Хонэрлэр турында сочинение

   Бала туа, үсә һәм Кеше була. Бер кайгысыз  балачак, мәшәкатьле мәктәп еллары белән алышына. Төрле түгәрәкләр, күңелле кичәләр, кызыклы һәм мавыктыргыч очрашулар белән беррәттән сиздермичә генә чыгарылыш көне якынлаша. Барлык баланың башында бер уй: ничек ялгышмыйча үзеңне табарга?

   Һәрбер укучы үз гомерендә төрле адымнар ясый. Шуның иң мөһимнәренең берсе – һөнәр сайлау. Сайлый башлар алдыннан башка төрле-төрле әллә нинди уйлар килә. Үзеңне я бер рольдә, я икенчесендә итеп хис итәсең. Балачактан бөтен кызлар да диярлек җырчы, биюче, актер булырга хыяллана. Ә малайлар арасында космонавт булырга теләмәүчеләр бик сирәктер ул. Ләкин балачак хыялларын бик сирәк кеше генә тормышка ашыра.

   Һөнәр кием түгел. Ошамаса, аны салып ташлап та, еш алыштырып та булмый. Шулай икән, син аны сайлауга да җитди якын килергә  тиеш. Үзеңә туры килгән эшне очратмасаң, укырга керүне бераз кичектереп торырга да мөмкин. Әти-әниеңнең, дәүләтнең акчасы әрәмгә китсә, үзеңне гомерең буе битәрләвең бар.

   Мин кечкенә чагымда, биюче, сатучы, тикшерүче, укытучы булырмын дип хыялландым.   Танылган тикшерүчеләр, табиблар , укытучылар , артистлар турында китапларны күп укыдым.

   Мин дә бу темага күптәннән инде уйланып йөрим. Якында гына кондитер фабрикасы булганлыктан, үземне шунда итеп күз алдына китереп карыйм. Кызыктыра, ләкин минеке түгел.

  Шулай уйланып утырганда , телевизордан шәфкать туташлары, табиблар турында тапшыру башланды. Ак халатлар, мөлаем йөзләр, кешеләргә күрсәткән ихлас ярдәм, игелек күңелгә сеңеп калды. Хәзер бөтен уйларым белән мин медицинада. Бу кешеләр безгә сәламәтлек өләшүчеләр. Көчен , сабырлыгын кызганмыйча авыруларга үзләренең шифасын бирүче, язмышларны дәвам итүче. Шуңа да һәр кеше медик була алмый. Аның өчен табигатьтән табиб булып туарга кирәк, диләр. Бу сүзләр минемчә бик хак әйтелгән. Табиб – ул иң авыр һәм җаваплы шул ук вакытта һәрмәткә лаеклы һөнәр. Борынгы заманнарда бик сирәк кешеләр авыртуны баса торган дарулар уйлап чыгара торган булганнар. Шуңа күрә дә аларның урыннары түрдән булган. Мәсәлән теш авыруын сарымсак белән, аяклар сызлавын бака үләне белән, баш авыртуына әрем һәм мәтрүшкә суы эчеп үз-үзләрен дәвалаганнар. Минемчә, үзең ярдәм иткән кешенең сөенүен күрү нинди бәхет бит ул. Чын табиб өчен шуннан да бәхетлерәк мизгелләр юктыр ул. Алар : бөркетнеке кебек үткен күзләре, юлбарысныкы кебек кыю йөрәкләре, яшь киленнеке кебек йомшак һәм  җитез куллары булган кешеләр. Аларның девизы: кешегә зыян салмаска, эшләргә, яшәргә һәм көрәшергә. Безнең авылдагы шәфкать туташларыбыз бик яхшы. Кайчан гына алардан ярдәм сорама, алар шат күңел белән бик теләп булышалар, кулларыннан килгәнне эшлиләр.

     Хак сүз: без булдырабыз!

     Үстерәбез. Дәвалыйбыз.

     Терелгәнгә куанып,

     Дога кылып торабыз.

     Үзебез эшләгән эшкә

     Арта хөрмәт.

     Иң соңгы казанышны

     Йөрмибез читтән эзләп.

     Ниһаять , дәваладык диеп,-

     Дөньядан яшь алабыз

     Тайпылмасак шул юлдан,

      Әлбәттә, булдырабыз!

  Табибның һөнәре бик авыр булса да, мин шул һөнәрне сайлармын дип уйлыйм. Минем дә кешеләргә ярдәм итәсе, аларның сөенечләрен үземнеке итәсе, кешеләр белән  матур итеп, үз итеп аралашасым килә. Табиб сүзе 5 хәрефтән генә торса да, аның эчендә зур мәгънә ята. Ул тырыш, ярдәмчел, акыллы. Мәктәптә, гаиләдә, урамда үземне булдыра алган кадәр уңай яктан гына күрсәтергә тырышам. Минем  киләчәк тормышым өчен сайлаган һөнәрем- иң күркәм һөнәрләрнең берсе бит.

Татарча сочинение “Яраткан һөнәрем|Яраткан хонэрем”

Сочинение на татарском языке на тему “Яраткан һөнәрем”/”Яраткан хонэрем”
Дөньяда Һөнәрләр бик тә күп, ләкин һәр кеше ошаган һөнәрне сайлый. Мин табиб булырга телим, чөнки бу һөнәр бик кирәкле эш. Мин мәктәптә биологияне, химияне бик тырышып өйрәнәм. Табиб күп белергә тиеш. Табиб тормышта да, эштә дә жаваплы, игътибарлы, гадел, акыллы булырга тиеш. Мин дә шундый булырга телим. Безнең шәһәрдә медицина институты бар. Мәктәпне тәмамлагач, мин анда укырга керергә телим. Анда укырга, аны тәмамлагач, кешеләргә ярдәм итәргә хыялланамЕще сочинения на татарском языке со схожей к “Яраткан хонэрем” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

Минем һөнәрем – минем киләчәгем

Һәрберебез бала чактан ук булачак һөнәре турында хыяллана, тормышта үз урыны хакында уйлана. Мин үзенең профессиясенең кадерен белүче, яраткан эшенә бөтен гомерен багышлаучы кешеләргә баш иям.

Безнең мәктәптә профессияләр турында күп сөйлиләр, төрле һөнәр ияләре белән очрашулар уздырыла, оешмаларга экскурсияләр үткәрелә.

Менә мин мәктәпнең Туган якны өйрәнү музеенда. Монда намуслы һәм фидакарь хезмәтләре өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнгән якташлар турында сөйләүче материаллар бар. Үз вакытында сыер савучы Е. Ильина һәм бозаулар караучы Н. Романова Ленин орденына лаек булганнар. Алдынгылар арасында “Татарстанның атказанган нефтьчесе”, “Татарстанның атказанган агрономы”, “Татарстанның атказанган терлекчесе” бар. Болар барысы да авылдашларның хезмәт батырлыгы турында сөйли. Безнең авыл үзенең мич салучылар, балта осталары, тегүчеләре белән дан тоткан. Мин үземнең ерак бабайларымның алдынгы тракторчы булулары белән горурланам. 1976 нчы елда бабамның әтисе Андрей фидакарь эше өчен Хезмәт Кызыл Байрагы белән бүләкләнгән.

Һичшиксез, һөнәр сайлау күп факторларга бәйле. Шуларның берсе – кумирың булу. Минем өчен олы абыем Владислав юл күрсәтүче булып тора. Аның әлегә зур хезмәт тәҗрибәсе юк, мәктәп музее экспонатлары сөйли торган дәүләт бүләкләренә ия түгел. Ул әле ике ел элек кенә Лениногорск полтиех көллиятен тәмамлады. Абыем мәктәптә дә яхшы укыды. 9 нчы сыйныфтан соң көллиятнең “Электромеханика һәм электр җиһазларын техник эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү” бүлегенә укырга керде. Ул бирелеп укыды, анда аңа бар нәрсә дә ошый иде: төркемдәге микроклимат та, тулай торактагы шартлар да, уку бүлмәләре дә. Мин үзем дә бу уку йортында күп мәртәбәләр кунакта булдым.

Лениногорск политех көллияте – шәһәрнең иң дәрәҗәле уку йортларының берсе. Ул 1952 нче елның 2 нче октябрендә Татарстан Республикасы идарәсе “Хезмәт резервлары” әмере белән оешкан. 65 еллык юлы булган уникаль уку йортында минем абый да белем алган.

Уку дәверендә ул күп тапкырлар төрле һөнәри конкурсларда катнашты, грамоталарга, Рәхмәт хатларына лаек булды. Соңгы курста укыганда Казахстанда практика үтте. Укуын отличие белән тәмамлады. Хәзер исә үзенең белгечлеге буенча Әлмәт нефть институтында укуын дәвам итә. Абыемнан менә дигән энергетик килеп чыгасына ышанычым юк.

Абыем Владислав спорт белән даими шөгыльләнә. Кыш көне рәхәтләнеп мине хоккейда уйнау серләренә өйрәтә. Балык тоту белән мавыга, күп укый, әти – әниебезгә хуҗалыкта ярдәм итә, начар гадәтләр белән дус түгел.

Хезмәткә мәхәббәт безгә гаиләдә тәрбияләнгән. Әниебез эш сөючәнлеге белән безгә үрнәк. Әти белән хуҗалыкта эшлибез: техника ремонтлыйбыз, кышка печән әзерлибез, бакчада бәрәңге, малга чөгендер үстерәбез һ. б.

Хәзерге вакытта мин 9 нчы сыйныфта укыйм. Мине дә башкаларны кебек һөнәр сайлау борчый. Тик минем юлым инде сызылган. Бу – абыемның юлы. Мәктәптән соң укуымны политех көллиятендә дәвам итәргә хыялланам, электрик һөнәренә өйрәнәсем килә. Электрик профессиясе шактый яшь. Әлеге белгечлеккә ихтыяҗ көннән – көн арта. Аңа таләпләр дә үзгәрде. Элек примитив җайланмалар турында белем җитәрлек булса, хәзер алдынгы технологияләр тирән белем һәм техник мәгълүмат яңаруын таләп итәләр. Энергетик булу – җаваплы һәм почётлы. Кайчан алар чын батырлык күрсәтәләр. Электролинияләрдә, җитештерүдә еш кына аварияләр була. Мондый хәлләрдә энергетиклардан профессиональлек һәм кыюлык таләп ителә. Нинди дә булса сәбәпләр аркасында электроэнергия сүндерсәләр, күңелсез була. Әйтерсең, тормыш тукталган. Һәм кабат яктылык! Энергетиклар, тылсымчылар кебек: җитешсезлекләрне бетерәләр, ут кабызалар, кешеләрне куандыралар. Менә ул нинди кирәкле, шәфкатьле һәм заманча һөнәр!

Егоров Вячеслав

Егоров Вячеслав

Һөнәрләр

Җир
йөзендә нинди генә һөнәрләр юк: укытучы,
табиб, сатучы, рәссам, шәфкать туташы,
тәрбияче һәм башкалар. Һөнәр сайлау бик
җаваплы эш, шуңа күрә мин моның турында
күп уйладым. Чөнки
бу характерыңны һәм тормышка әзерлегеңне
сынау дигән сүз.

Кешеләрне
дәвалау өчен табиб кирәк, балаларга
белем бирү өчен укытучы кирәк. Төзүчеләр
булмаса, йортларны кем төзер иде?
Тегүчеләр теккән матур киемнәрне барыбыз
да киябез. Ә пешекчеләр безне тәмле
ризыклар белән сыйлыйлар.

Минем
әти-әниләрнең, туганнарның да һөнәрләре
начар түгел. Әтием
төзелештә инженер-төзүче булып эшли.
Ул Кама политехника институтын бетергән.
Әтием бик тырыш һәм эшчән. Аны
эшендә ихтирам итәләр, аның белән киңәшеп
эшлиләр. Әтиемне гадел, намуслы, тәртипле,
зыялы булган өчен яраталар. Әтинең
сеңеле, Алсу апа, балалар бакчасында
тәрбияче. Ул анда унбиш елдан артык эшли
инде. Тәрбияче булыр өчен балаларны
яратырга кирәк, аларны аңлый белергә
кирәк. Әтинең тагын бер сеңеле бар. Ул
шифаханәдә шәфкать туташы булып эшли.
Аның эше бик җаваплы.

Минем
әнием пешекче. Ул мәктәп ашханәсендә
эшли. Әниебез өйдә дә тәмле ашлар,
бәлешләр, өчпочмаклар пешерә. Әнинең
энесе, Ринат абый, кәсепкәр. Аның үз
кибете бар. Минем апам, Гөлназ, мәктәптә
математика укыта. Ул балаларны һәм
үзенең эшен бик ярата. Абыемның исеме
Руслан. Ул шифаханәдә табиб булып эшли.
Руслан Казанда медицина университетын
тәмамлады.
Ул белгечлеге буенча — хирург. Бу —
бик кирәкле һәм игелекле һөнәр.

Табиб

Табиб
булырга җыенган
кешегә нинди сыйфатлар кирәк? Әлбәттә,
ул кешеләрне яратырга һәм ягымлы булырга
тиеш. Чөнки табибның вазифасы –
авыруларның газапларын җиңеләйтү һәм
үлемнән коткарып калу. Табиб
булу өчен кеше тормышта да, эштә дә
шәфкатьле, җаваплы, акыллы, гадел булырга
тиеш. Эгоист кеше табиб була алмыйдыр
дип уйлыйм. Табиб
кыю булырга тиеш. Аңа эпидемия булган
урынга беренче булып барып керергә туры
килә бит. Табиб игътибарлы да булырга
тиеш. Игътибар белән карамаган табибка
авыру ышанмаячак, ә табибның уйламыйча
әйткән сүзе, авыруны куркытып, терелүгә
ышанычын бетерергә мөмкин. Табибка
күзәтүчән һәм сабыр булырга кирәк. Ул
авыру серен саклый белергә тиеш. Аңа
әле тәвәккәл булырга да кирәк. Табиб
— бик дәрәҗәле, кирәкле кеше.

Хезмәт

Без
кулланган һәм алардан башка бер көн дә
яши алмаган барлык нәрсәләр дә диярлек
– кеше кулының эше, хезмәт нәтиҗәсе.
Кеше үзенең хезмәте, куллары, акылы һәм
энергиясе тудырган әйберләр белән
данлыклы.

Хезмәт
кешенең үзен дә барлыкка китергән, шуның
нәтиҗәсендә кеше камилләшә бара. Хезмәттә
кешенең сәләте һәм таланты ачыла, белеме
киңәя. Кеше физик яктан ныгый, аның
ихтыяры һәм характеры чыныга. Чөнки
хезмәт ул – көч кую да, түземлелек тә,
тырышлык та, тегәллек тә, пөхтәлек тә,
башкаручанлык та, тапшырылган эшкә
җаваплылык та.

Безнең
ил – үзеңнең көчеңне һәм сәләтеңне
кулланырга мөмкин булган гаять зур
эшчәнлек мәйданы ул. Берәүләр төрле-төрле
машиналар төзи, икмәк үстерә, файдалы
казылмалар чыгара. Икенчеләре китаплар,
картиналар, музыка яза, спектакльләр
куя, кинофильмнар төшерә. Өченчеләре
энергиянең яңа төрләрен эзли, табигать
серләрен ача, галәмне өйрәнә.

1.
Кешене нәрсә барлыкка китергән?

2.
Хезмәттә кеше ничек үсә?

3.
Нәрсә ул хезмәт?

4.
Кешеләр нинди эшләр башкаралар?

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]

  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #

Светило науки — 6 ответов — 0 раз оказано помощи

Җир йөзендә тормыш казаны һәрчак кайнап тора. Кайчак керфекләрне күтәрә ал-маслык кайгы басып, дөньяны каплый, ул да булмый күңелләргә яшәү өмете өстәп, куаныч челтәре үрелә. Тормышта төрлесе була, ләкин һәрчак нәрсәгәдер төшендерү-че, юл күрсәтүче кирәк. Кешеләргә мәгънәле тормышны колачлар өчен укытучы канат куя. Ул тәрбияли, укыта, һәркемне кеше итәргә омтыла. Бу һөнәрнең бөекле-ген аңлаганга , әнием дә балалар  бакчасында педагог булып эшләгәнгә күрә, мин дә киләчәктә укытучы булырга  хыялланам.

     Укытучы эше җиңел түгел. Алар бар белгән белемнәрен балаларга бирүчеләр,  укучыларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап табучылар, һәр көнне күз нурларын түгеп дәфтәр тикшерүчеләр дә. Дәреслектән тыш, төрле мәгълүмат чыга-накларын, информацион технологияләрне кулланып, кызыклы дәресләр үткәрүче укытучы булу өчен бик күп сыйфатларга ия булырга кирәк. Алар – белемле дә, акыллы да, сабыр –түземле дә, гүзәл дә. Укытучы булу өчен иң кирәкле сыйфат – балаларны ярату, аларны бер

Мәгариф

“Минем булачак һөнәрем”

«Һөнәрле утта янмый, суда батмый». Бу мәкаль эчендә никадәрле сер яшеренгән. Ә нәрсә соң ул һөнәр? Һөнәр ул барыбызга да таныш сүз. Бу кем өчендер-яраткан эше, нәрсә булсада җитештерү, һөнәр -ул белгечлек, профессия. Һөнәрләр…Ниндие генә юк бит аның бу дөньяда?! Укытучы, табиб, шофер, пешекче һәм башкалар алар минемчә меңләгән. Барысы…

“Минем булачак һөнәрем”

«Һөнәрле утта янмый, суда батмый». Бу мәкаль эчендә никадәрле сер яшеренгән. Ә нәрсә соң ул һөнәр? Һөнәр ул барыбызга да таныш сүз. Бу кем өчендер-яраткан эше, нәрсә булсада җитештерү, һөнәр -ул белгечлек, профессия. Һөнәрләр…Ниндие генә юк бит аның бу дөньяда?! Укытучы, табиб, шофер, пешекче һәм башкалар алар минемчә меңләгән. Барысы да мөһим һәм кирәкле. Шофер буласың килә икән-шофер бул, тракторчы буласың килә икән -тракторчы бул. Һөнәрне сайлый гына белергә кирәк.Һөнәрне яратып, күңелеңә ятышлысын сайласаң гына, һөнәреңнең остазы була аласың. Мәсәлән, укытучы булу өчен-сабырлык, балаларны ярату, табиб булу өчен-игътибарлык, пешекче булу өчен-күңелең белән пешерергә кирәк. Һөнәр сайлау-минем өчен җаваплы эш. «Һөнәр кулдагы беләзек», диелгән мәкальдә.

Минем 2 нче сыйныфтан 7 нче сыйныфка кадәр укытучы буласым килә иде. Мин бәләкәй чакларда дусларым белән «укытучы уеннары» уйнап йөргән идем. Бәлки шуңа да ул вакытта укытучы буласым килгәндер. Миннән иптәшләрем: «Кем булырга телисең киләчәктә?»-дигәч, мин:»Укытучы булырга телим»-диюгә, алар миңа авызларын ачып карап торалар иде. Шулай бервакыт кинәт кенә миңа гел дә икенче бер уй килеп төште, ә табиб булсам?! Мин бу һөнәр турында бик нык уйландым. Бер генә көн түгел, ә берничә көн. Һәм әниемнән киңәш сорарга булдым: «Әнием, мин киләчәктә табиб була алырмын микән?»-дидем. Әнием миңа: «Әлбәттә, кызым, була алырсың. Минем уйлавымча,табиб булу сиңа бик килешер»-диде. Һәм шул көннән табиб һөнәрен сайларга булдым. Мин бәләкәй чакларда, авырганда, әниемнәр табиб чакырталар иде. Табибә апа килеп җитүгә, яныңа утыра да: «Балам, кайсы төшең авырта?»-дип, ягымлы итеп сорап куя һәм йомшак кына кулларын маңгаема куя. Ә ул кулларда күпме наз, ягымлык, җылылык бөркелә. Әйе, табиб булу өчен бит әле ягымлы да, назлы да булу мөһим. Табиб һөнәре-бик авыр эш. Ул гади дә, дәвалаучы да, ә кемнәр өчендер ул Аллаһы Тәгаләнең уң кулы да. Чөнки табиблар кешеләрнең гомерен коткарып кала алалар, аларны күпмедер дәрәҗәдә дәвалыйлар. Диагноз кую, операция ясау-барысы да табиблар җилкәсенә төшә. Ата-анага, дусларга, балаларга,беренче чиратта, иң авыр хәлне алар җиткерә. Һәрбер чирне уй-хисләре аша уткәрәләр. Бу һөнәр-дөньядагы иң игелекле һөнәрләрнең берсе. Табиб һөнәре гаиләдә дә,тормышта да бик кирәк. Гаиләдә берәр кеше авырый калса, аңа шунда ук ярдәм кулы суза аласың. Мин бу һөнәремне сайлавыма үкенмәм дип уйлыйм һәм язмамны күренекле рус язучысы А.П Чехов сүзләре белән тәмамлыйсым килә: «Табиб һөнәре-батырлык.Ул үз-үзеңне аямауны, күңелеңнең һәм уйларыңның саф булуын таләп итә».

Айзилә Мөхәммәтҗанова

Күгәрчен урта мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

метки: Яраткан, Дусларым, Шулай, Кызым, Ашыга, Белемль, Аваплы, Минемч

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

«Средняя общеобразовательная школа №27

с углубленным изучением отдельных предметов»

Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан

Сочинение “Минем яраткан һөнәрем”

Ф.И.О. учащегося (полностью)

Французова Азалия Руслановна

Контактная информация (класс, адрес, телефон, факс, эл. почта)

МБОУ «СОШ№27» НМР РТ, 10 в класс, 423570, Нижнекамск, Химиков, 106-50.

8(8555)410423,

[email protected]

Школа (номер школы, адрес и телефон, эл. почта)

МБОУ «СОШ№27» НМР РТ, 423570, Нижнекамск, Менделеева, 37а,

8(8555)410423,

[email protected]

Ф.И.О. директора школы

Ярцева Лидия Васильевна

Нижнекамск, 2016


Минем яраткан һөнәрем.

Җир йөзендә төрле һөнәрләр бар. Тормыш үзгәрә, җәмгыять үсә барган саен, аларның саны да арта бара. Һәр кешенең дә һөнәр сайлау буенча үз фикерләре, уйлары бар. Кемдер укытучы булырга хыяллана, ә кайбер кеше күңеленә табиб һөнәре хуш килә, шәфкать туташы да буласы килә. Кайбер кызлар үзләрен балалар бакчасы тәрбиячесе итеп күрә, ә кайбер дусларым заводта эшче булып эшләргә уйлый. Дусларым арасында бизнес белән шөгыльләнергә теләк белдерүчеләр дә бар.

Без менә шулай мәктәп елларында киләчәк һөнәребез турында уйлана башлыйбыз. Минемчә, хыял буш җирлектә генә туарга тиеш түгел. Минем һөнәр сайлавыма бер вакыйга сәбәпче булды.

Көзге каникул чорында авылга кунакка кайттым. Әбием, чөгендер төйгеченә кулын кыстырып, бармагын җәрәхәтләде. Мин әбиемә беренче ярдәм күрсәттем: бармагын дару белән эшкәртеп бәйләдем. Каннан куркучы әнием минем осталыгыма шаккатып та, сокланып та карап торды һәм : “Кызым, хирург булырсың әле,”- диде. Табиб булу уе миндә күптән туган булса да, мин бу хыялымны туганнарыма әйтмәгән идем. Алар мине дөрес аңламаслар, миннән көләрләр дип уйладым, чөнки нәселебездә бер генә медицина хезмәткәре дә юк бит.

Әнием минем сайлавыма каршы килмәде, киресенчә, сөенде генә. Мин химия, биология фәннәрен тырышып өйрәнә башладым.

Табиб — иң борынгы һөнәрләрнең берсе. Кешеләр бик иртә дәвалау серләренә төшенергә теләгәннәр. Дару үләннәре белән дәвалаучы карчыклар булган. Алар үз эшләрен теләп башкарганнар. Һәр төбәкнең кендек әбиләре, сөннәтче бабайлары булган. Авыл кешеләре аларны бик хөрмәт иткәннәр.

Еллар узу белән, кешеләр белемгә омтылганнар, сәламәтлек, дәвалау серләренә төшенгәннәр. Шулай итеп, медицина барлыкка килгән, ул үскән, ныгыган. Дарулар, аппаратлар, приборлар уйлап тапканнар.

Табиб булып эшләү кызыклы гына түгел, ә авыр да, җаваплы да. Мин бу һөнәр ияләрен бик белемле кешеләр булырга тиеш дип саныйм. Алар биология, анатомия, химия нигезләрен дә, барлык даруларның куллану тәртибен, медицина приборларының ничек эшләвен дә белергә һәм үз белемнәрен практикада дөрес кулланырга тиешләр.

Кайчагында дусларым белән һөнәр сайлау турында әңгәмә корабыз. Бервакыт, мин үземнең табиб булырга хыяллануым турында әйткәч, дус кызым миңа гаҗәпләнеп: “Син нәрсә! Аларның эшләре авыр, тынгысыз, җаваплы, шуңа карамастан хезмәт хаклары түбән,”- диде. Бәлки шулайдыр. Һөнәр сайлаганда хезмәт хакына карап түгел, ә күңелгә карап эш итәргә кирәк, дип саныйм. Минемчә, ашыга-ашыга яраткан эшеңә бару, сөенеп эшеңнән өйгә кайту — зур бәхет.

Һәр һөнәр иясенә аерым сыйфатлар хас, дип уйлыйм мин.Табиблар үз эшләрен яратырга, белемле, түзем булырга тиешләр. Авыруларны игътибар белән тыңлап, аларга дөрес диагноз кую зур сабырлык сорый.

Табиб үзе дә сәламәт булырга тиеш. 7-8 сәгать буена операция ясау хирургтан зур көч, саулык сорый.Шуның өчен мин сәламәт яшәү рәвешен алып барам, физик эшне теләп башкарам. Кышын чаңгыда шуам, җәен суда коенам.

Табиб авыруларны дару белән генә түгел, ә җылы мөгамәләсе, карашы белән дә дәвалый. Әниемнең дә, әбиемнең дә мине бик тәрбияле итеп күрәселәре килә. Алар миндә татар кызларына гына хас сыйфатлар тәрбияләргә тырышалар.

Табиб ике телне дә яхшы белергә тиеш, дип уйлыйм мин. Гомер буе авылда яшәгән әбиемә Казан хастаханәсендә ятарга туры килде. Дәвалаучы табибының татар булып, рәхәтләнеп аның белән үз телендә сөйләшүе турында әбием бөтен авылдашларына сөйләде. Димәк, мин телемне камил белергә тиешмен. Үземә шундый нәтиҗә ясадым.

Әлегә мин мәктәптә укыйм. Барлык фәннәрне дә тырышып өйрәнәм. Мәктәптә алган белемнәрем киләчәк һөнәремә нигез булыр дип уйлыйм мин.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Хонэрлэр куп кайсын сайларга сочинение на татарском языке
  • Хонэр утта янмый суда батмый торган хэзинэ дигэн сочинение
  • Хонэр турында сочинение татарча
  • Хонэр сайлау жаваплы эш сочинение
  • Хонда цивик егэ