Халкымнын кунел бизэклэре сочинение

                  Халкыбызның
күңел бизәкләре

                                                                                             
Рәхим-шәфкатҗле булсын өлкәннәр,

                                                                                            
Җанны җылытсын иман нурлары.

      
                                                                                      Әй,
нәни кешем-өмет йолдызы,

                                                                                             
Имин, уң булсын барыр юлларың.

               
                                                                               Кул
сузып сиңа, елмаеп дәшәм:

                                                                                             
“Якты дөньяга ямь биреп яшә.

                       
                                                                        Җиргә
син кирәк, илгә син кирәк,

                                                                                               
Көнгә син – терәк, исәнме, Кеше!”

                    
                                                                                                Факил
Сафин

  
Бала үзен кеше итеп тойсын өчен, аңарда милли горурлык, туган телгә мәхәббәт
хисе тәрбияләргә кирәк. Шуның өчен дә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә
халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен өйрәтү мөһим
чараларның берсе булып тора. Үз халкыңның телен, мәдәниятен өйрәткәндә
балаларны башка халыкларның да тарихы, мәдәнияте белән таныштыру бик мөһим.  

   
Татар халкының рухи байлыгы, милли мәдәнияте һәм сәнгате ерак тарихка тоташа.
Менә алар – халкыбызның күңел җәүһәрләре:  нәфис итеп эшләнгән бизәнү әйберләре,
милли костюмнар, алтын җепле чигү үрнәкләре һәм әлбәттә, күнгә бизәк төшереп
эшләнгән әйберләр. Болар барсы да – гомумкешелек кыйммәтенә ия булган чын
сәнгатҗ әсәрләре, дөньякүләм сәнгать хәзинәсенең бер өлеше.

  
Халкыбызның алдагы  көне, язмышы бүгенге балаларны, яшьләрне тәрбияләү белән
тыгыз бәйләнгән. Тотрыклы шәхес тәрбияләү – ул балаларда башка милләт
кешеләренә, аларның мәдәниятенә уңай мөнәсәбәт булдыру дигән сүз ул. Без
нәниләрдә үз халкыбызга, үз илебезгә мәхәббәт тәрбияләү белән генә чикләнмичә,
кайда яшәүләренә карамастан – барлык халыкларны, табигатьне яратырга өйрәтәбез

  
Без балаларны халык сәнгатенең барлык төрләре белән таныштырырга тиеш. Мәсәлән,
без кисеп ябыштыру, рәсем шөгыльләре, дидактик уеннар аша татар халкының
орнаментлары белән таныштырабыз.Орнамент ясаганда балаларны өстәмә(ярдәмче)
сызыклар кулланырга өйрәтерәтәбез. Дуга – ул нигез. Чәчәк бәйләмендәге
бормалы-сырмалы яфрак та, чәчәк тә дуга ярдәмендә ясала.Сыгылмалы орнаментларны
тигез үлчәмле итеп ясау өчен, тар итеп киселгән кәгазь кисәкләре бирергә кирәк.
Болай эшләгәндә татар орнаментын үзләштерү, өйрәнү балаларга читен булмый.

  
Татар орнаментында күп кенә элементлар өзлексез кул хәрәкәтләре белән ясала, бу
балалар кулындагы вак мускулларны, хәрәкәт координациясен, тоемлау ритмын,
күреп чамалау сәләтен үстерүдә зур әһәмияткә ия. Милли орнаментларны
үзләштермичә, халык сәнгатен өйрәнү мөмкин түгел. Ә туган халкыңның милли
сәнгате үз халкың өчен горурлык хисе һәм аның киләчәгенә  өмет уята.

     
Халкыбызның  гореф-гадәтләрен, милли бәйрәмнәрен, татар халкының милли
киемнәрен, бизәнү әйберләрен, аяк киемнәрен истә тотып, без “Халкыбызның күңел
бизәкләре ”дип исемләнгән альбом төзедек. Бу альбом үз эченә күп кенә
мәгълүматны сыйдырган. Шушы  альбом аша татар халкының милли  киемнәрен, бизәнү
әйберләрен, көнкүреш әйберләрен һ.б турында балаларның белемнәрен
тулыландырабыз.

  
Йомгаклап шуны әйтәсе килә, милли тәрбия, милли үзаң мәктәпкәчә яшьтә бирелә
башлый, туган илгә, телгә, халыкка мәхәббәт тәрбияләү, иман нурын тарату
мәгариф системасының, аның бер буыны буларак-мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү
оешмаларының гаять зур, хәлиткеч бурычы. Язмамны тәмамлап Флера Тарханованың
түбәндәге шигырь юллары белән төгәллисе килә:                              
Милләтеңне, телең, динең сатсаң,

                                       
Бездән калыр бары таш исем.

                          
             Тарихлардан төшеп калмыйк дисәң,

                                       
Бу дөньяда   шундый  итеп яшә-

                                       
Башка милләт сиңа хөрмәт белән

                                        
Бу – татар бит, диеп баш исен.

             

            

                               

Подробности

Автор: Алия Киямова

Опубликовано 30 Ноябрь -0001

Просмотров: 23451

Рейтинг:   / 30

Халкымның йола,гореф-гадәт һәм бөйрөмнәренең әдәбиятта чагылышы.
Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
«Ю.А.Гагарин исемендәге өченче санлы урта гомуми белем мәктәбе”нең укытучысы Кыямова Алия Мулләхмәт кызының
фәнни-тикшеренү эше.

Кереш
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәннәрне онытма син.
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен.
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
Р.Фәйзуллин
Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтылган.
Тормыш–көнкүрештә билгеле бер йолалар үтәү, гореф-гадәтләрне тоту һәм бәйрәмнәр үткәрү барлык милләтләргә дә хас. Ул әлеге милләт мәдәниятенең мөһим бер өлеше булып исәпләнә. Гореф-гадәтләр борын-борыннан халык тарафыннан үтәлеп килә торган бәйрәмнәрне, йолаларны үз эченә ала. Билгеле бер йолаларның үтәлеп килүе җәмгыятьне дә тотрыклы итә, алардан башка халык тулы кыйммәтле тормыш белән яши алмый.
Халык бәйрәмнәре, йолалары – кешене тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә. Эш шунда ки, ул бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшь буын бәйрәмдә катнашу тәртибен кечкенәдән үк өйрәнеп үсә. Һәр кеше, табигый рәвештә, үз-үзен тоту гадәтләрен үзләштерә, милли тәрбия ала.
Шулай итеп, милли йолаларыбыз, бәйрәмнәребез милли хисләр формалашуда, милли горурлык тәрбияләүдә әһәмиятле урын тоталар. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йола, бәйрәмнәре, әлбәттә инде, буш җирлектә тумаган. Алар арасында елның төрле вакытларына, дини йолаларга, тормыштагы үзгәрешләргә бәйле барлыкка килгәннәре дә бар. Мәсәлән, безнең татар халкында елның төрле вакытлары белән бәйле рәвештә барлыкка килгән Нәүрүз (язны каршылау), Нардуган (кышны каршы алу) бәйрәмнәре ерак гасырлардан күчә-күчә хәзерге көннәргә килеп җиткәннәр. Татар халкы ислам дине белән бәйле бик күп дини бәйрәмнәрне дә олылап үткәрә. Аларның иң зурлары: Ураза гаете һәм Корбан гаете бәйрәмнәре.
Сулар аккан кебек, чорлар, еллар үткән. Татар халкы бик күп тормыш сынаулары үтеп, бүгенге көнгә дә килеп җиткән. Кайчандыр югалуга дучар ителгән милләт туган телен саклап, алга таба атлаган. Гасырлардан-гасырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән, һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, югалып бетә язып, безнең көннәргә дә килеп җиткән.
Гасырлар дәвамында халыкның күңеленә сеңгән йола Һәм бәйрәмнәрнең рухы безнең әдәбиятыбызда чагылыш тапкан. Күренекле шәхесләребез К.Тинчурин, Г.Бәширов, Г.Исхакый, Ф.Хөсни һәм башка язучыларыбыз иҗатында халкыбызның гореф-гадәт, йола һәм бәйрәмнәрененең бирелешен күрәбез. Алар милли хисләр формалаштыруга, милли горурлык тәрбияләүгә ярдәм итәләр. Халык бәйрәмнәре, йола, гореф-гадәтләр язучыларыбызның күбрәк авылга багышланган әсәрләрендә сурәтләнә, чөнки авыл халыкның бик борынгыдан килә торган мондый хәзинәләрен үзендә саклаучы дөнья итеп карала.
Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек ” әсәре әдәбиятыбыз барышында аерым урын алган әсәр. Ул әсәрендә аерым бер авыл мисалында татар халкының гореф-гадәт һәм йолалары турында бик мәгълүмат бирә. Халык характерының һәм яшәешенең әхлакый чыганакларын автор революциягә кадәрге татар авылының борынгыдан килә торган гореф-гадәтләрендә, йолаларында эзли. Туган халкының сабан туй, көзге туйлар, каз өмәсе, тула өмәсе кебек хезмәт бәйрәмнәрен, чәчү, печән һәм урак өстен сурәтләү аша язучы аның хезмәткә мөнәсәбәтен һәм осталыгын чагылдыра. Халыкның иң яхшы йолаларында һәм гореф-гадәтләрендә гәүдәләнгән шигъри күңел, икенче яктан, аның тарихи оптимизмын, зур ихтыяр көчен тудырган, яктылыкка, аң-белемгә омтылып яшәвенә сәбәп булган. Шушы ук күңел аңа башка халыклар белән аралашырга, үзенең данлы улларын ихтирам итәргә булышкан. Боларны автор, аерым алганда, күрше татар һәм рус авылы яшьләренң бергәләп күңел ачуларын, халык шагыйре Тукай үлгәннән соң гади крестьяннарның да тирән кайгыруларын сурәтләү аша күрсәтә. Г.Бәшировтан кала тагын Г.Исхакыйның әсәрләрендә гаилә йолаларыннан сөннәт, туй йолаларын сурәтләвен күрәбез. “ Сөннәтче бабай” әсәре милләтебезнең гореф-гадәтләрен саклау, буыннар бәйләнешен, гаиләнең балаларда тугрылык тәрбияләү мәсьәләләрен чагылдыра. Г.Исхакый бу әсәрен иҗтимагый сәясәтче буларак милләтен кайтыртып язган, аның киләчәге турында борчылган. Ул “Зөләйха”, “Остазбикә”әсәрләрендә туй йолаларын тасвирлап биргән.
Соңгы елларда халкыбызның туган җиренә, туган теленә, үткәненә, мәдәниятенә игътибары артканнан-арта бара. Бу үзгәреш йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрне үткәрүгә, онытылганнарын торгызуга һәм яңартуга китерә. Буыннан-буынга күчеп килгән, бу рухи байлыкларыбыз бүгенге көннәрдә дә безнең тормышыбызның, яшәешебезнең бизәге булып тора.
Татар халкының борынгыдан килгән йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрен чагылдырган әдәби әсәрләр аша халкымнымның күңел җәүһәрләрен барлыйбыз, үткәнен киләчәк буыннарга җиткерәбез, киләчәккә ышанычын арттырабыз, милләтебезне саклауда бер юнәлеш булуын азсызыклыйбыз. Чөнки әдәбият аша гына халыкның бик тирәндә яткан сыйфат-хасиятләрен, үзенчәлеген, милли рухын тоеп, сиземләп була. Фәнни эшнең максаты да менә шундый әдәби әсәрләргә нигезләнеп, татар халкының йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәренең буыннан-буынга тапшырылып килүен ачыклау, Татарстан халыклары тормышындагы ролен ачу .
1.1 Республикабызда бик зурлап уздырыла торган бәйрәмебез – Сабан туе.
Язгы бәйрәм – Сабан туеның барлыкка килүен, формалашуын, үсүен ел фасыллары һәм татар халкының гаять үзенчәлекле рухи һәм мәдәни мирасы арасындагы тыгыз бәйләнешне чагылдыручы каледарь йолаларның бер өлеше итеп карарга кирәк.
Сабан туе кайчан, кайда барлыкка килгән, аның тамырлары кая барып тоташа? VI гасыр ахырына караган “Вэйшу”дигән кытай елъязмасында, мәсәлән, һуннарның ел саен яз көне үз ата-бабаларына, күккә, җиргә һәм төрле рухларга корбан бирүләре, әлеге форсаттан файдаланып, бөтен нәсел-ыруларын җыеп дәүләт тормышына бәйле мәсьәләләрне хәл итүләре, күңел ачулары, ат һәм дөя чабышлары уздырулары хакында кызыклы мәгълүмат теркәлгән.
Бәйрәмнең атамасын тәшкил иткән “сабан” һәм “туй” дигән борынгы төрки сүзләргә лингвистик анализ, аны башка төрки халыкларының ел фасылларына бәйле охшаш бәйрәмнәре белән чагыштыру, Сабан туен барлыкка килгән чорында ук табигатьнең уянуы һәм язгы эшләр башлануы хөрмәтенә оештырыла торган язгы туй булуы хакында сөйли. Аның нигезендә борынгы төрки кабиләләрендә яшәп килгән йола – табигать белән никахка керү йоласы ята. Бәйрәмнең асылы — нәсел-ыруның яңаруы, аның яшәү куәте көчәюе идеясенә туры килгән1. Сабан туе, кагыйдә буларак, болында, кырда яисә урман аланында, су янында, тау итәкләрендә
уздырылган. Сүз уңаеннан шуны да әйтү урынлы булыр: бөек шагыйребез Г.Тукай үзенең мәшһүр “Шүрәле”сендә мәйданны, сабан туе һәм җыен белән бер рәттән, аерым бәйрәм дип атый.
“ Бу авылнын мин җыен, мәйдан, Сабан туйларын
Язмыймын куркып, еракларга китер, дип, уйларым”.
Безнең бәйрәмнәрдә, аерым алганда Сабан туенда борынгы традиция эзләре сакланып калуның төп сәбәпләреннән берсе шунда ки, алар барыннын да элек яшьләрдә осталык, батырлык, физик яктан чыдамлылык тәрбияләүгә, бер сүз белән әйткәндә, ыруны яңартуга, аның көчен һәм байлыгын арттыруга юнәлтелгән.
Махсус яшьләр Җыены булуын без “Идегәй” дастанында да күрәбез.
Әлеге сынау урыннары булып, мөгаен, Сабан туе һәм башка бәйрәмнәрнең мәйданнары хезмәт иткәндер. Әйтик, “Дутан батыр” әкиятендә дә бәйрәм – халык җыелып, мәйдан ясап ат, көрәшләр бәйгесе үткәрү2. Татар телендә “мәйдан” һәм “бәйге” турыдан-туры Сабан туе бәйрәме белән бәйле һәм синоним сүзләр буларак кабул ителә, барыннан да элек, көрәш һәм ат чабышлары үткәрү урынын аңлата3.
Фольклорда мәңгеләштерелгән каһарман халык хәтерендә чын алып батыр – көчле, кыю, гадел һәм зирәк кеше, үз халкының патриоты буларак калган. Хәтта картлык көнедә дә үз улы Норадын белән бәхәстә, Идегәй үзе турында болай ди:
Гөрелдәсәм, сугар яшенмен,
Көлсәм мин бер чуакмын;
Киреләнсәм, йокың бозармын,
Көрәшсәм, сине егармын,
Йөгерсәм, сине узармын4.
Дастанда асылда Идегәй катнашкан күп кенә Җыен һәм Сабан туе ярышлары һәм уеннары тасвирлана.
Сабан туе – халкыбызның борыгыдан килгән бәйрәме. Аның белән башка халык вәкилләре дә кызыксынганнар. Татарларның бу олы бәйрәменең ни өчен Сабан туе дип аталуы турында немец галиме Карл Фукс (1776-1846 нчы елларда яшәгән) болай дип язып калдырган:
“Бу борынгы татар халык бәйрәме һәр язда үткәрелә, анда барлык татарларда катнаша.
Сабан сүзе сука дигән мәгънәне аңлата. Димәк, әлеге бәйрәм шуны аңлата: табигатьне уятучы яз басуларны эшкәртергә өнди…
Сабан бәйрәмен карарга картлар да килә. Кояш баю вакыты җитсә, алар шунда ук кичке намаз укыйлар. Төзек сафларга басып, җиргә иелә-иелә, дога укыйлар. ”1
Туй сүзе исә татар халкында нинди дә булса олы бер бәйрәм мәгънәсенә туры килә. Мәсәлән, хезмәт туе, бәби туе, өй туе һәм башкалар. Димәк, Сабан туе ул чәчүдә, язгы кыр эшләрендә төп корал булган сабанның (суканың) эше беткәч, ягъни чәчү төгәлләнгәч үткәрелә торган туй, ягъни бәйрәм икән.
Сабантуй – халык бәйрәме. Ул элек яз көне кар беткәч тә, чәчүгә чыкканчы үткәрелгән. Моны, кагыйдә буларак, авыл картлары киңәшеп хәл кылганнар һәм бәйрәмне үткәрү көне турында базар көнне игълан иткәннәр. Шуның белән бергә, бер төбәктәге авыллар ярышларны төрле көнне үткәрергә омтылганнар. Бу башка авыл кешеләре дә күршеләренең бәйрәмендә катнаша алсын өчен эшләнгән. Ләкин сабан туй ул шул авыл халкының үз бәйрәме исәпләнгән һәм башка авыллардан кунак чакыру гадәте булмаган. Катнашасы килгән күршеләр чакырмыйча гына, мәйданга үзләре килгәннәр һәм бәйгеләр беткәч , гадәттә өйләренә кайтып киткәннәр. Дөрес, бу авылдагы туган-тумачасы һәм таныш-белешләренең ашка чакыруы да мөмкин булган. Ләкин, тулаем алганда, сабан туй кунак чакыру, кунакка йөрешү вакыты булган. Әйе, ул – олы бәйрәм, һәм аңа хәзерлек алдан ук башланган. Хатын-кызлар өй җыештырганнар, бөтен нәрсәне чистартканнар. Ирләр исә ишегалдын, урам тирәләрен себергәннәр, чүп-чарларны җыештырганнар .
“ Сабан туен, язның бу шау-шулы, ыгы-зыгылы һәм шатлыклы якты бәйрәмен без, малайлар, кар җепшекләнә башлагач ук көтәргә тотына идек. Сабан туе дигәнебез һаман килә, үзенә күңелле яңалыклар ияртеп көн саен якыная бара. Моны кешеләр генә түгел хәтта атларда сизә…
Үзенең көрәшчеләре, чабыш атлары, колга башындагы кызыл башлы сөлге-тастымаллары, канәфер, бадъян, дарчиннәр, эрбет чикләвекләре, төрле төскә буялган күкәйләре, чуклы конфетлары һәм гомергә онытылмаслык гармун көйләре, уен-җырлары – кыскасы, бөтен шау-шулы һәм бизәкле, чуп-чуар куанычлары белән дәп-дәү булып, шаулап, ыгы-зыгы кубарып безнең авылга Сабан туе әнә шулай килә иде…
Иртәгә Сабан туе дигән кичне кем генә тыныч йоклый алды икән..! ”1
Сабан туй көнне иртән иртүк балалар өйдән өйгә кереп, манган йомырка һәм башка тәм-том җыйганнар. Татар халкының бу күркәм йоласы турында Әхмәт Фәйзи “Тукай” романында тасвирлап китә.
“ Аннары авылның ир-атлары, егетләре иңнәренә колгалар салып, бүләк җыярга чыкканнар. Бүләкләр җыю һәркайда бер төрле булган. Былтыргы сабан туеннан соң кияүгә чыккан яшь киленнәрдән алган сөлге иң кыйммәтлесе булып саналган. Килен аны шушы йоланы күздә тотып алдан әзерләгән. Башкалар ситсы, баш яулыклары, чиккән кульяулыклар, сөлге һ.б. бүләкләр биргәннәр. .Моннан тыш, һәр хуҗа хатын бер-ике йомыркада бирә торган булганнар. Аның бер өлешен кибеткә тапшырылган, акчасына бүләкләр алынган. Ә калганнары мәйданда файдаланылган – аны җиңүчеләргә биргәннәр, көрәшчеләр чи йомырка эчкәннәр. Бүләк җыючылар бүләкне мул бирүчеләрне мәйдан каршында мактап телгә алганнар. Бүләкне яшьләр җыйганда җыр, моң яңгырап торган. Бүләкләр җыелып беткәч, бәйрәм башланган.
К.Тинчурин “Зәңгәр шәл” драмасында Сабан туй бәйрәмендә егетләрнең бүләк җыю күренешен тасвирлаган. Драматургның әсәре шаян уеннарга, җыр-моңга бай, гүзәл яңгырашлы . Әсәрдә авыл егетләренең Сабан туена бүләк җыеп йөрү күренеше бик үзенчәлекле, искиткеч матур итеп сурәтләнгән. Бу көнне һәркемдәге күңел күтәренкелеге, уен-көлке, тапкыр җаваплы әйтешүләр – Сабан туеның татар халкы өчен нинди зур куанычлы бәйрәм булуын күрсәтә . Әсәрдә бирелгән сабан бүләге җыю күренеше шуңа бер мисал булып тора. Ул татар халкының җыр-моң, уен-көлке яратуының үрнәге. Егет һәм кызларның бер-берсе белән әйтешүе жор теллелекләрен генә түгел, ә аларның хезмәттә дә уңган, тырыш булуларын күрсәтә. Моңа мисал итеп, кызларның чиккән сөлгеләрен, тукыган тастымалларын әйтеп китү урынлы булыр.
Сабан туен үткәрү өчен махсус урын билгеләнгән. Ул болын җир, аланлык булып, агачлар белән әйләндереп алынган тигез һәм уңайлы җирдә урнашкан. Бу урын мәйдан дип аталган. Һәр авыл өчен билгеле булган көнне – иртәнге якта яисә төштән соң хөрмәтле аксакаллар җыелган бүләкне мәйданга алып чыкканнар. Иң алдан ир уртасы кеше сөлге-яулыклар, ситсы бәйләнгән колга күтәреп барган. Мәйданда бүләкләрне аерым төр ярышлар өчен атап, билгеләп куйганнар.
Ярышлар гасырлар буена килгән тәртип буенча үткән. Аларны ат чабышы башлап җибәргән. Иң матур сөлгеләрнең берсен ат чабышында җиңүчегә биргәннәр. Кайчакта иң ахырдан килгән атка махсус атап бирелгән сөлгене такканнар.
Ат – Сабан туе күрке. Хуҗалар үзләренең атларын чабышка алдан ук әзерләгәннәр. Әзерлекле ат чабышлар якынаюын алдан ук сизеп торган.
М. Гали бу хакта 1915 нче менә ничек язган: “Сабан туена кадәр бер атна элек атыбыз тынычсызлана, баскан урыныда бии башлады, авызына бер уч та азык капмады. Ишек алдына чыгарылган чакларында мәйдан тарафына карап туктаусыз кайнарланып кешнәде.”2
Фатих Хөсни “Йөзек кашы ” исемле повестенда атларның Сабан туенда чабышуын үзенчәлекле итеп сурәтләп бирә.
“ Без әллә кайчан ук сөйләшеп куйдык инде. Җыеннар башланса, ат йөгертергә барабыз. Быел теләгемә ирештем. Җиңел сөякле малай, дип гел мине эзләп йөриләр. Рәхәт тә соң ат өстендә килү! Бөтен халыкның күзе
синдә. Атның кайнар ялы синнең битеңә сирпелә. Ә алда, биек колга башында, берсеннән-берсе матур булып сөлгеләр күренәләр. Кайдадыр кычкыралар: “Каула, Айдар, каула !..”
Уйнаклап кына баралар. Барып җиттек. Тезелдек.. Чыктык…
Ниндидер юл аермасы үттек, берәү шунда кинәт кенә: “Һа!”дип кычкырып җибәрде, колагыма җил бәрелде, тояклар ачу белән тупырдадылар. Күземне ачып-йомарга өлгермәдем, кашка байтал минем алга атылып чыкты…
Алда берничә чакрым ераклыкта, колга башындагы сөлгеләр чагылып киттеләр. Күренделәр, аннары тагын югалдылар… Безнең аяк астында хәзер җир, җитмәсә тагын нинди җир! Я күтәрә ул, я башыңны яра…
…сөлгегә ярты җир буе калды дигәндә, минем атым кашка байталның алдына сикереп чыкты. Күзләремә яшь килде,- үзем өчен түгел, кашка байтал өчен.
Мине ат өстеннән кочаклап алдылар, ә атның муенына бик озын сөлге эленде. Кайсыныкы булгандыр, әйбәт сөлге иде ул.”1
Г.Ибраһимов та үзенең “Алмачуар “дигән хикәясендә сабан туендагы ат чабышының чын мәгънәсендә драматик мизгелләрен аеруча калку итеп тасвирлый:
“… атлар килеп бетте. Садыйк абзый безне тезә башлады. Буласы бик зур бәла икән: инде тигезләп бетердем дигәндә, я берәрсенең аты кузгалып алга китеп бара, я баскан урынында тора алмыйча, кире чигенә. Күп азаплардан соң тезеп җиткерде:
— Берәү, икәү, өчәү! Һайди, туганнар! – дип кычкырып та җибәрде.
Ул “Һайди”ның “һ” сен әйтеп бетерә алмаганнардыр, атлар әйтерсең канатланып очтылар…Аяклар җиргә тияме, әллә атлар яшерен канатлары белән һавадан баралармы — әле дә аерып җитә алмыйм…Очкан кошлар кебек , бер-беребезне таптап, узып, кауланшып, ул баткаклы елгага өчәү килеп кердек…
Көчләр бик тигез: бервакыт аның аты чак кына арттан бара, ләкин тагы бер каулый, минем атның башы Күк биянең койрыгы янында кала…
Алмачуарым “эһ” дип суырып ала да, күз ачып йомганчы, Күк биянең алдына барып чыга…
…Күк бияне аршын ярым чамасы калдырып, мәйданга килеп тә керәбез… Кара болыт икегә ярыла. Күк биянең башы минем Алмачуарның кабыргасындарак булган хәлдә чикне дә узып китәбез!
Шау-шу, тавыш, тапталыш! Әйтерсең мәшхәр көне!
Старостаның бер кулында яшел чапан – бусы беренче килгәнгә, икенче кулында зур сөлге – бусы икенче килгәнгә билгеләнгән.”1 Тик хикәя генә үкенечле бетә.
Ахырга калып килгән атка бүләкләрне нәзер әйткән хатын-кызлар биргәннәр. Бу хакта күренекле татар язучысы Г.Бәширов “ Туган ягым – яшел бишек” исемле автобиографик повестенда менә ничек яза:
“Арттан килгән атның туктый башлавы булды, аны төрле яктан йөгереп килгән әбиләр, җиңгиләр сарып алды. Алар кулларындагы ситсыдыр, яулыктыр, тастымалдыр кебек бүләкләрен атның ялына, маңгай чәченә, йөгәненә тагарга тотындылар. Тора-бара бүләкләр астыннан атның койрыгы белән колаклары гына күренеп калды. Бәйлиләр, бәйли-бәйли сөйләнәләр:
-“Улым солдаттан котылса”дип нәзер әйткән идем, — ди берсе.
— Эчемә кату чыкканга түзәр әмәлләрем калмаган иде. “Арттан килгән атка бүләк бирер идем,”-дип нәзер әйткәч, аллага шөкер, әйтмәгәнем генә булсын…
Тагын берсе, кызым баладан исән-сау котылса, дип, икенчесе, сыеры тана бозау китерсә, дип адарынган икән…”2
Шундый нәзерле бүләкләр тапшыру – Сабан туеның күптәнге традициясе, татар халкының атка – кешенең турылыклы дустына ихлас мәхәббәте дәлиле.
Күпчелек авылларда исә, атлылар чабыш башлана торган урынга киткәч, мәйданда башка ярышлар, аерым алганда, йөгерешү бәйгесе үткәрелгән. Катнашучылар яшьләренә карап, малайлар, ирләр һәм картлар төркеменә бүленгәннәр. Ярыш уздыру ат чабышыныкы кебек үк: старт бер читтә, ә финиш мәйданда булган. Әллә ни зур арага йөгермәгәннәр. Малайларның йөгерешен күз алдына китереп бастыру өчен татар язучысы Мөхәммәт Галинең “Сабан туенда” хикәясеннән бер өзек китерик.
“Шул арада басуга чыктык. Бераз баргач, староста теге сөлгеле колганы юл кырыена китереп кадады да:
— Йсмыркага узышырга малайлардан кем бара? – дип кычкырып җибәрде.
Безнең эчләр “жу” итеп китте. Тиз генә ыштаннарны салып, күлмәк өстеннән билгә бәйләдек.
Безне десятник Әхмәди абзый, карап җибәрү өчен, моннан ярты чакрым хәтле ераклыктагы юл аермасына алып китте. Барганда бер-беребез белән бер дә сөйләшмәдек.
Юл аермасына җиткәч, Әхмәди абзый:
— Тезләнегез, малайлар, аяк очларыгыз бер сызык өстендә торган булсын, мин “һу, һу” дип өченче тапкыр әйткәндә чабып китегез!- диде…
Без тезләндек. Әхмәди абзый, аяк очларыбызны карап чыгып, беренче тапкыр “һу, һу”дигән иде, без, үзебезне тыя алмыйча, йөгерешеп киттек…
…Ул арада безне йомырка алырга дип чакырдылар. Без теге колгалы яулык төбенә бардык. Анда зур бер кәрзин белән йомырка куйганнар. Аның янында староста һәм авылның берничә атаклырак картлары утырганнар.
Без килгәч тә алар бездән:
— Кайсыгыз баш килде? –дип сорадылар…
…Иң элек ак күлмәкле малайга бер дистә күкәй санап бирделәр, аның артыннан зәңгәр күлмәккә алтыны. Чират миңа килеп җиткәч, күкәй өләшүче десятник, старостага карап:
— Бу малайга ничәне бирәбез инде, башта бик тырышып йөгергән иде, килеп җиткәч егылып калды, -диде.
— Бишне ,- диде староста.
Мин, биш күкәйне алып, авыз эченнән генә “рәхмәт” дип киттем…”
Элек-электән Сабан туйларында авыр әйберләр, ягъни ташлар күтәрүдә ярышканнар. Ярышларның бу төре татар халык әкияте “Алпамша”да менә ничек сурәтләнгән: “Алпамша ташны тотып алып, берсен икенчесенә китереп бәреп яра да, ике ташны кулына киеп, ярылган ике ташны култык астына кыстыра да тауга менеп китә.”1 Авыр әйберләр ыргыту буенча “Ак бүре”әкиятендә сурәтләнгән ярышлар булуы да ихтимал: “Диюнең һөнәре шул иде, буш вакытларда шул шарны (биш йөз пот авырлыгында) алып атып, менә шул биек тауның башына очыртып җибәреп, шар төшкән чагында яңадан бер кулы белән тотып алып, һавага ыргытып җибәрә иде.”2
Хәзерге Сабан туйларында күбесенчә авырлык күтәрү буенча ярышларда герләр яки штангалар кулланыла.
Чын мәгънәсендә милли спорт төрләре турында сөйләгәндә, татарларда, башка төрки халыклардәгы кебек үк, элек-электән үткәрелеп килгән йодрык сугышын искә алмый мөмкин түгел. Ул кайбер әдәби әсәрләрдә мәсәлән,
К. Нәҗминең “Язгы җилләр ”романында да искә алына. Туксанынчы еллардагы кул (йодрык) сугышларын Сабан туе мәйданнарында да күрергә мөмкин була башлады.
Сабан туе бәйрәменең иң төп уеннарынан берсе, әлбәттә, көрәш. К.Фукс бу турыда менә нәрсәләр язып калдырган: “Түгәрәк уртасына яшь һәм таза татарлардан ике көрәшче чыга, билләрен сөлге белән бәйлиләр, куллары белән шуңа тотынып, бер-берсен егарга тырышалар. Бу көрәш кайчак бик озак дәвам итә, яки, көрәшчеләрнең көченә карап, кайчак бик тиз тәмамлана. Кайсы да булса егыла икән, тамашачылар шаулашып көлешәләр, ә горур җиңүче, бүләк алып, моннан чыгып китә. Бәйрәм вакытында тәртип саклау
өчен, татарларның шактые, кулларына таяк тотып, түгәрәк буенча йөреп торалар.” Көрәшне кечкенә малайлар башлап җибәргән, аннары яшүсмерләр, егетләр һәм ир-атлар көрәшкәннәр. Көрәштә җиңүчегә иң зур бүләк – сарык тәкәсе бирелгән.
Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек ” әсәрендә бирелгән өзектә халыкның көрәштән нинди ләззәт алуы бик оста тасвирланган.
“…Мәйдан уртасына сирәк кенә коңгырт сакаллы староста килеп чыкты. Күкрәгендә җиз калай.
— Маташма шул малай-шалай белән, — диде староста. – Тизрәк олыларга күч!
— Соң аның үз пүрәткәсе бар бит. Хәзер яшүсмерләр керә башлый, алар артыннан олылар, — диде Гыйбаш абый…
— Булды, булды! – дип аваз салдылар. – Шәп салды! Сызгырып кына барып төште!..
Гәүдәгә базык кына, киң җилкәле бер егет чыкты.
— Кәче егете чыкты, Кәче!- диештеләр.
Халык дулкынлана, гөжли, тора-торгач үзеннән-үзе кычкырып җибәрә, эһелдәп куя. Халык “аһ” итеп бөтен мәйданы белән кузгалып куйганда Айбан егете әллә кая, мәйдан кырыена ук барып төшкән иде.
Җиңүче егет, ашыкмыйча, салмак кына атлап кырыйга барып чүгәләде. Гыйбаш абый аңа ике йомырка илтеп бирде…
Кайсыдыр телен чартлатып куйды:
— Әй-әй, таза бу! Кара ул муенны! Кара ул беләкләрне! Бот юанлыгы!..
”Шунда барысы Әхәт абыйны димли башладылар:
— Йә, чык инде, Әбделәхәт, хур итмә Яңасаланы!
Әхәт абый Кәче егетенә караганда гәүдәгә бераз көйрәк икән, буйга да кыскарак, муены да тегенеке кебек юан түгел. Шулай да җилкәгә киң, бары белән нык күренә.
Мәйдандагы халыкның һәммәсе дә диярлек, куәт биреп, төрле яктан кычкыра башлады…
…Көрәш озакка сузылды. Егетләрнең әле берсе тилпенеп карый, әле икенчесе йолкып алмакчы була. Барып чыкмый гына бит!
Әхәт абый “һоп”дип кычкырып та җибәрде, Кәче егетен суырып та алды. Халык дәррәү урыныннан торды. Инде тотып ата дигәндә Кәче егете кулын күтәрде.
Бөтенесе мәйдан уртасына ташландылар.
— Ай, маладис, Әхәт туган!- диештеләр. — Ай куандырдың!
— Ур-ра! Ур-ра! Бил бирмәде, сынатмады!”
Бу өзекне укыганда ук күз алдына шау-гөр килеп торган көрәш мәйданы килеп баса. Үзеңне чынлап та шунда кебек хис итәсең. Халыкның күңел күтәренкелеге, үз авыл батыры өчен горурлану хисләре катыш халәтен тоясың.
Төрле ярыш-бәйгеләр үткәрелгән. Аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, багана башына менү һ.б. уеннар бәйрәмне җанландырып торган. Сабантуй җыр-биюсез, уен-көлкесез узмаган. Ярышлар төгәлләнгәч, халык өйләренә таралышкан. Бу көнне һәр өйдә бәйрәм ашлары әзерләнгән.
Сабантуй бәйрәмендә кичләрен яшьләр уены үткәрелгән. Бу көнне әти-әниләре аларга күңел ачарга каршылык күрсәтмәгән. Төн урталарына кадәр гармун, скрипка тавышы яңгыраган, егетләр-кызлар әйлән-бәйлән уйнаганнар, биегәннәр, җырлаганнар.
Гомәр Бәшировның “ Туган ягым – яшел бишек” исемле автобиографик әсәрендә сабантуй бәйрәме нәкъ мин алда язып киткәнчә оештырылган. Ул аны яшьлегенең бик матур мизгеле итеп тасвирлаган. Кечкенә малайның йомырка җыюдан соң кичергән шатлык хисләрен, бәйрәмнең җанлылыгын укучыга шулай сурәтләгән ки, әсәрне укыгач, үзеңне шунда кебек тоя башлыйсың.
Бу XIX гасыр Сабан туе күренешләре. Бүгенге көндә дә Сабан туе халкыбызның иң олы бәйрәмнәреннән берсе. Ул чәчү беткәч, июнь аеның беренче атналарында авылларда һәм район үзәкләрендә, аннары ай урталарында республикабызның зур шәһәрләрендә уздырыла. Хәзерге сабан туйларын үткәрү – элекке вакыттагы җыеннар уздыру вакытына туры килә. Июнь ахырында җөмһүриятебезнең башкаласында зур республика Сабан туе була. Сабантуй бәйрәмен үткәрү датасын хакимият тарафыннан билгеләнә.
Бәйрәмнең башында, иң беренче эш итеп, сабанда, ягъни язгы кыр эшләрендә бик тырышып эшләгән, хезмәт куйган игенчеләрне хөрмәтлиләр, аларны бүләклиләр . Иң уңганнарына Сабан батыры дигән исем бирәләр.
Р.Харисның “Сабан туе” поэмасыннан алынган шушы сүзләрнең хәләл көчен кызганмыйча эшләүче авыл хезмәтчәннәренә багышлануы очраклы түгел. Борынгы сабан туеның хезмәт йолалары бүгенге көндә дә сакланып калганнар һәм ил-халык өчен иң мөһим булган мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән дә. Чөнки хезмәт – ул халкыбызның яшәеше, аның якты киләчәге.
Элек-электән килгән бүләк җыюлар, ат чабышлары, уен-ярышлар, татарча көрәш бүгенге көндә дә мәйданның иң кызыклы, күркәм чаралары булып торалар. Хәзерге вакытта спорт уеннары да борынгыдан килгән уеннар белән берлектә оештырыла. Бу волейбол, футбол, биеклеккә-ераклыкка сикерүләр, төрле дистанцияләргә йөгерү, армспорт, гер күтәрү.
Һәркем анда актив катнашырга тырыша, ниндидер бүләк алырга омтыла. Бәйрәмдә җыр-музыка тынып тормый, халык күңел ача, рәхәтләнеп җырлый, бии. Тик хәзерге Сабан туйларының ямен җибәрүче факторлар да бар. Бу хәмер, сыра эчеп, исереп йөрүчеләр, тәртип бозучылар. Элекке заманда бу бик сирәк күренеш булган һәм кешеләр тарафыннан бик нык тәнкыйтьләнгән.
Сабан туйлары хәзер авылларда да, шәһәрләрдә дә үткәрелә. Анда республикабызда яшәүче барлык милләт халыклары да катнаша, бәйрәм итә, чөнки сабантуе гомумхалык бәйрәменә әверелеп бара. Шулай ук, республикадан читтә яшәгән милләттәшләребез өчен дә сабантуйлары үткәрү бүгенге көндә традициягә әйләнеп бара.
Сабан туе темасы татар язучылары һәм шагыйрьләре өчен кадерле һәм мөһим тема. Ул Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Г.Бәширов, Х.Туфан, С.Хәким, Ә.Еники, Н.Фәттах, М.Мәһдиев, Ш.Галиев, Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Г.Рәхим, Р.Мөхәммәдиев, М.Әгъләмов, Зөлфәт, Р.миңнуллин, Р.Вәлиева һәм башка бик күп татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатында чагылыш тапты.
Сабан туе, башка халык бәйрәмнәре һәм йолалары кебек үк, елдан-ел яңа формасы һәм эчтәлеге ягыннан байый. Анда Татарстан Республикасында бара торган тирән үзгәрешләр чагылыш таба. Ул җөмһүриятебездә яшәүче барлык халыкларның рухи һәм физик культурасы үсешендә, аларның яшәү рәвешен баетуда дәвамлылыкны тәэмин итә.
1.2. Татар халкының элек-электән килгән гаилә йолалары да бар. Бу – туй, бала туу белән бәйле, күмү һәм искә алу йолалары. Гаилә йолалары арасында иң катлаулысы – туй йолалары. Туй йолалары дигәндә, без бер туй мәҗлесен генә түгел, ә берсен берсе алыштырып килә торган тулаем бер катлаулы циклны күз алдында тотабыз. Коллективлашу чорларында туй йоласының бик күп чылбырлары өзелгән, юкка чыккан. Шулай да, тормыш күрсәткәнчә, халык йолалары алар бик яшәүчән, традицион йолаларның да борынгы һәм матур үрнәкләре төрле төбәкләрдә һәм матур әдәбиятта сакланып киләләр, кабат торгызуны, яңартып җибәрүне, игътибарны көтеп яталар. Татар әдәбиятында бу йолаларны Гаяз Исхакый ( “Остазбикә”, “Зөләйха”әсәрләре), Гомәр Бәширов (“Туган ягым – яшел бишек”әсәре), Әхмәт Фәйзи (“Тукай”романы), Фатих Хөсни (“Җәяүле кеше сукмагы”, “Йөзек кашы” әсәрләре), М.Рәфыйков (“Кәләш ” шигыре) һәм башка язучыларның әсәрләрендә халыкның теле һәм рухи байлыкларының бөтен нечкәлекләре, җирле үзенчәлекләре белән баетылып, шул төбәктә яшәүче халыкның җанына якын, кадерле һәм изге итеп тасвирлап бирелгән. Бу йолаларның бүгенге көн туй йолалары белән күпмедер охшаш һәм аермалы булуын да күрәбез, аларны чагыштырабыз.
Туй йолаларына никах, кияү килү, аны каршылау, кыз алырга килү, килен төшерү, туйда үзара бүләкләшү (бирнә, мәһәр, калым, җанлы мал); туй көннәре; туйдан соңгы йолалар (яшь киленгә су юлы күрсәтү, яшь киленнең эндәшү сүзләре, тел яшерүе һ.б. ) керәләр.
Г.Бәширов “Туган ягым – яшел бишек ” әсәрендә туй йоласының бирелешен халкыбызның рухи бер хәзинәсе, истәлеге итеп тасвирлаган. Туй йоларының чагылыш үрнәкләре итеп әсәрдән өзекләр китерәбез.
Үткәннәргә әйләнеп карасак, кыз алу, кыз бирү, өйләнешүләр күпчелек очракта димче килү, димләү, кыз килешү, аклашу, ярәшүләр белән башланып китә торган булган.
Ничек булган соң ул кыз димләү, яучы яки башкода булып килү? Димче, яучы итеп авылда дәрәҗәле, ышанычлы, сүзгә оста, үтемле итеп сөйли. Сер саклый торган кешене җибәргәннәр. Кыз димләүнең, ике гаилә арасында булган сөйләшү-килешүләренең үзенең тәртибе булган, әдәп, бер-берсенә ихтирам саклау, хәтер калдырмау, араларны якынайтырга омтылуны чагылдырган төрле серле, тылсымлы йолалар, үткен сүзләр кулланылган.
Кыз ярәшү – борынгыдан килгән матур йолаларның берсе. Ул димче, яучылар килеп, кызны бирергә ризалык алу белән генә бетми, ике якның вәгъдә бүләкләре алмашуы белән дә ныгытыла. Гадәттә, кыз ягыннан, вәгъдә бүләге итеп, кызның үзе чигеп, үз кулы белән сугып яки тегеп әзерләп куйган әйберсе – сөлге-ашъяулык бирелә торган булган. “… Бер заман киңәш-уңашлар, белешү, сорашулар туктады, икеләнүләр бетте, апайны ярәштеләр. Кем ул Кибәхуҗа егете Нәбиулла? Апай аны күргәнме, аңа барырга риза булганмы? Әллә ата-ана кушуына каршы тора алмыйча гына буйсынганмы? Бу турыда йортта сүз кузгалмады шикелле.
Ярәшүен ярәштеләр, әмма булачак туй йортка куаныч белән килергә җыенмый, берсенең дә күңеле тыныч түгел. Аның җитди сәбәбе бар иде…”1
Әсәрдә ярәшелгән Өммикамалның яраткан егете Әхәт бар. Кызның ата-анасы егетнең нинди дә булса берәр начарлык эшләвеннән куркалар, кеше алдында хурлыкка калудан шүрлиләр иде. Өммекамал да үзенең ярәшкән кешесен бер дә күргәне булмый. Элекке заманнарда кызлар күбесенчә үзләренең булачак ирләрен күрмичә, димләгән кешегә әти-әни ризалыгын алып кияүгә чыкканнар. Ата-ана рәнҗешеннән курыкканнар.
Кызны ярәшкәннән соң, туйга әзерлек башлана.
“… Борчуларның шундый кайнап торган бер мәлендә туй хәстәре башланды…
“Сыртым сынса да сер бирмәм!”- ди агайлар. Чөнки туй дәгәннәре кеше гомерендә бер генә килә. … берәүнең дә сынатасы килми. Туй нихәтле шәп булса, никах та шултикле нык булырга тиеш. Уен эш түгел ул туй, түгел!..
Сарыклар суелды, бал белән сыра да мул куелды. Арчадан поты белән бер тәңкәлек ак капчыклы, кызыл пичәтле ак он да әллә ничә капчык алынды, “кызыл башлы” чирекләр дә, тегермән ташы тикле базар күмәче дә, куй мае, йөзем җимеше дә, бүтәннәре дә мул кайтты.
Башланды чистарыну, төзәтенү, мичләр, морҗалар… китте тазарыну-юыну, киенү-ясану. Хатын-кыз иртзәәзн кичкә кадәр… баз белән өй арасында кайнаша. Ир-ат ком белән ышкып, эшлия-камытларның тәңкәләрен ялтырата,… ишек алларын, капка төпләрендәге яшел чирәмнәрне себереп куя…”
Туйга әзерләнү менә шулай бик җанлы бара. Олыдан алып кечегә кадәр нәрсә дә булса эшли, булыша. Туй көне килеп җиткәч, кунак каршылау, сәламләүләр үзенчәлекле матур бер йола кебек башкарылган.
“Менә туй көне дә килеп җитте.
Көтә торгач, югары очтан кыңгырау тавышлары ишетелә башлады. Китте каушау, йөгереш, кабаланыш. Җыелды капка төбенә халык.
Менә кодалар, урам буенча тузан туздырып, кош-кортны куркытып, килеп тә төштеләр. Капка төбенә җыелган яшь-җилбезәк санап тора:
— Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты… сигез пар!” Ай-ай-ай! Зур туй буласы икән бу! Кибәхуҗадан гына сигез пар!
Иң алдагы атта – баш кода…
Трантастан төшүләренә, каршыларына кулын сузып, башта әти. Аның артына посыбрак, шәлъяулык почмагын ирен кырые белән тешләбрәк, әни бара. Аннары көтүе белән абыйлар, җиңгиләр кузгала.
Иң беренче сүз әтинеке:
— Исәнме, саумы, кода, таза-сау гына килеп җиттегезме? Уллар-кызлар исәнме? Йорт-җир, мал-туар иминме? Хәвеф-хәтәр юкмы?..
— Ходайның биргәненә шөкер әле, кода. Бар да әйбәт, барсы да аллага шөкер! Үзегездә исәнлек-иминлекме? Бик ару гына ятасызмы? Бала-чага үсәме, авыру-сырхау юкмы? Мал-туар үрчиме?
— Бик, бик шөкер, кода, бик шөкер! Әйдәгез әле, әйдәгез!
Башлана кара-каршы елмаешып кул кысышу, бер-берсенә матур-матур сүзләр әйтешү…
Иң алдан баскычка, бисмилласын әйтеп, кода бабай аяк басты, аның янында авызын каплап кодагый, аннары бүтәннәре…”
Никах өйләнешүне, гаилә төзүне шәригатьчә, махсус дога укытып беркетү йоласы. Никах мәҗлесе, никах туе кыз өендә үткәрелә, анда олы кешеләр, картлар, егетнең һәм кызның әти-әниләре, туганнары була. Никах мәҗлесе тыныч, салмак, изгелек һәм бәхет теләү сүзләре белән уздырыла. Анда исерткеч эчемлекләр куелмый, туй ашамлыклары белән бергә, йола ашы итеп бал-май, баллы су-ширбәт куела. Никах йоласын халкыбыз изге итеп саный, тылсымлы көчкә ия итеп ышана.
“… капка төбеннән сәлам биргән тавыш ишетелде. Мулла белән мәзин килеп җитте… Аларны иң түргә уздырдылар… Шунда туйның бисмилласы, ике яшьне бер-берсенә гомерлеккә беркетеп куя торган никах уку башланды… Хәзрәтнең әле бер кодага, әле икенчесенә китапчалатып зерә дә мәзәк сүзләр әйтүе ишектән дә, ачык тәрәзәдән дә ишетелеп торды…” Бу ризалык сорау йоласы иде.
…Ике олы кеше келәт янына барып апайның да ризалыгын сорап килделәр, аны мулла абзыйга әйттеләр. Шуннан соң мулла абзый озак кына итеп никах укыды…”
Никах мәҗлесе беткәннән соң, хәзрәт белән мәзин кайтып киткәч, кыз өендә туй мәҗлесе башланып китә. … Әти кунакларны аягүрә басып сыйлый… Гайнулла җизни … кода бабайга текәлде. Әй китте шуннан калын тавышы өйгә сыймастай җәелеп, табын өстеннән дулкынланып:
Ничекләр генә килдегез, ай, сез, безгәй,
Батмаенча гына лай диңгезгәй.
Газаз кодалар бит, ай, сез безгәй,
Нинди сыйлар гына куйыйк соң сезгәй…
Кибәхуҗалар ягыннан яшь кодаларның берсе җавап җыры сузып җибәрде:
Таң иртәләр генәй тышка чыксам,
Йолдызкайлар сөйләшәй ай белән;
Әйтер сүзләребез хәттин ашкан, Бәшир кода,
Әйтербез ләй әли җай белән…
…Ул көнне мәҗлес караңгы төшкәч кенә тынды. Иртәгесен иртүк кодалар мунча керде. Аннан чыгуга коймак, аннан соң мәҗлес, тагын… кара-каршы җырлашу башланды.”
Туй йолаларының тагын берсе — бу кияү килү, аны каршылау һәм кияү келәте әзерләү булган. Туй килгәч, кияүне кыз янына керткәннәр. Кияү белән кыз очрашкач, кияүнең билбавын чишү, читеген салдыру һәм башка шундый сынау йолалары башкарылган. Кайсы җитезрәк һәм өлгеррәк булса, гаиләдә шул баш булачак саналган.
“… Пәнҗешәмбе көн иртәдән үк кияү келәтен хәстәрләү башланды…
Әмма моның иң четрекле ягы – кияү белән кызга урын-җир хәстәрләү икән. Зифа тәтәй…:
— Урын җәяргә дүрт кыз кирәк… дүртесенең дә ата-анасы тигез булуы кирәк,- диде…
Ястыкны да, мендәр белән җәймәләрне дә дүрт кыз дүрт почмагыннан тотып сак кына урынга китереп салдылар… Урын өстенә исле май сөрттеләр.
Кичкә таба апайны да алып керделәр… Зифа тәтәй, кияү кергәннән соң аның белән ничек булырга икәнен төшендерергә тотынды:
— Хәзерге кияүләр ничектер инде бик рәхимсез кылыналардырмы, юктырдырмы… Читеге тыгыз булса, әүвәл башта үкчәсен эләктерергә тырыш, үкчәсен! Чыкмый икән… дөбердәттереп сөйрә дә төшер!.. Шуны бел: ничек кенә туры килсә дә коелып иңмә, батыр бул, җитез бул!..”
Шул ук вакытта кияүнең үткенлеген тикшерү өчен төрле сынауларда әзерләгәннәр. Сәхибҗамал кияү утырасы мендәр астына аш тәлинкәсе кыстырды,.. алдан ук көлә башлады:
— Менә шуннан беләбез инде: үткенме синең киявең, Өммикамал апай, әллә пешкән шалкан, төшкән-калганмы? Үткен булса, тәлинкәне читкә куяр, аңгыра булса, карга баласыдай авызын ачып, килеп утырыр. Шунда тәлинкә -шатырт!..”
Кыз йортына кияүне кияү егетләре кыңгыраулар тагылган атларда озата килгәннәр. Капка төбендә күршеләр, малай-шалайлар, кыз-кыркын җыелган була. “Ишек бавын “ сату сынавы уздырыла. “ Ишек бавы – бер алтын. Безнең апай – мең алтын !“- дип такмаклаулап, Гомәр җизнәсеннән кызыл сөяк саплы, балыклы пәке ала.”
Туй атлары, кияү килү һәм аны каршылау Г.Исхакыйнының “Остазбикә” әсәрендә дә бик матур, үзенчәлекле итеп сурәтләнгән. Ул остазбикә Сәгыйдә белән Вахит хәзрәтнең тормыш коруларын, аларның эчке кичерешләрен һәм бер-берсенә карата мөнәсәбәтләрен тасвирлый. Шул ук вакытта 12 ел бергә торып балалары булмагач, иренең нәсел җебен өзмәс өчен икенче хатынга өйләндергән (димәк, милләтне дәвам итәр өчен). Г.Исхакый остазбикә Сәгыйдәне идеаллаштырып сурәтләгән.
Кыз алырга килү, килен төшерү, туйда үзара бүләкләшү, туй көннәре, туй ашамлыклары белән бәйле йолалар бүгенге көннәрдә дә сакланып калган һәм үтәлә дә. Күркәм гаилә йолаларының берсе булган туй йолалары халык өчен әһәмиятле һәм гаилә коруга үтә җаваплы караган, аның ил каршында, җәмгыять каршында үтәлергә тиешле гадәт һәм әхлак нормалары, йолалары калыплашкан. Йолалар белән бергә, аларга караган бик күп сүзатамалар, гыйбарәләр йола белән бергә үрелеп яшиләр, шулай ук туй йолаларырының һәр этабында кара-каршы сөйләшү, җырлашу,
үткен, зирәк сүзләр уйнату бу йолаларның бизәге булып торалар һәм аның аерылмас бер өлешен тәшкил итәләр.
Шулай итеп, йолалар халыкның тарихы белән үтә тыгыз бәйләнештә. Телдә диалекталь, ягъни җирле үзенчәлекләр булган кебек, халыкның рухи культурасы да җирле үзенчәлекләр белән баетыла, ул җирле үзенчәлекләр шул төбәктә яшәүче халыкның җанына якын, кадерле һәм изге була.
1.3. Татар халкының гаилә йолалары арасыннан үзенчәлекле бер йоласы бар. Бу бала туу белән бәйле булган ир баланы сөннәткә утырту йоласы. Элек – электән ир балалары булган гаиләләр сөннәт йоласын үтиләр, чөнки бу ата-ананың изге бурычы. Хәзер бу йола шифаханәләрдә табиблар тарафыннан башкарыла. Ә бит моннан берничә дистә еллар элек кенә сөннәтче бабайлар, әбиләр булган. Г. Исхакыйның “Сөннәтче бабай” хикәясе чын мәгънәсендә милли һәм халыкчан әсәр. Татар авылының фикерләү рәвешен, хис-тойгы һәм гореф-гадәтләрен тирәнтен белеп язылган. “Сөннәтче бабай” хикәясендә сөннәткә утырту йоласы аша шул чор татар авылының, халкының бөтен тарихы, традицияләре, шул юлда килеп чыккан фаҗигаләр тасвирлана. Исеме күптән онытылган Сөннәтче бабайны авыл халкы хөрмәт итә. Ул изге эш башкара: малайларны сөннәткә утырта. Аның кадерләп саклый торган ике изге әйберсе бар: Мөхәммәт галәйһессәламгә барып тоташа торган шәҗәрәсе һәм чалгы пәкесе. Пәке ата-бабадан күчә-күчә килгән икән, хәтта Мөхәммәт пәйгамбәр кулына да кереп чыккан. Моңа Сөннәтче бабай гына түгел, авыл халкы да ышана.
“…Исеме генә түгел, аның бөтен нәселене язган, аның бабаларыны, бабаларының бабаларыны язган “Сөннәтче шәҗәрә”се бар иде. Ул шул шәҗәрәсе берлән, үзенең сөннәт кисәргә мирас тарикы берлән хакы барлыгыны читтән һәрбер шарлатан алдында исбат итә алырлык булса да, авыл халкы аның үткен чалгы пәкесе берлән сап-сары агач черегенә шәҗәрәсеннән дә нык ышанганга, ул шәҗәрәнең кирәге дә юк иде…
…Бунларның өчесе дә өйнең иң кадерле йирендә, Гөлйөзем әбинең кыз чагыннан калган “Һәфтияге”, бөтиләре саклана торган түрдәге шүрлектә, кечкенә сандыкта тора иде.”
Автор тарафыннан Сөннәтче бабай белән Гөлйөзем әбинең үзара
мөнәсәбәте, йорт-җире, сөннәткә утырту йоласы аеруча бер җылылык белән тәфсилле сурәтләнә. Алар бик күп еллар бер җан, бер тән булып яшиләр.
“… Бунларның төсләре генә түгел, уйлары да берләшеп беткән иде. Мәсәлән, Сөннәтче бабай: “Карчык, түтәлләргә сибәргә вакыт түгелме?”-дияргә өлгерә алмый иде. Гөлйөзем әби чиләк күтәреп чыга иде. Көз йитеп, “сөннәт туйлары” итә башларга вакыт йитеп, Гөлйөзем әби: “Карт “сөннәтләр йитә”,-дияргә өлгерми, Сөннәтче бабай, тәһарәт төзеп, чалгы пәкесен кайрарга тотына иде.”
“…Менә көтәр көн килеп йитә, көннәр салкынланып йитеп, чебеннәр, күбәләкләр үлеп бетә иде. Сөннәтче бабай иртә намазга алдан ук барып утырып, ниятләрене укый, намаз беткәч, ишракънамазыны да бетереп, хәзрәткә килеп: “ Безгә фатиха биреп чыкмассыз микән? Карчык самавыр куеп торырмыз дип әйт дигән иде,”- дип, хәзрәтне ашка чакыра. Хәзрәт тә чакырыласыны әллә кайчан белеп торганга, вәгъдә бирә… Ул көнне үзе кияү булып кергән вакытта бикәч бүләге иттереп бирелгән чиккән якалы күлмәкне, аның өстеннән бу хәзрәттән элгәреге хәзрәт биргән кыска җиңле, алды теткәләнгән булса да, арты өр-яңа тора торган әдрәс казакины, башына хәзрәтнең кияүгә чыккан кызының угылыны сөннәткә утырткач биргән кәләпүшен кия иде…
Шул көнне өйләдән соң Сөннәтче бабай, һаман шул кунакча киеменнән, череген салават әйтеп кәгазьгә төреп, пәкене күкрәк кесәсенә тыгып,.. эшкә чыгып китә. Иң әүвәл, хәзрәтнең угылы булса – хәзрәткә, аның угылы булмаса –мөәзингә, анда булмаса –илдәге хаҗига, анда да булмаса – намаз карты Гобәй бабайга, анда да булмаса – башка берәр намазлы-ниязлы картның йортына бара иде. Аталары күтәреп чыгара торган, чыкмас өчен тыпырчына-тырмаша торган зуррак малайларны өйрәтер өчен, ул, кесәсеннән чыгарып, бер алма бирә, аның берлән сөйләшеп, аңарга чыбыркы ишеп бирергә вәгъдә итә иде. Шулай итеп, аңар: “Кызыл ыштан, тәти ыштан тегәмез, менә үлчик әле,”-дип яткыра да, салават әйтеп: “Бисмилла, Аллаһе әкбәр!”-дип кисеп ала да, акыра-бакыра торган малайның җәрәхәтенә черегене сибеп, чыгарга куша иде. Шул эшләрне бетергәч… элгәреге сөннәтләр хакында сөйләп, чәй эчә иде. Сөннәт садакасын алып, гадәттәге бер икмәкне янындагы малайга күтәртеп, ул күңел тынычлыгы берлән өйгә кайтып китә, бу көнгә шуның берлән эшене ткутата иде…
Сөннәтче бабай шул эшне тәһарәтле көенчә кылганга, һәрвакыт салават, бисмилла берлән эш башлаганга, балаларның җәрәхәтләре тиз бетәшә, тиз төзәлә иде… Иң актык сөннәт беткәч, Сөннәтче бабай зиярат өстенә барып Коръән укый, хәзрәткә кереп садака бирә, остазбикәгә дип йимеш илтә иде .”
Бер җан, бер тән булып яшәгән карчыгы үлеп киткәч, Сөннәтче бабай өйләнергә карар итә, ләкин бәхетсезлегенә уңмаган, ялкау, затсыз карчыкка туры килеп, тормышы чыгарыннан чыга. Әмма ул түзә, өенең сыер абзарына әверелүенә дә, өс-башының катып бетүенә дә, карчык пешергән ашларның авызга алгысыз булуына да түзә, хатын булучыга каты бәрелми. Ләкин сөннәт пәкесе белән тегенең бәрәңге әрчеп утырганын күргәч, түзми, тилереп китә, кычкыра, елый, карчыкны өеннән куа башлый. Шактый дулаганнан соң егыла, ә берничә көннән соң Сөннәтче бабайны алдан үзе казып куйган каберенә күмеп кайталар.
Соң нинди изге пәке булды бу? Берәр нәрсәнең билге-символы түгелме? Әйе, бу милләт символы. Әсәрнең ахырында Сөннәтче бабай пәкесен юкка гына мәхдүмгә биреп калдырмый. Бу аның киләчәккә өмете, гореф-гадәтләрне дәвам иттерүче яшьләргә васыяте кебек сурәтләнә. Адәм балалары элек-электән үк заман тормышы белән генә яшәмәгән: үткәненә күз ташлаган, аннан гыйбарәт алып, бүгенгесен корган, киләчәге турында уйлаган. Сөннәт йоласы гасырлар дәвамында буыннан-буынга тапшырылып килгән. Милләтнең киләчәге аңа да бәйле булуын Г.Исхакый тагын бер кат исбатлады.
Г.Исхакый — милләтпәрвәрлекнең, милләт яшәеше өчен ничек көрәшергә, гамәл кылырга кирәклекнең гыйбарәтле үрнәге. Ул татар өчен җан аткан, безнең өчен бүген дә үрнәк, милли идеал, халкыбызны бергә туплаучы кодрәтле көч.
1.4. Күп көч һәм вакыт сорый торган эшләрне өмә ясап, түләүсез, ирекле рәвештә җыелып, бергәләп, күмәкләп эшләү татар халкының борынгыдан килгән күркәм йолаларыннан берсе.
Көзге-кышкы күмәк йолалар һәм бәйрәмнәр арасында өмә аерым бер урын тота. Крестьян хуҗалыгында өмәләр ашлык сугу, утын әзерләү, бура күтәрү һ.б. кебек аеруча авыр һәм зур эшләрне кыска вакыт эчендә башкарып чыгу өчен үткәрелгән. Яшьләр өмәләргә аеруча игътибар биргәннәр. Кагыйдә буларак, яшьләр өмәгә бик теләп барган, авыр эшләрне бәйрәм кебек итеп башкарып чыга белгән. Эшне төгәлләгәч, төрле уеннар оештырылган.
Татар яшьләре каз өмәсен аеруча көтеп ала торган булганнар. Ул – бүтән өмәләрдән аермалы баларак, башыннын азагына кадәр кызлар өмәсе.
Безнең борынгы әби-бабаларыбыз казны бик яратканнар. Беренчедән, аның мамыгыннан мендәр, түшәк, ястыклар ясаганнар. Билгеле булганча, мендәр өемннән башка татар йортын күз алдына китереп тә булмый. Икенчедән, каз итеннән аш-су өчен бик әйбәтләп файдалана белгәннәр, шулпасын яратып ашаганнар. Күп төрле каз ашлары турында әйтәсе дә түгел; каз бәлеше, каз коймагы, каз тәбикмәге, каклаган каз… дисеңме. Җәй көннәрендә кипкән каз ите белән ит юклыгы да сизелмәгән. Каклаган каз Сабан туе бәйрәменең иң тәмле сыйларыннан саналган һәм санала да.
Инде борынгыдан калган йолаларга килсәк, анда каз билгеле бер урын алып торган. Улы яки кызының үз тормышын корыр вакыты җитсә, ана кеше берничә казын туйга дип саклаган, чөнки пар каз – ул туйның хөрмәтле күчтәнәче. Каз күтәреп килгән “күчтәнәчле кунак” башка вакытта да, гадәттә, аерым хөрмәткә лаек саналган. Гомәр Бәширов үзенең “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә каз өмәсенең “Кызлар килде утырмага ”бүлегендә бөтен нечкәлекләре белән тасвирлап бирә. Ул каз өмәсенең авыл тормышындагы бер кызыклы вакыйгасы итеп бирә, чөнки бу иң элек, матур итеп аралашу, күңел ачу, үз-үзеңне күрсәтү чарасы да булып торган. Шаян сүз, җыр, көлке өмәне җанландырган. Әсәрдә язылганча, каз өмәсе үткәрелә торган чорда авылга кунак кызлары да килгән. Гадәттә, кунак кызларын ихтирам күрсәтелгән, алар каз өмәсенең иң түрендә булган.
Каз өмәсе ничек оештырыла һәм үткәрелә соң? Башка өмәләр кебек, каз өмәсен оештыру һәм үткәрүнең үзенә генә хас тәртибе бар. Казлары күп кешеләр, иртәгә өмә уздырасы көнне үк, каз башына бер кыз, шул ук санда
канат сыдыручы кызларны чакырып чыга. Беренче чиратта өмәгә туган-тумача, күрше кызларын дәшәләр. Гадәттә, чакыруны балаларга кушалар.
Әйтелгән көнгә кызлар иртүк килеп җитәләр. Казларны эшкәртәләр, зур канатларын йолкып, сындыралар. Иң оста чистартылган казның бер генә шырпысы да (канат төпләре) калмый һәм бер җирдә дә тиресе ертылмый. Казлар йолкынып, эчләре алынып, баш-аяклары чистартылып бетә. Эре канатлары сыдырыла. Өмәнең иң күңелле вакыты – чистартылган казларны, көянтә башларына элеп, кызларның су буена баруы. Алар белән, сыдырылган канатларны алып, яшүсмер кызлар да бара. Алар канатларны су юлына бара торган сукмак буйлап тараталар. Монысы киләсе елда хуҗабикәнең казлары сукмакны тутырып йөрсен дигән теләк белән эшләнелә. Кызларның кайберләре өй җыештырырга кала.
“Бүтән кызлар һәммәсе дә көянтә башларныа берәр, икешәр каз элгәннәр, ә кунак кызының куллары буш… Күпереп торган сыек зәңгәр күлмәгенең итәген керләнмәсен дипме күтәргән.., буен-сыны уйнатып төшеп килә, агай, без күзләребезне ала алмас булдык.
Башка кызларның да өсләрендә гел яңа күлмәк белән кешлеккә генә кия торган яхшы бишмәт йә жикет, башларына күзеңнең явын алырдай аллы-яшелле шәлләр бөркәнгәннәр. Исең китмәле!”
“Туган ягым –яшел бишек ” әсәреннән алынган өзектәгечә кызлар каз
юарга матур киемнәрен киеп барганнар.Чөнки кызларга, гадәттә,
гармуннарын алып, егетләр иярә торган булган. Монда да җыр, такмак әйтү, чишмә буенда биюләр башкарылган.
“Казларны юып келәт киштәсенә менгереп эленгәч, кызлар эре көмеш чәчәкләр төшерелгән яшел, зәңгәр чиләкләр белән чишмәгә су алырга төшәләр. Китә шуннан су ташу!.. Күпер төбендәге егетләр һаман уйный да җырлый. Яннарынан узган кызларга берәр шаян сүз әйтеп йә булмаса күз кысып, каш сикертеп калалар.” 1
Су буеннан кайтуга, кызларны “каз коймагы” көтеп тора. Каз коймагына күршедәге ятим карчыклар да чакырылырга мөмкин. Кичке караңгылык төшәр алдыннан өмәдә катнашкан кызларның әниләре чакырыла. Аларны каз шулпасында пешкән токмачлы аш, каз ите белән бәлеш пешереп сыйлыйлар.
Каз өмәсенең иң кызыгы кич белән. Кызлар, матур күлмәкләрен киеп, өмә булган өйгә җыйналалар. Җор телле, тапкыр сүзле кызлар ишек төбенә баса. Алар каз канаты “сата”. Егетләр өйгә һөнәрләрен күрсәтеп, канат “сатып” алганнан соң гына кертелә.
Кич белән хуҗалар бөтен каз, бәлеш, каз боткасы пешерәләр. Кичке мәҗлескә, каз ашына кунаклар да чакыралар. Кунак җыю, кунак сыйлау – татар халкында гомер-гомергә дәрәҗәле эш исәпләнгән. Туганнарың, күршеләрең, авылдашларың белән аралашып, аш-суга йөрешепяшәү тормышны тагын да ямьләндереп җибәргән. Өмәдә эшләгән эшләр, уен-көлке хатын-кызга ел буена җитәрлек дәрт биргән. Ул көнне хатын-кызларның ни дәрәҗәдә уңган булулары ачыкланган1.
Казлар күп булсын дип үтәлә торган тылсымлы йолалар да бар. Мәсәлән, каз ояда йомырка өстендә утырганда каз бәбкәләре күп чыксын өчен, киек казлар очканда кырдан салам алып кайтып куйганнар. Сыдырган каурыйларны судан тезелеп казлар кайтсын дип су сукмакларына, су
юлларына чәчәчләр. Каз канатларын кешегә бирергә ярамый, кул китә
диләр. Биргән очракта да сул канатны я каз канатларының очын кисеп, казан өсләрен сырып кына кешегә бирәләр. Тере каз сату, казларны суйганда ырымлау кебек үзенчәлекләр бүгенге көндә дә яшәп килә.
Каз өмәсенә багышлангап, шагыйрьләребез шигырьләр, композиторларыбыз көйләр иҗат иткән. Мәсәлән, Э. Шәрифуллинаның “Каз өмәсе ” шигыре шундыйлардан.
Каурый сибәм су юлына,
Ишле булсын казыгыз.
Өмәләрдә эш күрсәтеп,
Ярлар табып калыгыз.
Бии-уйный сылу кызлар,
Чыңлый чулпы төймәсе.
Борынгыдан килгән гадәт
Татарның каз өмәсе.
Каз мамыгы яшь киленгә
Түшәк, ястык, юрганга.
Мамыктай кулын сөйгәнең
Иңнәреңә куйганда,
Сокланырсың сылу кызга,
Чыңлый чулпы төймәсе.
Борынгыдан килгән гадәт
Татарның каз өмәсе…
Юл аягы – каз коймагы –
Сыйланасың, суык тимәс.
Каз йолка белмәгән кызны
Егет солтаны сөймәс.
Бии-уйный сылу кызлар,
Чыңлый чулпы төймәсе.
Борынгыдан килгән йола
Татарның каз өмәсе.

Йомгаклау.
Күргәнебезчә, халкыбызның йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрен өйрәнү зур әһәмияткә ия. Дөрестән дә, диннән, телдән башка яши алмаган кебек, халык алардан башка да милләт буларак яшәвеннән туктар иде. Татар халкы һәр вакыт үзенең йолаларына тугры булды. Чөнки алар безгә бик ерак бабаларыбыздан мирас булып калганнар. Тик онытмаска, сакларга , буыннан буынга җиткерергә иде аларны. Татар халкының борынгыдан килгән ел фасылларына бәйле Сабан туйлары, Нәүрүз, Питрау, Нардуган, Сөмбелә; ислам диненә бәйле Рамазан һәм Корбан бәйрәмнәре; йолаларга бәйле каз өмәсе, исем кую, туй мәҗлесләрен уздыру, кеше күмү, сөннәткә утырту; аулак өйләр, утырмалар бүгенге көндә дә сакланган.
Фәнни эшне эшләү дәверендә куелган максатка өлешчә ирештем дип саныйм. Керештә теманың актальлеген дәлилләнде. Адәм баласы әти-әнисен, кендек каны тамган туган җирен, ана телен, динен, гореф-гадәтләрен, йолаларын ихтирам итәргә тиеш. Табигый, буыннан буынга күчә торган рухи тәҗрибә һәм йолалар вакытлар узу белән һич тә әһәмиятләрен югалтмыйлар, киресенчә, аларның кыйммәте арта гына. Моның шулай булуы әдәби әдәрләр мисалында тагын бер кат исбатлана.
Татар халкының бу күңел җәүһәрләре әдәби әсәрләр аша киләчәккә тапшырыла, чөнки ул китап булып, милли мирасыбыз булып буыннар арасындагы бәйләнешне тәэмин итеп тора. Әдәби әсәрләр кешенең иҗадилыгын, фикерләү сәләтен, аң һәм интеллектын үстерә. Аңа тормыш тәҗрибәсе тупларга, матурлыкны күрергә һәм әхлакка өйрәнүгә омтылыш тәрбияләүче чара да булып торалар.
Беренче бүлектә халык бәйрәмнәренең иң күңеллесе, иң матуры булган Сабан туе уздыруга күзәтү ясадым. Аның татар халкы өчен әһәмиятле булуын язучыларыбыз Г.Бәширов, М.Гали, Г.Ибраһимов, Ф.Хөсни, Ә.Фәйзи, К.Тинчурин әсәрләрендә бирелгән өзекләр күрсәтеп үттем.
Икенче бүлектә гаилә йолаларының иң күркәме, иң затлысы булган туй уздыру йоласы чагылыш тапты.
Өченче бүлек тулысынча Г. Исхакый әсәрендә сурәтләнгән ир баланы сөннәткә утырту йоласына багышланды. Бу йоланың милләт язмышы белән бәйле булуы азсызыклап әйтелде, чөнки Г.Исхакый “Сөннәтче бабай ”хикәясендә милләт язмышын, аны саклау , буыннан-буынга тапшыру мәсьәләләрен шул чорда ук күтәреп чыга, әдәбиятта мирас итеп калдыра.
Дүртенче бүлектә тормыш-көнкүреш йолаларыннан саналган каз өмәсе сен тасвирлап бирдем. Аның үзенчәлекле якларын, юрау-йолаларын әдәби әсәрләрдән алынган мисаллар ярдәмендә күрсәттем. Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек ”, К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар ” әсәрләреннән бирелгән өзекләрдә бу йоланың матур мизгелләре сурәтләнгән.
Бу фәнни эш гамәли яктан да әһәмияткә ия дип уйлыйм. Ул, беренче чиратта, әдәбият укытуда татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен дә зур ярдәмлек һәм чыганак булыр. Икенчедән, гореф-гадәт, йола һәм бәйрәмнәребезнең чагылыш тапкан әдәби әсәрләребез безнең тарихыбызның бер гүзәл әдәби мирасы да.
Мирас…
Ул буыннан-буынга күчеп килә торган байлык. Йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәребез безнең рихи мирасыбыз, байлыгыбыз.
Матди байлык ул – фани, бетә торган, вакытлы нәрсә, ә рухи байлык, акыл көче белән хасил булган дөньяга караш, кешеләрнең мөгалләмәсе, гореф-гадәте — мәңгелек.
Мирасның иң кадерлесе бербөтен халыкның гомуми җанына сеңеп кала, аның телендә, әдәбиятында, гореф-гадәтендә, буыннан-буынга күчеп килгән йолаларында, бәйрәмнәрендә саклана. Ул мирас буыннан-буынга тарих чылбыры булып үрелеп барсын иде.
Кыскасы, безнең максатыбыз туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдыру, бөек милләт булып яшәвебезне дәвам итү.
Татарстан халыкларының үзара дус, тату яшәве – бөтендөнья өчен толерантлык үрнәге булып торуын да күрсәтә. Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәниятен, яшәү рәвешен, гореф-гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта.
Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребезне, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә.

У вас нет прав для создания комментариев.

© 2023 Интернет-портал учителей РТ

Go Top

Халкыбызның милли бизәкләре

 Максат

  1.Балаларны татар халкының милли киемнәре, мили орнамент белән             якыннанрак таныштыру, балаларда кызыксыну уяту.                                             2. Милли  әйберләрнең  үзләренә  генә хас булган билгеләрен      ачыклау.

              3.Милли киемнәргә бизәкләр төшерү.

               4. Балаларга эстетик тәрбия бирү, татар милли сәнгатенә мәхәббәт һәм  

                  ихтирам тәрбияләү.

            Материал Һәм җиһазлау: Халкыбызның  милли әйберләре:  күлмәк, түбәтәй, калфак, сөлгеләр, кулъяулыклар, алъяпкычлар,читекләр ,милли орнаментлар җыелмасы, компьютер, презентация, бизәк өлгеләре

            Дәрес барышы.

Оештыру өлеше.

Хәерле көн,укучылар!Кәефләрегез яхшымы? Бер-берегезгә карап елмайыйк әле.Бүгенге тәрбия сәгатенә Әмир белән Әминә дә килгән. Дәрес ахырында без аларга бүләк ясарбыз.

Дәрес темасы белән таныштыру

Хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм.

Бәрхетләрдән тегелгән,

Ука белән чигелгән  

  Бизәкләре көмешләргә,

   Энҗеләргә күмелгән.(калфак)

Мин монда күргәзмә дә ясап куйдым.Алар нәрсәләр?( милли киемнәр) Алар матур бизәкләр белән бизәлгәннәр.Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез? Халкыбызның милли бизәкләре турында сөйләшербез. Милли, бизәк төшенчәсен ничек аңлыйсыз?

Бизәк(орнамент) латин теленнән килеп чыккан.

Татар халкының декоратив сәнгатендә  чәчәкле үсемлек орнаменты урын алып тора.Иң еш сурәnләнә торганы  лалә чәчәге.(Башка элементлар: яфраклар, кыңгырау чәчәк, роза чәчәге, дулкынлы, бормалы бизәкләр)

  Укучылар, татар халкы элек-электән бик тырыш чиста, пөхтә халык буларак билгеле. Элек (минем әни, сезнең әниләрегезнең әниләре) кич утырып, аулак өйләрдә кул эшләре эшләгәннәр. Тормышка чыкканда үзләренә кирәкле әйберләрне, урындык киезләрен, сөлге башларын, тәрәзә пәрдәләрен һ.б. барысын да үз куллары белән эшләгәннәр.

Хәзер дә татарлар яшәгән авылларны карасак, ялт итеп торалар, йортлар төзек, бай, кешеләр мул тормышта яшиләр, тәрәзә төпләрендә ясалма чәчәкләр түгел, ә чын табигый гөлләр үсеп утыра. Болар барысы да кешенең  тырышлыгы белән генә булдырыла. Сез моны үзегезнең әти-әниләрегездән күреп үсәсез һәм сез дә үзегезнең өлешегезне кертәсез дип уйлыйм.

 Милли күлмәк.

     Татар хатын – кызларының борынгы күлмәгенә төрле бизәкләр чигелгән. Итәк һәм җиң очлары берничә рәт бала итәк белән дә тегелгән. Күлмәкне бик матур итеп теккәннәр.

Читекләр

Борынгы бабаларыбыз Идел буе болгарлары сафьян дип йөртелә торган йомшак күннән затлы читекләр теккәннәр. Халкыбызның бизәкләп чигелгән сафьян читекләре үткән гасырда ук дөнья базарында дан тоткан. 1883 елда мәсәлән, татар читекләре Парижда зур алтын медаль белән бүләкләнгән.

Элек-электән килгән бу мактаулы һөнәрне Арча – милли аяк киемнәре җитештерү берләшмәсе осталары дәвам итә. Берләшмә 1972 елда оештырыла. Бу аяк киемнәре чит илләргә чыгарылган. Франция, Англия, Германия, Бельгия хатын – кызлары аларны яратып кигән. Хәзер бу фабрика ябылган .Айрат Солтанов җитәкчелегендә 10 кеше  читек тегү һәм чигүне дәвам итә.Хәзер бу чигүле читекләрне биюче кызлар кия.

 Калфак.

Хатын — кызларның баш киеме борынгы заманда ук калфакны йон тукымадан эшләгәннәр һәм ул чигелгән дә, ә соңрак калфакларны бәрхет, ефәк тукымалардан теккәннәр, затлы җепләр белән чигеп, яки сәйләннәр белән бизәп эшләгәннәр. Калфакны күпчелек шәһәр аксөякләре кешелеккә кия торган булганнар. Хәзерге вакытта калфак баш киеме буларак кулланылмый, ләкин сәнгать өлкәсендә абруе зур.

       Түбәтәй.

Түбәтәй – төрки халыкларының бик киң таралган һәм бүгенге көнгә кадәр абруен югалтмаган баш киеме. Түбәтәйне бәрхеттән тегәләр, ефәк җепләр белән чигеп яки сәйләннәр белән бик матур итеп бизәп куялар. Түбәтәй орнаментлары күпчелек лалә чәчәге, ромашка, дәлия, пион, кыңгырау, канәфер, тукранбаш чәчәкләрен һәм яфракларын хәтерләтә.

    Алъяпкыч.

Ул төрле чорларда, татар хатын-кызлар киеме буларак, аерым урын алып тора. Татар хатын-кызларының алъ япкычлары канатлы булган. Аның күкрәк һәм итәк өлешләрен чиккәннәр.

Бизәнү әйберләре

Татар хатын- кызлары төрле бизәнү әйберләре  тагып йөрергә яратканнар.Алкаларны һәркем үзенә ошаганын сайлап кигән.

Чулпылар гади генә юл белән кара бауга бәйләнгән бер-ике яки күбрәк көмеш тәңкәләрдән тора. Аларны билдән астан төшеп торырлык итеп чәч толымнарына бәйли торган булганнар.

Тәңкәләр бик күптөрлеләр: түгәрәк яки шакмаклы, ярымай яки ромбик, йолдыз һ. б. Төрле формаларда ясалган. Алар төрле бәхетсезлекләрдән , авырулардан саклый дигәннәр.

Беләзек-иң киң таралган борынгы бизәнү әйберсе.

 Чигү.

Чигүне татар кызлары аеруча яраткан. Бигрәк тә сөлгеләр, кулъяулыклар, алъяпкыч итәкләрен, тәрәзә пәрдәләрен, кровать кырларын, мендәр тышларын чиккәннәр. Егетләргә чиккән кулъяулык бирү иң зур бүләкләрдән саналган.  Мондый кул эшләре күбрәк аулак өйләрдә башкарылган.  Шулай ук кызлар үзләренә бирнәне чигеп әзерләгәннәр.

Милли бәйрәм –Сабантуй.

Халкыбыз язын чәчү эшләре беткәч бәйрәм уздырган. Бу бәйрәм әле дә ел саен үткәрелә. Нинди бәйрәм инде ул? (Сабантуй)

Сабантуйда төрле уеннар, ярышлар үткәрелә. Иң ахырдан милли көрәш була.

 Укучылар, сез аулак өйнең нәрсә икәнен беләсезме?

Аулак өйләрдә кул эшләре эшләп утырганда җырлар җырланган, тәңкә салыш уеннары уйналган, йомгак чорнаш уены да уйналган.

Әйдәгез, без дә сезнең белән әзрәк йомгак уены уйнап алабыз.

Музыка: уен башлана, музыка туктаганда йомгак кемдә кала, шул укучы җәза үти. Уен берничә тапкыр кабатлана.

Бүгенге тәрбия сәгатендә бездә кунак бар. Ул- 6 сыйныф укучысы Ахмадуллина Рәзилә.Ул әнисе белән буш вакытларында бик матур итеп чигәргә ярата.Хәзер сүзне аңа бирәбез.

Укучыларның читек, алъяпкыч, камзул, түбәтәй, калфак бизәве.

 Ә хәзер без шушы милли киемнәрне бизәрбез. Һәркем үзе теләгәнчә бизәсен. Кемнеке иң матуры булыр икән. Бу киемнәрне Әмир белән Әминәгә киертик. Менә ничек матур булды алар!

Йомгаклау.

Бүгенге тәрбия сәгатен бергәләп йомгаклыйк әле. Сез нәрсә белдегез,шул турыда бер-берегезгә сораулар биреп карагыз әле.

Барыгыз да тәрбия сәгатендә актив булдыгыз.Дәрес бетте, сау булыгыз.

Әтнә районы Күәм урта мәктәбе

3 нче сыйныфта үткәрелгән ачык тәрбия сәгате эшкәртмәсе

Тема: “Халкыбызның милли бизәкләре”

                                Укытучы: Ганиева Люция

                                 Гыйнвар, 2013 ел

ХАЛКЫБЫЗНЫҢ КҮҢЕЛ БИЗӘКЛӘРЕ
Кул эшләрендә дә күренә,
Кулъяулыклар, сөлгеләрен чигеп
Элә халкым өе түренә.
Кул эшләренә бай минем халкым,
Һәр бизәктә шатлык, мәдхия,
Һәр бизәкнең үз матурлыгы бар,
Шуңа халкым башларын ия, —
ДИП БАШЛАП ҖИБӘРГӘН ҮЗЕНЕҢ УРМАНАСТЫ ШУНТАЛЫСЫНДА ЧИГҮ СӘНГАТЕНӘ БАГЫШЛАНГАН БӘЙРӘМ ТУРЫНДАГЫ МӘКАЛӘСЕН «АК КАЛФАК» ҖӘМГЫЯТЕНЕҢ АЛЕКСЕЕВСКИДАГЫ ҖИРЛЕ…

— НИНДИ ГЕНӘ КУЛ ЭШЛӘРЕ ЮК ТАТАР ХАЛКЫНДА. ШУНЫҢ ИҢ КҮРКӘМЕ — ЧИГҮ. ЧИГҮНЕҢ БИК КҮП ТӨРЕ БАР. КУЛЪЯУЛЫК ЧИГҮ, СӨЛГЕ, ЯПМАЛАР ЧИГҮ. БИГРӘК ТӘ СӨЛГЕ ЧИГҮ ПОПУЛЯР

ХАЛКЫБЫЗДА. НИНДИЛӘРЕН ГЕНӘ СУКМАГАННАР ДА СӨЛГЕЛӘРНЕҢ, НИНДИЛӘРЕН ГЕНӘ ЧИКМӘГӘННӘР ОСТА ӘБИЛӘРЕБЕЗ. ЧҮПЛӘМЛЕ СӨЛГЕ, ЧУПТАРЛЫ СӨЛГЕ, КЫЗЫЛ БАШЛЫ СӨЛГЕ… ЗАМАНЫНДА ҺӘР АВЫЛНЫҢ ҮЗ ЧИГҮ ОСТАЛАРЫ БУЛГАН.

Чигүне татар кызлары аеруча яраткан. Бигрәк тә сөлгеләр, кулъяулыклар, алъяпкыч итәкләрен, тәрәзә пәрдәләрен, карават кырларын, мендәр тышларын чиккәннәр. Егетләргә чиккән кулъяулык бирү иң зур бүләкләрдән саналган. Мондый кул эшләре күбрәк аулак өйләрдә башкарылган.

Кыз бала кечкенәдән үк үзенә бирнәгә сөлгеләр әзерли башлаган. Алар өйне бизәү, бүләк итү, төрле йола өчен әзерләнгәннәр. Гади генә, буй-буй сугылган тастымалларны бит, кул, савыт-саба сөртү өчен кулланганнар.

Сабантуйларда колга башына эленгән, җиңүче батырларның җилкәсенә салынган, өйләрне ямьләндереп торган сөлгеләр… Безнең татар хатын-кызларының сурәт-гербы ул сөлге. Шигырьләр, нәфис сүзләр белән дә данлана ул, тамаша җыр-моңнар, дәртле биюләр белән ямьләнә. «Аклы татар сөлгесе — керсез җанның көзгесе», «Сөлгедә халыкның күңел җылысы, милли йөзе» дигән гыйбарәләр юкка гына әйтелми шул.

Татар халкының чигеше бизәктән башлана. Бизәк(орнамент) латин теленнән килеп чыккан.Татар халкының декоратив сәнгатендә чәчәкле үсемлек орнаменты урын алып тора.Иң еш сурәтләнә торганы лалә чәчәге.Башка элементлар: яфраклар, кыңгырау чәчәк, роза чәчәге, дулкынлы, бормалы бизәкләр.

Татар халкы элек- электән бик тырыш, чиста, пөхтә халык буларак билгеле. Элек (минем әни, әниләребезнең әниләре) кич утырып, аулак өйләрдә кул эшләре эшләгәннәр. Тормышка чыкканда үзләренә кирәкле әйберләрне, урындык киезләрен, сөлге башларын, тәрәзә пәрдәләрен һ.б. барысын да үз куллары белән эшләгәннәр.

Хәзер дә татарлар яшәгән авылларны карасак, ялт итеп торалар, йортлар төзек, бай, кешеләр мул тормышта яшиләр, тәрәзә төпләрендә ясалма чәчәкләр түгел, ә гөлләр үсеп утыра. Болар барысы да кешенең тырышлыгы белән генә булдырыла.

Татар хатын-кызларының борынгы күлмәгенә төрле бизәкләр чигелгән булган. Итәк һәм җиң очлары берничә рәт бала итәк белән дә тегелгән. Күлмәкне бик матур итеп теккәннәр.

Хатын-кызларның баш киеме — калфакны борынгы заманда ук йон тукымадан эшләгәннәр һәм ул чигелгән дә, ә соңрак калфакларны бәрхет, ефәк тукымалардан теккәннәр, затлы җепләр белән чигеп яки сәйләннәр белән бизәп эшләгәннәр. Калфакны күпчелек шәһәр аксөякләре кешелеккә кия торган булганнар. Хәзерге вакытта калфак баш киеме буларак кулланышка керә башлады, сәнгать өлкәсендә дә абруе зур.

Түбәтәй — төрки халыкларның бик киң таралган һәм бүгенге көнгә кадәр абруен югалтмаган баш киеме. Түбәтәйне бәрхеттән тегәләр, ефәк җепләр белән чигеп яки сәйләннәр белән бик матур итеп бизәп куялар. Түбәтәй орнаментлары күпчелек лалә чәчәге, ромашка, дәлия, пион, кыңгырау, канәфер, тукранбаш чәчәкләрен һәм яфракларын хәтерләтә.

Татар хатын-кызы канатлы алъяпкычы белән дә аерылып торган. Ул төрле чорларда, татар хатын-кызлар киеме буларак, аерым урын алган. Аның күкрәк һәм итәк өлешләрен чәчәкләр белән чигеп эшләгәннәр.

Менә шушы чигү сәнгатенә багышланган бәйрәм 17 нче сенябрьдә «Ак калфак»лы ханымнар катнашында районыбызның уңган- булган халкы яшәгән, урманнар аша бормалы юллар белән бара торган Урманасты Шунталысы авылында булып үтте. Шушы авылга бару юлы да әллә ничек серле булып күренде. Көзнең аяз, матур әбиләр чуагы үзе үк безне әлеге бәйрәмгә фатихалаган сыман тоелды.

Авылга барып кергәндә көн үзәге иде. Авыл урамнарында берән-сәрән генә кешеләр күренгәли. Килгән кунакларны ягымлы гына сәламлиләр… Мәдәният йорты янында гармунчы җырчылары белән җырлап утыра. Ә мәдәният йортына керсәк, ул шаулап тора. Төзек бина. Бик матур итеп чигеш күргәзмәләре белән бизәлгән. Өстәлләргә мул итеп тәм-томнар әзерләп куелган. Халык бәйрәм башланганны аерым бер дулкынлану белән көтә… Нидер әзерли, әзерләнә… Күрше авыллардан да шактый гына кунаклар җыелган. Барысының да йөзләре шат, көләч, нурлы…

Бәйрәмне Бөтендөнья татар конгрессы кысаларында эшләп килгән районыбызның «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе буларак, мин башлап җибәрдем. Әлеге бәйрәмгә җыелу максатларын санап уздым һәм районыбызның һәр татар авылыннан килгән «Ак калфак» әгъзаларына сүзне бирә бардым.

Район үзәгеннән, Зур Тигәнәле, Урта Тигәнәле (һәр бәйрәмебезнең бизәге — «Ак калфак» фольклор төркеме), Кыр Шунталысы, Кр. Баран, Югары Татар Майнасы авылларыннан килгән аккалфаклылар тарафыннан татар халкының җырлы-биюле композицияләре, җырлар, шигырьләр яңгырады, күмәк биюләр биелде, башка районнардан өйрәнеп кайткан уеннар өйрәнелде. Кыр Шунталысыннан килгән гармунчы Әлим әфәндегә ияреп, һәр өстәл җырлар җырлады.

Төп тема «Чигү» булганлыктан, авылның иң оста куллы ханымнары сәхнәгә чакырылды. Болар Рабига, Галия, Альбина апалар иде. Рабига апа үзенең яраткан хезмәтен бик тәфсилләп сөйләде. Аның күргәзмәсендә нәрсә генә юк. Ул күрсәтмә альбом итеп ясалган чиккән кулъяулыклар коллекциясе, дисеңме, шакмаклап чигелгән Кол Шәриф мәчете, Россия, Татарстан, Алексеевск герблары чигелгән япмалармы, тастымал, сөлгеләр, дисеңме — нәрсә генә юк иде бу коллекциядә…

Күпме күз нурлары да, күпме күңел җылысы салынган бу чигешләргә… Галия апа белән Альбина апа кул эшләре турында кыскача гына сөйләп киттеләр. Галия апа күргәзмәсендә алъяпкычлар, мендәр тышлары зур урын алып тора икән… Бу ханымнарның әлеге йөрәк хисен салып чиккән бизәкләре халыкны таң калдырырлык.

Чиккән кеше озын гомерле була, авырмый, хәтере дә әйбәт була, диләр. Галимнәр фикеренчә, кул бармаклары белән эшләнгән мондый вак эшләр кешенең сәламәтлегенә һәм психикасына уңай йогынты ясый икән.

Үз чиратымда мин дә сайлап алган темабыз буенча мастер-класс күрсәттем. Сабада булган күчмә утырышларның берсендә танылган мәдәният хезмәткәре, күп кенә татар орнаментлары китапларының авторы Нурзидә Сергеевадан өйрәнеп кайткан, бары тик татарларда гына очрый торган «колаклы» чигү техникасы белән калфак чигү серләрен халыкка тапшырдым.

Әлеге күркәм бәйрәмне Урманасты Шунталысының мәдәният йорты мөдире, уңган-булган, чибәр, җырга-моңга бай, талантлы ханым, шушы авылның «Ак калфак» җитәкчесе Земфира ханым Вәлиева оештырып уздырды. Әлбәттә, берүзе генә түгел. Пар канаты, тормыш иптәше Рамил да, улы, нәселләре дәвамчысы Ранил да, авылның мәдәният хезмәткәре Айгөл дә, аның тормыш иптәше дә шактый гына матди һәм рухи өлеш керткәннәр бәйрәмгә.

Өстәлдәге ризыкларны авылның күп кенә уңган хатын-кызлары әзерләгән. Биләрнең урман хуҗалыгы җитәкчесе Галим әфәнде дә өлешен керткән. Барысына да рәхмәтебез зур. Ходай аларга исәнлекнең ныгын, гомернең озынын, бәхетнең олысын, зурдан-зур уңышлар насыйп итсен!

Менә шундый уй-кичерешләр, күмәк эшләр белән янып-көеп эшләгәндә генә һәр эш алга бара. Шушы бәйрәмнәр белән телебезне, мәдәниятебезне саклап калуга да өлешебезне кертәбез, дияргә була.

Әлеге җыеннан шушындый бәйрәмнәрне һәр авылда уздырырга, дигән теләктә кайттык. Халыкка бәйрәм, гомумән, бик ошады. Тагын кайчан, кайда, нинди темага җыелабыз? дигән сораулар да бирелде.

Бәйрәм күтәренке рухта «Ак калфак» гимны белән тәмамланды. Районыбызның сөлгеләр хуҗабикәсе, күп еллардан бирле республикабызда бердәнбер нәфис әйберләр туку фабрикасы җитәкчесе, «Ак калфак»ның иң актив әгъзасы Фирая ханым Сергеева кичәне йомгаклау сүзен сөлгеләргә бәйләп сөйләде.

Сүз ахырында барыгызга да ныклы исәнлек, бәхетле озын гомер, уңышлар телибез!


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Презентация на тему: » Халкыбызның күңел байлыгы Работу выполнила: учитель татарского языка и литературы Матзянова Раушания Гаязовна.» — Транскрипт:



1


Халкыбызның күңел байлыгы Работу выполнила: учитель татарского языка и литературы Матзянова Раушания Гаязовна


2


Пятничные посиделки Издавна это день считался праздничным. Старшее поколение ходило по гостям, молилась за внуков, детей, давало напутствие, хорошие пожелания на будущее. В таких пятничных посиделках участвовали родные, друзья, соседи. Это вдохновлялю, воодушев- лялю, украшало их жизнь.


3


Ү тк ә не белом ә г ә н- не ң кил ә ч ә ге юг.


4



5


Безне ң татар апалары Пешер ә баллы ч ә к-ч ә к. Авызга калуга эри- Теле ң йотмыйсы ң чак-чак.


6


Калфак — татар хатын – кызларыны ң рухи матурлыгын к ү рс ә т ә.


7


Балкып тора т ү б ә т ә йл ә р Эн җ е б ө ртекл ә р бел ә н. Алар хонда килг ә н, г ү я, Чын ә кият иленн ә н.




Презентация «Халкыбызның күңел бизәкләре»

Подписи к слайдам:

Халкыбызның күңел бизәкләре
Әбиебез сандыгында

  • Әбиебез сандыгында
  • Сакланмый нилэр генә.
  • Әйдәгез, сорыйк узеннән
  • Ачып курсәтсен безгә.
  • Каян анлап алды икән
  • Әби безнен теләкне?
  • Түрдэ торган сандыгын ул
  • Узе ачып курсәтте.

Баш һәм аяк киемнәре:

  • Калфак
  • Татар хатын-кызларының рухи матурлыгын, күңел байлыгын, тегү-чигү эшләренә осталыгы, зәвыгын чагылдыручы төрки халыкларда киң таралган баш киеме.
  • Энже калфак, узе ап-ак
  • Бик килешэ йөземэ.
  • Калфагымнын матурлыгын
  • Хәммәсе дә курсеннәр
  • Энже калфак кигән кыз ул
  • Татар кызы дисеннәр!

Түбәтәй
Төрки халыкларда ирләрнең төп баш киеме. Түбәтәй бары тик гади тукымалардан гына тегелгән.

  • Балкып тора түбәтәйләр
  • Энҗе бөртекләр белән
  • Алар монда килгән, гүя
  • Чын әкият иленнән.

Читек

  • Борынгы бабаларыбыз күн эшкәртүнең чын осталары булган 19нчы гасырда да татарның сафьян читекләре дан казанган.
  • Бизәк төшкән итекләрне
  • Читекләр дип йөрткәннәр.
  • Аларны татар кызлары
  • Бәйрәмнәрдә кигәннәр…

Бизәнү әйберләре:

  • Чулпының махсус ясалган алкаларына тасма киертеп, чәч толымына әнә шул тасмаларны кушып үргәннәр. Чулпы узе тәнкәләрдән торган: ул тәнкәләрнең шомасы да, чокып бизәлгәне дә, коеп ясалганнары да булган, кайберләренә асылмалы вак тәнкәләр дә өстәлгән
  • Чулпы

Алкалар

  • Бизәнү әйберләренең аеруча киң таралганы, мөгаен алкадыр…Татар алкалары гаҗәеп күп төрле. Әмма аеруча үзенчәлеклесе, мөгаен груша сыман яисә өйрәк формасындагы өч асылмалы алкалар. Алка асылташлар белән бизәлгән.

Хәситә

  • Төсле тукымадан тегелә. Киңлеге 5-12 см., озынлыгы 30-40см. Тукымагаткүп төрле бизәкләр тезеп чыкканнар. Хәситәне күкрәк һәм арканы тыгыз каплап сул җилкә аша үң кул астыннан үткәргәннәр.

Муенса

  • Борынгы бизәнү әйберләреннән. Таш гасырында аны ирләр дә, хатын-кызлар да тагып йөри. Ул бәла-казадан, яман чирләрдән саклану өчен тагылган.

Көнкүреш әйберләре:

  • Яшь кызлар үз куллары белән чигеп, сугып сөлгеләр әзерләгәннәр. Сөлгеләрнең матурлыгына карап яшь кызларның уңганлыгы, пөхтәлеге, булдыклылыгы бәяләнгән.
  • Сөлге

Шәл

  • Шәл бәйләдем, шәл бәйләдем, шәл бәйләдем, шәл бәйләдем, 
    Шәлем тугәрәк тугел лә, шәлем тугәрәк тугел…

Көянтә

  • Көянтәләрем алам да, чиләкләремне тагам…

Чиләкләр

  •  Чиләкләрем мөлдерәмә суым жиргә тугелә…

Сандык

  • Әбиемнең сандыгы!
  • Нинди серләр саклый икән ул?
  • Гомер буе җыйган хәзинәме,
  • Әллә инде күңел бизәгеме,
  • Нинди серләр саклый икән ул?

Хәтерләүдән курыкма син! Үткәнеңне онытма син!

  • Хәтерләүдән курыкма син! Үткәнеңне онытма син!
  • Бел син ерак бабайларның Ничек итеп көн иткәнен, Нинди уйлар, нинди моңнар Безгә калдырып киткәнен. Р. Фәйзуллин

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Халявные предложения для устного экзамена
  • Халкымны? к??ел байлыгы темасына сочинение
  • Халявные баллы егэ математика
  • Халал джюрекле сочинение адамлыкъ
  • Халява ловись перед экзаменом картинки