Хасан туфан сочинение на татарском

Обновлено: 12.03.2023

Аксубай волосте Иске Кармәт авылында крестьян гаиләсендә унынчы бала булып дөньяга килә.

Авылындагы яңа мәктәпкә укырга керә, күрше чуваш авылында русча да укый.

Тобол губернасының Ахман авылына абыйлары янына китә. Бакыр мәгъдәне чыгару эшенә керешә. Соңрак аны Уфадагы “Галия” мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр.

Уралдагы Лысьва заводына эшкә керә, анда ул слесарь, токарь булып эшли.

Урал һәм Себер мәктәпләрендә укыта.

Үзлегеннән укып белемен тирәнәйтү белән шөгыльләнә, халык аваз иҗатын өйрәнә.

Казанга килә һәм шунда төпләнеп кала. Башта Бишбалта бистәсендә балалар укыта, аннары “Совет әдәбияты” журналы редакциясендә, радиокомитетта эшли.

“ Урал эскизлары” исемле атаклы шигырьләр бәйләме һәм поэмалары туа.

“ Башлана башлады”, “Ике чор арасында”, “Бибиевлар” исемле поэмалары чагарыла.

Сәяхәттә йөри. Кавказда һәм Урта Азия республикаларында була. “Узып барышлый” дигән шигырен яза.

“ Ак каен”, “Озату” шигырьләрен яза.

Язучалар союзыннан чыгарыла.

Кулга алына һәм Казан төрмәсенә ябыла.

Үтерүгә хөкем ителә. Соңрак үлем карары ун еллык төрмә белән алыштырыла. Төрмәдә сугышка кирәк-яраклары эшләүче бригадада эшли. “Каеннар сары иде”, “ Авырган минутларда”, “Хәят” шигырьләре языла.

Төрмәдән чыгу белән сөргенгә җибәрелә.

“ Кырда ике ак канат ята”, “Алмаз” шигырьләре языла.

Казанга кайтып төшә.

Татарстан прокуратурасы аңа ташланган барлык гаепләренең нигезсез булуын раслый.

Хәсән Туфан үлә.

Агыла да болыт агыла

Агыла да болыт агыла
Туган-үскән җирләр ягына;
Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр,
Нәрсә әйтер туганнарыма?!
Агыла да болыт агыла.

Нәрсә әйтсен: берни белми ул,
Хәбәре юк минем йөрәктән.
Мине бары чылатып үтте
Кукурузлар белән беррәттән.
Нәрсә әйтсен: берни белми ул.

Роман кебек күңелле син, юл!
Азмы синдә гомер уздырдым,
Ничә кием чабата синдә,
Ничә кием итек туздырдым!
Роман кебек күңелле син, юл!

Ә син, яңгыр, искә төшермә
Итегемнең ничек икәнен.
Яланаяк килдем дөньяга,
Шулай гына, бәлки, китәрмен.
Ә син, яңгыр, искә төшермә!

Зират бит ул сабантуй түгел,
Нигә анда киенеп китәргә?
Бу дөньяның бер пар итеген
Нигә юкка әрәм итәргә?
Зират бит ул сабантуй түгел.

Агыла да болыт агыла
Таулар аша Казан ягына;
Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр
Нәрсә әйтер туганнарыма?!
. Агыла да болыт агыла.

Оценить 1113 0

Әлки районы Чуаш Кичүе урта мәктәбе

Хәсән Туфан иҗатының тормышчан-биографик нигезләре.

(Дәрес-презентация)

Укытучы: Фатыйхова Резидә М.

2014 нче ел

Тема: Хәсән Туфан иҗатының тормышчан-биографик нигезләре.

Эпиграф: “Шагыйрьнең үзе турында белергә теләсәгез, аның шигырьләрен укыгыз”, дигән гыйбәрә бар.

Ничек икән синең йөрәк?- дисәң,

Ничек икән гомер көннәрең?-

Кулыңдагы китабымда, чордаш,

Шигырьләрдә минем йөрәгем.

(Хәсән Туфан)

-Әмма шагыйрь йөрәген тулырак аңлар өчен, аның биографиясен, ул кичергән әһәмиятле вакыйгаларны, ул яшәгән урыннарны, аның тормышына кагылып үткән төбәкләрне дә белергә кирәк. Чөнки шигырьләрендә һәр сүзнең, һәр детальнең әһәмияте бар.

Максат: шагыйрьнең тормышчан-биографик нигезләре белән таныштыру, анализ ясый белүне камилләштерү, фикер йөртү сәләтен үстерү, якыннарыңа, туганнарыңа ярату, ихтирам хисләре тәрбияләү.

Метод, алым: укытучы сүзе, эзләнү-тикшеренү, сорау-җавап, укучылар сөйләве.

Җиһазлау: шагыйрьнең портреты, аның китаплары, Хәтер китабы 2 томда, хронологик таблица, компьютер, магнитофон, “Мәйдан” журналы.

Дәрес барышы

Оештыру.

-Исәнмесез, укучылар!

-Кәефләрегез ничек?

Без бүгенге дәрестә поэзиябезнең бөеклеге, тирәнлеге, горурлыгы булган Хәсән Туфанның тормышы, иҗаты белән танышырбыз.Шигъриятебезнең якты йолдызлары Г.Тукай, Һ.Такташ, М.Җәлил дисәк, алар янында яктыларның берсе булып Х.Туфан балкый.

-Дәресебезнең эпиграфы итеп Х.Туфанның үзенең сүзләрен алдым.

-Ни өчен шул юллар икәнен дәрес ахырында әйтерсез.

2. Хәзер безне шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән укучылар үзләре таныштырып китә.

(1 укучы 20-30 нчы еллар, 2 нче укучы 40-50 нче еллар, 3 нче укучы 60-70 нче еллар иҗаты белән таныштыралар)

Әйе, укучылар, ил күләмендә барган репрессия афәте беркемне дә читләтеп үтми . Безнең Чуаш Кичүе авылыннан да бер гаепсезгә кулга алынып, репрессия корбаннары булган авылдашларыбыз бар. Менә алар:

Ибраһимов Зариф (1989 нчы елда акланган)

Исхаков Мияссәр (1989 нчы елда акланган)

Исхаков Галимҗан (кирәкле документлары булмау сәбәпле акланмаган)

Гомәров Мөбәракша (1989 нче елда акланган)

3 кешенең документларын тикшергәннән соң, аларны гаепсез дип табып, исемнәре яңадан аклана.

Укучылар, хәзер мин сезгә Х.Туфан шигырьләреннән өзекләр язылган карточкалар таратам. Ә сез шул шигырьләреннән тормышын чагылдырган юлларны билгеләгез.

(Әдәбият дәфтәрләрендә эшләү. Индивидуаль эш).

Х.Туфанны шигырьләреннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел.

-Укучылар, сезгә аның күңелегезгә якын шигырьләрен ятларга кушылган иде.

Агыла да болыт агыла”, “Ромашка”, “Кайсыгызның кулы җылы?”, “Каеннар сары иде”,

-Үзегезнең алдыгызга шундый сорау куегыз.

-Сез сөйләгән шигырьләрдә тормышчан-биографик нигезләре чагыламы?

Нәтиҗә ясау.

Аның шигырьләре турында сез уйландыгызмы? Шагыйрьнең күп кенә шигырьләре сөекле хатынына багышлана. Х.Туфан шигырьләрен лирик-герой исеменән яза. Димәк, ул үзен күз алдында тота. Хис-кичерешләрен лирик герой аша әйтеп бирергә тырыша.

Слайд ачыла.

2000 нче елның ямьле май аенда Әлки районы татар теле укытучылары Аксубай районы Иске Кармәт авылында Х.Туфан музеенда булдык. Эченә килеп кергәч тә,шагыйрьнең магнитофон язмасында үзе сөйләгәннәрне ишеттек.

Музейда аның күп кенә китаплары, рәсеме, хатынының рәсеме, эш өстәле, утырып эшләгән урындыгы, хатынына бүләк иткән радикюле, Сөргеннән тотып кайткан чемоданы, токынлыкта булганда үзе теккән күлмәге, чалбары һ.б. экспонатларын күрү бәхетенә ирештек.

Шигырь юлларында язып калдырганча, музей эчендә барысы да “аны хәтерләтә”. Без бу сәяхәттән бик зур онытылмас тәэсирләр белән кайттык. Шагыйрьнең үзе белән якыннан күреп сөйләшкән кебек булдык.

Ә хәзер, әйдәгез әле без дә яшь шагыйрьләр булып карыйк. Мин сезгә 2 сүз бирәм, сез шулар ярдәмендә шигырь язып карарсыз.

Туфрак, яфрак

Кире информа ц ия.

-Ни өчен дәреснең темасы шулай аталды?

-Укучылар,әйтегез әле Х.Туфанның иҗаты сезне кызыксындырдымы?

Нәтиҗә. Х.Туфан татар әдәбиятында үзенә бер аерым урын алып тора. Үзенең гүзәл шигырьләре белән генә түгел, күңел кылларын сыкрата торган язмышы белән дә. Әйтергә кирәк, Туфан – Сталин төрмәсенең бөтен газабын кичергән, 16 ел гомерен туган җиреннән читтә үткәргән кеше. Шигырьләрендә моң, сагыш, сагыну шуңа бәйләнгәндер дә. Күпме еллар буе яраткан хатыныннан, кызы Гөлгенә белән улы Идегәйдән аерылып читтә яшәгәндә йөрәгенең ничек сыкравын үзе генә белгәндер.

Ә хәзер дәресебезне Х.Туфан сүзләренә Сара Садыйкова көй язган “Казан кичләре” дигән җыр белән дәресебезне тәмамлыйбыз.

Детство и юность

Хасан родился в Татарстане, в селе Старая Киреметь, зимой 1900 года, его точная национальность неизвестна. Образовательных учреждений там не было, а потому первым учителем в биографии мальчика стал его отец, который научил сына читать и писать. Когда в селе открылась школа, он пошел учиться туда.

Личная жизнь

Туфану удалось построить счастливую личную жизнь. Будучи человеком скромным и застенчивым (это видно и на его фото, где мужчина выглядит сдержанным и задумчивым), ему удалось познакомиться с Луизой Салиаскаровой, которая впоследствии стала его женой. Она подарила мужу двоих детей — дочь Гульгину и сына Идегая (он рано умер от болезни).

Луиза стала для Хасана музой в творчестве и опорой в трудные моменты жизни. Когда писателя отправили в ссылку, его жену выгнали с работы, лишив денег и карточек на продукты. В ту пору во многих казанских школах работали госпитали, куда завозили раненых. Им требовалось много крови для переливания, а тем, кто приходил ее сдавать, платили продуктами, чтобы восстановить организм. Несмотря на нужду, женщина отправляла их мужу, понимая, как ему тяжело. Как заключенному ему приходилось выполнять самые тяжелые и вредные работы. А когда после болезни Туфан не мог выполнять норму, паек сокращали вдвое, выдавая на день лишь небольшой кусок хлеба.

Каждый новый день, проведенный в лагере, делал его еще более худым. Мужчина терял желание жить, перестал испытывать хоть какие-то эмоции, кроме смертельной усталости. А вскоре Хасан стал замечать, что полнеет. Только это была голодная отечность, не предвещавшая ничего хорошего. Однажды его вызвали к лагерному коменданту — никаких хороших эмоций по этому поводу поэт не испытывал. Поэтому, когда человек в форме протянул передачу от жены, изумлению заключенного не было предела. Теперь он хоть немного мог утолить голод.

Несмотря на огромную любовь, супруга не дождалась Хасана: она умерла до его возвращения в родную Казань.

Книги

В 1930 году Туфан получил должность редактора в Татарской радиовещательной компании, и одновременно начался новый период и в творческой жизни автора. Он решает перейти от эпоса к лирике, впоследствии его стихи тех лет превратились в популярные народные песни, которые часто звучали у татарского народа во время гуляний и праздников.

Нажмите, чтобы узнать подробности

1.Х?с?н Туфан и?атында гуманизм м?сь?л?л?рен ачыклау.

2. Шагыйрь лирикасында м?гън? эчт?леген символик образлар бел?н баету ?зенч?лекл?рен тикшер?.Х?с?н Туфан поэзиясенд? ф?лс?фи фикер h?м кешелеклелек мотивларыны? ?h?миятен ачыклау. Х?с?н Туфан и?атында ф?лс?фи фикер h?м кешелеклелек мотивларын ?йр?н?.

Хәсән Туфан иҗатында фәлсәфи фикер hәм кешелеклелек мотивлары

Хәсән Туфан иҗатында фәлсәфи фикер hәм кешелеклелек мотивлары

Эзләнү-тикшеренү эшенең максаты: Хәсән Туфан поэзиясендә фәлсәфи фикер hәм кешелеклелек мотивларының әhәмиятен ачыклау.

Эзләнү-тикшеренү эшенең максаты:

Хәсән Туфан поэзиясендә фәлсәфи фикер hәм кешелеклелек мотивларының әhәмиятен ачыклау.

Бурычлар: 1.Хәсән Туфан иҗатында гуманизм мәсьәләләрен ачыклау. 2. Шагыйрь лирикасында мәгънә эчтәлеген символик образлар белән баету үзенчәлекләрен тикшерү.

1.Хәсән Туфан иҗатында гуманизм мәсьәләләрен ачыклау.

2. Шагыйрь лирикасында мәгънә эчтәлеген символик образлар белән баету үзенчәлекләрен тикшерү.

Хәсән Туфан иҗаты – тирән кешелеклелек хисләре, дәртле фикер поэзиясе.

Хәсән Туфан иҗаты – тирән кешелеклелек хисләре, дәртле фикер поэзиясе.

Хәсән Туфанның лирик герое, нинди генә драматик шартларга эләкмәсен, hәрвакыт чын кеше, нык рухлы, югары идеаллы, корыч ихтыярлы Кеше булып кала. Кеше hәм заман проблемасын шагыйрь гуманистик рухта хәл итә.

Хәсән Туфанның лирик герое, нинди генә драматик шартларга эләкмәсен, hәрвакыт чын кеше, нык рухлы, югары идеаллы, корыч ихтыярлы Кеше булып кала.

Кеше hәм заман проблемасын шагыйрь гуманистик рухта хәл итә.

Хәсән Туфан иҗатында чынбарлыкка фәлсәфи караш елдан-ел тирәнәя бара. Ул дөньяга фәлсәфи күзлектән карарга омтыла.

Хәсән Туфан иҗатында чынбарлыкка фәлсәфи караш елдан-ел тирәнәя бара.

Ул дөньяга фәлсәфи күзлектән карарга омтыла.

Мәхәббәт лирикасының энҗеләре булып саналган “Сиңа”, “Тургай нигә дәшми?”, “Әйткән идең” шигырьләре сөекле хатыны Луиза Салиаскаровага багышлана.

Мәхәббәт лирикасының энҗеләре булып саналган “Сиңа”, “Тургай нигә дәшми?”, “Әйткән идең” шигырьләре сөекле хатыны Луиза Салиаскаровага багышлана.

Кеше белән Табигать арасындагы мөнәсәбәт мәсьәләсе, пейзаж лирикасы Туфан иҗатында аерым урын тота. Шагыйрә йөрәкле әнисе аны матурлыкны аңларга, сиземләргә өйрәтә.

Кеше белән Табигать арасындагы мөнәсәбәт мәсьәләсе, пейзаж лирикасы Туфан иҗатында аерым урын тота. Шагыйрә йөрәкле әнисе аны матурлыкны аңларга, сиземләргә өйрәтә.

Туфан кеше белән табигать арасындагы рухи якынлыкны гына түгел, матди туганлыкны да ачып бирү дәрте белән яши. Кеше - табигатьнең иң югары иҗат казанышы, горурлыгы, “сөйли, җырлый, сагына” (“Сөйли торган материя”) торган бер кисәге генә түгел, ул хәзер галәмнең башка бернинди зат белән дә бүлешми торган хуҗасы да.

Туфан кеше белән табигать арасындагы рухи якынлыкны гына түгел, матди туганлыкны да ачып бирү дәрте белән яши. Кеше — табигатьнең иң югары иҗат казанышы, горурлыгы, “сөйли, җырлый, сагына” (“Сөйли торган материя”) торган бер кисәге генә түгел, ул хәзер галәмнең башка бернинди зат белән дә бүлешми торган хуҗасы да.

Кешене тагын да бәхетлерәк, рухи яктан баерак итү өчен, олы мәңгелекне, табигатьне тирәнрәк аңлап өйрәнергә кирәк. Бу проблема Туфанның бик күп фәлсәфи шигырьләренең нигезендә ята.

Кешене тагын да бәхетлерәк, рухи яктан баерак итү өчен, олы мәңгелекне, табигатьне тирәнрәк аңлап өйрәнергә кирәк. Бу проблема Туфанның бик күп фәлсәфи шигырьләренең нигезендә ята.

Туфан табигать күренешләре аша кешенең фикерләү рәвешен чагылдыра, аның интеллектына үтеп керә.

Туфан табигать күренешләре аша кешенең фикерләү рәвешен чагылдыра, аның интеллектына үтеп керә.

Хәсән Туфанның саф милли рухта иҗат ителгән әсәрләре дә фәлсәфи тирәнлектә, патриотик, гуманистик фикерләр яктылыгында язылганнар. Хәсән Туфан иҗаты игътибарга, хуплауга hәм өйрәнүгә лаеклы.

Хәсән Туфанның саф милли рухта иҗат ителгән әсәрләре дә фәлсәфи тирәнлектә, патриотик, гуманистик фикерләр яктылыгында язылганнар. Хәсән Туфан иҗаты игътибарга, хуплауга hәм өйрәнүгә лаеклы.

Презентацияне әзерләде: татар теле hәм әдәбияты укытучысы Садыйкова Гөлсинә Минзариф кызы

Презентацияне әзерләде:

татар теле hәм әдәбияты укытучысы Садыйкова Гөлсинә Минзариф кызы

Читайте также:

      

  • Урок сочинение по картине пластова первый снег 9 класс
  •   

  • Иван бунин книга сочинение егэ
  •   

  • Урок сочинение в форме письма 8 класс
  •   

  • Семейная хроника аксаков сочинение
  •   

  • Сочинение заметка в публицистическом стиле

Чыганак: Даутов, Р.Н., Нуруллина, Н.Б. Совет Татарстаны язучылары / Р.Н. Даутов, Н.Б. Нуруллина. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1986. — 639 б.

Татар совет поэзиясенең классик шагыйре Хәсән Фәхри улы Туфан 1900 елның 27 ноябрендә (яңа стиль белән — 9 декабрьдә) элекке Казан губернасының Чистай өязе Аксубай волосте (хәзерге Татарстан АССРның, Аксубай районы) Иске Кармәт авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә сигезенче бала булып дөньяга килә. Булачак шагыйрьнең әтисе Фәхри абзый иген игүдән тыш, сәгать төзәтү, пыяла кую, тимерчелек кебек эшләр белән шөгыльләнгән һәм бу һөнәрләргә балаларын да өйрәткән. Моның өстенә, аның өлкән уллары, һәр елны Себер һәм Урал якларына китеп, шахтада да эшләп кайта торган булганнар.

Хәсән укырга-язарга әтисеннән һәм үзлегеннән өйрәнә, ә 1905 елгы революциядән соң Кармәттә мәктәп ачылгач, шунда йөреп укый башлый. 1914 елның язында ул Тобол губернасының Ахман авылында яңа җир алып урнашкан абыйлары янына китә һәм җәен алар белән бергә бакыр колчеданы руднигында эшли. Шул елның көзендә абыйлары аны Уфага «Галия» мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. Үз чорының алдынгы уку йортларыннан саналган бу мәдрәсә X. Туфанның белем даирәсен киңәйтүгә һәм әдәби иҗат эшенә тартылуына уңай йогынты ясый. Шунда ул Г. Ибраһимовтан әдәбият дәресләре тыңлый, шул ук мәдрәсәнең шәкерте Ш. Бабич оештырган түгәрәккә йөреп, шигырь серләренә өйрәнә, әдәби кичәләрдә С. Рәмиев, М. Гафури, С. Сүнчәләй кебек шагыйрьләрнең чыгышларын ишетә.

Җәйге каникул вакытларында яшүсмер егет, укуын дәвам итәргә акча юнәтү өчен, Урал рудникларында шахтер, сәгать төзәтүче, Лысьва металлургия заводында токарь булып эшли. 1917 елның Февраль көннәрен, аннары Октябрь революциясен ул шунда, Лысьва заводында, каршылый.

1918—1924 елларда X. Туфан Урал һәм Себер мәктәпләрендә балалар укыта. 1924 елның җәендә Казанга килә һәм 1928 елга кадәр Н. Нариманов исемендәге 17 нче номерлы Бишбалта мәктәбендә укытучылык хезмәтен дәвам иттерә.

X. Туфанның исеме матбугатта беренче тапкыр 1924 елда күренә. Шул елны «Октябрь баласы» журналы һәм «Кызыл Татарстан» газетасы битләрендә аның берничә шигыре басылып чыга. Шуннан соң үткән ике-өч ел эчендә исә ул татар шигъриятенә һәм эчтәлек, һәм форма җәһәтеннән яңа бер аһәң, сыйфат алып килгән үзенчәлекле шагыйрь булып таныла. Бу елларда X. Туфан поэма жанрында аеруча зур иҗади уңышларга ирешә. Тематик яктан нигездә Урал эшчеләре тормышыннан алып язылган «Урал эскизлары» (1926), «Ике чор арасында» (1927), «Башлана башлады» (1927), «Бибиевләр» (1927) кебек лиро-эпик әсәрләрендә шагыйрь тормыш фактларын чынбарлык күренешләрен заман турындагы фәлсәфи уйланулары белән тыгыз бәйләп, революция чорындагы социаль атмосфераны, искелек белән яңалык көрәшен, идеяләр бәрелешен, шул процесста тормышның, кеше шәхесенең ничек үзгәрә, яңара баруын җанлы картиналар һәм колоритлы эшче характерлары аша ачып бирә. Чорның әһәмиятле, олы темаларын, әхлакый фәлсәфи проблемаларын зур социаль яңгырашлы итеп гәүдәләндерүе, сөйләм теленә нигезләнгән язу стиленең яңача шигъри чараларга, образларга бай булуы белән бу поэмалар егерменче еллар татар совет поэзиясенең үзенчәлекле бер сәхифәсен тәшкил итәләр.

1928 елның язында X. Туфан Кавказ һәм Урта Азия якларына җәяүле сәяхәткә чыгып китә. Анын бу сәяхәте ике елга сузыла. Сәяхәттә йөргәндә ул төрле халыкларның тормышлары белән якыннан таныша, халык иҗаты әсәрләрен өйрәнә, ашуглар, акыннар белән очрашып сөйләшә. Болар һәммәсе шагыйрь иҗатын яңа темалар, яңа хисләр белән баеталар. Сәяхәттән сон Туфан поэзиясендә лирик агым, халыкчан образлылыкка игътибар бермә-бер көчәя, ул халыкның лирик җыр традицияләренә йөз бора башлый.

Сәяхәттән кайткач, X. Туфан 1930—1934 елларда Татарстан радиокомитетында әдәби һәм музыкаль тапшырулар редакторы, аннары 1937 елга кадәр «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының җаваплы| секретаре булып эшли. 1940—1956 елларда аңа кабат Себердә булырга, ул якларның тормышы белән ныклап танышырга һәм хәтер хәзинәсен яңа тәэсирләр, истәлекләр белән тулыландырырга туры килә. 1956 елның җәендә[ X. Туфан Казанга кайта һәм гомеренең соңгы көннәренәчә шунда яши.

Утызынчы елларда шагыйрь иҗатында күзәтелгән лирик-философик юнәлеш («Ант» поэмасы, 1935) һәм сәнгатьчә гадилеккә омтылу тенденциясе («Озату», «Ак каен» җырлары, «Тимеркәй турында баллада», «Юкмыш бабай малае» әкият-поэмасы һ. б.) елдан ел тирәнәя һәм яңа поэтик сыйфатлар белән байый барып, кырыгынчы-илленче елларда дәртле-кайнар хис, тирән фикер поэзиясе булып өлгерә. Бу чорда иҗат ителгән «Алга барышлый», «Иртәләр җитте исә», «Гөлләр инде яфрак яралар», «Үзеңә бүләк итәсе иде», «Чәчәк сибелә җилдә», «Моабитны күрдем төшемдә», «Агыла да болыт агыла», «Сиңа», «Ромашкалар», «Тамчылар ни диләр», «Тургай нигә. дәшми», «Әйткән идең», «Иртәләрем-кичләрем», «Сөйли торган материя», «Кая шулай ашыгасың, йөрәк?», «Сүз кушасы килә талларга», «Һиндстанны эзлим», «Төннәрдә дә уяу далада» кебек лирик-фәлсәфи шигырьләр хис-фикер, форма, композиция бөтенлеге-камиллеге ягыннан татар поэзиясенең лирика жанрындагы энҗеләр булып саналырга хаклы.

Алтмышынчы-җитмешенче елларда да шагыйрь үз иҗат принципларына туры калып, югары гражданлык идеяләре белән сугарылган күп санлы лирик, публицистик шигырьләрен, поэма һәм балладаларын («Тимә Ибәтемә», «Упкыннар өстендә», «Кайда син, романтика?», «Еракларга алып киттеләр», «Могикан» һ. б.), тематик шигырь циклларын («Ә үткәнгә хатлар бармыйлар», «Лирик хатлардан», «Кармәт истәлекләре» һ. б.) иҗат итә. Шагыйрьнең бу еллар иҗатында шулай ук сатирик һәм юмористик шигырьләр дә зур урын били.

Гомумән, X. Туфан, тормыш һәм иҗат юлында нинди генә хәлләргә очрамасын, бервакытта да туган иленә, халкына һәм поэзиягә булган тирән ышанычын югалтмады. Аның халык әдәбиятына нигезләнгән иҗаты, татар классик поэзиясенең традицияләрен алга таба үстереп һәм киңәйтеп, үзенә, бер шигъри дөнья булып формалашты. Ул татар шигырен яңа эчтәлек, яңа ритмик ачышлар, лирик композициянең, строфа төзүнең классикага әверелердәй яңа үрнәкләре белән баетты.

Совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен Хәсән Туфан ике тапкыр (1970, 1980) Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде, ә «Сайланма әсәрләр» (Казан, 1964) китабы өчен аңа 1966 елда Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.

Хәсән Туфан 1981 елның 10 июнендә Казанда вафат булды. Ул 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәсән Туфан latin yazuında])

Хәсән Туфан
Tufan 03.jpg
Туган телдә исем Хәсән Туфан
Туган 9 декабрь 1900
Иске Кармәт, Аксубай вулысы, Чистай өязе, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 10 июнь 1981 (80 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ
Әлма-матер «Галия» мәдрәсәсе
Һөнәре язучы, шагыйрь
Җефет Гайникамал (Луиза[1]) Салиәскәрова (1907—1955)
Балалар кызы Гөлгенә,
улы Идегәй[2]
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе 1966 ел
Grave of Hasan Tufan (2021-08-06) 04.jpg

Commons-logo.svg Хәсән Туфан Викиҗыентыкта

Хәсән Фәхри улы Туфан (1900 елның 9 декабре, Иске Кармәт, Аксубай вулысы, Чистай өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 1981 елның 10 июне, Казан, РСФСР, СССР) — мәшһүр татар шагыйре.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәсән Туфан 1900 елның 27 ноябрендә (яңа стиль белән 9 декабрьдә) Казан губернасы Чистай өязе Иске Кармәт авылында крестьян гаиләсендә сигезенче бала булып туа. Мулла кушкан исеме Хисбулла. 1905 ел инкыйлабыннан соң Иске Кармәттә мәктәп ачыла. Хисбулла, шушы мәктәпкә йөрү белән бергә, күрше чуаш авылындагы мәктәптә бер ел урысча да укый.

1914 елның язында Хәсән Тубыл губернасының Акманай авылында яңа җир алган абыйлары янына китә һәм алар белән бергә җир астында бакыр колчеданы чыгару эшенә керешә. Шул ук елны абыйлары аны Уфадагы «Галия» мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. Биредә ул Хәзрәтев фамилиясе белән йөри.

Анда ике ел укыганнан соң, укуын дәвам итү өчен акча табарга дип, Уралдагы Лысьва заводына эшкә керә.

1917 елны Уфада каршылый. 1917 елның ноябрендә башланган Милләт Мәҗлесенең эшендә катнаша. Корылтайның стенографик язмасы өчен җавап тота.[3] Корылтай эшләре белән йөргәндә, ватандашлар сугышы куба, «Милли Идарә» Петропавелга күчә, шулай итеп Туфан «аклар» ягында кала. Себергә барып җитә, шундагы шәһәрләрдә укытучылык итә. Ике тапкыр аклар гаскәренә алынудан котылып кала.

Верхнеудинск мәктәбендә укытканда Х.Туфан (Кусинов) музыкаль-драма түгәрәге алып бара һәм шундагы «Милли идарә» бүлегенең җитәкчесе булып тора. Себер кызыллар кулына күчкәч, аны Чита шәһәренә, ул вакытта Ерак Көнчыгыш республикасының башкаласына укытучылыкка җибәрәләр.

1924 елда Туфан Казанга килә һәм шунда төпләнеп кала. Башта Бишбалта бистәсендә балалар укыта, аннары «Совет әдәбияты» журналы редакциясендә, радиокомитетта эшли. Шагыйрь биредә Һади Такташ, Гадел Кутуй, Муса Җәлил, Галимҗан Нигъмәти кебек якын дуслар таба, үзенең олы мәхәббәтен – актриса Луиза (Гайникамал) Салиәсгарованы очрата һәм аның белән тормыш корып җибәрә.

1928 елда Туфан җәяүләп Кавказ һәм Урта Азия якларына ике еллык сәяхәткә чыгып китә[4].

1930-1934 елларда, сәяхәтеннән соң, Туфан ТАССР радиокомитетында әдәби һәм музыкаль тапшырулар редакторы булып эшли. 1937 елга кадәр — «Совет әдәбияты»ның җаваплы сәркатибе булып эшли. Ил күләмендә барган репрессияләр афәте Х. Туфанны да читләтеп үтми. Шул елларда ук аның өстендә болытлар куера башлый. Аңа карата «Харбиннан кайткан качак, милләтче», «Колчакчы офицер» дип гаепләүләр ишетелә.[5]

1935 елда аңардан Байкал артындагы еллары буенча сорау алалар. 1937 елда Язучылар берлегеннән чыгаралар.

1940 елда аны гаепсезгә кулга алалар һәм Казан төрмәсенә ябалар. 1942 елда «халык дошманы» дип гаепләп, атарга хөкем итәләр, ләкин тиздән бу карарны ун ел төрмә белән алыштыралар.
1950 елда, иреккә чыгарга вакыты җитеп килгәндә, аны гомерлек сөргенгә хөкем итәләр. Новосибир өлкәсенең Покровка авылында торырга җибәрелә. Аңа Казанга кайтырга 1956 елда ССРБның Генераль прокуратурасы тарафыннан тулысынча акланганнан соң гына рөхсәт итәләр.

Казанга кайтканнан соң калган гомерен иҗатка багышлый. Казанның Аккош күлендәге дачасында тора. Х.Туфан үзенең зур бурычы итеп яшь шагыйрьләрне кайгырту дип саный. Яңа буын иҗатчыларына карата рецензияләр, бәяләмәләр, мәкаләләр яза. Уку йортларында татар шигъриятенә багышлап чыгышлар ясый.

1981 ел елның 10 июнендә шагыйрь вафат була.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Х.Туфанның беренче шигырьләре Ш.Бабич тәэсирендә языла.

1924 елда «Кызыл Татарстан» газетасында X. Туфанның беренче шигыре басыла. Шуннан соң кыска гына вакыт эчендә ул татар поэзиясенә эчтәлек ягыннан да, форма өлкәсендә дә яңалык алып килгән үзенчәлекле шагыйрь булып таныла.

Тәнкыйтьче Ф.Галимуллин фикеренчә, Х.Туфан иҗатында ике биек нокта була. Беренчесе — 1924-1927 еллар. Шушы чорда шагыйрьнең атаклы «Урал эскизлары», «Аягүрә үлеп булыр микән», «Зәңгәр бүре» әсәрләре, әлбәттә инде, «Ике чор арасында», «Башлана башлады», «Иске Рәсәй үлде», «Бигиевләр» кебек поэмалары языла.[6]

Тоткынлык елларында да ул иҗат итүдән туктамый. Шигырьләрен папирос кәгазенә язып, тупланмаларын кадерләп саклый. Тентүләрдән, югалтулардан исән калган шигъриятенең бераз өлешен генә үзе белән иреккә алып чыга ала.
Бу елларда язган шигырьләрендә («Алга барышлый», «Иртәләр җитте исә», «Гөлләр инде яфрак яралар», «Үзеңә бүләк итәсе иде», «Чәчәк сибелә җилдә», «Агыла да болыт агыла», «Сиңа», «Ромашкалар», «Тамчылар ни диләр», «Тургай нигә дәшми», «Әйткән идең», «Кая шулай ашыгасың, йөрәк», «Сүз кушасы килә талларга» һ. б.) аның иҗаты тирән лирик моң һәм киң фәлсәфи аһәң белән байый.

X. Туфан шигърияте үсешенең икенче югары ноктасы — илленче еллар. Чөнки 1953 елдан соң аның күңелендә ил күләмендә үзгәрешләр булырына, азат ителеренә ышаныч туа.
Хрущев «җепшеклеге» чорында әдәбиятка кайткан Х.Туфан сатира өлкәсендә активлык күрсәтә («Кер чайкыйлар кызлар», «Громоотводлы кеше», «Азмыни ишләр?!», «Сакбай абзый», «Мәрхүм», «Үлмәүнең зарары, өйләнмәүнең файдасы турында Хөлли Мәймүнович фикерләре», «Калорияләр һәм колоритлар» һ.б.). Ләкин торгынлык елларында ул үткен сатиралар язудан туктый.

Х.Туфанның үзе исән чакта матбугатка чыкмыйча, төрле кулъязмаларда, шәхси архивларда яткан шигырьләре «Гүзәл гамь» (1990) исемле җыентыкка керде.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1966 елда Хәсән ага Туфанга «Сайланма әсәрләр»е өчен Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе бирелде. Чын мәгънәсендә халык шагыйре булган олы җанлы бу шәхес әдәбиятыбызның үлемсез бер өлеше булып яши.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Казанда, Яр Чаллыда, Әлмәттә урамнарга исеме бирелгән.
  • Туган авылы Иске Кармәттә (Аксубай районы) музее эшли.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Комсомолда алган исеме, ата-анасы кушканы — Гайникамал
  2. Мин сине ничек яраттым. Казан: «Ак Барс», 2004.
  3. М. Гайнетдинов. Кереш сүз. 1 т.: шигырьләр, поэмалар; // Туфан Х.Ф. Әсәрләр: 5 томда / төз. М. Гайнетдинов.– Казан: Татар.кит.нәшр., 2007.
  4. Хәсән Туфан биографиясе Шигърият.ру сайты
  5. Хәсән Туфан биографиясе
  6. Галимуллин Ф. Эзләнү вакыты. – Казан : Мәгариф, 2005. – 247 б.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Милли китапханә сайтында фотогалерея
  • Хәсән Туфан мәдрәсәдә укыса да нигә дәһри булган?
  • Хәсән Туфан. Шигырьләр. — Татарстан китап нәшрияты. — (аудиоязма).

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

к·б·ү

1950 — 1960 елларда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары

1958 ел

Хәлил Әбҗәлилов •
Нияз Даутов •
Нәҗип Җиһанов •
Фатыйх Колбарисов •
Ширияздан Сарымсаков •
Әнәс Тумашев •
Әхмәт Фәйзи •
Лотфулла Фәттахов •
Асия Хәйруллина •
Харис Якупов •
Фәрит Яруллин •

1959 ел

Габдрахман Әпсәләмов •
Мансур Мозаффаров •
Фәхри Насретдинов •
Николай Провоторов •
Рөстәм Яхин •

1960 ел

Рәфкать Бикчәнтәев •
Алексей Бурлай •
Хәй Вахит •
Сабир Өметбаев •
Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле •

1966 ел

Хәсән Туфан •
Җәүдәт Фәйзи •

1967 ел

Шәхсәнәм Әсфәндиярова •
Шәүкәт Биктимеров •
Наилә Гәрәева •
Эрнст Гельмс •
Ринат Таҗетдинов •
Бакый Урманче •
Ташхуҗа Хуҗаев •

1968 ел

Нәкый Исәнбәт •
Заһид Хәбибуллин •

1969 ел

Айрат Арсланов •
Ибраһим Гази •

1970 ел

Александр Ключарев •
Илһам Шакиров •

1950 – 1960 | 1970 – 1980 | 1990 – 2000 | 2010-еллар

Your browser doesn’t support the HTML5 video tag.

И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Хәсән Туфан. 2022

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов.
Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

1900 елның 9 декабре, Казан губернасы Чистай өязе Иске Кармәт авылы – 1981 елның 10 июне, Казан.

Башлангыч белемне туган авылы мәдрәсәсендә, 1914–1916 елларда «Галия» (Уфа) мәдрәсәсендә ала.

1914 елдан Урал рудникларында һәм заводларында, Лысьва металлургия комбинатында эшли. 1918 елдан Урал, Себер мәктәпләрендә укыта.

1924 елдан Казанди яши, 17 нче мәктәптә укыта (бер үк вакытта «Совет әдәбияты» журналында хезмәттәшлек итә), РВ-27 радиостанциясендә эшли.

Туфан иҗатын 3 этапка бүлеп карыйлар: 1940 еллар уртасына кадәр, 1950 еллар уртасына кадәр, соңгы чор иҗаты.

1940 еллар уртасына кадәрге иҗаты

Беренче шигырьләре матбугатта 1924 елда басылып чыга. 1925–1927 еллар арасында тулаем бер цикл тәшкил иткән «Зәңгәр бүре», «Урал эскизлары», «Ике чор арасында», «Башлана башлады», «Иске Рәсәй үлде», «Бибиевләр» поэмалары языла. Аларда гадәти композиция, кульминация, чишелеш юк; хикәяләү беренче заттан алып барыла, юллар ритмикасы ирекле.

Җәмгыятьтә барган социаль үзгәрешләр поэмада конкрет гаилә мисалында ачыла; хикәяләү геройлары – эш-гамәлләре психологик яктан дәлилләнгән эшчеләр. Проблематиканың, сурәтләү чараларының катлаулылыгы, гади сөйләм һәм экспрессив лексиканың еш кулланылуы, романтик рухның өстенлек алуы поэмаларны кискен тәнкыйтьләү, Туфанны футуризм һәм конструктивизм кебек «төшенкелек рухы белән сугарылган буржуаз сәнгать» агымына иярүдә гаепләү өчен сәбәп була.

1928–1932 елларда шагыйрь иҗади кризис кичерә. 1928–1930 елларда ул Кавказ һәм Урта Азия якларына җәяүле сәяхәт кыла, аны «иҗатка сәяхәт» дип атый. Төрки халыклар тормышы һәм фольклоры белән танышу Туфан иҗатын яңа тема һәм идеяләр белән баета.

1933 елдан ул татар әдәбияты классиклары традицияләренә кире әйләнеп кайта. Лирикасының аһәңлелеге, моңлылыгы арта, ул төгәл, оста эшләнгән рәсемне хәтерләтә башлый, шагыйрь ешрак татар халык җырлары традициясенә мөрәҗәгать итә башлый («Ак каен», 1933; «Озату», 1933). Ул чорларга хас булган вульгар социологизм йогынтысыннан да азат булмый. Моны без гражданлык пафосы белән сугарылган «Оборона маршы» (1933), «Комсомол маршы» (1933) шигырьләрендә, «Ант» (1935) социаль-философик поэмасында, балалар өчен язылган «Юкмыш бабай малае» (1940) әкиятендә дә күрәбез.

«Ант» поэмасы кискен тәнкыйтькә дучар була: анда «җитди идеологик хаталар», «сәяси сукырлык», «бөек юлбашчыбыз иптәш Сталинга яла ягу» кебек «читкә тайпылулар» табыла.

1940 елда Туфанны кулга алалар, 1942 елда үлемгә хөкем итәләр, шул ук елда үлем җәзасы ун ел төрмә һәм тагы биш елга хокукларын чикләү белән алыштырыла. Казанга ул реабилитацияләнеп 1956 елда кайта.

Иҗатының икенче чоры

1940 еллар уртасыннан Туфан иҗатында икенче чор башлана. Төрмә һәм сөрген еллары шагыйрьнең дөньяга карашына, лирикасына сизелерлек йогынты ясый, социалистик стройның, аның идеологиясенең тискәре якларын күрергә ярдәм итә. Туфанның лирик поэзиясе фәлсәфи яктан тирәнәя төшә.

Чорның җитди проблемалары лирик геройның кичерешләре һәм рухи эзләнүләре аша бирелә. «Алга барышлый» (1941), «Хәят» (1942), «Иртәләр җитте исә» (1944), «Гөлләр инде яфрак яралар» (1945), «Моабитны күрдем төшемдә» (1947), «Агыла да болыт, агыла» (1951), «Сүз кушасы килә талларга» (1953), «Сөйли торган материя» (1953), «Һиндстанны эзлим» (1956) шигырьләре эчке драматизм һәм трагизм белән сугарылган.

Кырыс чынбарлыкны тасвирлаганда шагыйрь, гайре табигый метафоралар һәм чагыштырулар эзләп азапланмый, вакыйгалар, күренешләрнең асылын һәм яшәеш драматизмын халыкка табигый образлар, «эзоп теле» аша бирә («Моабитны күрдем төшемдә»).

Гомәр Хәйям, Фирдәүси, Нәваи, шулай ук бер төркем урта гасыр төрки-татар шагыйрьләренә хас «бишәр юллы биш строфа» композициясен файдаланып, Туфан татар совет поэзиясен яңа форма белән баета. Бу строфика (строфаның беренче һәм бишенче юллары кабатлана, чираттагы һәр строфа беренче строфаның юлларыннан башлана) үзенчәлекле боҗра композициясе барлыкка китерә, укучының хисләренә көчле тәэсир итә, әсәр эчтәлегенең фәлсәфи тыгызлыгын арттыра:

Көзге төндә аккош моңая…
Кемгәдер ул эндәшә бугай,
Төннәр буе моңаеп шулай.
Эндәшми тик һичбер кем аңа,
Көзге төндә ялгыз моңая.

Иҗатының өченче этабы

Иҗатының өченче этабына публицистик яңгырашның көчәюе, заман турында киеренке уйланулар хас. «Ә җир барыбер әйләнә» (1953) шигырендә шагыйрь «инквизиция чоры»ның китүе, яңа заман тууы турында хәбәр сала.

1960–1970 еллардагы иҗатының үзәген милләт, туган тел язмышы турында уйланулар тәшкил итә. Татар халкының үткәне белән кызыксыну, киләчәге өчен кайгыру инде төрмә һәм сөрген чорларында ук сизелерлек яңгыраш таба. Бу чорда ул татар халкының рухы кимсетелгәнлеге, туган теленә карата кызыксыну юклыгы турында ачык итеп яза: «Алмаз» (1959), «Истәдер» (1967), «Ни булды сиңа?» (1970). Шәхес өчен туган телнең әһәмияте, дөньяга мәшһүр шәхесләр биргән татарның бай мәдәни мирасы турында ул «Гомер эзләре буйлап» (1968), «Кармәт истәлекләре» (1970) поэтик циклларында уйлана.

«И тормыш» (1963), «Җилкәнен киерә…» (1967), «Еракларга алып киттеләр» (1967) шигырьләрендә кеше һәм табигатьнең аерылгысыз бердәмлеге, кешенең көче һәм бөеклеге, катлаулы, кырыс тормышның матурлыгы турында уйлана.

Шагыйрьнең мәхәббәт лирикасы драмага корылган. «Иртәләр җитте исә», «Ромашкалар» (1956), «Кайсыгызның кулы җылы?» (1956), «Әйткән идең» (1957) шигырьләре тирән метафора һәм эчкерсезлек белән сугарылган.

Туфан поэзиясе татар әдәбиятында тулаем бер этап тәшкил итә. Беренчеләрдән булып ул аңа эшче темасын кертә, тулы тавыш белән милләтләр язмышы фаҗигасе турында сөйли, поэтик телне җыр гадилеге дәрәҗәсенә җиткерә.

Бүләкләре

ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1966). Ике Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

Истәлеге

1987 елда Аксубай районы Иске Кармәт авылында шагыйрьнең музее ачыла.

Әсәрләре

Сайланма әсәрләр. Казан, 1964.

Әсәрләр: 5 томда. Казан, 2007–2010.

Әдәбият

Сәгъди Г. Татар әдәбияты тарихы. Казан, 1926.

Ак чәчәк атар иде: Хәсән Туфан турында истәлекләр. Казан, 1989.

Гайнетдинов М. Давылларда, җилләрдә. Казан, 1989.

Автор – А.А.Шәмсутова


Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү

Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.

Orphus системасы

Татар совет поэзиясе классигы Хәсән Туфан (Хәсән Фәхри улы Туфан) 1900 елның 27 ноябрендә (яңа стиль белән 9 декабрьдә) элекке Казан губернасы Чистай өязе (хәзерге Татарстан ССРның Аксубай районы) Иске Кармәт авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Булачак шагыйрь башлангыч белемне әтисеннән ала, үзлегеннән дә укый, соңрак авыл мәктәбенә йөри. 1914 елның язында ул Тобол губернасының Ахман авылында урнашкан абыйлары янына барып, бакыр колчеданы руднигында эшли. Шул елны аны абыйлары Уфаның «Галия» мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. Анда ул Г. Ибраһимовтан әдәбият дәресләре ала, Ш. Бабич оештырган әдәби түгәрәккә йөри, С. Рәмиев, М. Гафури, С. Сүнчәләйләр белән аралаша. Җәйге каникул көннәрендә Урал рудникларында шахтер, сәгать төзәтүче, Лысьва металлургия заводында токарь булып эшләп, кышлык акча юнәтә. 1917 елның февраль, аннары Октябрь көннәрен ул Лысьва заводында каршылый.

X. Туфан әсәрләре беренче тапкыр 1924 елда басылып чыга. Бу елларда ул шул чорда татар поэзиясе ирешкән уңышларның иң күренекле үрнәкләре булырлык шигъри әсәрләрен яза.

1928 елда Туфан җәяүләп Кавказ һәм Урта Азия якларына ике еллык сәяхәткә чыгып китә. Казанга әйләнеп кайткач, 1930 — 1934 елларда Татарстан радиокомитетында әдәби һәм музыкаль тапшырулар редакторы була. 1934 елда шагыйрь СССР Язучылар союзына член итеп алына. 1937 елга чаклы «Совет әдәбияты» (хәзер «Казан утлары») журналының жавап-лы секретаре булып эшли. 1940—1956 елларда ул хаксызга төрмәгә утыртылуы, сөргенгә сөрелүе аркасында әдәбияттан аерылып тора, 1956 елның җәенә яңадан Казанга кайта һәм аның иҗаты тагын бөтен таланты белән ачылып китә, шагыйрь гомеренең соңгы көненә кадәр (ул 1981 елның 10 июнендә Казанда вафат булды) иҗади хезмәтен туктатмый, яңадан-яңа әсәрләр язуын дәвам итә.

Совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре һәм «Сайланма әсәрләр» (Казан, 1964) китабы өчен Хәсән Туфанга Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.

Хәсән Туфан иҗаты татар совет поэзиясе тарихында тирән эз калдырды, аның әсәрләре татар әдәбияты хәзинәсендә әһәмиятле урын тоталар.

Хәсән Туфан иҗатында җил образы

Җил,
кояш, болыт, тау, елга, каен… Безнең
тирәлегебездәге предметлар бу. Табигать
күренешләрен алардан башка тудыра
алмыйсың. Кеше кичерешләрен тасвирлыйм
дисәң дә, шул кичерешләрне хасил иткән
әлеге әйберләр сурәте килеп чыга. Һәр
шагыйрь иҗатында аерым бер образлар
ешрак кулланыла. Хәсән Туфан шигырьләрендә
иң еш кулланылучы образларның берсе —
җил. Бу аңлашыла да. Шагыйрьне еракта
калган туган җире белән бәйләүче булган
ул. Болытлар, җилләр, кошлар үтеп керә
алмаган урын, кичеп чыкмаслык киртә
юк…

Җил
образына шагыйрь нинди функцияләр йөкли
соң? Ул аның хисләрен сөйгәненә җиткерә:

Исә
җилләр, исә җилләр,

Исәләр
дә исәләр…

И
шул җилләр, барып җитеп, —

Сине
сөя!— дисәләр…

(«Исә
җилләр, исә җилләр»)

«Иртәләр
җитте исә» шигырендә җилгә лирик герой
көнләшеп, үпкәләп тә карый кебек. Әйтерсең
алар аркасында өметләре киселгән:

Ә
юлдан җилләр исә,

Иртәләр
җитте исә…

Әле
еллар узгач та, Җил, үткәннең кайгылы
көннәрен искәртеп торучы булып, шагыйрьнең
тәрәзәсен кага:

Сызгыра
җил үткән турында: —

Кәрван
йөргән элек бу кырда.

(«Кәрван»)

Җил
күпчелек шигырьләрдә хәбәрче вазифасын
башкара. Ул еш кына, бәйрәм килгәнен
хәбәр итеп, байраклар җилфердәтә
(«Канатлар»), туган як, йөргән юллар исен
китерә («Ике чор фасында»). Әнә шулай
эшләп, ул төрле җирләрне, төрле елларны
үзара бәйли.

Хәсән
Туфанның җиле чәчәкләр исе ташый:

Гөлләр
исе сипкән җылы җилләр,

Юлларына
яуган чәчәкләр.

(«Чәчәкләр
сибелә җирдә»)

Ул
җилләр, бүгенге көндә иссә, яшәү сәламенә
әйләнә:

Җилләреңдә
синең — гөлләр исе,

Гөлләреңдә
— сәлам яшәүгә.

(«Сәлам
сиңа, тормыш»)

Муллык,
дуслык һәм башка тойгыларны уяткан җил
башка исләр дә ташый, әмма ул аларны да
күбрәк чәчәкләрдән китерә:

Урмандагы
чәчәкләрдәйдерме,

Җил
мәйданга Бал исе ташый.

(«Битараф
ай»)

Җил,
зилзиләләр тудырса да, кешене көрәшергә
күтәрүе, холкын тәрбияләве, рухын ныгытуы
белән мактауга лаек. Җилгә каршы барган
лирик мин һәрвакыт хөрлек хисе тоя.

Җил
— чор билгесе дә. Шуңа күрә ул гел үзгәреп
тора:

һава
бүтән хәзер, җил бүтән.

(«Язлар
җитте»)

Лирик
мин заман җилләреннән бервакытта да
курыкмый. «Тормышка мәхәббәт» шигырендә
каршы искән җилләр белән көрәшеп яшәү
кирәклеге тагын бер кат ассызыклана.

Җил
кешедә булырга мөмкин бөтен холык
сыйфатларына ия, ул лирик минне үгетли
дә, үчекли дә, аңа киңәшләр дә бирә…
Үзгәрүчән җилләргә лирик мин бик үк
ышанмый. Җил бигрәк тә сөйгәне белән
ике арада иссә, ышанычсыз («Җил килә дә
сыйпалана»).

Хәсән
Туфан иҗатында җилнең бик үзенчәлекле
кулланылган очраклары да юк түгел. Ай
белән янәшо килеп, ул мәхәббәт парлары
тудыруда катнаша; яшь кыз мәгънәсендә
бирелә:

Ай
чыга Арча кырыннан,

Сәгатен
белеп кенә,

Җил
төшә Аккош күленә,

Сүз
куйган кебек кенә.

(«Ай
чыга Арча кырыннан»)

Шагыйрьнең
тәрәзәсен кагып, яратып уйнаган җил
кайвакытта аннан баш тарта, гөлләр белән
генә сөйләшә, аларны гына ярата. Димәк,
ул күбрәк гөлләргә пар, аларның сөеклесе
булырга хаклы:

Кичке
җилләр сер сөйлиләр,

Миңа
түгел, гөлләргә.

(«Җилләр
исе»)

Еш
кына лирик мин аны сөйгән кешесе белән
бутый. Җил — кайвакыт көтелмәгәнлек
билгесе. Ул — давылларга нигез. Җил
күзгә күренми торган әйбер, хәрәкәт
кенә булса да, шагыйрь аңа еш һәм яратып
эндәшә. Җил сынландырыла да, хис-кичерешләр
ассоциациясе дә тудыра. Ул шагыйрь
күрергә теләгән тасвирларны күзалларга,
тавышларны ишетергә ярдәм итә. Ул —
үткәнне терелтүче иң төп нәрсә.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]

  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Хим егэ азот
  • Хасалил къо сочинение
  • Хим 100 егэ
  • Харуки мураками собрание сочинений купить
  • Хижина математика егэ