Хезмэткэ – хормэт Бу доньяда ботен кеше дэ хезмэтнен рэхэтен белми. Бер кешелэр очен хезмэт – авырлык, чонки ул аларнын хэллэрен, вакытларын ала. Икенче кешелэр узлэренен профессиялэреннэн канэгать тугел, аларнын эшлэре характерларына туры килми. Мондый кешелэр авырлык белэн генэ кон саен жаннары яратмаган эшкэ йорилэр.
Бар шундый кешелэр, алар кон саен, систематик рэвештэ, эшли алмыйлар. Алар бары тик узлэре яраткан, жайлы булган эшне генэ эшли алалар.
Мондый кешелэр хезмэтнен хормэтен анлый алалар микэн?. Минем уйлавымча, юк. Халык экиятлэрен искэ тошерсэк, кубесенен геройлары ялкауланып, бер нэрсэ эшлэмичэ, бай, тук, бэхетле буласылары килэ. Элбэттэ, экиятлэрдэ халык узенен жинел тормыш турында хыялларын курсэткэн. Лэкин хэзерге заманда эшлэмэсэн, ничек кенэ яшэрсен микэн? Мэкальдэге сыман: «Кем эшлэми, шул ашамый».
Уз эшлэрен яратып, мавыгып эшлэгэн кешелэр – бэхетлелэр. Уз эшен яхшы белгэн кешелэрне «алтын куллы» дип эйтэлэр, аларны ихтирам итэлэр. Эдэбияттэ язучылар хезмэт кешелэре турында хэрвакыт зур ихтирам белэн сойлилэр – алар чын хезмэт кешелэренен ни хэтле коч туккэннэрен белэлэр.
Бу доньяда ботен нэрсэ хезмэт белэн ясала. Житкерелгэн йортларга, пешкэн ипигэ, теккэн киемгэ кеше хезмэте кергэн. Элбэттэ, ил байлыклары кешелэрнен бэхете очен ясала. Бары тик хезмэт кенэ кешене акыллы, туземле итэ. Чынлап та, «хезмэткэ – хормэт», — дип, татар халкы юкка гына эйтмэгэн.
-
Комментариев (0)
Кайда хезмәт – шунда хөрмәт
Безнең илдә юк оятлы
Һәм кадерсез һичбер эш.
Һәрбер эштә син алдынгы һәм
Данлы булырга тиеш.
Чал тарихка күз салсак, бик борынгы заманнарда кешеләр, хайваннар кебек, көтү-көтү булып яшәгәннәр, торырга өйләре дә, кияргә киемнәре дә булмаган. Еллар уза торган, буыннар алмашынган, кешеләр җирне таяклар, кәйләләр, соңрак көрәкләр белән эшкәртеп, үсемлекләр үстерә башлаганнар, хайван тиреләреннән киемнәр тегеп кигәннәр. Эшли-эшли, уйлый-уйлый үзләре дә үзгәргәннәр, остара барганнар, берсеннән-берсе камилрәк эш кораллары уйлап тапканнар. Без белгән трактор, комбайн, машина, экскаваторлар, хәтта космик ракеталар — барысы да кешеләрнең тырыш хезмәт җимеше. Безнең бу дәрәҗәгә ирешүебездә хезмәтнең әһәмияте бик зур.
Әйе , дөрестән дә кешеләр хезмәте зур әһәмияткә ия. Һәрвакыт тынгысыз хезмәттә булган, көнен төнгә ялгап эшләгән кеше генә тормышта үз урынын таба ала. Кешене тик хезмәт кенә күркәм итә.
Нинди генә һөнәр иясе булмасын, үз хезмәтен яратып, яхшы итеп башкарган, үзенең эше белән бик күпләрне бәхетле иткән затлар хөрмәткә лаек.
“Хезмәте барның- хөрмәте бар” — дип юкка гына әйтмәгән бит халык. Авырлыклардан курыкмыйча эш яраткан, кулыннан эш килгән кешене бар да хөрмәт итә. Андый кешен җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы була. Хөрмәткә лаек кешеләр безнең мәктәптә дә бик күп. Шундыйларга мин укытучыларымны кертер идем. Чөнки аларның эшләре хөрмәткә лаек.
Нинди генә чорда яшәсәк тә, без намуслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиешбез, шул чакта гына безнең барыр юлыбыз тигез булыр.
Әйтәсем килгән сүзем шул: хөрмәт ул өзлексез эшләгәндә генә табыла
Татар халкында «Хезмәт кешене бизи» дигән әйтем бар. Чыннан да, үзенә бер шөгыль тапмаган, хезмәт куймаган кешегә яшәү кызык түгелдер ул.
һәр бала кечкенәдән нәрсә белән булса да кызыксына. Мин − авыл баласы. Шуңа күрә авылдагы эшләрнең бик күбесе таныш миңа. Әтием һәм бабам белән техника тирәсендә чуалырга яратам, машина йөртергә өйрәнәм. Әти-әнием белән бергәләп бакчада эшләү, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерү дә ошый миңа.
Яшелчә үстерү дигәннән, аңа без көздән әзерләнә башлыйбыз, борыч һәм помидорлар утырту өчен туфрак әзерләп калдырабыз, ә иртә яздан без аларны уңдырышлы туфракка чәчәбез. Бу эш белән күбрәк әнием шөгыльләнә, мин дә аңа кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Бу эшләр миңа бик зур канәгатьләнү бирә.
Яз җитү белән, бакчада җиң сызганып эшкә тотынабыз: җир казу, йомшарту, утырту; ә аннан соң су сибү, аларны ашламалар белән тукландыру, чүп утау, уңышны җыю − барысы да безнең өстә. Кем әйтмешли, кырмыскалар кебек тырышабыз. «Җәйге көн ел туйдыра» диләр бит, ел әйләнәсе буена үзебез үстергән яшелчәләр, җиләк-җимешлөр өстәлебездә тора
Әти белән әнигә булышу да хезмәткә керәдер инде − сизелми генә. Хезмәт сөйгән кеше генә тормышта үз урынын таба ала. Әйе, җир эшен мин бик яратам, бәлки, киләчәктә агроном да булып китәрмен әле.
Сочинение
Кешене
хезмәт бизи.
“Кешедә бар
нәрсә дә гүзәл булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, уйлары һәм күңеле дә,”- дип
яза Антон Павлович Чехов. Кемгәдер дөрес бәя бирү өчен, аның белән аралашу
гына җитми, минемчә. Ә эш-гамәлләрен күзәтү, хезмәт нәтиҗәләрен өйрәнү кирәктер.
Чөнки зәвык белән киенеп, матур сөйләшеп йөргән кеше үзе өчен генә яшәргә
мөмкин. Юкка гына татар халкы “агач -яфрагы, кеше хезмәте белән матур”,
димәгән.
Хезмәт кешене
бизәп кенә калмый, ул- шатлык чыганагы да. Эшеннән тәм, ләззәт тапкан кеше
үзен бәхетле тоя.Ул һәр иртә сөенеп эшенә бара, күңелен биреп эшли. Хезмәте
белән башкаларга, иленә файда китерүенә куана. Нинди генә авырлыклар булса
да, куркып калмый, тырышлыгы белән куйган максатларыңа ирешә, яңа үрләр яулый,
дәрәҗәләргә ирешә. Мондыйларны хезмәттәшләре дә, җитәкчеләр дә хөрмәт итә. Хезмәт
барышында кеше физик яктан ныгый, рухи яктан д чыныга, хезмәттәшләре белән
аралашырга, уртак тел табарга да өйрәнә.
Татар халкы
элек–электән хезмәт сөючәнлеге белән дан тоткан. Балаларны да кечкенәдән эшкә
өйрәткәннәр, башкаларның хезмәтенә хөрмәт тәрбияләгәннәр.
Әйләнә-тирәбезгә күз салсак, бөтен нәрсә хезмәт нәтиҗәсе: биек-биек йортлар,
акыллы машиналар, табыннарыбызга ямь бирүче икмәк, өстебезгә кигән киемнәр…
Болар барысы да- кемнәрнеңдер хезмәт җимеше. Гадәти әйберләр булса да, һәрберсе
кирәк.
Чыннан да,
үзенә бер шөгыль тапмаган, хезмәт куймаган, нинди дә булса һөнәр сайламаган
кешегә яшәү кызык түгелдер ул. Хезмәт сөйгән кеше генә тормышта үз урынын таба
ала .
Юбилярлар
Хезмәт иясе- хөрмәт иясе
Кешене эшенә, куйган хезмәтенә карап бәялиләр. Үз һөнәренең бөтен нечкәлекләрен белгән, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган белгечләр зур хөрмәткә лаек. Безнең язмабызның герое Иске Барыш авылында гомер итүче Мәннаф Хәйбуллин нәкъ менә шундый шәхесләрнең берсе.
Мәннаф Миңлебай улы безнең илгә Бөек Җиңү китергән 1945 елның 20 гыйнварында колхозчы Гайниҗиһан һәм…
Кешене эшенә, куйган хезмәтенә карап бәялиләр. Үз һөнәренең бөтен нечкәлекләрен белгән, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган белгечләр зур хөрмәткә лаек. Безнең язмабызның герое Иске Барыш авылында гомер итүче Мәннаф Хәйбуллин нәкъ менә шундый шәхесләрнең берсе.
Мәннаф Миңлебай улы безнең илгә Бөек Җиңү китергән 1945 елның 20 гыйнварында колхозчы Гайниҗиһан һәм Миңлебай Хәйбуллиннарның ишле гаиләсендә дөньяга аваз сала. Миңлебай Хәйбулла улы бакчачылык һәм умартачылык белән шөгыльләнгән. Балаларын да һәр эшнең җаен белеп, тәмен табып башкарырга, пөхтәлеккә өйрәткән. Мәктәпне тәмамлагач, Мәннаф абый Казанда һөнәри училищеда электрик белгечлегенә укый. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигән гыйбарәне истә тотыпмы, авылда үскән малай табигатьне, хайваннарны яраткангамы ветеринар һөнәрен дә үзләштерергә ниятли һәм Алабугада әлеге белгечлеккә өйрәтә торган училищега укырга керә. 1964-1967 елларда Ватан алдындагы изге бурычын Белоруссиядә чик сакчысы сыйфатында үти. Шуннан соңгы хезмәт биографиясе һәм тормышы туган авылы белән бәйле. Биредә ул Кыртапа авылы кызы Нәфисә белән гаилә кора. Башкалар белән уртак тел тапкан, тырыш егетне күреп алалар, ул үз авылында комсомол оешмасы секретаре булып та, соңрак авыл советы рәисе вазыйфасында да үзен сынап карый. Өч ел ул вакытта Иске Барышта эшләгән май заводында мастер булып хезмәт куя. Һәм 1976 елдан алып колхозда ветеринария белгече булып эшли. Малларны карауда көчен дә, белемен дә, тәҗрибәсен дә кызганмый. Аның белән озак еллар бергә эшләгән «Уңыш» колхозының баш инженеры булган Кафил Зөбәеров хезмәттәше турында болай диде: «Ул эшен һәрвакыт намус белән башкарды, аңардан юк, булмый, вакытым юк дигән сүзне беркайчан ишетмәссең, тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, колхоз терлекләрен дә, шәхси хуҗалыктагыларны да карарга ашыкты. Шуңа аны авылдашлары үз итә, хөрмәт итә. Хәзер дә киңәшләре белән ярдәмгә килә». «Барыш» бүлекчәсе җитәкчесе Мөсәлим Сабиров авылдашы турында фикере белән уртаклашты: «Мәннаф абый авылыбызның абруйлы кешеләренең берсе, мәчет карты. Гаиләсе дә үрнәк. Эшләгән вакытында үзенең пөхтәлеге, төгәллеге белән аерылып торды». Эшен яратып, аңа бар күңелен салып, илгә-көнгә файдалы булып гомер иткән Мәннаф абый. Тормыш иптәше Нәфисә апа белән өч бала- ул һәм ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Булат, Айгөл һәм Айсылу- барысы да югары белемле, Казанда яшиләр, тормышта үз урыннарын тапканнар. Гаиләнең дәвамчылары булып 4 ир малай- оныклары үсеп килә. Мәннаф абый кебек тыйнак, тырыш авыл кешеләре, алар алып барган тормыш рәвеше белән сокланмый мөмкин түгел. Мәннаф абый, балаларыгызның игелеген, авылдашларыгызның, күршеләрегезнең хөрмәтен тоеп яшәгез, тормышыгыз имин,бәрәкәтле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Хезмэткэ – хормэт
Бу доньяда ботен кеше дэ хезмэтнен рэхэтен белми. Бер кешелэр очен хезмэт – авырлык, чонки ул
аларнын хэллэрен, вакытларын ала. Икенче кешелэр узлэренен профессиялэреннэн
канэгать тугел, аларнын эшлэре характерларына туры килми. Мондый кешелэр
авырлык белэн генэ кон саен жаннары яратмаган эшкэ йорилэр.
Бар шундый кешелэр, алар кон саен, систематик рэвештэ, эшли алмыйлар. Алар
бары тик узлэре яраткан, жайлы булган эшне генэ эшли алалар.
Мондый кешелэр хезмэтнен хормэтен анлый алалар микэн?. Минем уйлавымча,
юк. Халык экиятлэрен искэ тошерсэк, кубесенен геройлары ялкауланып, бер нэрсэ
эшлэмичэ, бай, тук, бэхетле буласылары килэ. Элбэттэ, экиятлэрдэ халык узенен
жинел тормыш турында хыялларын курсэткэн. Лэкин хэзерге заманда эшлэмэсэн,
ничек кенэ яшэрсен микэн? Мэкальдэге сыман: «Кем эшлэми, шул ашамый».
Уз эшлэрен яратып, мавыгып эшлэгэн кешелэр – бэхетлелэр. Уз эшен яхшы
белгэн кешелэрне «алтын куллы» дип эйтэлэр, аларны ихтирам итэлэр.
Эдэбияттэ язучылар хезмэт кешелэре турында хэрвакыт зур ихтирам белэн
сойлилэр – алар чын хезмэт кешелэренен ни хэтле коч туккэннэрен белэлэр.
Бу доньяда
ботен нэрсэ хезмэт белэн ясала. Житкерелгэн йортларга, пешкэн ипигэ, теккэн
киемгэ кеше хезмэте кергэн. Элбэттэ, ил байлыклары
кешелэрнен бэхете очен ясала.
Бары тик хезмэт кенэ кешене акыллы, туземле итэ.
Чынлап та, «хезмэткэ – хормэт», — дип, татар халкы юкка гына эйтмэгэн.