Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә гаилә, әдәп-әхлак
мәсьәләләреннең күтәрелеше
Бакый Урманче исемендәге
«2 нче гимназия» — Татарстан Республикасы
Түбән Кама муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең
югары квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Зарипова Әнисә Газизулла кызы
Г. Кутуй үзен шагыйрь, драматург, прозаик,
публицист, тәрҗемәче буларак таныткан, үз заманының әдәби
хәрәкәтендә кайнаган җәмәгать эшлеклесе.
Алга омтылыш, тормышның һәр өлкәсендә зарур
үзгәрешләр, гомуми җанланыш, капма — каршы карашлар бәрелеше әлеге
сәләте тулы файдаланылмаган хатын — кызны да иҗтимагый яшәеш
мәйданына чыгара. Гадел Кутуй исә кордашлары арасында нәфис
затларга мәдхия җырлаучы буларак аерылып тора, алданрак бара. Һәм
менә нәкъ хатын — кыз бөеклеген данлаган » Тапшырылмаган хатлар »
повесте аны бөтен дөньяга танытты. Кечкенә генә күләмле, гади итеп
язылган әсәр ни өчен бүгенге көндә дә популярлыгын югалтмады! Минем
уйлавымча, иң саф, иң олы хис — мәхәббәт хисе, балаларны пар
канатлы нигездә тәрбияләү — гаиләнең төп кануны , кешенең күңелен
биреп эшли торган һөнәри хезмәте һәм, гомумән, бу тормышта бәхетле
кеше булып яшисе килеп яшәү теләге, чорлар, гасырлар, буыннар
алышынса да, үзенең асыл кыйммәтләрен, мәгънәсен югалтмый.
Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәренә
бүгенге көн күзлегеннән чыгып, әдәп-әхлак каннуннарын, яшәешебезнең
асыл кыйммәтләрен, дин нигезләрен, җәмгыятебездә барган
үзгәрешләрне аңлап, хөкүмәтебезнең гаиләләрне кайгыртуга йөз белән
борылуын күреп заманча бәя бирү актуаль мәсьәләләрнең берсе.
«Тапшырылмаган хатлар» повесте исеменнән үк
күренгәнчә, эпистоляр жанрда, ягьни хатлар рәвешендә язылган.
Әсәрдә дүрт хат — дүрт сюжет сызыгы бар. Беренчесе — мәхәббәт
тарихы, икенчесе — гаилә тарихы, өченчесе — хезмәт юлы тарихы,
дүртенчесе — бәхетле булырга теләү тарихы. Бу тышкы бүленеш кенә
түгел, бәлки идея-композицион бүленеш. Һәр хат повестьта күтәрелгән
проблеманың билгеле бер ягын сәнгатьчә хәл итүгә буйсындырылган.
Аларның барысын да Галия образы ялгый, беркетә, мәхәббәт, гаилә
мәсьәләреннән хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урыны, бала тәрбияләү,
кешенең үз хезмәтенә җаваплы мөнәсәбәте кебек проблемаларга кадәр
үсә.
«Тапшырылмаган хатлар» повестеның төп темасы —
мәхәббәт. Г.Кутуй, гаҗәеп зур осталык һәм җылылык белән, Галия
образын психологик үсештә күрсәтә. Галия Казанда рабфакта укый.
Искәндәрне очрата, аңа чын күңелдән гашыйк була.
Мәхәббәт искиткеч гүзәл хис, ул кешегә яңа яшәү
көче, энергия, тормышына шатлык өсти торган, илһам, дәрт бирә
торган серле, сихри бер халәт. Мәхәббәт кыенлыкларны, авырлыкларны
җиңәргә булыша, яшәү дәрте сүнгәндә дә, кем өчендер бик кирәк
булуыңны аңлау, аның өчен генә яшәү — мәхәббәтнең могҗиза тудыра
алуына ышандыра. Мәхәббәт хисен тормыш азагына кадәр вакламыйча,
кадерләп саклау — кешенең тормышын тулыландыручы иң зур бәхет.
Кызганыч, безнең геройларыбыз икесе арасында туган олы мәхәббәт
хисен ахырга кадәр саклый алмыйлар. Бу очракта Искәндәрне генә
гаепләп калдыру дөрес түгел. Алар икесе дә гаилә корып яшәргә әзер
кешеләр түгел, ә гаилә кору өчен кешедә җаваплылык һәм төп тәрбияне
биргән нигез — гаилә, ата-ана җылысын, назын тоеп, гаилә тәрбиясе
нигезендә үсәргә кирәк. Искәндәрнең алдагы тормышы турында
сөйләнми. Галия ата-ана назы, гаилә җылысы күрмәгән, гомумән, гаилә
тормышының нинди булырга тиешлеген аңлап җитмәгән, яшь, беркатлы,
тәҗрибәсез кыз. Искәндәр белән Галия ир белән хатын булып гаилә
корып яши башлагач та, аларның кимчелекләрен аңлатырга, киңәш
бирергә янында әти-әниләре юк.
Галия белән Искәндәр яратышып өйләнешәләр. Бергә
китап уку, роль өйрәнү. Искәндәр Галияне ярата, спектакльдән соң
ул, мәсәлән, гримын да сөртмичә өенә ашыга.Чөнки, ди ул Галиягә
«мин бу рольне син күрсәткән төзәтмәләр белән, сине сөеп, синең
турыңда уйлап, син биргән шатлык эчендә уйнадым.»-ди.
Әмма озакламый гаилә күгендә болытлар куера
башлый. Беренче бәрелешү Галия университетның медицина факультетына
укырга керегә карар иткәч була. Искәндәр Галиягә «Артистка булырга
теләмисең икән, миңа яхшы иптәш бул. Белемең болай да җитәрлек…
Күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшик»,-ди. Искәндәр аның артистка
булуын, укымыйча, өйдә утыруын, хатын гына булып калуын тели. Ләкин
Галия Искәндәрнең сүзләре белән килешми.
Бер яктан Искәндәрнең сүзләрендә хаклык бар,
аның нияте изге. Гаиләнең ныклап аякта басу чорында бер-береңә юл
куеп, аңлашып яшәү бик мөһим. Галиягә теләгенә ирешү өчен бераз
сабыр итәргә, тормыш җаена кереп киткәч, теләкләрнең үтәлүен
тормышка ашыру турында уйларга кирәк. Хәзерге көндә Татарстан
Республикасында хатын-кызлар арасында театр әһелләре, җәмәгать
эшлекләре, журналистлар, лидер хатын-кызлар бар. Димәк, артистка
булу, эшлекле хатын-кыз булу гына гаиләсез булырга һәм аны
җимерергә сәбәп була алмый.
Мәхәббәт үз алдына гына яши алмый: ярату ике
яктан да тигез булырга тиеш. Гаилә төзеп, балалар тәрбияләп яши
башлагач, карашларның да уртак булуы кирәк. Галия гаиләдә килеп
чыккан ызгышлар турында Искәндәр белән ипләп кенә сөйләшергә тели.
Әлеге низагларда Галиянең дә гаебе бар: җәмгыять эшен иреннән,
балаларыннан өстен күрә. Балалары үскәнче генә, стена газеталары
чыгарып йөрмәсә дә ярый иде!
Галия, гаилә дәфтәре уйлап чыгарып, гаиләдәге
конфликтларны бетерергә тели. Ләкин Галия ир-ат характерын бөтенләй
белми һәм аңламый да. Бер генә ир кеше дә дәфтәр тутырып утырмый,
хәтта аның белән бер тапкыр утырып сөйләшергә мөмкин, ә гаиләдәге
конфликтларын хатын-кыз үз зиһене, акылы, сабырлыгы аша гаилә
җылысын сүндерми сакларга, туры юлдан алып барырга тиеш.
Гаилә бәхетен ир белән хатын бергә
тулыландыралар. Ул-уртак бәхет. Алар теләкләренә ирешмәсә,
бу-икесенең дә гаебе. Хәтта кошлар да ояларын парлап ясыйлар,
балаларына азыкны да парлап ташыйлар. Бу галәмдә хәтта кар
бөртекләре дә бер- берсенә охшамаганнар. Кеше язмышы турында әйтәсе
дә юк. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы. Тик шунысы уртак: җир
йөзенә без яратырга, бәхетебезне табарга килгәнбез.
Дини күзлектән чыгып караганда да ир белән
хатының гаилә алдында җаваплылыгы бер үк дәрәҗәдә. Хатын-кыз ир-ат
сүзен санлаучы, үтәүче, балаларына дөрес тәрбия бирүче булса, ә
ир-ат гаиләнең башлыгы, туйдыручы, балаларына яхшы ата сыйфатлары
күрсәтүче, җаваплы кеше буларак бәялләнә. «Ирнең йорттагы урыны
зур. Шуның өчен дә һәр вакытта да аның белән йортта да, вә
балаларын каршында да аны кадерләп вә ихтирам итеп кенә мөгамәлә
кыл. Иреңне ихтирам итүең үзеңә ихтирамны гына арттыра, ә аны
кадерләвең-үзеңнең кадереңне генә үстерә.»1
Хатын-кыз нәселне дәвам итүче, аның табигате
шундый. Галия беренче мәхәббәтеннән, яраткан кешесеннән авырга уза,
ул аның өчен бик зур шатлык, куаныч була. Ләкин Искәндәр ана
булырга бөтен күңеле белән әзер Галияне аңлап җиткерми, бу халәттә
хатын-кызның нинди хисләр белән януын аңламый, ә бары тик үзе
турында гына уйлый, аның аталык вазифасын үтәргә әзер түгел
икәнлеге ачыклана. Ләкин Галия дә Искәндәрнең бу халәтен аңлап
җиткерми. Ата назы, җаваплылык хисе булмаган Искәндәргә тагын бер
бала — Рафаэльне бүләк итә. Балалар табып кына гаиләне саклап калып
булмаганлыгын һәм Искәндәрне үзгәртеп булмаганлыгын ул аңламый.
Галиянең балалары Искәндәрне һәрдаим сораштырып: «Әти кая?» кебек
сораулар биреп торалар. Искәндәр нинди кеше булса да, ул — балалары
өчен ата. Беркем дә балаларга әти-әниләреннән кала ата һәм ана назы
бирә алмый.
«Мәхәббәт дигән очар кош бардыр, канаты
пардыр…»,- борынгылар әнә шулай җырлаган. Пар канатлы булып
,бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларны да, кайгыларны да
уртаклашып яшәү бик мөһим. Өйләнешкәннән соң һәр яшь кеше бер-берсе
алдында җаваплылык тоярга, ә яшь пар гаилә бәхете һәм балалары
алдында җаваплы булырга тиеш. Шушы таләпләр үтәлгәндә генә, гаилә
нык һәм бәхетле булачак, таркалмаячак. Яшь парлар бер-берсенә терәк
булып яшәгәндә генә балалар бәхетле булачак.
Галия образы әсәрдә үсештә итеп күрсәтелә. Галия
һөнәри үсештә алга китә, осталыгы, кешеләр арасында абруе арта.
Нәфисәне коткару вакыйгасыннан соң ул безнең алдыбызга бөтенләй
икенче шәхес булып килеп баса. Ата-ана өчен баланың үлеме — зур
фаҗига, мәңгелек күңел ярасы. Галия зур батырлык эшли, Нәфисәне
үлемнән коткара. Нәфисәнең әти-әнисен гомерлек газаптан саклап
кала. Табиблар, шәфкать ияләре, кешеләрне савыктыру белән бергә
кешеләргә шатлык өләшәләр. Галия дә үз эшен яхшы белгән тәҗрибәле
белгеч. Аның бу әйтеп бетергесез зур хезмәте мактауга лаек.
Повестьның ахыры Галиянең Вәли Сафиуллин белән
гаилә корып яши башлавы, бәхетле гаилә булуы белән сурәтләп бирелә.
Тормыш булгач, төрле хәлләр була, ләкин тормышта әкияттән аермалы
буларак могҗизалар бик аз була. Хәзерге көндә үз балаларын да
ташлап чыгып киткән, «ата» исемен йөрткән ир — атлар да шактый.
Ир-ат бик сирәк очракта ике балалы хатынга өйләнә. Мәхәббәтнең әллә
нинди тормыш киртәләрен җимерергә сәләтле булуына ышанабыз.
Бәхет… Нәрсә соң ул бәхет? Г. Кутуйның
«Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә бәхет төшенчәнең бирелешен бүгенге
көн күзлегеннән чыгып аңлаганда, түбәндәге нәтиҗәгә килербез. Кеше
җир йөзенә бәхетле булыр өчен туа. Тулы бәхет минем уйлавымча,
мәхәббәт хисләрендә янып , олы мәхәббәтне вакламыйча тормыш азагына
кадәр саклау, уртак балалар булу һәм ир белән хатынның пар канатлы
булып яшәве, кешенең шәхес булып иҗади үсеше өчен яраткан эше булып
һәм һөнәри хезмәтеннән ләззәт табып, рухи, күңел тынычлыгы белән
яшәве — бәхет төшенчәсенең бөтенлеген тәшкил итүче кыйммәтләр дип
аңлыйм мин.
Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте
яшьләрне бүгенге көн тормышына әзерләүгә, җирлек тудыручы, Галия
белән Искәндәр хатларыннын сабак алып, гаилә корып яшәү — бик
җавплы, кеше тормышның асыл мәгънәсе — бала тәрбияләү, аңа ата —
ана назын тоеп яшәргә шартлар тудырырга кирәклеген бөтен тулылыгы
белән укучы күңеленә җиткерүче әсәр.
Файдаланган әдәбият
-
Галимуллин Ф. Гадел Кутуй хаты: (Язучының сугышта язган хаты
турында) / Фоат Галимуллин // Шәһри Казан.-2002.-5 февраль. -
Попов Г. Г. Кутуйның «Сагыну» нәсеренә лингво-стилистик
анализ //Фән һәм мәктәп.-2004.-№4.-Б.30-31. -
Мансуров З. Мөбәрәк тәсбих мәрҗәне: Гадел Кутуйның тууына
100 ел (Әдип каберенә бару юлында туган уйлар) // Мәдәни
җомга.-2003.-19 -
Ситдыйков Л.Н. Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәре
(Дәрес-композиция үрнәге) /Ләлә Ситдыйкова // Ачык
дәрес.-2006.-№ 11.-Б.-6-7. -
100 ел элек, 1903 елның 28 ноябрендә мәшһүр татар язучысы
Гадел Кутуй туган: Кыскача биографиясе //
Татарстан.-2003.-№9.60-61. -
Нуруллин Р. Сагыну: Гадел Кутуйның тууына — 100ел //
Мәгариф.-2003.-№11.-Б.7-8 -
Нуруллин Р. Нәфис затларга мәдхия җырлаучы: Язучы Гадел
Кутуй // Сөембикә.- 2003.-№11.-Б.14-17. -
Нуруллин Р. Дәртле һәм моңлы күңел: Гдел Кутуйның тууна 100
ел // Мәдәни җомга.-2003.-5 декабрь. -
Сәмигуллина В. «Тапшырылмаган хатлар» повестена анализ:
(Гадел Кутуй әсәре) // Фән һәм мәктәп.-2004.-№6.-Б.38-40. -
Хөсәенов Р. Кутуйны сагыну: Гадел Кутуйның тууна 100 ел //
Шәһри Казан.-2003.-28 ноябрь. -
Нурмөхәммәт Т. Җидегән йолдыз яктысы: Язучы Гадул Кутуй
турында // Мәдәни җомга.-1998.-8 май. -
Рамазанов Ә. Гадул Кутуйның «Сагыну» нәсере: Дәрес үрнәге
//Мәгариф.-2000.-№7.-31 Б. -
Әгъләмов М. Атадан бала яшь кала: (Шагырь Гадел Кутуйның
иҗади портреты ) // Мәйдан.-2005.-№4.-Б.36-39. -
Исламов Ф. Язучы-патриот: Г. Кутуйның тууна 100 ел тулу уң
аеннан // Ватаным Татарстан.-2003.-28 ноябрь. -
Исламов Ф. Тынгы белмәүче, янар хисле зат: Гадел Кутуйның
тууына 100 ел тулу уңаеннан // Татар иле.-2003.-№48.-Б.7. -
Гарәпшина Л. Гадел Кутуй-драматург:(Язучы турында) // Фән
һәм мәктәп. -2005.-№1. -Б.15-18. -
Гарәпшина Л. «Тапшырылмаган хатлар» язылмыйча кала: Г. Кутуй
прозасында заман һәм герой концепциясе
//Идел.-2003.-№11.-Б.72-73. -
Кутуй Г. Яза белеп языгыз!:Күренекле шагырьнең ана телебезне
кайгыртып язган мәкаләсе //Мәдәни җомга.-2003.-28 ноябрь. -
Гарипова Р. Гаилә-гомер чишмәсе: (Г.Кутуйның «Тапшырылмаган
хатлар» повесте буенча татар әдәбияты дәресе) /Ризәлә Гарипова
//Ачык дәрес.-2007.-№5.-Б.4-5. -
Шакир А. Гадел Кутуй белән бергә: (тууына 55 ел тулу
уңаеннан) // Казан утлары.-2006 .-№ 2. -Б.77-78. -
Кутуева Г. Сагыну: Гадел Кутуйның тууына — 100 ел //
Сөембикә.-2003.-№11 .-Б.14-17.
1</<span> Ниязетдин мулла Миңлеәхәт әл- Хәнәфи «Ир
бәлән мөгамәлә итү серләре» Түбән Кама , 2009 нчы ел
метки: Мэхэббэт, Татарча, Кандалый, Жырчысы, Хыялымдагы, Турында, Хисен, Буларак
Ответ №1
Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәрендә гаилә, әдәп-әхлак
мәсьәләләреннең күтәрелеше.
Г. Кутуй үзен шагыйрь, драматург, прозаик, публицист, тәрҗемәче буларак таныткан, үз заманының әдәби хәрәкәтендә кайнаган җәмәгать эшлеклесе.
Алга омтылыш, тормышның һәр өлкәсендә зарур үзгәрешләр, гомуми җанланыш, капма – каршы карашлар бәрелеше әлеге сәләте тулы файдаланылмаган хатын – кызны да иҗтимагый яшәеш мәйданына чыгара. Гадел Кутуй исә кордашлары арасында нәфис затларга мәдхия җырлаучы буларак аерылып тора, алданрак бара. Һәм менә нәкъ хатын – кыз бөеклеген данлаган “ Тапшырылмаган хатлар “ повесте аны бөтен дөньяга танытты. Кечкенә генә күләмле, гади итеп язылган әсәр ни өчен бүгенге көндә дә популярлыгын югалтмады! Минем уйлавымча, иң саф, иң олы хис – мәхәббәт хисе, балаларны пар канатлы нигездә тәрбияләү – гаиләнең төп кануны, кешенең күңелен биреп эшли торган һөнәри хезмәте һәм, гомумән, бу тормышта бәхетле кеше булып яшисе килеп яшәү теләге, чорлар, гасырлар, буыннар алышынса да, үзенең асыл кыйммәтләрен, мәгънәсен югалтмый.
Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәренә бүгенге көн күзлегеннән чыгып, әдәп-әхлак каннуннарын, яшәешебезнең асыл кыйммәтләрен, дин нигезләрен, җәмгыятебездә барган үзгәрешләрне аңлап, хөкүмәтебезнең гаиләләрне кайгыртуга йөз белән борылуын күреп заманча бәя бирү актуаль мәсьәләләрнең берсе.
“Тапшырылмаган хатлар” повесте исеменнән үк күренгәнчә, эпистоляр жанрда, ягьни хатлар рәвешендә язылган. Әсәрдә дүрт хат – дүрт сюжет сызыгы бар. Беренчесе – мәхәббәт тарихы, икенчесе – гаилә тарихы, өченчесе – хезмәт юлы тарихы, дүртенчесе – бәхетле булырга теләү тарихы. Бу тышкы бүленеш кенә түгел, бәлки идея-композицион бүленеш. Һәр хат повестьта күтәрелгән проблеманың билгеле бер ягын сәнгатьчә хәл итүгә буйсындырылган. Аларның барысын да Галия образы ялгый, беркетә, мәхәббәт, гаилә мәсьәләреннән хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урыны, бала тәрбияләү, кешенең үз хезмәтенә җаваплы мөнәсәбәте кебек проблемаларга кадәр үсә.
«Тапшырылмаган хатлар» повестеның төп темасы – мәхәббәт. Г. Кутуй, гаҗәеп зур осталык һәм җылылык белән, Галия образын психологик үсештә күрсәтә. Галия Казанда рабфакта укый. Искәндәрне очрата, аңа чын күңелдән гашыйк була.
4 стр., 1557 слов
Мәгърифәтче Г.Исхакый повестьларында хатын-кыз язмышын чагылдыру үзенчәлекләре
… ә. Шулай ук хатын-кызны санга сукмаган, аны бары тик физиологик теләкләр канәгатьләндерү объекты итеп кенә санаган җәмгыять тә, Гаяз Исхакый раслаганча, инкыйраз ө … Ул әле өйләнмәгән иде» (1916) әсәрләрендә хатын-кызның гаиләдәге урынын, ана мәхәббәте, бала хакы кебек гомумкешелек … кешенең үз-үзен тотышын, аның нинди тәрбия алуына һәм, гомумән гаиләви-әхлакый мөнәсәбәтләргә генә кайтарып калдыру кебек …
Мәхәббәт искиткеч гүзәл хис, ул кешегә яңа яшәү көче, энергия, тормышына шатлык өсти торган, илһам, дәрт бирә торган серле, сихри бер халәт. Мәхәббәт кыенлыкларны, авырлыкларны җиңәргә булыша, яшәү дәрте сүнгәндә дә, кем өчендер бик кирәк булуыңны аңлау, аның өчен генә яшәү – мәхәббәтнең могҗиза тудыра алуына ышандыра. Мәхәббәт хисен тормыш азагына кадәр вакламыйча, кадерләп саклау – кешенең тормышын тулыландыручы иң зур бәхет. Кызганыч, безнең геройларыбыз икесе арасында туган олы мәхәббәт хисен ахырга кадәр саклый алмыйлар. Бу очракта Искәндәрне генә гаепләп калдыру дөрес түгел. Алар икесе дә гаилә корып яшәргә әзер кешеләр түгел, ә гаилә кору өчен кешедә җаваплылык һәм төп тәрбияне биргән нигез – гаилә, ата-ана җылысын, назын тоеп, гаилә тәрбиясе нигезендә үсәргә кирәк. Искәндәрнең алдагы тормышы турында сөйләнми. Галия ата-ана назы, гаилә җылысы күрмәгән, гомумән, гаилә тормышының нинди булырга тиешлеген аңлап җитмәгән, яшь, беркатлы, тәҗрибәсез кыз. Искәндәр белән Галия ир белән хатын булып гаилә корып яши башлагач та, аларның кимчелекләрен аңлатырга, киңәш бирергә янында әти-әниләре юк.
Галия белән Искәндәр яратышып өйләнешәләр. Бергә китап уку, роль өйрәнү. Искәндәр Галияне ярата, спектакльдән соң ул, мәсәлән, гримын да сөртмичә өенә ашыга. Чөнки, ди ул Галиягә “мин бу рольне син күрсәткән төзәтмәләр белән, сине сөеп, синең турыңда уйлап, син биргән шатлык эчендә уйнадым. ”-ди.
Әмма озакламый гаилә күгендә болытлар куера башлый.
Г. Кутуйның
“Тапшырылмаган хатлар” әсәрендә гаилә, әдәп-әхлак
мәсьәләләреннең күтәрелеше
Бакый Урманче исемендәге
“2 нче гимназия” – Татарстан Республикасы
Түбән Кама муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең
югары квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Зарипова Әнисә Газизулла кызы
Г. Кутуй үзен шагыйрь, драматург, прозаик, публицист,
тәрҗемәче буларак таныткан, үз заманының әдәби хәрәкәтендә кайнаган җәмәгать
эшлеклесе.
Алга омтылыш, тормышның һәр өлкәсендә зарур
үзгәрешләр, гомуми җанланыш, капма – каршы карашлар бәрелеше әлеге сәләте тулы
файдаланылмаган хатын – кызны да иҗтимагый яшәеш мәйданына чыгара. Гадел Кутуй
исә кордашлары арасында нәфис затларга мәдхия җырлаучы буларак аерылып тора,
алданрак бара. Һәм менә нәкъ хатын – кыз бөеклеген данлаган “ Тапшырылмаган
хатлар “ повесте аны бөтен дөньяга танытты. Кечкенә генә күләмле, гади итеп
язылган әсәр ни өчен бүгенге көндә дә популярлыгын югалтмады! Минем уйлавымча,
иң саф, иң олы хис – мәхәббәт хисе, балаларны пар канатлы нигездә тәрбияләү –
гаиләнең төп кануны , кешенең күңелен биреп эшли торган һөнәри хезмәте һәм,
гомумән, бу тормышта бәхетле кеше булып яшисе килеп яшәү теләге, чорлар,
гасырлар, буыннар алышынса да, үзенең асыл кыйммәтләрен, мәгънәсен югалтмый.
Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәренә
бүгенге көн күзлегеннән чыгып, әдәп-әхлак каннуннарын, яшәешебезнең асыл
кыйммәтләрен, дин нигезләрен, җәмгыятебездә барган үзгәрешләрне аңлап,
хөкүмәтебезнең гаиләләрне кайгыртуга йөз белән борылуын күреп заманча бәя бирү актуаль
мәсьәләләрнең берсе.
“Тапшырылмаган хатлар” повесте исеменнән үк
күренгәнчә, эпистоляр жанрда, ягьни хатлар рәвешендә язылган. Әсәрдә дүрт хат –
дүрт сюжет сызыгы бар. Беренчесе – мәхәббәт тарихы, икенчесе – гаилә тарихы,
өченчесе – хезмәт юлы тарихы, дүртенчесе – бәхетле булырга теләү тарихы. Бу
тышкы бүленеш кенә түгел, бәлки идея-композицион бүленеш. Һәр хат повестьта
күтәрелгән проблеманың билгеле бер ягын сәнгатьчә хәл итүгә буйсындырылган.
Аларның барысын да Галия образы ялгый, беркетә, мәхәббәт, гаилә мәсьәләреннән
хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урыны, бала тәрбияләү, кешенең үз хезмәтенә
җаваплы мөнәсәбәте кебек проблемаларга кадәр үсә.
«Тапшырылмаган хатлар» повестеның төп темасы –
мәхәббәт. Г.Кутуй, гаҗәеп зур осталык һәм җылылык белән, Галия образын
психологик үсештә күрсәтә. Галия
Казанда рабфакта укый. Искәндәрне очрата, аңа чын күңелдән гашыйк була.
Мәхәббәт искиткеч гүзәл хис, ул кешегә яңа яшәү
көче, энергия, тормышына шатлык өсти торган, илһам, дәрт бирә торган серле,
сихри бер халәт. Мәхәббәт кыенлыкларны, авырлыкларны җиңәргә булыша, яшәү дәрте
сүнгәндә дә, кем өчендер бик кирәк булуыңны аңлау, аның өчен генә яшәү –
мәхәббәтнең могҗиза тудыра алуына ышандыра. Мәхәббәт хисен тормыш азагына кадәр
вакламыйча, кадерләп саклау – кешенең тормышын тулыландыручы иң зур бәхет.
Кызганыч, безнең геройларыбыз икесе арасында туган олы мәхәббәт хисен ахырга
кадәр саклый алмыйлар. Бу очракта Искәндәрне генә гаепләп калдыру дөрес түгел.
Алар икесе дә гаилә корып яшәргә әзер кешеләр түгел, ә гаилә кору өчен кешедә
җаваплылык һәм төп тәрбияне биргән нигез – гаилә, ата-ана җылысын, назын тоеп,
гаилә тәрбиясе нигезендә үсәргә кирәк. Искәндәрнең алдагы тормышы турында
сөйләнми. Галия ата-ана назы, гаилә җылысы күрмәгән, гомумән, гаилә тормышының
нинди булырга тиешлеген аңлап җитмәгән, яшь, беркатлы, тәҗрибәсез кыз. Искәндәр
белән Галия ир белән хатын булып гаилә корып яши башлагач та, аларның
кимчелекләрен аңлатырга, киңәш бирергә янында әти-әниләре юк.
Галия белән Искәндәр яратышып өйләнешәләр. Бергә китап уку, роль
өйрәнү. Искәндәр Галияне ярата, спектакльдән соң ул, мәсәлән, гримын да
сөртмичә өенә ашыга.Чөнки, ди ул Галиягә “мин бу рольне син күрсәткән
төзәтмәләр белән, сине сөеп, синең турыңда уйлап, син биргән шатлык эчендә
уйнадым.”-ди.
Әмма озакламый гаилә күгендә болытлар куера башлый. Беренче
бәрелешү Галия университетның медицина факультетына укырга керегә карар иткәч
була. Искәндәр Галиягә “Артистка булырга теләмисең икән, миңа яхшы иптәш бул.
Белемең болай да җитәрлек… Күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшик”,-ди. Искәндәр
аның артистка булуын, укымыйча, өйдә утыруын, хатын гына булып калуын тели.
Ләкин Галия Искәндәрнең сүзләре белән килешми.
Бер яктан Искәндәрнең сүзләрендә хаклык бар, аның нияте изге.
Гаиләнең ныклап аякта басу чорында бер-береңә юл куеп, аңлашып яшәү бик
мөһим. Галиягә теләгенә ирешү өчен бераз сабыр итәргә, тормыш җаена кереп
киткәч, теләкләрнең үтәлүен тормышка ашыру турында уйларга кирәк. Хәзерге көндә
Татарстан Республикасында хатын-кызлар арасында театр әһелләре, җәмәгать
эшлекләре, журналистлар, лидер хатын-кызлар бар. Димәк, артистка булу, эшлекле
хатын-кыз булу гына гаиләсез булырга һәм аны җимерергә сәбәп була алмый.
Мәхәббәт үз алдына гына яши алмый: ярату ике яктан да тигез
булырга тиеш. Гаилә төзеп, балалар тәрбияләп яши башлагач, карашларның да уртак
булуы кирәк. Галия гаиләдә килеп чыккан ызгышлар турында Искәндәр белән ипләп
кенә сөйләшергә тели. Әлеге низагларда Галиянең дә гаебе бар: җәмгыять эшен
иреннән, балаларыннан өстен күрә. Балалары
үскәнче генә, стена газеталары чыгарып йөрмәсә дә ярый иде!
Галия, гаилә дәфтәре уйлап чыгарып, гаиләдәге
конфликтларны бетерергә тели. Ләкин Галия ир-ат характерын бөтенләй белми һәм
аңламый да. Бер генә ир кеше дә дәфтәр тутырып утырмый, хәтта аның белән бер
тапкыр утырып сөйләшергә мөмкин, ә гаиләдәге конфликтларын хатын-кыз үз зиһене,
акылы, сабырлыгы аша гаилә җылысын сүндерми сакларга, туры юлдан алып барырга
тиеш.
Гаилә бәхетен ир белән хатын бергә тулыландыралар. Ул-уртак
бәхет. Алар теләкләренә ирешмәсә, бу-икесенең дә гаебе. Хәтта кошлар да ояларын
парлап ясыйлар, балаларына азыкны да парлап ташыйлар. Бу галәмдә хәтта кар
бөртекләре дә бер- берсенә охшамаганнар. Кеше язмышы турында әйтәсе дә юк.
Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы. Тик шунысы уртак: җир йөзенә без яратырга,
бәхетебезне табарга килгәнбез.
Дини күзлектән чыгып караганда да ир белән хатының гаилә алдында
җаваплылыгы бер үк дәрәҗәдә. Хатын-кыз
ир-ат сүзен санлаучы, үтәүче, балаларына дөрес тәрбия бирүче булса, ә ир-ат
гаиләнең башлыгы, туйдыручы, балаларына яхшы ата сыйфатлары күрсәтүче, җаваплы
кеше буларак бәялләнә. “Ирнең
йорттагы урыны зур. Шуның өчен дә һәр вакытта да аның белән йортта да, вә
балаларын каршында да аны кадерләп вә ихтирам итеп кенә мөгамәлә кыл. Иреңне
ихтирам итүең үзеңә ихтирамны гына арттыра, ә аны кадерләвең-үзеңнең кадереңне
генә үстерә.”1
Хатын-кыз нәселне дәвам итүче, аның табигате шундый. Галия беренче
мәхәббәтеннән, яраткан кешесеннән авырга уза, ул аның өчен бик зур шатлык,
куаныч була. Ләкин Искәндәр ана
булырга бөтен күңеле белән әзер Галияне аңлап җиткерми, бу халәттә хатын-кызның
нинди хисләр белән януын аңламый, ә бары тик үзе турында гына уйлый, аның
аталык вазифасын үтәргә әзер түгел икәнлеге ачыклана. Ләкин Галия дә
Искәндәрнең бу халәтен аңлап җиткерми. Ата назы, җаваплылык хисе булмаган
Искәндәргә тагын бер бала – Рафаэльне бүләк итә. Балалар табып кына гаиләне
саклап калып булмаганлыгын һәм Искәндәрне үзгәртеп булмаганлыгын ул аңламый.
Галиянең балалары Искәндәрне һәрдаим сораштырып: «Әти кая?» кебек сораулар
биреп торалар. Искәндәр нинди кеше булса да, ул – балалары өчен ата. Беркем дә
балаларга әти-әниләреннән кала ата һәм ана назы бирә алмый.
“Мәхәббәт дигән очар кош бардыр, канаты пардыр…”,- борынгылар әнә
шулай җырлаган. Пар канатлы булып ,бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларны
да, кайгыларны да уртаклашып яшәү бик мөһим. Өйләнешкәннән соң һәр яшь кеше
бер-берсе алдында җаваплылык тоярга, ә яшь пар гаилә бәхете һәм балалары
алдында җаваплы булырга тиеш. Шушы таләпләр үтәлгәндә генә, гаилә нык һәм
бәхетле булачак, таркалмаячак. Яшь парлар бер-берсенә терәк булып яшәгәндә
генә балалар бәхетле булачак.
Галия образы әсәрдә үсештә итеп күрсәтелә. Галия һөнәри үсештә алга
китә, осталыгы, кешеләр арасында абруе арта. Нәфисәне коткару вакыйгасыннан соң
ул безнең алдыбызга бөтенләй икенче шәхес булып килеп баса. Ата-ана өчен
баланың үлеме – зур фаҗига, мәңгелек күңел ярасы. Галия зур батырлык эшли,
Нәфисәне үлемнән коткара. Нәфисәнең әти-әнисен гомерлек газаптан саклап кала.
Табиблар, шәфкать ияләре, кешеләрне савыктыру белән бергә кешеләргә шатлык
өләшәләр. Галия дә үз эшен яхшы белгән тәҗрибәле белгеч. Аның бу әйтеп
бетергесез зур хезмәте мактауга лаек.
Повестьның ахыры Галиянең Вәли Сафиуллин белән гаилә
корып яши башлавы, бәхетле гаилә булуы белән сурәтләп бирелә. Тормыш булгач,
төрле хәлләр була, ләкин тормышта әкияттән аермалы буларак могҗизалар бик аз
була. Хәзерге көндә үз балаларын да ташлап чыгып киткән, «ата» исемен йөрткән
ир – атлар да шактый. Ир-ат бик сирәк очракта ике балалы хатынга өйләнә.
Мәхәббәтнең әллә нинди тормыш киртәләрен җимерергә сәләтле булуына ышанабыз.
Бәхет… Нәрсә соң ул бәхет? Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар”
әсәрендә бәхет төшенчәнең бирелешен бүгенге көн күзлегеннән чыгып аңлаганда,
түбәндәге нәтиҗәгә килербез. Кеше җир йөзенә бәхетле булыр өчен туа. Тулы
бәхет минем уйлавымча, мәхәббәт хисләрендә янып , олы мәхәббәтне вакламыйча
тормыш азагына кадәр саклау, уртак балалар булу һәм ир белән хатынның пар
канатлы булып яшәве, кешенең шәхес булып иҗади үсеше өчен яраткан эше булып
һәм һөнәри хезмәтеннән ләззәт табып, рухи, күңел тынычлыгы белән яшәве – бәхет
төшенчәсенең бөтенлеген тәшкил итүче кыйммәтләр дип аңлыйм мин.
Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте яшьләрне бүгенге көн
тормышына әзерләүгә, җирлек тудыручы, Галия белән Искәндәр хатларыннын сабак
алып, гаилә корып яшәү – бик җавплы, кеше тормышның асыл мәгънәсе – бала
тәрбияләү, аңа ата – ана назын тоеп яшәргә шартлар тудырырга кирәклеген бөтен
тулылыгы белән укучы күңеленә җиткерүче әсәр.
Файдаланган әдәбият
1.
Галимуллин Ф. Гадел Кутуй
хаты: (Язучының сугышта язган хаты турында) / Фоат Галимуллин // Шәһри
Казан.-2002.-5 февраль.
2.
Попов Г. Г. Кутуйның
“Сагыну” нәсеренә лингво-стилистик анализ //Фән һәм мәктәп.-2004.-№4.-Б.30-31.
3.
Мансуров З. Мөбәрәк
тәсбих мәрҗәне: Гадел Кутуйның тууына 100 ел (Әдип каберенә бару юлында туган
уйлар) // Мәдәни җомга.-2003.-19
4.
Ситдыйков Л.Н.
Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәре (Дәрес-композиция үрнәге) /Ләлә
Ситдыйкова // Ачык дәрес.-2006.-№ 11.-Б.-6-7.
5.
100 ел элек, 1903 елның 28
ноябрендә мәшһүр татар язучысы Гадел Кутуй туган: Кыскача биографиясе //
Татарстан.-2003.-№9.60-61.
6.
Нуруллин Р. Сагыну: Гадел
Кутуйның тууына — 100ел // Мәгариф.-2003.-№11.-Б.7-8
7.
Нуруллин Р. Нәфис
затларга мәдхия җырлаучы: Язучы Гадел Кутуй // Сөембикә.- 2003.-№11.-Б.14-17.
8.
Нуруллин Р. Дәртле һәм
моңлы күңел: Гдел Кутуйның тууна 100 ел // Мәдәни җомга.-2003.-5 декабрь.
9.
Сәмигуллина В.
“Тапшырылмаган хатлар” повестена анализ: (Гадел Кутуй әсәре) // Фән һәм
мәктәп.-2004.-№6.-Б.38-40.
10.
Хөсәенов Р. Кутуйны
сагыну: Гадел Кутуйның тууна 100 ел // Шәһри Казан.-2003.-28 ноябрь.
11.
Нурмөхәммәт Т. Җидегән
йолдыз яктысы: Язучы Гадул Кутуй турында // Мәдәни җомга.-1998.-8 май.
12.
Рамазанов Ә. Гадул
Кутуйның “Сагыну” нәсере: Дәрес үрнәге //Мәгариф.-2000.-№7.-31 Б.
13.
Әгъләмов М. Атадан бала
яшь кала: (Шагырь Гадел Кутуйның иҗади портреты ) // Мәйдан.-2005.-№4.-Б.36-39.
14.
Исламов Ф. Язучы-патриот:
Г. Кутуйның тууна 100 ел тулу уң аеннан // Ватаным Татарстан.-2003.-28 ноябрь.
15.
Исламов Ф. Тынгы белмәүче,
янар хисле зат: Гадел Кутуйның тууына 100 ел тулу уңаеннан // Татар
иле.-2003.-№48.-Б.7.
16.
Гарәпшина Л. Гадел
Кутуй-драматург:(Язучы турында) // Фән һәм мәктәп. -2005.-№1. -Б.15-18.
17.
Гарәпшина Л.
“Тапшырылмаган хатлар” язылмыйча кала: Г. Кутуй прозасында заман һәм герой
концепциясе //Идел.-2003.-№11.-Б.72-73.
18.
Кутуй Г. Яза белеп
языгыз!:Күренекле шагырьнең ана телебезне кайгыртып язган мәкаләсе //Мәдәни
җомга.-2003.-28 ноябрь.
19.
Гарипова Р. Гаилә-гомер
чишмәсе: (Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча татар әдәбияты
дәресе) /Ризәлә Гарипова //Ачык дәрес.-2007.-№5.-Б.4-5.
20.
Шакир А. Гадел Кутуй
белән бергә: (тууына 55 ел тулу уңаеннан) // Казан утлары.-2006 .-№ 2.
-Б.77-78.
21.
Кутуева Г. Сагыну: Гадел
Кутуйның тууына – 100 ел // Сөембикә.-2003.-№11 .-Б.14-17.
Бакый Урманче исемендәге
“2 нче гимназия” – Татарстан Республикасы
Түбән Кама муниципаль районының
муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
”Хатлар яздым утырып…” (Г.Кутуйның эпистоляр жанрда язылган “Тапшырылмаган хатлар “ әсәренә нигезләнеп)
Югары квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Зарипова Әнисә Газизулла кызы
Түбән Кама
2013 нче ел
Тема: ”Хатлар яздым утырып…” (Г.Кутуйның эпистоляр жанрда язылган “Тапшырылмаган хатлар “әсәренә нигезләнеп)
Максат:
- Әсәрдә күтәрелгән темаларга бүгенге көн күзлегеннән чыгып анализ ясау;
- Хатлар стилендә язылган “Тапшырылмаган хатлар” әсәрендәге Галия һәм Искәндәр образларына бүгенге яшәешебездән чыгып хат язу күнекмәсе өстендә эшләү барышында укучыларның бәйләнешле сөйләм теле, логик, эзлекле фикер йөртү дәрәҗәләрен арттыру;
- Гаилә тормышына аңлы караш, югары әхлак сыйфатлары тәрбияләү.
Җиһазлау: Г. Кутуй портреты, ”Тапшырылмаган хатлар” әсәре, интерактив такта ( фотосурәтләр, хат язу үрнәге) магнитафон язмасы
Дәрес барышы:
I. Оештыру өлеше
Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Бүгенге дәресебезне түбәндәге шигырь юллары белән башлыйсы килә
Гомерләрдән иң- иң кыскка ни бар?
Бармы шуны уйлап бакканың?
Аккош җыры кебек моңлы булсын.
Яшәгәнең,
Бала бакканың…
Гадел Кутуй исә кордашлары арасында нәфис затларга мәдхия җырлаучы буларак аерылып тора, алданрак бара. Һәм менә нәкъ хатын – кыз бөеклеген данлаган “ Тапшырылмаган хатлар “ повесте аны бөтен дөньяга танытты. Кечкенә генә күләмле, гади итеп язылган әсәр ни өчен бүгенге көндә дә популярлыгын югалтмады! Иң саф, иң олы хис – мәхәббәт хисе, балаларны пар канатлы нигездә тәрбияләү – гаиләнең төп кануны, кешенең күңелен биреп эшли торган һөнәри хезмәте һәм, гомумән, бу тормышта бәхетле кеше булып яшисе килеп яшәү теләге, чорлар, гасырлар, буыннар алышынса да, үзенең асыл кыйммәтләрен, мәгънәсен югалтмый.
Матбугат битләрендә, мәктәп дәреслекләрендә, повестька тәнкыйтьчеләр, әдәбият белгечләре тарафыннан язылган рецензияләрдә Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар ” әсәренә бер яклы гына бәя бирелә. Ә бит гаилә, ир белән хатын – кыз мөнәсәбәтләре мәңгелек.
Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәренә бүгенге көн күзлегеннән чыгып, яшәешебезнең асыл кыйммәтләрен, дин нигезләрен, җәмгыятебездә барган үзгәрешләрне аңлап, хөкүмәтебезнең гаиләләрне кайгыртуга йөз белән борылуын күреп заманча бәя бирү төп максатыбыз.
II. Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар “әсәрен бүгенге көн күзлегеннән чыгып, хатларның тематикасы ягыннан анализлау.
Беренче хат- мәхәббәт тарихы
Укытучы. “Тапшырылмаган хатлар” повесте исеменнән күренгәнчә, эписполяр жанрда, ягъни хатлар рәвешендә язылган. Автор ни өчен хатлар стилен сайлый? Сез бу хакта нинди фикердә?
Укучы. Галия үзенең эчке серләре, йөрәгеннән чыккан хисләрен тасвирлый, чөнки бары тик йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә. Ә серләрне бары тик хатларда, яки көндәлектә генә бөтенләе белән язып була.
Укытучы. Әсәрдә бирелгән хатларның тематикасын искә төшереп китик.
Укучы. Беренчесе – мәхәббәт тарихы, икенчесе – гаилә тарихы, өченчесе – хезмәт юлы тарихы, дүртенчесе – бәхетле булырга теләү тарихы. Бу тышкы бүленеш кенә түгел, бәлки идея-композицион бүленеш. Һәр хат повестьта күтәрелгән проблеманың билгеле бер ягын сәнгатьчә хәл итүгә буйсындырылган.
Укытучы. Һәрбер хатка аерым тукталып бәя бирик. Беренчесе – мәхәббәт тарихы. “Тапшырылмаган хатлар” повестеның төп темасы – мәхәббәт. Мәхәббәт-мәңгелек тема. Мәхәббәт турында кешелек дөньсы барлыкка килгәннән бирле язганнар, язалар һәм язачаклар. Шагыйрьләргә дә илһам бирүче көч ул-мәхәббәт! Татар әдәбиятының электән килгән традицион темасы ул.
Тормышта бит була төрле хәлләр,
Без дә гади адәм баласы.
Их, килә бит изге мәхәббәткә
Гомер буе тугры каласы!
Ринат Батталов
Искәндәр белән Галия мәхәббәте, гомумән, мәхәббәт турында сезнең фикерләрегез.
Укучы. Искәндәр белән Галия арасында мәхәббәт очкыны кабына. Мәхәббәт искиткеч гүзәл хис, ул кешегә яңа яшәү көче, энергия, тормышына шатлык өсти торган, дәрт бирә торган серле, сихри бер халәт. Мәхәббәт кыенлыкларны, авырлыкларны җиңәргә булыша, яшәү дәрте сүнгәндә дә, кем өчендер бик кирәк булуыңны аңлау, аның өчен генә яшәү – мәхәббәтнең могҗиза тудыра алуына ышандыра. Мәхәббәт хисен тормыш азагына кадәр вакламыйча, кадерләп саклау – кешенең тормышын тулыландыручы иң зур бәхет.
Укытучы. Кызганыч, безнең геройларыбыз икесе арасында туган олы мәхәббәт хисен ахырга кадәр саклый алмыйлар.Сәбәпләре нидә дип уйлыйсыз?
Укучы. Мәхәббәт үзалдына гына яши алмый. Ярату ике яктан да тигез булырга тиеш. Гаилә төзеп, балалар тәрбияли башлагач, карашларның да уртак булуы кирәк дип уйлыйм. Галия соңрак хатында: “Без бер-беребезгә сокландык, шуның исереклегендә… идея сайланышын, аның кирәклеген белми калдык”, -дип яза.
Укытучы. Ярату – кеше өчен олы, бөек хис дидек. Искәндәр белән Галия арасында кабынган гүзәл хис озак яши алмый, сүнә. Галия белән Искәндәрнең социаль катламы, холыкнамәләре төрлечә булуы да сәбәпче булгандыр. Мәхәббәт алдауны, хыянәтне гафу итә алмый. Аның юлдашы – сафлык, тугрылык, намуслылык. Галия белән Искәндәрнең бер-берсенә карата мәхәббәте – олы мәхәббәткә, хөрмәткә әйләнмичә, чәчәк атмыйча, бөредә килеш сулган чәчәкне хәтерләтә. (Мәхәббәт турында берничә шигырь тыңлана. И.Юзеев “Мәхәббәт, нишләттең син мине”, Ф.Бәширова “Үткәннәр”)
Икенче хат- гаилә тарихы
Укытучы. Икенче хат гаилә тарихына багышлана. Гаилә бәхетен ир белән хатын бергә тулыландыралар. Ул — уртак бәхет. Алар теләкләренә ирешмәсә, бу — икесенең дә гаебе. Хәтта кошлар да ояларын парлап ясыйлар, балаларына азыкны да парлап ташыйлар. Бу галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер- берсенә охшамаганнар. Кеше язмышы турында әйтәсе дә юк. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы. Тик шунысы уртак: җир йөзенә без яратырга, бәхетебезне табарга килгәнбез.Укучылар, ни өчен Галия белән Искәндәр икесе арасында туган изге, саф мәхәббәтләрен саклап кала алмыйлар?
Укучы. Галия ата-ана назы, гаилә җылысы күрмәгән, гомумән, гаилә тормышының нинди булырга тиешлеген аңлап җитмәгән, яшь, беркатлы, тәҗрибәсез хатын- кыз. Искәндәр белән Галия ир белән хатын булып, гаилә корып яши башлагач та, аларның кимчелекләрен аңлатырга, киңәш бирергә янында әти-әниләре юк.
Укучы. Мәхәббәт үз алдына гына яши алмый: ярату ике яктан да тигез булырга тиеш. Гаилә төзеп, балалар тәрбияли башлагач, карашларның да уртак булуы кирәк.
Укучы. Галия гаиләдә килеп чыккан ызгышлар турында Искәндәр белән ипләп кенә сөйләшергә тели. Әлеге низагларда Галиянең дә гаебе бар: җәмәгать эшен иреннән, балаларыннан өстен күрә. Балалары үсеп җиткәнче генә, стена газеталары чыгарып йөрмәсә дә ярар иде!
Укытучы. Дини күзлектән чыгып фикер йөрткәндә ир белән хатынның гаилә төзү мәсьәләсендә җаваплылыгы ни дәрәҗәдә?
Укучы. “Ирнең йорттагы урыны зур. Шуның өчен дә һәр вакытта да аның белән йортта да, вә балаларын каршында да аны кадерләп вә ихтирам итеп кенә мөгамәлә кыл. Иреңне ихтирам итүең үзеңә ихтирамны гына арттыра, ә аны кадерләвең-үзеңнең кадереңне генә үстерә.”[1]1
Укытучы. Дөрес, укучылар, дини күзлектән чыгып караганда да ир белән хатының гаилә алдында җаваплыгы бер үк дәрәҗәдә . Хатын-кыз ир-ат сүзен санлаучы, үтәүче, балаларына дөрес тәрбия бирүче, гаилә җылысын сүндерми саклаучы булса, ә ир-ат гаиләнең башлыгы, туйдыручы, балаларына яхшы ата сыйфатлары күрсәтүче, җаваплы кеше буларак бәяләнә.
Ана- Бөек исем Нәрсә җитә ана булуга: Хатыннарның бөтен матурлыгы Бөтен күрке ана булуда!… Һ. Такташ
Хатын-кыз нәселне дәвам итүче, аның табигате шундый. Галия беренче мәхәббәтеннән , яраткан кешесеннән авырга уза, ул аның өчен әйтеп бетергесез зур куаныч, шатлык. Галия белән Искәндәрнең шатлыклы мизгелләре дәвамлы булмый, сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз?
Укучы. Искәндәр ана булырга бөтен күңеле белән әзер Галияне аңлап җиткерми, бу халәттә хатын-кызның нинди хисләр белән януын аңламый, ә бары тик үзе турында гына уйлый, аның аталык вазифасын үтәргә әзер түгел икәне ачыклана.
Укучы. Галия дә Искәндәрнең бу халәтен аңлап җиткерми. Ата назы, җаваплылык хисе булмаган Искәндәргә тагын бер бала-Рафаэльне бүләк итә. Балалар табып кына гаиләне саклап калып булмаганлыгын һәм Искәндәрне үзгәртеп булмаганлыгын ул аңламый.
Укытучы. Өйләнешкәннән соң һәр яшь кеше бер-берсе алдында җаваплылык тоярга, ә яшь пар гаилә бәхете һәм балалары алдында җаваплы булырга тиеш. Шушы таләпләр үтәлгәндә генә, гаилә нык һәм бәхетле булачак, таркалмаячак. Яшь парлар бер-берсенә терәк булып яшәгәндә генә балалар бәхетле булачак. Галия-Ана, әсәрдә ана образының бирелеше турында сөйләгез.
Укучы. Нинди генә авыр сынаулар, газаплар әрнүләр аша узса да Галия иң беренче чиратта- Ана булып кала. Җилкәсенә өелгән авыр йөкне зур сабырлык, түземлелек белән, алдагы көннәрнең яхшы буласына ышанып алга атлый. “Тапшырылмаган хатлар” әсәренең эчке бер катламы Ана образы, Аналарга хөрмәт, олылау хисе белән сугарылган.
Әнкәйләргә булган мәхәббәт
Мәрхәмәтлек күмсен җир йөзен
Рәнҗетмәгез берүк, балалар
Әнкәйләрнең нечкә күңелен.[2]1
М.Хафизов
Укучы. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәрхәмәтле һәм рәхимле, олы җанлы зат юктыр ул. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, пакьлеген аңларга өйрәтүче, күкрәк сөте белән иман индерүче. Галиянең дә балалары үскәч әниләренә карата хөрмәт, ихтирам, олылау хисе белән карарлар дигән ышанычта калам.
Укытучы. Ана — кеше өчен иң газиз, иң якын кешеләрнең берсе булырга тиеш. Хәзерге заманда аналарга мөнәсәбәт, караш төрлечә. Кемдер анасына карата мәрхәмәтлелек, изгелек, шәфкатьлелек күрсәтә, кемдер үз анасын картлар йортына “илтеп атарга” да күп сорап тормый. “ Җәннәт ул — әниләрнең аяк астында”,- диелә татар халык мәкалендә. Бүгенге көндә гаиләләребезгә, ятим балаларга караш турында әйтеп китсәгез иде.
Укучы.Соңгы бер-ике елда күпме игелекле җаннар балалар йортларыннан әти-әни назына сусап яшәүче сабыйларны үз гаиләсенә сыендырды. Әлеге гаиләләргә сабырлык, түземлек, балаларының игелеген күрергә язсын дигән теләк телисе килә.
Укучы. Хәзерге вакытта гаиләләргә җәмгыятебез тарафыннан игътибар артты. 2008 нче ел — Гаилә елы буларак игълан ителгән иде. Әлеге программа нигезендә күп балалы гаиләләрне бушлай фатир белән тәэмин итү, социаль ипотека нигезендә фатир бирү, икенче, өченче баласын тудыручы аналарга Ана капиталы бирү кебек проблемалар хәл ителә.
Укучы. Шулай ук “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүдә дәүләт ярдәме турында” 1997 нчы елда кабул ителгән республика программасы уңышлы тормышка ашырыла бара.
Укытучы. Җәмгыятебезнең гаиләләргә йөз белән борылуын күрү куанычлы күренеш. Тату, тотрыклы, әдәп-әхлак, дин нигезләре, кануннар белән яши торган гаилә-җәмгыятьнең нигезе. Гаиләләребез никадәр тотрыклы булса, җәмгыятебез дә ныклы булыр иде.
Өченче хат -хезмәт юлы тарихы
Укытучы.
Тәннәремә яшәү көче биргән
Табиблары бигрәк уңганнар,
Элек-электән үк табиблар бит
Ихтирамга лаек булганнар.[3]1
М. Хафизов
Галия ике баласы белән Әдрәс авылына табибә булып килә. Галиянең һөнәри үсештә алга китүенең сере нәрсәдә дип уйлыйсыз?
Укучы. Галиягә яхшы белгеч булуы, ихтыяр көче, тырышлыгы ярдәм итә . Галия образы әсәрдә үсештә итеп күрсәтелә, осталыгы, кешеләр арасында абруе арта.
Укучы. Нәфисәне коткара, кулак малае тарафыннан мәсхәрәләнгән Маһинурны үлем кочагыннан тартып ала, берничә тапкыр район хастаханәсендә ятып та файда тапмаган бабайны гади генә чаралар ярдәмендә терелтә. Әлеге вакыйгалардан соң Галия безнең алдыбызга бөтенләй икенче шәхес булып килеп баса.
Укучы. Ата-ана өчен баланың үлеме зур фаҗига, мәңге төзәлмәслек йөрәк ярасы. Галия зур батырлык эшли, Нәфисәне үлемнән коткара. Нәфисәнең әти-әнисен гомерлек газаптан саклап кала.Табиблар, шәфкать туташлары кешеләрнең тәннәрен генә түгел, җаннарын да дәвалыйлар, авыруларны савыктыру белән бергә кешеләргә шатлык өләшәләр. Галия дә үз эшенә бөтен күңеле белән бирелгән тәҗрибәле белгеч. Аның әйтеп бетергесез фидакарь хезмәте мактауга лаек.
Укытучы. Г. Кутуй Галия образын һөнәри үсештә итеп сурәтләүне тормыш чынбарлыгы аша укучысына җиткерә. Галиянең авыр, вакыты-вакыты белән гаять әрнүле тормышы искиткеч күтәренке рух, бәхеткә, яктылыкка омтылу һәм максатка ирешүгә шундый көчле ышаныч белән сугарылган ки, ул рух укучыны үз эченә бөтереп ала. Галия гаять самими, нәкъ тормыштагыча итеп гәүдәләнгән. Ул укучының йә апасына, йә сеңлесенә, йә әнисенә әверелеп китә.
Дүртенче хат- бәхетле булырга теләү тарихы
Укытучы. Дүртенче хатта Галия белән Вәли Сафиуллиның бәхетле гаилә тормышы сурәтләнә. Әлеге вакыйгалар турында кыскача сөйләп китик.
Укучы. Моңарчы Галия хыялында гына яшәгән Вәли бу хатта үзе әсәргә килеп керә. Аларның очрашулары бик табигый. Вәли Әдрәс янындагы санаторийга ялга кайткан. Синең хатының монда эшли икән, диләр. Ул кызык булсын дип, әйе шул, дип кенә җавап бирә. Вәлинең инде йокымсыравы беткән, аңа олысыманлык төсе кергән. Хезмәте өчен орден белән бүләкләнгән укытучы икәнен Галия газетадан укып белгән була инде. Шундый хөрмәткә лаек җитди кеше булып, хыялда гәүдәләнгән Вәлинең үзе белән очрашкач, Галия аны чын күңелдән ярата башлый итеп сурәтләнә әсәрдә. Чөнки Вәли – олы җанлы, кеше хисләренә карата сак һәм игътибарлы ир. Ул Галиянең хыялында җанланган Вәлигә туры килә торган кеше булып чыга. Кадрия белән Рафаэль дә аңа бик тиз ияләшәләр,”әткәем” дип, артыннан калмый йөри башлыйлар.
Укытучы. Повестьның ахыры Галиянең Вәли Сафиуллин белән гаилә корып яши башлавы, бәхетле гаилә булуы турында языла. Тормыш булгач, төрле хәлләр була, ләкин тормышта әкияттән аермалы буларак могҗизалар бик аз була. Тормыш чынбарлыгыннан чыгып караганда әлеге вакыйгага охшаш хәлләр буламы?
Укучы. Хәзерге көндә үз балаларын да ташлап чыгып киткән, ” ата” исемен йөрткән ир – атлар шактый. Ир–ат сирәк очракта гына ике балалы хатынга өйләнә. Ләкин бу очракта әсәрнең шулай тәмамлануын без бик шатланып кабул итәбез, чөнки Галияне үз бәхетен тапкан хатын – кыз итеп күрәсебез килә . Мәхәббәт дигән илаһи көч әллә нинди катлаулы тормыш киртәләрен дә җимерергә сәләтле икәнлегенә ышанабыз.(Тын гына “Сиңа килдем, иркәм” көе агыла)
Укытучы. Бәхет… Нәрсә соң ул бәхет? Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәрендә бәхет төшенчәнең бирелешен бүгенге көн күзлегеннән чыгып аңлаганда, түбәндәге нәтиҗәгә килербез. Кеше җир йөзенә бәхетле булыр өчен туа. Тулы бәхет минем уйлавымча, мәхәббәт хисләрендә янып , олы мәхәббәтне вакламыйча тормыш азагына кадәр саклау, уртак балалар булу һәм ир белән хатынның пар канатлы булып яшәве, кешенең шәхес булып иҗади үсеше өчен яраткан эше булып һәм һөнәри хезмәтеннән ләззәт табып, рухи, күңел тынычлыгы белән яшәве – бәхет төшенчәсенең бөтенлеген тәшкил итүче кыйммәтләр дип аңлыйм мин.
III. Хат язу
Укытучы. Укучылар, хат язу төшенчәсенә аңлатманы искә төшереп үтик
Укучы. Хат – тормышта бик еш очрый торган эш кәгазьләренең берсе. Ул — учреждениеләр, оешмалар, аерым шәхесләр арасында аралашу чарасы һәм мәгълүмат алмашуның киң таралган юлы. Ул текстны тапшыру ысулы белән аерылып тора, ягъни почта аша җибәрелә.
Укытучы. Хат ничек языла? Шәхси хатларның төп бүлекләре нинди өлешләрдән гыйбарәт?
Укучы:
- Сәламләү өлеше, мөрәҗәгать итү.
- Хатны алырга тиешле кешенең хәлләре, сәламәтлекләре, үзеңне кызыксындырган мәсьәләләр турында сорашу.
- Үз тормышыңдагы вакыйгаларны язу. Кызыклы һәм әһәмиятле очракларны тасвирлау.
- Йомгаклау өлеше, саубуллашып, исемеңне, хатның язылу датасын кую.
Укытучы. Хат формасында язылган нинди әдәби әсәрләрне беләсез?
Укучы. Ф.Кәримнең “Пионерка Гөлчәчәккә хат”, Һ.Такташның “Киләчәккә хатлар” поэмалары, Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте.
Укытучы.Укучылар, әйдәгез хәзер үзегез дә хат язып карагыз. Хат Галиягә, Искәндәргә һәм, гомумән, яшәешебездән чыгып мәхәббәт, гаилә проблемаларын яктырткан ирекле темага язарга тәкъдим итәм. Язу барышында үзегезнең фикерләрегезне төгәл, логик эзлеклелектә бирергә тырышыгыз, тормыштан мисаллар да китерергә мөмкин. (Соңыннан укучылар язган хатларын укыйлар)
Укучы.”Исәнмесез, Искәндәр абый!
Гафу итегез сезне бөтенләй белмәсәм дә, хат язарга булдым. Без дәрестә хатыныгыз Галиянең сезгә язып та җибәрмичә калган хатларын укып анализладык. Алар мине уйланырга мәҗбүр иттеләр.
Искәндәр абый, әсәрне укый башлаганда ук Галия һәм сезнең язмышыгыз өчен күңелемне курку хисе биләп алды. Сез бер- берегезне саф сөю белән яратасыз, бер- берегезгә шундый пар килгәнсез, бәхетләре озын гомерле булса иде дип теләдем мин. Теләгем кабул булмады. Галиянең хатларында эчке рәнҗү, кемгәдер үпкәләү сизелә.
Икегез арасында туган саф мәхәббәтне тормыш азагына кадәр саклый алган булсагыз, картлык көнегездә сездән дә бәхетле пар булмас иде. Пар канатлы булып уртак балалар үстерү, оныклар сөю – тормышның бөтенлеген тулыландыручы иң зур бәхет дип уйлыйм мин.
Сезнең тормышыгызда һөнәри яктан күп дәрәҗәләргә ирешкәнсездер, килешәм, анысы да мөһим, ләкин тулы бәхет түгел. Балаларыгызны сагынгансыздыр дип уйлыйм. Бала сөю, балаларның үскәнен, аларның шатлыклы авазларын,” әти” дип муенга сарылуларын тою үзе зур бәхет, куаныч түгелмени? Аларның да бит ата назын, җылысын тоясылар, ата сүзен ишетәселәре килә.
Бүгенге көндә ир-атларның гаиләләре каршында җавапсызлыгы аркасында күпме гаиләләр таркала, балалар ятим үсә.
Искәндәр абый “Тапшырылмаган хатлар” әсәрен укыгач, мин шундый нәтиҗәгә килдем. Дөрес, мин әле бик яшь, тормыш тәҗрибәм дә юк. Ләкин сезнең тормышыгызда ясаган ялгышыгыз безгә, яшьләргә, зур сабак. Хушыгыз, Искәдәр абый! Сәлам белән Алия.2013 нче ел”.
Укучы.” Исәнмесез, Галия апа!
Сезнең хатларыгызны эчке тетрәнү белән укып чыктым. Сез чибәр, мөләем ханым булып күз алдыма килеп бастыгыз. Һәр хатны укыганда сезне кызгандым да, сезгә сокландым да. Миңа бары 16 яшь, яшь булсам да, сезгә үз фикерләремне җиткезәсем килә, чөнки сезнен гамәлләрегез мине уйланырга мәҗбүр иттеләр.
Галия апа, сез гаилә дәфтәре уйлап чыгарып, гаиләдәге конфликтларны бетерергә телисез. “Дәфтәр белән генә гаилә төзеп булмый”, — дип җавап бирә Искәндәр. “Минем характерымны өйрәнеп бет, мине ярат, сорауларыма игътибар ит, сәхнә эшенә ярдәм күрсәт…” Бер генә ир кеше дә дәфтәр тутырып утырмый, хәтта аның белән бер тапкыр утырып сөйләшергә мөмкин, ә гаиләдәге конфликтларны хатын-кыз үз зиһене, акылы, сабырлыгы аша гаилә җылысын сүндерми сакларга, туры юлдан алып барырга тиеш.
Галия апа, балаларыгыз һәрдаим сораштырып: “Әти кая?” кебек сорауларны биреп торалар. Искәндәр нинди кеше булса да, ул- балалары өчен ата. Беркем дә балаларга әти-әниләреннән кала ата һәм ана назы бирә алмый. Гаилә бәхете — бөтенлектә, татулыкта. Балаларыгызны ата назыннан мәхрүм итәсез. “Бала караучы Наташа да аларны үзем кебек үк тирән ярату белән ярата,” — дип язасыз. Бәлки, Наташа балаларны яратадыр, ләкин үз әниләре кебек түгел. Нинди генә авыр сынаулар, газаплар әрнүләр аша узсагыз да сез иң беренче чиратта- Ана булып каласыз. Сезгә ихлас күңелдән балаларыгызның игелеген күрүегезне телим.
Галия апа, сез — үз эшегезгә бөтен күңеле белән бирелгән тәҗрибәле белгеч, әйтеп бетергесез фидакарь хезмәтегез мактауга лаек. Хушыгыз, Галия апа! Сәлам белән Азат.2013 нче ел”.
IV.Йомгаклау
Укытучы. Укучылар, хәзерге көндә дә актуальлеген югалтмаган әсәрнең тормыш мәгънәсе нәрсәдә соң?
Укучы.Мәхәббәт, гаилә, хезмәт юлы, бәхетле булырга теләү кебек кешелек дөньясының яшәү мәгънәсен тәшкил иткән мәңгелек төшенчәләр чорлар, дәверләр, буыннар алышынса да үзенең асыл кыйммәтен югалтмый. (Укучыларның җаваплары тыңлана)
Укытучы. “Тапшырылмаган хатлар” әсәренә бүгенге көн күзлегеннән чыгып, гаиләнең нигезен тәшкил иткән — хөрмәт, җаваплылык, әдәп-әхлак нигезләре, дин кануннары, җәмгыятебездә барган үзгәрешләрне аңлап, хөкүмәтебезнең гаиләләргә йөз белән борылуын күреп, бүгене көн күзлегеннән чыгып анализлап, заманча бәя бирдек.
Сез дә үз вакытында гаилә кору алдында торачаксыз. Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте яшьләрне бүгенге көн тормышына әзерләүгә җирлек тудыручы, Галия белән Искәндәр хаталарыннын сабак алып, гаилә корып яшәү – бик җаваплы, кеше тормышның асыл мәгънәсе – бала тәрбияләү, аңа ата – ана назын тоеп яшәргә шартлар тудырырга кирәклеген бөтен тулылыгы белән укучы күңеленә җиткерүче әсәр.
V.Өй эше.
Әсәрдә вакыйгаларга Галия бәя бирә. Искәндәр язса, бу вакыйгаларга ул нинди бәя бирер иде. Искәндәр исеменнән хат яз.
VI.Билгеләр кую
Дәрестә актив катнашкан укучыларга билгеләр кую.
[1]11 Ниязетдин мулла Миңлеәхәт әл- Хәнәфи ”Ир бәлән мөгамәлә итү серләре” Түбән Кама , 2009 нчы ел
[2]1 Хафизов М. Яраларны юа мәхәббәт. Шигырьләр. җырлар. Казан “Милли китап” нәшрияты, 1999 ел.
- [3]
- Хафизов М. Яраларны юа мәхәббәт. Шигырьләр. җырлар. Казан “Милли китап” нәшрияты, 1999 ел.
Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә чор идеологиясе чагылу
Гадел
Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте
язучыларның беренче съездыннан соң
ижат ителә. Анда Горький, совет
хатын-кызының якты образын тудырырлык
материаллар булса да, бу эш тормышка
ашырылмады, ди, һәм татар язучысының
әлеге әсәре шул сүзләргә җавап рәвешендә
кабул ителә.
Бер
караганда, социаль йөкләмә үтәлеше
кебек булса да, нигезендә тормышчан
материаллар яткан китапны татарлар да,
хәтта башка милләт вәкилләре дә бик
ярата. Ул тиз арада русчалаштырылып
бастырыла, зур популярлык казана.
Повестьта
сурәтләнгән героинялар совет
хатын-кызларының калку образлары дип
бәяләнә. Артыкбикә исеменә кирәксезлек
мәгънәсе салынса да, ул — авылда үз
урынын тапкан комсомолка. Галия — югары
белем алган, илгә танылган татар табибәсе.
Төп
героинябыз, язмыш тарафыннан зур
сынауларга дучар ителсә дә, үзен югалтмый.
Иреннән аерылган хатын-кыз җәмгыятьтә,
өйдә, эш урынында үзенә авторитет казана.
Язучы әйтерсең тол хатыннарга аның
үрнәгендә яшәү өлгесе тудыра.
Гадел
Кутуй «Тапшырылмаган хатлар»да үзе
белгән тормышны, милли зыялылар тормышын
сурәтли. Бер артистның үз-үзен тотышына
таянып кына, бу социаль төркем турында
кискен нәтиҗәләргә килүдән дә курка
шикелле. Бөтен тормыш
ларын
намуслы хезмәткә, гаиләләренә багышлаган
күпләгән совет артистлары бар, ди ул. Ә
менә Искәндәрнең әхлакый тотрыксызлыгы
аның мещанлыгыннан килә, дип аңлата.
Язучы,
совет гаиләсе нинди булырга тиеш,
кебегрәк сорауга да җавап эзли. Аеруча
ул аның әхлакый ягына киң туктала.
Утызынчы еллар — совет җәмгыяте төзелгән,
аның идеологиясе һәр җирдә ныгытылган
чор, шуңа күрә язучының нәкъ менә совет
кешесе, совет интеллигенциясе гаиләсе
нинди әхлакка ия икәнлеге хакында
уйлануы гаҗәп түгел.
Г.
Кутуй үзенең героинясын чиктән тыш
ватанпәрвәр итеп бирә. Галия ерак бер
авылда Мәскәү турында, ул мине онытмый,
дип уйлый. Казан аның өчен әйтерсең
революция бишекләренең берсе буларак
кадерле. Университет, В. Ленин адымнарын,
Горькийны исенә төшерә. Рус әдәбияты
классигы Толстойны да хәтеренә китерә.
Галия, болар хакында, үзе хакында
уйлаганда, ерак үткәнгә дә еш кайта.
Элек
әтиләренә рәсем ясарга ярамаган, җырларга
рөхсәт ителмәгән… Аларга Галиягә
эләккән бәхет тәтемәгән.
Галия
өчен чын мәхәббәт — ирләре артыннан
Себергә киткән декабрист хатын-кызлары
мәхәббәте. Ул, бер-берсен яраткан кеше
бергә яшәргә, илгә хезмәт итәргә тиеш,
дип исәпли, инде акыл җыйганнан соң
бигрәк тә.
Галия
иренә, илгә гади бала гына түгел, ә батыр
тудырырга, үстерергә хыяллана. Үзенең
тормышка, яшәешкә, гаиләгә бәйле
фикерләрен В.И. Ленин гаиләсендәге
вакыйгалар, бандитлар кулыннан һәлак
булган Ольга Дилевская хаты һәм башкалар
аша ныгыта.
Ул
совет кешесенең генә саф әхлак белән
гомер итә аласына ышана шикелле. Япония
тормышыннан алып язылган бер китаптан
өзек укыгач, анда фәхишәлек барлыкка,
кешенең, килешү төзеп, шул юлга басуына
гаҗәпләнә. Әлеге килешү турында кәгазьне
социаль гаделсезлек турында документ
дип бәяли.
Галия
буржуаз җәмгыятьтә кимсетелүгә дучар
ителгән хатын-кызлар турындагы материаллар
өчен махсус папка башлый. Икенче бер
папкада — Крупская, Клара Цеткин,
парашютист ханымнар һәм башкалар турында
истәлекләр. Галия шулар үрнәгендә
тәрбияләнә, тәрбияли. Киләчәктә әлеге
кыз-ханымнарның һәрберсе җырларга
салыныр, дип өметләнә.
Элек
һәм хәзер, «аларда» һәм бездә, Искәндәр
һәм Вәли, син һәм мин — Галиянең фикер
сөреше әнә шул схема рәвешендә корыла.
Ул уйлардан чыгып, без Галия инанганнарны
түбәндәгечә терки алабыз:
— совет
илендә генә хатын-кыз чын бәхетен таба;
— совет
хатын-кызы хуҗабикә генә булырга тиеш
түгел, аңа зур һәм мактаулы иҗтимагый
вазифалар йөкләнгән;
— һөнәргә
ия булмаган хатын-кыз тормышта үзен
таба, ача алмый;
— мещанлык,
әхлакый бозыклык һәм башкалар — буржуаз
җәмгыятькә хас сыйфатлар, һәм алар совет
илендә яшәргә хаксыз…
Кыскасы,
«Тапшырылмаган хатлар» повестеның төп
героинясы совет системасына мәдхия
укый. Әсәрнең шул чор идеологиясен
чагылдыруы бәхәссез.
Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
Галиянең Вәли Сафиуллин белән матур гаилә коруларына, бәхетле булуларына чын күңелдән ышанабыз.
Әсәр барышында Галия үтә оялчан, юаш-басынкы күренгән кыз, вакыйгалар барышында көтелмәгән каршылыкларны җиңеп үтүче, яшәеш турында тирән уйланучы белгечкә, көчле кешегә әйләнә. Бу галәмдә һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы. Тик шунысы уртак: җир йөзенә без яратырга, бәхетебезне табарга килгәнбез. Пар канатлы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да уртаклашып яшәүче гаилә төзү — бик җаваплы эш. Сез дә үз вакытында гаилә кору алдында торачаксыз.
Поделитесь с коллегами:
Тема: Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә гаилә темасы.
Максат:
1. Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәре буенча алган белемнәрне камилләштерү.
2. Укучыларның сөйләм телен үстерү, фикер йөртергә, нәтиҗә чыгарырга өйрәтү.
3. Әсәр геройларында чагылдырылган халкыбызның матур әхлакый сыйфатларын күзәтү һәм нәтиҗәләр ясау, уңай әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.
Җиһазлау:
Интерактив такта, мультимедиа аппараты, DVD-плеер (караоке белән), CD-диск һәм компьютер.
I. Оештыру моменты.
1) Һ.Такташның «Мәхәббәт тәүбәсе» шигыре укыла.
Яшьлек,
Гомрең кыска синең,
Шундый кыска булып тоела,
Кичен чәчәк аткан була,
Ә таңында инде коела…
Мәхәббәт
Ул үзе иске нәрсә,
Ләкин
Һәрбер йөрәк аны яңарта,
Тиле яшьлек ярты гомрен бирә
Аның хисе белән янарга…
Янган яшьлек,
Үткән мәхәббәтләр,
Алар мәңге миндә терелмәс,
Күзләрем дә хәзер беркемгә дә
Гыйшык уты эзләп тегелмәс.
2) Укытучының кереш сүзе. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.
— Бүгенге дәресебездә дөнья күләмендә таралган, күп телләргә тәрҗемә ителгән, күпме халыкта ихтыяҗ тапкан Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәре буенча фикер алышырбыз.
Ни өчен повесть яшьләр һәм өлкәннәр тарафыннан яратып, кызыксынып укыла соң?
Әсәр хатлар рәвешендә язылган, анда кешенең иң яшерен, серле, изге хисләре чагылдырылган. Г.Кутуйның тормыш иптәше Галимә Кутуева истәлекләренә караганда, әсәр гаилә истәлекләренә таянып язылган. Автор әсәрне күңеле аша үткәреп язган, шуңа да укучы күңеленә үтеп керә, аның җанына кагыла, күңелен сафландыра, яхшылыкка, мәрхәмәтлелеккә өнди. Бәхетле гаиләләр нинди була икән? Шушы әсәр нигезендә без сезнең белән сорауларга җавап эзләрбез, күтәрелгән проблемалар буенча фикер алышырбыз.
Укытучы сүзе. — Әсәр белән без таныш инде, шулай да кыскача эчтәлекне искә төшереп узыйк әле. (укучылар эчтәлек сөйлиләр)
— Ә хәзер «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендәге сюжет сызыкларына тукталыйк. Укучылар җавабы тыңлана:
«Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә дүрт хат — дүрт сюжет сызыгы бар.
-
Беренчесе — мәхәббәт тарихы
• Икенчесе — гаилә тарихы
• Өченчесе — хезмәт юлы тарихы
• Дүртенчесе — бәхетле булырга теләү тарихы
Укытучы сүзе. Аларның барысын да бер образ берләштерә. Ул — Галия образы.
Автор аның портретын ничек сурәтли? (тексттан шул урынны укып китәләр)
— Галиянең Казанга килү алу чорын сурәтләгез. (фикерләр тыңлана)
— Галия яшьтән үк язмыш ачысын татыган, шулай да авырлыкларга бирешмичә, Казан университетының рабфагына укырга керә. Яшьләр бергәләп кичәләр оештыралар, концертларга йөриләр. Ул Искәндәр белән таныша…
Ничек уйлыйсыз, Искәндәр белән язмышын бәйләп Галия ялгышмадымы икән?
(фикерләр тыңлана)
Укытучы: Р.Фәхреддиннең гаилә төзү, никах турындагы хезмәтәләре бар.Аның кайбер фикерләре белән сезне таныштырып үтәм.
Издиваҗ (өйләнешү, никахлашу). Тәне сау-сәламәт һәр кеше үзе өчен «тереклек иптәше» сайларга — өйләнергә, никахлашырга тиеш.
Кешеләр базарга барганда да яхшы юл эзлиләр. Тормыш иптәше исә 5-10 чакрым юл барыр өчен сайланган иптәш түгел, бәлки бергәләп көн күрәчәк, гомер кичерәчәк иптәш. Бу кешенең холык-фигылен, яхшы якларын тикшерү белән бергә, үзеңнең дә аңа лаекмы-юкмы икәнлегеңне белергә кирәк.
(Ләйлә Дәүләтованың «Мәхәббәт көче» шигыре укыла)
Мәхәббәт көче.
Мәхәббәт көче булганда- мин дә көчле,
Җиңеп барам юлымдагы һәр киртәне.
Сине күрсәм иде дигән теләк белән
Башлыйм бит мин яңа туган һәр иртәне.
Һәрбер җырым бары синең хакта гына,
Син күрсен дип, гел матурлык эзли йөрәк.
Башкаларда һич эшем юк, миңа бары
Синең яратуың кирәк, тик син кирәк.
Мәхәббәтне, яраткан кешеңне хөрмәт итәргә кирәк. Ярата белгән кеше бәхетле була. Мәхәббәттән югары бернәрсә дә була алмый. Мәхәббәт ул — гаилә, балалар, шулай ук җаваплылык та.
( Экранда күрсәтелә).
— Гаилә — ул ир белән хатын, һәм балалар. Ир белән хатын гаилә төзи, ягъни үзенә тормыш иптәше, тормыш юлдашы сайлый.
Юкка гына тормыш иптәше диелмәгән, чөнки алар гомер буе бер-берсенә иптәш һәм терәк, сердәшче һәм киңәшче булырга тиеш. Безнең төп геройларыбыз Галия белән Искәндәр дә матур гаилә корып җибәрәләр.
Яшьләрнең бер-берсенә карата мөнәсәбәтләре нинди була?
Ни өчен шулай дип уйлыйсыз? (җаваплар тыңлана)
— Ярату Галиягә көч бирә. Искәндәрдән калышмас өчен, иптәшләре арасында кыен хәлгә калмас өчен, Галия үз белемен үстерү өстендә эшли. Төрле китаплар укый, фән, техника, тарих, әдәбият белән кызыксына. Бөек кешеләрнең фәнни эшләре белән таныша.
— Яшь гаиләдәге проблемалар нәрсәдән башланып китә соң? Искәндәрнең үзгәрүен нинди сәбәпләр белән аңлата аласыз? (Фикерләр тыңлана).
— Уйлап карагыз әле, Искәндәр кебек образлар тормышта еш очрыймы? (Фикерләр тыңлана).
— Әйе, Искәндәр мондый ялгышлар ясамаса, яраткан кешесен аңларга тырышса, үзара аңлашу булса, гаилә таркалмас иде.
Гаиләне саклап калу өчен, Галия ниләр эшли соң? Бәлки, Галиянең дә кимчелекләре бардыр? (җавап бирәләр) ( Бөек мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддинның ир белән хатын хакы турында язылган сүзләр белән язылган слайд күрсәтелә)
Хатын — ирнең тереклек иптәше, иренең йортына хуҗа булучы, аның малларын саклаучы, балаларга тәрбия бирүче. Ул курчак түгел, һәрчак уйнап-көлеп тормас. Хатын — хайван түгел, ошаса — асралып, ошамаса — базарда сатылмас. Хатын — хезмәтче дә түгел, яхшы хезмәт итсә — асралып, хезмәт итә белмәсә — куып җибәрелмәс. Хатын — тормыш юлдашы, гомерлек иптәштер.
Ир. Изге шәригать — хатынны үзенә иптәшлек өчен кабул итеп алучы. Ата-анасыннан, кардәш-кабиләсеннән, туып-үскән җирләреннән аерылып килгән хатынын олылап, хөрмәт итеп торучыдыр. Ир үзенең хатынын борчулардан, төрле зәхмәтләрдән саклар. Хатынының ялгышлык белән эшләнгән эшләрен кичерер, яхшы нәсыйхәтләр бирер, аны шәфкать канаты астында тәрбия кылыр. Юк-бар сүзләр белән хатынын борчымас, ягымлы, мәрхәмәтле булыр, авыр эшләр йөкләмәс. Үзен генә кайгыртып, үзе турында гына уйламас.
— Ирексездән, Галиянең «Нигә соң бездә матур гаиләләр аз?» дигән соравы искә төшә, һәм бүген дә актуаль яңгыраганы аңлашыла. Бу хакта сезнең фикерегез ничек? (Җаваплар тыңлана)
— Яшьләр бер-берсен яратып өйләнешәләр, ләкин шушы парлар арасыннан аерылышучыларның саны артканнан арта бара.
— Гаилә бәхетен ир белән хатын бергә тудыралар. Ул — уртак бәхет. Алар теләкләренә ирешмәсә, бу — икесенең гаебе. Менә шул кимчелекләр аркасында Галия белән Искәндәрнең дә гаиләләре таркала. Ике бала ятим кала. Галия өчен авыр чор башлана. Шул вакытта Галия нәрсәдә юаныч таба.
(Укучыларның фикерләре тыңлана)
— Әдрәскә килгәч, Галиянең нинди сыйфатлары ачыла?
Галия Әдрәстә дә, файдалы булырга омтыла, кешелек намусын саклап кала, тырыш, кыю икәнен күрсәтә. Югары культуралы, үз белгеченең остасы була, кебек фикерләр тыңлана.
— «Мин безнең чор татар хатыны турында, аның бай һәм матур эчке дөньясы турында, сәләтлеге турында сөйләргә теләдем» — дип язды Гадел Кутуй. Сезнеңчә, Галиянең иң күркәм сыйфаты нәрсәдә? (ана булуы турында укучыларның фикерләре)
Галиягә балалары хакына тормыш кыенлыкларын җиңәргә, көчле булырга өйрәнергә туры килә. Авыр, җаваплы, күп көч таләп итә торган эштә эшли, шуңа карамастан балаларына игътибарлы булуы беркемне сокландырмый калмыйдыр.
-
Йомгаклау
Галиянең Вәли Сафиуллин белән матур гаилә коруларына, бәхетле булуларына чын күңелдән ышанабыз.
Әсәр барышында Галия үтә оялчан, юаш-басынкы күренгән кыз, вакыйгалар барышында көтелмәгән каршылыкларны җиңеп үтүче, яшәеш турында тирән уйланучы белгечкә, көчле кешегә әйләнә. Бу галәмдә һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы. Тик шунысы уртак: җир йөзенә без яратырга, бәхетебезне табарга килгәнбез. Пар канатлы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да уртаклашып яшәүче гаилә төзү — бик җаваплы эш. Сез дә үз вакытында гаилә кору алдында торачаксыз. Моның бик җаваплы эш икәнен истән чыгармасагыз иде.