Хокем алдыннан картинасы буенча сочинение 5 класс

Сочинение по картинке Якупова «Перед приговором» на татарском

Күренекле рәссам Х. Якуповның «Хөкем алдыннан» картинасы Советлар Союзы Герое шагыйрь Муса Җәлилнең әсирлектәге тормышын, батыр көрәшен сурәтли. Алгы планда Муса Җәлил горур басып тора. Аның нәфрәт тулы күзләрендә кискенлек һәм катгый караш чагыла. Ул фашистларга кыю рәвештә батырып карап тора. Җәлилнең буйсынмас килеш-кыяфәте туган иленә бирелгәнлеген раслый. Төрмә киемнәреннән булса да, шагыйрьнең өсте-башы пөхтә, җыйнак. Өстендә иске телогрейка, муенына төрмә номеры тагылган. Рәссам герой-шагыйрьнең эчке ныклыгын, көчле ихтыярын бирә алган. Рәссам Харис Якупов Җәлилнең горур торышына капма-каршы итеп, фашистларның эчке борчылулары аша аларның җиңелә баруларын, тиздән халыклар хөкеме алдына басарга тиешлекләрен ачык гәүдәләндергән.

Күренекле рәссам Х. Якуповның «Хөкем алдыннан» картинасы Советлар Союзы Герое шагыйрь Муса Җәлилнең әсирлектәге тормышын, батыр көрәшен сурәтли.
Моабит төрмәсе. Җәлил хөкем алдыңда, фашистлар аннан сорау алалар. Капма-каршы ике дөнья кешеләре очрашкан. Берсе − Муса Җәлил − шагыйрь, көрәшче. Икенчеләре − фашистлар, кешеләрне җәзалап тәм табучы, дөньяны канга батыручылар.
Алгы планда Муса Җәлил горур басып тора. Аның нәфрәт тулы күзләрендә кискенлек һәм катгый караш чагыла. Ул фашистларга кыю рәвештә батырып карап тора. Җәлилнең буйсынмас килеш-кыяфәте туган иленә бирелгәнлеген раслый.
Төрмә киемнәреннән булса да, шагыйрьнең өсте-башы пөхтә, җыйнак. Өстендә иске телогрейка, муенына төрмә номеры тагылган. Рәссам герой-шагыйрьнең эчке ныклыгын, көчле ихтыярын бирә алган. Бу күренештә Муса Җәлилнең килеш-торышы нәкъ үзе язган шигырьгә туры килә:
Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,
Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә,
Үләм икән — үләм аягүрә,
Балта белән башым киссәң дә.
Хөкем итүче фашистлар шагыйрьгә каршы утырганнар. Аларның йөзендә борчылу, тынычсызлану сизелеп тора. Креслога хуҗаларча киерелеп утырганы М. Җәлилгә гаҗәпләнеп, буйсындырырга көче җитмәүдән, аңа ачу белән карый, аның җиңендә − свастика (фашистлар эмблемасы, очларын тигез итеп бераз бөгеп ясалган төре). Аның борчылуын кулында төтенләп, дерелдәп яна торган трубкасы да сиздерә. Зур чиндагы фашистларның икенчесе ачуыннан урыныннан сикереп торган, шагыйрьнең буйсынмас характерына аптырап, моны нишләтергә дигән сыман, аңа нәфрәт белән карап тора. Ә өченчесе, ачулы каушавын басу өчен, зажигалка кабызып, телефоннан сөйләшә, кемнәндер киңәш, ярдәм сорый булса кирәк: йөзе тынычсыз, хәсрәтле күренә. Ишек төбендәге төрмә сакчысының да кичерешләре бик киеренке, җанлы: аның күз карашында шагыйрьнең ныклы ихтыярына, туган иленә турылыклы булуына гаҗәпләнү катнаш соклану чалымнары да сизелә. Гүя ул, үз хезмәтенең түбәнлегенә үртәлеп, күңелсез уйларга баткан.
Тиздән фашизмның җиңеләчәген бүлмә эчендәге җиһазлардан да белергә мөмкин. Стенадагы рамда Гитлер рәсеменең яртысы гына күренә. Бүлмә шактый җиһазлы: люстра, креслолар, зур, авыр өстәл. Өстәлдә фашистларның төрле үзәкләрен тоташтыра торган телефоннары, бөркет рәсемле кара савыты һәм өзлексез тартуны белдереп торган тәмәке төпчекләре, ә бераз читтәрәк аларның купшы перчаткалары һәм фуражкалары ята. Рәссам Харис Якупов Җәлилнең горур торышына капма-каршы итеп, фашистларның эчке борчылулары аша аларның җиңелә баруларын, тиздән халыклар хөкеме алдына басарга тиешлекләрен ачык гәүдәләндергән.

Оцени ответ

clyosco274

Светило науки — 50 ответов — 0 раз оказано помощи

1. Художник турында информация.

Бу картинаның авторы – Харис Якупов. Ул – күренекле рәссам – 1919 нче елда Казанда туа. Мәктәптә укыганда ук, сынлы сәнгать студиясенә йөри, күргәзмәләрдә катнаша. “Яшь ленинчы” (хәзерге “Сабантуй”) газетасында рәсемнәрен бастыра. 1940 нчы елда Казан сәнгать  училищесын тәмамлый.

1941-1945 еллардагы сугышта разведчик, топограф булып катнаша. Старшина Х.Якупов Мәскәү яны, Курск дугасы, Украина, Польша, Чехословакияне азат итү сугышларында катнаша. Анда да рәсем ясаудан туктамый. Шуларның нәтиҗәсе булып “Немецлар китте”, “Разведчиклар” исемле рәсемнәре языла.

Х.Якупов – портрет остасы. Ул ясаган Г.Тукай, А.Пешков, Ш.Камал портретлары аеруча уңышлы дип табыла.

Г.Тукай “Крестьяннар арасында”, А.С.Пушкин Казан юлында”, “А.М. Горький Марусовкада” (1946-1949) кебек картиналары тарихи темаларга багышланган.

Х.Якупов – пейзажчы. Ул “Иделдә эссе көн”, “Казанкада су ташу”, “Кабан күле”, “Иделдә яз”, “Зур Идел” кебек зур полотнолар иҗат итә.

1950 нче елда Х.Якупов, Лотфулла Фәттахов белән бергәләп, “В.И. Ленин Татарстан АССР төзү турындагы декретка кул куя”исемле зур картина яза. Бу картина өчен рәссамнәргә СССРның Дәүләт премиясе бирелә.

1954 елда Х.Якупов җәмагатьчелекне үзенең “Хөкем алдыннан” дигән атаклы картинасы белән таң калдыра. Картинада фашистлар тарафыннан җәзаләп үтерелгән каһарман М.Җәлил сурәтләнә.

Х.Якупов китап графикасы өлкәсендә дә күп эшли. Ш.Камал, М.Гафури, К.Нәҗми, К.Тәрҗеманов, Ә.Фәйзи, Л.Ихсанова һ.б. язучыларның китапларын, татар халык иҗаты әсәрләренә рәсемнәр ясый.

Чит илләрдә йөрү башка халыкларның тормышын сурәтләгән әсәрләр тууга сәбәп була. Кореяда, Италиядә булу Х.Якуповка яңа картиналар язу өчен өстәмә мәгълүмат бирә.

          Х.Якупов, 1951 елдан башлап, Татарстан Рәссамнәр берлеге рәисе булып эшли. 1974 елда СССР Сәнгать академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайлана.
          Х.Якупов – РСФСРның һәм СССРның Халык рәссамы, Дәүләт һәм Г.Тукай премияләре лауреаты. 1976 нчы елда Х.Якуповка РСФСРның И.Е.Репин исемендәге Дәүләт премиясе бирелә, һәм шушы ук елда ул Сәнгать академиясенең Казандагы остаханәсенә җитәкче итеп раслана. Харис Габдрахман улы Якупов күпкырлы фидакарь иҗади хезмәте белән ХХ гасыр Татарстанының сәнгати елъязмасын язуга үзеннән гаять зур өлеш кертте.  Остаз буларак, рәссам Республиканың талантлы яшь рәссамнарына иҗат дөньясына юл ача, хәер-фатихасын бирә. Х.Якупов 2010 елда вафат булды.

Х.Якуповның «Хөкем алдыннан» картинасы тудырган уй-фикерләр (эссе формасында)

Бу эссе тулысы белән минем авторлыкта. Күчермәләп алсагыз, зинһар өчен, үзегезнеке итмәгез, авторга сылтама ясасагыз дөресрәк булыр иде. Рәхәтләнеп файдаланыгыз!

Күзләр… Коңгырт, кара, зәңгәр күзләр. Җырларда җырланган, күпме кешенең күңелләренең түрендә урын алган күзләр.

          Ә монда? Куркусыз, хәйләкәр, ялагай, куркак, тоңган күзләр. Күзләр сүзләр әйтә белми дә кебек. Әмма ныграк сурәткә карыйк әле. Монда бит күзләр “сөйләшә”. Әнә. Бу күзләр бар галәм ишетерлек итеп: “Мин сездән курыкмыйм. Безнең эш хаклы. Без барыбер җиңәчәкбез”, — дип оран салган шикелле. Креслода утырган бәндәнең күзләре исә: “Ничек кенә итеп бу кешене үзебезнеке итәргә соң? Нәрсә генә тәкъдим итсәм, миңа ышаныр микән ул? Бәлкем, аның артында торган канәфидән урын тәкъдим итәргәдер, ә бәлкем …” – дигән кебек төтенгә каплана. Ә янәшәсендә ике күз “Хуҗама ярарлык итеп, нинди генә сорау бирергә соң?” дип, тегеләй-болай йөгерә.. “Монда мин кысылмый торам әле. Бу тоткынның күзләре куркыныч. Аңа карамасам да була. Ах, минем башка эшләрем дә бар бит әле”дип уйлыйлар кебек телефон трубкасы артына качырга тырышканнары.  “Бигрәк о-о-зак…” дияләр кебек калын лупа астына яшеренгәннәре…

          Ничәмә-ничә күз. Һәркайсы нәрсәдер әйтергә тели. Ләкин… аларның дүрт пары да ике коңгырт күздән курка түгелме соң? Әйе, әйе. Күрәсезме, алар ничек итеп бүлмәдәгеләрне кара күмергә калдырырлык итеп көйдерә, өтә, яндыра…

Картина өстендә эшләү өчен терәк сүзләр (опорные слова). Материал сайттан алынды:(http://gzalilova.narod.ru/adabiyat_deftere/H_Y.html)

Терәк сүзләр: сорау алу, фашист, вәхшиләр, горур кыяфәт, какшамас ихтыяр көче, катгый караш, нәфрәт тулы күз карашы, буйсынмас килеш-кыяфәт, телогрейка, төрмә номеры, текәлеп карау, үзләре булдыра алмаудан каушау, гаҗиз булу, кан эчүче – вәхшәт, кресло, свастикалы материя, төтенләп, дерелдәп яна торган трубка, зур чиндагы фашист, зажигалка, төрмә сакчысы, гаҗәпләнү катыш соклану чалымнары, күңелсез уйларга бату, стенадагы рам, Гитлер рәсеме, люстра, зур авы өстәл, телефон, бөркет рәсемле кара савыты, тәмәке төпчекләре, купшы перчаткалар, фуражка, азатлык сөюче халыклар, халыклар хөкеме, җыр булып яшәр, җиңүләргә илһамландырыр.
_______________ 
Сүзлекчә:
Свастика — очларын тигез итеп бераз бөгеп ясалган тәре, кешене көчләү, газаплау, җәзалау символы. Свастика — фашистларның эмблемасы.

Күренекле рәссам Х. Якуповның «Хөкем алдыннан» картинасы Советлар Союзы Герое шагыйрь Муса Җәлилнең әсирлектәге тормышын, батыр көрәшен сурәтли.
Моабит төрмәсе. Җәлил хөкем алдыңда, фашистлар аннан сорау алалар. Капма-каршы ике дөнья кешеләре очрашкан. Берсе − Муса Җәлил − шагыйрь, көрәшче. Икенчеләре − фашистлар, кешеләрне җәзалап тәм табучы, дөньяны канга батыручылар.
Алгы планда Муса Җәлил горур басып тора. Аның нәфрәт тулы күзләрендә кискенлек һәм катгый караш чагыла. Ул фашистларга кыю рәвештә батырып карап тора. Җәлилнең буйсынмас килеш-кыяфәте туган иленә бирелгәнлеген раслый.
Төрмә киемнәреннән булса да, шагыйрьнең өсте-башы пөхтә, җыйнак. Өстендә иске телогрейка, муенына төрмә номеры тагылган. Рәссам герой-шагыйрьнең эчке ныклыгын, көчле ихтыярын бирә алган. Бу күренештә Муса Җәлилнең килеш-торышы нәкъ үзе язган шигырьгә туры килә:
Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,
Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә,
Үләм икән — үләм аягүрә,
Балта белән башым киссәң дә.
Хөкем итүче фашистлар шагыйрьгә каршы утырганнар. Аларның йөзендә борчылу, тынычсызлану сизелеп тора. Креслога хуҗаларча киерелеп утырганы М. Җәлилгә гаҗәпләнеп, буйсындырырга көче җитмәүдән, аңа ачу белән карый, аның җиңендә − свастика (фашистлар эмблемасы, очларын тигез итеп бераз бөгеп ясалган төре). Аның борчылуын кулында төтенләп, дерелдәп яна торган трубкасы да сиздерә. Зур чиндагы фашистларның икенчесе ачуыннан урыныннан сикереп торган, шагыйрьнең буйсынмас характерына аптырап, моны нишләтергә дигән сыман, аңа нәфрәт белән карап тора. Ә өченчесе, ачулы каушавын басу өчен, зажигалка кабызып, телефоннан сөйләшә, кемнәндер киңәш, ярдәм сорый булса кирәк: йөзе тынычсыз, хәсрәтле күренә. Ишек төбендәге төрмә сакчысының да кичерешләре бик киеренке, җанлы: аның күз карашында шагыйрьнең ныклы ихтыярына, туган иленә турылыклы булуына гаҗәпләнү катнаш соклану чалымнары да сизелә. Гүя ул, үз хезмәтенең түбәнлегенә үртәлеп, күңелсез уйларга баткан.
Тиздән фашизмның җиңеләчәген бүлмә эчендәге җиһазлардан да белергә мөмкин. Стенадагы рамда Гитлер рәсеменең яртысы гына күренә. Бүлмә шактый җиһазлы: люстра, креслолар, зур, авыр өстәл. Өстәлдә фашистларның төрле үзәкләрен тоташтыра торган телефоннары, бөркет рәсемле кара савыты һәм өзлексез тартуны белдереп торган тәмәке төпчекләре, ә бераз читтәрәк аларның купшы перчаткалары һәм фуражкалары ята. Рәссам Харис Якупов Җәлилнең горур торышына капма-каршы итеп, фашистларның эчке борчылулары аша аларның җиңелә баруларын, тиздән халыклар хөкеме алдына басарга тиешлекләрен ачык гәүдәләндергән.

Күренекле рәссам Х. Якуповның «Хөкем алдыннан» картинасы Советлар Союзы Герое шагыйрь Муса Җәлилнең әсирлектәге тормышын, батыр көрәшен сурәтли.
Моабит төрмәсе. Җәлил хөкем алдыңда, фашистлар аннан сорау алалар. Капма-каршы ике дөнья кешеләре очрашкан. Берсе − Муса Җәлил − шагыйрь, көрәшче. Икенчеләре − фашистлар, кешеләрне җәзалап тәм табучы, дөньяны канга батыручылар.
Алгы планда Муса Җәлил горур басып тора. Аның нәфрәт тулы күзләрендә кискенлек һәм катгый караш чагыла. Ул фашистларга кыю рәвештә батырып карап тора. Җәлилнең буйсынмас килеш-кыяфәте туган иленә бирелгәнлеген раслый.
Төрмә киемнәреннән булса да, шагыйрьнең өсте-башы пөхтә, җыйнак. Өстендә иске телогрейка, муенына төрмә номеры тагылган. Рәссам герой-шагыйрьнең эчке ныклыгын, көчле ихтыярын бирә алган. Бу күренештә Муса Җәлилнең килеш-торышы нәкъ үзе язган шигырьгә туры килә:
Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,
Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә,
Үләм икән — үләм аягүрә,
Балта белән башым киссәң дә.
Хөкем итүче фашистлар шагыйрьгә каршы утырганнар. Аларның йөзендә борчылу, тынычсызлану сизелеп тора. Креслога хуҗаларча киерелеп утырганы М. Җәлилгә гаҗәпләнеп, буйсындырырга көче җитмәүдән, аңа ачу белән карый, аның җиңендә − свастика (фашистлар эмблемасы, очларын тигез итеп бераз бөгеп ясалган төре). Аның борчылуын кулында төтенләп, дерелдәп яна торган трубкасы да сиздерә. Зур чиндагы фашистларның икенчесе ачуыннан урыныннан сикереп торган, шагыйрьнең буйсынмас характерына аптырап, моны нишләтергә дигән сыман, аңа нәфрәт белән карап тора. Ә өченчесе, ачулы каушавын басу өчен, зажигалка кабызып, телефоннан сөйләшә, кемнәндер киңәш, ярдәм сорый булса кирәк: йөзе тынычсыз, хәсрәтле күренә. Ишек төбендәге төрмә сакчысының да кичерешләре бик киеренке, җанлы: аның күз карашында шагыйрьнең ныклы ихтыярына, туган иленә турылыклы булуына гаҗәпләнү катнаш соклану чалымнары да сизелә. Гүя ул, үз хезмәтенең түбәнлегенә үртәлеп, күңелсез уйларга баткан.
Тиздән фашизмның җиңеләчәген бүлмә эчендәге җиһазлардан да белергә мөмкин. Стенадагы рамда Гитлер рәсеменең яртысы гына күренә. Бүлмә шактый җиһазлы: люстра, креслолар, зур, авыр өстәл. Өстәлдә фашистларның төрле үзәкләрен тоташтыра торган телефоннары, бөркет рәсемле кара савыты һәм өзлексез тартуны белдереп торган тәмәке төпчекләре, ә бераз читтәрәк аларның купшы перчаткалары һәм фуражкалары ята. Рәссам Харис Якупов Җәлилнең горур торышына капма-каршы итеп, фашистларның эчке борчылулары аша аларның җиңелә баруларын, тиздән халыклар хөкеме алдына басарга тиешлекләрен ачык гәүдәләндергән.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Хозяйственные товарищества примеры егэ
  • Хозяйственные товарищества егэ решу
  • Хозяйственное товарищество примеры егэ
  • Хозяйственное товарищество относится к коммерческим предприятиям решу егэ
  • Хитрости для сдачи егэ по русскому языку