Татар әдәбияты XIX йөзгә яңару омтылышы көчәйгән, дөньяви мотивлар күәтләнә барган хәлдә килеп керә. Реакция аеруча нык һөҗүм иткән чорларда берникадәр сүрелеп, әлеге тенденция гасырның буеннан буена сузыла.
Нигездә, проза (нәсер) һәм шигъри жанрлар үсә. Гасыр башында алар арасында “хезмәт бүлешү” күренеше күзгә ташлана: шигъ әдәбият- образлы, кинаяле сөйләме белән- матур әдәбият булып яши. Проза исә башлыча фәнни публицистикага якынрак тора.
Реакция басымы оппозициячеләрнең традңицион идеяләрен юкка чыгара алмады. Моны, мәсәлән, Г. Кандалыйның бу чор иҗаты раслап тора.
Габделҗаббар Габделмәҗит улы Кандалый 1797 елда Самара губернасы Ставрополь өязе (хәзерге Ульяновск өлкәсе Иске Майна районы) Иртуган (Иске Кандал) авылында мулла гаиләсендә туа. Шагыйрьнең бабалары хәзерге Татарстан АССР Чүпрәле районындагы Каракитә авылыннан булса кирәк. Шәҗәрәләрнең берсендә Кандалый нәселе “Габделҗаббар- Габделмәҗит- Ибнеәмин- Биктимер- Ибраһим- Йосыф” дип күрсәтелә.
Габделмәҗит- улын варисы итеп калдырырга тели. Шагыйрьнең әтисе Габделмәҗид ибн Ибнейәмин хәзрәт гади генә авыл мулласы булмыйча, заманына күрә зур укымышлы, китап-әсәр язу белән шөгыльләнүче кеше булган.
Башлангыч белемне Габделҗаббар үз атасыннан алган. Соңында Чистай якларындагы Мораса, аннары бер-бер артлы Кизләү, Күркәле, Кышкар, Шонталы мәдрәсәләрендә укыган. Мәдрәсәдән мәдрәсәгә күчеп йөрүенең сәбәбе — артык туры сүзле, кайнар холыклы, белемгә омтылуы көчле булуыннан. Моны шагыйрьнең мәдрәсә тәртипләрен вә белемсез муллаларны тәнкыйтьләп язган шигырьләре раслый.
Укырга һәвәс Габделҗаббар башта әтисендә, аннары Кизләү, Кышкар, Оры, Шонталы мәдрәсәләрендә белем ала.
Г. Кандалый кечкенәдән үк көчле рухлы, тынгысыз характерлы, уй- тойгыларын шигъри сөйләмгә салып бирергә оста булуы белән аерылып тора.
Муллалар хакында үткен эпиграммалар, сатирик шигырьләр яза башлый, шуның өчен мәдрәсәдән куыла.
Кусагыз да һич уфтанмам,
Язуымнан да тукталмам,
Котылмассыз барыбер сез,
Әле болай гына калмам,-
дип, ул моңа горур җавап кайтара. Шонталыда да Кандалыйның туры сүзе күпләргә тынгылык бирми. Мәдрәсәләрдә, бунтарьлыгы белән танылса да, аек акыллы, тирән белемле Г. Кандалыйны күпләр, хәтта остазлары да хөрмәт итә. Кайбер муллалар шәкертләрне укыту эшен дә еш кына аңа тапшыралар. Дини бәхәсләрдә дә гадәттә Г. Кандалый җиңеп чыга.
Г. Кандалый гарәп, фарсы телләрен өйрәнә. Рус, чуваш, мари авылларында еш булу, алар белән аралашу аңа бу телләрне дә үзләштерергә мөмкинлек бирә. Шагыйрьнең берничә тел белүен күрсәткән мәзәк халык телендә йөри: бер мәҗлестә өй хуҗасы өстәлгә тәлинкә белән чикләвек куя, әгәр Габделҗаббар дүрт тел сүзләрен катнаштырып бер шигырҗ әйтсә, бу чикләвекне ашарга рөхсәт, ди. Кандалый шунда ук:
Чи хуш бән мөәйяд, тарилдә орех,
Вә ин ләм йөәккәл, булыр ул грех,-
дип җавап кайтара, ягъни “тәлинкәдәге чикләвекләр шундый яхшы, ашамый калсаң гөнаһы булыр”. Мәзәгендә татар, рус, гарәп һәм фарсы сүзләрен куллана.
Г. Кандалый заманының киң карашлы, тирән белемле кешесе булып формалаша. 30 нчы еллар азагында ул әтисе мәхәлләсенә кайта. Шагыйрьнең күпчелек әсәрләре шул чорда реаль шәхесләргә атап иҗат ителә.
Г. Кандалый – лирик шагыйрь. Ул байтак шигырьләрен автобиографик материалга таянып яза. Беренче карашка бер-берсенә охшаш тоелсалар да. Аларның рухы, пафосы төрлечә. Шагыйрьнең башлангыч чор әсәрләренә яктылык, җиңеллек, юмор хас, аларда авторның яшь, дәртле, уен-көлке сөючән, мавыгучан кеше булуы сизелеп тора:
Ки шау-шу: мәдрәсә гөрли…
Минем кальбем сәне уйлый,-
дип яза яшь егет “Әминәгә” шигырендә.
Шул ук чорда язылган “Камилә” Шигыре конкрет детальләргә, реаль вакыйгаларга бай:
Нигә булган бу Шонталы?
Минем йөрәкне тырнады:
Мин өйләнгәнчә тормады,
Китеп барды бу кыз иргә.
Г. Кандалыйның “Фатыйма”, “Бәгыйдә” кебек шигырьләре дә шәкертлек елларында язылган булуы ихтимал:
Синең дәрдең мәңа төште кечекдин,
Газиз башым гариб булды гыйшыкдин
Бәне, кечкенә мальчиктый,
Күрмәдең һич, и туганым.
(“Фатыйма”)
Ки бән вардым сәне сөеп, алам дип,
Ки сән бәне кудың “тиле малай” дик
(“Бәгыйдә”)
Соңрак язылган “Фәрхисорур”, “Сәхипҗамал”, “Бәдыйгә” кебек мәхәббәт поэмаларында сөю хисе тирәнрәк, тәэсирлерәк.
Г. Кандалыйның әтисе 1840 елда үлә. Шәригать кушканча яшәргә күнеккән авыл халкына, бигрәк тә аның хәллерәк катлавына, яңа хәзрәтнең “мәхәббәт маҗаралары”, бәйсезлеге, туры сүзе ошамый, әлбәттә. Гади авыл кызларына ачыктан ачык мәхәббәт хатлары язу, телгә алырга да ярамаган “гөнаһ хисләрне” ярып салу бигрәк тә фанатик руханиларны ярсыта.
Г. Кандалыйны “әдәпсезлек”т гаепләү – аңа дошманлыкның тышкы ягы гына. Төп сәбәп, әлбәттә, катып калган дин кануннарына шагыйрьнең сыя алмавында, үзен чагыштырмача ирекле тотып, шәригать догмаларына тәнкыйть күзлегеннән каравында. Аның үткен теле, хөр, тәвәккәл һәм кыю сүзе түрәләргә дә барып тия:
Килсен, җөмлә, берәр түрә волостьтән,
Курыкмыйм мин вә дәхи ки урыстан.
Г. Кандалыйга яла сүзләр ишетеп яшәргә туры килә. Күрәсең, ришвәтчелек, ялган белән көн күрүче указлы муллалар арасында ул юаныч та, теләктәшлек тә таба алмаган. Еш кына күрше авылларга барып, якын дуслары, фикердәшләре, гади кешеләр белән аралашкан. Аның мондый сәяхәтләре турында риваятьләр саклана. Кече Кандал белән бертуган Иртуган (Иске Кандал) авылы арасындагы сукмакны, мәсәлән, әле дә авылдашлары “Габделҗаббар сукмагы” дип йөртә. Шундый сәяхәтләрнең берсеннән кайткан Г. Кандалыйга бер ишан:
— Кая йөрисең болай? Ник мәҗлескә соңга калдың?- ди.
Г. Кандалый аңа:
—Ишан сагышын сагышлап,
Ишан рухына багышлап,
Ашап, эчеп, күңел хушлап
Гуляйт иттем Урайкинда!-
дип җавап кайтара. Иронияне аңлап җиткермәгән ишан: “Һай, мелла Габделҗаббар, бик хуп! Бик хуп Анда да изгелекне онытмаска кирәк”, — дип мәҗлестәгеләрне аптырашта калдыра.
Г. Кандалыйга каршы эзлекле көрәш алып барган искелек тарафдарлары, ниһаять, теләкләренә ирешәләр: Г. Кандалый үз мәхәлләсен ташлап китәргә- эшен Әбүбәкәр Әхмәров исемле кешегә тапшырырга мәҗбүр була. Ләкин аны яклаучылар 1843 елда махсус мәхәллә аерып алалар һәм яңадан Г. Кандалыйны чакырталар.
1849 елда шагыйрьгә яңа хәсрәт килә: улы Садретдин егерме биш елга солдат хезмәтенә алына, шагыйрь моны бик тирән кичерә. Гомере буе аңа шигырьләр, хатлар яза. Садретдин дә әтисенә шигъри хатлар җибәрә. Кызганычка каршы, бу хатлардан бер өзек кенә сакланып калган:
Нә Шам эстәр, нә Истәмбул,
Нә Мисыр, нә Бохар, Багдад,
Күңел даим тели, атам,
Сафасын шәһре Кандалның!
Бу дүртьюллык кына да Садретдинның шигъри сәләткә ия булуын раслый. Ул рус телен яхшы белә, 10-15 ел гади солдат, аннан унтер- офицер булып хезмәт итеп, авылына кайта. Әмма ул вакыт инде әтисе үлгән була.
Г. Кандалыйның соңгы еллары авыр үтә: улыннан аерылу, дошманнары белән өзлексез каршылыклар, мәхәлләсеннән куылу, гаиләсендәге үзгәрешләр аның күңелендә тирән эз калдыра, шигырьләрендә әледән- әле хәсрәт, сагыш хисләре чагыла башлый:
Языйм микән, йитәр микән?
Язу файда итәр микән?
Бу кайгулар бетәр микән,
Гомерлеккә китәр микән?
(“Каләмем дә тая инде”)
Аллаһияр суфиның “Сөбател- гаҗизин” китабына язылган шәрех азагына Г. Кандалый, зур авырлыклар күрергә, ике ел буенча төрмәләрдә утырырга туры килде, шул вакыт менә шушы китапны яздым дип, үз кулы белән өстәп куя.
Шагыйрьнең гаилә тормышы да уңай гына бармаган. Укуын тәмамлап, авылга кайткач, ул Гөлстан исемле кызга өйләнә:
Гөлстан… Исме бик матур
Үзе гуринчада ятыр,
Укырга, эшкә дә батыр,-
Аны алмый йөрәк түзми.
(“Гөлстанга”)
Әмма өйләнгәч- үкенә, хәл үзгәрә.
Борнай авылы кызы Фәрхисорурга Г. Кандалый өч ел буе шигьри хатлар яза:
Ике ел торды бу күңлем
Чыгармый гыйшык разыннан.
Өченче елны чыкардым,
Чыкардым сабрым азыннан.
(“Фәрхисорур”)
Фәрхисорур Рәҗәп авылы егетенә кияүгә чыга. Аның ачы язмышы турында шагыйрь “Сәхипҗамал ” поэмасында яза:
Берәү карышты Борнайда,
Тиз үк кайтты да тормай да.
Йибәрде ахыры куып,
Ки Борнайга турук кына.
(“ Сәхипҗамал”)
Түбәндәге шигьри юллар Г. Кандалыйның гаилә тормышы турындагы күп кенә сорауларга ачыклык кертә:
Ки бән дәхи сәнең кеби
Һаваландым, и җанкай ла.
Үземгә тапмадым тиңне,
Тик эстәп кашкалы- миңле,
Юлыктым аңгы да миңге
Җүләр ярга, и җанкай ла.
Отыйм дигәндә- отылдым,
Тотыйм дигәндә- тотылдым,
Соңындин көчкә котылдым-
Ки биш ел соң, и җанкай ла.
(“ Сәхипҗамал”)
Бу шигьри юлларда 54 яшьлек Г. Кандалыйның тормыш һәм рухи фаҗигасе ята. Парау кызы Сәхипҗамалга сөю хатлары язып торган шагыйрь үзенә тиң, рухи яктан бай һәм сөйкемле кешесен эзли. Яшь кызның өлкән кеше гыйшкын кире кагуы табигый. Ничек кенә булмасын, шигырьләрендә Г. Кандалыйның гаилә тормышында бәхетсез булуы, мәхәббәт хисенең дә ул көткән гармонияне тудыра алмавы ачык гәүдәләнә.
Рәхимсез тормыш шартлары Г. Кандалыйның иллюзияләрен бер- бер артлы җимерә бара. Шагыйрьнең бу рухи халәте аның соңгы шигырьләрендә ачык чагыла:
И кояшым, чыгармусән болыттин?
Алымусән бәне бу ялкын- уттин?
(“Кояшым, чык”)
Кулыннан “каләме тайса” да, Г. Кандалый күңелен сабырлыкка өнди, ахирәттән бигрәк, бу дөнья мәшәкатьләре белән яши. Г. Кандалый шат күңелле, хезмәт сөючән шәхес буларак та танылган: мич чыгарган, йозаклар ясый белгән, оста бакчачы, умартачы булган. Шагыйрь 1860 елда, 63 яшендә вафат була. Аның кабере- Иртуган авылы зиратында. Авыл китапханәсенә Габделҗаббар Кандалый исеме бирелгән.
Шагыйрьнең әсәрләре, аерым китап булып, совет чорында гына басылып чыга башлады. Г. Кандалый шигырьләренә иң элек татар мәгърифәтчеләре игътибар итә. 1859 елда Казанда Салихҗан Күкляшев тарафыннан чыгарылган “Хикаяте диване татар” китабына һәм 1881 елда Казан университеты типографиясендә басылган “Мәгъшукнамә” исемле китапка, авторы аталмаса да, Г. Кандалыйның берничә шигыре кертелә. Х. Госман аларны үзе төзегән җыентыкка урнаштыра.
1884 елда К. Насыйри “Фәвакиһел- җөләса фил әдәбият” китабында Кандалыйның шигырьләрен бастыра һәм аларга: “Имля вә иншасы байтак яхшы төзелгәндер, шул җәһәттән игъбар кылынды”,- дип, югары бәя бирә. Билгеле булганча, шагыйрьнең күпчелек әсәрләре хатлар рәвешендә. Алар төрле якка таралган. Бу хакта ул үзе дә язып калдырган:
Ничә кәррә, ничә катлап
Язып бең хат хакыйкатьләп,
Үгетләп тә нәсыйхәтләп,
Йибәреп кылды мәнзурә.
Кәгазе ирде пуштавый,
Сүзенең килгән уставый…
(“ Сәхипҗамал”)
Кайбер шигырьләрен ул аерым дәфтәрләргә дә язган:
Гыйшык дәфтәрләрне дөзеп,
Язарди эчине өзеп……
Бу дәфтәрләрме йитмәде,
Хатыммы яки үтмәде,
Йибәргән кеше илтмәде,
Сәхип сукты диеп башка?
(“ Сәхипҗамал”)
Тора- бара алар халык арасында таралып, күчерелеп, кулдан- кулга йөри. Хәзер дә Г. Кандалый шигырьләре әледән- әле табылып тора. Алар халык күңеленә тиз барып җиткән, яратып укылган. Әлеге дәфтәрләрдә гел мәхәббәт шигырьләре генә булмагандар. Шагыйрь М. Укасый, мәсәлән, К. Насыйриның: “Мин дә шигырьләр язгалыйм. Бабаң да шагыйрь иде, аларга охшасаң, язарсың.” Анда Кандалый үз кулы белән язып җибәргән шигырь дәфтәре бар иде… Ул юкмы синдә?”- дип соравын хәтерлим”, дип яза. Кызганычка каршы, бу һәм башка дәфтәрләр язмышы билгесез.
Шагыйрьнең мирасын барлау эше Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр башланды. Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимовның аерым хезмәтләрендә Г. Кандалый искә алына һәм аның әсәрләренә югары бәя бирелә. Ләкин алар , нигездә, К. Насыйри барлаган шигырьләр хакында гына фикер йөртәләр. Җ Вәлиди “Татар Әдәбиятының барышы” исемле хезмәтендә Г. Кандалый иҗатын шактый тирән анализлый: “Без тарих әдәбиятымызда татарча назымнар язучыны эзләгәндә иң элек Габделҗаббар әл- Кандалыйга очрыймыз”,-ди.
1920 еллар ахырында Г. Кандалый мирасын барлау һәм йөрәнү эшен Гыйльми Үзәк башлап җибәрә. “Безнең юл”, “Яңалиф” ңурналларында Г. Сәгъди, К. Иртуган, И. Бәхтиев мәкаләләре басылып чыга. Шагыйрьнең биографиясенә һәм иҗатына караган яңа фактлар ачыклана.
Ләкин 30нчы елларда бу эш тагын туктала. Г. Кандалый җыентыгы әзерләнсә дә, басылып чыкмый. 1947 елда Б. Яфаров аның бер җыентыгын әзерли, ләкин ул кулъязма хәлендә кала. Шагыйрьнең әсәрләреннән чагыштырмача тулы өзекләрне XIX йөз әдәбияты хрестоматиясенә М.Х. Гайнуллин кертә һәм аның иҗатын да анализлаган хезмәтен татар һәм рус телендә бастырып чыгара. Г. Кандалыйның якташы Л. Җәләй дә шагыйрьнең әсәрләрен барлый, аның турындагы риваятьләрне туплый. Ниһаять, Г. Кандалый шигырьләре “Татар поэзиясе антологиясе”ндә урын ала. Г. Кандалый иҗатын Х. Госман махсус йөрәнә, табылган әсәрләрен аерым китап бастырып чыгара.
Шагйрь мирасын барлау һәм йөрәнү эше хәзер дә дәвам итә.
Г. Кандалый иҗаты күренекле фикер иясе һәм шагыйрь Г. Утыз Имәни традицияләрен үстерүдән башлана. Г. Кандалыйга кадәр үк заманы өчен алдынгы карашлы фикер ияләре тормышның катып калган кануннарын тәнкыйтьләп чыктылар, җәмгыятьтәге җитешсезлекләрне, золымны күрделәр. Алар фикеренчә, халыкка ала сүзен төшендерергә тиешле мулла иң элек үзе саф күңелле, халык турында кайгыртучан, гыйлемле булырга тиеш: олы җанлы шундый шәхесләр генә халык аңын ача, белем бирә алачак. Үзен аямыйча көрәшүче шундый затлар үрнәген алар үткән тарихтан эзләделәр.Мөселман легендаларындагы Йосыф, Ибраһим Әдһәм. Мансур Халлаҗ кебек шәхесләр үрнәгендә Г. Утыз Имәни һәм аның фикердәшләре халыкны изге эшкә- мәърифәт юлына басарга өндәделәр, указлы надан муллаларны кискен тәнкыйтьләделәр.
Үз вазифаларына салкын караучы шундый дин әһелен Г. Кандалый “Мулла белән абыстай” шигырендә күрсәтә. Сатирик үткенлеге, теле ягыннан ул- XIX йөз татар поэзиясенең бер казанышы. Халык җилкәсендә яшәүче муллалар турында Г. Кандалыйга чаклы да (Г. Утыз Имәни, Ә. Каргалый), аннан соң да (Һ Салихов, В. Чүпрәле, М. Юмачиков, М. Акмулла) язучылар күп булды. Әмма Кандалый шигыре алардан күпмедер аерылып тора. Шагыйрь чынбарлыктан алынган конкрет мулла образын сүрәтли. Детальләрнең тормышчанлыгы, мулла образының типик образ дәрәҗәсендә эшләнүе игътибарны җәлеп итә.
Кыска гына бу шигырьдә ул чор көнкүрешенең күп яклары ачыла, төрле элементлары табыла. Суган балтырганлы тавык шулпасы, бавырсак салынган чәй, ун тиенлек хәер акчасы, “чажылдап ” пешкән коймак, “хышылдап” торган хәлвә, бозга каткан, чаңгыдай бөгелеп беткән киез ката- аларның кайберләре:
Үзең түргә утыргансың,
Авызыңны тутыргансың,
Төгәл кәефне коргансың,
Абыстай утырып уңга.
Качырма син бу форсатны,
Чәеңә сал бавырсакны,
Тутыр бик яхшы корсакны,
Икенче калмасын соңга….
Сиңа атап тавык суйгач,
Ашап-эчеп тамак туйгач,
Кесәгә ун тиен куйгач,
Чәй эчеп төн буе кунма.
Г. Кандалыйның шигырьләрендә социаль тигезсезлек детальләре дә байтак:
Синең өчен тавык чалган,
Суган, балтырганын салган,
Син әйткәч, чакырып алган,
Егермесен сатып унга.
соңгы тавыгын суеп, мулланы ашка чакыручы мескен мужик, “ чытык йөзләр, түбән кашлар” авылдашлар, аларның он сатып алырга да акчалары булмау һ.б.:
Савыт-саба ышылдамас,
Бу кыймаклар чыжылдамас,
Дәхи хәлвә хышылдамас,
Ки, акча юк, ди-ди, онга.
Мулла образы сатирик планда бирелә. Ул төшендә дә тавык, күркә, каз күрүче, сары тун киеп йөрүче комсыз зат итеп тасвирлана:
* * *
Тотынышып кулың кулга,
Үзең кергән сары тунга,
Кая киттең болай, хәзрәт,
Абыстайны салып уңга?
* * *
Торып иртә битең югач,
Ашык-пошык намаз кылгач,
Берәр ашка баруны син
Үзеңә зур бәхет сандың[1].
Абыстай берлә икәүләп,
Мужикның сыртын игәүләп,
Тавык, күркә, казын ашап,
Ки кайтып йокыга талдың.
Тавык төштә тары күрә,
Синең дә ашларың керә,
Йокыңда сөйлисең нигә:
– «Абыйстай, чык, кеше керә!»
Чакыручы түгел икән,
Бу бары төш кенә икән,
Күп ашап, саташып шулай
Төшеңдә сөйлисең икән…
Абыстай да аннан калышмый, иртән кунакка чакырылмавын белеп, “изге “ хәзрәт өстенә катасын ташлый:
* * *
Катаң бозга катып беткән,
Ки чаңгыдай шуып киткән,
Абыстайны да син сөйрәп,
Кай арада барып җиткән?!
Кыскасы, мулла белән абыстай образлары “реалистик гәүдәләндерелетә”.
Г. Кандалының беренче шигырьләрендә үк реалистик предметлылык көчле. Әгәр шагыйрь искергән традицияләрне җимерергә үзен хаклы санаса, тормыш күренешләрен дини кануннардан аермалы аңлатырг омтылса, ахирәттән дә бигрәк җир тормышы белән кызыксынса- болар барысы реалистик иҗат тибының алшарты була ала. Г. Кандалый да образларны тормышның үзеннән табып тасвирлый. Дөрес, аның шигырьләрендә ялангач натуралистик сүрәтләр дә күп. Ә “ реализм саф фиксация, фактларны тормыш агымыннан гади генә аерып алу пафосыннан башланып китә; бу очракта фиксацияләү, сүрәтләү үзе эстетик актка әверелә”.
Шигырьнең соңгы строфасын Г. Кандалый ул чор поэзиясенә гаять характерлы үгет- нәсихәт белән тәмамлый: “мужик сыртын игәүләүче” мулланы, үзеңне болай тотсаң, мужиклар синнән бизәр, дип кисәтә:
Ләкин, мулла, онытма син,
Бу ашларга кызыкма син,
Ки алдыңа сызыкла син,
Мужиклар да бизәр соңра.
Халыкны караңгылыктан, наданлыктан коткару өчен ниндидер илаһи үрнәк, остаз кирәк. VIII гасырда яшәгән легендар Бәлх патшасы Ибраһим Әдһәм образын Г. Кандалый идеаль герой итеп күрә. Шагыйрьнең 20нче еллардагы фәлсәфи эзләнүләре “Кыйссаи Ибраһим Әдһәм” дә чагылыш таба. Әсәр тулы сакланмаган. Аның унөч кәгазьдәге (26 биттә 337 бәет- 674 юл) өлеше генә мәгълүм. Бу сигез хикәят яшь шагыйрьнең шактый катлаулы композицияле фәлсәфи- дидактик поэма язуы турында сөйли. Автор үзенең дини- этик һәм фәлсәфи карашларын, Көнчыгыш әдәбиятына хас рәвештә, халык арасында йөргән риваять һәм легендаларга үреп барә, чигенешләр ясап, мөнәсәбәтен белдерә. Бу үзенчәлекләр кыйссаларны Ә. Каргалый, Һ. Салихов әсәрләренә охшатып җибәрә.
Ибраһим Әдһәм көчле характерлы, иманына фанатикларча бирелгән, сүзендә нык торучан шәхес итеп тасвирлана. Мәсәлән, беренче кыйссада Ибраһим Әдһәм патша тәкъдим иткән ризыктан (пылаудан) баш тарта. Аның өчен иң югары дәрәҗә- азат һәм бәйсез булу. Ә патшага гомере буе турылыклы хезмәт итүче (шәһәр капкасын саклаучы) үзенең тырышлыгы өчен җәберләнә генә. Бәйсезлек идеясен Г. Кандалый эзлекле дәвам итә.(“ Корбе солтан уладыр җанга бәла”).
Ленинградта бу әсәр белән бергә саклана торган “Риса- ләил- иршад” поэмасын да М. Госманов Г. Кандалыйныкы дип саный.
Яшь Г. Кандалының күп фикерләре бөек Сәгъдидән дә, мәшһүр суфи шагыйрь Фәридетдин Гаттардан да килә. Чөнки ул чорда мәдрәсәләрдә аларның әсәрләре күп укылган, димәк, әдәби проөесска көчле тәэсир иткән.
Мәсәлән, Г Кандалыйның “Кыйссаи Ибраһим Әдһәм” поэмасы идеяләреннән берсе мондый фикерләргә китерә:
Әй, берадәр, тәрке гыйзз вә җаһ ит,
Һәм сакынгыл- тәрке карбе шаһ ит,
Карбе солтан уладыр җанга бәла,
Улмагыл моның белән сән мөбтәля.
( Әй туган, шан- шәрәфне, югары дәрәҗәне ташла,
Һәм, үзең теләп, шаһларга якынлыктан кач,
[Чөнки] солтанга якынлык- җанга бәла,
Андый бәла чиренә сабышма.)
Нәкъ шушы фикер Фәридетдин Гаттарның бездә бик популяр “Пәнднамә” дигән китабында да очрый:
Карби солтан атҗш-и сузан буд,
Ба бәдән өлфөт Һәлак- и җан буд.
( Солтаннарга якынлык- көйдерүче ут кебек,
Начарлар белән дуслашу җанны һәлак итәр.)
Мондый паралллельләрнең санын берничә дистәгә җиткерергә мөмкин.
Кулъязмадагы беренче поэма- “Рисаләил- иршад” (“Тугры юлга күндерүче китап”) – Кереш, Йомгак һәм егерме сигез махсус бүлектән гыйбарәт.
Яшь Г. Кандалый язган бу “Рисаләил- иршад”дан олы Г. Кандалый иҗат иткән “ Сәхипҗамал”га кадәрге үсү, үзгәрү юлын күзәтү- татар поэзиясенең яңа башлау үзенчәлекләрен ачыграк күзалларга мөмкинлек бирә. “Рисаләил- иршад”да Г. Кандалыйга гына хас поэтикадан тыш, ягъни стилистик, техник һәм сүрәтләү чараларыннан кала, Г. Кандалыйга бәхәссез нисбәт ителгән башка әсәрләрдә очрый торган уртаклыклар күп. Характерлы рифмалар, поэтик фигуралар, эпитетлар китереп тормыйча, ике- өч кенә үрнәк алыйк. “ Рисалә…”дә мондый юллар бар:
Нәсыйхәтләр сәңа хуб бад,
Боның исмене идәрсең яд,
Атап “Рисаләил- иршад”,
Язылган ошбу дүрт пая.
Шагыйрьнең 1960 елда чыккан китабында басылган, аныкы булуы шик тудырмаган “Фәрхисөрур”да мондый юлларны укыйбыз:
Җәмал ләүхендә нәкышың.
Язылды охшатып ая,
Төсең- буеңны мәдехләп,
Язылды ошбу дүрт пая.
(Гүзәллек тактасында рәсемең,
Язылды охшатып айга,
Төсең – буеңны мактап
Язылды бу дүртъюллык.)
“Рисалә…”дә тагын мондый юллар бар:
Егетлек китәдер фәүри,
Йилә вирмә газиз дәүри,
Ки шайтан салмасын җәүри,
Идеп әфгалеңә әзрар.
(Егетлек китәдер тиз,
Җилгә бирмә газиз дәверне,
Шайтан салмасын җәбер.
уй- ниятләреңә зарарлар итеп.)
Шул ук юлларның чак кына үзгәртелгән вариантын тагын да әлеге “Фәрхисөрур”да очратабыз:
Егетлек китәдер фәүри,
Йилә вирмә газиз дәүри,
Ки итмә үзеңне җәүри,
Тотып хасләт һавастындан.
(Егетлек китәдер тиз,
Җилгә бирмә газиз дәверне,
Итмә үзеңне җәберле,
Табигый теләкләрдән тыеп.)
Дөньяви мәхәббәт җырчысы сыйфатында танылган “имам” Г. Кандалыйның суфичылык белән мавыккан яшь Габделҗаббара шигырьләренә мөрәҗәгать итүендә, алардан кабат файдалануында гаҗәпләнерлек нәрсә юк: үз-үзен “кабатлау”, ягъни элгәреге әдәби, шигъри табышларыннан соңрак тагын файдалану күпләргә хас. Әлегем охшашлыклар гадәти һәм механик кабатлау гына булмыйча, авторның иҗади үз ревизиясе булу исә- әдәбият тарихында махсус өйрәнүне сорый торган мөһим күренешләрнең берсе.
“Рисалә…”дә шагыйрьнең хур кызлары белән “очрашу” маҗараларын тасвирлауга шактый киң урын бирүен ничек аңларга соң? Г. Кандалыйдагы бу эротик мотивлар һич тә гадәти азгынлык түгел. Кешенең интим хисләренә граңданлык хокукы яулый башлаган дөньяви поэзиядә, критик реализм нормалары урнашып җитмәгән чорда, узылуы зарури булган этапның, натуралистик күренешләрнең бер гәүдәләнеше иде болар.
Башкачарак итеп әйткәндә, Г. Кандалый эротизмы ул “хис иреклелеге” һәм “мәхәббәт поэзиясе реализмы”ның беркатлы, тәҗрибәсез “балачагы”. Реалистик принциплар формалаша башлаган чордагы бу эротизм XX гасырдагы профессиональ (сатып- алуга исәпләнгән) порнографиядән нык аерыла. Сексуаль эпизодлар, традицион дини китаплардагы формаль тәкъва, шаблон (шунысы белән “әдәпле”) бирелүләрдән үзгә буларак, поэмада нәкъ безнең Г. Кандалыйча дөньяви- натуралистик хәлдә яктыртылу аерым игътибарга лаек. Болар барысы да яшь Г. Кандалый язган “Рисалә…”дән олы Г. Кандалый иҗат иткән “Сәхипҗамал” га килү юлын күрергә, шагыйрьнең иҗат эволюциясен аңларга мөмкинлек бирә, әдәбиятыбызның үткән этаплары турында сөйли.
Бу заманда дин япмасы астыннан чыккан алдынгы идеяләр чыккан алдынгы идеяләр үзләре үк дини тышчага төрелеп бирелә. Моны Һ Салихов, Ш. Зәки, Г. Чокрый һ.б. иҗатларында күрә алабыз. Г. Кандалый үзенең чордашларыннан күпмедер аерылып тора. Аның иҗаты дөньяви мотивлар белән аеруча нык сугарылган. Шагыйрь күпчелек әсәрләрендә җир кешесенең табигый хисләрен җырлый.
Татарларда китап басу патша реңимы тарафыннан күп очракта тоткарланып килү, әдәбият. нигездә, кулъязма хәлдә булу эпистоляр “камера жанрлары” үсүгә китерә. ә бу укымышлыларга ачыграк сөйләшү мөмкинлеге бирә. Шагыйрьләр еш кына хат аша фикер алышалар, якыннарына, остазларына шигъри парчалар, мәдхияләр язалар. Күренекле шәхесләрнең вафат булуы киң резонанс алып, күп мәрсияләр иҗат ителә.
Г. Кандалый иҗат иткән дәвер- катлаулы һәм каршылыклы. Бу шартларда халыкчан шигырь язуны тагын да көчәйтеп, яңача үстереп җибәрү шагыйрьнең зур кыюлыгы, поэзиянең эстетик казанышы иде.
Г. Кандалый шигърияткә халыкчан табигыйлек, матурлык та алып килә. Бай поэтик традициягә һәм халык авыз иҗатына таянып, шагыйрь татар поэзиясен яңа баскычка күтәрә. Ул шигырьләренең озын гомерле булуына ышана:
Хатымга итмәгел тәгъна,
Укы бик сагына- сагына,
Ачылыр сер белә мәгънә,
Булыр язган кеби ташка!
(“Сәхипҗамал”)
“Бәдыйгә” поэмасында мәшһүр “Кыйссаи Йосыф”, “Сәйфелмөлек”, “Ләйлә- Мәҗнүн”, “Фәрхәд-Ширин” поэмаларының гыйшык корбаннарын санап, шагыйрь үзен шуларга тиңли:
Ки мән дәхи бу арага тезелдем,
Бәдыйгәм, дип өзелдем лә өзелдем.
(“Бәдыйгә”)
Г. Кандалый иҗатында Кол Гали һәм башка татар шагыйрьләренең иҗат традицияләре яңа үсеш ала. Билгеле булганча, Г. Кандалый иҗатының төп өлеше- мәхәббәт поэмалары һәм шигырьләре. мәхәббәт темасы алгы планга куелу, беренче карашка, иҗтимагый активлыктан читләшү кебек тоелса да, реаль тормышны сүрәтләү, җир кешесен һәм аның табигый хисләрен олылау үзе үк, объектив рәвештә. шәригать кануннарына, иҗтимагый торгынлыкка каршы юнәлдерелгән куәтле протест авазы булып яңгырый.
Г. Кандалый иҗатының нигезендә мәгърифәтчеләр күтәреп алган проблемалар ята. Җир кешесен күрсәтү, аның матурлыгын җырлау, кешен аң- белемгә өндәү- Г. Кандалый иҗатының көчле яклары. “Мәгърифәтчеләр, гомумән, кеше табигатен. аның бу дөньядагы урынын, чынбарлыкка мөнәсәбәтен ачыкларга тиешләр иде”.
Г. Кандалый җир кешесенең табигый хисләрен, уйлануларын үзенең иң камил шигырьләрендә чын поэзия югарылыгына күтәреп, халыкка әйтеп бирә алды. “ Аның герое легендалардан килә торган романтик персонаң түгел. бәлки шагыйрьнең үз заманында яшәгән тормыш кешесе”.
Г. Кандалый тормыштагы ямьсезлеккә каршы матурлык эталонын куйды: табигать кочагында үскән зирәк, эшчән, сәламәт җир кызын һәм лирик геройның аңа булган саф сөю хисен ачты. шунда ук хезмәт иясе авыл кызларының ул заманда кичергән авыр язмышларын да реалистик планда күрсәтә алды. Аның лирик герое еш кына мулла Габделҗаббар карашлары белән бәхәскә керә һәм җиңә. Бу яңа геройга нинди сыйфатлар хас соң? Иң элек, ул оптимист, ториыш матурлыгын, дөнья ләззәтен эзләүче.
Г. Кандалый шигырьләрендә күтәрелгән күп кенә проблемалар мәгърифәтчелек философиясенә аваздаш. Аның лирик герое бәхеткә ирешүне мәхәббәттә, нигездә, төпле белем алу һәм бәхетле гаилә кору сферасында эзли.
Г. Кандалыйның лирик герое тормышка протестчыл, актив мөнәсәбәттә тора. Бу герой дин әһеле этикасына сыймаган адым ясарга да әзер (“Урлар идем сәне гел, килсә кулдин”, “Бу дөньяда кавыша алмасак. утта янсын заманасы”):
Бу сүзем чын, сөйләшәмен алдамый.
Тәмам оныттыра яздың алламый.
Көн дә сагыш, төн дә сагышың тотып,
Бинамазым, биниазым ут йотып.
(“Фәрхисөрур”)
Сөйгәненең гүзәллегенә сокланып, ул аның күзен мәчеттәге михрабка, сүрәтен мохабка, ягъни яшерен, серле урынга тиңли.
Аллаһ әкбәр дип әгәр каксам колак,
Сүрәтең күңлемә уладыр кунак.
(132)
Димәк, Г Кандалыйның төп яңалыгы “аллачыл принципны җиңеп кешечел принципны күәтләп, үстереп” җибәрүеннән гыйбарәт.
Шагыйрьнең хатын- кызларны яклаган тавышы мәгърифәтчеләрнең шәхес азатлыгы идеяләренә аваздаш.
Шагыйрь сөйгәненә сокланып кына калмый, ул аны үгетли, өйрәтә, кисәтә дә. Аның тормыш картиналары укучыны битараф калдырмый:
Ки көз көне дә кыш көне-
Мужның бар да эш көне;
Буламы елда биш көне
Тыныч, эшсез, Җәмиләкәй?
(“Кара кол тик”)
Кызларның яшьлеген, матурлыгын җиргә салып таптаучан тормыш шартларын шагыйрь фаш итә. Соңгы чиктә шагыйрьнең гыйшкы, өзгәләнүе, кызгануы җәмгыять тәртипләренә каршы куела.
“Сәхипҗамал”да, мәсәлән, заманның иҗтимагый тормыш һәм көнкүреш хәлләре аеруча ачык сүрәтләнә, хезмәт иясе татар хатын- кызларының газаплы. хокуксыз яшәеше гәүдәләнә:
Ире бик әйләде каһри, елан кеби сачып зәһри,
Ки тәгъзиб әйләде[27], дәһри[28], булып агъзы тулук кына.
Көне-төне дә сугышты, яла ябып, ләкаб[29] кушты,
Ки пошмам дисә дә пошты, – килешмәде шул ук кына!
Кыйныйдыр иде фәрманга, түзалмый монча дәрманга,
Качып китәрде[30] урманга, йөгерүбән турук кына.
Пүнәтәйләр билә табып, кыйнарде китереп, җабып,
Орып, яңагына чабып, сүгеп-хурлап ул ук кына.
Тотып, чормап сач үрмәсен, ашатты камчы җөрмәсен,
Ки дошманың да күрмәсен, – ки ул икән шул ук кына.
Тәнендин яра китмәде, күзендин кара бетмәде,
Морад-максудка йитмәде, ки һичшиксез, чын ук кына.
Ки һәр кыен[31], сугыш артын, барып мәгълүм итәр сартын[32],
Чакрып сутник, авыл картын[33], елады ул тудык кына.
Агып күз яшьләре чишмә, ике күзе булып шешмә[34], –
Сән аның көненә төшмә, ишет, аңла, тудык кына…
* * *
Сөяген тоз кеби уып, ки борнын кан илә юып,
Йибәрде ахыры куып,- ки Борнайга турук кына.
Ни биргән акчасын алды[35], бушатты, үзендин салды[36],
Бер үксез баласы калды елап-күңле сынык кына.
Баласы өстенә бакып, үзендин яшьләре акып,
Елады йөзтүбән ятып, туянча берьюлук кына.
(101-104)
Күз алдына патриархаль гаилә, хатын- кызларны җәберләүче ир, бөтен хокуклардан мәхрүм ителгән, бер кешедән дә ярдәм ала алмаучы хатын образы килеп баса.????????????????????????????????????????????????????????????????
Г. Кандалый татар әдәбиятына үзенең мәхәббәт темасы белән анда килеп чыккан бушлык, традиция өзелүдән туган тәҗрибәсезлек хөкем сөргән заманда килеп керде һәм бер гомер эчендә сирәк очрый торган зур казанышларга иреште. Татар шигыренең рухи башлангычын тоеп, укып, җанын иң башта үзенә кадәрле булган бөекләрнең шигыре белән балкытып, үз заманының бөтен каршылыкларын һәм татар кызларының матурлыгын ачып бирә алган икән бу Габделҗаббар дигән олуг зат.
Саба җиле, исәр булсаң,
Парау атлыгъ нәфис җайга,
Сәламемне тикергәйсен
Сәхибҗамал абыстайга! −
дип яза ул «Сәхибҗамал» әсәрендә − бөек мәхәббәт поэмасында. «Саба җиле» сурәте безне әллә кая, еракларга, Йосыфны сагынып, таң җиленә эндәшүче Якуб пәйгамбәр иленә, данлы Алтын Урда шигъриятенә юнәлтә. Шигырьдә бу чордан тиңсез сарайлар, ком чүлләре, далалар һәм кылган, әрем исе … шулар белән хәтергә килгән Таһир-Зөһрәләр, Мәҗнүн-Ләйлә, матурлык һәм иң гүзәл хис − Сөю турында хыял калган.
Г. Кандалыйның «Шәфгый», «Фәхри», «Сәхибҗамал» поэмаларында кайнар сөю хисе кешеләрнең җанын-тәнен биләп алган табигый олы бер тойгы буларак тасвирлана; сөйгән ярың белән уртак мәхәббәткә корылган гаиләдә тигез һәм бәхетле гомер итү омтылышы идеал рәвешендә җырлана. Бу теманы эшкәртүдә шагыйрь әдәби традицияләргә дә таяна, Фәрһад-Ширин кебек образларны мисалга ала, еш кына үзен дә шуларга охшата.
Бер үк вакытта Кандалый, традицияләр кысасында гына калмыйча, новатор буларак эш итә: ягъни ул классик поэзиянең романтик геройларын үрнәк итеп алса да, аларны кабатламый, ниндидер хыялый дөньяны, патша кызларын, билгесез географик урыннарны, гадәттән тыш хәлләрне сурәтләми, ә реаль тормышның үзеннән алып, гади татар авылы кызларын, хезмәт иясе крестьян кызларын тасвирлый. Бу − аның татар поэзиясенә алып килгән зур яңалыгы.
Кандалый − беренче чиратта мәхәббәт җырчысы. Шагыйрьнең аңындагы мәхәббәткә карата зур игътибарлы мөнәсәбәте аның конкрет әсәрләренә кабатланмас сыйфат − мәхәббәт лирикасында чын әдәби шедеврлар тудыру мөмкинлеген бирде. Сөйгәнен ул иң матур, иң ягымлы сүзләр белән мактый, олылый, иркәли, эретеп җибәрер дәрәҗәдә назлый алуда искитәрлек хис юмартлыгы күрсәтә, гадәти сүзләрдән − җыр, җырдан исә төгәл бер симфония оештыру югарылыгына ирешә:
Ай гынам ла, көн генәм лә, гөл генәм,
Җан гынам ла, тән генәм лә, көн генәм!
Җәүһәрем лә, гәүһәрем лә, нур гынам,
Сәрвием лә, җәннәтем лә, хур гынам!..
Ташламачы, ай йөзем лә, гөл йөзем,
Тыңласана, кич ходайчөн, бер сүзем
Гүзәлем лә, кояшым ла, күз генәм,
Ташлама са, беләсең лә, сер генәм!
Назигем лә, үзәгем лә, гүзәлем,
Фәхри, айгыл, ничек итеп гүзәлем?!
Матур сүзләрне өсте-өстенә өеп хис «ябылдыру»да, гашыйкның сөйгән ярына булган ихлас омтылышын җыр югарылыгында гәүдәләндерүдә шагыйрь Сәхибҗамалга мөрәҗәгатендә аерата виртуозлык күрсәтә. Элек ул мактауны сылу кыз сыйфатының үз күңеле аша ничек кичүен тасвирлаудан башлый, аны шундый хәлгә төшергән күркәмнең сыйфатларына күчә.
Йөзең нур хури гыйльмандан,
Сүзең хуб хури вилдандай,
Үзең сылу йәш угъландан
Матур кыйлмыш ушал алла!..
Мондый юлларны яза алган шагыйрьнең мәхәббәте никадәр ихлас, сөю куәсе нихәтле көчле икәнлегенә шикләнеп булмас сыман.
Кандалыйның иң күп язганы − кеше матурлыгы, табигать кочагында үскән, эшчән, сәламәт җир кызы матурлыгы. Күпчелек очракта ул тышкы матурлык. Шагыйрь сөйгәнен, мәсәлән, болай тасвирлый:
Тулган ай дик йөзең матур икәндер,
Ике битең кояш дик нур икәндер,
Кашың кара, сызылган күз өстендә,
Яңа ай дик һавада − күк йөзендә.
Татар крестьян кызы, тиңсез биеклеккә күтәрелеп, алдында сәҗдә итәрлек, табынырлык гүзәл зат буларак сурәтләнә.
Кандалыйның лирик герое тышкы матурлык белән мавыкса да, сөйгәне белән рухи якынлык, тиңлек эзли. Кызның эчке дөньясы, уйлары нинди? Шагыйрь аны шушы яктан да танып белергә тели, шуңа омтыла:
Күреп ирдем сәнең гөй йөзләреңне,
Ишеттем бал-шикәр дик сүзләреңне.
Дәхи күрдем мөбарәк буйларыңны,
Белалмадым вәләкин уйларыңны!..
Г. Кандалый фикеренчә, хатын-кыз да, ирләр кебек үк, мәхәббәттә тигез хокукка, шәхси бәхеткә лаек. Шулай ук Кандалый мәхәббәт һәм тормыш кору мәсьәләсендә кыз үзе дә, язмышка буйсынып кына тормыйча, актив булырга тиеш, дигән фикерне эзлекле рәвештә алга сөрә.
Кандалый үз иҗатында турыдан-туры сыйнфый социаль һәм иҗтимагый-сәяси мәсьәләләрне күтәрмәсә дә, аның мәхәббәт җырларында тормыш чынлыгы бар. Ул авыл кызлары яшәгән мохитне, аларны чолгап алган тормыш шартларын реаль сурәтли. «Кара кол тик» шигырендә, «Сәхибҗамал» поэмасында һ.б. әсәрләрендә гүзәл кызның ачы язмышы ышандырырлык итеп тасвирлана. Беренчедән, күпчелек крестьян хатын-кызлары гомер буе мохтаҗлыкта яши. Аларның киемнәре начар, ямалып беткән. Икенчедән, алар, «камыл эчендә лапырдап, юеш балчыкка чапырдап», урак урып, көлтә җыеп, авыр хезмәт белән интегәләр. Аларның сәламәтлеге какшый, аяк-куллары яргалана, кышкы салкыннарда туңып-өшеп бит-борыннары шешеп, тавышлары карлыгып бетә.
Эш эшләп унике аең,
Гомер буең, кышын-йәен,
Сызып бетеп йөрәк маең,
Каның да калмый кашыкка…
Кыскасы, гади татар крестьян кызларының гүзәллеген җырлау, бигрәк тә хатын-кызларның авыр язмышын реаль планда тасвирлаган әсәрләр татар язма поэзиясендә Кандалыйга кадәр юк дәрәҗәсендә иде.
Мәгърифәтчеләр прораммасы нигезендә сәламәт акыл һәм саф хис ята. Г. Кандалый иҗатында да кешенең табигыйлеген, хисләрнең сафлыгын зурлауны күрәбез. Шуның өстенә шагыйрь гыйлемне, мәгърифәтне яклап та шигырьләр яза:
Гыйлем сахибе һичбер дә
Черемәс, үлсә дә, гүрдә,
Тереклектә җире түрдә
Булыр- мәҗлес хозурында. (77)
Кызларны да ул, сөйкемле итеп кенә түгел, акыллы һәм белемле итеп тә сүрәтли; боларның “балаларының балалары”, “кирәк кыз да, кирәк ир дә” киләчәктә башкаларны укытачагына, шуның белән халык ихтирамын казаначагына шагыйрь нык ышана:
Догаларны сәңа килә,
Үзең ятсаң да кабер өстендә. (97)
Г. Кандалыйның бөтен иҗатында гыйлемлелек- наданлык антитезасы тора. Аныңча, кешенең наданлыгы- аның яман сыйфаты. Мужикларны да ул шуның өчен ачулана. Аларны “кара” дип тәнкыйтьли. Бу, әлбәттә, Г. Кандалыйның алардан читләшүе түгел. Революционер Н.А. Некрасов та бит “Тройка” шигырендә авыл кызын, “за неряху пойдешь муңика”, дип кисәтә.
Г. Кандалый гомере буе мәдрәсә тотып, шул “надан”, “кара” крестьяннарга белем бирергә тырыша, сай белемле хәзрәтләрне тәнкыйть итә. “ Йөрепмез гафләтә һәр ан” шигырендә дә ул шәкертләр исеменнән:
Гыйлемлек булмады бездә,
Йөрепмез гафләтә һәр ан,-
дип, мәдрәсәдә тиешенчә укымый, гамьсез ваемсыз булып. мөмкинлекләрдән файдаланмый калгага үкенә.
Шагыйрьнең, аз булса да. табигать. ел фасыллары турында язган шигырьләре бар: Гөлстан мәүсиме килде,
Мәй эчмәк нә ганимәттер,
Каты таштай йөрәкләрне
Бу май эретәдер.
Бу егетлек, имеш, бер көн-
Йомып ачканчы бер күз дә:
Күрәм хәзер өрәкләрне,
Күмелгәннәр иде көздә. (“ Яз айлары”)
Күренә ки, табигатькә күз салып, шагыйрь кеше гомере турында уйлана. Гуманистик Көнчыгыш әдәбиятына хас мизгел философиясе монда да урын тапкан. Билгеле булганча, мизгел философиясе урта гасыр әдәбиятында теге дөнья оҗмахларына ышанмау булып яңгырый. Бу дөньяда ләззәтләнеп. яратып калырга өндәү- шәхеснең ялгыз бунты ул:
Якутлар табыладыр вакыт белән,
Вакытлар табылмыйдыр якут белән. (“Вакыт һәм якут”)
Г. Кандалый әсәрләрендә “сентиментализм орлыкларын”да табарга мөмкин. Г. Кандалый герое да гармониягә, идиллиягә омтыла. Мәхәббәте көрәшү урынына, ул күп вакытын сыкрап. яшь түгеп, яшерен янып, хат язып уздыра. Хисләрен хат формасында белдерүе дә сентименталистларның яраткан алымына якын. Шул ук вакытта гашыйк геройның ялгызлыгы, саф мәхәббәте белән үзен тирәлеккә каршы куюы романтик каһарманнарны хәтерләтә.
Г. Кандалыйның реалистларга якын торуын да күрми мөмкин түгел. Мәгълүм булганча, реалистик предметлылык, романтик экспрессиягә караганда, әдәбиятның зур казанышы. Шуның белән реализм тарихи конкретлылыкка ирешә, лирик герой билгеле чорның тере шәхесе, заманның иҗтимагый мөнәсәбәтләре продукты буларак күз алдына килеп баса.
Г. Кандалый иҗаты реализмның татар әдәбиятында нинди башлангыч юллар үтүен шактый ачык күрсәтә. Г. Кандалый әсәрләрендә киләчәктә яңарып үсеп китәчәк әдәбиятның төп сыйфатларын, яралгы хәлдә булса да. табарга мөмкин. Шагыйрьнең новаторлыгын, иҗат кыюлыгын әнә шул башлангыч ачышлар билгели. Шигъри таланты, әсәрләренең гүзәллеге, теленң сафлыгы һәм халыкчанлыгы, уй- хисләренең тирәнлеге, тирәлеккә протесты белән Г. Кандалый татар әдәбияты тарихында күренекле урын алып тора. Лирик героеның кичерешләре аша чорның реалҗ картиналарын тасвирлаган, хезмәт иясе массаларының, бигрәк тә хатын- кызларның авыр тормыш шартларын реалистик чагылдыруга ирешкән шагыйрь акыл һәм хис гармониясенә дан җырлады, халыкны белемгә, мәгърифәткә өндәде. Болар Г. Кандалыйны татар поэзиясендә мәгърифәтчел идеяләрне яңа баскычка куйган прогрессив шагыйрьләрнең берсе итте.
Габделҗаббар Кандалыйның бөтен зары, кичерешләре, хәсрәте шигырьләренә чыга, аларда гәүдәләнә. Әсәрләрен игътибар белән, шагыйрь кичергәннәрне күз алдына китереп, аның җанын аңлап укыганда шуңа төшенәсең: Габделҗаббар Кандалый бернинди дә ярлыклар ябыштыруга мохтаҗ түгел! Ул бары тик — күпне күргән, авырлыкларны башыннан һәм йөрәгеннән кичергән, шуңа күрә бәхетле мизгелләр турында хыялланучы шагыйрь. Чын Шагыйрь! Үзебезнең иң зур Шагыйребез.
Шагыйрь 1860 елда вафат була, үз авылында җирләнә. Тик хәзерге вакытта аның җәсәде кайда урнашканлыгын белүче кеше юк — Г. Кандалыйга кабер ташы да чама белән генә куела. Шулай ук шагыйрьдән калган әдәби мирасның төгәл күләме турында әйтеп булмый — аның кулъязмалары халыкка таралган, һәм илнең бөтен төбәкләреннән диярлек табыла торды. Бәлки, Кандалый әсәрләре әле һаман да берәр архивта, йә берәр чормада үз нәүбәтен көтеп ята торгандыр…
- Габделҗәббар Габделмәҗит улы Кандалый Самара губернасының Ставрополь өязе (хәзерге Ульянов өлкәсенең Иске Майна районы) Иске Кандал (хәзер Иртуган) авылында мулла гаиләсендә 1797 елның 5 ноябрендә туган. Кайбер мәгълүматларга караганда, Кандалыйлар нәселе элек Каракитә авылында (Татарстанның Чүпрәле районы) яшәгән булган, Иске Кандалга шагыйрьнең ерак бабаларыннан берсе килеп урнашкан. XIX йөз татар шигъриятенең күренекле вәкиле. 1860 елда вафат була. Кабере Иртуган авылы зиратында.
“Кандалый урта гасырчылыктан яңа заман әдәбиятына күчеш чорында күпер ролен үти”
– Кандалыйның иҗаты кайчан, нинди иҗтимагый шартларда башланып, нинди эволюция баскычларын узган?
– Татар әдәбиятының күп гасырлык үсеш тарихында XIX йөз гаҗәеп үзенчәлекле урын алып тора. Моның асылын аңлау өчен, без үткәнгә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Белгәнебезчә, Болгар чоры әдәбиятыннан башлап, Казан ханлыгы яулап алынганга кадәр, ягъни VIII гасырдан алып, XVI гасыр урталарына кадәр татар әдәбияты җитди үсеш юлы – Яңарыш этабы үтә: Болгар чорында Кол Гали, Алтын Урда чорында Котб, Сәйф Сараи, М.Болгари, Харәзми һ.б., Казан ханлыгы чорында Мөхәммәдъяр, Кол Шәриф һ.б. иҗаты гуманистик эчтәлеге, сәнгати эшләнеше белән бүген дә сокландыра.
Шуннан соң татар халкы тормышында торгынлык башлана. Рус дәүләте басып алганда халыкның иң акыллы һәм батыр ул-кызлары юк ителә, мәчет-мәдрәсәләр җимерелә, татар мәдәнияте туздырыла. Ә инде дәүләт күләмендә алып барылган руслаштыру, христианлаштыру сәясәте халыкны рухи яктан көчсезләндерә. Шуңа нисбәтле, халык билгеле бер дәрәҗәдә үз эченә бикләнә. Болар барысы да халык тормышын торгынлыкка китерә.
Шундый шартларда татар халкының рухи дөньясында дини башлангыч арта. Татар халкы үзен ислам дине белән чикли, ягъни дин халыкны билгеле бер дәрәҗәдә тышча рәвешендә әйләндереп ала һәм кешенең яшәеше дини кануннарга нигезләнә. Ислам дине халкыбызны этнос буларак саклап калуда хәлиткеч роль уйный.
XVI гасыр урталарыннан XVIII гасыр ахырларына кадәр татар әдәбиятында суфичылык дип аталган күренеш киң җәелә. Ул дөньяга үзенчәлекле карашны һәм эстетик күренешне аңлата, Коръәндә сабырлык фәлсәфәсе белән тыгыз бәйле була.
XIX йөз турында сүз алып барабыз икән, ул урта гасырларның соңгы этабы булган торгынлык хәленнән чыгу һәм яңарышка беренче адымнар атлау белән бәйле. Габделҗаббар Кандалый дигән олы шәхесебез урта гасырчылыктан яңа заман әдәбиятына күчеш чорында күпер, баскыч ролен үти. Аның иҗатының кыйммәте шуның белән билгеләнә.
“Кандалый яшьтән үк туры сүзле, үткен, кыю булып үсә”
– Кандалый нинди шәхес була? Аның муллаларга карата каршылыклы фикерле булуы турында да чыганакларда язылган…
– Габделҗаббар Кандалый 1797 елда Самара губернасының Иске Кандал авылында туып үсә. “Кандалый” тәхәллүсе авылының исеменнән алынганын күрәбез. Үзенең шигырьләрендә әйткәнчә, җиде буын бабалары рухани булганнар. Әлеге укымышлылык, күрәсең, үзенә дә күчкән. Әтисеннән башлангыч белем алганнан соң, ул үз төбәгендә генә түгел, хәтта Казан артындагы, хәзерге Алексеевск, Норлат районнарына караган Кышкар, Мораса, Кизләү, Шонталы, Оры һ.б. мәдрәсәсләрдә белем алган.
Аның иҗатын өйрәнүгә Җ.Вәлиди, Г.Рәхим, Г.Гобәйдуллин, Г.Сәгъди, Б.Яфаров, Х.Госман, М.Гайнуллин, Р.Әхмәтовлар зур өлеш кертә. Мин аеруча Миркасыйм Госмановның исемен зурлап телгә аласым килә. Нәкъ менә аның тырышлыгы белән 1988 елда Кандалыйның сайланма әсәрләре дөньяга чыкты һәм алар бик яхшы шәрехләүләр белән басылды, ул шуның белән кызыклы һәм кыйммәтле дә. Миркасыйм абый мондыйрак фикер әйтә: “Кандалый яшьтән үк туры сүзле, үткен, кыю булып үсә”.
Аның күп төрле мәдрәсәләргә йөрүе, укып, белем алуы, бер яктан, әтисенең теләге булуы белән бәйле (алар заманча белем бирә торган мәдрәсә эзләгән), икенче яктан, ул үзенең хәлфәләре белән еш кына каршылыкка кергән.
Кусагыз да, һич уфтанмам,
Язуымнан да тукталмам;
Котылмассыз барыбер сез,
Әле болай гына калмам:
Төреп чалма-чапаннарны,
Йөресәм кыр-япаннарны,
Онытмам сез наданнарны, –
Элеп салмыйча һич калмам!” — кебек шигырь юлларында инде ул аларның кайберләрен наданлыкта гаепләп, “тетмәләрен дә теткән”. Аны үз сүзендә нык торуы аркасында мәдрәсәләрдән еш кына куганнар. Төрле төбәкләрдә булып, белем алуы, бер яктан, тормыш тәҗрибәсе булса, икенче яктан, ул рус, чуваш, мордва халыклары белән аралашкан һәм бу телләрне дә белгән. Шигырьләрендә рус сүзләрен дә аралаштырып куллануын беләбез. Аның әзерлекле шәхес булып үсеп җитүе күренә.
– Аның өч тапкыр өйләнүе билгеле, бу иҗатында ни дәрәҗәдә чагылыш таба?
– 1824 елда ул Уфага барып Диния нәзарәтендә имтихан тапшыра һәм “имам-хатыйб” буларак указ алып, үз авылларына әтисе урынына муллалык итә башлый, мәдрәсәдә шәкертләр укыта. Шул ук вакытта иҗат эше белән дә шөгыльләнә.
Шәхси тормышы шактый катлаулы булган, ул өч тапкыр өйләнә. Беренче хатыны – Гөлстан исемле булып, аңа багышланган шигыре дә бар. Аннан соң, күрәмсең, үзара аңлашу җитеп бетмәгәндер, Кандалый Фәрхиҗамалга өйләнә. Аңа аталган берничә шигыре һәм аерым бер поэмасы барлыгын беләбез. Әмма 54 яшендә икенче хатынын аерып җибәрә һәм Хәмидәгә өйләнә. Аңа багышланган шигыре юк. Бу үзе үк аларның мөнәсәбәтләренең салкынлыгын күрсәтәдерме, аның белән тормышы барып чыкмый, тиздән аларның аерылышуы турында беләбез.
Әлеге борчулы халәткә өстәп, улы Садретдин 25 елга солдат хезмәтенә алына. Аңлашыла инде, ул улыннан аерылуны чагылдырган сагыш, үкенү, борчылу хисләре белән тулы шигырьләрен яза.
Кандалый 1860 елда 63 яшендә вафат була.
“Кандалый – урта гасырлардан килүче дини-суфичыл традицияләрне дәвам иттерүче шагыйрь”
– Габделҗаббар Кандалый иҗатында нинди темалар чагылыш тапкан? Ул кемнәрнең иҗатларына мөрәҗәгать иткән?
– Иҗаты, әйткәнемчә, бик тә кызыклы һәм гыйбрәтле. Моны аңлау өчен, Кандалый чорының иҗтимагый тормышын, фикер үсешен аңларга кирәк. Бер яктан, дини-суфичыл әдәбият, аның үзәген тәшкил иткән дидактика, үгет-нәсихәт өстенлек итә. XIX йөзнең беренче яртысында яшәп иҗат иткән Әбелмәних Каргалый, Һибатулла Салих, Шәмсетдин Зәкиләрнең иҗаты нәкъ менә дини-суфичыл булуы белән игътибарга лаек. Кандалый үзенең беренче чор иҗатында татар әдәбиятындагы әлеге традицияләрне дәвам иттерә. “Рисаләи-әл-иршад”, “Ибраһим Әдһәм” кебек поэмалары фани һәм бакый дөнья арасындагы үзенчәлекләр, кешенең чын яшәеше, мәңгелеккә бару юлы турындагы уйлануларны үз эченә ала. Һәр инсан үзенең бу дөньядагы тормышында мәңгелеккә бару өчен әзерләнергә тиешлеге чагылдырыла. Ул гыйлем, әдәп-әхлак сыйфатлары белән үзен камилләштерергә тиеш дигән фикерне алга сөрә.
Икенче поэма герое Ибраһим Әдһәм – шәрык дөньясының киң танылган аскеты. Бәлех шәһәренең солтаны булган һәм шәрык авторлары да аның исемен кертеп күп санлы әсәрләр язулары билгеле. Солтан булып, ил һәм халык белән идарә итәргә тиешле кеше үзенең яшәвен Аллаһы Тәгаләгә хезмәт итүдә күрә һәм “солтанлык кешеләргә җәбер алып килә, ә минем изгелек кенә кыласым килә” дип, солтанлыгын ташлап, суфый булып, Аллаһы Тәгалә тәгълиматын дөнья буйлап тарату эшенә керешә, ягъни суфый буларак ул гаделлек сагында торучы шәхес буларак ачыла.
Күрәмсең, Габделҗаббар Кандалый мәдәрәсәдә уку елларында шәрык әдәбиятын, фәлсәфәсен, шул ук вакытта, Коръән, аның нигезен бик яхшы өйрәнгән. Шуңа күрә әсәрләрендә борынгы чорларның Кол Гали әсәрләре генә түгел, ә шәрык әдәбиятында урын алган мисалларга да еш мөрәҗәгать итә.
Башлангыч чорын үткәннән соң, аның иҗатында бер үзенчәлек буларак, юмор һәм сатира белән язылган әсәрләр урын ала. Бу аның чорга, заманга һәм укучысына якын булу теләге, чынбарлыкны үзенең иҗатында чагылдыру омтылышы белән бәйле. Кандалый татар әдәбиятында әлеге яшәешне тасвирлаганда Аллаһы Тәгаләгә булган ярату хисеннән, Коръәни караш-фикерләрдә, суфыйчыл, тән һәм җан каршылыгы үзәккә куелган фикерләрдән чынбарлык күренешләрен сурәтләүгә килүдә зур адым ясый. Ул үз чынбарлыгына мөрәҗәгать итә дә, мәдрәсәдәге тәртипсезлекләрне тәнкыйтьли. Белемнәре белән аерылып тормаган хәлфәләрне, наданнарны фаш итә. Әйләнә-тирә авылдашлары, якыннары арасында әдәп-әхлак сыйфатларын санламаучыларны тәнкыйтьли.
“Кандалый мулла була торып, интим хисләре турында ачыктан-ачык яза”
– Алга таба Кандалый иҗаты бераз үзгәреш тә кичерә. Икенче чор иҗатын шәрехләп китсәгез иде.
– Мәктәп елларыннан “Мулла белән абыстай” шигырен яхшы беләсездер. Бу исемне дәреслек авторлары куя, сайланма әсәрләрендә исә ул исемсез тора, шуңа күрә аны беренче тезмәгә бәйле “Тотынышып кулың кулга…” дип әйтү фактта дөрес. Шигырендә ул халыкка хезмәт итәсе урынга, аштан-ашка йөреп вакытын үткәргән, халыкка Коръән сүзен җиткерергә тиеш мулланы вазифасын үтәмәүдә тәнкыйтьләп чыга.
Шуннан соң Кандалый иҗатында янәдән бер зур адым ясала – ул татар әдәбиятының башлангыч чорында киң урын алган мәхәббәт темасына мөрәҗәгать итә. Алгарак китеп әйтсәм, Миркасыйм Госманов Кандалый иҗатының әһәмиятен билгеләп, мондый фикер әйтә: «Суфичылык әдәбияты нигезендә, илаһилык, Аллаһы Тәгаләгә булган ярату хисе өстенлек итсә, шагыйрь ярату хисен күктән җиргә төшерде һәм салам түбәле авыллар буйлап очыртып җибәрде». Ягъни ул чынбарлыкта җир кешесенә хас булган мәхәббәт турында сөйли. Ярату хисенең һәр кешегә хас булуын һәм аның еш кына яшәешнең асылын билгеләвен күрсәтә. Ул чорда боларны сөйләү һәм язу өчен гадәттән тыш кыюлык кирәк, чөнки яшәеш ислам дине таләпләре белән чолгап алынган, ә шәригать кануннары җир кешеләре арасындагы әлеге хисләр турында сөйләү һәм язу катгый тыела.
Күз алдына китерегез, “мин сине яратам, син минем яшәешемнең асылы” кебек гаҗәеп интим хисләрне Кандалый шигырьләрендә чагылдырган! Ул бит мулла кеше! Аның яшәеше Коръән таләпләре, анда язылганнарны авыл халкына җиткерү, Коръән кушканча яшәргә өндәү белән бәйле. Кандалыйга боларны әйтү, язу, үзенең күпсанлы поэмалары аша аны халыкка җиткерү зур кыюлык таләп иткән. Бу татар әдәбияты өчен чыннан да яңалык була.
Кол Гали Коръәнгә нигезләнеп, әт-Тәүхид, сабырлык, акыл фәлсәфәләренә нигезләнеп язган “Кыйссаи Йосыф”ында поэмасында җир кешесен дә зурлый. Зөләйха белән Йосыф мәхәббәте кешегә хас булган гаҗәеп матур хис һәм мәхәббәт анда кешенең бәхете, матурлыгы белән тәңгәлләштерелгән. Кандалый менә шушы онытылыбрак калган, читкәрәк куелган традицияне кире кайтарып, җир кешеләре арасында булган мәхәббәтне гаҗәеп матур сурәтләрдә укучысына җиткерә.
Аның “Шәфгый”, “Сәхипҗамал”, “Фәрхи”, “Мәгъшукнамә” кебек поэмалары – үз чорын үтеп язылган әсәрләр. Шуңа күрә дә Кандалый еш кына әйләнә-тирәдәге мулла-руханилар, хәтта авылдашларының бер өлеше тарафыннан усал тәнкыйтьләнгән. “Ярамаган, гөнаһлы” мәхәббәт хисләре турында ачыктан-ачык язуы шагыйрьне әдәпсезлектә гаепләүгә китерә. Әтисе вафатыннан соң, аны хәтта муллалыгыннан азат итәләр. Аның турындагы истәлекләрдә әйтелгәнчә, бары тик ике-өч ел үткәннән соң гына Кандалый яклы кешеләр авылның икенче башында аерым мәхәллә аерып алып, шунда имам итеп билгеләнүгә ирешкәннәр.
“Әби-бабаларыбыз хат язышканда еш кына Кандалыйның шигырьләреннән мисаллар китергән”
– Шулай да Кандалый иҗатының үзенчәлекләрен атап үтсәгез иде.
– Кандалый иҗатының кыйммәте һәм әһәмияте түбәндәгеләр белән билгеләнә. Беренчедән, үткән әдәбиятыбыз традицияләрен торгыза. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасын күп тапкырлар телгә ала. Йосыф һәм Зөләйха мәхәббәтен ул берничә шигырендә, поэмасында язып үтә, аларның исемнәрен укучысына мәхәббәт үрнәге, мәхәббәт символы буларак тәкъдим итә. Шагыйрь атаклы шәрык дөньясыннан килгән Ләйлә һәм Мәҗнүн исемле геройларны да берничә тапкыр искә ала. Белгәнебезчә, Кайс исемле егет Ләйләгә булган мәхәббәтеннән юләрләнә һәм Мәҗнүн – юләр – дигән исем ала. “Ләйлә һәм Мәҗнүн” поэмасы геройлары шәрык әдәбиятына мәхәббәт символы булып кергән булса, Кандалый өчен дә алар шуның белән кыйммәтле.
Икенче яктан, ул халык авыз иҗаты әсәрләренә мөрәҗәгать итә, ягъни халык иҗатын үзенең шигырь-поэмалары аша кире халыкка кайтара. Кандалый халык иҗатындагы “Синең буең Ак Иделнең камышы, /Сөйләгән сүзләрең былбыл тавышы” кебек тезмәләр күп очрый. Карагыз, халык авыз иҗатына караган, халыкчан җырларның гаҗәеп матур яңгырашы Кандалый шигырьләрендә һәм поэмаларында киң урын алган. Фольклорда еш очрый торган “саба җиле” (иртәнге җилне шулай атаганнар) сөйгәненә үзенең мәхәббәт хисләрен, күңел халәтен җиткерүче бер алымга әйләнә. Күпсанлы әсәрләрендә, шул исәптән Кол Галидә дә, “саба җиле” кулланыла.
Өченчедән, Кандалый чынбарлыкка якын килә, татар әдәбиятының реализм юлына ныклап торып атлавына этәргеч бирә, мәхәббәт тематикасын алып кереп, аны кайтара һәм гаҗәеп матур үрнәкләрен бирә. Дүртенчедән, Кандалый халыкның җанлы сөйләм теленә нигезләнүне дә башлап җибәрүче. Болар халыкчанлыкның нигезе булып тора һәм андый шигырьләрне шуңа да халык та яратып укыган. Элегрәк чорларда безнең әби-бабаларыбыз хат язышканда еш кына Кандалый шигырьләреннән мисаллар китергән. Ягъни сөйгәненә әйтергә теләгән фикерне шигырь юллары аша белдергән, ә алар Кандалый шигырьләре булган.
Шулай ук, Кандалый иҗатында гаҗәеп уңышлы тотрыклы мотивлар күрәбез: сабырлык, мәхәббәт, ярату хисе, кайгы-хәсрәт… Алар кешегә хас хисләр буларак бирелә. Бер яктан, үзенең тормышының да шактый каршылыклы булуы кайгы-хәсрәт хисен бу шәхескә өеп китергән һәм алар шигырьгә күчкән. Шагыйрьнең “Әйа җил…” дип башланган шигыре фәлсәфи лириканың матур үрнәге булып тора: “Әйа агач, яшең күпме?/ Түгелгән җимешең күкме?…”. Анда ул кеше яшәеше, гомер агышы турында уйлана. Ә бу хактагы уйлануларын афористик яңгырашлы ике юллыгына сыйдырган:
“Якутлар табыладыр вакыт берлән, / Вакытлар табылмыйдыр якут берлән”.
Әйе, үткән гомер аккан су кебек, аны кире кайтарып булмый. Бу ике юллыкның яшәеш фәлсәфәсе турындагы тулы бер трактатка тиң.
– Кандалый мирасының документальлек кыйммәте ни дәрәҗәдә бүген?
– Кызганыч ки, Габделҗаббар Кандалый үз әсәрләрен саклау, алдагы буынга җиткерү турында уйламаган. Аның әсәрләре тирә-якка таралган. Аны “Кандал бабай шигыре”, “Габделҗаббар бабай шигырьләре” дип күчереп язганнар, ул кулъязма рәвешендә таралыш алган. Аның иҗаты турында беренчеләрдән булып Каюм Насыйри искә ала. Үзенең “Фавакиһел – җөләсә фил әдәбият” (“Әдәбият турындагы мәҗлесләрнең җимешләре”) хезмәтендә Кандалыйның “Сәхипҗамал” поэмасыннан өзекләр китерә һәм имлясы, теле, сурәтләү үзенчәлекләре миңа уңышлы булып тоелды, шуңа күрә әлеге үрнәкне китерәм, дигән фикерен яза.
Габдулла Тукай “Исемдә калганнар” әсәрендә: Кич утырганда мин Каюм Насыйриның “Фавакиһел – җөләсә фил әдәбият” хезмәте белән танышам һәм аның ахырындагы шигырьләрен яратып укыйм, шул ук вакытта андагы оят сүзләргә гаҗәпләнәм, әдәбиятта шундый сүзләр була ала микәнни, дип үземә сорау бирәм, дигән уйларын яза. Тукай кем икәнен белмичә генә Кандалый шигырьләрен ошатуын белдерә.
Ә инде “оят сүзләр” дигәнгә гаҗәпләнергә кирәкми, Кандалыйның байтак әсәрләрендә чынбарлык күренешләрен натурализмга хас булганча үз исеме белән атау очрый. Аның мәхәббәт шигырьләрендә дә бар ул. Мисал өчен, хатын-кыз гәүдәсе, әгъзалары турында без телдән әйтүне оят дип санаган сүзләр килеп керә. Икенче яктан, ул үзенең иҗатында “мажик” (мужик, крестьян) тормышын түбәнсетеп, гади сөйләм сүзләре белән атый, бу катлау тормышын сөйгәненә гыйбрәт итеп китерә. Муллага кияүгә чыксаң, синең тормышың матур булыр, балаларың да әдәп-әхлаклы булып үсеп җитәрләр, ди. Әгәр дә мажикка кияүгә чыксаң, синең балаларың пычракта аунар, надан булырлар, аларны да, сине дә киләчәктә тәмуг көтә дип кисәтә. Билгеле, аның бу каршылыгы әдәби сурәт буларак кулланылган. Ул гади сөйләм элементларын да кулланган. Тукай “оят сүзләр” дигәндә, менә шуларны күз уңында тота.
Кандалый иҗаты үз чорын узып язган иҗат буларак, нәкъ менә XIX йөзнең беренче яртысындагы татар әдәбиятында үзгә бер яңалык була, яктылык булып балкып яна. Аның иҗаты шушы чор татар дөньясы, татар тормышы, татар халкының иҗтимагый фикер үсешенең үзгәреше турында җитди сүз алып барырга нигез бирә. Халыкның, дини яшәеш белән бергә, көндәлек тормышы, үз яшәеше турында уйлана башлавын, чынбарлыкка йөз белән борылуын һәм караш-фикерләренең үзгәрешен шигырь-поэмаларында чагылдыруга ирешә.
Кандалыйның беренче җыентыгы Б.Яфаров тарафыннан әзерләнгән булса да, ул басылып чыкмый. Бары тик 1960 елда гына Хатыйп Госман һәм Җәвад Алмазлар аның сайланма әсәрләрен дөньяга чыгара. Ягъни Кандалыйның вафатыннан соң йөз ел үткәч, беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Ә 1988 елда Миркасыйм абый Госманов тарафыннан бик әтрафле эшләнгән тулы җыентыгы киң җәмәгатьчелеккә җиткерелә. Китапка Кандалыйныкы булуы ихтимал булган әсәрләр дә кертелгән. Әнә шундый бай, кызыклы иҗат татар халкының үсеш-үзгәреше, иҗтимагый фикер үсешен билгеләүдә чын мәгънәсендә әдәби факт буларак гаять кыйммәтле материал.
Габделҗаббар Кандалый шигырьләре
Татар әдәбияты XIX йөзгә яңару омтылышы көчәйгән, дөньяви мотивлар күәтләнә барган хәлдә килеп керә. Реакция аеруча нык һөҗүм иткән чорларда берникадәр сүрелеп, әлеге тенденция гасырның буеннан буена сузыла.
Нигездә, проза (нәсер) һәм шигъри жанрлар үсә. Гасыр башында алар арасында “хезмәт бүлешү” күренеше күзгә ташлана: шигъ әдәбият- образлы, кинаяле сөйләме белән- матур әдәбият булып яши. Проза исә башлыча фәнни публицистикага якынрак тора.
Реакция басымы оппозициячеләрнең традңицион идеяләрен юкка чыгара алмады. Моны, мәсәлән, Г. Кандалыйның бу чор иҗаты раслап тора.
Габделҗаббар Габделмәҗит улы Кандалый 1797 елда Самара губернасы Ставрополь өязе (хәзерге Ульяновск өлкәсе Иске Майна районы) Иртуган (Иске Кандал) авылында мулла гаиләсендә туа. Шагыйрьнең бабалары хәзерге Татарстан АССР Чүпрәле районындагы Каракитә авылыннан булса кирәк. Шәҗәрәләрнең берсендә Кандалый нәселе “Габделҗаббар- Габделмәҗит- Ибнеәмин- Биктимер- Ибраһим- Йосыф” дип күрсәтелә.
Габделмәҗит- улын варисы итеп калдырырга тели. Шагыйрьнең әтисе Габделмәҗид ибн Ибнейәмин хәзрәт гади генә авыл мулласы булмыйча, заманына күрә зур укымышлы, китап-әсәр язу белән шөгыльләнүче кеше булган.
Башлангыч белемне Габделҗаббар үз атасыннан алган. Соңында Чистай якларындагы Мораса, аннары бер-бер артлы Кизләү, Күркәле, Кышкар, Шонталы мәдрәсәләрендә укыган. Мәдрәсәдән мәдрәсәгә күчеп йөрүенең сәбәбе — артык туры сүзле, кайнар холыклы, белемгә омтылуы көчле булуыннан. Моны шагыйрьнең мәдрәсә тәртипләрен вә белемсез муллаларны тәнкыйтьләп язган шигырьләре раслый.
Укырга һәвәс Габделҗаббар башта әтисендә, аннары Кизләү, Кышкар, Оры, Шонталы мәдрәсәләрендә белем ала.
Г. Кандалый кечкенәдән үк көчле рухлы, тынгысыз характерлы, уй- тойгыларын шигъри сөйләмгә салып бирергә оста булуы белән аерылып тора.
Муллалар хакында үткен эпиграммалар, сатирик шигырьләр яза башлый, шуның өчен мәдрәсәдән куыла.
Кусагыз да һич уфтанмам,
Язуымнан да тукталмам,
Котылмассыз барыбер сез,
Әле болай гына калмам,-
дип, ул моңа горур җавап кайтара. Шонталыда да Кандалыйның туры сүзе күпләргә тынгылык бирми. Мәдрәсәләрдә, бунтарьлыгы белән танылса да, аек акыллы, тирән белемле Г. Кандалыйны күпләр, хәтта остазлары да хөрмәт итә. Кайбер муллалар шәкертләрне укыту эшен дә еш кына аңа тапшыралар. Дини бәхәсләрдә дә гадәттә Г. Кандалый җиңеп чыга.
Г. Кандалый гарәп, фарсы телләрен өйрәнә. Рус, чуваш, мари авылларында еш булу, алар белән аралашу аңа бу телләрне дә үзләштерергә мөмкинлек бирә. Шагыйрьнең берничә тел белүен күрсәткән мәзәк халык телендә йөри: бер мәҗлестә өй хуҗасы өстәлгә тәлинкә белән чикләвек куя, әгәр Габделҗаббар дүрт тел сүзләрен катнаштырып бер шигырҗ әйтсә, бу чикләвекне ашарга рөхсәт, ди. Кандалый шунда ук:
Чи хуш бән мөәйяд, тарилдә орех,
Вә ин ләм йөәккәл, булыр ул грех,-
дип җавап кайтара, ягъни “тәлинкәдәге чикләвекләр шундый яхшы, ашамый калсаң гөнаһы булыр”. Мәзәгендә татар, рус, гарәп һәм фарсы сүзләрен куллана.
Г. Кандалый заманының киң карашлы, тирән белемле кешесе булып формалаша. 30 нчы еллар азагында ул әтисе мәхәлләсенә кайта. Шагыйрьнең күпчелек әсәрләре шул чорда реаль шәхесләргә атап иҗат ителә.
Г. Кандалый – лирик шагыйрь. Ул байтак шигырьләрен автобиографик материалга таянып яза. Беренче карашка бер-берсенә охшаш тоелсалар да. Аларның рухы, пафосы төрлечә. Шагыйрьнең башлангыч чор әсәрләренә яктылык, җиңеллек, юмор хас, аларда авторның яшь, дәртле, уен-көлке сөючән, мавыгучан кеше булуы сизелеп тора:
Ки шау-шу: мәдрәсә гөрли…
Минем кальбем сәне уйлый,-
дип яза яшь егет “Әминәгә” шигырендә.
Шул ук чорда язылган “Камилә” Шигыре конкрет детальләргә, реаль вакыйгаларга бай:
Нигә булган бу Шонталы?
Минем йөрәкне тырнады:
Мин өйләнгәнчә тормады,
Китеп барды бу кыз иргә.
Г. Кандалыйның “Фатыйма”, “Бәгыйдә” кебек шигырьләре дә шәкертлек елларында язылган булуы ихтимал:
Синең дәрдең мәңа төште кечекдин,
Газиз башым гариб булды гыйшыкдин
Бәне, кечкенә мальчиктый,
Күрмәдең һич, и туганым.
(“Фатыйма”)
Ки бән вардым сәне сөеп, алам дип,
Ки сән бәне кудың “тиле малай” дик
(“Бәгыйдә”)
Соңрак язылган “Фәрхисорур”, “Сәхипҗамал”, “Бәдыйгә” кебек мәхәббәт поэмаларында сөю хисе тирәнрәк, тәэсирлерәк.
Г. Кандалыйның әтисе 1840 елда үлә. Шәригать кушканча яшәргә күнеккән авыл халкына, бигрәк тә аның хәллерәк катлавына, яңа хәзрәтнең “мәхәббәт маҗаралары”, бәйсезлеге, туры сүзе ошамый, әлбәттә. Гади авыл кызларына ачыктан ачык мәхәббәт хатлары язу, телгә алырга да ярамаган “гөнаһ хисләрне” ярып салу бигрәк тә фанатик руханиларны ярсыта.
Г. Кандалыйны “әдәпсезлек”т гаепләү – аңа дошманлыкның тышкы ягы гына. Төп сәбәп, әлбәттә, катып калган дин кануннарына шагыйрьнең сыя алмавында, үзен чагыштырмача ирекле тотып, шәригать догмаларына тәнкыйть күзлегеннән каравында. Аның үткен теле, хөр, тәвәккәл һәм кыю сүзе түрәләргә дә барып тия:
Килсен, җөмлә, берәр түрә волостьтән,
Курыкмыйм мин вә дәхи ки урыстан.
Г. Кандалыйга яла сүзләр ишетеп яшәргә туры килә. Күрәсең, ришвәтчелек, ялган белән көн күрүче указлы муллалар арасында ул юаныч та, теләктәшлек тә таба алмаган. Еш кына күрше авылларга барып, якын дуслары, фикердәшләре, гади кешеләр белән аралашкан. Аның мондый сәяхәтләре турында риваятьләр саклана. Кече Кандал белән бертуган Иртуган (Иске Кандал) авылы арасындагы сукмакны, мәсәлән, әле дә авылдашлары “Габделҗаббар сукмагы” дип йөртә. Шундый сәяхәтләрнең берсеннән кайткан Г. Кандалыйга бер ишан:
— Кая йөрисең болай? Ник мәҗлескә соңга калдың?- ди.
Г. Кандалый аңа:
—Ишан сагышын сагышлап,
Ишан рухына багышлап,
Ашап, эчеп, күңел хушлап
Гуляйт иттем Урайкинда!-
дип җавап кайтара. Иронияне аңлап җиткермәгән ишан: “Һай, мелла Габделҗаббар, бик хуп! Бик хуп Анда да изгелекне онытмаска кирәк”, — дип мәҗлестәгеләрне аптырашта калдыра.
Г. Кандалыйга каршы эзлекле көрәш алып барган искелек тарафдарлары, ниһаять, теләкләренә ирешәләр: Г. Кандалый үз мәхәлләсен ташлап китәргә- эшен Әбүбәкәр Әхмәров исемле кешегә тапшырырга мәҗбүр була. Ләкин аны яклаучылар 1843 елда махсус мәхәллә аерып алалар һәм яңадан Г. Кандалыйны чакырталар.
1849 елда шагыйрьгә яңа хәсрәт килә: улы Садретдин егерме биш елга солдат хезмәтенә алына, шагыйрь моны бик тирән кичерә. Гомере буе аңа шигырьләр, хатлар яза. Садретдин дә әтисенә шигъри хатлар җибәрә. Кызганычка каршы, бу хатлардан бер өзек кенә сакланып калган:
Нә Шам эстәр, нә Истәмбул,
Нә Мисыр, нә Бохар, Багдад,
Күңел даим тели, атам,
Сафасын шәһре Кандалның!
Бу дүртьюллык кына да Садретдинның шигъри сәләткә ия булуын раслый. Ул рус телен яхшы белә, 10-15 ел гади солдат, аннан унтер- офицер булып хезмәт итеп, авылына кайта. Әмма ул вакыт инде әтисе үлгән була.
Г. Кандалыйның соңгы еллары авыр үтә: улыннан аерылу, дошманнары белән өзлексез каршылыклар, мәхәлләсеннән куылу, гаиләсендәге үзгәрешләр аның күңелендә тирән эз калдыра, шигырьләрендә әледән- әле хәсрәт, сагыш хисләре чагыла башлый:
Языйм микән, йитәр микән?
Язу файда итәр микән?
Бу кайгулар бетәр микән,
Гомерлеккә китәр микән?
(“Каләмем дә тая инде”)
Аллаһияр суфиның “Сөбател- гаҗизин” китабына язылган шәрех азагына Г. Кандалый, зур авырлыклар күрергә, ике ел буенча төрмәләрдә утырырга туры килде, шул вакыт менә шушы китапны яздым дип, үз кулы белән өстәп куя.
Шагыйрьнең гаилә тормышы да уңай гына бармаган. Укуын тәмамлап, авылга кайткач, ул Гөлстан исемле кызга өйләнә:
Гөлстан… Исме бик матур
Үзе гуринчада ятыр,
Укырга, эшкә дә батыр,-
Аны алмый йөрәк түзми.
(“Гөлстанга”)
Әмма өйләнгәч- үкенә, хәл үзгәрә.
Борнай авылы кызы Фәрхисорурга Г. Кандалый өч ел буе шигьри хатлар яза:
Ике ел торды бу күңлем
Чыгармый гыйшык разыннан.
Өченче елны чыкардым,
Чыкардым сабрым азыннан.
(“Фәрхисорур”)
Фәрхисорур Рәҗәп авылы егетенә кияүгә чыга. Аның ачы язмышы турында шагыйрь “Сәхипҗамал ” поэмасында яза:
Берәү карышты Борнайда,
Тиз үк кайтты да тормай да.
Йибәрде ахыры куып,
Ки Борнайга турук кына.
(“ Сәхипҗамал”)
Түбәндәге шигьри юллар Г. Кандалыйның гаилә тормышы турындагы күп кенә сорауларга ачыклык кертә:
Ки бән дәхи сәнең кеби
Һаваландым, и җанкай ла.
Үземгә тапмадым тиңне,
Тик эстәп кашкалы- миңле,
Юлыктым аңгы да миңге
Җүләр ярга, и җанкай ла.
Отыйм дигәндә- отылдым,
Тотыйм дигәндә- тотылдым,
Соңындин көчкә котылдым-
Ки биш ел соң, и җанкай ла.
(“ Сәхипҗамал”)
Бу шигьри юлларда 54 яшьлек Г. Кандалыйның тормыш һәм рухи фаҗигасе ята. Парау кызы Сәхипҗамалга сөю хатлары язып торган шагыйрь үзенә тиң, рухи яктан бай һәм сөйкемле кешесен эзли. Яшь кызның өлкән кеше гыйшкын кире кагуы табигый. Ничек кенә булмасын, шигырьләрендә Г. Кандалыйның гаилә тормышында бәхетсез булуы, мәхәббәт хисенең дә ул көткән гармонияне тудыра алмавы ачык гәүдәләнә.
Рәхимсез тормыш шартлары Г. Кандалыйның иллюзияләрен бер- бер артлы җимерә бара. Шагыйрьнең бу рухи халәте аның соңгы шигырьләрендә ачык чагыла:
И кояшым, чыгармусән болыттин?
Алымусән бәне бу ялкын- уттин?
(“Кояшым, чык”)
Кулыннан “каләме тайса” да, Г. Кандалый күңелен сабырлыкка өнди, ахирәттән бигрәк, бу дөнья мәшәкатьләре белән яши. Г. Кандалый шат күңелле, хезмәт сөючән шәхес буларак та танылган: мич чыгарган, йозаклар ясый белгән, оста бакчачы, умартачы булган. Шагыйрь 1860 елда, 63 яшендә вафат була. Аның кабере- Иртуган авылы зиратында. Авыл китапханәсенә Габделҗаббар Кандалый исеме бирелгән.
Шагыйрьнең әсәрләре, аерым китап булып, совет чорында гына басылып чыга башлады. Г. Кандалый шигырьләренә иң элек татар мәгърифәтчеләре игътибар итә. 1859 елда Казанда Салихҗан Күкляшев тарафыннан чыгарылган “Хикаяте диване татар” китабына һәм 1881 елда Казан университеты типографиясендә басылган “Мәгъшукнамә” исемле китапка, авторы аталмаса да, Г. Кандалыйның берничә шигыре кертелә. Х. Госман аларны үзе төзегән җыентыкка урнаштыра.
1884 елда К. Насыйри “Фәвакиһел- җөләса фил әдәбият” китабында Кандалыйның шигырьләрен бастыра һәм аларга: “Имля вә иншасы байтак яхшы төзелгәндер, шул җәһәттән игъбар кылынды”,- дип, югары бәя бирә. Билгеле булганча, шагыйрьнең күпчелек әсәрләре хатлар рәвешендә. Алар төрле якка таралган. Бу хакта ул үзе дә язып калдырган:
Ничә кәррә, ничә катлап
Язып бең хат хакыйкатьләп,
Үгетләп тә нәсыйхәтләп,
Йибәреп кылды мәнзурә.
Кәгазе ирде пуштавый,
Сүзенең килгән уставый…
(“ Сәхипҗамал”)
Кайбер шигырьләрен ул аерым дәфтәрләргә дә язган:
Гыйшык дәфтәрләрне дөзеп,
Язарди эчине өзеп……
Бу дәфтәрләрме йитмәде,
Хатыммы яки үтмәде,
Йибәргән кеше илтмәде,
Сәхип сукты диеп башка?
(“ Сәхипҗамал”)
Тора- бара алар халык арасында таралып, күчерелеп, кулдан- кулга йөри. Хәзер дә Г. Кандалый шигырьләре әледән- әле табылып тора. Алар халык күңеленә тиз барып җиткән, яратып укылган. Әлеге дәфтәрләрдә гел мәхәббәт шигырьләре генә булмагандар. Шагыйрь М. Укасый, мәсәлән, К. Насыйриның: “Мин дә шигырьләр язгалыйм. Бабаң да шагыйрь иде, аларга охшасаң, язарсың.” Анда Кандалый үз кулы белән язып җибәргән шигырь дәфтәре бар иде… Ул юкмы синдә?”- дип соравын хәтерлим”, дип яза. Кызганычка каршы, бу һәм башка дәфтәрләр язмышы билгесез.
Шагыйрьнең мирасын барлау эше Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр башланды. Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимовның аерым хезмәтләрендә Г. Кандалый искә алына һәм аның әсәрләренә югары бәя бирелә. Ләкин алар , нигездә, К. Насыйри барлаган шигырьләр хакында гына фикер йөртәләр. Җ Вәлиди “Татар Әдәбиятының барышы” исемле хезмәтендә Г. Кандалый иҗатын шактый тирән анализлый: “Без тарих әдәбиятымызда татарча назымнар язучыны эзләгәндә иң элек Габделҗаббар әл- Кандалыйга очрыймыз”,-ди.
1920 еллар ахырында Г. Кандалый мирасын барлау һәм йөрәнү эшен Гыйльми Үзәк башлап җибәрә. “Безнең юл”, “Яңалиф” ңурналларында Г. Сәгъди, К. Иртуган, И. Бәхтиев мәкаләләре басылып чыга. Шагыйрьнең биографиясенә һәм иҗатына караган яңа фактлар ачыклана.
Ләкин 30нчы елларда бу эш тагын туктала. Г. Кандалый җыентыгы әзерләнсә дә, басылып чыкмый. 1947 елда Б. Яфаров аның бер җыентыгын әзерли, ләкин ул кулъязма хәлендә кала. Шагыйрьнең әсәрләреннән чагыштырмача тулы өзекләрне XIX йөз әдәбияты хрестоматиясенә М.Х. Гайнуллин кертә һәм аның иҗатын да анализлаган хезмәтен татар һәм рус телендә бастырып чыгара. Г. Кандалыйның якташы Л. Җәләй дә шагыйрьнең әсәрләрен барлый, аның турындагы риваятьләрне туплый. Ниһаять, Г. Кандалый шигырьләре “Татар поэзиясе антологиясе”ндә урын ала. Г. Кандалый иҗатын Х. Госман махсус йөрәнә, табылган әсәрләрен аерым китап бастырып чыгара.
Шагйрь мирасын барлау һәм йөрәнү эше хәзер дә дәвам итә.
Г. Кандалый иҗаты күренекле фикер иясе һәм шагыйрь Г. Утыз Имәни традицияләрен үстерүдән башлана. Г. Кандалыйга кадәр үк заманы өчен алдынгы карашлы фикер ияләре тормышның катып калган кануннарын тәнкыйтьләп чыктылар, җәмгыятьтәге җитешсезлекләрне, золымны күрделәр. Алар фикеренчә, халыкка ала сүзен төшендерергә тиешле мулла иң элек үзе саф күңелле, халык турында кайгыртучан, гыйлемле булырга тиеш: олы җанлы шундый шәхесләр генә халык аңын ача, белем бирә алачак. Үзен аямыйча көрәшүче шундый затлар үрнәген алар үткән тарихтан эзләделәр.Мөселман легендаларындагы Йосыф, Ибраһим Әдһәм. Мансур Халлаҗ кебек шәхесләр үрнәгендә Г. Утыз Имәни һәм аның фикердәшләре халыкны изге эшкә- мәърифәт юлына басарга өндәделәр, указлы надан муллаларны кискен тәнкыйтьләделәр.
Үз вазифаларына салкын караучы шундый дин әһелен Г. Кандалый “Мулла белән абыстай” шигырендә күрсәтә. Сатирик үткенлеге, теле ягыннан ул- XIX йөз татар поэзиясенең бер казанышы. Халык җилкәсендә яшәүче муллалар турында Г. Кандалыйга чаклы да (Г. Утыз Имәни, Ә. Каргалый), аннан соң да (Һ Салихов, В. Чүпрәле, М. Юмачиков, М. Акмулла) язучылар күп булды. Әмма Кандалый шигыре алардан күпмедер аерылып тора. Шагыйрь чынбарлыктан алынган конкрет мулла образын сүрәтли. Детальләрнең тормышчанлыгы, мулла образының типик образ дәрәҗәсендә эшләнүе игътибарны җәлеп итә.
Кыска гына бу шигырьдә ул чор көнкүрешенең күп яклары ачыла, төрле элементлары табыла. Суган балтырганлы тавык шулпасы, бавырсак салынган чәй, ун тиенлек хәер акчасы, “чажылдап ” пешкән коймак, “хышылдап” торган хәлвә, бозга каткан, чаңгыдай бөгелеп беткән киез ката- аларның кайберләре:
Үзең түргә утыргансың,
Авызыңны тутыргансың,
Төгәл кәефне коргансың,
Абыстай утырып уңга.
Качырма син бу форсатны,
Чәеңә сал бавырсакны,
Тутыр бик яхшы корсакны,
Икенче калмасын соңга….
Сиңа атап тавык суйгач,
Ашап-эчеп тамак туйгач,
Кесәгә ун тиен куйгач,
Чәй эчеп төн буе кунма.
Г. Кандалыйның шигырьләрендә социаль тигезсезлек детальләре дә байтак:
Синең өчен тавык чалган,
Суган, балтырганын салган,
Син әйткәч, чакырып алган,
Егермесен сатып унга.
соңгы тавыгын суеп, мулланы ашка чакыручы мескен мужик, “ чытык йөзләр, түбән кашлар” авылдашлар, аларның он сатып алырга да акчалары булмау һ.б.:
Савыт-саба ышылдамас,
Бу кыймаклар чыжылдамас,
Дәхи хәлвә хышылдамас,
Ки, акча юк, ди-ди, онга.
Мулла образы сатирик планда бирелә. Ул төшендә дә тавык, күркә, каз күрүче, сары тун киеп йөрүче комсыз зат итеп тасвирлана:
* * *
Тотынышып кулың кулга,
Үзең кергән сары тунга,
Кая киттең болай, хәзрәт,
Абыстайны салып уңга?
* * *
Торып иртә битең югач,
Ашык-пошык намаз кылгач,
Берәр ашка баруны син
Үзеңә зур бәхет сандың[1].
Абыстай берлә икәүләп,
Мужикның сыртын игәүләп,
Тавык, күркә, казын ашап,
Ки кайтып йокыга талдың.
Тавык төштә тары күрә,
Синең дә ашларың керә,
Йокыңда сөйлисең нигә:
– «Абыйстай, чык, кеше керә!»
Чакыручы түгел икән,
Бу бары төш кенә икән,
Күп ашап, саташып шулай
Төшеңдә сөйлисең икән…
Абыстай да аннан калышмый, иртән кунакка чакырылмавын белеп, “изге “ хәзрәт өстенә катасын ташлый:
* * *
Катаң бозга катып беткән,
Ки чаңгыдай шуып киткән,
Абыстайны да син сөйрәп,
Кай арада барып җиткән?!
Кыскасы, мулла белән абыстай образлары “реалистик гәүдәләндерелетә”.
Г. Кандалының беренче шигырьләрендә үк реалистик предметлылык көчле. Әгәр шагыйрь искергән традицияләрне җимерергә үзен хаклы санаса, тормыш күренешләрен дини кануннардан аермалы аңлатырг омтылса, ахирәттән дә бигрәк җир тормышы белән кызыксынса- болар барысы реалистик иҗат тибының алшарты була ала. Г. Кандалый да образларны тормышның үзеннән табып тасвирлый. Дөрес, аның шигырьләрендә ялангач натуралистик сүрәтләр дә күп. Ә “ реализм саф фиксация, фактларны тормыш агымыннан гади генә аерып алу пафосыннан башланып китә; бу очракта фиксацияләү, сүрәтләү үзе эстетик актка әверелә”.
Шигырьнең соңгы строфасын Г. Кандалый ул чор поэзиясенә гаять характерлы үгет- нәсихәт белән тәмамлый: “мужик сыртын игәүләүче” мулланы, үзеңне болай тотсаң, мужиклар синнән бизәр, дип кисәтә:
Ләкин, мулла, онытма син,
Бу ашларга кызыкма син,
Ки алдыңа сызыкла син,
Мужиклар да бизәр соңра.
Халыкны караңгылыктан, наданлыктан коткару өчен ниндидер илаһи үрнәк, остаз кирәк. VIII гасырда яшәгән легендар Бәлх патшасы Ибраһим Әдһәм образын Г. Кандалый идеаль герой итеп күрә. Шагыйрьнең 20нче еллардагы фәлсәфи эзләнүләре “Кыйссаи Ибраһим Әдһәм” дә чагылыш таба. Әсәр тулы сакланмаган. Аның унөч кәгазьдәге (26 биттә 337 бәет- 674 юл) өлеше генә мәгълүм. Бу сигез хикәят яшь шагыйрьнең шактый катлаулы композицияле фәлсәфи- дидактик поэма язуы турында сөйли. Автор үзенең дини- этик һәм фәлсәфи карашларын, Көнчыгыш әдәбиятына хас рәвештә, халык арасында йөргән риваять һәм легендаларга үреп барә, чигенешләр ясап, мөнәсәбәтен белдерә. Бу үзенчәлекләр кыйссаларны Ә. Каргалый, Һ. Салихов әсәрләренә охшатып җибәрә.
Ибраһим Әдһәм көчле характерлы, иманына фанатикларча бирелгән, сүзендә нык торучан шәхес итеп тасвирлана. Мәсәлән, беренче кыйссада Ибраһим Әдһәм патша тәкъдим иткән ризыктан (пылаудан) баш тарта. Аның өчен иң югары дәрәҗә- азат һәм бәйсез булу. Ә патшага гомере буе турылыклы хезмәт итүче (шәһәр капкасын саклаучы) үзенең тырышлыгы өчен җәберләнә генә. Бәйсезлек идеясен Г. Кандалый эзлекле дәвам итә.(“ Корбе солтан уладыр җанга бәла”).
Ленинградта бу әсәр белән бергә саклана торган “Риса- ләил- иршад” поэмасын да М. Госманов Г. Кандалыйныкы дип саный.
Яшь Г. Кандалының күп фикерләре бөек Сәгъдидән дә, мәшһүр суфи шагыйрь Фәридетдин Гаттардан да килә. Чөнки ул чорда мәдрәсәләрдә аларның әсәрләре күп укылган, димәк, әдәби проөесска көчле тәэсир иткән.
Мәсәлән, Г Кандалыйның “Кыйссаи Ибраһим Әдһәм” поэмасы идеяләреннән берсе мондый фикерләргә китерә:
Әй, берадәр, тәрке гыйзз вә җаһ ит,
Һәм сакынгыл- тәрке карбе шаһ ит,
Карбе солтан уладыр җанга бәла,
Улмагыл моның белән сән мөбтәля.
( Әй туган, шан- шәрәфне, югары дәрәҗәне ташла,
Һәм, үзең теләп, шаһларга якынлыктан кач,
[Чөнки] солтанга якынлык- җанга бәла,
Андый бәла чиренә сабышма.)
Нәкъ шушы фикер Фәридетдин Гаттарның бездә бик популяр “Пәнднамә” дигән китабында да очрый:
Карби солтан атҗш-и сузан буд,
Ба бәдән өлфөт Һәлак- и җан буд.
( Солтаннарга якынлык- көйдерүче ут кебек,
Начарлар белән дуслашу җанны һәлак итәр.)
Мондый паралллельләрнең санын берничә дистәгә җиткерергә мөмкин.
Кулъязмадагы беренче поэма- “Рисаләил- иршад” (“Тугры юлга күндерүче китап”) – Кереш, Йомгак һәм егерме сигез махсус бүлектән гыйбарәт.
Яшь Г. Кандалый язган бу “Рисаләил- иршад”дан олы Г. Кандалый иҗат иткән “ Сәхипҗамал”га кадәрге үсү, үзгәрү юлын күзәтү- татар поэзиясенең яңа башлау үзенчәлекләрен ачыграк күзалларга мөмкинлек бирә. “Рисаләил- иршад”да Г. Кандалыйга гына хас поэтикадан тыш, ягъни стилистик, техник һәм сүрәтләү чараларыннан кала, Г. Кандалыйга бәхәссез нисбәт ителгән башка әсәрләрдә очрый торган уртаклыклар күп. Характерлы рифмалар, поэтик фигуралар, эпитетлар китереп тормыйча, ике- өч кенә үрнәк алыйк. “ Рисалә…”дә мондый юллар бар:
Нәсыйхәтләр сәңа хуб бад,
Боның исмене идәрсең яд,
Атап “Рисаләил- иршад”,
Язылган ошбу дүрт пая.
Шагыйрьнең 1960 елда чыккан китабында басылган, аныкы булуы шик тудырмаган “Фәрхисөрур”да мондый юлларны укыйбыз:
Җәмал ләүхендә нәкышың.
Язылды охшатып ая,
Төсең- буеңны мәдехләп,
Язылды ошбу дүрт пая.
(Гүзәллек тактасында рәсемең,
Язылды охшатып айга,
Төсең – буеңны мактап
Язылды бу дүртъюллык.)
“Рисалә…”дә тагын мондый юллар бар:
Егетлек китәдер фәүри,
Йилә вирмә газиз дәүри,
Ки шайтан салмасын җәүри,
Идеп әфгалеңә әзрар.
(Егетлек китәдер тиз,
Җилгә бирмә газиз дәверне,
Шайтан салмасын җәбер.
уй- ниятләреңә зарарлар итеп.)
Шул ук юлларның чак кына үзгәртелгән вариантын тагын да әлеге “Фәрхисөрур”да очратабыз:
Егетлек китәдер фәүри,
Йилә вирмә газиз дәүри,
Ки итмә үзеңне җәүри,
Тотып хасләт һавастындан.
(Егетлек китәдер тиз,
Җилгә бирмә газиз дәверне,
Итмә үзеңне җәберле,
Табигый теләкләрдән тыеп.)
Дөньяви мәхәббәт җырчысы сыйфатында танылган “имам” Г. Кандалыйның суфичылык белән мавыккан яшь Габделҗаббара шигырьләренә мөрәҗәгать итүендә, алардан кабат файдалануында гаҗәпләнерлек нәрсә юк: үз-үзен “кабатлау”, ягъни элгәреге әдәби, шигъри табышларыннан соңрак тагын файдалану күпләргә хас. Әлегем охшашлыклар гадәти һәм механик кабатлау гына булмыйча, авторның иҗади үз ревизиясе булу исә- әдәбият тарихында махсус өйрәнүне сорый торган мөһим күренешләрнең берсе.
“Рисалә…”дә шагыйрьнең хур кызлары белән “очрашу” маҗараларын тасвирлауга шактый киң урын бирүен ничек аңларга соң? Г. Кандалыйдагы бу эротик мотивлар һич тә гадәти азгынлык түгел. Кешенең интим хисләренә граңданлык хокукы яулый башлаган дөньяви поэзиядә, критик реализм нормалары урнашып җитмәгән чорда, узылуы зарури булган этапның, натуралистик күренешләрнең бер гәүдәләнеше иде болар.
Башкачарак итеп әйткәндә, Г. Кандалый эротизмы ул “хис иреклелеге” һәм “мәхәббәт поэзиясе реализмы”ның беркатлы, тәҗрибәсез “балачагы”. Реалистик принциплар формалаша башлаган чордагы бу эротизм XX гасырдагы профессиональ (сатып- алуга исәпләнгән) порнографиядән нык аерыла. Сексуаль эпизодлар, традицион дини китаплардагы формаль тәкъва, шаблон (шунысы белән “әдәпле”) бирелүләрдән үзгә буларак, поэмада нәкъ безнең Г. Кандалыйча дөньяви- натуралистик хәлдә яктыртылу аерым игътибарга лаек. Болар барысы да яшь Г. Кандалый язган “Рисалә…”дән олы Г. Кандалый иҗат иткән “Сәхипҗамал” га килү юлын күрергә, шагыйрьнең иҗат эволюциясен аңларга мөмкинлек бирә, әдәбиятыбызның үткән этаплары турында сөйли.
Бу заманда дин япмасы астыннан чыккан алдынгы идеяләр чыккан алдынгы идеяләр үзләре үк дини тышчага төрелеп бирелә. Моны Һ Салихов, Ш. Зәки, Г. Чокрый һ.б. иҗатларында күрә алабыз. Г. Кандалый үзенең чордашларыннан күпмедер аерылып тора. Аның иҗаты дөньяви мотивлар белән аеруча нык сугарылган. Шагыйрь күпчелек әсәрләрендә җир кешесенең табигый хисләрен җырлый.
Татарларда китап басу патша реңимы тарафыннан күп очракта тоткарланып килү, әдәбият. нигездә, кулъязма хәлдә булу эпистоляр “камера жанрлары” үсүгә китерә. ә бу укымышлыларга ачыграк сөйләшү мөмкинлеге бирә. Шагыйрьләр еш кына хат аша фикер алышалар, якыннарына, остазларына шигъри парчалар, мәдхияләр язалар. Күренекле шәхесләрнең вафат булуы киң резонанс алып, күп мәрсияләр иҗат ителә.
Г. Кандалый иҗат иткән дәвер- катлаулы һәм каршылыклы. Бу шартларда халыкчан шигырь язуны тагын да көчәйтеп, яңача үстереп җибәрү шагыйрьнең зур кыюлыгы, поэзиянең эстетик казанышы иде.
Г. Кандалый шигърияткә халыкчан табигыйлек, матурлык та алып килә. Бай поэтик традициягә һәм халык авыз иҗатына таянып, шагыйрь татар поэзиясен яңа баскычка күтәрә. Ул шигырьләренең озын гомерле булуына ышана:
Хатымга итмәгел тәгъна,
Укы бик сагына- сагына,
Ачылыр сер белә мәгънә,
Булыр язган кеби ташка!
(“Сәхипҗамал”)
“Бәдыйгә” поэмасында мәшһүр “Кыйссаи Йосыф”, “Сәйфелмөлек”, “Ләйлә- Мәҗнүн”, “Фәрхәд-Ширин” поэмаларының гыйшык корбаннарын санап, шагыйрь үзен шуларга тиңли:
Ки мән дәхи бу арага тезелдем,
Бәдыйгәм, дип өзелдем лә өзелдем.
(“Бәдыйгә”)
Г. Кандалый иҗатында Кол Гали һәм башка татар шагыйрьләренең иҗат традицияләре яңа үсеш ала. Билгеле булганча, Г. Кандалый иҗатының төп өлеше- мәхәббәт поэмалары һәм шигырьләре. мәхәббәт темасы алгы планга куелу, беренче карашка, иҗтимагый активлыктан читләшү кебек тоелса да, реаль тормышны сүрәтләү, җир кешесен һәм аның табигый хисләрен олылау үзе үк, объектив рәвештә. шәригать кануннарына, иҗтимагый торгынлыкка каршы юнәлдерелгән куәтле протест авазы булып яңгырый.
Г. Кандалый иҗатының нигезендә мәгърифәтчеләр күтәреп алган проблемалар ята. Җир кешесен күрсәтү, аның матурлыгын җырлау, кешен аң- белемгә өндәү- Г. Кандалый иҗатының көчле яклары. “Мәгърифәтчеләр, гомумән, кеше табигатен. аның бу дөньядагы урынын, чынбарлыкка мөнәсәбәтен ачыкларга тиешләр иде”.
Г. Кандалый җир кешесенең табигый хисләрен, уйлануларын үзенең иң камил шигырьләрендә чын поэзия югарылыгына күтәреп, халыкка әйтеп бирә алды. “ Аның герое легендалардан килә торган романтик персонаң түгел. бәлки шагыйрьнең үз заманында яшәгән тормыш кешесе”.
Г. Кандалый тормыштагы ямьсезлеккә каршы матурлык эталонын куйды: табигать кочагында үскән зирәк, эшчән, сәламәт җир кызын һәм лирик геройның аңа булган саф сөю хисен ачты. шунда ук хезмәт иясе авыл кызларының ул заманда кичергән авыр язмышларын да реалистик планда күрсәтә алды. Аның лирик герое еш кына мулла Габделҗаббар карашлары белән бәхәскә керә һәм җиңә. Бу яңа геройга нинди сыйфатлар хас соң? Иң элек, ул оптимист, ториыш матурлыгын, дөнья ләззәтен эзләүче.
Г. Кандалый шигырьләрендә күтәрелгән күп кенә проблемалар мәгърифәтчелек философиясенә аваздаш. Аның лирик герое бәхеткә ирешүне мәхәббәттә, нигездә, төпле белем алу һәм бәхетле гаилә кору сферасында эзли.
Г. Кандалыйның лирик герое тормышка протестчыл, актив мөнәсәбәттә тора. Бу герой дин әһеле этикасына сыймаган адым ясарга да әзер (“Урлар идем сәне гел, килсә кулдин”, “Бу дөньяда кавыша алмасак. утта янсын заманасы”):
Бу сүзем чын, сөйләшәмен алдамый.
Тәмам оныттыра яздың алламый.
Көн дә сагыш, төн дә сагышың тотып,
Бинамазым, биниазым ут йотып.
(“Фәрхисөрур”)
Сөйгәненең гүзәллегенә сокланып, ул аның күзен мәчеттәге михрабка, сүрәтен мохабка, ягъни яшерен, серле урынга тиңли.
Аллаһ әкбәр дип әгәр каксам колак,
Сүрәтең күңлемә уладыр кунак.
(132)
Димәк, Г Кандалыйның төп яңалыгы “аллачыл принципны җиңеп кешечел принципны күәтләп, үстереп” җибәрүеннән гыйбарәт.
Шагыйрьнең хатын- кызларны яклаган тавышы мәгърифәтчеләрнең шәхес азатлыгы идеяләренә аваздаш.
Шагыйрь сөйгәненә сокланып кына калмый, ул аны үгетли, өйрәтә, кисәтә дә. Аның тормыш картиналары укучыны битараф калдырмый:
Ки көз көне дә кыш көне-
Мужның бар да эш көне;
Буламы елда биш көне
Тыныч, эшсез, Җәмиләкәй?
(“Кара кол тик”)
Кызларның яшьлеген, матурлыгын җиргә салып таптаучан тормыш шартларын шагыйрь фаш итә. Соңгы чиктә шагыйрьнең гыйшкы, өзгәләнүе, кызгануы җәмгыять тәртипләренә каршы куела.
“Сәхипҗамал”да, мәсәлән, заманның иҗтимагый тормыш һәм көнкүреш хәлләре аеруча ачык сүрәтләнә, хезмәт иясе татар хатын- кызларының газаплы. хокуксыз яшәеше гәүдәләнә:
Ире бик әйләде каһри, елан кеби сачып зәһри,
Ки тәгъзиб әйләде[27], дәһри[28], булып агъзы тулук кына.
Көне-төне дә сугышты, яла ябып, ләкаб[29] кушты,
Ки пошмам дисә дә пошты, – килешмәде шул ук кына!
Кыйныйдыр иде фәрманга, түзалмый монча дәрманга,
Качып китәрде[30] урманга, йөгерүбән турук кына.
Пүнәтәйләр билә табып, кыйнарде китереп, җабып,
Орып, яңагына чабып, сүгеп-хурлап ул ук кына.
Тотып, чормап сач үрмәсен, ашатты камчы җөрмәсен,
Ки дошманың да күрмәсен, – ки ул икән шул ук кына.
Тәнендин яра китмәде, күзендин кара бетмәде,
Морад-максудка йитмәде, ки һичшиксез, чын ук кына.
Ки һәр кыен[31], сугыш артын, барып мәгълүм итәр сартын[32],
Чакрып сутник, авыл картын[33], елады ул тудык кына.
Агып күз яшьләре чишмә, ике күзе булып шешмә[34], –
Сән аның көненә төшмә, ишет, аңла, тудык кына…
* * *
Сөяген тоз кеби уып, ки борнын кан илә юып,
Йибәрде ахыры куып,- ки Борнайга турук кына.
Ни биргән акчасын алды[35], бушатты, үзендин салды[36],
Бер үксез баласы калды елап-күңле сынык кына.
Баласы өстенә бакып, үзендин яшьләре акып,
Елады йөзтүбән ятып, туянча берьюлук кына.
(101-104)
Күз алдына патриархаль гаилә, хатын- кызларны җәберләүче ир, бөтен хокуклардан мәхрүм ителгән, бер кешедән дә ярдәм ала алмаучы хатын образы килеп баса.????????????????????????????????????????????????????????????????
Г. Кандалый татар әдәбиятына үзенең мәхәббәт темасы белән анда килеп чыккан бушлык, традиция өзелүдән туган тәҗрибәсезлек хөкем сөргән заманда килеп керде һәм бер гомер эчендә сирәк очрый торган зур казанышларга иреште. Татар шигыренең рухи башлангычын тоеп, укып, җанын иң башта үзенә кадәрле булган бөекләрнең шигыре белән балкытып, үз заманының бөтен каршылыкларын һәм татар кызларының матурлыгын ачып бирә алган икән бу Габделҗаббар дигән олуг зат.
Саба җиле, исәр булсаң,
Парау атлыгъ нәфис җайга,
Сәламемне тикергәйсен
Сәхибҗамал абыстайга! −
дип яза ул «Сәхибҗамал» әсәрендә − бөек мәхәббәт поэмасында. «Саба җиле» сурәте безне әллә кая, еракларга, Йосыфны сагынып, таң җиленә эндәшүче Якуб пәйгамбәр иленә, данлы Алтын Урда шигъриятенә юнәлтә. Шигырьдә бу чордан тиңсез сарайлар, ком чүлләре, далалар һәм кылган, әрем исе … шулар белән хәтергә килгән Таһир-Зөһрәләр, Мәҗнүн-Ләйлә, матурлык һәм иң гүзәл хис − Сөю турында хыял калган.
Г. Кандалыйның «Шәфгый», «Фәхри», «Сәхибҗамал» поэмаларында кайнар сөю хисе кешеләрнең җанын-тәнен биләп алган табигый олы бер тойгы буларак тасвирлана; сөйгән ярың белән уртак мәхәббәткә корылган гаиләдә тигез һәм бәхетле гомер итү омтылышы идеал рәвешендә җырлана. Бу теманы эшкәртүдә шагыйрь әдәби традицияләргә дә таяна, Фәрһад-Ширин кебек образларны мисалга ала, еш кына үзен дә шуларга охшата.
Бер үк вакытта Кандалый, традицияләр кысасында гына калмыйча, новатор буларак эш итә: ягъни ул классик поэзиянең романтик геройларын үрнәк итеп алса да, аларны кабатламый, ниндидер хыялый дөньяны, патша кызларын, билгесез географик урыннарны, гадәттән тыш хәлләрне сурәтләми, ә реаль тормышның үзеннән алып, гади татар авылы кызларын, хезмәт иясе крестьян кызларын тасвирлый. Бу − аның татар поэзиясенә алып килгән зур яңалыгы.
Кандалый − беренче чиратта мәхәббәт җырчысы. Шагыйрьнең аңындагы мәхәббәткә карата зур игътибарлы мөнәсәбәте аның конкрет әсәрләренә кабатланмас сыйфат − мәхәббәт лирикасында чын әдәби шедеврлар тудыру мөмкинлеген бирде. Сөйгәнен ул иң матур, иң ягымлы сүзләр белән мактый, олылый, иркәли, эретеп җибәрер дәрәҗәдә назлый алуда искитәрлек хис юмартлыгы күрсәтә, гадәти сүзләрдән − җыр, җырдан исә төгәл бер симфония оештыру югарылыгына ирешә:
Ай гынам ла, көн генәм лә, гөл генәм,
Җан гынам ла, тән генәм лә, көн генәм!
Җәүһәрем лә, гәүһәрем лә, нур гынам,
Сәрвием лә, җәннәтем лә, хур гынам!..
Ташламачы, ай йөзем лә, гөл йөзем,
Тыңласана, кич ходайчөн, бер сүзем
Гүзәлем лә, кояшым ла, күз генәм,
Ташлама са, беләсең лә, сер генәм!
Назигем лә, үзәгем лә, гүзәлем,
Фәхри, айгыл, ничек итеп гүзәлем?!
Матур сүзләрне өсте-өстенә өеп хис «ябылдыру»да, гашыйкның сөйгән ярына булган ихлас омтылышын җыр югарылыгында гәүдәләндерүдә шагыйрь Сәхибҗамалга мөрәҗәгатендә аерата виртуозлык күрсәтә. Элек ул мактауны сылу кыз сыйфатының үз күңеле аша ничек кичүен тасвирлаудан башлый, аны шундый хәлгә төшергән күркәмнең сыйфатларына күчә.
Йөзең нур хури гыйльмандан,
Сүзең хуб хури вилдандай,
Үзең сылу йәш угъландан
Матур кыйлмыш ушал алла!..
Мондый юлларны яза алган шагыйрьнең мәхәббәте никадәр ихлас, сөю куәсе нихәтле көчле икәнлегенә шикләнеп булмас сыман.
Кандалыйның иң күп язганы − кеше матурлыгы, табигать кочагында үскән, эшчән, сәламәт җир кызы матурлыгы. Күпчелек очракта ул тышкы матурлык. Шагыйрь сөйгәнен, мәсәлән, болай тасвирлый:
Тулган ай дик йөзең матур икәндер,
Ике битең кояш дик нур икәндер,
Кашың кара, сызылган күз өстендә,
Яңа ай дик һавада − күк йөзендә.
Татар крестьян кызы, тиңсез биеклеккә күтәрелеп, алдында сәҗдә итәрлек, табынырлык гүзәл зат буларак сурәтләнә.
Кандалыйның лирик герое тышкы матурлык белән мавыкса да, сөйгәне белән рухи якынлык, тиңлек эзли. Кызның эчке дөньясы, уйлары нинди? Шагыйрь аны шушы яктан да танып белергә тели, шуңа омтыла:
Күреп ирдем сәнең гөй йөзләреңне,
Ишеттем бал-шикәр дик сүзләреңне.
Дәхи күрдем мөбарәк буйларыңны,
Белалмадым вәләкин уйларыңны!..
Г. Кандалый фикеренчә, хатын-кыз да, ирләр кебек үк, мәхәббәттә тигез хокукка, шәхси бәхеткә лаек. Шулай ук Кандалый мәхәббәт һәм тормыш кору мәсьәләсендә кыз үзе дә, язмышка буйсынып кына тормыйча, актив булырга тиеш, дигән фикерне эзлекле рәвештә алга сөрә.
Кандалый үз иҗатында турыдан-туры сыйнфый социаль һәм иҗтимагый-сәяси мәсьәләләрне күтәрмәсә дә, аның мәхәббәт җырларында тормыш чынлыгы бар. Ул авыл кызлары яшәгән мохитне, аларны чолгап алган тормыш шартларын реаль сурәтли. «Кара кол тик» шигырендә, «Сәхибҗамал» поэмасында һ.б. әсәрләрендә гүзәл кызның ачы язмышы ышандырырлык итеп тасвирлана. Беренчедән, күпчелек крестьян хатын-кызлары гомер буе мохтаҗлыкта яши. Аларның киемнәре начар, ямалып беткән. Икенчедән, алар, «камыл эчендә лапырдап, юеш балчыкка чапырдап», урак урып, көлтә җыеп, авыр хезмәт белән интегәләр. Аларның сәламәтлеге какшый, аяк-куллары яргалана, кышкы салкыннарда туңып-өшеп бит-борыннары шешеп, тавышлары карлыгып бетә.
Эш эшләп унике аең,
Гомер буең, кышын-йәен,
Сызып бетеп йөрәк маең,
Каның да калмый кашыкка…
Кыскасы, гади татар крестьян кызларының гүзәллеген җырлау, бигрәк тә хатын-кызларның авыр язмышын реаль планда тасвирлаган әсәрләр татар язма поэзиясендә Кандалыйга кадәр юк дәрәҗәсендә иде.
Мәгърифәтчеләр прораммасы нигезендә сәламәт акыл һәм саф хис ята. Г. Кандалый иҗатында да кешенең табигыйлеген, хисләрнең сафлыгын зурлауны күрәбез. Шуның өстенә шагыйрь гыйлемне, мәгърифәтне яклап та шигырьләр яза:
Гыйлем сахибе һичбер дә
Черемәс, үлсә дә, гүрдә,
Тереклектә җире түрдә
Булыр- мәҗлес хозурында. (77)
Кызларны да ул, сөйкемле итеп кенә түгел, акыллы һәм белемле итеп тә сүрәтли; боларның “балаларының балалары”, “кирәк кыз да, кирәк ир дә” киләчәктә башкаларны укытачагына, шуның белән халык ихтирамын казаначагына шагыйрь нык ышана:
Догаларны сәңа килә,
Үзең ятсаң да кабер өстендә. (97)
Г. Кандалыйның бөтен иҗатында гыйлемлелек- наданлык антитезасы тора. Аныңча, кешенең наданлыгы- аның яман сыйфаты. Мужикларны да ул шуның өчен ачулана. Аларны “кара” дип тәнкыйтьли. Бу, әлбәттә, Г. Кандалыйның алардан читләшүе түгел. Революционер Н.А. Некрасов та бит “Тройка” шигырендә авыл кызын, “за неряху пойдешь муңика”, дип кисәтә.
Г. Кандалый гомере буе мәдрәсә тотып, шул “надан”, “кара” крестьяннарга белем бирергә тырыша, сай белемле хәзрәтләрне тәнкыйть итә. “ Йөрепмез гафләтә һәр ан” шигырендә дә ул шәкертләр исеменнән:
Гыйлемлек булмады бездә,
Йөрепмез гафләтә һәр ан,-
дип, мәдрәсәдә тиешенчә укымый, гамьсез ваемсыз булып. мөмкинлекләрдән файдаланмый калгага үкенә.
Шагыйрьнең, аз булса да. табигать. ел фасыллары турында язган шигырьләре бар: Гөлстан мәүсиме килде,
Мәй эчмәк нә ганимәттер,
Каты таштай йөрәкләрне
Бу май эретәдер.
Бу егетлек, имеш, бер көн-
Йомып ачканчы бер күз дә:
Күрәм хәзер өрәкләрне,
Күмелгәннәр иде көздә. (“ Яз айлары”)
Күренә ки, табигатькә күз салып, шагыйрь кеше гомере турында уйлана. Гуманистик Көнчыгыш әдәбиятына хас мизгел философиясе монда да урын тапкан. Билгеле булганча, мизгел философиясе урта гасыр әдәбиятында теге дөнья оҗмахларына ышанмау булып яңгырый. Бу дөньяда ләззәтләнеп. яратып калырга өндәү- шәхеснең ялгыз бунты ул:
Якутлар табыладыр вакыт белән,
Вакытлар табылмыйдыр якут белән. (“Вакыт һәм якут”)
Г. Кандалый әсәрләрендә “сентиментализм орлыкларын”да табарга мөмкин. Г. Кандалый герое да гармониягә, идиллиягә омтыла. Мәхәббәте көрәшү урынына, ул күп вакытын сыкрап. яшь түгеп, яшерен янып, хат язып уздыра. Хисләрен хат формасында белдерүе дә сентименталистларның яраткан алымына якын. Шул ук вакытта гашыйк геройның ялгызлыгы, саф мәхәббәте белән үзен тирәлеккә каршы куюы романтик каһарманнарны хәтерләтә.
Г. Кандалыйның реалистларга якын торуын да күрми мөмкин түгел. Мәгълүм булганча, реалистик предметлылык, романтик экспрессиягә караганда, әдәбиятның зур казанышы. Шуның белән реализм тарихи конкретлылыкка ирешә, лирик герой билгеле чорның тере шәхесе, заманның иҗтимагый мөнәсәбәтләре продукты буларак күз алдына килеп баса.
Г. Кандалый иҗаты реализмның татар әдәбиятында нинди башлангыч юллар үтүен шактый ачык күрсәтә. Г. Кандалый әсәрләрендә киләчәктә яңарып үсеп китәчәк әдәбиятның төп сыйфатларын, яралгы хәлдә булса да. табарга мөмкин. Шагыйрьнең новаторлыгын, иҗат кыюлыгын әнә шул башлангыч ачышлар билгели. Шигъри таланты, әсәрләренең гүзәллеге, теленң сафлыгы һәм халыкчанлыгы, уй- хисләренең тирәнлеге, тирәлеккә протесты белән Г. Кандалый татар әдәбияты тарихында күренекле урын алып тора. Лирик героеның кичерешләре аша чорның реалҗ картиналарын тасвирлаган, хезмәт иясе массаларының, бигрәк тә хатын- кызларның авыр тормыш шартларын реалистик чагылдыруга ирешкән шагыйрь акыл һәм хис гармониясенә дан җырлады, халыкны белемгә, мәгърифәткә өндәде. Болар Г. Кандалыйны татар поэзиясендә мәгърифәтчел идеяләрне яңа баскычка куйган прогрессив шагыйрьләрнең берсе итте.
Габделҗаббар Кандалыйның бөтен зары, кичерешләре, хәсрәте шигырьләренә чыга, аларда гәүдәләнә. Әсәрләрен игътибар белән, шагыйрь кичергәннәрне күз алдына китереп, аның җанын аңлап укыганда шуңа төшенәсең: Габделҗаббар Кандалый бернинди дә ярлыклар ябыштыруга мохтаҗ түгел! Ул бары тик — күпне күргән, авырлыкларны башыннан һәм йөрәгеннән кичергән, шуңа күрә бәхетле мизгелләр турында хыялланучы шагыйрь. Чын Шагыйрь! Үзебезнең иң зур Шагыйребез.
Шагыйрь 1860 елда вафат була, үз авылында җирләнә. Тик хәзерге вакытта аның җәсәде кайда урнашканлыгын белүче кеше юк — Г. Кандалыйга кабер ташы да чама белән генә куела. Шулай ук шагыйрьдән калган әдәби мирасның төгәл күләме турында әйтеп булмый — аның кулъязмалары халыкка таралган, һәм илнең бөтен төбәкләреннән диярлек табыла торды. Бәлки, Кандалый әсәрләре әле һаман да берәр архивта, йә берәр чормада үз нәүбәтен көтеп ята торгандыр…
метки: Кандалый, Жырчысы, Мэхэббэт, Поэмад, Татарин, Мулла, Хатын, Шагыйрь
Дәреснең темасы:, Габделҗәббар Кандалыйның “Сахибҗәмал” поэмасын өйрәнү.
(X нчы сыйныф)
Дәреснең максаты:
-
Г.Кандалыйның тормыш юлы турында искә төшерү. “Сахибҗәмал” поәмасын анализлау.
-
Сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту. Поэманың үзенчәлекләрен күрә белергә өйрәтү. Чагыштыру, анализлау аша иҗади фикерләү сәләтен үстерү. Поэма анализлау күнекмәләрен камилләштерү.
-
Хатын – кызга карата хөрмәт хисләре тәрбияләү. Укучыларда бер – берсен ихтирам итү хисе тәрбияләүгә йогынты ясау.
Дәресне җиһазлау:
Г.Кандалый портреты; сүзләр язылган карточкалар; биремле карточкалар., Дәрескә материал:
-
Әдәбият (XX йөз башы һәм 20 нче еллар татар әдәбияты): X сыйныф дәреслеге / М.Хәсәнов, А.Әхмәдуллин. – 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2000. – 375 б.
-
Гарәп – фарсы сүзлеге / А.Г. Ахмадуллин, Г.Х. Әхәтов. – Казан: “Матбугат йорты” нәшрияты, 1995. – 405 б.
Дәрестә кулланылган ысул һәм алымнар:
1.Әңгәмә. |
1.Поэманы мөстәкыйл ь уку. |
2.Поэмага якын сөйләү. |
2. Поэманы бәяләү. |
3.Сәнгат ь ле уку. |
3.Инша язу. |
4.Поэма буенча иҗади биремнәр эшләү. |
4.Сорауларга җавап бирү. |
Дәрес барышы.
-
Оештыру – мотивлаштыру.
-
Исәнләшү.
-
Уңай психологик халәт тудыру.
-
Дәреснең максаты белән танышу.
-
Өй эшен тикшерү.
-
Г.Кандалыйның биографиясе буенча сорауларга җавап бирү.
-
Белемнәрне актуал ь ләштерү.
-
Г.Кандалыйның тормыш юлы турында белемнәрне кабатлау (реферат).
-
Аның иҗат эшчәнлеге турында сөйләү (реферат).
-
Яңа белем – күнекмәләрне формалаштыру.
-
Сүзлек өстендә эш.
-
Поэманың язылу тарихы, чорга характеристика.
-
Поэманың эчтәлеген сөйләү.
-
Сюңет элементларын ачыклау.
-
Төп образарга характеристика бирү.
-
Белемнәрне ныгыту.
-
Автор пози циясен ачыклау.
-
Эчке компози ция.
-
Поэмага чагыштырмача анализ ясау(табли ца).
-
Поэманы б әяләү.
-
Тәрбия максаты буенча әңгәмә үткәрү.
-
Йомгаклау (рефлек ц ия).
-
Укучыларның поэмага мөнәсәбәте.
-
Өй эше бирү.
-
“ Татар поэзиясе үсешендә Г.Кандалый иҗатының әһәмияте” турында инша язарга.
-
Билге кую.
План – конспект., Дәрес барышы.
-
Оештыру – мотивлаштыру.
-
Исәнләшү.
Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Хәлләрегез ничек?
Укучы: Исәнмесез! Яхшы.
-
Уңай психологик халәт тудыру.
Укытучы: Укучылар, китап – дәфтәрләрегезне алыгыз. Әдәбият дәресен башлап җибәрәбез.
-
Дәреснең максаты белән танышу.
Укытучы: Без бүген сезнең белән Габделҗаббар Кандалыйның тормыш юлы һәм иҗатын искә төшерәбез. Шулай ук, “Сахибҗәмал” поэмасын анализлыйбыз.
-
Өй эшен тикшерү.
-
Г.Кандалыйның биографиясе буенча сорауларга җавап бирү.
Укытучы: Укучылар, үткән дәрестә сезгә өй эше итеп Г.Кандалыйның тормыш юлын һәм иҗатын укып килергә бирелгән иде.
Хәзер сорауларга җавап бирәбез:
-
Г. Кандалый кайчан туган? (Г.Кандалый 1797 елда туган).
-
Г. Кандалыйның туган җире кайсы өлкә? (Аның туган җире Ульяновск өлкәсенең Иске Майна районы Иртуган авылы).
-
Г. Кандалый башлангыч белемен кемнән ала? (Үзенең туган авылында әтисенең мәдрәсәсендә укып ала).
-
Иҗаты өчен төп чыганаклар булып ниләр тора? (Бәетләр, җырлар, мәкал ь ләр, әйтемнәр).
5. Мәдрәсәдә ниниди дисциплина укыта?
6. Иҗатының башлангыч чорында язган әсәрләре нинди?
7. Г.Кандалый ничә яшендә һәм кайсы елны вафат була?
III. Белемнәрне актуал ь ләштерү.
-
Г.Кандалыйның тормыш юлын кабатлау(реферат).
Укытучы: Укучылар, булдырдыгыз! Сорауларга җавап бирелде. Хәзер, өйгә эш итеп бирелгән рефератларны тыңлыйбыз.
Укучы: Рефератның темасы “Г.Кандалыйның тормыш юлы”.
Г.Кандалый 1797 елда хәзерге Ульяновск өлкәсенең Иске Майна районы Иртуган авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Бу авылның элек Иске Кандал дип йөртелүе билгеле.
Габделҗаббар башта үз авылында әтисеннән укый. Аннары ул Мораса, Кизләү, Кышкар, Оры һ.б. кайбер мәдрәсәләрдә укый.
Козу холыклы, туры сүзле, ачы телле, үзе хакында югары фикердә торган, узенең иреген югары бәяләгән егет була. Туры сүзне кемнең кем булуына карамастан кистереп әйтүчән була. Шуңа күрә ул иске фикерле мулла һәм ишаннар белән тыныша алмаган. Кайбер мәдрәсәләрне үзе ташлап киткән, кайберләреннән куып чыгаралар.
Шулай да табигый сәләте, тырышлыгы нәтиҗәсендә ул күп нәрсәне үзе үзләштерә. Мәдрәсәдә алган белемен, гарәп, фарсы телләренә осталыгын күреп аны шәкертләргә дәрес бирергә куялар. Тел белүе көнчыгыш әдәбияты белән танышуга да юл ачкан. Классик төрки әдәбиятны, «Кыйссаи Йосыф», «Кыйссаи Сәйфелмөлек» әсәрләрен яратып укыган. Алардагы образларны үз иҗатында яратып кулланган.
Авыл тормышы, халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныш була. Аларны җыя, шулар үрнәгендә үзе дә шигырьләр яза.
Г. Кандалый иҗаты өчен төп чыганаклар – классик язма поэзия һәм халыкның үз иҗат чишмәсе була (бәетләр, җырлар, мәкальләр, әйтемнәр).
Рус, чуваш, мордва халыклары белән аралаша. Телләрен белә.
1824 елда үз авылына кайтып муллалык итә башлый. Игенчелек, бакчачылык, умартачылык белән шөгыльләнә. Табигать кочагында йөрергә ярата.
Байлар, түрәләр, иске фикерле муллалар белән тыныша алмаган. Дошманнары күп булган. Бигрәк тә, әтисе үлгәч, аның дошманнары тагын да кыюланалар, 1841нче елда аны муллалыгыннан алалар. Әмма авылда шагыйрь яклы кешеләр дә күп була. 1843нче елда анны кабат мулла итәләр. Ул 1860нчы елның май аенда 63 яшендә вафат була. Соңгы елларда аның каберенә зур гранит таш куелды.
Укытучы: Яхшы. Г.Кандалыйның тормыш юлы турында сөйләнгәннән нәтиҗә ясадык.
-
Иҗат эшчәнлеге турында сөйләү (реферат).
Укытучы: Г.Кандалыйның тормыш юлын кабатладык. Ә хәзер иҗат эшчәнлеге турында икенче рефератны тыңлыйк.
Укучы: Минем рефератның темасы “Г.Кандалыйның иҗат эшчәнлеге”.
Иҗат эшчәнлеге шәкертлек чорында башлана.
«Рисаләи-л-иршад» — «Тугры юлга күндерүче китап». Бу поэма кереш, 28 бүлектән һәм йомгак рәвешендәге «мөнәҗәттән» тора.
а) Кереш «вәгазьләр бабы» белән башлана, нәрсәнең яхшы нәрсәнең начар икәнлеген аңлау өчен гыйлемле булырга кирәклеген төшендерә.
Гыйлемле булып бәхеткә ирешеп була ди.
б) Бүлекләр үгет-нәсыйхәт бирүдән тора:
1) сабыйларга үгет-нәсыйхәт
2) яшьләргә үгет-нәсыйхәт
3) кызларга нәсыйхәт
4) сөйләм культурасы хакында
5-8) ирләргә һәм хатыннарга вәгазьләр; изге эш-гамәлләр булдырырга кирәк ди.
в) Ахырда «мөнәҗәт» бирелә. Анда җәмгыятьтәге реаль тәртипләргә, гаделсезлеккә ризасызлыгын белдерә.
Поэмада дөнья һәм ахирәт хәлләре бергә үрелә, дини дидактика дөньяви рух белән үрелеп бирелә.
- «Ибраһим Әдһәм кыйссасы».
Ибраһим Әдһәмне автор үз-үзен хакимнәрдән бәйсез хис итүче, иманында нык торучы һәм хикмәт иясе итеп тасвирлый. Үзе белән булган хәлләргә туры килә.
Алга таба да аның иҗатында үзе күзәткән күренешләрне реаль сурәтләү киң чагылыш таба. Аның кулланган тел-сурәтләү чараларында күренә. Ул фразеологизмнарга бай халыкчан телгә күчә.
«Мулла белән абыстай» шигыре
Татар халкының укымышлы катлавын руханилар, муллалар тәшкил иткән. Күпчелеге белем һәм халыкка тәрбия бирү юлында зур тырышлык куйганнар. Аларның аң – белем таратудагы фидакарь эшчәнлеге күтәрелеп-оешып килүче татар мәгърифәтчелегенең бер үзенчәлеге булып тора. Шул ук вакытта муллалыкны кәсепкә әверелдергән, көнем өчен дип
яшәүче руханилар да булган. Габделҗаббар аларны күзәтә, үзенең шигырьләрендә тормышчан детальләр белән сүрәтли.
Бу шигырь шушы чор татар поэзиясе өчен күренекле яңалык була. Кулдан – кулга, телдән – телгә күчеп, халык арасында киң тарала.
Нәтиҗә ясау.
Яшь шагыйрь өчен, әлбәттә, нәтиҗәсе булмый калмый. Аны мәдрәсәдән куалар. Ул уйлана, борчыла, ләкин аның хисләре кайнарлана бара, иске тәртипләр һәм фанатизмга карата ялкынлы протест тойгысы дөрләп кабына. Ул борынгы тәртипләргә, надан фанатикларга буйсынмавын, мөстәкыйль бәйсез ихтыяр көчен күрсәтә. Үзенең кешелек кыйммәтен тойган, шәхес буларак уянган яшь кеше, горур кыяфәттә калып, һич тә күңелен төшерми, иҗат дәрте белән яна.
Укытучы: Сөйләдең, яхшы. Г.Кандалыйның башлангыч чорда иҗат ителгән поэма, шигырьләрен кабатлап үттек. Ә хәзер, бүгенге төп темага күчәбез.
-
Яңа белем – күнекмәләрне формалаштыру.
-
Сүзлек өстендә эш.
Укытучы: Балалар, поэма буенча сүзлек белән танышыйк. Таныш булмаган сүзләрне сүзлектән карап, дәфтәрләргә язып алыйк.
Менә
-
Җәмалың – иске гарәп сүзе; матурлык, гүзәллек мәгънәсендә . (Гарәп – фарсы сүзлеге – 234 бит).
-
Гозре кәмал иттем – иске гарәп сүзе; үтенеч сүзе әйттем дигәнне аңлата. (Гарәп – фарсы сүзлеге – 195 бит).
-
Йирле – диалектологик сүз; нык нигезле дигәнне, ягъни җирле мәгънәсендә. (Диалектологик сүзлектән – 203 бит).
-
Кәсрәт – гарәп – фарсы сүзе; артык, бик көчле мәгънәсендә. (Гарәп – фарсы сүзлеге – 265 бит).
-
Нәгяһ – гарәп – фарсы сүзе; кинәт, кайчак дигәнне аңлата. (Гарәп – фарсы сүзлеге – 349 бит).
-
Катларына – иске гарәп сүзе; яннарына бару, яннарында булу мәгънәсендә. (Гарәп – фарсы сүзлеге – 403 бит).
Сүзләрне яздык.
-
Поэманың язылу тарихы, чорга характеристика.
Укытучы: “Сахибҗәмал” поэмасы өйдә укырга бирелгән иде. Башта, поэманың язылу тарихын искә төшерик.
1 нче укучы:
Поэма XIX йөзнең уртасы, ягъни 1850 нче елда языла. Поэманың язылу тарихы турында сөйләгәндә, шуны онытасы түгел:
-
Беренчедән, Г. Кандалыйның әтисе 1840 елда вафат була. Аның әтисе вафат булганнан соң дошманнары арта. Аны 1841 нче елда муллалыгыннан алалар. Ул кешеләрдән начар сүзләр ишетеп яши. Кешеләр кискен карашлы була.
2 нче укучы:
-
Икенчедән, 1849 елда шагыйрьгә яңа хәсрәт килә: улы Сәдретдин 25 елга солдат хезмәтенә алына, шагыйрь моны бик тирән кичерә. Улы белән гомере буе шигырьләр, хатлар языша.
3 нче укучы:
-
Өченчедән, шагыйрьнең гаилә тормышы да уңай гына бармаган. Укуын тәмамлап, авылга кайткач, ул Гөлстан исемле кызга өйләнә. Әмма, өйләнгәч – үкенә, хәл үзгәрә. Борнай авылы Фәрхисөрүргә шагыйрь 3 ел буе шигъри хатлар яза. Ләкин, Фәрхисөрүр Рәҗәп авылы егетенә кияүгә чыга.
Укытучы: Димәк, шагыйрьнең соңгы еллары авыр үтә: улыннан аерылу, дошманнары белән өзлексез каршылыклар, мәдрәсәдән куылу, гаиләсендәге үзгәрешләр аның күңелендә тирән эз калдыра. Болар барысы да, шагыйрьнең “Сахибҗәмал” поэмасында ачылыш таба.
чорга характеристика
Укучы: XVIII йөзнең ахыры – XIX йөзнең яртысы – шагыйрь яшәгән һәм иҗат иткән чорга туры килә. Бу еллар, шагыйрь өчен бик авыр, хәсрәтле була. Ул конкрет тормыш мисалы нигезендә, көнкүрештәге мөнәсәбәтләрне дә раслый. Шулар хакында үзенең шигырьләрен, поэмаларын иҗат итә.
Укытучы: Яхшы. Поэманың язылу тарихын, чорга характеристиканы өйрәндек.
-
Поэманың эчтәлеген сөйләү.
Укытучы: Ә хәзер сез, “Сахибҗамал” поэмасының эчтәлеген сөйләгез.
Укучы: Сахибҗәмал – Парау авылының умартачы Сәйфетдин кызы. Ул бик матур, чибәр була. Аңа мелла гашыйк була һәм көн саен хатлар яза. Мелла Сахибҗәмалны үзенә хатынлыкка чакыра. Мин сине хөрмәтләп, яратып торам дип яза. Кыз меллага кияүгә бармый. Егет кызны кисәтә, ялгышлык ясап кияүгә надан иргә чыкма ди. Ләкин, кыз мелланың сүзләренә колак салмый. Кыз бик күп авылдагы егетләрнең йөрәген яндыра. Аннары, әтисе кызын үз авылларындагы надан тол ир – Пәскәгә хатынлыкка бирә. Сахибҗәмалның андагы тормышы авыр була. Чөнки, ире бик начар холыклы кеше була. Ул кызны тилмертеп, кыйнап яши торган була. Беренче баласы Ногман тугач озак та үтмәстән, Сахибҗәмал 25 яшьтә дөнья куя.
-
Сю ж ет элементларын ачыклау.
Укытучы: Яхшы. Поэманың эчтәлеген тыңладык. Балалар, хәзер поэмада чагылыш тапкан проблема һәм аның чишелеше хакында сөйләшәбез.
Укучы: “Сахибҗәмал” поэмасы күләме ягыннан озын, җитди проблемалы, сюжетлы әсәр. Бу поэмада җитди проблема буларак – хатын – кызны кимсетү, аны рәнҗетү тора.
- .. Ире бик әшәке аның, елан кебек ул агулы,
Газаплады, динсез булып – хатынын ул бик хурлады.
Көне – төне дә сугышты, хатынына кушамат кушты…” (Цитата).
Автор идеясе буенча төп проблеманы чишү, — Сахибҗәмал укымышлы муллага, ягъни авторның үзенә кияүгә чыгарга тиеш. –
- .. Әгәр дә муллага барсаң,
Синең урының булыр түрдә,
Күреп дөньда күп файда, —
Кыямәттә ки һәм гүрдә…” (Цитата).
Укытучы: Дөрес. Шулай ук поэманың экспозициясен, төенләнешен, кульминацион ноктасын ачыклыйк.
1 нче укучы:
Экспози
Сиңа җаным, дога итеп,
Сәлам әйтәм.
Сәламнәрне сиңа җаным –
Үтенеч сүзе әйтеп язам”… (Цитата).
2 нче укучы:
Төенләнеш:
Языйм микән, җитәр микән?
Шушы кайгы бетәр микән?
Шушы кайгы, шушы хәсрәт
Күңелләрдән китәр микән?” (Цитата).
3 нче укучы:
Кул
-
Төп образарга характеристика бирү.
Укытучы: Балалар, хәзер төп образларга характеристика бирәбез.
1 нче укучы:
2 нче укучы:
3 нче укучы:
4 нче укучы:
Саба җиле
Җил киң сахраларда, далаларда, чүлләрдә исеп, авторның уй – хисләрен чуалап йөрүче.
5 нче укучы:
6 нчы укучы:
Укытучы: Яхшы. Булдырдыгыз. Хәзер автор пози ц иясен ачыклыйк.
-
Белемнәрне ныгыту.
-
Автор пози циясен ачыклау.
Укучы: Автор үзе икенче төп герой буларак күренә. Яг ъ ни, ул лирик герой образында. Автор, — уй – хисләрен һәм эчке кичерешләрне үз исеменнән сөйләп бирүче. Димәк, поэмада ул шагыйрь үзе.
И алтыным, тыңласаң иде:
Сүзем кабул итсәң иде?!
Шулай тилмереп яшәгәнче
Бүтән ярга барсаң иде!?”… ( Ц итата).
-
Эчке компози ция.
Укытучы: Балалар, автор позициясен ачыкладык, ә хәзер эчке композиция белән танышыйк. Сез поэмада монолог , яисә эллепсис чагылышын укып китә аласызмы? Алар поэманың кайсы өлешендә бирелә?
Хәзер мин сезгә бу сүзләрнең аңлатмасын бирәм.
Монолог – автор сөйләме, берлек санда башкарыла. Ягъни, сөйләүче үз – үзе белән һәм башка кеше тарафыннан җавапсыз булу формасында бирелә.
Эллипсис —
Хәзер сез поэмадан шушы эчке компози
Укучы: “Сахибҗәмал” поэмасы башыннан ахырына кадәр монолог формасында язылган. Поэмада авторның сүзләренә җавап бирүче юк.
Ки яза алмый турыдан;
Янә бәг ъ рем, сула йөзем
Авырлыклардан, кайгыдан ”. ( Ц итата).
Шулай ук, поэмада эллипсис формасы да чагылыш таба.
- .. “Көне – төне кулың эштә,
Үзең зур, каты тел – тештә,
Рәхәт күрәлми бер тәштә
Тыныч йокларга тансыкка…”. ( Ц итата).
-
Поэмага чагыштырмача анализ ясау(табли ца).
Укытучы: Дөрес. Балалар, ә хәзер без сезнең белән поэмага чагыштырмача анализ ясыйсыз. Без “Сахибҗәмал” поэмасы белән “Мулла белән абыстай” шигырен чагыштырабыз.
Укучы:
Табли ц а.
- Монолог рәвешендә язылган. –
“ Гашыйк уты янар, һич сүрелмидер,
Дөнья галәм күзләргә һич күренмидер …”
Диалог рәвешендә язылган. –
“ Агайга син тавыш бирдең:
Икәү бергә йөреп ашка,
Гомергә көлкегә калдың.”
Образлар
Сахибҗәмал;
Лирик герой.
Мулла;
Абыстай.
Тел – стил ь чаралары
Поэманың теле аңлаешлы, ул гарәп – фарсы сүзләре белән бик нык чуарланган язма телдән – гомүмхалык теленә күчүдә зур борылыш ясады.
Гарәп – фарсы сүзләре белән бик нык чуарланган шигырь.
Сю ж ет элементлары
Экспози ц ия:
“ Сиңа җаным, дога итеп, Сәлам әйтәм.
Сәламнәрне сиңа җаным – Үтенеч сүзе әйтеп язам”…
Төенләнеш:
“ Языйм микән, җитәр микән?
Шушы кайгы бетәр микән? Шушы кайгы, шушы хәсрәт Күңелләрдән китәр микән?”
Экспози ц ия:
“ Тотынышып кулың кулга,
Үзең кергән сары туңга,
Кая киттең болай, хәзрәт,
Абыстайны салып уңга?”
Төенләнеш:
“ Агайга син тавыш бирдең:
Икәү бергә йөреп ашка,
Гомергә көлкегә калдың.”
Автор пози ц иясе
Автор үзе икенче төп герой буларак билгеле. Ул поэмада Лирик герой образында.
Бу шигыйрьдә автор мулла һәм абыстай сөйләшүләрен яза. Үзе конкрет образ буларак катнашмый.
-
Поэманы б әяләү.
Укытучы: Балалар, хәзер поэмага бәя бирәбез. Кайсыгыз поэманы бәяли?
Укучы: Поэманың теле аңлаешлы, ул гарәп – фарсы сүзләре белән бик нык чуарланган язма телдән – гомүмхалык теленә күчүдә зур борылыш ясады. Авторның хикәяләве сагыну һәм үтенү булып укучыга җиңел аңлашыла.
Укытучы: Яхшы. Ә кайсыгыз поэмада урын алган хатын – кыз мәсьәләсен бәяләп китә?
Укучы: Шагыйрь хатын – кызларның эчке һәм тышкы матурлыгын, гүзәллеген һәр яктан тулы сүрәтләп бирергә омтыла. Аларга булган соклануын бөтен йөрәге белән бирелеп тасвирлый. Халык поэтикасы һәм ритмикасы алымнарын куллана. Автор борынгы чордагы романтик мәхәббәт поэмаларына мөрәҗәгать итсә дә, үз заманының реаль тормыш картиналарын сүрәтләве белән аерылып тора. Поэма тради ц ия белән яңалыкны янәшә куеп язылган әсәр.
-
Тәрбия максаты буенча әңгәмә үткәрү.
Укытучы: Балалар, яхшы, поэмага бәя бирдек, ә хәзер без сезнең белән әңгәмә үткәрербез.
Укытучы: Балалар, тәрбияле кеше кем ул? (Кешеләрнең бер – берсенә яхшы караш – мөнәсәбәтле, кешеләрне хөрмәт итүче кеше тәрбияле була).
Укытучы: Балалар, поэмада нинди проблема күтәрелә? (Хатын – кызга карата кырыс булу проюлемасы күтәрелә).
Укытучы: Хатын – кызга карата мөнәсәбәт хәзерге вакытта үзгәрдеме?
-
Йомгаклау (рефлек ц ия).
-
Укучыларның поэмага мөнәсәбәте.
Укытучы: Балалар, “Сахибҗәмал” поэмасы жанры ягыннан нинди әсәр?
Укытучы: Поэма дип нинди әсәрләр атала? (Сюжетлы, күләме ягыннан озын, нинди дә булса җитди проблемага багышланган тезмә әсәр поэма дип атала).
Укытучы: Балалар, сезнең поэмага карата нинди мөнәсәбәт хисләре барлыкка килде? (Минемчә, бик яхшы, матур, җитди поэма. Чөнки, бу поэма буенча, хатын – кызны – шәхес итеп күрергә кирәк дигән бурыч бар. Г. Кандалый хатын – кызларның тормышта инсафлы, бәхетле ана булуларын күрергә тели һәм шуны ук, поэманы укучылардан да тели).
-
Өй эше бирү.
-
“ Татар поэзиясе үсешендә Г.Кандалый иҗатының әһәмияте” турында инша язарга.
-
Билге кую.
Укытучы : Укучылар, булдырдыгыз! Дәрескә барыгызда әзерләнеп килгәнсез. Мин сезнең белән горурланам. Сезгә хәзер тиешле билгеләр куям. Өй эшләрегез бирелде. Дәрес тәмам. Сау булыгыз!
Укучы: Саубуллашу!
метки: Мэхэббэт, Татарча, Кандалый, Жырчысы, Хыялымдагы, Турында, Хисен, Буларак
Ответ №1
Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәрендә гаилә, әдәп-әхлак
мәсьәләләреннең күтәрелеше.
Г. Кутуй үзен шагыйрь, драматург, прозаик, публицист, тәрҗемәче буларак таныткан, үз заманының әдәби хәрәкәтендә кайнаган җәмәгать эшлеклесе.
Алга омтылыш, тормышның һәр өлкәсендә зарур үзгәрешләр, гомуми җанланыш, капма – каршы карашлар бәрелеше әлеге сәләте тулы файдаланылмаган хатын – кызны да иҗтимагый яшәеш мәйданына чыгара. Гадел Кутуй исә кордашлары арасында нәфис затларга мәдхия җырлаучы буларак аерылып тора, алданрак бара. Һәм менә нәкъ хатын – кыз бөеклеген данлаган “ Тапшырылмаган хатлар “ повесте аны бөтен дөньяга танытты. Кечкенә генә күләмле, гади итеп язылган әсәр ни өчен бүгенге көндә дә популярлыгын югалтмады! Минем уйлавымча, иң саф, иң олы хис – мәхәббәт хисе, балаларны пар канатлы нигездә тәрбияләү – гаиләнең төп кануны, кешенең күңелен биреп эшли торган һөнәри хезмәте һәм, гомумән, бу тормышта бәхетле кеше булып яшисе килеп яшәү теләге, чорлар, гасырлар, буыннар алышынса да, үзенең асыл кыйммәтләрен, мәгънәсен югалтмый.
Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәренә бүгенге көн күзлегеннән чыгып, әдәп-әхлак каннуннарын, яшәешебезнең асыл кыйммәтләрен, дин нигезләрен, җәмгыятебездә барган үзгәрешләрне аңлап, хөкүмәтебезнең гаиләләрне кайгыртуга йөз белән борылуын күреп заманча бәя бирү актуаль мәсьәләләрнең берсе.
“Тапшырылмаган хатлар” повесте исеменнән үк күренгәнчә, эпистоляр жанрда, ягьни хатлар рәвешендә язылган. Әсәрдә дүрт хат – дүрт сюжет сызыгы бар. Беренчесе – мәхәббәт тарихы, икенчесе – гаилә тарихы, өченчесе – хезмәт юлы тарихы, дүртенчесе – бәхетле булырга теләү тарихы. Бу тышкы бүленеш кенә түгел, бәлки идея-композицион бүленеш. Һәр хат повестьта күтәрелгән проблеманың билгеле бер ягын сәнгатьчә хәл итүгә буйсындырылган. Аларның барысын да Галия образы ялгый, беркетә, мәхәббәт, гаилә мәсьәләреннән хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урыны, бала тәрбияләү, кешенең үз хезмәтенә җаваплы мөнәсәбәте кебек проблемаларга кадәр үсә.
«Тапшырылмаган хатлар» повестеның төп темасы – мәхәббәт. Г. Кутуй, гаҗәеп зур осталык һәм җылылык белән, Галия образын психологик үсештә күрсәтә. Галия Казанда рабфакта укый. Искәндәрне очрата, аңа чын күңелдән гашыйк була.
4 стр., 1557 слов
Мәгърифәтче Г.Исхакый повестьларында хатын-кыз язмышын чагылдыру үзенчәлекләре
… ә. Шулай ук хатын-кызны санга сукмаган, аны бары тик физиологик теләкләр канәгатьләндерү объекты итеп кенә санаган җәмгыять тә, Гаяз Исхакый раслаганча, инкыйраз ө … Ул әле өйләнмәгән иде» (1916) әсәрләрендә хатын-кызның гаиләдәге урынын, ана мәхәббәте, бала хакы кебек гомумкешелек … кешенең үз-үзен тотышын, аның нинди тәрбия алуына һәм, гомумән гаиләви-әхлакый мөнәсәбәтләргә генә кайтарып калдыру кебек …
Мәхәббәт искиткеч гүзәл хис, ул кешегә яңа яшәү көче, энергия, тормышына шатлык өсти торган, илһам, дәрт бирә торган серле, сихри бер халәт. Мәхәббәт кыенлыкларны, авырлыкларны җиңәргә булыша, яшәү дәрте сүнгәндә дә, кем өчендер бик кирәк булуыңны аңлау, аның өчен генә яшәү – мәхәббәтнең могҗиза тудыра алуына ышандыра. Мәхәббәт хисен тормыш азагына кадәр вакламыйча, кадерләп саклау – кешенең тормышын тулыландыручы иң зур бәхет. Кызганыч, безнең геройларыбыз икесе арасында туган олы мәхәббәт хисен ахырга кадәр саклый алмыйлар. Бу очракта Искәндәрне генә гаепләп калдыру дөрес түгел. Алар икесе дә гаилә корып яшәргә әзер кешеләр түгел, ә гаилә кору өчен кешедә җаваплылык һәм төп тәрбияне биргән нигез – гаилә, ата-ана җылысын, назын тоеп, гаилә тәрбиясе нигезендә үсәргә кирәк. Искәндәрнең алдагы тормышы турында сөйләнми. Галия ата-ана назы, гаилә җылысы күрмәгән, гомумән, гаилә тормышының нинди булырга тиешлеген аңлап җитмәгән, яшь, беркатлы, тәҗрибәсез кыз. Искәндәр белән Галия ир белән хатын булып гаилә корып яши башлагач та, аларның кимчелекләрен аңлатырга, киңәш бирергә янында әти-әниләре юк.
Галия белән Искәндәр яратышып өйләнешәләр. Бергә китап уку, роль өйрәнү. Искәндәр Галияне ярата, спектакльдән соң ул, мәсәлән, гримын да сөртмичә өенә ашыга. Чөнки, ди ул Галиягә “мин бу рольне син күрсәткән төзәтмәләр белән, сине сөеп, синең турыңда уйлап, син биргән шатлык эчендә уйнадым. ”-ди.
Әмма озакламый гаилә күгендә болытлар куера башлый.
Обновлено: 09.03.2023
Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” пьесасына анализ.
“Сүнгән йолдызлар” әсәренең эчке һәм тышкы конфликтларын билгелибез.Тышкы конфликт нидән гыйбарәт соң? Кәрим Тинчурин әсәрне халыкта яшәгән ышануга бәйләп яза.Без хәзер дә һәр кешенең күктә үз йолдызы бар дигән гыйбарәгә ышанабыз. Кешенең үз йолдызы ул аның яшәү мәгънәсе, ягъни яшәешендәге төп, зур бәхете. Драма “Сүнгән йолдызлар” дип атала. Ни өчен йолдызлар сүнгән? Сәбәбе – драманың тышкы конфликты. Драманың һәр герое бәхетне үзенчә аңлый һәм үз бәхетенә омтыла, ләкин аларның барысын да чынбарлык, реаль тормыш чолгап алган. Реаль тормыш һәр геройга карата рәхимсез. Тормыш гаделсезлеге сугышка бәйле. Сугыш геройларны барысын да бәхетсез итә , хәтта Надирны да. Эчке конфликт исә геройларның һәрберсендә. Исмәгыйль Сәрвәрне ярата. Ә ул бары үз төшенә ышана. Ул бәхетле булырга теләсә дә, шул ук вакытта үз бәхетенә ышанмый. Ул мескен, ярлы. Исмәгыйльнең эчке конфликты аның мәхәббәт хисе һәм аңы арасында. Сәрвәр рухи яктан көчле. Ул үз бәхете өчен үзе көрәшә. Шул ук вакытта ул Надирны да кире какмый. Ул аны җәлли аның белән кешеләрчә сөйләшә. Сәрвәрнең бәхете -Исмәгыйль. Ул аның йолдызы. Исмәгыйльне үз кулы белән үтергәч, үзен үзе кичерә алмый, бәхете үлгәч, акылдан шаша. Ягьни, аның яшәү мәгънәсе Исмәгыйль иде. Ул улгәч, аның йолдызы сүнә. Надир драмада иң көчле. Ләкин аңарда эчке каршылыклар бик күп. Беренчедән, ул горур. Тышкы кыяфәте белән башкаларның чиркануын тудырса да, ул мескен булырга теләми. Надирның эчке каршылыгы – аның үз бәхетен ничек аңлаудан гыйбарәт. Надир Сәрвәрне ярата, ул аның белән булырга тели, ләкин шул ук вакытта ул акылы белән моның мөмкин булмаганын аңлый. Сәрвәр авылда иң чибәр кыз. Надирның Сәрвәрне яратуыннан авыл егетләре дә көлә. Надирның төп эчке конфликты – аның теләге һәм реаль аңы арасында. Әсәрдән тыш вакыйгалар – каз өмәсе күренеше һәм шулай ук яшь һәм карт көтүчеләр Сираҗи белән Шәйбәкнең сөйләшүе. Автор метафоралар файдалана. Аҗдаһа – сугыш, йолдызлар – бәхет. Кара болыт – сугыш. Җиһаншаның басуын боз сугып киткән. Басу- сугыш басуы ; басу ботка булган – сугыш басуында кешеләрнең мәгънәсез һәлак булуы. Метафоралар авторның геройларга һәм тормышка үз карашларн ачарга ярдәм итәләр. Авторның әйтергә теләгән фикере – һәр кеше үз бәхетенә омтылып яши, ләкин җәмгыять кешеләрне бәхетле итә алмый. Сугыш кешеләрнең бәхетен сүндерә, асыл егетләрнең тормышын эзә. Чылбыр рәвешендә бәхетсезлек тагын да арта. Нәтиҗәдә һәрбер кешенең бәхетсезлеге җәмгыять бәхетсезлеге булып усеп җитә. Бер-берсен шашып яраткан яшьләр чынлыкта бәхетнең мәгънәсен аңламыйча һәлак булалар. Кешеләрнең бәхетсезлеге шулай ук Фәрхи кебек им- том итүче карчыкларга бәйле. Андый кешеләрне бары матди як кызыксындыра, яшьләр бәхетлеме, бәхетсезме кызыксындырмый. Бу яктан андый карчыклар дәүләт җитәкчеләренә охшаш.
- Для учеников 1-11 классов и дошкольников
- Бесплатные сертификаты учителям и участникам
Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы
3нче номерлы гимназия муниципаль белем бирү учреждениесенең
югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Әдиятуллина Мәдинә Хафиз кызы
Тема. Татар әдәбиятында мәхәббәт темасы.
(Кол Гали, Г.Кандалый, Һ.Такташ иҗатлары буенча осталык дәресе)
Максат.1.Татар әдәбиятында Кол Гали, Г.Кандалый, Х.Такташ иҗатларында мәхәббәт темасының яктыртылышына күзәтү ясау.
2.Укучыларда мөстәкыйль фикер йөртү күнекмәләрен камилләштерү.
3.Әхлак тәрбиясе бирү, шигьрияткә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау.Презентация, Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф”поэмасы, Г.Кандалыйның “Сахибҗамал” һәм “Фәрхи”әсәрләре, Һ.Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасы, кызыл, зәңгәр, яшел төсле геометрик фигуралар(өчпочмак, квадрат,түгәрәк),төсле маркерлар.
Ул үзе иске нәрсә,
Һәрбер йөрәк аны яңарта,
Тиле яшьлек ярты гомерен бирә
Аның хисе белән янарга.
Укытучы. Бүген без осталык дәресендә катнашабыз. Сез бу дәрестән нәрсә көтәсез, нәрсә өмет итәсез ?(тактага язып куябыз).
— теоретик мәгълүмат алу;
— төркемнәрдә эшләү күнекмәләренә өйрәнү.
Рәхмәт. Эшебезне башлыйбыз. Эшне төркемнәргә бүлеп оештырырбыз. Рәхим итегез, үзегез теләгән геометрик фигураларны сайлый аласыз. 3 төркем булыр.
Ә хәзер экранга рәхим итегез. (экранда слайд)
— лидер, үз өстенә җаваплылык алучы, җиңүгә омтылучы, тәвәккәл, дан — шөһрәт яратучы, энергияле.
— тәртип яратучы, игътибарлы, сакчыл карашлы, үз сүзендә нык торучан, аналитик.
— шәфкатьле, мөрхәмәтле, кайгыртучан, тугры, юмарт, ышанучан, киң күңелле.
Сез үзегез аңлапмы, аңламыйчамы төркемнәргә бүлендегез. Һәр төркемдә билгеле бер сыйфатларга хас кешеләр бүленгән. Туры киләме? Төркемегезнең портретын ясагыз һәм үзегезне тәкъдим итегез.(тактага эленеп куела)
Мин рус мәктәбендә татар балаларына татар теле һәм әдәбият укытам. Әдәбият укытучының 7 бурычы бар (исегезгә төшереп китәм).
1. Әдәбияттан белем күнекмәләрен бирү,
2. Әдәбиятка мәхәббәт һәм кызыксыну уяту,
3. Тормышка әзерләү,
4. Әхлак тәрбиясе бирү,
5. Эстетик кул ьтура, зәвык тәрбияләү,
6. Укучыларның сөйләм һәм язма телен үстерү.
7. Милли рух, үз халкыңның сәнгатенә,тарихына,мәдәниятына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.
Балаларга әхлак тәрбиясе бирүгә аеруча зур игътибар бирәм.
Әдәбиятта мәңгелек темалар бар. Мәңгелек тема – төрле заман һәм халыклар өчен уртакк, кызыклы, әһәмиятле тема.
— Төркемнәргә бирем: Нинди мәңгелек темалар беләсез?(маркерлар белән язып тактага эләләр).
Мәхәббәт һәм нәфрәт.
Сугыш һәм тынычлык.
Тугрылык һәм хыянәт.
Аталар һәм балалар.
Матурлык һәм ямьсезлек.
Без бүген дәрестә мәхәббәт турында сөйләшербез. Дәреснең темасы: “Татар әдәбиятында мәхәббәт темасы”(экранда слайд)
Бирем: мәхәббәт сүзендәге хәрефләр белән сүзләр ясарга.
Тугрылык (тактага эләләр)
Игътибар итегез әле , мәхәббәт сүзендәге хәрефләрдән нинди матур сүзләр ясый алдык.!Рәхмәт.
— Нәрсә соң мәхәббәт? Бәяләмә бирик.(җаваплар тыңлана)
Ул үзе иске нәрсә,
Һәрбер йөрәк аны яңарта,
Тиле яшьлек ярты гомерен бирә
Аның хисе белән янарга.
Димәк, мәхәббәт кешелекнең даими юлдашы, асыл сыйфатларыннан берсе. Шуңа күрә ул сүз сәнгатендә элек электән җырланган, көйләнгән. Без дәрестә Урта гасыр әдәбиятының Болгар чорыннан безгә килеп җиткән истәлекләреннән берсе Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф”дастаны, 19нчы гасыр урталарында татар укучыларының яраткан шагыйре Г.Кандалый һәм 20нче елларда иҗат иткән ялкынлы шагыйрь Һ.Такташ иҗатында мәхәббәт темасы турында сөйләшербез.
(Төркемнәргә биремнәр таратыла) Биремнәрне укыгыз һәм җавап әзерләгез.
1нче бирем.Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасында мәхәббәт ничек яктыртыла? Әсәрдән өзекләр белән дәлилләгез.
2нче бирем. 20нче гасырда иҗат иткән Г.Кандалый хатын- кызлар мәхәббәтен ничек тасвирлый? Ни өчен Г.Кандалыйны мәхәббәт җырчысы дип атыйлар?(“Сахибҗамал” һәм “Фәрхи” әсәрләренә таяныгыз).
3нче бирем.20нче еллар әдәбиятында трибун- шагыйрь булып танылган батыр йөрәкле Һ.Такташ иҗатында мәхәббәт темасы ничек гәүдәләнеш һәм чишелеш тапкан? (“Мәхәббәт тәүбәсе”поэмасы буенча).
Укытучы.1нче биремгә нәтиҗә.(экранда слайд Кол Гали портреты “Халык хәтерендә-сигез гасыр”)
Зөләйха да Йосыф та искиткеч гүзәл затлар. Зөләйха хис- тойгы кешесе. Йосыф акыл, сабырлык белән эш итә. Мәхәббәт сынауларга дучар була. Мәхәббәт ул- бәхет. Бәхетле мәхәббәт булсын өчен сабыр булырга кирәк. Саф мәхәббәт турында сүз бара.
2нче биремгә нәтиҗә. (экранда слайд Г.Кандалый портреы, “Г.Кандалый-мәхәббәт җырчысы”)
Мәхәббәт- мәңгелек тема. Г.Кандалый Йосыф- Зөләйха мәхәббәтен өлге итеп ала. Ләкин аңа яңалык, шәхси төсмер бирә. Татар хатын- кызларының мәхәббәтен һәм матурлыкта патша кызларыннан ким булмавын романтик рухта тасвирлый. Лирик геройның Ссхибҗамал исемле кызга олы мәхәббәте гаҗәеп оста гәүдәләнеш тапкан.
3нче биремгә нәтиҗә.(экранда М.Җәлил сүзләре)
“Һ.Такташ поэзиясе үлемсез . Аның югары художестволы формада бирелгән , тирән идея эчтәлеге белән сугарылган шигырьләре хәзерге көндә дә актуальлекләрен югалтмыйлар . ”
“Мәхәббәт тәүбәсе- әхлак мәсьәләсе буенча иң кыю куелган әсәрләрнең берсе. Идеясе- яшьлек ялгышларыннан сакланыгыз, кешегә ышаныч, көч бирә торган ямьле һәм мәгънәле итә торган ярату хисләрен югалтмагыз, “ирекле сөю”- вакытлы күренеш.Зөләйханың мәхәббәте, аның хисләре аеруча бер җылылык белән сүрәтләнә.
Укытучы.Карап үтелгән әсәрләрнең охшаш һәм аермалы якларын билгелик әле.(җаваплар тыңлана)
Мәхәббәт- иң олы, зур, матур хис.
Кол Галидә — илаһи мәхәббәт.
Г.Кандалыйда — ихтыяҗи мәхәббәт.
Һ.Такташта -”ирекле сөю”.
Нәтиҗә.Безнең фикерләребез уртак икән.
Бүгенге көндә дә мәхәббәт темасын үзләренчә,үз йөрәкләре кушканча язучы әдипләребез бар.(экранда слайд Ф.Яруллин,Р.Миңнуллин,Г.Зәйнәшева, Р. Вәлиева,Э.Шәрифуллина китаплары). Шигырь юлларын укыгыз һәм авторын табарга тырышыгыз.
Син – мәңгелек учак,
Син – мәңгелек чәчкә;
Әй Мәхәббәт, әйтче,
Син соң ничә яшьтә?
Синең кайнар кочагыңа
Кереп бетәсем килә.
Эрет мине, эрет инде –
Эреп бетәсем килә!
Тормышым- авыр арба
Йөгем гел арта бара.
Арбам күптән туктар иде
Мәхәббәт тартып бара.
Әдәбият укытучысы буларак мәхәббәт темасы миңа да якын. Мин дә шигърияткә гашыйк. Мин дә каләм тибрәтәм. Иҗат җимешләремнең берсен тәк ъ дим итәм.
Килә минем яратасым
Ак болытларга утырып
Килә очып барасым.
Бәхетле буласым килә
Тулы бәхет иясе.
Хыял диңгезенә чумып
Килә бер югаласым.
Килә бер ураласым.
Сине үземә гашыйк итеп
(Укучылар да мәхәббәт турында шигырьләр укыйлар).
Сакла сөюне таплама берүк
Олы хисләрне ваклама берүк.
Узар гомерләр аккан су кебек
Сөю мәңгелек, сөю мәңгелек.
Мәхәббәт яшьләрдә диләр,
Була ул картларда да
Мәхәббәтсез яшәп булмый
Олыгайган көндә дә.
Йомгак. Осталык дәресеннән нәрсә көттек, нәрсә өмет иттек?(Укучыларның игътибарын тактага юнәлтәм)
Димәк, максатыбызга ирештек. Рәхмәт.(экранда слайд) “Укытучы – гыйлем өйрәтүче һәм балаларның җаннарын тәрбияләүче ул”.
Тукай! Татар халкы телендә, күңел түрендә яңгырап торган бу исемнең халык өчен нинди кадерле, аның язмышында никадәр әһәмиятле икәне шөбһәсездер. Нигә шулай, берәүләр, ижаты белән әдәбиятта тирән эз калдырып та, халыкныкы булып китә алмый, икенчеләре, әдәбият тарихына гына тугел, халык тарихына җуелмас битләр яза. Г.Тукайга багышланган инша.
Г.Тукай – татар халкы күгендә якты йолдыз.
“Күңел берлән сөям бәхтен татарның,
Курергә шаһлыгын, тәхетен татарның.
Татар бәхете өчен мин җан атармын:
Татар бит мин, үзем дә чын татар. ”
Тукай! Татар халкы телендә, күңел түрендә яңгырап торган бу исемнең халык өчен нинди кадерле, аның язмышында никадәр әһәмиятле икәне шөбһәсездер. Нигә шулай, берәүләр, ижаты белән әдәбиятта тирән эз калдырып та, халыкныкы булып китә алмый, икенчеләре, әдәбият тарихына гына тугел, халык тарихына җуелмас битләр яза.
Тукай феномены, Тукай талантының бөеклеге һәм яшәү көче хакында күп уйландым мин. Бу уйланулар бер нәрсәне ачык аңларга ярдәм итте: халык язмышы милләт язмышыннан аерылгысыз, халык өметләрен һәм әрнүләрен, сөенечләрен һәм тормышын сурәтләгән иҗат кына озын гомерле, кадерле була икән.
Г.Тукай 1886 елның апрелендә дөньяга килә. Балачагы. ятимлек ачысын татып үтсә дә , язмышында зур роль уйнаган изге күңелле кешеләр яхшылыгы , туган як табигатенең гүзәллеге аны шагыйрьлеккә әзерләгән. Инде 1905 елда Тукайның шигырьләре басыла, үзе таныла башлый. Ләкин бу иҗат гомере 1913 елда туктап, өзелеп кала. Нибары унсигез елга сузылган бу юл Г.Тукайга мәңгелек дан, исем, дәрәҗә алып килде.
Жисми яктан шагыйрь тормыштан китсә дә, еллар үткән саен Тукай шәхесе безгә якыная, кадерлерәк була бара. Аның тарафыннан иҗат ителән 400 дән артык классик шигырь , 9 поэма, 350 дән артык чәчмә әсәре чын татар телендә язылуы, телнең нәфислеге һәм саф булулары белән аерылып тора.
Тукай ижаты куптән инде халыкара хәзинәгә әверелде. Ул татар әдәбиятында дөнья халыкларының телләренә иң күп тәржемә ителгән әдип. Тукай иҗаты дөнья мәдәнияты бакчасындагы татар чәчәге ул. Үзе дә төрек, гарәп, фарсы, рус, казах, татар телләрен яхшы белеп Пушкин, Лермонтов , Толстой, Крылов, Некрасовны, рус теле аркылы көнбатыштан Байронны, Шекспир, Гейне, шәрыкътан оригиналда Хафиз, Сабир, Сәгъди, Низаминыукыган, тәржемә иткән, алар иҗаты белән татар халкын һәм башка төрки халыкларны таныштырган язучыларның беренчесе.
Шуңа күрә дә безнең куңелләрдә, йөрәкләрдә, Тукай рухы, Тукай шигырьләре, Тукай моңнары. Тукай рухы яшәгәндә, Тукай моңнары яңгыраганда татар милләте, аның теле яшәр, киләчәге якты булыр!
Әни – һәр кеше өчен иң якын, иң кадерле кеше. Ул безгә әлеге дөньяда яшәү хокукын, тормыш биргән. Бала иң беренче сүзендә “әни” дип, юкка әйтмидер. Һәр әни үзенең баласы турында кайгыртып калмыйча, анда кешелеклелек, әдәплелек сыйфатларын да тәрбияли. Әни безне мөстә – кыйль фикер йөртергә, үзебезнең хаталарны танырга ярдәм итә. Тормышның булачак һәм үткән көннең кадерен белергә өйрәтә. Нәкъ әни безгә кешенең кадерен белергә, туганнарың турында кайгыртырга, өлкәннәрне хөрмәт итергә өйрәтте. Бары әни генә синең уңышларыңа һәм ирешкән дәрәҗәләреңә чын күңелдән куана.
Әни – безнең киңәшче.Ул безгә дөресен әйтүче, хаталарыбызны төзәтеп, туры юлга бастыручы. Хәтта өлкән кешеләр дә еш кына әниләренә мөрәҗәгать итәләр. Һәр кеше үз әнисен үзенчә ярата: кемдер аңа матур сүзләр белән эндәшсә, кемдер өй эшләрен эшләргә ярдәм итә, әнисе турында кайгырта. Начар әниләр булмый. Әни кеше беркайчан да үз баласын алдамый. Җир йөзендә һәр әни баласы өчен хәтта сәламәтлеген дә кызганмый. Әни безнең яратуны таләп итмичә, чын күңеленнән, ихластан ярата.
Әлбәттә, мин үземнең әниемне яратам һәм хөрмәт итәм. Ул минем бик яхшы, юмарт һәм гадел. Үзеңең серләреңне сөйләп була торган, гел киңәшләр сорап була торган кешең булуы – зур бәхет. Әнием кояш кебек, гел балкып, һәрберебезнең күңелен күрүче нур кебек. Аннан башка дөньяны күз алдына китерергә дә куркам. Әнием мине бик күп нәрсәләргә өйрәтте. Мин аңа бик рәхмәтле.
Һәрберебез дә әниләрнең эшләгән яхшылыклары өчен рәхмәтле булырга тиеш. Беркайчан да үз әниеңне онытма, чөнки аны дуслар да, акча да алыштырга алмый.
Әниегезнең кадерен белегез һәм яратыгыз!
“САМЫЙ ДОРОГОЙ ЧЕЛОВЕК”
Мама – это самый родной, близкий и дорогой человек для каждого из нас. Она дала нам самое ценное, что мы имеем – нашу жизнь. Не зря первое слово, которое произносит ребёнок — “мама”. Каждая мама не только заботится о своём ребёнке, но и старается привить ему самые лучшие человеческие качества. Мама учит нас самостоятельно принимать решения, признавать свои ошибки. Она учит нас ценить жизнь и каждое прожитое мгновенье. Именно она научила нас ценить людей, заботиться о близких и уважать старших. Только мама всегда будет искренне радоваться нашим успехам и достижениям.
Конечно же, я очень люблю и уважаю свою маму. Она у меня очень добрая и справедливая. Какое же это счастье осознавать, что есть человек, которому в любой момент можно рассказать что-либо или поделиться каким-то секретом и быть уверенным в том, что всё это останется между вами. Моя мама, как солнце, светит каждому в нашем доме. Я даже боюсь представить, что бы я без неё делала. Мама научила меня многому, я безумно благодарна ей за это.
Каждый из нас благодарен своей маме за всё, что она делает для нас. Не нужно никогда забывать о своих матерях, ведь никакие друзья, деньги не смогут заменить нам нашу родную маму.
Читайте также:
- Сочинение про ботанический сад
- Сочинение надо жить честно
- Внеобщественный человек не может иметь морали сочинение
- Премудрый пескарь итоговое сочинение
- Как пишется рецензия на сочинение
1797 ел, Самара губерниясы, Ставрополь өязе Иске Кандал авылы — 1860 ел, шунда ук.
Татар һәм гарәп телләрендә яза. «Кандалый» тәхәллүсе туган авылы исеменнән алынган. Мулла гаиләсендә туа.
17 ел дәвамында Казан губернасының Казан, Тәтеш, Чистай өязләре, шулай ук Самара губернасының Ставрополь өязе мәдрәсәләрендә белем ала. Мәдрәсәләрне еш алыштыру — шигырьләрендә алардагы тәртипләрне һәм уку системасын тәнкыйтьләү нәтиҗәсе. Укуга сәләтле булганы өчен, аны шәкертлек чорында ук мәдрәсәнең түбән баскычларында гарәп телен укытуга тарталар. 1824 елда руханилык вазифаларын башкарырга рөхсәт алып, Кандалый туган авылына кайта, имам-хатип булып тора. Шигырьләрендә мөселман руханиларын көлке утына алганы, хатын-кыз образларына мәдхия җырлаганы (традицияләргә каршы чыгу), кайбер шәригать нормаларын бозганы өчен, 1840 елда авылның мөселман мәхәлләсе җыелышы Кандалыйны руханилык дәрәҗәсеннән мәхрүм итәргә тәкъдим ясый. Бу тәкъдим тиешле тавыш санын җыя алмаса да, Кандалый эшеннән китәргә мәҗбүр була. 1843 елда ул үзенең фикердәшләре тарафыннан оештырылган 2 нче мәхәллә белән җитәкчелек итә. 1848 елда аның мәхәлләсенә җитәкче руханилар тарафыннан яңа имам һәм мөдәррис куела. Шулай итеп, Кандалыйны эшеннән читләштерәләр, мәхәлләдә аның йогынтысы сизелерлек кими. 2 елга якын төрмәдә утырып чыга (кулга алуның төгәл вакыты һәм сәбәбе билгесез).
Кандалый күпкырлы белем иясе була. Мәдрәсәдә өйрәнгән гарәп һәм фарсы телләреннән тыш, үзлегеннән рус, мордва һәм чуаш телләрен үзләштерә. Ул төрле эшләр белән шөгыльләнә: китап төпли, сабын кайната, мич чыгара, йозак төзәтә.
Беренче «Рисаләи-әл-иршад» («Тугъры юлга күндерүче китап», 1815/16 тирәсе) әсәрен Кандалый мәдрәсәдә укыган чорда яза. Бу дини-дидактик әсәр кереш сүз, 28 бүлек һәм мөнәҗәт формасында язылган йомгактан тора. Автор укучыны мөселман дине кысаларында гына мөмкин булган дөреслеккә өнди. Поэмада җир тормышының фанилыгы турында мотивлар яңгырый, бакый дөньяга үзеңне әзерләү зарурлыгы ассызыклана. Моның өчен Кандалый фәннәр өйрәнү, изге гамәлләр кылу, золым, хәйлә, мәкерлекне кире кагу, хискә артык бирелмәү, түземле булу кирәклеген әйтә. Гыйлемлелекне югары бәяләп, Кандалый крәстиянгә карата беркадәр һавалылык (тәкәбберлек) күрсәтә. Аныңча, укымышлы кешегә игенчелек хезмәте килешми.
Кандалыйның шулай ук уку чорында язылган дип фараз ителгән «Кыйссаи Ибраһим Әдһәм» этик-фәлсәфи поэмасы зур күләмле әсәрнең бер өлешен тәшкил итә (тулаем күләмдә сакланмаган). Поэманың исеме шартлы рәвештә төп геройларның берсе исеменнән алынган. Аның прототибы реаль тарихи шәхес — Бәлх солтаны Ибраһим Әдһәм (874/875 дә үлә). Хакыйкать эзләп, ул, тәхетен ташлап, дәрвиш киемендә юлга чыга. Акылы һәм диндарлыгы белән Ибраһим Әдһәм Һарун әр-Рәшид хәлифәгә ошый (763/766 — 809), һәм ул аңа үзенең сараенда киңәшче булып калырга тәкъдим ясый. Ләкин Ибраһим Әдһәм, дәрвиш тормышына тугры калып, Аллаһка хезмәт итү юлын сайлый. Поэманың башка бүлекләрендә сүз «Болгар иле»нең белем эзләп сәяхәткә чыккан Кәндиле авылы егете турында бара. Шушы урында поэма өзелә. Сакланып калган текстның күп өлеше урта гасырлар әдәбияты рухында, нәсыйхәт характерында язылган.
Заманасына күрә новаторлык рухында иҗат ителгән «Сәхипҗамал» поэмасы Кандалыйның соңгы иҗат чорына карый. Ул эпистоляр жанрда язылган, анда хәрәкәт тә, сюжет та юк. Анда татар әдәбиятында беренче мәртәбә хатын-кызга карата мәхәббәт җырлана:
Сәңа, җаным, дога иттем, дога илә сәлам иттем,
Сәламнәрнең соңы, җанкәм, язып гозер каләм иттем.
Сәхипҗамал, чибәрем лә, и матурым, сөярем лә!..
Кандалый гади крәстиян кызының сөйкемле образын тудыра, авыр физик хезмәт һәм күңел газапларына дучар булган татар хатыны тормышының күңелсезлеген күрсәтә. Шагыйрьнең кызларга сөйгәннәрен үзләре сайларга тиеш булулары турындагы мөрәҗәгате искелек кануннарына каршы чыга, шуңа күрә мөселман руханилары тарафыннан тәнкыйть утына алына.
Төрмәдә утырганда Кандалый Аллаһияр Суфиның «Сөбат әл-гаҗизин» («Гаҗизләргә терәк») поэмасына гарәпчә комментарийлар яза.
Кандалыйның башлангыч чор әсәрләренең теле катлаулы һәм архаик, үз эченә гарәп-фарсы, угыз, чыгытай лексика һәм морфологиясе элементларын ала. Соңгы чор иҗатында халык теленә бераз якыная. Аның шигъриятендә сөйләм теле элементлары, эпик әсәрләрдән өзекләр, җырлар, әйтемнәр, мәкальләр, фразеологизмнар күп.
Үзе исән вакытта Кандалыйның әсәрләре кулъязма рәвешендә тарала. С.Кукләшевнең 1859 да чыккан «Диване хикайәте татар» китабына беренче тапкыр шагыйрьнең, исеме аталмыйча гына, 8 юлы керә. Тагын 200 юлы «Император география жәмгыятенең Оренбург бүлеге язмалары»нда («Записки Оренбургского отделения Императорского географического общества», 1870, кн. 1) басыла, алар анда «татар һәм башкорт халык җырлары» дип атала. 1881 дә күбесенчә Кандалый шигырьләреннән торган «Мәгъшукнамә» («Сөеклемә») китабы басылып чыга, ләкин шагыйрьнең исеме тагын күрсәтелми. Беренче тапкыр Кандалый исеме К.Насыйриның «Фәвакиһел җөласә»сендә («Мәҗлесләрнең җимеше») 1884 елда бирелә, китапта шагыйрьнең 1 меңнән артык шигъри юлы урын ала.
1920 елларда ТАССР Мәгариф халык комиссариаты Академүзәге Кандалыйның иҗади мирасын өйрәнергә һәм системага салырга дигән карар чыгара. Ләкин шагыйрьнең беренче «Шигырьләр» җыентыгы Х.Госман редакциясендә 1960 елда гына дөнья күрә.
Шагыйрьнең бүгенге көндә кулланышта йөргән иң тулы «Шигырьләр һәм поэмалар» басмасы 1988 елда фәнни комментарийлар белән М.Госманов редакциясендә нәшер ителә. 1999 елда «Сәхипҗамал» поэмасы аерым китап булып чыга.
Рәхим Г., Газиз Г. Татар әдәбияты тарихы: Борынгы дәвер. Кандалый, 1922. 1 җилд;
Иртуган Кандалый Шагыйрь Г.Кандалыйның кыскача тәрҗемәи хәле һәм шәхси хәяты // Безнең юл. 1927. № 8;
Бәхтиев И. Шагыйрь Г.Кандалый турында // Яңалиф. 1929. № 13;
Госман Х. Г.Кандалыйның яңа табылган әсәрләре // Совет әдәбияты. 1960. № 5;
Курбатов Х.Р. Г.Кандалый шигырьләрендә метрика һәм строфика // Татар теле һәм әдәбияты. Кандалый, 1977. 6 кит.;
Тазюков Х. Г.Кандалый турында кайбер мәгълүматлар // Совет мәктәбе. 1978. № 6;
Татар әдәбияты тарихы. Кандалый, 1985. 2 том;
Госманов М. Кандалый мирасын барлау юлында // Казан утлары. 1987. № 7;
Гайнуллин М.Х. Татарская литература XIX в. Кандалый, 1975.
Автор – А.М.Ахунов