Хонэрлэр куп кайсын сайларга сочинение на татарском языке

Яңалыклар

һөнәрләр күп, кайсын сайларга?

Эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү, яшьләрдә аларга карата кызыксыну уяту, яңа технологияләрне үзләштерү, предприятиеләр өчен таләп ителгән һөнәрләрне үстерү – бүгенге көн таләбе. Белем һәм һөнәр бирү мәктәпләре генә түгел, башка җаваплы оешмалар да әлеге юнәлештә максатчан эш алып бара. Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге дә шушы юнәлештә эшләүчеләрнең берсе.

һөнәрләр күп, кайсын сайларга?

Бүген эшче һөнәрләргә һәм инженер белгечлекләренә сорау арта бара. Укучыларда әлеге һөнәрләргә карата кызыксыну уяту максатында төрле очрашулар, экскурсияләр оештырыла. Район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге тарафыннан икенче ел рәттән һөнәри ориентлашу көннәре үткәрелә. 
– ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елны “Эшче һөнәрләр елы” дип игълан иткән иде. Бүген күп кенә яшьләр укытучы, юрист, менеджер, нефть индустриясе, икътисадчы белгечлекләренә тартыла. Әлбәттә, әлеге һөнәр ияләре дә кирәк. Әмма ВУЗ тәмамлаган дипломлы белгечләр арасында эш таба алмыйча йөрүчеләр дә байтак. Ә эшче һөнәрләргә ихтыяҗ беркайчан да кимеми, киресенчә арта гына бара. Бүген авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче белгечләргә, югары квалификацияле механизаторлар, эретеп ябыштыручылар, ташчылар, слесарьлар, электриклар һәм башка шундый һөнәр ияләренә сорау зур. Икенче ел рәттән үткәрелүче һөнәри ориентлашу көнендә югары класс укучыларын җирлектәге оешма-предприятиеләр белән таныштырабыз, ихтыяҗ зур булган һөнәрләр турында сөйлибез, бу оешмаларда эшләүче белгечләр белән очрашабыз, – ди район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе Дамир Мөхәмәтдинов. 
Районыбыз территориясендә эшләүче “Август-Мөслим”, “Агромастер”, “Татавтодор” җәмгыятенең Мөслим участогы, район электр челтәрләре җәмгыяте һәм политехника техникумы белгечләре бу көннәрдә мәктәпләрдә очрашуларда катнашты, үз оешмалары хакында сөйләде. Укучылар үзләре әлеге оешма-предприятиеләргә экскурсиягә килде. Мөслим лицееның 8-9 класс укучылары “Татавтодор” җәмгыяте Мөслим участогына барды. Участокның техник коралланышы, техника куркынычсызлыгын тәэмин итүнең торышы, заманча җиһазлар белән таныштылар. 
– Юллар төзүче оешмага сәяхәт бик ошады. Юллар салу, аларны карап тору өчен шул кадәр техника һәм җиһаз-җайланма кирәклеген белми идем. Оешмада эшләүчеләр өчен тудырылган шартлар, хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча таләпләр белән дә таныштык. Мондый экскурсияләрне оештыручыларга бик зур рәхмәт, – ди Мөслим лицееның 8 б укучысы Гөлия Ханова. 
– Яңа Усы авылына әбиләремә кунакка барам. Кайтканда еш кына юлчыларның эш вакытына туры киләбез. Шул вакытта алар турында күбрәк белү теләге туган иде. Бүген Ленар абый Сәгыйтҗанов оешма белән якыннан таныштырды. Без аларның эш урыннары, биредә тудырылган шартлар белән таныштык. Күңелдә әлеге тармакта эшләүче белгеч һөнәрен үзләштерү теләге дә туып килә. Бәлки, киләчәктә үзем дә алар арасында эшләрмен әле дип хыялланам, – ди лицей укучысы Ринас Романов. 
Чыннан да, соңгы елларда эшче һөнәрләр үзләштерү һәм бу юнәлештә белгечләр кытлыгы үзен ачык сиздерә. Мәктәп бусагасыннан ук әлеге һөнәрләргә кызыксыну уяту өчен бүген җирлегебездә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Һәм бу юнәлештә башланган эш матур нәтиҗә бирер дигән ышанычта калабыз. 
Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

   Бала туа, үсә һәм Кеше була. Бер кайгысыз  балачак, мәшәкатьле мәктәп еллары белән алышына. Төрле түгәрәкләр, күңелле кичәләр, кызыклы һәм мавыктыргыч очрашулар белән беррәттән сиздермичә генә чыгарылыш көне якынлаша. Барлык баланың башында бер уй: ничек ялгышмыйча үзеңне табарга?

   Һәрбер укучы үз гомерендә төрле адымнар ясый. Шуның иң мөһимнәренең берсе – һөнәр сайлау. Сайлый башлар алдыннан башка төрле-төрле әллә нинди уйлар килә. Үзеңне я бер рольдә, я икенчесендә итеп хис итәсең. Балачактан бөтен кызлар да диярлек җырчы, биюче, актер булырга хыяллана. Ә малайлар арасында космонавт булырга теләмәүчеләр бик сирәктер ул. Ләкин балачак хыялларын бик сирәк кеше генә тормышка ашыра.

   Һөнәр кием түгел. Ошамаса, аны салып ташлап та, еш алыштырып та булмый. Шулай икән, син аны сайлауга да җитди якын килергә  тиеш. Үзеңә туры килгән эшне очратмасаң, укырга керүне бераз кичектереп торырга да мөмкин. Әти-әниеңнең, дәүләтнең акчасы әрәмгә китсә, үзеңне гомерең буе битәрләвең бар.

   Мин кечкенә чагымда, биюче, сатучы, тикшерүче, укытучы булырмын дип хыялландым.   Танылган тикшерүчеләр, табиблар , укытучылар , артистлар турында китапларны күп укыдым.

   Мин дә бу темага күптәннән инде уйланып йөрим. Якында гына кондитер фабрикасы булганлыктан, үземне шунда итеп күз алдына китереп карыйм. Кызыктыра, ләкин минеке түгел.

  Шулай уйланып утырганда , телевизордан шәфкать туташлары, табиблар турында тапшыру башланды. Ак халатлар, мөлаем йөзләр, кешеләргә күрсәткән ихлас ярдәм, игелек күңелгә сеңеп калды. Хәзер бөтен уйларым белән мин медицинада. Бу кешеләр безгә сәламәтлек өләшүчеләр. Көчен , сабырлыгын кызганмыйча авыруларга үзләренең шифасын бирүче, язмышларны дәвам итүче. Шуңа да һәр кеше медик була алмый. Аның өчен табигатьтән табиб булып туарга кирәк, диләр. Бу сүзләр минемчә бик хак әйтелгән. Табиб – ул иң авыр һәм җаваплы шул ук вакытта һәрмәткә лаеклы һөнәр. Борынгы заманнарда бик сирәк кешеләр авыртуны баса торган дарулар уйлап чыгара торган булганнар. Шуңа күрә дә аларның урыннары түрдән булган. Мәсәлән теш авыруын сарымсак белән, аяклар сызлавын бака үләне белән, баш авыртуына әрем һәм мәтрүшкә суы эчеп үз-үзләрен дәвалаганнар. Минемчә, үзең ярдәм иткән кешенең сөенүен күрү нинди бәхет бит ул. Чын табиб өчен шуннан да бәхетлерәк мизгелләр юктыр ул. Алар : бөркетнеке кебек үткен күзләре, юлбарысныкы кебек кыю йөрәкләре, яшь киленнеке кебек йомшак һәм  җитез куллары булган кешеләр. Аларның девизы: кешегә зыян салмаска, эшләргә, яшәргә һәм көрәшергә. Безнең авылдагы шәфкать туташларыбыз бик яхшы. Кайчан гына алардан ярдәм сорама, алар шат күңел белән бик теләп булышалар, кулларыннан килгәнне эшлиләр.

     Хак сүз: без булдырабыз!

     Үстерәбез. Дәвалыйбыз.

     Терелгәнгә куанып,

     Дога кылып торабыз.

     Үзебез эшләгән эшкә

     Арта хөрмәт.

     Иң соңгы казанышны

     Йөрмибез читтән эзләп.

     Ниһаять , дәваладык диеп,-

     Дөньядан яшь алабыз

     Тайпылмасак шул юлдан,

      Әлбәттә, булдырабыз!

  Табибның һөнәре бик авыр булса да, мин шул һөнәрне сайлармын дип уйлыйм. Минем дә кешеләргә ярдәм итәсе, аларның сөенечләрен үземнеке итәсе, кешеләр белән  матур итеп, үз итеп аралашасым килә. Табиб сүзе 5 хәрефтән генә торса да, аның эчендә зур мәгънә ята. Ул тырыш, ярдәмчел, акыллы. Мәктәптә, гаиләдә, урамда үземне булдыра алган кадәр уңай яктан гына күрсәтергә тырышам. Минем  киләчәк тормышым өчен сайлаган һөнәрем- иң күркәм һөнәрләрнең берсе бит.

Яңалыклар

Һөнәр сайлау – җаваплы эш

Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Нинди генә чорда яшәсәк тә, без намуслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиеш. Тырышкан табар, ташка кадак кагар, дигән мәкаль һөнәр белгән һәр кешегә туры килә. Һөнәре булган, авырлыктан курыкмаган, эш яраткан кеше үзен иң бәхетле кеше дип саный ала. Һөнәр сайлаганда кеше үз язмышын сайлый. Сайлаган һөнәрегез үзеңә ошый һәм шатлык китерә торган булсын.

Һөнәр сайлау – җаваплы эш

Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Ә инде мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, аларның әти-әниләренә икеләтә кыенга туры килә. Шуңа күрә мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм аларның әти-әниләренә профессиональ юнәлеш, психологик ярдәм кәрсәтү аеруча мөһим.
Шул максаттан мәшгульлек үзәге, «Радость»  халыкка  социаль хезмәт күрсәтү  үзәге һәм “Шатлык” социаль ярдәм күрсәтү үзәге арасында төзелгән килешү нигезендә “Мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән һөнәри ориентлашу эшенең методлары һәм формалары”  технологиясе тормышка ашырыла. Бу технология кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече яшьтәге мәктәп балалары уен һәм мультфильмнар аша һөнәрләр дөньясы белән танышалар. Ә инде яшүсмерләр белән тирәнтенрәк эш алымнары: Профи-I, Профи-II диагностикасы, эшлекле уеннар, тренинглар үткәрелә. Шул ук вакытта  мөмкинлекләре чикләнгән балалар, аларның әти-әниләре юрист һәм психолог консультацияләре  ала, психологик ярдәм күрсәтелә.
Әлеге технология иң беренче чиратта әти-әниләрнең ышанычын арттыру өчен мөһим. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар үзләренең аерым бер дөньясында гына яшәргә тиеш түгел. Алар сау-сәламәт булганнар белән бертигез шартларда белем алырга,  эшләргә, яшәргә хокуклы.  Үзләрен җәмгыятькә кирәкле шәхесләр итеп тою, халык арасында булу аларга стимул бирә.  Диагнозларының нинди булуына карамастан,  аларга мөмкинлеге чикле дип түгел, ә эшкә сәләтле дип карарга кирәк. Алар киләчәктә үз юлларын тапсын өчен, бүген тиешле ярдәмне күрсәтү мөһим.

Юлия Верхотурцева, «Радость» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәге психологы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

метки: Иптэшня, Яхшырак, Булсын, Узеннэн, Табып, Булыр, Минемч, Сайларг

Баласы булган һәр ата-ананы, иртәме-соңмы, бер сорау борчый : улыбыз яки кызыбыз үскәч кем булыр? Берәүләр : “Кешеләрне бик ярата – врач булмагае, җырчы булыр – тавышы көчле, сурәт ясау белән мавыга – рәссам булыр, тимер-томыр җанлы – инженерлыкка китәр,”- дигән кебегрәк фикер йөртә. Күпләр тора-бара үз фаразларына ышанып ук китәләр. Шунлыктан еш кына : “Син музыкант буласы кеше, туп тибеп вакыт әрәм итмә,” “Рәсем ясавыңны нигә ташладың?”, “Ул шөрепләрне нигә җыйдың, врачлар турында күбрәк китап укыр идең,”- кебек кисәтүле шелтәләр белән баланы урынлы-урынсыз борчыйлар. Гаҗәпләнәсе юк, чөнки һәр ата-ана үз баласының күренекле һөнәр иясе булуын тели. Ә кем соң ул күренекле һөнәр кешесе – монысын күпләр ачык кына күз алдына китереп җиткерә алмыйлар. Кызганычка каршы, бүгенге көндә иң “пристижлы” профессияләр булып, эшче һөнәре түгел, ә бәлки алыпсатар, юрист кебекләр санала. Югары уку йортлары да “яңгырдан соң чыккан гөмбәләр”не хәтерләтә. Аларның да ниндиләре генә юк : дәүләтнеке, дәүләтнеке булмаган, төрле филиаллар… Соңгы елларда һәрбер ата-ана үз баласын дәрәҗәлерәк уку йортына кертергә тырыша. Әлбәттә инде, зур күләмдә акчалар түгү бәрабәренә. Аның баласы әлеге һөнәрне ошатамы, юкмы — күпләр бу турыда уйлап та карамый.

Ә нигә ул гына башкалардан калышырга тиеш? Әмма күп кенә әти-әнинең өмете акланмый. Аның этә-төртә укырга керткән газиз баласы беренче авырлыклар алдында ук югалып кала. Кайберәүләр әти-әнинең акчаларын “суга агызалар”: уку йортын ташлап китәләр. Нәтиҗәдә, күпме әрәм акча, юкка түгелгән көч, борчылу-кайгырулар.Әйе, беркемгә дә сер түгел: хәзер югары белеме булмаганнарның абруе юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә урта белем алган күпчелек яшьләр җаны теләгән түгел, ә әти-әнисенең “көче җиткән” уку йортларына юл тоталар. Өлкән сыйныф укучыларының күпчелеге “Унберне бетергәч, кая барасың?”- дигән сорауга: “КПУга!”-дип җавап бирә. Ягъни “Куда папа устроит!” (“Әти кайда урнаштыра!”) Ә теләк-омтылышлар арткы планда кала. Җаны теләмәгән һөнәр үзләштергән, югары белемле яшь кешенең эш нәтиҗәсе нинди булачагын күз алдына китерергә була, әлбәттә.”Җаны теләгән елан ите ашаган”,-ди халкыбыз мәкале. Югыйсә, мәктәпне тәмамлаган кеше үз юлын үзе сайларга тиештер ул , минемчә. Бүген алган профессияләре буенча эш таба алмый интегеп, каңгырап йөрүчеләрне күпләп очратырга мөмкин. Әлбәттә инде, биш яисә алты ел буе институт, университет бусагасын таптагач, берәүнең дә “кара” эшкә тотынасы килми. Уку йортын тәмамлаганнар арасында әле һаман әти-әни җилкәсендә утыруны хуп күрүчеләр дә очрый. Кайберәүләр туган йортына кире әйләнеп кайтырга гарьләнә , шәһәр урамнарында “баш тыгарлык җылы урын” эзләп, буталып йөри. Ә андый урын юк, тиз табылмый. Нәтиҗәдә бик күп кадерле вакыт, сәламәтлек кулдан ычкына.

9 стр., 4271 слов

Татарстан — минем республикам

… мәртәбә 1991 нче елның декабрендә башкалабыз Казанның Ирек мәйданындагы Югары Совет бинасы өстендә җилфердәде. Аннары ул республикабызның шәһәрләре, районнары, … Җиңүнең 58 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Ярты Гасырдан артык вакыт үтте ул дәһшәтле еллардан соң. Әмма яралардан әле һаман кан … өрәк каным белән Ил бирдем дә Күкрәк сөтем белән Тел бирдем. Саклый алсаң — мәңгелек фатихам. Җуйсаң, сатсаң — к …

Җәмгыятебезнең бүгенгесенә игътибар белән карасаң, хәзер югары белем алганнар кирәгеннән артык күп. Аларга эш урыннары юк. Ә эшче көчләр җитешми. Кайсы гына газетаны ачып карасаң да, анда тракторчылар, бульдозер- чылар, сатучылар, автобус йөртүчеләр кирәк дигән игъланнарны укырга мөмкин. Өстәвенә, аларга түләү дә югары. Нинди кирәкле һөнәр ияләре, әмма алар җитешми. Мөгаен, бүген күпчелек әти-әнигә баласына әнә шундый кирәкле һөнәр үзләштерергә киңәш итәргә кирәктер.

Әйе, искиткеч катлаулы чорда яшибез. Хезмәт кешесенә хөрмәт тә кимеде шикелле. Элек мактаулылар рәтендә йөргән сыер савучы, механизатор, токарь һәм башка һөнәрләр бүген күләгәдә калды. Авылларыбызда хәзер эшкә түләү юк дәрәҗәсендә. Хезмәтләре тиешенчә бәяләнсә, парклар, фермалар элеккечә гөрләп торыр иде югыйсә. Менә бу проблема безне бик борчый. Туган авылларыбыз бүген авыр хәлдә. Ташландык йортлар, буш нигезләр елдан-ел күбәя. Ә бит күпме типсә тимер өзәрдәй ир-егетләр эшсез тилмерә! Хезмәт кешесенә, җир кешесенә бөтен игътибарны бирергә кирәк, минемчә. Шул вакытта җирдә эшләүчеләр артыр, авыллар кабат тернәкләнер иде.

Әлбәттә, бүген дә авылларыбызда бөтен җаннары-тәннәре белән авыл тормышын минем яраткан китабым»>яраткан мактаулы осталар бар. Алар һәркайсы — үз эш урыннарының горурлыгы, йөзек кашы. Минем менә шундый осталарның берсе – күршебез Һадиев Илшат абый турында язасым килә.

Күршебез Һадиев Илшат абый кулларында ут уйната. Эретеп ябыштыручы булып эшли ул. Олыяз урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Яр Чаллы шәһәрендәге 57 нче номерлы училищеда өйрәнә ул үз һөнәренең серләренә. Аннары армия хезмәте… Ил алдындагы бурычын намус белән үтәп кайткач, заводта яраткан эшен дәвам итә. Хезмәтеннән тәм табып, яратып башкара Илшат абый эшен. Әмма җирсү хисе көчлерәк булып чыга. Туган туфрак, туган як үзенә тарта күршемне. Туган йортына гаиләсе белән кайтып төпләнеп, Мамадыш юллар төзү идарәсенә эретеп ябыштыручы булып эшкә урнаша. Менә дистә елдан артык инде күршем шушы хезмәттә. Иң-иң мактаулы эшчеләрнең берсе ул. Җитәкчеләр һәм хезмәттәшләре арасында зур абруй казанды. Һөнәри осталыгы, җитештерүчән хезмәттә зур уңышларга ирешкәне, намуслы һәм нәтиҗәле эше өчен ел саен Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.2006 нчы елда Илшат абый районыбыз хакимияте башлыгы Кәлимуллин Рөстәм Галиулла улының “Рәхмәт хаты”на лаек булды.

Эштән кайткан арада ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән авылдашларының гозерен дә кире какмый Илшат абый. Ә авылда бу һөнәр иясе бик кирәкле: кемдер капка ясата, кемгәдер җылылык торбалары сузасы, берәүләрнең шәхси техникасына ремонт кирәк. “Холкым “начар” – кешенең сүзен кире кага белмим”,- ди Илшат абый.

“Хәрәкәттә — бәрәкәт” мәкален үзенә девиз итеп алганмы, Илшат абыйның бер генә минут та тик торганын күрмәссең. Менә дигән итеп йорт-җир, каралты-кура салып куйдылар. Тормыш иптәше Әлфия апа — Зур Өске башлангыч мәктәбе укытучысы. Ерак Чирмешән якларыннан авылыбызга килен булып төшкән Әлфия апа да безнең якны үз итте.

6 стр., 2561 слов

Кеше р яктан г з л булырга тиеш

… рше бәхете». Г. Исхакый. «Сөннәтче бабай». Гүзәл минем туган җирем Туган ягым — гөлләр иле, Гөлләр, сөмбелләр иле. Г … Хезмәтнең кеше тормышындагы роле ачыклана. Роман нефтьчеләр турында, ләкин ул нефтьчеләр … дә онытырга тиеш идек һәм… дистәләгән «гобәрнә»ләрнең … ге төп байлыкларның берсе булып тора. Нефть табылгач, язучыларыбыз бу … нуры» битләрендә авылдашыбыз Раиф абый Сәлимовның «Авылыбыз атамалары» …

Үрнәк гаилә башлыгы, Энҗе һәм Булатның горурланырлык әтиләре ул күршем Һадиев Илшат Кави улы. Шушы урында минем Әхмәт Исхакның түбәндәге шигырь юлларын китереп үтәсем килә:

“Эш кешене бозмый һичкайчан да,

Киресенчә, ул төзәтә бары.

Нинди бозык күрсәң дә бел: дөньяда

Бозган булыр эшсезлек аны”.

Әйе, кулында эше булган кеше бервакытта да югалмый, ул тормышта үз урынын таба. “Эше булган кешедә мең кешенең эше бар”,- дип тә юкка гына әйтмиләр. Кулы эш белгән осталар яныннан кеше өзелми: әле бер йомыш, әле икенчесен табып, аңа мөрәҗәгать итәләр. Механизаторларны гына алыйк. Авыл җирендә иң дәрәҗәле һөнәр ияләредер алар, бигрәк тә яз, җәй, көз айларында. Бакча сукалаумы, урманнан утын алып кайтумы, печән ташумы – барысына трактор, машина кирәк. Эшләгәненә күрә акчасы да була. Әнә авылдашым Сафуанов Мансур абый үзе юллар төзү идарәсендә эшли, бушаган арада авылдашларына үз машинасы белән ярдәм итә. Шәхси “КРАЗ”ын карап кына тота ул. Шулай булмыйни, бик тә кирәкле техника бит ул: үзе көчле, үзе “вездеход”.

Минем тагын бер мактаулы хезмәт кешесе – икенче як күршебез Зиннәтуллин Әлфис абый турында да сөйлисем килә. “Туган як” агрофирмасында зоотехник булып эшли ул. 1991 нче елда Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач башлаган хезмәт юлын әле һаман да намуслы дәвам итә күршем. Бик яратып, бөтен күңелен биреп эшли ул. Һава торышының нинди булуына карамастан, иртә таңнан фермага ашыга . Анда Әлфис абыйны терлекләре көтә Әле бит фермалар да бер авылда гына түгел, әле Алгайга, әле Көмеш Күлгә, әле Зур Өскедәге терлекләр абзарына барасы. Ләкин күршем зарланмый, сыкранмый. Җайлап кына үз эшен башкарып йөри. Төп вазифасыннан тыш, Әлфис абыйны шәхси хуҗалыклардагы маллар янына да һәрдаим чакырып торалар. Нишлисең, тормыш булгач, мал-туар да чирләми генә тормый шул. Әле алар белән күпкә кыенрак, чөнки кеше шикелле авырткан җирләрен әйтә белми малкайлар. Ә Әлфис абый һәрчак төгәл диагноз куя һәм мал аякка басканчы аның яныннан китми. Күпме кешенең, мал-туарның рәхмәтен ала ул. Менә шундый мактаулы һөнәр иясе минем күршем.

Әйе,җир йөзенә кеше хезмәт итәргә килә. Хезмәт белән бәйле тормыштан ул үзенә ямь табып яши. Кешене кеше итүче дә, яшәвенә мәгънә, көч бирүче дә хезмәт.

Һәркем үзенең күңеленә ошаган һөнәрне сайларга хокуклы. “Хезмәте барның хөрмәте бар”,- дип, халык юкка гына әйтми. Ул үзенең сайлаган һөнәре белән халыкка хезмәт итә, яшәвен мәңгеләштерә. Барлык һөнәр ияләре арасында кешеләргә хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәте аерым урын алып тора. Алар югары культурага ия, кешеләргә йомшак мөгаләмәле, ягымлы булуны сораучы һөнәрләр. Шундыйларның берсе – укытучы һөнәредер, мөгаен. Минем әнием дә — укытучы. Менә 27 ел инде ул үзенең яраткан хезмәтендә. Кечкенәдән үк хыялланган әни бу һөнәр турында . Әбием мәктәптә җыештыручы булып эшләгәнгә, әниемә дә еш булышырга туры килгән аңа. “Эшне бетергәч, буш класска “дәрес аңлата идем”,- дип искә ала әни. Дәфтәрдән үзе журнал ясап, билгеләр куеп уйнарга, “дәфтәр тикшерергә” яраткан ул.Әнә шул балалык хыялы тормышка ашкан әниемнең. Шушы изге дә, катлаулы да юлны сайлавына һич тә үкенми. “Бүтән эшне башкара да алмам кебек”,- ди ул. Күпме балага хәер-фатихасын биреп, олы тормышка озаткан әнием. Мин аның белән чиксез горурланам, исәнлек-саулык телим.

23 стр., 11240 слов

Инша кеше уз язмышына узе хужа – Материал : «Бәхетле булу өчен …

… рьям апа, Фәритне карагач: “Бер күзе исән булырга тиеш”, — ди һәм Фәритне тиз арада Уфага алып … булып, аларда урысча юньләп белмәүче казахлар яши. Мине нинди җәһәннәм читенә алып килдең, дип Разия әзрә … гарип дип санамый Фәрит. Урта мәктәпне яхшы гына тәмамлаганнан соң, бер ел колхозда эшли. Ә икенче … нче үк маңгайга языла, диләр. Күп кеше, язмышка буйсынабыз, дип, эчкечелеккә сабыша, хәер сорашып йө …

Әтием исә — һөнәре буенча урманчы. Әмма яраткан эшен тугыз ел гына башкарып калган. Хәзер ул – мәктәптә техник хезмәткәр. “Кем генә булсагыз да, Кеше булып калыгыз!”- дип өйрәтә безне әти-әниебез.

Абыем әнием юлын дәвам итәргә уйлады. Ул бүген – Алабуга Дәүләт педагогия университетының өченче курс студенты. Киләчәктә физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы булырга әзерләнә. Ә мин унынчы сыйныфта укыйм. Тагын бер елдан мин дә башка егет-кызлар белән бергә җиде юл чатында булачакмын. Йөзләгән һөнәрләр арасыннан берсен сайлап алырга туры киләчәк. Кем булырга? Кайсы юлны сайларга? Кеше тормышындагы иң катлаулы һәм җаваплы чордыр бу, минемчә. Ни генә дисәң дә, язмыш хәл ителә. Ялгыштың, димәк, тормышта уңмадың. Дөрес юлны сайларга, үз кыйблаңны табарга кирәк. Менә нинди җаваплы бурыч тора бит урта мәктәпне тәмамлаучы алдында. Мин дә бүген киләчәктә кем булырга җыенуым турында өздереп әйтә алмыйм әле. Юллар күп, юллар төрле. Күңелем техникага тартыла, шул ук вакытта югары белем дә аласым килә. Укуым да начар түгел : белем нигезләрен “4” һәм “5” билгеләренә генә үзләштерәм. Әмма кайсы уку йортына юл тотачагымны белмим әлегә.Ярый, киләчәк күрсәтер. Иң мөһиме: мин сау-сәламәт . Алла боерса, мин дә җаным теләгән һөнәрне сайлый алырмын.

Һөнәрләр бик күпләр. Илдә һөнәрле булу

Бар да яхшы кебекләр. Үзе бәхет түгелме?

Иң яхшысы кайсысы? Эштән эшкә сикермә,

Бухгалтер, кибетчеме, Сайла менә бу җирдә

Фельдшер, я пешекчеме? Күңел сөйгән һөнәрне.

Баш ватабыз аптырап,

Нинди һөнәр яхшырак?

Әйе, нинди генә һөнәр сайласа да, иң беренче чиратта, һәр кешедә эш сөючән, тырыш, намуслы булу, башкаларны хөрмәт итә белү сыйфатлары булырга тиеш. Шул чагында гына сине ихтирам итәрләр, хезмәтеңә тиешле бәяне бирерләр. Ә эш нәтиҗәңне күрү, җаның теләгән хезмәт белән шөгыльләнү – дөньяда иң зур бәхеттер ул, минемчә. Һөнәри осталыкның нигезе – йөрәгең кушкан, җаның теләгән эш белән шөгыльләнүдә. Янәшәбездәге һәркем үзе теләгән эшне башкарсын, аннан тәм табып, рухи ләззәт алып яшәсен.

Автор: Саматова Зульфира Рифхатовна

Автор: Гиниятуллина Ильфира Сабировн

                                         Һөнәр сайлау-җаваплы эш.

     Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Бу хакта 14 — 15 яшьтәнгенә түгел, ә башлангыч сыйныфта укыганда ук башларга кирәк, минемчә. Тора-бара яңа теләк-хыяллар барлыкка килергә мөмкин. Ә инде югары сыйныфларда укыганда үзләренә кирәкле профиль буенча белемнәрне  арттыра алу мөмкинлеге булачак әле аларга.

  Башлангыч сыйныфта һәнәр сайлау нинди юнәлештә алып барыла соң? Әлбәттә, тәрбия сәгатьләрендә, класстан тыш чараларда, нинди дә булса дәрес моментларында,технология дәресләрендә, рәсем һәм иншалар конкурсларында, төрле һөнәр ияләре белән очрашуларда.Һәр ел саен диярлек, гимназиябездә сыйныфлар арасында  һөнәр сайлауга багышланган сәхнә күренешләренә конкурслар оештырылып килде.Быел исә ул 1-2сыйныфларда рәсем бәйгесе, ә 3-4 сыйныфларда иншалар бәйгесе итеп игълан ителде.                   Башлангыч сыйныф укучылары белән бу юнәлештә эш алып барганда, без күбрәк күренекле мәгърифәтчеләребез Риза Фәхретдин, Каюм Насыйри тәгълиматларына таянып эш итәбез. Моның ачык мисалын күптән түгел генә 4 сыйныфта үткәрелгән сыйныф сәгатендә күрергә була. Мәгърифәтче, галим Каюм Насыйринең  “ Тәрбия китабы”нда балаларга биргән нәсыйхәте белән таныштык. 

( 1 слайд)  “Әй җаннарым, угланнарым, хикәятемне ишетегез – һөнәр өйрәнегез. Дөньяның байлыгына ышанырга ярамый. Алтын-көмешләр кеше өчен хәтәрдер: аны я карак алып китә, я утта янып бетә. Әмма һөнәр ышанычлы дәүләттер, һөнәр иясе байлыгын югалтса да кайгырмас. Әй угыл, син дә шулай һөнәр өйрән, тәрбияле бул, белем ал.”

Балаларга түбәндәге сораулар бирелде:

—Бу хикәяттән ниләр белеп калдыгыз?

—Һөнәргә өйрәнергә куша. Тәрбияле дә, белемле дә булыгыз, ди.

Һөнәрле кеше – бай кеше. Малы югалса да, ул үзе югалмый. К. Насыйри да иң беренче баланы кечкенәдән һөнәргә өйрәтергә кирәклеген әйтә.

-Әйе , һөнәре булган кеше үз белгәннәрен башкаларга да өйрәтә.

(Һөнәрнең кеше тормышында мөһим урын тотуы турында фикер алыштык.)

     3 нче сыйныфта үткәрелгән Һөнәрләр аланында”дигән  класстан тыш чара безнең сыйныф укучылары өчен генә түгел, ә бу чараны  караган  башка сыйныф укучылары өчен дә файдалы булгандыр дип беләм. Әлбәттә бу чарага әзерлек һөнәрнең лексик мәгънәсен ачыклаудан башланды.Аның кул көче белән башкарылган эш икәне аңладык.

    — Нинди һөнәрләр турында ишетеп, күреп, укып беләсез?( Балта остасы, тимерче, сәгать төзәтүче, аш пешерүче, элемтәче)

—  Нинди дә булса һөнәргә ия булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк,  кайсы сыйфатларны үзеңдә булдырырга кирәк? (Укырга, түземлек, сабырлык, ихтыяр көче, тырышлык, теләк, сәләт)

—Укымыйча яки эшләмичә яшәп буламы? ( Кешенең һөнәре, кәсебе, шөгыле булырга тиеш. Юк, бу очракта кеше начар юлга баса.) -дигән сорауларга  җаваплар алынганнан соң

— Нәрсә ул профессия? икәнен ачыкладык.Профессия ул— Билгеле бер хәзерлек, белем таләп итә торган хезмәт икән.

— Һөнәр белән профессия арасында аерма бармы соң?

— Бар. Профессия алу өчен махсус уку мәҗбүри, ә һөнәрнең кайберләрен укымыйча да үзләштереп була.

Ә хәзер 3 сыйныфта  үткәрелгән “Һөнәрләр аланында”дигән кичәдән берничә фрагмент карап үтик.

(Слайдлар)

   Үзегезнең танышларыгыз, дусларыгыз, туганнарыгыз арасыннан нинди  Һөнәр  осталарын әйтә аласыз? дигән сорауга балалар бик теләп җаваплар бирәләр. Рәсем конкурсларында , әдәбият дәресләрендә бирелгән иҗади эшләргә шулар турында рәсем ясыйлар.Ә малайларга кечкенәдән үк аларга һөнәрле булу кирәклеген төшендерергә тырышабыз.Мәсәлән,

 — Сезгә ,егетләр, бигрәк тә һөнәрле булу кирәк. Сез барыгыз да — булачак гаилә башлыклары. Шулай булгач, сез яклаучы, саклаучы, туендыручы кеше булачаксыз. – дип. Гадәттә, малайлар әтиләренә охшарга тырыша. Әтиләре  яки әниләре  белән уртак шөгыләре , алардан өйрәнгән һөнәр турында сөйләргә яраталар.

     Безнең шәһәребезнең танылган  үз һөнәр ияләре  бар. Алар  белән танышу өчен 3-4 сыйныф укучылары белән шәһәр тарихы музеена экскурсияләр оештырыла. Шәһәр төзелешендә катнашкан  танылган шәхесләребез турында кызыклы мәгълүматлар туплап, проект эшләре ясаган укучылар да бар.

   Соңгы еллардагы статистик мәглүматълар буенча 40 000 төр һөнәр булуы билгеле. Һөнәр сайлаганда хезмәт базарындагы хәлләрне  дә истә тоту зарур. 4 нче сыйныфта мәшгульлек үзәге , хезмәт базары турында да төшенчәләр бирелә.

    Башлангыч сыйныфларда һөнәр сайлауга юнәлеш бирү максатыннан, татар халык авыз иҗатыннан мәкальләргә ,уеннарга, тестларга да күп урын бирелә.Мәсәлән,

“Мәкальләрне  дәвам ит!”уены.

1. Һөнәр иясе бай булмас,( бай булмаса да ач булмас.)

2. Эшчән бәхетне эшендә күрер, (ялкау бәхетне төшендә күрер)

3. Һөнәр утта янмый, (суда батмый торган хәзинә)

4. Һөнәр ашарга сорамый, (үзе ашата.)

5. Һөнәрленең кулы алтын,( акыллының акылы алтын).

6. Һөнәрле үлмәс,……………..(.һөнәрсез көн күрмәс).

7. Хезмәт иясе-……………..(хөрмәт иясе).

8. Эше барның…………..(.ашы бар.)

9. Эш сөйгәнне……………..(.ил сөйгән).

10. Агачны яфрак бизәсә,………………(.кешене хезмәт бизи).                

Игътибарлылыкка уен.

1 төркем.

1. Күзе яхшы күрә, сәламәт, акыллы, түзем, тиз фикерли, компьютерны яхшы белә (программист)

2. Аралашучан, батыр, сабыр, күп укучы, матур сөйләшүче, күп йөрүче, табигатьнең бөтен авырлыгына түзә алучы (почтальон)

3. Таза, сәламәт, акыллы, батыр, биектән курыкмаучы кеше (очучы)

4. Иҗади, хыялый, күп күрә белүче, тырыш, сабыр, төсләрне аеручы, табигатьне һәм кешеләрне яратучы, эш коралы – пумала (рәссам).

2 төркем.

1. Хезмәт ярата, игътибарлы, сабыр, төсләрне аеручы, юл билгеләрен яхшы белә, кешеләр белән тиз уртак тел таба (шофер)

2. Үсемлекләр үстерү өчен җанын-тәнен кызганмаучы хезмәт иясе, җәй көне басудан кайтмый (агроном).

3. Сызымны яхшы сыза, укый, планлаштыра, оста сөйли, ышандыра, үзен яклый, эшен күрсәтә, төрле проектлар эшли. (архитектор)

4. Матур яза, балаларны ярата, әдәпле, күп белән, сабыр, таләпчән (укытучы, педагог)

Тест.

Бу тест киләчәктә   нинди һөнәр иясе булуыгыз һәм сезнең хыялларны билгеләячәк.

Үзегез турында күбрәк белер өчен геометрик фигуралар белән эшләнгән шаян тест ярдәм итәм. 3 геометрик фигура- өчпочмак, түгәрәк, квадрат кулланып 10 элементтан торган кеше рәсеме ясарга. Бөтен  фигураларны кулланырга. Эшнең сыйфаты әһәмиятле түгел. Артык өлешләр ясалса, аларны сызып куярга, ә җитмәсә өстәп ясарга.  30 секунд вакыт бирелә. (Укучылар ясый).)

Тестның нәтиҗәсен ачыклау өчен  өчпочмакларны санагыз

Беренче  тип: 6-8 өчпочмак. Җитәкчеләр тибы, яхшы укытучылар. Лидерлык сыйфаты бик ачык сизелә, кешеләрне  бик яхшы аералар, мәгълүмат белән эш итәләр.

Икенче тип: 5 өчпочмак.  Җаваплы башкаручы, яхшы оештыру сәләтле. Үзенең эшчәнлеген азагына кадәр уйлап эш итүче яхшы белгеч.

Өченче тип: 4 өчпочмак. Талант һәм кызыксыну төрлелеге бар.  Шәхси эшкә сәләтле.

Дүртенче тип: 3 өчпочмак.  Галим тибы. Бер эш төреннән икенчесенә җиңел күчә ала.

Бишенче тип: 2 өчпочмак . Сәнгать белән ,  кеше белән кызыксыну көчле. Яңа, гадәти булмаганны бик тиз сизүчән.

Алтынчы тип: 1 өчпочмак. Уйлап табучы, рәссам, конструктор. Күзаллау  сәләте көчле.

       Бу тест  төрле яклап талантны күрсәтми. Ә шулай да ул балаларга  үзләре, мөмкинлекләре, сәләтләре турында уйланырга мәҗбүр итәр. Бу сәләтләрен үстерә башларга ,  һөнәр сайларга ярдәм итәр.

       Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Нинди генә чорда яшәсәк тә, без намуслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиешбез. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» дигән мәкаль һөнәр белгән һәр кешегә туры килә. Һөнәребез булса, авырлыктан курыкмасак, эш яратсак, без үзебезне иң бәхетле кеше дип саный алабыз.Ә инде укытучы өчен һәр укучысының тормышта үз юлын таба алуы,  уңышларга ирешүе  бик мөһим. Бу уңышларның нигезе башлангыч сыйныфларда ук салынса, хезмәтебезнең җимеше мул булыр.

Татарча сочинение “Яраткан һөнәрем|Яраткан хонэрем”

Сочинение на татарском языке на тему “Яраткан һөнәрем”/”Яраткан хонэрем”
Дөньяда Һөнәрләр бик тә күп, ләкин һәр кеше ошаган һөнәрне сайлый. Мин табиб булырга телим, чөнки бу һөнәр бик кирәкле эш. Мин мәктәптә биологияне, химияне бик тырышып өйрәнәм. Табиб күп белергә тиеш. Табиб тормышта да, эштә дә жаваплы, игътибарлы, гадел, акыллы булырга тиеш. Мин дә шундый булырга телим. Безнең шәһәрдә медицина институты бар. Мәктәпне тәмамлагач, мин анда укырга керергә телим. Анда укырга, аны тәмамлагач, кешеләргә ярдәм итәргә хыялланамЕще сочинения на татарском языке со схожей к “Яраткан хонэрем” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

Обновлено: 12.03.2023

Төзеде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сабирова Т.Г.

Максат: “Әнкәй”, “Клиндерләр эзлим” шигырьләрен анализлау аша шагыйрьнең әнисенә булган мәхәббәтен укучыларга җиткерү;

укучыларның сөйләм телен үстерү һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү;

әниләргә карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү, иҗатка омтылыш булдыру.

Җиһазлау: шагыйрь портреты, компьютер, , китап күргәзмәсе, , тактада эпиграф: “Ата-ананы хөрмәт иткән , аларга хезмәт күрсәткән, күңелләрен хуш кылган уллар- кызлар Аллаһы тәгаләнең дустыдыр”. ( Мәүлә Колый, 17 нче йөз шагыйре)

Дәрес барышы

I . Оештыру. Уңай психологик халәт булдыру.

-Исәнмесез, укучылар. Ягез әле , бер-беребезгә карап елмайыйк. Сез бик ягымлы, матур. Шушы җылы мөгамәләдә дәресебезне башлап җибәрик.

II . Өй эшен тикшерү. СИНГЛ РАУНД РОБИН структурасы кулланыла.

Укучылар, без алдагы дәрестә кайсы шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәндек?

Шагыйрь ничәнче елда һәм кайда туган?

Әти-әнисе турында нәрсәләр беләсез?

С.Хәкимнең язу стиле нинди?

С. Хәкимнең танылган шагыйрь булуын ничек дәлилли аласыз?

“ С. Хәким — фронтовик-шагыйрь” дип тә әйтәбез. Сугышта күрсәткән батырлыгы өчен нәрсә белән бүләкләнә?

Шагыйрь, сугыштан кайткач та, иҗат эшен ташламый. Сәламәтлеге бик начарланып кайта, ләкин тормыш иптәше аны бала тәрбияләгән кебек карый.

Шулай, сугыштан кайткач, Бауман урамы буйлап бара икән. Радиодан Зифа Басыйрова башкаруында “Юксыну” җыры яңгырый. Диктор “халык җыры” дип игълан итә. Ә бу шигырьнең авторы кем була инде?

Шигырьдә нәрсә турында сүз бара иде?

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

-Менә шул сагыну, ярату хисләре башка шигырьләргә дә күчә. Ярату төрле-төрле була бит: дусларны, туганнарны, әти-әниләрне ярату. Ә әниләргә булган мәхәббәт хисен С.Хәким “Әнкәй”, “Клиндерләр эзлим” шигырьләрендә сурәтли. Безнең бүгенге дәрестә максатыбыз: әлеге ике шигырьне укып фикер алышу, авторның әнисенә булган мөнәсәбәтен күрсәтү һәм шундый тойгыларны үзебездә дә булдыру.

Әйдәгез, эпиграф белән танышыйк. Сез бу сүзләрне ничек аңлыйсыз? Бүген дә актуальме?

“Әнкәй” шигыренә мөрәҗәгать итик. (Укытучы шигырьне үзе сөйли.)

Шигырьне чылбырлап та укып карыйк.

ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН структурасы кулланыла.

Шигырь кемгә багышланган?

Әниләргә хас сыйфатларны әйтегез әле.

Шигырьдә әни кайсы урында, кайда сурәтләнә? (Кое янында)

Ни өчен? (Чөнки кое янына кеше җыела, анда төрле хәбәрлә ишетергә мөмкин.)

Укучылар, дәреслектә бирелгән рәсемгә карагыз әле. Сездә нинди фикерләр туды?

Бала чагында һәрберебезгә әти-әниләр, һичсүзсез, бик кирәк. Ни өчен?

Ә үскәч, әниләр яныннан читкә киткәч? Шагыйрь бу фикерне кайсы юлларда әйтә? ( Үзебез дә зурлар булгач, безгә әниләребезнең акыллы киңәшләре бигрәк тә кирәк. “Шул сүзләрең синең искә төшә,

Юнәлсәм дә менә кай якка “, ди шагыйрь)

“Бала күңеле далада” дип үпкәли әни. Нигә үпкәләргә мөмкин соң ул?

( Әнисе көткән чакларда бала кайтмый.)

Бик дөрес, укучылар. Ә менә шушы фикерне халык ничек әйтә? Әлеге әйтемнең беренче өлеше ничек иде? ( “Ана күңеле балада”.)

Фикерегез, җавабыгыз белән килешәм. Соңгы ике юлга кабат мөрәҗәгать итик. Бу юллар белән шагыйрь нәрсә әйтергә тели? ( Тулы чиләк белән очрау — яхшы фал. Башкаларның юлы уңа. Изге күңелле кеше генә шулай эшли. )

Сез шагыйрьнең фикерләре белән килешәсезме?

Шагыйрь әнисенең күңелен әнә ничек сурәтләгән. Ә сезнең әниләрегезгә карата нинди әйтер сүзләрегез бар микән ?

Үзеңне сынап кара!

3 вариантта шигырь язу башкарыла.

1 в. Әни, нинди ягымлы син,

2 в. Терәк сүзләр; әнием, бәгырем, кадерлем, үстердең, назлап, онытмам, сагынам, рәхмәтем.

кулларың – улларың; йөзләре – күзләре; уятуыңны – озатуыңны, әнием – бәбиең.

Физкультминут. ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР структарасы ярдәмендә.

Шагыйрьнең әнисенә мәхәббәте башка шигырьләрдә дә, мәсәлән, “Клиндерләр эзлим”дә дә урын алган.

Бер карасаң, шигырьне утырдың да яздың кебек. Ә бит шигырьне язарга нәрсәдер этәрә. Казанда студент чагында миңа үземә шәхсән С.Хәким белән очрашырга туры килде. С. Хәким менә без хәзер укыячак шигырьнең ничек язылганын, әнисенең һәрвакыт клиндер алып кайтырга үтенүен, аның чынлап та клиндер яратуын искә алып сөйләде.. Димәк, шигырь юктан гына язылмый икән, ниндидер эчке көч була.

Ә сез клиндер сүзен аңлыйсызмы?

Клиндер – төче камырдан боҗра формасында ясап пешерелгән күмәч.

Сәнгатьле итеп, үзебез дә укып чыгыйк.

Лирик герой әнисенә күчтәнәчкә дип нәрсә эзли?

Әнисе үзе үтенәме, әллә лирик герой шуны алырга телиме?

Ә нәрсә алып кайтасы килә?

Кайвакытта үзе кайта алмаса , яки башкача, клиндерләрне җибәрергә дә туры килгәндер. Лирик герой бу хәлне ничек кабул итә?

Лирик герой әнисенең теләген үтиме?

Кайсы юллардан ачыклыйбыз?

Димәк, шагыйрь әнисен бик ярата.

С. Хәким үзенең әнисен, хатынын, балаларын яраткан, хөрмәт иткән. Атаның мәхәббәте балаларына да күчкән. Аның улы, Татарстан Республикасы Президенты М.Шәймиевнең киңәшчесе Рафаэль Хәкимов, әтисенең иҗатын укучыларга якынайту өчен күп көч куя. 2005 елда “С.

Хәкимнең яңа көне” исемле фильм төшерелгән. Әлеге фильм беренче халыкара фестивальдә “Милли тради ц ияләргә сак караш” номина ц иясендә беренче урынны алды.

Кеше китә, җыры кала, диләр. Шагыйрь мәңгегә китте, җыры калды, шигырьләре калды.

Укучылар, ә сезнең күңелегездә С.Хәкимнең нинди шигырьләре урын алды?

Автор бу шигырьләре белән нәрсә әйтергә тели?

V. Өй эше бирү.

— Өйдә әниләр турында яки туган як авыл хакында шигырь яки мәкалә язарга омтылыгыз.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Описание зимней природы в сочинении учащейся Гареевой Луизы.

Ҡыш миңә ни өсөн оҡшай?

Ябалаҡлап ергә ҡарҙар яуа,

Сабый ҡарҙар уйнай hayaлa.

Йөрәккәйем уҙенә дауа ала.

Оҙаҡ көттөрөп , һағындырып әсе елле ҡыш та килеп етте. Ер-әсәгә хужа булыуын күрһәтеп һалҡындары башланды .

Ябалаҡлап ҡарзар яуа. Уларҙы ситтән генә күзәтеп торһаң куңелгә рәхәтлек хисе тула. Шаян ҡар бөртөктәре керпектәргә , биткә ҡунып ҡапыл юҡ була. Ҡайҙалыр ашығыусы шаян ел ҡарҙарҙы төрлө ергә туҙҙыра, ҡар бөртөктәрен үҙ көйөнә бейетә, шулай узенең көсөн , ҡеүәтен күрһәтә .Балаларҙы ҡыуандырып , ҙур-ҙур тауҙар өйөп ҡуя, ә саналарын һөйрәп, шатланышып өйҙәренән сыҡҡан ҡыҙ, малайҙарҙы күрһә улар менән уйын башлап ярышкандай була, ҡалышмаҫҡа тырыша .

Ҡыш көнөндә урман менән ялан үҙе бер әкиәт донъяһы ул! Аҡ мамыҡ шәлдәрен ябынған, көмөш бәҫ ҡунған ағастар бер һоҡланғыс мөғжизә .Ара-тирә йәшел энәләрен тырпайтып , маһайышып ултырған шыршы , ҡарағайҙар күренә. Ошо сихри тынлыҡты боҙоп һайыҫҡан шаҡырлай , урман докторы тумыртҡа туҡылдауы ишетелә.

Ялан бөтенләй буш ҡалған . Мамыҡ ҡар һибелгән киң яландың уртаһында ғына төлкө , ҡуян эҙҙәре сыбарланған. Матур ҙа инде ҡышҡы тәбиғәт! Ер һулышы ис киткес саф һәм тәрән. Үҙеңде ожмахта тояһың . “ Әл дә ошонда тыуып – үҫкәнмен!”-тип ҡыуанаһың . Уйланырға, хистәргә бирелергә яратҡанғамы , мин ҡышты үҙ итәм .

Ҡыш-бик танылған рәссам –скульптор ҙа . Төн үткәнсе йылға аша көмөш күпер һалып куя. Өйҙәргә , ҡаралты – ҡураға осло бүрек кейҙерә, тәҙрәләргә һырлап-семәрләп матур биҙәктәр төшөрә.

Ҡыш миңә бик оҡшай, сөнки рәхәтләнеп саңғыла йөрөйһөң, санала шыуаһың, саф һауа һулайһың . Ҡыштың бөтә матурлығы шунда . Ул уҙенең сатлама һыуыҡтары, ҡарлы бурандары , ыжғыр елдәре менән кешеләрҙе сыныҡтыра , үҙенсә һынай ҙа .

Ҡар яуа! Яуһын ,яуһын ҡар! Ул-шаулап килер яҙыбыҙ ,шау сәскәле , йәйебеҙ , мул уңышлы ҡөҙөбөҙ.

Шайхутдинова Лилия Магфуровна

Әни – һәр кеше өчен иң якын, иң кадерле кеше. Ул безгә әлеге дөньяда яшәү хокукын, тормыш биргән. Бала иң беренче сүзендә “әни” дип, юкка әйтмидер. Һәр әни үзенең баласы турында кайгыртып калмыйча, анда кешелеклелек, әдәплелек сыйфатларын да тәрбияли. Әни безне мөстә – кыйль фикер йөртергә, үзебезнең хаталарны танырга ярдәм итә. Тормышның булачак һәм үткән көннең кадерен белергә өйрәтә. Нәкъ әни безгә кешенең кадерен белергә, туганнарың турында кайгыртырга, өлкәннәрне хөрмәт итергә өйрәтте. Бары әни генә синең уңышларыңа һәм ирешкән дәрәҗәләреңә чын күңелдән куана.

Әни – безнең киңәшче.Ул безгә дөресен әйтүче, хаталарыбызны төзәтеп, туры юлга бастыручы. Хәтта өлкән кешеләр дә еш кына әниләренә мөрәҗәгать итәләр. Һәр кеше үз әнисен үзенчә ярата: кемдер аңа матур сүзләр белән эндәшсә, кемдер өй эшләрен эшләргә ярдәм итә, әнисе турында кайгырта. Начар әниләр булмый. Әни кеше беркайчан да үз баласын алдамый. Җир йөзендә һәр әни баласы өчен хәтта сәламәтлеген дә кызганмый. Әни безнең яратуны таләп итмичә, чын күңеленнән, ихластан ярата.

Әлбәттә, мин үземнең әниемне яратам һәм хөрмәт итәм. Ул минем бик яхшы, юмарт һәм гадел. Үзеңең серләреңне сөйләп була торган, гел киңәшләр сорап була торган кешең булуы – зур бәхет. Әнием кояш кебек, гел балкып, һәрберебезнең күңелен күрүче нур кебек. Аннан башка дөньяны күз алдына китерергә дә куркам. Әнием мине бик күп нәрсәләргә өйрәтте. Мин аңа бик рәхмәтле.

Һәрберебез дә әниләрнең эшләгән яхшылыклары өчен рәхмәтле булырга тиеш. Беркайчан да үз әниеңне онытма, чөнки аны дуслар да, акча да алыштырга алмый.

Әниегезнең кадерен белегез һәм яратыгыз!

“САМЫЙ ДОРОГОЙ ЧЕЛОВЕК”

Мама – это самый родной, близкий и дорогой человек для каждого из нас. Она дала нам самое ценное, что мы имеем – нашу жизнь. Не зря первое слово, которое произносит ребёнок — “мама”. Каждая мама не только заботится о своём ребёнке, но и старается привить ему самые лучшие человеческие качества. Мама учит нас самостоятельно принимать решения, признавать свои ошибки. Она учит нас ценить жизнь и каждое прожитое мгновенье. Именно она научила нас ценить людей, заботиться о близких и уважать старших. Только мама всегда будет искренне радоваться нашим успехам и достижениям.

Конечно же, я очень люблю и уважаю свою маму. Она у меня очень добрая и справедливая. Какое же это счастье осознавать, что есть человек, которому в любой момент можно рассказать что-либо или поделиться каким-то секретом и быть уверенным в том, что всё это останется между вами. Моя мама, как солнце, светит каждому в нашем доме. Я даже боюсь представить, что бы я без неё делала. Мама научила меня многому, я безумно благодарна ей за это.

Каждый из нас благодарен своей маме за всё, что она делает для нас. Не нужно никогда забывать о своих матерях, ведь никакие друзья, деньги не смогут заменить нам нашу родную маму.

Шайхутдинова Лилия Магфуровна

Әни – һәр кеше өчен иң якын, иң кадерле кеше. Ул безгә әлеге дөньяда яшәү хокукын, тормыш биргән. Бала иң беренче сүзендә “әни” дип, юкка әйтмидер. Һәр әни үзенең баласы турында кайгыртып калмыйча, анда кешелеклелек, әдәплелек сыйфатларын да тәрбияли. Әни безне мөстә – кыйль фикер йөртергә, үзебезнең хаталарны танырга ярдәм итә. Тормышның булачак һәм үткән көннең кадерен белергә өйрәтә. Нәкъ әни безгә кешенең кадерен белергә, туганнарың турында кайгыртырга, өлкәннәрне хөрмәт итергә өйрәтте. Бары әни генә синең уңышларыңа һәм ирешкән дәрәҗәләреңә чын күңелдән куана.

Әни – безнең киңәшче.Ул безгә дөресен әйтүче, хаталарыбызны төзәтеп, туры юлга бастыручы. Хәтта өлкән кешеләр дә еш кына әниләренә мөрәҗәгать итәләр. Һәр кеше үз әнисен үзенчә ярата: кемдер аңа матур сүзләр белән эндәшсә, кемдер өй эшләрен эшләргә ярдәм итә, әнисе турында кайгырта. Начар әниләр булмый. Әни кеше беркайчан да үз баласын алдамый. Җир йөзендә һәр әни баласы өчен хәтта сәламәтлеген дә кызганмый. Әни безнең яратуны таләп итмичә, чын күңеленнән, ихластан ярата.

Әлбәттә, мин үземнең әниемне яратам һәм хөрмәт итәм. Ул минем бик яхшы, юмарт һәм гадел. Үзеңең серләреңне сөйләп була торган, гел киңәшләр сорап була торган кешең булуы – зур бәхет. Әнием кояш кебек, гел балкып, һәрберебезнең күңелен күрүче нур кебек. Аннан башка дөньяны күз алдына китерергә дә куркам. Әнием мине бик күп нәрсәләргә өйрәтте. Мин аңа бик рәхмәтле.

Һәрберебез дә әниләрнең эшләгән яхшылыклары өчен рәхмәтле булырга тиеш. Беркайчан да үз әниеңне онытма, чөнки аны дуслар да, акча да алыштырга алмый.

Әниегезнең кадерен белегез һәм яратыгыз!

“САМЫЙ ДОРОГОЙ ЧЕЛОВЕК”

Мама – это самый родной, близкий и дорогой человек для каждого из нас. Она дала нам самое ценное, что мы имеем – нашу жизнь. Не зря первое слово, которое произносит ребёнок — “мама”. Каждая мама не только заботится о своём ребёнке, но и старается привить ему самые лучшие человеческие качества. Мама учит нас самостоятельно принимать решения, признавать свои ошибки. Она учит нас ценить жизнь и каждое прожитое мгновенье. Именно она научила нас ценить людей, заботиться о близких и уважать старших. Только мама всегда будет искренне радоваться нашим успехам и достижениям.

Конечно же, я очень люблю и уважаю свою маму. Она у меня очень добрая и справедливая. Какое же это счастье осознавать, что есть человек, которому в любой момент можно рассказать что-либо или поделиться каким-то секретом и быть уверенным в том, что всё это останется между вами. Моя мама, как солнце, светит каждому в нашем доме. Я даже боюсь представить, что бы я без неё делала. Мама научила меня многому, я безумно благодарна ей за это.

Каждый из нас благодарен своей маме за всё, что она делает для нас. Не нужно никогда забывать о своих матерях, ведь никакие друзья, деньги не смогут заменить нам нашу родную маму.

Читайте также:

      

  • Учимся писать изложение и сочинение 1 класс 1 часть
  •   

  • Человек и война сочинение
  •   

  • Каким путем человек идет к самому себе итоговое сочинение очарованный странник
  •   

  • Ничто не наводит на меня такую пространственную печаль сочинение егэ
  •   

  • Эрнест хемингуэй сочинение описание

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Хонэр утта янмый суда батмый торган хэзинэ дигэн сочинение
  • Хонэр турында сочинение татарча
  • Хонэр сайлау жаваплы эш сочинение
  • Хонда цивик егэ
  • Холщевников был самобытным писателем егэ