Мәгариф
“Минем булачак һөнәрем”
«Һөнәрле утта янмый, суда батмый». Бу мәкаль эчендә никадәрле сер яшеренгән. Ә нәрсә соң ул һөнәр? Һөнәр ул барыбызга да таныш сүз. Бу кем өчендер-яраткан эше, нәрсә булсада җитештерү, һөнәр -ул белгечлек, профессия. Һөнәрләр…Ниндие генә юк бит аның бу дөньяда?! Укытучы, табиб, шофер, пешекче һәм башкалар алар минемчә меңләгән. Барысы…
«Һөнәрле утта янмый, суда батмый». Бу мәкаль эчендә никадәрле сер яшеренгән. Ә нәрсә соң ул һөнәр? Һөнәр ул барыбызга да таныш сүз. Бу кем өчендер-яраткан эше, нәрсә булсада җитештерү, һөнәр -ул белгечлек, профессия. Һөнәрләр…Ниндие генә юк бит аның бу дөньяда?! Укытучы, табиб, шофер, пешекче һәм башкалар алар минемчә меңләгән. Барысы да мөһим һәм кирәкле. Шофер буласың килә икән-шофер бул, тракторчы буласың килә икән -тракторчы бул. Һөнәрне сайлый гына белергә кирәк.Һөнәрне яратып, күңелеңә ятышлысын сайласаң гына, һөнәреңнең остазы була аласың. Мәсәлән, укытучы булу өчен-сабырлык, балаларны ярату, табиб булу өчен-игътибарлык, пешекче булу өчен-күңелең белән пешерергә кирәк. Һөнәр сайлау-минем өчен җаваплы эш. «Һөнәр кулдагы беләзек», диелгән мәкальдә.
Минем 2 нче сыйныфтан 7 нче сыйныфка кадәр укытучы буласым килә иде. Мин бәләкәй чакларда дусларым белән «укытучы уеннары» уйнап йөргән идем. Бәлки шуңа да ул вакытта укытучы буласым килгәндер. Миннән иптәшләрем: «Кем булырга телисең киләчәктә?»-дигәч, мин:»Укытучы булырга телим»-диюгә, алар миңа авызларын ачып карап торалар иде. Шулай бервакыт кинәт кенә миңа гел дә икенче бер уй килеп төште, ә табиб булсам?! Мин бу һөнәр турында бик нык уйландым. Бер генә көн түгел, ә берничә көн. Һәм әниемнән киңәш сорарга булдым: «Әнием, мин киләчәктә табиб була алырмын микән?»-дидем. Әнием миңа: «Әлбәттә, кызым, була алырсың. Минем уйлавымча,табиб булу сиңа бик килешер»-диде. Һәм шул көннән табиб һөнәрен сайларга булдым. Мин бәләкәй чакларда, авырганда, әниемнәр табиб чакырталар иде. Табибә апа килеп җитүгә, яныңа утыра да: «Балам, кайсы төшең авырта?»-дип, ягымлы итеп сорап куя һәм йомшак кына кулларын маңгаема куя. Ә ул кулларда күпме наз, ягымлык, җылылык бөркелә. Әйе, табиб булу өчен бит әле ягымлы да, назлы да булу мөһим. Табиб һөнәре-бик авыр эш. Ул гади дә, дәвалаучы да, ә кемнәр өчендер ул Аллаһы Тәгаләнең уң кулы да. Чөнки табиблар кешеләрнең гомерен коткарып кала алалар, аларны күпмедер дәрәҗәдә дәвалыйлар. Диагноз кую, операция ясау-барысы да табиблар җилкәсенә төшә. Ата-анага, дусларга, балаларга,беренче чиратта, иң авыр хәлне алар җиткерә. Һәрбер чирне уй-хисләре аша уткәрәләр. Бу һөнәр-дөньядагы иң игелекле һөнәрләрнең берсе. Табиб һөнәре гаиләдә дә,тормышта да бик кирәк. Гаиләдә берәр кеше авырый калса, аңа шунда ук ярдәм кулы суза аласың. Мин бу һөнәремне сайлавыма үкенмәм дип уйлыйм һәм язмамны күренекле рус язучысы А.П Чехов сүзләре белән тәмамлыйсым килә: «Табиб һөнәре-батырлык.Ул үз-үзеңне аямауны, күңелеңнең һәм уйларыңның саф булуын таләп итә».
Айзилә Мөхәммәтҗанова
Күгәрчен урта мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Мәгариф
Һөнәр – утта янмый, суда батмый торган хәзинә (фото)
Баланы кече яшьтән үк хезмәтне яратырга, әти-әниләрнең һәм әби-бабайларның хезмәтен хөрмәт итәргә өйрәтү, төрле һөнәрләр белән кызыксындыру — укытучы-тәрбиячеләр алдында торган тәрбия максатларының берсе.
Ләкин бу максатны ничек итеп балаларның күңеленә үтеп керерлек итеп тормышка ашыру оста һәм уйланылып башкарылырга тиеш. Укучылар каршына басып әңгәмә яки чыгыш формасында гына үткәрелгән тәрбия сәгатьләре урынына кызыклы очрашу яки эш урыннарына экскурсияләр итеп оештырылганнары әйбәт нәтиҗәләр бирә. Шундый мавыктыргыч чараларның берсе — «Һөнәр — утта янмый, суда батмый торган хәзинә» темасына тәрбия сәгате, Норма урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары белән үткәрелде.
Һөнәрләр белән танышу дәресенә 3-4 сыйныф укытучылары балаларның әби-бабайларын кунакка чакырганнар иде. Очрашуны Диләрә Мозакировна бик мавыктыргыч һәм эчтәлекле итеп планлаштырган. Ул тәрбия сәгатенең башында ук тема һәм максатларны укучыларның үзләре тарафыннан китереп чыгаруларына иреште. Укучыларны активлаштыру өчен табышмак-сораулар белән «Бу кем?» уенын үткәреп алды.
Кадерле кунаклар — балаларның әби-бабалары белән таныштыргач, беренче сүзне районыбызда гына түгел, республикада танылган оста куллы Хәсәншин Госман абзыйга сүз бирде. Госман бабай очрашуга үзе, оныклары Зилә һәм Ислам белән ясаган кул эшләрен алып килгән иде. Ул балалар белән әңгәмә үткәрергә дә оста булып чыкты: сүзне матур киенү, тәмле ашау, әйбәт яшәү өчен тырышып эшләргә, әти-әни хезмәтен хөрмәт итәргә кирәклегенә басым ясап башлады. Халкыбызның танылган шагыйре Г. Тукайның «Кызыклы шәкерт», «Эшкә өндәү» шигырьләрен дә кулланып, кирәкле нәтиҗәләрне балалар күңеленә сала барды. Кышын кошларга җимлекләр ясап кую, кош ояларын туздырмау турында мавыктыргыч итеп, мисаллар китереп сөйләде. Шул ара эчендә, ике укучыны чакырып, пластмасс шешәләрдән җайлы гына итеп кошларга җимлек ясарга да өйрәтте. Үз куллары белән ясаган ниләр генә күрсәтмәде Госман бабай балаларга… Укучылар аларны тотып карадылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр. Ә Госман бабай барысын да бөртекләп аңлатып барды, ахырдан: «Эш белгән кеше — беркайчан да югалмый, ач булмый!» — дип нәтиҗә дә ясап куйды.
Нургалиев Салихҗан абзый, 3б сыйныфы укучысы Дамирның бабасы, балаларны шофёр һөнәре белән таныштырды. Кечкенәдән машина-трактор тирәсендә үскән Салихҗан бабай 30 елга якын СХТда шофёр булып эшләгән икән. «Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз!» дип, ул машина йөртүчегә электрик та, эретеп ябыштыручы да, механик та булырга кирәклеге турында әйтеп китте, шофёр кешегә бик игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләрен әйбәт белергә, тырышып укырга кирәклегенә басым ясап әйтте. Укучылар Салихҗан абзыйның тагын бер һөнәре — баянда уйнау сәләтен дә белделәр: эштән бушаган араларында ул баянда көйләр уйнаган, концертларда еш катнашкан.
Мөҗипов Мусаның әбисе Фальянур апа «Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс» мәкале белән сүз башлады. Ул кечкенәдән туганнарының балаларын караган, кечкенәләрне карау аңа ошап киткән һәм үсеп җиткәч, тәрбияче һөнәрен үзләштергән. 23 ел Ташкентта балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән Фальянур апага үзбәкчә сөйләшергә һәм язарга өйрәнергә туры килгән. Туган якларына кире кайткач, лаеклы ялга чыкканчы пешекче булып эшләгән. «Әле дә балаларымны, оныкларымны төрле-төрле тәмле ризыклар пешереп сыйлыйм. Бу һөнәрем кунаклар җыйганда, аш-сулар үткәргәндә бик кирәк була», — дип горурланып сөйләде ул. Кызларга әниләре, әбиләре янында пешерергә өйрәнергә, эштән курыкмаска, нинди эш булса да кызыксынырга кирәклеген әйтеп узды. Тормышта телләрне белү дә бик кирәк дип, Фальянур әби үзбәкчә җырлап та күрсәтте.
Укытучы Диләрә Мозакировнаның әнисе, ә 3б сыйныфы укучысы Рамазанның әбисе Рәшидә апа сәркатип булып эшләгән. Ул сәркатип булып эшләү өчен тырышып укырга, бигрәк тә математиканы әйбәт белергә кирәклеген әйтеп китте.Төп һөнәре буенча күп мәгълүмат бирмәсә дә, Рәшидә әби үзенең кечкенәдән җыр-бию яратуы һәм 5 сыйныфтан башлап, хәзерге көнгә кадәр сәхнәдән аерылмавы турында сөйләде. Әгәр җырларга сәләтең бар икән, ул сәләтне үстерергә кирәк, җырлау үзеңә дә, кешеләргә дә рәхәтлек бирә, күңелләрне тынычландыра, дип, моңлы тавышы белән халкыбызның «Авыл киче» җырын башкарды.
Тәрбия сәгате ахырында нәтиҗә ясаганда укучылар, һөнәрең булса, тормышта яшәргә була, һөнәрле кеше беркайда да югалмый, киләчәктә сайлаган һөнәрең үзеңә ошарга һәм башкаларга файда китерергә тиеш дигән фикерләрен әйттеләр.
Дөрестән дә әлеге чарадан укучылар да, килгән кунаклар да, укытучылар да бик канәгать калдылар.
Гөлназ Фәйзрахманова,
Норма урта мәктәбе укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Теги:
250
Советлар
Союзы Герое Габдулла Гарифуллин иемендәге Яңгул урта гомуми белем бирү мәктәбе
Тәрбия сәгате:
“Һөнәр утта
янмый, суда батмый торган хәзинә”
Сыйныф җитәкчесе:
Габделганиева
Лилия Маликовна
2018
Тема:
Һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинә.
Максат: :
Укучыларга кеше тормышында һөнәрнең бик мөһим урын тотуына төшендерү.
Укучыларга
тиешле белгечлек сайлап алу юнәлеше бирү.
Һөнәр
сайлауда җаваплылык хисе, җитди булу сыйфаты формалаштыру,
гаилә
тарихын өйрәнүгә этәргеч булдыру, һәртөрле хезмәткә, хезмәт кешесенә хөрмәт
хисләре тәрбияләү.
I.
Оештыру моменты.
II.
Ориентлашу этабы.
-Хәерле
көн, укучылар! Кәефегезне күтәрү өчен бер мультфильм карап китик әле. Укучылар,
бу мультфильм нәрсә турында
—
профессияләр турында
— Нинди дә булса һөнәргә ия булу
өчен нәрсәләр эшләргә кирәк, кайсы сыйфатларны үзеңдә булдырырга кирәк?
( Укырга, түземлек, сабырлык,
ихтыяр көче, тырышлык, теләк, сәләт)
— Нәрсә ул профессия?
— Билгеле бер хәзерлек, белем таләп итә торган хезмәт.
— Һөнәр белән профессия арасында аерма бармы?
— Бар. Профессия алу өчен махсус уку мәҗбүри, ә һөнәрнең кайберләрен укымыйча
да үзләштереп була.
Һөнәр- 1.Кул
көче белән нинди дә булса эшләнмәләр ясау, җитештерү очен махсус күнекмәләр
таләп ителә торган эш, кәсеп. Нинди дә булса олкәгә караган белгечлек,
профессия, шогыль.
2.Үзенә хас
алым , методлар системасы булган берәр төрле практик эшчәнлек өлкәсе.
Һәвәскәрлек, нинди дә булса эшкә осталык, мавыгулык.
(Татар
теленең аңлатмалы сүзлеге)
·
Үзегезнең әти- әниләрегез, танышларыгыз, дусларыгыз, туганнарыгыз
арасыннан нинди Һөнәр осталарын әйтә аласыз? (җаваплар)
·
Сезгә кызыклы сорау бирәсем килә. Укымыйча яки эшләмичә яшәп
буламы? ( Кешенең һөнәре, кәсебе, шөгыле булырга тиеш. Юк, бу очракта кеше
начар юлга баса.)
Бирем
1
Сезнең
парталар өстендә ак кәгазьләр һәм фломастерлар бар. Һәр группа нинди дә булса
профессия кешесенә хас булган 1-2 предметны
ясарга тиеш. Ә каршы группа шушы рәсемгә карап, бу предметның нинди профессия
кешесенә хас булуын белергә тиеш. Һәр группа үзе сайлаган профессия турында
белешмә бирә.
Бирем
2
Сезнең
каршыгызда төрле профессия кешеләренең киемнәре һәм предметлар. Һәр группа
үзенә охшаган бер профессия киемен сайлый, предметларны барлый һәм рольләргә
кереп, шушы профессия кешесе булып уйнап күрсәтә.
Укытучы
Укучылар,
мин бүгенгесе көндә безнең районга иң кирәкле профессияләр турында белешмә
алдым . Безнең районга иң кирәкле профессияләр:
1.ветврач
2. агроном
3. укытучы
Бирем
3
Кәказьләрә
“Мин кем булырга телим ” дигән сорауга җавап язабыз. Бу җавапларыгызны хәзер
укымыйбыз, конвертка салын, ябыштырып куябыз. 11 класска җиткәч класс
битәкчегез белән бергә ачып укырсыз, бәлки кайберләрегезнең балачак хыялы
чыннан да тормышка ашар.
Нәтиҗә ясау, йомгаклау.
Укытучы: —
Балалар, без
бүген тәрбия сәгатендә нәрсә турында сөйләштек?
Сез нинди
профессияләр турында белеп киттегез?
Һөнәрләр
бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле.
Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз
һөнәр җимешләре була. Нинди генә чорда яшәсәк тә, без намуслы хезмәт кешеләре
булып көн итәргә тиешбез. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» дигән мәкаль
һөнәр белгән һәр кешегә туры килә. Һөнәрегез булса, авырлыктан курыкмасагыз, эш
яратсагыз, сез үзегезне иң бәхетле кеше дип саный аласыз.
Шуны
онытмагыз: һөнәр сайлаганда сез үз язмышыгызны сайлыйсыз. Сайлаган һөнәрегез
үзегезгә ошый һәм шатлык китерә торган булсын.
Һөнәрләр күп: кем булсаң да
Игенчеме,
эшчеме?
Тик онытма бер нәрсәне:
Хезмәт бизи кешене.
Яраткан
хезмәтең булу – зур бәхет. Бу бәхет сезне читләтеп үтмәсен, илгә-көнгә яраклы,
туганнарыгызга, якыннарыгызга, гаиләгезгә кирәкле булып яшәгез дигән теләктә
калам.
Һөнәр – утта янмый,
суда батмый торган
хәзинә.
( Башлангыч сыйныфларда
тәрбия чарасы эшкәртмәсе)
Башлангыч сыйныфлар укытучысы: Хәйретдинова А.К.
Тема. Һөнәр – утта янмый, суда батмый торган хәзинә.
Максат. 1. Кеше тормышында һөнәрнең бик мөһим урын тотуына
ышандыру.
2. Әби-бабаларыбыз һөнәренә, милли сәнгатебезгә мәхәб-
бәт тәрбияләү, кызыксыну уяту.
3. Бәйләнешле сөйләм үстерү.
Материал. “Әдәплелек дәресләре”, “Көч һәм рух тамырлары”, “Әх-
лак дәресләре”, “Әбием сандыгы”, “Татарларда традицион
һөнәрчелек сәнгате” китаплары.
Җиһазлау. “Хәтерләүдән курыкма син, үткәнеңне онытма син”, “Хы-яллар безнең канатлы, хыяллар шундый татлы” дигән стендлар; тест-биремнәр; компьютер; чигүле читек, кызыл башлы киндер сөлге; “Гаи-лә” гәҗитләре; Конституция.
Тәрбия дәресенең киңәйтелгән планы.
I. Оештыру өлеше.
1. Укучыларны һәм кунакларны сәламләү.
2. Укучыларның дәрескә хәзерлеген тикшерү.
II. Яңа белем һәм күнекмәләр алуга хәзерлек.
1. Вил Казыйхановның “Бер сыйныфта алты Алсу” шигырен тыңлау.
Проблемалы сорау кую: Алсулар кайсы яклары белән бер-берсенә охшаш? Кайсы яклары белән аерылалар?
Бер сыйныфта алты Алсу
Барысы уңган, сөйкемле.
Алтысы да бер анадан
Туган бала шикелле.
Берсенең куллары алтын
Тегү, чигү эшенә.
Үз белгәннәрен өйрәтә
Сораган һәр кешегә.
Алсуларның икенчесен
Юк бер эшкә кыстасы:
Коеп куйган рәссам булган,
Озын сүзнең кыскасы.
“Әнисеннән дә уздыра,-
Диләр өченче Алсу.
Телеңне йотарлык була
Ул әзерләгән аш-су.
Дүртенче Алсу үстергән
Гөлләр тора бүлмәдә.
Матурлык бизи дөньяны –
Гөлләр ошый кемгә дә.
Тәрбияче дә, табиб та –
Безнең бишенче Алсу.
“Гел,- ди ул,- елмаеп йөрсәң
Булмыйсың усал, ярсу”.
Үзе җырлый, үзе бии –
Артист – алтынчы Алсу.
Аның белән беркайчан да
Түгел безгә ямансу.
Алсуларның алтысы да
Акыллы да, сөйкемле.
Барысы да тату яши
Бертуганнар шикелле.
— Алсулар кайсы яклары белән бер-берсенә охшаш?
— Алар барысы да уңган, сөйкемле.
— Кызлар бер-берсеннән кайсы яклары белән аерылалар?
— Аларның һәрберсе нинди дә булса һөнәргә оста.
— Нинди һөнәрләргә?
— Тегү-чигү, рәссам, пешекче, гөлләр үстерүче, тәрбияче, артист.
— Димәк, укучылар, бүгенге тәрбия дәресендә без нәрсә турында сөйләшәчәкбез?
— Һөнәрләр турында.
III. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.
1. Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәнеңне онытма син!
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен,
Ни иккәнен, ни чәчкәнен,
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
— Бу юлларны кем язган?
— Р.Фәйзуллинның “Онытма син” шигыреннән өзек.
— Әйдәгез, бергәләп искә төшереп үтик әле, нинди һөнәрләргә ия булдылар икән безнең ерак бабаларыбыз? Сезнең алдыгызда Татар-стан Республикасы Дәүләт музееннан алынган график коллекцияләр хәзинәсе.
(Экранда “Игенчелек кораллары” фрагменты.)
— Сезнең алдыгызда игенчелек һәм терлекчелек кораллары. Бу та-тарларның һәм аларның борынгы бабаларының авыл хуҗалыгындагы югары күнекмәләре турында сөйли. ( “Уңыш-2004” нәтиҗәләре белән танышу, бергәләп йомгак ясау.) Ә менә бу – балта остасы кораллары. (Экранда “Балта остасы кораллары” фрагменты.) Безнең бабаларыбыз агач эшкәртүнең сырлау, чокырлап бизәк төшерү, кыру кебек техник алымнарын камил үзләштергәннәр, чын балта осталары булганнар.
Татар хатын-кызларының тормышында бизәкләп туку зур урын алып торган. (Экранда “Тукучы хатын” фрагменты.) Татар кызлары һәм ха-тыннары борын-борыннан сәгатьләр буе туку станогы артында утырып үзләренә бирнә, туганнарына, киявенә, сабантуйга бүләкләр, йорт өчен чаршаулар, сөлгеләр әзерләгәннәр, чигү, аппликация, сәйлән те-зү кебек нәфис эшләр белән шөгыльләнгәннәр, тагын бер үзенчәлек-ле кәсеп – тегүчелекне дә белгәннәр. (Экранда хатын-кызларның кул эшләре.)
Болгар күннәре бөтен дөньяда дан казанган, Болгар итекләрен кию затлылык, дәрәҗә билгесе саналган. Төрле төстәге күн кисәкләре бе-лән бизәлгән аяк киемнәре татар осталарына киң танылу китерде. (Чи-гүле читек күрсәтелә, Арча читекләренең бүгенге дәрәҗәсе искәрте-лә.)
Татарларның бик борынгы һәм үзенчәлекле бер һөнәре – металл эш-кәртү булган. Алар, беренчеләрдән булып, чуен кою серенә төшенгән-нәр, акча суга башлаганнар. Бабаларыбыз бакыр, бронза, көмеш, кур-гаш, алтыннан бизәнү әйберләре ясаганнар, корал бизәгәннәр. Ә мон-да болгар осталарының сөяктән эшләнгән әйберләре.(Экранда күрсә-телә.) Менә нинди һөнәрләргә ия булган икән безнең бабаларыбыз. Аларның бу һөнәрләре буыннан-буынга күчеп безнең көннәргә кадәр килеп җиткән, тагын да камилләшкән. Менә шуңа күрә “һөнәр – утта янмый, суда батмый торган хәзинә” дибез дә инде.
Үткәннәрне тулырак аңлап, без бүгенгенең серенә төшенәбез, узган-нарның мәгънәсенә төшенеп, киләчәкнең асылын аңлыйбыз, артка ка-рап алга омтылабыз.
Ә сез үзегез нинди һөнәрләр турында ишетеп, күреп, укып беләсез? (Җаваплар тыңлана.) Безнең илебездә һәркем үзе теләгән һөнәрне сайларга хокуклы дип әйтелә безнең төп законыбыз – Конституциядә.
2. Сезнең гаиләдә нинди һөнәр ияләре яши икән, таныштырып кит-сәгез иде. (Гаилә гәҗитләренә күзәтү. Укучыларның иҗади эшләрен-дә гаилә әгъзаларының һөнәре язмача, рәсем белән яки фотокарточ-калар ярдәмендә күрсәтелә.)
3. Ял итү. “Мәкаль әйтеш” уены. Һөнәр һәм хезмәт турында “Иң күп мәкаль әйтүче”не билгеләү. “Эш агачы” (Г.Тукай) җимешләреннән авыз итү.
4. Укучыларның хыяллары белән уртаклашу. “Хыяллар безнең канат-лы, хыяллар шундый якты” стенды янында эш.
5. “Булачак һөнәрең…” Тест-биремнәрне үтәү, укучыларның булачак һөнәрләрен билгеләү.
1) Син кайсы китапларны рәхәтләнеп укыйсың?
* Теләсә нинди: әкиятләр, хикәяләр, шигырь китаплары.
** Укуны җенем сөйми.
*** Миңа балалар тормышы турындагы китаплар ошый.
**** Космос, компьютер турындагы китаплар.
***** Табигать һәм хайваннар турында.
2) Син кайсы фәнне яратасың?
* Рус теле, татар теле, уку, чтениены.
**** Математиканы.
*** ТИНны.
***** Табигать белемен.
** Физик тәрбияне.
3) Берничә сәгать поездда барырга туры килсә, син нишләр идең?
** Бер урында утырмас өчен вагоннар буйлап йөрим.
***** Тәрәзәгә карап табигать белән хозурланам.
**** Тукталышларны, кергән-чыкканнарны санап барам.
*** Күршем яки юлдашым белән сөйләшәм.
* Үзем берәр нәрсә иҗат итәм: шигырь язам, рәсем ясыйм.
4) Сыйныфыгызда гәҗит чыгарырга куштылар. Син нәрсә эшләячәксең?
* Рәсем ясыйм.
** Кәгазь алып киләм һәм эш беткәч, аны стенага элеп куям.
**** Рәсемнәрне, мәкаләләрне кәгазьгә урнаштырам.
*** Сыйныфташларым турында мәкалә язам.
***** Хайваннар турында мәкалә язам.
5) Син кайсы түгәрәккә теләп йөрер идең?
* “Сәнгать” түгәрәгенә.
*** “Үзара аралашу” түгәрәгенә.
** “Спорт” түгәрәгенә.
**** “Компьютер” түгәрәгенә.
***** “Табигать дуслары” түгәрәгенә.
6) Үзеңнең компьютерың булса, нишләр идең?
** Рәсем ясап уйнар идем.
** Мультфильм карар идем.
*** Туганым белән сөйләшер идем.
***** Хайваннар турында кызыклы фактлар укыйм.
**** Мисаллар исәплим.
Ә хәзер санап кара инде, синдә кайсы җаваплар күбрәк:
* Син, мөгаен, иҗат кешесе – язучы, рәссам, музыкант, я ар-тист булырсың. Нинди сәләт (матур сөйләү, артистлык, рәсем ясау, җырлау яки берәр әйбер ясау) көчлерәк булуына карап, син үзеңне, һичшиксез иҗатта табарсың.
** Синең сәләтең бар, тик син аларны тормышка ашырырга те-ләмисең. Дәреслекләр өстендә утырганчы, стадионда туп тибүне ку-лайрак күрәсең. Кем белә, бәлки, син шәп спортчы булырсың.
*** Син балачактан ук кешеләр белән аралашудан ләззәт таба-сың. Син дусларыңны яратасың, аларны аңлыйсың. Алар сиңа үзләре-нең проблемалары турында рәхәтләнеп сөйлиләр. Чөнки синдә таяныч табуларына бик нык ышаналар. Кешеләр белән аралаша алу – үзе бер талант ул. Сиңа бигрәк тә укытучы, психолог, табиб һөнәрләре барыр.
**** Син төгәл фәннәргә һәвәс. Син математика укытучысының яраткан укучыларыннан берседер. Компьютерны әйбәт беләсең. Сиңа математик, бухгалтер, экономист, программист һөнәрләре бара.
***** Дөньяда син барыннан да бигрәк, табигать һәм аның белән бәйле бар нәрсәне яратасың. Күк күкрәве каян килеп чыга, ел фасыл-лары нигә алмаша – синең боларның барысына да җавап табасың ки-лә. Син көне буена күрше көчекләре белән уйнар идең яки барлык авырулардан дәвалый торган өр-яңа дару табу өчен өйдәге аптечка-дагы төрле компонентларны кушар идең. Синнән, мөгаен, шәп биолог, химик яки физик килеп чыгар.
6. Мәктәбебезнең кичәге укучылары, яшь укытучылар – Алия апала-ры һәм Ирек абыйларының укучыларга киңәшләре.
IV. Йомгаклау.
— Нинди дә булса һөнәргә ия булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?
— Тырыш булырга, күп укырга, хыялланырга, аны тормышка ашыру өчен көрәшергә.
— Сез зур үсәрсез һәм барыгыз да төрле һөнәр ияләре булырсыз. Ә һөнәр иясе булу өчен тырышып укырга, күп белергә омтылырга кирәк. Һөнәр – кешенең канаты! Тырышыгыз, һөнәр алыгыз!
28 ноябрь көнне 6-7 класс укучыларына саф һавада зур чара уздырдык.
Очрашуга авылыбызның янгын сүндерүчесе Низамов Фәргатне чакырдык. Ул үзенең вазифалары турында тәфсилләп сөйләде. Балалар берсен-берсе уздырып сораулар бирделәр.
Киемен тотып, утта янмавын тикшереп карадылар. Янган учакны сундерделәр. Чара кызыклы уеннар белән дәвам итте.
«Ут белән сак бул!» акциясе уңаеннан Шушмабаш мәдәният йортында 9 класс укучылары белән дә чара уздырдык. Алар да ун елдан артык янгын сүндерүче булып эшләүче Низамов Фәргәт белән очрашып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишеттеләр. Киемен яндырып су сибеп карадылар. Киемне вакытка киенеп ярыштылар.
Егетләрдән кызлар да калышмады. Алар арасында да үзен сынап караучы Асадуллина Алия булды. Сынатмады, хәтта вакытка егетләрнең борынына чиертте. Афәрин Алия!
Чараның икенче өлешендә укучылар керү һәм тамаша залындагы чыгу юлларын барладылар. Пожар булган очракта каушап калмаска,иптәшеңне ташлап калдырмаска булышырга өйрәнделәр. Ут белән сак булуның кирәклеген әз генә үзләштерсәләр дә, бу безнең өчен зур куаныч булыр.
Динә Әхмәтҗанова,
Шушмабаш мәдәният йорты директоры
Һөнәрләр
Кем кайда эшли?
Кем нишли?
төзи
укыта
пешерә
бии
дәвалый
тегә
утырта
Табиб
Бакчачы
Биюче
Тегүче
Укытучы
Пешекче
Төзүче
УЙЛА
- Китапханәче … бирә.
- Укытучы … укыта.
- Тегүче … тегә.
- Төзүче … төзи.
- Сатучы … сата.
- Пешекче … пешерә.
китап
укучыларны
күлмәк
йорт
ашамлык
аш
ҖӨМЛӘЛӘРНЕ КҮЧЕРЕП ЯЗ
- Китапханәче (нинди?) китап бирә.
- Укытучы (нинди?) укучыларны укыта.
- Тегүче (нинди?) күлмәк тегә.
- Төзүче (нинди?) йорт төзи.
- Сатучы (нинди?) күмәч сата.
- Пешекче (нинди?) аш пешерә.
(ТӘМЛЕ, КЫЗЫКЛЫ, ЗУР, МАТУР, ТЫРЫШ, ФАЙДАЛЫ)
Хикәя төзеп яз!
Татар халкының һөнәр белән бәйләнешле мәкальләре.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
Оста кулда һөнәр бар.
Һөнәр утта янмый , суда батмый торган хәзинә
Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.
Һөнәрле – үргә йөзәр
Һөнәр ашарга сорамый, үзе ашата.
Һөнәрленең кулы алтын, акыллының акылы алтын
Автор: Гиниятуллина Ильфира Сабировн
Һөнәр сайлау-җаваплы эш.
Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Бу хакта 14 — 15 яшьтәнгенә түгел, ә башлангыч сыйныфта укыганда ук башларга кирәк, минемчә. Тора-бара яңа теләк-хыяллар барлыкка килергә мөмкин. Ә инде югары сыйныфларда укыганда үзләренә кирәкле профиль буенча белемнәрне арттыра алу мөмкинлеге булачак әле аларга.
Башлангыч сыйныфта һәнәр сайлау нинди юнәлештә алып барыла соң? Әлбәттә, тәрбия сәгатьләрендә, класстан тыш чараларда, нинди дә булса дәрес моментларында,технология дәресләрендә, рәсем һәм иншалар конкурсларында, төрле һөнәр ияләре белән очрашуларда.Һәр ел саен диярлек, гимназиябездә сыйныфлар арасында һөнәр сайлауга багышланган сәхнә күренешләренә конкурслар оештырылып килде.Быел исә ул 1-2сыйныфларда рәсем бәйгесе, ә 3-4 сыйныфларда иншалар бәйгесе итеп игълан ителде. Башлангыч сыйныф укучылары белән бу юнәлештә эш алып барганда, без күбрәк күренекле мәгърифәтчеләребез Риза Фәхретдин, Каюм Насыйри тәгълиматларына таянып эш итәбез. Моның ачык мисалын күптән түгел генә 4 сыйныфта үткәрелгән сыйныф сәгатендә күрергә була. Мәгърифәтче, галим Каюм Насыйринең “ Тәрбия китабы”нда балаларга биргән нәсыйхәте белән таныштык.
( 1 слайд) “Әй җаннарым, угланнарым, хикәятемне ишетегез – һөнәр өйрәнегез. Дөньяның байлыгына ышанырга ярамый. Алтын-көмешләр кеше өчен хәтәрдер: аны я карак алып китә, я утта янып бетә. Әмма һөнәр ышанычлы дәүләттер, һөнәр иясе байлыгын югалтса да кайгырмас. Әй угыл, син дә шулай һөнәр өйрән, тәрбияле бул, белем ал.”
Балаларга түбәндәге сораулар бирелде:
—Бу хикәяттән ниләр белеп калдыгыз?
—Һөнәргә өйрәнергә куша. Тәрбияле дә, белемле дә булыгыз, ди.
Һөнәрле кеше – бай кеше. Малы югалса да, ул үзе югалмый. К. Насыйри да иң беренче баланы кечкенәдән һөнәргә өйрәтергә кирәклеген әйтә.
-Әйе , һөнәре булган кеше үз белгәннәрен башкаларга да өйрәтә.
(Һөнәрнең кеше тормышында мөһим урын тотуы турында фикер алыштык.)
3 нче сыйныфта үткәрелгән Һөнәрләр аланында”дигән класстан тыш чара безнең сыйныф укучылары өчен генә түгел, ә бу чараны караган башка сыйныф укучылары өчен дә файдалы булгандыр дип беләм. Әлбәттә бу чарага әзерлек һөнәрнең лексик мәгънәсен ачыклаудан башланды.Аның кул көче белән башкарылган эш икәне аңладык.
— Нинди һөнәрләр турында ишетеп, күреп, укып беләсез?( Балта остасы, тимерче, сәгать төзәтүче, аш пешерүче, элемтәче)
— Нинди дә булса һөнәргә ия булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк, кайсы сыйфатларны үзеңдә булдырырга кирәк? (Укырга, түземлек, сабырлык, ихтыяр көче, тырышлык, теләк, сәләт)
—Укымыйча яки эшләмичә яшәп буламы? ( Кешенең һөнәре, кәсебе, шөгыле булырга тиеш. Юк, бу очракта кеше начар юлга баса.) -дигән сорауларга җаваплар алынганнан соң
— Нәрсә ул профессия? икәнен ачыкладык.Профессия ул— Билгеле бер хәзерлек, белем таләп итә торган хезмәт икән.
— Һөнәр белән профессия арасында аерма бармы соң?
— Бар. Профессия алу өчен махсус уку мәҗбүри, ә һөнәрнең кайберләрен укымыйча да үзләштереп була.
Ә хәзер 3 сыйныфта үткәрелгән “Һөнәрләр аланында”дигән кичәдән берничә фрагмент карап үтик.
(Слайдлар)
Үзегезнең танышларыгыз, дусларыгыз, туганнарыгыз арасыннан нинди Һөнәр осталарын әйтә аласыз? дигән сорауга балалар бик теләп җаваплар бирәләр. Рәсем конкурсларында , әдәбият дәресләрендә бирелгән иҗади эшләргә шулар турында рәсем ясыйлар.Ә малайларга кечкенәдән үк аларга һөнәрле булу кирәклеген төшендерергә тырышабыз.Мәсәлән,
— Сезгә ,егетләр, бигрәк тә һөнәрле булу кирәк. Сез барыгыз да — булачак гаилә башлыклары. Шулай булгач, сез яклаучы, саклаучы, туендыручы кеше булачаксыз. – дип. Гадәттә, малайлар әтиләренә охшарга тырыша. Әтиләре яки әниләре белән уртак шөгыләре , алардан өйрәнгән һөнәр турында сөйләргә яраталар.
Безнең шәһәребезнең танылган үз һөнәр ияләре бар. Алар белән танышу өчен 3-4 сыйныф укучылары белән шәһәр тарихы музеена экскурсияләр оештырыла. Шәһәр төзелешендә катнашкан танылган шәхесләребез турында кызыклы мәгълүматлар туплап, проект эшләре ясаган укучылар да бар.
Соңгы еллардагы статистик мәглүматълар буенча 40 000 төр һөнәр булуы билгеле. Һөнәр сайлаганда хезмәт базарындагы хәлләрне дә истә тоту зарур. 4 нче сыйныфта мәшгульлек үзәге , хезмәт базары турында да төшенчәләр бирелә.
Башлангыч сыйныфларда һөнәр сайлауга юнәлеш бирү максатыннан, татар халык авыз иҗатыннан мәкальләргә ,уеннарга, тестларга да күп урын бирелә.Мәсәлән,
“Мәкальләрне дәвам ит!”уены.
1. Һөнәр иясе бай булмас,( бай булмаса да ач булмас.)
2. Эшчән бәхетне эшендә күрер, (ялкау бәхетне төшендә күрер)
3. Һөнәр утта янмый, (суда батмый торган хәзинә)
4. Һөнәр ашарга сорамый, (үзе ашата.)
5. Һөнәрленең кулы алтын,( акыллының акылы алтын).
6. Һөнәрле үлмәс,……………..(.һөнәрсез көн күрмәс).
7. Хезмәт иясе-……………..(хөрмәт иясе).
8. Эше барның…………..(.ашы бар.)
9. Эш сөйгәнне……………..(.ил сөйгән).
10. Агачны яфрак бизәсә,………………(.кешене хезмәт бизи).
Игътибарлылыкка уен.
1 төркем.
1. Күзе яхшы күрә, сәламәт, акыллы, түзем, тиз фикерли, компьютерны яхшы белә (программист)
2. Аралашучан, батыр, сабыр, күп укучы, матур сөйләшүче, күп йөрүче, табигатьнең бөтен авырлыгына түзә алучы (почтальон)
3. Таза, сәламәт, акыллы, батыр, биектән курыкмаучы кеше (очучы)
4. Иҗади, хыялый, күп күрә белүче, тырыш, сабыр, төсләрне аеручы, табигатьне һәм кешеләрне яратучы, эш коралы – пумала (рәссам).
2 төркем.
1. Хезмәт ярата, игътибарлы, сабыр, төсләрне аеручы, юл билгеләрен яхшы белә, кешеләр белән тиз уртак тел таба (шофер)
2. Үсемлекләр үстерү өчен җанын-тәнен кызганмаучы хезмәт иясе, җәй көне басудан кайтмый (агроном).
3. Сызымны яхшы сыза, укый, планлаштыра, оста сөйли, ышандыра, үзен яклый, эшен күрсәтә, төрле проектлар эшли. (архитектор)
4. Матур яза, балаларны ярата, әдәпле, күп белән, сабыр, таләпчән (укытучы, педагог)
Тест.
Бу тест киләчәктә нинди һөнәр иясе булуыгыз һәм сезнең хыялларны билгеләячәк.
Үзегез турында күбрәк белер өчен геометрик фигуралар белән эшләнгән шаян тест ярдәм итәм. 3 геометрик фигура- өчпочмак, түгәрәк, квадрат кулланып 10 элементтан торган кеше рәсеме ясарга. Бөтен фигураларны кулланырга. Эшнең сыйфаты әһәмиятле түгел. Артык өлешләр ясалса, аларны сызып куярга, ә җитмәсә өстәп ясарга. 30 секунд вакыт бирелә. (Укучылар ясый).)
Тестның нәтиҗәсен ачыклау өчен өчпочмакларны санагыз
Беренче тип: 6-8 өчпочмак. Җитәкчеләр тибы, яхшы укытучылар. Лидерлык сыйфаты бик ачык сизелә, кешеләрне бик яхшы аералар, мәгълүмат белән эш итәләр.
Икенче тип: 5 өчпочмак. Җаваплы башкаручы, яхшы оештыру сәләтле. Үзенең эшчәнлеген азагына кадәр уйлап эш итүче яхшы белгеч.
Өченче тип: 4 өчпочмак. Талант һәм кызыксыну төрлелеге бар. Шәхси эшкә сәләтле.
Дүртенче тип: 3 өчпочмак. Галим тибы. Бер эш төреннән икенчесенә җиңел күчә ала.
Бишенче тип: 2 өчпочмак . Сәнгать белән , кеше белән кызыксыну көчле. Яңа, гадәти булмаганны бик тиз сизүчән.
Алтынчы тип: 1 өчпочмак. Уйлап табучы, рәссам, конструктор. Күзаллау сәләте көчле.
Бу тест төрле яклап талантны күрсәтми. Ә шулай да ул балаларга үзләре, мөмкинлекләре, сәләтләре турында уйланырга мәҗбүр итәр. Бу сәләтләрен үстерә башларга , һөнәр сайларга ярдәм итәр.
Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Нинди генә чорда яшәсәк тә, без намуслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиешбез. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» дигән мәкаль һөнәр белгән һәр кешегә туры килә. Һөнәребез булса, авырлыктан курыкмасак, эш яратсак, без үзебезне иң бәхетле кеше дип саный алабыз.Ә инде укытучы өчен һәр укучысының тормышта үз юлын таба алуы, уңышларга ирешүе бик мөһим. Бу уңышларның нигезе башлангыч сыйныфларда ук салынса, хезмәтебезнең җимеше мул булыр.