Халык әйтсә, хак әйтә.
(Балтач районы “Кенәбаш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы” укытучысы Фәйзрахманова Тәслимә Зиннур кызының башлангыч сыйныфлар өчен уздырылган класстан тыш чарасы)
Алып баручы.
Кадерле балалар! Бүген без сезнең белән “ Халык әйтсә,хак әйтә.”дигән халык авыз иҗатына багышланган кичә уздырырга җыелдык. Бу кичәдә без сәяхәт итә-итә уйнарбыз да, биербез дә, җырларбыз да, үзебезнең белемнәребезне дә күрсәтербез һәм яңа белемнәр дә тупларбыз. Гомумән, кичә сезнең өчен бик файдалы булыр дип ышанып калам, һәрбер командага зур уңышлар телим.
Һәр командага кичәдә катнашу өчен түбәндәгеләрне алдан әзерләп килергә кушылган иде:
1 1әр куплет бишек җыры
2 1әр бармак уены
3 1әр мәзәк (рольләргә бүленеп башкарасы)
4 1әр такмак җырларга өйрәнәсе
5 Татар халык әкиятләрен укыйсы
6 1әр халык санамышын өйрәнәсе
7 1әр эндәш( яңгырга,кояшка)өйрәнәсе
8 3әр мәкаль өйрәнәсе
нче ком. Ата-ана, бала-чага турында.
2 нче ком. Сүзне сөйләшә белү һәм сөйләм әдәбе турында .
3 нче ком. Ил, туган җир, ватан.
нче ком. Гыйлем-белем,уку-язу, галим-наданнар турында .
9 3 әр табышмак өйрәнәсе.
1 нче ком. Яшелчә,җиләк-җимеш .
2 нче ком Хайваннар.
3 нче ком. Көнкүреш кирәк-яраклары.
4 нче ком. Тере һәм терек булмаган табигать
Әйдәгез,кичәбезне башлап җибәрик!
Хәзер, дуслар, көч сынашыйк,
Һәркем мәйданга чыксын,
Һәр укучы телбайлыгын,
Акылын һәм тапкырлыгын,
Игътибарын, зирәклеген,
Эшкә җигәргә тырышсын.
Жюри әгъзалары, катнашучы 4 команданың исеме, капитаннар белән танышып үтик.
(Һәр команда үзе белән таныштыра.)
А.б. Без бүген утраулар буйлап сәяхәт итәрбез. Бер утраудан икенчесенә күчү өчен безгә биремнәр үтәргә туры килер. Биремнәрне төгәл һәм дөрес үтәүчеләр татар халык бизәкләренең элементларын ала барыр, ахырдан татар халык киемнәрен иң матур итеп бизәүчеләр мактау кәгазьләре белән бүләкләнер. Сәяхәтебезнең барышын жюри әгъзалары күзәтеп утырыр.
1нче утрау. Бишек җырлары. Болар баланы бишектә тирбәтеп йоклатканда көйләнә. Салмак көйнең кеше күңеленә тынычландыргыч тәэсир итүен медицина галимнәре, психологлар да таный. Музыканың мондый сыйфатын борынгы әби бабаларыбыз да белгәннәр һәм баланы тынычландыру, йокыга талдыру чарасы итеп кулланганнар.
Көй яңгырый, һәр команда 1әр куплет бишек җыры башкара.
2нче утрау. Мавыктыргычлар. Алар күптөрле әсәрләрне берләштерә. Алар арасында нәниләрне әйләнә-тирәлек, гаилә әгъзалары, хуҗалыктагы эшләр белән таныштыру максатыннан; санарга өйрәтү, логик фикерләвен, зиһенен ачтыруны күзалдында тотып башкарыла торганнары да бар.
Хәзер һәр командадан берәр бармак уенын тыңлап китик. Рольгә кереп бармак уены күрсәтү.
Берничәсен сезгә тәкъдим итәм.
Баш бармак бау ишә, Олыга утын ярырга,
Имән бармак имән кисә, Ә сиңа-су китерергә,
Урта бармак ут эзли, Уртага- мичкә ягарга,
Атсыз бармак ат җигә, Ә сиңа- аш пешерергә;
Чәнчә бармак чәй эчә. Чәнчәгә җырлый башларга,
Дусларның күңелен ачарга
3нче утрау. Эндәшләр. Алар борынгы йолалардан калган. Бу йола бәйрәмнәрендә кешеләр, мәрхәмәт, муллык сорап, кояшка, яңгырга, кыска-сы, табигать көчләренә мөрәҗәгать иткәннәр
Һәр командадан яңгырга, болытка, кояшка әйтелә торган эндәшләр тыңлана.
4 нче утрау. Такмаклар һәм такмазалар. Биегән вакытта, күңел ачканда җырланып яисә тиз ритм белән әйтелә торган әсәрләрне такмаклар диләр.Такмаклар 3 төркемгә бүленә: биегәндә әйтелә торган такмаклар, көйләм такмаклары һәм сөйләм такмаклары.
Һәр команда көйгә 1әр такмак башкара.
Ә такмазалар белән алып баручы таныштыра. Такмазаларның такмаклардан аермасы шунда: аларда шигъри үлчәм даими түгел, үзгәрүчән.
Бүген бардым, кичә кайттым,
Чәй ашадым,ипи эчтем,
Бер чынаякларын төшереп ваттым,
Сиңа күчтәнәчалып кайта идем,
Кесәм тишек икән, төшеп калган.
5 нче утрау.Тел көрмәкләндергечләр яки тизәйткечләр. Тел көрмәкләндергечләр- юмористик әсәрләр. Әмма юмор күп очракта әсәрнең эчтәлегендә түгел, ә аларның әйтелешендә чагыла. Дөрес әйтә алмыйча азаплану көлке тудыра.
Һәр командага тизәткечләр бирелә, 1 минут эчендә әйтергә өйрәнәсе.
6 нчы утрау. Әкиятләр
Әкиятләрдән өзекләр укыла, исемнәрен атарга кушыла.
1 “Ике ләгән кызны ике яктан китереп тә кысканнар. Олы кыз егылган да шунда ук ташбакага әверелгән” ( “Өч кыз”)
2 Шуннан соң, бүре киткәч,кәҗә кайткан,ди:
“Балаларым,әчегез,балаларым әчегез, Чикләвек кабыгы белән май алып кайттым”
3 “Урманнан бер аю чыкты,аны аучылар куып чыгарды, ди. Юлда аюга бер бабай очрады,ди. Бабайга әйтә, ди аю:
-Зинһар, мине коткар, мине куа киләләр, ни теләгең бар, барын да бирермен, ди.” (“Аю белән бабай”)
4) “ –Аша, кунагым, аша,ай-яй, син мине теге вакытта кесәл белән шәп сыйлаган идең, ник бер дә ашамыйсың, аша!- дип, кыстаган була,ди.” (“Торна белән төлке”)
7 нче утрау. Мәзәкләр. Чәчмә формадагы сатирик һәм юмористик эчтәлекле, көтелмәгәнчә тапкыр тәмамлана торган җыйнак хикәяләүләрне мәзәкләр дип атыйлар.
Һәр команда алдан әзерләп килгән берәр мәзәк куеп күрсәтә.
8нче утрау. Санамышлар. Халык авыз иҗатында санамышлар күптөрле. Ритмлы, матур яңгырашлы, ләкин аз аңлаешлы яки бөтенләй аңлашылмаган сәер сүзләрдән төзелгән санамышлар да очрый. Кайберләрендә исә барлык сүзләр аңлаешлы булып та, алар арасында бернинди логик бәйләнеш юк.
Һәр команда алдан өйрәнеп килгән санамышларны сөйли.
Үрнәк өчен берничә халык санамышы тәкъдим итәм:
Ак чәйнеккә акча салдым. Әлчи, бәлчи,
Ничә булды Әни күлмәк үлчи.
Йөз булды. Үлчи торгач җитмәде,
Әтәлчек,мәтәлчек, Кисә торгач, бетмәде,
Сиңа туры килде, чык! Чәүкә, чыпчык,
Син кал, бу чык!
9 нчы утрау. Уеннар. Өйрәнгән санамышларны кулланып, “Яулык салыш” һәм “Кәрия-Зәкәрия” уены уйнала.
10 нчы утрау. Мәкальләр. “Мәкаль” сүзе безгә гарәпчәдән кергән. Аның мәгънәсе- урынлы сүз яки тиешле урынында әйтелгән сүз була.Сөйләшкәндә сүзгә ямь һәм куәт бирү өчен, көнкүрештә күп сыналган дәлил яки шигъри бер мисал урынында әйтеп йөртелә торган, кыска, ләкин гомуми бер тирән мәгънәне эченә алган төгәл җөмләле халык хикмәте әсәрләре мәкаль дип әйтелә.
1 нче ком. Ата-ана, бала-чага турында.
2 нче ком. Сүзне сөйләшә белү һәм сөйләм әдәбе турында .
3нче ком. Ил, туган җир, ватан.
4 нче ком. Гыйлем-белем,уку-язу, галим-наданнар турында .
Һәр команда шушы темалар буенча 3әр мәкаль әйтә, мәгънәсен аңлата һәм укытучының 5әр мәкале дәвам ителә.
1 нче командага түбәндәге мәкальләр әйтелә:
а) Әни суккан (авыртмый)
ә) Балага пычак бирсәң бер елар, бирмәсәң (ике елар)
б) Бала чактан кергән гадәт (гомергә китәр)
в) Үзе егылган бала (еламас)
г) Ата-анасын тыңлаган адәм булыр, тыңламаган (әрәм булыр)
2нче командага түбәндәге мәкальләр әйтелә:
а) Кешенең үзенә карама, (сүзенә кара)
ә) Бар белгәнең сөйләргә (ашыкма)
б) Бауның озыны, сүзнең (кыскасы яхшы)
в) Күп сөйләшсәң, карга (алып китәр)
г) Кирәксез сүзне дөрес булса да (сөйләмә)
3нче командага түбәндәге мәкальләр әйтелә:
а) Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән (ил артык)
ә) Үз халкын сөймәгән, башка халыкны да (сөймәс)
б) Береккән ил (бозылмас)
в) Туган илнең кадерен (читтә йөрсәң белерсең)
г) Оясыз сандугач (сайрамый)
4нче командага түбәндәге мәкальләр әйтелә:
а) Бәхетне юлдан эзләмә, (белемнән эзлә)
ә) Гыйлем алу -(энә белән кое казу)
б) Күп укыган (күп белер)
в) Укыдым дип әйтмә аңладым дип әйт)
г) Белмәү гаеп түгел, (белергә теләмәү гаеп)
11 нче утрау. Табышмаклар.
Ә, беләсезме,”табышмак” сүзен борынгылар “табагач” дип йөрткәннәр.
Себер татарлары аны әле хәзер дә “тамырсак” дип йөртәләр.
Бу атамаларның нинди фигыль тамырыннан ясалуын күререгә мөмкин.
Тап” фигыленнән ясалганнар!
1 нче ком. Яшелчә,җиләк-җимеш .
2 нче ком. Хайваннар.
3нче ком. Көнкүреш кирәк-яраклары.
4 нче ком. Тере һәм терек булмаган табигать.
Һәр команда шушы темалар буенча 3әр табышмак әйтә һәм укытучының 5әр табышмагына җавап бирә.
1нче командага
1 Яшел сарай эчеңдә
Кызыл бояр утыра.
(Карбыз)
2 Чәчәге агачында,
Алмасы тамырында.(Бәрәңге)
3 Эсселәгәнсаен,
Кат-кат тун кия.(Кәбестә)
4 Үскәндә яфрагын ашыйлар,
Үсеп җиткәч, тамырын ашыйлар.(Суган)
5 Үзе – бер бөртек, эче – мең бөртек,
Башы − җирдә, койрыгы − коймада.(Кабак)
2 нче командага
1 Башында үсә куак
Шуны табып куандык.
Бу җәнлек безгә ошый:.
Исеме аның-(поши)
2 Сөяк авыз, ит сакал(әтәч)
3 Кечкенә генә татар,
Язын-көзен тун сатар (сарык)
4 Теле салынып төшсә дә,
Койрыгы югары. (эт)
3нче командага
1 “На!” – дисәң бармый,
“Тр-р-р!” – дисәң туктамый.(чана)
2)Авызы юк, теше бар,
Ашаганын йоталмый,
Кулы белән тоталмый. (пычкы)
3)Үзе бер дә ашамый,
Ашаганда бушамый. (кашык)
4 Йөгерә белми,
Сикерә белә. (туп)
5 Кечкенә генә үзе,
Маңгаенда күзе,
Күрсә онытмый үзе. (фотоаппарат)
4 нче командага
1 Өй башына утырган,
Җир йөзен нур белән тутырган.
( Кояш)
2 Башы тауда,
Аягы диңгездә
(Елга)
3 Язын дөньяга килә
Көзен саргаеп үлә.
(Яфрак)
4 Котыра да үкерә,
Бөтен җирне тутыра
(Буран)
5 Ипи түгел, су түгел,
Авыл түгел, аз түгел,
Ансыз яшәү мөмкин түгел
(Һава)
12нче утрау. Йомгаклау.
-Ә хәзер җиңеп алган бизәкләр белән татар кызлары күлмәген бизибез. (Шаблоннар таратыла, һәр команда ябыштырып бизәү эшенә керешә.)
Жюрига сүз бирелә.
Кайсы команданың бизәкләре күбрәк һәм матуррак урнаштырылган, шул команда җиңүче була.
Белеп торыгыз
Халык әйтсә — хак әйтә
Җәйнең соңгы ае — август та башланып китте. Август сынамышларына күз салып, көзнең, кышның ничек киләсен чамаларга була.
Августның беренче атнасында бертөрле һава сакланса — кыш озын һәм карлы була.
Августта каеннарда сары яфраклар күп булса — көз иртә килә.
Август азагында торналар көтүе белән көньякка очса — кыш иртә килә.
16 августта көчле салкын җил иссә — суык кышка, җылы җил иссә — йомшак, карлы кышка.
19 август коры булса, көз коры була, юеш булса — юеш көз килә, аяз булса — кырыс кышка.
21 августка карап гыйнварның холкын фаразлап була.
31 август әрем тамырын карагыз, әгәр яшь тармаклары калын булса — киләсе елда уңыш уңар.
Чыганак: http://zamansulyshy.ru/news/yanaliklar/avgust-aena-synamyshlar
Гүзәл Шәфыйкова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Көн темасы
Халык әйтсә, хак әйтә
Гаммәви мәгълүмат чаралары, ягъни җирле газета һәм телевидениенең чиновниклар белән халык арасында элемтә урнаштырудагы роле гаять дәрәҗәдә зур. Чөнки журналистлар гади халык арасында «кайный», аның проблемаларын яхшы белә.
Ә халык арасында актив «көрәшчеләр» һәм битараф булмаганнар шактый. «Шуңа күрә уңай тәҗрибәне киң җәмәгатьчелеккә җиткерү һәм яңа инициатива тууга җирлек тудыру…
Гаммәви мәгълүмат чаралары, ягъни җирле газета һәм телевидениенең чиновниклар белән халык арасында элемтә урнаштырудагы роле гаять дәрәҗәдә зур. Чөнки журналистлар гади халык арасында «кайный», аның проблемаларын яхшы белә.
Ә халык арасында актив «көрәшчеләр» һәм битараф булмаганнар шактый. «Шуңа күрә уңай тәҗрибәне киң җәмәгатьчелеккә җиткерү һәм яңа инициатива тууга җирлек тудыру хәзерге СМИның бурычы булып тора, — дип сөйли җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә «Татмедиа» ААҖ филиалы — «Зеленый Дол» мәгълүмат үзәге» җитәкчесе Татьяна Витовская.
Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин да власть белән халык фикерен берләштерү ягында булып, газета һәм телевидение ярдәмендәачыктан-ачык сөйләшүгә чыга. Журналистлар уздыра торган сораштырулар да халык фикерен белергә ярдәм итә. Кыскасы, журналистлар булсынмы, чиновниклармы, алар бер кырда эшләргә, яшәүчеләргә проблемаларны хәл итүдә ярдәм итәргә тиеш. Гражданлык инициативасы ике төп бурычны үти: бер яктан ул халыкның якланмаган өлешен социаль яклау системасындагы җитешсезлекләрне компенсацияләсә, икенче яктан власть органнары эшчәнлегенә каршылык күрсәтүче дә булып тора. Мондый активлык җирле проблемаларны гына хәл итүдә ярдәм итүдән тыш, кешеләрдә социаль җаваплылык та тәрбияли. «Бәлки муниципалитетта Гражданнар советы оештырыргадыр? — дип, тәкъдим ясый чыгыш ясаучы. — Ә Яшел Үзәндә тәҗрибә уртаклашырлык җирлек тә, кешеләр дә бар».
Теманы дәвам итеп, гражданнарның мөрәҗәгатьләре турында район Советы аппараты җитәкчесе Эльза Кадникова белдерүенчә, узган атнада 151 кеше власть органнарына дәгъва белән мөрәҗәгать иткән. Сорауларның иң күбе «Кайнар линия»гә туры килә (101 сорау). 22 кеше Интернет аша мөрәҗәгать итсә, «Халык контроле» линиясенә 8 сорау бирелгән. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге төзекләндерүгә кагыла. Шәхси секторда чүп-чар контейнерларының сирәк түгелүенә дәгъва күп. Гадәттәгечә сукбай этләр халыкка комачаулый. Озынборыннар җәйге чорда шулай ук халык дошманына әйләнә.
А.Тыгин озынборыннарны массакүләм юкка чыгару аерым рәвештә каралмаса да, сукбай этләрне аулауда халык фикере төрле булган. Берәүләр зарланса, икенчеләре этләр аулаучыларны «кешелексезлектә» гаепли. А.Тыгин бу проблеманы бергәләп хәл итәргә чакыра, мәсәлән, халык әйткәнчә, этләр приюты булдыру. Әмма аның өчен бюджетта акча каралмаган. Димәк, аны халык ярдәме белән генә эшләргә мөмкин булачак.
Район территориясенең экологик торышы — шулай ук теманың дәвамы һәм һәр киңәшмәнең көн тәртибендә. Экология инспекциясе хезмәткәрләре чүплекләрне фотога төшерә, комментарийлар бирә, күрелгән чаралар турында сөйли. Бу юлы, 5 июнь — Бөтендөнья әйләнә-тирәне саклау көне уңаеннан, күбрәк позитив мәгълүмат бирелде. Әйтик, алдагы атналарда зур тәнкыйтькә алынган чүплекләрнең ничек юкка чыгарылуы турында. Васильево, Әйшә, Осиново, Октябрьский җирлекләрендә шактый эш эшләнгән. Әйтергә кирәк, ул җирлекләрдә бакчачылык җәмгыятьләре мәшәкать тудыра. Ә менә Идел аръягы зонасында чүп-чарны үзәкләштерелгән җыю бөтенләй системага салынмаган. Полигон да юк. Экология хезмәткәрләре объективына Олы Ачасыр авылы кертелгән. Бу җирлектә санкцияләнмәгән чүплекләрне бюджет хисабына юкка чыгарганнар.
ОДН исәпләүләре турында Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Олег Анисимов сөйләвенчә, эш дәвам итсә дә, кызганычка, әлегә максатка ирешү мөмкин булмаган. Гомуми йорт исәпләү приборлары күрсәткечләрен алу буенча тагын масштаблы эш эшләнгән. Нәтиҗәдә Төзүчеләр проспектының 40нчы йортының 10 фатирында җитешсезлекләр табылып, тикшерү өчен мәгълүматлар хокук саклау органнарына җибәрелгән. «Әмма безнең максат яшәүчеләрне җинаятьчел гамәл кылуда гаепләү түгел, ә ОДН исәпләүләрнең тотрыклы механизмын булдыру, — дип ассызыклый О.Анисимов. — Тик бу эштә, әйтик, исәпләү приборлары күрсәткечләрен алу буенча яшәүчеләр ягыннан әлегә активлык сизелми».
Әлфия ЗЫЯКАЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
» prefix=»og: http://ogp.me/ns#»>
Халык әйтсә, хак әйтә
…
04 июня 2013,
09:30
1721
0
0
04 июня 2013,
09:30
1721
0
0
04 июня 2013,
09:30
1721
0
0
Бакчачыга киңәшләр
Халык әйтсә – хак әйтә
Ә сез сынамышларга ышанасызмы?
• 1 апрельдә һава торышы нинди булса, октябрьнең беренче көне дә шундый булыр. Йолдызлар күренмәсә, җылы көннәр җитә дигән сүз.
• 4 апрельдә кояш кызарып баеса, яшелчә уңышы уңар. Ала каргалар коенса, җылыта.
• 6 апрельдә төн җылы булса, яз матур килер.
• 7 апрельдә көн җилле, бәс яки томан булса, уңышлы ел килә.
• 8 апрельдә көн нинди булса, 8 октябрьдә дә шуны көт.
• 12 апрельдә тузганак чәчәк атса, җәй кыска булыр.
• 13 апрельдә иртәдән яңгыр сибәләп торса, җәй дә яңгырлы килер.
• 18 апрельдә көндез җылы, төнлә салкынча икән, тотрыклы һава торышы килә дигән сүз.
• 19 апрельдә көн җилсез, тыныч икән, язгы сабан культуралары уңар.
• 20 апрельдә яңгыр яуса – балан, суык һәм кояш булса, икмәк, карабодай уңар.
• 21 апрельдә көн кояшлы икән, җәй җылы килер. Көн бозылып торса, икмәк уңмас.
• 22 апрельдә һава торышы «утырып» беткән икән, коры җәй көтегез.
• 25 апрельдә төш вакытында болытлар куерса, ике көн тоташ яңгыр явар.
• 27 апрельдә катлам-катлам болытлар җәелсә, атна-ун көн эчендә явым-төшем булмас.
• 28 апрельдә җил көньяктан иссә — яңгырга.
• 29 апрель көнне салават күпере чыкса, һава торышы бозылыр.
• 30 апрельдә бал кортлары шәмәхә төскә кунса, чия уңышы мулдан булыр.
«Одноклассники»да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ
Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно
Скидки до 50 % на комплекты
только до
Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой
Была в сети 15.12.2022 00:26
Альмеева Гульнур Нургаяновна
учитель татарского языка и литературы
59 лет
9 713
2 468
Местоположение
Россия, Республика Татарстан Мамадышский район
Тест биремнәре.Халык әйтсә — хак әйтә.
12.06.2017 23:10
Просмотр содержимого документа
«Тест биремнәре.Халык әйтсә — хак әйтә.»
Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей
Баш бит / Яңалыклар / Халык әйтсә, хак әйтә: Стратегиягә багышланган утырыштан соң туган фикерләр
Халык әйтсә, хак әйтә: Стратегиягә багышланган утырыштан соң туган фикерләр
в
Яңалыклар, Слайдер, Җәмгыять, Төп яңалыклар, Татарлар: гамәл стратегиясе,
23.01.2019
268
Татар халкының үсеш стратегиясе буенча Бөгелмәдәге утырыш бик җанлы узды. Ике сәгатькә сузылган очрашу тәмамлангач та, халык таралышырга ашыкмый. Татарстан премьер-министры, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевка залдагылар, сорау һәм тәкъдимнәрен биреп калырга ашыга. Милләтенең киләчәген кайгырту максатыннан төзелә торган стратегия, күңелне борчыган күп кенә уйларны өскә чыгарды. Әлмәт районы Кичүчат авылындагы Р. Фәхретдин музее директоры Диләрә Гыймранова белдергәнчә, хәзер татарча кандидатлык диссертациясен яклау мөмкинлекләре бетерелде. Моны да стратегиядә исәпкә алырга кирәк. Икенче тәкъдиме: быел татар милләтенең олугь шәхесе Ризаэддин Фәхретдиннең тууына 160 ел. Аны хөрмәтләп, Изге Болгар җыенын шушы датага багышласак иде, ди Диләрә Гыймранова.
Азнакай районыннан килгән катнашучы – Рузилә Шәрәфетдин районнарда элмә такталарның татарча булмавына борчыла. Татарлар яшәгән район, авыл димәссең, русча язылган, ди. Бу уңайдан ул Бөгелмәне үрнәк итеп күрсәтте. Шәһәрдә һәр урамга, биналарга урнаштырылган элмә тактаның татарчасы да бар.
Васил Шәйхразиев барлык фикер, тәкъдимнәр дә исәпкә алына. Аларны тормышка ашыру буенча эш алып барылыр, диде. Бөгелмәдәге зона утырышын дога белән тәмамладылар. Аны Ильяс хәзрәт Җиһаншин укый. “Догалы эш, хәерле була,“- диде ул. Чираттагы зона утырышы 25 нче гыйнварда Чаллыда узачак.
Обновлено: 12.03.2023
В 1903 году татарский писатель Гаяз Исхаки написал текст, который сегодня часто называют антиутопией. В этом произведении он рисует мрачные картины возможного будущего татарского народа (который он сам называл булгарским — почему, я расскажу позже). Автор считал, что татары могут полностью исчезнуть к началу XXII века. Речь идёт о произведении под названием «Вырождение двести лет спустя». Сегодня я объясню вам, в чём смысл этого текста и почему он занимает важное место в истории татарской литературы.
Гаяз Исхаки, его народ и его время
В начале ХХ века, когда имя Гаяза Исхаки прогремело в татарской литературе, татарское общество находилось в состоянии кризиса. Впрочем, весь мир тогда стоял на пороге Новейшего времени, и многие народы столкнулись с необходимостью перемен.
Среди татар были люди, которые хотели изменить свою нацию в соответствии с духом времени. Они ратовали за просвещение, за развитие литературы, искусства, образования, призывали заимствовать опыт других народов. К таким людям относился и Гаяз Исхаки. Татарским просветителям противостояли сторонники традиционной жизни — многочисленные представители старой элиты: священнослужители-муллы, богачи. Отдавали предпочтение традициям и многие простые люди, не отягощённые думами о судьбе татарского народа в контексте мировой истории.
Постепенно новые веяния стали проникать в традиционную жизнь татар. Например, появились так называемые «новометодные» медресе. Медресе — это традиционная школа у мусульман, в которой учителями были муллы, а изучались в основном предметы, связанные с религией. В новометодных медресе уже изучали разные науки. Это, конечно же, было полезно для детей, но многие татары настороженно относились к нововведениям.
Так вот татарский народ встретил ХХ век. Немногочисленные просветители даже были готовы разочароваться в своём народе, глядя на то, как медленно продвигается их благое дело. Это чувство не обошло стороной и Гаяза Исхаки. Его думы о печальной судьбе, возможно, уготованной татарам, вылились в один из самых необычных текстов татарской литературы — «Вырождение двести лет спустя».
Повесть или памфлет?
Это произведение необычно уже тем, что очень трудно определить его жанр. В нём есть сюжет и вымышленные персонажи. Но есть и пространные рассуждения автора, в которых он обличает противников прогресса.
Не нужно забывать, что «Вырождение. » было написано на злобу дня и для читателей того времени оно выглядело именно как памфлет, адресованный всему татарскому обществу. Художественное повествование иллюстрирует мысли автора, наглядно показывая, что может случиться с татарами в будущем.
С другой стороны, сюжет этого произведения вполне самодостаточен и мог бы существовать без пространных авторских комментариев. Но Гаяз Исхаки выбрал именно такую необычную форму для своего высказывания — повесть, помещённая внутрь памфлета. Или памфлет, в который вставлена повесть.
Краткое содержание
Произведение открывается предисловием, в котором автор резко высказывается против сословия улемов — исламских богословов, которые, по мнению Исхаки, стремятся оставить булгарскую нацию в Средневековье. Также он сетует на отсутствие у булгар тяги к новому, на их нежелание учиться у русских соседей.
Далее следует рассказ о «кукольной свадьбе» — такой забавой баловались булгарские богачи в XIX веке. На свадьбу двух кукол приглашено множество гостей, приготовлено угощение, куплены дорогие подарки. И всё это — только ради того, чтобы потешить тщеславие богатых булгар.
После такой зарисовки из истории автор переходит к современным ему событиям. Он описывает, как среди булгар стало распространяться просвещение: открывались школы, новометодные медресе. В то же время улемы вместо заботы о будущем народа занимались бесплодными спорами.
Перед улемами возник вопрос: как рассматривать обучение на русском языке с теологической точки зрения? Является ли оно запретным, достойным порицания или все же допустимым? И вновь все это напомнило кукольные свадьбы прошлого. Не обременяя себя знанием того, чему учат в новых школах, некоторые однозначно заклеймили их словом «харам» (запретный); доходило даже до обвинения учащихся этих школ в безбожии (впрочем, среди улемов были и такие, кто одобрял обучение на русском, более того, утверждал, что оно обязательно). Естественно, в народной среде царила полная сумятица.
Боясь перемен, некоторые деятели призвали булгар переселяться в Турцию. Но на новом месте им не удалось найти заветного счастья и покоя.
Между тем идеи просвещения понемногу овладевали умами самых дальновидных булгар. Всё чаще они ведут разговоры о прогрессе, о судьбе нации, о рациональности и гуманизме. Здесь автор задаётся вопросом: что же ждёт эту нацию в наступившем ХХ веке?
Тут и начинается собственно «антиутопическая» часть произведения. Гаяз Исхаки рассказывает, как может продолжиться борьба «новаторов» и «консерваторов» в булгарской культуре. Среди булгар появляются талантливые писатели, художники, композиторы. Но вместе с тем число просвещённых людей всё так же невелико, и их большие и нужные начинания не находят продолжения. Радеющие за свой народ булгары проигрывают битву с косностью булгарского общества.
Нация продолжала мирно посапывать во сне. Между тем дела обстояли из рук вон плохо. Продолжалось отставание, углублялась пропасть, отделявшая нас от других народов. Начало нового века не принесло ничего нового, никаких заметных перемен к лучшему. Деградация и распад господствовали.
В XXI веке, по мнению Гаяза Исхаки, среди булгар должна была разразиться эпидемия, которая унесёт множество жизней. Из-за плохих условий жизни бедный народ так и не сможет победить болезнь, и его численность будет неуклонно сокращаться. К 2097 году остаётся 3800 булгар, в то время как в конце XIX века их было 15 миллионов.
Далее автор знакомит нас со своим героем — булгарским историком Джагфаром, который живёт в конце XXI века. Джагфару выпало жить в то время, когда булгарская нация уже была не способна создать что-то новое. Оставалось вспоминать былые достижения и увековечивать их в памятниках, музейных коллекциях и научных трудах. Последние как раз-таки и писал Джагфар.
Интересно, что Гаяз Исхаки предсказывает булгарской культуре долгую жизнь, в отличие от самих булгар. По его мнению, русские будут восхищаться величием булгарского искусства ещё долго после того, как булгары исчезнут с лица земли. Джагфар, изучающий булгарскую историю, пользуется большим уважением среди русских коллег. Ещё бы — ведь он один из последних потомков булгарского народа, хранящий его наследие!
2 октября, в годовщину взятия Казани, Джагфар оказывается в этом городе. О том, что этот город когда-то был столицей булгар, напоминают лишь здания бывших мечетей и открывшийся в честь праздника музей булгарской культуры. Неожиданно герой находит в газете заметку о пожилом булгарине, который умирает в оренбургской больнице и надеется перед смертью поговорить хоть с кем-нибудь на родном языке. Джагфар не хочет упустить возможность услышать булгарскую речь и спешит в Оренбург. К сожалению, он добирается до города уже после смерти старого булгарина. Теперь в мире лишь двое людей говорят по-булгарски — это Джагфар и его жена Сююмбике, которая ждёт ребёнка.
Джагфара приглашают в Петербург на большой праздник, посвящённый наступлению XXII века. Во время праздника много говорят о булгарах. Звучит булгарская музыка, подают булгарские блюда. Учёные рассуждают о том, как так вышло, что булгарский народ не смог дожить до начала нового столетия.
Когда Джагфар возвращается домой, он узнаёт, что Сююмбике умерла при родах. Их сын родился мёртвым. Теперь Джагфар — последний булгарин на земле. С горя он отправляется в древний город Булгар — столицу средневекового государства Волжская Бургария. Там Джагфар поднимается на минарет. Вдруг налетает сильный порыв ветра, и минарет падает, погребая под своими развалинами последнего представителя булгарского народа.
Читайте также:
- Сочинение по поэме медный всадник на тему петербург глазами пушкина
- Каждую весну когда в лесу засинеет снег сочинение егэ проблема
- 1 особенности предвыборной агитации с помощью социальных сетей и мессенджеров сочинение
- Сочинение по сказке репка в формате егэ
- Сочинение на тему в чем причины вражды между людьми