НА РАЙОННЫЙ ТУР XXIРЕСПУБЛИКАНСКОГО ФЕСТИВАЛЯ ДЕТСКОЙ, ЮНОШЕСКОЙ И МОЛОДЕЖНОЙ ПРЕССЫ«ЗОЛОТОЕ ПЕРО»
Габдулла Тукай – яраткан шагыйрем
(«Лучшая журналисткая работа” на татарском языке, посвящённая к 130-летию Габдуллы Тукая)
Работу выполнила: ученица 2а класса
МБОУ «Бетькинская средняя обще-
образовательная школа»
Ибрагимова Камиля Айратовна
Руководитель: учитель начальных классов
Мутагирова Гулия Наилевна
2016 год.
Кечкенә генә булсам да, әнием укытучы булып эшләгәнгә күрәме, гел Габдулла Тукай турында ишетергә туры килде. Шулай итеп, Габдулла Тукайның бөек шагыйрь икәнен мин күптәннән беләм.
Габдулла Тукай…. Бармы икән безнең арада бу олы шагыйрь турында ишетмәгән, белмәгән кеше? Тукайның моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган, шигырьләрен яттан белмәгән бала…? Юктыр…
Тукай… Әлеге исемне ишеткәч, күңелдә төрле хисләр туа. Безнең мәктәптә һәр ел бу бөек шагыйрьне искә алалар,төрле чаралар үткәрәләр. Без аның “Су анасы»н өйрәнеп, «Туган тел» шигырен ятлап,аның тормышы белән таныштык. Аның » Шүрәле» поэмасын укыгач миндә Тукай иҗатына соклану тагын да артты. Без укытучы апа белән аның “Су анасы”, “Шурәле”, “Бала белән күбәләк” әсәрләрен сәхнәләштердек. Бик күп әсәрләренә рәсемнәр ясадык.
Бөек Тукай безгә үлмәс әсәрләр калдырган. Ул безне акыллы, тыйнак, гадел булырга өйрәтә, табигатьне, анда булган бар тереклекне яратырга өнди. Аның әдәплелеккә, бөеклеккә, тәүфыйклыкка өндәгән шигырьләрен һич онытырга ярамый. Нинди генә шигырьләрен укыма, гади, аңлаешлы, хәтердә кала.
Әйе, Габдулла Тукай иҗаты — серле бакча кебек, могҗизалы ил. Ул үзенә чакырып тора. Аның әсәрләре шулкадәр кызыклы, мавыктыргыч, хәтта аерылып булмый,укыган саен укыйсы килеп тора. Аның иҗаты чынлап та — мәңгелек. Тукай татар милләте, татар халкы күңелендә бүген дә яши һәм яшәячәк! Аның иҗаты беркайчан да онытылмас, чөнки ул — бөек шагыйрь!Мин Габдулла Тукай иҗатын бик яратып укыйм. Һәр татарның йөрәгендә үз Тукае. Кемнәрдер аңа карап соклана, кемнәрдер үрнәк итеп, аны бүгенге көннәрдә дә үз йөрәгендә йөртә.Иҗади эшемне түбәндәге шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:
Татар теле – бөек Тукай теле
Туган телем – милли җырларым.
Мәңге яшәрсең син, Апуш-Тукай,
Яңгыратып йөрәк моңнарын.
Тукай! Татар халкының йөзе, аңы, намусы, йөзек кашы. Бу сүзләр юкка гына әйтелмәгәндер. Чыннан да, Тукай – ул татарның Пушкины, Даниянең Андерсыны, немецларның – Гетесы. Г.Тукай шагыйрь генə түгел, бəлки халкыбызның теле дə, рухы да, язмышы да. Ул чын мəгънəсендə татар халкының үз улы. Тукай иҗаты җиһанга ямь, яктылык, яшəү көче бөркеп, күңеллəрне җылытып торучы мəңгелек кояш кебек үзенə бер илаһи көчкə ия. Әдəбият күгендə нибары җиде-сигез ел ялтырап, үз йолдызлыгын-шигъри мəктəбен булдырган остазның мирасы бай һəм күптармаклы.
Габдулла Тукай 1886 елның апрелендә дөньяга килә. Балачагы ятимлек, фәкыйрьлек ачысын татып үтсә дә, язмышында зур роль уйнаган изге күңелле кешеләр яхшылыгы, туган як табигатенең гүзәллеге аны шагыйрьлеккә әзерләгән. Инде 1905 елда Тукайның шигырьләре басыла, үзе таныла башлый.
Тукай иҗаты белән без балачактан танышып үсәбез. Аның “Балага”, “Бала белән күбәләк”, “Сабыйга”, “Кызыклы шәкерт” әсәрләрен белмәгән кеше юктыр. Әдипнең матур тасвирлы шигырьләре белән безне матурлык һәм гүзәллекне хис итәргә өйрәтә, ул безнең рухыбызны тәрбия итә. Ул үзенең шигырьләрендә кешеләрне дөрес юлдан барырга өнди, ялкаулыктан, караклыктан, куркулыктан көлә, батырлыкны, уңганлыкны мактый.
Уку-гыйлем –татар халкының наданлыгы, артталыгы өчен борчылу, бу хәлдән чыгу юллары турында уйлану әдип иҗатында әйдәгән темаларның иң әһәмиятлеләреннән санала. Ул үзе халык хисләре белән хисләнеп, үзенең күңеленнән кайнап чыккан шигырьләре белән халыкның күңелен, үзенчә әйтсәк «шүрәлечә» кытыклый. Тормышыбыздагы җитешмәгән җирләребезне күрсәтә, көлә.
Халкыбызның тормышы, яшәеше, милләтенең иминлеге өчен әрнү туган җир белән бәйләп күрсәтелә. Чөнки туган җиренә булган мәхәббәте, аңа бар булмышың белән береккәнлек кенә кешене чын кеше итә. «Шүрәле» поэмасындагы Кырлай һәм Казан арты төбәгенең мәһабәт табигате, «Пар ат»та «Иртәнге намазга бик матур, моңлы азан әйткән дәртле Казан, моңлы Казан,
нурлы Казан» шагыйрьнең берүзенең генә түгел, бөтен татар халкының илһам бирер туган җире образы булып күтәрелә.
Габдулла Тукайның тагын бер асыл сыйфаты — татар җырын, татар моңын сөюе. Татар моңын нечкә йөрәге аша кабул итүе, җыр-моңга гашыйклыгы Тукайның шигырьләрен сыгылмалы, ритмлы, моңлы итә. Моны без генә түгел, үз заманында зирәк композиторлар да күреп ала белгән. Шуңа күрә Г.Тукайның күп кенә шигырьләренә көй дә язылган. Аның «Әллүки», «Тәфтиләү», «Зиләйлүк», «Туган тел» кебек җырлары шулкадәр халыклашты ки, аларны шагыйрь иҗат иткәне сизелми дә. Аларда һәркем үз күңелендәге хисләргә аваздашлык таба. «Туган тел» җыры исә соңгы елларда аеруча еш яңгырый. Күп кенә әдәби-музыкаль кичәләр, хәтта төрле җыеннар да шушы җыр яңгыравы белән тәмамлана.
Халыкны халык иткән икенче бер бөек хәзинәгә — туган телгә мәдхия җырлый Тукай. Бу тел аның өчен әткәсе-әнкәсе теле булган өчен кадерле, үз халкының әби-бабайлар аша килгән бөтен рухи тамырлары белән тоташтырган өчен якын, үзеңнең бар эчке дөньяңны ачып бирергә ярдәм иткән өчен кыйммәт, изге теләкләреңне Ходайга ирештерә алганы өчен газиз. Егерменче гасыр башында, татар халкының алдында нинди киртәләр, хәл ителмәгән мәсьәләләр торса, Габдулла Тукай шуларның бөтенесен үзенең ялкынлы йөрәге аша уздырып, шуларга җавап эзли, халыкның игътибарын җәлеп итә. Һәр яңа буын аңардан үзе өчен иң кирәкле фикерләрне, олы ләззәт биргән асыл энҗеләрне таба.
Г. Тукай образы сәхнәдә, музыкада, сынлы сәнгатьтә дә гәүдәләндерелә. Ф. Яруллин «Шүрәле», Ә. Бакиров «Алтын тарак», Р. Гобәйдуллин «Кисекбаш» балетларын иҗат итәләр һәм бу балетлар халык күңелендә зур урын ала.
Габдулла Тукайның әсәрләре татар мультфильмнары башында тора дип тә әйтергә кирәк. Чөнки иң беренчеләрдән булып, нәкъ менә аның “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләре, “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре, “Бала белән күбәләк”е буенча беренче татарча мультфильмнар эшләнгән.
Аның әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителде, шигырь җыентыклары йөзләрчә тапкыр бастырып чыгарылды.
Тукай… Йөз меӊнәрчә кешеләр зур горурлык һәм илаһи мәхәббәт белән телгә алалар бу исемне. Халкыбызның йөзен, рухи асылын чагылдыручы мактанычлы улларының берсе Габдулла Тукай еллар үткән саен биеккәрәк күтәрелә бара. Һәр буын ел саен апрель аенда Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Татар халкы яраткан шагыйренең һәйкәле янына җыелып, аны котлый, чәчәкләр куя, шигырьләрен укый, җырларын җырлый.
Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай истәлеген һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максаты белән ЮНЕСКО халыкара оешмасы һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов 2011 елны Тукай елы дип игълан иттеләр. Бу – шагыйребезгә олы хөрмәт билгесе.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты чынлап та — мәңгелек. Әдип татар милләте, татар халкы күңелендә бүген дә яши һәм яшәячәк! Тукай рухы яшәгәндә, Тукай моңнары яңгыраганда татар милләте, аның теле яшәр, киләчәге якты булыр
Эссе
Тукай безнең күңелләрдә
Тукай! Татар халкының йөзе, аңы, намусы, йөзек кашы. Бу сүзләр юкка гына әйтелмәгәндер. Чыннан да, Тукай – ул татарның Пушкины, Даниянең Андерсыны, немецларның – Гетесы. Ул үзенең барлыгы белән милләтебезнең байлыгын, тәрбиялелеген, укымышлылыгын, тырышлыгын дәлилли торган шәхес. Аның әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителде, шигырь җыентыклары йөзләрчә тапкыр бастырып чыгарылды.
Габдулла – гарәп сүзе. “Аллага якын кеше” дигәнне аңлата. Ә Тукай “салават күпере” дигән мәгънә белдерә. Ул халкыбыз йөрәгендә салават күпередәй матур төсләр, эзләр калдырган.
Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай истәләген һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максаты белән ЮНЕСКО халыкара оешмасы һәм Татарстан Республикасы Президенты 2011 елны Тукай елы дип игълан иттеләр. Бу – шагыйребезгә олы хөрмәт билгесе.
Бөек шагыйребез 1886нчы елның 26 апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында туа. Әтисе мулла була. Габдуллага 5 ай булганда ул үлә. Әнисе, аны вакытлыча Шәрифә карчыкка калдырып, Сасна авылына кияүгә чыга. Шуннан шагыйрьнең авыр тормышы башлана: ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, кимсетүләр. Әлегәчә, бер генә шагыйрьнең дә җылылык эзләп, үз гомерендә җиде-сигез хатын-кызга “Әни” дип дәшеп караганы булмагандыр.
Һәр буын ел саен апрель аенда Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Татар халкы яраткан шагыйренең һәйкәле янына җыелып, аны котлый, чәчәкләр куя, шигырьләрен укый, җырларын җырлый. Шагыйрьнең балачагы Кушлавыч, Өчиле, Кырлай авыллары, аның бай табигате белән бәйле. Шушы авылларның җанга рәхәт табигате сабый Тукай күңелендә тирән эз калдыра һәм шагыйрь бу якты эзләрне үзенең үлемсез шигырьләренә сала. Кеше күңелендә була торган намуслылык, тугърылык, гаделлек сыйфатларын Тукай шигырьләре аша җиткерергә тели. Шундый әсәрләрнең берсе – “Су анасы”. Бу әсәргә Әнвәр Бакиров көй язган. Тукай тудырган табигать баласы – Су анасы буыннан буынга күчеп яшәп килә.
Шагыйрьнең туган ягы – инешле, чокырлы, урманлы Казан арты. Ләкин Казан артының матурлыгы Шүрәлеле калын урманнарында, Су анасы яши торган елгаларында. Шундый гаҗәеп матур табигатьле авылы турында шагыйрь 1909 нчы елда “Туган авыл” шигырен яза. Авылдашлары бу шигырьдә сурәтләнгән чишмәне “Тукай чишмәсе” дип йөртәләр һәм кадерләп тоталар. Алмаз Монасыйпов бу шигырьгә көй язган.
Г.Тукай үзенең бу шигырендә хезмәтне бәхет чишмәсе, яшәү шатлыгы, ди. Армый – талмый эшләргә, кече яшьтән үк хезмәткә өйрәнә башларга чакыра. Әдәплелеккә, эшчәнлеккә өйрәтүдә Тукай сабыйларның җанына, күңеленә салу өчен нинди үтемле, нинди тәэсирле һәм бәрәкәтле юллар салган үзенең “Кызыклы шәкерт” әсәрендә.
Мин – татар.
Нинди генә телдә сөйләшсәк тә, кайда гына яшәсәк тә, без – бер халык, без – бербөтен, без – Тукай оныклары.
«Телсез идек – Тукай безне телле итте, җырсыз идек – Тукай безне җырлы итте…» дигән девиз астында мәктәбебездә Тукай елын башлап җибәрдек. Чараларыбызның берсе “Без – Тукай оныклары” дип аталды, икенчесе “Тукайга – чәчәкләр” Тукаебыз күпкырлы булган кебек, укучылар да төрле яклап сәләтле. Кемдер уен коралында уйный, кемдер җырлый, кемдер бии.
Кечкенәләр өчен Тукай кичәсе уздырылды. Алар шигырьләр сөйләп сөендерделәр. Бәйрәмгә Шүрәле белән Былтыр да кунакка килделәр. Тукайның барлык әсәрләрендә туган җиргә мәхәббәт бар, балалар күңелләренә бу хисләрне салып куялар. Шигырьләрне сәнгатьле укырга алдан өйрәнәләр, әти-әниләренә сөйләп күрсәтәләр. Һәрберсенең “Тукай оныгы” дигән исем аласы килә. Аделина “Сабыйга” шигырен сөйләп, беренче урынны яулады.
Тукай безнең белән ел буе. Яңа елга аның Шүрәлесе безне котларга килә, бүләкләрен бирә. Хәтта рус Снегурочкасы белән дуслашып та өлгерә. Аны да “Яшел чыршы” дип җырларга өйрәтә.
Уку – беренче урында. Шуңа “Эш беткәч, уйнарга ярый” шигыре мәктәбебезнең уставында язылган. Тукай оныкларына “2”ле, “3”легә укып йөрү килешмәс.
«Сөйкемле Шүрәле» бәйгесендә, рәсем конкурсында катнаштык. Мәктәп китапханәсендә «Тукай безнең күңелләрдә» темасына дәрес-кичә үткәрдек. Апрельдә бездә «Туган тел атналыгы» уза. Бик матур чаралар үткәрәбез. Башлангыч сыйныфлар Тукай әкиятләрен сәхнәләштерә, витраж буяулары белән Тукай геройларын сурәтли. Йон, бисер, каен тузы, мүк тә эшкә ярап куя, чөнки Шүрәле –ул табигать баласы. Су анасы белән Былтырны өлкән класс кызлары тукымадан ясадылар. Урта звено укучылары сәнгатьле уку кичәсендә Тукай шигырьләрен сөйләде, әкиятләренә иллюстрацияләр ясады. Кәҗә белән Сарык та, Шүрәле урманы да, Су анасының матурлыгы да яшь рәссамнар күзеннән читтә калмады.
Ә безнең өчен иң кызыгы – ул ярминкә. Без аны «Милли ашлар ярминкәсе» дип атыйбыз. Ярминкә һәр елны сөекле шагыйребезнең туган көне алдыннан оештырыла.
Шәһәребез Тукай районына карый, әллә шуңа Тукай тормышыбызга ныкъ үтеп кергән. Чәчәкләр бәйрәме бөек шагыйребезгә чәчәкләрдән мәдхия җырлау булды. Тукай геройлары тату булган кебек, Тукай оныклары да дус, ярдәмләшеп яшәсеннәр.
Мин – татар.
Нинди генә телдә сөйләшсәк тә, кайда гына яшәсәк тә, без – бер халык, без – бербөтен, без – Тукай оныклары.
Башкарды: Яр Чаллы шәһәре МБОУ “СОШ №28” 11 А сыйныф укучысы Бадыгина Адиля Ильсуровна
Укытучы: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Купчакова Әлфия Фаикъ кызы
Ф.И.О. ученика |
Класс |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
Бадыгина Адиля Ильсуровна |
11А |
МБОУ «СОШ №28» города Набережные Челны |
Купчакова Альфия Фаиковна |
Литературное творчество — эссе |
Татарстан
Республикасы
Мамадыш муниципаль
районы
Муниципаль бюджет гомуми
белем бирү
учреждениесе
“Түбән Сон урта
гомуми белем мәктәбе”
Тукай турында
иншалар бәйгесенә
Г. Камал
…Аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды; аны аңлады, ул
җырлаган нәрсәләрнең үз рухындагы нәрсәләр икәнен тойды… Шәхси тормыштан
мәхрүм Тукаев үзенең шигырьләре, ул шигырьләрнең халык күңелендә яңгыраткан
яңгырашы белән генә яшәде, шул гына аңа тормыш иде.
Әгәр дә дөньяда бик
аз яшәп тә, күп эшләр эшләп киткән язучылар турында сүз бара икән, аның берсе,
һичшиксез, Габдулла Тукай булыр. Уйлап карасаң, кызганыч тормыш,
ятимлек михнәтләрен татыган, яшьли үлеп киткән шагыйрь язмышы бигрәк аяныч.
Шагыйрьнең туган ягы — инешле, чокырлы, урманлы
Казан арты. Монда әүвәл-әүвәлдән җирне урманнан яулап алганнар, җир азлыктан
халык иза чиккән. Монда зур сулар, зур болыннар да юк, биек таулар, кыялар да
юк. Казан артының исә төп матурлыгы Шүрәлеле калын урманнарында; кырыенда тал
куаклары сыгылып утырган, Су анасы яши торган буаларында; офык артыннан мәһабәт
Алып батыр кул болгап торган сыман күренгән җил тегермәннәрендә; тау
асларыннан, кеше гомерен санап, тыйнак кына челтерәп агып яткан чишмәләрендә.
Тагы бу якта унтугызынчы гасырның мәшһүр «ТаҺир-Зөһрә», «Бүз Егет» поэмалары
туган, монда, бу як халкында «Кыйссаи Йосыф» дигән мәшһүр поэма күп мәртәбәләр
күчерелгән, кулдан-кулга йөргән. Шул төбәкнең Кушлавыч авылында 1886 елның
26(14) апрелендә Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә Габдулла Тукай дөньяга килә.
Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган
Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы
авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Әнә
шуннан шагыйрьнең газаплы, авыр тормышы башлана.
Дөньяда
бер генә шагыйрьнең дә җылылык эзләп үз гомерендә җиде-сигез хатынга «әни» дип
дәшеп караганы булмагандыр. Габдулла исә әнә шундый язмыш кичерә.
Бераз соңрак аны үз әнисе яңа гаиләсенә алдыра. Шагыйрьнең «Исемдә калганнар»
дигән автобиографик әсәрен укыганда шул урынга җиткәч, иркен сулап куясың:
рәхәткә тарыды сабый, дисең. Ләкин бу рәхәт озакка бармый: әнисе дөнья куя да,
Габдулла дөм ятим кала. Сасна мулласы бу ятимне Өчилегә — Габдулланың әнисенең
атасына кайтарып бирә. Монда исә үги әби. Күп балалы гаилә. «Үги әбинең алты
күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине җыласам — юатучы, иркәләним
дисәм — сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә — кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр
дә төрткәннәр…» Оядан
ояга күчеп җылылык эзләп йөргән бу сабыйга Кырлай мәрхәмәтлерәк булып чыга.
Беренчедән, бәләкәй Габдулла монда башка урыннарга караганда озаграк яши, хәтта
сабакка йөри башлый. Икенчедән, Кырлай авылында ул үзенең киләчәк иҗаты өчен
нигез булачак бик күп рухи байлык туплый. Казан
арты төбәге, аеруча Кырлай авылы — Тукайны шагыйрь иткән шартларның иң
әһәмиятлесе. Ак киндер алъяпкычлы, киндер бияләйле, татарча бүрек кигән эшчән
Сәгъди абзый — Тукайга рухи азык биргән тыйнак, эшлекле татар крестьяннарының
иң олы җанлысы. Кырлай тирәсе — бөтен буа-чишмәләре, кара урманнары,
уен-җырлары, йолалары белән Тукай-шагыйрьгә үз гомеренә җитәрлек рухи азык
биргән.
Ерак җирләрдә гомер уздырып, яңадан Казан артына кайткач, шагыйрь туган ягы
турында болай яза:
Җөмләтән
изге икән ич: инешең, чишмәң, кырың,
Юлларың,
авыл, әвен, кибәннәрең дә ындырың;
Һәр
фосулы әрбәгъәң: язың, көзең, җәй, кыш көнең,
Барча,
барча ак оек, киндер, чабата, ыштырың!
Һәм
көтүчең, этләрең, үгез, сыер, сарыкларың;
Барчасы
яхшы: бүре, җен, шүрәле, сарикъларың.
(сарикъ — карак)
Тукай барып урнашкан
нигез дә Казан артыннан: апасы Газизә, җизнәсе Галиәсгар Госманов… Ә Уральск
шәһәрендә өч мәдрәсә булган: «Мотыйгыя», «Рәкыйбия» һәм «Гайния». Җизнәсе
Тукайны «Мотыйгыя»гә урнаштыра. Мондагы
тормыш яшь Габдулланың рухына зур тәэсир ясый. Мәдрәсәдә әдәби рух бик көчле
була, мәдрәсә хуҗасы Мотыйгулла хәзрәтнең өендә рояль тора. Тукай аның улы
Камил белән тиз дуслаша. Камил исә — европача тәрбияле, Коръән Хафиз (яттан
белүче), җырчы, соңгы модада киенә, русчаны яхшы белә, гарәпчәне «су урынына
эчә»…
Белемгә сусаган Тукай
параллель рәвештә өчьеллык рус мәктәбенә кереп укый башлый. Мәдрәсәдә гарәп,
төрек, фарсы телләрен бик яхшы үзләштергән малай кинәт кенә рус һәм Европа
әдәбияты дөньясына чума.
1905
ел революциясе дулкыннары Уральскига килеп җиткәндә, Тукайга 19 яшь була. Революция
биргән мөмкинлекләрдән файдаланып, Камил Мотыйгый «Уралец» дигән газета нәшриятын
типографиясе белән сатып ала. Тукайның тормышында яңа этап башлана, һәм ул
типографиягә наборщик булып эшкә урнаша. Уральск большевиклары бу
типографияне революцион листовкалар тарату өчен файдаланалар. Ихтимал, шулар
йогынтысындадыр, Тукай 1905—1907 елларда бик кыю публицистик мәкаләләр белән
чыгыш ясый.
Уральск — шагыйрьнең
журналист һәм шагыйрь буларак канат ныгыткан урыны. 1905 елның сентябрендә үк
аның «Әлгасрелҗәдид» журналының реклама җыентыгында шигырьләре басыла.
Ноябрьдә «Фикер» газетасы чыга башлый. Бераздан «Әлгасрелҗәдид» күренә. Тукай инде
монысында фактик редактор. Хыялда сатирик журнал чыгару. 1906 елның июнендә
анысы да («Уклар») дөнья күрә. Монда да фактик редактор— Тукай. Кыскасы,
ул үз диңгезенә чума. Типографиядә кунып-төнеп эшли, берөзлексез шигырь,
мәкалә яза, тәрҗемә итә. Уральск шагыйре Габдулла Тукайны инде Казанда,
Оренбургта, Петербургта яхшы беләләр.
Әмма туган туфрак шагыйрьне Казанга тарта. Сигез яшендә калдырып чыгып киткән
Казан шәһәре аңа белем учагы, мәдәният учагы булып күренә һәм Уральскида язган
«Пар ат» шигырендә аның инде рухы белән Казанда яши башлаганлыгы күренә.
Һәм
1907 елның сары яфраклар белән түшәлгән Казан урамына атлы повозкага утырып
Тукай килеп керә. Еллар, еллар… Чыпта белән капланган чанада Уральскига
кадәр озын юл үткән малай — туган ягына өлгергән журналист,
канатлары ныгыган шагыйрь, ачы телле сатирик
булып, сәяси көрәшче һәм публицист булып кайтып керә.
1907 елның көзеннән Тукайның Казан чоры — халкына,
Ватанына шигъри сүзен әйтер өчен бирелгән биш ел да сигез айлык дәвере
башлана.
XX гасыр татар әдәбиятында Г. Тукай зур урын тота. Ул -демократик татар әдәбиятына
нигез салучыларның берсе. Патша самодержавиесе чорында хезмәт ияләренең ачлык-ялангачлык
һәм хокуксызлыкта яшәүләре турында җырлады ул һәм халыкны якты тормышка өндәде.
Шагыйрь кыска гына гомерендә дә татар поэзиясенең классик әсәрләрен тудырды.
Поэзиянең эчтәлеген тирәнәйтте, формаларын баетты. Тукай татар әдәби поэтик
телен үстерүдә дә чын новатор булды. Үзенең иҗаты белән халык шагыйре исемен
яулап алды.
Г. Тукайның әдәби мирасы бик бай. Революциягә кадәр аның әсәрләре аерым китап
булып татар телендә 55 тапкыр 110 мең данә тираж белән басылган.
Бөек
Октябрь социалистик революциясеннән соң, ягъни 1917 елдан 1965 елга кадәр, Г.
Тукай әсәрләре татар телендә 87 тапкыр 707 мең данә, рус телендә 27 тапкыр 343
мең данә, башка халыклар телләрендә 15 тапкыр 82 мең данә — барлыгы 129 тапкыр
1 миллион 132 мең данә тираж белән басылып чыкты.
Габдулла Тукай — халыклар шагыйре ул.
«Габдулла Тукай безнең дә шагыйребез», — ди үзбәк шагыйре Гафур Голәм.
Г. Тукай безнең көннәрдә дә халык телендә һәм халык йөрәгендә.
Аның образы сәхнәдә, музыкада, сынлы сәнгатьтә гәүдәләндерелә. Ф. Яруллин
«Шүрәле», Ә. Бакиров «Алтын тарак», Р. Гобәйдуллин «Кисекбаш» балетларын
яздылар һәм бу балетлар халык күңеленә кереп өлгерде.
Ф. Яруллинның «Шүрәле»
балеты Мәскәү, Ленинград, Киев, Саратов, Свердловск, Новосибирск, Горький,
Казан һәм башка шәһәрләрнең сәхнәләрендә, Англия, Болгария,
Чехословакия, Албания кебек чит ил театрларында зур уңыш белән барды.
Габдулла Тукай…. Бармы
икән безнең арада бу олы шагыйрь турында ишетмәгән, белмәгән кеше? Тукайның
моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган, шигырьләрен
яттан белмәгән бала…? Юктыр.
Дөньядан китеп барганда
Тукайга нибары егерме җиде яшь кенә булган. Шулай яшь булуына карамастан,
шагыйрь безнең йөрәккә мәңгегә кереп калган. Бөек Тукай безгә үлмәс әсәрләр
калдырган. Ул безне акыллы, тыйнак, гадел булырга өйрәтә, табигатьне, анда
булган бар тереклекне яратырга өнди. Аның әдәплелеккә, бөеклеккә, тәүфыйклыкка
өндәгән шигырьләрен һич онытырга ярамый. Нинди генә шигырьләрен укыма, гади,
аңлаешлы, хәтердә кала.
Әйе, Габдулла
Тукай иҗаты — серле бакча кебек, могҗизалы ил. Ул үзенә чакырып тора. Аның
әсәрләре шулкадәр кызыклы, мавыктыргыч, хәтта аерылып булмый,укыган саен
укыйсы килеп тора. Аның иҗаты чынлап та — мәңгелек. Тукай татар милләте, татар
халкы күңелендә бүген дә яши һәм яшәячәк! Аның иҗаты
беркайчан да онытылмас, чөнки ул — бөек шагыйрь!
Һәр татарның
йөрәгендә үз Тукае. Кемнәрдер аңа карап гыйбрәт ала, кемнәрдер соклана,
кемнәрдер үрнәк итеп, аны бүгенге көннәрдә дә үз йөрәгендә йөртә.
«Искиткеч талантка ия булган Габдулла Тукайның шигъри мирасы ул
бары тик татар шагыйрьләре милке генә түгел, ул барлык тугандаш республикалар
шагыйрьләре өчен дә кадерле һәм газиз…
Габдулла Тукай кебек искиткеч талантлар җитештергән татар
халкына дан!» — ди Азербайҗан шагыйре Сөләйман Рөстәм.
метки: Тукать, Утырып, Латып, Матура, Башка, Уйлап, Тукайга, Дибез
Эссе
Син бит, шагыйрь, татар халкы өчен
Яшәү дәреслеге язган зат”.
Тукай, Тукай, дибез. Габдулла Тукайның туган көнен билгелибез. Ə төптән уйлап карасак, без, чыннан да, гомер буе Тукай белән бергә яшибез. Кечкенәдән бәләкәй Апушны кызганабыз, Шәрифә карчыкны явыз, дибез. Без үскән саен Тукай үсә, ул үскән саен – без.
Габдулла Тукаебыз исə — татар шигърияте күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык – безнең горурлыгыбыз һәм мактанычыбыз. Җаныбыз аның шигырьләреннән, ул тудырган гаҗәеп дөньядан аерыла алмый .
Теләсә кайсы милләтне милләт иткән ике төп нәрсә бар. Аларның беренчесе – туган тел, икенчесе – милли көй, милли моң. Уйлап карагыз әле. Габдулла Тукай сүзләренә җырлана торган “Туган тел”, “Туган авыл”, “Бәйрәм бүген”, “Әллүки”, “Тәфтиләү” җырларыннан башка татарны, аның күңелен һәм рухын күз алдына китереп буламы? Юк, әлбәттә. Дөньяда яхшы җырдан да олырак сәнгать юктыр. Ни өчен дисәң, җырда туган телнең иң затлы, иң тәмле, иң хисле, иң моңлы сүзләре бергә җыела.
Ə Тукаебызның əкиятлəре булмаса, гүзəл балачагыбыз булыр иде микəн? Ул «Су анасы», «Шүрəле», «Кəҗə белəн Сарык» əкиятлəре нинди генə бөек кешелəр тəрбиялəмəде икəн! «Сабыйга», «Эшкə өндəү», «Эш беткəч, уйнарга ярый» шигырьлəре исə нинди генə hөнəр иялəре үстермəде! Димəк, без бəхетле, без Тукайлы халык. Тукай безне кеше итте, Тукай безне телле итте. Тукай безне эшкə өйрəтте. Тукай безне дөньяга танытты. Без Тукайга бурычлы. Без Тукайга рəхмəтле. Шушы изге бурычыбызны тормышка ашыру өчен, бар көчебезне куябыз. Туган телебез татар телен яратабыз, аның белəн горурланабыз. Халкыбызның милли əкиятлəрен яратып укыйбыз, бер -беребезгə сөйлибез.
Тукай абый, күңелем белəн
Бүген синең янга килешем.
Җир йөзендə Кеше булуга
Шигырьлəрең аша ирештем.
Рəхмəт сиңа, телем бирдең,
Яхшылыкка өйрəттең.
Чит эшлəргə тайпылсам да,
hич какмадың, үз иттең.
Аңлатып телнең асылын,
Күрсəттең туры юлны.
Моннан ары беркайчан да
Югалтмабыз кыйбланы.
Туган телебездəн башка
Яшəүлəр ул юк икəн.
Матур иллəр күп булса да,
Туган тел берəү икəн.
Тукай аша
Тукай шигырьлəрен укыйм,
Төннəрен ятлап ятам.
Əллə яшьтəш булгангамы-
Аны өзелеп яратам.
Шигырьләре – тел ачкычы,
Һәрбер сүзе- васыять.
Тукай абый, телем ачтым
“Туган тел”еңне сөйләп.
4 стр., 1902 слов
Татарстанда татар телен саклау,үстерү һәм өйрәнү материал (10 класс)
… горурлык хисләре уятырлык вакыйгалар бик куп. Татар халкына милли горурлык тәрбияләү өчен бик әһәмиятле һәм нәтиҗәле чара — … мин. Күз алдына китерик: үзеңнең туган татар телен белмәгән кеше бөек Тукай, герой–шагыйрь Муса Җәлил әсәрлә … Безнең тарихыбыз узләрен бөек дип санаган халыкларныкыннан бер дә ким түгел, анда күркәм сәхифәләр, фидакарьлек, батырлык үрнәкләре, …
«Кышкы кич» лəрдə утырып,
Башлы өлгелəр чиктем.
“Әллүки”, “Тәфтиләү” тыңлап,
Төннəрен йоклап киттем.
«Пар ат»ларыңа утырып,
Бардым сабантуйларга.
«Кызыклы шəкерт»ең аша
Ɵйрəндем эш сөяргə.
Аккош күленнəн чыккан да,
Су анасы чəч тарый.
Тарагын чəлмəсеннəр дип,
Тирə-ягына карый.
Ə менə Шүрəле абый:
Авызын шундый ера.
Кети-кети уйныйк диеп,
Мине чакырып тора.
«Бала» китапханəсендə
Белдем «Кисекбашны»да.
Тагын бер кат рəхмəтлемен
Тукаебыз булганга.
Тукай Габдулла
Тукайның фәлсәфи лирикасында төп мотивлардан булган фаҗигале ялгызлык һәм читләшү мотивы формалаша. Барыннан да элек ул битараф төркем уртасындагы ялгызлык төсен ала, аның сәбәбе – кешенең үзен рухи азатлык, милләтнең якты киләчәге, тормышны үзгәртү өчен көрәшкә багышлавында.
«Кыйтга» (1913) шигырендә лирик герой гомеренең «кара көннәр»дән торган, дошманнары «эттән күбәйгән» пычрак дөньяда үтүен белдерә. Социаль яссылыкка күчереп, «өстеннәрне яклый» алмаганга тормыш авыр булу искәртелә. Шигырь үкенеч хисе белән сугарылган. Аның иң югары ноктасы соңгы тезмәдә: «Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым». Көрәшнең нәтиҗәсен күрмәү хиснең югары дәрәҗәсен билгели. Шул ук вакытта «мин»-кешенең дөньяны агартырга омтылышы, гомерен шушы көрәшкә багышлавы әлеге үкенечкә горурлык хисе өсти.
Тәүбә һәм эчке үзанализга омтылыш мондый шигырьләрдә кризис – шәхси тормыштагы бәхетсезлек, дусларны югалту, кадерле булган барлык нәрсәләрне җую, тормыш максатына ирешеп булмаслыкны аңлау халәтенә барып ялгана.
Әйтик, «Өзелгән өмид» (1910) шигырендә лирик герой яшьлеге үткәнне аңлау мизгелендә сурәтләнә. Лирик герой образы белән тәңгәл килгән шагыйрь үз җисми яшәешенең һәм моңлы сазының, ягъни шигъриятенең кыска гомерле булачагын пәйгамбәрләрчә алдан сизә.
Шигырьдә үткәннең билгеләре булып килгән образлар бар: иҗат, күңел, мәхәббәт, милләт. Шушы дүрт образ идеал, өмет дигән баш астына берләшә.
Лирик геройның идеалы – иҗат итү; иҗат ярдәмендә – күңел кошы милли агачлар өстенә кунып, аларны җанландыру – милләтне терелтү; җиһанны үзгәртү; үз тормышында яктылык табу. Яшьлеге узган лирик герой әлеге идеалның, өметнең җимерелүен, тормышка ашмаячагын аңлап үкенү ноктасында тора.
Шул идеалга каршы куелган символ – ананың кабер ташы. Хыялларын тормышка ашыра алмыйча, кешенең: яшьлеге узганын; яшәешнең өметләрне акларлык түгеллеген; тормышының иҗаттан, мәхәббәттән, милләт бәхетеннән, рух хөрлегеннән башка мәгънәсе юклыгын аңлап, иң югары кыйммәт төсендә кабер ташына мөрәҗәгате әсәрдәге фәлсәфәне хасил итә.
Кабер ташы белән чагыштырганда алдагылары узгынчы, вакытлы кыйммәтләргә әверелә. Кабер ташы яшәештәге ана-бала арасындагы дәвамчанлыкның, тормышның өзелмәс-тукталмаслыгын, яшәүнең ниндидер олы, шушы дәвамчанлык белән бәйле мәгънәсен беренче планга чыгара; кешенең үз эш-гамәлләре белән (лирик герой идеалларын күрсәтү аша) шушы олы кыйммәткә лаек булырга тиешлегенә дә ишарә бар. Читләшү, үз-үзеңә йомылу тормышның яшерен, бөек максатын аңлауга алып килә.
Читләшү проблемасы мотивы иҗат, шагыйрь һәм поэзиягә багышланган шигырьләрендә дә үзәктә тора («Шагыйрь», 1908; «…гә (Ядкяр)», 1908; «Пәйгамбәр», 1909 һәм башкалар). Тукайның «Шагыйрь» (1908) шигырендә лирик герой поэзиягә нисбәтле яшь («Күңлем минем япь-яшь калыр, һич картаймас»), көчле («Җаным көчле булып калыр, хәлдән таймас»), куәтле («Күтәрәм мин, карт булсам да, авыр тауны»), өмет белән тулы («Шагыйрь күңелендә кыш булмый да кар яумый»), эшлекле («Утырмам тик юк-бар теләк тели-тели»), башкаларга җылы таратучы («Менмәмен мин, Ходай кушса, мич башына»), башкалар хәлен кайгыртучы («Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә)» булачагын сөйли.
Әлеге сыйфатлар халыкны үз артыннан ияртүче пәйгамбәргә хас. Нәкъ менә поэзиянең – лирик геройны башкалардан аерып куя торган билге, аның Алладан килә торган язмыш бүләге булуы искәртелә.
«Пәйгамбәр» (1909) шигыре шартлы рәвештә ике өлешкә бүленә: беренчесендә мин-пәйгамбәр үзе хакында сөйли, икенчесендә башкаларның үзенә мөнәсәбәтен күрсәтә.
Структурасы белән шигырь традицион пәйгамбәрләр тарихына охшый. Дини-суфичылык әдәбиятыннан таныш гыйбарәләр (аять уку, мәхәббәткә өндәү, гарше әгълага багу, нәби-кол һәм башкалар) «Лермонтовтан үзгәртелгән» шигырьне шәрекъ мәдәнияте чикләренә урнаштыра, ислам динендәге пәйгамбәрләр белән ассоциацияләр уята.
Шигырьдә пәйгамбәрлекнең берничә сыйфаты аерып чыгарыла: пәйгамбәрлек Алладан бирелә; пәйгамбәр кешеләрнең гаебен күрсәтә, «ялкынлы аятьләр» укый; мәхәббәткә өнди; ялгыз, читкә тибәрелгән; сахрада яши; хакыйкатькә төшенгән; бөтен тереклек аңа баш ия.
Икенче өлештә халыкның пәйгамбәргә ышанмавы кискен гыйбарәләрдә кешеләрнең сүзләре кебек китерелә: «Ышандырмакчы булды ул җүләр! – безне, имеш, Тәңре / Аның аузы белән сөйли, аңар килгән, имеш, әмре!». Кешеләрнең пәйгамбәргә баш игән җанварларга, йолдызларга каршы куелуы җәмгыять хәленә бирелгән тискәре бәяне көчәйтә. Кешеләр – Алла сүзен ишетүдән, олылаудан туктаган, көтү булып кына яши алучы («Тәкәббер ул: торасы килмәде безнең арамызда…»), матди байлыкларны өстен күрүче («Күрәмсез, нинди беткән һәм арыкланган, фәкыйрьләнгән, / Зәгыйфьләнгән, таланган, өсте-башы нинди керләнгән!»). Болар лирик геройның сызлану сәбәбенә әверелә.
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль гомуми белем бирү бюджет учреждениесе П. Е. Воробьев исемендәге Түбән Үрәс авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе
Габдулла Тукайның Казан чоры иҗаты.
Никонорова А.В., Каюмова Л.Г.,
8 нче сыйныф укучысы татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Түбән Үрәс — 2019
Кереш.
Габдулла Тукай (Габдулла Мөхәммәтгариф улы) 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә элеккеге Казан губернасының Мәңгәр волосте (хәзерге Татарстан Республикасының Арча районы) Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа. Аның тормыш юлын бәяләп, С.Хәким үз вакытында: “Тукай биографиясе – дөнья әдәбияты тарихында иң драматик биографияләрнең берсе. Болай караганда, шагыйрь узган юл озын түгел. Аның төп урыннары Кушлавыч – Кырлай – Өчиле – Казан – Уральск. Яңадан Казан. Ләкин шул авыллар, шул шәһәрләр арасында күпме фаҗига!” – дип язган иде. Чыннан да, биш айлык вакытында әтисе, ә дүрт яше тулып килгәндә әнисе дә үлеп ятим калган бала, кулдан-кулга йөреп, байтак авырлыкларны башыннан кичерә. Тукай шигырьләрендә, аерым алганда “Дошманнар” шигырендә “азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем”, — дип язган икән, монда хаклык зур, әлбәттә. “Исемдә калганнар” автобиографик очеркында да ул моның шулай булуын ачык чагылдыра: мәрхәмәтле Мөхәммәтвәли һәм Газизә, киң күңелле Сәгъди абый, Җаек шәһәрендәге җизнәсе Галиәсгар, Саҗидә апасын ул үзен олы юлга алып чыгучы халык вәкилләре итеп гәүдәләндерә. Г.Тукайның ишектән ишеккә сөрелеп йөрүе 1895 нче елда, тугыз яшьлек малайны җизнәсе һәм апасы Газизә Җаек шәһәренә алдырганнан соң туктый. Ул бу гаиләгә зур кайгы килгәннән соң, Мәрзия һәм Гобәйдулла исемле балалары үлгәннән соң китерелә һәм беркадәр вакыт рәхәттә яши. Ләкин бәхет озакка бармый. Җаекта яшәвенең бишенче елында соңгы тәрбиячесе – җизнәсе дә үлеп китә.
Шуннан соң Габдулла бу йортка сыймый, “Мотыйгыя” мәдрәсәсенә күчә, үз көнен үзе күрә башлый. Аерым мәгълүматларга караганда, Газизә апасының кияүдән аерылып кайткан кызы Зөһрә башта ук Габдулланы үзләренә алдыруга каршы була. Күрәсең, шагыйрьнең күченеп китү сәбәбе аның белән дә бәйле булгандыр.
1907 нче елда Г.Тукай Казанга килә. 1910 нчы елда шагыйрьне туберкулезның беренче билгеләре борчый башлый. Матди мөмкинлекләре булмау сәбәпле, ул ял итүдән, тыныч дәваланудан мәхрүм була. 1912 нче елда инде врачлар аның чирек үпкә белән калуын әйтәләр. Әмма иң авыр вакытларда да Тукай эштән туктамый. Вафатына алты ай кала аның бер типографиягә корректор булып урнашуы турында материал бар. Шагыйрь 1913 нче елның 2 нче апрелендә, кичке 8 тулып 15 минутта Казанның Клячкин шифаханәсендә вафат була.
Эшебезнең максаты: Габдулла Тукайның Казан чоры иҗатын
тикшерү, анализлау.
Максатыбызга ирешү юлында без үз алдыбызга түбәндәге бурычларны куябыз:
- Габдулла Тукайның Казан чоры иҗатына караган әдәбият белән танышу;
- Габдулла Тукайның Казан чоры иҗаты;
- Әлеге чорның әдәбиятта тоткан урыны.
Эшебезнең структурасы түбәндәгедән гыйбарәт: кереш, төп өлеш, йомгак һәм әдәбият исемлеге.
Габдулла Тукайның Казан чоры иҗаты.
1907 нче елның сары яфраклар белән түшәлгән Казан урамына атлы повозкага утырып Тукай килеп керә.
Ул Казан газета-журналларында эшләү өчен татар әдәби һәм сөйләм телен, рус, гарәп, фарсы, төрек телләрен белгән тәҗрибәле шагыйрь һәм публицист кайтты.
1907 нче елның көзеннән Тукайның Казан чоры — халкына, Ватанына шигъри сүзен әйтер өчен бирелгән биш ел да сигез айлык дәвере башлана. Тукай Казанга килүгә «Әл-ислах» газетасында, «Яшен» журналында актив катнаша башлый. Яңа дуслар да табыла. Болар: Фатих Әмирхан, Хөсәен Ямашев, Кәбир Бәкер, В.Бәхтияров, Галиәсгар Камал, С.Рахманколый, Гафур Коләхмәтов, бераз соңрак — Сәгыйть Сүнчәләй. Габдулла үзе теләгән әдәбият, журналистика өлкәсенә чума.
Шул чорда Тукай белән Фатих Әмирхан арасында кыска, ләкин мәңгелек дуслык урнаша. Тукайның дөньяга карашларын алга таба үстерүдә иң зур рольне, әлбәттә, акыллы, тәҗрибәле Фатих Әмирхан уйнаган. Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал ерак Җаектан килгән Тукайны Казан һәм аның эчке дөньясы белән таныштыр алар, эчкерсез күңелле яңа дуска эшлекле киңәшләр бирәләр…
1907 нче елда Казанга килгәч, ул биредә татар шагыйрьләренең, бигрәк тә С.Рәмиев әсәрләрен күпләп укый һәм татар сүзләренең шигырьдә матур яңгырашына соклана. Димәк, Казанга кайту Г.Тукай өчен халкыбыз теленә кайту да булган икән. “Без татарлар һаман да татарлар булып калдык”, — дип язды Г.Тукай, горурланып. Бу сүзләрдә тирән мәгънә бар. Әйе, башка халыкларның әдәбиятларына сокланырга, алардагы үз күңелеңә аваздаш якларга битараф булмаска мөмкин, әмма синең әдәбиятыңны да башкалар үз итсеннәр дисәң, аны нигездә туган милләтеңнең сәнгатьчә фикерләү чаралары ярдәмендә үстерү зарур. Моны гамәлгә ашыруы — Г.Тукайның әдәбиятыбыз алдында күрсәткән тагын бер зур хезмәте.
Тукай килгәнче Казанда халык әдәбияты, балалар әдәбияты мәсьәләләре беркайчан да проблема итеп күтәрелмәгән була әле. Дөрес, халык кулында балалар яратып укый торган Каюм Насыйри, С.Рахманколый, Таиб Яхин китаплары, аерым хрестоматияләр була. Казанның әдәби көчләре дә инде байтак танылган. Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан, Гафур Коләхмәтовлар инде билгеле талантлар. Казан – университетлы, институтлы, берничә гимназияле, күп сандагы реальное училищелы, мәдрәсәле, бик күп клублы, әллә ничә төрле җәмгыятьле шәһәр. Әллә ничә газета-журнал, әллә ничә басмаханә бар анда. Тукай Казанга килгәч тә, әнә шул мәдәният-мәгьрифәт атмосферасына чумып, иң кирәкле ике юнәлешне сайлап ала: халык әдәбиятын күтәрү һәм яшь буын өчен әсәрләр, уку китаплары, дәреслекләр язу. Тукай балалар әдәбиятына һәм халык әдәбиятын өйрәнү, бастырып чыгару эшенә нигез сала. Аның Казандагы кыска гомерендә балалар өчен булган унөч, халык иҗаты буенча дүрт, барлыгы утыздан артык китабы басылып чыга.
Казанда Тукайның энергиясе яңа, киң мәйдан сорый. 1910 нчы елның башында журналист ӘхмәтУрманчиев редакторлыгында сатирик журнал «Ялт-йолт» чыга башлый. Тукай бөтен көчен шушы журналга бирә, сатирик әсәрләренең бик күбесе «Ялт-йолт»та басыла. Ул шәһәрнең иҗтимагый эшләрендә актив катнаша, әйтик, «Шәрык клубы» программасындагы кичәләрдә концертлар, лекцияләрне оештыруда Г. Коләхмәтов, Ф. Әмирхан, Ф. Агеев, С. Рахманколый кебек алдынгы карашлы яшьләр белән бергә эшли. Концертларда үзе чыгышясый. 1910 нчы елның 15 нче апрелендә «Шәрык клубы»нда халык иҗаты буенча лекция укып, шәһәр яшьләрен таң калдыра. Шагыйрь үзенең табигый фикер әзерлеге белән илдә яңа революцион күтәрелеш башланганны тоеп ала. Әлегенә кара реакция эзәрлекләүләре, тикшерүләр, төрмәләр, судлар белән тетрәнеп алган татар яшьләре каршына чыгып Тукай тарихи оптимизм тулы сүзләрен әйтә:
«Дөресен әйткәндә, халык зур ул, көчле ул,
Дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул».
Тукай поэзиясенең чәчәк аткан вакыты, әлбәттә, Казан чоры. Китап нәширләре алдан ук аның әсәрләрен басарга вәгъдә биреп торалар, аның әсәрләрен Оренбургтагы «Шура» белән «Вакыт» та, Казандагы «Йолдыз» да көтепкенә тора. Ихтимал, Галиәсгар Камал йогынтысындадыр (ул «Йолдыз» редакциясендәэшли), Тукайның социаль характердагы бик күп шигырьләре либераль юнәлештәге «Йолдыз»да басыла. Социаль-сәяси эчтәлекле «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре», «Көзге җилләр» кебек иң көчле шигырьләренең бу газетада басылуы шулай уйларга нигез бирә. Тукайның шагыйрь буларак дәрәҗәсе шулкадәр зур югарылыкка менә ки, байлар акчасына чыгып килгән дини-фәлсәфи-әдәби-сәяси журнал «Шура» Тукайның байларны тәнкыйть иткән үткен оциаль мотивлы «Сайфия» шигырен дөньяга чыгара.
Без, Г.Тукай әсәрләрендә халык өчен актуаль мәсьәләләрнең күтәрелүенә, аларның кыю фикерләргә, аңа кадәр очрамаган сурәтләү чараларына бай булуына игътибар итәбез. Билгеле булганча, каләм әһеленең иҗаты аның үз шәхесе белән тыгыз бәйләнгән. Әйдәгез, Казанга кайткан шагыйрьнең замандашлары күңеледә беренче очрашудан нинди тәэсир калдыруына игътибар итик әле:Г.Камал: “Көннәрнең берендә кечкенә генә гәүдәле, өстенә “абыйсының бишмәтен кигән шикелле” кием кигән, өтек кенә бер малай редакциягә керде дә (“Йолдыз” гәзите редакциясе), өстәл өстендәге газетларны актара башлады.
Бераз укыгач:
- Безнең газета-журналлар сезгә килә торгандыр бит? – диде.
- Сезнең нинди газета?
- “Фикер”, “Әлгасрел-җәдит”, “Уклар”.
- Сез Уральскиданмыни?
- Әйе.
- Алай булгач, …Габдулла Тукай да бик яхшы белә торгансыздыр?
Малай, елмайды да:
- Ул Апуш мин булам, — дип әйтмәсенме!?
С. Рәмиев: “Номер ишегемне ачып:
— Сәгыйть әфәнде Рәмиев шушында торамы? – дип, бер малай килеп керде.
… Аның төсе коңгырт иде. Бәдәне зәгыйфь кенә булса да, әгъзалары бер-берсе илә бик туры килеп, бер күзенә ак төшкән булса да, ямьсез түгел, бәлки уртача матур, биек маңгайлы; борыны килешле вә һәр даим тулы булып ачылып торган зур күзле иде. Казанга килгән чакларында 21-22, вафат елында егерме җиде яшьлек булса да, һаман 14-15 яшьлек бала кебек кенә күренә иде”.
Татар театрының эшчәнлегенә дә Тукай зур игътибар бирә. Театрның үзәгендә төп фигура – Тукайның яшьтәше һәм Уральскидагы сабакташы Габдулла Кариев. Театрда әсәрләрен куйдыручы, кайбер спектакльләрдә үзе дә уйнаучы – Г.Камал. Тукайның Казанга килгәч язган иң әүвәлге шигырьләреннән берсе театр турында. Театрның әһәмиятен Тукай әхлакый яктан гына түгел, социаль караштан чыгып та билгели. Тукайның «Болгар»даторганда да, «Амур»да яшәгәндә дә бүлмәсе буш булмый. Татар интеллигенциясенең мондый җыелышларын яшерен агентура аркылы жандармерия һәм полиция күзәтеп тора. Кунакларның төрлесе була. Шагыйрь үз тирәсендә йөргән гайбәтчеләрдән качарга тырыша. Әмма бүлмәсенә Хөсәен Ямашев килгән минутларны ул гомерендәге иң якты минутлардан исәпли.
Кайвакытта, Казан атмосферасында эче пошып, Тукай сәяхәткә чыгып китә: Түбән Новгородка Мәкәрҗә ярминкәсенә барып килә; Сембер губернасында Гурьевка фабрикасында була; Әстерханга Сәгыйть Рәмиев янына кунакка бара. Шәһәрдә булганда да гел хәрәкәттә: әле «Шәрык клубы»нда концертта катнаша, әле «Мөхәммәдия» шәкертләре алдында чыгыш ясый, Крестовниковлар заводы белән таныша. 1911нче елның ахыры — 1912 нче елның башында Өчиледә яшәп ала, авыл халкының авыр, газаплы тормышын чагылдырган әсәрләр яза.
Күптәннән килгән үпкә авыруы көннән-көн көчәя. Шуның өстенә 1912 нче елның мартында зур фаҗига кичерә: ул «әүлия» дип атаган Хөсәен Ямашев — татар халкының иң гүзәл улларыннан берсе — кинәт үлеп китә. Бу көтелмәгән үлем Казан яшьләрен тетрәндереп җибәрә. Тукай Хөсәенгә багышлап ике шигырь яза. Ямашев үлгәч, ничектер дөньядан күңеле бизеп китә. Ул сәяхәткә чыга, Уфада, Петербургта була, аннан тагын Уфага килә. Дусларының киңәшен тотып, сәламәтлеген кайгырта башлый, казакъ даласына барып кымыз эчә. Бу йөрүләр, бу сәяхәтләр нәтиҗәсе буларак, искиткеч бай тасвирлы юлъязмалар циклы туа. Шулай да гомер елларының инде санаулы гына калганын Тукай аңлый. Дөресрәге – айларының. Шуңа күрә бер генә көнендә әрәм итми, халыкка әйтәсе сүзләрен әйтеп бетерергә ашыга. 1912 нче елның җәендә Ф.Әмирхан белән бергәләп яңа әдәби-сәнгать журналы чыгарырга ниятләнәләр. Моның нашире итеп шул заманның алдынгыф икерле кымышлысы Әхмәтгәрәй Хәсәнине күндерәләр. Хәсәниләрнең Аккош күле янындагы дачасында мондый карар кабул ителә: журналны «Аң» дип исемләргә. Тукай аның беренче саны өчен махсус шигырьяза.
«Үтте инде, дустларым, ул үткән эш, ни булса ул;
Инде эшлик саф, ачык күзләр белән, чын аң белән.»
1913 нче елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый. Ләкин ул иҗат эшен туктатмый. Тукайның соңгы айларында язган әсәрләре аның чын мәгънәсендә зур патриот, гражданин һәм тарихны тирәнтен аңлаган шәхес икәнен исбат итәләр. Аның иң соңгы шигырьләрендә кат-кат Лев Толстойга мөрәҗәгать итүе, Шиһабетдин Мәрҗани шәхесе турында язуы, «Уянгач беренче эшем», «Юбилей мөнәсәбә белән», «Ике ихтар» кебек публицистикасы һәм «Олугъ юбилей мөнәсәбәте белән халы көмидләре», «Суык» шигырьләре — чын мәгънәсендә шедеврлар.
Тукай Клячкин хастаханәсенә кергәндә дә үзенең соңгы «сәяхәткә» чыгуын аңлап китә. Иртәгә больницага ятар алдыннан ул «Амур»дагы күршесе ФатихӘмирхан янына керә. Әмирхан аңа:
– Тиз терелеп чык, тиз күрешик! – дигәч, Тукай:
Юк, тиз күрешмик әле, син озаграк яшә, – ди…
1913 нче елның 15нче апрелендә (иске стиль буенча 2 нче апреле) бөек шагыйрь Габдулла Тукайның гомере өзелә. Казан шәһәренең моңа кадәр андый күп халык җыйган җеназа күргәне булмый. Авылларда, шәһәр мәдрәсәләрендә Тукайны күмгән көнне дәресләр уздырылмый. Матбугат органнары илнең төрле почмакларыннан килгән кайгы телеграммалары белән күмелә. Мәскәү, Петербургта чыккан рус матбугатында бу турыда хәбәрләр күренә. Бигрә ктә «Мусульманская газета» бу кайгылы хәлгә күп урын бирә. Анда телеграммалардан тыш Тукайга багышланган русча шигырьләр басыла. Рус һәм чит ил матбугаты Тукай шәхесе белән кызыксына башлый. Петербург газетасы «День» Тукайны «Татарский Пушкин» дип атап зур мәкалә бастыра. «Восточный сборник» дигән академик җыентыктаТукайның биографиясе, берничә шигырьнең русчага тәрҗемәсе бирелә. Лондонда чыга торган «Тһе Russian Review» (Рус журналы) 1914 нче елда Тукай турында мәгълүмат бирә, аның «Пар ат» шигырен инглизчә бастыра. Тукай турында Төркия матбугатында күп языла…
Казан шәһәренең бүген Островский исеме белән йөртелгән урамындагы больницадан Тукайны Яңа бистә зиратына озаталар. 1912 нче елда шагыйрь болай язган була:
«Язганың булса бәкалы, ул бәкага тартыла;
Мин дә булдым һич тә онтылмас кеше шул аркада.»
Тукай исеме ничектер үзеннән-үзе халыкның мәдәниятен, әдәбият-сәнгатен берләштерүче, оештыручы мәгънәви бер уртак исемгә әйләнде. Бу тенденция 1913нче елдан соң ук шул юнәлештә үсеп китте, халык аның турында бәет чыгарды, күп шагыйрьләр аңа багышлап шигырь яздылар.
Йомгак.
Татар әдәбияты үсешенә Габдулла Тукай кебек зур өлеш керткән башка каләм иясен табу кыен. Алай гына да түгел, ул тугандаш төрки һәм Идел-Урал буйларындагы мари, удмурт, чуваш сүз сәнгатьләренең чәчәк атуына да зур йогынты ясады. Дөресен әйткәндә, Габдулла Тукай элеккеге зур илдәге барлык халыклар өчен дә ят булмады, киресенчә, аның әсәрләре тәрҗемә ителмәгән, чын мәгънәсендә югары сәнгатьчә шигырьләре яңгырамаган телләрне табу кыендыр. Г.Тукай татар халкын илебездә һәм дөнья күләмендә танытуда илче хезмәтен үтәде дисәк тә, хилафлык булмас. Тукай дигәндә – татар халкы күздә тотылса, татарлар дип әйтүгә – Г.Тукай дигән шигъри исем аңга килә. Чөнки, зур исәптән караганда, Г.Тукай шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да.
Һәр халыкның, һәр милләтнең үсешендә күтәрелеш чоры була. Андый чакта ул үзенең олы шәхесләренә, фикер ияләренә мөрәҗәгать итә, аларның мирасыннан акыллы киңәш эзли, кылган гамәлләрен, уй-фикерләрен чагыштыра, шуннан чыгып ялгыш-хаталардан арына.
Без дә бүген шундый күтәрелеш чорын кичерәбез. Гасыр башында Тукайны борчыган сораулар бүген безне дә борчый, алар бүген дә актуаль. Менә ни өчен бүген күпләр Тукайга, аның үлемсез иҗатына мөрәҗәгать итә. Аның иҗатында бүгенге көннең күп кенә сорауларына җавап табып була. Шуңа күрә дә Тукай безгә һәрчак бик якын. Шагыйрьнең мирасы халкыбызның мәдәни, милли тормышының нигезен тәшкил итә.
Тукай телебезнең бик нечкә төсмерләренә кадәр сиземләгән. Аның үлемсез шигъриятен уку безнең сөйләмебезне баета. Шуңа күрә безгә Тукайны кат-кат, кайта-кайта укырга, үз-үзебезне тәрбияләргә кирәк.
Аның иҗатын Татарстан Республикасы әдәбият, сәнгать өлкәсендәге Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары ышанычлы дәвам итә. Габдулла Тукай исемендәге филармония, Язучылар берлеге клубы, кинотеатр, Тукай музейлары уңышлы гына эшләп килә.
Ни генә булмасын, Тукай белән Казан бер-беренә аерылгысыз бәйләнгән!
Кулланылган әдәбият исемлеге
- Габдулла Тукай. Әсәрләр: 7томда.-Т.7: Сайланма әсәрләр, шагыйрь турында истәлекләр.- Мәктәп китапханәсе сериясе, ТаРИХ — 2002.
- Л.И.Минһаҗева,И.Х.Мияссарова “Татар балалар әдәбияты”:гомуми белем бирү мәктәпләре, урта һәм югары педагогик уку йортлары өчен уку әсбабы, Казан:Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2009.
Биография пр Габдуллы Тукая на татарском кроме википедии
ухамедгарифович) родился 14 (26) апреля 1886 года в деревне Кушлауч Казанской губернии (ныне Арского района Республики Татарстан) в семье приходского муллы. Когда ему было пять месяцев, умер отец. Позднее мать, оставив трехлетнего мальчика бедной старушке на воспитание, вышла замуж и переехала в дру
гую деревню. Через некоторое время мать взяла малыша к себе, но вскоре умерла, и четырехлетний Габдулла остался круглым сиротой. Так началась горькая жизнь в людях. Сначала мальчика приютил дед по материнской линии, Зиннатулла, в многодетной и полуголодной семье которого Габдулла оказался прост
о лишним ртом. В конце концов дед отправил его в Казань, где на Сенном базаре Габдуллу взял на воспитание кустарь Мухаммедвали. В его семье впервые улыбнулось мальчику счастье. Однако вскоре грянула беда: новые родители заболели и потому решили вернуть сироту в деревню Училе к деду, которому через н
екоторое время удалось отдать Габдуллу крестьянину Сагди из соседней деревни Кырлай. В 1892-1895 годы жизнь его проходит в семье Сагди, где не было нужды в куске хлеба. Здесь Габдулла начал приобщаться к крестьянскому труду. Именно в кырлайский период он впервые осознал чувство любви к народу и р
одной земле. Деревня Кырлай открыла мне глаза на жизнь, — писал поэт потом в своих воспоминаниях (Что я помню о себе, 1909). Впечатления кырлайской поры оставили в его творчестве неизгладимый след. В Кырлае Габдулла начал учиться. Однако и тут ему было суждено пережить тяжелые дни. Взрослые д
очери Сагди умерли от разных болезней, а сам хозяин неожиданно стал калекой. Его суеверная жена все эти несчастья связывала с пребыванием в своем доме сироты. Когда у нее родился сын, ее отношение к приемышу вовсе ухудшилось. К счастью для мальчика, в начале зимы 1895 года он был взят в семью сестры
своего родного отца, Газизы Забировой (Усмановой), в Уральск. Здесь Габдулла продолжал учиться в медресе Мутыгия, одновременно посещая русский класс при нем. Хотя медресе было учебным заведением старого типа, но шакирдская молодежь не бездействовала. Ей была здесь предоставлена относительная своб
ода. Шакирдам разрешалось знакомиться с периодической литературой на восточных языках и обучаться русскому. Под влиянием национального просветительского движения учащаяся молодежь требует обновления учебных программ и стремится к светским знаниям.
Г. Тукай. «Исемдә калганнар» Асрарга бала бирәм, кем ала? (Инша)
-
Азмы какканны
вә сукканны күтәрдем мин ятим?!Азрак үстерде
сыйпап тик маңгаемнан милләтем.Г. Тукай.
«Дошманнар».
Габдулла Тукай
«Исемдә калганнар» әсәрендә үз башыннан
кичергән хәлләрне укучы белән уртаклаша,
ятим бала өстенә төшкән авырлыкларны
ярым ярату, ярым шаярту белән сыкранмыйча
яза.
Габдулла 5 айлык
чагыннан − әтисез, ә дүрт яшьләр тирәсендә
әнисез дә кала.
Шуңа үзен белә
башлавы ятимлек, кулдан кулга йөрү,
ачлы-туклы яшәү, «артык кашык» булу һәм
усал карашлар белән исендә калган.
…Өчиледәге
хәле бик авыр була аның. Бердән, ачлык,
икенчедән, «артык кашык», «килмешәк»
сыйфатында кимсетелеп яшәү. Шуның өстенә
әллә нинди чирләр ябырыла аңа. Тәмам
зәгыйфьләнә. Менә шул вакытта бабасының
үтенүе һәм үги әбисенең «тырышлыгы»
белән ул Казанга килә. «Ямщик, − дип яза
шагыйрь, − Казанга килеп җиткәч (безнең
авыл Казаннан 60 чакрым), Печән базарыңда:
«Асрарга бала бирәм, кем ала?» − дип
кычкырып йөргәндә, халык арасыннан бер
кеше чыгып, мине ямщиктан алган».
Бу вакытта нәни
Габдулла ниләр кичерде икән? Бәлки, әле
ул үз хәленең асылын да аңлап бетермәгәндер,
шуңа да ямщикның сүзләренә артык игътибар
да итмәгәндер?! Ул беренче тапкыр күргән
биек йортлар, ат җигелгән вагоннар аның
үз хәлен оныттыргандыр. Зур булып ачылган
күзләре белән мыж килеп торучы халыкны,
җирдә, лареклардагы исәпсез-хисапсыз
әйберләрне, ашамлыкларны күзәтә…
Габдулланы һөнәрче
Мөхәммәтвәли белән Газизә асрамага
алалар. Икесе дә эш кешеләре булганлыктан,
монда Габдулланың тамагы тук, өсте бөтен
була. Күпмедер ата-ана назын да татыган.
Ләкин Газизә вакыт-вакыт сабыйның
күңелен аңлап җиткермәгәнме, әллә бераз
саранлык булганмы: «Кайчакта әни белән
Ташаяк базарына барып, андагы уенчык
базарларына кызыгып вә самокатларда
шатланып-шатланып агач атларга атланган
малайларны карап, көнләшеп тора идем»,
− дип яза ул үзе соңыннан. Габдулла,
шәһәрнең ялтыравыклы яклары белән
бергә, бистә ярлыларының тормышын да
үз күзләре белән күреп, акны карадан
аера башлый.
Габдулланың
«кара бәхете» үзеннән калмый. Ике еллап
торганнан соң, аның әти-әниләре икесе
дә авырый башлыйлар. «Без үлсәк, бу бала
кем кулына кала, ичмасам, авылына
кайтарыйк»,− дип, аны кире Өчилегә
озаталар.
«Асрарга
бала бирәм, кем ала?» дип, базарда
«сатылуын» бала күңеле оныта алмаса
да, Казан Габдулла күңелендә матур
истәлек калдырган.
Бирем. М. Казаковның
«Үксез бала» рәсемендә Габдулланың күз
карашын характерлап сөйләгез. Сабыйның
күзләрендә ниләр күрәсез? Рәсем сездә
нинди тәэсир калдырды?
М. Казаковның
«Үксез бала» рәсемендәге Габдуллага
дүрт-биш яшьләр чамасы. Сабыйның,
нәрсәнедер аңларга тырышып, томырылып
карап торуы үзәк өзгеч моң, тирән сагыш
белән өретелгән. Бу бала бик күзәтүчән,
олыларча уйларга сәләтле, фикерләүгә
ия. Автор баланың шушы халәтен шулкадәр
табигый, тормышчан итеп сурәтләгән ки,
үзеңне дә шул бала янында итеп сизә
башлыйсың, аны кочагыңа алып иркәлисе,
назлыйсы килә…
Алдында − катык,
ярып пешерелгән бәрәңге, кара ипи, агач
кашык, чи бәрәңгедән ясалган уенчык.
Сабыйның
игътибарын ниндидер көтелмәгән хәл
җәлеп иткән. Кыш фасылы булса кирәк,
чөнки Габдулланың аягында йон оекбаш.
Авыл баласы җәй көне яланаяк йөрергә
ярата бит. Элек җылы абзарлар булмаган,
шуңа күрә хуҗабикәләр сыерны өйгә алып
кереп сауганнар. Хәтта яшь бәрәннәр,
бозаулар өйдә торган. Өйгә алып кергән
сыерны савучы әнисенең хәрәкәтләрен
күзәтәме? Әллә яңа гына йомыш белән
ишектән кергән күршегә карыймы Габдулла?
Һәрхәлдә, бала игътибарын җәлеп итәрлек
вакыйга бар ул караган якта.
Сабый алдына
куелган кайнар бәрәңгенең суынганын
сабыр гына көтеп утыра. Менә-менә ул
хәзер ашый башлар кебек. Өй җылы, чиста;
бик пөхтә итеп сәкегә урын-җир җыеп
куелган. Тынычлык, туклык сизелә. Кыш
булуына карамастан, тәрәзә төбендә
гөлләр чәчәк атып утыра. Тәрәзәдән
төшкән яктылык Габдулланың йөзен
яктырта. Төсләр, буяулар якты, ачык.
Алда ятимлек,
фәкыйрьлек җәфалары күрәчәк даһиның
бәхетле сабый чагын сурәтли рәссам.
Әсәр
бик җанлы, тормышчан, мәгънәле. Тукайның
җитди, уйчан, сагышлы күз карашы күңелдә
озак саклана. Бу инде рәссам М. Казаковның
таланты турында сөйли.
Бирем. Автобиография
язарга.
Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #