Һади Такташ кечкенәдән шаян холыклы, жор сүзле булып үсә. Ул һәр вакыйгага үзенчә такмак-шигырь чыгара торган була. Аның балачак дусты Мокамай-Мөхәммәтҗан күкәй урлап тотылгач, кечкенә Һадиулла мондый җыр чыгара:
Дыр-дыр, дырабан,
Мокамай күкәй урлаган;
Әйшә тәтәй тоткан,
Каравылын кычкырткан!
Еллар уза. Һади Такташ даһи шагыйрь була. Мокамай да Мөхәммәтҗан булып үсеп җитә. Шулчак авылда берәүсенең арба тәгәрмәче югала. Тәгәрмәчне Мокамайга сылтыйлар. Мөхәммәтҗанны, каты кыйнап, караңгы базга ябып ач тоталар. Мөхәммәтҗан, бу кимсетүләргә, бу гарьлеккә түзә алмыйча, базда үз пәкесе белән үзен суеп үтерә.
Такташ бу фаҗигане бик авыр кичерә һәм «Мокамай» шигырен яза. Такташ бу шигырен сәхнәдән укыганда, халык үксеп елый, бәгырьләре өзгәләнүдән кешеләр:
— Һади абый, тукта, җитте! — дип ялвара торган булалар.
Рабит Батулла (Габдрахман Минский авызыннан. 1981)
Мокамай
Белмим,
Әллә күпкә,
Әллә бик озакка,
Ахры, мәңге онта алмамын
Тамбов урманнары уртасында
Усак яфраклары шаулавын…
Алар мәңге минем хыялымда
Шаулый-шаулый яфрак ярырлар,
Карт имәннәр, калмый минем арттан,
Кая барсам, озатып барырлар…
Бер җирдә юк андый урманнар,
Бер җирдә юк камыш сабаклары –
Андагыдай шаулый торганнар…
Әкияттәге ике бала кебек,
Каен башларына үрмәләп,
Ике штансыз малай дөнья белән
Танышып йөргән идек бергәләп…
Беребез сары чәчле, беребез – кара:
Сары чәчлесе – ул мин идем;
Кара чәчле, коңгырт кара күзле,
Кәкре аяклы дустым, җанкисәгем,
Ул, Мокамай бәгърем, син идең…
Ак каенга аслып менгән кебек,
Мин тормышта һаман яктыга,
Югарыга табан юл алдым;
Менгән саен җирнең матурлыгын,
Яктылыгын күбрәк күралдым…
Ә син менәлмәдең,
Калдың,
Югалдың…
Әкияттәге ике бала кебек –
Икебез дә кара борынлы,
Зурлар кебек, кулны артка куеп,
Йөри идек таптап болынны…
Һәрбер нәрсә безгә яңа иде,
Һәрнәрсәгә исебез китә иде,
Бернәрсә дә бездән качмый иде,
Бар нәрсәгә кулыбыз җитә иде…
Күпме кыен күрдек шуның өчен,
Күпме тал чыбыгы ашадык;
Әкияттәге ике бала кебек,
Күпме “җафа чигеп” яшәдек…
Кем уйлаган шушы шаярулар
Синдә кәсеп булып калыр дип,
Уйнап башланган эш тормышыңны
Һәлакәткә алып барыр дип…
Хат язсам да хәзер соңга калдым,
Укымассың минем хатымны,
Ләкин минем бурчым, Мөхәммәтҗан,
Йолу синең яман атыңны!
Син гомереңне усал исем белән,
Канлы пычак белән чикләдең…
Әллә ничек булды синең гомер,
Син, Мокамай, әллә нишләдең!..
Әкияттәге ике бала кебек,
Каен башларына үрмәләп,
Ике штансыз малай дөнья белән
Танышып йөргән идек бергәләп…
Ак каенга аслып менгән кебек,
Мин тормышта һаман яктыга,
Югарыга табан юл алдым;
Менгән саен җирнең матурлыгын,
Яктылыгын күбрәк күралдым…
Ә син менәлмәдең…
Калдың, югалдың…
Үткәннәрем авыр әкият минем, —
Ул әкиятне әгәр сөйләгәндә,
Чаглып китсә синең күләгәң,
Юк, юк,
Мин ант итәм: һичбер вакытта да
Сине карак итеп сөйләмәм…
Син яшәргә хаклы кеше идең,
Син яшәргә җирдә теләдең.
Тик син ачлык тырнагыннан,
Түбәнлектән
Чыгу юлын гына белмәдең…
Ә бит
Бергә чабаталар үреп йөргән чакта,
Син остарак миннән үрәйдең,
Минем матур итеп үрәлмәүне
Булдыксызлыгымнан күрәйдең…
Ник соң бу болай булды әле,
Ничек һәлакәтең күрмәдең,
Ник, Мокамай, соң син тормышыңны
Чабатаңдай матур үрмәдең!!.
Син гомереңне усал исем белән,
Канлы пычак белән чикләдең;
Әллә ничек булды синең гомер,
Син, Мокамай, әллә нишләдең!..
Ә бит безнең гомер матур урманнарда
Май аедай матур башланды;
Әкияттәге ике бала кебек,
Икебез ике якка ташланды…
Синең тормыш авыр әкият булды,
Ул әкиятең соңгы битләрен
Син зур исем, мәңге онытылмаслык
Эшләр белән бизәп китмәдең…
Син адаштың,
Ләкин син яхшы идең,
Синең яхшы иде күңелең,
Тик белмәдең тормыш баткагыннан
Ялгыз чыгу мөмкин түгелен…
Син белмәдең,
Кешеләр җирдә тормыш баткагыннан
Чыгу юлын бергә эзлиләр;
Ялгыз калып, ачтан үлмәс өчен
Күмәк тормыш җирдә төзиләр…
Үткәнемне әкият итеп сөйләгәндә,
Чаглып китсә синең күләгәң,
Юк, Мокамай, һичбер вакытта да
Сине усал итеп сөйләмәм…
Син ярлы идең, ләкин эш сөя идең,
Синең яхшы иде күңелең, —
Син белмәдең сыйнфый бөлгенлектән
Алай чыгу мөмкин түгелен…
Фото: pixabay
Һ.Такташның “Мокамай” поэмасы
Максат:
1. “Мокамай” поэмасын укып анализлау, идея эчтәлеген ачу;
2. лирик геройның Мокамайга мөнәсәбәтен ачыклау;
3. әсәрдәге тел-сурәтләү чараларын тикшерү;
4. Һ.Такташ поэзиясенең үзенчәлеген ачу һәм әдип иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.
Материал:
1. Хәбибуллина З.Н. Татар әдәбияты: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 9 нчы с-фы өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2005.
2. Һ.Такташ. Шигырьләр, поэмалар.-Казан: Татарстан китап нәшр., 1976.
3. Һ.Такташ. Әсәрләр, 3 томда, — Казан: Татар, кит, нәшр., 1980.
4. М.Җәләлиева. Әдәбиятта тойгы катламнары.- Казан: Мәгариф, 2005.
5. Т.Галиуллин. Шигърият баскычлары.- Казан: Мәгариф,2002.
Җиһазлау:
- Һ.Такташ альбомы.
- “Мокамай” поэмасы буенча дәреслектәге рәсем.
- Тест.
Техник чаралар: компьютер, мультимедиа проекторы, программ тәэминатлары : POWER POINT’, WORD.
Ысуллар һәм алымнар:
- Сәнгатьле уку.
- Эзләнү-тикшеренү.
- Әңгәмә.
- Сөйләү
- Рәсем буенча сөйләү.
- Сүзлек өстендә эш.
Дәрес планы:
I. Актуальләштерү.
1.Һади Такташның тормыш һәм иҗат юлы буенча тест үткәрү (компьютер ярдәмендә).
2. Әдипнең башлангыч чор иҗатын искә төшерү.
II. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
Һади Такташның «Мокамай» поэмасы өстендә эш.
- Сүзлек эше
җан кисәгем — якын итеп, кадерләп эндәшү
кәсеп — шөгыль, һөнәр
йолу — бетерү, юкка чыгару
- Укытучының поэманы сәнгатьле итеп укуы;
— Поэмада сүз нәрсә турында бара?
3. Укучыларның әсәрне үзлектән укуы;
4. Әсәргә анализ.
Әсәрне язылу тәртибендә тикшерү. Һәр өлештә вакыйгаларны күзәтү, хис-кичерешләрне билгеләү. Хис-кичерешләрнең сәбәбен ачыклау. Лирик геройның һәм балаларның Мокамайга мөнәсәбәтен билгеләү.
5. Әсәрнең сәнгатьчә эшләнешен күзәтү.
а ) Әсәрнең язылу формасы. (Хат формасында)
б) Сюжеттан тыш элементларны табу: пейзаж, портрет, лирик чигенешләр, символлар һ.б.
в) Поэмадагы тел-сурәтләү чараларын тикшерү (лексик чаралар, троплар, стилистик фигуралар).
III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
- Дәреслектәге рәсем буенча эш.
- Авторның уй-хыяллары, дөньяга карашы.
- Укучыларның әсәр турында фикерләре.
IV. Йомгаклау.
- Әсәрнең әһәмияте.
- Әсәр турында әдәбият белгечләренең фикерләре.
- Язучының әдәбиятта тоткан урыны.
V. Өйгә эш. Әсәрнең «Белмим, …» дигән өлешеннән «Югалдың…» дигәнгә кадәр яттан өйрәнергә
Укучыларның белемен бәяләү.
Дәрес барышы:
Дәрес башында Һ.Такташның тормыш һәм иҗат юлы буенча тест үткәрү. Тестлар:
1. Һади Такташның туган төбәге:
а) Мордва Республикасы Торбеева районы Сыркыды авылы:
ә) Татарстанның Аксубай районы Иске Кармәт авылы;
б) Мордва Республикасы Рузаевка районы Татар Пешләсе авылы.
2. Шагыйрьнең туган елы:
а) 1884 ел, 27 февраль;
ә) 1901 ел. 1 гыйнвар:
б) 1886 ел, 26 апрель.
3. Һади кемнән укырга-язарга өйрәнә?
а) авыл мәдрәсәсендә;
ә) Пешлә мәдрәсәсендә;
б) әти-әнисеннән.
4. Аның Бохарага китү сәбәбе:
а) укырга;
ә) тормыш авырлашу сәбәпле эшләргә.
5. 1918 елда ул Сыркыдыда кем булып эшли?
а) табиб;
ә) китапханәче;
б) укытучы.
6. Ул кайсы шәһәрдә «Юксыллар сүзе» газетасында эшли?
а) Казанда;
ә) Уральскида;
б) Оренбургта.
7. Такташның Ташкентка китү вакыты:
а) 1920 ел;
ә) 1921 ел:
б) 1923 ел.
8. 1922 елның кайсы фасылында Казанга килә?
а) кыш көне;
ә) җәй көне;
б) көз көне.
9. Һади Такташның вафат булу вакыты:
а) 1931 ел. 8 декабрь;
ә) 1950 ел,1 апрель;
б) 1961 ел, 7 март.
10. Аның гәүдәсе кайда җирләнгән?
а ) туган авылы Сыркыдыда;
ә) Казан шәһәрендәге татар зиратында;
б) Казан шәһәрендәге туганнар каберлегендә.
Шагыйрь иҗатын өйрәнүне дәвам итү.
Әдипнең башлангыч чор иҗатын искә төшерү.
— Һ.Такташ иҗатының беренче чорында нинди юнәлештә иҗат итә? Нинди шигырьләр яза?
— Романтик юнәлештә иҗат итә.Аның әсәрләрендә романтик сурәтләү, гыйсъянчылык рухы өстенлек итә. Үзәктә дини-мифологик, символик образлар тора. Шулар аша шагыйрь җир тормышын, яшәү мәгънәсен аңларга омтыла.
II чор иҗаты.
— Нинди юнәлештә иҗат итә?
— Реалистик юнәлештә. Автор чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерә. Әмма бу чорда бу хакта турыдан-туры язарга ярамый. Әдип объектив эчтәлек эченә субъектив эчтәлекне яшереп яза. Ә кайбер әсәрләрендә гаделсезлекләрне турыдан-туры тәнкыйтьли.
Һ.Такташның “Мокамай” поэмасы өстендә эш.
Укытучы:
- Укучылар, без бүген Һ.Такташның “Мокамай” әсәрен өйрәнербез.
Сүзлек эше.
җан кисәгем — якын итеп, кадерләп эндәшү
кәсеп — шөгыль, һөнәр
йолу — бетерү, юкка чыгару
2. Әсәрнең язылу тарихы.
Мокамай – кушамат. Дөресе – Мөхәммәтҗан. Ул — Сыркыды авылының Бәкер исемле иң ярлы бер кешенең баласы, Такташның балачак дусты.
Һ.Такташ кечкенәдән шаян холыклы, җор сүзле булып үсә. Ул һәр вакыйгага үзенчә такмак-шигырь чыгара торган булла. Аның балачак дусты Мокамай-Мөхәммәтҗан күкәй урлап тотылгач, кечкенә Һадиулла мондый җыр чыгара:
Дыр-дыр, дырабан,
Мокамай күкәй урлаган;
Әйшә тәтәй тоткан,
Каравылын кычкырткан!
Еллар уза, Һади Такташ даһи шагыйрь була. Мокамай да Мөхәммәтҗан булып үсеп җитә. Шулчак авылда берәүсенең арба тәгәрмәче югала. Тәгәрмәчне Мокамайга сылтыйлар. Мөхәммәтҗанны каты кыйнап, караңгы базга ябып, ач тоталар. Мөхәммәтҗан бу кимсетүләргә, бу гарьлеккә түзә алмыйча, үз-үзенә кул сала.
Такташ бу фаҗигане бик авыр кичерә һәм “Мокамай” шигырен яза. Такташ бу шигырен сәхнәдән укыганда халык үксеп җылый, бәгырьләре өзгәләнүдән кешеләр:
Һади абый, тукта, җитте!- дип ялвара торган булалар (Һ.Такташ альбомы – 183б.)
3. Укытучының сәнгатьле укуы.
4. Укучыларның поэманы эчтән укулары.
5. Поэма укучылар тарафыннан сәнгатьле итеп укыла.
Укытучы:
- Балалар, сез бу поэманы ничек аңладыгыз икән, сорауларга җавап биреп карыйк әле.
Сораулар һәм җаваплар:
— Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?
— Мокамай турында, Мокамай язмышы турында.
— Мокамай язмышы турында гынамы?
— Әсәр үзәгендә ике герой: Һ.Такташ һәм Мокамай тора. Һ.Такташ һәм Мокамай тора. Ул лирик геройның дусты. Аны яратып автор болай ди. (Әсәрдән шул юллар табып укыла)
— Әсәр нинди жанрга карый?
— Лиро-эпик.
— Кайдан беләбез?
— Шигырь – лирик әсәр, ә эчтәлеге булса лиро-эпик төргә карый.
— Әлеге шигырьнең эчтәлеге бармы? Сюжетлы әсәрме бу? Әсәр нигезендә вакыйга ятамы?
— Әйе, бу – эпик һәм лирик үзенчәлекләрне туплаган әсәр, ягъни лиро-эпик әсәр.
— Лиро-эпик әсәрләрдә кайсы өстенлек итә: хис-кичерешләрме, әллә вакыйгамы?
— Хис-кичерешләр өстенлек итә.
— Димәк, безгә әсәрнең эпик һәм лирик үзенчәлекләрен ачарга кирәк.
Башта тема, проблема, идеяне ачыклыйбыз, шул ук вакытта эзлекле рәвештә хис-кичерешләрне дә күзәтәбез.
Әсәрнең кереш өлешен уку.
- Әсәр кем исеменнән сөйләнә?
- Лирик герой – автор үзе.
- Поэма “Белмим…” дип башланып китә. Лирик герой нәрсәне белми соң?
- Бу сорауга җавапны әсәр азагында табарбыз.
- Без укыган бүлектә сүз нәрсә турында бара?
- Шагыйрьнең туган ягы турында.
- Автор аны ничек тасвирлый?
- Бер җирдә юк андый урманнар, ди.
- Бу чынлап та шулаймы соң?
- Һәркемнең туган ягы үзенә якын һәм кадерле. Бу өлештә лирик геройның туган ягына мәхәббәте турында сөйләнә.
- Нинди хисләр бирелә?
- Соклану, ярату, сагыну хисләре.
- Соклану, ярату, сагыну хисләре генә биреләме?
(Укучыларның җавабы тыңлана)
Әсәр укуны дәвам итү.
- Әсәрнең бу өлешендә нәрсә турында сөйләнә?
— Геройларның балачагы турында.
- Алар нинди?
- Эчкерсезләр, гөнаһсызлар, беркатлылар.
- Бу өлештә нинди хисләр чагылдырыла?
- Балачакны сагыну хисе, шатлану, куану, ярату, дуслык хисләре.
Әсәр укуны дәвам итү.
- Нәрсә турында сөйләнә?
- Ике баланың капма-каршы язмышы сурәтләнә.
- Нинди хисләр?
- Борчылу хисе.
Әсәр укуны дәвам итү.
- Бу өлештә сүз нәрсә турында бара?
- Автор тагын әкияттәге балачакка әйләнеп кайта. Балачактагы шаярулар “кәсепкә” әйләнү, тормышның һәлакәт белән тәмамлануы күрсәтелә.
- Ахыргы юлларны укып китик әле.
Кем уйлаган, шушы шаярулар
Синдә кәсеп булып калыр дип,
Уйнап башланган эш тормышыңны
Һәлакәткә алып барыр дип…
- Бу юллар белән автор ни әйтергә теләгән?
— Урлау кебек кәсеп начар гадәт, ди.
- Шагыйрь дустының болай эшләвенә ышанамы соң?
- “Кем уйлаган “ ди, икеләнә.
- Нинди хис?
- Икеләнү хисе.
Алдагы өлеш укыла.
- Бу өлештә сүз нәрсә турында бара? Авторның дустына мөнәсәбәте ничек бирелә?
- Шагыйрь дустын гаепли.
- Нәрсәдә?
- Үз-үзеңә кул салу – ул зур гөнаһ. Син алай эшләргә тиеш түгел идең, ди.
- Әгәр чын карак булса, Мокамай шулай хурланыр идеме, үз-үзенә кул салыр идеме икән? Шагыйрь аны якыннан белмәсә, аны яклар иде микән? Начар кешене яратып буламы?
- Юк. Шагыйрь аны акларга тырыша.
- Нигә аклый?
- Чөнки аның тормышы авыр әкият, тормыш баткагы, ачлык тырнагы. Алай гына да түгел, ул яшәргә тиеш, чөнки ул яхшы күңелле, тырыш, уңган.
- Нинди хисләр бирелә?
— Үкенү, борчылу хисе.
— Лирик геройның Мокамайга мөнәсәбәте ничек?
— Автор Мокамайга җылы мөнәсәбәттә: ул аны гаепләми, тормышның авырлыгы, ачлык сине шундый хәлгә төшерде, ди. (Бу юллар тагын бер кат табып укыла.)
Соңгы өлешне уку.
- Мокамай язмышында кем гаепле соң? Нигә ул мондый фаҗигага юлыкты?
Күз алдына китерегез: ярлылыкның соңгы чигенә җиткән, ачлыктан интеккән үсмергә авыл халкы ярдәм итәсе урынга, аны җыенда кыйнап, идән астына ябып куя.(укучыларның җаваплары тыңлана)
- Кешеләр битараф. Яшүсмер язмышы аларны борчымый.
- Ә бүгенге көндә ничек? Битарафмы без?
(Укучыларның җаваплары тыңлана)
- Бу әсәре белән шагыйрь нәрсә әйтергә тели?
- Тормышта кеше ялгыз булырга тиеш түгел!
- Ни өчен әсәр көчле тәэсир итә? Ул нинди формада язылган?
- Хат формасында.(Мокамай белән хат аша сөйләшү.)
Рәсем буенча әңгәмә.
Укытучы:
- Укучылар, рәсемгә карагыз әле, сез бу рәсем ярдәмендә нәрсәләр әйтә аласыз?
Әсәрнең сәнгатьчә эшләнеше.
Авторның сурәтләү осталыгы.
Сюжеттан тыш элементларны табу: пейзаж, портрет, лирик чигенешләр, символлар һ.б.
Символлар:
Ак каен- татар әдәбиятында яшьлек, сафлык, матурлык символы, ә бу әсәрдә тормыш, яшәеш символы.
Әкият — әсәрдә балачак символы. Мокамай белән бергә үткән балачак матур иде, ә дустының фаҗигасен Һ.Такташ бик авыр кичерә. Бу хәсрәт белән яшәү – “авыр әкият” ди.
Чабата – ике мәгънәдә сурәтләнә: беренчесе- ярлылык, икенчесе- эш сөю, осталыкның гәүдәләнеше.
Әсәрдә тел-сурәтләү чараларын күзәтү.
(Әсәрдән тел-сурәтләү чаралары табыла, укучылар аны дәфтәрләренә дә язалар.) Мәсәлән чагыштырулар: ак каенга асылып менгән кебек, әкияттәге ике бала кебек, чабатаңдай матур үрмәдең, май аедай. Шагыйрь фразеологизмнардан да оста файдаланган: югарыга таба юл алдым, исебез китә иде, тал чыбыгы ашадык, йолу синең яман атыңны, канлы пычак белән чикләдең һ.б. сынландырулар : имәннәр озатып барырлар, шаярулар кәсеп булып калыр һ. б. (эшләрне укучыларга вариантлап та тәкъдим итәргә мөмкин).
Лексик чаралар
Троплар
Стилистик фигуралар.
Бәяләү.
- Авторның уй-хыяллары, дөньяга карашы.
- Әсәргә бәя.
- Язучының әдәбиятта тоткан урыны.
Өйгә эш. «Мокамай» поэмасыннан өзекне яттан сәнгатьле итеп өйрәнергә бирелә.
Йомгаклау.
Укытучы:
- Димәк, тел-сурәтләү чараларыннан уңышлы файдалану лирик поэманың эмоциональлеген арттыра, укучыга тәэсир итү көчен үстерә.
Такташ көйләү шигыреннән сөйләү шигыренә нигез салды. Аның шигырьләрендә даими кабатлана торган строфа-куплетлар аз. Строфалар ирекле төзелгән. Кайбер строфалар озын, кайберләре кыска. Кабатлауларны күп куллана. Риторик сораулар, эндәшләргә еш мөрәҗәгать итә.
Димәк, шагыйрь татар халкы тормышы, аның язмышы турында кайгыртып язган. Ул аны матур итеп күрергә теләгән. Идея эчтәлеге ягыннан гына түгел, сәнгатьчә эшләнеше ягыннан да камил әсәрләр тудырган. Шуңа да без аны олылыйбыз, классик язучыбыз дип атыйбыз. Такташ шигырьләрен белмәгән бер генә татар кешесе дә юктыр. Дәресне Мәсгуд Гайнетдин сүзләре белән тәмамлыйбыз.
Источник: http://www.tatarlar.ru/news.php?lng=ru&pg=11804
В этом году исполняется ровно 80 лет со времени создания одного из лучших произведений классика татарской литературы Хади Такташа — поэмы «Мокамай».
Хади Такташ — поэт всей евразийской России. Ей, чуть утомленной от великих стихов дворян, понадобилось вдруг услышать стихи простого, «униженного и темного» народа — словно заговор знахаря, чтобы не погибнуть. Ведь когда унижен и порабощен народ, Родина начинает погибать. И ей, жаждущей новых стихов от народа, необходимо было убедиться: ее народ унижен, но не сломлен. И шли по призыву России эти ее целители — эти народные поэты, шли с болью о судьбе простого человека. И наверное, больше, чем даже Пушкину, Лермонтову и Тургеневу, Родина тогда верила этим поэтам в лаптях, со свежими следами помещичьей плетки на худой спине, этим вчерашним «маленьким разбойникам», этим озорникам, только что сошедшим с белых берез. «Карабкались на белые березы, чтоб мир увидеть с высоты. И я увидел красоту вселенной; все выше к свету я дорогу брал, а ты, мой милый, не сумел подняться, ты затерялся, ты пропал!..». Так Хади Такташ в поэме «Мокамай» обращался к другу детства — сыну бедняка.
Нужда часто подталкивала того к воровству. Однажды сельчане заподозрили Мокамая в краже колес от арбы, избили, посадили в подпол, где он от отчаяния и обиды зарезался. Такташ написал о своем жертвенном друге светлую поэму, одно из лучших своих произведений. Поэт сожалел о том, что его лучший друг не пошел за ним, стремившимся к светлым идеалам, в вышину, а остался в социальной трясине, остался в сумерках. Образ Мокамая не покидал Такташа всю жизнь, и это не случайно. Ведь, наверное, трагическая судьба Мокамая ждет и народ, который не идет за поэтами, Богом ему данными, зовущими его к добру, к духовным высотам, к просвещению. И наверное, такая же судьба несчастного Мокамая ждет народ, отвергающий традиции, веру и идеалы своих предков. Я верю, мы не такой народ. Мы не такой народ хотя бы даже потому, что помним Хади Такташа, помним Габдуллу Тукая, помним Мусу Джалиля. У татар есть пословица: «Кого обижают дома, того притесняет мир». Татарский народ умеет чтить своих поэтов, и это тоже помогает ему самосохраняться в истории.
Бывают поэты, феномен которых целесообразнее осмысливать в рамках историко-философского знания, нежели только литературоведческого. Это, как правило, большие поэты, творящие в трагические эпохи. Такие поэты обычно появляются тогда, когда умирает одна эпоха и рождается другая. Таких поэтов образно можно назвать поводырями новых эпох.
Бывают поэтами сочинители стихов, но бывают поэтами и целые эпохи — сочинители великих революций. Хади Такташ жил как раз в такое время, был его избранником. И «стихи» этого времени Такташ «переводил» на свой родной язык. Такташ писал такие стихи, какие от него требовала его эпоха. И у него хватало духовной мощи, чтобы подняться до уровня великих эпохальных требований, у него хватало мастерства, чтобы его стихи уверенно входили не только в просвещенные дома, но и в темные лачуги. «Но я иду. А я не кто иной, как злой бунтарь, взволнованный ходатай униженного темного народа» (Здесь и далее переводы Л.Мартынова — К.Т.), — писал Такташ в 1923 году в стихотворении «Бунт». И совсем не исключено, что он мог бы так же написать и сегодня.
Когда есть поэты, как-то уютнее жить на земле, продуваемой вселенскими ветрами. Нам уютно оттого, что есть Хади Такташ, который вырос на здешней земле, пас отцовскую лошадь на здешних полях, ходил в деревенское медресе, был одним из первых избачей, одним из первых комсомольцев, учительствовал и здесь же начал слагать первые стихи. В буквальном смысле по нашим полям, по нашему родному бездорожью шел в литературу поэт-трибун, соавтор грандиозного романтического мифа. Тут уместны тютчевские слова: «Блажен, кто посетил сей мир в его минуты роковые, его призвали всеблагие как собеседника на пир». Так и Такташ, сочинитель поэм и баллад, пьес и публицистических статей, стал собеседником, но — собеседником Революции на пиру великих потрясений. Сама жизнь Такташа, поселившего в своем сердце выдающуюся эпоху, была поэзией. Поэтому Хади Такташ и бессмертен, поэтому его стихи не устаревают.
Как нетленные свитки, из рук самой отечественной истории мы сегодня принимаем «Письма в грядущее», написанные Такташем в 1930-31 гг., уже на закате жизни, посвященные приходу нового человека на обновленную землю. Но что такое новый человек? Ведь не может он явиться с неба, не может он не иметь глубоких исторических корней. Поэтому и символичен в поэтических письмах образ крестьянина Мухтар-бабая, вступающего на поле новой социально-политической реальности. Конечно, его терзают противоречия, однако новизна сельской жизни, коллективизация влекут его сильнее. Мухтар-бабай находится между двух эпох, как между молотом и наковальней, но мы видим, как куется цельный и величественный характер героя нового времени. В поэме немало упоминаний о социализме, коммунизме, партии, коллективизации. Но сегодня мы не имеем права проявлять какое-то высокомерие в отношении этой поэмы, а самое главное — в отношении жизни, отраженной в ней. Мухтар-бабай — это наш родной человек, это наш дед и прадед. Ведь до того, как мы стали образованными, проницательными и сильными, именно Мухтар-бабай, переступив через глубокие привычки единоличника, должен был понять вроде бы простую вещь: «Чтоб не погибнуть нам поодиночке, мы должны трудиться сообща». Именно поколение Мухтар-бабая должно было начать «трудиться сообща», чтобы потом поднимались гигантские заводы, колхозы, чтобы ракеты поднимались в вышину, и чтобы сама земля поднималась до неба. И именно Мухтар-бабай должен был проявить силу духа, чтобы мы сегодня хотя бы не пали духом.
Хади Такташ не успел завершить свои «Письма в грядущее», но даже в трех «письмах» поэмы он сумел выразить то, что хотел. Человеку важно быть единым со своей эпохой и со своим народом. И мы, адресаты этих писем, сегодня не можем впадать в уныние, иначе мы не сможем быть достойными адресатами писем и заветов наших выдающихся предков, иначе нам не о чем будет написать своим потомкам.
Появление большого поэта в народе — несомненно, Божья воля. По Божьей воле, в назначенный день и в назначенный час, избранные женщины рождают на свет выразителей эпохи, выразителей переживаний и помыслов соотечественников и соплеменников. Рождают избранные женщины поэтов и часто сами же становятся их первыми наставниками. Мать Хади Такташа, чтобы покупать маленькому сыну новые и новые книжки, распродала все до единого свои лучшие украшения. Будто чуяло материнское сердце, какой красотой уже для всей земли они обернутся в скором будущем, как они украсят страдальческую душу родного народа.
Мать Такташа была еще и прирожденной песенницей. Она и письма сыну писала нередко в песнях, но даже не ведала о том, что она песенница. Да и кем еще могла быть мать поэта? Матери настоящих поэтов, скорее всего, все по сути своей песенницы. А еще — жертвенницы, отказавшиеся от своих песен во имя грядущей песенной славы своих сыновей. «Ведь сколько бы я ни лгал в анкетах, не лгал я в песнях никогда!», — с гордостью писал поэт. Знала бы чуткая мать Такташа, кем станет ее сын для всего народа, наверное, вздрогнула бы от счастья и тревоги. Знала бы она, в какую историческую даль, измеряемую столетиями, она отпускает своего сына, наверное бы, заплакала, ведь в той дали ему предстояло остаться наедине с суровой историей. Но немногим в истории доводилось быть своевременным поэтом. Такташ был как раз таковым. «По снежной груди зимней ночи летели сани. Годы шли, и не они ли, взвалив на сани, меня далеко увезли!», — писал Такташ в 1926 году в стихотворении «Маленький разбойник».
Родную деревню Сыркыды (Сургодь) Хади Такташ в первый раз покинул в тринадцатилетнем возрасте, направившись по примеру старшего брата на заработки в Туркестан. Но заработать денег, чтобы их хватило на продолжение образования и помощь родителям, ему не удалось. В 1918 году он вернулся в Сыркыды, стал учительствовать, создавал деревенскую библиотеку, одновременно трудился с земляками в поле. И даже это — красноречивая иллюстрация к тому, что народный поэт во всем един со своим народом. Спустя время, уже в 1928 году, в стихотворении «Проездом» Такташ напишет: «Вот они идут — все эти люди, — в рваных шапках, в стоптанных лаптях: все они мне дороги и любы. Я у каждого бывал в гостях — это все хорошие знакомцы! Говорю не их ли языком?..». Их языком говорил Такташ, порыв их сердец он превращал в музыку. «Я самый счастливый, богатый, когда пишу. Потому что тогда я возвращаю читателям богатства, украдкой, за недели собранные в их сердцах, в их глазах, в их лицах», — писал Такташ в автобиографической статье «О себе и других».
Когда-то, обращаясь к великому Низами, его пятнадцатилетний сын произнес: «Не Ширван, а мир твои владенья». Так и Такташ был рожден не только для деревни Сыркыды, он был рожден для всей России, для всего Евразийского пространства. В 1920 году он снова уезжает из родного села, работает в Оренбурге в газете «Слово трудящихся», в Ташкенте — в журнале «Дом знаний», пишет и публикует много стихов, статей, рассказов, баллад, а затем переезжает в Казань, также работает в газетах и журналах, пишет драматические произведения для театра. В Казани же завершается его короткий по физическим меркам жизненный путь: Такташ умер в 30-летнем возрасте. Но даже за такую короткую жизнь, которая, однако, вместила империалистическую войну, три революции, гражданскую войну, Такташ сумел стать одним из зачинателей новой татарской поэзии.
В 1924 году своей поэмой «Века и минуты» Такташ первым в татарской литературе откликнулся на смерть Ленина. Неважно, что сегодня это произведение читается не так, как оно читалось еще только вчера. Сегодня «Века и минуты» интересны нам как документ трагического времени, когда был изгнан царь, но народ все равно не мыслил себя без лидера, заступника. Хотя, стоя на «огнедышащей горе», поэзия и силилась ввергнуть бога, говоря словами из стихотворения Такташа «Бунт», в «пылание великого огня», но все же взбунтовавшаяся эпоха жить не могла без мифического героя. Эпоха жить не могла без символа, которому она приписывала наскоро списанное у бога величие и наскоро же списанную у мужика простоту. Что такое «Века и минуты» Такташа? Это народная многовековая тоска о заступнике прорвалась в его стихи. Народ изгнал царя, но народ не переставал мечтать о поводыре, который был бы наделен могуществом бога и простотой человека. Такташ, конечно же, был со своим народом и в этом его мечтании.
Необычна для татарской поэзии того времени и ритмика «Веков и минут». Новая музыка стиха такова, будто в пространство поэмы врывается ветер, а может быть, и ураган. И этот ураган врывается уже и во все пространство татарской поэзии, делая его необъятным.
Что касается стихотворной музыки, то русские и татарские стихи во многом похожи по звучанию. Какая-то непостижимая — евразийская — музыка, возвышающаяся над наречиями и над языками, объединяет и всех нас, объединяет Такташа и Маяковского, Тукая и Лермонтова. Эта музыка — несомненно, от Бога, эта музыка и стихи делает основательнее, добрее и еще необходимее человеку и человечеству.
Когда земля рождает поэтов, это, наверное, говорит о том, что Всевышний еще не совсем разочаровался в человечестве, еще не совсем разочаровался в том или ином народе. И сегодня не столько мы прославляем Хади Такташа, сколько Провидение дало нам сокровенную возможность быть его земляками и соотечественниками, дало нам проникновенную память, чтобы помнить о поэте, дало нам разум и душу, чтобы долго любить его стихи. Чему бы они ни посвящались — диким гусям, летящим на теплое озеро, воинам революции, прекрасной девушке Алсу, молодому политруку комсомольцу Махмуту или же старику-односельчанину Шахми, который в студеную январскую ночь сторожит ветхое здание сельсовета. Но старику вовсе не одиноко, потому что всегда с ним рядом «друг его мудрый, очень знакомый — Ленин!».
Читая маленькую, но трогательную и очень родную поэму «Деревня Сыркыды», написанную в 1924 году и также посвященную непримиримому столкновению нового со старым, ощущаешь, будто вот-вот в темной январской ночи прямо на деревенской улице появится солнце. Или само прикатится, или же его прикатит Ленин — на каждую улицу, к каждому дому. Такташ изображает людей, истосковавшихся по свету, по торжеству справедливости, по торжеству взаимного братства. Эти люди уже убедились, что кроме Революции долгожданный свет им никто не принесет. Какой же национальности была российская Революция, если, например, в глухой татарской деревушке, приютившейся «среди ночных ветров», старик Шахми как о лучшем друге и брате думал о Ленине? Только ли русской? И какой национальности сама Россия? Не поэтической ли национальности Родина наша?
Говоря о России, я говорю об отцовской земле сотен народов, о стране, которая и задумана Всевышним как родина сотен народов. Я говорю и России, любящей все свои народы, всех своих поэтов, все свои земли. Если на этих землях народы рождают больших поэтов, значит, эти народы жили на этих землях всегда и будут жить на этих землях всегда. И разве Россия не велика еще и тем, что на стольких сущих языках поэты прославляют ее и воспевают ее?
В стихах Такташа, на первый взгляд, вроде бы можно увидеть воинственный атеизм, энергичное, настойчивое богоборчество. Главный герой его «Трагедии сынов земли», написанной еще в 1921 году, поэт Кабил вступает в откровенную схватку с богом, обвиняя именно его во всем злом, что творится на земле. В этой «Трагедии» мы видим духовное возвышение человека, наделенного небывалой верой в собственное могущество. Такой человек был необходим опять-таки эпохе, чтобы вдохновить его на грандиозное созидание: эпоха жаждала взлета. И Бога невозможно было унизить богоборчеством стихотворцев, ему хватит славы на тысячелетия. Видимо, на земле случилось такое необычное время, когда Всевышний прощал поэтам даже их порыв встать с ним вровень. Пусть только становятся красивее душой и пусть избавляют землю от зла. А Господь миров, как сказано еще в первых строках Корана, милостив и милосерд.
Естественно, несмотря на всю свою природную мудрость, 20-летний Такташ не мог не очароваться атеистическим романтизмом своего времени. Воюя как бы «против Бога», революционный народ воевал против лицемерных священников, часто служивших не Богу, а мамоне.
И лирический герой стихотворения «Да, постарел я», разбивший окно деревенской мечети и гордый этим, не Богу мстил, а мулле, в котором сельчане давно уже не видели ни духовидца, ни заступника, а напротив — видели своего духовного поработителя. И трагедия борющегося с Богом Кабила в том, что он, отчаявшись, приписал священному небу всю злобу и лицемерие, существовавшее на земле, хотя они небу, скорее всего, и не принадлежали. Тем не менее, образ Кабила жертвенно-светел. Отрицая Бога и воюя с ним, он в то же время воюет против рабства и унижения, за что вечно и неизменно сражается и Бог. Кабил погибает, но в финале произведения вновь появляется удивительный персонаж — Идея. Она уверенно обещает продолжить кровавую борьбу против унижения человека и произносит пророческие слова: «Пусть в небесах есть владыка кровавый, здесь, на земле, есть владыка другой». В том-то, видимо, и дело, что высшая сила добра землю никогда и не покидала. Потому и благословенны революционные поэты, что они защищали именно высшую силу добра. Кстати, эта Идея, пронзая художественно-философское пространство всей мировой культуры, переходила из одной поэмы в другую, из одного манифеста в другой, от одного народа к другому, жива до сих пор.
И при всем этом, повторяю, я не стал бы говорить о воинственном атеизме Такташа. Сегодня мы можем говорить о том, что Всевышний пришел в сердце поэта, минуя мечети и лицемерных священнослужителей. Он воплотился в любви поэта к родной земле и к родному народу, к родному полю и к родному небу. Ведь мы знаем, что без Бога в сердце проникновенные стихи невозможны. В том числе — и проникновенные стихи о революции.
Тема «поэт и революция» — для России особенная. И если стихотворцы искренне и горячо поддерживают революцию, значит, есть в этом высокий смысл. Вспомним Есенина, Блока, Маяковского или же их предшественников — Рылеева, Пушкина, Некрасова. Величественна судьба поэтов революций, и какой еще нужен аргумент для подтверждения неслучайности революционных событий на нашей земле. Огненная поэзия Такташа и в этом смысле органично вплетена в ткань всей российской поэзии. Если эпоха оставляет после себя большую литературу, значит, эпоха благословенна. И нам не надо слушать хулителей наших потрясающих эпох, ведь если кто-то и может объять их необъятный масштаб, так это только наша поэзия. Тютчев когда-то написал: «Всю тебя, земля родная, в рабском виде Царь Небесный исходил, благословляя». А во времена Блока, Маяковского, Такташа не в виде ли революции обходил землю Царь Небесный? И не потому ли лучшие поэты приняли революцию, что они относились к ней, как к откровению, как к завету?
Для поэзии Такташа характерна искренность и открытость. Для нас предпочтительнее искренний атеизм поэта, чем чья-то лукавая «божественность». В стихах Такташа звучит открытое «да», когда он говорит о революционном обновлении жизни, и в них звучит открытое «нет», когда он говорит о религии. Но в стихах Такташа нет того третьего, что всегда от лукавого. Потому и любит Такташа народ. Потому и любит Такташа земля. Земля белых берез и тополей, влюбленных в березы. Эта удивительная земля из стихотворения «Проездом», возможно, уже подзабыла некоторые из публицистических стихов Такташа, но она наизусть знает строки о себе: «Ах! Любил не слишком ли я жадно? Землю и цветы я целовал? Каждую подросшую березку к тополю-джигиту ревновал…».
Проникновенно и лирическое наследие Такташа. Может быть, и стихи о березах, тополях, лунном сиянии, о матери и сестре своему избраннику Такташу тоже диктовал Поэт-эпоха? Скорее, их своему избраннику Такташу диктовал другой Поэт — вечность. Таких стихов у Такташа не очень много — по сравнению с социально-политическими. Человеку, пусть он даже поэт, свойственно думать, что вечность подождет, а эпоха сегодня, в этот час и в это мгновение, требует стихотворной публицистики. Надо было немедленно отвечать врагам «красной идеи», надо было срочно писать «Песни Наркомпроса», «Песню ружья», надо было отправлять «Ответную Ноту лорду Чемберлену». Но иногда даже в горячую политическую публицистику Такташа врывается пронзительная лирика, раздвигая тревожные строфы, как солнечный луч неожиданно раздвигает грозовые тучи. Но для «чистой лирики» страна была еще, говоря словами Маяковского, «мало оборудована». И Такташ, сжигая себя в политической поэзии, искренне «оборудовал» страну для народного счастья.
В стихах, поэмах, прозе и драматургии Хади Такташа «романтизм» и «соцреализм» сходятся в одном литературном направлении — в направлении к сердцу современника, к сердцу соотечественника. И этим — он наш классик. И этим он классик всей нашей России и всей нашей Евразии.
Автор публикации: Камиль Абидуллович ТАНГАЛЫЧЕВ, поэт, философ, эссеист. Заслуженный писатель Республики Мордовия
- Подробности
-
Автор: Миляуша Сибгатуллина -
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 4163
Рейтинг: / 13
Татарстан Республикасы Чистай шәһәре
VI төп гомуми белем бирү мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укучысы
Сибгатуллина М.Г
Һади Такташ поэзиясендә
дуслык һәм иптәшлек темасы
Ачык дәрес
Сыйныф: VIII сыйныф татар төркеме
Максат: Укучыларны Һади Такташ поэзиясе белән тирәннән таныштыру, укучыларда дуслык, иптәшлек, тугрылыклылык хисләре тәрбияләү.
Дәресне җиһазлау: Һади Такташның уку программасыннан тыш шигырьләре, “Мәһәббәт тәүбәсе” шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы, “Татар халык иҗаты” җырлар җыентыгы. Әдипнең иҗатына багышланган стенд, аның портреты, М.Җәлил портреты.
Дәрес барышы:
Өй эшен, шагыйрьнең биографиясен кабатлау. (Беренче укучы бала чагы турында сөйли)
Беренче укучы: Һади Такташ 1901 нче елда Мордва республикасы Сыркыды авылында крестьян гаиләсендә туа. Булачак шагыйрьнең әти-әнисе укый-яза белмәгәннәр. Әнисе нечкә күңелле, шигъри җанлы, хискә бирелүчән хатын була. Шагыйрь сабый чагында аңардан бик күп җырлар, әкиятләр, шигырьләр ишеткән. Ә бу исә аңа әдәбиятны, шигъриятне яратырга ярдәм иткән.
(Икенче укучы балалык һәм үсмер еллары турында сөйли)
Укытучы: Һади Такташның шагыйрь буларак формалашуында аның Габдулла Тукай, Сәгыйть Рәмиев шигырьләрен уку, газета-журналлар белән танышып барулары зур йогынты ясый.
Бохарада ул авыр шартларда яши, шуңа да карамастан, җәмәгать эшләрендә катнашуы аңа әдәбиятка кереп китәргә ярдәм итә.
Ул 1916-1918 елларда драма әсәрләре яза.
1922 елда Казанга килеп урнашкач, шагыйрь буларак таныла.
1928-1930 нчы елларда Һ.Такташның “Сагыну” җырлары”, “Такташ шигырьләре” дигән җыентыклары басылып чыга. Соңгы җыентыгы сезгә таныш булган “Иптәшләр”, “Мокамай” шигырьләре дә була.
Бүген без сезнең белән шушы шигырьләргә тирәнрәк итеп тукталып китәбез. “Иптәшләр” шигырен искә төшереп үтәбез.
Бу шигырь дуслык, иптәшлек хисләре белән сугарылган.
— Ә мин, тиле,
Кочакларга әзер үзеңне.
Танышлар да түгел үзебез,
Ләкин синнән
Ала алмый карыйм күзне.
Без монда нәрсә күрәбез? Бу шигырьдә без шагыйрьнең күңелендә дуслык хисләренең ташып чыгуын күрәбез.
Шагыйрь тормышка гашыйк. Ә төрле милләт халыклары арасындагы дуслык ничек күрсәтелгән?
(Укытучы шигырьдән өзек укый)
Бертуган дисәң,
Мин Тамбовтан, ә син –
Казан артыннан,
Мин бер мишәр улы кыргый үскән
Ә син –
Күрше чуваш халкыннан…
Нинди охшаганбыз бер-беребезгә:
Икебез дә соры шинелле,
Киемнәр дә бер үк, теләкләр дә,
Бер үк хисләр чолгый күңелне.
Аерылганда миннән,
Туганыңнан аерылган күк, моңсу калырсың.
Дуслык нигезендә нәрсә ята, укучылар. Сез ничек уйлыйсыз.
( укучыларның фикерләрен тыңлау)
Дуслык һәм иптәшлек хисләре “Мокамай” поэмасында тагын да тирәнрәк, киңәйтелебрәк күрсәтелә.
“Мокамай” поэмасы шагыйрьнең балачак истәлекләре белән бәйләнгән. (Укучыларга сорау бирелә)
Кем булган ул Мокамай?
Аның чын исеме ничек булган?
Аның белән нинди фаҗига була?
(укучыларның җавапларын тыңлау)
Укытучы: Әйе. Мокамай – Мөхәммәтҗан Һадиның иң якын дусты. Алар бергә авылда яшел болын, урман буйларында бергә уйнап үскәннәр. Мөхәммәтҗан Сыркыды авылының иң ярлы кешенең баласы була. Яшүсмер чагында ул арба тәгәрмәче урлауда гаепләнеп, авыл җыенында кыйнала һәм аннан идән астына ябылып үзен-үзе суеп үтерә.
Дустының шушы тормыш фаҗигасына багышлап Һ.Такташ әсәр яза. Әсәрнең сюжеты туган табигать булган ярату хисләре белән бәйләнгән. Табигатькә булган эчке кичерешләр, аңа сокланып карау, аны ярату хисләре әсәрнең идеясын – кешегә хас дуслык, иптәшлек, аңа тугрылыклылык хисләрен ачарга ярдәм итә.
Әйдәгез бу турыда тыңлап үтәбез.
( укучылар әсәрдән өзек укып үтәләр)
Автор әйтә:
Кара чәчле, коңгырт кара күзле,
Кәкре аяклы дустым, җан кисәгем,
Ул Мокамай бәгърем, син идең.
Бу сүзләрдә шагыйрьнең дустына булган дуслык хисләре, матур итеп күрсәтүе аны чын күңелленнән дус буларак яратуын һәм хөрмәт итүен күрәбез.
Укытучы: Әсәрне тыңлауны дәвам итәбез (укучы дәвам итә).
Шагыйрь бу юлларда үзенең кеше буларак тормышта алга таба үсә баруын әйтсә, икенчедән, дусытының тормышта югалып калуына бик борчыла (әсәрне уку дәвам ителә).
-Ә син меналмадың,
Калдың,
Югалдың… – ди.
Әсәрдә балачак турында язу дәвам итә, алар гел бергә.
(уку дәвам ителә)
Балачактагы шуклык (шаяру) лар,
Бар нәрсәгә кулыбыз җитә иде.
Укытучы: Кул җитү: бакчаларга керү, йомырка урлаулар Мокамай өчен кәсепкә әйләнә.
Кем уйлаган шушы шаярулар, уйнап башланган эш тормышыңны Һәлакәткә алып барыр – дип, шагыйрь борчыла, хат язса да, соң инде, ләкин шагыйрь аны яклауны үзенең бурычы итеп саный.
Поэманы уку дәвам ителә.
Укытучы: Шагыйрь ант итә, ул һичбер вакытта да аны карак итеп сөйләмәс, чөнки ул аны түгел, авыр тормышны гаепли, чөнки Мокамай түбәнлектән чыгу юлын белмәгән. Ни сәбәпле? Наданлык, ачлык, хәерчелек аркасында… Шагыйрь чын йөрәгеннән ачынып болай ди:
Син яшәргә хаклы кеше идең,
Шагыйрь дустының эшчән булуын искә ала:
Бергә чабаталар үреп йөргән чакта,
Син остарак миннән үрәйдең.
Аның яхшы күңелле малай булуын да искә төшерә. (соңгы куплет укыла)
Ул монда аны усал итеп сөйләшәм, ди, аның эч сөюен дә әйтә, аның күңеле яхшы булуын да әйтә, ләкин тормыш баткаклыгыннан, хәерчелектән чыгу юлын Мокамай белми, бөтен бәла да шунда.
Шагыйрь бу поэмасында дуслыкка тугры булырга, дусларны начар итеп сөйләмәскә өнди һәм үз дустының истәлегенә багышлап шушы әсәрне яза.
Һади Такташның бу әсәрләргә якын “Алсу”, “Мәхәббәт тәүбәсе” дигән поэмалары бар. (Укытучы балаларга басма әсәрләрне күрсәтә) Үзенең лирик әсәрләрендә Һ.Такташ 20-30 елларда яшьлеккә, дуслыкка, тормыш матурлыгына, мәһәббәткә дан җырлый. Менә шуныдый тормыш сөючән кайнар йөрәкле шагыйрь 30 еллык гомерендә мәңге онытылмаслык әсәрләр язып калдыра.
Тактадагы сүзләргә игътибар итегез әле, балалар.
Зур йогынты – воздействие
җәмәгать эшләре – общественные работы
җыентыклары – сборники
чолгый – окружает
моңсу – тоскливо
бәгърем – душенька
шуклык – шалость
кәсеп – һөнәр, ремесло
(балалар бу сүзләрне дәфтәрләренә язып алалар)
Сезгә берничә сорау бирелә, укучылар.
1. Һади Такташның шагыйрь булып формалашуында нинди тормыш шартлары йогынты ясый?
2. Шагыйрьнең иҗатында гаиләсе нинди роль уйный?
3. Һади Такташның “Иптәшләр” һәм “Мокамай” әсәрләрендә нинди уртаклык бар? Әйе, укучылар, чыннан да һәр әсәрдә дә иптәшлек, дуслык, тормышны, табигатьне ярату хисе күрсәтелгән.
(укучылар җавап бирәләр)
Укытучы: Бүгенге темага багышланган Һади Такташ әсәрләренең исемлеген дәвам итәм: “Алсу”, “Мәхәббәт тәүбәсе”, “Урман кызы”, “Таң кызы” һ.б. Татар әдәбиятының башка шагыйрьләре дә бу темага бик еш кагылганнар һәм хәзер дә язуларын дәвам итәләр. Чын дуслык тормышта ул төп терәк. Шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре арасындагы дуслык аларга тоткынлыкта авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Муса Җәлил “Дуска” дигән шигырен дусты Абдулла Алишка багышлап болай ди:
Кайгырма, дус, яшьли үләрбез дип,
Без алмадык сатып гомерне.
Һәм дустын тынычландыра.
Юк, кайгырма, дускай, безнең гомер
Ил гомеренең тик бер чаткысы,
Без сүнсәк тә, безнең кыюлыктан
Артта бара аның яктысы.
Муса Җәлил шагыйрь буларак Һади Такташның иҗатын югары бәяли.
Әйтик, 1931 елда “Безнең яшь язучыларга тормышны тирәнрәк аңларга, аны чагыштырып карарга һәм сәнгатьчә чагылдыра белергә өйрәтә” — ди.
Безнең халык дуслыкны бик тирән мәгънәдә аңлый һәм төрле мәкальләр һәм әйтемнәр уйлап чыгарган. Сез аларны ишетеп беләсез. Әдәгез әле искә аларны искә төшерик (укучылар мәкальләр һәм әйтемнәр әйтәләр).
Бик әйбәт, укучылар. Безнең дәресебез шуның белән тәмам. Өй эше “Минем дустым” дигән темага кечкенә генә хикәя язып килергә.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Саубулыгыз.
У вас нет прав для создания комментариев.
Тема. Һ. Такташ. “Мокамай”шигыре.
Максат.
1. Укучыларны “Мокамай” әсәре белән таныштыру. Әсәрне сәнгатьле итеп укырга өйрәтү.
2. Лирик геройның Мокамайга мөнәсәбәтен ачыклау, әсәрдәге тел-сурәтләү чараларын тикшерү.
3.Әсәр аша укучыларда ныклы ихтыяр көче тәрбияләү.
Җиһазлау.”Мокамай” шигыре буенча рәсем, карточкалар.
Дәрес барышы.
I. Актуальләштерү.
1. Һ.Такташның тормыш юлы һәм иҗаты буенча тест үткәрү.(1 слайд)
2. Үзбәя.
II. Яңа дәрес материалын өйрәнү.
1.Һади Такташның “Мокамай” шигыре белән танышу.
–Укучылар, без бүген аның фаҗигале вакыйгага багышланган лирик шигыре белән танышырбыз, аңа кадәр сүзлек өстендә эшләп алыйк.(2 слайд)
Җәфа чигү- авырлыклар күрү
Һәлакәт – үлем
Карак-әйбер урлаучы
Баткак – төрле чуалчыклар, буталчыклар
Күмәк – бергә
2.Аудиоязмадан “Мокамай” шигырен тыңлау.
3. Укучыларның эчтән укулары.
4. Шигырь укучылар тарафыннан сәнгатьле итеп укыла.
III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
-Укучылар, сез бу шигырьне ничек аңладыгыз икән, сорауларга җавап биреп карыйк әле.
1.-Шигырьдә туган як табигате ничек тасвирлана? (Лирик герой табигатьне бик матур итеп тасвирлый, урманнарда – ап-ак каеннар, камыш сабаклары искиткеч шаулый, алар герой күңелендә мәңге онытылмаячак)
2. — Әсәрдәге икенче герой кем? Аның портретын автор ничек сурәтли, шул юлларны табып укыгыз. (Икенче героебыз –Мокамай. Ул –кара чәчле, коңгырт кара күзле. Мокамай –лирик геройның дусты. Менә аны яратып, автор болай ди:
“Кәкре аяклы дустым, җанкисәгем,
Ул, Мокамай бәгърем, син идең.(3 слайд)
3.-Дусты Мокамай белән авторның нинди уртак сыйфатлары бар?
(Икесе дә шук, наян, шул тик тормаулары аркасында шактый гына кыйналганнар да инде. Аларның һәрнәрсәгә исе китә.
“Бернәрсә дә бездән качмый иде,
Бар нәрсәгә кулыбыз җитә иде…”ди
4.- Мокамай нинди аянычлы язмыш кичерә?
(Ул тәгәрмәч урлауда гаепләнә, кыйнала һәм идән астына ябып куела
Хурлыкны күтәрә алмыйча, үзен үзе үтерә. Күп еллар үткәч, шагыйрь вакыйга турында лирик әсәр яза)
5. – Лирик геройның Мокамайга мөнәсәбәте ничек?
(Автор Мокамайга җылы мөнәсәбәттә: ул аны гаепләми, тормышның авырлыгы, ачлык сине шушы хәлгә төшерде , ди.
”Син адаштың, ләкин син яхшы идең…
Тормыш авырлыгын бергәләп җиңеп чыгарга иде, ди. Ул Мөхәммәтҗанны гаепләми, киресенчә, аны акларга тырыша.
6.- Рәсемгә карагыз әле, сез бу рәсем ярдәмендә нәрсәләр әйтә аласыз? (рәсем буенча әңгәмә)
7.Шигырьдәге геройлар туган як табигатен ничек яраталар?(Бер җирдә юк андый ак каеннар…
-Шигырьнең беренче бүлегенә нинди исем бирер идегез?
8. –Авторның Мокамайга яхшы карашын күрсәтү өчен шагыйрь нинди тел-сурәтләү чараларын куллана? (Дәфтәрдә эш)
-Әсәрдә чагыштырулар да кулланылган (ак каенга асылып менгән кебек, әкияттәге ике малай кебек, чабатаңдай матур үрмәдең, май аедай)(4 слайд)
-Шагыйрь фразеологизмнардан да оста файдаланган (югарыга табан юл алдым – тормышта үзеңне табу; исебез китә иде – кызыксыну, тал чыбыгы ашадык – кыйналу, йолу синең яманатыңны –үзгәртү, канлы пычак белән чикләдең –үлем)(5 слайд)
-Әсәрдә сынландырулар да бар (имәннәр озатып барырлар, шаярулар кәсеп булып калыр дип, әкиятнең соңгы битләре)(6 слайд)
-Димәк, тел-сурәтләү чараларыннан уңышлы файдалану лирик шагыйрьнең эмоциональлеген арттыра, укучыга тәэсир итү көчен күрсәтә.
IV. Өйгә эш.
Шигырьне яттан сәнгатьле итеп укырга өйрәнегез.
V. Йомгаклау.
-Укучылар, әсәр белән таныштык, анализладык, аларга чагыштырма хар-ка бирдек. Хәзер геройлар турында сөйләшик әле. Аларга нинди сыйфатлар хас икән?(7 слайд)
Лирик герой |
Мокамай |
Шаян, тиктормас, тормышның матурлыгын күрә белә, авырлыклар алдында куркып калмый, ихтыяр көче зур. |
Шаян, тиктормас, хезмәт сөя, нинди эшкә тотынса да, аны оста башкара, тик үзалдында торган проблемаларны хәл итә алмый. |
-Димәк, тормышта төрле авырлыклар килеп чыгарга мөмкин, аларны җиңәргә кешедә зур ихтыяр көче булырга тиеш. Моңа ирешү өчен нишләргә кирәк соң? (8 слайд)
(Кече яшьтән үк үзеңә-үзең ышанырга кирәк, төрле авырлыклар алдында сыгылып төшмичә, тыныч күңел белән проблемаларны чишә белергә өйрәнү бик мөһим. Димәк, үзеңдә ихтыяр көче булдырырга кирәк. Шигырьдәге Мокамайга менә шул сыйфат җитеп бетмәү сәбәпле, бик иртә кара җир астына керә, яшь гомере өзелә. Юкса алар икесе дә бер үк җәмгыятьтә яшәгән кешеләр бит. Тик юллары ике якка аерыла: берсе гел алга барып, зур шәхескә әйләнә, икенчесе кара гүргә керә. Мокамайның аянычлы язмышы мисалында шагыйрь бала вакыттан ук үзеңне батыр, кыю, тәвәккәл итеп тәрбияләргә куша.
Бәдрүш Мокамай (тулы исеме Бәдретдин Мөхәммәтҗанов) 1909 елның 5 октябрендә Уфа губернасы, Бөре өязе (хәзерге Дүртөйле районы) Каеш авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. «Әтигә — 7, энесе Кадригә 1 яшь тулганда, әтисе Мөхәммәтҗан Мәхмүтҗанов вафат булган. Әнисе Хафса ярлылыктан, тормыш авырлыгыннан йончыгач, өч баласын да ташлап, Бадрак авылы кешесенә кияүгә…
Бәдрүш Мокамай (тулы исеме Бәдретдин Мөхәммәтҗанов) 1909 елның 5 октябрендә Уфа губернасы, Бөре өязе (хәзерге Дүртөйле районы) Каеш авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. «Әтигә — 7, энесе Кадригә 1 яшь тулганда, әтисе Мөхәммәтҗан Мәхмүтҗанов вафат булган. Әнисе Хафса ярлылыктан, тормыш авырлыгыннан йончыгач, өч баласын да ташлап, Бадрак авылы кешесенә кияүгә чыгып киткән. Бер улы Хәнифне балалар йортына илтәләр, ул шунда вафат була. Әтиемне беркадәр вакыт картәтисе тәрбияли, тик 1924 елда ул да китеп бара. Энесе Кадри һәм әтием картәтинең энесе Хәкимҗан Мәхмүтҗанов тәрбиясендә калган», — дип искә ала Бәдрүш Мокамайның кызы Линария Батырова.
…Кечкенә Бәдретдин елга буенда, наратлар арасында җырлап йөрергә яраткан, бала-чагалар белән ындыр артларында качышлы уйнаган. Малайлар аны таба алмагач: «Бәдри, Бәдрүш, кайда качтың? Чык инде», — дип чакыра торган булган. Ә шук малай шулай, көлә-көлә, «Бәдрүш» кушаматына да ризалыгын биргән.
Ул Иске Баеш җидееллык мәктәбендә укый. Мөгаллим Хатмулла Салихов малайда китапка һәм әдәбиятка мәхәббәт уята. Бәдрүш Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Шәехзадә Бабич, Һади Такташ шигырьләрен ятлый. «Мокамай» поэмасын сәхнәдән сөйләгәндә авыл халкы аңа: «Син үзең Мокамай!» — дип кул чаба, ә Бәдрүш кызара төшеп: «Минем кешегә зыян иткәнем юкла», — дип җавап кайтара. «Синең тормышың һәм яшәү юлың Мокамайныкы кебек», — ди өлкәннәр. «Мокамай» кушаматы Бәдрүшкә бик ошый. Ул 1928 елда тәүге шигырьләрен яза һәм, Һади Такташка ияреп, Бәдрүш Мокамай дип имза куя башлый.
Шагыйрь мәктәптә укыган чакта ук комсомолга керә, колхозның ячейка секретаре булып сайлана. Кышкы салкын көннәрдә дә, башына кепка киеп, Дүртөйлегә йөри. Егетнең кыюлыгы район комитеты хезмәткәрләрен хәйран калдыра. Райком шагыйрьне укырга җибәрә. Бәдрүш Мокамай 1928-1931елларда Б.Нуриманов исемендәге «Башпедрабфак»та укый, математика укытучысы һөнәре алып чыга. 1931-1932 елларда Чишмә районының Бозаулык авылында укыта. 1932 елның июленнән 1933 елның мартына кадәр Уфада «Яшь коммунар» һәм «Яшь юксыл» газеталарында авыл хәбәрчеләре секторы мөдире булып эшли. Аннары Дүртөйле районының «Ярыш» газетасында җаваплы секретарь. Аның әдәби осталыгы үсә, илдә барган вакыйгалар турында шигырь, мәкаләләр бастыра.
1934 елның 20 ноябреннән 1936 елның 15 октябренә кадәр Кызыл Армиядә хезмәт итә. Хәрби бурычын Ерак Көнчыгышта үти. Кайткач, 1936 елның ноябреннән Бәдрүш Мокамай — янә Дүртөйле районының «Ярыш» газетасында җаваплы секретарь. Газетаны эчтәлекле итү өчен күп көч сала. Бу елларда ул коллективлаштыру идеяләрен пропагандалауда актив катнаша: районның беренче колхозлары эшчәннәре турында мәкаләләр һәм бер үк вакытта шигырьләр иҗат итә, аларны Уфа һәм Казанда чыккан газета-журналларда бастыра.
Бәдрүш Мокамай РОНО каршындагы комсомол оешмасы секретаре итеп сайлана, ВКП(б) тарихын өйрәнү буенча пропагандист булып йөри. 1939 елда ул Коммунистлар партиясе сафына кабул ителә. Шушы ук елны Уфада «Шигырьләр» җыентыгы чыга, Совет язучылары союзына әгъзалыкка кандидат итеп алына. Тәнкыйтьчеләр тарафыннан аның шигъри җыентыгына уңай бәя бирелә.
Бәдрүш Мокамайның авыл хуҗалыгын күмәкләштерүгә багышланган беренче шигырьләре 1928-1931 елларда татар телендә «Яңа авыл», «Яшь коммунар», «Яшь юксыл», «Әдәби удар», Чишмә районының «Сталинчы» газеталарында басыла. Исеме урынына «Мокамай» псевдонимын куярга ярата.
«Язсаң, язсаң, Тукай, Такташ кебек язарга кирәк! Мин Такташ әсәрләренә, аеруча «Мокамай» шигыренә гашыйк. Такташны яратканга күрә, үземә «Бәдрүш Мокамай» дигән кушамат алдым. Җитмәсә, Такташны күреп тә беләм. Минем басылган шигырьләрем хакында Такташ матбугатта язып чыкты… Яшь шагыйрьләрдән Зыя Мансур ошый… 1934 елда без, әдәбият түгәрәге әгъзалары, «Атака» дигән әдәби җыентык бастырып чыгардык. Аның хакында Муса Җәлил рецензия язды. Мин Җәлилне дә күреп беләм», — дигән Бәдрүш Мокамай Самат Шакирга, Казанда очрашкач.
Чыннан да, Дүртөйле районының «Ярыш» газетасы каршында башлап язучы шагыйрьләр һәм журналистларның әдәби түгәрәге оеша. Шагыйрь Бәдрүш һәм «Советская Башкирия» газетасының элекке баш мөхәррире урынбасары Габделхәмит Габделмәҗит улы Вахитов (1910-1976) түгәрәкне оештыручы һәм аның җитәкчесе була. 1934 елда түгәрәк үзенең «Атака» дигән беренче әдәби альманахын чыгара. Бу зур булмаган татар телендәге журнал Бөре шәһәрендә 1 мең данә тираж белән дөнья күрә. Аның әдәби материалларын туплауда һәм мөхәррирләүдә партия райкомының ул вакыттагы бүлек мөдирләре Шәймәрданов, Юнысов, Гыйрфанов, район Советы башкарма комитеты рәисе Ирмашев, газета мөхәррире Вахитов, Дүртөйле колхоз яшьләре мәктәбенең тел һәм әдәбият укытучысы Исхаков һәм район халык мәгарифе бүлеге мөдире Алкин катнашкан. Альманахның басылуы Дүртөйле районы мәдәни тормышында зур вакыйгага әйләнә.
«Атака»ның тәүге битендә Күккуян колхоз яшьләре мәктәбе укытучысы Касыйм Гомәровның «Кем эшләсә, шул ашый!» дигән шигыре урнаштырылган. Каеш авылы егете комсомолец Бәдрүш Мокамайның «Ике очрашу» шигырендә элекке ятим, ярлы крестьян хатынының тырыш хезмәт аша колхозда мул тормышка чыгуы тасвирлана.
Океаннардан менгән пар шикелле
Идән ярыгы сан пар менә.
Шул идәндә сикереп уйнап йөри
Гөлнур апа улы Ярулла.
Мин кергәч тә,
Ашыгып апам Гөлнур,
Самавырга салды күмерен.
Ә олы улы
Кружкасын тотып
Күршеләргә сөткә йөгерде…
Бәдрүш Мокамайның Күккуян авыл Советына караган «Шланды» колхозыннан язылган «Яшәсен намуслы хезмәт!» исемле репортажы да ашлык, ит, сөт муллыгы өчен киеренке хезмәткә чакыра.
Альманахка татар шагыйре Муса Җәлил игътибар итә, ул «Коммунист» үзәк газетасында «Атака»га рецензия бастыра:
«Башкортстан. Дүртөйле район «Ярыш» газетасы редакциясе «Атака» дигән исем астында үзенең тәүге җыентыгын бастырды. Анда 8 яшь иптәшнең 15 шигыре һәм очерклары урнаштырылган. Бу иптәшләр барысы да (Бәдрүш Мокамайдан башкалары) шушы «Атака» аша беренче тапкыр киң укучы масса алдына чыга. Шунлыктан аларның язган әйберләрендә җитешсезлекләрнең күп очравы гаҗәп түгел. Шулай булса да, башлангыч язучыларыбызга үсәргә ярдәм итү теләге белән, җыентыкта иң күп күзгә бәрелә торган кытыршылыкларны күрсәтеп үтәргә кирәк».
Арытаба Муса Җәлил яшь авторларның әсәрләрендәге кимчелекләрне саный, тема өстендә җитәрлек уйланмауны, тел һәм стиль төзеклеге булмавын алар хезмәтендә төп кимчелек итеп исәпли. Аның фикеренчә, кайбер шигырьләр һәм очерклар тиешенчә грамоталы түгел, урыны белән ничектер шыксыз.
Муса Җәлил уңышлы әсәрләрне мактап телгә ала. Һилал Камалның «Колхоз, ул колхоз» һәм Бәдрүш Мокамайның «Ургыл, яшьлек» шигырьләрен уңай билгеләп үтә. «Теле шома, сүзләре матур, сурәтләре җанлы Бәдрүш Мокамайның. «Ургыл, яшьлек» шигыре матур гына чыккан», дип яза Муса Җәлил. Азактан шагыйрь Дүртөйле яшьләрен әдәбият дөньясында бу яхшы, кыю башлангычлары белән котлый һәм аларга иҗат уңышлары тели.
1941 елның 22 сентябрендә Бәдрүш Мокамай үз теләге белән фронтка китә, Башкортстанның Благовещен шәһәрендә хәрби күнегүләр үткәннән соң фронтка җибәрелә. Ул башта — Көнбатыш, аннары Калинин фронтларында хәрәкәт итүче гаскәрләр белән Вязьма, Можайск, Великие Луки шәһәрләрен азат итүдә радист булып катнаша. Туган ягы белән даими элемтәдә тора. «Ярыш» газетасында, 1942 елның 1 санында аның райондашларына язылган ачык хаты басыла.
Фронтта, лирик шигырьләр белән беррәттән, Советлар Союзы Герое Зоя Космодемьянскаяга багышланган «Таня» поэмасын, «Линарияга хатлар» дигән проза әсәрен, «Кан өчен кан» пьесасын яза. Фронтта ул Константин Симонов белән очраша, фронт газетасында басылып чыккан Алексей Сурков шигырьләрен укып, үзенә рухи азык ала. Василий Лебедев-Кумач шигырьләрен күчереп, күңелдән өйрәнә. Бәдрүш Мокамайның кыр сумкасында Байрон, Тукай, Такташ һәм Сәйфи Кудаш китаплары йөри. Ул аларны сугыш тынып торган вакытларда, кыска ял сәгатьләрендә укып рухлана. Бу турыда хатларында да яза.
1943 елда Бәдрүш Мокамайның фронт вакыйгаларын сурәтләүче, совет сугышчысының Туган илен сөюенә дан җырлаучы, дошманга нәфрәт уятучы «Урал егете» дигән шигырьләр һәм поэмалар китабы басылып чыга.
Якташыбыз Бәдрүш Мокамай фронтта ике тапкыр яралана. Халык шагыйре Сәйфи Кудашка язган хатыннан:
«Сәйфи абый! 21 февральдә, 1944тә кич белән яраландым. Шунда язучылар союзына әгъзалыкка кандидат карточкасын югалттым. Минем «Хикәяләр» ни хәлдә?.. Хушыгыз. Сәлам белән: Бәдрүш Мокамай. 29 февраль, 1944 ел».
Бәдрүш Мокамай дәвалангач, сапёрлар взводы командиры булып хезмәт итә.
«Көт син мине, гүзәл Агыйделкәй,
Данлы җиңү белән кайтырмын»,
дип язса да, Бәдрүш Мокамайга туган ягына, хатыны һәм кызлары янына кайту насыйп булмый. Шагыйрь 1944 елның 20 сентябрендә Латвия җирен азат итү буенча барган сугышларда һәлак була. Аның кыр сумкасыннан пуля тишеп үткән шигырьләр дәфтәре һәм язылып бетмәгән хаты табыла.
«Башкортстаннан килгән шагыйрь-сугышчы җырларын дәвам итә алмыйча һәлак булды. Аның өзелеп калган җырын яшь буын шагыйрьләр дәвам итәр! Сөекле старшина һәм батыр сугышчы-шагыйрь үчен дошманнан өчләтә алырбыз!» — ди рота командиры, Бәдрүш Мокамайны җирләгәндә.
Якташыбыз җирләнгән туганнар каберлеге Латвиянең Сидрабенес волостенә караучы Елгава шәһәреннән ундүрт чакрымдагы Салгалес скола хуторы янында, чыршы урманы эчендә урнашкан. Биредә 482 совет солдаты җирләнгән, барысының да исемнәре билгеле. Каберләргә яугирләрнең исем-фамилияләре язылган истәлекле унбиш таш һәм бер билге куелган.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
.Бәдрүш Мокамай
.Бәдрүш Мокамай җәмәгате Клавдия Архипова белән.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Предмет
Татар әдәбияты
Тема
Һади Такташның “Мокамай” шигыре. “Лирик герой” төшенчәсе.
Максат
1. XX йөз башының танылган шагыйре Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру. “Мокамай” шигырен анализлау. Лирик герой турында төшенчә бирү.
2.Укучыларның тыңлап аңлау, логик фикерләү сәләтләрен, диалогик сөйләм, бүгенге көн күзлегеннән бәя бирү күнекмәләрен үстерү. Лирик геройны әсәрдән табу.
3. Такташ шиъриятендәге матурлыкны күрә белергә өйрәтү. Тугры дуслыкның кадерле сыйфат икәненә төшендерү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр
Шәхескә кагылышлы: Туган якның кадерле, онытылмас икәнен аңлау. Чын дуслык кадере, ялгыш адым ясамаска кирәклеге турында аңлау.
Метапредмет нәтиҗәләр:
Танып-белү УУГ: Тарихтан Такташ яшәгән чор турында мәгълүмат алу. Һәр кеше тормышында хатирәләр барлыгы, аларның яхшы һәм начар булуының кешенең үзеннән күп торуы турында аңлау. Тыңлап аңлау, аңлап укый белү, өйрәнелә торган материал эчендә төп фикерне билгели белү.
Коммуникатив УУГ: Сораулар бирә, тыңлый һәм башкаларның сорауларына җавап бирә, сөйләм нормаларын исәптә тотып, укытучы, сыйныфташлар белән уку диалогы алып бара белү.
Регулятив УУГ: Уку мәсьәләсен куя, үз эшчәнлекләрен планлаштыра һәм оештыра, үз эшчәнлегеңне бәяли белү.
Предмет буенча: Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүматлы булу. “Мокамай” шигыренең эчтәлеген белү. “Лирик герой” төшенчәсе белән танышу, аны әсәрдән таба белү.
Дәрес тибы
Яңа белемнәр ачу
Педагогик технология
Үстерелешле укыту технологиясе
Төп төшенчәләр
Шаулау, борчылу, матурлык, ярату, ялгыз булу, адашу, үкенү хисе, тугрылык
Предметара бәйләнеш
Сынлы сәнгать, татар теле, тарих
Эшне оештыру
Фронталь, төркемнәрдә, индивидуаль
Җиһазлау, ЦЭР
Такташның портреты, мультимедиа проекторы, экран, такта, әсәрләреннән күргәзмә
Материал
1. Хәсәнова Ф.Ф. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) . 6 нчы сыйныф. Ике кисәктә. 1 нче кисәк.- Казан: “Мәгариф-Вакыт”нәшр., 2014. Б.45-51.
2. Хәсәнова Ф.Ф. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен методик әсбап. 6 нчы сыйныф.- Казан: “Мәгариф-Вакыт”нәшр., 2014. Б.67-68.
3. Хәсәнова Ф.Ф. Татар әдәбияты: һәр дәрескә тестлар (диагностика буенча эш дәфтәре). 6 нчы сыйныф.- Казан: “Мәгариф-Вакыт”нәшр., 2016. Б.32-33.
Дәреснең этаплары
Укытучы эшчәнлеге
Укучы эшчәнлеге
Универсаль уку гамәлләре
Психологик уңай халәт тудыру, актуальләштерү
(1 мин)
-Исәнмесез! Кәефләрегез ничек? Барыбызга да хәерле көннәр, уңышлар теләп, дәресебезне башлыйк.
-Без ничәнче гасырда яшибез?
-Үткән дәресләрдә ничәнче гасыр әдәбиятын өйрәндегез?
-XX йөз башы татар әдәбиятының иң күренекле вәкилләрен әйтә аласызмы?
Бүген дә шул чор әдәбиятын өйрәнүне дәвам итәрбез.
Укытучыны, иптәшләрен сәламләү.
Сорауларга җавап бирү:
-XXI гасырда.
-XX йөз башы татар әдәбиятын.
-Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Мәҗит Гафури.
ШУУГ: Әдәп- әхлак нормаларын исәпкә алып эшләү.
РУУГ: Эшчәнлекне оештыра белү.
ТБУУГ: әдәбиятның чорларга бүленешен күзаллый.
Белемнәрне тигезләү
(4 мин)
Өй эшен тикшерү.
1. М. Гафуриның “Ана”, “Ана теле” шигырьләре буенча тест эшләтә.
2. Җавапларны экранга чыгара.
Бәяләү:
6-7 дөрес җавапка “5”ле
5 дөрес җавапка “4”ле
Индивидуаль тест биремнәрен эшлиләр. Җавапларның асларына сызалар.
ҮЗБӘЯ №1
ТБУУГ: Эчтәлек белән бәйле рәвештә сорауларга җавап бирә белү.
РУУГ: Җавапларны дөресли һәм бәяли белү.
Уку мәсьәләсен кую (2 мин)
1.Уку мәсьәләсен билгеләтү. Төркемдә эш оештыру.Экранга слайд ( дуслык турында мәкальләр).
Дустың булмаса – эзлә, тапсаң – югалтма!
Иптәшең үзеңнән яхшы булсын.
Ялгыз агачны җил сындыра.
Ил өстендә илле дустың булсын.
Кешенең иң зур дәүләте – чын дусты.
-Димәк, бүген нинди темага багышланган шигырьукыйбыз? (чын дус турында)
Дәрес темасын әйтү. Тактада.
Төркемнәрдә мәкальләрне уку, кабатланып килгән сүзнең астына сызу.
Тема буенча фаразлау, уку мәсьәләсен билгеләү.
ТБУУГ:Уку мәсьәләсен аңлау.
РУУГ:Уку мәсьәләсен куя, үз эшчәнлекләрен планлаштыра һәм оештыра белү.
Уку мәсьәләсен адымлап
Чишү
4 мин
3 мин
1 мин
2 мин
6 мин
5 мин
3 мин
1. Һ. Такташның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру:
1) Шагыйрьнең портреты белән эш.
2) Төркемдә эш оештыру. Уку барышында 1 төркем тормыш юлына, 2 төркем иҗатына игътибар юнәлтә. Модельләштерү.
3) Тормышыннан кызыклы вакыйгалар бн тулыландыру.
4) Даталарны дөрес әйтергә өйрәтү.
2. Һ. Такташның “Мокамай” шигырен өйрәнү.
1) Дуслар турында әңгәмә оештыру.
— Кемнең кечкенәдән уйнап үскән дусты бар?
— Мәктәп дуслары бармы?
— Син дустың бн нишлисең?
— Авыр чакта кем ярдәмгә килә?
— Мокамай сүзен кем ничек аңлый?
(Мокамайның кушамат икәнлеген аңлату.)
2) Сүзлек белән эш. Экранда
Югарыга таба юл алу – тормышта үзеңне табу
Ис китү — кызыксыну
Тал чыбыгы ашау – кыйналу
Җәфа чигү – интегү, газаплану
Кәсеп – шөгыль
Һәлакәт – фаҗигале үлем
Яман ат – яман исем, хурлык
Йолу – коткару, саклап калу
Тормыш баткагы – тәртипсезлек, буталчыклык
Сыйнфый бөлгенлек – ярлылык, хәерчелек
Мокамай – кушамат
3)Шигырьне сәнгатьле итеп сөйләве.
4) Авырлыктан чыгу юлын күрсәтү: тарихтан 20-30 чы еллардагы авыр тормыш, ачлык турында аңлату. Шигырь 1929 нчы елда языла.
5) Шигырь тексты буенча эшләү.
— Шигырьдән кабатланган юлларны табыгыз. Алар ни өчен кулланылган?
— Шагыйрь нәрсәне оныта алмый?
-Ә шаулау -ул нәрсә?
Беренче юлларында ук автор шигырьнең настоениесен билгели. БОРЧЫЛУ.
7) Кабатлауга мисал эзләтү.
-Ничә тапкыр кабатлый? Нәрсә әйтергә тели?
Шушы кабатлаулар әсәрнең иң мөһим эчтәлеген ача.
3. “Лирик герой” төшенчәсен аңлату.
Экранда
Лирик герой — әсәрдә, шагыйрьнең хисләреннән тыш, күпчелек кешеләргә хас уй-кичерешләрне гәүдәләндерә торган образ.
Тактада схема төзү
Лирик герой= автор+башка кешеләрнең хисләре, уйлары
-Лирик геройны нәрсә борчый?
-Лирик геройның нинди сыйфаты ачыла?
Һ. Такташ турында тыңлау.
Портрет бн эшли белү.
Дәреслектән биографияне уку
1 төркем- Такташның тормыш юлын яза.
2 төркем – Такташның иҗатын яза.
Лидерлар җавапларны укый.
Даталарны дөрес әйтү.
Нәтиҗә ясау. ҮЗБӘЯ №2
Сорауларга җавап бирү.
Авырлык бн очрашу:
Мокамай сүзен аңламау.
Кушамат икәненә төшенү.
Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү. Сорауларга җавап бирү.
Шигырьне тыңлау. Ритм, матурлыкны тоярга өйрәнү.
Авырлык бн очрашу: каракны аклап сөйләп булуын аңлап бетермәү.
Тексттан кабатлауларны табу.
-“Бер җирдә юк андый…” кабатлау хисне көчәйтү өчен кулланылган.
-Яфраклар шаулавын.
-Шаулау- борчылу, тынгысызлык.
Тексттан кабатлауларны табу.
-“Әкияттәге ике бала кебек…” 5 тапкыр кабатлай. Дус булулары турында әйтергә тели. Әкияттәге кебек язмыш тели. Үзбәя №3
Сорауга җавап бирү.
-Лирик геройны дусты турында начар сөйләүләре борчый.
-Лирик геройның дустына булган чиксез яратуы ачыла. Дустын ЯРАТУ хисе.
ШУУГ: Мәгърифәтле булуның әһәмиятен аңлау. ТБУУГ: Тыңлап аңлау, аңлап укый, өйрәнелә торган материал эчендә төп фикерне билгели белү.
КУУГ: Сораулар бирә, тыңлый һәм башкаларның сорауларына җавап бирә, сөйләм нормаларын исәптә тотып, укытучы, сыйныфташлар белән уку диалогы алып бара белү.
РУУГ: Уку гамәлләрен башкара белү. Җавапларны бәяли белү.
Предмет нәтиҗәләре: Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүматлы булу. “Мокамай” шигырен тыңлау һәм шәрехләү.
“Лирик герой” төшенчәсен аңлау, тексттан таба белү.
Динамик пауза РУУГ: Үзкөйләү.
4. Белемнәрне ныгыту. Модельләштерү. Төркемнәрдә эш оештыру.
-Мокамайның үлеме лирик геройда нинди хис тудыра?
-Ни өчен шагыйрь Мокамайны гаепләми? Сез аның белән килешәсезме?
-Ул аның хатасын ничек атый?
-Бу шигырьне шагыйрь ни өчен язган? Дәлилләгез.
Лирик герой дустының үлүе өчен борчыла, дусты турында начар сүз яшәве борчый.
-Ант итү, биргән сүзеңдә тору нәрсәне аңлата?
-Лирик герой, Мокамай язмышы белән бәйләп, исән калганнарга нинди киңәш бирә?
Экранда урман рәсеме. Ни өчен автор бу шигырен шундый матур табигатьне сүрәтләп башлый?
Лирик геройның тоткан юлы нинди? “Яктыга югарыга таба юл алдым…”
Тормыш белән бәйләү.
Ике геройны чагыштырып, модель төзиләр. Үрнәк модель кушымтада бирелә.
Аермалы һәм уртак якларны чиратлап уку.
Нәтиҗә чыгару. ҮЗБӘЯ№4
-ҮКЕНҮ ХИСЕ.
Индивидуаль эш. Фикерләр әйтү.
-Син адаштың…
-Белмәдең…
-Ялгыз чыгу мөмкин түгелен… Адашу, ялгышу дип атый.
-Аның “карак” дигән исемен бетерү өчен.
“Юк, юк, мин ант итәм
Һичбер вакытта да
Сине карак итеп сөйләмәм”…
-Лирик герой дустына тугрылыклы булып кала. ТУГРЫЛЫК – дуслыкта иң кирәклесе.
-Югарыга омтылырга, көчле булырга, авырлыкларга бирешмәскә.
-Фаҗиганең тирәнлеген күрсәтү өчен.
Лирик геройның тоткан кыйбласын рәсем бн тәңгәлләштерү. Иптәшеңне начар эшләрдән саклап калуга, авыр чакта ярдәм итүгә карата тормыштан мисаллар китерү.
ШУУГ: Кешеләрдәге аерма һәм уртак якларны билгели белү.
ТБУУГ:Уку материалыннан файдалана, куелган максаттан чыгып, гомумиләштерүләр ясый белү.
КУУГ: үз фикерләрен әйтә, башкаларны тыңлый белү.
РУУГ: Төркемдә эшли белү. Бәяли белү.
Рефлексия
Өй эше биремен аңлату.
1.Шигырьдән ошаган өзекне ятларга.
2.малайлар дуслыгы турында укылган әсәрләрне искә төшереп язарга.
3. “Малайлар дуслыгы” дигән темага кечкенә хикәя төзергә.
Өй эше биременең аңламаган өлешләрен ачыклыйлар.
ТБУУГ: биремне аңлау.
РУУГ:Үз эшчәнлекләрен планлаштыра һәм оештыра белү.
Рефлексияне оештыру.
-Нинди яңалык белдең?
-Кайсы төп төшенчәләрне истә калдырдың?
-Шигырь настроениесе нинди булды?
-Синең кәефең нинди булды?
-Синең эш нәтиҗәң нинди?
-Кемне мактый алабыз?
-Авырлык кайда туды?
-Чыгу юлын таптыкмы?
-Төп төшенчәләрне тәртип буенча ничек урнаштыра алыр идегез?
Сорауларга җавап бирү.
Максат һәм нәтиҗәләрдән чыгып, үз-үзләрен бәяләү.
БОРЧЫЛУ
ЯРАТУ
ҮКЕНҮ
ТУГРЫЛЫК
Үзбәя №5
ШУУГ: туган як матурлыгына соклану. Дуслык кадере, тугрылык ялгыш адымнар ясамаска кирәклеген аңлау.
КУУГ: Үзенең карашын әйтә һәм дәлилли белү.
РУУГ: Үзбәя.