучыларның үзбәяләре, сыйныфташларын бәяләү.

    Сорулар ярдәмендә дәрескә нәтиҗә ясау.

     Өй эшләрен бирү.

    • Әйдәгез, дәрескә нәтиҗә ясыйк. Моның өчен алдыгызга таратылган таблицаны тутырырга кирәк. (карточкалар таратыла).

    17-СЛАЙД Рефлексия.

    1. Бүген дәрестә өйрәндек

    2. Дәрестә мин катнаштым

    3. Дәрестәге эшчәнлегем белән мин

    4. Минем күңел халәтем

    5. Дәрес материалы миңа

    актив / пассив/

    кызыксыну хисе белән

    канәгать / канәнать түгел

    яхшырды / кәефем төште
    аңлаешлы/ аңлаешсыз
    файдалы / файдасыз
    кызыклы /кызыксыз

    Билгеләр кую.

    Өй эше.

     1.Дәрестә өйрәнгән материалны файдаланып, И.Рәфыйковның “Ана сагышы” картинасы буенча язылган сочинениеләрне сөйләм үстерү дәфтәрләренә язып килергә.

    Теләк буенча һәм сайлап:

    2. Рәссамның әнисе-Маһирә апа турында мәгълүмат тупларга

    3.”Ана”образын чагылдырган картиналарның авторларын,исемнәрен язып килергә.

    Дәрестәге эшчәнлекләрен үзбәяләү. Өй эшен язып алу.

    Шәхси: сыйныфташлары белән аралашуда коммуникатив компетенция булдыру.

     Регулятив: уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен анализлый белү,  билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

    Танып белү:  эшчәнлекләренә үзбәя бирергә өйрәнү

    Коммуникатив: монологик сөйләм төзү

    Таратма карточкалар белән эшләү

    Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Учитываются ли цитаты при подсчете слов в сочинении егэ литература
  • Ф халиков гаилэ портреты сочинение
  • Учитель физкультуры предметы для сдачи егэ
  • Учитель физики предметы егэ
  • Ф х якупов аналар жэе картинасы буенча сочинение 4 класс