Хонэр сайлау жаваплы эш сочинение

Яңалыклар

Һөнәр сайлау – җаваплы эш

Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Нинди генә чорда яшәсәк тә, без намуслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиеш. Тырышкан табар, ташка кадак кагар, дигән мәкаль һөнәр белгән һәр кешегә туры килә. Һөнәре булган, авырлыктан курыкмаган, эш яраткан кеше үзен иң бәхетле кеше дип саный ала. Һөнәр сайлаганда кеше үз язмышын сайлый. Сайлаган һөнәрегез үзеңә ошый һәм шатлык китерә торган булсын.

Һөнәр сайлау – җаваплы эш

Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Ә инде мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, аларның әти-әниләренә икеләтә кыенга туры килә. Шуңа күрә мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм аларның әти-әниләренә профессиональ юнәлеш, психологик ярдәм кәрсәтү аеруча мөһим.
Шул максаттан мәшгульлек үзәге, «Радость»  халыкка  социаль хезмәт күрсәтү  үзәге һәм “Шатлык” социаль ярдәм күрсәтү үзәге арасында төзелгән килешү нигезендә “Мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән һөнәри ориентлашу эшенең методлары һәм формалары”  технологиясе тормышка ашырыла. Бу технология кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече яшьтәге мәктәп балалары уен һәм мультфильмнар аша һөнәрләр дөньясы белән танышалар. Ә инде яшүсмерләр белән тирәнтенрәк эш алымнары: Профи-I, Профи-II диагностикасы, эшлекле уеннар, тренинглар үткәрелә. Шул ук вакытта  мөмкинлекләре чикләнгән балалар, аларның әти-әниләре юрист һәм психолог консультацияләре  ала, психологик ярдәм күрсәтелә.
Әлеге технология иң беренче чиратта әти-әниләрнең ышанычын арттыру өчен мөһим. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар үзләренең аерым бер дөньясында гына яшәргә тиеш түгел. Алар сау-сәламәт булганнар белән бертигез шартларда белем алырга,  эшләргә, яшәргә хокуклы.  Үзләрен җәмгыятькә кирәкле шәхесләр итеп тою, халык арасында булу аларга стимул бирә.  Диагнозларының нинди булуына карамастан,  аларга мөмкинлеге чикле дип түгел, ә эшкә сәләтле дип карарга кирәк. Алар киләчәктә үз юлларын тапсын өчен, бүген тиешле ярдәмне күрсәтү мөһим.

Юлия Верхотурцева, «Радость» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәге психологы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Автор: Гиниятуллина Ильфира Сабировн

                                         Һөнәр сайлау-җаваплы эш.

     Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Бу хакта 14 — 15 яшьтәнгенә түгел, ә башлангыч сыйныфта укыганда ук башларга кирәк, минемчә. Тора-бара яңа теләк-хыяллар барлыкка килергә мөмкин. Ә инде югары сыйныфларда укыганда үзләренә кирәкле профиль буенча белемнәрне  арттыра алу мөмкинлеге булачак әле аларга.

  Башлангыч сыйныфта һәнәр сайлау нинди юнәлештә алып барыла соң? Әлбәттә, тәрбия сәгатьләрендә, класстан тыш чараларда, нинди дә булса дәрес моментларында,технология дәресләрендә, рәсем һәм иншалар конкурсларында, төрле һөнәр ияләре белән очрашуларда.Һәр ел саен диярлек, гимназиябездә сыйныфлар арасында  һөнәр сайлауга багышланган сәхнә күренешләренә конкурслар оештырылып килде.Быел исә ул 1-2сыйныфларда рәсем бәйгесе, ә 3-4 сыйныфларда иншалар бәйгесе итеп игълан ителде.                   Башлангыч сыйныф укучылары белән бу юнәлештә эш алып барганда, без күбрәк күренекле мәгърифәтчеләребез Риза Фәхретдин, Каюм Насыйри тәгълиматларына таянып эш итәбез. Моның ачык мисалын күптән түгел генә 4 сыйныфта үткәрелгән сыйныф сәгатендә күрергә була. Мәгърифәтче, галим Каюм Насыйринең  “ Тәрбия китабы”нда балаларга биргән нәсыйхәте белән таныштык. 

( 1 слайд)  “Әй җаннарым, угланнарым, хикәятемне ишетегез – һөнәр өйрәнегез. Дөньяның байлыгына ышанырга ярамый. Алтын-көмешләр кеше өчен хәтәрдер: аны я карак алып китә, я утта янып бетә. Әмма һөнәр ышанычлы дәүләттер, һөнәр иясе байлыгын югалтса да кайгырмас. Әй угыл, син дә шулай һөнәр өйрән, тәрбияле бул, белем ал.”

Балаларга түбәндәге сораулар бирелде:

—Бу хикәяттән ниләр белеп калдыгыз?

—Һөнәргә өйрәнергә куша. Тәрбияле дә, белемле дә булыгыз, ди.

Һөнәрле кеше – бай кеше. Малы югалса да, ул үзе югалмый. К. Насыйри да иң беренче баланы кечкенәдән һөнәргә өйрәтергә кирәклеген әйтә.

-Әйе , һөнәре булган кеше үз белгәннәрен башкаларга да өйрәтә.

(Һөнәрнең кеше тормышында мөһим урын тотуы турында фикер алыштык.)

     3 нче сыйныфта үткәрелгән Һөнәрләр аланында”дигән  класстан тыш чара безнең сыйныф укучылары өчен генә түгел, ә бу чараны  караган  башка сыйныф укучылары өчен дә файдалы булгандыр дип беләм. Әлбәттә бу чарага әзерлек һөнәрнең лексик мәгънәсен ачыклаудан башланды.Аның кул көче белән башкарылган эш икәне аңладык.

    — Нинди һөнәрләр турында ишетеп, күреп, укып беләсез?( Балта остасы, тимерче, сәгать төзәтүче, аш пешерүче, элемтәче)

—  Нинди дә булса һөнәргә ия булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк,  кайсы сыйфатларны үзеңдә булдырырга кирәк? (Укырга, түземлек, сабырлык, ихтыяр көче, тырышлык, теләк, сәләт)

—Укымыйча яки эшләмичә яшәп буламы? ( Кешенең һөнәре, кәсебе, шөгыле булырга тиеш. Юк, бу очракта кеше начар юлга баса.) -дигән сорауларга  җаваплар алынганнан соң

— Нәрсә ул профессия? икәнен ачыкладык.Профессия ул— Билгеле бер хәзерлек, белем таләп итә торган хезмәт икән.

— Һөнәр белән профессия арасында аерма бармы соң?

— Бар. Профессия алу өчен махсус уку мәҗбүри, ә һөнәрнең кайберләрен укымыйча да үзләштереп була.

Ә хәзер 3 сыйныфта  үткәрелгән “Һөнәрләр аланында”дигән кичәдән берничә фрагмент карап үтик.

(Слайдлар)

   Үзегезнең танышларыгыз, дусларыгыз, туганнарыгыз арасыннан нинди  Һөнәр  осталарын әйтә аласыз? дигән сорауга балалар бик теләп җаваплар бирәләр. Рәсем конкурсларында , әдәбият дәресләрендә бирелгән иҗади эшләргә шулар турында рәсем ясыйлар.Ә малайларга кечкенәдән үк аларга һөнәрле булу кирәклеген төшендерергә тырышабыз.Мәсәлән,

 — Сезгә ,егетләр, бигрәк тә һөнәрле булу кирәк. Сез барыгыз да — булачак гаилә башлыклары. Шулай булгач, сез яклаучы, саклаучы, туендыручы кеше булачаксыз. – дип. Гадәттә, малайлар әтиләренә охшарга тырыша. Әтиләре  яки әниләре  белән уртак шөгыләре , алардан өйрәнгән һөнәр турында сөйләргә яраталар.

     Безнең шәһәребезнең танылган  үз һөнәр ияләре  бар. Алар  белән танышу өчен 3-4 сыйныф укучылары белән шәһәр тарихы музеена экскурсияләр оештырыла. Шәһәр төзелешендә катнашкан  танылган шәхесләребез турында кызыклы мәгълүматлар туплап, проект эшләре ясаган укучылар да бар.

   Соңгы еллардагы статистик мәглүматълар буенча 40 000 төр һөнәр булуы билгеле. Һөнәр сайлаганда хезмәт базарындагы хәлләрне  дә истә тоту зарур. 4 нче сыйныфта мәшгульлек үзәге , хезмәт базары турында да төшенчәләр бирелә.

    Башлангыч сыйныфларда һөнәр сайлауга юнәлеш бирү максатыннан, татар халык авыз иҗатыннан мәкальләргә ,уеннарга, тестларга да күп урын бирелә.Мәсәлән,

“Мәкальләрне  дәвам ит!”уены.

1. Һөнәр иясе бай булмас,( бай булмаса да ач булмас.)

2. Эшчән бәхетне эшендә күрер, (ялкау бәхетне төшендә күрер)

3. Һөнәр утта янмый, (суда батмый торган хәзинә)

4. Һөнәр ашарга сорамый, (үзе ашата.)

5. Һөнәрленең кулы алтын,( акыллының акылы алтын).

6. Һөнәрле үлмәс,……………..(.һөнәрсез көн күрмәс).

7. Хезмәт иясе-……………..(хөрмәт иясе).

8. Эше барның…………..(.ашы бар.)

9. Эш сөйгәнне……………..(.ил сөйгән).

10. Агачны яфрак бизәсә,………………(.кешене хезмәт бизи).                

Игътибарлылыкка уен.

1 төркем.

1. Күзе яхшы күрә, сәламәт, акыллы, түзем, тиз фикерли, компьютерны яхшы белә (программист)

2. Аралашучан, батыр, сабыр, күп укучы, матур сөйләшүче, күп йөрүче, табигатьнең бөтен авырлыгына түзә алучы (почтальон)

3. Таза, сәламәт, акыллы, батыр, биектән курыкмаучы кеше (очучы)

4. Иҗади, хыялый, күп күрә белүче, тырыш, сабыр, төсләрне аеручы, табигатьне һәм кешеләрне яратучы, эш коралы – пумала (рәссам).

2 төркем.

1. Хезмәт ярата, игътибарлы, сабыр, төсләрне аеручы, юл билгеләрен яхшы белә, кешеләр белән тиз уртак тел таба (шофер)

2. Үсемлекләр үстерү өчен җанын-тәнен кызганмаучы хезмәт иясе, җәй көне басудан кайтмый (агроном).

3. Сызымны яхшы сыза, укый, планлаштыра, оста сөйли, ышандыра, үзен яклый, эшен күрсәтә, төрле проектлар эшли. (архитектор)

4. Матур яза, балаларны ярата, әдәпле, күп белән, сабыр, таләпчән (укытучы, педагог)

Тест.

Бу тест киләчәктә   нинди һөнәр иясе булуыгыз һәм сезнең хыялларны билгеләячәк.

Үзегез турында күбрәк белер өчен геометрик фигуралар белән эшләнгән шаян тест ярдәм итәм. 3 геометрик фигура- өчпочмак, түгәрәк, квадрат кулланып 10 элементтан торган кеше рәсеме ясарга. Бөтен  фигураларны кулланырга. Эшнең сыйфаты әһәмиятле түгел. Артык өлешләр ясалса, аларны сызып куярга, ә җитмәсә өстәп ясарга.  30 секунд вакыт бирелә. (Укучылар ясый).)

Тестның нәтиҗәсен ачыклау өчен  өчпочмакларны санагыз

Беренче  тип: 6-8 өчпочмак. Җитәкчеләр тибы, яхшы укытучылар. Лидерлык сыйфаты бик ачык сизелә, кешеләрне  бик яхшы аералар, мәгълүмат белән эш итәләр.

Икенче тип: 5 өчпочмак.  Җаваплы башкаручы, яхшы оештыру сәләтле. Үзенең эшчәнлеген азагына кадәр уйлап эш итүче яхшы белгеч.

Өченче тип: 4 өчпочмак. Талант һәм кызыксыну төрлелеге бар.  Шәхси эшкә сәләтле.

Дүртенче тип: 3 өчпочмак.  Галим тибы. Бер эш төреннән икенчесенә җиңел күчә ала.

Бишенче тип: 2 өчпочмак . Сәнгать белән ,  кеше белән кызыксыну көчле. Яңа, гадәти булмаганны бик тиз сизүчән.

Алтынчы тип: 1 өчпочмак. Уйлап табучы, рәссам, конструктор. Күзаллау  сәләте көчле.

       Бу тест  төрле яклап талантны күрсәтми. Ә шулай да ул балаларга  үзләре, мөмкинлекләре, сәләтләре турында уйланырга мәҗбүр итәр. Бу сәләтләрен үстерә башларга ,  һөнәр сайларга ярдәм итәр.

       Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Нинди генә чорда яшәсәк тә, без намуслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиешбез. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» дигән мәкаль һөнәр белгән һәр кешегә туры килә. Һөнәребез булса, авырлыктан курыкмасак, эш яратсак, без үзебезне иң бәхетле кеше дип саный алабыз.Ә инде укытучы өчен һәр укучысының тормышта үз юлын таба алуы,  уңышларга ирешүе  бик мөһим. Бу уңышларның нигезе башлангыч сыйныфларда ук салынса, хезмәтебезнең җимеше мул булыр.

                   Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы

                        Хәсәншәех төп гомуми белем
мәктәбе.

         Һөнәр
сайлау – җаваплы эш.

           Укытучы: Сәләхова Гөлсинә Миннехановна.

                                              2017 нче
ел.

Тема: Һөнәр сайлау-җаваплы эш

  Максат:  Укучыларга кеше
тормышында  һөнәрнең бик мөһим урын тотуына төшендерү,тиешле белгечлек сайлап
алу юнәлеше  бирү.

Һөнәр сайлауда җаваплылык хисе, җитди булу
сыйфаты формалаштыру,

гаилә тарихын өйрәнүгә этәргеч булдыру, һәр төрле
хезмәткә, хезмәт кешесенә хөрмәт хисләре тәрбияләү.  

Җиһазлау:  презентация, карточкалар

Дәрес барышы:

Исәнмесез! Хәерле көн! Һәрвакытта  эчтәлекле матур
сөйләшүләрдән соң уйланырга җирлек туа, бүген дә сезнең күңелләрегез дә
ниндидер хисләр уяныр дигән теләктә калам.

Укучылар! Парта өстендәге сүзләрдән  җөмлә төзеп укып
күрсәтегез әле.

Һөнәр сайлау – җаваплы эш, үз язмышыңны сайлау ул.

Әйе, без бүген  “ Һөнәр
сайлау- җаваплы эш”  дип исемләнгән тема өстендә эшләрбез.

 Сезнең алда хәзердән үк “Нинди һөнәр  сайларга?” дигән сорау тора, һәм
кайберләрегез 9 нчы класстан соң ук  инде үзенең сайлаган һөнәре буенча укырга
китәчәк.

       Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле
мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә.
Гомерлек юлны сайлау бик авыр. 

I.Уку мәсьәләсен кую. Минем сезгә күренекле
мәгърифәтче, галим Каюм Насыйриның 

Тәрбия китабы”нда басылган сүзләрен укып китәсем килә.  “Әй , балалар хикәятемне
ишетегез – һөнәр өйрәнегез. Дөньяның байлыгына  ышанырга  ярамый.
Алтын-көмешләр кеше өчен хәтәрдер: аны я карак алып китә, я утта янып бетә.
Әмма һөнәр ышанычлы дәүләттер, һөнәр иясе байлыгын югалтса да кайгырмас. Әй
бала, син дә шулай һөнәр өйрән, тәрбияле бул, белем ал” .

II. Бу хикәядә  К.Насыйри ни әйтергә  тели?
Һөнәргә өйрәнергә куша. Тәрбияле дә, белемле дә булыгыз, ди.

Һөнәрле кеше – бай кеше. Малы югалса да, ул үзе югалмый. К. Насыйри  иң беренче
баланы кечкенәдән һөнәргә өйрәтергә кирәклеген әйтә.
Әйе укучылар, һөнәре булган кеше генә бай кеше.

III.  
Уку мәсьәләсе чишү.

Нәрсә ул һөнәр?
Кул көче белән башкарылган эш.

           Нинди һөнәрләр
турында ишетеп, күреп, укып беләсез?
Балта остасы, тимерче, сәгать төзәтүче, аш пешерүче, элемтәче.
Нинди дә булса һөнәргә ия булу
өчен нәрсәләр эшләргә кирәк,  кайсы сыйфатларны үзеңдә булдырырга кирәк? (
Укырга, түземлек, сабырлык, ихтыяр көче, тырышлык, теләк, сәләт) .
 Нәрсә ул профессия?
 Билгеле бер хәзерлек, белем таләп итә торган хезмәт.
Һөнәр белән профессия арасында аерма бармы?
 Бар. Профессия алу өчен махсус уку мәҗбүри, ә һөнәрнең кайберләрен укымыйча да
үзләштереп була.

Һөнәр — кул көче белән нинди дә булса эшләнмәләр ясау,
җитештерү очен махсус күнекмәләр таләп ителә торган эш, кәсеп. Нинди дә булса өлкәгә
караган белгечлек, профессия, шөгыль.

Үзенә хас алым , методлар системасы булган берәр төрле практик эшчәнлек
өлкәсе. Һәвәскәрлек, нинди дә булса эшкә осталык, мавыгулык.

Авылыбыз үзенең оста тегүчеләре, данлыклы балта
осталары, чигүчеләре, һ.б. белән данлыклы. Шундыйлардан кемнәрне беләсез?(
укучылар саныйлар)

Эшләмичә бу дөньяда яшәп булмый.  Кешенең һөнәре, кәсебе,
шөгыле булырга тиеш. Эшсез кеше кеше начар юлга баса. Бары хезмәт кенә кешене
туры юлдан барырга, тәрбияле, мәрхәмәтле булырга этәрә.

Ир – егетләргә бигрәк тә  һөнәрле булу кирәк. Сез  — булачак гаилә
башлыклары. Шулай булгач, сез яклаучы, саклаучы, туендыручы кеше булачаксыз. Егет
кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дип юкка гына әйтмәгәннәр.

“Хезмәт – дөньяда  бары тик кешегә генә хас һәм ул гына лаек булган
бәхет ул “ дигән сүзләр белән килешмичә мөмкин түгел. ( К.Ушинский )

Гадәттә, малайлар әтиләренә охшарга тырыша. Кызлар
әниләре юнәлешендә күбрәк тәрбия ала. Әйдәгез, үзегезнең әти –әниләрегез белән
таныштырыгыз әле? Аларга нинди сыйфатлар хас? Сез киләчәктә кем булырга
телисез?

Укучылар чыгышы.

                         1 нче укучы: Минем
әнием бик күп еллардан бирле фельдшер булып эшли.        

                                            Үзенә авыр чакта да

                                                        
Кешенең хәлен белә.

                                                        
Кайчан ярдәм сорасаң да,

                                                        
Шундук ярдәмгә килә.

                                                                         
 Тәмле сүзе, якты йөзе

                                                                          
Дәва һәрбер күңелгә.

                                                                           
Шифалы куллары тисә,

                                                             
             Авырулар юкка чыга.

           Мин дә киләчәктә врач булырга
телим.

         2 нче укучы: Минем әтием тракторда
эшли.

                                       Яз да, җәй дә, көзләрен дә

                                       Икмәк игә басуда.

                                       Тракторына утырса,

                                        Иренми бер тамчы да.

Мин һөнәри училищеда укуымны дәвам итәргә телим.

3 нче укучы:

                                           Мәктәп диеп үз тормышын
онытучы,

                                            Укучы дип төн йокысын
югалтучы.

                                            Йөрәкләрдә шәфкатьлелек
уятучы,

                                            Кем дисезме – ул әнием –
укытучы.

Мин программист булырга телим.

4 нче укучы: Минем дә әнием башлангыч сыйныфта укытучы булып эшли.

                    Сабыйның йөз соравына,

                    Йөз җавабын табучы.

                    Сабырларның сабыры ул,

                     Әнием – укытучы.

Мин төгәл генә уйлап бетермәдем әле.

5 нче укучы:

Әнием почта хезмәткәре.

                         Төгәл кеше минем әни,

                          Чөнки һөнәре шундый.

                           Бу эштә бит берничектә,

                          Ялгышлар ясап булмый.

Мин повар булырга телим.

6 нчы укучы:

        Минем әтием белән әнием мәдәният
хезмәткәрләре.                 

Әтием дә, әнием дә

Бик җаваплы хезмәттә.

Тәмле телле, ачык йөзле,

Булу кирәк һәрчакта.

Мин парикмахер булырга хыялланам.

7 нче укучы: Минем әтием шофер, әнием заводта эшли.

                      Әтием белән горурланам,

                      Шофер бит, ул күрәмсез.

                      Бу һөнәрнең иң хөрмәтле

                      Икәнлеген беләсез.

Мин врач булырга телим.

Укучылар,
сез үзегезнең чыгышларыгызда нинди һөнәр иясе булсаң да сабыр, мөлаем, үз
хезмәтеңне чиксез ярату, тәмле телле, белемле булырга кирәклегенә басым
ясадыгыз. Әти –әниләрегезнең мәктәптә үткәрелгән “Иң тату сыйныф серләре”
конкурсында сөйләгән шигырьләренә игътибар иткән булсагыз, алар да шушы
сыйфатларны санаган иделәр.

Олысын да,
кечесен  дә,

Көйли белә инде
ул.

Бәйрәм җитсә
сәхнәләрдә,

Ял иттерә белә ул.(
кеше белән уртак тел таба белү)

Хәсәншәех фельдшер
пунктында,

Үтте минем гомер
елларым.

Тынгысыз эшемне
чиксез яратканга,

Хезмәт куйдым көн
һәм төннәрен. ( үз хезмәтен чиксез ярату)

Һәркем үз һөнәрен
мактый,

Хезмәтемне чиксез
сөям мин.

Яңа сөргән җирнең
исләреннән,

Күпме ләззәт –
тәмнәр тоям мин.( башкарган хезмәтеңнән тәм табу)

Профессия сайлаганда, без иң элек нәрсә
турында уйлыйбыз, нинди
факторларга игьтибар иттегез?
(Укучыларның фикерләре тыңлана).

-хезмәт шартлары,  эш хакының күләме;

-профессиянең популярлыгы, әһәмиятлеге;

-сәләт,  күңелгә ятуы;

-әти-әни, туганнар, дуслар киңәше,  синең һөнәреңә ихтыяҗ булу,    сәламәтлек

Профессияне
сайлаганда өч төшенчәне онытмаска кирәк:
        ТЕЛИМ                 
        
БУЛДЫРАМ                    КИРӘК

   Хезмәт  предметына бәйле рәвештә психологлар һөнәр сайлаганда
түбәндәге моментларга игътибар итәргә куша.  Сез беләсез инде, алар бөтен һөнәрләрне
5 төркемгә бүләләр.

(Укучылар белән бергәләп).

     1. Кеше-кеше (тәрбияче,сатучы, шәфкать
туташы һ.б.).

     2. Кеше-табигать
(агроном, зоотехник, урманчы һ.б.).

     3. Кеше-техника (токарь,
слесар
ь, машина йөртүче һ.б.).

     4. Кеше- тамгалар  системасы (компьютерда
җыючы, хисапчы,      

         кассир һ.б.).

  5. Кеше-сәнгать образы (рәссам, буяучы, чәчәкләр
үстерү остасы     

         һ.б.).

Һөнәр
турында бик күп мәкальләр бар.

1.           
Һөнәр иясе бай
булмас, бай булмаса да ач булмас.

2.           
Эшчән бәхетне
эшендә күрер, ялкау бәхетне төшендә күрер
.

3.           
Һөнәр утта
янмый, суда батмый торган хәзинә
.

4.           
Һөнәр ашарга сорамый, үзе
ашата.

5.           
Һөнәрленең
кулы алтын, акыллының акылы алтын.

        Хезмәт базарындагы яңалыклар

Чыгыш.  
Бүген Татарстан республикасында югары белем алырга теләүче яшьләрнең саны артык
күп. Ә республика икътисады югары белемле белгечләргә түгел, нәкъ менә эшче
кулларга 4 мәртәбә кытлык кичерә.

 Яшьләр арасында  нинди һөнәрләр популяр?

Хезмәт күрсәтү-сервис өлкәсендәге
һөнәрләр: аш-су остасы, чәчтараш, заманча, яңа – IT-технологияләр белгечлеге,
программалаучы, эшче һөнәрләреннән электр-газ белән эретеп ябыштыручы,
автомеханик, машина йөртүче, электромонтер, төзүче һөнәрләре популяр.

Үзегез турында күбрәк белер өчен геометрик фигуралар
белән эшләнгән шаян тест эшләп алыйк әле. Өчпочмак, түгәрәк, квадрат кулланып
10 элементтан торган кеше рәсеме ясарга. Эшнең сыйфаты әһәмиятле түгел.  30
секунд вакыт бирелә.
(Укучылар
ясый).)

Тестның нәтиҗәсен ачыклау өчен  өчпочмакларны санагыз.

Беренче  тип: 6-8 өчпочмак. Җитәкчеләр тибы, яхшы укытучылар. Лидерлык сыйфаты бик
ачык сизелә, кешеләрне  бик яхшы аералар, мәгълүмат белән эш итәләр.

Икенче тип:
5 өчпочмак.  Җаваплы башкаручы, яхшы оештыру сәләтле. Үзенең эшчәнлеген азагына
кадәр уйлап эш итүче яхшы белгеч.

Өченче тип:
4 өчпочмак. Талант һәм кызыксыну төрлелеге бар.  Шәхси эшкә сәләтле.

Дүртенче тип: 3 өчпочмак.  Галим тибы. Бер эш төреннән икенчесенә җиңел күчә ала.

Бишенче тип: 2 өчпочмак . Сәнгать белән ,  кеше белән кызыксыну көчле. Яңа, гадәти
булмаганны бик тиз сизүчән.

Алтынчы тип: 1 өчпочмак. Уйлап табучы, рәссам, конструктор. Күзаллау  сәләте көчле.

Бу тест  сезнең төрле яклап талантыгызны күрсәтми. Ә
шулай да ул үзегез, мөмкинлекләрегез, сәләтегез турында уйланырга мәҗбүр итәр.
Бу сәләтегезне үстерә башларга ,  һөнәр сайларга ярдәм итәр.

IV.  
Нәтиҗә ясау, йомгаклау.

Укытучы: Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе
җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш кил­гән кешенең җирдә
һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Нинди генә чорда яшәсәк тә,
без на­муслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиешбез. «Тырышкан табар, ташка
кадак ка­гар» дигән мәкаль һөнәр белгән һәр кешегә туры килә. Һөнәрегез булса,
авырлыктан курыкмасагыз, эш яратсагыз, сез үзегезне иң бәхетле кеше дип саный
аласыз.

Шуны онытмагыз: һөнәр сайлаганда сез үз язмышыгызны
сайлыйсыз. Сайлаган һөнәрегез үзегезгә ошый һәм шатлык китерә торган булсын.             

                Һөнәрләр күп: кем булсаң да

                 Игенчеме, эшчеме?

                 Тик онытма бер нәрсәне:

                 Хезмәт бизи кешене.

Яраткан хезмәтең булу – зур бәхет. Бу бәхет сезне
читләтеп үтмәсен, илгә-көнгә яраклы, туганнарыгызга, якыннарыгызга, гаиләгезгә
кирәкле булып яшәгез дигән теләктә калам.

    .

Ачык тәрбия сәгате    23 январь, 2014 ел

 9 класс  

Укытучы :Галиева Л.И.

Тема: Һөнәр сайлау-җаваплы эш

  Максат:  Укучыларга кеше тормышында  һөнәрнең бик мөһим урын тотуына төшендерү.

Укучыларга тиешле белгечлек сайлап алу юнәлеше  бирү.

Һөнәр сайлауда җаваплылык хисе, җитди булу сыйфаты формалаштыру,

гаилә тарихын өйрәнүгә этәргеч булдыру, һәртөрле хезмәткә, хезмәт кешесенә хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау:  презентация, аңлатмалы сүзлек, “Актаныш-туган җирем” китабы, 2 төркемгә карточкалар

Дәрес барышы:

  1. Кереш өлеш  (Слайд1)

        Балачакны ташлап китәр чаклар

Сизелми дә үтеп китәчәк.

Балачаклар инде кире кайтмас:

Алда юллар сезне көтәчәк.

Алда юллар – кайсын сайларга?

Мең төрле уй баштан үтәчәк.

Дөрес һөнәр сайлаганда гына

Көтәр сезне матур киләчәк

 Безнең бүгенге класс сәгатенең темасы: “ Һөнәр сайлау- җаваплы эш” ( 2нче слайд.)  

Бу дәрес сезгә файдалы булыр дип уйлыйм, чөнки сезнең алда хәзердән үк “Нинди һөнәр  сайларга?” дигән сорау тора, һәм кайберләрегез 9 класстан соң ук  инде үзенең сайлаган һөнәре буенча укырга китәчәк.

       Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Бу хакта 14 — 15 яшьтән үк уйлана башларга кирәк. Тора-бара яңа теләк-хыяллар барлыкка килергә мөмкин. Ә инде югары сыйныфларда укыганда үзеңә кирәкле профиль буенча белемнәрне              арттыра алу мөмкинлеге

           булганда 9 нчы класста дөрес профиль сайлау – иң мөһим мәсьәлә. Бүгенге дәресне без 2 төркемгә  бүленеп алып барарбыз.Сез фикерләрегезне бергә уйлап җавап бирерсез.

  1. Уку мәсьәләсен кую.

Күренекле мәгърифәтче, галим Каюм Насыйри үзенең

 “ Тәрбия китабы”нда балаларга биргән нәсыйхәте белән танышыйк.  (   слайд)  “Әй җаннарым, угланнарым, хикәятемне ишетегез – һөнәр өйрәнегез. Дөньяның байлыгына ышанырга ярамый. Алтын-көмешләр кеше өчен хәтәрдер: аны я карак алып китә, я утта янып бетә. Әмма һөнәр ышанычлы дәүләттер, һөнәр иясе байлыгын югалтса да кайгырмас. Әй угыл, син дә шулай һөнәр өйрән, тәрбияле бул, белем ал”

 Бу хикәяттән ниләр белеп калдыгыз? Нигә К. Насыйри аны беренче хикәят итеп алды икән?
Һөнәргә өйрәнергә куша. Тәрбияле дә, белемле дә булыгыз, ди.
Һөнәрле кеше – бай кеше. Малы югалса да, ул үзе югалмый. К. Насыйри да иң беренче баланы кечкенәдән һөнәргә өйрәтергә кирәклеген әйтә.
-Әйе укучылар, һөнәре булган кеше үз белгәннәрен башкаларга да өйрәтә

Һөнәрнең кеше тормышында мөһим урын тотуы турында фикер алышырбыз.

  1. Уку мәсьәләсе чишү.

 1нче бирем.
-Нәрсә ул һөнәр? Лексик мәгънәсен ачыклыйк
Кул көче белән башкарылган эш.

           Нинди һөнәрләр турында ишетеп, күреп, укып беләсез?
Балта остасы, тимерче, сәгать төзәтүче, аш пешерүче, элемтәче.
2 нче бирем.
— Нинди дә булса һөнәргә ия булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк,  кайсы сыйфатларны үзеңдә булдырырга кирәк?
( Укырга, түземлек, сабырлык, ихтыяр көче, тырышлык, теләк, сәләт) 
— Нәрсә ул профессия?
— Билгеле бер хәзерлек, белем таләп итә торган хезмәт.
— Һөнәр белән профессия арасында аерма бармы?
— Бар. Профессия алу өчен махсус уку мәҗбүри, ә һөнәрнең кайберләрен укымыйча да үзләштереп була.
 

Һөнәр- 1.Кул көче белән нинди дә булса эшләнмәләр ясау, җитештерү очен махсус күнекмәләр таләп ителә торган эш, кәсеп. Нинди дә булса олкәгә караган белгечлек, профессия, шогыль.

2.Үзенә хас алым , методлар системасы булган берәр төрле практик эшчәнлек өлкәсе. Һәвәскәрлек, нинди дә булса эшкә осталык, мавыгулык.

(Татар теленең аңлатмалы сүзлеге)

  • Үзегезнең танышларыгыз, дусларыгыз, туганнарыгыз арасыннан нинди  Һөнәр  осталарын әйтә аласыз? (җаваплар)
  • Сезгә кызыклы сорау бирәсем килә. Укымыйча яки эшләмичә яшәп буламы? ( Кешенең һөнәре, кәсебе, шөгыле булырга тиеш. Юк, бу очракта кеше начар юлга баса.)
  • Сезгә бигрәк тә һөнәрле булу кирәк. Сез барыгыз да егетләр — булачак гаилә башлыклары. Шулай булгач, сез яклаучы, саклаучы, туендыручы кеше булачаксыз. (   нче слайд)  
  • “Хезмәт – дөньяда  бары тик кешегә генә хас һәм ул гына лаек булган бәхет ул “ дигән сүзләр белән килешмичә мөмкин түгел. ( К.Ушинский )
  • Гадәттә, малайлар әтиләренә охшарга тырыша. Әтиегез яки әниегез белән уртак шөгылегез, алардан өйрәнгән һөнәр турында сөйләгез. Сезне кызыксындырган һөнәр нинди?   (Егетләрнең җавапларын  тыңлау)
  • Кызларны әниләре нинди юнәлештә тәрбияли икән? (Кызларның чыгышы.)

Һөнәрләр иле син, Актаныш

  • Безнең районның  танылган  үз һөнәр ияләре  бар. Алар  менә шушы китапларга кертелгән. Анда безнең авылдан Хәмзин Гыйлмегали абый да кертелгән. Аның оныгы безнең сыйныфта укый. Ул- Илһам. Әйдәгез ул үзенең бабасы белән безне дә таныштырсын әле.
  • Илһам бабасы турында сөйли.
  • Без бу шәхесне зурлап искә алырга тиешбез.  Аның шундый дәвамчылары булуы да бик зур горурлык.

Бирем

  • Профессия сайлаганда, без иң элек нәрсә турында уйлыйбыз нинди факторларга игьтибар иттегез? (Укучыларның фикерләре тыңлана).
  •                Профессия сайлауның 5 принцибы.
  • -Профессия сайлау җиңел түгел. Аны сайлауның үз принциплары бар. Хәзер шулар белән танышып китик:
  •      1.  Шәхси кызыксынулар. (Һәр бала ниндидер профессия белән кызыксынырга мөмкин).
  •      2. Гаилә традицияләре. (Кайбер гаиләләрдә барысы да укытучы, бухгалтер, хәрби хезмәткәр, механизатор һ.б. булырга мөмкин).
  •      3. Укудагы уңышлар. (Аерым фәннәр “5”легә генә укып, ул фән белән тирәнтен кызыксыну).
  •      4. Җәмгыять тарафыннан таләп ителүе. (җәмгыятьтә яңа һөнәрләр барлыкка килә).
  •      5. Укырга керү өчен мөмкинлекләр булуы. (Мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, югары уку йортына   бер имтихант биреп кенә керү, яки вузның түләүле бүлекләрендә  уку өчен финанс кыенлыклары булу).
  •     Профессияләр төркемнәре. Хезмәт предметына бәйле рәвештә  Психологлар һөнәр сайлаганда түбәндәге моментларга игътибар итәргә куша.  Сез беләсез инде, алар бөтен һөнәрләрне 5 төркемгә бүләләр.
  • (Укучылар белән бергәләп).        

     1. Кеше-кеше (тәрбияче,сатучы, шәфкать туташы һ.б.).

     2. Кеше-табигать (агроном, зоотехник, урманчы һ.б.).

     3. Кеше-техника (токарь, слесарь, машина йөртүче һ.б.).

     4. Кеше- тамгалар  системасы (компьютерда җыючы, хисапчы,      

         кассир һ.б.).

  5. Кеше-сәнгать образы (рәссам, буяучы, чәчәкләр үстерү остасы      

         һ.б.).

  • Безнең укучылар һөнәр сайлау турында уйланалармы ? Аларның фикерләрен белү максатыннан,  түбәндәге анкета сораулары бирелгән иде. ( нче слайд).  Нәтиҗәләр белән танышыйк.
  • 1. Киләчәккә нинди һөнәр сайлар идең?
  • 2. Ни өчен бу һөнәрне сайладың?
  • 3. Әти-әниең фикере белән туры киләме?
  • 4.Кайсы мөһимрәк:
  •  а) кызыклы эшме;
  •  ә) зур акчамы;
  •  б) югары дәрәҗәме?
  • 5. Югары белем алырга телисеңме?
  • 6. Ни өчен югары белем алырга телисең?
  •   а) армиягә бармас өчен;
  •   ә) күп акча эшләү;
  •   б) яхшы укыйм;
  •   в) әти -әни тели.

Анкета нәтиҗәләренән күренгәнчә һөнәр сайлау теләкләрегез зурдан икәне күренә.

  1. Сорауга җаваплар төрле: тәрҗемәче, эретеп ябыштыручы, тәрбияче, инженер, юрист, программист,укытучы
  2.  Кызыклы, һәрвакыт кирәк,  балалар яратам, әтием шул һөнәр иясе, ошый кебек җаваплар
  3. Кызыклы эш-2, зур акча-3, югары дәрәҗә-2
  4. Әйе-7
  5.  Әти-әни тели- 2,    күп акча эшләү- 4, яхшы укыйм-1

Нәтиҗә. Үзегез эшли алырдай сәләтегез булган гына һөнәр сайлагыз.

ТНВ да “Һөнәр” тапшыруы бара, шуны карарга тәкъдим итәм.

Мәкальләрне  дәвам ит!

  1. Һөнәр иясе бай булмас, бай булмаса да ач булмас.
  2. Эшчән бәхетне эшендә күрер, ялкау бәхетне төшендә күрер
  3. Һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинә
  4. Һөнәр ашарга сорамый, үзе ашата.
  5. Һөнәрленең кулы алтын, акыллының акылы алтын.
  6. Һөнәрле үлмәс,………………һөнәрсез көн күрмәс.
  7. Хезмәт иясе-……………..хөрмәт иясе.
  8. Эше барның……………ашы бар.
  9. Эш сөйгәнне………………ил сөйгән.
  10. Агачны яфрак бизәсә,……………….кешене хезмәт бизи.                

Игътибарлылыкка уен.

1 төркем.

1. Күзе яхшы күрә, сәламәт, акыллы, түзем, тиз фикерли, компьютерны яхшы белә (программист)

2. Аралашучан, батыр, сабыр, күп укучы, матур сөйләшүче, күп йөрүче, табигатьнең бөтен авырлыгына түзә алучы (почтальон)

3. Таза, сәламәт, акыллы, батыр, биектән курыкмаучы кеше (очучы)

4. Иҗади, хыялый, күп күрә белүче, тырыш, сабыр, төсләрне аеручы, табигатьне һәм кешеләрне яратучы, эш коралы – пумала (рәссам).

2 төркем.

1. Хезмәт ярата, игътибарлы, сабыр, төсләрне аеручы, юл билгеләрен яхшы белә, кешеләр белән тиз уртак тел таба (шофер)

2. Үсемлекләр үстерү өчен җанын-тәнен кызганмаучы хезмәт иясе, җәй көне басудан кайтмый (агроном).

3. Сызымны яхшы сыза, укый, планлаштыра, оста сөйли, ышандыра, үзен яклый, эшен күрсәтә, төрле проектлар эшли. (архитектор)

4. Матур яза, балаларны ярата, әдәпле, күп белән, сабыр, таләпчән (укытучы, педагог)

Бу кызыклы!  Нинди һөнәр яхшырак?

Бүгенге көндә хезмәт базарында кирәкле профессияләр турында сөйләшү.

  •    Бүгенге заманның зур проблемаларының берсе – эшсезлек.

Хезмәт базарында ниләр бар икән?  (   нчы слайд)

Укытучы: Соңгы еллардагы статистик мәглүматълар буенча 40 000 төр һөнәр булуы билгеле. Һөнәр сайлаганда хезмәт базарындагы хәлләрне  дә истә тоту зарур.

        Хезмәт базарындагы яңалыклар

1.Чыгыш.   Бүген Татарстан республикасында югары белем алырга теләүче яшьләрнең саны артык күп. Ә республика икътисады югары белемле белгечләргә түгел, нәкъ менә эшче кулларга 4 мәртәбә кытлык кичерә. Предприятияләрдә белгечләр гeнә түгел, эшче куллар да җитешми. Бүгенге көндә аларда теләсә кем эшли дә алмый. Иң беренче чиратта компьютерны бик яхшы белү таләп ителә. Бүгенге көндә Татарстанда hөнәри белем бирүнең сыйфатын күтәрү программалары тормышка ашырыла. Кайда белем алуың мөhим түгел иде. Хәзер, киресенчә, hөнәри  хәзерлек  алга  чыкты.

2 Чыгыш. Яшьләр арасында  нинди һөнәрләр популяр?

– Хезмәт күрсәтү-сервис өлкәсендәге һөнәрләр: аш-су остасы, чәчтараш, заманча, яңа – IT-технологияләр белгечлеге, программалаучы, эшче һөнәрләреннән электр-газ белән эретеп ябыштыручы, автомеханик, машина йөртүче, электромонтер, төзүче һөнәрләре популяр.

  1. Чыгыш .

Республикага кайсы һөнәр ияләре кирәк?

Республика предприятиеләрендә хәзер инженер-техник белгечләргә – технолог, конструктор, төзүче, сварщик, тегүче , шофёр, энергетик, механик, программалаучы, мәгълүмати технологияләр  өлкәләрендә эшләүчеләргә ихтыяҗ зур. Мәшгульлек үзәкләренең эш бирүчеләр арасында үткәргән тикшеренүләреннән күренгәнчә, республикага бүгенге көндә башлангыч һәм урта һөнәри белем алган кадрлар кирәк. Якындагы дүрт елда да шундыйлар кирәк булачак. Алар хезмәт базарындагы тулаем ихтыяҗның 75 процентын тәшкил итәләр.

  1. Чыгыш. Актаныш районына  бүген  кирәкле һөнәрләр

Актаныш районында бүгенге көндә кирәкле һөнәрләрне белер өчен без мәшгүллек үзәге директоры  Әмирҗан абый Хәмидуллинга мөрәҗәгать иттек. Ул безгә түбәндәгеләрне җиткерде: авыл хуҗалыгы районы буларак , иң беренче урында махсус югары белемле мал табиблары, агроном, зоотехниклар җитешми. Яңа технологияләр белән идарә итә торган, заманча техниканы иярли алучы  механизаторлар, токарьлар, электр газ белән эретеп ябыштыручылар, төзелешкә- инженер- төзүчеләрләр кирәк. Районга  югары белемле табиблар кирәк. Укытучы, тәрбиячеләргә мохтаҗлык юк. Мәдәният өлкәсендә киләчәктә үзен чын профессиональ итеп күрә торган талант ияләре кирәк. Баш белгеч бухгалтерларга  ихтыяҗ зур. Юрист, экономистлар күп, ләкин квалификацияләре  түбән.  Димәк, ул һөнәрләрне дә үз итә алабыз.

Укытучы: Безнең җирлеккә мал табибы, савымчы, шофёр, механизаторлар җитешми.

Тест.

Бу тест киләчәктә   нинди һөнәр иясе булуыгыз һәм сезнең хыялларны билгеләячәк.

Үзегез турында күбрәк белер өчен геометрик фигуралар белән эшләнгән шаян тест ярдәм итәр. 3 геометрик фигура- өчпочмак, түгәрәк, квадрат кулланып 10 элемнттан торган кеше рәсеме ясарга. Бөтен  фигураларны кулланырга. Эшнең сыйфаты әһәмиятле түгел. Артык өлешләр ясалса, аларны сызып куярга, ә җитмәсә өстәп ясарга.  30 секунд вакыт бирелә. (Укучылар ясый).)

Тестның нәтиҗәсен ачыклау өчен  өчпочмакларны санагыз

Беренче  тип: 6-8 өчпочмак. Җитәкчеләр тибы, яхшы укытучылар. Лидерлык сыйфаты бик ачык сизелә, кешеләрне  бик яхшы аералар, мәгълүмат белән эш итәләр.

Икенче тип: 5 өчпочмак.  Җаваплы башкаручы, яхшы оештыру сәләтле. Үзенең эшчәнлеген азагына кадәр уйлап эш итүче яхшы белгеч.

Өченче тип: 4 өчпочмак. Талант һәм кызыксыну төрлелеге бар.  Шәхси эшкә сәләтле.

Дүртенче тип: 3 өчпочмак.  Галим тибы. Бер эш төреннән икенчесенә җиңел күчә ала.

Бишенче тип: 2 өчпочмак . Сәнгать белән ,  кеше белән кызыксыну көчле. . Яңа, гадәти булмаганны бик тиз сизүчән.

Алтынчы тип: 1 өчпочмак. Уйлап табучы, рәссам, конструктор. Күзаллау  сәләте көчле.

Бу тест  сезнең төрле яклап талантыгызны күрсәтми. Ә шулай да ул үзегез, мөмкинлекләрегез, сәләтегез турында уйланырга мәҗбүр итәр. Бу сәләтегезне үстерә башларга ,  һөнәр сайларга ярдәм итәр.

  1. Нәтиҗә ясау, йомгаклау.

Укытучы: —     Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Нинди генә чорда яшәсәк тә, без намуслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиешбез. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» дигән мәкаль һөнәр белгән һәр кешегә туры килә. Һөнәрегез булса, авырлыктан курыкмасагыз, эш яратсагыз, сез үзегезне иң бәхетле кеше дип саный аласыз.

Шуны онытмагыз: һөнәр сайлаганда сез үз язмышыгызны сайлыйсыз. Сайлаган һөнәрегез үзегезгә ошый һәм шатлык китерә торган булсын.             

                Һөнәрләр күп: кем булсаң да

                 Игенчеме, эшчеме?

                 Тик онытма бер нәрсәне:

                 Хезмәт бизи кешене.

Яраткан хезмәтең булу – зур бәхет. Бу бәхет сезне читләтеп үтмәсен, илгә-көнгә яраклы, туганнарыгызга, якыннарыгызга, гаиләгезгә кирәкле булып яшәгез дигән теләктә калам.

Һөнәр сайлау – җаваплы шөгыль

“Һөнәр – кулдагы алтын беләзек”, – дигән үтә тапкыр халык мәкале бар. Аңа ирешү өчен һәр кеше күңеленә ошаган, гомере буе яратып башкарып, ямь һәм тәм табып эшләрлек һөнәр сайларга тиеш.

Бүген өлкән сыйныфларда укучы балаларның зур күпчелеге киләчәген нинди һөнәр белән бәйләү, кайсы уку йортында һөнәри белем алу турында ныклы карарга килергә әзерләнә. Бу җиңел эш түгел, чөнки кайда булса да укып диплом алу гына түгел, ә киләчәк һөнәреңне алдан күзаллау да мөһим. Әйтик, хезмәт базарында ул кирәклеме? Югыйсә, берничәшәр югары уку йортын тәмамлап та, һөнәре буенча эшкә урнаша алмыйча йөрүче эшсезләр дә бүген җитәрлек. Кемнәрнеңдер тәкъдиме яки күрсәтмәсе буенча үзеңә охшамаган һөнәр алып та, аны күңел салып башкара алмыйча җәфаланучылар да юк түгел. Яшьләргә төпле карарга килергә ярдәм итү әти-әнисенең һәм башка туганнарының, шулай ук мәгариф учреждениеләренең дә намус эше, дип, безнең Рәҗәп урта мәктәбе укыту-тәрбия бирү эшчәнлегендә шушы юнәлешне иң мөһимнәр исәбендә тота. Күптән түгел 10 сыйныфта “Һөнәр сайлау – җаваплы эш” дигән сыйныф сәгате үткәрелде. Анда кунак итеп җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыяте агрономы, яшь белгеч Илнур Шәйхелисламовны чакырдык.

Фируза Гыйльметдинова, Рәҗәп урта мәктәбе укытучысы.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 74 санында укый аласыз).

ГБОУ “Ново-Кинерская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья”, РТ

Воспитатель 1 квалификационной категории Хисматова Рания Фархатовна

Максат: Балаларга кеше тормышында һөнәрнең бик мөһим урын

тотуына төшендерү; балаларга белгечлек сайлап алу

юнәлешен бирү; һөнәр сайлауда җаваплылык хисе, җитди

булу сыйфаты формалаштыру; гаилә тарихын өйрәнүгә

этәргеч булдыру, һәртөрле хезмәткә, хезмәт кешесенә

хөрмәт хисләре тәрбияләү:

1 нче слайд Балачакны ташлап китәр чаклар

Сизелми дә үтеп китәчәк,

Балачаклар инде кире кайтмас:

Алда юллар безне көтәчәк.

Алда – юллар кайсын сайларга?

Мең төрле уй баштан үтәчәк.

Дөрес һөнәр сайлаганда гына

Көтәр безне матур киләчәк.

С. Антон: У меня растут года,

Будет и семнадцать

Где работать мне тогда?

И чем заниматься?

Тәрбияче: Безнең бүгенге мероприятиебезнең темасы:

2 нче слайд: “Һөнәр сайлау – җаваплы эш” (Выбор профессии – ответственное задание).

Бүгенге чара сезгә файдалы булыр дип уйлыйм, чөнки сезнең алда хәзердән үк “Нинди һөнәр сайларга?” дигән сорау тора.

Һөнәр — ул кеше хезмәте һәм эшчәнлегенең төп төре (Профессия – это у людей основной род занятий, трудовой деятелҗности)

Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Бу хакта 14-15 яшьтән үк уйлана башларга кирәк. Тора-бара яңа теләк-хыяллар барлыкка килергә мөмкин.

Күренекле мәгърифәтче, галим Каюм Насыйри үзенең “Тәрбия китабы”нда балаларга биргән нәсыйхате белән танышып китик әле.

3 нче слайд: “Әй җаннарым, угланнарым, хикәятемне ишетегез – һөнәр өйрәнегез. Дөньяның байлыгына ышанырга ярамый. Алтын-көмешләр кеше өчен хәтәрдер: аны я карак алып китә, я утта янып бетә. Әмма һөнәр ышанычлы дәүләттер, һөнәр иясе байлыгын югалтса да кайгырмас. Әй угыл, син дә шулай һөнәр өйрән, тәрбияле бул, белем ал.”

Тәрбияче: Бу хикәяттән ниләр белеп калдыгыз? Нигә К.Насыйри аны беренче хикәят итеп алды икән?

Балалар: Һөнәргә өйрәнергә куша. Тәрбияле дә, белемле дә булыгыз, ди. Һөнәрле кеше бай кеше. Малы югалса да, ул үзе югалмый. К.Насыйри да иң беренче баланы һөнәргә өйрәтергә кирәклеген әйтә.

Тәрбияче: Әйе, балалар, һөнәре булган кеше үз белгәннәрен башкаларга да өйрәтә. Бүген без сезнең белән һөнәрнең кеше тормышында мөһим урын тотуы турында сөйләшербез. Нәрсә ул һөнәр?

Балалар: Кул көче белән башкарылган эш.

Тәрбияче: Нинди һөнәрләр турында ишетеп, күреп, укып беләсез? (Какие специальности вы знаете?)

Балалар: Балта остасы, тимерче, сәгать төзәтүче, аш пешерүче, төзүче һ.б.

Тәрбияче: Нинди дә булса һөнәргә ия булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк, кайсы сыйфатларны булдырырга кирәк?

Балалар: Укырга, түземлек, сабырлык, ихтыяр көче, тырышлык, теләк, сәләт.

Тәрбияче: Нәрсә ул профессия?

Балалар: Билгеле бер хәзерлек, белем таләп итә торган хезмәт.

Тәрбияче: Һөнәр белән профессия арасында аерма бармы?

Балалар: Бар. Профессия алу өчен махсус укырга кирәк, ә һөнәрне кайберләрен укымыйча да үзләштереп була.

Тәрбияче: Үзегезнең танышларыгыз, дусларыгыз, туганнарыгыз арасыннан нинди һөнәр осталарын әйтә аласыз? (Җаваплар).

  • Сезгә кызыклы сорау бирәсем килә. Укымыйча яки эшләмичә генә яшәп буламы?

Балалар: Юк, бу очракта кеше начар юлга баса.

Тәрбияче: Сезгә бигрәк тә һөнәрле булу кирәк. Сез барыгыз да егетләр булачак гаилә башлыклары. Шулай булгач, сез яклаучы, саклаучы, туендыручы кеше булачаксыз.

4 нче слайд: “Хезмәт – дөньяда бары тик кешегә генә хас һәм ул гына лаек булган бәхет ул” дигән К.Ушинскийның сүзләре белән килешмичә мөмкин түгел.

  • Гадәттә, малайлар әтиләренә охшарга тырыша. Сезне кызыксындырган һөнәрләр нинди? (Егетләрнең җавапларын тыңлау)

  • Кызларны нинди һөнәрләр кызыксындыра? (Кызларның җаваплары)

Нияз: Әткәм минем тракторчы.

Әткәм эшен яратам.

Яңа сөргән җирнең исе

Аңкый һәрбер тарафтан.

Адель: Минем әти – йорт төзүче.

Ул сала биек йортлар

Ул салган яңа йортларда

Балкып яналар утлар.

Рәдис: Минем әнием – тегүче,

Үз эшен бик нык сөя:

Ул теккән җылы киемне

Бик күп кешеләр кия.

Наташа: Ә менә минем апа –

Конфет – прәннек сата.

Һәммәсе мактап китә

Апамны хөрмәт итә.

Тәрбияче: Әйдәгез әле, хезмәт турында мәкальләрне беләсез микән? Сынап карыйм әле сезне. Мин сезгә мәкальләрнең башын әйтәм, ә сез дәвам итегез.

  • Һөнәрле үлмәс (һөнәрсез көн күрмәс)

  • Человек трудом (велик)

  • Хезмәт иясе (хөрмәт иясе)

  • Славен человек не словами, (а делами)

  • Эше барның (ашы бар)

  • Кто любит труд (того люди чтут)

  • Эш сөйгәнне (ил сөйгән)

  • Без труда (не выловишь и рыбку из пруда)

  • Агачны яфрак бизәсә (кешене хезмәт бизи)

  • Птицу узнают в полёте, (а человека – в работе)

  • Кем эшләми (шул ашамый)

  • Умелые руки (не знают скуки)

  • Егет кешегә (70 төрле һөнәр дә аз)

  • Герои рождаются (в труде)

  • Эшләгән табар ( ташка кадак кагар)

Тәрбияче: Игътибарлылыкка да уен уйнап ктик әле. Мин сүзләр әйтәм, ә сез шуларны, кайсы профессиягә туры килгәнен әйтегез.

  1. Аралашучан, күп укучы, матур сөйләшүче, күп йөрүче, табигатьнең авырлыгына түзүче, хәбәрләр ташучы. (почтальон)

  2. Белый халат, больной, поликлиника, диагноз. (врач)

  3. Таза, сәламәт, акыллы, батыр, биеклектән курыкмаучы кеше. (очучы)

  4. Верстак, рубанок, станок, древесина, мебель, мастерская. (столяр)

  5. Иҗади, хыялый, күп күрә белүче, тырыш, сабыр, төсләрне аеручы, табигатьне һәм кешеләрне яратучы, эш коралы – пумала. (рәссам)

  6. Газета, новости, современность, люди, оперативность, редакция, факты. (журналист)

  7. Хезмәт ярата, сабыр, юл билгеләрен яхшы белә. (шофёр)

  8. Үсемлекләр үстерү өчен җанын – тәнен кызганмаучы, җәй буе басудан кайтмый. (агроном)

  9. Сызымны яхшы сыза, укый, төрле проектлар эшли. (архитектор)

  10. Матур яза, балаларны ярата, әдәпле, күп белә, сабыр, таләпчән. (укытучы)

  11. Кешеләрне матур киемнәр белән куандыручы. (тегүче)

Тәрбияче: Хезмәт базарында ниләр бар икән? Әйдәгез әле карап китик. Соңгы еллардагы статистик мәгълүматлар буенча 40 000 төр һөнәр булуы билгеле. Һөнәр сайлаганда хезмәт базарындагы хәлләрне дә истә тоту зарур.

Яшьләр арасында нинди һөнәрләр популяр соң?

5 нче слайд: Хезмәт күрсәтү – сервис өлкәсендәге һөнәрләр: аш-су остасы, чәчтараш, программалаучы. Эшче һөнәрләреннән: электр – газ белән эретеп ябыштыручы, автомеханик, машина йөртүче, электромонтёр, төзүче һөнәрләре популяр. Безнең районда ташчыларга, эретеп ябыштыручыларга, штукатур – малярларга, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә ихтыяҗ зур.

Т Е С Т

Тәрбияче: Бу тест киләчәктә нинди һөнәр иясе булуыгыз һәм сезнең хыялларны билгеләячәк. Үзегез турында күбрәк белер өчен геометрик фигуралар белән эшләнгән шаян тест ярдәм итәр. Өч геометрик фигура өчпочмак, түгәрәк, квадрат кулланып ун элементтан торган кеше рәсеме ясарга. Бөтен фигураларны кулланырга. Эшнең сыйфаты әһәмиятле түгел. Артык өлешләр ясалса, аларны сызып куярга мөмкин, ә җитмәсә өстәп ясарга. (Балалар ясый)

Тестның нәтиҗәсен ачыклау өчен өчпочмакларны санагыз.

1 нче тип: 6-8 өчпочмак. Җитәкчеләр тибы, яхшы укытучылар. Лидерлык сыйфаты бик ачык сизелә, кешеләрне бик яхшы аералар, мәгълүмат белән эш итәләр.

2 нче тип: 5 өчпочмак. Җаваплы башкаручы, яхшы оештыру сәләте. Үзенең эшчәнлеген азагына кадәр уйлап эш итүче, яхшы белгеч.

3 нче тип: 4 өчпочмак. Талант һәм кызыксыну төрлелеге бар. Шәхси эшкә сәләтле.

4 нче тип: 3 өчпочмак. Галим тибы. Бер эш төреннән икенчесенә җиңел күчә ала.

5 нче тип: 2 өчпочмак. Сәнгать белән, кеше белән кызыксыну көчле. Яңа, гадәти булмаганны бик тиз сизүчән.

6 нчы тип: 1 өчпочмак. Уйлап табучы, рәссам, конструктор. Күзаллау сәләте көчле.

Бу тест сезнең төрле яклап талантыгызны күрсәтми. Ә шулай да ул сезнең мөмкинлекләрегез, сәләтегез турында уйланырга мәҗбүр итәр. Бу сәләтегезне үстерә башларга, һөнәр сайларга ярдәм итәр.

6 нчы слайд: Хәзер экранга карагыз әле. Беренче баганада кем?, икенче баганада кем кайда эшли? – соравына җавап бирә торган сүзләр язылган. Кемнәр дөрес җөмләләр төзеп әйтә?

Кем? Кайда эшли?

Укытучы фабрикада

Сатучы мәктәптә

Тегүче төзелештә

Аш пешерүче хастаханәдә

Табиб кибеттә

Төзүче ашханәдә

Сыер савучы басуда

Комбайнчы фермада

Тәрбияче: Һөнәр сайлаганда нәрсәләрне истә тотарга кирәк?

7 нче слайд:

  1. Һөнәрне дөрес сайлау бик әһәмиятле һәм җаваплы эш.

  2. Һөнәр сайлаганда, һәр кеше үз мөмкинлекләрен исәпкә алырга тиеш.

  3. Һөнәр сайлаганда, үзеңнең характерыңны һәм белемнәреңне исәпкә алырга кирәк.

  4. Ата-аналар тормышны яхшырак беләләр, аларның киңәшләренә колак салырга кирәк.

  5. Хәзерге заманда һөнәрле булу бик мөһим.

  6. Минем булачак һөнәрем югары түләүле һәм җәмгыятькә кирәкле булырга тиеш.

Нәтиҗә:

Тәрбияче: Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе

җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Нинди генә чорда яшәсәк тә, без намуслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиешбез. “Тырышкан табар, ташка кадак кагар” дигән мәкаль, һөнәр белгән һәр кешегә туры килә. Һөнәрегез булса, авырлыктан курыкмасагыз, эш яратсагыз, сез үзегезне иң бәхетле кеше дип саный аласыз. Шуны онытмагыз: Һөнәр сайлаганда сез үз язмышыгызны сайлыйсыз. Сайлаган һөнәрегез үзегезгә ошый торган һәм шатлык китерә торган булсын.

Фәнис: Һөнәрләр күп, кем булсаң да

Игенчеме, эшчеме?

Тик онытма бер нәрсәне:

Хезмәт бизи кешене.

Яраткан хезмәтең булу – зур бәхет. Бу бәхет сезне читләтеп үтмәсен, илгә – көнгә яраклы, туганнарыгызга, якыннарыгызга, гаиләгезгә кирәкле кеше булып яшәгез дигән теләктә калам.

Киләчәктә кем булырга, нинди һөнәр сайларга, мәктәптән соң укуны кайда дәвам итәргә?

Иртәме, соңмы, бу сорау алдына һәр яшь кеше килеп баса. Авыр хәлдә калмас өчен укучылар алдан ук үзләренең кем буласын күзалларга тиеш. Гомерлек һөнәрне сайлау бик авыр эш.

Нәкъ менә шуларны күз алдында тотып, Олы Яке китапханәчесе Әлфинур Закирова «Эзләнү, сәләт, һөнәр» дип аталган очрашу уздырыр­га уйлый. Ул алдан укучылар арасында сораштыру үткәрә. «Сез нинди һөнәр иясе белән очрашыр идегез?» Егет-кызларның механизатор, Президент, шәфкать туташы һәм башка һөнәр ияләрен якыннан күрәсе килә икән. Әлеге очрашу аларның теләк-тәкъдимнәре нигезендә төзелә. Яке мәдәният йортына Президент ук кайтмаса да, үзләренең һөнәрләре белән якыннан таныштырырга шәфкать туташы, тренер-укытучы һәм журналист килгән иде.

Җир йөзендә 70 меңнән артык һөнәр бар икән. Аларның кайберләре вакыт узу белән юкка чыга бара, яңалары өстәлә тора. Колак ишетмәгән, күз күрмәгәннәре белән Әлфинур апалары презентация аша укучыларны да таныштырып китте. Актуарий, девелопер, копирайтер, джоббер, титес­тер… Мондый һөнәр ияләре турында ишеткәнегез бар идеме?

Иң игелекле һөнәр кешеләре кем дип сорасагыз, мөгаен, күпләр шәфкать туташы дип җавап бирер. Ключи амбулаториясенең өлкән шәфкать туташы Марина Когогинаны тыңлаганнан соң, күпләрдә бу профессияне сайлау теләге тугандыр да әле. 23 ел спорт тормышында кайнап яшәүче Илшат Камалиев та, бу юнәлештә эшләвенә тамчы да үкенми. Ике чакрымнан артык юлны үтеп, Карагуҗага көрәш белән шөгыльләнергә йөрүче Олы Яке егетләрен үҗәт, тырыш булулары өчен мактап та алды. Мине шунысы да гаҗәпкә калдырды: араларында көрәш секция­сенә йөрүче ике кыз да бар икән.

Кунак итеп чакырылгач, мин дә журналистикага ничек килүем, аның үзенчәлекле яклары турында таныштырып киттем. Укучылар кызыксындырган сорауларын биреп калырга тырышты. Кем белә, бәлки нәкъ менә алар арасында шушы һөнәр буенча укыр­га керүче булыр. Хәер тормышта кайсы гына юнәлешне сайласалар да, иң мөһиме кеше булып калсыннар, җәмгыятебезгә кирәкле булып үссеннәр иде.

Алия Гаязова.

Автор фотосы.


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Хонда цивик егэ
  • Холщевников был самобытным писателем егэ
  • Холоп определение егэ
  • Холодно я весь дрожу как перед экзаменом
  • Холодно ветрено конец весны а приходится на прогулку прятаться в лес сочинение егэ