ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ИҖАТЫНДА МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫ
Ганиева Алия Рустамовна,
Әлмәт шәһәренең17 нче автономияле гомуми урта белем бирү мәктәбе, 9нчы сыйныф укучысы
Фәнни җитәкче – Кашипова Наилә Задитовна, 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Ыргыттылар – төшеп ярылмадым,
Сындырдылар – сынып бетмәдем.
Чит ишаннар оҗмах вәгъдә итте
Татар тәмугыннан китмәдем.
Аяк асларында таптадылар,
Өзелмичә калды бер тамыр.
Мин дә бетсәм, сине татар итеп
Кем таныр да, синнән ни калыр?
(Н.Әхмәдиев).
Татарларның милләт буларак яшәеше, теле, гореф – гадәтләре, мәдәнияты һәм әдәбияты ерак гасырлардан алып бүгенге көнгә кадәр күп кенә язучылар, шагыйрьләр, галим , телчеләребез иҗатында зур урынны биләп торган. Әлеге мәсьәләгә һичкем битараф түгел, бу мәсьәлә булган, бүгенге көндә дә актуаль һәм дәвам итәчәк. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 125 еллыгын билгеләп үтәргә җыенганда милләтебез, телебезнең аянычлы хәлен күреп җан сызлана. Ни өчен диярсез? Уйлап карасак, халык милләт булып яшәсен, аның теле, мәдәнияты, әдәбияты, татар матбугаты сакланып калсын өчен, Г.Тукай үз заманында ниләр генә эшләмәгән?
Габдулла Тукай кыска гомер эчендә, барысы бергә 33 китап бастырып өлгерә. Иң I китабы 1907 нче елның ноябрендә дөнья күреп, ул 48 биттән торган “Тукаев шигырьләре” дигән исемдә 4000 данә бастырыла. Әлеге җыентыкка кергән шигырьләр арасында халык, милләт язмышы турында борчылып та , татарларның үзләренә генә хас сыйфатлары булуына куанып та язылганнары байтак.
Г.Тукай – исән вакытында ук халык күңелендә үзенә бер аерым урын алган бөек шагыйрь. Халык аны азатлык, мәгърифәт җырчысы итеп яраткан. Ул шигьрият телен хезмәт ияләренә якынайткан, әдәбиятны үз заманының иң үткен, иң авыр мәсьәләләрен һәм ихтыяҗларын хәл итүгә юнәлткән.
“Г.Тукай – шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле, моңы, рухы, язмышы да. Ул чын мәгънәсендә халыкның үз улы, шуңа күрә аның хасиятләрен, мәнфәгатьләрен тирән белүче һәм шуларны сәнгатьлелекнең иң югары кимәлендә сурәтләп бирүче иде”. [1.б.5] Бу аның күпсанлы публицистик мәкаләләрендә чагыла. Г.Тукайның “Безнең милләт үлгәнме, йоклаган гынамы?” мәкаләсенә тукталып үтик.
Мәкалә 1906 нчы елда “Фикер” гәҗитендә басыла. Анда Г.Тукай мондый фикерләр әйтә: “ Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы? Борын заманда безнең милләт башка милләтләр белән тигез булган. Әмма башкалар алга киткәннәр, татарлар һушы китеп егылган. Милләтнең күзен ачыйк, әдәбият гөл сулары сибик…, милләтне ашаган Бохара”козгыннарын” куып җибәрик. Безнең милләтнең һушы гына киткән”. [3.б.12]
Әлеге мәкаләдә турыдан – туры милләт язмышы мәсьәләсе күтәрелгән. Шагыйрь татар милләтенең артталыгы, йокыда булуы өчен борчыла, җаны әрни. Аннан чыгу юлын ул әдәбиятны, мәдәниятны үстерү, тырышу, милләтне “ашаучы козгыннарны” куып җибәрүдә күрә. Шагыйрь татарларны башка милләтләр янәшәсенә куеп карап, аларны уянырга өнди.
“ Хиссияте миллия” мәкаләсе шулай ук 1906 нчы елда “Фикер” гәҗитендә басылган. “… Бәхетсез мәдрәсәләребез укытучы битлеге кигән мөдәррисләр кулында. Шәкертләр үзләрен наданлык урманына кертеп адаштырганнарын аңладылар. Алар шул мөдәррисләрдән котылырга тырышачаклар, үзләренең милләт эчендә кадерле затлар икәнлекләрен аңлатачаклар. Милләт белемле, халык файдасын үзенекеннән өстен тотучыларга мохтаҗ. Моның юлы – уку, ягъни халыкка хезмәт итү. Үзебезгә кирәк кадәр динебезне һәм әдәбиятыбызны өйрәнгәч, руслар кайда укыса, шунда укырга кирәк” [3.б.39]
Бу мәкаләдә Г.Тукайны борчыган иң мөһим мәсьәләнең берсе – татарларда укыту системасының артталыгы. Ул милли мәгариф язмышы темасын күтәрә, аны алга җибәрү юлларын күрсәтә. Мөдәррисләрнең наданлыгы һәм җавапсызлыгы мәдрәсәләрдә укыту дәрәҗәсенең артталыгына китерә ди шагыйрь. Шулай да моннан чыгу юлы бар: шәкертләр уянган, алар дөреснең яманны, яктының караңгыны, турының кәкрене, сафлыкның бозыклыкны җиңүенә ышаналар.
“Исемнәребез хакында” мәкаләсе үз заманында никадәр актуаль булса, бүгенге тормышыбызда да иң көнүзәк мәсьәләләрнең берсе буларак яңгырый.
“… Бала язмышы әти – әни кулында. Һәр бала үз милләтенең вәкиле булып үсә. Әмма бездә күбрәк дини тәрбиягә өстенлек бирелә. Бу балага дини эчтәлекле гарәп исемнәре кушуда чагыла. Ә үзебезнең милли исемнәребез юкка чыга бара. Аларны кире кайтарыйк, гарәп теленнән дә матур мәгьнәле исемнәр сайлыйк. Тәрбиябез милли дә, дини дә булсын”. [3.б.24]
Г.Тукай үз мәкаләсендә татар гаиләләрендә дини эчтәлекле, шәхескә туры килмәгән исемнәр таралуга борчыла, исемне җисеменә туры китереп кушу кирәклеген ассызыклый. Исем кушу – тәрбиянең бер өлеше, ә тәрбия ул – милләт язмышының нигезе. Димәк, мәкаләнең темасы – милләт язмышы.
Заманында гарәп исемнәре таралуга җаны әрнегән Тукай бүгенге көндә татар гаиләләрендәге исемнәрне ишетсә нишләр иде икән? Бүгенге Фикус, Роберт, Мольберт, Синрид, Лириклар Г.Тукайның чәчен үрә торгызыр иде, мөгаен.
Югарыда китерелгән мәкаләләрдә шагыйрь милли мәгарифнең, татар халкының артталыгын, әдәбиятыбыз, мәдәниятыбыз, тәнкыйтебез, тәрбиябезнең сыйфаты мәсьәләләрен күтәрә, бөтен җаны – тәне белән татар милләтен саклап калу өчен тырыша. Моның өчен татарларны укытырга, җәмәгать фикерен формалаштырырга, мөселман булган хәлдә, татар икәнебезне онытмаска кирәклеген искәртә.
Г.Тукай публицистикасының төп темасы – милләт язмышы. Тукай татар милләтен алдынгы итеп күрергә тели. Милләт язмышы өчен борчылу – ул өметсезлек түгел, шагыйрь милләтнең киләчәгенә, бигрәк тә яшьләргә ышана. Димәк, әлеге мәсьәләләрне хәл итү, милләтебез язмышы — һәр татар кешесенең, бигрәк тә безнең кулларда. Бөек Тукаебыз бу юлда безгә һәрчак үрнәк булып тора.
Без милләт. Ә мин, шул милләт дигән зур, тамырларын Тукайлар, Гафурилар, Исхакыйлар бәйләп торган нык имәннең кечкенә генә бер яфрагы. Милләт агчы корымасын иде, яфраклары, үлемсез китап битләре кебек яздан – язга ишәйсен иде. Мин моңа ихластан ышанам.
Файдаланылган әдәбият.
- Галимуллин Ф. Халыкныә үз шагыйре. Мәктәп китапханәсе сериясе, VII том. 5нче бит.Казан, Тарих, 2002.
- Нуруллин И. Тукай турында истәлекләр. Казан. Татар.кит.нәшр.,1986.- 256 б.
- Тукай Габдулла. Сайланма әсәрләр. 2 томда / Г.Тукай. Казан. Татар. кит. нәшр., 2006. Т2. 256 б.
“Тукай- милләтнең милли хисен уятучы халык шагыйредер… Тукай — татар мәдәниятенә онытылмаслык байлыклар бирүче бер татар төзүчеседер…”- дип язып калдырган атаклы язучы Гаяз Исхакый. Әйе, чыннан да Габдулла Тукай- шагыйрь генә түгел, әдәбиятка караган тәнкыйть мәкаләләре белән чыгыш ясаучы да. Ә иң мөһиме, татар милләтен күтәрүче, дөньяга ачык йөз белән баручы, татар милләтенең миллилеген исбат итеп иҗат итүче, көрәшүче шагыйрь буларак танылган ул безләргә. Шунлыктан әлеге фәнни-тикшеренү эшен без татар халкының йөзек кашы булган – “Габдулла Тукай шигъриятендә милләт язмышы”на багышларга булдык.
Максатыбыз – татар милләтенә карата Тукай тудырган һәм хәзерге заман сәясәтен ачыклау.
Максаттан чыгып без үз алдыбызга түбәндәге бурычларны куйдык:
-Татар милләте мәгънәсен чагылдырган шигырьләрен тирәнтен анализлау, билгеле бер системага салу.
— Әсәрләренең уртак эчтәлеген, бәйләнешләрне табу;
-XX гасыр башы татар әдәбиятында әдипның төп темасын, идеясен, идеаль героен ачыклау.
Белгәнебезчә, XIX йөзнең икенче яртысы һәм XX йөз башы татарларның уяну, милләт булып формалашу, милли азатлык өчен көрәш башлау чоры иде.
Татар милләте ─ хокуклары чикләнгән, изелүче милләт. Менә шул чорда милли аң уяна, милли хисләр куера, гомумән милләт идеясе игътибар үзәгенә алына.
Тукай үзенең бер мәкаләсендә менә болай ди: “Без милләткә әдәбият гөл-сулары сибик, гәзитә мәрвәхәләре (веерлары) илә йомшак җил истерик һәм авызына иттихад вә иттифакъ сулары салыйк; җан рәхәте булган музыкалар илә дәртләндерик, хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик; тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карансын, гакылын җыйсын.”
Нинди тирән мәгънәле сүзләр… Габдулла Тукай үз бәхетен дә тулаем милләт иминлеге белән генә тәэмин ителә дип инанды.
Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем;
Саулыгың ─ минем саулык, авыруың –минем авыруым.
дип яза “Милләткә” дигән шигырендә Тукай. Бу юллардан күренгәнчә, автор татар милләте өчен янып көя, аның белән бергә “чәчәк ата”, милләтебез кытлык кичергәндә, ул да авырый.
Чынлап та, Тукайның бар уе милләттә, халыкта булды. Ул — милли шагыйрь. Үзе яшәгән елларның бер генә хәл-әхвәленә, игътибарны җәлеп итәрлек бер генә вакыйгасына да битараф калмый. Ул милләтебезнең кол хәлендә яшәвенә сызлана, аның бәхетле, ирекле чагын күрергә тели.
Кайчан соң, и фәкыйрь милләт, бәһарең!
Кайчан китәр кичең, килер нәһарең?
дип, халкы өчен яз, якты көннәр килүен теләп, күп санлы әсәрләрен иҗат итте.
Мәсәлән “ Дусларга бер сүз” шигырендә лирик геройның хисләре, уйланулары милләт хәле белән бәйләнгән. Әсәрнең беренче строфасында ук шагыйрьне кулына каләм алырга мәҗбүр иткән сәбәпнең татар халкының кимчелекләре, җитешсезлекләре- наданлык, түрәләрдән изелү, халыкның ваемсызлыгы — “Милләт ертыгы”булуы хәбәр ителә:
Ушбу милләт ертыгының җөен җөйлим,-
Җебем – кара, инәм каләм булсын имди.
Габдулла Тукай милләткә метафора белән бәя бирә. Метафорасы – ертык өс киеме. Кием ертыгы – милләтнең кимчелеге. Җөе – кимчелекне бетерү чарасы.
Биредә милли чынбарлыктагы кимчелекләргә, җитешсезлекләргә мөнәсәбәт белдерү генә түгел, ә алардан котылу, авыр хәлдән чыгу юллары тәкъдим итү, күрсәтү алгы планга чыга. Тукай татарларны берләшергә чакыра. Берләшүнең максаты – белем алып, башка милләтләр дәрәҗәсенә җитү, милләтне якларлык кешене депутат итеп сайлау, депутат ярдәме белән бергәләп азатлыкка ирешү.
Барып керик хөрриятнең кочагына,
Тәрәкъкыйнең күкләренә очмагына;
Бу егетләр безне дөнья оҗмахына
Кулдан тотып җитәклиләр, белсәң имди!
Әлеге шигырьдә табылган идея башка әсәрләрнең дә эчтәлеген тулыландырып киләләр. “Иттифакъ хакында” шигырендә дә — мин-минлек, йокы, наданлык кебек милләтне алга барырга комачаулаучы өч сыйфат турында яза да, аннан котылу чарасын да җиткерә. Төп фикерен әсәрнең исеменә үк куя. “Иттифак” – берләшү дигән сүз. Димәк, Тукай киң юлга чыгуның төп шарты берләшү, үзара дуслашу дип исәпли. Ләкин, Тукай фикеренчә, бердәмлеккә наданлыкны җиңү юлы белән генә ирешергә мөмкин.
Якты көннәр алда әле,
Җәһел безне алдалый;
Бүлик без бер алманы
Биш кисәккә, бәдәвам.
“Сөткә төшкән тычкан” шигыренең дә алдагы әсәрләр белән бәйләнеше бар. Автор монда да киңәш бирә, яхшы булырга чакыра. Сабырлык, чыдамлык, ныклык сыйфатлары да милләткә карыйлар һәм мәгърифәт, азатлык, активлык сыйфатларының дәвамы булалар.
И карендәш! Син, кирәксә, суга бат йә сөткә бат!
Ит сабыр, күрсәт чыдамлык һәм дә гайрәт, сөбат!
“Сөбханалла,сөбхалалла” шигырендә Тукай үзен белемле дип мактанган кешенең шул ук вакытта наданлыгын күрсәтсә, “Йокы” шигырендә исә белем алырга тиешле кешеләрдән, алар бернәрсә белән дә кызыксынмаганга астыртын көлә.
Безне адәм иткән йокы,
Адәмне алга иткән йокы,
Илтеп күккә җиткән йокы,-
Йокы, йокы, йокы.
“Печән базары, Яхүд яңа Кисекбаш” әсәрендә сүзнең мин-минлек турында баруын күрү кыен түгел. Шагыйрь татар милләтенең, алга киткән милләт халыклары кебек, үз язмышын үзе хәл итәрлек, дәртле, белемле булуын тели. Күпләрнең битарафлыкларына, горурлыкларын югалтуларына, юк эшне бар итүләренә борчыла. Шуңа күрә бу поэмада авторның көлкесе аның борчылуына, хәсрәтенә төренгән.
“Көз” шигырендә сурәтләүләрнең һәрберсендә милләткә бәйле мәгънә ята. Мәсәлән, “Озак тормас, килер ак тунлы кыш та” сүзләре – милләт тормышы тагын да начарланыр мәгънәсен бирә, “Китә башлады инде бездән кошлар”сүзләреннән матурлык китә мәгънәсе чыга дип тә әйтергә мөмкин. Шагыйрь көз турында яза, ләкин күз алдында милләтнең аяныч хәлен тота.Торгынлык, битарафлыкны ул салкын көз белән тиңләштерә.
“Государственная думага”шигырендә шагыйрь крестьяннарга җир бирүне бик хаклы рәвештә ирек бирү белән бәйли. Ирек халык сайлаган депутатлар таләбе белән реформа нәтиҗәсендә генә алынырга мөмкин дип уйлый. Ләкин Думага дәгъвасын шагыйръ дәвам итә. Залим башлыкларны эштән алмаган өчен гаепли. Хакимиятне кулына ала алмаганга битәрли.Соңгы юлларында исә ул турыдан –туры татар халкына мөрәҗәгать итә.Үз хакларын якларга куша.
Әйдә, дустлар, бер тибрәник,
Акны Тәңре яклар бит,-
Ах син, Дума, Дума, Дума,
Барлык гайрәтең бума?
Ирек-җир өчен, коллыктан арыну өчен көрәшүне гаделлек дип бәяли.
“Өзелгән өмид” шигыре алда карап киткән әсәрләреннән аерылып тора. Моңа кадәр Габдулла Тукай татар милләтенең уянып та тиз арада мәгърифәт юлыннан китүенә, ирек алуына ышана иде, хәзер ул милләтне корыган агач белән тиңләштерә, “бер генә юк җанлысы, яфраклысы”, -дип, герой моңы милләткә ишетелмәвенә үкенә.
Күпме моңлансам кунып агачлар өстенә,
Барсы корган – бер генә юк җанлысы, яфраклысы,..
Әдәбиятның чишмә башы булган Тукайның иҗаты тулысы белән милләт язмышына багышланган дисәк тә булыр. Аның шигырьләрендә кат-кат сурәтләнгән геройлар — надан, мактанчык, ваемсыз кешеләр. Алар, күреп торабыз, фәкать кире геройлар гына була алалар. Димәк, уңай герой шул сыйфатларның киресенә ия булырга тиеш дигән нәтиҗә табигый рәвештә сорала.
Ниләр эшләмәс бу милләт, әгәр керешсә!
Милләтнең чире – керешмәүдәдер эшкә,-
дип язды Г.Тукай “Бу көннәрдә…” дип башланган шигырендә һәм “эшкә керешкән” уңай герой сыйфатларын Хөсәен Ямашевта күрде. “Хөрмәтле Хөсәен ядкяре” шигырендә аның башкаларга үрнәк булырга тиешле герое – ярлыны да, байны да бер күрүче, көрәшче һәм акыл иясе, мин-минлек чире белән авырмаучы кеше.
Ул көрәште, язда елмайган кояш төсле бәләнд:
Карны-бозны ул ничек эртә көлеп һәм нур коеп.
Шулай ук, әдип Шиһабетдин Мәрҗәнине дә “бәһа җитмәс кыйбат шәхес” дип атый.
Чыкты ахры бездән дә бер бөтен кеше,
Яхшы аңлап, тәкьдир итү читен кеше;
Татарда да гыйрфан уты кабынганны
Күрсәтергә күтәрелгән бөтен кеше.
Г.Тукайның әлеге шәхесләргә мөнәсәбәте уңай, аларны хөрмәт итә һәм безгә үрнәк итеп куя, аларга охшарга тырышыгыз дип өнди. Х.Ямашев белән Ш.Мәрҗәни XX гасыр башының уңай геройлары. Һәм алар безнең милли геройларыбыз, чөнки аларның халкыбыз, милләтебез өчен башкарган эшләре бихисап.
Бүгенге көндә дә татар милләте һәм аның милли хәрәкәте тирән кризис кичерә. 90 еллардагы милли күтәрелеш дулкынында ул чорда яшәгән буынның үткәндәге татар мәдәнияты белән кызыксынуы иң югары ноктасына җиткән булса, бүгенге көндә елдан- ел кире чигенү процессы бара. Моннан берничә ел элек кенә шәһәрдә үскән татар балалары татар мәдәниятен белмиләр дип кайгырсак, бүгенге көнгә бу процесс авылларга да үтеп керә башлады. Безгә үз милләтебезне саклап калу өчен, моннан 100 ел элек Тукай күтәргән проблемаларны тормышка ашыру өстендә эшләргә кирәк. Куркып яшәгән кеше хөрмәткә лаек түгел. Шуңа күрә милләтебез белән, тел белән горурланырга кирәк.Сүземне йомгаклап, барлык татар халкына күңелемдә туган шигырь юлы белән мөрәҗәгать итәм:
Күңелләргә Тукай салган нурны
Югалтмыйча бүген саклап калыйк.
Көрәшергә вакыт бар бит әле,
Соңга калмыйк, кардәш,
Соңга калмыйк!
Хисамова Алия Илдар кызы
Лениногорск муниципаль районы Урмышлы урта мәктәбенең IX сыйныф укучысы
Фәнни җитәкче: югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хәбибуллина Рузалия Наил кызы
Кулланылган әдәбият исемлеге:
1Тукай Г.. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр.-Казан:Татарстан Республикасы “Хәтер” нәш., 2002.
2.Яхин А.Г. Әдәбият дәресләре.- Казан:”Мәгариф” нәш., 2003
3.Гыйлаҗев Т.Ш. Әдәби мирас: тарих һәм заман.-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.
Тукай үзенең бер мәкаләсендә менә болай ди: “Без милләткә әдәбият гөл-сулары сибик, гәзитә мәрвәхәләре (веерлары) илә йомшак җил истерик һәм авызына иттихад вә иттифакъ сулары салыйк; җан рәхәте булган музыкалар илә дәртләндерик, хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик; тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карансын, гакылын җыйсын.”
Нинди тирән мәгънәле сүзләр… Габдулла Тукай үз бәхетен дә тулаем милләт иминлеге белән генә тәэмин ителә дип инанды.
Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем;
Саулыгың – минем саулык, авыруың – минем авыруым.
дип яза “Милләткә” дигән шигырендә Тукай. Бу юллардан күренгәнчә, автор татар милләте өчен янып көя, аның белән бергә “чәчәк ата”, милләтебез кытлык кичергәндә, ул да авырый.
Чынлап та, Тукайның бар уе милләттә, халыкта булды. Ул – милли шагыйрь. Үзе яшәгән елларның бер генә хәл-әхвәленә, игътибарны җәлеп итәрлек бер генә вакыйгасына да битараф калмый. Ул милләтебезнең кол хәлендә яшәвенә сызлана, аның бәхетле, ирекле чагын күрергә тели.
Обновлено: 09.03.2023
Оценить 1111 0
Әлки районы Чуаш Кичүе урта мәктәбе
Хәсән Туфан иҗатының тормышчан-биографик нигезләре.
(Дәрес-презентация)
Укытучы: Фатыйхова Резидә М.
2014 нче ел
Тема: Хәсән Туфан иҗатының тормышчан-биографик нигезләре.
Эпиграф: “Шагыйрьнең үзе турында белергә теләсәгез, аның шигырьләрен укыгыз”, дигән гыйбәрә бар.
Ничек икән синең йөрәк?- дисәң,
Ничек икән гомер көннәрең?-
Кулыңдагы китабымда, чордаш,
Шигырьләрдә минем йөрәгем.
(Хәсән Туфан)
-Әмма шагыйрь йөрәген тулырак аңлар өчен, аның биографиясен, ул кичергән әһәмиятле вакыйгаларны, ул яшәгән урыннарны, аның тормышына кагылып үткән төбәкләрне дә белергә кирәк. Чөнки шигырьләрендә һәр сүзнең, һәр детальнең әһәмияте бар.
Максат: шагыйрьнең тормышчан-биографик нигезләре белән таныштыру, анализ ясый белүне камилләштерү, фикер йөртү сәләтен үстерү, якыннарыңа, туганнарыңа ярату, ихтирам хисләре тәрбияләү.
Метод, алым: укытучы сүзе, эзләнү-тикшеренү, сорау-җавап, укучылар сөйләве.
Җиһазлау: шагыйрьнең портреты, аның китаплары, Хәтер китабы 2 томда, хронологик таблица, компьютер, магнитофон, “Мәйдан” журналы.
Дәрес барышы
Оештыру.
-Исәнмесез, укучылар!
-Кәефләрегез ничек?
Без бүгенге дәрестә поэзиябезнең бөеклеге, тирәнлеге, горурлыгы булган Хәсән Туфанның тормышы, иҗаты белән танышырбыз.Шигъриятебезнең якты йолдызлары Г.Тукай, Һ.Такташ, М.Җәлил дисәк, алар янында яктыларның берсе булып Х.Туфан балкый.
-Дәресебезнең эпиграфы итеп Х.Туфанның үзенең сүзләрен алдым.
-Ни өчен шул юллар икәнен дәрес ахырында әйтерсез.
2. Хәзер безне шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән укучылар үзләре таныштырып китә.
(1 укучы 20-30 нчы еллар, 2 нче укучы 40-50 нче еллар, 3 нче укучы 60-70 нче еллар иҗаты белән таныштыралар)
Әйе, укучылар, ил күләмендә барган репрессия афәте беркемне дә читләтеп үтми . Безнең Чуаш Кичүе авылыннан да бер гаепсезгә кулга алынып, репрессия корбаннары булган авылдашларыбыз бар. Менә алар:
Ибраһимов Зариф (1989 нчы елда акланган)
Исхаков Мияссәр (1989 нчы елда акланган)
Исхаков Галимҗан (кирәкле документлары булмау сәбәпле акланмаган)
Гомәров Мөбәракша (1989 нче елда акланган)
3 кешенең документларын тикшергәннән соң, аларны гаепсез дип табып, исемнәре яңадан аклана.
Укучылар, хәзер мин сезгә Х.Туфан шигырьләреннән өзекләр язылган карточкалар таратам. Ә сез шул шигырьләреннән тормышын чагылдырган юлларны билгеләгез.
(Әдәбият дәфтәрләрендә эшләү. Индивидуаль эш).
Х.Туфанны шигырьләреннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел.
-Укучылар, сезгә аның күңелегезгә якын шигырьләрен ятларга кушылган иде.
“ Агыла да болыт агыла”, “Ромашка”, “Кайсыгызның кулы җылы?”, “Каеннар сары иде”,
-Үзегезнең алдыгызга шундый сорау куегыз.
-Сез сөйләгән шигырьләрдә тормышчан-биографик нигезләре чагыламы?
Нәтиҗә ясау.
Аның шигырьләре турында сез уйландыгызмы? Шагыйрьнең күп кенә шигырьләре сөекле хатынына багышлана. Х.Туфан шигырьләрен лирик-герой исеменән яза. Димәк, ул үзен күз алдында тота. Хис-кичерешләрен лирик герой аша әйтеп бирергә тырыша.
Слайд ачыла.
2000 нче елның ямьле май аенда Әлки районы татар теле укытучылары Аксубай районы Иске Кармәт авылында Х.Туфан музеенда булдык. Эченә килеп кергәч тә,шагыйрьнең магнитофон язмасында үзе сөйләгәннәрне ишеттек.
Музейда аның күп кенә китаплары, рәсеме, хатынының рәсеме, эш өстәле, утырып эшләгән урындыгы, хатынына бүләк иткән радикюле, Сөргеннән тотып кайткан чемоданы, токынлыкта булганда үзе теккән күлмәге, чалбары һ.б. экспонатларын күрү бәхетенә ирештек.
Шигырь юлларында язып калдырганча, музей эчендә барысы да “аны хәтерләтә”. Без бу сәяхәттән бик зур онытылмас тәэсирләр белән кайттык. Шагыйрьнең үзе белән якыннан күреп сөйләшкән кебек булдык.
Ә хәзер, әйдәгез әле без дә яшь шагыйрьләр булып карыйк. Мин сезгә 2 сүз бирәм, сез шулар ярдәмендә шигырь язып карарсыз.
Туфрак, яфрак
Кире информа ц ия.
-Ни өчен дәреснең темасы шулай аталды?
-Укучылар,әйтегез әле Х.Туфанның иҗаты сезне кызыксындырдымы?
Нәтиҗә. Х.Туфан татар әдәбиятында үзенә бер аерым урын алып тора. Үзенең гүзәл шигырьләре белән генә түгел, күңел кылларын сыкрата торган язмышы белән дә. Әйтергә кирәк, Туфан – Сталин төрмәсенең бөтен газабын кичергән, 16 ел гомерен туган җиреннән читтә үткәргән кеше. Шигырьләрендә моң, сагыш, сагыну шуңа бәйләнгәндер дә. Күпме еллар буе яраткан хатыныннан, кызы Гөлгенә белән улы Идегәйдән аерылып читтә яшәгәндә йөрәгенең ничек сыкравын үзе генә белгәндер.
Ә хәзер дәресебезне Х.Туфан сүзләренә Сара Садыйкова көй язган “Казан кичләре” дигән җыр белән дәресебезне тәмамлыйбыз.
Тукай! Татар халкы телендә, күңел түрендә яңгырап торган бу исемнең халык өчен нинди кадерле, аның язмышында никадәр әһәмиятле икәне шөбһәсездер. Нигә шулай, берәүләр, ижаты белән әдәбиятта тирән эз калдырып та, халыкныкы булып китә алмый, икенчеләре, әдәбият тарихына гына тугел, халык тарихына җуелмас битләр яза. Г.Тукайга багышланган инша.
Г.Тукай – татар халкы күгендә якты йолдыз.
“Күңел берлән сөям бәхтен татарның,
Курергә шаһлыгын, тәхетен татарның.
Татар бәхете өчен мин җан атармын:
Татар бит мин, үзем дә чын татар. ”
Тукай! Татар халкы телендә, күңел түрендә яңгырап торган бу исемнең халык өчен нинди кадерле, аның язмышында никадәр әһәмиятле икәне шөбһәсездер. Нигә шулай, берәүләр, ижаты белән әдәбиятта тирән эз калдырып та, халыкныкы булып китә алмый, икенчеләре, әдәбият тарихына гына тугел, халык тарихына җуелмас битләр яза.
Тукай феномены, Тукай талантының бөеклеге һәм яшәү көче хакында күп уйландым мин. Бу уйланулар бер нәрсәне ачык аңларга ярдәм итте: халык язмышы милләт язмышыннан аерылгысыз, халык өметләрен һәм әрнүләрен, сөенечләрен һәм тормышын сурәтләгән иҗат кына озын гомерле, кадерле була икән.
Г.Тукай 1886 елның апрелендә дөньяга килә. Балачагы. ятимлек ачысын татып үтсә дә , язмышында зур роль уйнаган изге күңелле кешеләр яхшылыгы , туган як табигатенең гүзәллеге аны шагыйрьлеккә әзерләгән. Инде 1905 елда Тукайның шигырьләре басыла, үзе таныла башлый. Ләкин бу иҗат гомере 1913 елда туктап, өзелеп кала. Нибары унсигез елга сузылган бу юл Г.Тукайга мәңгелек дан, исем, дәрәҗә алып килде.
Жисми яктан шагыйрь тормыштан китсә дә, еллар үткән саен Тукай шәхесе безгә якыная, кадерлерәк була бара. Аның тарафыннан иҗат ителән 400 дән артык классик шигырь , 9 поэма, 350 дән артык чәчмә әсәре чын татар телендә язылуы, телнең нәфислеге һәм саф булулары белән аерылып тора.
Тукай ижаты куптән инде халыкара хәзинәгә әверелде. Ул татар әдәбиятында дөнья халыкларының телләренә иң күп тәржемә ителгән әдип. Тукай иҗаты дөнья мәдәнияты бакчасындагы татар чәчәге ул. Үзе дә төрек, гарәп, фарсы, рус, казах, татар телләрен яхшы белеп Пушкин, Лермонтов , Толстой, Крылов, Некрасовны, рус теле аркылы көнбатыштан Байронны, Шекспир, Гейне, шәрыкътан оригиналда Хафиз, Сабир, Сәгъди, Низаминыукыган, тәржемә иткән, алар иҗаты белән татар халкын һәм башка төрки халыкларны таныштырган язучыларның беренчесе.
Шуңа күрә дә безнең куңелләрдә, йөрәкләрдә, Тукай рухы, Тукай шигырьләре, Тукай моңнары. Тукай рухы яшәгәндә, Тукай моңнары яңгыраганда татар милләте, аның теле яшәр, киләчәге якты булыр!
Роль Габдуллы Тукая – любимого татарского поэта – в моей жизни. Мой дед знал его.
Здесь:
О Тукае
Единственная любовь Тукая, которую он стеснялся всю жизнь.
О памятнике в СПб
Дополнительные материалы, которые предлагаю.
(В конце повествования предлагаю для родителей, учителей и заинтересованных читателей некоторые ссылки на сказки-мультфильмы Г. Тукая, рекомендую прочесть книги-биографии серии ЖЗЛ, в интернете можно найти аудиосказки, электронные варианты произведений писателей и поэтов)
«Габдулла Тукай родился в деревне Кушлавыч 26 апреля 1886 года. Его отец умер, когда мальчик был младенцем, а спустя 4 года скончалась и мать, оставив ребенка круглым сиротой. Отчим не стал брать на себя обязанности по воспитанию Габдуллы и передал его на руки деду, мулле Зиннатулле. Жизнь мальчика была нелегкой. В те времена всему народу жилось непросто, поэтому лишний человек в доме означал непредвиденные и нежеланные расходы.
Дед нашел удачное решение, отправив внука в Казань в приемную семью. Мальчика приняли с теплом и добротой. Но через 2 года названные родители заболели и отправили Габдуллу восвояси. Дома его никто не ждал. Дед вновь пустился на поиски приюта для ребенка.
Постоянные переезды, нищета, отсутствие внимание и заботы сказывались на мировосприятии Тукая, который рос истощенным и болезненным. Кров ему решился предоставить крестьянин Сагди, живший в селе Кырлай. Он тоже был беден, но лишние руки в деревне всегда были к месту. От тяжелого физического труда здесь было не сбежать никому, и в детстве Тукаю приходилось много работать.
В 1895 Габдулла Тукай подался к тете в Уральск. Он нашел приют в доме купца Усманова. Юноша начал учиться, посещая мусульманскую школу. Он стал учить русский язык и демонстрировать способности в разных направлениях. Окружающие обращали внимание на его талант.
В 19 лет Тукай сделал первые переводы на русском языке. Произведениями, над которыми он работал, оказались басни Ивана Крылова. Поэзия так увлекла молодого человека, что он стал переводить работы русских литераторов на татарский язык, знакомя публику с талантами великих поэтов и писателей.
Поэзия и общественная деятельность
Тукай предпринял путешествия вдоль Волги. Он побывал в Астрахани, где познакомился с местными активистами. Весной 1912 года поэт отправился через Уфу в Санкт-Петербург, где к тому моменту сосредоточились революционные идеи и продвинутая интеллигенция. Впечатление от поездки закрепило знакомство с поэтом Нариманом Наримановым, революционером Муллануром Вахитовым и писателем Мажитом Гафури.
Проблемы со здоровьем, уже в этот период дававшие о себе знать, не остановили поэта. Из Петербурга он поехал в Троицк, а оттуда держал путь в казахскую степь, надеясь на чудодейственное лечение кумысом. Вернувшись в Казань, Габдулла Тукай понял, что начинающаяся чахотка не отступает. Высокая нагрузка и плохие условия существования усугубляли ситуацию. Но воинственный настрой не исчезал со страниц его произведений.
Личная жизнь
По воспоминаниям современников, Габдулла Тукай сторонился девушек, стесняясь собственной внешности. Худой и невысокий, с бельмом на глазу, вынуждавшим носить темные очки, он не верил, что может кому-то нравиться. Поэт не слыл модником, потому что не позволяли финансы, да и интереса к этому не было. Деньги в его кармане периодически появлялись, ведь публикации приносили гонорары, но Тукай не умел копить: он раздавал в долг без возврата, устраивал дружеские вечера, помогал знакомым.
Девушки то и дело оказывали Габдулле знаки внимания, поджидая у редакции, а поэт избегал любых встреч. Зайтуна Мавлюдова, купеческая дочь, также мечтала о знакомстве с Тукаем. Она обратилась за помощью к родственникам. Фатих Амирхан представил девушку поэту, когда тот играл с коллегами в карты в издательстве. Первая встреча была краткосрочной: Тукай не проявил интереса, и Зайтуна ретировалась. Всего молодые люди виделись 5 раз.
Вторая встреча состоялась случайно: Тукай заметил девушку из окна трамвая и приветствовал ее. В третий раз инициативу проявила Зайтуна. Их общение продлилось чуть дольше. Тукай был несмел, постоянно собирался уйти, а влюбленная Зайтуна удерживала его под любым предлогом. Четвертое свидание дало Тукаю возможность чувствовать себя свободнее.
Они вместе провели время после литературного вечера, прогуливаясь по улице. В пятый раз молодые люди встретились в редакции. Зайтуна уезжала из Казани в Чистополь и зашла попрощаться. Габдулла обещал прийти на пристань проститься и не пришел.
Спустя 5 лет, когда Тукай был на смертном одре, Зайтуна приехала навестить его в больницу. Она дожидалась разрешения войти в палату, но Габдулла запретил это. Позднее девушка вышла замуж за церковного служителя, ее сын и внучка стали поэтами. Перед смертью женщина просила похоронить ее как можно ближе к могиле Тукая. На его надгробном камне высечены строки из стихотворения, посвященного возлюбленной.
Личная жизнь Габдуллы Тукая не сложилась. У него не было жены и детей. Вплоть до самой смерти в его сердце теплились чувства к Зайтуне.
Смерть
Биография татарского поэта коротка. Он скончался в возрасте 26 лет в апреле 1913 года. Причиной смерти стала чахотка, осложнившаяся голодом. Работа в пыльной типографии в 1912 году обострила заболевание. Смерть Габдуллы Тукая стала потерей для литературы и искусства.
Сейчас интерес к творчеству поэта, публициста и переводчика поддерживается на государственном уровне. В память о Габдулле Тукае открыт литературный музей в Казани. В сквере на улице Пушкина, названном в его честь, стоит памятник писателю, а его фото украшают учебники по литературе. Его персоне посвящен официальный сайт, где описана биография Тукая и приведены примеры произведений.
Библиография
29 марта 2011, 10:00
…не
Сегодня он встретил тебя на улице, поклонился;
Он и этому рад: разве не безумец?
Читала ли ты в Коране хвалу?
Это о тебе сказано: «Нет другой
ни на востоке, ни на западе!
— Без укучылардан Габдулла Тукайның мәхәббәт лирикасы турында сораулар алдык. Тукайның иҗатында мәхәббәт лирикасы аз урын алган, гомумән мәхәббәт турында шигырьләр язмаган дигән фикер бар. Бу чыннан да шулаймы?
«Җир яшәрмәс, гөл ачылмас — төшми яңгыр тамчысы;
Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы».
Анда бит бөтен Көнчыгыш образлары кергән. Ул шулкадәр көчле интонация белән язылган. Сүз уңаеннан, Тукайның иң матур, иң камил формада язган шигырьләре – нәкъ менә мәхәббәт шигырьләре. Образлылык ягыннан да бу аның иң кызыклы шигырьләре. Аның бит иҗатында биографик, тормыштан кергән фактлар күп. Ә мәхәббәт шигырьләрендә абстракция көчле. Соңгы шигырьләрендә, Зәйтүнәгә һәм башкаларга багышланган шигырьләрендә конкретлылык та бар. Шулай да шигырьне гомуми планда аңлатасың икән, аның укучысы күбрәк, аңлаучысы күбрәк. Гомумләштергән образлар белән язу ул чор укучысы өчен кызыклырак булгандыр дип уйлыйм мин. Бер яктан, Тукайның мәхәббәт лирикасы үзенчәлекле — аның иҗатында башка образлар системасы белән аерылып тора. Икенче яктан, структур планда иҗтимагый лирикасын да кабатлый. Һәр строфа эчендә каршылыклар. Әсәрнең гомуми каршылыгы, аның көчәеп баруы, иң соңгы строфага җиткәч шартлар хәлгә китерүләре шушы шигырьләрне бик эффектлы итә.
Рифә Рахман: Тукай кызлар белән йөрмәгән дә, кызлар өчен язмаган дигән стереотип бар. Тукайны укымаучылар, аның биографиясе белән өстән генә таныш кешеләр шундый фикер йөртә ала. Зур шагыйрь бервакытта да тормыштан гына этәрелеп язмый. Әгәр кеше гашыйк булгач кына мәхәббәт шигыре яза ала икән, ул профессионал түгел. Мин, мәсәслән, илһам килгәнне көтәм әле дигән кешеләргә бераз көлеп карыйм. Габдулла Тукай – теләсә нинди темага, теләсә кайвакытта яза алган шагыйрь. Мәхәббәт шигыре язар өчен бернинди пассиялар, музалар кирәк булган дип санамыйм. Зөфәр абый әйткәнчә, эчке мәхәббәт табигатькә, ата-анага, балага булган мәхәббәт аша да мәхәббәт аша чагылырга мөмкин. Карагыз, аның баласы да булмаган бит, ә балалар өчен нинди шигырьләр язган.
— Тукайның мәхәббәт лирикасына нинди мотивлар хас булган?
Зөфәр Рәмиев: Ул һәрчак оптимистик рухта булмаган, бу аның язмышы белән дә бәйле. Тукай хатын-кызның матурлыгын күрә белгән. Көнчыгыш поэтикасына хас образлар да булган. Шул ук вакытта да шул замандагы моментлар да чагылган. Һәм ул тукта, мәхәббәт турында языйм дип түгел, ә, мәсәлән, трамвайда барганда Зәйтүнәгә баш селкеп калганнан соң шигырь яза. Реаль тормыш детале белән бәйлелек, минемчә, шигырьне укучыга аеруча якынайта. Мәхәббәт лирикасының мотивлары – бергә була алмау, күңеле төшкән кызны идеаллаштыру, үзен кечерәйтеп күрсәтү. Физик кимчелекләре дә йогынты ясагандыр. Зәйтүнәнең тырышлыгы белән алар өч-дүрт мәртәбә очрашканнар. Мәхәббәте төшсә дә, шул мәхәббәткә Тукай үзен лаек түгел кебек тапкан. Мәхәббәтнең киләчәген матур тормыш кору белән бәйли алмаган дип уйлыйм.
— Көнбатыш авторларыннан да үрнәк итеп алганмы Тукай мәхәббәт лирикасында?
Зөфәр Рәмиев: Гейне, Гете әсәрләре белән дә таныш булган. Татар әдәбияты нәкъ менә Тукай чорында Көнбатышка ныграк игътибар итә. Көнчыгышны да кире какмый. Дөрес, Көнбатыш рус әдәбияты аша керә. Тукай гарәп-фарсы, төрек телләрен дә белгән. Аның немец телен өйрәнәсе килгән дигән истәлекләр бар. Тукай шактый алдынгы мәдрәсәдә укыган, Казанга килгәч тә, белемгә омтылган. Аннары Уральскида өч класслы рус мәктәбен тәмамлау да аңа Көнбатыш, рус әдәбиятына якынаюга этәреш ясаган. Аннары, минемчә, аның Казанга килүе дә, мондагы әдәби тормыш, вакытлы матбугат, театрлар тирән фикерләүгә мөмкинлек тудырган.
Илһам Гомәров: Казанга килгәнче үк, Җаекта яшәгәндә дә, ул Казан белән тыгыз элемтәдә торган — хатлар алышкан, китапларын чыгару турында килешкән. Аның Казан белән танышлыгы Казанга килгәнче башланган. Ул Казанга өенә кайткан шикелле кайткан.
— Кызлар Тукайга игътибар иткән, ә ул алар белән аралашмаган, оялчан булган дигән стереотип бар. Ул чынлыкка туры киләме?
Зөфәр Рәмиев: Ул аралашырга бик атлыгып тормаган, ләкин туры килгәндә матур итеп сөйләшкән. Мәсәлән, Әхмәтгәрәй Хәсәнинең Васильевода дачасы булган. Анда аның хатыны Зәйнәп Хәсәни дә булачагын белгәч, Тукай аларга барудан баш тарткан, аны чак күндергәннәр. Ләкин очрашкач, озаклап сөйләшеп утыралар
Илһам Гомәров: Фатих Әмирханның шулай ук туганрак тиешле бер сеңлесе белән утырганда Тукайның ишекне ачып каравы һәм бүлмәдә кызлар да бар икәнен күргәч шунда ук ябып кую турында Әмирхан истәлекләрендә телгә алына. Бу аның характер үзенчәлеге дә булган. Минем уйлавымча, Тукай иҗатында мәхәббәт лирикасы юк дигән сүз чыннан да электән килгән стереотип фикер.
Зөфәр Рәмиев: Ул вакыттагы истәлекләрдә дә бераз куерту булган бит инде.
Илһам Гомәров: Аннан уйлап карасаң, ул 27 яшендә дөньядан китеп барган икән, аның яшьлек гомере дә бары сигез-ун ел дәвам иткән. Соңгы елларда авыруы да көчәеп китә бит. Бу электән килгән хисне, күрәсең, тагын да арттыра. Ул вакытларда аралашуын ул бигрәк тә чикли. Бәхетле тормышка корылган гаилә төзи алмачакмын дип уйлый күрәсең.
— Габдулла Тукайның Зәйтүнә Мәүлүдова белән аралашу тарихы билгеле. Аның турында сөйләп китегезче – ул кем булган? Алар ничек танышканнар, аралашканнар?
Чистайда Зәйтүнә Мәүлүдованың Бәдриҗиһан исемле апасы булган. Алар – Фатих Әмирханга кодачалар. Без үскәндә дә тере шагыйрь, тере язучы күрү кызык иде, ә кызлар тере шагыйрьләрне бигрәк тә яраталар – бу күптәннән килгән матур традиция дип саныйм мин моны. Казанга килгәч, Зәйтүнә Фатих Әмирханнан Тукай белән таныштыруны сорый. Аңа кадәр ул аның шигырьләре белән таныш булган – алар Чистайда вакытлы матбугатны, Казан газета-журналларын, Уральск матбугатын укып барганнар. Тукайны инде 1906-1907 нчы елларда ук таныганнар. Фатих Әмирхан ул вакытта «Әл-ислах» газетасын языша. Алар редакциягә киләләр. Зәйтүнә белән Тукай белән өч мәртәбә очрашалар. Һәр очрашу кыенлык белән уза – Тукай я чыгып китә, я салкынлык күрсәтә. Ләкин бер кичә алдыннан ул Зәйтүнәгә контрамаркамы, билетмы бирә, Кичәдән соң очрашырга сөйләшәләр, ләкин очраша алмыйлар. Тукай Зәйтүнәне киткәндә озатырга төшмәкче була, ләкин соңарган дип әйтәләр, ул пристаньга төшә алмый. Бу турыда хикәя дә бар.
Бер яктан, Тукай Зәйтүнәгә һич тә битараф булмаган, икенче яктан, сәламәтлеге булмау, күзендәге табы аркасында мәхәббәт хисләрен куертудан үзен-үзе тыеп торган.
— Габдулла Тукайның язмышында Зәйтүнә туташтан башка хатын-кызларның булуы билгелеме?
Зөфәр Рәмиев: Аны конкрет әйтмиләр, ләкин профессор Рәфыйк Нәфыйков Уральскида чакта Тукайның күзе төшкән икеме-өчме кыз турында яза – кызык, аларның исемнәре Фатыйма булган.
Илһам Гомәров: Берара Тукайның иптәшләре дә аны башлы-күзле итү мәсәләсе белән йөреп алалар. Ул барыбер барып чыкмый инде.
Зөфәр Рәмиев: Ул вакытта мәхәббәт шигырьләре язу татар әдәбиятында зур урын алган дип уйламыйм.
Зөфәр Рәмиев: Тукайның лирикасы бик бай – мәхәббәт темасы да, башка темалар да чагылыш алган. Шул ук вакытта ул төрле жанрларда иҗат иткән – аның мәдхияләре, мәрсиялары, газәлләре бар. Ул шул жанрларга туры китереп тә язган. Анда традиционлык та, яңалык та бар.
Илһам Гомәров: Мәхәббәт төшенчәсен төрлечә биреп була бит. Гомәр Хәйямне мәхәббәт шагыйре дип әйтәбез. Шул ук вакытта мәхәббәт тышчасына ул бөтен кешелекнең яшәеш фәлсәфәсен, дөнья, вакыт агышы фәлсәфәсен – барсын да дүртьюллыкта бирә алган. Тукай аларны укып, шигъри традицияләрне кабул итеп үскән.
Читайте также:
- Сочинение яшь ана нэжип думави
- Ирина заярная как писать сочинение скачать
- Матренин двор отзыв сочинение
- Сочинение как я отношусь к поступку дуни
- Сфу баллы за итоговое сочинение
Җырлары, моңнары, сагышлары,
әрну-борчулары, олуг өмедләре
халыкның намусы, вөжданы булып
киләчәк буыннар хәтерендә яңарсын
өчен үткен телле, гадел, туры сүзле
Тукай шул кыска гына гомерендә
хәйран калырлык гамәлләр кылып
өлгергән. Бәлки ул чынлап та татар
дөньясын уяту, кузгату, айнытү,
сискәндерү өчен Ходай тарафыннан
җибәрелгән изге зат булгандыр.
Равил Фәйзуллин
Соңгы чорда, халкыбыз тарихында, бигрәк тә алтмышынчы еллардан, аның иҗтимагый-мәдәни һәм рухи үсешендә гаять зур үзгәрешләр күзәтелә. Идеология өлкәсендә барган яңарыш әдәбият тарихын яңача өйрәнү ихтыяҗын барлыкка китерде. Күп кенә классик әдипләребезне, аларныц мирасын яңача бәяләү бурычы алга килеп басты.
Белгәнебезчә, совет чорында татар әдәбияты тарихы яшәп килгән идеология кысаларында гына яктыртылды. Бу идеологиянең тәэсире XX гасыр әдәбиятын өйрәнүдә бигрәк тә көчле булды. Әлеге дәвер тирән эз калдырган, аның үсеш юнәлешләрен билгеләгән классикларыбызның берсе ул — Габдулла Тукай.
Г.Тукай әсәрләре үз заманында ук зур уңыш казана. Кыска гына вакыт эчендә ул татар халык шагыйренә әверелә. Бу хәлнең эстетик сәбәпләреннән берсе — Тукайның күп гасырлык бай әдәби мирасыбызга таянуында. Моның белән ул әдәбиятыбызның күптәнге күркәм традициясен дәвам итте. Яңа заман әдәбиятының үткәндәге әдәби мирас белән күчешле бәйләнештә формалашуы һәм үсеп китүе нәкъ менә Тукай иҗатында ачык чагылды.
Эш шунда: Тукай яшәгән һәм иҗат иткән яңа заман татар әдәбияты үткән мираска — татар, көнчыгыш һәм гомумән, мөселман мәдәнияты мирасына нигезләнеп формалашты һәм үсеп китте. Безнең әдәбиятка ислам мәдәнияты йогынтысы турында сүз алып барганда исә без, беренче чиратта, әлеге мәдәниятнең иң зур казанышы булган Коръәнне күздә тотабыз.
Коръән болгар-татар әдәбиятына мең ел буена көч-куәт биргән, аңа идея эстетик яктан юнәлеш бирүче якты маяк булган. Борынгы һәм Урта гасыр әдипләре әсәрләрен, кагыйдә буларак, Аллаһны, Мөхәммәд пәйгамбәрне мактау белән башлыйлар. Моңа мисал итеп, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф», Котбның «Хөсрәү вә Ширин», Хәрәзминең, Сәйф Сараиның, Мөхәммәдьярның безгә мәгълүм әсәрләрен алырга була.
Болгар-татар әдипләре Коръән сүрәләрен, андагы афористик юлларны, Мөхәммәд пәйгамбәргә мөнәсәбәтле фикерләрне еш кына үз әсәрләренә кертеп җибәрәләр. Мәсәлән, Мәхмүд Болгариның «Нәһҗел — фәрадис», Сәйф Сараиның «Гөлстан бит — төрки», Г.Кандалыйның «Рисаләи Иршад» дигән әсәрләрендә без Коръәндәге күп кенә төшенчәләр, пәйгамбәр исемнәре, мифик затлар белән очрашабыз. Гасырлар буена әдипләр теге яки бу проблеманы яктыртканда, образлар тудырганда Коръән мотивларыннан һәм тасвир чараларыннан файдаланганнар. Әйтик, Утыз Имәни, Шәмсетдин Зәки кебек шагыйрьләрнең кеше идеалына, аның һәр эшен, һәр сулышын изге китап белән яраклаштырган диндар затлар тәшкил итә. Гомумән, Коръән әдипләр өчен илһам чыганагы, гуманизмның, гаделлекнең, камиллекнең өлгесе булып хезмәт иткән.
Коръән сюжетларын, мотивларын, образларын файдаланып язылган әсәрләр аеруча күп. Мәсәлән, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» (1233) әсәре үзенең эчтәлеге белән изге китапның 12 нче сүрәсенә барып тоташа. Рабгузыйның «Кыйссасел әнбия»сендәге (1310) күп кенә сюжетлар, образлар шулай ук Коръән белән бәйле. Классик әдәбиятыбызның дингә мөнәсәбәтле бу традициясен Яңа заманда актив дәвам итүчеләрнең берсе Габдулла Тукай булды.
Әмма халык шагыйренең дингә мөнәсәбәтле яки дини рухлы иҗаты әле бик аз өйрәнелгән. Шактый вакытлар шагыйрьнең атеист итеп күрсәтү юнәлешендә генә бәяләнде. Дөрес, мәсьәләгә аеграк караучылар да табылды. Г.Халит, мәсәлән, Тукайның «… ислам динен кешенең вөҗданын яхшырту чарасы»* (*Халит Г. Тукай үткән юл. Казан. — 1962. — 176 б.) итеп тә каравын әйтә. Тулаем алганда исә совет дәверендә Тукайның дөньяга карашлары шул вакыттагы идеология кысаларында гына каралды. Моның аеруча характерлы мисалы итеп Ф.К.Фасеевның «Татар иҗтимагый фикер тарихыннан» исемле монографиясен (1955) алырга мөмкин. Хезмәттә татарлардагы иҗтимагый фикер үсешен өйрәнү өчен файдалы фикерләр булуын истә тоткан хәлдә, анда Тукайның идеологик яктан шактый берьяклы бәяләнүен әйтергә кирәк. Мәсәлән, ул җәмгыятьнең үсеш закончалыклары турында рус революцион-демократлары һәм марксизм-ленинизм классикларының фикерләрен китерә дә, аннары боларны Г.Камал, М.Гафури, Г.Тукай иҗатларыннан алынган мисаллар белән ныгыта. Шулай фикерләп автор, мисал өчен, Тукай «… иҗтимагый үсешнең нигезе материаль фактор булган хезмәт икәнен аңлады, һәм халык массаларының хезмәте нәтиҗәсендә җитештерүнең үсүен ачык күрде (дөрес, ул аның конкрет формаларын, экономик формацияләре алмашуындагы закончыл процессны төшенеп җитмәде)»* (*Фасеев К.Ф. Татар иҗтимагый фикер тарихыннан. Казан. — 1955. – 114 б.) — дигән нәтиҗә ясый. Конкретрак әйтсәк, Тукайның иҗтимагый үсешнең нигезендә җитештерү көчләре һәй җитештерү мөнәсәбәтләре ятканын аңлавына мисал итеп ул шагыйрьнең «Гомер юлына керүчеләргә» (1910) шигыреннән түбәндәге юлларны китерә.
«Гомер итмәк — тырышмактыр, ялыкмый һич тә ял итми.»
Чынлыкта исә, моңа «революцион-демократ» дип аталган Тукай гына түгел, бәлки XIX нчы гасыр мәгърифәтчеләре дә, теләсә кайсы татар сәүдәгәре дә кул куяр иде. Яисә менә балаларга мөрәҗәгать итеп, ялкау булмагыз, дип язылган
«Эшкә өндәү» (1909) шигырендәге түбәндәге юллардан җәмгыятьнең үсеш закончалыклары турында фәлсәфи фикер эзләп табу да шактый ясалма яңгырый:
И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә — эш,
Эш агачы һәрвакыт бик юмарт китерер җимеш.
Алдан уйланган тезиска нигезләнеп фикер йөртү К.Фасеевны кайчак ясалма бәя бирүләргә китерә.
Мәсәлән, ул Тукайны дингә каршы кеше итеп сурәтләү максатында аның «Дин вә гавәм» (1912) шигыреннән түбәндәге юлларны ала:
Дин хәзер иске, аварга торучы чергән дивар,
Аз гына, уйнап кына бармак белән төртсәң авар.
Ләкин автор строфаның икенче яртысын «йомып кала»:
Билгеле, агачлар да корырга башлыйлар,
Былбыл урынына оя тоткач башында каргалар!
Чынлыкта исә, биредә һич тә Тукайның дингә каршы булуы турында сүз бармый, шагыйрьнең бары башында яхшы руханилар торса, дин чәчәк атар иде, дигән фикерен генә чагылдыра.
Ә менә З.Ишмөхәммәтов үзенең «Габдулла Тукай — атеист» («Социалистик Татарстан» 1961, 25 май) мәкаләсендә турыдан-туры «Г.Тукай — дөньяга материалистик карашта торган хәлдә, табигатьне һәм кешене Аллаһ яраткан, …дигән карашларны инкарь итте; …гомумән, исламның килеп чыгуы һәм таралуы мәсьәләсендә фәнни карашта торуын күрсәтте», — дип яза. Мәкаләне укыгач, Тукай марксизм-ленинизм позициясенә баскан һәм диалектик һәм тарихи материализмны тирәнтен үзләштергән дип уйларга гына кала. «Тукай атеизмы» дигән китабында (1971) З.А.Ишмөхәммәтов Тукайны атеист итеп тасвирлый. Филосов З.Ишмөхәммәтов Тукайның атеист булуын ничек нигезли соң? Ә менә ничек: «…күренә ки, марксистик-ленинчыл идеология йогынтысында шагыйрь азатлык җырчысы, хезмәт ияләрен социаль һәм милли изүдән коткару өчен актив революцион демократ булып формалашты. Сыйнфый көрәш логикасы Тукайны социализм идеясенә китерде»* (* 3. Ишмөхәммәтов. Тукай атеизмы. Казан. — 1917. — 8-9 бб.).
Тукайның иҗтимагый-сәяси карашларын шулай бәяләгәннән соң З.Ишмөхәммәтов аның дингә мөнәсәбәтен болай ача: «Ул (ягъни Тукай) ислам диненең халык интересларына ят нәрсә икәнен, диннең эксплуататорларга халык аңын томалау коралы булып хезмәт итүен ачып салды, динне сыйнфый һәм милли изүне аклау чарасы итеп файдаланган реакцион көчләрне фаш итте, ислам руханилары белән полиция аппараты арасындагы союзның реакционлыгын күрсәтте. Тукай ислам диненең күп кенә догмаларын, әхлак нормаларын, дини йола һәм бәйрәмнәрен кискен тәнкыйть утына тотты»* (* З.Ишмөхәммәтов. Тукай атеизмы. Казан. — 1971. — 66-67 бб.).
Китерелгән мисаллардан күргәнчә, совет дәверендә Тукайны сыйнфый позициядән генә торып бәяләүнең өстенлек алуы сәбәпле, аның дингә мөнәсәбәте дә бик берьяклы бәя алды. Шагыйрьне «безнеке» итеп, ягъни бездәге идеологиягә яраклаштырып күрсәтү өчен аннан атеист ясарга тырыштылар. Болар барысы, гомумән алганда, Тукай иҗатын иҗтимагый-сәяси һәм милли яктан берьяклырак каралуына китерде.
Хәзерге шартларда халык һәм милләт шагыйрен фәнни-объективрак һәм тулырак карау мөмкинлеге тугач, аның мирасының төрле проблемаларын да гаделрәк бәяләү мәсьәләсе алга баса. Шулар арасында иң әһәмиятләреннән берсе, безнең уебызча, Тукайның дингә мөнәсәбәтеннән гыйбәрәт. Һәм бу хезмәттә шушы мәсьәләне үзәккә куеп өйрәнү, аңа объектив бәя бирү максат итеп куелды.
Бу хезмәтнең төп мәсьәләсен фәнни объектив яктырту өчен шагыйрьнең дөньяга карашларына ачыклык кертергә кирәк. Белгәнебезчә, бездә бу мәсьәлә дә озак вакытлар бик берьяклы, бары сыйнфый позициядән генә торып бәяләнде. Чынлыкта исә бөтен милләт мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәгән Тукай үзенең иҗтимагый-сәяси карашларында гомуммилли позициядә торган. Бу карашның шулай икәненә Г.Тукайның «Партияләр» дигән мәкаләсе (1907) дәлил. Тукайның иҗтимагый-сәяси позициясен ачык чагылдырган шигырьләреннән берсе — «Хөрмәтле Хөсәен ядкаре» (1912). Аны беренче татар большевигы Хөсәен Ямашев образын тудырган әсәр дип бәяләп килделәр, шул бәягә нигезләп Тукай большевиклар позициясендә торган дигән нәтиҗә ясала иде. Ләкин шигырь ниндидер бер фирка карашларын яки сәясәтен чагылдырудан күп өстен тора. Киресенчә: «көчле, көчсез, ярлы, бай булды һаман да аңар «, — дип Тукай сыйнфыйлыкны кире кагуын, киңрәк мәгънәле карашта торуын күрсәтә. Шигырьдән шагыйрьнең Хөсәен Ямашевка аерым бер фирка яки сәяси хәрәкәт вәкиле итеп түгел, ә гомуммилли җанлы кеше итеп каравын күрәбез, һәрхәлдә, Тукай Ямашевны большевик дип кенә бәяләмәгән. Тукай да, Ямашев та XX йөз башында татар дөньясында әйдәп баручылардан булганнар. Шундый уртак иҗат аларны бер-берсенә якынайткан.
Тукайның иҗтимагый-сәяси карашлары шулай ук «Китмибез» (1907) һәм «Олуг юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре» (1913) шигырьләрендә дә ачыклана. Аларда шагыйрь үзен Россия патриоты итеп күрсәтә. Ләкин бу әсәрләрдә бәхәс уята торган моментлар да бар:
Китмибез без, безгә анда мондагыдан эш кыен;
Мондагы ун урынынна ул җирдә унбиш шпион, —
дип яза автор.
Биредә Төркиядә яшәүне Россиядәгегә караганда гаделсезрәк, авыррак итеп күрсәтү бәхәс уята. «Олуг юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре» шигырендә исә, татарны урыс җирендә яшәүче халык итеп карау бәхәсле. Шул ук вакытта шагыйрьнең гасырлар дәвамында Рәсәйдә урыслар белән бердәй хезмәт иткән татарның урыслар кебек үк «Хокукка хаклы» булуын дәгъва итүе бик урынлы. Ягъни, сәяси характердагы мондый шигырьләрендә Тукай, асылда, үз иҗатының һәм тулаем XIX йөз башы әдәбиятыбызның төп максатына — милләт турында кайгыртуга турылыклы булып кала. Бу максат Тукай күңеленә бик якын булган, чөнки ул үз язмышының татар язмышына аваздаш булуын яхшы аңлаган. Тукайның шәхси тормышына һәм язмышына аеруча дикъкать итеп, Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимовлар шагыйрьнең яшәешен һәм тормыш финалын милли фаҗига, милләт фаҗигасы күренеше дип бәяләгәннәр. Чөнки туган халкының үз эченнән чыккан Тукай, асылда, татарның чын язмышын үз башыннан кичергән. Бу аңа туган халкының хәл-әхвәле турында аек фикер йөртергә мөмкинлек биргән, үз тарихында бик авыр язмышка дучар булган туган халкының күңелен дә яхшырак аңлаган, һәм бу уңайдан ул «Сәрләүхәсез» (1909) шигырендә болай яза:
Кузгатмакчы булсаң халык күңелен,
Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,
Көйләү тиеш, әлбәттә, ачы хәсрәт көен,
Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке уен.
«Милли моңнар» (1909) шигырендә дә Тукай «чын безнеңчә …матур милли көй»нең «Әллә нинди зарлы, моңлы көй» булуын әйтә һәм бу хәлне дә туган халкының тарихи язмышы белән бәйләп аңлата:
Өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә
Татар күңеле ниләр сизгәнен;
Мискин булып торган өч йоз елда
Тәкъдир безне ничек изгәнен.
Күпме михнәт чиккән безнең халык,
Күпме күз яшьләре түгелгән;
Милли хисләр белән ялкынланып,
Сызылып-сызылып чыга күңленнән.
Шәхси тормышы һәм язмышы да халыкның шушы авыр язмышына якын булуын аңлаган шагыйрь үз иҗатында да моң-зарга урын биргән. Чөнки шагыйрь:
Мискин адәм! Тыштан уйный, тыштан көлә,
Ямьсез якны уйлап куя эчтән генә.
Һич кайгысыз кеше булса — адәм түгел! –
дигән карашта торган.
Дөнья әдәбияты тарихыннан күренгәнчә, үз халыкларын ихлас күңелдән яраткан кайбер олы әдипләр, бер үк вакытта үз халкы яшәешенә үтә тәнкыйтьчел карашта да торганнар. Чөнки алар үз милләтенең рухи-әхлакый яктан сау-сәламәт булуы, тормышындагы «сырхау» күренешләрдән тизрәк арынуы, савыгуы турында кайгыртканнар. Тукай да үз халкы белән горурлану, аның авыр язмышы өчен борчылу белән бергә, шул язмыш тудырган күңелсез сыйфатларына да игътибар иткән. «Хәзерге хәлебезгә карата» (1906) шигырендә ул бу уңайдан:
Көнчелек, үчлек белән тулган татарлык,
Төяп илтеп Мәкәрҗәдә сатарлык –
дип яза.
Г.Тукайның дөньяга карашларын ачыклау ягыннан аның татар хатын-кыз язмышына мөнәсәбәте дә игътибарга лаеклы. «Хатыннар хөррияте», «Эштән чыгарылган татар кызына», «Өзелгән өмид» шигырьләрендә ул җәмгыять һәм гаилә тираниясе татарфыннан икеләтә изелүгә, кысылуга, хокуксызлыкка дучар ителгән татар кызының шәхси фаҗигасен киң милли яңгырашлар югарылыгына күтәрә һәм аны милли көнкүрешкә караган сәбәпләр белән бәйләп аңлата:
Сөялгәнсең чатка баганага,
Яфрак төсле сары йөзләрең,
Кызганмыйча куңлем чыдый алмый
Бигрәк моңлы карый күзләрең.
Атылган кош, адаштырган эттәй
Үткәннәргә мәзюс карыйсың?
Күрәм, ике ирнең селкенәдер:
Кайсы татар баен каргыйсың?
Сүз уңаенда Тукайның шәхси язмышы да татар хатын-кыз язмышына күпмедер аваздаш булуын әйтергә кирәк. Белгәнебезчә, әлегерәк Тукай фаҗигасе, сыйнфый-социаль характердагы сәбәпләр белән бәйләп аңлатылды, ягъни аны буржуаз тәртипләрнең корбаны итеп күрсәтүгә басым ясалды. Тукайның замандашлары исә, шагыйрьнең фаҗигасен күбрәк милли-шәхси характердагы факторларга бәйләп караганнар. Бу уңайдан Г.Исхакый болай язды: «Ул ятим үсте, ятим яшәде, ятим үлде. Ул ялгыз яшәде, ялгыз үлде. Менә бу кечкенә генә бер сызыгы, аның бөтен тормышына тәэсир итте, аның бөтен шигырен үзенең буявына буяды, иң зурысы — аның куәи шигъриясе (шигърият көче) ачылып җиткән чагында гына үлеп китәргә сәбәп булды.
Габдулланы чахотка үтермәде. Габдулланы йөрәк җылысы юклыгы, бер татар кызының аны «шагыйрь Габдулла әфәнде Тукаев җәнаблары» димәенчә, «Габдулла» гына дип карамавы үтерде. Габдулланың хосусый хәйәтенең генә тугел, әдәби тормышының да фаҗигасе менә шунда».
Галимлек белән гадилекне үзендә чагылдырган зат буларак, Тукай үз заманына киң карашта торган, аның төрле якларына һәм мәсьәләләренә объектив карый алган. Шушы хәл Тукайның дингә мөнәсәбәтендә дә ачык чагылган. Инде әйтелгәнчә, бу мәсьәлә хәзергә кадәр күләгәдә калдырылган, яки берьяклы гына бәяләнгән мәсьәлә булып тора. Шул ук вакытта дини тема Тукай шигъриятендә мөһим урыннарның берсен алып тора! Бу теманың шагыйрь тарафыннан яктыртылуын ике яссылыкта карау отышлы булыр:
1. Г.Тукайның аерым дин әһелләренә мөнәсәбәте;
2. Г.Тукайның гомумән дингә мөнәсәбәте.
{mospagebreak}
Тукайның аерым дин әһелләренә мөнәсәбәте
Тукай өчен дин — яшь буынны тәрбияләү чарасы, халыкны явызлыктан аралаучы көч, гыйлем һәм мәгърифәт чыганагы. Шуңа күрә ул бу эш белән шөгыльләнүчеләргә үтә җитди һәм таләпчән караган. Алар арасында шагыйрь үз вазыйфаларын үти аямаганнарын да, диннән шәхси максатларда гына файдаланучыларны да күп очраткан. Әлбәттә, бу эштә шагыйрь ялгызы гына булмаган. Мәсәлән Г.Исхакый «Ике йөз елдан соң инкыйраз» фантастик-публицистик повестенда ук милләтне һәлакәткә алып баручы көчләрнең берсе рәвешендә консерватив дин әһелләрен, кадимчелекне саный. Г.Исхакыйның бу фикерен алга таба Г.Тукай күтәреп ала һәм «Мөридләр каберстанындин бер аваз» (1906) исемле шигырендә «Ике йөз елдан соң иңкыйраз»га мөнәсәбәтен болай белдерә:
Милләти вәйран идән иман икәндер, белмәдем;
Ул иманнар милләткә дошман икәндер, белмәдем.
Милләти иһдам идән, игъдам идән шунлар имеш;
Анлари инкяр идән зи шан икәндер, белмәдем.
Анлари юк итмәкчикән чын күңелдән икәндер, белмәдем. Шунларга коллык идәнләр, кул вирән бичаралар –
Милләти излял идән шәйтан иткәндер, белмәдем.
Дәрсе гыйбрәт вирде безгә «Инкыйраз «нам бар әсәр,
Аһ, буны язган кеше инсан икәндер, белмәдем.
1906 елда язылган «Сорыкортларга» шигырендә исә шагыйрь дин битлеге астында халыкны алдап, аның зиһенен тормалап, милләт җилкәсендә сорыкорт булып яшәгән кадимче ишаннарны фаш итә:
Аристократ-сорыкортлар, калын корсак, кечек башлар;
Ашыйлар соң бирән булган кешеләр, ну гаҗәп, ай-яй?
Халык батсын да, бетсен, тик боларның эчләре күпсен;
Авызлары ачык бик киң, ниең бар: «дай сюда, дай-дай».
Ишанлыкка, тарихи прогрессны тоткарларга теләүчеләргә каршы көрәш идеясын алга сөргән бу шигырьдәге фикерләр Г.Тукайның «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш» дигән фантастик сюжетлы поэмасында да яңгырый. «Кисекбаш китабы»на пародия итеп язылган бу поэма татар дөньясындагы кадими партияләргә һәм иске гадәтләргә ябышып ятучы кайбер реакцион дин әһелләрен сатира утына ала. Иске карашлар һәм реакцион фикерләр утравына әйләнгән «Печән базары»нда хөкем сөргән әхлакый-рухи климатны Кисекбаш, Миңлебай, цирк көрәшчесе Карахмәт, Гали батыр, камчылы ишан кебек образлар ярдәмендә чагылдырып, Г.Тукай «Көфер почмагы каһарманнары»ның милләтне юкка чыгару чигенә китереп җиткерә язган гамәлләрен сүрәтли. Поэманың фантастик герое Кисекбаш шул чорның кадими катлавының җыелма образын гәүдәләндерә. Әсәрдә аңа мондый характеристика бирелә: ул — тугыз мәртәбә хаҗга барган хаҗи, бай сәүдәгәр, шәһәр думасында гласный, унбишләп хатын алган, фәхешханәгә йөрүче, көндез изге кеше кыяфәтенә кереп, тәкъвага әйләнүче мәчет карты. Өстәвенә Карахмәтнең мие кадими фикерләр һәм уй гамәлләр белән тулган:
Бу мидә йөзләп гыйнад (тискәрелек) амбары бар,
Бу мидә мең пот сыраның пары бар.
Бу мидә бардыр җәһаләт (наданлык) ун вагон,
«Мин белемлек» дәгъвасы — бер мең вагон.
«Иске — изге» фикере бардыр ун келәт,
«Һәр җәдит — кяфер » — егерме склад.
Әлеге өзектән күренгәнчә, Кисекбашның искелек, феодаль тәртипләрне яклаучы һәм шуның өчен тырышучы инкыйраз тарафдары булуы раслана. Кисекбаш образының асыл мәгънәсен И.Нуруллин болай билгеләде: «Бу юлларда үтергеч сарказмны сизми мөмкин түгел. Өстәвенә бу сүзләр Кисекбашны татарлар тормышындагы уртагасырчылык, феодализм калдыкларының штабы булган «Кяфер почмагы» әһелләре белән берләштерә. Персонажның типиклыгын ассызыклап күрсәтә»* (* Нуруллин И. XX йөз башы татар әдәбияты. Казан. — 1966. — 174 б.).
Үз вазыйфаларын үти алмаган яки аны шәхси мәнфәгатьләргә хезмәт итттергән дин әһелләрен камчылау белән бергә, Тукай үз иҗатында андый бәндәләрнең укыту-тәрбия эшенә кире йогынтысын ачуга да дикъкать итә. Аерым алганда әлеге тип «мөгаллимнәр» идарә иткән яки укыткан кадими мәдрәсләрдә шәкертләрнең нигезле белем ала алмыйча, михнәт-газап чигүләрен, дөньядан артта калуларын шагыйрь «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?» (1907) шигырендә чагылдыра:
Чаршау кордык, кояш безгә,
Нурын чәчеп җибәрсә дә.
Каршы килдек, кудык безгә
Яктылыктан ни килсә дә.
Ашсыз-сусыз, утын-шәмсез
Тар җирләрдә яттык сасып.
Капчык ясап җилләннәрдән
Байлар саен теләндек без.
Яшь көннәрне наданлыкка
Корбан иттек тә чалдык без.
Күрдек ачлардан тик корсак,
Алай борсак, болай борсак,
Ай-һай тирән бирән корсак,
Туймас корсак, тумас корсак.
Күргәнебезчә Тукай тәнкыйте, дин дөньясындагы исеме җисеменә туры килмәгән, ягъни үзенең дини вазифаларын намус белән үти алмаган кешеләргә һәм оешмаларга юнәлгән. Шагыйрь аларны булдыксызлыклары, наданлыклары өчен диннең дәрәҗәсен төшерүләре белән тәнкыйтьли. Әмма Тукайның киң даирә укучыларга дин әһелләрен шул рәвешле бәяләгән шигырьләре генә билгеле булгач, аларда, табигый, шагыйрь боларның барысына да тискәре карашта гына булган икән дигән фикер туа иде. Тукайның моңа кадәр ничектер күләгәдә калдырылган башка төр шигырьләренә игътибар итсәк, аның дин әһелләренә карашы һәм бәясе бер төрле генә булмаганлыгыкны күрәбез. Мәсәлән «Шиһаб хәзрәт» (1913) шигырендә ншгыйрь икенче рухтагы дин әһелен тасвирлый. Аның герое Шиһабетдин Мәрҗәни. Ул шигырьдә дин әһеле олы гакыл иясе, эшлекле мәгърифәтче, милли рухлы зат итеп күрсәтелә.
Чыкты ахыр, бездән дә бер бөтен кеше,
Яхшы аңлап, тәкъдир итү читен кеше,
Татарда да гыйрфан уты кабынганны
Күрсәтергә күтәрелгән төтен кеше.
Кирәк булса әйтеп бирәм: ул шәп хәзрәт
Тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт,
Мәгърифәткә әвәл башлап адым салган,
Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт.
Шиһаб хәзрәтнең милли мәгариф өлкәсендәге эшчәнлегенә шундый югары бәя биреп, Тукай руханиларның һәм гомумән диннең милләт өчен кирәкле гамәлләрдә катнашырга тиешлекләренә басым ясый.
{mospagebreak}
Тукайның гомумән дингә мөнәсәбәте
Инде алда әйтелгәнчә, Тукайны заманга яраклаштыру өчен, югарыда искә алныган әсәрләренә нигезләнеп, аны атеист итәргә көчәнүләр күп булды. Ләкин бу бармактан суырылган атеистлык Тукайның береничә шигъри юллары янында, көлдән ишелгән бау шикелле, тузып юкка чыга.
Г.Тукайның дингә чын мөнәсәбәте турында сүз башлаганда шагыйрьнең бу мәсьәләгә төрле аспектта каравына игътибар итәргә кирәк. Мәсәлән, «Туган авыл» шигырендә (1909) Тукай динне үзенең шәхси яшәеше һәм язмышы белән бәйләп карый:
Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,
Шунда әвәл Коръән аятен укыган;
Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәтне,
Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.
Үз язмышында шундый зур роль уйнавы сәбәпле, исламның төп китабы — Коръәнгә мөнәсәбәтен Тукай «Васыятем» шигырендә (1909) болай билгели:
Әһле тәкфир бер гаҗәпләнсен күреп актык сүзем,
Күр, нә рәсмә тулган иман берлә Коръән садрыма!
Садрыма, ягъни, күңеленә Коръән урнашкан шагыйрь андагы аятьләрне чын татарча итеп бирергә омтыла. Коръәннән кергән сюжетлар, мотивлар, персонажлар алга таба аның иҗатында зур урын алалар. Ә инде аерым шигырьләре тулаем Коръән аятьләренә багышланган.
Ярты тән булган чагында, китте Мәккә ялтырап:
Нур тоташты җиргә күктән, инде нурда бар пырак.
Хәзрәти Җибрил бәшарәт әйләде, дип: я Рәсүл,
Хак тәгалә хәзрәте тәгәенләде бу кич весул:
Монтазыйрлар, лә мәкяннар, бар мәлаикләр сиңа,
Гарше әгълә килде, атлансаң аягың астына, —
дип башлаган «Мигъраҗ» шигыре (1910) Коръән Кәримдәге 17 нче сүрә нигезендә язылган һәм башка дини риваятьләрне кабатлаган.
Үзенең колы Мөхәммәд Мостафа сәләллаһе галәйһиссәламне бер кичтә Мәккә шәһәрендәге мәсҗид Әкъсага йөретеп кайтаручы Аллаһы Тәгаләне һәр кимчелектән пакъ дип белегез. Ул Коддус шәһәре тирәсен бәрәкәтле кылдык, Мөхәммәд Галәйһиссәләмне шулай кодрәтебез белән йөрттек гаҗәб галәмәтләребезне күрсәтмәк өчен, әлбәттә Аллаһ һәр сүзне ишетүче вә һәрнәрсәне күрүчедер* (* Коръән тәфсире // Казан. — 1996. — 294 б.).
Шагыйрьнең «Кадер кич» дип исемләнгән әсәре дә турыдан-туры Коръәнгә барып тоташа. Ул андагы «Кадер» дип аталган 97 нче сүрәне шамлирәнә тасвирлап биргән: Тәхкыйк, Без Коръәнне иңдердек кадер кичендә, Кадер киче, мең айдан да хәерлерәк, сәвабы мең ай кылган гыйбадәттән артыграктыр. Кадер киченең дәвамы кояш баеганнан алып таң атканга чаклыдыр* (* Коръән тәфсире // Казан. — 1916. — 671 б.).
Шагыйрь күңел күтәренкелеге, тирән ышаныч, пафос, матур, җиңел тел белән бу кичне бер монументаль картина итеп сүрәтли:
Бу кадер кич, елда бер кич, барча кичләр изгесе;
Сафланыр таптан бу кич мөэмин күңелләр көзгесе.
Сафланыр ул, пакъланер, бик зур Ходайның дәүләте;
Һәм төшәр ул көзгеләргә күк капугы шәүләсе.
Шул капугтан күндерербез Тәңребезгә бер теләк,
Бер кадер кич Тәңре каршында мең айдан изгерәк,
Йон, мамыктай әйләнер җирдә бу кич әрвах вә рух,
Һәм фәрештә сафлары җирдә йөрер меңнәр груһ,
Ул мәлаикләр җыярлар тол, ятимнәр яшьләрен;
Барча көчсезләр, зәгыйфләрнең аһын, каргышларын.
Күз яшеннән, төрле рәнҗетештән ясап зур энҗеләр,
Ул мәлаик гаше — көрсине бизәр һәм энҗеләр.
Таң сызылганчы йөрерләр, әйтмичә һич бер кәлам;
Тик диярләр: «Барча мөэмингә мөселманга сәлам!».
Шигырьнең язылу тарихын композитор М.Моззаффаров түбәндәгечә аңлата: «Бервакыт әнием Тукайдан: «Менә Кадер киче җитә, балаларга җырлар өчен бер шигырь буямасмы икән синдә, Габдулла? » — дип сорады. Тукай берничә көннән безгә «Бу Кадер кич — елда бер кич», — дип башлана торган шигырен, үз кулы белән язып алып килде»* (* Г.Тукай. Әсәрләр, 5 томда // Казан. — 1985. — 2 нче том. — 370 б.).
Гомеренең соңгы көннәрендә, Клячкин хастаханәсендә ятканда да шагыйрьнең күңеленнән Коръән сүзләре китеп тормый. Менә аның иң соңгы әсәрләреннән булган «Тәфсирме? Тәрҗемәме?» дип аталган шигыре:
Һәр заман, кем насры берлән фәткә килсә,
Алланы — һич тә бер тукталмый, манигы булмый аның.
Син күререң тугры юл тотканны күп төркем халык,
Хәмду — тәсбих өннәре берлән гөрелдәр урталык.
Мәккәдә ачты бүген якты иманга баб Ходай,
Ярлыкау эстә, шөкер ит, тәүбә кыл, тәуваб Ходай.
Бу — Коръәннең «Насыр» дип аталган 110 нчы сүрәсе. Раббың булган Аллаһуны һәр кимчелектән пакъ дип белеп һәм мактап тәсбих әйт, намаз укы һәм аңардан ярлыкауны телә, сора! Дөреслектә ул тәүбәне кабул итеп гөнаһларны гафу кылучыдыр.* (* Коръән тәфсире // Казан. — 1916. — 678 б.). Күргәнебезчә, Тукайның бу шигыре — шушы атаклы сүрәнең шактый ук төгәл тәрҗемәсе. Шул ук вакытта бу — тәрҗемә генә түгел, чөнки анда шагыйрьнең өстәмәләре, аңлатмалары да бар. Мәсәлән: «Һич тә бер көч туктаталмый, манигы (киртәсе) булмый аның «, һәм «Мәккәдә ачты бүген якты иманга баб (ишек) Ходай» дигән юллар — Тукайның үз сүзләре, үз тәфсире. Шуңа күрәдер дә, ул бераз шикләнептер, ахры, шигырьнең өстенә «Тәфсирме? Тәрҗемәме?» дип язып куйган.
Коръәндә телгә алынган пәйгамбәрләр, алар белән бәйле риваятьләр, ул вакыйгаларда катнашкан төрле персонажлар Тукай шигыренә бик табигый килеп кереп, тыгыз уралып баралар, шагыйрьнең әйтәсе килгән фикерен үтемлерәк итеп бирергә ярдәм итәләр. Чөнки ул заманның дин тоткан, аның тиешле кагыйдәләрен үтәп барган, Коръәнне, әдәбиятны белгән кешесенә болар барысы да бик якын, аңлаешлы булган.
Пәйгамбәрнең вафатыннан соң аслан могҗиза булмас:
Ярылмас ай икегә, һәм кара таштан дөя тумас, —
Диләр безнең гыйлем әһле.
— Ышанмагыз, бу ялгандыр;
Үзем күрдем бүген, безнең заманда могҗиза бардыр:
Бүген иртүк миңа шактый бурычлы иптәшем килде.
Ялындырмый, талашмый вәгъдәсендә акчасын бирде, —
дип яза «Могҗиза» шигырендә (1909).
Хәзерге заман укачысы бу юмористик шигырьдәге «ярылмас ай икегә», «кара таштан дөя тумас» дигән сүзләргә артык әһәмият бирмичә генә узып китә. Ә Коръәнне, дини мифологияләрне белгән кешегә бу гыйбәрәләр күп нәрсә аңлата. Риваять буенча, кяферләр Мөхәммәд пәйгамбәрнең җирдәге могҗизаларына ышанмыйча, аны «сихерче» дип атап, аннан күктә могҗиза күрсәтүен, мәсәлән, айны икегә ярып, ике кисәген ике якка җибәрүен, аннары аларны ике җиң очыннан чыгарып, үзенә сәҗдә иттерүен сорыйлар.
Кыямәт көне якынлашты һәм ай ярылды (Мәккә мөшрикләренең соравы буенча ай икегә ярылып Хира тавының ике ягыннан күренеп торды. Бу эш Мөхәммәд галәйһиссәләмнең пәйгамберлегенә табигый могҗиза иде, ләкин мөшрикләр үзләре сорган могҗизага ышанмадылар, сихер диделәр)* (* Коръән тәфсире // Казан. — 1996. — 573 б.).
Яки Коръәннең 17 сүрәсендә: «Сәмуд кауменә могҗиза итеп таштан тере дөя чыгардык, ул дөяне алар золым итеп үтерделәр; шундый каумнәргә могҗизалар җибәрмибез, мәгәр аларны куркытмак һәм газап кылмак өчен»* (* Коръән тәфсире // Казан. — 1996. — 301 б.). Инде аятьләрдән һәм аларның тәфсирләреннән күренгәнчә, Мөхәммәд галәйһиссәлам мөшрикләрнең сорауларына үзенең могъҗизалары белән җавап бирә, һәм Тукай бу вакыйганы әҗәтен вакытында түли алган иптәшенең «могҗизасы» белән чагыштыра. Шигырьнең тәэсир көчен арттыру, күренешләрне җанландырып, көчәйтеп җибәрү өчен Тукай еш кына дини-мифологик мотивлардан да файдалана. Табигать күренешләрен тасвир иткәндә дә бу мотивлар бик табигый рәвештә әсәр тукымасына үрелеп китәләр.
Кисәктән җанланып, бозлар агалар;
Чабалар, берсенә берсе кагалар.
Белерсең син боларның мәхшәрә дип;
Бу бозларны үлекләр гаскәре дип;
Өрелмеш дип белерсең, санки, мөгез
Вә яки мөгезен селкеткән үгез.
Болар әллә бара дәһшәтле судка,
Беленми: кайсы җәннәт, кайсы утка.
«Бәдәвам», «Ахырзаман», «Нәһҗел фәрадис» китапларында сүрәтләнгән, һәр татар укучысына таныш булган, күңелләрдә курку хисе уяткан кыямәт көнен, бар мәрхүмнәрнең терелеп, бер урынга җыйналуларын, ягъни мәхшәр, исрафил фәрештә быргысының бөтен дөньяны тетрәткән авазын, җәннәт һәм тәмуг картиналарын күз алдына китереп, Тукай гади генә бер табигать күренешен дә кешене әсәрләндерерлек итеп тасвирлап бирә.
Шагыйрь татарның элек-электән укылган, балачактан, ук хәтеренә сеңгән борынгы классик әдәбиятына, урта гысырларның дини әсәрләренә еш мөрәҗәгать итә. «Кыйссаи Йосыф», Рабгузыйның «Кыйссасел әнбия», Хуҗа Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакырганый, Суфый Аллаһыяр шигырьләре һәм бигрәк тә «Мөхәммәдия», «Бакырган»нан алынган мотивлар Тукайда еш очрый. Шагыйрь татар кешесенә таныш, сөеп укылган шигырьләрнең үлчәмен, көен, рифмаларын алып, аерым сүзләрен кабатлап, бөтенләй яңа әсәрләр — Тукайның үз чоры кешеләрен, тормыш күренешләрен, заман проблемаларын сурәтли торган, бөтенләй көтелмәгәнчә яңгырашлы әсәрләр иҗат итә.
Күп вакыт ул борынгы җитди шигырьләрдән бөтенләй киресен — йә бер көлке, йә бер ачы сатира китереп чыгара. Мисал өчен аның «Һезиһи касыйдәтүн фи мәдхи Мостафа» («Бу Мостафаны мактау шигыре») дигән сатирик шигыре (1912) XVI йөз шагыйре Рабгузыйның «Пәйгамбәрләр тарихындагы Мөхәммәд пәйгамбәрне мактауга багышланган шигырьне иҗади үзгәртеп, аны үз заманындагы мәгълүм шәхескә — азербайҗанлы Мостафа Лотфый Шиванскигә багышлый, мәдхия урынына мыскыллау шигырен тудыра.
Рәбгузыйда:
Дин, шәригать рәйтенә гали кылган Мостафа,
Көфер, золмәт шуларины җиргә салган Мостафа!
Кауменә ди күрсәтмичә күккә ашкан — Гайсә ул,
Өммәтенә буя ышубән җирдә калган Мостафа!
Тукайда исә аның замандашы Мостафа болай сурәтләнә:
Төркиядә бер теләнче сухтә булган Мостафа,
Монда кайтып ил казасы, фетнә булган Мостафа.
Юп-юаш, муйнын бөгеп йөргән сарыклы бер сарык,
Монда кайткачтын симергән, чучка булган Мостафа.
Рабгузыйдагы Мостафа (Мохәммәд пәйгамбәр) белән Тукайдагы Мостафа арасында шундый зур аерма бар ки, ул укучыда көлке тойгысы, хәзерге заман Мостафасына нәфрәт уята.
Татарда бик популяр булган «Мөхәммәдия» китабын да Тукай еш файдаланган. XV нче гасырда төрек телендә шигырь белән язылган зур күләмле бу әсәр, элеккеге кадими мәктәпләренең программаларына кертелеп, аерым алганда, кызлар өчен дәреслек вазифасын башкарган. «Шул заманда бу китапны укып яки тыңлап, еламыйча калган хатын-кызлар, карчыклар сирәк булгандыр», — дип яза атаклы әдәбият тарихчысы Гали Рәхим.
Дәрьяга тиңләргә мөмкин булган Г.Тукай иҗатыннан дингә багышланган, аның асылын ачкан шигырьләр исемлеген әле тагын да дәвам итәргә булыр иде. Сабыйның йокларга ятар алдыннан теләк теләп Тәңрегә мөрәҗәгать итүен тасвирлаган «Йокы алдыннан» (1908), шәригать кануннары, ислам тарафыннан тыелган гамәлләрне гаепләп язган «Катиле нәфескә» (1910), кайгы-хәсрәт килгәндә сабырлык, Аллаһтан ярдәм сорарга өндәгән «Киңәш» шигырен һ.б. атарга була. Шулай ук әле Г.Тукайның соңгы биш томлы «Әсәрләр» җыелмасына кертелмәгәннәре һәм Тукайныкы булу ихтималы булган шигырьләр дә байтак. Мәсәлән, шулардан «Сабый чакта бәйрәм» шигыре шагыйрьнең бер җыентыгына да кермәгән. Апасы Газизә үзенең истәлекләрендә кечкенә Габдулланың бер кичне яңа читекләрен кочаклап ятып йоклап киткәнен һәм гаедкә соңга калуы турында яза. Югарыда искә алган шигырьдә шушы биографик детальне күрәбез:
Төшә искә гарәфә кич яткан чагым,
Уйлап: «Кайчан таң? » дип, ул атмаган таңым,
Тәти читек, тәти күлмәк, ыштаннарны
Баш астыма өеп куеп яткан чагым.
Таң алдыннан яңлыш йоклап киткән чагым,
Әнкәемнең тавышлары колагымда!
Гаед җитте, тор, аппагым, тор аппагым!
Таң атканчы урам буе чапкан чагым,
Мәгъсүманә, ләззәт, хозур тапкан чагым,
Корбан ите, төрле тәмле аш өстенә,
Гаед укып, көлә-көлә кайткан чагым.
Әйтелгәннәрдән күренгәнчә, «Тукай һәм дин» дигән мәсьәлә үзенең күпьяклы булуы белән аерылып тора. Ул Исламның шагыйрь яшәешендә һәм тормышында уйнаган ролен дә, Тукайның аерым дин әһелләренә һәм гомумән дингә мөнәсәбәтен дә, диннең аның иҗатына йогынтысын да эченә ала.
{mospagebreak}
* * *
Дөньяви һәм гамәли моң — гүзәллекне һәр буын рухына тәңгәлләштерә алган татар шагыйрьләреннән иң даһие, әлбәттә, Габдулла Тукай. Дөрес, ул һәрвакытта да үзенә лаеклы бәяне ала алмады, кайчак аңа шактый берьяклы карашлар да өстенле китте. Әйтик, элеккерәк елларда кемдер, замана җилләреннән файдаланып, шагыйрьдән революция карлыгачы эзләде, кемдер динсезлеген исбатларга тырышты.
Ана назыннан мәхрүм ителгән, ачлык-ялангычлыкта, мохтаҗлыкта интеккән шагыйрьнең фани дөньяда күңел юатучысы, туендыручысы, «якын итүче»се тик Аллаһы Тәгалә була. Дин белемен Казан артындагы Кырлай авылында «Иман шартын»нан башлаган Тукай, Уральскийда Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсендә җәдидчә укып дөньяви белемнәр алу белән бергә, иске мәдрәсә программасын да яхшы үзләштерә. Гарәп, фарсы, төрек телләрен нечкәлекләренә кадәр өйрәнә. Аның дини гыйлеме, энциклопедик дәрәҗәдә булуы белән бергә, тирән мәгънәле дә. «Дин — кешелек мәдәниятенең иң югарысында вә иң өстендә булган каймактыр. Ләкин мәдәният тудырган, үстергән, киңәйткән мәдәният анасыдыр»* (* Зыяэтдин әл — Камәли. Фәлсәфәң игътикадия // «Мирас». — 1994 — № 7-8. – 206 б.).
Инде күренгәнебезчә, Тукай да үзенең иҗатында диннең милләт өчен кирәкле гамәлләрендә катнашырга тиешлегенә игътибар итә. «Исемнәремез хакында» дигән мәкаләсендә ул, мәсәлән, дини тәрбияне милли тәрбия белән бәйләп алып барырга чакыра. Күп гасырлар дәвамында Русиядә болгар-татарларга каршы алып барылган сәясәттә, башка чаралар белән беррәттән, безнең халыкны диннән ваз кичерүгә, чукындыруга аеруча игътибар бирелгән. Шундый сәясәт аркасында төрле җирләргә сибелеп һәм башка халыклар арасына сеңеп яшәргә мәҗбүр булган татарга киң планда алып барылган христианлаштыру сәясәтенә каршы торырга, үзен этник һәм милли яктан саклап калырга ислам һәм аның белән бәйле иманы булышкан.
Г.Тукай да дине беренче чиратта иман мәгънәсендә аңлаган һәм хөрмәт иткән. Иман үз чиратында шагыйрь тарафыннан кеше өчен тормышта рухи таяныч, өмет чаткысы, идеалга юл күрсәтүче итеп аңлатыла. Мондый иманның нигезендә Аллага ышану ята. Шунлыктан Тукай «гөнаһсыз яшь баланы» да, мәңге төн булып күренгән бу дөньяда «идеал утын эзләп юлга чыккан даһине»дә Аллага таянырга чакыра.
Кешене ышаныч дигән бөек көч яшәтә, шул аңа җегәр бирә. Һәр мөэмин — мөселманның андый көче, ышанычы — Иман. Иман ул, иң элек, Аллаһы тәгалә, Илаһияткә ышану булса, икенчедән, ул сафлык, рухи пакълек, изгелек, мөрәүвәтлек, шәфкатьлелек һәм киләчәккә якты өмет белән карау. Иман — ул мөэмин — мөселманның тәрбиялелек, әхлаклылык билгесе, күңел тынычландыру чарасы, өмете. Иман — ул кешелеклелек һәм башка шундый иң күркәм төшенчәләрне үз эченә ала. Г.Тукай исә боларны нык белгән, шул төшенчәләр белән яшәгән, аларга инанган хәлендә өметен җуймаган, иҗат иткән.
Тарих XXI гасырга аяк басты. Татар дөньясы милли яңарыш юлында. Бу юлда милләтнең хәле, язмышына игътибар арта. Милләтне яшәтү, үстерү өчен аның берләшүе кирәк. Ә берләштерү юлларының иң изгесе — ул Иман.
«Күптөрле мирасыбызны тулырак белү, милли идеябезне дөресрәк аңлау өчен безгә хәзер тагын дини мираска, гомумән, Исламга игътибарны арттырырга кирәк. Чөнки боларның нигезендә Ислам тәгълиматы һәм рухи кыйммәтләре ята. «…Ислам безнең халыкның тумышыннан ук диярлек дөнья цивилизациясенә килеп керүенә булышты. Икенчедән, дәүләтчелеге юкка чыгарылганнан соң гасырлар дәвамында бик авыр сынауларга, гаять зур югалтуларга, хәтта иикыйразга дучар ителүенә карамастан татарның үзен, милләт рәвешендә саклап кала һәм үсә алуында да Исламның ролен бәяләп бетергесез»* (* Мусин Ф. Милли яңарыш юлында // Мирас — 1999. — №8. – 81 б.). Гасыр башында булган кискен борылыш чорында Тукайны борчыган сораулар бүген, гасыр ахырында да актуаль. Менә шуның өчен без бүген тагын Тукайга, аның үлемсез мирасына мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Тукай иҗатында — аның шигырьләрендә, проза әсәрләрендә — бүгенге көннең күп сорауларына җавап табып була. Шуңа да Тукай безгә һәрчак якын. Әле моннан 80 еллар элек «Ил» газетасында бөек әдибебез Г.Исхакыйның «Мәрхүм Тукай» дигән мәкаләсе басыла. Ул Тукай вафатына өч ел тулу уңае белән языла. Анда Исхакый Тукайның үлеме татар милләте өчен бик зур югалту икәнлеген, шагыйрьнең мирасы халкыбызның мәдәни, милли тормышның нигезенә әйләнәчәген әйтә: «көннән-көн … Тукай мәрхүмнең милли рухлы бөтен татар яшьләренең җанын, рухын ашлый барган кебек, көн саен аның кыйммәте да күтәреләчәктер. Аның татар милләтенә хезмәте, әйтеп калдырган байлыгы меңәр, йөз меңәр мәртәбә артачактыр»* (* Исхакый Г. Мәрхүм Тукай. «Ил» газетасы — 1916. — 29 март.), — дип язды Г.Исхакый. Алдан күрүчәнлек белән сугарылган бу сүзләрнең хаклыгын бүген инкарь итеп булмый. Бөек шагыйребез иҗатында туган иленә, халкына хезмәт итү, ирек, бәхет төшенчәләрен әйдәп баручы. Ул үзенең шәхси бәхетен дә шунда күрде.
Бәхетлемен шушы хәлдән, бүтән бер хәл дә көтмимен,
Шушы юлдан ризамын, башка төрле юл да тотмыймын, —
дигән сүзләре шагыйрь рухының тарихи оптимизмын һәр яңа буынга җиткереп тора. Һәр халыкның, һәр милләтнең йөзек кашы булырдай гүзәл кешеләре, олы талантлары, бөтен кешелек дөньясы тарихында тирән эз калдырган затлары була. Бүген Тукайны яңача өйрәнү, аның иҗатына бүгенге көн таләпләреннән чыгып якын килү, татар милләтен дөньяның башка халыклары арасында тигез хокуклы, җитлеккән, дәрәҗәле һәм мәртәбәле милләт итеп таныту өчен кирәк. Чөнки һәр милләт турында барыннан да элек аның Г.Исхакый, Г.Тукай шикелле олы шәхесләрен истә тотып фикер йөртәләр.
Без егерменче гасырда Тукай белән яшәдек, егерме беренче гасырга да Тукай белән атлап керәбез. Тукай мирасы яшәгәндә милләтебез дә яшәр. Татар халкы милләт булып яшәгәндә Тукай да яшәр. Тукайны өйрәнү, иҗатының әле билгеле булмаган якларын ачу, аны зурлау, аның бөеклеген буыннан-буынга җиткереп бару — галимнәребезнең, әдәбият белгечләре, дин әһелләре һәм укытучыларның изге бурычы.
Библиография
Фәнни әдәбият
Миңнегуллов X. Тукай һәм урта гасыр әдәбияты // Мирас. — 1997. — №1.
Нуруллин И. XX йөз башы татар әдәбияты. — Казан: Универститет нәшрияты. — 1966.
Татар әдәбияты тарихы. Биш томда. — Казан, 1986. — Т. III.
Хали Г. Габдулла Тукай и татарское литературное движение начала XX века. — Казань, 1956.
Фасеев К.Ф. Из истории татарской передовой общественной мысли. — Казань, 1955.
Әдәби әсәрләр
Тукай Г. Әсәрләр. Академик басма. — Казан, 1943. — Т. 1.
Тукай Г. Әсәрләр. 4 томда. — Казан, 1977.
Тукай Г. Әсәрләр. 5 томда. — Казан, 1985.
Тукай Г. Тулган иман берлән Коръән садремә. (Төзүче Мәсгүдә Шәмсетдинова). — Казан: «Иман» нәшрияты, 1996.
Тукай Г. Коръән укысам // Заман. — Казан, 1994, 23 апрель.
Татар поэзиясе антологиясе. — Казан: Таткнигоиздат, 1956. — 146-185 б.
Тукай Г. Дин вә гавәм. Шигырь. // Татарстан яшьләре. Казан, 1970. — 15 октябрь.
Тукай Г. Мөбәрәк тәсбихның бер төймәсе («Мөбәрәк тәсбих өзелде» исемле мәкаләдән өзек). // Социалистик Татарстан. — Казан, 1986. — 24 гыйнвар.
Г.Тукай турындагы әдәбият
Гайнуллин М. Дөреслекне төгәл яктыртыйк. // Казан утлары. — Казан, 1996. — №7.
Ишмөхәммәтов 3. Шагыйрь динне камчылый. // Социалистик Татарстан. — Казан, 1961. — 25 май.
Ишмөхәммәтов 3. Тукай атеизмы. — Казан, 1971.
Мусин Ф. Тукайга кайту. // Шәһри Казан. — Казан, 1994. – 10 май.
Мусин Ф. Без белгән һәм беләсе Тукай. // Мәдәни җомга. — Казан, 1996.- 17 май.
Мусин Ф. Татар әдәбияты тарихы һәм заман. // Мирас. — Казан, 1996. — №1-2.
Нәҗип Нәккаш Исмәгыйль. Иман берлә тулган садремә. // Мәдәни җомга. — Казан, 1996. — 23 май.
Сәхапов Ә. Исхакый һәм XX гасыр татар әдәбияты. — Казан, 1997.
Сәйфетдинев Ш. Татар әдәбиятында атеистик фикерләр. Китапта: Оҗмах сезгә, дөнья безгә. Татар язучыларның дингә каршы әсәрләре. — Казан, 1970.
Тукай турында замандашлары. — Казан, 1960.
Халит Г. Тукай үткән юл. — Казан, 1962.
(Чыганак: Ханнанова Ф. Көзләремдә әле язлар көтәм. – Казан, 2006).