Автор: Валеева Ландыш Айратовна
Класс: 8Г
Школа:РТ, г.Альметьевск МАОУ СОШ №16
Руководитель: учитель татарского языка и литературы
Гимадиева Гузель Самигулловна
Г.Тукай – халыкның үз баласы.
Г. Тукай- халыкның сөйгән, халык тормышын кайгырткан, аның уй-кичерешләре белән яшәгән, бервакытта да, җаны-тәне белән аннан аерылмаган шагыйрь.
Г.Тукай үз иҗатында халык моңнарын, халык яшәешен иҗ биек дәрәҗәдә дөрес чагылдыра алган. Бер яктан ,ул халык әдәбияты белән нык кызыксынган, икенче яктан, ул һәрвакыт гади катлам кешеләре белән аралашкан, аларның кичергән шатлыкларын уртаклашырга, хәсрәтләрен үз йөрәге аша уздырырга тырышкан.
Г.Тукай якшәмбе көннәрендә “Мотыйгыя”дагы шәкерттәше Ярулла Морадый белән Хан мәйданында уздырыла торган халык ялына чыга торган булган. Ул вакытта Кремль тирәсендәге табигать хозур: агачлар үсә, Казансудагы дулкын шаулары да ишетелеп тора. Тукай уйнаган-көлгән, су коенган һәм солдатлар тарафыннан уйнала торган көйләрне бик бирелеп тыңлаган.
Тукай кая гына барса да, аның янына шул төбәктә, шәһәрдә, авылда яшәгән татарлар җыела торган булган. Халык арасыннан күтәрелгән һәм тугры язган шагыйрьне күрү, аның белән әңгәмә кору һәркем өчен мәртәбә булган.
Тукай опера да тынлый, театрларга да йөри,әмма барыннан да бигрәк халык җырларын ярата. “Уел”, “Ашказар”, “Әллүки”, “Зиләйлүк”, “Порт-Артур”, “Әминәкәй гүзәлем” кебек борынгы җырларны, иҗтимагый вакыйгаларга бәйле туган халык фольклорын аеруча ярата ул.
“Шәрык” клубындагы кичәләрдә барлык төрки халыкларның көйләре уйнала. Бервакыт Г.А.Трейтер ханым онытыла башлаган татар көйләрен җырлый. Зыялылар аңа рәхмәт хаты язалар, һәм имза куючылар арасында тукай фамилиясе беренче тора.
Тукайны үзе исән чагында ук Хәбибрахман Зәбири, Фатих Әмирхан һәм башка зыялылар халык шагыйре дип атаганнар. Борһан Шәрәф “габдулла Тукаев” исемле бер мәкаләсендә шагыйрьнең һәр әсәре, басылып чыгу белән, халык тарафыннан яратылып укыла, ятлана, телләрдән телләргә күчеп йөри, ди. Халык күп йөргән әдәби кичәләрнең берсе генә дә Тукай катнашлыгыннан башка узмый. Аларда яңа әсәрләре укылмый калмый. Һәм милләтнең һәр сыйныфы, һәр яшьтәге баласы аны ярта.
Г.Тукайның балалар өчен махсус язылган әсәрләре генә түгел, “Печән базары, яхүд Яңа Кисекбаш” кебек олыларга юнәлтелгән җитди әсәрләре дә мәктәп дәреслекләре сыйфатында файдаланыла. Димәк, Тукайны һәр бала белеп, үз итеп үсә.
Кайчандыр халыктан үсеп чыккан олы шагыйрь турында аның иң якын дусты Фатих Әмирхан тхбәндәге сүзләрне язып калдырган:
“Һәрбер талант зурая һәм акрынлап үсә.
Мөстәкыйль шагыре булган бер әдәбият- бәхетле әдәбияттыр”.
Без, бу сүзләргә өстәп, шуны әйтә алабыз: Тукай кебек каләм иясе булган халык – зур халыктыр.
“Габдулла Тукай-халыкның үз баласы.”
26 апрель 2014нче ел
Максат:
1.Татар халкының күренекле шагыйре Г.Тукайның тормышы,иҗаты турындагы белемнәрен системага салу,гомумиләштерү.
2.Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
3.Шагыйрь иҗатына кызыксыну, аның белән горурлану хисе уяту.
Дәрес тибы: гомумиләштерү.
Методлар: укытучы сүзе, әңгәмә,акыл штурмы,энергизатор,парларда,төркемнәрдә эшләү,җырлау.
Җиһазлау: Г.Тукай портреты,китаплар күргәзмәсе,слайдлар, шигъри карточкалар,интерактив китап.
Дәрес барышы
I.Оештыру өлеше.
1. Исәнләшү. Уңай психологик атмосфера тудыру.
2. ,,Кәефең ничек?” энергизаторы белән дәресне башлап җибәрү. Укучылар бер-берсенең хәлләрен сорашалар, теләкләр телиләр.
II.Актуальләштерү.
Укытучы. Әйтегез әле үткән дәрестә без кем турында сөйләштек?
-Татар халкының бөек шагыйре Г. Тукай турында.
— Әйе, бик дөрес әйттегез. Бүген дәресебездә бөек шагыйребез турында өйрәнгәннәрне искә төшерербез, ныгытырбыз. Дәресебезнең темасы ,,Тукай безнең йөрәкләрдә”.Ә хәзер экранга карагыз. Үткәннәрне искә төшерәбез.
( Видеосюжет карау).
Укытучы. Татар халкының бөек шагыйре Г. Тукай дөньяда нибары 27 ел яшәгән, бары тик 8 ел иҗат иткән. Шулай да гасырларга җитәрлек рухи байлык калдырган.
Иң элек бүгенге дәресебездә кирәкле булган сүзләрне һәм сүзтезмәләрне искә төшерик. (1 нче слайд)
( укучылар укыйлар, тәрҗемә итәләр)
аның балачагы
туган телне, табигатьне яратырга
белемле, эшчән булырга
замандаш Тукай
һәрвакыт безнең белән бергә
шигырь бәйрәме
Укытучы.Ә хәзер Г. Тукайның тормышын һәм иҗатын искә төшерү максатыннан ,,Акыл штурмы” үткәреп алабыз. Кагыйдәне искә төшерик:
— фикерләр кабатланмый,
— фикерләр күбрәк булган саен яхшырак,
— әйтелгән фикерләр тәнкыйтьләнми.
(укучыларга уйлар өчен 1 минут вакыт бирелә)
Тактада : Г.Тукай …
(укучыларның җавапларын укытучы тактага язып бара)
Укытучы. Яхшы балалар, Г. Тукайның тормышын һәм иҗатын яхшы беләсез. Бик матур фикерләр әйттегез. Кем Г.Тукай турында сөйләргә тели? (Бер укучы сөйли).
III. Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.
Укытучы. Парларда эшебезне дәвам итәбез. Бирелгән биремнәр
нигезендә сораулар төзибез һәм җавап бирәбез.
Спроси у друга:
1) Где и когда родился Г.Тукай?
2) Как прошло детство Тукая?
3) В каких местах он жил?
4) Какие произведения Тукая он знает?
5) Чему учат произведения Тукая?
6)Где есть музеи Тукая в Татарстане?
(укучыларның җаваплары тыңлана һәм нәтиҗә ясала).
Укытучы. Г. Тукай балалар өчен бик күп шигырьләр, поэмалар иҗат итә. Аның китаплары безнең көннәрдә дә аеруча күпсанлы тираж белән
еш басылып тора. Талантлы рәссамнар аларга рәсемнәр ясый. Ә хәзер мин сезгә аның әсәрләреннән иллюстрацияләр күрсәтәм, ә сез нинди әсәрдән икәнен әйтерсез һәм төп геройларын атарсыз (слайдлар күрсәтелә).
1нче слайд. ,,Бала белән күбәләк”. (Бала, күбәләк)
2 нче слайд. ,,Шүрәле”. (Былтыр, Шүрәле)
3нче слайд. ,,Су анасы”. (Су анасы, малай, малайның әнисе)
4нче слайд. ,,Кызыклы шәкерт”. (Малай, Акбай)
5нче слайд. ,,Эш беткәч уйнарга ярый”. (Бала, кояш, сандугач, алмагач)
Ял минуты. ,,Алкышлар”
Укытучы. Ә хәзер төркемнәрдә карточкалар белән биремнәр эшләрбез. Кояш, алмагач, сандугачка санашып өч төркемгә бүленәбез. (Төркемнәрнең җитәкчеләре билгеләнә).
Карточкаларда Г.Тукай әсәреннән өзекләр бирелгән. Игътибар белән биремне укыгыз. Бирелгән өзекнең кайсы әсәрдән икәнлеген әйтергә һәм сәнгатьле итеп укырга кирәк. Бу әсәр белән шагыйрь нәрсә әйтергә тели?
1нче төркем. И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә — эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.
Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.
2 нче төркем. Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый
Ян тәрәзә каршысында иртәнге дәресен карый.
Чын күңел белән укый ул, кат –кат әйтеп һәр сүзен;
Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен.
3 нче төркем. Бик тынычлап сайрагыз сез, мин тимим сезгә, тимим;
Әллә иркендә торуның кадерен белмимме мин?!
Курыкмагыз – яхшы беләм, мин һич тә сезне ауламам;
Сайрагыз, тыңлап торырмын, тын да алмам, шауламам.
(Бу биремне эшләү өчен 5 минут вакыт бирелә.)
Укучыларның җаваплары тыңлана һәм нәтиҗә ясала.
Укытучы: Ә хәзер шигырь эчтәлегенә туры килгән мәкальләрне табып укыгыз. ( Мәкальләр язылган карточкадан шигырь эчтәлегенә туры килгәнен табып уку).
Ә хәзер парларда эшләвебезне дәвам итәбез. Ситуация буенча
диалог төзибез.
Товарищ идет в книжный магазин.Вы даете ему деньги и просите купить вам сборник стихотворений ГабдуллыТукая.Какой разговор произойдет между вами. (Укучыларның җаваплары тыңлана)
Укытучы. Ел саен 26 нчы апрельдә Шигырь бәйрәме уздырыла. Ул Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янында үткәрелә. Бу көнне Тукай бүләге лауреатлары билгеле була. Тукай шигырьләре укыла, әсәрләре тыңлана (слайд)
Әхмәт Ерикәйнең Тукайга атап язылган ,, Тукай” шигыреннән өзек
укып китәм. Сез аны ничек аңлыйсыз?
Һәрчак безнең белән бергә-
Безнең замандаш Тукай.
( җавапларны тыңлау)
IV. Йомгаклау.
Укытучы. Әйе, чыннан да татар халкының Тукайга хөрмәте бик зур. Бүген дә Тукай безнең йөрәкләрдә. Аның шигырьләре-җырга, әкиятләре балетка әйләнде. Ә аның истәлекләре музейларда саклана. Төрле шәһәрләрдәге иң матур урамнар аның исемен йөртәләр. Дәресебезне татар халкының иң популяр, гимнына әйләнгән “ Туган тел “ җыры белән тәмамларбыз.
V. Өй эше.Сез дустыгызга Г.Тукай турында нәрсәләр сөйләр идегез? План төзегез һәм дәфтәрегезгә языгыз.
Билгеләр кую.
Дәрестә актив катнашуыгыз өчен сезгә рәхмәт, дәрес бетте. Сау булыгыз!
1
2
Тукай – халык баласы, аны халык үстергән (Тукайны ң балачагы) Кушлавыч. Ш ә риф ә карчык Ө чиле. Зинн ә тулла бабай Кырлай. С ә гъди абзый, З ө хр ә апа Казан. М ө х ә мм ә тв ә ли һә м Газиз ә гаил ә се Җ аек. Гали ә сгар ( җ изн ә се)
3
Тау башында салынгандыр безне ң авыл. Бер чишм ә бар, якын безне ң авылга ул. Авылыбызны ң ямен, суы т ә мен бел ә м, Шу ң ар к ү р ә с ө ям җ аным – т ә нем бел ә н… Туган авыл
4
М ө х ә мм ә тгариф – Габдулланы ң атасы. М ә мд ү д ә — Габдулланы ң анасы.
5
Н ә къ Казан артында бардыр бер авыл — Кырлай дил ә р; Җ ырлаганда к ө й ө чен тавыклары җ ырлай дил ә р. Г ә рч ә анда тумасам да, мин бераз торган идем; Җ ирне ә з-м ә з тырмалап, ч ә чк ә н идем, урган идем. Ул авылны ң,- һ ич онытмыйм,- һә р ягы урман иде; Ул болын, яшел ү л ә нн ә р х ә тф ә д ә н юрган иде. Зурмы? – дис әң, зур т ү гелдер, бу авыл бик кечкен ә ; Халкыны ң эчк ә н суы бик кечкен ә инеш кен ә.
6
Җ иктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап; Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап. … Ә йт ә ирт ә нге намазга бик матур, мо ң лы азан; И Казан! Д ә ртле Казан! Мо ң лы Казан! Нурлы Казан! Мондадыр безне ң бабайлар т ү рл ә ре, почмаклары; Мондадыр д ә ртле к үң елне ң хурлары, о җ махлары. Монда хикм ә т, м ә гъриф ә т һ ә м монда гыйрфан, монда нур; Монда минем нечк ә билем, җ ә нн ә тем һ ә м монда хур…
7
Габдулла Тукайны ң татар теленд ә чыккан кайбер җ ыентыкларыны ң тышлыклары.
8
Кырлай җ ирен ә аяк басып, мемориаль комплекс ягына борылуга кил ү чене Тукай ү зе каршылый. Ул ү зене ң кырлаена кайткан да, уйга чумган, туган як җ ылысына сыенган сыман. Тукай – Кырлай авылындагы мемориаль комплекс.
9
Габдулла Тукай теплоходы Казанда Г.Тукай исеменд ә ге урамны ң гомуми к ү ренеше. Г. Тукай исеменд ә ге Татар д әү л ә т филармониясе.
10
Җ аек–Г.Тукайны ң журналист һә м шагыйрь буларак ныгыган урыны. Бу юлда беренче адымыннан ук шагыйрь ү зене ң урыны хаклык, халык м ә нф ә гатьл ә ре ө чен к ө р ә ш һә м д ө реслекне чагылдыру булырга тиеш, диг ә н карашта торды елда чыга башлаган Фикер газетасыны ң беренче санында ук ү зене ң ә с ә рл ә рен бастыра. Ә лгасрел – җә дит һә м Уклар кебек журналларда к ү пл ә г ә н шигырь, м ә кал ә һә м фельетоннар бел ә н чыгыш ясый.
11
Килер заман, һ ә р язучыны ң ү зен, с ү зен в ә ш ә хси тормышын ин ә сенн ә н җ ебен ә кад ә р тикшереп чыгарлар ә ле. Габдулла Тукай ел.
Тукай, аның иҗаты ниндидер вакыт кысаларына гына сыймый. Ул – мәңгелек.
Халкыбызга көч, куәт, дәрт һәм дәрман биреп тора. Ул безгә тарих тарафыннан татарлыгыбызны саклау өчен бирелгән ядкәр. Аңа милли хис белән сугарылган талант иңдерелгән. Ул аны үзенең кыска гына гомерен чәчми-түкми милләтенә хезмәт итүгә багышлаган. Гомеренең беренче көненнән соңгысына кадәр халык белән яшәгән, аның авыр язмышын үз язмышы рәвешендә кичергән.
Шагыйрьнең һәрбер әсәре милли хис һәм рух белән сугарылган. Җанына һәм тәненә, милләтебез язмышы, тарихы сеңгән. Аның әсәрләрен укыганда, үзеңне тарихыбыз эченә чумгандай хис итәсең, аның белән бергә милләтебез язмышын тасвирлыйсың кебек тоела. Моның шулай икәнлеге аның “Милли моңнар”ында бигрәк тә ачык чагыла. Бу берәү, дигәне – “Болгар” нумерларындагы күршесе шагыйрь Сәгыйть Рәмиев, ул җырлый, ә шагыйрьнең күз алдына чал тарих килеп баса. Җыр аның күңелендә бөек чорыбызның һәм коллык упкынына төшкән “мескен булып торган өч йөз ел арасындагы контраст картинаны тудыра. Күз алдына Агыйдел, дөньяга мисали һөнәрчелеге, суүткәргечләре, заманы өчен мәгълүм дөньяга кәрван юллары белән тоташкан Болгар килеп баса. Дустының җырлавы аңарда үткәнебезне сагыну хисләре тудыра. Әйтерсең лә аның үз күңеленнән дә “сызылып-сызылып” милли хисләр сугарылган әнә шул җыр чыга. Гүя ул җырчыга кушылып җырлый, халкыбыз тарихын күз яшьләре белән диярлек барлый, җырчы белән бергә үзе дә “өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә татар күңеле ниләр сизгәнен.”
Чыннан да, ул татар күңеле ниләр сизгәнен һәрвакыт барлап, үз йөрәге аша уздыра, халкының үткәнен һәм үзе яшәгән бүгенгесен барлый, аңа үз бәясен бирә килә. Ул, чыннан да, үзе әйткәнчә, коеп куйган шагыйрь генә түгел, сәясәтче дә, җәмәгать эшлеклесе дә. Шагыйрьнең бу сыйфатларын күп әсәрләреннән тоемлап була.
Без аның “Шүрәле”сен тик бер авыл егете Былтырның урман җене белән булган мавыктыргыч маҗаралары итеп кенә карарга күнеккән. Ә бит монда шагыйрьнең күпләребез игътибар итмәгән үткән тарихыбызга карашы чагылган. Шагыйрь Чыңгыз гаскәре төшенчәсен урмандагы бихисап агачлар белән чагыштыру өчен генә кулланмый. Аның күз алдына “кылт итеп, борынгы бабаларның батырлыклары, дәүләтләре килеп баса, тарихның пәрдәсе ачылган кебек була, аңарда уфтану хисләрен уята: “Аһ, – дисең, без ник болай соң? Без дә хакның бәндәсе!”
Ник без зәгыйфь болай соң? Без кемнән ким? Кая безнең дәүләтләребез, кайда ул нам? Боларның берсе дә юк, алар “бер дә булмаган төсле кырылдылар да беттеләр, эзләре дә калмады”, – дип яза ул. Тукай милләтенең мескен, кол рәвешендә булуына борчыла. Бөеклегебезгә кайту хыялы белән яна. “Кайчан соң, и фәкыйрь милләт, бәһарың (язың), Кайчан китәр кичең, килер нәһарың (көндезең). Килерме әллә кабергә мин сөрелгәч, Кыямәт көндә мин үлеп терелгәч?” – дип милләтенең, бигрәк тә яшьләрнең акрын уянуына борчыла. “Бара милләт зәгыйфь абныр-абынмас, Сүнә яшьләрдә ут кабныр-кабынмас”.
Шагыйрь 1905 ел революциясенә зур өметләр баглый. “Без Бишенче елны бер көнне уяндык таң белән”. Аның бу сүзләре шул ук вакытта XIX-XX гасыр чикләрендәге татар алгарышына өмет баглавы. Чыннан да, шушы елларда татарларның, меңләгән тираж белән чыга торган китаплары, 30дан артык газета-журналлары, дистәләгән берсеннән-берсе сәләтле язучылары, журналистлары, театр, музыка сәнгате барлыкка килә. Халкыбызның милли горурлыгы уяна, ул бер газета язганча, гүреннән торып, өстеннән кабер туфрагын кагып төшерә һәм горур рәвештә янә тарих мәйданына чыга. Милләт абынудан туктый, яшьләрдә сүнмәс дәрт туа. Татар, Тукай язганча, үлмәгән дә, йокламаган да, тик һушы гына киткән була. Ул 1552 елда башланган, Г.Баттал сүзләре белән әйткәндә, урыс җәһәннәменнән, мескенлектән чыга башлый. Аны милли хисләр биләп ала.
Шушы яңарыш дулкынында милләтебезнең тарихи хәтере хәрәкәткә килә, үз тарихы белән кызыксынуы беренче урынга чыга. Иж-Буби шәкертләре әйтүенчә, “бер нәрсәне дә яшермәстән, үткәнебезне һәм бүгенебезне ачыкларга” вакыт җитә. Шушы ачыклау эшен Ш.Мәрҗани башлап җибәрә. Аны Һ.Атласи, Г.Әхмәров, Г.Гобәйдуллин кебек тарихчылар дәвам итә, аларның хезмәтләре халкыбызның милли горурлыгын уята. Тукай тарихчыларыбызның эшчәнлеген күзәтеп тора. Бигрәк тә Мәрҗанине олылый. Ул да тарихыбызны барлый, ләкин профессионал тарихчылардан аермалы буларак, үткәнебезне халык иҗаты аша төсмерли. Аңа, ди ул “туплар да атмаган, уклар да кадамаган”. Шуңа ул аны тутыкмас көзгегә тиңли, халыкның тарихи хәтерен уяту чыганагы итеп күрә.
Шагыйрь тарихыбызны халык иҗатының җәүһәре булган җыр-моң аша да төсмерли. Ул аларга гашыйк. Аларны тыңлаганда “аркадан каннар йөгерә”, ди ул, һәм моңыбызның “алтынын коймаска” өнди. Бала чагында урман буенда ат көткән вакытларында Сәйфетдин вә Гайнетдиннәрнең учак кырыенда “җырлаган җырлары һәм дә моңлы күңелләреннән чыккан хиссият утлары минем йөрәгемә тәэсир итә иде”, бу “җырлаулар” минем күңелемнең иң нечкә кылларына тукына”, дип язган Тукай.
“Мин кечкенәдән җырчы идем. Кайда ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем”. “Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймәгемнән миндә туган телебезгә сөю туды. Яшәсен халык әдәбияты, яшәсен туган тел!” Күренә ки, монда җыр аша туган телебезгә мәхәббәт ярылып ята. Тукай шушы мәхәббәтне җыр-моң аша яшь буынга сеңдерүне беренче урынга чыгарган. Кешенең балалык чорына махсус игътибар биргән, чын татар булуны баланың дөньяга килүе белән үк башларга кирәклеген аңлап эш иткән. Шагыйрьнең балаларга багышланган шигырьләрендә, әйтерсең лә җыр, моң, туган тел бер җепкә тезелгән.
Тукай иҗатында юкка гына бишек җырларына игътибар бирелмәгән. Җыр, аның көе, теле татар кешесенең гомерлек юлдашы. “Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән”. Ана кеше моң аша баласының Аллаһы Тәгалә биргән туган телен ача. Ә әбисе мавыктыргыч әкиятләр белән аны баланың күңелендә ныгыта. Тукайның “Бишек җыруы”нда “Әлли-бәлли көйләрем, хикәяләр сөйләрем, сиңа теләк теләрем, бәхетле бул диярем” дигән сүзләр язылган. Монда ананың моң һәм тел аша, Аллаһы Тәгаләдән бала өчен изге теләкләр теләү нияте.
Тукайның “Ана догасы”нда бу бигрәк тә матур чагылыш таба. Авыл киче, тирә як тып-тын, халык йокыга талган, хәтта этләр дә өрми. Күктә нурлы ай калкып, тирә якка нур чәчә. Тик бер өйдә генә ут сүнмәгән. Анда бер ана намазлык өстендә Аллаһыдан баласына теләк тели. “Ходаем, ди, бәхетле булсын сөйгән газиз улым!” Күзләреннән тамчы-тамчы яшь тама”. “Карагыз, – ди шагыйрь, – шул догамы инде тәңре каршына бармас?” Әсәрләрендә ул балаларга милли хис сеңдерүне, аңа татарлык оеткысын салуны беренче урынга куйган. Бигрәк тә җыр-моң, халык иҗаты аша.
Ул татар җырларына аларның нечкә кылларына тукынулары өчен генә түгел, телебезнең сакчысы булганлыгы өчен дә гашыйк. “Халык җырларына әһәмият бирергә кирәк дип, кат-кат әйтелде инде. Ни өчен әһәмият бирергә кирәк? Шуның өчен ки, чын халык телен, чын халык рухын безгә тик халык җыруларыннан гына табып була. Аннан башка кайдан табасың?”
“Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,
Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,
Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,
Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен”.
Бу, әлбәттә, яшәештә уен-көлкегә урын булмаска тиеш дигән сүз түгел. Тукай иҗатында аларга да шактый урын бирелгән. Тик менә шагыйрь һәрвакыт диярлек халык күңелләрен кузгата, аның нечкә кылларын тибрәтә торган көйләргә өстенлек бирә килгән. Аларны ул милли рухыбызны ныгыту чыганагы итеп күргән. Тукайга, күрәсең, моңыбызның эченә үтеп керердәй сәләт иңдерелгән, аның сихри көчен аңлардай мөмкинлекләр бирелгән.
Тукай халкын, аның иҗатын җаны-тәне белән сөйгәнгә күрә үзенең кыскадан кыска гомеренең шактый өлешен моң һәм халык әдәбиятын барлау һәм җыйнауга багышлый. 1910 елны Шәрык клубында укыган лекциясендә аларның берсен ачкыч, икенчесен йозак дип бәяли. Ачкыч белән яки моң аша халык күңеленә үтеп кереп була, йозак белән яки халыкның бертуктаусыз байый торган җор шигъри теле белән аны югалмастай дәрәҗәдә саклап була.
Тукайның шушы искиткеч чагыштырмасын, бүгенге иҗат кешеләре дә үзләренә күрсәтмә итеп кабул итсә, бәлки милли моңнарыбызны, җырларыбызны каплап, томалап бара торган бүгенге булыр-булмас сүзләргә көйләнгән мәнсез җырларга киртә булыр иде. Ә киртә кирәк, чөнки тел һәм милли моң – милләт сакчылары.
Тукай юкка гына шактый җырларның тарихын тикшереп, аларны төрле яктан анализламаган. Ул аларның бабаларыбыз тарафыннан калдырылган “иң кадерле вә бәһале бер мирас” икәнлеген аңлап эш иткән.
Болгар шәһәре, авыллары “беттеләр, эзләре дә калмады”, әмма алар “халкыбыз күңелендә “һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф раушан көзгеседер”, дип язган шагыйребез. Ул конкрет мисаллар белән халык җырларының яшәү көзгесе икәнлеген күрсәтә алган. Аларны укыганда Тукайның рухи дөньясы халыкчанлык хисе белән сугарылуына тагын бер кат инанасың.
Тукай шактый күп җырларны җыеп, туплап кына калмый, аларның тарихы турында да мәгълүмат бирә. Мәсәлән, “Тәфкилев” көе мөфти Тәфкилев кызының француз егетенә булган бәхетсез мәхәббәтенә багышланган. Шагыйрь бәхетсез мәхәббәтнең тамырлары шактый тирән икәнлеген аңлап эш иткән булса кирәк. Аның “Җырлар дәфтәрендә” “Хан кызы көе” дә булган. Тик ул аннан ертып алынган. Кем белә, бәлки ул Алтын Урда ханы Туктамыш кызының бәхетсез мәхәббәтенә багышланган җырның берәр варианты булгандыр. Әйтүе кыен, ләкин шулай булуы бик тә ихтимал.
Тукай аша без “Ашказар” көен дә шундый ук бәхетсез мәхәббәт тудырган икәнлеген беләбез. Бу һәм аның тарафыннан тупланган, тикшерелгән башка җырларның сүзләре һәм моңнары да ачкыч белән йозак мөнәсәбәтендә яшәгәнлекләренә дәлил булып тора. Шул ук вакытта Тукай халык иҗатының бертуктаусыз байый торуына да игътибар иткән. Ул аларның үзе ишеткән төрле вариантларыннан мисаллар китереп, шуның белән халыкның үзендә җырга нигез салучыларның туа торуына ишарә ясаган. Шагыйрь үзенең “Халык әдәбияты” рисаләсен юкка гына “Туган тел” шигыре белән тәмамламый. Һәм инде бу шигырь шулай ук юкка гына милли гимныбызга да әверелмәгән.
Шикләнмим, әгәр дә ул шушы халык җәүһәрләрен тупламаган булса, аларның күбесе инде онытылган да булыр иде. Нинди генә җырлар юк монда. Аларның барысында да халык язмышы. “Озын эрбет”, “Сәгать чылбыры” “Җырчы Фәхри” кебек җырлар гына да ни тора! Болар – халык җәүһәрләре. Бүгенге җырлана торган җырларның шактыеның сүзләре шул җырлардан алынган. “Хафизәләм иркәм” җырының сүзләрендә дә шуны күрәбез: “Ак куян дип аткан идем – булды тауның катлавы. Аргы яктан берәү килә – безнең җанаш атлавы”. Бүген җырлана торган җырда Тукай китергән “безнең җанаш атлавы” сүзләре “Хафизәләм иркәм атлавы” дип кенә куелган. Мондый мисаллар дистәләгән. Бездә Тукай иҗатының шушы ягына тиешле игътибар җитми.
Җырларыбызны җыеп туплардай зур эшне яшь шагыйрь Уральскида вакытта ук башлап җибәргән һәм аны гомере буе дәвам иткән. Әгәр дә без Тукайны халык җырларын җыю традициясен башлап җибәрүчеләрнең беренчеләреннән булган дисәк, әллә ни зур хата булмастыр. Аның “Сабах” нәшриятында чыккан дәвамчыларына үрнәк булып торырдай җырлар җыентыгы шул турыда сөйли. Ул Уральскида үткәрелгән әдәби-музыкаль кичә турында бер мәкаләсендә “Тәфкилев”, “Әллүки”, “Сакмар суы” кебек җырларны “карт аталарыбызның чын йөрәгеннән чыккан” “туган һәм туачак балаларыбызның күңеленә яңа-яңа милләт хисләре… саба җиле шикелле, рух өрәчәктер”, дип язган.
Шулай булсын да иде. Милли хисләр белән сугарылган “саба җилләре” бүгенге музыкаль сәнгатебезгә дә рух өреп торса иде. Зифа Басыйрова, Гөлсем Сөләйманова, Фәридә Кудашева, Флера Сөләйманова, Зөһрә Сәхәбиева, Ания Туишева, Рабига Сибгатуллина, Наҗия Теркулова, Габдулла Рәхимкулов, Хәйдәр Бигичев, Илһам Шакиров, Мирсәет Сөнгатуллин, Идрис Газиев, Фердинанд Сәлахов, Шамил Әхмәтҗанов, Айдар Фәйзрахманов, Искәндәр Биктаһиров кебек җырчыларыбызның иҗатларына өреп торган кебек. Аларның иҗатында Тукаебызның бу сүзләре язылмаган закон рәвешендә яши. Аллага шөкер, бүгенге яшь җырчыларыбыз арасында да андыйлар юк түгел. Тик шулай да, бездә үзешчән сәнгатькә игътибар җитми. Ә бит халык иҗатына, аның җыр-моңына гашыйк яшьләр нәкъ шунда үсеп чыга. Чын халыкчан шигърият тә шунда яши. Үтемле чагыштырмалар да шунда туа.
Тукайны юкка гына татар шигъриятенең төзелеше кызыксындырмаган. Ул аның әнә шул нәкъ үтемле якларына махсус игътибар биргән. “Без татарларның шигырь сөйли торган бәхерләре (үлчәүләре) гаять гүзәлдер. Бер татар шигырен әллә ничә төрле көйләргә җырларга мөмкиндер, һәм хәтта татарлар җырлый торган көйгә рус шагыйрьләренең шигырьләре дә килеп торадыр”, дип язган ул. Бу, әлбәттә, рус җырларында да татар көйләре чагылганлыгына ишарә.
Бу турыда язарга яратмыйлар. Чөнки ничек инде ул бөек рус халкының җырларында татар көйләре чагылсын? Әмма мөмкин икән шул! “Ямщик” җырына гына игътибар итик. Аның русчасы да, татарчасы да бер үк хисләрне уята. Ә бит “ям” хезмәтен татарлар тудырган, алар барлыкка китергән. Шундый җырлар да иң элек шунда туган.
Күренекле рус этнографы мәрхүм профессор Евгений Прокофьевич Бусыгин бу турыда һәрвакыт сөйли, бик күп рус җырларының татар көйләре белән сугарылганлыгын ассызыклый иде. Шаляпинның җырларында да татар элементлары барлыгы турында язып чыгучылар булды. Татар моңына төрелеп, аннан рухланып яшәгән җырчының иҗатында моның шулай булмавы мөмкин дә түгел. Юкка гына заманында “Тәфтиләү”, “Озын су”, “Мөхәммәдия”, “Ашказар” кебек татар халык җәүһәрләрен скрипкачы Козлов, Г.А.Трейтер кебек җырчылар башкара торган булмагандыр.
Татар моңы – ул борынгы төркиләр моңы. Ул үзенә киң далаларда яшәгән борынгы бабаларыбызның эчке хисләрен сеңдергән. Бервакыт безнең тарих факультетында стажировка үтүче кытай профессоры Чянь-Бин, “Ә бит бездә -сезнең музыкагыз. Без аны сездән алып, бөтен Ерак Көнчыгышка, Япон утрауларына кадәр тараттык”, – дигән иде.
Бу чыннан да шулай. Профессор Марсель Бакировның хезмәтләрендә моннан бер-ике мең ел элек Кытай императорлары төркиләр янына, аларның көйләрен язу өчен композиторлар җибәрү фактлары күрсәтелгән.
Шулай булгач, нишләп аны татарлар белән йөзләгән ел янәшә яшәгән руслар үзләштермәсен икән? Борынгы рус халык җырларының татар моңнары белән аваздашлыгына шик юктыр дип уйлыйм.
Тукай исә моны бик яхшы тоемлаган. Ул нәкъ шунлыктан Пушкинның бер шигырен татар көе белән җырлау мисалын китергән. “Еду, еду в чистом поле, “Җизнәкәй”(2 кәррә) Колокольчик динь-динь-динь…”
“Балдызым, ялгызым” (бер кәррә). Боларны язган вакытта аның алдында русларның “Народные песни” китабы булган.
Тукай – халык җырчысы. Аның шигырьләре, барлык язмалары да могҗизави моң булып яңгырый. Аңа халык шагыйре исемен бернинди указ белән дә бирмәгәннәр. Милләт биргән исем ул. “Мине әгәр синеке дип исәпләсәләр, мин бәхетле”, дип язган шагыйрь. Ул милләт хыялын барлык хыяллардан да татлырак санаган. “Әгәр милләт мине, илтифат итеп, искә алса, шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем”. Теләге кабул була.
Халык аның үлеме турындагы хәбәрне гомум кайгы рәвешендә кабул итә. “Бу көнне барлык татарлар да җылый, чөнки алар үзләренең бөек сүз патшасын югалтты”, дип язган “Кояш” газетасы. Шул көндә чыккан газеталар, шагыйрь үзе калдырган 500 сум акчага, Тукай фондын булдыру максатыннан “Тәрҗеман” газетасы үзеннән 100 сум өстәде һәм башкаларны да шушы башлангычка кушылырга чакырды, дип язган.
Һәммә җирдә, Кытайның Гөлҗә шәһәреннән башлап Петербургка, Әстерханга кадәр булган барлык җирләрдә дә диярлек Тукай җәмгыятьләре барлыкка килә. Шагыйрьгә багышланган кичәләр үткәрелә. 1913 елның 14 ноябрендә Казанда Тукай җәмгыяте барлыкка килә. Ул үзенең төп максаты итеп мохтаҗ язучыларга ярдәм итүне билгели. Әстерханда да Тукай җәмгыяте булдырыла, аны күренекле әзәрбайҗан җәмәгать эшлеклесе Нәриман Нәриманов җитәкли. Бу шәһәрдә 1914 елда сигезенче мәчетнең указлы мулласы Абдрахман Умеров “Тукай Уральскида” исемле китап чыгара.
Мәкәрҗә ярминкәсендә аның сайланма әсәрләре һәм аерым әсәрләре күпләп сатыла. Петербургта Тукай исемендәге ике стипендия булдырыла, берсе университетта, икенчесе югары хатын-кызлар курсларында. Гөлҗә шәһәреннән хаҗга баручылар да шундый стипендия фондына 50 сум акча кертә. Германиядәге Шакир әфәнде шагыйрьнең рәсеме төшерелгән открыткалар ясатып, сатудан килгән акчаны шулай ук аның исемендәге стипендия фондына бирергә җыена.
1913 елның апрелендә Бакуда рус телендә чыккан мөселман газетасы “Каспий”да “Дагестани” имзасы белән “Мөселман язмалары. Бер үлем тирәсендә” дип аталган бер мәкалә бастырыла. Анда мондый сүзләр бар: “Сүзе белән йөрәкләрне яндырган шагыйрьнең истәлеге һәркем өчен дә кадерле. Сигез ел буе иҗтимагый эшләрдә катнаша килсәм дә, әле беркайчан да мөселманнарның сәнгать остазын югалтулары өчен бу кадәр кайгырганнарын күргәнем юк иде… Идел буе мөселманнары культура һәм аң дәрәҗәләре белән без кавказлыларны уздырды. Русия мөселманнары үз шагыйрьләренең бәясен аңлады һәм аңа тиешле бәя бирә башлады”.
Тукайны төркиләр генә түгел, барлык башка мөселман халыклары да яраткан, аны үз иткән. Күренекле таҗик язучысы Садретдин Әйнидән, революциягә кадәр Пушкин белән Лермонтовны белә идеңме, дип сораганнар. Ул моңа, әйе, белә идем, Тукай аша, дип җавап биргән.
Тукай халыкны, ә халык Тукайны яраткан. “Барлык уем кичен дә, көндезен дә сезнең турыда милләтем. Синең саулыгың – минем саулыгым. Синең авыруың – минем авыруым”. Ул саулык чыганагын тарихыбызда, аның җыр-моңнарында, ә авыруын аның бердәмлеге булмауда күргән. Һәм милләтебезне бер-береңә ук атудан туктарга, “тәнебез аерым булса да, бер җан булыйк”, дип яшәргә өндәгән.
Ул шушы рәвештә яшәгән һәм милли хисләр белән якты дөнья белән хушлашкан. Тукайның “күңел кошы“ бу дөнья читлегеннән тарсынып киткән булса да, рухы халкыбыз күңелендә. Ул безгә яшәү көче биреп тора.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Язучыдан
Бу хәзерге кулыңызга алдыгыңыз «Халык әдәбияты» моннан аз гына мөкаддәм мәйданга куелган «Халык моңнары» исемендәге рисаләмә тәмамән багълыдыр.
Бу ике рисалә бер-берсенә тәгаллекътә берсе ачкыч вә икенчесе йозак кабиленнәндерләр.
Шул сәбәпле бу рисаләләрнең берсен алып укырга тәнәззел боерган мөхтәрәм кариэләремнән икенчесен дә әлдә итмәкләрене үтенер идем.
«Халык әдәбияты» намендәге бу рисаләм Казанда «Шәрекъ клубы»нда, ушбу сәнә 15 апрельдә укыдыгым (итлакъ җаиз исә) лекциямнең мәзмуненнән гыйбарәттер.
Лекциядә җыруларымызның берничәсе генә, анчак лязим урында мисал өчен алынганнары гына зикер ителде. Анда, әлбәттә, «Халык моңнары» нам бөтен бер мәҗмуга тәшкил иткән җырларымызның барчасын укып чыгарга тугъры килмәде.
Менә хәзер җырларымыз хакында байтак мөляхәзәне җәмигъ булган «Халык әдәбияты»ны укыганда, шактый күп мөнтәхәб җырларымызны эченә алган «Халык моңнары»ны да алга ачып кую файдасыз булмаса кирәк дия, сүзне бетердем.
Г.Тукаев
Игътизар
Халык әдәбияты хакында хәзер сөйләячәгем лекция сымак нәрсәм өчен мин алдан озак тәхкыйкат вә тәдкыйкат илә хәзерләнмәгән идем.
Көннәрдән бер көн бер иптәшемә уйнап кына: «Мин халык әдәбияты тугърысында лекция укыйм», — дип әйткән идем. Ул, шуңар ышанып, Тукаев лекция укыячак икән, дип, мөгътәбәр гәзитәләремезнең берсенә язып та өлгергән.
Мин, ул иптәшем яныннан чыкканда, уйнап әйттем, ышанып калма тагы, дип әйтергә онытканмын.
Менә шулай итеп, яңлыш, уеннан уймак чыгып куйгандай булып, мин, теге гәзитә хәбәрен тәкзибкә-фәләнгә керешмичә, чынлап та халык әдәбияты хакында үземнең белгән вә хис иткән кадәр фикерләремне сөйләргә җәсарәт итәм.
Бу эш миңа көтелмәгәндә генә килеп чыккан булганга, җырулар вә көйләремез тугърысында тарихи вә әсаслы мәгълүмат бирә алмыйм.
Безнең җырланмакта булган көйләремезнең һичберсе дә бер-бер сәбәпсез, бер-бер нәрсәнең тәэсиреннән башка чыкмаган булса да, мәгаттәәссеф, аларның сәбәпләрен вә тарихларын тикшерергә кулымда материал булмады.
Җырларымыз вә көйләремез тарихын вә мәнбәгъләрен тикшерергә берзаман махсус хезмәт куярмын да, шаять, халыкка шул тугърыда әсаслырак мәгълүмат бирермен дигән өмидем бар әле.
Хәзер сөйләгән сүзләремнән исә бер-бер төрле тирән мәгълүмат көтүчеләр булса, бик каты алданырлар шикелле тоела.
Озын вә кыска көйләремез тугърысында халык авызында төрле сүзләр сөйләнә. Аның барчасын да җыеп язу шактый озак заман эстидер. Шулай да сүз арасында халык авызындагы сүзләрнең үземә ишетелгән кадәресен бераз язып китәргә ярый.
«Тәфкилев» көе
Борынгы Тәфкилев фамилияле бер мөфтинең урысча укый торган бик матур бер кызы бер француз җегетенә гашыйк булган була. Кыз француз җегетен, ата-анасы күрмәгән чакта, өенә дә китерә.
Бервакыт шулай, мөфти хәзрәт өендә кыз белән җегет күрешеп торган чагында, өстләренә мөфти хәзрәт үзе килеп керә.
Кыз, аптырауда калып, үзенең мәгъшукын зур пыяла шкаф эченә яшерә.
Алай да мөфти хәзрәт җегетне күрә. Таягын алып, җегетне кыйнарга килә башлый.
Җегет исә, тиз генә шкафны ватып чыгып, тәрәзәдән сикереп кача.
Шкафны ватканда, җегетнең битенә вә кулына пыялалар керә. Идәнгә җәелгән хәтфә паласлар өстенә каннар тама…
Минем исемдә шулкадәр генә калган.
Аннан соң җегет белән кыз арасында нинди маҗаралар булгандыр, миңа мәгълүм түгел. Ләкин «Тәфкилев» көенең моңлылыгына караганда, җегет белән кыз арасында мотлак бер фаҗига булгандыр дип фикергә килә.
«Ашказар» көе
Гыйшык вә мәхәббәт сәбәпле кияүгә барган бер башкорт түрәсе кызының кияве, Ашказар дигән суның буена ау ауларга китеп, шунда суга батып үлә. Моның вафат хәбәре мәгъшукасына ишетелгәч, ул бик кайгыра. Хәсрәтен ничек изһар итәргә дә аптырый.
Беркөнне бу кыз, башкорт кызлары арасындагы барча җырчы кызларны чакырып, алардан вафат булган кияве хатирәсенә бик моңлы бер көй чыгаруларын үтенә.
Әгәр дә күңеленә муафикъ бер моңлы көй чыгара алсалар, аларга әллә ничә баш төяләр һәдия итмәкче була.
Кызлар төрлечә көйләр чыгарып карыйлар, ләкин берсе дә түрә кызының күңеленә ошамыйлар.
Бу җырчы кызлардан бернәрсә дә чыкмагач, түрә кызы, бертөрле рух вә илһам белән рухланып, хәзерге «Ашказар» көен җырлап җибәрә. Җырчы кызлар хәйран калалар.
(Дәвамы киләсе биттә).
Фәһеме — аңлавы.
Кыйсьме — өлеше.
Тәрҗемәи халь — биография.
Рисалә — әсәр, кечкенә китап.
Тәгаллекътә — бәйләнештә.
Тәнәззел боерган — түбәнчелек иткән.
Кариэ — укучы.
Әл — кул.
Итлакъ җаиз исә — әйтергә яраса.
Мәзмун — конспект.
Анчак лязим — бары тик кирәкле, тиешле.
Зикер ителү — телгә алыну.
Мөляхәзәне җәмигъ булган — фикерләрне эченә алган.
Мөнтәхәб — сайланган.
Игътизар — гафу үтенү.
Тәхкыйкат вә тәдкыйкат — тирәнтен тикшерүләр.
Тәкзиб — ялганга чыгару.
Җәсарәт итү — батырчылык итү.
Әсаслы — төпле, нигезле.
Мәнбәгъ — чыганак.
Мотлак — шиксез.
Изһар итәргә — тышка чыгарырга.
Һәдия — бүләк.
(«Халык әдәбияты». Казанда 1910 елда аерым китап булып (1912 елда кабатлап) басылган. Беренче мәртәбә өчтомлыкка кертелгән. Текст китапның 1910 елгы басмасыннан алынган. (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).
{mospagebreak}
«Сак-Сок» көе
«Сак-Сок» бәете вә көенең нидән чыкканлыгы Сак-Сокның үз бәетләреннән дә күренә.
Бәетләрдән аңлашылдыгына караганда, бер ана үзенең ике баласын: «Сез Сак-Сок булсагыз иде», — дип каргый. Шул ук минутта балалар, Сак-Сок дигән ике кош сурәтенә кереп, кара урманга очып китәләр.
Балаларны каргаганда, аталары өйдә булмый бугай. Ул, кайткач, балалар кайда, дип, хатыныннан сорый. Хатын: «Каргап очырдым», — ди дә үкереп җылый башлый.
Ире шелтә итә.
Балалар исә искән җилләр аркылы гына аталарына үзләренең хәсрәтле сәламнәрен җибәреп торалар.
Менә бу шуннан чыккан көй.
«Касимский Ибырай»
Бу — Касим шәһәрендәге чамадан тыш мөсриф бер байга чыгарылган көй, Касимский Ибырай гуләйт итә-итә дә актык тунын да сата. Ахыр гомерендә бик хосранлы рәвештә вафат була.
«Касимский Ибырай» көе шул сәбәптән чыга.
«Җизнәкәй»
Бу көй бер кияүнең үзенең балдызына гашыйк булуыннан чыга. Кияү, хилафе шәргы рәвештә, балдызын да никахлап алып, ике кардәшне бергә җыймакчы була.
— Агач башы базыктыр,
Балдыз алу языктыр;
— Язык булса — ни миңа,
Язык казык башына… —
җыруы шушыңар дәлаләт итә.
«Башмак» көе
Бу «Башмак» көе дә мөфти вә мирзаларымыздан зур фамилияле бер кешегә чыгарылган көй булырга кирәк.
Ләкин тәгъйин кемгә вә ни хосуста чыгарылганын, мәгаттәәссеф, тәфтиш итә алмадым.
Бу көй, зан идәрсәм, берзаман хөкүмәт тарафыннан җырланырга мәнгы да ителгән иде бугай.
Көйләр тарихы хакында бар белгәнем шушы кадәр генә булганга, хәзер мин аннан күчәм дә максудым булган халык әдәбиятына киләм. Шул тугърыда булган мөляхәзәләремне сөйләмәкче булам.
(Дәвамы киләсе биттә).
Мөсриф — исраф итүче, мал, акча туздыручы.
Хосранлы — үкенечле.
Хилафе шәргы — шәригатькә каршы.
Дәлаләт итү — дәлил булу.
Тәгъйин — тәгаен.
Тәфтиш итү — тикшерү.
Зан идәрсәм — уйлыйм ки.
Мәнгы ителү — тыелу.
Мөляхәзә — фикер йөртү, уйлау.
{mospagebreak}
Халык әдәбияты
Халык әдәбияты, халык шигырьләре дип инша итүче шагыйре беленмәгән яки уйлап чыгаручысы вә әүвәл кем тарафыннан сөйләнгәнлеге мәгълүм булмаган хикәя вә масалларга әйтеләдер.
Бу нәүгы әдәбият, әле дөньяда язу сәнгате булмаган чактук, авыздан авызга сөйләнеп, бабадан — атага, атадан балага ишетелеп, буыннан буынга калып килгән әдәбияттыр. Әгәр дә «су», «чиләк», «бүрек», «арба» дип әйткән сүзләрне иң әүвәл кем чыгарган дигән сөальгә җавап биреп булмаса, «Аклы ситса күлмәгеңне кигәнеңне күрмәдем» җыруын яки «Эт симерсә, иясен тешләр» мәкален иң элек кем чыгарган дигән сөальгә дә җавап биреп булмыйдыр.
Халык әдәбияты, бер дә кәгазьгә язылмаса да, буыннан буынга ишетелеп, халык күңелендә бер дә онытылмый торадыр.
Халык әдәбияты китапка керсә дә, язылса да, анчак бер, халык җырларын вә әдәбиятын җыеп, китап рәвешендә таратуны теләүче бер кеше тарафыннан гына кертеләдер. Шул кеше үзе ишеткән вә тапкан кадәр җыр вә масалларны язып нәшер итәдер.
Халык әдәбиятының ничек булганын күрсәтер өчен, мин монда халык авызындагы кыска гына бер хикәяне алып яздым.
Бер авыл кешесе, төн буе ашасын өчен, урманга атын җибәрә икән. Иртә берлән, эшкә җигәргә дип атны алырга барса, ни күзе белән күрсен: атын шапырма тиргә баткан, төн буе әллә ничә йөз чакрымнарны бер дә туктамастан чапкан кеби, тәмам хәлдән тайган көе таба. Бу кеше, атны алып кайтып, ничек кирәк алай эшләтә дә, кич булгач, тагы шул ук урманга җибәрә. Иртә берлән урманга барса, атны тагын шулай эштән чыккан килеш таба. Атның бу хәлгә төшүенә һичбер сәбәп тапмый гаҗәпләнә. Бичара кеше, атының шулай газапланып арыгаюыннан тәмам гаҗиз калгач, авылда бер ак сакаллы карттан бу тугърыда сораша башлый. Карт бу кешегә киңәш бирә: «Син, — ди, — бүген кич атыңны урманга җибәргәндә, аркасына сумала ябыштырып җибәр», — ди. Теге кеше карт кушканча эшли.
Кеше иртә белән атны алырга барыйм дип капкасыннан чыкса, күрә ки, ат үзе кайтып килә. Өстенә ат аркасындагы сумалага чытырдап ябышып каткан Шүрәле атланган. Беленә ки, төн буена атны чаптырып газаплаучы шушы Шүрәле икән. Дәрхаль авыл халкын чакырып, Шүрәлене ат өстеннән алалар. Шүрәлене күсәкләр белән бик каты кыйныйлар. Шүрәле үлми. Авыл халкы, бу усал Шүрәлене ни рәвешчә, ничек итеп үтерү тугърысында күп киңәштән соңра, аны базга салып, өстенә керосин сибеп яндырып үтерергә карар бирәләр һәм шулай эшлиләр. Шүрәле бичара яна, кычкыра, фөрьяд итә, ахырында янып көл була. Ләкин җаны чыкканчыга кадәр бу авылны каргый: «Ярабби, бу авыл утыз өйдән артмаса иде», — ди.
Менә Казан артында бер авыл бар, ул авылның салына башлаганына йөз елдан артык бер заман булса да, һаман да 25–30 өйдән артмый. Теге Шүрәлене яндыручы авыл шушы авыл, имеш. Бу авылга Шүрәленең үләр алдындагы каргышы төшкән, имеш.
Менә бу кеби хикәяләр халык хикәяте, халык әдәбияты дип аталалар. Чөнки моны сөйләүче кем? Гайнетдинме? Сәйфетдинме? Котбетдинме? — асла мәгълүм түгел.
Бу — фәкать гомумхалык хыялы, халык хикәясе.
Ихтар: әгәр дә шушындый ук хикәя бер-бер мөхәррир йә шагыйрь тарафыннан бизәкләп вә матурлап язылса, инде ул «халык әдәбияты»лыктан чыга. Бу җөмләдән Пушкиннең «Алтын балык» вә «Алтын әтәч» кеби хикәяләрен санарга мөмкин. Мондый хикәяләрнең башта халык авызында сөйләнүе дә вә халык рухынча язылуы да аның «халык әдәбияты»лыктан чыгуына манигъ була алмый. Чөнки, бәя әйткәнемезчә, халык әдәбияты дип, язылган вә мәзбут нәрсәләргә әйтелмичә, авыздан авызга сөйләнеп йөртелгән нәрсәләргә генә әйтеләдер.
Бу булды халык хыял вә хикәясенең бер нәмүнәсе. Яхшы.
Менә сезгә халык шигырьләреннән дә бер нәмүнә:
Минем сөеп җиккән атым
Кара берлән тимеркүк;
Сагынганда айга карыйм —
Ай да ялгыз минем күк.
Менә бу — шигырь, һәм дә хәкыйкатән шигырь. Ләкин кем моны инша иткән? Һич тә билгеле түгел. Моны инша итүче, сөйгәненең йөзен искә төшереп, айга карый да, соңра бик матур рәвештә, шагыйранә генә: «Ай да ялгыз минем күк!» — дип куя.
Сүз башында әйткәнемезчә, менә мондый шигырьләргә халык җырлары дип әйтелә. Бу җыруның әүвәлендәге ике юлы, ягъни: «Минем сөеп җиккән атым кара берлән тимеркүк», — дигән сүзләренең соңгы ике юлга бик ябышуы булмаса да, соңгы: «Сагынганда айга карыйм — ай да ялгыз минем күк», — дигән мәгънәле вә хисле сүзләрнең астына нинди истигъдадлы шагыйрь дә кул куюдан тартынмас дип уйлыйм.
Аннан соң безнең халыкта җырлар өчен әүвәлге ике юлның күп вакытта бер дә әһәмияте дә булмыйдыр. Әүвәлге ике юл анчак скрипкә уйнаганда бер кәррә кыл тартып кую кабиленнән генә бер нәрсәдер.
Мәсәлән, гавамнан берәү җырлый: «Сандугачлар су ташый, кайда икән су башы». Ул бу сүзләрен җыруга санамый, бәлки тыңлаучыга үзеннән бернәрсә көттерә.
Тыңлаучы: «Бу нәрсә әйтмәкче була икән?» — дип көтеп торган чагында гына, ул: «Безнең җанкәй ялгыз башы, Хозыр булсын юлдашы», — дип куя.
Шулай көтмәгәндә генә килеп чыккан бу матур сүзләр тыңлаучының колакларына вә күңеленә, әлбәттә, хуш килә.
Бу тарыз җырлау табигый рәвештә сайланган булса да, бик муаффәкыятьле сайланган. Әүвәл юк кына сүзләр берләр тыңлаучының колагын торгыз да аннан соң мәгънәле сүз әйт. Бик яхшы бит! Шулай көтеп алган кадерле була.
Бу сүзләр безнең җырларымызның күп тарафы шулай — әүвәлге ике юлы соңгы ике юлга ябышмаган булганлыктан гына сөйләнде.
Югыйсә безнең һәр дүрт мисрагы да бер-беренә ябыша торган җырларымыз да бар.
Мәсәлән:
Җаныем, җаныем, җанашым, авыртмыймы җанбашың?
Авыртсалар, ай, җанбашың, үзем түшәк, җанашым.
Мин сөямен үзеңне, кашың берлән күзеңне;
Мин сөйгәнне син шуннан бел: һич тә алмыймын күземне.
Ләкин болар мөстәсналәр диергә ярый.
Инде халык җырлары вә халык әдәбияты дип нәрсәгә әйтелгәне, шаять, азрак аңлангандыр дип уйлыйм.
(Дәвамы киләсе биттә).
Инша итүче — чыгаручы.
Масаллар — мәсәл-әкиятләр.
Нәүгы — төр(е).
Анчак — тик, фәкать.
Дәрхаль — шунда ук, шул ук вакыт.
Фөрьяд итү — ялвару.
Асла — бөтенләй.
Ихтар — искәрмә.
Мәзбут — язу белән беркетелгән.
Нәмүнә — үрнәк.
Хәкыйкатән — чын-чыннан.
Истигъдадлы — талантлы.
Гавам — гади халык.
Тарыз — рәвешле.
Муаффәкыятьле — уңышлы.
Мисрагъ — җыр, шигырь юлы.
Мөстәсна — аерым очрак, чыгарма.
{mospagebreak}
*
Халык җырлары — безнең бабаларымыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале бер мирастыр. Әйе, бу — кадерле мирас, кыйммәтле мирас! Мәгъмур Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары, бер дә булмаган төсле, кырылдылар да беттеләр, эзләре дә калмады.
Әмма менә бу кыйммәтле мирас дидекемез халык шигырьләрен туплар да ватмады, уклар да кадамады. Алар һаман да халык күңелендә һәртөрле бәлая вә казаядан, муллалар әйтмешли, мәсун вә мәхфуз уларак калдылар, алар сәламәт әле, алар яңгырый әле.
Халык җырларының шулай җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бернәрсә булганы өчен дә аларга әһәмият бирергә кирәк. Аларны югалтмаска иҗтиһад итәргә кирәк.
Белергә кирәк ки, халык җырлары — халкымыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рәушан көзгеседер. Бу — бертөрле сихерле көзгедер. Чөнки халыкның бер генә җыруын тотып нечкәләсәң, шөбһәсез, аның халәте рухиясен, нәрсә уйлаганын вә ни хакында нинди фикердә икәнен белеп буладыр.
Менә шушы дәгъване, ягъни халык җырларының сихерле көзге икәнен күрсәтер өчен, хәзер берничә җырлар җырлап күрсәтәмез.
Мәсәлән:
Байлар кияр каракүл, без киябез эшләпә;
Ходай бәхетне бирмәсә, баеп булмый эшләп тә.
Менә бу җыру — халкымызның бу дөньядагы «байлык» вә «фәкыйрьлек» дигән ике нәрсәгә карашы. Аныңча, «Ходай бәхетне бирмәсә, баеп булмый эшләп тә».
Кимим — бүркем булса да, җыламыйм — күңлем тулса да;
Ходай кушкач, нихәл итим, чыдыйм — авыр булса да.
Менә бу — халыкның Ходай тәкъдиренә чын күңелдән тапшырылуын һәм, никадәр авыр булса да, үзен-үзе чыдарга көчләвен күрсәтә.
Ак келәтнең тәрәзәсе сиксән сигез өлгеле;
Начар кызларга бәйләнсәң, хур буласың билгеле.
Менә халыкның «ак келәтнең тәрәзәсе» кеби юк кына нәрсә белән сүз башлап та, «начар кызларга бәйләнсәң, хур буласың билгеле» кеби, чын хакыйкать сүзне шартлатып әйтеп тә бирә алуы. Монысын, мотлакан, халыкның әдәби икътидары диергә ярый.
Җөрмә монда, кайт илеңә, илеңдә иген игәрсең;
Стаканыңны ат итеп бутылкаңны җигәрсең.
Менә монысы халыкның үткен гакыллылыгын, русча әйткәндә, остроумиесен күрсәтә. Чынлап та, сукасын, сабанын, әвенен, хатынын, бала-чагасын онытып эчеп утырган бер сала мужигына, шулай итеп, каладан китәргә киңәш бирмичә, ни дип әйтергә кирәк?!
Дөрестен әйткәндә, халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул. Ул әле әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә бу күренештә йөри. Ләкин бу хәл, вакытлы гына килгән бер авыру кеби, гаризый бер хәлдер. Фарсилар: «Гаризра игътибар нист», ягъни «вакытлы вә гаризи булган нәрсәгә игътибар юк», — диләр.
Хуш. Тагын бер җыру:
Әй тал үсә, тал үсә — башын киссәң, тагы үсә;
Тутасычөн кайгырмыймыз: сеңелләре тагы үсә.
Менә бу җыру чын-чын халык халәте руханиясен күрсәтә. Бу җыруны чыгарган кеше, әлбәттә, «апасы» белән мөнәсәбәттә булган булырга кирәк: ул аның өчен бер дә кайгырмый. Сөаль: «Ни өчен кайгырмый?» Җавап: «Сеңелләре тагы үсә». Күрәсез бит, бу җыруны җырлаучы гами: «Тутасычөн кайгырмыймын», — дип кенә туктамый, бәлки үзен-үзе зурайтып: «Тутасычөн кайгырмыймыз», — дип куя. Зур кеше, имеш!
Әгәр санасак, мондый мисалларны хисапсыз күп таба алырмыз.
Бая әйткәнчә, сихерле көзгедән каралса, ягъни халык җырларын дикъкать белән укылса, халыкның күңелендә нәрсәләр сакланганын барчасын күреп буладыр.
(Дәвамы киләсе биттә).
Мәгъмур — төзек.
Мәсун вә мәхфуз уларак — сакланып.
Рәушан — якты.
Мотлакан — шиксез.
Икътидар — көч-куәт.
Гаризый — читтән килгән.
Гами — гади, беркатлы кеше.
{mospagebreak}
Иске, күчмә заманнардан калган гадәтме, нидәндер, безнең халык — шигырь вә җыр-бәетләр чыгарырга бик маил халык. Чү, аз гына бернәрсә шылт! иттеме, инде аның тугърысында иртәгә урамга бәетләр чыга. Мәсәлән, Гайнетдин дигән кеше үземе яки кызымы бер гаеп эшләгән икән — бетте инде, урамда бәетен җырлыйлар. Фараз итик: җәй көне авылда Гайнетдин абзый үзенең гаиләсе белән чәй эчеп утыра. Тәрәзәләре ачык, кояш төшкән. Бу гаилә бернәрсәдән хәбәрсез, тыныч кына утырган чакта, менә берзаман боларның тәрәзәсе төбеннән әллә никадәр үсмер җегетләр Гайнетдинне мыскыллап җырлап үтәләр:
Тау башында тимер бүкән, типкәләмә, Гайнетдин;
Без чыгарган бәет түгел, үпкәләмә, Гайнетдин!
Гайнетдин бичара вә гаиләсе кызарыналар, күзгә-күз карашалар, вәссәлам! Нишлисең, тегеләрнең авызларына тастымал тыгар хәл юк!
Кыргыз* халкында булган кеби, бер-берсенә каршы җырлашу безнең халыкта әле һаман да бар. Ләкин, кыргызлардагы кеби, шома вә яхшы чыкмый. Кара-каршы җырлашканда, безнең халык бер-берсенең исемнәрен җырга катыштырып һәм һич кирәкмәгән, мәгънәсез сүзләр катыштырганлыктан, җырлары ямьсез чыга.
Мәсәлән, кара-каршы җырлашканда болай җырлыйлар:
Аклы да гынай ситса, Закир абый,
Буй-буй ыштан, Җамалый кода;
Арага гына, Сәйфетдин абзый,
Төшкән дошман, Якуп агай-эне.
Ходай да гына кушкан, без кавышкан,
Җамалый кода, Закир абый, Якуп агай,
Нишләтер, ди, безне ул дошман!
Менә бу җыру булып чыкмый, бәлки шактый озын бер хат укып чыгу белән бер була. Ничек булса булган; әлхасыйль, халык, һичкемгә мохтаҗ булмыйча, үз хиссиятен үзе мәйданга чыгарган, «җырның җыртыгы юк» дигән дә, җырлый биргән, бәетләр дә чыгарган.
Халык җырлары, бөтен мөһмәляте вә җитлексезлекләре белән бергә, әлбәттә, үземезгә генә сөекле булырга тиеш һәм сөекле дә. Чит милләтләр өчен безнең җыру мәгънәсез вә хәтта көлке дә булса булыр. Мәсәлән, шушы җыруны русчага тәрҗемә итеп карыйк:
Калфагым бар, шәлем юк,
Шәл алдырмый хәлем юк;
Синнән башка сөйгәнем юк,
Сине алмый хәлем юк.
Русча:
У меня колпак есть, но нет шали,
Необходимо мне купить шаль.
По мне нет любимой, кроме тебя,
Необходимо мне жениться на тебе.
Шулай, һәрбер кош үз тавышы белән ләззәтләнә. Хәлне кире әйләндереп куйсак та, барыбер шулай булып чыга; мәсәлән, русларның сөеп җырлаганнары «В саду ли в огороде девица гуляла» җырлары безнең колакка да ул кадәр хуш килми бит. Керпе үз баласын йомшагым һәм аю үз баласын аппагым дип әйтә, ди. Бу гарәпләр мәкале; гарәпләр моны: «Көлле тайрин ястәлиззе бисаутиһи»**, — диләр.
(Дәвамы киләсе биттә).
*Кыргыз — бу урында «казакъ» мәгънәсендә.
Маил — һәвәсле, яратучан.
**Һәр кош үз тавышы белән ләззәтләнә.
Әлхасыйль — кыскасы.
Мөһмәляте — буш, мәгънәсез өлешләре.
{mospagebreak}
Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр. Русларның Пушкин вә Кольцов кеби иң зур шагыйрьләре дә, халык җырларына тәкълид итеп, бертөрле «искусственныя* песни», ягъни «сонгый җырлар» яздылар. Болай халык җырларына тәкълид итеп язган шигырь, тәкълид итмичә язылган шигырьләрдән хис, мәгънә, тасвир ягыннан һич тә ким булмавы өстенә халыкның үз көе, үз вәзене, үз формасы илә язылганга, халык күңеленә бигрәк гүзәл тәэсир итә вә урынлашадыр. Бу җөмләдән Кольцовның «Ник йоклыйсың, мужик?», «Сукачы җыруы», Пушкиннең «Кызлар җыруы» саналалар.
Ә бездә халык җырларына тәкълид итүчеләр билгомум булдымы? Әлбәттә, безнең Кольцовларымыз, Пушкиннәремез булмаганга, мин: «Халык җырларына тәкълид итүчеләр билгомум булдымы?» — дигән сөальне тәкрар итәм дә: «Ник булмасын, булды», — дип, үз сөалемә үзем җавап бирәм. Менә иң элек мәдрәсә шәкертләре тәкълид иттеләр:
Каләш-шәйхе фишшифа дип
Укыганың мантыйкмы?
Ма вәҗәдте, валлаһ, җаный,
Синнән гайре артыкны**.
Гыйльме хикмәт укыр өчен
Бару кирәк Бохарга;
Ярның исе алышынмас
Мисек-ганбәр, җофарга***.
Каля рәсүллуллаһ дип
Укыганың «Мишкать»ме****;
Имиең тотсам, кулым тими,
Әллә киемең биш катмы?
«Әл-хикмәтел-балига».
Мин тәэлиф әл-Мәрҗани;
Филмәшрикый вә филмәгъриби
Ля нәзыйрекә, җаный*****.
Менә боларны «сонгый җырлар»ымыздан санарга ярый. Үткән сәнәләр нәшер ителмәктә булган бер көлке журналда, «Авыл җырлары» сәрләүхәсе астында, шундый «сонгый җырлар» күренгәли иде.
Исемдә калган кадәресен язам:
Җомры тояк тайларда,
Матур кызлар байларда;
«Әхбар» тәэмин иткән байлар
Җөри икән кайларда.
Безнең урам аркылы
Ага суның салкыны;
Тарта Казанның яшьләрен
Рәмиевләр алтыны.
Башыңдагы чабатаңның
Сиксән сигез серкәсе;
Бу дөньяда шөһрәт алды
Бәдигъ мәзин күркәсе…
Вә гайреләр.
Менә бу «сонгый җырлар» да вакытында бик оригинальный вә нәүзоһур нәрсәләр иде.
Чөнки көленергә тиеш бер нәрсәдән бер-ике юллык сүзләр белән тиз генә көленеп ташланыла иде. Бу озын-озын мәкаләләр хезмәтеннән артыграк эш күрә иде.
Башта әйткәнемезчә, халыкның бу тарыз җырлавы бик муаффәкыятьле сайланганлыктан, моның безнең һөҗүвиятемезгә-сатирамызга да файдасы тиде.
Халык җырларына билгомум тәкълид ителгәне язылды инде, ә шигырьләремездән халык җырларына тәкълид итүчеләр булдымы? Бу сөальгә дә: «Булды», — дип җавап бирергә тугъры килә. Безнең шагыйрьләремез дә мәйданга «сонгый җыр» дип әйткән шигырьләр китерделәр. Әмма муаффәкыятьле чыктымы-юкмы, ансы тәнкыйтьчеләр нәзарына калдырыла.
Мисал өчен мин монда Миргазиз әл-Укмаси җәнабләренең бер «сонгый шигырен» вә башкаларның да берәр шигырен укып күрсәтәм.
Татар тормышыннан.
Килен
Мәэюсь карый, аның күзләрендә
Туйганлык бар залим дөньядан;
Истикъбальләреннән өмид кискән,
«Ник тугъдым, — дип егълый, — анадан».
Кайнанасын күрә төшләрендә,
Җәллад булып килә каршына;
Башын кисә, имеш, — моның гайбе:
Тоз салмаган, имеш, ашына.
Иртә тора таңнар сызылганда,
Кош-корт яңа канат какканда;
Иңләп бу берьялгыз хезмәт итә,
Һәркем таң уйкусын тотканда.
«Чү, сүз булмасын, — ди, — кайнанамнан,
Рәхмәт әйтсен», — ди-ди эшли эш;
Аргач, ял итәргә курка, мискин:
«Тагын башланыр, — дип, — әр-каргыш».
Әгәр ялгыш булса бер хатасы,
Кайнанасы дөнья куптара;
Яшеннәр яшьни, күкләр күкри,
Дөньяларны җимрә, актара.
Зәһәрләнә, төсе зәңгәрләнә,
Гыйфритләнә килен өстенә;
Бичара килен — япь-яшь кызга
Зәгъфырандай сары төс иңә.
Мәэюсь карый, аның күзләрендә
Туйганлык бар залим дөньядан;
Истикъбальләреннән өмид кискән,
«Ник тугъдым, — дип егълый, — анадан».
Бу булды бер. Тагы да мәгъруф шагыйрьләремездән Сәгыйть әфәнде Рәмиевнең «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин» исемле китабыннан тәмам мәгънәсилә «сонгый шигырь» булган шушы җыруны күчерәм:
Без эчәбез дә җырлыйбыз,
Акча бетсә, урлыйбыз;
Ходай безгә шулай язган,
Ярамый дип тормыйбыз.
Сәгыйть әфәнденең пьесасында бу җыруны берничә исерек җегетләр урамнан җырлап китәләр. Аны алар җырламый, бәлки Сәгыйть әфәнде бу җыруны, аларның халәте рухиясенә карап, авызларына сала. Менә бу шунлыктан «сонгый җырулар» җөмләсенә керә.
Инде шушы сәтырларны язучы кешенең дә шулай халык җырларына тәкълид уларак язганы бер шигырен дә нәкыль итәм:
Милли моңнар******
Ишеттем мин кичә: берәү җырлый
Чын безнеңчә матур, милли көй;
Башка килә уйлар төрле-төрле, —
Әллә нинди зарлы, моңлы көй.
Өзлеп-өзлеп кенә әйтеп бирә
Татар күңле ниләр сизгәнен,
Мискин булып торган өч йөз елда
Тәкъдир безне ничек изгәнен.
Күпме михнәт чиккән безнең халык,
Күпме күз яшьләре түгелгән;
Милли хисләр берлән ялкынланып,
Сызлып-сызлып чыга күңленнән.
Хәйран булып, җырны тыңлап тордым,
Ташлап түбән дөнья уйларын;
Күз алдымда күргән төсле булдым
Болгар һәм Агыйдел буйларын.
Түзәлмәдем, бардым җырлаучыга,
Дидем: «Кардәш, бу көй нинди көй?»
Җавабында милләттәшем миңа:
«Бу көй була, — диде, — «Әллүки!»
Шушы мисал итеп китергәнем шигырьләр — барчасы да сонгый җырулардыр. Бу «сонгый җырлар» халыкның үз рухынча, үз формасынча, үз вәзене белән язылганнардыр. Шуңар күрә боларны «Зиләйлүк» вә яки «Әллүки» көйләренә туп-тугъры җырлап була.
(Дәвамы киләсе биттә).
*Искусственныя — күплекнең иске формасы.
**«Шифа» китабында шәех әйткән дип
Укыганың мантыйкмы (формаль логикамы)?
Табалмадым, валлаһи, җаный,
Синнән бүтән артыкны.
***Фәлсәфә укыр өчен
Бару кирәк Бохарага;
Ярның исе алышынмас
Һичбер төрле хуш искә.
****Пәйгамбәр әйткән диеп
Укыганың «Мишкать»ме?
. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .
*****«Камилләшү серләре» —
Мәрҗани төзеп чыгарган китап;
Көнчыгышта да, Көнбатышта да
Сиңа тиң юк, җаный.
******Зиләйлүк көенә (Г.Тукай искәрмәсе)
Билгомум — гомумән.
Тәкрар итү — кабатлау.
Мисек — кабарга дип аталган сукыр тычкан сыман җәнлекнең махсус бизләреннән алынып ясалган хуш исле матдә.
Ганбәр — кашалот карыныннан чыга торган бик хуш исле сыекча.
Җофар — куе, йомшак, ялтыравыклы нәфис йонлы җәнлек.
Сәрләүхәсе — исеме.
Нәүзоһур — яңалык, яңа килеп чыккан.
Билгомум тәкълид ителгәне — гомумән иярелгәне.
Нәзарына — карамагына.
Мәэюсь — өметсез.
Истикъбаль — якты киләчәк.
Мәгъруф — танылган.
Сәтыр — юл (китап юлы).
Нәкыль итү — күчерү.
{mospagebreak}
Аңлашыла ки, бездә дә әдәбиятымызның нигезе булган шул халык җырларына, берничәшәр генә булса да, кирпеч салучылар булган һәм бар икән.
Халык җырларын, халык әдәбиятын колакка ишетелгәнчә генә хөкем итеп, бу мотлак шулай икән диеп булмый. Мәсәлән:
Җитен күлмәкне җил ала,
Илтеп дәрьяга сала;
Безнең болай утырулар
Сагънып сөйләргә кала, —
җыруын шушы килеш отылып алынса, бу мотлак шушылай җырлана икән диер хәл юк, аны икенче кәррә ишеткәндә, ихтимал:
Җитен күлмәкне җил ала,
Илтеп дәрьяга сала;
Гакылың булса, уйлап кара:
Бу дөньяда кем кала? —
дип тә ишетерсең.
Халык җырлары, халык әдәбияты кайчакта шулай аерым шәхесләрнең кәефенә карап төрлеләнә дә. Хикәя вә мисалларда да хәл шушылай ук. Мәсәлән, бер хикәя сөйләүче үзенең хикәясен: «Бар иде урман буенда бер карт белән бер карчык», — дип башласа, шул ук хикәяне икенче кеше: «Бар иде, ди, диңгез буенда бер карт», — дип башлый.
Халык җырларының вәзене вә җырлану рәвеше — һич үзгәрми торган бер генә вәзен вә бер генә рәвештер:
Саҗидәнең камчат бүрке —
Күз өстендә күләгә;
Монда уйнаган монда калсын,
Анда кайтып сөйләмә, —
дигән җыру, әлбәттә, әллә кай заманнарда, әле безнең 17–18 яшьлек гүзәл Саҗидәләремез башларына зур камчат бүрек киеп йөргән заманда җырланган. Инде хәзер, заманымыздагы кечкенә генә калфаклы туташларымыз тугърысында җырланганда да, барыбер шул ук вәзен, шул ук рәвеш белән җырланадыр.
Башка халыкта ничектер, бездә бер ел үтми ки, анда бер-бер төрле яңа көй чыкмасын. Бу хәл бабаларымызның мәҗүс заманнарыннан бирле үк дәвам итеп килми микән? (Бу урында бернәрсә хәтергә килә: безнең халык җырларында халкымызның мәҗүс заманнарында җырлаган җырлары дип хөкем итәрлек бер җыру да сизелми. Барча җырларымыз ислам кабул иткәннән соңгылар гына булырга охшыйлар. Мисал өчен: «Иртә генә тордым, ай, таң берлән, битем юдым ап-ак кар берлән; ахирәт тә күрке иман берлән, дөнья күрке сөйгән җар берлән». Безнең хәзерге җырларымызның күбесендә «ислам», «тәкъдир», «Ходай» сүзләре күренә. Гаҗәбан, мәҗүс замандагы җырлар бөтенләй онытылып бетте микәнни?)
— Син бу ел чыккан яңа көйне ишеттеңме әле? Әнә фәлән абзый Мәкәрҗәдән яңа көй отып кайткан, — кеби сүзләр халык арасында һәрвакыт ишетелмәктәдер.
Бу ел яңа көй чыктымы, халык инде былтыргы иске көйне җырламый вә уйнамый башлый. Авыл урамнарында җегетләр, көз көне никрутлар яңа көйдән тәмам ихласлары кайтып, туеп бетмичә торып, аны авызларыннан ташламыйлар.
Татар көйләре, шулай ел саен алмашынып торганлыктан, төрле исемнәр илә һич тә санап бетергесез дәрәҗәдә күптер. Казандагы иске әдәбиятны сөючеләр, төрле көйләрне язып, әллә ничәшәр китап вә рисаләләр язып тараттылар. Ләкин һаман да көй исемнәрен санап бетергәннәре юк әле. Бу китапчылар һәммә Русия мөселманнарына мәгълүм вә уртак булган «Тәфкилев», «Әллүки», «Салкын чишмә» вә «Ашказар» кеби көйләргә җырлар язып таратсалар да, өязләрнең вә аерым авылларның үзләренә махсус булган җыр вә бәетләренә тия алмадылар әле. Фәлән авылда Себер киткән кызга, төгән авылда асылып үлгән яки баткан җегеткә үзенә махсус көйләр вә җырулар белән чыгарылган бәет вә моңнар һич тә җыеп бетермәслектер.
1905 ел җитеп, хөррият сәгате сукканчы, һәркемгә мәгълүм улдыгы үзрә, без Русия мөселманнарында әллә нинди бер гомуми онытылу бар иде. Шул онытылу арасында милли көйләремез, милли моңнарымыз да онытылып бара иде; әгәр бер кеше алдында «Сакмар суы», «Әллүки» кеби бер озын көйне җырлый башласаң: «Куйсана шул картлар җыруын! Яңа көйне җырла!» — дигән сүзне ишетә идең.
Әйе, хөррият булды, яшьләр чыкты. Алар халык арасына чумды. Алар шушы онытылып яки һичкем тарафыннан әһәмият бирелми башлаган милли моңнарымызны терелдерделәр. Китаплар яздылар. Әүвәлдә итальянский гармуннан башка уен коралы күрмәгән татарларга әллә нинди оркестрлар җыеп, әллә нинди чүмеч төсле мандолиннардан милли көйләр уйный башладылар. «Куйсана шул картлар җыруын! «Әпипә»не әйттер», — диюче кешенең, теге чүмечләр белән уйнаучы унлап җегетләрнең иске «Зиләйлүк»ләрне уйнаганын ишеткәч, колаклары торды. Аркасыннан каннар йөгерде. Әүвәлге фикеренең ялгышлыгын сизде. Бөтен көй вә моңнарымызга мәхәббәт итә башлады. Казандагы «Шәрекъ клубы»на бу хезмәте өчен милләт исеменнән рәхмәт укымаска мөмкин түгелдер.
(Дәвамы киләсе биттә).
Кәррә — тапкыр.
Мәҗүс — халыкларның табигать көчләренә табынуы белән бәйле заманнары (язычество).
Гаҗәбан — бик гаҗәп.
Мәгълүм улдыгы үзрә — мәгълүм булганга.
{mospagebreak}
Безнең халыкның җырлау вә көйләвендә, минемчә, үзенә бер төрле хосусият бар кеби.
Башка милләтләрдә булдыгы кеби, бездә калын тавыш илә вә мөмкин кадәр көчләнеп вә авызны бик зур итеп ачып җырлау бер дә мәкъбүл түгел. Бездә җырланган чакта тавышның йомшак булуы вә бераз уен коралы авазына охшашрак булуы вә иреннәрнең дә мөмкин кадәр аз ачылуы мәкъбүл вә мөстәхсән күренә. Мәсәлән, мин дөм чукрак булып та, җырлап утыручы бер татарның авызына карасам, мин аны җырлый дип белмәс, бәлки бер нәрсәне кызу-кызу сөйли икән дип хөкем итәр идем. Әгәр дә шул чукрак хәлемдә бер русның җырлап утырган хәленә карасам, мин аның авызының җыртылганчы ачылуыннан вә үзенә көчлек килүеннән, мотлакан бу җырлый дип уйлар идем.
Минем исемдә калган: мәдрәсәдә чакта һәр шәкертнең хөсне тәвәҗҗеһен җәлеп иткән бер җырлаучы, үзенең иренен каты кәгазь сыярлык итеп кенә ачып, озын вә кыска көйләрне җырлап җибәрә иде. Аның шулай мыек астыннан гына җырлавы безнең хушымызга бигрәк китә иде.
Безнең бер көйне руслар арасында бик яхшы тавышлы саналган бер кешедән җырлатсаң, әллә ничек, шуның безнең күңелгә охшарына күңел ышанмый. Көемезнең алтынын кояр шикелле тоела. Бу тугърыда күп мөсахәбәгә кителсә, эшнең музыка вә аны аңлау мәсьәләсенә җитәчәге сизелә.
Минем образованием бик бала рәвештә — малютка булып калган. Юк аның тоткан нәрсәсен куптарырлык кулы. Юк аның уйлаган вә сизгән нәрсәсен дәлилләр берлән сөйләрлек теле. Юк аның караган нәрсәсен аркылы тишәрлек күзе. Шул сәбәптән, җәһаләтемне билигътираф, ул хакта күп сөйләүдән туктыйм.
Халык җырларына әһәмият бирергә кирәк, дип кат-кат әйтелде инде. Ни өчен әһәмият бирергә кирәк? Шуның өчен ки, чын халык телен, чын халык рухын безгә тик халык җыруларыннан гына табып була.
Аннан башка кайдан табасың? Безнең матбугат исемендә йөртелгән иске китапларга вә басмаларга кайтып карыйкмы? Иске китапларымыздан «Фәзаилеш-шөһүр»гә, «Йосыф китабы»на мөрәҗәгать итикме? «Фәзаилеш-шөһүр» белән «Йосыф китабы» кем телендә? Алла белә, җен телендә. Бу китапларны кем дәрес китабы итеп тоткан? Татарлар.
Киләбез «Таһир-3өһрә»гә.
Сазың күп моң кылады,
Ишеткән таң калады;
Гариб гашыйк, якын кил:
Исмеңез кем булады?
Бу кем телендә? Кыргыз телендә. Бу кем китабы? Татар китабы. Бу — татарның бик искедән бирле укылып килгән әдәби китабы. Минем гөманымча, кечкенә чагында шушы китапны укып, җыламыйча үскән ирләремез вә хатыннарымыз сирәктер.
«Тәрҗеман» гәзитәсен алабызмы? Бармы анда бер генә татарча сүз! Көчләре беткәнче: «Без «Тәрҗеман» бабай артыннан калмыйбыз», — дип маташкан иске өлфәтче вә башка да берничә мөхәррирләрнең тәхрирләрен алыңыз. Бармы аларда татар рухы вә татар сүзе?
Андый мөхәррирләребез татарларны төрекләштерергә аз тырышмадылар. Ләкин булдыра алмаслыкларына тәмам күзләре җиткәч кенә туктадылар.
«Тәрҗеман»ның гына ара-тирә җылаганлыгы ишетелә.
«Борһане тәрәкъкый» тагы, яңлыш-йоңлыш булса да, төрек җөмләләре тәртип итеп маташкан булып, нинди көлкеләр эшләмәде.
Үз араларында төрекчә сөйләшеп маймылланучы шәкертләр, башларына фәс киеп, «госманлыез, әфәндем» дип йөрүче хиффәтләребез дә аз булмады.
Ләкин мондый комедияләр вакытында булды да, узды да китте.
Гәзитәләр дә, «бундан», «буйлә» кеби сүзләрне генә калдырып, татарча языла башладылар, китап вә рисаләләр дә татарча чыга; без татарлар һаман да татарлар булып калдык. Төрекләр — Истанбулда, без — монда.
Хәерле юлга!
(Дәвамы киләсе биттә)
Мәкъбүл вә мөстәхсән — тиеш һәм күркәм.
Хөсне тәвәҗҗеһен җәлеп иткән — яхшы карашын казанган.
Мөсахәбәгә — сөйләшүгә.
Җәһаләтемне билигътираф — наданлыгымны танып.
Тәхрир — әсәр, язган нәрсә.
Хиффәт — тиле, юләр.
{mospagebreak}
Хатимә
Халык җырлары чын үземезнеке генә булганга, анда читләрдән гарәп, төрек, сарт кебиләрнең тәэсире булмаганга, мин аларга әһәмият бирәм һәм мәхәббәт итәм. Шунлыктан, халык җырларына мәхәббәтемнең бер әсәре булсын дип, шушы мөляхәзәләремне язарга җөрьәт иттем.
Мин кечкенәдән үк җырчы идем. Кайда ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем. Мәдрәсәдә хәлфәләр, кече атна кичләрдә, бер кадак симәнкә, ярты кадак чикләвек алып ясаган мәҗлесләрендә дә мине онытмыйлар иде. Мин, самавыр артына гына утырып, алар кушкан көйләрне җырлап бирә идем, шул җырлавым бәрабәренә хәлфәләрдән берәр уч симәнкә һәдия кыйлына иде. Мин, кулымдагы симәнкәне беткәнче яргач, тагын җырлый идем.
Мәдрәсәдүк мине җырчы диләр иде.
Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймәкемнән миндә туган телемезне сөю тугъды. Әгәр миңа җырулар ярдәм итмәсә, мин соң сарт «Бәдәвам»нәре, сарт «Кисекбаш»лары, кызылбаш «Тасриф»ләре, гарәп «Нәхү»ләре белән туган телемезне сөймәк кеби бер олугъ нигъмәткә малик була алыр идеммени?
Яшәсен халык әдәбияты, яшәсен туган тел!
И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
И туган тел! Һәрвакытта
Ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган
Шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган
Иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үземне,
Әткәм-әнкәмне, Ходам.
Соң.
Хатимә — соңгы сүз.
Нәхү — синтаксис.
Нигъмәткә малик — байлыкка ия.
(«Халык әдәбияты». Казанда 1910 елда аерым китап булып (1912 елда кабатлап) басылган. Беренче мәртәбә өчтомлыкка кертелгән. Текст китапның 1910 елгы басмасыннан алынган. (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).