Хади такташ ижаты буенча сочинение

2011 елның 1 гыйнварында татар совет әдәбияты классигы Һади Такташның (Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев) тууына 110 ел тулды. Һади Такташ иҗаты — сугышка кадәрге чор татар совет поэзиясенең иң югары ноктасы. Аның әдәби мирасы татар әдәбияты тарихында әһәмиятле урын тота. Такташ мирасының мөһим һәм кыйммәтен югалтмаган төп өлешен, инде ничәмә буынны гүзәллекне аңларга, табигать ямен, рухи матурлыкны тоярга ярдәм итеп, чакырып, югары әхлак, туган илгә бирелгәнлек рухында тәрбияләп килгән поэзиясе тәшкил итә. «Зәңгәр күзләр», «Кояш күктә шулай мәңге йөзәр»,«Мәхәббәт тәүбәсе»,«Алсу»,«Үтеп барышлый»,«Мокамай»,«Ак чәчәкләр» һ.б. шигырь һәм поэмалары Такташ иҗатының энҗеләре.

Биобиблиографик белешмәлекнең чираттагысы әлеге олы юбилейны истә тотып төзелде. Шагыйрь турындагы материаллар 10 бүлеккә туплап бирелде. Биредә аның тәрҗемәи хәле, тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан мәкаләләр, шагыйрь турында истәлекләр, фотоархив, сценарийлар, аңа багышланган шигырьләр, әсәрләре (аудиоязмалары да урнаштырылды), замандашларының Һ. Такташ турындагы фикерләре белән танышырга була. “Такташ сәнгатьтә” бүлегендә күренекле рәссамнар, сынчыларның шагыйрьгә багышланган хезмәтләре урын алды. Электрон белешмәлекнең ахырында “Библиография” бүлеге бар. Биредә Һ. Такташның китаплары, вакытлы матбугатта басылып чыккан әсәрләре исемлеге (соңгы ун ел эчендә), шулай ук шагыйрь хакында 2001-2011 елларда дөнья күргән аерым басмалар, җыентыкларда, вакытлы матбугат битләрендә басылып чыккан мәкаләләр исемлеге бирелде.

Интернетта Һ. Такташка багышланган сайтларга сылтамалар да китерелде.

Белешмәлек татар, рус, инглиз телләрендә төзелде.

Тәрҗемәи хәле

  • Автобиография
  • Әдипнең тәрҗемәи хәле
  • Һади Такташ
  • Һади Такташның тормышына һәм эшчәнлегенә караган төп даталар
  • Һади Такташ (1901-1931)
  • Һади Такташ
  • Һади Такташ (1901-1931)
  • Һади Такташ (1901-1931)

Тормышы һәм иҗаты турында мәкаләләр

  • Т. Галиуллин. Бөек хыяллар, олы хисләр җырчысы
  • Л. Р. Гайнанова. Һади Такташ — журналист
  • Һ.К Мәхмүтов. Такташ һәм театр
  • Такташ һәм аның гаиләсе
  • Такташ һәм аның гаиләсе
  • Һади Такташның моңарчы беркайда басылмаган «Трактор» шигыре табылган
  • Дәһшәтле еллар, мәхәббәтле юллар
  • Төрки-татар иҗатчылары һәм әдәби ядкярләр: Ни өчен Һади Такташны «татар Маяковские» итеп санау хата һәм нигә Такташ үзе үлгәч кенә “революция шагыйре”нә әйләнә?

Истәлекләр

  • Әтием белән әнием турында (Рафаил Такташ)
  • Без Такташ шәкертләре (Сибгат Хәким)
  • Такташ белән очрашулар (Гадел Кутуй)
  • Ул үзе шигырь иде (Гөлчирә Такташева-Мансурова)
  • Тиңсез җырчыбыз (Р. Ишморат)

Фотоархив

  • Казанда Һади Такташка һәйкәл ачылышыннан ФОТОрепортаж
  • Такташ һәм аның гаиләсе (Уникаль фотолар)
  • Фотомарафон «100-летие ТАССР»
  • Шигырьләр
  • Проза әсәрләре
  • Әдәбият-сәнгать тәнкыйте мәкаләләре
  • Публицистика
  • Ләйлә
  • Стихи татарских поэтов
  • Һ. Такташ. Алсу
  • Һади Такташ «Мокамай»ның тарихын беләсезме?
  • Һ. Такташ шигырьләре

Һ. Такташка багышланган шигырьләр

Һ. Такташка багышланган сценарийлар

  • Давыллы еллар җырчысы (Шакирҗанова Ә.Б.)
  • Такташ – мәхәббәт җырчысы (Гайфуллина, Ф. Һ.)
  • Татарның бөек улы (Мөлихова Л.Г)
  • “Шатлыгым да, янар яшьлегем дә, җырларым да сезгә булсыннар…” (Шакирова Р.)

Методик материаллар

  • Такташ – кɵчле талант, шигърият чишмǝсе : әдәбият дәресе
  • Һади Такташ иҗаты: методик ярдәмлек
  • Һ.Такташ иҗатының үзенчәлеге (8 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе)  
  • Һади Такташ поэзиясендә дуслык һәм иптәшлек темасы
  • Һади Такташның  балачагы. «Мокамай» шигыре. 5 нче сыйныф. Әдәбият дәресе
  • Һ. Такташның «Мәхәббәт тәүбәсе». Дәреснең темасы: Һади Такташның «Мәхәббәт тәүбәсе» поэмасын өйрәнү
  • Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты

Презентацияләр

  • Һади Такташ (1901-1931)
  • «Һ. Такташ. Тормышы һәм иҗаты»: презентация

Һ. Такташ турында замандашлары

Һади Такташ һәйкәле

  • Казанда татар шагыйре Һади Такташка һәйкәл ачу тантанасы узды 
  • Казанда Һади Такташка һәйкәл ачылышыннан ФОТОрепортаж
  • Рөстәм Миңнеханов катнашында Казанда татарның даһи шагыйре Һади Такташка һәйкәл ачылды
  • Һади Такташ һәйкәле (Казан)
  • Һади Такташ һәйкәле (Казан)
  • «Шагыйрьләребез телен тешләгән заманда үз сүзен әйткән шәхес». Казанда Һади Такташка куелган һәйкәл вакытны гәүдәләндерә

Видеоязмалар

Аудиоязмалар

  • Һади Такташ әсәрләреннән әдәби-музыкаль композиция (01.01.21)

Библиография

  • Әсәрләре
  • Тормышы һәм иҗаты турында
  • Һ. Такташка багышланган Интернеттагы сайтларга сылтамалар (рус телендә)

Флера ГАНИЕВА,
программалар, дәреслекләр авторы, филология фәннәре кандидаты

Методик ярдәмлек татар телендә белем бирүче мәктәпләрнең VI сыйныфы өчен Ф.Ә.Ганиева, М.Д.Гарифуллина төзегән «Әдәбият дәреслеге» (Казан: Татар.кит.нәшр., 2014) белән эшләүче укытучыларга тәкъдим ителә.

Ярдәмлектә яңа таләпләр турында фикер уртаклашу, укыту процессына һәм дәрес барышына бәйле тәкъдимнәр әйтү максаты куела. Укытучыны дәрес бирергә өйрәтү күздә тотылмый, дәрес планнары бирелми. Әсәргә анализ ясау мисалы буларак, зур әсәрләрнең кайбер дәрес үрнәкләренә генә тукталына. Төп игътибар укучыларның мөстәкыйльлек күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелә. Дә­рес­лектәге яңалыкларга тәңгәл китереп, һәр зур тема, әсәр алдыннан: өйрәнүнең максаты, көтелгән нәтиҗәләр һәм өстәмә чыганаклар күрсәтелә.

Белем эчтәлеге, аның күләме, юнәлеш­ләре турында V сыйныф ярдәмлегендә язылган бүлекләр искәртелеп, андагы фикерләр дәреслектәге темалар, әсәрләр мисалында исбатланып барыла. Укучыларны әдәбият белеме ул – әдәби әсәр эчтәлеген белү генә түгел, ә әдәбиятның махсус алымнарын, тел-сурәтләү чараларын үзләштереп, аларны мөстәкыйль куллана алу; әдәбият үткән юлны, ягъни аның тарихын күзаллау да икәнлегенә төшендерү, күнектерү – укытучының төп максаты икәнлегенә басым ясала.

Максат. Һ.Такташның иҗаты һәм шәхесе мисалында татар совет әдәбиятының беренче елларында иҗат методлары, дөньяга карашларның үзгәрүен күз алдына китерә башлау. Такташның замандаш язучылар, әдәбиятны яратучылар арасында популярлыгы, актив эшчәнлеге һәм иҗатының байлыгы турында мәгълүмат бирү.

Көтелгән нәтиҗә. Такташның тормыш юлы, иҗаты турында истә калдырып сөйләүләре; шул чор язучыларының фикердәш һәм теләктәш булып иҗат итүләрен, өйрәнгән язучылар мисалын да кушып, нәтиҗә ясый алулары; Такташ шигырьләрендәге лирик геройны, аның чор тудырган хис-кичерешләрен, фикерләрен аңлата алулары.
(Чыганаклар күрсәтелә. – Ред.)

1 нче дәрес. Һ. Такташның тормышы, иҗаты турында укучылар дәреслектәге мәкаләне укып, төп мәгълүматны истә калдыралар. Укытучы, чыганаклардан файдаланып, укучылар сөйләмен тулыландыра, кызыклы фактларны дәфтәрләренә яздыра, мөстәкыйль укырга тәкъдим итә.

Такташ иҗаты татар интеллигенциясенең (иҗат әһелләре, язучылыр, галимнәр) үзара аралашып, бер-берсенең уңышлары, фәнни ачышлары, яңалыклары белән гаять кызыксынып яшәгән чорга туры килә. Такташ турындагы истәлекләрдә нәкъ шундый атмосфера чагыла. Мәсәлән, химия фәннәре докторы, танылган галим Гыйлем Камай истәлеге. «Такташ шигырь язуда җиңел карашка, халтурага дошман иде. Ул күпьяклы, катлаулы культураны колачлап алырга омтылды. Ул үткән һәм хәзерге поэзияне бик яхшы белә иде…һәрбер сүзнең тирән мәгънәсен аңлый иде…»

Такташның якын дусты Гадел Кутуй аның янына еш килеп йөри. Ул болай дип искә ала: «…Такташ нык зиһенле иде… Аның бу сыйфатына «имтихан» да ясаганыбыз бар… Берәр җыентыгын алып, эләккән бер битеннән, бер юл шигырь укый идек. Такташ бер юлны әйтү белән үк, ахырыга хәтле йөзәр юллык шигырьләрне әйтеп бирә иде. Бу инде Такташның чынлап та хисләнеп, шигыренең һәрбер юлы өстендә, аны ятта калдырырлык дәрәҗәдә, эшләвен һәм иҗат эшенә никадәр җаваплы караганлыгын күрсәтә иде».

Хәсән Туфан да үзенең җан дусты булган Такташка тулы бер цикл шигырьләрен багышлый, аларның кайберләре көйгә дә салынган.

2 нче дәрес. «Урман» шигырен берничә укучыдан укытырга. Дәреслектәге сорауларга җаваплар алганчы, һәр строфадагы образларны табарга, аларга салынган туры һәм күчерелмә мәгънәләр турында фикер алышырга кирәк. Такташ үзе кичергән һәм ил өстеннән үткән зур иҗтимагый вакыйгалар, фаҗигале хәлләрне – чынбарлыкның кырыс рәхимсезлеген – шигырь нәфислеге таләп иткән образларга: үз уйларына, кичереш­ләренә әверелдерергә тиеш. Г.Кутуйга әйткән сүзләренчә: «чиксез шатлыклы да, газаплы да» булган шигырь иҗат ителгән. Ни өчен шатлыклы, чөнки төп образ – аның күңеленнән бер дә китмичә, үзенә чакырып торган туган ягы. Әмма беренче строфада Такташ реаль картинаны түгел, үз хыялы тудырган символик образны – Урманны сурәтли. Бу – табигать күренеше түгел, бик катлаулы, каршылыклы чорның рәсеме, җанлы картинасы – «давыл симфониясе». Дәһшәтле революцияләр, гражданнар сугышы, ачлык елларының шаһите бу урман. Шуңа күрә ул капма-каршылыклардан тора. Бу каршылыкны ярдәмче деталь-образлар ачыклый. Бер якта: (урман тавышына охшамаган) үзенә башка тавышлар; кыргый кошлар; җырлый торган ач бүреләр; азык эзләп очкан, адашкан мескен сандугач. Икенче якта: яфраклы төн, зәңгәр төтен, үтеп бетмәгән яз (тормыш тукталмаган). Өченче строфадан башлап, Урман образы лирик геройга якын, таныш. Әмма әле газаплы истәлек: «ул урман читләрендә әнкәй башкаларга арыш урган… үзе ачтан үлгән». Шулай да урман образының эчтәлеге – мәгънәсе үзгәрә, лирик геройның үзенә үк якын, кадерле була бара. 5 – строфа шигырьнең иң хәлиткеч югары – каршылык чишелгән ноктасы. Заман никадәр каршылыклы булса да, лирик герой – шушы чорның (Урманның) сөйгән улы. Газаплы кичерешләрдән («Әткәй китте аклар кулыннан») лирик герой әле арынып бетмәгән. Шулай да ул инде «юллар башында», яшьлек көннәре узган урманга эндәшеп, яңа тормышка – «килер көннәргә» кайтырга вәгъдә бирә. Партизан булып – килер көннәрне һәм адашкан сандугачны яклаучы булып; көтүче түгел, яңа тормышны төзүче инженер булып. Бу урында «партизан», «инженер» сүз – образларының фикер агышына бәйле мәгънә төсмерләрен аңлатып китү сорала. Партизан – дошман тылында урманнарда яшеренеп калган һәм туган җирен саклап, халкын яклап дошман белән көрәшүче кеше. Фронт, армия, солдат һәм партизан образлары сугыш чорын тасвирлаган әдәби әсәрләрдән укучыларга яхшы таныш. Шигыренең ахырында Такташ, шул төп мәгънәне «урман» образы белән бәйләп, андагы матурлыкны саклап, яклап көрәшүче лирик герой – партизан булып сөйли. Шунда үзе көтүче булып яшәгән балачагына түгел, ә «Урманның» якты киләчәген төзүче – инженер булып «бер килер көннәргә» кайтырга сүз бирә. Ул килер көннәрдә туган ягының да үзгәргән булачагына ышана. Инде хәзер үк ул, танылган шагыйрь буларак шул килер көннәрнең якынаюы өчен көрәшә. Соңгы строфа шуңа күрә күтәренке рухта, ышанычлы яңгырый.

3 нче дәрестә «Пи-би-би-бип» шигыре анализлана.

Өйгә эш: Такташның дәреслектә булмаган бер шигырен укып килергә кушу урынлы булыр иде. Яки, Такташ темасын йомгак­лап, 4 нче дәрестә ирекле темага иҗади язма эш эшләтергә мөмкин. (Мәсәлән, үз туган ягыңа, табигать күренешенә яки Такташка хат дигән тема).

«Мәгариф» журналының №2 (февраль, 2015) санында чыккан калган материаллар белән биредә танышырга мөмкин. («Электрон подписка»да)

Биографиясе

1901 елның 1 гыйнвары, Тамбов губернасы, Спас өязе Сыркыды авылы – 1931 елның 8 декабре, Казан.

Авыл мәдрәсәсендә белем ала. Гаиләнең матди хәле авыр булу сәбәпле, 1915 елда Бохарага китә. 1917 елда «Яшь бохарачылар» җәдитчеләр оешмасы әгъзасы, хәйрия фондында эшли.

1918 елда «Олуг Төркестан» газетасында шагыйрьнең «Төркестан сахраларында» исемле беренче шигыре һәм «Яшь бохарачылар» эшчәнлеге турындагы мәкаләсе басыла.

Оешма тар-мар ителгәннән соң, 1918 елда Такташ туган авылына кайта, укытучы булып эшли. 1919 елда Оренбургка китә, «Хөсәения» мәдрәсәсе каршында ачылган Татар халык мәгарифе институтына укырга керә, «Юксыллар сүзе» газетасының җаваплы сәркәтибе булып эшли, шунда шигырьләрен бастыра.

1921–1922 елларда Ташкентта яши, Төркестан эшче-диһкан коммунистлар университетында укыта, күп яза.

1922 елның җәен Мәскәүдә уздыра, әдәби кичәләргә йөри, В.Маяковский, С.Есенин һәм башка рус шагыйрьләренең чыгышларын тыңлый.

Казанга кайта, Беренче үрнәк татар театрында суфлер, соңыннан «Чаян» (1923–1924, 1929–1931), «Октябрь яшьләре» (1925), «Авыл яшьләре» (1926), «Азат хатын» (1926–1929) журналлары редакцияләрендә эшли. 1922 елда Үрнәк театр сәхнәсендә Такташның «Җир уллары» пьесасы сәхнәләштерелә; Идея ролен шагыйрь үзе башкара.

Иҗатының романтик чоры

1923 елда Такташның «Җир уллары трагедиясе һәм башка шигырьләр» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә, һәм шуның белән шагыйрь иҗатының романтик чоры тәмамлана. Бу чор әсәрләренә («Күктән сөрелгәннәр», 1918; «Үтерелгән пәйгамбәр», 1918 һәм башкалар) хыялны чынбарлыкка, яхшылыкны яманлыкка, гадәтине илаһилыкка, үзенең «мин»ен әйләнә-тирә дөньяга каршы кую хас.

Чор һәм милли яшәеш тарафыннан күтәрелгән социаль, әхлакый, сәнгати мәсьәләләрне үзенчә хәл итәргә тырышып, ул Байрон, Гете, А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, В.Маяковский, С.Есенин, Г.Тукай, С.Рәмиев идеяләрен һәм темаларын үстерә.

Шагыйрьнең бу чор иҗатына гыйсъянчылык һәм Аллаһка каршы чыгу мотивлары хас. Такташ  – тормыш «чүлендә» каңгырып йөрүче ялгыз гыйсъянчы; гармония иле, хәнҗәр (чистарыну, сафлану), сандугач (шигьри иҗат), «урман кызы» (хыял) һәм башка фольклор образларын һәм суфичылык символларын актив куллана.

Беренче бөтендөнья сугышы, 1921–1922 еллардагы ачлык, татар сәясәт эшлеклеләренә каршы алып барылган репрессияләр (кара «Солтангалиевчелек»), күмәкләштерү процессы аның иҗатында тирән эз калдыра («Ачлык патша», 1920; «Нәләт», 1922; «Күләгәләр», 1922; «Син дошманым минем», 1929). «Җир уллары трагедиясе»ндә (1923) Такташ, әхлакый һәм рухи кыйбласын югалтып, ата-бабаларның гореф-гадәтләренә, Аллаһка хыянәт итеп, золым хакимлегенә буйсынган хәзерге заман кешесенең фаҗигасен тасвирлый. Шагыйрь Октябрь революциясенең гуманистик идеяләре тискәре борылыш алуны, революция юлбашчыларының замандашларын киләчәккә «канлы кырлар» аша алып баруларын күрә.

«Җир уллары трагедиясе»нең кереш сүзендә Такташ үзенең шигырь төзелешенең элеккеге рәвешеннән китәчәген әйтә («Бакырганидан алып Тукай аркылы хәзергә кадәр биш йөзләрчә шагыйрьләр тарафыннан сузылып килгән татарның иске шигъри өслүбе җимерелергә тиешле») һәм көйләп укуга түгел, ә халыкчан такмак шигыре һәм җанлы сөйләм интонациясенә нигезләнгән яңа шигырь төзелешен, яңа ритмика үрнәкләрен тәкъдим итә.

Аның шигырьләрендә алгы планга шәхес образы чыга башлый, ул шигъриятне индивидуаль интонация һәм сурәтләү чаралары белән баета. Такташ татар поэзиясендә беренчеләрдән булып лиро-эпик әсәрләрдә тоташ фабула һәм эзлекле сюжеттан котыла. Аның поэмаларында традицион төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше, чишелеш тә юк. Әсәр эчтәлеген оештыручы һәм төзүче рефреннар зур роль уйный.

Такташ иҗатына бер үк мотивлар хас: таң, нур, гармония, бакча. Бер үк образлар бик күп әсәрләрендә төрлеләндерелә яки кабатлана. «Гыйсъян» (1923), «Казан» (1923), «Пасха чаңнары» (1923) шигырьләрендә Казанның НЭП чорын күз алдына китереп бастыра. Ул күңеле бизүен яшерә алмый; комсызлык, икейөзлелек аның тәнкыйть объектына әверелә.

Реализмга таба

1923 ел Такташ иҗатында борылыш елы була. Аның «Такташ үлде» (1923) шигыре шагыйрьнең кискен кризис кичерүен чагылдыра, анда ул үзенең үткәненнән баш тартуын белдерә. Шагыйрь реализмга юл тота. Такташ чор таләбенә буйсынып яза башлый. «Гыйсъян», «Октябрь төне» (1923) шигырьләрендә замандашының тынгысыз рухы матурлыгына дан җырлый.

Гомеренең Казан чоры башында чын матурлык Такташ күзаллавында көрәш идеясе белән, соңрак мәңгелек кыйммәтләр дөньясы белән аерылгысыз бәйле була. Әсәрләренең революцион пафосы аша татар халкына хас лиризм һәм уйчанлык күзәтелә: «Зәңгәр күзләр» (1923), «Нәни разбойник» (1926), «Болай… гади җыр гына» (1928), «Үтеп барышлый» (1928), «Ак чәчәкләр» (1929).

Ватан темасы үсеш ала: «Сыркыды авылы» (1924), «Әйдә, энем!» (1926) һәм башкалар. Башлангыч чор мәхәббәт лирикасында сөйгән яр образы хыял, символ рәвешендә тасвирланса: «Таң кызы» (1921), «Урман кызы» (1922), соңрак ул образ төгәлрәк төс ала: «Ләйлә» (1927), «Алсу» (1929).

Такташның танылган әсәрләреннән берсе – «Мәхәббәт тәүбәсе» (1927). Анда, «Югалган матурлык» (1929) пьесасындагы кебек, шагыйрь чор йогынтысына каршы чыгып, бөек әхлакый принципларны раслый:

…Ана!
Бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга!
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда…

Сәяси асыллы «Давылдан соң» (1924), «Сыркыды авылы» (1924), «Никахсызлар» (1925) шигырьләре чорның социаль заказын чагылдыра, аларда социалистик реализмның үзенчәлеге ачык күренә.

Аерым бер төркемне «газета» шигырьләре тәшкил итә: «Лорд Чемберленга СССР крәстияне Һади Такташтан җавап нотасы» (1927), «Мулла Чемберлен» (1929) һәм башкалар. 1929 елда М.Максудка язылган хатында: «…ул нәрсәләремдә идеологический як шәп булыр. Художество ягы гына әйбәт булмас», – дип яза.

Татар академия театры сәхнәсендә аның «Күмелгән кораллар» (1927), «Югалган матурлык» (1929), «Камил» (1930) пьесалары сәхнәләштерелә. 1924 елда язылган «Гасырлар һәм минутлар» поэмасында шул чорның төп герое итеп В.И.Ленин тасвирлана.

Шагыйрьнең поэмада чагылган якты киләчәккә булган өметләре тирән уйланулар һәм яшерен канәгатьсезлек белән алышына: «Киләчәккә хатлар» (1931) поэмасы, «Камил» пьесасы. XX йөзнең канлы асылын аңлап, Такташ илгә янаган фаҗигане сизә. Совет режимының тоталитар идеологиясен кабул итмичә, ул илдәге берпартиялелек шартларында барлыкка килгән чынбарлык кысаларына сыеша алмый башлый. Нәтиҗәдә, шагыйрь өстеннән әдәби мәхкәмәләр оештырыла, аның әсәрләре басылмый башлый, ул матди кыенлыклар кичерә, чыгышы белән кулак булуда гаепләнә һәм башкалар.

Такташның беренче шигъри җыентыгы чыгуга, аның исеменә игътибар юнәлтелә: аны я эчкерсез яраталар һәм ихтирам итәләр, я сөймиләр һәм яла ягалар. Үзе исән чакта аны я «вак буржуаз индивидуалист», я «юлдаш» дип, үлеменнән соң пролетар революциягә өндәүче, радикаль-гражданлык поэзиясен тудыручы дип атыйлар.

Ул проза һәм кинодраматургия өлкәсендә эшли. Балалар өчен дә хикәяләр яза (иң танылганнары арасында – «Караборынның дусты», 1927).

Матбугат битләрендә публицистик мәкаләләр, очерклар, фельетоннар бастыра.

Шулай ук кара: Гыйсъянчылык.

Әсәрләре

Сайланма әсәрләр: 4 томда. Казан, 1947–1963.

Әсәрләр: 3 томда. Казан, 1980–1983.

Стихотворения и поэмы. М., 1955.

Письма в грядущее. Казань, 1971.

Әдәбият

Хәйри Х. Һади Такташ. Казан, 1949.

Госман Х.Такташ поэзиясе. Казан, 1953.

Нигъмәти Г. Сайланма әсәрләр. Казан, 1958.

Галиуллин Т. Егерменче еллар татар шигърияте // Мирас. 1997. № 5.

Халит Г. Поэзия дерзаний. Казан, 1980.

Хабутдинова М.М. Проблема личности в творчестве Х.Такташа: автореф. дис… Казань, 1998.

Автор – М.М.Хәбетдинова

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы 7 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе

Һади Такташ иҗатында Коръән сүрәләренең            чагылышы

                                                      Башкарды: Гайнуллина Айгөл, 10 нчы сыйныф укучысы

Җитәкче: Сабирова Гөлүсә Мөхәмәтхәсән кызы,                         I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2012 нче ел

                                                                 Эчтәлек  

  1. Кереш                                                                                                          3 бит
  2. Төп өлеш                                                                                                     6 бит
  1. “Газраилләр” шигырендә Коръәннең тугры юлга

  күндерү мәсьәләсенең куелышы ;

  1. “Күктән сөрелгәннәр” әсәрендәге гуманлылык идеясе;  
  2.  “Үтерелгән пәйгамбәр” шигырендә Такташның үзен  

 пәйгамбәргә тиңләве;

  1.  “Җир уллары трагедиясе”ндә Аллаһы газабыннан курку,

 кылган гамәлләр өчен Ходай Тәгалә каршында

 җаваплылык мәсьәләсенең бирелеше.

  1.  Йомгак                                                                                                 14 бит
  2.  Кулланылган әдәбият                                                                         15 бит

                                                        Кереш

       Коръән – мөселманнарның изге китабы һәм гарәп әдәбиятының классик ядкәре. Лексик яктан  бу сүз гарәп телендә “уку”, “яттан сөйләү”, “кычкырып уку”, “туплам”, “китап” мәгънәләрен дә белдерә.

       Коръән 114 сүрәдән гыйбарәт: 1) Фатиха сүрәсе;… 3) Гыймран сүрәсе; 4) Хатыннар сүрәсе;… 22) Хаҗ сүрәсе;… 42) Киңәш сүрәсе;… 62) Җомга сүрәсе;… 114) Нәс (кешеләр) сүрәсе. Алар күләмнәренә карап урнаштырылган: әүвәл (беренчедән кала) иң озыны, аннан кечерәкләре. Һәр сүрә аятьләрдән (абзацлардан; бүлекчәләрдән) төзелгән. Кәүсәр сүрәсе 9108 нче) 3 аятьтән, ә иң озын – икенче сүрә (ул “Бакара”, ягъни сыер сүрәсе дип аталган) 286 аятьтән гыйбарәт. Сүрәләргә исемнәр эчтәлекләре һәм төп мәгънәләре буенча бирелгән.

        Коръәндә тугрылык, ихласлылык, юмартлык, сүз һәм гамәл берлеге, шәфкатьлелек, ата-ананы хөрмәт итү, сабырлык һәм башка шундый сыйфатлар мактала, аларның тискәреләре төрлечә хөкем ителә. Бигрәк тә ялганчылык, кеше канын түгү, фетнә тарату, эчүчелек, зина кылу, хәрам мал туплау гаепләнә.

Элек татар халкы тулысынча Коръәннең изге сүзенә, әхлакыят тәгълиматына, халык гореф-гадәтләренә нигезләнгән булган. Оят, намус, бурычлылык, шәфкатьлелек, юмартлык, киң күңеллелек, ярдәмгә мохтаҗларга булышу кебек әхлакый төшенчәләр һ. б. халыкта, гаиләдә, мәдрәсә, мәчеттә балаларга һәм яшьләргә тәрбия бирү нигезен тәшкил иткән.

XIX гасыр урталарына кадәр халык өчен дини мәктәп һәм мәдрәсәләре генә булган. Аларда, нигездә дин сабагы укытылган. Әмма XIX гасырның икенче яртысында табигать-математика фәннәре укытыла торган «җәдиди» мәктәп-мәдрәсәләр күпләп ачыла башлый. Аларда югары мәдрәсәләрне тәмамлаган мулла һәм мөгаллимнәр укыта. Төп дәреслек итеп Коръән файдаланылган. Аны балалар даими укыганнар, аңа аңлатма биргәннәр, барлык укучылар да сүрәләрне, Коръәннең аерым өлешләрен (мәсәлән, «Әфтияк»не) яттан өйрәнгән. Дәреслекләрдә милли авторларның һәм Көнчыгыш илләре язучыларының мәсәл, гыйбрәтле хикәя, поэма һәм шигырьләре урын алган. Иң мөһиме, дәреслекләрдә Көнчыгыш шагыйрьләренең Корьәндәге әхлакый-этик темаларны тагын да үстерә барган шигъри әсәрләре күп булган. Шәригать кануннары нигезендә һәр мөселманның белемле булуы һәм Коръәнне белүе мәҗбүр итеп куелган.

         Мөселман гаиләләренең күбесе дини белем алганда үзләштергән әхлакый кагыйдәләр нигезендә яшәргә тырышкан. Өлкәннәр көн саен биш мәртәбә намаз укыган. Балалар яшьтән үк, гарәп догалары белән беррәттән, мөселманның тормыш тәртибе нормаларын үзләштергән. Халык сүзнең көчен чамалый белгән. «Кылыч ярасы китәр, сүз ярасы китмәс», – дигәннәр. Тәрбиянең төп коралы сүз булган (чыбык та читтә калмаган). Оят белән намус, шәфкатьлелек, башкаларның кайгысын уртаклашу кебек төшенчәләр балаларга һәм яшьләргә әхлакый йогынты ясый торган төп чара булган. Саранлык, явызлык, сүгенү, комсызлык, Коръән кануннарын бозу (аракы эчү, сүгенү һ. б.), әхлаксызлык сыйфаты буларак, кискен тәнкыйтьләнгән. Тырышып уку, намуслы хезмәт итү, эшне җиренә җиткереп эшләү, түземле, тыңлаучан, итагатьле, кешеләргә яхшы мөнәсәбәттә булу, бигрәк тә өлкәннәрне, ата-аналарны хөрмәт итү һ. б. хупланылган.

         Коръән мөселман халыкларының әдәбиятына аеруча нык тәэсир итте. Без моны татар әдәбияты мисалында да ачык күрәбез. Ул төрки-татар әдәбиятын мең ел буена тукландырып, аңа идея һәм сәнгать ягыннан төп юнәлеш биреп килгән. Ул әдипләрнең дөньяга карашында төп фактор була.

       Гомумтөрки әдәбиятының олуг вәкиле Йосыф Баласагунлыдан алып Тукайга, Такташка кадәр (дөресрәге, аларны да кертеп) яшәгән күпчелек төрки-татар язучыларының әсәрләрендә без Коръәннең теге яки бу дәрәҗәдәге йогынтысын күрәбез. Аларда Коръәндәге фикерләр, сурәтләр мул файдаланыла.[1]

       Төрки-татар әдипләре Коръән сүрәләрен, андагы афористик юлларны, Мөхәммәд пәйгамбәргә мөнәсәбәтле фикерләрне еш кына үз әсәрләренә кертеп җибәрәләр.

       Г. Кандалыйның “Рисаләи-л-иршад” поэмасында без Коръәндәге күп кенә төшенчәләр, пәйгамбәр исемнәре, мифик затлар белән очрашабыз. Г. Тукай, М. Гафури, Н. Думави, Ш. Бабич, Һ. Такташ кебек соңгырак дәвер кешеләре дә дини-мифологик мотивларны һәм сурәтләрне читләтеп узмыйлар. Гомумән, Коръән әдипләр өчен илһам, фикерләү чыганагы, гуманизмның, гаделлекнең, камиллекнең өлгесе булып хезмәт иткән.

      Такташның мәңгелек образлары – милли, дини. Шагыйрь иҗатында күтәрелгән мәңгелек проблемалар алар – милли традицияләрне саклау, аларга бәрәкәтле караш, сакчыл мөнәсәбәт булдыру мәсьәләсе. Халкыңның үтмешенә борылып карау, тарихи-мәдәни җәүһәрләрне сакларга омтылу – Һ. Такташ карашынча, киләчәккә омтылу шикелле үк җәмгыять үсеше өчен бик кирәкле нәрсә. Әйтергә кирәк, милли, дини идеянең чыганагына әнә шулай Коръән аятьләреннән эзләп, Такташ татар халкының борынгыдан килә торган уй-фикерләрен, хыял-омтылышларын, акыл-зиһенен, рухи-әхлакый сыйфатларын тергезергә, шулардан үрнәк алырга чакыра. Коръән телгә алынган җәннәт, фәрештәләр, пәйгамбәрләр, Газраил, Иблис, алар белән бәйле риваятьләр ул вакыйгаларда катнашкан төрле персонажлар Такташ шигырьләренә бик табигый кереп, тыгыз үрелеп баралар, шагыйрьнең әйтәсе килгән фикерен үтемлерәк бирергә ярдәм итә.  

         Теманың актуальлеге        

         Һ.Такташның  иҗатында Коръән сүрәләренең чагылышы темасы бик аз өйрәнелгән булуын күздә тотып, бу фәнни-тикшеренү эшендә әлеге мирасның төп проблематикасын, анда шагыйрьнең идея-эстетик карашларын тикшерү бурыч итеп куелды.

Хезмәтемнең максаты:

            Һ.Такташ иҗатын икенче бер яссылыкта өйрәнү;

           Коръән аятьләренең Һ. Такташ шигъриятенә йогынты ясавын ачыклау;

           Шагыйрь иҗатының тәрбия процессында мөһим роль уйнавын исбатлау.

      Өйрәнү объекты һәм предметы – Һ. Такташ шигърияте.    

      Тикшеренү методы итеп әдәби анализ һәм бәяләмә алымнары файдаланылды.

                                                                Төп өлеш

       Коръән  татар әдәбиятына төп юнәлеш биргән, күп кенә шагыйръ-язучыларның дөньяны күзаллавында мөһим фактор булып торган. Үзләренең шигъри һәм проза әсәрләрендә татар шагыйрьләре, язучылары Коръәннең сүрәләрен, аятьләрен, хәдисләр кулланганнар. Коръән  XX йөз башы шагыйрьләре өчен дә илһам чыганагы булып торган. Ул Һади Такташны да тәэсирләндергән.

      Такташ – пәйгамбәр шагыйрь. Ул әдәбиятның, халкының, тарихның киләчәк көне таләпләрен сиземләп, аны һичбер фантазиягә тайпылмый дөрес мәгънәсендә аңлап, гүя иртәгесе көнге идеалларны максат, кыйблага әйләндереп иҗат итә.  Такташ Коръән аятьләрен яхшы белгән. Моның дөреслегенә аның иҗатын Коръән белән чагыштырып карап та инанырга мөмкин. Коръәннән кергән персонажлар, сюжетлар әдип иҗатында зур урын алган. Әлеге мотив “Караңгы төннәрдә”, “Газраилләр” шигырьләреннән башлап, “Җир уллары трагедиясе”, “Гыйсъян” кебек шигырьләренә кадәр килә.

        “Газраилләр” шигырендә Коръәннең тугры юлга күндерү мәсьәләсе

      Биредә фәрештә һәм газраилләр – капма-каршы ике образ. Берсе аның кешелеккә яхшылык теләүче, тугры юлга күндерүче, иман иңдерүче; ә икенчесе – җан алучы, юкка чыгаручы, җимерүче, үтерүче. Авторның “монда патша – газраилләр!” дигән сүзләреннән үк идарә итүчеләр, җитәкләүчеләр үзләре үк  үтерүчеләр икәнлеге аңлашыла.

               Бу фәрештә моннан бик күп еллар элек

               Бу йолдызга күктән очып килгән иде.

               Төзер өчен мәңге рәхәт – бәхет багын,

               Кызыл гөлләр чәчеп, сулар сипкән иде.

               Күчеп тиз-тиз бер йолдыздан бер йолдызга,

               Бик күп еллар матур гөлләр җыеп йөрде…

               Кайтса кире җир өстенә: нинди дәһшәт!

               Сөякләрдән – таулар, каннан күлләр күрде.

     Әлеге юлларда моннан бик күп еллар элек күктән иңдерелгән Коръән турында әйтелүе ихтимал. Аны Мөхәммәт пәйгамбәргә  Җәбраил фәрештә иңдерә. Бу хакта “Сыер” сүрәсенең 97 нче аятендә күрсәтелгән: “Ий, Мухәммәд г-м әйт: “Кем Җәбраил фәрештәгә дошман булса, ул Аллаһы Тәгаләгә дә дошмандыр”. Җәбраил Коръәнне Аллаһ әмере белән синең күңелеңә иңдерде: Коръән тугры юлга күндерүче, җәннәт белән шатландыручы”.

                  “Күктән сөрелгәннәр” әсәрендәге гуманлылык идеясе

“Газраилләр” шигыренең дәвамы булып торган “Күктән сөрелгәннәр”дә  Фәрештәнең халыкны сөюе, хакыйкать эзләве аны күк алласына китерә. Җирдәге сугышны, коллыкны, күз яше түгүне туктатуны сорап, ул күк патшасына килеп баш ия. Күк алласы аны “хаинә” дип атап, суык зинданга яптыра. Тар зинданда озак еллар онытылып, газапланып яткан Фәрештәнең җанын алырга Газраил җибәрелә. Фәрештә кебек изге затлар бетерелсә, Җир балалары турында кем кайгыртыр? Шагыйрь каләме көтелмәгән борылыш ясый: канат очларыннан адәм каны тамып торган Газраилне Күк кызының аягына ташландыра. Ягъни матурлык, шәфкатьлелек алдында үлем фәрештәсе дә көчсез калырга мөмкин. Күк кызының үлеме Газраилне тетрәндерә, аның җанына рәхимлек хисе үтеп керә, һәм ул, зур кылычын җиргә ташлап, Күк алласына ләгънәтләр яудыра башлый. Аңа каршы сугыш ачарга, җирдәге күз яше белән энҗеләнгән күк тормышын ташлап, изелгән адәм уллары янына – Җиргә китәргә теләген белдерә.

Такташның дини-мифологик образларына икемәгънәлек хас. Дини өйрәтмәләр буенча изгелек Фәрештәсе булып саналган Күк кызы халык иҗатында сурәтләнгәнчә – дулкынланып торган озын кара чәчле, ак тәнле, зифа буйлы, нурлы күзле итеп бирелә. Яъни автор матурлыкны акыл һәм иманны үзенә җыйган гүзәл затта дөньяны афәттән, бәхетсезлектән коткару көчен күрә.

Җан алучы Газраил образы дөнья әдәбиятында революцион күтәрелешләр чорында зур урын тота. XVII гасырда инглиз язучысы Мильтон иҗатында Сатана, француз революциясе чорында Г. Гётеда Мефистофель, Көньяк Европада 1820 елгы инкыйлаб көннәрендә Байронда Люцифер – шәхес иреге, азатлык көчен көрәшкә күтәрелгән титаник образлар булып санала.

Такташның моңа кадәр хаксызга адәм балаларының канын түккән таш бәгырьле Газраиле, рәхимле һәм шәфкатьле Күк кызын күргәннән соң, беренчел миссиясеннән баш тартып, үзен азатлык өчен, халык бәхете өчен көрәшкә багышларга сүз бирә.

Шул рәвешле, Такташ җирдәге канлы үлемгә, хаксыз сугышларга, адәм улларының авыр тормышына борчылып кына калмый, бәлки бу хәлдән чыгу юлларын да эзли.[2]

   “Күктән сөрелгәннәр”дә дә фәрештә – шәфкатьле, башкаларга яхшылык теләүче. Такташ дин, милләт сакчыларын, зыялы кешеләр гәүдәләндерү өчен табигый гаделлекне, тугрылыкны, яхшылыкны үзендә саклаган  һәм җирдәге бозыклыклардан саф булган сәбәпләр эзли.  Уңай типлар итеп фәрештә, пәйгамбәрләрне ала. Боларга контраст булганнары чиктән тыш явызлык белән характерлы: газраилләр, иблис һәм башкалар. Такташ үзенең идеалларын чиктән тыш көчле дулкынлану белән белдерә, шуңа күрә аның сурәтләре дә гипербола һәм контрастлар белән сугарылган, ул кискенлекне югарыда әйтелгән сурәтләр аркылы бирергә тырыша.

         “Үтерелгән пәйгамбәр” шигырендә Такташның үзен    пәйгамбәргә тиңләве

“Үтерелгән пәйгамбәр” шигырендә лирик герой – пәйгамбәр. “Пәйгамбәр” – фарсыча – Аллаһы Тәгаләнең илчесе дигән сүз. Ислам дине өйрәтүенчә, Алла аерым ыругларга һәм халыкларга үзенең илчеләрен (рәсүлләрен) җибәрә торган булган. “Гыйбадәте Исламия” дигән кулланмада бу хакта болай әйтелә: “Бәндәләргә дин хөкемнәре өйрәтмәк өчен Аллаһы Тәгалә бик күп кешеләрне пәйгамбәр кылмышдыр. Ул пәйгамбәрләр һәркайсысы адәмиләрдер. Анлар яшь вакытларында да бик гакыллы вә бик зирәк вә һәм бик тугры вә изге табигатьле булмышлардыр. Олугъ булганнан соң Аллаһы Тәгалә аларны пәйгамбәр кылмышдыр. Ягъни Җәбраил фәрештә аркылы анларга үзенең хөкемнәрене җибәреп, шул хөкемнәр буенча бәндәләрне хак дингә вә гамәлләргә өндәргә боермышдыр. Шуннан соң ул пәйгамбәрләр Аллаһы Тәгаләнең әмере буенча кешеләрне Хак дингә вә изге гамәлләргә өндәмешләрдер”[3] 

“Үтерелгән пәйгамбәр ” шигыре ил, халык бәхете өчен көрәш юлында корбан ителгән герой монологы рәвешендә язылган. Шигырьнең беренче бүлекләрендә көнчыгыш шигъриятенә хас сихри урман, сандугач, үлем хәнҗәре, пәйгамбәр, суфый, арыган юлчы кебек образ-символлар урын алган. Алдагы строфаларда хис көчәя, куера башлый, экспрессив буяулар аша геройның газапланулары, хыялының җимерелүе нәтиҗәсендә туган вөҗдан газабы тасвирлана. Егет, әнисенә мөрәҗәгать итеп, үзенең максатына ирешә алмавының сәбәбен эзли. Әнисенең, халкының өметен аклый алмаудан аның күңелен мәгънәсез уйлар басып алган. Ул дарга асылырга хөкем ителеп, үзенә дар ясый, яисә хәсрәтен басар өчен, әнисенең кунагын суярга хәнҗәр очлый. Әнисенә үзен үтерергә, шул каннан яшь көрәшче тудырырга куша. Егет, үзен “яшьләй үтерелгән пәйгамбәр” дип атап, кара көчләргә каршы көрәшкә колларны, эшчеләрне, ачларны чакыра, халкының шул көрәшне куәтләвенә өметләнә. Ләкин:

                           Алар ачлар. Әле киләлмиләр –

                           Кулларында тимер богаулар.

                           Алар – анда, түбән чокырларда.

                           Чыгалмыйлар. Авыру-сырхаулар!..

Яшь шагыйрь халык язмышын, аның хәлен әнә шул рәвешле күрсәтә. Чын батырлар изелгән, тапталган, аларның куллары богаулы, күбесе тоткында, авру-сырхау. Такташ шуның өчен дә борчыла, хәсрәтләнә.[4]

Такташ шигырендәге пәйгамбәр дә хаклыкка, изге гамәлләргә, гаделлеккә өндәүче зат булып гәүдәләндерелгән. Такташның үзен пәйгамбәргә тиңләве (“Үтерелгән пәйгамбәр”) шулай ук аның Ислам дине белән бәйләнешен күрсәтә. Биредә аның үз исеменең мәгънәсенә дә ишарә бар. Пәйгамбәр һәм Һади исеме арасында мәгънә уртаклыгы күзгә бәрелеп тора. Мәгълүм булганча, безнең соңгы пәйгамбәребез – Мөхәммәд пәйгамбәр (Мөхәммәд бинеГабдулла). Һади Такташның тулы исеме Мөхәммәтһади икәнен искә алсак, болай килеп чыга: Мөхәммәт макталган, мактаулы, данлыклы; Һади юлбашчы, башлык, алга баручы, сугышчы. Шагыйрьнең “Антым” шигырендә шундый юллар бар: Язып куегыз, кирамән Кятибиннәр, бер бөек антым: — Хакыйкать мин басам; баскан эземдә тетриләр таулар!.. Киләчәк турында уйлаганда, бер көн килеп, иҗатыма дөрес бәя бирерләр һәм мин әйткән хаклыкны аңларлар әле дип ышанганда да ул Коръәнгә сыена; кешенең барлык яхшы, яман эшләрен язып торучы фәрештәләргә эндәшә.    

“Җир уллары трагедиясе”ндә Аллаһы газабыннан курку, кылган гамәлләр өчен Ходай Тәгалә каршында җаваплылык мәсьәләсенең бирелеше

Галимнәр тарафыннан Такташ иҗаты шартлы рәвештә ике чорга бүлеп өйрәнелә: 1918-1922 һәм 1923-1931 еллар. Н. Юзиев язганча, шагыйрьнең беренче чор иҗаты сәнгатьчә фикерләүнең романтик тибында булуы һәм романтизм принципларына таянуы белән характерлы. Такташ шашкын хисләр өермәсе белән дөньяны масштаблы күрсәтүне, контрастлы сурәтне, мифологик-символик образларны, трагик язмышлы геройларны һәм һәртөрле изүләргә, кыерсытуларга каршы чыгуны – гыйсъян куптаруны аеруча яратып тасвирлый. Ул бу дәвердә шәхес иреге идеясен беренче планга куеп җырлый, аның бунтарь “мин”е бөтен нәрсәне үзгәртә алырлык кодрәтле бер көч булып алгы планга килеп баса. Бу уй-тойгыларның иң югары ноктасы, классик чагылышы “Җир уллары трагедиясе” исемле драматик поэмада чагыла. Әсәрдә беренче карашка Библиядә, Коръәндә, “Кыйссасел әнбия”ләрдә сөйләнелгән хәлләр – дөнья йөзендә беренче кешеләрнең тормышы, аларның Аллаһ белән үзара мөнәсәбәте, Адәм балаларының җиргә куылган көннәре сурәтләнә кебек. Ләкин Такташ дини-мифологик сюжетны һәм вакытны үзе яшәгән чорга, дөнья проблемаларына якынайта, һич кенә дә реаль тормыштан хыял дөньясына качмый.  

Т. Галиуллин [5]фикеренчә, дини сюжетка корылган һәм чорның, гомумән, яшәешнең кешелек тормышының  катлаулы төенләнешләрен үзәккә алган “Җир уллары трагедиясе” яшь шагыйрьне дөнья әдәбиятының бөекләре белән бер рәткә куя. Әлеге фикерен галим язучыбыз М. Мәһдиев сүзләре белән раслап куя: Такташның искиткеч талантлы – Шекспир дәрәҗәсендә! Язылган “Җир уллары” бар, 1923 нче елга кадәр язылган гаҗәеп көчле шигырьләре бар. Совет баласыннан әнә шул шигырьләрен яшереп тотабыз без. Үз-үзен ихтирам иткән халыклар мәктәп дәреслекләрендә храмны, чиркәүне, мәчетне сүкмиләр. Бу хәл – бездә генә. “ [6] Милләтнең җанын, рухын, теләк-омтылышларын яхшырак аңлау өчен, Һади Такташ Коръәнне өйрәнә. Коръән аятьләреннән турыдан-туры файдаланып иҗат иткән шигъри әсәре  — “Җир уллары трагедиясе”. Такташ аны Майдә(аш яулыгы) сүрәсенең 27-31 аятьләре нигезендә иҗат иткән. Коръәндәге Майдә сүрәсенең әлеге аятьләренә күз салыйк әле. Аятьләрдә язылганнар белән Такташ әйтергә теләгән фикер арасында уртаклык ни дәрәҗәдә икән?! “27. Ий, Мөхәммәд галәйһиссәлам! Адәм галәйһиссәламнең угыллары турындагы хәбәрне хаклык белән укыгыл. Кабил белән бер карында яткан Әкълимә Һабилгә тиешле иде. Әмма Кабил Әкълимәне үзем алам дигәч, Аллаһ икесенә дә корбан чалырга боерды. Ике егет корбан чалдылар, берсенеке, ягъни Һабилнеке кабул булды, икенчесе Кабилнеке кабул булмады. Кабилнең көнчелеге артты һәм әйтте: “Ий, Һабил, мин сине, әлбәттә, үтерәчәкмен”, дип. Һабил әйтте: “Әлбәттә, Аллаһу Тәгалә тәкъва кешеләрнекен кабул итәдер”, дип. 28. Һабил Кабилгә әйтте: “Син мине үтерергә кулыңны суза торган булсаң да, мин сине үтерергә кулымны сузачак түгелмен. Мин бөтен галәмнәрне тәрбия итүче Аллаһ газабыннан куркамын”, — дип. 29. Әгәр мине үтерсәң, син минем гөнаһымны һәм үз гөнаһыңны йөкләп, Аллаһуга кайтуыңны телимен, бу золым эшеңне эшләсәң ут әһеленнән булырсың. Ут газабы залимнәргә тиешле җәзадыр.30. Нәфесе аңа галиб булды, ягъни нәфесе Кабилне җиңде, Һабилне үтерергә аны өстерәде, Кабил Һабилне үтерде вә хәсрәтләнүчеләрдән булы. 31. Алла Кабил янына бер карга җибәрде, ул карга Кабилгә җирне казып күрсәтте, ягъни Һабилнең гәүдәсен күмәргә өйрәтте. (Чөнки Кабил Һабилне үтергәч, кайда куярга белмичә, берничә көн күтәреп йөрде.) Карганы күргәч, Кабил әйтте: “Һай миңа үкенеч! Каргадан да көчсезрәк идем мәллә? Карга белгәнне дә белмәдем, әгәр белгән булсам, кардәшемнең гәүдәсен ничә көннәр күтәреп йөрмичә, үтерү белән күмгән булыр идем”, — дип. Бу эшеннән соң үкенүчеләрдән булды.”

Хәзер Һади Такташның “Җир уллары трагедиясе”ннән югарыда китерелгән Коръән аятьләренә охшаш сюжетларны барлап карыйк. Әсәрдә дә нәкъ шулай ук Кабил белән бер карында яткан Әкълимә Ходай әмере буенча Һабилгә тиеш була. Бу хәбәрне Җәбраил Канун җиткерә: Кил, Адәм! Тәңре сиңа күндерде кодрәт фәрманы, Әкълимәне бир Һабилгә! Тик Кабил әлеге әмергә буйсынмый: Әкълимәне үзенеке итү өчен, туганы Һабилне үтерә. Менә ничек тасвирлый бу күренешне Такташ: Тукта, кем бу монда ялгыз? Чү, Һабил мескен, синең (Хәнҗәрен ала) Җитте инде соңгы гомрең (Сәхнәгә газраил чыга) Бу суык хәнҗәр минем Өзгәләр бәгъремне сырган Бар әсирлек бауларын, Теткәләр алдымдагы барлык Каанлык тауларын!! (Хәнҗәре белән Һабилне чәнчә) Шуннан соң Кабил, нәкъ Коръәндә язылганча, кылган гамәле өчен бик үкенә, тынычлыгын җуя: Нишләдем мин? … тор, Кабил! Тор, суз кулыңны, Мин синең хөкмең көтәм… Канлы күкләр киртә итеп Юлыма куйгач сине, Үч итеп күкләргә үтердем… Һабил… Кичер мине! – дип, шашкын хисләр кичереп, Һабилнең канга баткан үле гәүдәсенә ялвара. Кабил бу ялгышлыкны Газазил-Иблис коткысына бирелеп эшли.  Идея Кабилне дингә каршы котырта, тормыш авырлыгында Ходайны гаепли. Кызганыч, мескен җир углы! Кул сузасың аллага, Белмисең: ул күктә сиңа Зур тәмуг, утлар яга… Газазил үзен “гали”, “ак күңел” дип атый. Кабил аңа бик тиз ышана: Булса, ул сузсын кулын, Дуслык белән бәгърен ачып, Мин явыз, вәхши түгел, ул Тормасын миннән качып!., — ди ул. Ә Газазил ялганлавын дәвам итә: …Бир кулыңны! Әйдә моннан Кач ерак! Монда аллалар, залимнәр, — Кимсенеп торма елап… Кабил авыр, газаплы ач тормышның сәбәбен сорагач та Газазил янә Ходайны гаепли: Чөнки сез коллар, Рәхимсезләр кулында сагып Көн күрәсез, мәманәт Вәхши ходайга буйсынып. Уйный ул күктән торып, Сезнең газаплардан көлә, Калдырып ерткыч, котырган Юлбарыслар иркенә, — ди һәм буш вәгъдәләр бирә. Коръәндә Бәни Исраил (Ягъкуп балалары) сүрәсенең (17 нче сүрә) 62 64 аятьләрендә кешеләрне хак юлдан яздыручы икәнлеген раслаучы юллар бар. 62. Янә Иблис әйтте: “Я, Рабби, ни өчен бу Адәмне миннән артык кылдың? Әгәр миңа кыямәткә чаклы яшәргә ирек бирсәң, әлбәттә Адәмнең балаларын йөгәнләп яман юлга, бозык эшләргә тартырмын, мәгәр бик азлары калыр”. 63. Аллаһ әйтте: “Кит алдымнан! Кем сиңа иярсә, аларның һәм синең газабыгыз камил җәһәннәм газабы булыр”. 64. “Ий, Иблис, тавышың белән өндәп кешеләрдән көчең җиткәннәренә аздыр вә аларны аздыру өчен атлы вә җәяүле гаскәреңнән ярдәм сора һәм аларның малларында вә балаларында уртак бул, дәхи ялган вәгъдәңне әйт! Шайтанның вәгъдәсе алдаудан башка нәрсә түгелдер”. Газраилнең буш сүзләр сөйләп алдаганын Әкълимә сүзләреннән дә күрәбез. Ул Кабилне кисәтергә тели. Нишләдең син? Нишләдең син?! Куркыныч, аһ! Куркыныч – Алдыңда мин упкын күрәм; Мәңгелек бушлык – караңгы, Күз җитәлмәслек тирән… Син адашкансың, Сине азгын Газазил алдаган, Юлларыңны куркыныч нәрсә белән Ул каплаган. Һабил дә, Кабилне Ходайдан ярлыкавын үтенеп, шушы ук фикерне әйтә; шул рәвешле Газазилнең алдакчы булуы кабатлана: Ул адашкан тугры юлдан, Дәргяһын табалмаган, Мәңгелек сөрген Газазил Ул колыңны алдаган… Сал үзең син тугры юлга, Ярлыка гаебен, рәхим! Кодрәтең тиңсез синең һәм Шәфкатең чиксез вә киң! Әсәрдә Кабилнең туганнары да, ата-анасы да Ходайдан Кабилне ярлыкавын сорыйлар, тик Аллаһы Тәгаләдән ярдәм булмый, чөнки Кабил ата-анасы, туганнары, Канун үгетләвенә карамастан тәүбәгә килми, Ходайдан ваз кичеп, Идеягә иярә. Такташның әлеге сюжеты да Коръән аятьләренә нигез итеп язылган булса кирәк. Мәсәлән, Гимран сүрәсенең 26 нчы аятендә болай диелгән: “Аллаһу Тәгалә һичкемгә көче җитмәгән эше белән көчләмәс, мәгәр көче җиткән эш белән көчләр. Берәү Аллаһыга буйсынып изге гамәлләр кылса, файдалы эшләрне генә эшләсә – файдасы үзенәдер, әгәр берәү Аллаһуга карышып гөнаһларны, явыз эшләрне кәсеп итсә – газабы үзенә”. Ниса сүрәсенең 173 аятендә дә шундый ук мәгънә бар: “Аллаһуга ышанып изге гамәлләр кылучыларга Аллаһу Тәгалә әҗерләрен тутырып бирер һәм юмартлыгы белән әҗерләрен арттырыр, әмма Аллаһуга итәгать итүдән баш тарткан, гыйбадәт кылудан тәкәбберләнгән кешеләрне Аллаһ газаб кылыр рәнҗеткүче газаб белән.” Менә тагын Бәни Исраил сүрәсеннән 65 нче аять: “Әмма минем ихлас колларыма синең ихтыярың булмас, ягъни көчең җитмәс. Үзе теләгән кешеләрне синең зарарыңнан сакларга Раббың үзе җитәдер”. “Җир уллары” трагедиясеннән аңлашылганча, Аллаһы Тәгаләгә буйсынмаган кеше гел бәла-казаларга очрап тора. Тәһа сүрәсенең 123-124 нче аятьләрендәге Аллаһы Тәгалә сүзләрен мисалга китерергә мөмкин: “…кем һидаятьне сайласа, адашмас һәм бәхетсезлеккә юлыкмас, ә кем минем сүземнән (Коръәннән) йөзен борса, аның тормышы тараер һәм Җез аны Кыямәт көнне сукыр итеп тергезербез…” Югарыда телгә алынган Майдә сүрәсенең 28 нче аятеннән аңлашылганча, Кабил үтерү белән янаган чакта да Һабил туганын үтермәячәген әйтә, андый кешегә газаплар киләчәк дип, Кабилгә дә аңлатырга тырыша. Әсәрдә дә нәкъ шушы фикер кабатлана. Такташ аны шигъри юлларга салып тагын да үтемлерәк итеп бирә. Һабил туганын ярлыкавын сорап Ходайга мөрәҗәгать кыла. Һабилдә туганлык хисе бик көчле. Үз бәхете өчен туганын үтерү түгел, киресенчә, туганы өчен үзен корбан итәргә дә әзер. Ал кирәксә, ал җанымны, ал иляһым, ал да аны Сал тәмугъларга, газапла, — Тик, бөеклек солтаны, Син азаплама Кабилне! Такташның үз әсәрләренә Коръән аятьләрендәге персонажларны кертүе юкка гына түгел. Ул бик уйлап, Коръәндә аңлатылган вазифаларын яхшы белгән хәлдә әсәрләренә урынлы китереп кертә. Әйтик, уңай геройларны Җәбраил канун кебек Ходайга тугрылыклы фәрештәләр, пәйгамбәрләр образы аша бирә, тискәре күренешләрне, начар кешеләрне гәүдәләндерү өчен шагыйрь Ходайга гыйбадәт кылучы Һабил, Әкълимә, Һава образларын уңышлы файдалана. Ә инде кем ни әйтсә, шуңа ышанучы, үзенең ныклы кыйбласы да, дине дә, әхлагы да булмаган кешеләрне бер образ Кабил образына җыеп бирә шагыйрь. Кабил кебек динсез кеше туганын үтерү кебек иң авыр җинаять кылудан да тайчынмый, мәхәббәтне дә ул җил кебек ирекле булырга тиеш дип саный. Әйдә бу каргалган илдән Без сәгадәткә таба Юл салыйк, очыйк икәү Иркен хәятле дөньяга! Кайда юк алла, канун һәм эч пошу, хәсрәт, көек; Кайда без иркен яшәрбез, Хөр, азат җилләр кебек… – ди Кабил Әкълимәгә. Гаилә тормышы турында сөйләгәндә, “Җилләр кебек хөр, азат яшәрбез” дигән чагыштыруның Такташ тарафыннан юмор белән сугарылганын аңлавы кыен түгел. Динсез тормышлы гаиләдә билгеле бер тәртип-кануннар юк, кем гаиләнең хуҗасы, ир һәм хатын вазифасы нидән гыйбарәт булуы да билгесез – кем ничек теләсә шулай яши. Нәкъ җил кебек. Канун сүзләрендә исә диндә кушылганча, әхлаклы никах турында, ныклы мөселман гаиләсе төзү турында сүз бара. Әйе, Һабил алсын аны!.. Бергә торсыннар алар Кушылып кыямәткә кадәр, Бергә кылсыннар гыйбадәтләр, Шөкерләр, сәҗдәләр…Биредә җил кебек ирекле гаилә турында сүз бармый инде, Коръән кушканча, гомер буе бергә җитди тормыш алып бару турында сүз бара. Без Такташның биографиясеннән һәм гаилә проблемасын күтәргән әсәрләреннән чыгып, аның гаилә мәсьәләсенә бик җитди караганлыгын, мәхәббәт, гаилә ул – җаваплылык дип санаганын яхшы беләбез. Биредә дә Такташ Коръән аятьләренә таянып эш итә, фикер йөртә.

                                                                  Йомгак

Такташ иҗатындагы мәңгелек образларның нигезе халыкның тормыш-көнкүреше, тарихы, дине, фольклоры һәм, гомумән, культурасы. Такташның мәңгелек образлары – милли, дини. Шагыйрь иҗатында күтәрелгән мәңгелек проблемалар алар – милли традицияләрне саклау, аларга бәрәкәтле караш, сакчыл мөнәсәбәт булдыру мәсьәләсе. Халкыңның үтмешенә борылып карау, тарихи-мәдәни җәүһәрләрне сакларга омтылу – Һ. Такташ карашынча, киләчәккә омтылу шикелле үк җәмгыять үсеше өчен бик кирәкле нәрсә. Әйтергә кирәк, милли, дини идеянең чыганагына әнә шулай Коръән аятьләреннән эзләп, Такташ татар халкының борынгыдан килә торган уй-фикерләрен, хыял-омтылышларын, акыл-зиһенен, рухи-әхлакый сыйфатларын тергезергә, шулардан үрнәк алырга чакыра. Коръән телгә алынган җәннәт, фәрештәләр, пәйгамбәрләр, Газраил, Иблис, алар белән бәйле риваятьләр ул вакыйгаларда катнашкан төрле персонажлар Такташ шигырьләренә бик табигый кереп, тыгыз үрелеп баралар, шагыйрьнең әйтәсе килгән фикерен үтемлерәк бирергә ярдәм итә. Чөнки дин тоткан, аның тиешле кагыйдәләрен үти торган, Коръәнне, әдәбиятны яхшы белгән кешегә болар барысы да бик якын, аңлаешлы. Шагыйрь күп гасырлык әдәби традицияләребезгә таяна. Әдәбиятыбызга яңалыклар алып килүче буларак танылса да, ул иҗатының бөтен тамырлары белән борынгы татар әдәбиятына, Көнчыгыш әдәбиятларына һәм тулаем Ислам мәдәниятенә, аның олы казанышларына, тарихи сюжетларына, мотивларына һәм форма-шәкелләренә тоташа, шулардан үсеп чыга. Кече яшьтән үк гади халыкның иң самими ышануларын, борынгы чорыннан ук килгән мифологиясен, мәдрәсәдә Ислам динен һәм аның риваятьләрен күңеленә сеңдереп, Ислам әдәбиятын укып үскән Такташ, иҗатында шуларны шигъри таланты, кодрәтле каләме аша үткәреп, элекке җирлектә, әмма яңа, югарырак дәрәҗәдә, үз замамнына ярашлы һәм үзеннән соң да яшәячәк гүзәл әсәрләр тудыра алган.

Без шактый катлаулы чорда яшибез. Дәүләтләр арасында көннән-көн каршылыклар килеп чыга, дөньяның төрле урыннарында сугышлар бара. Шулай ук әхлаксызлык, тәртипсезлек, җинаятьчелек, җенси тотнаксызлык хөкем сөргән җәмгыятебез куркыныч астында. Сау-сәламәт, таза, нык, аек акыллы җәмгыять төзү өчен, бүгенге көндә күп көч куярга кирәк.

Такташның иҗаты борынгы әдәби мирастан һич аерылгысыз, аның шигырьләре  — бик халыкчан, вакыт сынауларын җиңеп үтә торган үлемсез әсәрләр. Такташ иҗатындагы дини мотив, фәлсәфә һәм образлылык гомумкешелек әхлакый кыйммәтләренә ирешүдәге үзенчәлекле бер баскыч буларак кабул ителергә тиеш.

                                                         Кулланылган әдәбият

1.Такташ Һади

    Мәхәббәт тәүбәсе: Шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. Кит. Нәшр.,        1993. – 62 б.

2. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2006 – 382 б. Шулай ук күп кенә фәнни-теоретик әдәбият белән танышырга туры килде.

3. Шәфигый З. Ислам: Белешмә сүзлек. – Казан: Татар, китап нәшр., 1993 – Б. 128 – 129.

4.  Галиуллин Т. Бөек хыяллар, олы хисләр җырчысы: (Һ. Такташның 100 еллыгына) // Татарстан. – 2001. — №1. Б. 67-70. 174 б.

Казан утлары. – 1991. — №8. – Б. 164.

5. 21. Такташ турында истәлекләр.  Төзүчеләре:     Юзиев Н., Садыйкова Н. Казан: Тат. китап нәшр., 1981.

6.  Халит Г. Шагыйрь, чор, герой.—Казан: Тат. китап нәшр., 1971.—184 б.

          Югары сыйныфлар арасында үткәрелгән анкета

                                                          (9, 10, 11 нче сыйныфлар)

Катнашты: 41 укучы

1.Һади Такташ иҗаты сезгә нинди әсәрләре белән таныш?

Әсәрләр

Укучылар саны

1

«Алсу», «Мокамай», «Караборынның дусты»

21

2

«Киләчәккә хатлар», “Мәхәббәт тәүбәсе”

13

3

«Җир уллары трагедиясе», «Газраилләр»

7

2. Сез Һади Такташны нинди шагыйрь буларак беләсез?

Романтик

 24   укучы

Фәлсәфәче

 12  укучы

Дини

 5    укучы


[1] Такташ Һади

  Мәхәббәт тәүбәсе: Шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. Кит. Нәшр., 1993. – 62 б.

[2]Сайланма әсәрләр. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2006 – 382 б. Шулай ук күп кенә фәнни-теоретик әдәбият белән танышырга туры килде.

[3] Шәфигый З. Ислам: Белешмә сүзлек. – Казан: Татар, китап нәшр., 1993 – Б. 128 – 129.

[4] Һ. Такташ Сайланма әсәрләр. – казан: Татарстан республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2006. – 382 б.

[5]  Галиуллин Т. Бөек хыялла, олы хисләр җырчысы: (Һ. Такташның 100 еллыгына) // Татарстан. – 2001. — №1. Б. 67-70. 174 б.

[6] Казан утлары. – 1991. — №8. – Б. 164.

Сүзне шуннан башлыйк: вафатына ел кала Һади Такташ башына салкын тидереп бик каты хасталап ята. 1931 елның җылыга туймаган көзге бер көнендә шагыйрь дусты Гомәр Гали белән мунчага бара. Юынып чыккач, суык сыра алып эчәләр. Юеш чәчле килеш яланбаш йөргән Һади өенә кайта да авырып урынга егыла. «Соңгы авыруының катлаулануы булды булса кирәк, – дип искә ала шагыйрьнең хатыны Гөлчирә Мансурова-Такташева». Сырхаулап ятканда, дусты янына Гадел Кутуй килә. Такташ аның тавышын таный, ләкин үзе янына кертмәскә куша. Бу детальне истә калдырыйк та, Газиз Иделле хатирәләренә мөрәҗәгать итик: «Гомәргә (язучы, тәнкыйтьче Гомәр Гали. – Р.М.) бик таныш йортның икенче катына мендек. Ул саклык белән генә ишеккә кагылды. Бераздан ачылып киткән ишектән күп төннәр йокысыз үткәргәне күренеп торган ак, ябык чырайлы, арыган моңсу күзле Гөлчирә ханым чыкты. Ничектер сагаеп калдык.

– Әйдә, узыгыз, – диде ул тонык тавыш белән.

Такташ яткан бүлмәгә кердек. Караватта сузылып яткан гәүдә бар, ләкин бу – Такташ түгел, без белгән Такташ түгел…

Тасвирлавы кыен… Ябыккан, саргайган йөз… Ястыкка сеңгән һәм ничектер кечерәеп калган башы гел дерелдәп тора. Күзләре ачык, әмма беркемне танымый… Бөтен гәүдәсе бизгәк тоткан сыман калтырана.

Мин телсез-аңсыз калдым. Тик Гомәр генә үзен тыныч тотарга тырышты. Аның монда беренче керүе, Такташны шундый хәлендә беренче күрүе генә түгел иде, ахры. <…>

Такташ 21 ноябрьдә тимгелле тиф белән авырый башлаган һәм авыру үзәге ми шешүгә әйләнгәнлеге безгә консилиум нәтиҗәләреннән дә билгеле иде [1].

Икенче көнне иртән иртүк, әле урыннан да тормаган идек, ишек шакыдылар. Такташның энесе – төсе киткән Габит килеп керде һәм: «Такташ үлде!» – дип әйтүе белән елап ук җибәрде.

Үлем 1931 елның 8 декабрь көнне иртәнге 6 сәгать 30 минутта килгән иде…

Бер көннән бөтен халык Такташны газета битләрендә кара рамкаларда күреп тетрәнде. Бик күп оешмаларның кара сызыкларга төренгән кайгы белдерүләре күңелләрне сыкратты…

…Инде соңгы чаралар… Күмү чаралары… Комиссияләр: җәмәгать комиссия­се, күмү эшләрен башкару комиссиясе, әдәби архивын барлау комиссиясе… Бу комиссияләр составында – Гомәр Гали, Кави Нәҗми, Әхмәт Исхак, Якуб Чанышев, Кәрим Тинчурин, Мирсәй Әмир, Абдулла Гомәр, Фатих Сәйфи-Казанлы, Закир Гали, Габит Такташ…

Мәрхүмнең мәете Мәдәният йортының [2] ак залына урнаштырылды. Бик күп чәчәкләр, веноклар… Партия, хөкүмәт, әдәбият, сәнгать вәкилләре, эшчеләр, кызылармеецлар, пионерлар, туганнары, дуслары туктаусыз алмашынып почет каравылында басып торалар… Зур оркестрның матәм маршы яңгырый…

Сөекле шагыйре белән соңгы тапкыр саубуллашырга килгән халык агымы ике көн буе төнге 12гә кадәр өзлексез дәвам итте. Аларның саны 10 меңнән артты. Язучыларның күбесе гел шул залда, Такташ янында булдылар. <…>

Ирек мәйданында соңгы саубуллашу – кайгы митингысы үткәрелү билгеләнгән иде. Шуның өчен анда махсус трибуна төзеп куелган.

Табутны алып чыгу җиңел булмады. Бөтен Островский урамын халык дулкыны баскан. Бер-беренә сыланып, кысыла-кысыла шулкадәр тыгыз булып килеп терәлгәннәр ки, хәтта ишекне ачарлык та түгел. Юл бирүне сорап мөрәҗәгать итү-үтенүләр дә нәтиҗәсез калды. Атлы милиция чакыртылды. Аларга да бу эш җиңел булмады. Тәрәзәләрдән күзәтеп торабыз: берничә атлы милиция халыкны бик саклык белән генә, әкертен генә ерып килә, әмма ат алдында юл азрак ачылгандай була да шунда ук ябыла бара. Шулай шактый вакыт тырышкач, табутны алып чыгу өчен кечерәк мәйдан ачылды…

Табутны Такташның туганнары, дуслары, җитәкче оешмалар вәкилләре, язучылар, журналистлар, кызылармеецлар Островский урамыннан Ирек мәйданына кадәр чиратлашып күтәреп алып бардылар».

Әмирхан Еникигә сүз бирик: «Менә стеналары гарәп стилендәге нәкыш белән бизәлгән тар, озын гына зал. Уртасында озынча өстәл, өстәл тирәсендә кара каймалы кызыл табут. Табутта Такташ ята. Сап-сары йөз, очлаеп киткән борын, күзләре йомык. <…>

Шагыйрь белән хушлашу туктатылган, залда язучылар да Такташның якыннары гына калган иде. Почет каравылы да тора иде әле. Менә тагын каравылны алыштырдылар. Кемдер миңа да басарга кушты. (Язучылар барысы да үз нәүбәтләрен үткәргәннәр күрәсең инде.) Мин шагыйрьнең баш очына бастым, һәм безне бүтән алыштыручы булмады, шул сәбәпле шактый озак басып торырга туры килде. Соңгы әзерлек, соңгы минутлар!.. Мәетне фоторәсемгә төшерү башланды. Фотограф, ялгышмасам, газет-журналларда бик күптән эшләп килгән чүл гарәбедәй кара-көрән Солтан абзый (Мөхәммәт Солтан – фотограф, журналист. – Р.М.) иде. Башта ул табут янында шагыйрьнең иң якыннарын – хатынын, сеңелесе белән энесен төшерергә җыенды. Үзенчә аларны табутның бер ягына тезеп бастырды, ләкин төшереп алырга өлгермичә калды; нәкъ шул мизгелдә хәсрәттән бик бетеренгән Гөлчирә ханым, үксеп, Такташның күкрәгенә капланды, һәм бу хәл берничә мәртәбә кабатланды. Ә мин табутның икенче ягында гына басып торам – аз гына селкенергә, кыймылдарга да ярамый. Иреннәр тыелгысыз дерелди, яшьләрем менә-менә бәреп чыкмакчы, белмим, ничек кенә чыдап калганмындыр инде… Солтан абзый да шактый җәфаланды, шулай да ул үзенә кирәк мизгелне тотып, ахырда төшереп алды.

Бу эш беткәч, табут янына язучылар тезелде. Алар шактый ишле иде. Солтан абзый язучылар белән эшен тиз бетерде. Шуннан соң кешеләр таралды, без дә, ниһаять, каравыл постын калдырдык… Табут яныннан тик Гөлчирә ханым гына китмәде. Ул миңгерәүләнер дәрәҗәгә җиткән иде шикелле… Миңа, соңыннан күп җеназаларны күреп үткәргән кешегә, мәет өстендә Гөлчирә ханым кебек шул кадәр авыр газап кичергән икенче берәүне күрергә туры килмәде дисәм, һич тә хата булмас.

Әйткәнемчә, бирегә мәрхүмнең замандашлары барысы да диярлек җыелган, тик алар арасында Кутуй гына юк иде. Табут янында да күренмәде ул. Хәер, килмичә каламы сон?! Кутуй үзенең Такташын озатырга килмәсен, имеш! Кем ышаныр моңа?!

Күмү комиссиясе членнары үзара күмү мәрасиме хакында киңәшләшкән чакта ишек төбеннән аның соңгы вакытларда «югалып» торган ачык тавышы ишетелде:

– Иптәшләр, рөхсәт итегез әле миңа да бер сүз әйтергә!

Түрдәгеләр барысы да бу көтмәгән тавышка борылып карадылар һәм кайберәүләр аптырап, кайберәүләр исә уңайсызланып, бер мәлгә ни әйтергә белмичә тынып калдылар. Ахырда комиссия членнарыннан берсе, ялгышмасам Закир Гали, артык гаҗәпләнүдән булса кирәк, суза төшеп:

– Ку-туй?! – дип куйды, аннары кинәт кызып: – Каян килеп кердең әле син, кем чакырды? Такташка синең бернинди дә мөнәсәбәтең юк, хәзер үк чыгып кит! – диде.

Кутуй тагын нидер әйтергә омтылып карады, ләкин аңа авыз ачарга да ирек бирмәделәр. Бу юлы инде берничә кеше, кайсы ачуланып, кайсы үтенгәндәй итеп, чыгып китәргә куштылар. Шуннан соң Кутуйның тавышы ишетелмәде, чыгып китте булса кирәк, хәер, мин артыма борылып карарга ничектер җөрьәт итә алмадым.

Инде хәзерге укучыларның исләре китеп: «Бу ни эш? Кутуйга ни булган? Сәбәп нәрсәдә соң?» – дип сораулары бик табигый. Кыска гына итеп әйткәндә, эш менә нәрсәдән гыйбарәт. Шул елларда әдәбият дөньясында шау-шу куптарган «җидегәнчеләр» дигән бер төркем язучылар «фаш ителде». Менә шуларның берсе һәм иң күренеклесе Гадел Кутуй икән. Әлбәттә, бу сенсация иде. Саф күңелле, намуслы Такташ мәрхүм кичәге дустының «юлдан язуына» чынлап ышанган булса кирәк, «җидегәнчелек» фаш ителгәннән соң бер шагыйрьгә җавап итеп язган шигырендә [3] ул Кутуйга шактый ямьсез исем тагып уза.

Әйтергә кирәк, Һади Такташның җеназа мәрасиме моңарчы күз күрмәгән дәрәҗәдә зур матәм белән узды. Декабрь көне шактый салкын булуга карамастан, халык урамны бөтен иңе белән тутырып, язгы ташудай агылып барды. Бигрәк тә укучы яшьләр, студентлар күп иде. Такташ аларның иң сөекле шагыйре иде ул заманда.

Матәм митингысы Ирек мәйданында үткәрелде. Кем­нәрнең нәрсә сөйләгәнен хә­терләү мөмкин түгел хәзер, тик гарнизон начальнигы Якуб Чанышевның гына бик ялкынлы нотык тотуы ничектер истә калган. Митингтан соң күмү мәрасиме Арча кырына таба юнәлде. (Риза Ишморат истәлеге буенча, шагыйрьне соңгы юлга Салих Сәйдәшнең «Сакай маршы» озата. – Р.М.).

Такташка әзерләнгән кабер хәзерге Горький исемендәге ял паркы эчендәге зиратта иде – табутны иңнән төшермичә җәяүләп кенә шунда илттеләр. Анда да кемнәрдер нотык тотты. Ә кабер күмелеп беткәч, Якуб Чанышев китергән гарнизон солдатлары, берничә тапкыр мылтыктан атып, шагыйрьгә соңгы хөрмәт салюты бирделәр».

  1. Һади Такташ турында истәлекләр. Төзүчеләре Н.Юзиев, Н.Садыйкова. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1980.
  2.  Бу бинада (Островский урамы, 10) хәзер Казан Яшь тамашачылар театры урнашкан.
  3. Һади Такташның ул шигыре «С.Баттал иптәшнең ТАППка язган шигырь-хатына җавап» дип атала. Такташ анда Кутуйны сыйнфый дошман лагерена күчкән кеше санап, шактый каты кагылып уза.

Рүзәл Мөхәммәтша әзерләде.

ч. 1 ч. 2 ч. 3 ч. 4 ч. 5

Һади Такташ әсәрләрендә яңа кешенең үзгәрештә бирелүе

Һ. Такташ иҗатын бербөтен итеп карауга этәрүче тагын бер нәрсә бар, ул да булса – аның даими лирик герое. Ул – яшь егет. Бер әсәрдән икенчесенә күчә-күчә хакыйкать эзли. Ярсу йөрәкле, ашкын күңелле буларак, аңа яшәп килүче кысалар тар, мәгънәсез булып кала. “Мәңгелек әкият”, “Урман кызы”, “Кояш күктә шулай мәңге йөзәр”, “Казан” кебек әсәрләренең үзәгеннән шушы егет үтә. Әнә шул яшь геройны сурәтләгәндә шагыйрьнең уңышлары аеруча күренә, ныграк ачыла. Бу сөйкемле, дөньяны ул гына булдыра алганча күрә, бәяли, уйлаганын романтик күтәренкелек белән әйтеп бирә алган яшь кеше укучыларны да үз артыннан ияртергә сәләтле. Шушы юлчы егет үзенең кабатланмас уйлары, юлда очраган маҗаралары белән укучыларны да мавыктыра.

1921 нче елда язылган “Таң кызы” шигырендә:

“Мин бара идем ялгыз гына урман буйлап,

Ат өстендә тирән серле уйлар уйлап”…12

дип, ул җиңел генә бөтен игътибарны үзенә җәлеп итә.

Без бу егетне төрле хәлләрдә күрәбез. “Сагыну” шигырендә (1923) ул әле үзенең балалыгыннан аерылып җитмәгән. Сабый вакыты аңа “серле җәннәт” булып күренә. Биредә без бу лирик геройның чаялыгын, яшьлегенә кире кайтарып бирмәгән көчләргә үзенә генә хас шаяртулары белән ризасызлык белдерүен күрәбез. Әлеге көчләр – беркемгә дә буйсынмаучы вакыт. Вакыт – аяусыз, аның үз агышы бар. Ул бер генә юнәлешкә таба — алга таба гына хәрәкәт итә. Шуны никадәр иртәрәк аңлый алса, кеше үзе өчен дә, җәмгыять өчен дә файдалырак яшәргә тиеш. Аның игелекле эшләре җисми гомерен узып яшәргә мөмкин. Һ. Такташның герое әнә шундый шәхес. Ул партизан да булган, көтү дә көткән, рабфак тәмамлап, югары уку йортында да белем ала.

“Кайтырмын бер килер көннәргә;

Тик көтүче булып түгел,

Ә инженер булып эшләргә!”13 (“Урман”, 1924 ел).

Бу егетнең холкы бик катлаулы. “Антым” шигырендә (1920) ул ярсу, кайнар, аның һәр сүзендә көчле ихтыяр көче сизелә:

“Хакыйкать мин басам; баскан

Эземдә тетриләр таулар!..

Өзелә бер генә кул селтәвемнән

Мәңгелек баулар…

Еланнар! Сезгә юк тормыш,

Куып юлдан, буып сезне,

Ачам юллар сәгадәткә!

Җуям җирдән фахиш эзне…

Күрәмсез бу байракны: бар мәзлумнең

Яшен җыйган…

Ул байрак күз яшь белән

Каннан койган…”14

Һ. Такташ – көйләүгә нигезләнгән шигырьне сөйләм стильле шигырьгә әверелдерү буенча Я. Емельянов, С. Рәмиевләрдән килә торган башлангычны тагын да үстереп, татар шигъриятенә зур яңалык алып килеп, үзенең мәшһүр мәктәбен тудырган шагыйрь. Бу “Антым” шигырендә дә үзен нык сиздерә. Аның герое кайнарланып сөйли, әйтерсең лә трибунадан чыгыш ясый.

Герой үзен изелгәннәрне яклаучы көрәшче дип игълан итә. Әйе, мәзлумнар (рәнҗетелгәннәр) мондый каһарман йөрәкле яклаучыларга мохтаҗ. Аларны каннан, вәхшәттән аралап, бәхет юлына чыгару өчен бу хәлләрендә аңлау, үз итү кирәк. Шуңа күрә дә, лирик герой кулына “мәхәббәт байрагын” ала. Тик түбән катлауларның изелеп яшәве бик борынгыдан- меңнәрчә еллардан килә, коллыкның бауларын өзү җиңел түгел. Шунысы ачык, Такташның романтик герое өчен мөмкин булмаган нәрсә юк. “Өзелә бер генә кул селтәвемнән мәңгелек баулар” диюе шуңа ишарә. Ул тылсымлы әкиятләрдә була торган егетләрне хәтерләтә. Бәхет юлына киртә булып торучыларны шагыйрь еланнар белән тиңли. Күз яше һәм кан сеңгән байрак образы да Һ. Такташның символларны әсәр тукымасында тирән мәгънәле һәм сәнгатьчә үтемле итеп куллануына мисал була ала. Ләкин болар Һ. Такташны тулысы белән символист шагыйрь итеп кенә карарга мөмкинлек бирми. Аны символист дип исәпләү ягында торучылар да булды, ләкин мондый нәтиҗә шагыйрьнең иҗатына бөтенлекле караш булмаудан, аның тасвирлау чараларының хасиятен аңлап бетермәүдән генә, минемчә.

Һ. Такташ каләме бик үзенчәлекле, үзенә кадәрге кысаларга гына сыеп бетми. Ул шуның белән кызыклы да. “Урман кызы” әсәрен (1922) игътибар белән укысаң, аның лирик героеның күңел дөньясын ачып сокланасың. Яшь бер кызның рәсемен сүз ярдәмендә шулай камил тудыру шагыйрь талантының көчен күрсәтә. Матурлыкны нечкә тойган егет үзе дә бай дөньясы белән ачыла. Шифалы саф һава үзен сиздермәгән кебек, күңеле белән кызны илаһилаштыручы егет образы да күзгә ташланып тормый. Ләкин ул бар. Ләйләсен көннән-көн ача барган Мәҗнүн кебек, Әминәнең асыл сыйфатлары да бары тик егет бәяләвендә генә шулай эзлекле гәүдәләнә ала. Ул аны әле су кызы итеп күрергә тели, әле фәрештәгә тиңли, әле таң кызы рәвешендә күрә. Егетнең юлчы итеп тәкъдим ителүе дә очраклы түгел. Ул үз-үзеннән канәгать булмаучы, нәрсәдер эзләнүче, якты хыялларга омтылучы кеше, телиме-теләмиме, бары тик юлчы гына була ала. Ул – хыялы белән юлчы. Бу әсәр Һ. Такташның мәхәббәт кебек мәңгелек теманы алга таба да моңа кадәр беркем җырламаганча күтәрәчәге турында матур бер хәбәр буларак кабул ителә. Юкка гына “Урман кызы” композитор Җәүдәт Фәйзине шундый гүзәл көй иҗат итәргә рухландырмагандыр.

Аның герое әкренләп романтик күңелле шәхестән социаль мәсьәләләр өчен борчылган кешегә әверелеп бара. “Такташ үлде” шигырендә (1923) ул үзенең кискен фикерләре, иҗатта көтелмәгән борылышы белән күңелләрне сискәндереп җибәрә. Зәңгәр күзле уйчан яшь егет, үзе әйткәнчә, “иске тормыш”тан йөз чөереп, көрәшчеләр арасына килә. Ул шуны образлы рәвештә “егетнең үлеме” дип атый. Дөресендә, бу аның дөньяга карашы үзгәрүен, тормыштагы урынын яңача аңлавын күрсәтә.

Шагыйрь, әсәрдәге егет образын гомумиләштереп, шигырьне “Ул үлде” дип исемли. Ләкин бу шигырь, лирик геройны сурәтләүдән бигрәк, Һади Такташның иҗади юнәлеше һәм әсәрләренең эчтәлеге үзгәрүен күрсәтү максаты белән язылган. Шуңа күрә автор аны соңыннан “Такташ үлде” дип атый. Биредә аның лирик герое сыйфат үзгәреше кичерә. Исән-сау көенчә үзен ата-аналары өчен үлгән кеше дип игълан итүен туры мәгънәсендә аңларга кирәкми. Такташ герое өчен бу очракта ата-ана үткәнне, искелекне гәүдәләндерүче символлар гына. Дөрес, искелек билгесе итеп ул башка символлар да ала алыр иде. Ләкин инкыйлаб белән рухланган егет, яңа тормыш төзүдә катнашучы булуын раслау максатында, үзе өчен изге булган иң якын кешеләреннән аерылуы барысыннан да ышанычлырак яңгырар дип уйлый. Кеше өчен гадәти булган ата-анасыз, малсыз, сөйгән ярсыз калган егетнең көрәшчеләр сафына килеп кушылуы төрле уйлануларга этәрә.

“Иске тормыш!

Синең кырларыңда

Зәңгәр күзле уйчан яшь егет –

Ул юк инде…

Иске томыш!

Синең “гөл бакча”ңда,

Сөренә-сөренә ачтан интегеп,

Хәят эзләп йөргән уйчан егет –

Ул юк инде…”15

“Көрәшчеләр!

Сезнең арагызга яшь бер егет килә,

Аның да

Һичбер нәрсәсе юк:

Малы да,

Атасы да,

Анасы да,

Сөйгән яры да…”16

“Син дә үл инде” шигырендә (1925) лирик герой тагын да кискенрәк холыклы була бара. Ул инде яңа тормышны аңлап бетермәүчеләрнең дә яки социаль хәле буенча аны кабул итмәүчеләрнең дә “үлүен” таләп итә башлый. Ул үзенә дә, хәтта әнисенә дә ташлама ясамый. “Сиңа булган мәхәббәте көрәш көче тарафыннан җиңелде” дип әйтергә куша ул әнисенә. Бу инде ул елларда тамыр җәйгән көрәш аскетизмы дигән нәрсәнең Һ. Такташ иҗатында чагылуы.

Фәлсәфәдә инкарь итүче нәрсәнең үзен дә инкарь итү дигән канун бар. Әлеге шигырьдә без моны ачык күрәбез. Әнисен инкарь иткән лирик геройның үзенә дә бер көн килеп улы болай дип әйтәчәк икән:

“- Яңа җырлар белән аренага

Яңа кешеләр килде,

Шуның өчен

Син дә үл инде…”17

Һәммәсен кире кагып баручы лирик герой, яшьләргә хас булган мавыгып китүе сәбәпле, бер нәрсәне оныта: үсеш табигый булырга тиеш. Ягъни һәр буын үзеннән соңгыларга яшәешне дәвам итәргә җитәрлек рухи көч һәм тереклек итүнең бик эчкә яшерелгән серләрен калдыра. Шул буыннарның бер-берсен алыштыруы ясалма рәвештә бүленсә, табигый алга барышка нык зыян килә. Әмма “кызыллык” белән авырган егет бу рәвешле алдын-артын уйларлык дәрәҗәдә түгел. “Тилергән хисләрнең даһие” буларак, ул карашын киләчәккә текәгән. Үткән белән араны эзү, икенче төрле әйткәндә, иртәгәсе көннең үсеш тамырларын кисү икәнен аңлау өчен тормыш тәҗрибәсе һәм бәйсез фикер йөртергә кирәклеген ул әле соңрак төшенер.

Бу егет һәрвакыт нәрсәне дә булса инкарь итә. “Әйдә, энем!” шигырендә (1926) исә шәһәр шау-шуыннан, аның рәхимсезлегеннән авылга китеп котылырга тели ул. Шәһәрнең кешеләренә, мәдәниятенә кул селтәп, галстук белән билне буып, авыл тарафына карап юлга чыгу нияте аның ашкынулы күңелен биләп ала. Егетне шәһәрдән башка сәбәпләр дә куа кебек. Егерменче елларда җәмгыятьнең кеше хокукларын бозу юлыннан китәчәге ачык төсмерләнгән иде. Һ. Такташның, вариант буларак, менә болай дип язып куюы очраклы булмагандыр:

“Монда безгә:

— Мужик,

Бунтарь, диләр,

Тагын

— Буржуй!

Исмен тагарлар,

Ялгыш берәр нәрсә эшләп куйсаң,

Төрмәгә дә тотып ябарлар.”18

Бу герой менә шулай шагыйрьнең үзе белән бергә үсә, камилләшә, дөньяга карашы киңәя. Һ. Такташ әсәрләрендә Зәңгәр күзле егетне аның шәхесеннән аерып карап булмый. Бу герой кайвакыт ялгышты, ләкин алдашмады. Шагыйрь иҗатына бик җаваплы карады, намусы кушканча эш итте.

“Һәрбер юлым, һәрбер хисем өчен

Мин үземне мәсьүл санадым…”19

дип язуы ихлас күңелдән булды.

Такташның беренче әсәрләрендә үк изүгә, явызлыкка каршы протест, нәфрәт тойгысы көчле булып, кеше иреге, матур һәм бәхетле тормыш өчен көрәш теләге сизелеп тора. Бу – аның иҗатындагы гуманизмның көчле яралгысы. Такташ иҗатында кешегә бәхетсезлек һәм кан-яшь китергән иске җәмгыятьне нәфрәтләү ачыклана һәм көчәя башлый. Шуның бер тулырак гәүдәләнешен 1921 нче елда иҗат ителеп, 1923 нче елда басылган, Һади Такташ иҗатының беренче чорында мөһим урын алып торган, гомумән, аның иҗатының фокусын тәшкил иткән, иң мөһим әсәрләренең берсе – “Җир уллары трагедиясендә” күрергә мөмкин.

“Җир уллары трагедиясе” 1915 нче елда иҗат ителә башлый. Әсәрнең нигезендә, авторның үзе әйткәнчә, хыялый яһүд тарихы ята. Трагедия 1923 нче елның 12 нче апрелендә Казан Татар дәүләт театрында (хәзерге Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры) сәхнәгә куела.

Һади Такташ томнарының фәнни редакторы Нил Юзиев искәрмәсендә күрсәтелгәнчә, “Борынгы риваятьтә Кабил, Һабил – Адәм белән Хаваның балалары. Кабил белән Әкълимә – игезәкләр. Йола буенча, Әкълимә үзенең туганы Һабилгә ярәшелгән була. Әкълимә бик гүзәл булганлыктан, Кабил Һабилдән көнләшеп, аны үтерә. Кабил, җир йөзендәге беренче кылынган җинаять өчен, атасы Адәмнең бәддогасына дучар ителә һәм ялгыз гомер кичерергә мәҗбүр була”20.

Әсәрдәге персонажлар тулысынча диярлек дини мифологиядән алынган (Адәм, Хава, Кабил, Һабил, Газраил), шуңа бәйле трагедия сюжеты да дини сюжетка корылган. “Әсәрдәге сурәтләр – символик сурәтләр. Алар нинди дә булса … идеяләрне символлаштыралар. Бу … идеяләрнең бер төркеме канунчылык, “тәкъдир”гә буйсыну кирәкләк һәм “тәкъдир”, канун хөкеменең өстенлеген күрсәтүне белдерсәләр, икенче бер төркеме шуңа каршы көрәшне, шәхси ирек проблемасын алга куюны күтәреп чыгалар, шуны күрсәтәләр. Әсәрдә Адәм, Һава, Һадил – беренче төркем идеяне, Кабил һәм Идея-Газраил – икенчесен символлаштыралар. Көрәш шул ук төркем арасында бара.”21. Моннан тыш поэмада гәүдәләнеш тапкан мотив-проблематика ХХ йөзнең 20 нче еллары башында үзен көчле генә бер романтик агым итеп күрсәткән гыйсъянчылык хәрәкәтенең үзәк мотивлары белән аваздаш. Бу күләмле әсәр формаль сыйфатлар буенча – поэма рәвешедә язылган драма әсәре.

Гыйсъянчылык фәлсәфәсенең үзәгендә – бунтарь, тормышта хөкем сөргән тәртипләргә каршы баш күтәрүче, идеаллар өчен көрәшүче герой. “Җир уллары трагедиясе”ндә дә мондый герой табыла; ул – Кабил. Кабил тынычлык таба алмый, Җир йөзендәге вәхшилекләр, явызлыклар аның күңелен, йөрәген ярсыталар, якыннары, игез сеңлесе Әкълимәнең авыр хәлдә булулары, ачлыктан интегүләре Кабилне аллага каршы барырга мәҗбүр итәләр, ул күкләргә каршы баш күтәрә:

“Үтте еллар…мин сабыр иттем,

Түзеп тордым һаман;

Күз тегәп, шәфкать көтеп,

Күккә, гарешләргә табан.

Тик минем көткән бәхет,

Шатлык, өметләр алдады,

Мәрхәмәтсез тәңрегә

Һичбер теләгем бармады,

Өстебездән мәңгелек каргыш

Газабын алмады…”22

Күргәнебезчә, кешеләрнең вәхшилеге, кансызлыгы темасын Һади Такташ “Җир уллары трагедиясе”ндә Аллаһының яхшылык һәм шәфкать иясе булуын инкарь итү идеясе белән яңартып бирә. Кабилнең игез туганы Әкълимә аннан сабыр булуын, күкләрдән шәфкать соравын үтенә, ләкин Кабил инде баш июдән узган, вәхшилек, күкләрнең, алланың рәхимсез игътибарсызлыгы аның сабыр канатларын сындырган, ул буйсынырга теләми:

“Алладан?!

Мин бүген төнлә, адашкач,

Кулларым сузган идем,

Тик минем соңгы теләкләрне

Кирегә кактылар,

Газраилләр өстемә

Күктән нәләтләр аттылар.

Ишетәсеңме?! Кактылар,

Каргыш, нәләтләр аттылар!

Шунда белдем: җирдә мин бер

Ялгызым калганлыгым,

Бар гыйбадәт, сәҗдәләремнең

Бикяр, ялганлыгын…

Ул рәхимсез!”23

Һади Такташның “Җир уллары трагедиясе” алты күренештән (шуның эчендә пролог һәм эпилог) тора. Иблис биредә Идея-Газазил дип, вакыйгалар урыны итеп бөтен Җир шары алынган. Автор аны бик шыксыз, караңгы һәм куркыныч итеп тасвирлый. Адәм балалары коллыкта, ачлыкта көн итә. Бары Кабил, мондый яшәеш белән килешергә теләмичә, Күк алласына соңгы мәртәбә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Аллаһ дәшми. Идея-Газазил, бу мөмкинлектән файдаланып, Кабилне үз ягына авыштыра һәм бәхетле тормыш утравына китәргә өнди. Ләкин Такташ бәхет утравының хыялда гына була торган күренеш икәнен белдерә. Идея сәхнәдән югалуга, “еракта күренеп торган матур сарайлар” караңгылык эчендә юк булалар.

Җир кешеләрен коллыктан, ачлыктан коткару өчен, Идея Кабилгә хәнҗәр бирә. Бу хәнҗәр белән Кабил “бар җиргә ут, ялкын салып, күлләрне яндырырга, гөлләрне шиңдерергә, бөтен кануннарны баш идерергә” тиеш иде. Әмма Кабил, дошманнарына каршы көрәшәсе урында, кылычы белән үзенең яраткан туганы – бер гаепсез кешене үтерә. Идея-Газазил биргән хәнҗәрнең мәгънәсен Адәм-Хава һәм аларның балалары яхшы белә, алар Кабилне явызлыктан тыярга тели, Аллаһка: “Йә хода! Бирмә Кабилгә син аны!” – дип ялвара. Такташ туганыңны үтерү, кан кою аша иреккә һәм бәхеткә ирешү мөмкин түгеллеген аңлый. Шулай да азатлык, бәхет даулаган, кешелексез шартларда яшәргә протест белдергән, шул юлда җанлылык күрсәткән туганын үтерүче Кабилне бөтенләй үк гаепләми, тискәре образ итеп бирми. М. Гайнетдин язганча, “Ул әлеге каршылыклы идеяләрне бер образга җыеп, аны ике яссылыкта тудыра”24. Бер яктан, ул – шагыйрьнең азатлык, көрәш идеалларын чагылдыручы һәм шул юлда корбан ителүче гыйсьянчы образ итеп бирелсә, шул ук вакытта Кабилгә Идея күрсәткән юлның хәвефле, шомлы икәнен дә гәүдәләндерә.

Тормышта бердәнбер теләге булган Әкълимәне югалтудан һәм максатына ирешә алмаудан газапланып, Кабил ахырда үз-үзен хәнҗәр белән чәнчеп үтерә. Трагедиянең шулай тәмамлануы дини-мифологик сюжет корылышыннан аерылып тора. Эпилогта Идея-Газазил Кабил башлаган канлы көрәшне туктатмаска, җир йөзендә зур тәмуглар яндырырга вәгъдә итә:

“… Бетмәде канлы көрәш

Кабилнең үлүе белән,

Бетмәде аның теләге

Җиргә күмелү белән!!

Мин бөтен рухларны

Күккә каршы аякландырам.

Җир йөзендә үч белән

Зур-зур тәмуглар яндырам!!

Көн килер, кодрәт әләмем

Җир күгендә ялтырар,

Кодрәтемнән җимрелер

Күкләр, тәхетләр, гаршеләр!!

Тез чүгәр алдымда бар көчләр,

Мәләкләр, аллалар!”

“Җир уллары трагедиясе” революция, гражданнар сугышы узып, илдә ачлык еллары башланган чорда языла. Бу афәтләрнең, җәмгыять тормышының асты-өсте килгән вакытның дәһшәтле тәэсире дә әсәргә йогынты ясагандыр. Чөнки Такташ сурәтләгән тормыш шартлары коточкыч авыр, кара бәхетсезлек итеп бирелгән. Интеккән халыкны, кешелекне якты тормышка чыгару кебек олы максатның изге булуын аңлап, мондый шартларда сабырсызлык күрсәтү фаҗигаләргә китерү мөмкинлеген дә шагыйрь аңлы рәвештә ассызыклый.

1920 нче еллар башында татар поэзиясендә тамырлары белән классик көнчыгыш әдәбиятына – Хәйәм, Хафизлар шигъриятенә барып тоташучы гыйсьянчы (инкарь итүче, бунтарь) герой активлаша төшә. Яңа әдәбиятта гыйсьянчы – көрәшче геройның иң матур үрнәген бирүче дә Һ. Такташ була. Ул “Юану” (1921 ел) исемле шигырендә:

“Мин яралдым серле моңнарым белән бар дөньяны

Елатырга: әйе, миндә көчле Байроннар җаны,-“25

дип яза.

Һади Такташ үзен җир өстендә шәхес һәм мәхәббәт азатлыгын яуларга, хаклык һәм бәхет патшалыгын төзергә килгән һәм моңа каршы көчләргә гыйсьян, ләгънәт белдергән шагыйрь дип атый. 1923 нче елда “Безнең юл” журналында заманы өчен бик кыю язылган мәкалә – Гали Рәхимнең “Нәләтләр шагыйре” исемле язмасы басыла. Тәнкыйтьче Һади Такташ иҗаты турында болай дип яза: “Соңгы биш ел эчендә (1915-1920) татарларда яңа язучылар, яңа шагыйрьләрнең төп рухлары көрәш һәм революционерлык булса, төбәп барган кагъбәләре сыйнфый һәм иҗтимагый әмәлләр иде. Яңа шагыйрь Такташ иҗатында бөтенләй башка юл күрәбез. Ул да көрәшче, ул да революционер. Ләкин сыйнфый вә иҗтимагый революционер түгел. Аның төбәп барган кагъбәсе – үзенең ирекле шәхсияте. Ул көрәшә, мәгълүм бер сыйныфка гына каршы түгел: ул бөтен кешелек галәме моңарчы табынып килгән күкләргә, аллаларга, кануннарга, әхлакка, золымга, вәхшәт һәм сугышка, кешенең шәхси иреген изүче көчләрнең барысына да бердәм сугыш ача, нәләтләр яудыра. Шул ягы белән ул башка яңа татар шагыйрьләренең һәммәсеннән аерыла”.26

Классик шигърияттәге “шагыйрь-пәйгамбәр” ролен татар әдәбиятында давыл һәм һөҗүм дәверендә хаклы рәвештә Һади Такташ дәвам итә. Аның “Нәләт” (1922), “Гыйсьян” (1923) кебек шигырьләрендә ил трагедиясе дәһшәтле, куе буяулар белән сурәтләнә. Шагыйрь революцияне, рәсми идеологияне дә кабул итә алмый, бирелгән вәгъдәләрнең чынлыкка туры килмәвен искәртә, нинди аянычлы нәтиҗәләргә китерү ихтималын уйлап борчыла. Бу ярсулы уйларын ул классик казанышлар югарылыгында экспрессив сурәтләр аша тасвирлый. “Нәләт” шигырендә революцион үзгәрешләрне “шомлы каргыш, кан” дип атап, аның ил бакчасын золмәткә, тәмугка әйләндерүе, илне саклаучы баһадирларның тар, кысынкы төрмәләргә ябылып, вакытында алтын сарайга каршы көрәшкә чыга алмавы турында борчылып яза. Гыйсьянчы лирик герой илне канга һәм күз яшенә батырган хыянәтче хаиннәргә, алтын сарайларга мең нәләтләр яудыра:

“Мин җыеп бар зар-фиганны,

Моңлы кылларга салып,

Рух сараеннан сәмави

Сихри бер сорнай алып

Җырларым,-

Һәм җырларымны көйләр өчен илләр

Та әбәд,

Яудырырлар ул хыянәтче

Хаиннәр өстенә

Мең нәләт!!”27

“Гыйсьян” шигырендәге лирик герой “Аллагызны, дөньягызны утка ташлыйм, яндырам” – дип, үзен “кимсетелгән халыкның явыз гыйсьянчысы” дип атый. Җирдәге тәртипләргә генә түгел, дини һәм рухи кануннарга берьюлы көрәш уты ача. Гыйсьянчы герой “фахиш, исерек, караңгы йортка”, андагы түрәләрнең канлы бәйрәм, тантана итеп яшәүләрен утка тотарга, яндырырга омтыла. Ләкин ул җибәргән ут кабынмый, сүнә… Шулай да Такташ яңа гасырның – эшне илаһ дип күтәргән корыч гасырның килүенә өмет-ышанычта кала.

Татар шигъриятенә давыл булып кергән һәм үз стилен булдырып өлгергән талантлы шагыйрьне әдәби Казан усал тәнкыйть сүзләре белән каршы ала. Аның гыйсьянчы романтик иҗаты каты бәхәсләргә очрый, әдәби оешмаларга берләшкәндә дә Һади Такташ “кулак сандугачы” исеме белән тамгаланып, читтә калдырыла, “вак буржуа җырчысы” дигән мөһер сугыла. Журналдан эштән чыгарылып, эшсез, акчасыз бәргәләнеп йөрүләрне, авырып больницада ятуларны Казанда кыска гына вакыт яшәгән чорында үз башыннан кичерә. Үзенең борчуларын, тирән газапларын шигъриятендә дә сиздереп ала. “Казан” шигырендә (1923) зур өметләр баглап килгән татар башкаласы хакында өзгәләнеп болай дип яза:

“Казан!

Фахиш шәһәр,

Синең урамыңда

Җанга җылы юктан туңам мин.”28

Шулай да, ул тукталып калмый, катлаулы, авыр мохиттә иҗат эшчәнлеген дәвам итә. Казан чорының беренче елларында гыйсьянчылык мотивлары сакланса да, тора-бара аның герое тынычлана, “мин”е, күктән төшеп, уңай идеалны җир тормышыннан эзли башлый.

Такташ совет чынбарлыгын, ялган матурлыкны мактау юлына басмый. Аның Казан чоры иҗатына ике катлы эчтәлек хас. 1924 нче елда язылган “Сыркыды авылы” шигырендә автор авылдагы искелек һәм яңалык көрәше, татар авылына да Ленин идеяләренең үтеп керүе, искелеккә алмашка пионер һәм комсомолларның килүе турында яза. Шул ук вакытта Такташ җил, төн, кыш кебек символик образларны кабатлау аша тормышның караңгылыгы, авырлыгы, халыкның ачлыкта-хәерчелектә яшәвенә борчылуын белдерә. Шагыйрь буранлы кыш төне узар да көн туар дип, үз-үзен юата:

“Искелек үлә,

Аңарга без кабер казучылар,

Иске утлар мәңгегә сүнә,

Без –

Яңаны ягучылар!

Без –

Давыл балалары,-

Без – мәңгелек,

Искелек – җанлы үлек.

Без – мәңгелек…

Без караңгылык, түбәнлектән атылган

Шундый бер утлы таган,

Без барабыз соңгы һәм

Канлы көрәшләр аркылы

Мәңге кояшлы кызыл таңга табан…”29

“Әйдә, энем!” исемле шигырендә (1926) Такташ шаяру аша совет илендәге гаделсезлекләр турында сөйли. Кайчандыр көрәш кырына килеп, сыйнфый көрәш тарихында җиңүчеләр булган һәм башкаларны да уздырып эшләгән геройлары бүген акчасызлыктан фатирдан куыла. Кызганыч та, шул ук вакытта горур да була белгән егетләр, үзләре күргән авырлык өчен киләчәк буын яхшы яшәр дип, үз-үзләрен юаталар. Такташ һаман да җир йөзендә матурлыкның тууына ышанычын югалтмый:

“Әйдә, энем,

Ташла фуражкаңны,

Төкер сандалыңның өстенә,

Галстугы белән билең бу да

Бишмәтеңне киен өстеңә,-

Киттек!

Җәен зәңгәр чәчәкләрнең

Җырын иштәм инде –

Яз килер,

Карлар эрер,

Бозлар китәрләр;

Тау битләре ачылыр,

Безнең кырда

Зәңгәр гөлләр күкрәп үсәрләр,”30

дип яза.

ч. 1 ч. 2 ч. 3 ч. 4 ч. 5


Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү

Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.

Orphus системасы

Татар совет әдәбияты классигы Һади Такташ (Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев) 1901 елның 1 январенда элекке Тамбов губернасы Спас өязе (Мордва АССРның Торбеево районы) Сыркыды авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылларында ала, 1911 — 1913 елларда уку-укыту эшләре яңачарак корылгач, туган авылыннан утыз чакрымдагы Пешлкуә мәдрәсәсендә укый.

Беренче империалистик сугыш башлангач, алты балалы Хәйрулла абзый гаиләсенең матди хәле кыенлаша. Шул сәбәпле унөч яшьлек Һади, кардәш тиешле бер сәүдәгәргә ияреп, Бохарага китә. Башта ул бу сәүдәгәрдә хезмәтче малай хәлендә яши, аннары бер байның мануфактура кибетенә приказчик өйрәнчеге булып эшкә керә. Бу чорда ул яшли үк башлаган әдәби иҗат тәҗрибәләрен дәвам итә, яңадан-яңа шигъри әсәрләрен яза. Болардан «Төркстан Сәхраларында» дигәне Ташкентта нәшер ителә торган «Олугъ Төркстан» газетасының 1918 ел, 21 январь санында басылып чыга. Бу — Һ. Такташның матбугатта дөнья күргән беренче шигыре.

1918 елның көзендә Такташ яңадан Сыркыдыга кайта, ел ярым чамасы китапханәче һәм укытучы булып эшләгәннән соң, 1919 елның көзендә Оренбургка китә, анда «Юксыллар сүзе» газетасында җаваплы секретарь булып эшли, политик курсларда укый. 1921 елда ул яңадан Ташкентка килә һәм анда 1922 елга кадәр «Белем йорты» дигән журналда эшли, Төркстан эшче-диһкан коммунистлар университетында тел-әдәбият укыта. Бу чорда инде ул шагыйрь буларак тәмам формалашып җитә.

1922 елның җөендә берничә ай Мәскәүдә яши һәм, ниһаять, үзе күптән омтылган Казанга килә. 1923 елда Казанда аның «Җир уллары трагедиясе» һәм башка шигырьләр» дигән китабы басылып чыга. Казанда Такташ башта татар театрында суфлер булып, 1923 — 1924 елларда «Чаян», 1925 елда «Октябрь яшьләре», 1926 елда «Авыл яшьләре», 1926 — 1929 елларда «Азат хатын» журналларында эшли. 1929 елда шагыйрь яңадан «Чаян»га өйләнеп кайта һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр (ул 1931 елның 8 декабрендә Казанда вафат булды) шунда эшли.

Һади Такташ иҗаты — сугышка кадәрге чор татар совет поэзиясенең иң югары ноктасы. Аның әдәби мирасы татар әдәбияты тарихында әһәмиятле урын тота.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Хаггард собрание сочинений в 10 томах
  • Хагакурэ ямамото цунэтомо книга сочинения японских авторов
  • Хабзэр сэ къызэрызгуры1уэр сочинение
  • Хабаровский край сочинение
  • Хабаров портрет милы сочинение описание внешности человека