Гаяз исхакый ижаты буенча сочинение

Сочинение.

“Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге әдәби-публицистик эшчәнлеге”

                                                           Бөек исемең синең илгә кайтты,

                                                           Көнгә кайтты Гаяз Исхакый.

                                                           Яхшы исемең белән горурланып,

                                                           Яши халык, күктә ай балкый.

                                                                          Г. Шәмсетдинова

Татар халкының милли азатлык көрәшендә, мәдәниятендә онытылмаслык якты эз калдырган олуг шәхес-әдипләребез бик күп. Шулар арасында ялкынлы милләтпәрвар, XX йөз татар әдәбиятында иң күренекле язучыларыбызның берсе, үткен сүзле, алдынгы фикер иясе, мәшһүр матбагачы, зур дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый аерым урын алып тора.

Бөек әдипнең тормыш юлы шактый озын, катлаулы, җәя кебек киеренке. Ул, ничектер, дистәләгән кешенең гомерен бер үзенә җыйган, алар өчен дә яшәгән, эшләгән кебек. Аның һәр көне атнага, айга тиңләшердәй. Анда, куаныч-шатлыклар белән бергә, кайгы-газаплар да, төрмә-сөрген изүләре дә, күчеш-мөһаҗирлек мәшәкатьләре дә, ялгызлык-җирсү сагышлары да җитәрлек. Әмма Гаяз Исхакый Идел-йортта гына түгел, Архангел-Петербургта да, Париж-Берлинда, Варшау-Хельсинкида да, Токио-Мукденда да, Әнкара-Истанбулда да… – барысында да үзе булып, эзләнүчән, горур табигатьле, кыю, халкына тугры милләтпәрвар булып кала.

Моңа кадәр дә Кече Ватаны – Идел-йорттан шактый аерылып торган Гаяз Исхакый 1919 нчы елда олуг Ватаныннан тәмам китәргә мәҗбүр була һәм 76 еллык гомеренең яртысын диярлек чит-ят җирләрдә уздыра, мәңгелек йортын да еракта таба.

Г. Исхакыйның мөһаҗирлектәге эшчәнлеге күпкырлы. Ул — әдип, публицист-журналист, тарихчы, сәясәтче, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе, милли-азатлык көрәшенең юлбашчысы, төрки дөньяның абруйлы заты.

Г. Исхакый, кайда гына яшәмәсен, иң беренче чиратта, әдип булып кала. Ул аны үзенең намус эше, халкы алдында вөҗдани бурычы дип саный. Дөрес, илдәгегә караганда, аның мөһаҗирлектә язылган әсәрләре артык күп түгел, Күрәсең, тиешле шартлар булмау, иҗатҗимешен бастыру, тарату кыенлыклары да монда билгеле бер роль уйнагандыр. Әмма Г. Исхакыйның  бу чордагы әдәби иҗаты күләме ягыннан азрак булса да, идея-эстетик кыйммәте, иҗтимагый әһәмияте белән шактый югары. “Көз”, “Дулкын эчендә”, “Өйгә таба”, “Локман Хәким”, “Җан Баевич”, “Олуг Мөхәммәд”… – боларның һәрберсе тирән мәгънәгә, тарихи-мәдәни яңгырашка ия.  Миллилек, гомумән,  Г. Исхакый иҗатына хас. Ә инде мөһаҗирлек иҗатында ул тагын да тирәнрәк, тагын да калкурак гәүдәләнеш таба. Бигрәктә әдипнең “Олуг Мөхәммәд” драмасында  милли-иҗтимагый һәм сәяси идеаллары аеруча калку сурәтләнә. Автор фикеренчә, русларның һәм татарларның нормаль, табигый яшәеше бары тик аларның мөстәкыйль дәүләтләре, үзара тигез хезмәттәшлекләре, ихтирами мөнәсәбәтләре белән генә тәэмин ителә ала.

Г.Исхакыйның бу чор әсәрләре драматик вакыйгаларга, гыйбрәтле язмышларга да гаять бай. Разыя, Нәфисә, Гөлсем, полковник Тимергалиев, Җан Баевич… – боларның һәммәсе үз холык-фигыле, психологик халәте, тормышчанлыгы белән аерылып тора.

Билгеле булганча, Г.Исхакый илдә вакытта  ук әдәби иҗатын журналистлык, публицистлык эшчәнлеге белән  тыгыз бәйләнештә алып бара. Төрле газета-журналларда языша, “Таң йолдызы”, “Тавыш”, “Ил”, “Сүз”, “Маяк” кебек газеталарның мөхәррире  булып эшли. Исхакый өчен матбугат сулый торган һава кебек мөһим була. Аның фикеренчә, “Бер халыкның матбугаты —  шул халыкның күңелендә җыелып яткан теләүләрнең-арзуларның тәрҗеманы. Бер халыкның матбугаты —  шул халыкның эчендә агып йөри торган фикерләр, мәсләкләр, уйлар, төшенчәләрнең көзгеседер”.

Илдән киткәч, Г.Исхакый өчен, мөгаен, иң газаплысы милли матбугаттан аерылу булгандыр. Чөнки аңа үзенең уй-кичерешләрен, тәэсир-мөнәсәбәтләрен халыкка   җиткерергә мөмкинлек юк дәрәҗәсендә. Бөек әдип башка телләрдәге газета-журналларда язышырга мәҗбүр була. Төркиядә нәшер ителүче  “Төрек йорды” журналында да берара  эшләп ала. Әмма болар гына Г. Исхакыйның милли матбугатка сусавын баса алмый, һәм, ниһаять, мең кыенлыклар белән  “Яңа милли юл” журналын чыгара башлый. Биредәге материалларның күпчелеге  баш мөһәррирнең үзе яисә аның катнышында язылган. Шуңа күрә бу журнал Г.Исхакый тормышының һәм иҗтимагый-публицистик эшчәнлегенең гаять мөһим бер дәверен тәшкил итә.  

“Яңа милли юл” – Гаяз Исхакыйның тәрҗемәи хәлен, дөньяга карашын, эшчәнлеген ачыклауда да мөһим чыганак. Аның белән танышканда “…инкыйраз” авторының бөеклеге, халыкара мәйданда билгеле зат булуы янә бер мәртәбә ачыклана.

1935 -1945 нче елларда Кытайның Мукден каласында “Милли байрак” газеты нәшер ителә. Ул үзенең эчтәлеге белән  “Яңа милли юл” журналының фикердәше, дәвамчысы була. Чөнки   “Милли байрак” Г.Исхакый тарафыннан нигезләнә һәм ул  аның тәүге мөһәррире дә була.

Шулай ук узган гасырның 20-30 нчы елларында Кытайда, Германиядә, Финляндиядә татарча кайбер башка газета-журналлар да чыга. Аларга да  Г.Исхакыйның теге яки бу дәрәҗәдә тәэсире бар. Бу аеруча 1952-1953 нче елларда Мюнхендә нәшер ителгән “Азат Ватан” журналында  ачык күренә.  Анда әдипнең үзе турындагы язмалар һәм аның үз мәкаләләре дә урын ала.

Әдипнең мөһәҗирлектәге гыйльми-публицистик  эшчәнлегендә аның “Идел-Урал” китабы мөһим урын алып тора. 30нчы елларда бик күп телләргә тәрҗемә ителгән бу хезмәттә татар халкының дәүләтчелек һәм этник тарихы, мәдәнияте, колониаль коллыкка төшүе, милли бәйсезлек өчен көрәше, Идел-Урал мәмләкәтен төзергә омтылышы ачык һәм үтемле итеп бирелә.

Г.Исхакый, туган иленнән  китеп, чит-ят җирләрдә яшәсә дә, җаны, күңеле белән һәрчак Идел-йортта, туган халкы янында була. Бөек әдип татар өчен тырыша, яна, көя. Аның мөһәҗирлектә язылган әсәрләре, мәкалә-китаплары – татар рухи мирасының, милли сүз сәнгатенең кыйммәтле бер өлеше. Алар халкыбызның юлдашы, киңәш-табыш бирүчесе.                                                        

Идел буе районы

52нче гимназиянең

10 В сыйныфы укучысы

Мөхәммәдшина Эвелина

Укытучысы:

Галиева Зөлфия Шамил кызы  

Подробности

Автор: Гульфия Ахметова

Опубликовано 30 Ноябрь -0001

Просмотров: 6388

Рейтинг:   / 9

Г. Исхакыйның гаять күпкырлы эшчәнлеге үз чорындагы милли яшәешнең төрле-төрле якларын колачлавы белән татар дөньясындагы феноменаль күренешкә әверелә, бик күп өлкәләрдә ул башлап йөрүче яки юл күрсәтүче була. Боларның барысы уртак бер максатка—милләтне инкыйраздан саклап калуга һәм үстерүгә хезмәт итә.
Аның әлеге эшчәнлегенең үзара тыгыз бәйләнгән һәр тармагы бик мөһим булса да без Исхакый исемен телгә алганда,аны беренче чиратта әдип итеп күз алдына китерәбез. Әмма ул—гадәти язучы түгел, бәлки исляхчы, новатор каләм иясе. Шул ук вакытта Исхакый, алга киткән башка халыклар тәҗрибәсеннән чыгып, заманча җитлеккән әдәбиятның милли үсеш дәрәҗәсен билгели торган фактор булуын да яхшы аңлый. Чөнки үсешкә ирешкән француз,инглиз, рус кебек халыкларда аларның шулай ук киң танылган әдәбиятлары милләтне әйдәп баручы иҗгимагый-рухи көч булып тора. Г. Исхакый узган гасырның тәүге елларында, төгәлрәге 1905 елда, Петербургтагы “Нур” газетасында чыккан, тел мәсьәләсенә багышланган мәкаләсендә: “Моннан соң безнең халыкның тормышында да әдәбиятка иярү, әдәбият күрсәткәнчә йөрергә, булырга тырышу күренеләчәктер”,—дип белдерә. Татар әдәбиятына да башкалардагы кебек халыкнын рухи юлбашчысы вазифасын йөкләп, Исхакый туган әдәбиятын ничек шундый зур һәм җаваплы вазифаны башкарырлык итеп үстерү турында уйлана гына түгел, бәлки үзе бу эшне башлап җибәрүчеләрнең берсе дә була.
Хәзер исә башка халыкларнын, шул исәптән татарларның да, ассимиляцияләшү сәясәте көчәйгәннән-көчәя барганда, “аның әдәбияты, театры, фәлсәфәсе,музыкасы, фәне, сәнаигы нәфисәсе рухымызга туктамаенча төртелеп торганда”, сәясәт һәм икътисад өлкәләрендә дә шундый ук хәл күзәтелгәндә, татарның әлеге “үзлеген” ничек саклап калырга? Шундый сорауны алга куеп, Исхакый аңа җаваплар да эзли. Ул үзгәрә башлаган татар мәгыйшәтендә әлеге басымга каршы торырлык көчләр хасил булуын да күрсәтә. Боларга мисал итеп ул мәгариф өлкәсендәге яңарышны, татар сәүдәсенең яңадан терелеп һәм куәтләнеп китүен, авылда икътисади үзгәрешләр башлануын, яңа буын морзаларның да халыкка йөз белән борылуын, күптөрле милли җәмгыятьләр хасил булуын һ.б. ала.
Исхакый әдәбияттагы беренче адымнарын киң милли-тәкъдири әһәмиятле мәсьәләне — милләтнең киләчәген, ягьни яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсен яктыртудан башлый. Яшь әдипнең беренче ике әсәре“Тәгаллемдә сәгадәт…”тә һәм аннары “Бай углы” повестьларында яшь буынга дөрес тәрбия бирүнең иң мөһим шарты дип аны аң-белемле итү карала. Әсәрләрдә шушы мәсьәләгә төрле мөнәсәбәткә нигезләнгән ике төрле язмыш сурәтләнә. Беренче повестьта яшь герой Хәлим, иске карашлы әтисенең каршылыгын җиңеп Казан мәдрәсәсендә уку теләгенә ирешә. Яшь героеның бик тырышып укып күп белемле кеше булуының сәбәбен автор тагын Аллаһе Тәгаләнең Хәлимгә әлеге белемнәрне үзе өчен генә түгел, бәлки кавемен, ягъни туган халкын аң-белемле итү өчен дә бирүе белән бәйләп аңлата.
“Бай углы”ндагы Фатыйх байның бердәнбер улы Кәрим, киресенчә, иске
карашлы ата-анасы һәм урам йогынтысына бирелеп мәдрәсәдә укымыйча надан булып кала һәм бу наданлыкның ачы фаҗигасен кичерә. Ягъни тормышта ялгыш юлга басып, бик яшьли дөньядан да китеп бара.
Беренче әсәрләрендә аң-белемле булу яки булмауның шундый нәтиҗәләрен әле күбрәк мәгърифәтчеләрчә яктырту белән бергә, Исхакый алга таба иҗатында мәдрәсәләрдә яшьләргә белем бирүнең торышы белән дә якыннан кызыксына.
Милләт яшәеше һәм язмышы турында уйлаганда Исхакыйны нык борчыган тагын бер мәсьәлә—гаилә. Гаилә тормышын ул милләт яшәешенең нигезе дип исәпли. Милли күзлектән караганда әдипне бигрәк тә күп хатынлы һәм катнаш гаиләләр борчый. Үзенең бу борчуын ул “Өч хатын белән тормыш” пьесасында һәм “Ул әле өйләнмәгән иде” повестенда чагылдыра. Искә алынган пьесада Кәрим бай гаиләсе мисалында Исхакый мөселман дөньясында бик борынгыдан яшәп килгән күп хатынлы гаиләне XX гасыр башында татарлар өчен инде үзен акламаган һәм кирәксез дип таба. Чөнки андый гаиләдә татулык, бердәмлек юк, шунлыктан ул нык түгел. Шул сәбәпле, пьесада Кәрим бай гаиләсе таркала. Милләт өчен кирәкле гаилә итеп пьесада Кәрим байнын антиподы Риза корган гаилә күрсәтелә. Ул яраткан бердәнбер хатыны белән матур гаилә кора һәм тормышта да бөтен теләкләренә ирешә.
Катнаш гаилә мәсьәләсе исә “Ул әле өйләнмәгән иде” повестенда яктыртыла. Безнең заманда үзенә бер модага әверелгән һәм киң пропагаңдалана торган мондый гаиләне Исхакый XX йөз башында милләтнең киләчәгенә куркыныч яный торган афәт дип бәяли. Әсәрнең үзәк герое булган зыялы егет Анна Васильевнаны яратып гаилә корса да, чынлыкта үзен бәхетле итеп сизә алмый. Чөнки бу гаиләдә туган балалар баштан ук татарлыктан читләштереләләр. Повесть татар дөньясына зур зыян китергән күңелсез бер традицияне чагылдыра.
“Ул әле өйләнмәгән иде”дә Шәмсинең рус хатыны белән гаилә коруының сәбәбе дә игътибарга лаеклы. Эш шунда: егет татар кызлары арасыннан Анна Васильевнага тиңне тапмый. Моның төп сәбәбе исә татар кызларының беркайда да укымаган һәм надан булулары белән бәйләнгән. Шул сәбәпле, узган гасыр башында татарның күп кенә аң-белемле егетләре башка халыкларның аң-белемле кызларына өйләнә. Бу хәлнең бик күңелсез нәтиҗәләргә китерәчәген аңлап, ул елларда татар кызлары өчен махсус мәктәпләр дә ачыла.
Мәгърифәтчеләр заманыннан алып киң җәмәгатьчелекне борчый башлаган татар хатын-кызы язмышы Исхакый ижатының иң мөһим мәсьәләләреннән берсенә әверелә. Үзенең публицистикасында ул, мәсәлән, татар дөньясында милли яңарыш заманының иң зур казанышларыннан берсе дип шуны саный: хатын-кызларның “үзләрен-үзләре кеше иттереп күрү, аларның үзләренең күзләрендә кыйммәтләре арту, үзләренең урыннарын белү, үзләренең тормыштагы вазифаларын аңлау булды”. Шуннан алар аң-белемгә омтылалар һәм, гомумән,милли-ижтимагый яшәештә активрак катнаша башлыйлар. Моннан тыш Исхакый хатын-кызларның милләт яшәешендәге күркәм бер вазифасын—аларның үткәннән килә торган милли рухи-әхлакый кыйммәтләрне ирләргә караганда да ныграк саклаучы булуларын ассызыклый. Әгәр публицистикасында Исхакый хатын-кызлар даирәсендә күзәтелә башлаган гомум уңай күренешләр турында яки киләчәкне фаразлап язса, әдәби әсәрләреңдә исә ул героиняларының тормыштагы язмышларын конкретрак чагылдырырга алына. Әмма биредә дә реализм белән романтизм элементлары еш кына үрелеп китә. “Кәләпүшче кыз” повестенда ул әле шактый дәрәжәдә реалист. Чөнки Камәрнең ничек фахишә булып китүе дә, моның ачы нәтижәсе дә сурәтләнә. “Теләнче кызы” романында Сәгадәт язмышын яктыртуда реализм белән романтизм элементлары тагын да ныграк үрелә. Героиняның ятимлектә үткән яшүсмер чагын сурәтләгәндә автор әле реаль тормышка якынрак тора. Ә менә аның Габдулла байдан алдану һәм гаилә дә корып җибәрүләреннән соң Сәгадәт язмышын тасвирлауда романтик башлангыч көчәя. Биредә инде әдип үзенең хатын — кыз идеалын чагылдырырга тотына. Зыялы егет Мансур ярдәмендә Сәгадәт иҗтимагый-мәдәни хәрәкәттә катнаша башлый һәм бу хәл геройның дөньяга карашларына, уй-омтылышларына уңай тәэсир итә. Үзенең аң-белем ягы бик чамалы икәнен аңлап, ул Казандагы кызлар гимназиясен тәмамлый. Габдулладан аерылганнан соң ул, “тәмам ялгыз, үз көченә таянып алга таба барырга тели торган бер татар хатыны”на әверелә. Әсәр ахырында ул тагын да зуррак белем алырга теләп Петербургка китә. Сәгадәтнең бу гамәле әсәрдә аның “кояшка таба” юл алуы дип бәяләнә. Әлбәттә, тормыш төбенә тәгәрәгән ятим авыл кызында хасил булган мондый кардиналь үзгәрешләр күбрәк автор хыялыннан чыгып, ягъни романтик планда сурәтләнә.
Татар хатын-кызы язмышын мәгънәви яктан тагын да масштаблырак итеп, ягъни гомуммилли яңгыраш биреп сурәтләү белән без “Зөләйха” трагедиясендә очрашабыз. Аның героинясы Зөләйха гади татар хатыны гына булып калмый, аңа милләт анасы вазифасы да йөкләнә. Әсәрдә героиняны чукындырып диненнән,иманыннан ваз кичтерергә тырышу гомумән татар милләтен шул юл белән юкка чыгарырга омтылу булып аңлашыла. Әмма көчләп чукындырылып монастырьда һәм каторгада бик зур газаплар кичерүенә дә карамастан, Зөләйханың динен, иманын саклап кала алуы татар милләтенең үзен саклап кала алачагына тирән ышаныч уята.

Үзе яшәгән чорга караган милли мәсьәләләрне яктырту белән бергә, Исхакый мөһаҗирлектә дә милләт язмышы турында борчылып, тарихка мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, “Өйгә таба” повестенда рус-төрек сугышларының берсендә рус армиясе составындагы мөселман дивизиясе язмышы аша милли яктан мөһим булган берничә мәсьәләне яктырта. Берлән, 1919 елда Казанда югарыдан әмер буенча төзелгән беренче татар бригадасының Урта Азиядә совет властен урнаштыру өчен алып барган һәм хәзер әлеге мөстәкыйль илләрдә башкачарак бәяләнә торган көрәшен күздә тотып язылган бу әсәрдә үткәндә патша хакимиятенең рус булмаган халыкларны, бигрәк тә мөселманнарны үзара ызгыштыру сәясәте фаш ителә. Әлеге мөселман дивизиясе дә руслар тарафыннан шундый максатта файдаланыла. Шул ук вакытта повестьта рус хәрби начальникларының рус булмаган халык вәкилләрен төрлечә жәберләүләре дә күрсәтелә. Әйтик, армия штабындагы бер генерал: “Монда миңа өч елга гаскәри куәтне бирсәләр, мин күрсәтер идем…Грузиныннан, татарыннан, дагыстаныннан көлләр очырыр идем”,—дип хыяллана. Боларның барысын үзе ишеткәч, моңа кадәр аның бит исеме-аты бөтен хәрби мәктәпләрендә авыздан-авызга йөриячәк, ул бит каһарман булачак… Дәрәжәдә үсәчәк, ул генераллык (патшалык) дәрәҗәсенә менәчәк”, дип хыялланган дивизия командиры—татар полковнигы Тимергалиев—ничектер айнып китә. Моннан соң ул төрек канкардәшләренең башын кисәргә әзерләнгән рус балтасының сабы булудан баш тарта һәм патшага биргән хәрби антын бозып, үз дивизиясе белән төрекләр ягына чыга. Шул вакытта каты яраланган Тимергалиев үз халкы алдындагы вазифасын үтәгәнен аңлап үлә: “Шул милләтемне сакладым кәефеннән чыккан көлү, елмаю аның рухын күкләргә кадәр озатты—елмаеп җаны чыкты”. Боларны сурәтләү белән бергә, Исхакый, икенче яктан, патша заманында да,совет чорында да кире кагылган пантюркизм, ягъни төрки халыкларның бердәмлеге идеясен яклап һәм хуплап чыга. Ул төрки милләтләр бердәм булганда гына аларның һәркайсы үз максатына ирешә алачагын яхшы аңлый.
Гомумән алганда, мөһаҗир Г. Исхакый 1917 елдан соң татар әдәбияты өчен яңа бер тарихи әһәмиятле миссия башкарды. Әдәбиятыбызның үткәндәге милли асылына һәм максатчанлыгына тугрылыклы булып калып, ул совет илендә мөмкин булмаганны эшләде, ягъни милләт яшәеше һәм язмышынын мөһим мәсьәләләрен яктыртуын дәвам итте, моның белән Октябрь инкыйлабыннан соңгы әдәбиятыбызны милли-мәгьнәви яктан тулыландырды, баетты. Болар барсы Г. Исхакыйның XX йөз татар әдәбияты тарихындагы феноменаль урынын билгели.
Яна заман әдәбиятыбызның гына түгел, бөтен татар җәмгыятенең милли идеологы һәм лидеры булып милләт сагында торган, үзенең дә төп бурычын милләтне саклауда һәм үстерүдә күргән Исхакый үзенең туган халкына васыятен дә шундый рух белән сугара. 1954 елның 12 апрелендә Финляндиянең Тампере шәһәрендә яшәгән татар кызы Халидәгә язган һәм тарихка әдипнен милли васыяте булып кергән хатта Исхакый үзенең бөтен аңлы гомерен күз алдыннан үткәрә һәм аның бер максатка—милләткә хезмәт итүгә, аның азатлыгы өчен көрәшкә багышланганын икърарлый. Шушы максат белән бәйле рәвештә, хатта татар халкының бик борынгы легендар заманнарга китә торган озын һәм катлаулы тарихы күздән кичерелә. Бу тарихны күзәткәндә, Исхакый туган халкының төрки дөньяда мәдәни юлбашчылык итүенә басым ясый. Мондый миссияне әдип төрле вакытларда төрле исем белән йөртелгән безнен халыкның асылда борынгы төрки халык булуы белән бәйләп аңлата. Щуның белән бергә, хатта татарның катлаулы язмышлы халык булуына игътибар ителә һәм мондый язмышка дучар булуның мөһим сәбәпләреннән берсе итеп аның бик таркау хәлдә дөньяда сибелеп яшәве карала. Биредә тулаем төрки дөньяның таркаулыгы да мәгълүм роль уйнаганлыгы күрсәтелә. Шушы ачы хакыйкатьне аңлап һәм милләтне саклау, яшәтү ниятендә XX гасыр башыннан татарны берләштерү идеясе көчәеп китә, бу хәрәкәттә Исхакый үзе әйдәп йөрүчеләрдән була. Шул ук вакытта әдип әлеге хәрәкәтнең агымдагы гасырда, бигрәк тә совет дәверендә, яңа зур каршылыкларга очравын, җитди югалтулар кичерүен күрсәтә. Әмма үзенең күңелендә көчәйгәннән-көчәя генә барган әлеге хыялны—төрки бердәмлеге нигезендә татарны берләштерү идеясен—гамәлгә ашыруны Исхакый татар кызы Халидә туташка язган хатында хәзерге һәм киләчәк буыннарга мәгънәви васыяте итеп калдыруын белдерә.

Әдәбият.
1. “Милли азатлык көрәшчесе”. Мәгариф №2 ,2003 ел.
2. Г.Исхакыйның “ Олуг Мөхәммәд” драмасы. Мәгариф №1, 1998 ел
3. Флүн Мусин “Милләт сагында” Казан утлары 2008 ел.

У вас нет прав для создания комментариев.

Гаяз
Исхакый – татар милләтенә рух бирүче якты маяк.

(иҗади
эшләр конкурсына инша)

Озак еллар “онытып”торган өчен

Кичер безне, кичер, Исхакый

Роберт Рәкыйпов

Халкыбызның
бөтендөнья  әдәбияты  битләрендә  урын  алырдай  әдипләре бихисап .  Аларның  
һәркайсы  киләчәк  буынга  үзеннән  соң  якты  эз, бай мирас калдырган. Ләкин
ничек кенә  булмасын, әлеге талантлы шәхесләр  арасыннан  күңелгә  барыннан да 
якын торган  берсе  табыла.Ул сине әдәби мирасы белән  генә түгел, шәхси 
сыйфатлары, тормышта яшәеше  белән  үзенә  карата. Гаяз Исхакый тормышы, иҗаты 
белән  танышканнан соң, мин ничектер, тормышка башка күзлектән карый башладым.
Язучы буларак кына түгел, үзенең бөтен тормышы, яшәеше белән җәлеп итте ул
мине.

Әйе, халкым
язмышы кебек аянычлы язмыш иясе, шул ук вакытта көчле рухын төрмәләр, сөргеннәр
сындыра алмаган олы шәхес ул. Хаксызга рәнҗетелеп, гомеренең күп өлешен туган
иленнән, туган халкыннан читтә үткәрсә дә, соңгы сулышынача татарлыгын саклап
кала белгән, милләтенең киләчәге хакында кайгыртып яшәгән. Хәтта бөек Тукай да
Гаяз Исхакыйга багышланган “Кем ул?” әсәрендә үзенең соравына болай дип җавап
бирә: “Ул – милләтебезне уяткан, күтәргән кеше, ул – безне телле иткән,
караңгыдан яктыга чыгарган кеше; ул – инкыйразның, ягъни бетүнең нәрсә икәнен
аңлаткан кеше.” Тукай бик төгәл һәм дөрес итеп әйтә белгән. Шушы бер җөмлә
белән ул әдипнең бөтен асылын күз алдына китереп бастыра. Ирексездән татар
әдәбиятында Исхакыйның әдәби байлыгыннан мәхрүм ителгән еллар күз алдына килеп
баса. Бер яктан аның кебек милләтпәрвәрләргә җитмеш елдан артык тарихыбызда,
әдәбиятыбызда урын булмавына җан әрнесә, икенче яктан шул әдәби мирастан мәхрүм
ителгән халкыбызның күпме байлыгын югалтканын яхшы аңлыйсың.

Ләкин Исхакый
кебекләрнең эзен тарихи чорлар гына юкка чыгара алмый. Халыкның азатлыгы, матур
тормышы өчен ярты гасырдан артык гомерен кызганмаган әдипнең әсәрләре вакытлар
үтү белән дә халкыбызга кире әйләнеп кайтуы — аларның үлемсез булуы хакында
сөйли. Исхакый иҗатының үлемсезлегенең тагын бер сере бар. Академик Флүн ага
Мусин сүзләре белән әйтсәк: “ Исхакый милләт рухындагы һәм тәнендәге авыру
нокталарны тиз күреп алуы, аларга дөрес диагноз куюы һәм туган халкын төрле
яклап савыктыру юлларын күрсәтә белде. ” Алай гына да түгел, татарны милләт
буларак саклап калу һәм яшәтү – аның тормышының төп максаты.

Туксанынчы еллар
башында әдипнең әдәби мирасы безгә килеп ирешкәннән соң, татар әдәбияты тагын
бер баскычка югары күтәрелде, ә халкым милли каһарманы белән чын күңелдән
горурланды. Ниһаять, дистә еллардан соң Исхакыйнның максаты тормышка ашты.
Халкына әйтәсе килгән фикерләрен үзенең әсәрләре аша җиткерде ул. Кемнәр генә
аның “Кәләпүшче кыз”ын укып, үзенең тормыш юлына кабат бер әйләнеп карамады
икән? Кайберәүләр үзләрен “Тормышмы бу?”дагы Шәкерт белән чагыштырсалар, икенче
берәүләр “Өч хатын белән тормыш”тагы Кәримне тәнкыйтьләделәр. Өченчеләр исә,
“Ике йөз елдан соң инкыйраз”ны укып, милләтнең киләчәге турында чаң суга
башладылар. Ә “Сөннәтче бабае”н укыганнан соң күңелдәге хисләр өермәсен басуы
бик кыен. Әйтерсең, Исхакый халкыма хас булган барлык күркәм сыйфатларны шушы
изге күңелле картта туплап биргән. Биредә әдипнең халкына булган ихтирамы,
эчкерсез мөнәсәбәте, милләтнең киләчәге өчен борчылуы – һәммәсе чагылыш тапкан.
Әдип язучы гына түгел, кешенең күңел кичерешләрен, эчке дөньясын үтәли күрүче
психолог буларак та таныла. Нинди төгәллек, осталык белән сурәтли ул картның
эчке кичерешләрен ?!

Менә шулардан соң
әдип иҗатына ничек сокланмыйсың да, аның шәхесен үзеңә үрнәк итеп ничек алмыйсың?!

Еллар аша
сынаулар узган, урау юллар үтеп әдәбиятның алтын мирасына әйләнгән иҗат. Өлкән
буын гына түгел, яшьләр дә әлеге иҗатны үзләренә чын тормыш мәктәбе итеп
алалар, аның аша язмышның сынауларын, кыенлыкларын җиңеп чыгарга өйрәнәләр, милләтнең
киләчәген кайгырту ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын аңлыйлар. Икенче төрле
әйткәндә, Исхакый иҗаты – тормышның көзгесе ул. Бу көзгедә дөньяның бар
катлаулылыгы, милләтебезнең үткәне һәм киләчәге, сагышлары, шатлыклары чагыла.
Менә ни өчен Гаяз ага иҗаты татар әдәбиятының горурлыгы булып тора.

Асылда Гаяз
Исхакыйның бөтен тормышы халкы, милләте өчен янып-көеп яшәүдән гыйбарәт. Йосыф
Акчура әйтүенчә: “ Гаяз, үзен онытып, үз халкыны, милләтне сәгадәткә (
бәхеткә), истирахәткә (рәхәткә) җитештерер өчен эзләнә, һәр якка йөгерә,
күкләргә кадәр күтәрелергә тели иде.”

Гомумән, Гаяз
Исхакыйның бөтен тормышы, иҗаты, яшәү серенә өйрәтүче, милләтне милләт буларак
саклап калырга ярдәм итүче тормыш мәктәбе ул.

Гаяз Исхакый. Олы
Әдип, Олы Шәхес! Ул – афәтле язмыш кичергән Шәхес – минем өчен генә түгел,
сөекле халкым өчен дә бик кадерле зат. Ул татарның газиз уллары Габдулла Тукай
һәм Галимҗан Ибраһимовлар янәшәсенә басты

Тормышының соңгы
көннәренә кадәр әдип туган халкының иминлеге һәм бәхете өчен көрәшә. Вафатына
берничә ай кала Исхакый үзенең Халидә исемле кызга язган хатында киләчәк
буыннарга васыятен әйтеп калдыра. “Тартышудан гына табарсың үз хакыңны!”- ди
язучы.

Әйе, әдип үз чоры
өчен дә иң әһәмиятле сүзләр әйтеп калдырган. Без, яшь буын, әдипнең әлеге
сүзләрен үзебезнең тормыш девизы итеп сайларга бурычлы. Гаяз ага Исхакый шәхесе
һәм мирасы яңа XXI гасырда да безнең халыкка юл күрсәтүче һәм рух бирүче якты
маяк булып калачак.

Исхакый иҗатының
Ватаныбызга әйләнеп кайтуы –милләтебезнең яңадан тууын күрсәтеп торучы дәлил
ул. Бүген без чын күңелебездән горурланып : “Без Тукайлы, Исхакыйлы халык!”- дип
әйтә алабыз. Мондый шәхесләре булган халыкның үткәне һәм хәзергесе бар,
киләчәге дә өметле.

1878 елның 22 феврале, Казан губерниясе, Чистай өязе Яуширмә авылы – 1954 елның 22 июле, Әнкара, Истанбулда җирләнә. 

XX йөз башындагы татар яңарыш әдәбиятына нигез салучыларның берсе. Гаяз, Гаяз Исхаков, Казанлы, Гаяз Исхакый, Иделбай, Бикбулат, Биктимер, Бичура углы, Котлы Мөхәммәт, Тимер, Ураллы, Хәбибрахман әл-Болгари, Кәндилле, Хәмит, Чыңгыз, Япанчы кебек исемнәр һәм псевдонимнар белән яза һәм басыла.

Your browser doesn’t support the HTML5 video tag.

И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Гаяз Исхакый. 2022

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов.
Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Белеме

Мулла улы. 12 яшенә кадәр туган авылында әтисендә укый, 1890–1893 елларда Чистайда танылган дин эшлеклесе Закир Камал мәдрәсәсендә, 1893–1897 елларда Казандагы «Касыймия» мәдрәсәсендә белем ала.

1898–1902 дә Казан татар укытучылар мәктәбендә укый, Көнбатыш Европа, рус иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-эстетик фикерләре белән таныша, И.С.Тургенев, И.А.Гончаров, Ф.М.Достоевский, Л.Н.Толстой, А.П.Чехов, М.Горький иҗаты белән кызыксына; татар теленә А.С.Пушкинның «Капитан кызы» («Капитанская дочка», 1899), Н.В.Гогольнең «Борынгы алпавытлар» («Старосветские помещики», 1902) әсәрләрен тәрҗемә итә.

Иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге

1901 елда Г.Исхакый тырышлыгы белән «Шәкертлек» дигән яшерен түгәрәк оеша, гектографта «Тәрәкъкый» газетасы басыла.

1902 елның көзеннән Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыта.

Университетка керү нияте белән 1903 елның җәендә Казанга килә, ләкин ата-анасының ихтыяры белән туган авылына кайтырга һәм мулла вазифаларын башкарырга мәҗбүр була.

1904 елдан янә Казанга килә, шул чордан башлап үзен тулысынча иҗтимагый-сәяси һәм әдәби эшчәнлеккә багышлый.

1905–1907 елларда Исхакый милли хәрәкәттә актив катнаша: шәкертләрнең «Берек» исемле яшерен оешмасын төзи, Казанда татар яшьләренең яшерен сәяси «Хөррият» җәмгыятен җитәкли, татар эсерларының «Таңчылар» төркеме лидеры була.

Россия мөселманнарының «Иттифакъ әл-мөслимин» фиркасе съездларында радикал татар яшьләре вәкиле буларак та катнаша. Гамәлдә «Таң йолдызы», «Тавыш», «Таң мәҗмугасы» газеталарында мөхәррир вазифасын башкара. Революцион эшчәнлеге, хакимияткә каршы ясаган чыгышлары өчен 18 тапкыр кулга алына; Чистай, Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург төрмәләрендә утыра, Архангельск губернасына сөргенгә озатыла.

1909–1911 елларда сөргеннән качып, Исхакый ике тапкыр Төркиягә барып чыга, анда әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнә, «Сират әл-мөстәкыйм» («Туры юл»), «Төрк дәрнәге дәргиси» («Төрек җәмгыяте мәҗмугасы») исемле төрек басмаларында языша.

Романовлар Йортының тәхеткә утыруына 300 ел тулу уңае белән 1913 елның 3 апрелендә игълан ителгән амнистия карары нигезендә тоткынлыктан чыгарыла (Казанда яшәргә рөхсәт бирелми). Мәскәүдә, Петербургта яши, «Ил» газетасын нәшер итә.

1917 елгы Февраль революциясен хуплап каршылый, Вакытлы хөкүмәтнең милли сәясәтен яклап чыга.

Бөтенроссия мөселманнарының I съездында Идел буе һәм Урал төрки-татарлары өчен милли-мәдәни автономия – Идел-Урал Штаты төзү фикерен алга сөрә. Аның бу идеясе Бөтенроссия мөселманнарының II съездында да (Казан, 1917), Милләт Мәҗлесендә дә (Уфа, 1917–1918) хуплау таба.

Исхакый Бөтенроссия мөселманнарының Милли Шурасы әгъзасы итеп сайлана.

Совет хакимиятен кабул итми. Большевиклар эзәрлекләвеннән качып, Себер якларына (Петропавловск шәһәренә) китә, «Маяк» газетасын чыгаруда катнаша (1918–1919).

Мөһаҗирлектә

1919 елда Исхакый, Версаль тынычлык конференциясендә катнашу өчен, Ерак Көнчыгыш аша Европага юнәлә.

1920 елның мартыннан 1922 елның җәенә кадәр Парижда, аннары Берлинда яши.

1925 елдан – Төркиядә; Истанбулда «Түрк юрду» журналында, «Җөмһүрият» газетасында актив хезмәттәшлек итә. Әмма мәкаләләрендә татарлар белән башкортларның милли дәүләтен төзергә, төрки халыкларны берләшергә чакырганы өчен, совет дипломатиясенең Төркия хакимиятенә ясаган басымы нәтиҗәсендә, Төркиядән китәргә мәҗбүр була.

Премьер-министр Ю.Пилсудский чакыруы буенча (алар Архангельск губернасында сөргендә танышалар) 1927 елда Исхакый Польшага күчеп килә, анда «Идел-Урал комитеты»н оештыра, Варшава университетының Шәрекъ факультетында төрек теле укыта.

1931 елның декабреннән 1932 елның башына кадәр Иерусалимда үткән Бөтендөнья мөселманнар конгрессында катнаша, докладында Советлар Россиясендә ислам динен кысу, мәчетләрны ябу, дин әһелләрен эзәрлекләү турында сөйли. Бу мәсьәлә белән ул Мисыр, Иран, Гыйрак, Әфганстан, Йәмән дәүләтләре башлыкларына, шулай ук Марокко солтанына һәм Рим папасына мөрәҗәгать итә.

1933–1936 елларда Исхакый Ерак Көнчыгыш илләре буйлап сәяхәт кыла, Кытай, Маньчжурия, Япония, Кореяда яшәгән төрки-татарларны берләштерү, Мукден конгрессын оештыру һәм үткәрү, «Ерак Көнчыгыш төрки-татар мөселманнарының дини-милли Идел-Урал мәркәзе»н төзү буенча зур эш алып бара.

1936 елда Исхакый Варшавага әйләнеп кайта, 1939 елда Польшага фашистлар Германиясе басып кергәч, Төркиягә китә һәм соңгы көннәренә кадәр шунда яши.

Мөһаҗирлек елларында Исхакый «Милли юл» (1928 елның декабре – 1930), «Яңа милли юл» (Берлин, Варшава, 1930–1939) журналлары, «Милли байрак» (Мукден, 1935–1945) газетасы нашире һәм мөхәррире була. Бу басмаларда ул татарларны югалган дәүләтчелекләрен кайтару, милли азатлыкка ирешү өчен берләшергә чакыра.

Иҗаты

Исхакый иҗат юлының башланып китүе XIX йөз ахыры – XX йөз башына – татар әдәбияты үзенең Яңарыш чорына аяк баскан дәвергә туры килә (кара Яңарыш).

Язучы иҗатын шартлы рәвештә 4 чорга бүлеп өйрәнергә мөмкин:

  • 1897–1904 елларны үз эченә алган мәгърифәтчелек дәвере;
  • «таңчылык» баскычы – инкыйлаби идеяләр белән мавыккан 1905–1910 еллар;
  • милли бердәмлек идеяләренә өстенлек биргән 1911–1918 еллар;
  • мөһаҗирлек дәвере – татарларның милли дәүләтчелеген торгызу идеологиясен актив рәвештә алга сөргән 1918–1954 еллар.

Исхакыйның беренче әдәби тәҗрибә үрнәкләре һәм төрек теленнән татар теленә тәрҗемәләре («Җәррах баба» хикәясе) сакланмаган.

Мәгърифәтчелек дәвере

Иҗатының башлангыч чорында ук прозаик, драматург, публицист буларак таныла.

Әсәрләренең төп мотивы – урта гасырлар мөселман әдәбиятларында ук киң таралган «гыйлем-наданлык» антиномиясе. Аның фикеренчә, җәмгыятьнең социаль-икътисади һәм рухи тәрәккыятен тәэмин итүдә һәм кешене тәрбияләүдә төп чара булып Акыл, Гыйлем һәм Сүз сәнгате тора.

Беренче басылган әсәре – «Тәгаллемдә – сәгадәт» (1897) хикәясе. Анда автор җәдит мәдрәсәсендә (кара: Җәдитчелек) укыган Хәлим шәкертнең милләт хадиме булып җитешүен һәм шәхси тормышында да бәхеткә ирешүен тасвирлый.

Әлеге хикәядә күтәрелгән мәсьәләләр «Бай угылы» (1897, 1903 елда басыла) повестенда да чагылыш таба. Аның төп герое Кәрим, укымышсыз ата-ана киңәшен тотып, җәдит мәдрәсәсен ташлап китә; үзенә «тәрбияче» итеп куелган урам малае Фәхринең тискәре йогынтысына бирелеп, иркә, азгын яшүсмергә әверелә, җинаятьләр кыла һәм ызгыш-сугышларның берсендә үлә.

Исхакыйның мәгърифәтчелек прозасы һәм драматургиясендә күп төрле мотивлар ярдәмендә ачылган феминизм мәсьәләләре үзәк урынны алып тора. Авторга язучы буларак зур танылу алып килгән «Кәләпүшче кыз» (1900) повестеның героинясе Камәр дә акчага хирыс, уйнашлыкка этәрүче Зөһрә карчык һәм азгын приказчик Вафа корбаны буларак гәүдәләнә.

«Өч хатын белән тормыш» (1900) пьесасында ул татарлар арасында киң таралган күп хатынга өйләнү гадәтен тәнкыйтьли, гаиләдә хатын-кызларның ирләр белән тигез хокуклы булуларын яклап чыга.

Француз һәм төрек драматургиясе йогынтысында язылган «Ике гашыйк» (1902) пьесасында да искергән феодаль-патриархаль гореф-гадәтләр, гаилә корудагы катлауларга бүленү күренешләре тәнкыйть ителә.

Бу темага багышланган әсәрләр арасында «Очрашу, яки Гөлгыйзар» (1903) романтик повесте аерым бер урын алып тора. Әсәрдә Шәркый мөселман һәм Европа мәдәниятендә кабул ителгән мәхәббәт, өйләнү, гаилә кору турындагы карашлар чагыштырыла, бер-берсенә каршы килгән фикерләр әйтелә. Повесть геройлары Гөлгыйзар белән Габдулла Көнбатыш материализмы, Шәрекъ идеализмы һәм рухияте, Коръәндәге язмыш һәм кеше ихтыяры төшенчәләре, Ч.Дарвинның табигый сайланыш теориясе, А.Бергсонның интуитивлык һәм тормыш фәлсәфәсе хакында фикер алышалар.

Исхакый иҗатында гына түгел, бәлки XX йөз башы татар иҗтимагый һәм әдәби тормышында зур вакыйга булып торган «Ике йөз елдан соң инкыйраз» (1902–1904) исемле мәгърифәтчелек антиутопиясендә бүгенге татарларның ерак бабалары – болгарларның X–XIII йөзләрдә югары цивилизациянең чәчәк ату чорын кичерүләре, ә инде XIX–XX йөзләргә җиткәндә, икътисади һәм рухи төшенкелек кичереп, әхлакый бозыклыктан, йогышлы яман чирләрдән кырылып, XXI йөз ахырында милләт буларак тарих мәйданыннан юкка чыгулары турында сөйләнә.

Әсәрдә болгарларның үлеп бетүләренең сәбәбе кадими «голәмалар сыйныфының» милли татар яшьләренең тәрәккыяткә, фәнгә, Европа һәм рус мәдәниятен үзләштерергә омтылуларына, рус уку йортларында белем алуларына каршы чыгулары аркасында туган иҗтимагый торгынлык нәтиҗәсе итеп аңлатыла (кара: Кадимчелек).

Әсәрнең сюжет җепләре, анда чагылыш тапкан иҗтимагый идеаллар, әдәби-эстетик фикерләр, образ-сурәтләр Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, С.Рәмиев, Г.Камал, Н.Думави, Ф.Туйкин һәм башка бик күп язучылар иҗатында үстерелә һәм сәнгатьчә эшкәртелә.

«Таңчылык» чоры

«Таңчылык» чорында иҗат ителгән, марксизм эстетикасының көчле тәэсирен кичергән әсәрләрнең әйдәп баручы мотивын «Тартышуда гына табарсың син үз бәхетеңне!» исемле шигарь тәшкил итә.

Думага сайлаулар һәм революцион хәрәкәткә бәйле чын вакыйгалар Чистай төрмәсендәге хәлләрне сурәтләгән автобиографик һәм публицистик язмалар рәвешендә «Зиндан» (1907) повестенда чагылыш таба.

Социалистик идеяләр белән өртелгән феминистик карашлар йогынтысында искергән йолаларга, катлауларга бүленүгә каршы чыккан, бай ата-ана йортын ташлап, ярлырак гаиләдән булган сөйгәне Ибраһим янына качкан Галия образы «Алдым-бирдем» (1907) драмасының төп героинясы булып тора.

Драма авторның үзе тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителә һәм М.Горький тырышлыгы белән «Заветы» журналында басылып чыга (1914, №6).

Рус язучысы белән Исхакый күп хатлар алыша. Исхакыйга язган хатларының берсендә М.Горький: «Кайчагында минем башыма шундый бер уй килә: әгәр дә берәр татар кешесе русларның татарлар белән бергә күрше булып гомер кичерүе рус халкының яшәеше турындагы күзаллауларына нинди йогынты ясаганлыгын төшендерә алса, татарларга да, русларга да зур булышлык күрсәтер иде» – ди.

Татар пролетар әдәбиятының үрнәге булган «Тартышу» (1908) драмасында социал-демократларның, «таңчы»-эсерларның, народник яшьләрнең самодержавиегә каршы чыгышлары сурәтләнә. Пьесада катнашучылар «татар революциясе», «рус революциясе» дигән төшенчәләрнең мәгънәсе, үзенчәлекләре турында әңгәмәләр алып баралар. Алар фикеренчә, «Татар революциясе» ул – мәгърифәтчеләрнең, җәдитчеләрнең XIX йөз ахыры – XX йөз башы татар иҗтимагый һәм рухи тормышын европалаштыруга омтылулары; «рус революциясе» исә – 1905–1907 елларда татарлар белән русларның самодержавиегә һәм аның бюрократиясенә каршы бергәләп чыгыш ясаулары.

Народниклык идеяләренең көчле тәэсире «Мөгаллим» (1908) һәм «Мөгаллимә» (1913) драмаларында аеруча ачык күзәтелә. Аларның төп геройлары Салих һәм Фатыйма, ир-егетләр белән хатын-кызларның никахлары аларның милләт каршындагы иҗтимагый бурычларын үтәүгә аяк чала, дип, мәхәббәттән дә, гаилә корудан да баш тарталар, үзләренең эшчәнлекләрен милләт мәнфәгатьләре белән бәйле бөек идеалларга хезмәт итүгә багышлыйлар: халыкның социаль-сәяси активлыгын, мәдәнилек дәрәҗәсен, милли аңын күтәрү өчен, шәхси бәхетләрен корбан итәләр.

Исхакый антиклерикаль темаларга язылган комедияләре белән дә таныла. Ул иске карашлы муллаларның схоластик фикерләүләреннән, җаһиллекләреннән «Җәмгыять» (1909) һәм «Кыямәт» (1909) комедияләрендә ачы көлә.

XX йөз татар иҗтимагый һәм рухи тормыш манзарасы бөтен тулылыгында Исхакыйның «Тормышмы бу?» (1911), «Мулла бабай» (1910, тәмамланмаган), «Теләнче кыз» (1–3 китап, 1906–1914) романнарында гәүдәләнә.

«Теләнче кыз» – татар әдәбияты тарихында тәнкыйди реализм кысаларында (Л.Н.Толстойның «Воскресение» – «Яңадан туу» романы йогынтысында) язылган һәм күпмедер дәрәҗәдә мәгърифәтчелек реализмы һәм пролетар әдәбият өчен хас алымнар белән үрелгән беренче роман.

Автор татар милләтенең яңарышында җәмгыятьтәге социаль каршылыкларны, хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсен уңай хәл итүне әһәмиятле бер шарт дип саный. Алданрак язылган әсәрләреннән аермалы буларак, бу романында автор Толстойның явызлыкка каршылык күрсәтмәү фәлсәфәсе белән бәхәскә керә, хатын-кызларны язмышларын үз кулларына алырга өнди. Бу идеяне кабул иткән романның төп героинясы Сәгадәт күңелсез үткән яшьлеге белән араны өзәргә, бай ире Габдулла йортын ташлап, Петербургка укырга китәргә көч таба, үзен халыкка хезмәт итүгә багышларга карар кыла.

Габдулланың әхлакый яктан үзгәрүенә, Сәгадәтнең рухи яңаруына зур йогынты ясаган автобиографик Мансур образында халыкчылык идеяләре дә көчле чагылыш таба.

М.Горький кебек тормыш-көнкүрешне натуралистик, фотографтай төгәл тасвирлап, бу әсәрендә Исхакый «тормыш төбе»нә ташланган геройларның күмәк портретын иҗат итә. Аларның рухи дөньясы төшләр, символик сурәт, монолог, табигать күренешләре белән чагыштырулар ярдәмендә дә ачыла.

«Тормышмы бу?» психологик романы мәдрәсә шәкертенең көндәлеге формасында язылган. Анда Исхакый татар җәмгыятенең халәтен Шәркый мөселман традицияләреннән Көнбатыш мәдәниятенә таба күчеше рәвешендә гәүдәләндерә. Моны ул әсәрнең төп герое – башта ислам фәннәрен өйрәнгән, үзләштергән, аннары рус һәм Европа мәдәниятенә таба йөз тоткан, ислахчы булып халкына хезмәт итәргә хыялланган мәхдүмнең – мулла улының – рухи эзләнүләре рәвешендә чагылдыра. Әмма тормыш киртәләрен җиңә алмаган герой уртакул авыл мулласы булып кала. Автор яшәешнең мәгънәсен җуйган, үз-үзенә «Тормышмы бу?» дигән риторик сорау куйган геройның газаплы уй-кичерешләрен күрсәтә.

Тәмамланмый калган «Мулла бабай» романында реалистик осталык, тирән психологизм, мул һәм ачык этнографик буяулар белән бирелгән татар тормышы, кадими һәм җәдиди мәдрәсәләрдә укыту системасы, төрле тип руханилар һәм хәлфәләр образлары гәүдәләнә. Романның төп герое имам Хәлим халкыбызның акыл иясе һәм гомумкешелек кыйммәтләренә ия дин әһеле булып күз алдына килеп баса.

1910–1911 елларда язучы Фрейд тәгълиматы рухында психоанализга корылган, «Фамилия сәгадәте», «Татар гакълы», «Мәдрәсә җимеше», «Көтелгән бикәч», «Шәкерт абый» дигән хикәяләр бәйләмен яза. Бу циклда кеше психикасының аңсыз катламнарын, невроз халәтләрен, эротик мәхәббәтне чагылдыруга шактый урын бирелә.

Г.Исхакый иҗатында милли кыйммәтләр

1910 елларда Исхакыйның иҗтимагый-сәяси карашлары һәм сәнгатьчә фикерләве җитди үзгәрешләр кичерә. Ул, инкыйлаби-сыйнфый көрәш идеяләреннән баш тартып, гомуммилли мәнфәгатьләрне яклау юлына баса, бөтен көчен татар җәмгыятенең төрле катлауларын берләштерүгә һәм милли үзаңны үстерүгә юнәлтә. Моны язучы татар милләтенең бөтендөнья мәдәнияте казанышларын үзләштерүдә, тәрәккыяткә ирешүдә мөһим чара дип саный.

Күпсанлы публицистик һәм әдәби әсәрләрдә милли бердәмлек темасына басым ясау Исхакыйны татар милли азатлык хәрәкәтенең лидеры итеп таныта. Россия дәүләтенең сәяси тарихы кысаларында милли мәсьәләләрне яктырту, мәдәни, дини, гаилә мөнәсәбәтләрен гәүдәләндерү аның бик күп әсәрләренең үзәген тәшкил итә.

Милли кыйммәтләрне чагылдыру ягыннан «Сөннәтче бабай» (1911) повесте аерылып тора. Аның төп геройлары – Корбангали карт белән аның карчыгы Гөлйөзем – татар халкының иң күркәм әхлакый сыйфатларын үзләренә туплаган образлар. Аларның озакка сузылган бәхетле гаилә тормышы бик күп буыннарның тарихи тәҗрибәсенә, гасырлардан килгән мөселман традицияләренә нигезләнә. Әсәрдә пейзаж, этнографик детальләр, татар халкының милли характер үзенчәлекләре (хезмәт сөючәнлек, кунакчыллык, чисталык) сәнгати яктан дөрес һәм үтемле итеп тасвирланган. Повестьның хикәяләү стиленә Н.В.Гогольнең «Борынгы алпавытлар»ындагы җиңелчә ирония һәм юмор белән хикәяләү алымы зур йогынты ясаган.

«Зөләйха» (1912, 1918 елда басыла) романтик трагедиясендә мөселман татарларны көчләп чукындыру һәм урыслаштыру сәясәте күрсәтелә. Аның геройлары – рухи яктан нык, илаһи гаделлек, азатлык, изгелек, кешелеклелек идеалларының тормышка ашачагына ышанган кешеләр. Зөләйха ахырга кадәр кешелек дәрәҗәсен, милли-дини хасиятләрне саклап калырга тырыша.

«Остазбикә» (1915) повестенда мөселман мәдәниятенә хас кыйммәтләр – гаилә, балаларга карата мәхәббәт, ананы хөрмәтләү, милләткә тугрылык – алга чыгарыла. Язучының хатын-кызга карата тирән психологизм белән сугарылган гуманистик карашлары остазбикә Сәгыйдә образында гәүдәләнеш таба. Аның акылы һәм югары әхлаклы гамәлләре алдында ире Вахит хәзрәт тә баш ия.

«Ул әле икеләнә иде» (1914) һәм «Ул әле өйләнмәгән иде» (1916) повестьларында Исхакый милләтара никахлар мәсьәләсен күтәрә. Аның геройлары милли менталитет һәм дини традицияләр кысаларыннан чыгу талпынышы да ясап карыйлар. Әсәрләрдә мәхәббәт һәм гаилә турында төрле карашлар очрый. Автор аларны гомумкешелек позицияләреннән дә, христиан һәм ислам диннәре күзлегеннән дә чыгып аңлатырга тырыша. Рус хатын-кызлары образлары әсәрдә, гадәттә, романтик рухта идеаллаштырып бирелә; аларга рухи торгынлык кичергән мохиттә яшәргә мәҗбүр булган, шул сәбәпле интеллектуаль үсеш ягыннан да түбәнрәк торган татар хатын-кыз образлары капма-каршы куеп сурәтләнә.

Мөһаҗирлек чоры иҗаты

Мөһаҗирлек дәверендә язылган публицистик һәм әдәби әсәрләренең төп темасын татар халкының колониаль бәйлелеккә эләгүе, сугышлар, инкыйлаби тетрәнүләр, көчләп урыслаштыру, совет хакимиятенең дошманы дип игълан ителгән милли зыялыларны һәм руханиларны юк итү нәтиҗәсендә туган зур тарихи фаҗига тәшкил итә («Дулкын эчендә» драмасы, 1920).

Язучы патша Россиясенең рус булмаган халыкларны изү сәясәтен кискен тәнкыйтьли («Өйгә таба» повесте, 1922); төрки халыкларны берләшергә, югалткан дәүләтчелекләрен торгызырга, милли азатлык өчен көрәшергә чакыра.

«Локман Хәким» (1923) әкият-антиутопиясендә Исхакый киләчәктә СССРда мәйданга чыгачак тоталитар хакимият турында алдан хәбәр бирә.

Импрессионистик стильдә язылган «Көз» (1923) психологик повестенда Исхакый руслаштыру сәясәте нәтиҗәсендә морзалар катлавының юкка чыгачагын искәртә.

Сукырларча Көнбатышка иярүнең милли тамырларны югалтуга китерү мәсьәләсе «Жан Баевич» (1923) комедиясенең төп конфликты булып тора. Карикатура һәм фарс рәвешендә сурәтләнгән төп герой Мольер пьесаларындагы көлке геройларны хәтерләтә.

1930 елларда Исхакый Якын һәм Ерак Көнчыгыш илләренә сәяхәт кыла, милли азатлык өчен көрәш турында күпсанлы һәм күләмле мәкаләләр белән чыгышлар ясый.

«Ислам мәмләкәтләрендә» (1933) исемле мәкаләләр циклында мөселман илләрендә ислам диненең торышына анализ ясала, большевикларның Идел буе һәм Урал мөселманнарының дини хокукларын кысу сәясәте тәнкыйтьләнә. Г.Исхакый исламның татар милләте тәрәккыятенә, аның бербөтен булып яшәвенә, халык буларак әхлакый куәтен, кодрәтен саклап калуына ярдәм итүче универсаль рухи көч булуын раслый.

КПСС Үзәк Комитетының татар халкына үз тарихын һәм әдәбиятын өйрәнүне рәсми рәвештә тыйган «Татар партия оешмасы эшенең торышы һәм массакүләм-сәяси, идеологик эшне яхшырту чаралары турында» дип аталган 1944 елгы 9 август карарына Исхакый «Олуг Мөхәммәд» (1947) исемле тарихи драмасы белән җавап бирә. Пьесада Олуг Мөхәммәд хан образы руслар белән тату яшәргә омтылган хан буларак сурәтләнә; рус тарих фәнендә шактый киң таралган – Алтын Урда – золым символы, дигән карашлар кире кагыла.

Г.Исхакый хезмәтләрендә милли азатлык хәрәкәте

Г.Исхакый – төрки халыкларның азатлык хәрәкәте тарихына багышланган күп кенә хезмәтләр авторы.

Алар арасында татар халкының милли дәүләтчелеге мәсьәләсенә багышланган «Идел-Урал» (1927) хезмәте, аның татар, рус, француз (1933), япон (1934), инглиз һәм поляк (1938) телләренә тәрҗемәләре аеруча зур әһәмияткә ия. Анда Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан ханлыгы тарихына, аларның матди һәм рухи мәдәниятенә кыскача күзәтү ясала. Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, татар халкының авыр колониаль изелүгә дучар ителүе, аның үз динен, телен, менталитетын саклап калу өчен алып барган авыр көрәше турында сөйләнә.

Хезмәттә Г.Исхакый татарларның тарихи үсеш дәвамында югалган мөстәкыйльлекләрен яңадан торгызу һәм «Идел-Урал» дәүләте төзү мөмкинлеген дәлилли. Бу мәсьәлә Исхакый тарафыннан 1917–1918 елларда үк көн тәртибенә куела, мөһаҗирлеккә киткәч язылган «Өйгә таба» повестенда һәм «Олуг Мөхәммәд» тарихи драмасында сәнгати чаралар белән чагылдырыла.

Исхакый фикеренчә, Россия патша заманында да, большевиклар килгәч тә «халыклар төрмәсе» булып кала. Ул бөтен иҗтимагый-сәяси катаклизмнарның сәбәбен иң актуаль мәсьәләнең – милли мәсьәләнең – хәл ителмәвендә күрә: «Рәсәйдә революция әле тәмамланмаган. Большевиклар чоры бу революциядә бер күчеш этабы гына. Инкыйлабның төп асылы милли мәсьәләгә барып тоташа. Шуңа күрә ул милли мәсьәләне хәл иткәндә генә, бәйсезлек өчен көрәшне даими дәвам итүче халыклар тулаем азатлыкка ирешкәндә генә тәмамлана ала», – дип яза ул.

Г.Исхакый – әдәбият тарихчысы

Исхакый – шулай ук журналистика («Гәзитчелек эшендә 25 ел», 1931), әдәбият тарихына һәм әдәби тәнкыйтькә багышланган хезмәтләр авторы.

«Шималь төрек әдәбиятына бер нәзар» исемле басылмый калган монографиясендә һәм мәкаләсендә татар әдәбияты үсешенә мәдәният-тарих мәктәбе һәм биографик метод принципларыннан чыгып бәя бирә.

Мәкаләләренең байтагында К.Насыйри, Ш.Мәрҗани, И.Гаспралы, Р.Фәхретдин кебек татар мәгърифәтчеләренең фидакарь эшчәнлекләре; Ф.Кәрими, С.Максуди, Г.Тукай, Дәрдемәнд, С.Рәмиев, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Ш.Камал, Г.Камал, Г.Коләхмәтов һәм башкаларның әсәрләре анализлана.

Публицистик чыгышларында большевикларның әдәбият өлкәсендә алып барган сәясәтләре тәнкыйтьләнә.

Аерым әсәрләре («Алдым-бирдем», «Шәкерт абый», «Сөннәтче бабай», «Калуш») 1913–1916 елларда рус телендә дә дөнья күрә.

Мирасы

Совет хакимияте елларында эмигрант язучы һәм «халык дошманы» дип тамгаланган Г.Исхакыйның әсәрләре онытылуга дучар ителә.

1980 еллар ахырында гына аның мирасы халыкка кире кайтарыла.

Г.Исхакый исемен аклау эшенә әдәбият галиме И.Нуруллин һәм язучы Ә.Еники зур өлеш кертәләр.

Аның әдәби иҗаты, сәяси-тарихи карашлары Н.Дәүләт, С.Чыгътай, М.Таһир, И.Нуруллин, Һ.Мәхмүтов, Л.Гайнанова, М.Хәсәнов, Ф.Мусин, М.Сәхапов, Х.Миңнегулов, Ф.Галимуллин, Ф.Ибраһимова, Р.Ганиева, А.Шәмсутова, Р.Харрасова, Р.Яруллина, Б.Т.Гали һәм башка авторларның хезмәтләрендә яктыртыла.

Your browser doesn’t support the HTML5 video tag.

Гаяз Исхакый. Иреккә юл. 2009

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе

Истәлеге

1991 елда ТР Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендә бүләге булдырыла.

Соңрак Яуширмә авылында язучының музее ачыла.

Әсәрләре

Мәҗмугаи асар: 8 томда. К.-М.-СПб., 1911–1918.

Әсәрләр. Казан, 1998-2014. Т. 1–15.

Әдәбият

Мусин Ф. Гаяз Исхакый. Казан, 1998.

Харрасова Р. Әдәби бәйләнешләр яктылыгында. Казан, 2002.

Шәмсутова А. Гаяз Исхакый иҗатында феминистик проблемаларның идеал-эстетик эволюциясе. Казан, 2003.

Миңнегулов Х. Г.Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты. Казан, 2004.

Нуруллин И. Два письма М.Горького // Вопросы литературы. 1988. № 4.

Гали Б.Т. Щедрый талант. Общественно-политическая деятельность и исторические взгляды Г.Исхаки. Казань, 2002.

Сахапов М. Исхаки и татарская литература ХХ века. Казань, 2003.

Ганиева Р. Гаяз Исхаки // Ислам на Европейском Востоке: энциклопедический словарь. Казань, 2004.

Автор – Р.К.Ганиева

Бу елның февраль аенда 140 ел тулуга карамастан, милләтебезнең олуг хадиме, дөньякүләм танылган әдип, журналист, нашир, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның юбилей чаралары җөмһүриятебездә шактый тыйнак, «кеше белмәсә ярар иде» дәрәҗәсендә генә узды. Гәрчә бөтен гомерен халкының әдәбияты, сәнгате, мәгърифәте, алар аша – алгарышы һәм, һичшиксез, бәйсезлеге, азатлыгы өчен фида иткән бу бөек зат аерым олылауга, киң колачлы игътибарга лаек иде.

Заманнар үзгәрә тора. Әле унбиш ел элек, ни дисәң дә, барыбер ышанычлы төсмердә яңгыраган «мөстәкыйльлек» сүзен биш ел элек әрнеп һәм яшь аралаш көлемсерәп кабатлауга күчсәк, бүген аны, гомумән, сөйләмебездән төшереп калдырдык инде. Сыңар халыктан, сыңар телдән, сыңар диннән торган бердәм вә бүленмәс империя торгызу мәйданында үзен җиң сызганып эшләгән намуслы прораб итеп күрергә һәм күренергә омтылган Татарстан бүген Гаяз Исхакый кебек үзгә идеология, үзгә кыйбла вә үзгә иман тарафдарын читсенә кебек…

Мөһаҗирлеккә дучар булган ике бөек татар улы: Гаяз Исхакый белән Йосыф Акчура. (Аларның каберләре дә янәшә…) Истанбул. 1931 ел

Мондый вазгыятьтә милләтебезнең йөзек кашын күренекле шәхесләребезнең үлем-китеменә багышланган «Очты дөнья читлегеннән…» сәхифәсендә искә алу да үзенә күрә бер эчке мәгънәгә ия түгелме икән?

Әдипнең ашказаны чире белән тартыша-тартыша фани дөньяда соңгы сәгатьләрен уздырган һәм җир куенына тапшырылган чагы замандашлары тарафыннан шактый тулы, төгәл рәвештә кәгазьгә төшерелгән. Аларның һәммәсен Гаяз Исхакый әсәрләренең 15 нче томында табарга мөмкин. Истәлекләр буенча шул борчулы һәм гаять күңелсез көннәрне күз алдыннан кичерик.

«Гаяз Исхакый – Идел-Урал милли азатлык хәрәкәтенең бөек юлбашчысы» исемле мәкаләсендә күренекле татар, төрек, алман әдибе һәм сәясәт эшлеклесе Гали Акыш болай дип яза: «Г.Исхакый Икенче дөнья сугышында алманнар белән берлектә урысларның да җиңеләчәкләренә инанган иде. Әгәр америкалылар һәм японнар зур тарихи хаталар ясамаган булса, Икенче дөнья сугышы без теләгән рәвештә тәмамланачак иде. Аңа да карамастан, дөньяда һичбер самодержавие режимының мәңгелек булмавы хакындагы чынбарлыкны онытмаган Исхакый, үзеннән соң килгән буынга васыять итеп, үлеменә өч көн калгач, шушы юлларны язучыга (ягъни Гали Акышка. – Р.М.) әйтеп торып, Финляндиянең Тампере шәһәрендә яшәгән мәрхүм имам Хәбибрахман Шакирга (Болгари) бер хат яздырды. Ул хатның эчтәлеге белән биредә сезне дә таныштырабыз.

Әдип кызы Сәгадәт һәм кияве Таһир белән. Берлин. 1933 ел

1954, 19 июль, Анкара

 Хөрмәтле Хәбибрахман хәзрәт!

Мин 26 майдан бирле Анкарада. Бераз вакыт хастаханәдә яттым. Инде кызымда яшим. Аллага мең шөкерләр булсын, кызым һәм киявем мине бик яхшы карыйлар. Алардан бик ризамын. Минем хәлем бер дә яхшы түгел. Аягымның шешләре үземне идарә итәргә комачау итә. Шуңа күрә минем саулыгымның яхшы булуы турындагы хәбәрләргә ышанмагыз. Бер могҗиза булмаса, сулар сулышым бу айда, бәлки дә, бу атнада киселәчәк. Мин дә гөнаһлы башымны Алла рәхмәтенә соначакмын. Мин мөселман ата-анадан тудым һәм мөселманча тәрбия алдым. Кануни караштан мин төркимен, һичбер төрки кавемгә дошманлык эшләмичә, бөтен гомерем буе үземнең халкым – төрки-татар халкының уңышы һәм бәхете өчен хезмәт иттем. Бу эшләрне эшләгәндә һичбер төрки кавемгә зарар китермәдем. Әгәр минем хаталарым булган икән, кардәшләрем мине гафу итсеннәр, хакларыны хәләл итсеннәр. Үз арабыздагы татарлык, башкортлык, мишәрлек һәм нугайлык юлларына кермәдем. Кулымнан килгәнчә, тар кабиләчелектән качтым. Минем фикеремчә, Татарстан белән Башкортстанны бер-берләреннән аеру да һәммәсен җыеп берләштерәчәк Идел-Урал Милли Идарәсен юк итү өчен уйлап чыгарылган Совет шайтанлыгыннан башка бернәрсә дә түгел. Минем ышануымча, Совет буйсындыруы астында изаланган кырык миллион төркинең киләчәктә сәяси конфедерация шәкелендә берләшүе, ул да булмаса, уртак мәдәни берлекне югалтмыйча, ягъни уртак мәдәнияткә ия буларак, Аурупа берлегенә тигез хокукта керүе, Аурупа берлеге гаиләсендә дәрәҗәле урын алуы иң дөрес юл булачак. Тәңре сезләргә барлыклы тормыш итүне һәм Ватаныбыз Идел-Уралның азат булуын күрүне насыйп итсен, дигән догада калам. Мәхәлләнең бөтен кешеләренә дә, аермыйча, соңгы сәламнәремне җибәрәм.

Ихтирам белән, Гаяз Исхакый

Өстәмә. Бу хатны Галиулла Акыш исемле миллиятче яшь егет язды, чөнки үземдә хат язарлык көч юк. Язылганнарны минем фикерем итеп кабул итегез. Гали Акыш – минем иң ышанычлы ярдәмчем.

Сәламнәр белән, Г.Исхакый

«Бу хат язылып өч көн үткәннән соң, Гаяз Исхакый мәңгелек дөньяга күчте» [1:143 – 144].

Әдипне тәрбияләп-карап бакыйлыкка озатучы Сәгадәт Чагатайның «Әтием Гаяз Исхакыйның соңгы көннәре» исемле хатирәсе үзенең тирәнлеге, детальләргә бай булуы, нәтиҗәдә – гаять төгәллеге белән аерылып тора: «Айның (июльнең. – Р.М.) 19 нчы көнендә ул үзенең атропин дигән даруын эчмәде, иртәнге ашын да ашый алмады. Муниципаль хастаханәгә барып, бәвел кудыра торган укол ясауларын үтеним дип китәргә җыенган идем, әти туктатты, дөресрәге, хастаханәгә җибәрмәде. Көндез тагын икәү кара-каршы утырдык. Ул «бу күлмәгемне – теге кешегә, монысын бу кешегә бирерсең», дип әйтә башлагач, «әти, җаным, әле үзең киярсең» дигән сүзләргә «юк, юк», дип җавап кайтарды. Мин түзә алмадым, күз яшьләренә буылып, бүлмәдән чыгып киттем.

Гаяз Исхакый кабере. Анкара

Бераздан керсәм, әти ашарга дип торган. Без аны сөяп утырттык, бераз сыр белән карбыз ашады, кофе эчте. Кызганычка каршы, күңеле болгана башлады. Төштән соң ул гадәттәгечә йоклап алды. Торгач, бергәләшеп чәй эчтек. Үзем генә булгач, аны залга алып чыга алмадым. Карават кырыенда гына утырдык. Кичкә таба Алиулла Акыш килде. Әти тагын утырмакчы булды, бераз капкалады. Кичке сәгать унга кадәр күңелле генә утырдык, сөйләштек. <…>

Сәгать уннан соң әтинең хәле яхшырып киткәндәй булды, урынга яткырдык. Сишәмбе көнне, 20 июньдә1, иртәнге сәгать дүртләрдә торып өстенә яптым, ә сәгать җиделәрдә ул уянды. Урында утырган килеш кенә юындырдык. Соңгы дүрт-биш көндә иртән аны мин киендердем. Ашханәгә ул чиста күлмәк киеп, чәчләрен тарап, соңгы ике атнага кадәр үзе кырынып чыга торган иде. Иртәнге аштан соң бер-ике сәгать йоклап алды. «Күп йоклыйм бугай», – дип борчылып та куйды. «Аппетитың начар булгач, аз ашыйсың, шуңа күрә хәл җыяр өчен йокларга кирәк», – дип аңлаттык. Ул моның белән килеште. Төш вакытында тагын торды, икәү генә калгач, миңа тагын: «Син әле әниеңне дә күрерсең, аны рәнҗеткән булсам, гафу итсен», – диде. Күз яшьләремне күрсәтмәс өчен, бүлмәдән чыгып киттем. Мин кергәндә, тагын йоклап киткән иде.

Дүртенче унбиш минутка кадәр йоклады. Төштән соң шактый кунак килде. Шәфкать туташы килеп, ике сәгатьтән артык кан салу белән шөгыльләнде. Кан тамырларына тамчылап кына кан салу ялыктыргыч булып тоелды. Әтигә хәрәкәтсез ятарга туры килде. Шәфкать туташы киткәч, әти залга чыгып утырды. «Бик арыдың, ятып тор», – дигән сүзләрне кире какты. Бераз ашап-эчте. Соңгы вакытта бик аз ашады.

Чәршәмбе көнне, 21 июньдә2, бөтенләй хәлсезләнде. Беренче тапкыр иртән күлмәк киюдән дә баш тартты. Пижама өстеннән халат кына киде. Даруны да эчмәскә иде исәбе, «ашый алмассың, хәлең булмас, шуңа күрә эчәргә кирәк» дип кенә күндердек. Иртәнге ашка утыртканда, әтинең башы калтырый башлады. Шулай да гәүдәсен төз тотты. Аягын урындыкка сузып утырды да бераз ризыкланып алды.

«Доктор Токайның баласы туган, минем хәлем әйбәт, барып күреп кайт», – дип, мине озатып калды. Кичке бишкә кадәр йоклады. Аннары залга алып чыктык, бал кабып чәй эчте. Кунаклар белән аралашты. Алар киткәч, утырган урынында йоклап китте. Уятырга кызганып, шунда гына мендәрләр куеп, урынын уңайладык. Ул үзе күтәрелә алмады. Кичке якта, сәгать сигезләрдә, Билал бәй белән Нәҗати Люгал бәй килделәр. Ул күзләрен ачты, ләкин хәрәкәтләнә дә, тора да алмады. Таһир аны күтәреп урынына салды. Яткан килеш Билал бәйләр белән сәгатькә якын сөйләшеп ятты. Сәгать тугызларда бик хәлсезләнеп китте. Миннән бераз карбыз һәм сыр сорап алды.

Яңадан аның янына килгәндә: «Мин үз караватымдамы?» – дип сорады да гырлап йокыга китте. Бу аның соңгы сүзләре булды.

Төнлә ирем Таһир аңа бер-ике тапкыр су биргән, йомышларын үтәргә булышкан. Мин бик талчыккан идем, иртән сәгать җидедә генә уяндым. Бу 1954 елның 22 июле иде. Янына кердем, күзләре яртылаш ачык, куллары суына башлаган. Үземне кулга ала алмыйча, күз яшьләремә буылып, яныннан чыгып киттем. Телефон аша Мөхәммәдәмин Рәсүлзадә бәйгә, Кәмал Локман бәйгә хәбәр иттем, Билал бәйне чакырып кеше җибәрдем.

Рәхмәт аларга, шунда ук килеп җиттеләр. Доктор чакырттык. Көндезге уникеләр тирәсендә генә килеп җитте. Шулвакыттан гырлавы көчәйде.

«Туңмыймы ул, каты авырту тоймыймы, укол ясап карасак, аңына килмәсме?» – дигән сорауларыма доктор: «Аның йөрәге туктый, берни дә сизми», – дип җавап кайтарды. «Теләсәгез, укол ясыйбыз», – диде. Таһир даруханәгә йөгерде. Тик ул кайтканчы әти гырлаудан туктады.

Унике сәгать ун минутта әти үзенең бөек җанын Аллаһка тапшырды» [1:198 – 200].

Күренекле азәрбайҗан дәүләт, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, журналист, драматург Мөхәммәдәмин Рәсүлзадә истәлегендә Гаяз Исхакыйның соңгы сүзләре үзгәрәк рәвештә тәкъдим ителә: «Күзләрен соңгы тапкыр ачып караганда да, мәрхүм үзе алдында яраткан вә хөрмәт иткән кызы профессор Сәгадәт Чагатайны күреп: «Мин үз өемдәме?» – дип сораган һәм: «Әйе», – дигән җаваптан соң, бер сүз дә әйтәлмәстән, мәңгелек йортка киткән» [1:148].

«Азәрбайҗан» журналының 1954 елгы 4-5 саннарында имзасыз басылган «Мәрхүм Гаяз Исхакыйның җеназа мәрасиме» мәкаләсе әдипнең 76 ел Күк һәм Кояш хозурында булу тарихына нокта куя: «22 июльдә дөньядан кичкән Гаяз Исхакыйның җеназасы, үзенең васыяте буенча Истанбулга күчерелеп3, Әдернәкапы шәһитлегендә газиз иптәше һәм бөек якташы Йосыф Акчура кабере янында җирләнде.

Аннан элек Анкара тимер юл станциясендә язучының дуслары һәм якын көрәштәшләре катнашы белән мәрхүмне искә алу мәрасиме булды. Соңра җеназа поезд белән Истанбулга китерелде. Идел-ураллылар, төркестанлылар, төньяк кавказлылар һәм азәрбайҗанлылар аны, күтәреп, Баязит җамигъ мәчетенә илттеләр. Анда җеназа намазы укылды, шуннан соң дуслары һәм мәдәният җәмгыятьләре тарафыннан китерелгән чәчәк бәйләмнәре белән бизәлгән машинада мәет Әдернәкапы шәһитлеге зиратына хәрәкәт итте. Чәчәк бәйләмнәре арасында Анкара һәм Истанбул «Төрек учак­лары»4 җибәргән икесе аерылып тордылар. Мәрхүмнең кабере башында беренче сүзне алтмыш еллык иптәше профессор Садри Максуди Арсал алды. Үксеп елаган тавышлар фонында мөхтәрәм Садри Максуди мәрхүм белән тәүге тапкыр танышуы, аның саф һәм идеаль гаилә мохите, бергәләшеп Идел-Урал төрекләренең милли уянуы һәм азатлыгы өчен эшләүләре, Гаяз Исхакыйның югары әдәби мәртәбәсе, зур осталык белән язылган әсәрләре һәм шулай ук бөек сәяси хезмәте турында сөйләде.

Бу нотыктан соң Көнбатыш Төркестаннан Б.Наим (Нәгыйм) һәм Көнчыгыш Төркестаннан Б.Иса (Гайсә) мәрхүмнең сәяси эшчәнлеге хакында сөйләделәр. Алардан соң сүз алган А.Ваһап Йортсәвәр5, җөмләдән, түбән­дәге­ләрне әйтте: «Мәрхүм Гаяз Исхакый фәкать искиткеч әдип буларак тәкъдиргә лаек сансыз әсәрләр язып кына калмаган, ул бер үк вакытта күп санлы төрек-татар гаммәсенең көрәше һәм милли азатлыгы юлын сызган һәм азатлык өчен көрәш идарәсен үз өстенә йөкләгән идеолог һәм сәяси юлбашчы булган.

Идел-Урал милли азатлыгы сугышы дигәч, хәтергә иң әүвәл фикер иясе, эшсөяр һәм эшлекле язучы һәм сәясәтче Гаяз Исхакый килә. Дуслары вә дошманнары аны шушы сыйфатлары белән белгәннәр һәм шушы сыйфатлары белән ул тарихка керде.

Гаяз Исхакый, бакый ял итү урынына сәфәр итсә дә, әле һаман да тормышка ашмаган бөек дәгъваны – Идел-Урал азатлыгы дәгъвасын – яшь буынга изге әманәт итеп калдырды. Яшьләр мәрхүмнең кабере янында бу изге әманәтне кабул итәргә тиешләр» [1:128 – 129].

Рүзәл Мөхәммәтша әзерләде.

 Кулланылган әдәбият:

  1. Исхаков М.Г. Әсәрләр: 15 т. / Гаяз Исхакый. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998 – 2014.
  2. 15 т.: Гаяз Исхакыйның тормышы һәм иҗаты турында истәлекләр һәм мәкаләләр/ [томны төз., текст., иск. һәм аңлат. әзерл. Г.Ханнанова, Р.Кадыйров; кереш сүз авт. Р.Кадыйров]. – 2014. – 527 б.

______________________

1 Китапта яисә истәлекнең үзендә үк хата киткәнгә охшый: 1954 елның 20 июне якшәмбегә туры килә, 20 июль исә – сишәмбегә; мәкаләнең исеме дә июль вакыйгаларын яктырту бурычын ала.

2 Июль булырга тиеш.

3 Истанбулда яшәгән Г.Исхакый, хәле начарая башлагач, 1954 елның 26 маенда кызы Сәгадәт янына Анкарага күчеп килә. Үлеменнән соң җәсәде Истанбулга китерелә һәм шунда җирләнә.

4 «Төрек учаклары» – 1912 елда Төркиядә мәдәни максатларны күздә тотып оештырылган җәмгыять. 1931 елда Мостафа Кәмал паша әмере буенча ул Җөмһүрият-халык партиясе белән берләштерелә. 1949 елда җәмгыять яңадан тергезелә.

5 Габделваһап Йортсәвәр – азәри язучысы һәм шагыйре, Төркиядә яшәгән.

Гаяз Исхакый – халык язучысы, ул, халкы тирән йокыда чакта әдәбиятка килеп, аны уята, аның чирләрен һич яшермичә, тормыштагыча туп-туры, гади итеп ачып сала. Ул һәрбер әдәби әсәрендә әхлакый һәм иҗтимагый бер идеядән чыгып эш итә. ( Җ. Вәлиди ).
Гомере буе үз халкының язмышы өчен янып-көеп яшәгән, саекмас чишмәдәй саф, чиста мирасын халыкка бүләк итеп калдырган каләм әһелләренең саны бихисап.
Теләсә кайсы милләтне барыннан да элек аның күренекле кешеләре аша беләләр. Татар халкы да үзенең олы һәм катлаулы тарихында бөек шәхесләрне аз тудырмады. Аларның берсе – Мөхәммәтгаяз Гыйлаҗетдин улы Исхакый – Гаяз Исхакый.
Мөхәммәтгаяз Исхакый 1878 елның 10 февралендә (иске стильдә) Казан губернасы, Чистай өязе, Яуширмә авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Гыйлаҗетдин хәзрәт тирә-юньдә танылган дин эшлеклесе, әнисе Камәрия абыстай шулай ук рухани гаиләдән чыккан, затлы нәселле ханым була.
Бу гаиләнең балалары тугач та озак яшәмичә бер-бер артлы үлә торганга күрә, Мөхәммәтгаяз әти-әнисе өчен аеруча көтеп алынган газиз зат, кадерле бала була. Ул кечкенәдән назланып-иркәләнеп үсә. 5 яшеннән үк укырга өйрәнә, әти-әнисе йортындагы татар, гарәп, фарсы китапларын укый. Башлангыч белемне туган авылы Яуширмәдә ала, ә инде 12 яшендә аны Чистай мәдрәсәсенә бирәләр. Мәдрәсә башлыгы дамелла Мөхәммәтзакир ибне Габделваһһаб хәзрәт була.
Тормыштан бик сәләтле, максатка омтылучан, зур ихтыяр көченә ия булган сабый баланы бу уку йорты канәгатьләндерә алмый, әлбәттә. 3 ел укыганнан соң, 1893 елда Мөхәммәтгаяз әтисе рөхсәте белән аны ташлап китә һәм, Казанга килеп, «Күл буе» мәдрәсәсенә урнаша.
«Күл буе» мәдрәсәсендә Мөхәммәтгаяз иң алдынгы шәкертләрнең берсе була санала. Ул вакытта мәдрәсә шәкертләре арасында моназарә-бәхәсләр оштыру киң таралган була. Исхакый аларда актив катнаша, һәрдаим җиңеп чыга торган була. Гаяз Исхакыйның дөньяга карашлары формалашуда, әдәбият, иҗтимагый тормыш һәм сәясәт өлкәсендә мәшһүр шәхес булып җитешүендә гаиләсе бик тә мөһим роль уйный. Табигать тарафыннан бирелгән, нәселдән килгән, әти-әнисе бүләк иткән талантның гаиләдә яхшы тәрбия алуы, ягъни табигый талант белән милли тәрбиянең органик кушылуы, башкача әйткәндә, яхшы орлыкның бәрәкәтле туфракка төшүе Г.Исхакыйга бик тә булыша. «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», дип юкка гына әйтелмәгән татар халык мәкалендә.
Мөхәммәтгаяз – бу җәһәттән бик бәхетле шәхес. Ул татарның мәгърифәтле, мәдәни гаиләсендә туа, әти-әнисенең җылы кочагында тәрбияләнә, сабый чагында ук авыл җиренең шифалы һавасы, бай матур табигате – урман- кырлары, елга- күлләре тәэсирендә, туган халкының гореф-гадәтләре, милли традицияләре белән рухи азыкланып үсә.
Г.Исхакый – XX гасыр татар язучылары һәм сәясәтчеләре арасында патша самодержавиясе тарафыннан нык эзәрлекләнгән, күп тапкырлар зинданнарга ябылган, сөргеннәргә куылган шәхес.
Кызганыч ки, тарихи барыш башка юлдан китә, большевиклар сүздә, Рәсәй империясендә яшәүче милләтләргә «үзбилгеләнү» хокукы вәгъдә тисәләр дә, гамәлдә илдә тоталитар режим урнаштыралар. Үзенең талантын, иҗатын, сәяси эшчәнлеген татар халкының милли азатлыгы өчен көрәшкә багышлаган, яшәү мәгънәсен шунда күргән Г.Исхакый моның белән килешә алмый, билгеле. Ул Ватанын ташлап, чит илгә, эмиграциягә китәргә мәҗбүр була.
Гаяз Исхакый эшчәнлеге күптармаклы: әдәби, сәяси, иҗтимагый, публицистик, гыйльми, тәрҗемәчелек, педагогик һ.б. Боларның һәрберсе махсус һәм җентекле тикшерүгә мохтаҗ. Шунысы мөһим: төрле тармаклардагы бу төр эшчәнлек әдипнең көчле һәм талантлы шәхесе, милли җаны белән, ничектер бергә оешып, табигый бөтенлекне тәшкил итә. Аның һәр язмасында яңалык, фикер байлыгы, тирәнлек, мөстәкыйль караш күзгә ташлана.
Г. Исхакыйның әсәрләре – татар халкының милли хәзинәсе, аның әдәби мирасы – чын мәгънәсендә, рухи байлык. Кайсы гына әсәрен алсак та, аларда тормыш фәлсәфәсе ярылып ята, кешенең иң матур рухи сыйфатлары мактала.
Әйе, Г.Исхакый кебек бөек шәхесләр белән татар милләтенең һәр вәкиле горурланадыр! Әлбәттә, мин дә горурланам! Бу горурлык көннән- көн арта бара кебек. Кеше язмышларында ачылмаган серләр күп. Нинди генә язмышлар кушылмый да, нинди генә юллар кисешми! Тарих сукмакларында эзләнеп, мин бик кызыклы мәгълүматларга тап булдым. Г.Исхакыйның туганнан туган абыйсы чыгышы белән безнең авылдан икән! Безең кечкенә генә авылыбызны әнә шундый даһи шәхес белән бәйләгән бу нечкә генә җеп мине милләтемә ныграк бәйләде төсле, аны тагын да яратырга, Исхакыйлар кебек аның сулышын тоеп, туган халкың өчен янып яшәргә этәргеч бирде. Мондый мәшһүр кешеләре булган милләт, минемчә, көчле дә ул, зур да, бөек тә, гомерле дә!
Мин тарих битләренә күз салдым, архив материалларын барладым.
Турай авылында Сәләхетдин Габделгазиз углы (1846 елда туган, чыгышы белән Чистай өязе Каргалы волосте Акъяр авылыннан) 1880 елның 3 апреленнән имамлык итә башлый. Әлеге шәхес Гаяз Искахый белем алган Чистай мәдрәсәсендә укый. Аның остазы шулай ук Мөхәммәтзакир ибне Габделваһһаб хәзрәтләре була. Ул Габдевәли кызы Бибисәгыйдәбану (1863 елда туган) белән тормыш корып җибәрә. Гаяз Исхакыйның әнисе Камәрия абыстай белән Бибисәгыйдәбану бертуганнар. Гаяз Исхакый сабый чагында әти-әнисе белән безнең авылга да кунакка килгәндер, бәлкем. Бибисәгыйдәбануның барлыгы алты баласы булган: Миңнегайшә (1882 елның 1 декабрендә туган ), Мөхәммәдкасыйм (1884 елның 3 декабрендә туган), Рокыя (1886 елның 20 августында туган), Мөхәммәтризаэтдин (1888 елның 8 июнендә туган, яшьли үлгән), Мөхәммәдхәсән (1890 елның 13 маенда туган, яшьли үлгән ), Ризаэтдин (1894 елның 28 августында туа ), Зиятдин (1892 елның 1 апрелендә туган), Өммөгөлсем (1896 елның 17 июнендә дөньяга килгән).
Рокыя 1905 елның 14 нче февралендә Чистай өязе Яуширмә авылының Сахабетдин углы Әхмәткасыйм мөәзин белән никахланган. Никах хөтбәсен яшьләргә Г. Исхакыйның бабасы Гәбделвәли хәзрәт укыган.
Риза Газизов хәзерге Менделеев районы Турай авылында 1894 нче елның 28 нче августында дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында мәдрәсәдә ала. 1906 елда Сәләхетдин карт 11 яшьлек Ризаны үзенең кадимилыгы белән дан тоткан Ишми ишан мәдрәсәсенә илтә. Өч ел «гыйлем өстәгәч», Риза Газизов, тәртипләрдән канәгать булмыйча, Казанга китә.
Риза Казанга килгәч, укытучы Шәрифулла Әхмәровның өенә йөреп, рус теленнән сабак ала һәм, 120 кешенең берсе буларак, 1912 елда Казандагы «Учитеьская школа» га имтихан тота. Әлеге мәктәпкә кабул ителгән 18 укучы арасында Риза да була.
Беренче хезмәте – «Грамматика татарского языка в сравнении с грамматикой руссского языка. Шушы елларда ул «Мәгариф» журналында редактор урынбасары булып эшли, университетта лекцияләр укый.
1926 һәм 1932 елларда аның татарча-русча сүзлеге, «Учебник татарского для русских школ» исемле дәреслеге, 1938 елда «Фонетика и морфология русского языка в таблицах», «Сопоставительная грамматика татарского и русского языков», 1940, 1952, 1959 елларда татарча – русча сүзлеге, 1947, 1949 елларда «Фонетика и морфология русского языка в таблицах»(тулыландырылган басма), 1952 елда «Русский букварь» для татарских школ» (III – IV һәм VII класслар өчен), «Учебник русского языка для татарских школ» исемле дәреслекләре басылып чыга.
Без, бүгенге буын, ничәмә – ничә шәкертләр тәрбияләгән, дистәләрчә китап язган һәм сүзлекләр төзегән бу өлкән галимнең үткән тормыш һәм иҗат юлына сокланып, горурланып карыйбыз. Риза ага Газизовның фән өлкәсендә калдырган якты эзе яшь галимнәргә һәм киләчәк буынга мәңге сүнмәс якты маяк булып кала бирә.
Әйе, әлеге нәсел татар милләтенә бик күп мәшһүр, укымышлы кешеләр бүләк итә. Риза Газизовның абыйсы Мөхәммәдкасыйм Турай авылы мәдрәсәсендә берара хәлфә булып эшли. Аннан соң, Казанда укытучылар мәктәбен тәмамлап, мөгаллимлек эше белән шөгыльлләнә башлый. Узбәкстаннын Ош шәһәрендә мөгаллимек итеп, дәүләт премияләре алып, Ленин ордены белән бүләкләнә, СССР мәгариф отличнигы дигән исемгә лаек була. Милләтебезне мәгърифәте, белемле итүдә аның өлеше бик зур.
Гаяз Исхакыйның безгә васыять итеп калдырган сүзләре бүген бигрәк тә кадерле. «Әгәр тәрәккый итик дисәк, һәммәбез милләтнең иң кирәкле эшенә тотыныйк һәм шундый кешеләргә ярдәм итешик. Барымыз аңлаганнарымыз бергә бер юл берлән хәрәкәт итик. Тырышыйк, авырлыклар күтәрик, бер нәрсәмезне дә кызганмыйк,» – ди Гаяз Исхакый. Бу сүзләрне онытмыйк!
Язучының әсәрләрен хәзерге көндә дә яратып укыйбыз, һәм киләчәк буыннаар да укырлар. Чөнки аларда милләт, дин язмышы проблемалары күтәрелә, кеше хокуклары мәсьәләсе алгы планга куела. Димәк, татар халыкның рухи тормышы сүнми, милләт югалмый, аның дине дә, теле дә югалмаячак!
Г.Исхакый – татарның сирәк очый торган бөек таланты, милли әдәбиятның классигы һәм горурлыгы. Аның әдәби мирасында озак вакытлар колониаль хәлдә яшәгән халыкның уянуы, киң мәйданга чыгуы, азатлык өчен көрәш юлында җиңү-югалтулары, максат-омтылышлары чагылган.
Чыгышымны язучы Әхәт Гаффар сүзләре белән тәмамлыйсым килә:
Инкыйразлы тарих сазлыгыннан
Йолып калыр өчен ил халкын,
Калкып чыкты милләтпәрвәр кеше
Халык каһарманы Исхакый.
Хакыйкатьнең нахак чүпләреннән
Җан сулышы белән җилгәрде
Һәм менә көн җитте: Исхакыйлы
Милләт бүген асыл, егәрле.

Әдәбият

1. Метрикә кенәгәләре. Национальный архив Республики Татарстан. Ф.4. оп. 9. д.46;
2. Мөхәммәтшин А.Г. Галим һәм педагог. Мәйдан. — 2004. — №9;
3. Мусин. Ф.М. Гаяз Исхакый: Тормышы һәм эшчәнлеге. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1998. – 191 б.

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ: БҮГЕНГЕСЕ ҺӘМ КИЛӘЧӘГЕ

Укучыларның Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе

Гыймадиев Д.И., Менделеев районы Турай урта гомуми белем бирү мәктәбе
Фәнни җитәкче: Минеханова В.М.

РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕНЕҢ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
АЛАБУГА ДӘҮЛӘТ ПЕДАГОГИЯ УНИВЕРСИТЕТЫ
ТАТАР ҺӘМ ЧАГЫШТЫРМА ФИЛОЛОГИЯ ФАКУЛЬТЕТЫ
ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ КАФЕДРАСЫ

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Гача лайф экзамен по истории прикол
  • Гача клуб мама я не сдала егэ
  • Гаукау экзамен в китае
  • Гауди вступительные экзамены
  • Гаугн социология экзамены