З.Әхмәтгалиева, Татарстанның Актаныш районы Качкын урта мәктәбе 1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
«Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле»
Г.Тукай
Гасырлар дәвамында тупланган әдәби мираста кешелекнең иң якты хыяллары, акыл һәм рухи җегәре чыгарыла. Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай иҗаты әнә шул гомумкешелек мирасының аерылмас өлеше, бер буыны булып тора. Шагыйрь иҗаты, шәхесе үзе яңадан-яңа әдәбият һәм сәнгать әсәрләренең нигезенә алына.
Музыка өлкәсендә З.Яруллин тарафыннан Тукайга багышланган марш 1914 нче елда ук яңгырый. Соңгы елларда бу юнәлештә иҗат ителгән әсәрләр арасында уңышлысы А.Монасыйповның “Тукай аһәңнәре” дип исемләнгән вокаль циклы.
Рәссамнарыбыз да Тукай темасын игътибар үзәгендә тотканнар. Ю.Урманче, Б.Альменов кебек осталарның исемнәрен Тукай иҗатыннан аерып карау карау кыен. Ф.Әминевнең шагыйрь иҗатына багышланган полотнолары, Т.Хаҗиәхмәтов, И.Әхмәдиевләрнең график рәсемнәре… Ихтимал, без белеп бетермәгән бүтән хезмәтләр дә бардыр.
Тукай хакында хәтсез күп мәкалә, китап, әдәби әсәрләр язылган һәм языла. Шагыйрь, образ буларак, әдәбиятның һәр жанрында киң чагыла.
Габдулла Тукай – тарихи шәхес. Ә тарихи шәхесләрне әдәбиятта гәүдәләндерү – аеруча зур җаваплы эш.
Лидия Гинзбург болай дип яза: “По Аристотелю, историк и поэт различаются тем, что один рассказывает о том, что было, другой – о том, что могло бы быть Эту классическую границу позднейшая литература нередко так или иначе пыталась переступить особенно сознательными и последовательными становятся эти попытки в XX веке. Писатель XX века нередко стремится использовать автобиографический и всякий другой жизненный опыт не для особых документальных жанров, не в качестве источника и прообраза художественных творений, но как непосредственный материал самой художественной структуры”. Тарихи шәхес образын уңышлы гәүдәләндерү күп дәрәҗәдә документальлек белән сәнгатьлелекнең үзара бәйләнешенә бәйле. Сәнгатьчә уйланмадан башка тарихи-биографик әсәрләр юк һәм була да алмый. Чөнки язучы үзенең героен “терелтеп”, укучы күз алдында һәм вакыйгалар тезмәсендә сәхнәдәгедәй итеп күрсәтергә тиеш. Ә бит ул тарихи шәхеснең һәр сүзен, һәр гамәлен теркәп баручы секретаре булмаган кебек, магнитофон тотып артыннан да йөрмәгәннәр. Димәк, җанлы картина тудыруга хезмәт итә торган детальләрне, күп кенә эпизодларны, вакыйга һәм кайбер шәхес-персонажларны автор үзе уйлап чыгарырга тиеш.
Тукай турында бездә күп язылган һәм языла. Габдулла Тукай үз иҗаты белән күпләрне рухландыра. Күп кенә шагыйрьләр, Тукай үзе исән чакта ук аның бөеклеген күрсәтеп, шигырьләр иҗат итәләр. Ш.Бабич, М.Фәйзи, С.Сүнчәләй, М.Гафури шагыйрьне халык белән бәйләп сүрәтлиләр.әмма бу чорда Тукай образын тасвирлауда романтик төсмерләр өстенлек итә.
Тукай, шагыйрь буларак, халык авыз иҗатында да чагыла: шагыйрьне шигырьләре аша гына белүчеләр аңа атап бәетләр чыгаралар.
Октябрь революциясеннән соң Тукай иҗаты белән кызыксыну арта, беренчеләрдән булып Ә.Фәйзи мөрәҗәгать итә. Халык шагыйрен олылап мәкаль, истәлек, шигырьләр язган Ф.Әмирхан, Г.Кариев, С.Рәмиев, Г.Рәхим, Ш.Бабич, М.Гафури авазлары, күп еллар аркылы үтеп, байтак әдипләребезнең тагын да көчлерәк, тирәнрәк авазларына килеп кушылалар. Язучы һәм галим И.Нуруллинның “Тукай турында хикәяләре”, “Атаклы кешеләр тормышы” сериясендә чыккан “Габдулла Тукай” китабы, С.Хәким поэмалары, Р.Ишморатның “И, мөкатдәс, моңлы сазым” драмасы, И.Юзеевның “Очты дөнья читлегеннән” исемле шигъри трагедиясе, Чиләбе шәһәрендә яшәүче Рөстәм Вәлиевнең Тукайга багышланган романы – Тукайның бөеклеген пропагандалауда зур роль уйныйлар.
Бу мәкаләдә Г.Тукай образының татар поэзиясендәге чагылышын күрсәтү – төп бурыч булып тора.
Тукайның үз иҗатында күп кабатланган символик образлар бар. Алар — ай, кояш, йолдыз, диңгез символлары. Шагыйр иҗатын нәкъ менә шуларга тиңли. Ә бүтәнәр бу символларны Тукайның үзенә күчерәләр. “Я ничек киң ул сәгадәтле кояшның яктысы!” (С.Сүнчәләй. “Иңеш”); “калыкты күктә бер йолдыз…”, “шушы ямсез кара төндә, матур йолдыз сүнеп китте” (Г.Сөнгати. “Сүнде йолдыз”); “бик белеп тор, якты нур ачылыр әле” (М.Укмаси. “Тукайны сагыну”); “сүнде йолдыз, сүнде ай…” (Ш.Фидаи. “Габдулла Тукай”) һәм башка шундый күп кенә мисаллар шул символларның төп мәгънәсен ачалар. (“Тукайга чәчәкләр”.- Казан. Тат. кит. нәшр., 1975.)
Шагыйрләр иҗат иткән “Тукай-сүнмәс йолдыз” образы үзеннән үк килүен раслаучы шигырләрдән “Ваксынмыйм”ны (1912 нче ел) санарга була:
… Анда мин мәңге көләч һәм мәңге яшь булмак телим;
Бу кояш сүнсен, җиренә мин кояш булмак телим”, — дип язды Тукай. (Тукай Г. Әсәрләр. 2 том. — Казан, 1976. — 232 бит).
1913 нче елда иҗат ителгән “Кыйтга” шигырендә дә Тукай үзе сокланган, табынган шагыйрләрен кояшка тиңли:
Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов әгәр булса кояш,
Ай кеби, нурны алардан икътибас (алган) иткән бу баш. (Тукай Г. Әсәрләр. 2 том. — Казан, 1976.-289 бит).
Кояш – кешеләргә, гомумән, бөтен тереклек дөнясына тормыш бирүче табигый көч, нур чәчүче дә. Тукай бу мәгънәви охшашлыкны бик дөрес тотып алган кебек, аның образына мөрәҗәгать итүчеләр дә шагыйрне кояшка тиңләп, иҗатының бөеклегенә, әһәмиятенә басым ясыйлар.
1910-1917 нче еллар татар поэзиясендә Тукай образы әнә шул рәвештә чагылыш табып, хәзерге чор шагыйрләре тарафыннан тагын да гүзәлрәк, үлемсезрәк яклары белән ачыла бара.
1939-1940 нчы елларда Тукай образын гәүдәләндергән поэмалар әдәбият мәйданында күренә башлый. Беренче үрләрен Сибгат Хәким — “Пар ат” (1938-39) һәм “шагыйрнең бала чагы”н (1940) бирде. “Поэма өчен сайланган геройның олылыгы гына түгел, ә шул образ аша әйтергә теләгән фикернең олы булуы да зарури”, — дип яза Нил Юзиев.(Юзиев Н., Хәзерге татар поэтикасы. — Казан, 1973, — 269 б.).
С.Хәкимнең “Пар ат” поэмасында сюжет Тукайга бәйләнешле конкрет тарихи вакыйгалар белән генә чикләнми. Тукай һәм аның чоры турында уйлануларны да үз эченә ала. Шуңа күрә дә поэманың дүртенче бүлегендә генә Тукайның “унберенче елны авылга кайтуы”, “ямаулы өс-баш, чәч алдырган, моңсу карашы” турында укыла.
… Сөялгән дә мичкә, басып тора,
Тынып кала ютәл килгәндә.
Күкрәгенә тотынып кан төкерә,
Уйга талган карап идәнгә. (Хәким С. Җылы сүз. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1968, — 363 б.)
Поэмадан күренгәнчә, С.Хәким Тукай тормышындагы авылга кайту вакыйгасын хикәяләүдән узмый әле. Алда тикшерелеп үткән шигырләрдәге “якты йолдыз” символын кабатлаудан башка, Тукай образына яңалык өстәми. Поэманың Рабига Әмирова- Әхмәтҗанова истәлегенә нигезләнеп язылуына тулы ышаныч бар. (Тукай турында замандашлары.- Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. — 156 бит).
Күргәнебезчә, “Шагыйрнең бала чагы” поэмасында С.Хәким шагыйрь истәлекләренә ныграк иярә әле. Тукай тормышында аерым вакыйгаларны истәлектәгечә тасвирларга омтылу сюжетның эчке мәйданын һәм мәгънәсен тарайта.
“Пар ат” һәм “Шагыйрьнең бала чагы” поэмаларында уртак бер күренешкә тап буласың: аларның икесендә дә Тукай хакында шагыйрь үзе түгел, ә авторның әнисе (“Пар ат”), я Тукайның Саҗидә апасы сөйли. Б күренеш поэманың мөмкинлекләрен күпкә чикли.
С.Хәким поэмаларыннан соң Тукай образына мөрәҗәгать итү көчәя. Ә.Фәйзи (“Тукай кабере янында”, 1946); Ә.Исхак (“Җырчы һәм үлем турында баллада,” 1946); Р.Гәрәй (“Тукайны калдыр диләр”1951); Х.Туфан (Тукай тавышын эзләгәндә” 1953); Ш.Галиев (“Туры Тукай” 1960) шигырьләрендә шагыйрь образын яңача ачарга омтылыш ясыйлар, шагыйрьнең халык белән бәйләнешен күрсәтүче шигъри сүрәтләрне Тукайның иң характерлы ягын тотып алган шагыйрь Ш.Галиев булды. Ул “Туры Тукай” шигырендә болай дип яза:
…Әйтерсең лә Тукай гомере буе
Арка туңып кына яшәгән.
Ләхәүләсен укытып Ишмиләрнең
Яшен булып шагыйрь яшьнәгән.
Җитмешенче елларда С.Хәким тавышы яңадан ишетелә, “Кырыгынчы бүлмә” поэмасында Тукай образын фәлсәфи уйланулар аша ачарга омтыла.
Бу елларда Гамил Афзалның Тукайны олылап язган “Йөрәгемдә йөртәм сине”, “Габдулла Тукайга”, “Ак юл”, “Якты йолдыз” шигырьләре дөнья күрде.
Сиксәненче елларда Р.Гобәй, Р.Фәйзуллин, Р.Гатауллин, Г.Рәхим, Ф.Сафиннар Тукай темасына мөрәҗәгать итәләр. Уртак темага мөнәсәбәтләрендә аларның һәркайсының кабатланмас үз йөзе булырга тиеш булса да, шагыйрьгә үз карашларын белдерүдән, Тукайны “Сүнмәс йолдыз”га тиңләүдән узучы булмады диярлек.
Тукайның тууына 100 ел тулуны билгеләп үткән чорда байтак кына шигъри әсәрләр языла. Алар арасында М.Әгъләмовның “Тукайдан хатлар” поэмасы игътибарга лаек. Хатларга мөрәҗәгать итүе, аларның поэмага кереш ролен үтәве белән әсәр уңышлы. М.Әгъләмов үзәккә шагыйрь һәм чор мәсьәләсен куйган.
Тукай турында, күргәнебезчә, безнең татар поэзиясендә аз язылмаган. Шулай да Г.Тукайның шагыйрьләр игътибар итмәгән яклары бар әле: аның, үзе әйткәнчә, “общественный деятель” икәнлеге күренми, социаль гаделсезлекләргә каршы көрәшен ачыклап язу әлегә җитеп бетми. Менә шунды Тукайны сүрәтләү – татар поэзиясе бурычларының берсе.
“Язган әйберләремнән эзләгез сез мине”. Бу сүзләрне Сент-Экзюпери әйтеп калдырган һәм алар теләсә кайсы иҗатчының язмышын танып-белүдә ачкыч булып тора.
(Чыганак: Фән һәм мәктәп, 2002 ел, №11).
Тукай безнеӊ күӊелләрдә!
И мөкатдәс моңлы сазым!
Уйнадың син ник бик аз?
Г. Тукай.
Рәхмәт, апрель! Син безгә татар халкының сүнмәс учагы, бөек шагыйрь Габдулла Тукайны бүләк иттең.
Тукай… Йөз меӊнәрчә кешеләр зур горурлык һәм илаһи мәхәббәт белән телгә алалар бу исемне. Халкыбызның йөзен, рухи асылын чагылдыручы мактанычлы улларының берсе Габдулла Тукай еллар үткән саен биеккәрәк күтәрелә бара, татар гамәлендә халыкка хезмәт итү ягыннан аңарчы тиңдәше булмаган маяк булып балкый.
Г.Тукай шагыйрь генə түгел, бəлки халкыбызның теле дə, рухы да, язмышы да. Ул чын мəгънəсендə татар халкының үз улы. Тукай иҗаты җиһанга ямь, яктылык, яшəү көче бөркеп, туң катлауларны эретеп, күңеллəрне җылытып торучы мəңгелек кояш кебек үзенə бер илаһи көчкə ия. Әдəбият күгендə нибары җиде-сигез ел ялтырап, үз йолдызлыгын-шигъри мəктəбен булдырган остазның мирасы бай һəм күптармаклы.
Г. Тукай шигырьләрен кешеләр бала чактан ук өйрәнәләр, укыйлар. Аның әсәрләре күп кенә телләргә тәрҗемә ителә. «Су анасы», «Шүрәле»сен, «Кәҗә белән Сарыг»ын кем генә белми икән?
Сабый чагымнан әнием мине «Туган тел» җырын көйләп тирбәткән. Апамны да шул җыр белән юаткан. Кечкенәдән күңелемә үтеп кергән бу моң, бу сүзләр әле дә миңа юлдаш. Аның шигырьләре белән мин шулай таныштым. «Су анасы»н, «Бала белән Күбәләк», «Сабыйга» шигырьләрен укып сөендем.
Ул шигырьләр күз алдында серле бер олы дөнья булып, я «Туган тел» тылсымлы булып, я әкрен генә аткан таң булып, я Казанга карый җилдергән «Пар ат» булып баса, я сихри Кырлай урманыннан «Шүрәле» яки «Су анасы» булып калкып чыга, я Тукайны дөньяга китергән Кушлавыч туфрагы – «Туган авыл» табигате пәйда була.
Шул вакыттан алып, озата килә мине тирән тойгылы, тынгысыз уйлы, тылсымлы Тукай шигърияте.
Тукай — үз халкының язмышыннан әрнеш — рәнҗешләреннән, якты өметләреннән, антыннан, әманәтеннән яралган шагыйрь. Әмма шул кыска гомерендә дә ул катлаулы уй-кичерешләр белән тулы булып, кешелеклелек, азатлык һәм хаклык өчен көрәшкә күтәрелгән яшь кешенең драматик дөньясын шактый тулы чагылдыра алды.
Г. Тукай үзенең шигырьләрендә кешеләрне дөрес юлдан барырга өнди, ялкаулыктан, караклыктан, куркулыктан көлә, батырлыкны, уңганлыкны мактый. Аның шигырьләре безнең әби-бабаларыбызга тәрбия биргән, соңгы буынга да тәрбия бирәчәк. Ә инде ул язган шигъри юлларны укыганнан соң йөрәктә кыюлык, рухта бер төрле көч сизәсең, үзеңә ышанасың. Ул шигырьләр әллә нинди гаҗәеп бер тәэсир калдыралар. Тукай матур тасвирлы шигырьләре белән безне матурлык һәм гүзәллекне хис итәргә өйрәтә, ул безнең рухыбызны тәрбия итә.
Ул үзе халык хисләре белән хисләнеп, үзенең күңеленнән кайнап чыккан шигырьләре белән халыкның күңелен, үзенчә әйтсәк «шүрәлечә» кытыклый. Тормышыбыздагы җитешмәгән җирләребезне күрсәтә, көлә.
Мин үзем Тукайны туктаусыз укый алам. Нигә туйдырмый, үзем дә аңламыйм.
Ә аның җырлары? Нинди илаһи көч бар җырларында? Тыңлаганда, бөтен дөнья онытыла, күңел сызып кына елый. Бер уйласаң, Тукайның үз кичерешләре генә кебек. Ятимлек, әнисеннән аерылу ачысы, күз яше. Ул сине әллә кайларга, тарихка, язмышка алып кереп китә. Күңел нигәдер язмыш турында уйлана, борчыла, чөнки аларның тамыры бик тирәндә ята. Нигезендә — әрнү. Әйе, халкыбызның тормышы, яшәеше, милләтенең иминлеге өчен әрнү.
Халык турында уйланганда, халык язмышы турында язганда, беренче чиратта туган җире белән күрсәтә. Чөнки туган җиренә булган мәхәббәте, аңа бар булмышың белән береккәнлек кенә кешене чын кеше итә. «Шүрәле» поэмасындагы Кырлай һәм Казан арты төбәгенең мәһабәт табигате, «Пар ат»та «Иртәнге намазга бик матур, моңлы азан әйткән дәртле Казан, моңлы Казан, нурлы Казан» шагыйрьнең берүзенең генә түгел, бөтен татар халкының илһам бирер туган җире образы булып күтәрелә.
Халыкны халык иткән икенче бер бөек хәзинәгә — туган телгә мәдхия җырлый Тукай. Бу тел аның өчен әткәсе-әнкәсе теле булган өчен кадерле, үз халкының әби- бабайлар аша килгән бөтен рухи тамырлары белән тоташтырган өчен якын, үзеңнең бар эчке дөньяңны ачып бирергә ярдәм иткән өчен кыйммәт, изге теләкләреңне Ходайга ирештерә алганы өчен газиз. Егерменче гасыр башында, татар халкының алдында нинди киртәләр, хәл ителмәгән мәсьәләләр торса, Габдулла Тукай шуларның бөтенесен үзенең ялкынлы йөрәге аша уздырып, шуларнга җавап эзләде, халыкның игътибарын җәлеп итте. Һәр яңа буын аңардан үзе өчен иң кирәкле фикерләрне, олы ләззәт биргән асыл энҗеләрне таба. Тукай иҗаты — иңләп бетерә алмаслык диңгез бит.
Габдулла Тукай бу җирдә бары егерме җиде ел яшәде. Дөньяга яз килде, яз китте. Үзенең даһи иҗаты белән туган халкына да яз китерү турында хыялланды. Халык аны онытмый: 26 нчы апрель көнне аның хөрмәтенә бәйрәм оештырыла; аның исеме мәктәп, бакчаларга, урамнарга; аның исемендәге бүләк атаклы шагыйрьләргә, язучыларга бирелә. Димәк, Тукай исән! Ул яши!
Юк, үлмәдең, Тукай, син мәңге яшь,
Син мәңгегә безнең арада.
Мәңге көләч, шат шигырьләреңнән
Туган халкым кодрәт, көч ала.
«…Ул авылның, һич онытмыйм, һәрьягы урман иде,
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.
Зурмы, дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә;
Халкының эчкән суы бик кечкенә – инеш кенә.
Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава;
Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вактында ява…»
Тукаебыз Кырлайны шулай дип тасвирлый. Йөз елдан соң үзгәргәнме соң бу данлыклы авыл? Шуны ачыкларга теләп, Тукай эзләреннән йөреп кайттык.
ЗАМАНГА ЯРАКЛАШУ…
Яңа Кырлай Тукай заманыннан бирле бик нык үзгәргән, заманчалашкан булса кирәк. Һәрхәлдә, шагыйрь тасвирлаганнан шактый аерылып тора аның бүгенге килеш-килбәте.
Яңа Кырлай авылы җирлегенә 8 авыл керә. Иң зурысы – Яңа Кырлай, биредә 156 хуҗалык исәпләнә, 584 кеше яши. Совет чоры белән чагыштырганда, халык саны азайса да, әллә ни күпкә түгел икән.
– 1990 нчы елларда авылга Урта Азия илләреннән кешеләр кайтты, – дип сөйләде Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы Газинур Сәфәров. – Ул чакта халык саны шактый артып алган иде. Соңгы вакытта, Казандагы фатирларын сатып та, кешеләр туган авылларына кайта башлады. Хәзер бит авылларда яшәү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Теләгән кешегә эш тә җитәрлек. Табигате турында әйткән дә юк…
Бүген күпләр сәламәт туклануга күчеп бара. Халык натураль ризыклар ашау яклы. Спортка да игътибар зур. Күпләр ялларын саф һавада үткәрергә омтыла. Боларның барысы да Яңа Кырлайда бар. Шуңа да бирегә читтән ял итәргә килүчеләр күп икән. Кыш Бабай резиденциясен күздә тотам. Кышын гына түгел, җәйләрен дә кеше өзелми ди аннан. Кайчандыр колхоз төзегән ике катлы бинаны кунакханә иткәннәр. Янәшәсендә парк эшләп куйганнар. Спортның нинди генә төре юк монда: көймәдә йөрүдән башлап, атта чабуга кадәр. Ризыкка да аерым игътибар: ипи, башка камыр ризыкларын авылда җитештерелгән продукциядән генә пешерәләр. Читтән килүчеләр аларны күз йомганчы алып бетерә икән.
– Әлбәттә, Кыш Бабай резиденциясе – бизнес, – диде Яңа Кырлай авылы җирлеге башлыгы. – Сер түгел, аннан кергән табыш авыл кешесенең кесәсенә керми. Тик моңа икенче яктан да карарга кирәк – дистәләгән кеше өчен эш урыны ул. Нигездә, хезмәт күрсәтү өлкәсендә үзебезнең авыл кешеләре эшли.
Эш дигәннән, биредә җирләр «Кырлай» Агрофирмасы»сы ҖЧҖнә карый. 50 гектар җирдә бәрәңге генә утырталар. (Бу республикада иң күбе санала.) Әлеге эшкә ел әйләнәсендә 30 кеше кирәк икән. Тагын ат, сыер фермалары бар, анда да авыл кешеләре эшли.
– Яшь белгечләргә биш йорт салып ятабыз, – диде Газинур Сәфәров. – Дөресрәге, аны ТР Дәүләт торак фондыннан безнең инвестор сатып ала. Ул йортлар заманча: газы, суы кергән, бәдрәфе, ваннасы белән булачак.
– Йортлар югары белемле белгечләргә биреләчәкме? – дим.
– Юк, югары белеме булмаган белгечләр дә алачак. Иң мөһиме – агрофирмада эшләсен, тәртипле, тырыш кеше булсын. Авылда төпләнеп калган бик акыллы, эшчән яшь егетләр бар. Йортлы булсалар, өйләнеп тә куярлар иде. Хәзер киленнәр төп йорт, кайната-кайнанадан аерым яшәү яклы. Миңа калса, гади эшче – тракторчы, сыер савучы кебек хезмәт ияләре ул йортларга күбрәк тә мохтаҗ. Югары белемле белгеч болай да югалып калмый бит ул…
НӘСЕЛЛЕ УМАРТАЧЫЛАР
Иң беренче булып авылның иң өлкән кешеләре – Наил абый белән Маһинур апа янына юнәлдек. Авыл җирлеге башлыгы аларны: «Бик тырыш кешеләр, нәселле умартачылар», – дип таныштырды.
– Элек егермешәр баш корт тота идек, – диде Наил абый Гыйбадуллин. – Хәзер картайдык инде. Маһинур апагыз да – умартачы, мин юкта кортларны карап торды. Бал аертканда да гел янәшәдә булды. Кортчылык стажыбызга – илле ел, ә гаилә стажыбызга 60 ел тула.
Наил абыйга 87 яшь, ә Маһинур апага 80 яшь тулган. Җиде бала тәрбияләп үстергәннәр. 17 онык, 9 оныкчыклары бар.
– Мин яшь вакытта Сахалинда шахтада эшләдем, – диде Наил абый. – Маһинурга 28 яшемдә өйләндем. Сахалиннан кайтып алдым мин аны. Ике балабыз да шунда туды. Сигез ел яшәгәннән соң туган якка кайтырга булдык.
– Ник? – дим.
– Туган як сагындырды. Маһинур апагыз да: «Кайтыйк», – дип торды. Әле ярый кайтылган дим. Аннан туган нигез янәшәсенә йорт салдык. Ирле-хатынлы икебез дә колхозда эшләдек.
– Бал кортлары кешене яшәртә, диләр. Моның белән килешәсезме?
Сорауга Маһинур апа җавап бирде:
– Дөрес ул, дөрес. Бал кортлары көч бирә. Әле менә карт әнкәнең күч аерып чыгара торган вакыты. Очып китмәсеннәр, дип, саклап кына торабыз. Картаеп өйдә утырырга җай юк. (Көлә.)
– Ана кортның кайчан күч аерасын алдан белеп була, диләр. Сез дә беләсездер? – дим.
– Әйе, чамалап була, – диде Маһинур апа. –Гадәттә, ул көннең беренче яртысында аера. Кортлар иртән үк тыз‑быз оча башлыйлар. Гел шул тирәдә йөреп торырга кирәк. Яшь күч аерылып чыккач та, башта ояның тышына яки якындагы агач-куакны сара. Менә шул чагында аларны җыеп алып, базга төшерергә кирәк. Берничә сәгать узгач, баздан алып, яңа ояга ябарга була.
Наил абый белән Маһинур апа гомер буе күп итеп мал тоткан. Хәер, хәзер дә сыерлары бар.
– Сахалиннан Яңа Кырлайга 1968 елда кайттык, – диде Маһинур апа. – Урам тулы бала-чага, клублар гөрләп эшләп тора иде. Күңелле, матур яшәдек, эшләдек тә. Үзебезнең берничә сыер өстенә колхозга үгезләр дә симертеп бирдек. Җиде баланы җиңел генә үстереп булмый…
– Сеңлем, безне авылның иң өлкән кешеләре дип яз, – диде кисәк кенә Наил абый. – Чынлап та шулай ул. Яңа Кырлайда миннән дә олырак ир кеше юк. Мактама, кирәк түгел.
Әби белән бабайның нәрсәдәндер тартынганы сизелеп торды. Балалары турында да сөйләргә ашкынмадылар бу тыйнак кешеләр. Югыйсә ул-кызлары барысы да башлы күзле, бишесе Арча районында калган. Бер дигән тормыш алып баралар.
Наил абый «мактама» дисә дә, бу сөйкемле әби белән бабайга соклануымны белдерәсем килә. Бик күркәм пар алар. Тигезлек, саулык телим үзләренә.
Яңа Кырлайда шәхси ярдәмче хуҗалык программасы буенча субсидия алган 18 гаиләнең берсе – Закировлар.
«ҖИРЕҢ БУЛМАСА, ХАЙВАН ҮСТЕРҮНЕҢ ФАЙДАСЫ ЮК»
Тумышлары белән Яңа Кырлайдан булган ирле-хатынлы тагын бер гаиләгә кердек – Закировлар. Фәнил абый белән Сөмбелә апа 30 ел бергә яши икән. Өч кыз үстергәннәр. Яңа Кырлайда шәхси ярдәмче хуҗалык (ШЯХ) программасы буенча субсидия алган 18 гаилә бар. Закировлар шуларның берсе.
– 2010 елда ШЯХ программасында катнашып, субсидия алган идек, –
диде Фәнил Закиров. – Шул дәвердән бирле мөгезле эре терлек тотабыз. Бүгенге көндә дүрт сыер, берничә баш үгез бар. Хатын да, мин дә рәсми рәвештә беркайда да эшләмибез. Маллар тормыш алып барырлык акча кертә үзе, зарланмыйм.
Закировларның 15 гектар җирләре бар. Агрофирмадан үзләренең пай җирләрен алганнар. Шуңа өстәп җир эшкәрү өчен техникасын да юнәткәннәр. Кыскасы, үз җирләрен үзләре эшкәртәләр, малларга азыкны үзләре әзерли.
– Әгәр җирең, техникаң булмаса, мал асрауның файдасы юк, – диде Фәнил абый. – Игеннең бәясе кыйммәт, ә үгезләр артым бирсен өчен иң беренче эш итеп иген ашатырга кирәк. Хәер, сыер да он ашатмасаң күп сөт бирми.
Закировлар дүрт сыерның да сөтен тапшыра. Май аенда аның бәясе 18 сум 50 тиен булган. Кышын егерме сумнан артып киткән.
Тырыш гаилә бу. Йорт-җирләре төзек, пөхтә. Бакчалары да каралган, анда ни генә үсми.
– Теплицагыз да зур күренә, яшелчә дә үстереп сатмыйсызмы? – дим.
– Юк, – диде хуҗабикә. – Үзебез өчен утыртабыз. Гаилә ишле бит. Әле оныклар да бар.
Закировлар безне капка төбенә кадәр озата чыкты. Фәнил абый каршыларындагы иген җирләренә күрсәтеп:
– Бу безнең пай җирләре, – диде. – Аерым районнарда фермерлар җирләрен ала алмый интегә икән дип ишеткәнем бар. Бездә андый хәл булмады. Хайван асраган кешегә мөмкинлекләр бар. Иренмәскә генә кирәк. Авыл кешесе гомергә мал асрап көн күргән. Бүген дә шулай ул һәм шулай тиеш тә…
ЕЛЫНА КЫРЫК МЕҢ КЕШЕ КИЛӘ
Яңа Кырлайга килеп, Тукай музеена кермәсәк, дөрес булмас иде. Миңа калса, анда күпләр сәяхәт кылган. Шуңа да музейны тасвирлап тормыйм. Без аның бүгенгесе белән кызыксындык. Яңа Кырлайда Кыш Бабай резиденциясе ачылгач, авылга килүчеләр бермә‑бер арткан, дип ишеткән идем, хак икән.
– Әйе, хәзер кыш көне дә халык өзелми, – диде музей җитәкчесе Дамир Абдуллин. – Бүген безгә күбрәк гаиләләре белән киләләр. Ә моннан ун еллар элек ешрак мәктәп укучылары йөри иде. Хәер, хәзер дә укучылар күп йөри, аеруча – каникулларда. Республиканың төрле районнарыннан киләләр. Музейга бүген якынча елына кырык мең кеше килә икән. Музей хезмәткәрләре махсус статистика алып бара. Элек бу сан бермә‑бер ким булган. Биредә шундый тәртип, шарт – Кыш Бабай резиденциясенә килгән туристлар музейга да керә.
– Кайбер кешеләр Кыш Бабай резиденциясенә ял итәргә елына ике‑өч тапкыр килә, – диде Дамир Абдуллин. – Шуны күздә тотып, музей эшчәнлегенә гел яңалыклар кертеп торабыз. Бездә махсус күргәзмә залы бар. Анда төрле рәссамнарның картиналарын, эшләрен куябыз. Алар елга берничә тапкыр алышына. Шулай ук балалар өчен төрле мастер-класслар, башка чаралар үткәрәбез. «Без моны күрдек инде», – диярлек булмасын, әнә шулай эшлибез.
Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай музеена быел кырык ел тула. Әлеге ике катлы бинаны заманында Бакый Урманче эшләгән. Татар сынлы сәнгатенә нигез салган күренекле рәссам, Яңа Кырлайда яшәп, Мари Эл урманнарына үзе барып, бүрәнәләрне сайлап алып кайткан. Бакый Урманчены кырлайлылар хәзер дә сокланып, тирән хөрмәт белән искә ала.
– Бакый ага үз эшенең чын остасы булган. Өлгергән агачларны гына алып кайткан, шуңа күрә бүрәнәләр бүген дә бер дигән итеп тора, хәтта ярылган урыннары да юк, – диделәр.
Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай музеена быел кырык ел тула.
ТУКАЙНЫ БЕЛӘЛӘР…
Халык телендә «Тукай Кырлае» дип аталган бу авылның кешеләре дә, табигате дә әсир итте. Арчаларча, затлы да, милли дә ул. Биредәге кызлар-малайлар Тукайның туган, вафат булган елын, биографиясен (махсус берничә баладан сорадым – авт.) яхшы белә. Музей хезмәткәрләре, мәктәп укытучылары да: «Сез Тукай тормышында булган бөтен истәлекле даталарны белергә тиеш, чөнки сез бөек шагыйрь яшәгән авылдан. Кая барсагыз да, бу турыда матурлап сөйләрлек булсын», – дип өйрәтә икән.
Яңа Кырлайда бөтен нәрсә күңелгә хуш килде: төзек йортлар, тырыш халкы, малай-кызларның матур итеп ана телләрендә сөйләшүе. Бары бер нәрсә генә кәефне кырды: без Яңа Кырлайга барган көнне Кыш Бабай резиденциясендә балалар өчен бәйрәм булды. Шул бәйрәмдә ни Шүрәле, ни Су анасы ник бер татарча җөмлә әйтсен! Тагын да аңлашылмаганы – бәйрәмгә килгән балалар көне буе рус җырлары тыңлады. Ә авыл кешеләре бу хәлгә нишләп аптырамый икән? Дөресрәге, алар аңа күнгән инде, чөнки Кыш Бабай резиденциясендә нигездә барлык чаралар рус телендә уза.
– Анда читтән килгән кешеләр эшли, татарча белмиләр. Ярар инде, без тавыш чыгармыйбыз. Балаларыбыз рус телен дә яхшы белә бит, – диде бер укытучы ханым. Мин исә гаҗәпләндем: шул ук әкият геройларын ике телдә дә сөйләтеп була бит. Нәрсә, бездә татарча, русча белгән аниматорлар юкмы әллә? Бар, әлбәттә!..
ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН
– Борынгы бабаларыбызның нәсел шәҗәрәсе Биектау районына барып тоташа. Казан ханлыгы җимерелгәннән соң алар яшәгән авылга Хохлов атлы кешене китерәләр. Ул җирле татарларны нык кыса, шуңа күрә халык Арча җиренә күчеп утырырга мәҗбүр була. Шулай итеп Иске Кырлай авылы оеша. Соңрак, чама белән йөз елдан соң, берничә гаилә Ия елгасы буена күченеп китә. Авылга «Яңа Кырлай» дип исем бирәләр. Яңа Кырлайның оешу вакыты XVIII гасыр азагы – XIX гасыр башы дип карала. Авылның атамасын «кыр» сүзе белән бәйлиләр. Яңа җирләргә күченеп утырган халык, киң кырларны күреп шундый исем биргән дип исәпләнә.
Миләүшә Зарипова, Яңа Кырлай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Эссе
Тукай безнең күңелләрдә
Тукай! Татар халкының йөзе, аңы, намусы, йөзек кашы. Бу сүзләр юкка гына әйтелмәгәндер. Чыннан да, Тукай – ул татарның Пушкины, Даниянең Андерсыны, немецларның – Гетесы. Ул үзенең барлыгы белән милләтебезнең байлыгын, тәрбиялелеген, укымышлылыгын, тырышлыгын дәлилли торган шәхес. Аның әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителде, шигырь җыентыклары йөзләрчә тапкыр бастырып чыгарылды.
Габдулла – гарәп сүзе. “Аллага якын кеше” дигәнне аңлата. Ә Тукай “салават күпере” дигән мәгънә белдерә. Ул халкыбыз йөрәгендә салават күпередәй матур төсләр, эзләр калдырган.
Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай истәләген һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максаты белән ЮНЕСКО халыкара оешмасы һәм Татарстан Республикасы Президенты 2011 елны Тукай елы дип игълан иттеләр. Бу – шагыйребезгә олы хөрмәт билгесе.
Бөек шагыйребез 1886нчы елның 26 апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында туа. Әтисе мулла була. Габдуллага 5 ай булганда ул үлә. Әнисе, аны вакытлыча Шәрифә карчыкка калдырып, Сасна авылына кияүгә чыга. Шуннан шагыйрьнең авыр тормышы башлана: ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, кимсетүләр. Әлегәчә, бер генә шагыйрьнең дә җылылык эзләп, үз гомерендә җиде-сигез хатын-кызга “Әни” дип дәшеп караганы булмагандыр.
Һәр буын ел саен апрель аенда Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Татар халкы яраткан шагыйренең һәйкәле янына җыелып, аны котлый, чәчәкләр куя, шигырьләрен укый, җырларын җырлый. Шагыйрьнең балачагы Кушлавыч, Өчиле, Кырлай авыллары, аның бай табигате белән бәйле. Шушы авылларның җанга рәхәт табигате сабый Тукай күңелендә тирән эз калдыра һәм шагыйрь бу якты эзләрне үзенең үлемсез шигырьләренә сала. Кеше күңелендә була торган намуслылык, тугърылык, гаделлек сыйфатларын Тукай шигырьләре аша җиткерергә тели. Шундый әсәрләрнең берсе – “Су анасы”. Бу әсәргә Әнвәр Бакиров көй язган. Тукай тудырган табигать баласы – Су анасы буыннан буынга күчеп яшәп килә.
Шагыйрьнең туган ягы – инешле, чокырлы, урманлы Казан арты. Ләкин Казан артының матурлыгы Шүрәлеле калын урманнарында, Су анасы яши торган елгаларында. Шундый гаҗәеп матур табигатьле авылы турында шагыйрь 1909 нчы елда “Туган авыл” шигырен яза. Авылдашлары бу шигырьдә сурәтләнгән чишмәне “Тукай чишмәсе” дип йөртәләр һәм кадерләп тоталар. Алмаз Монасыйпов бу шигырьгә көй язган.
Г.Тукай үзенең бу шигырендә хезмәтне бәхет чишмәсе, яшәү шатлыгы, ди. Армый – талмый эшләргә, кече яшьтән үк хезмәткә өйрәнә башларга чакыра. Әдәплелеккә, эшчәнлеккә өйрәтүдә Тукай сабыйларның җанына, күңеленә салу өчен нинди үтемле, нинди тәэсирле һәм бәрәкәтле юллар салган үзенең “Кызыклы шәкерт” әсәрендә.
Мин – татар.
Нинди генә телдә сөйләшсәк тә, кайда гына яшәсәк тә, без – бер халык, без – бербөтен, без – Тукай оныклары.
«Телсез идек – Тукай безне телле итте, җырсыз идек – Тукай безне җырлы итте…» дигән девиз астында мәктәбебездә Тукай елын башлап җибәрдек. Чараларыбызның берсе “Без – Тукай оныклары” дип аталды, икенчесе “Тукайга – чәчәкләр” Тукаебыз күпкырлы булган кебек, укучылар да төрле яклап сәләтле. Кемдер уен коралында уйный, кемдер җырлый, кемдер бии.
Кечкенәләр өчен Тукай кичәсе уздырылды. Алар шигырьләр сөйләп сөендерделәр. Бәйрәмгә Шүрәле белән Былтыр да кунакка килделәр. Тукайның барлык әсәрләрендә туган җиргә мәхәббәт бар, балалар күңелләренә бу хисләрне салып куялар. Шигырьләрне сәнгатьле укырга алдан өйрәнәләр, әти-әниләренә сөйләп күрсәтәләр. Һәрберсенең “Тукай оныгы” дигән исем аласы килә. Аделина “Сабыйга” шигырен сөйләп, беренче урынны яулады.
Тукай безнең белән ел буе. Яңа елга аның Шүрәлесе безне котларга килә, бүләкләрен бирә. Хәтта рус Снегурочкасы белән дуслашып та өлгерә. Аны да “Яшел чыршы” дип җырларга өйрәтә.
Уку – беренче урында. Шуңа “Эш беткәч, уйнарга ярый” шигыре мәктәбебезнең уставында язылган. Тукай оныкларына “2”ле, “3”легә укып йөрү килешмәс.
«Сөйкемле Шүрәле» бәйгесендә, рәсем конкурсында катнаштык. Мәктәп китапханәсендә «Тукай безнең күңелләрдә» темасына дәрес-кичә үткәрдек. Апрельдә бездә «Туган тел атналыгы» уза. Бик матур чаралар үткәрәбез. Башлангыч сыйныфлар Тукай әкиятләрен сәхнәләштерә, витраж буяулары белән Тукай геройларын сурәтли. Йон, бисер, каен тузы, мүк тә эшкә ярап куя, чөнки Шүрәле –ул табигать баласы. Су анасы белән Былтырны өлкән класс кызлары тукымадан ясадылар. Урта звено укучылары сәнгатьле уку кичәсендә Тукай шигырьләрен сөйләде, әкиятләренә иллюстрацияләр ясады. Кәҗә белән Сарык та, Шүрәле урманы да, Су анасының матурлыгы да яшь рәссамнар күзеннән читтә калмады.
Ә безнең өчен иң кызыгы – ул ярминкә. Без аны «Милли ашлар ярминкәсе» дип атыйбыз. Ярминкә һәр елны сөекле шагыйребезнең туган көне алдыннан оештырыла.
Шәһәребез Тукай районына карый, әллә шуңа Тукай тормышыбызга ныкъ үтеп кергән. Чәчәкләр бәйрәме бөек шагыйребезгә чәчәкләрдән мәдхия җырлау булды. Тукай геройлары тату булган кебек, Тукай оныклары да дус, ярдәмләшеп яшәсеннәр.
Мин – татар.
Нинди генә телдә сөйләшсәк тә, кайда гына яшәсәк тә, без – бер халык, без – бербөтен, без – Тукай оныклары.
Башкарды: Яр Чаллы шәһәре МБОУ “СОШ №28” 11 А сыйныф укучысы Бадыгина Адиля Ильсуровна
Укытучы: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Купчакова Әлфия Фаикъ кызы
Ф.И.О. ученика |
Класс |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
Бадыгина Адиля Ильсуровна |
11А |
МБОУ «СОШ №28» города Набережные Челны |
Купчакова Альфия Фаиковна |
Литературное творчество — эссе |
Обновлено: 09.03.2023
- Для учеников 1-11 классов и дошкольников
- Бесплатные сертификаты учителям и участникам
Районный конкурс сочинений ,
посвященный Дню Республики Башкортостан и Году российского кино
/На татарском языке/
Тукай безне ң к үң елл ә рд ә
Халилова Назиля , обучающаяся 7 класса
МБОУ СОШ им. Ф.Ахмалетдинова
учитель татарского языка.
201 6 -201 7 учебный год
Сөекле Тукаебыз тормышы һәм иҗаты белән минем беренче танышуым балалар бакчасына йөргән чагыма туры килгән иде. Аның балалар өчен язылган “Кәҗә белән сарык” әкияте, “Бала белән күбәләк”, “Мияубикә”, “Кызыклы шәкерт”, “Шаян песи” кебек шигырьләре әле хәзер дә көмеш кыңгыраулар сыман колагымда яңгырыйлар.
Шагыйрь: «Һич сине куркытмасыннар Шүрәле, җен һәм убыр — барчасы юк сүз, аларның булганы юктыр гомер”, — дип кисәтеп язса да, урманда йөргән чакта артымнан Шүрәле басып җитәр дә, “кети-кети” уйнарга чакырыр, ә елгадан Су анасы килеп чыгар кебек тоела иде. Бу инде Тукаебызның иҗатындагы сурәт-рәвешләрнең тирән тәэсиредер.
– Габдулла Тукайның татар мультфильмнары башында тора, — дип тә әйтер идем. Без аларны беренче татар мультфильмнарыбызда күрдек, “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләре, “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре, “Бала белән күбәләк”не укыганда андагы вакыйгалар күз алдыгызда җанланмыймыни? Җанлана һәм ничек кенә әле! Алай гына да түгел, Тукай иҗаты – мультфильмнар өчен мәңге бетмәс чыганак ул. Балага мультфильмны берничә секунд кына карат, ул аның татарныкы икәнен, һичшиксез, әйтеп бирер. Димәк, татар аннимациясе башында Тукай тора.
Мультфильм ул тәрбия, белем бирү һәм телгә өйрәтү чарасы әле. Тукай иҗаты буенча эшләнгән 30 артык мультфильмны барлык балалар да яратып карый.
Габдулла Тукайның тагын бер асыл сыйфаты — татар җырын, татар моңын сөюе. “Әгәр миңа җырлар ярдәм итмәсә, мин соң туган телебезне сөймәк кеби бер олуг нигъмәткә, байлыкка ия була алыр идеммени”, — дип яза ул. “Мин кечкенәдән үк җырчы идем, — диелгән шагыйрьнең хәтимәсендә дә (соңгы сүзендә). — Кайда ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем”.
Ишеттем мин кичә берәү
җырлый
Чын безнеңчә матур, милли
көй.
Башка килә уйлар
төрле-төрле
Әллә нинди зарлы, моңлы
көй.
Аның “Әллүки” җырының сүзләре дә, моңы да беркемне дә битараф калдырмас, мөгаен.
Мин үзем дә авыл кызы бит. Бабам таң алдыннан искиткеч көйле тавыш белән укыган Коръән аятьләренең моңы күңелемә сеңеп калган.
Тукай иҗаты күңелемнең нечкә кылларын тибрәндермәсә, бу юлларны язу мөмкин булыр идемени? Милли тел һәм милли моң бер-берсеннән башка яши алмаган кебек, телебез дә милләтебездән аерылып, ялгызлыкка дучар булмасын иде.
Габдулла Тукай татар халкы өчен җаны-тәне белән янучы, йөрәге яшәү дәрте белән тулы булган шагыйрь. Аның шигырьләре гүзәл яшь кызга, илаһи җәннәт бакчасына һәм гашыйк йөрәккә тиң. Менә нинди ул — Тукай. Тукай мәңге безнең күңелләребездә.
Габдулла ТукайИмя Габдуллы Тукая известно не только в Татарии, но и далеко за её пределами. Его знают все, кто ценит искусство, кто любит поэзию. Творчество Тукая многогранно: он поэт и публицист, литературный критик и общественный деятель. Для развития татарской поэзии и в целом культуры он сделал также много, как Пушкин для русской поэзии и культуры. Габдулла Тукай родился в апреле 1886 года в деревне Кушлавыч бывшей Казанской губернии. Оставшись рано сиротой, Габдулла первое время жил у дедушки, который в 1889 году отправил мальчика в Казань. В 1895 году девятилетний Габдулла приехал в Уральск к двоюродной сестре. Оставшись рано сиротой, Габдулла первое время жил у дедушки, который в 1889 году отправил мальчика в Казань. В 1895 году девятилетний Габдулла приехал в Уральск к двоюродной сестре. В Уральске прошли детство и юность поэта. Здесь он поступил в медресе, в этом городе начал писать стихи. В этом уральском городке молодой Тукай познакомился с творчеством великих русских поэтов — Пушкина и Лермонтова. Их стихи покорили сердце начинающего поэта. Работая в типографии корректором и экспедитором, Габдулла Тукай не мог мириться с той эксплуатацией, которая здесь царила. За десять рублей в месяц от него требовали, казалось, невозможного. В таком же положении жили наборщики и другие рабочие. Однажды Тукай высказал рабочим, что надо защищать свои права и не бояться хозяина. Хозяин типографии заметил, что молодой корректор подбивает рабочих к недовольству, но принимать крутых мер не стал, так как боялся едких стихов Тукая, который уже печатался в газетах. Он только побольше загрузил работой вольнодумца. Но Тукай всегда был верен тому, что наметил. Он решил дать бой хозяину, и стал готовить рабочих типографии к выступлению с требованием увеличить зарплату. Видя, что юноша тверд характером, хозяин решил разделаться с Тукаем и уволил его из типографии. Перед молодым Тукаем встал вопрос, куда пойти? К этому времени он уже был известным поэтом. Его талантом восторгались многие, владельцы казанских и других газет приглашали поэта к себе на работу. Среди них была и оренбургская газета миллионера-золотопромышленника Рамеева «Вакыт» («Время»). И хотя Тукай знал, что Рамеев поэт и что у него есть неплохие стихи, он все же не пошел к нему. Его мечтой стала Казань, где более бурно, нежели в Оренбурге или Уфе, кипела жизнь. И он устремился в Казань. Тукай любил свой народ и, пожалуй, из татарских писателей прошлого никто не сумел с такой глубиной и художественной силой выразить дух народности, как сделал это он. Тукай горячо, самозабвенно любил Казань. С этим городом у него связано все лучшее в жизни. Но вместе с тем в Казани он пережил и много горьких минут. Поэт говорит, что татарский народ найдет счастье только в единстве с русским народом, на земле отцов. Тукай гневно отвергает идею, которую старались протащить сбежавшие в Турцию Г. Р. Ибрагимов и Ю. Акчура. Не с Турцией, а с народами России найдем мы счастье, пишет Тукай. С народом России мы песни певали, Есть общее в нашем быту и морали. Вовеки нельзя нашу дружбу разбить, Нанизаны мы на единую нить. За период жизни Тукая в Казани нет, пожалуй, ни одного его поэтического сборника, на который не налагался бы арест. Дружба Тукая с Ф. Амирханом, Г. Камалом, Г. Кулахметовым и большевиком Хусаином Ямашевым способствовала формированию идейных взглядов поэта. Он с большой теплотой пишет о первом татарском большевике X. Ямашеве.
Казань, в которой поэт прожил свои последние годы, была мила Тукаю, он посвятил ей немало прекрасных строк. Поэт называет ее «светозарной», городом науки и искусства. Когда здоровье Тукая ухудшилось, поэту советовали поехать лечиться на юг, но у него не было на это средств. Друзья собрали ему немного денег и отправили лечиться в деревню.
Тукай! Татар халкы телендә, күңел түрендә яңгырап торган бу исемнең халык өчен нинди кадерле, аның язмышында никадәр әһәмиятле икәне шөбһәсездер. Нигә шулай, берәүләр, ижаты белән әдәбиятта тирән эз калдырып та, халыкныкы булып китә алмый, икенчеләре, әдәбият тарихына гына тугел, халык тарихына җуелмас битләр яза. Г.Тукайга багышланган инша.
Г.Тукай – татар халкы күгендә якты йолдыз.
“Күңел берлән сөям бәхтен татарның,
Курергә шаһлыгын, тәхетен татарның.
Татар бәхете өчен мин җан атармын:
Татар бит мин, үзем дә чын татар. ”
Тукай! Татар халкы телендә, күңел түрендә яңгырап торган бу исемнең халык өчен нинди кадерле, аның язмышында никадәр әһәмиятле икәне шөбһәсездер. Нигә шулай, берәүләр, ижаты белән әдәбиятта тирән эз калдырып та, халыкныкы булып китә алмый, икенчеләре, әдәбият тарихына гына тугел, халык тарихына җуелмас битләр яза.
Тукай феномены, Тукай талантының бөеклеге һәм яшәү көче хакында күп уйландым мин. Бу уйланулар бер нәрсәне ачык аңларга ярдәм итте: халык язмышы милләт язмышыннан аерылгысыз, халык өметләрен һәм әрнүләрен, сөенечләрен һәм тормышын сурәтләгән иҗат кына озын гомерле, кадерле була икән.
Г.Тукай 1886 елның апрелендә дөньяга килә. Балачагы. ятимлек ачысын татып үтсә дә , язмышында зур роль уйнаган изге күңелле кешеләр яхшылыгы , туган як табигатенең гүзәллеге аны шагыйрьлеккә әзерләгән. Инде 1905 елда Тукайның шигырьләре басыла, үзе таныла башлый. Ләкин бу иҗат гомере 1913 елда туктап, өзелеп кала. Нибары унсигез елга сузылган бу юл Г.Тукайга мәңгелек дан, исем, дәрәҗә алып килде.
Жисми яктан шагыйрь тормыштан китсә дә, еллар үткән саен Тукай шәхесе безгә якыная, кадерлерәк була бара. Аның тарафыннан иҗат ителән 400 дән артык классик шигырь , 9 поэма, 350 дән артык чәчмә әсәре чын татар телендә язылуы, телнең нәфислеге һәм саф булулары белән аерылып тора.
Тукай ижаты куптән инде халыкара хәзинәгә әверелде. Ул татар әдәбиятында дөнья халыкларының телләренә иң күп тәржемә ителгән әдип. Тукай иҗаты дөнья мәдәнияты бакчасындагы татар чәчәге ул. Үзе дә төрек, гарәп, фарсы, рус, казах, татар телләрен яхшы белеп Пушкин, Лермонтов , Толстой, Крылов, Некрасовны, рус теле аркылы көнбатыштан Байронны, Шекспир, Гейне, шәрыкътан оригиналда Хафиз, Сабир, Сәгъди, Низаминыукыган, тәржемә иткән, алар иҗаты белән татар халкын һәм башка төрки халыкларны таныштырган язучыларның беренчесе.
Шуңа күрә дә безнең куңелләрдә, йөрәкләрдә, Тукай рухы, Тукай шигырьләре, Тукай моңнары. Тукай рухы яшәгәндә, Тукай моңнары яңгыраганда татар милләте, аның теле яшәр, киләчәге якты булыр!
Биография Тукая- одна из самых драматичных в истории мировой литературы. За двадцать семь лет жизни — от весны 1886 года до весны 1913 года — успел спеть свою песню так, что она уже никогда не смолкала. Творчество Тукая — это высокий образец той идейно-художественной высоты, которую достигла татарская классическая литература.
Содержимое разработки
Габдулла Тукай
“ Исемд ә калганнар ”
( Шагыйрьнең ятим балачагы турында хикәя)
Тукай биографиясе — дөнья әдәбияты тарихындагы иң драматик биографияләрнең берсе. Шагыйрь узган юл озын түгел. Аның төп урыннары Кушлавыч — Кырлай — Өчиле — Казан—Уральск, яңадан Казан. Ләкин шул авыллар, шул шәһәрләр арасында күпме фаҗига!
1909 елда Тукай үзенең үткән балалыгы турында “Исемдә калганнар” дигән автобиографик повест ь яза .
Шагыйр ь исән вакытта ук басылып чыккан повест ь ның беренче битләре.
Габдулла Тукай 1886 нчы елны ң 26 нчы апрелендә
элекке Казан губернасы Мәңгәр волосте Кушлавыч авылында
(х ә зерге Арча районы) Мөхәммәтгариф мулла белән
Бибимәмдүдә гаиләсендә дөн ь яга килә
“ . минем туганыма биш ай заман үткәч ,
атам аз гына вакыт авырып үлгән.”
“ . анам Сасна исемле авылның
мулласына кияүгә чыккан.”
“ . минем анам бу муллада бер ел кадәрме, күпмедер торгач, белмим, нинди авырудандыр вафат булган”
“ . ул мулла мине Өчиле авылындагы анамның атасы булган бабайга кайтарып биргән”
“ . беркөнне бабай, үги әбинең киңәше илә булырга кирәк, авылыбыз-
дан Казанга бара торган бер ям щ икка мине утыртып, Казанга озаткан”
“ . миңа әти булганы Мөхәммәтвәли исемле булып, әни булганы Газизә исемле иде. Торулары Яңа бистәдә иде.”
“ . бабайлар өеннән чыгып, Сәг ъ ди абзыйның арбасына утырдым.” ( “Тукайның Өчиледән Кырлайга китүе”. Рәссам В.Федоров)
“ . ниһаят ь , Кырлайга барып кердек. Сәг ъ-
ди абзыйны ң йорты басу капкасыннан ерак түгел икән ”
“ . әни дә, шунда ук баздан катык алып менеп, миңа зур гына икмәк телеменең яртысын тоттырды.”
“ . менә берзаман тирә —
ягымны әллә кайдан килеп чыккан авыл малайлары сарып алдылар.”
Байназар Әлменов рәсеме
“ . ашлыклар эшен бетергәч, бакчага чыгып, бәрәңге казыр выкыт җитте”.
“ . беркөнне кич белән әти белән әни иртәгә иртүк мине абыстайга укырга илтәчәкләрен миңа мәг ъ-
“ Бәләкәй Апуш белән Сәг ъ ди абзый”
Рәссам Л.Фәттахов эше
“ . менә бераздан Сабан туе җитте.”
“ . аз булса да йорт хезмәт-
ләренә дә ярый башладым.”
“ . бервакыт, көз көне, өйләдән соң, әти белән әни ындырда иде, мин ян тәрәз төбендә “Рисаләи Газизә” укып утыра идем, безнең капкага бер арбалы кеше килеп туктады.”
“ . җизниләрнең өе бер ун са ж ин ераклыкта икән, кап-кадан кереп, биек – биек баскычлардан менеп, өйнең икенче катына мендем.”
Урал ь скида Г.Тукайның җизнәсе Галиәсгар Госманов йорты күренеше.
МОБУ ООШ Коргат урта гомуми белем бирү мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
НурыеваИрина Альтаф кызының Г.Тукай. “Исемдә калганнар” автобиографик әсәренә презента ци ясе
-75%
Укытучы – ул изге һөнәр. Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Шуңа күрә кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез. Укытучы исеменә лаек булу ул – зур бер батырлык дип әйтер идем мин. Ни өчен дигәндә: бары тик көчле рухлы, сабыр кеше генә бу эшкә күңелен биреп, тиешле дәрәҗәдә укыту сәләтенә ия була аладыр.
Талантлы укытучы үз белемен башкаларга бирә, авырлыкларны җиңеләйтә, бала күңелен аңлый белә. Моның өчен укытучы булып туарга, гомерең буе укытучы булып яшәргә кирәк. Укытучы ул һөнәр генә түгел, ул – аның язмышы! Алар балаларны белем дөньясына алып керәләр, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт шатлыгын тоярга өйрәтәләр.
Әйе, ничек кенә булмасын, һәр кешенең “менә ул чын укытучы” диярлек остазы бар. Ул аны еллар үткән саен сагынып искә ала, гомер буе аңа рәхмәт укый. “Мин сезнең алдыгызда түбәнчелек белән баш ияр идем” дигән рус шагыйре Н.А.Некрасов.
Укытучы – ул мәктәптә генә түгел, ул урамда булса да, кибеткә керсә дә, укытучы булып кала. Каникул вакытларында һәм, гомумән, һәрвакыт урамда балаларны күреп, алар белән сөйләшми йөрәге түзми. Балаларны мәктәп стеналарында гына түгел, алардан тыш та балага тәрбия, әдәп, әхлак кануннарын аңлатучы ул – чын укытучы.
Укытучы булу җиңел түгел! Укытучы һөнәре – чын мәгънәсендә һөнәрләр һөнәре. Мөгаллим ул – гомере буе укый, өйрәнә, үзенең һәм укучыларының уңышларына чын күңелдән сөенә белүче, көчле ихтыярлы, сабыр кеше. Балаларны яратучы, хөрмәт итүче, барачак юлларында маяк булып торучы изге зат. Башкача мөмкин дә түгел, минемчә, чөнки ул ШӘХЕС тәрбияли. Укытучының үз “чәчү вакыты”, үз “урак өсте” бар. Аларның сабырлыгы аналар сабырлыгына тиң, юкка гына укытучыларны әниләргә тиңләмиләрдер.
Бала күңеленә изгелек орлыклары чәчкәндә, бөтен тормыш тәҗрибәңне, белемеңне балаларга бирергә, күңел җылыңны өләшә белергә кирәк. Шул чакта чәчкән игелек, шәфкатьлелек орлыклары да тигез шытымнар бирә, үсә, тик алар корымасыннар гына иде! Аларны саклап калу – укытучыларның изге бурычы!
Читайте также:
- Сочинение на тему мое хобби каратэ
- Что такое сила духа сочинение по тексту гайдара
- Как строили пирамиды в древнем египте сочинение
- Сочинение по английскому кругосветное путешествие
- Пришвин москва река сочинение