Ильдар юзеев гашыйклар тавы сочинение

Югарылачынтау
т
өп дөем белем
бирү
мәктәбенең

татар
теле һәм әдәбияты укытучысы

Гариева
Лифә Фәгит кызы

Тема: Илдар Юзеевның “Гашыйклар тавы” әсәренә анализ

(9нчы сыйныф) (слайд 3)

Максат:

—          әсәрнең
эчтәлеген сөйли белергә, әсәрдәге төп һәм ярдәмче вакыйгалар арасындагы
бәйләнешне табу, анализлау

сәрнең проблемасын,
идеясын, темасын ачыклау

—          укучыларның
фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын арттыру;

—          укучыларда
туган якка мәхәббәт, табигатькә сак караш, мәхәббәткә тугърылык,  җаваплылык
тәрбияләү. (слайд 4)

Җиһазлау:

И.
Юзеевның “Гашыйклар тавы” әсәре, презентация, әсәргә иллюстрация,  дәреслек,
җыр.

Дәрес
планы:

I. Дәресне оештыру. Уңай
халәт тудыру.

II. Үзләштерелгән
белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү (
әсәрнең язылу елын, әсәрнең жанрын  билгеләү)

III. Әсәргә
анализ ясау (әсәрдәге төп һәм ярдәмче вакыйгалар арасындагы бәйләнешне табу, анализлау).

 Дәресне йомгаклау,
нәтиҗәләр чыгару.

V. Өй эше бирү.

VI . Укучыларга
билгеләр кую.
(слайд 5)

Дәрес
барышы.

I. Дәресне оештыру.

Дәреснең
максаты белән укучыларны таныштыру.

Укучылар,
без бүгенге дәрестә сезнең белән  И.Юзеевның “Гашыйклар тавы”  әсәрен өйрәнүне
дәвам итәрбез.  Әсәргә анализ ясарбыз.

II. Үзләштерелгән
белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү.

Гашыйклар
тавы” әсәре – жанры буенча нинди әсәр?

Жанры
буенча – повесть- поэма. Повесть, чөнки геройлар күп, вакыйгалар күп, күләме
зур.

Поэма, чөнки бу
–лирик эчтәлекле әсәр, авторның хисләре күп. Лирик герой автор белән туры килә.

Укучылар, мин сезне әсәрнең язылу тарихы белән таныштырып китәсем
килә. Әсәрнең сюжетын автор чынбарлыктан алган. Вакыйга аның туган якларында —
Башкортстанда бара. Автор Себергә баргач, Сәет Зилаеровның прототибы белән, ә
туган якларына кайткач, Мөнирәнең прототибы белән таныша. Һәм аларның язмышын
әсәргә нигез итеп ала.

— Әсәргә эпиграф итеп автор нәрсә алган? (Риваять)

(язмада
тыңланыла
).

— Бу риваять нәрсә турында? (Аучы үрдәкне ата, матурлык бетә)

 Әйдәгез,  әсәргә әйләнеп кайтыйк әле.  Мөнирә белән Сәетнең
язмышы ничек була
соң?

— Алар кайда очрашалар? (Алар урманда очрашалар.)

— Сәет Мөнирә белән  очрашуы турында ничек искә ала? (спектакльдан өзек карала).

2. “Гашыйклар тавы”
әсәренең сюжетын искә төшерү.  ( Әсәрдәге төп вакыйгаларны санап үтелә.)

Укучылар, ә хәзер әсәрдәге төп  һәм ярдәмче вакыйгаларны табабыз: 

(дәфтәргә язып киләләр)

Төп 
вакыйгалар:

Шагыйрьнең  Себердә
Сәет Зилаеров белән очрашуы;

Сәет белән Мөнирә
мәхәббәте;

— урманчы Сәетнең кыр
үрдәген атуы;

— сугыш башлануы;

— бер-берсен яраткан
ярларның аерылышуы;

Сәетнең биргән
вәгъдәсенә хыянәте,
аның
газаплы кичерешләре;

шагыйрьнең
Таллыкүлдә Өмет белән очрашуы;

Мөнирәнең вафат
булуы;

— Өметнең шәһәрне
калдырып, авылда калуы;

Авторның 
табигатьтәге фаҗига,
кошлар
язмышы өчен борчылуы.
(слайд 6)

Ярдәмче
вакыйгалар һәм символлар:

кыр үрдәген ату;

Серле үрдәк
образы(символ);

күлгә кошлар кайтуы;

Гашыйклар
тавы(символ);

яралы кош имвол);

хыялга ашмаган өметләр. (слайд 7)

Төп һәм ярдәмче вакыйгалар нинди алым белән бәйләнгәннәр? (слайд 8)

кабатлау алымы

инди
вакыйгалар кабатлана?

1)  Аучы
кыр үрдәге
н
ата,
  (риваятьтә),  
Сәет кыр үрдәге ата,  Өмет малайлар белән кыр үрдәге ата;

2)Серле
үрдәк
(символ) (риваятьтә),   Өметнең төшендә;

3)    ел
саен кошлар туган якка кайта;

4)  әсәрдә
”Яралы кош” җыры кабатлана.
”Яралы кош” җырын яшьләр
җырлый
,  Сәет җырлый.

5)    Гашыйклар
тавы-(символ)— риваятьтә,   Гашыйклар тавында   Мөнирә белән Сәет вәгъдә
бирешә, яшьләр Гашыйклар тавына бара.

6)   хыялга
ашмаган  өметләр ( Мөнирәнең,
Сәетнең,
Өметнең,
авторның өмете).

Мөнирәнең нинди хыялга
ашмаган өметләре бар?

—Мөнирә Сәетнең исән-сау кайтуына гомер буе өметләнә.  Башта Сәет
мәхәббәтенә өметләнә.Сәет фронтка киткәч,кайтырына өмет
ләнәҮлү
хәбәре килгәч тә өметләнә. Үзе үләр алдыннан да  теге дөньяда  очрашуына  өметләнә
.

улының исеме Өмет
–тормышка ашмый калган хыялы — өмете;

Таллыкүлнең
табигате матурлыгына, кошларның күлгә кайтуына өмет;

Ә Сәетнең?

Сәет гомере буе
кылган гөнаһлары,
хыянәте өчен үкенә, Мөнирәне, туган ягын, вәгъдә
биргән Гашыйклар тавын күрергә өметләнә;

— Автор нәрсәгә өметләнә?

— Автор
Таллыкүлнең гүзәл  табигатен күрергә өметләнә;

— Ә Өмет турында нәрсә әйтерсез?

— Өмет
тә туган авылының яңаруына, матураюына  өметләнә. (слайд 9)

Ярдәмче вакыйгалар әсәрдә нинди роль уйный?

Бу вакыйгалар
метафора ролен үтиләр.

-Нәрсә соң ул метафора?

— Ягъни ярдәмче вакыйгаларның күчерелмә мәгънәсен табабыз.

(күчерелмә мәгънәне
табу,
аңлату)

—  Кыр үрдәген ату — күчерелмә мәгънәсе
нәрсәдә соң?

Явыз, рәхимсез кешеләр табигатькә кул күтәрә, андагы җан ияләрен –кошларны үтерәләр, ана үрдәкне балаларыннан аералар. Ана үрдәк каргышы кешеләргә дә төшә.

Нәтижә; Сәет сөйгәнненән, туган җиреннән аерыла, үз баласы булуын
белми дә. Өмет гаиләсеннән, балаларыннан аерыла.

Серле үрдәк образы  нинди
мәгънәг
ә ия?


Серле үрдәк табигать  Сакчысы. Аның нигезе, тамыры. Үрдәккә атсалар,
табигатьнең дә матурлыгы бетә, күлләрдә сулар кибә. Ә сулыклар-кешелекнең, барлык
тереклекнең яшәү чыганагы. Мөнирә Өметкә төшендә Серле үрдәк булып керә, улы
белән сөйләшә. Мөнирә дә —табигатьне саклаучы. Үлгәнче авыл, тау турында
кайгырта. Гашыйклар тавын җимерергә барган бульдозерга каршы бара.

Укучылар, нинди нәтижә ясыйбыз?

Табигатькә зыян китергән кеше үзе дә рәхәт күрми бәхетсез, мескен
була. 

Күлгә кошлар кайтуының   мәгънәсе нәрсәдә?

Кошларның 
ел саен Гашыйклар тавындагы күлгә әйләнеп кайтуы.

        
Ә ни өчен әйләнеп кайталар?

        
 Кошлар үзенең туган ягына хыянәт итмиләр.

        
Ә хәзер Сәетне кошлар белән чагыштырыгыз әле?

        
 Сәет туган җирен оныта, читтә кала, сөйгәненә, туган ягына хыянәт
итә.

— Гашыйклар тавы ( мәгънәсе)

— Нәрсә ул тау?

 Тау-югарыга,
күк гөмбәзенә омтылган  биеклек символы.

 — Ә
ни өчен Гашыйклар тавы?

 Гашыйклар
тавы –исеменнән күренгәнчә , сөйгән кешеңә, биргән вәгьдәңә тугьрылык билгесе.
Антын бозган кеше, мәхәббәтенә хыянәт иткән кеше бәхетле була алмый. Гомер буе
вөҗдан газабы кичереп, газапланып яши. Бу-Сәет образы. Мөнирә әйтә: Гашыйклар
тавы — изге җир. Ул тау -Таллыкүлнең иманы.

— Нинди нәтижә эшлибез? Кеше дә үз
гомерендә , тауга менгән кебек, бөтен авырлыкларны җиңә-җиңә, өскә үрмәли,
бәхеткә ирешергә тырыша.

— Әйе, безнең геройлар да Гашыйклар тавында, матур табигать
кочагында вәгъдәләшәләр. Аларның тормышы матур булыр кебек. Ә алар бергә була
алмыйлар. Ни өчен?
(Сәет
бу күлдә үрдәк ата.)

Өмет нинди мәгънәгә ия?

— Өмет—кешегә
тормыштагы авырлыкларны җиңәргә булыша. Бары тик матур, изге хыяллар гына бик
авыр вакытларда да , кешелек сыйфатын югалтмыйча, кеше булып калырга ярдәм итә.
Аның өчен Мөнирә кебек нечкә, саф күңелле булырга кирәк.

Димәк,
 Өмет — кешене яшәтүче матур хыял.

Яралы кош ( мәгънәсе) — җырда,
төштә әйтелә. Төп мәгънәсе — аучылар атып, яраланган, канатлары сынган мескен, кызганыч
кош .Ул зәңгәр һавага очып  китә алмый .

— Яралы кошны кемнәр белән чагыштырыр идегез?

 Күчерелмә
мәгънәсе — Мөнирә дә үзен яралы кош белән чагыштыра . 

Ул
: “ Иң әүвәлге  әнкәбез –Гашыйклар тавында Серле үрдәк. Явыз бәндәләр Серле
үрдәкне атканнар да җиргә төшергәннәр. Яраланган, канатлары сынган кош  җирдә
яши башлаган. Барыбер мәңге-мәңге сагышланып зәңгәр һавага караган …үрдәкләр
без… Без Таллыкүлләр –кошлар   нәселеннән” ,-ди.

Мөнирә
— яшь, матур, кыю кыз, матур җырлый. Өзелеп сөйгән Сәетен югалта. Ялгыз бала
үстерә.  Аның да бер канаты, ягъни сөйгән ире юк, күңеле, җаны яралы. Бер генә
атна торып калган ирен гомере буе көтә, биргән вәгдәсенә тугры.

— Тагын кемне яралы кош белән чагыштырып була?

Сәет 
тә үзен яралы кош белән чагыштыра.

Хәзер үзем яралы
кош сыман

Кайтыр
юлларымны югалттым”, — ди ул.

 (Сәет турында берәр
укучы сөйли)

Сәет – 19 яшьлек, урман
каравылчысы, аны сакларга куелган кеше. Бик матур итеп гармунда уйный.
Гореф-гадәтләргә, риваятьләргә җиңел карый (заманга сылтый).
Сәет сугышта яралана. Вәгъдәсен үтәми, туган якларына кайтмый.
Ләлә  исемле кыз белән Себергә китә.
Аңа 25 яшь була. Ул
Мөнирәгә исәнлеге турында хат та язмый. Вәгъдә биргән Мөнирәсенә хыянәт итә. Рәхәт,
күңелле тормыш кирәк була.(“Кулда  немец аккардеоны, шнапс(аракы)
чөмерәбез,типтерәбез,кызларга күз төшерәбез. Яшәп калырга кирәк,-ди. -Бу аның —
зур хатасы. Күп еллар үтсә дә, үзенең беренче мәхәббәтен, туган авылын, атылган
кыр үрдәген оныта алмый. Кыр үрдәген аткан кулын паралич суга. Сау-сәламәт
вакытта туган авылына кайтмый, инвалид коляскасына утыргач гына, авылын,
Мөнирәсен исенә төшерә.
Яңа гаиләсендә баласы да
булмый. Авылда улы барлыгын белмичә үлеп китә. Яшьлектә биргән вәгъдәсенә тугры
булмаганы өчен гомере буе газапланып яши.  Үзенең яманлыгы үзенә яманлык булып
әйләнеп кайта.


Сәетнең язмышы алга таба ничек була?
Автор белән очрашканда Сәет нинди хәлдә?

— Хәзер инде ул авыру, хәлсез, картайган , йөрәге яралы, әрнүле. Бик
теләсә дә, туган ягына кайта алмый, юллары бүленгән.Ул мескен, кызганыч, бәхетсез
кеше.

Димәк,
Мөнирә дә, Сәет тә  канатлары каерылган, яралы кошка охшаганнар.

—Укучылар, әсәрдә
вакыт белән бәйле вакыйгалар бар.Чагыштыру алымы кулланыланып. шуларны табыгыз
:

(ике баганага
Таллыкүлнең, Гашыйклар тавының табигате чагыштырып языла, бәя бирелә. Бер
төркем элекке вакытка бәйле вакыйгаларны, икенче төркем – хәзерге).

              Элек      
                                              Хәзер

сәламәт
кешеләр                                        авыру кешеләр

мәһабәт
тау зур                                         зур булмаган тау

матур
авыл                                                чүп-чар белән пычранган
авыл

куе
урман                                                  сирәк агачлар

шат
тавышлар                                           карга авазлары

үрдәкләр йөзгән
күл                                 корыган күл, юкка чыккан
(слайд 10)

Әйе, табигатьне, матурлыкны югалтучы беренче булып Сәет тора.
Һәм бу аңа бәхетсезлек китерә. Ул үзенең якыннарына да бәхетсезлек алып килә.

— Ә Мөнирәнең язмышы ничек була? (Ул табигатьне, элекке гореф-гадәтләрне саклый)

Ә
чынбарлыктагы Гашыйклар тавының язмышы ничек соң? Таллыкүлгә килгәч, авылны
таныймы? Ни өчен? Бу юлларны китаптан табып укыгыз.

( 167нче бит)

Укытучы: Әйе, тау беткән, авыл югалган,
авыр хәлдә. Ә шундый матурлык ни өчен югалган соң?
( Анда нефть эзлиләр, җирне актаралар)

— Гашыйклар тавының матурлыгы югалуның сәбәпчеләре кем? (Беренче чиратта Өмет,
кешеләрнең комсызлыгы, эчкечелек)

 (Укучылар Өмет турында сөйлиләр: аның
үткәне һәм бүгенгесе)

  Өмет – Гашыйклар
тавын җимерүдә әтисенең эшен турыдан-туры дәвам иткән кеше. Эчә. Хатынын,
балаларын ташлап китә, әнисе үлгәч кенә акылына килә. Авылга кайтып, яңа өй
сала, әнисе яшәгән өйне дә саклый. Гореф-гадәтләргә искелек калдыгы дип караган
кешенең дөньяга карашы үзгәрә. Авылны торгыза башлый, Гашыйклар тавындагы күлне
яңадан су белән тутырырга уйлый. Үрдәк кайтуын көтә.

Ни өчен әнисе улына Өмет диеп исем
кушакан?

— Исемен
әнисе үзенең тормышка ашмаган хыялларының үтәлүенә өмет итеп кушкан була.

Өмет
Мөнирәнең өметен аклыймы?
( Соң булса да аңлый) (Өметнең сүзләрен китаптан табып укырга)

 
Әйе, эш үткәч,соңынан ул да, әтисе Сәет тә үкенә, аларның хәсрәте
көчле.Сәбәбе—табигатьне рәнҗетү, мәсхәрәләү.Барлык геройлар да явызлыклары өчен
җәзасын ала.

 — Болардан
чыгып нәтиҗә ясыйбыз. Бу әсәр белән И.Юзеев нәрсә әйтергә теләгән?Авторның идеясен
табыйк әле.

Авторның
идеясе
: кеше — табигать баласы, кешеләрдә булган рухи  кыйммәтлекәр
сакланганда гына, табигый бөтенлек саклана.
(слайд
11)

 —  Әсәрнең темасы: Табигатьне, гореф-гадәтләребезне
саклау, кешеләргә генә хас иң Бөек хискә—Мәхәббәткә тугърылык.
(слайд 12)

— Әсәрнең
идеясен табабыз
: кеше — табигать баласы, кешеләрдә
булган кыйммәтләр саклангандә гына, табигатьнең матурлыгы, чисталагы, байлыгы, табигый
бөтенлеге  сакланыр. Кеше аннан башка яши алмый.
(слайд
13)

 Әсәрдә
нинди проблемалар күтәрелә?

Кешеләр табигатькә зур
зыян сала, пычрата, сакчыл караш бетү;

гореф-гадәтләрнең
юкка чыгуы, аларга ышанмау;

— җәмгыятьтә эчкечелек,
әхлаксызлык көчәя;

татар авыллыры үз
төсен югалта .
(слайд 14)

Әсәр
безне нәрсәгә өйрәтә?

— Әсәр безне — яшь
буынны гореф-гадәтләребезне, телебезне, табигатьне сакларга, аны пычратуга юл
куймаска, яраткан кешеңә — мәхәббәтеңә тугъры булып калырга, яшәүнең кадерен
белергә өйрәтә.

— Әйе,
бик дөрес.
 Әсәрнең әһәмияте – ышандыру көчендә, тормышчан булуында, күтәрелгән
проблемаларның бүген дә актуаль, сәнгатьчә эшләнелеше югары булуында.

Укучылар,
без И.Юзеевның”Гашыйклар тавы”әсәренә анализ ясадык. Ә менә  безнең яклар да
шундый охшаш таулар юкмы?

— Аның турында нәрсә сөйли аласыз?(укучы сөйләме)  (Слайдлар 16 -23)

Йомгаклау.—Укучылар
минем сезгә теләгем: туган авылыгызны, аның матур табигатен,
гореф-гадәтләрбезне саклагыз, яратыгыз.Читкә китсәгез дә, туган нигезегезне,
туган телегезне онытмагыз, сөйгән кешеләрегезгә хыянәт итмәгез, шулай булсагыз
бәхетле булырсыз.

V. Өй
эше бирү.

Табигатьне саклау –
безнең бурыч” дигән темага кечкенә инша язарга.

(слайд 15)

VI . Укучыларга
билгеләр кую.

Илдар Юзеевның “Гашыйклар тавы” әсәре.

Йомгаклау дәресе (9нчы сыйныф)

Зәй муниципаль районы 4нче урта мәктәбенең

1 квалификацион категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Мөхәммәтшина Венера Фәретдин кызы

Максат:

—          әсәргә анализ бирү;

—          укучыларның фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын арттыру;

—          укучыларда туган якка мәхәббәт, табигатькә сак караш тәрбияләү.

Җиһәазлау:

И. Юзеевның “Гашыйклар тавы” әсәре, шагыйрьнең портреты, таблица, дәреслек, әдәбият дәфтәре.

Дәрес планы:

I. Дәресне оештыру.

II. Үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү.

1. И.Юзеевның тормыш һәм иҗат юлын искә төшерү.

2. Өй эшен тикшерү.

III. Әсәргә анализ ясау.

  1. Әсәрнең язылу елын, илдәге тарихи вакыйгаларны, әсәрнең жанрын  билгеләү.
  2. Образларга характеристика бирү.
  3. Әсәрнең идеясен, темасын билгеләү.
  4. Әсәрдә күтәрелгән проблемалар.
  5. Әсәрнең сюжет композициясе.
  6. Әсәрнең  әһәмияте.

IV. Дәресне йомгаклау, нәтиҗәләр чыгару.

V. Өй эше бирү.

VI . Укучыларга билгеләр кую.

Дәрес барышы.

I. Дәресне оештыру.

Дәреснең максаты белән укучыларны таныштыру.

Укучылар, без бүген И.Юзеев иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез.  Аның “Гашыйклар тавы” әсәренә анализ бирәчәкбез.

II. Үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү.

1. И.Юзеевның тормыш юлын һәм иҗатын искә төшерү. Без аның нинди әсәрләрен өйрәндек? “Таныш моңнар” әсәре – жанры буенча нинди әсәр? “Гашыйклар тавы” әсәренең эпиграфы нәрсә? Үрдәкнең үлеменә сәбәпче кем? (Укучыларның җаваплары тыңланыла)

 2. “Гашыйклар тавы” әсәренең сюжетын искә төшерү.  ( Әсәрдәге төп вакыйгаларны санап үтелә.)

Әсәрдә туган якны ярату хисе ничек тасвирлана? Укучылар 165 нче биттән туган якны яратып тасвирлаган урыннарны табып укыйлар, үз фикерләрен әйтәләр. Туган җирнең һәр кеше өченкадерле булуын исбатлыйлар.

III. Әсәргә анализ ясау.

1. Әсәр ничәнче елда язылган? “Гашыйклар тавы” әсәре 1985-86 нчы елларда языла.

Илдә нинди тарихи вакыйгалар булган?  1985 нче елда, март аенда М.С.Горбачев үзгәртеп корулар политикасын игълан итә: бу – яңача сәяси фикер. Шул ук елның маенда эчүчелеккә каршы актив кампания башлана. Бу вакытта Әфган сугышы дәвам итә. 1986 нчы елның апрель аенда Чернобыль атом электр станциясендә авария була: табигатькә, кешелеккә зыян килә.

   “Гашыйклар тавы” әсәре И.Юзеевның иҗаты югары ноктада торган вакытта язылган әсәре.

Жанры буенча – повесть- поэма. Повесть, чөнки төп геройлар икәү, вакыйгалар күп, күләме зур. Поэма, чөнки бу –лирик эчтәлекле әсәр, авторның хисләре күп. Лирик герой автор белән туры килә.

2. Образлар системасы.

Төп образлар

Ярдәмче образлар

Символик образлар

Мөнирә, Сәет

Автор, Өмет, Хәнәфи абзый

Үрдәк, Гашыйклар тавы, Таллыкүл авылы

Мөнирә — яшь матур кыз, матур җырлый, кыю кеше. Бер генә атна торып калган ирен гомере буе көтә, биргән вәгдәсенә тугры. Тормышы авыр, ялгыз бала үстерә. Үлгәнче авыл, тау турында кайгырта. Гашыйклар тавын җимерергә барган бульдозерга каршы бара. Нәсел кушаматы – үрдәк. Исеменең мәгьнәсе яктыртучы, якты йөзле, нурлы.

Сәет – 19 яшьлек, урман каравылчысы, аны сакларга куелган кеше. Бик матур итеп гармунда уйный.Гореф-гадәтләргә, риваятьләргә җиңел карый (заманга сылтый). Вәгъдәсен үтәми, туган якларына кайтмый. Кыр үрдәген аткан кулы паралич суга.Сау-сәламәт вакытта туган авылына кайтмый, инвалид коляскасына утыргач гына, авылын, Мөнирәсен исенә төшерә. Яңа гаиләсендә баласы да булмый. Авылда улы барлыгын белмичә үлеп китә. Яшьлектә биргән вәгъдәсенә тугры булмаганы өчен гомере буе газапланып яши.  Исеменең мәгънәсе – башлык, җитәкче, хөкемдар, хуҗа.

   Ни өчен Сәет белән Мөнирәне автор аера? (Чөнки Сәет яшьлегендә табигатькә, Мөнирәгә хыянәт итте (үрдәкне атты). Моның өчен гомере буе газаплана. Мөнирәне шагыйрь Сәеттән саклый, очраштырмый. Гомеренең азагына кадәр ул Сәетне көтә. Мөнирә мәхәббәте белән бәхетле, бик матур итеп яши, туган ягын ярата, аны саклый.)

  Өмет – Гашыйклар тавын җимерүдә әтисенең эшен турыдан-туры дәвам иткән кеше. Эчә. Хатыны, балалары ташлап китеп, әнисе үлгәч кенә акылына килә. Авылга кайтып, яңа өй сала, әнисе яшәгән өйне дә саклый. Гореф-гадәтләргә искелек калдыгы дип караган кешенең дөньяга карашы үзгәрә. Авылны торгыза башлый, Гашыйклар тавындагы күлгә яңалан су белән тутырырга уйлый. Үрдәк кайтуын көтә. (Өметнең төшеннән өзек укырга) Исемен әнисе үзенең тормышка ашмаган хыялларының үтәлүенә өмет итеп кушкан була.

   Автор – лирик герой. Ул, Сәетнең хыялы булып, Таллыкүлгә кайта. Әманәтне тапшыра алмый. Геройлар өчен борчыла. Табигать фаҗигасен тирән кичерә.

    Символик образлар: Кыр үрдәге (риваятьтә) – Серле үрдәк (риваятьтә) – Яралы кош (җырда) – Үрдәк (Мөнирә белән Өметнең төшләрендә). Бу матурлык, мәхәббәт, ирек, тормыш символы.

Күл – яшәеш, тормыш символы. Күл булганда үрдәк тә кайта.

 Гашыйклар тавы – тугрылык, бәхет, биеклек символы, чөнки моның өчен кеше бөтен авырлыкларны җиңә-җиңә бәхеткә ирешә. Кеше гомере дәверендә тауга менә.

Урман – серлелек, авырлык, билгесезлек символы.

Таллыкүл авылы – туган як символы. Мәхәббәт – монда тормыш, яшәү чыганагы, тормыш нигезе.(Мөнирә гомере буена Сәетне көтеп яши.) Тормышның нигезе һәрвакыт мәхәббәткә корылган булырга тиеш.

Гашыйклар тавы, Таллыкүл авылы

              Элек                                                     Хәзер

сәламәт кешеләр                                        авыру кешеләр

мәһабәт тау зур                                         зур булмаган тау

матур авыл                                                өйләр урынына хәрабәләр

куе урман                                                  сирәк агачлар

шат тавышлар                                           карга авазлары

үрдәкләр йөзгән күл                                 корыган күл, юкка чыккан

Нәтиҗә: табигатьнең, тауның, авылның үзгәрүенә кеше гаепле.

3. Әсәрнең темасы: Мөнирә белән Сәетнең мәхәббәте, Гашыйклар тавы.

Әсәрнең идеясе: кеше — табигать баласы, кешеләрдә булган кыйммәтләр саклангандә гына, табигый бөтенлек саклана.

4. Әсәрдә күтәрелгән проблемалар:

— табигатьнең пычрануы, сак караш бетү;

— гореф-гадәтләрнең юкка чыгуы;

— эчкечелек;

— әхлаксызлык;

— сугыш афәте;

— авылларны эреләндерү һ.б.

5. Әсәрнең сюжет элементлары.

— экспозиция – авторның себердәге Юрга шәһәренә баруы

— төенләнеш – “Яралы кош”җыры

— хәрәкәт үстерелеше – Сәет-Мөнирә тарихы

— кульминация – Мөнирәнең кабере

— чишелеш – төштәге үрдәкнең кайтуы.

6. Әсәрнең әһәмияте – ышандыру көчендә, тормышчан булуында, күтәрелгән проблемаларның бүген дә актуаль, сәнгатьчә эшләнелеше югары булуында.

VI. Йомгаклау. Шулай итеп, укучылар, без бүген “Гашыйклар тавы” әсәренә анализ ясадык. Әсәрдәге Серле үрдәк бервакытта да туган якларына әйләнеп кайтмас. Авторның җәмгыятьтәге үзгәртеп кору белән бәйле өметләре – табигать байлыкларын кире кайтару — өлешчә генә мөмкин хәл, чөнки бер югалган табигать матурлыгы ул инде кире кайтмый. Матурлык бетүнең сәбәпчеләре – кешеләр. Кешеләрнең рухи байлыгы артмый торып, табигать яхшы якка үзгәрмәячәк.

V. Өй эше бирү.

Өйгә эш өч вариантта бирелә.

  1. Гашыйклар тавы – биеклек символы. Аңа кемнәрне менгерә алыр идегез? Бу тауга  менәргә нинди кешеләр  лаек?
  2. Әсәргә нинди иллюстрацияләр ясар идегез?
  3. “Табигатьне саклау – безнең бурыч” дигән темага монологик сөйләм әзерләргә.

VI . Укучыларга билгеләр кую.

КАТНАШАЛАР:

Монирә Идрисова Сәет Зилаиров Лалә Өмет Зилаиров Мирсәет Зилаиров Алсу Сафа Яшьләр 1940 80 елларда булган хәлләр… Беренче акт Сәетен теше: картайган, ямьсезләш ән Сәет һәм яиь-яшь Монирә. Сәет. Исәнме-саумы. Гашыйклар тавы! Бу мин дошманны бик тиз генә жиңеп кайтырга киткән Сәет Зилаиров. Сугышның башыннан алып ахырына кадәр ут эчендә йөреп, әлләннчә үлеп, әллә ничә терелеп, мин сиңа әйләнеп кайттым’ Әллә инде танымыйсын? Исәнме-саумы, яшьлек серләремне сыйдырган, хисләремне үз иткән, сөю шатлыкларын-газапларын юллаган Таллыкүл урманы! Мөнирә, җиләгем, син, мөгаен, без очрашкан урында мине көтәсеңдер.. Мөнирәәү! Ау-у! Син кайда?! Мөнирә тавышы. Ау-уу! Син кем? Сәет. Бу мин Сәет! Мөнирә. Ой! Сез кем? Сәет. Мөнирәм! Җиләгем’ Син бөтенләй үзгәрмәгәнсең.. Кил, кочыйм. Мөнирә. Кит… Кагылма! Сә^т. Танымыңсынмени, Мөнирә? Әллә оныттыңмы бик яшьли сөйгән ярыңны? Мөнирә. Минем яшьли сөйгән ярым Сәет. Син… Сәет … түгел! Сәет. Мин чын Сәет Мөнирә. Мин синнән куркам. Сәет. Мөнирә, исеңдәме… без синең белән шушы болында очраштык… Мөнирә Минем Сәетем бөтенләй башка… Сәет. Нинди иде соң ул? Мөнирә. Ул яшь иде Башы горур, күтәренке иде. Чәчләре куе, чем кара иде Аның битләре алсуланып, ут кебек янып торыр иде. Мондый ямьсез эхтәр, килбәтсез кыяфәт… Сәет. Мөнирә’ Мөнирә. Ой! Якын килмә! Син качкын! Сәет. Эйс, мин тегенда немец әсирлегеннән качтым. Әмма үзебезгә качтым, аннан соң да әле сугыштым, яраландым Мине ядрәләр җәрәхәтләде, ярчыклары битләремне умырды, фашист итекләре, этләре тәнемдә жуелмас эзен калдырды Мине кистеләр, турадылар, ялгадылар Шулай да мин, Мөнирә, исән… ышан: мин синең Сәетен Мөнирә. Ышанмыйм Сәетнен нәфис бармаклары гармун уйнау өчен генә яратылган иде.. Сәет. Гармунның үзен биеткән монлы бармакларымны изделәр, таптадылар, Мөнирә Мин Сәет .. кил әле кочаклыйм үзеңне, элекккечә кочагыңда югалыйм Онытыйм бөтен күргән газапларымны Мөнирә Якын килмә! Син Сәет түгел! Хәзер кычкырам! Килгән Юлыңнан кире кит! Сәет Кычкырма зинһар Күзләремне тутырып бер карыйм да китәм мәңгегә, кайтмаска китәм… Мөнирә. Кит! Кит! Югал! (Свет уяна.) Сәет. Мөнирә Мөнирә! (Акылына килеп.) Ләлә Лә лә (кайтып кере) Ни булды, Сәет? Сәет. Болай гына… Саташтыра… Ләлә. Инсульттан соң ялгыз калдырырга ярамый шул сине Сәет. Сул кул кыймылдаганда әле яшәргә була. Концерт ошадымы? «Сагыну» ансамбле миннән башка жырлый аламы? Ләлә. Синең рухың анда, синең җырын… Сәет. «Яралы кош»ны җырладылармы1 Ләлә Аннан башка концерт узамы… Сәет Мине искә алалармы’’ Ләлә. Очраган берсе сине сорый. Бүген ииндн төшләр күрдең’’ Сәет. Мин күрәсе төшләремне күреп бетердем, ахры Ләлә. Алай димә, Сәет Сәет. Сизәм: лампам эчендә май кими. Ләлә. Кимүен кимеми Әмма мин башка бер нәрсә тоям, Сәет, сине нәрсәдер миңа әйтергә ярамый торган сер газаплый. Төннәр буе йоклый алмыйсың, йоклап китсәң, саташасын Ачыл, Сәет, үзенә җиңел булып китәр Минем алдымда гаебең булса да, яшермә, кичерермен Сәет. Син изге кеше, Ләлә… Ләлә. Кем ул Мөнирә? (Сәет дәшми.) Кем ул… Мөнирә’’ Мөнирә кем ул? Сәет Мөнирә? Нинди Мөнирә? Ләлә. Бу сорауны мин сиңа бирәм. Ачуланмыйм, үпкәләмим, әйт, Сәет, кем ул Мөнирә? Сәет. Син… каян беләсең? Ләлә Димәк, Мөнирә чынлап та бар Сәет Син… син… мин Ләлә. Саташасың, аны чакырасын. Аның урынына мин кнләм Сәет Ләлә, су бир Утыр Мин бу сүзне үзем башларга кыймый идем Мине озак еллар газаплаган серне чишәргә вакыт Житте Мин аны үзем белән атып китә ялмыйм Мин хәзер сөйли дә алмыйм Хәтерем әлләни түгел (Дәфтәр чыгара ) Барысы да шунда Ләлә (дәфтәрнең беренче битен ача). Ядкарь дәфтәре. Онытма мине! Онытмам син! Ул… Мөнирә1 Сәет Мөнирә… Сәет тавышы. Безнең Таллыкүл авылы Гашыйклар тавына терәлеп тора. Их, Таллыкүл урманнары! Беренче тапкыр мин аны кара урманда күрдем (Манзара үзгәрә. Урман-тауларның һәм геройларның яшь чагы.) Урманчы әтием үлгәч, Таллыкүл участогына мине, унтугыз яшьлек егетне куйдылар. Кызлар урманга жнләк -җыярга килгәннәр. Мөнирә Кызлар, әйдәгез, ял итәбез! Кызлар. Ял итәбез, ял итәбез! (Утырышалар.) Беренче кыз. Җиләк җыйдым чиләккә. Икенче кыз. Берсен аттым… Өченче кыз. Берсен каптым Мөнирә. Яна торган йөрәккә! Их, кы злар, йөрәк чынлап та яна икән ул! Әллә ни булды, акылдан язам! Беренче кыз. Акылсыз кызны бер егет тә яратмас. Икенче кыз. Әй, акыл егетләргә генә кирәк ул! Өченче кыз. Ни сөйлисез, без бит әле укучылар гына… Мөнирә. Теләсә ни әйтегез: мин… гашыйк булдым! (Сикереп торалар.) Кызлар Гашыйк булдың? Мөнирә. Гашыйк булдым. Беренче кыз. Кемгә? Икенче кыз. Хыялда1 Өченче кыз. Кинода1 Беренче кыз. Вахитка1 Икенче кыз. Заһитка? Өченче кыз. Шаһнткә? Мөнирә. Юк! Кызлар. Әйт инде, яшермә, Мөнирә1 Мөнирә. Сер булып калсын! Беренче к ы з. Ул үзе беләме? Мөнирә Белми шул, кызлар, белми! Икенче кыз. Онытырсың әле, бала! Өченче кыз. Канатлана башлаган яшьлекнең җилкенүе! Мөнирә. Кыхлар, бу шаяру түгел, мәхәббәтнең үзе! Беренче кыз. Минем дә гашыйк буласым килә! Мөнирә Икенче кыз. Әйт әле, ничек гашыйк булырга? Өченче кыз. Ни ул мәхәббәт? Мөнирә. Ни ул мәхәббәт? Үзем дә белмим, һичбер сәбәпсез шатланам, келәм. Сабый баладай дөньяга туам. Хыялга очам, сагыштан үләм Гел үзем генә каласым килә Дуслардан качам Тилерәм, шашам Әллә мин җырлыйм, әллә мин елыйм Хис урманына кереп адашам Белмим үзем дә. йөрәгем аша Агамы утлар, агамы бозлар1 Түзә алмыйча ачтым серемне, Әйтегез миңа, нишләргә, кыз.лар? Беренче кыз. Әтиең Сафа абзый сизсә… үтерә бит! Икенче кыз. Үтерде ди… Анын да яшьлеге булган ич… Өченче кыз. Мондый җилкенү бала йөрәктән Килер дә китәр, сызлар да китәр. Утлар да сүнәр, бозлар да китәр, Исең китмәсен, узар да китәр! (Авызына бармагын куеп, сызгыра.) Әйдәгез, малайлар булып биибез! (Бииләр Монирәне да биетергә тырышалар.) Мөнирә. Юк, кызлар, көчләмәгез… Булмый… Кызлар. Алай булса, җырла! Мөнирә. Малайкайларым, зинһар дип сорыйм, мине урманда үземне генә калдырыгыз Бәлки, җырлармын да… Беренче кыз. Адашсаң. Сафа абзый үтерә бит үзеңне! Икенче кыз. Соң., калсын әйдә, бик адашасы килсә, адашсын әйдә… Өченче кыз Кара аны, адашсан-нит- сән, кайтып керәсе булма! (Чыгалар.) Мөнирә Каравылчы килеп чыксын өчен, нишләргә? Әһә! Япь-яшь аккаенны кисеп киткәннәр. Әһей! Каравылчы’ Ка еныңны кискәннәр! Юк, ишетмәде. Ул монда Урман эченә кереп киткәнен күреп калдым. Кычкыруны ишетмәде Җырлап җибәрсәм? Аны җыр ярата диләр… Елмайдым карамадың. Юл бирдем — аңламадың, Кул бирдем аңламадың, Син мине санламадың, Син сине санламадың… (Капланып елый.) Сәет (мылтыгын асып керә). Ни булды? Мөнирә. Берни булмады. Сәет. Нигә елыйсың? Мөнирә. Күрмисеңмени, адаштым ич… Сәет. Әкияттәге үги кызмы ә.тлә син? Кем адаштырды? Мөнирә. Үзем адаштым ла мин… Сәет. Курыкмыйча бер үзең урманга килергә ничек батырчылык иттең? Мөнирә. Җиләккә килгән ием лә… Сәет (кәрзинне карап). Шулай икән шул. Иптәшләрең ташлап киттеме? Әле генә тавышларын ишеттем. Мөнирә. Үзем калдым ла мин Сәет. Тор, сеңелем, курыкма Күрсәт әле йөзеңне… Мөнирә. Әй, оялам ла мин… (Йозен ача.) Сәет Сөбханалла, сөбханалла! Буйга җиткән кыз икәнсең… (Текәлеп карап тора.) Исемеңне дә белик инде? Мөнирә. Бәй, танымыйсыңмени, Сәет абый? Сәет. Исемеңне әйтсәң, бәлки, танырмын… Мөнирә Мөнирә ич мин. Сәет. Кайсы Мөнирә? Нишләп мин белмим? Мөнирә. Түбән оч Мөнирә. Сәет. Сафа абзый кызымы әллә? Мөнирә (соенеп) Әйе! Тутызынчы класс укучысы Мөнирә Идрисова! Сәет. Тугызынчы класс? Укучы0 Бала гына икәнсең шул әле… Мөнирә. Мин балалыктан киттем инде Сәет Аны каян беләсең? Мөнирә. Әй… оялтмагыз инде… Сәет Әле син җырладыңмы? Мөнирә Ишеттегезмени? Мин бит әкрен генә. Кеше ишетмәсен дип кенә… Сәет Минем колак сизгер. Кош сайравын да биш чакрымнан ишетәм Димәк, син җырладың? Мөнирә Мин җырладым… еладым… Сәет Бик тә матур, бик тә моңлы елыйсың икән. Сер булмаса, әйт әле, сеңелем, кызлар кара урман эчләренә кереп, нигә елыйлар? Мөнирә. Балачак белән аерылышу бер елата, бер җырлата Сәет Хәзер мин синнән сынау алам. Ризасынмы? Мөнирә. Риза. Сәет Мөнирә Идрисова, менә бу агач төбен кара әле. Мөнирә Карадым Сәет Аны төнлә кисеп киткәннәр. Ул нинди агач? Аңа ничә яшь? Мөнирә Каен. Ана унбиш яшь булган. Сәет. Дөрес. Каян белдең? Мөнирә Каенның сырларын санадым Сәет Утыр, Идрисова! Бишле! Шушы каен хәлендә каласын килмәсә, икенче ялгызын урманга чыгасы булма! Аңладыңмы? Мөнирә. Юк… аңламадым. Сәет. Курыкмыйсыңмы? Мөнирә. Әй, курыктым, ди… Каравылчы бар ич… Сәет. Әнә япь-яшь каенны хәрап иткәннәр Сезнең кебек тыңлаусыз кызчыкларның һәрберсенә бер каравылчы кирәк. Аңладыңмы? Мөнирә. Аңладым ла… Сәет. Мә корзинеңне Әйдә, юлга чыгарып куям… (Нәни йомшак кулларына кагыла.) Мөнирә (куркып читкә ыргыла). Тотмагыз! Үзем дә кайталам… Сәет (ягымлы, назлы) Мөнирә… Шулай да әйт әле, нигә килдең урманга? Мөнирә Әйтимме0 Сәет. Әйт, Мөнирә Мөнирә (оялып, башын иеп) Мин… сезне яратам, Сәет абый! (Йозен куллары белән каплап, чыгып йогерә.) Сәет. Мөнирә… тукта… (Китә. Качып тыңлап торган кызлар әйләнеп керәләр.) Беренче кыз. Күрдегезме Мөнирәне? Икенче кыз. Чынлап та гашыйк булган! Оченче кыз. Нигә аның бәхетенә Карт егет насыйп булган? Беренче кыз. Кагылмагыз хисләренә. Икенче кыз. Бу бары кызык юктан! Өченче кыз. Яман юлга кереп бара. Коткарыйк бозыклыктан! Беренче кыз. Ул үзе «сөям!» дип әйтте… Икенче к ы з. Ышанмагыз! Шаяра… Өченче кыз. Чыннан да, язган акылдан! Коткарыйк, табыйк чара! Бала бер егеткә гашыйк! Беренче кыз. Бер дә шаккатмасана! Икенче кыз Мәхәббәтен үзе әйтте Өченче кыз. Мондый хәл юк дөньяда! Беренче кыз. Мәхәббәттә өченчеләр Комачаулап йөрмәсен! Икенче кыз. Кызык’ Күзәтик артыннан! Өченче кыз. Ул-бу була күрмәсен! (Чыгалар.) Мөнирә тавышы Нигә генә әйттем «Сөям!» диеп. Йөрим бер суынып, бер янып, Кешеләрдән генә түгел, хәтта Үз хисемнән качып, оялып. Ләлә тавышы (Монирв ядкарен укый). Күзләреңә чалынудан куркып, син узган сукмаклардан, юллардан йөрим, ә хыялым, тагын бер тапкыр гына күрергә ашкынып, без очрашкан зәңгәр болынга тартып китерә. Үзем, алларыма килеп чыксаң, поши баласы кебек, качарга әзермен. Әмма очрашудан качып кына котылу мөмкин түгел иде инде Язмыш озак көттермәде, та гын кавыштырды Исендәме, Сәет абый, без мәктәптә бәйрәмгә концерт әзерләгән идек. Мине җырлату өчен, гармунчыны читтән чакырдылар Мәктәп сәхнәсе. Залда, алдагы рәттә Мөнирә, кызлар, уртадарак Сафа абзый. Кызлар Мөнирә җырласын! Мөнирә! Сорыйбыз! (Кул чабалар ) Мөнирә Әй лә. Мин гармунсыз җырлый алмыйм ич. Кызлар. Бар гармунчы! Таптык! Сафа. Әйдә, кызым, ялындырма. Өйдәге кебек җырла! Бер кыз. Концертыбызны дәвам итәбез. Таллыкул яшьләренең ярагкан җыры: «Җиләккә бармам инде’» Җырлый үзебезнең Мөнирә’ Гармундя уйнарга Сәет абыйны чакырдык Әйдәгез, Сәет абын’ Сәет (залдан Монира янына килеп). Мөнирә?.. Мөнирә (читка тарты лып). Сәет абый? Мин бит белмәдем Кызлар эше бу. Мин куркам Әти дә килгән Сәет. Курыкма. Үзеңне ялгыз урманга барган кебек хис ит Мөнирә. Тавышым чыкса ярый ла. Сәет. Мин сиңа ярдәм итәрмен. Мөнирә. Башладык! Мөнирә. Җиләккә дип барган идем. Юри генә адаштым, Сине күргәч, телсез калдым. Адаштым дип алдаштым Әй, булмый ла… (Китмакче була.) Сәет. Синең йөргән юлларыңда Җиләкләрем түгелде. Салкын каравыңны белгәч. Күңелләрем сүрелде Мөнирә. Җиләклеккә бармам инде. Бармам инде, адашмам. Карурманда адаштым дип. Инде бүтән алдашмам (Икесе ике якка ташланалар ) Мөнирә тавышы Сәхнәдән ничек аты лып төшкәнемне, кая таба йөгергәнемне дә белмим Һушыма килгәндә мин өйгә таба түгел, капкара төнне япа-ялгызым кап- кара урманга кереп барам икән Исеңдәме, Сәет абый, минем исемдә: син дә шунда, басмада, күлдә йөзеп йөргән кыр үрдәкләренең тавышын тыңлап, моңаеп утыра идек… Сәет, I армуныи баш астына салып, күккә карай ята. Сәет тавышы Күзләрен шомырттан кара ич, Йөрәкне яндырып ала ич. Утларга, бозларга сала ич, Син әле бала ич. бала ич Карашын озата бара нч. Күңелдә төзелмәс яра ич. Юк, килмә, бик ерак ара ич.— Син әле бала ич. бала ич Карурман зчләре кара ич, Җиләкләр тезелеп кала ич, Үзәкләр өзелеп кала ич. Син әле, бала ич, бала ич. Сәет (тора, урманны тыңлый). Өлгергән ич димәгез. Җиләкләргә тимәгез. Миндәй дивана булырсыз, Яшь кызларны сөймәгез’ Мөнирә (кера). Сәет абый. Сәет. Мөнирә… Мөнирә. Тс…с… Кеше ишетә күрмәсен… Сәет. Ничек килдең? Мөнирә. Төне буе йокламадым. Сәет Мин дә сине уйладым Мөнирә Мине? Чынлапмы’’ Сәет. Әйе, Мөнирә Ярый әле килгәнсең… М ө н и р ә. Мин бик азга гына. Әти усал минем. Ул иргә таңнан эшкә, мин монда йөгердем Ой, үрдәк бәбкәләре Сәет Кыр үрдәкләре алар. Мөнирә Кара, нигә алар курыкмый- лар? Сәет Мин аларны кулга няләштерәм. Мөнирә, курыкма, кил әле монда . (Гармун теллэренв кагыла ) Мөнирә. Ой, уйный күрмәгез! Сәет Мин уйнарга уйламыйм, Мөнирә Әнә күрәсеңме, мина үрдәкләр дә ышаналар Бир ку тынны. Кер басмага Мөнирә Кермим. Сәет абый… Сәет Нигә? М өнирә Сез мине барыбер яратмыйсыз. Бала дип уйлыйсыз. Мин сезне сонгы тапкыр күрергә дип килдем Башка күренмим (Үзе, тыела алмыйча, басмага кере.) Әй. егылам! Сәет (кочагына алып) Мөнирәм… Мөнирә. Сәет абыкаем, зинһар кагылмагыз… Сәет Сулышларым белән тартып алырдай булам Мөнирәм, җиләгем, сине яратмый мөмкин түгел. Мөнирә Сәет абый, кирәкми Сәет Мин нинди бәхетле. Мөнирәм Мөнирә. Яктыра Мин кайтам Сәет Килерсеңме, тагын килерсеңме’’ Мөнирә Килермен (Сает кочагыннан ычкынырга тырыша Сает уба.) Сафа (чыбыркы тотып кера). Менә син кайда нишләп йөрисен икән, башсыз кыз! Ә син… ә син . карт башын белән балигъ булмаган кызны аздырып йөрисеңме? Икенче бергә күрсәмме! (Чыбыркысын шартлата.) Ычкын моннан, урман карачкысы! (Сәет чыга.) Утыр! (Мөнире төп башына утыра.) Мин сиңа ни дип әйттем әле? Күпме тукыдым син җүләр башка сәгать җидедән соң өйдән атлыйсы булма дип… Мөнирә. Мин кич чыкмадым… таң атканда чыктым… Сафа. Әле телеңә салынып утырасыңмы? Тан тишегеннән егетләр эзләп чалкан, оятсыз! Мин әйткәннәрне оныттыңмы? Мөнирә Онытмадым. Сафа Егетләр белән күрсәм, нишлә- тәм дидем? Мөнирә Үтерәм дидең Сафа. Әйттемме? Мөнирә. Әйттең. Сафа. Ә син нишләдең? Тыңладыңмы? Мөнирә Юк. Сафа. Кем янына килдең? Мөнирә. Үзең күрдең ич. Сафа. Мин синнән сорыйм: ни эзләп зимагор янына чаптың? Шул… шүрәле янына! М ө н и р ә. Ул шүрәле түгел. Сафа Әле яклап маташасынмы? Сиңа ничә яшь әле? Мөнирә. Уналты. С а ф а. Ул карачкыга ничә яшь? Мөнирә. Белмим. Сафа Син әле, болан булгач, аның исемен дә белмисеңдер? М в Н и р ә. Сәет. Сафа. Әле, оялмыйча, авыз тутырып, шуның исемен әйтеп торасыңмы? Үзеңнең УКучы бала гына икәнеңне оныттыңмы?! Ирегетләр алар синдәй ачык авызларны төп башына утыртырга, кәкре каенга терәтергә генә торалар! Әллә инде хәрап итеп тә ташладымы үзеңне? Хәзер үтерәм мин аны! Әйт… Мөнирә. Юк… ул андый түгел… Сафа Әйт соңгы сүзеңне! Мөнирә. Мин аны яратам. Сафа. Ә?! Йә ходам, ни ишетәм… Ана карыныннан төшүеңә кайчан… Кабатла әле, ни дидең? Мөнирә. Мин аны яратам Сафа Менә моны күрәсеңме’’ Мин моның белән, тыңламаса, җирән кашканы да туры юлга кертәм. Әгәренки шул сүзләреңне тагын бер кабатласаң,— ярам! Мин аны яратмыйм, бүген аның янына бармыйм, диген! Йә?! (Ярсып Монирә өстенә бара.) Мөнирә. Мин аны яратам! Сафа Ах, син әле шулаймы? Атаңа буйсынмыйсыңмы? Кире беткән нәмәстә! (Арка тиресенә йомшак кына итеп суга.) Яратасыңмы? Мөнирә. Барыбер яратам! Чыбыркы шартлавы һәм Мөнирәнен «Ярагам! Яратам!» дигән завышы ишетелеп тора. Мөнирә тавышы. Исендәме, Сәет абый, сине, балигъ булмаган кызны ялгыш юлга юнәлтүдә гаепләп, районга чакырып, эт итеп сүктеләр, тагын кабатланса, эштән куу белән янадылар. Әмма бернинди чара да безне аерырлык түгел иде инде Без сирәк кенә, урманда очрашуны дәвам иттек. Басмада Сәет Мөнирәне көтә. Караңгы. Мөнирә (керә) Кыйгак-кыйгак! Сәет. Бак-бак-бак-бак! Мөнирә. Мине эзләп тап-тап-тап-тап! (Кача.) Сәет Мин сине бәйле күзләрем белән дә эзләп табам. Мөнирәм… Мөнирә кача, Сәет эзли. Ниһаять, Мөнирә— аныи кочагында. Үбешәләр. Сәет юри генә егылган була, Мөнирә аны юри генә күтәрен торгызган була. Музыка. Мөнирә. Әллә кем ни генә әйтсә дә, Кабатлыйм кадерле исемне, Кояшым чыкса да, батса да, Барыбер яратам мин сине! Сәет. Арада гайбәтләр йөрсә дә, Кавышу чарасы табылыр, Ямансу хәбәрләр килсә дә, Яратам мин сине барыбер! Мөнирә. Язмышым, аерма бәхеттән. Табигать безне тиң яраткан, Башканы теләмим яшьлектән: Барыбер мин сине яратам! Гашыйклар тавына күтәрелергә баралар. Шул вакыт җыр өзелә. Алар тау итәгендә туктай калалар. Ләлә (ядкарь дәфтәрен дәвам итә). Сугыш башланган елны миңа унсигез яшь тулды Яуга китү хәбәре сиңа көз көне килде Йә хода, кавышып та өлгермәдек, аерылышабыз да. Язмышларыбызны бәйләп өлгердек, авыл советына барып язылыштык. Әткәйне урман кисәргә озаткан идек. Исендәме, Сәет абый, аерылышу көнебез… Сәет. Безнең сәгать сукты, Мөнирә… Мөнирә. Исән йөреп, сау кайта күр инде, Сәет абый… Сәет. Әй, безгә ни булсын, бер ай да узмас, дошманны үз җирендә, көлен күккә очырып, кайтып җитәрмен Мөнирә. Шулай гына була күрсен. Сәет Кешеләр генә түгел, киек кошлар да әйләнеп кайталар әле. Мөнирә. Карале, бу кыр үрдәкләре нигә китмиләр, вакыт ич инде? Сәет. Алар, киткәч, нигәдер кире кайттылар. Мөнирә. Әллә юлларын сугыш v 1- деме? Нигә алар якын килмиләр, алар сиңа ияләшкәннәр иде бит? Сәет. Кичә мин бер үрдәккә аткан идем, әллә… Мөнирә. Аттың? Сәет абый, нишләдең? Нигә? Ни өчен? Сәет Мин бит урманчы гына түгел, сунарчы да. Аерылу төнендә учак ягып, кыр үрдәге белән сыйланып, Гашыйклар тавында икәү генә утыру иде ниятем. Мөнирә. Хараплар иткәнсең, Сәет абыкаем… Үтердеңме? Сеет. Үлмәде бугай. Күлгә килеп төшкәч, эзләгән идем, табалмадым. Мөгаен, яралангандыр Ана үрдәк булды, ахрысы, балалары. Мөнирә. Риваятьне оныттыкмы әллә, Сәет абый? Сәет. Нинди риваять? Лалә тавышы. Элекке дәверләрдә Гашыйклар тавында түгәрәк тирән күл булган Туган җирләрен сагынып, тезелешеп, язларын киек кошлар кайтканнар. Көннәрдән бер көнне шул якның сунарчысы, нәни балалары белән күлдә йөзеп йөргән кыр үрдәген аткан да. пешереп ашарга ниятләп, ут өстендәге казанга салган Бер көн кай наган үрдәк, ике көн, өч көн… һаман пешми икән. Җиденче көн дигәндә, серле үрдәк казаннан күтәрелеп, зәңгәр һавага очкан… Шул көннән соң Гашыйклар тавының матурлыгы күзгә күренеп сулган, күле корыган Бик озак еллар дәвамында гына тауның гүзәллеген кире кайтара алганнар Мөнирә. Оныттыңмы әллә, Сәет абый? Сәет. Әй, ышанма иске йолаларга, берни булмас! Мөнирә Хәерлеге юрыйк.. Менә алар нигә кире кайтканнар. Яралы кошны эзлиләр, таба алмыйлар Нигәләр аттың, Сәет абый? Сәет. Юкка борчылма, җиләгем, бер үрдәген югалтканнан Таллыкүл корымас Без язмыштан өстен яңа чор кешеләре! Кара әле минем күзләремә Онытмассыңмы ми не, әйт Таллыкүл буйлары ишетелерлек итеп! Мөнирә. Менә ядкарь дәфтәре . Сакла… Онытма мине! Сәет. Онытмам сине! (Җырлыйлар ) Сакла мәңгегә истәлегемне, Исә юл җиле, аерылу җиле Сау бул. саф гөлем, Зәнгәр яшьлегем, Онытма мине! Онытмам сине! Калыр еракта Гашыйклар иле. Кагылыр килеп яшьлегем җиле. Кайтыр моң булып, Әйтер мин булып: Онытма мине! Онытмам сине! Тормыш юлында, гомерең соңында Яшьлек дәфтәрен актарсаң иде… Күңелең үсәр. Исеңә төшәр Онытма мине! Онытмам сине! Мөнирә. Әйдә, гашыйклар тавына күтәрелеп ант бирик! Сәет. Әби бабайлар әкиятенә ышанасыңмы? Син яшь бала шул эле Мөнирә. Борынгыдан калган гадәт, исеңә төшерәм, Сәет абый Ләлә тавышы Шул тау башына менеп, гашыйклар бер-берсен ташламаска, гомер буе тугры булырга, шул урында кабат очрашырга вәгъдә биргәннәр Кем дә кем антын боза, нинди дә булса бәла килә: ул адәм йә авырый, йә үлә, йә бәхетсез язмыш ка дучар була Мөнирә. Киттек, Сәет абый1 Сәет. Әйдә, күңелең булсын… (Гашыйклар тавына менәләр.) Мөнирә. Без икәү — Гашыйклар тавында. Төн танны озаткан чагында Сәет. Күзләрне тутырып карыйм бер Сагышлы аерылу таңында. Мөнирә. Аста—күл, үрдәкләр тирбәлә. Китәргә юллары бүленгән. Сәет. Мин барлык көчләремне җиңәрмен. Мин өстен калырмын үлемнән! Мөнирә. Онытма бу төнне, бу танны, Сәет. Ә мине? Киткәч тә онытырсың. Мөнирә. Бегелә-сыгыла гармун уйный, Ул ничек онытылсын! Сәет. Сагынганда нихәл итәрмен? Көтәрсеңме мине? Мөнирә. Көтәрмен! Сәет Вәгъдәме? Мөнирә. Вәгъдә! Сәет. Очрашу таңнарын без көтик! Мөнирә. Көтәрмен. Вәгъдәмне җил алмас. Сүзләрне җыр белән беркетик! Сәет. Гашыйклар тавында Мөнирә. Гашыйклар җанында Бергә. Вәгъдәм дә, ядкарь дә югалмас! Вәгъдә җыры Ниндидер моннар бар. Ниндидер шомнар бар Каеннар, имәннәр шавында, Онытыйк шомнарны, Каршылыйк таңнарны Бергәләп Гашыйклар тавында. Без тауның башында. Мәңгелек каршында Гашыйклар кавышкан урында Җанда Ай нурлары, Хисләр саф, югары: Биектә — Киек каз юлында. Син әле янымда, Хушлашу таңында Сүз бирик изге Җир алдында: Аерылган көннәрдә, Булыйк гел үрләрдә, Булыйк гел Гашыйклар тавында! Ләлә (ядкарь укуны тәмамлап). Аерылган көннәрдә Булыйк гел үрләрдә: Булыйк гел Гашыйклар тавында… Ядкарь шунда өзелә Сәет. Шул көнне мин фронтка киттем. Аннан соңмы? Окоп, үлеш, кырылыш. . Соңыннан гына белдем: бер һөҗүмнән соң өйгә «үлде» дигән хәбәр җибәргәннәр. Дошман тылында йөрдем, үле гәүдәләр өстеннән шуыштым. чәнечтем, үтердем Гашыйклар тавы яшьлекнең хыялый бер мизгеле булып кына калды Остенә сызгырып бомбалар яуганда, һәр адымда үлем сагалаганда яшьлек хатирәләре сүнә икән Камышлыкта калып, күпме газап чиктем. яраландым, әсирлеккә эләктем, качтым, үзебезнең якка чыктым. Өйдәгеләр өчен мин — һәлак булган кеше… Аннан соң госпитальдә синең белән очрашу… Л ә л ә. Шуннан соң без икебез монда — Себергә минем туган җиргә киттек. Нигә син минем белән киттең, Сәет? Нигә Гашыйклар тавына, Мөнирәгә кайтмадың? Сәет Әллә әсир дигән хурлыклы тамга белән кайтып күренәсе килмәде… әллә… үзем дә аңлата алмыйм хәзер. Лә лә. Нитәләр генә сөйләттем Сәет. Мин сине алдамадым, Ләлә. Мин сине биктә ихтирам итәм Син булмасаң. Ләлә Ихтирам гына иткәнсең шул… Сәет. Еллар узды, җилләр исте — үзебезнең Таллыкүлне искә төшереп, сулар акты — тирбәлеп, атылган үрдәкне, юллары бүленгән киек кошларны хәтерләтеп тауга менгәндә тын кысыла башлады без йөгереп менгән Гашыйклар тавын сагындырып. Мин түгелме саф җанлы табигать баласы Мөнирәгә «Кайтырмын, көт!»—дигән егет9 Гомеремнең соңгы еллары — тоташ газап Ник кайтмадым Таллыкүлгә, мин бит вәгъдәләр бирдем Мөнирәгә, Гашыйклартавына Гөнаһсыз пакь күңелле яшүсмер, бәлки, мине көткәндер тилмереп… Әллә ничә тапкыр кайтырга, бу фани дөньядан киткәнче Мөнирәдән бәхиллек сорарга ниятләп карадым. Дүрт ел үлем белән көрәшкән һәм җиңеп чыккан солдатның шуңа батырлыгы җитмәде Хәзер, бик теләсәм дә, кайта алмыйм Вәгъдәгә хыянәт… Әллә, мин әйтәм, язмыш шуның өчен үземне каһәрлиме? Ярты гәүдәм хәрәкәтсез… Ләлә. Сәет, тынычлан… Сәет. Хәзер бөтен өмет синдә, Ләлә… Әгәр мин… әманәт тапшырсам син… анда… бара алырсыңмы? Ләлә. Кая? Сәет. Гашыйклар тавына Мөнирәгә. Ләлә Гашыйклар тавына? Мөнирәгә? Мин? Сәет. Әйе. Син. Ләлә. Мине… үзеңнең хатыныңны… аның янына? Юк! Юк! Сәет. Ләлә, бу… минем әманәтем. Мин… дөньядан аның бәхиллеген алмыйча китә алмыйм Ләлә Мин сине шундый хәлдә ташлап китимме? Юк, Сәет. Сәет. Минем өчен борчылма… Ләлә. Юк, Сәет, булмый… Кузгатма иске яраларыңны. Врач буларак әйтәм. Сәет. Бу… минем соңгы үтенечем… Ләлә. Мин… нишләргә тиеш? Сәет. Таллыкүл… Мөнирә Идрисовага шушы тасмадагы җырны тапшыр… Ләлә. Ярый, Сәет, мин барам. Сәет. Мин сиңа ышанам, Ләлә… Сәлам барысына да… Таллыкүл камышларына. Гашыйклар тавына. Зәңгәр яшьлегемә. . Хәерле юл! «Яралы кош» җыры ишетелә. Икенче акт Җәй ахыры. Якында гына шәрә тау. Суы аз 1ына калган, сазлыкка әверел! ән күл. Басма. Аяда, аякларын салындырыи, Мирсәет белән Алсу утыралар. Мирсәет. Их, җаныем, суларда… Алсу. Су чәчрәтеп уйнарга! Мирсәет Чәчрәтерлек суы да юк… Алсу Камышлары бар ич Мирсәет, күлгә керергә курыкмыйсыңмы? Мирсәет Медаль аласын киләмени? Алсу. Нинди медаль? Мирсәет Суга батучыны коткарган өчен! Алсу. Аласым килә! Килә! Мирсәет (балакларын сызганып /Бәхил бул, киттем! (Тошә.) Алсу Кара аны, батсаң-нитсәң, кайтып керәсе булма, җаныңны алырмын! Мирсәет. Минем җаным юк, Алсу! Алсу. Кайда? Мирсәет Саклык кассасына салдым. Алсу. Нигә? Мирсәет Васыять калдырам. Кайтмый калсам, барып алырсың. Алсу. Үзең булмагач, синең җаның белән нишлим мин? Мирсәет. Ярар, алайса, үзем белән алып китәм… Коткарыгыз, батам! Алсу. Әллә чынлапмы? Мирсәет. Валлаһи, батам! Алсу, бир кулыңны! Алсу. Мине дә үзең белән кул төбенә алып китмәкче буласыңмы? Юк инде… Кара, мин сине шаярасын дип торам… Мә, тот! Таяк сузуга, Мирсәет аны үзенә тартыи төшерә. Аның кычкырган, бераздан тынган тавышы гына ишетелә. Алар күтәреләләр. Алсу — Мирсәетнең кочагында… Әрсез! Мәхәббәтсез! Чәчләрне туздырып бетердең… Мирсәет. Иртәгә китеп югалачак сөйгән ярыңны коткарган өчен! (Камыш җикене суза.) Төсем итеп сакла! Алсу (ала). Сине сагынып мин дә шулай саргаерга сүз бирәм Әбәү, кыяфәтсез, ю тәпиләреңне! Мирсәет (аякларын юып). Әллә иясе бар инде бу күлнең? Аяктан тартты… Алсу Аяк юарлык суы да булмаган күлгә кем ия булсын… Мирсәет. Алсу! Алсу. Әү! Мирсәет. Әгәр мине бик сагынсаң, аягыңны суга тык! Алсу Ярар Аягымны гына түгел, башымны да тыгармын, яме? Мирсәет Ярар. Бу күлнең дә иясе булган, ди… Алсу. Әкият! Безнең оныклар нинди әкият сөйләгән булырлар икән? Мирсәет «Борын-борын заманда Таллыкүлдә бакалар бакылдаган, имеш…» Алсу Янәсе! Әй, безгә тавы ни дә күле ни . Барыбер китеп югаласы. Син — иртәгә… Мирсәет. Син — бер елдан. Әле шушы кипкән бака күлен дә сагынган булырбыз. . Мин бүген шушында узган балачагым белән саубуллашам. Алсу. Кит аннан, котсыз, минем белән саубуллашырга килгән дисәм… (Үпкәләп басмадан китә.) Мирсәет. Тукта инде, үпкәләмә. Аерылышу кичендә булса да, күзләремә караган бул. Яратам ич мин сине. . Алсу, һи, сез тасма телләргә ышансаң… Китәсез дә онытасыз! Мирсәет. Ә сез, кызлар җилбәзәк күбәләкләр. Без китү белән. Алсу. Ә сез, егетләр… берәр чибәр кыз күрсәгез….. М ирсәет. Ә сез—кызлар Алсу. Ә сез… егетләр… барыгыз да вәгъдәсезләр! Мирсәет Кем9 Безме вәгъдәсезләр? Алсу. Менә борынгылар ярата да, көтә дә белгәннәр. Дуэт Барсы да узганнар, Барсы да үткәннәр, Элек тә кочканнар, Кочканүпкәннәр. Таһирлар киткәннәр, Зөһрәләр көткәннәр, Барсы да узганнар, Барсы үткәннәр. Өзелеп көткәннәр. Түземнәр, сабырлар Гашыйклар тавында Мәңгегә калырлар Барсы да узганнар, Барсы да үткәннәр. Гашыйклар ярларын Сагынып көткәннәр. Егетләр киткәннәр. Яшь кызлар көткәннәр, Барсы да узганнар, Барсы үткәннәр Өзелеп көткәннәр, Түземнәр, сабырлар Гашыйклар тЯвында Мәңгегә калырлар Ә безнең мәхәббәт Узмаган, алдадыр, Гашыйклар тавында Кавышыр таңдадыр Җил булып исәрмен. Су булып агармын. Мин сине югалтмам, Эзләп табармын Өзелеп көткәннәр, Түземнәр, сабырлар Гашыйклар тавында Мәңгегә калырлар! Алсу. Мипсәет, куып тот мине! (Аяк астыннан иске оәфтарне аңа ата) Мирсәет. Алсу, тукта’ (Каршыларына Лалә килеп к ера.) Ла ла. Исәнмесез, матурларым? Мирсәет. Исән булмасак, әллә син доктормы? Алсу Әссәләм-вәссәләм! Лалә. Әйе, мин чыннан да доктор. Әйтегез әле. Гашыйклар тавы кайда9 Мирсәет. Алдыгызда биз әнә! Лә лә. Шушымы9 Мирсәет Ышанмасаң анысы синең эш. Л ә л ә. Ә Таллыкүл? Алсу. Әллә сез Каф тау артыннанмы? Ләлә. Ссбердән. Таллыкүл чыннан да шулмы9 Мирсәет Шул димен ич инде! Ләлә. Талы да, күле дә юк икән. Мирсәет. Кирәге дә юк! Ләлә. Мин… Мөнирә Идрисованы эзлим Аны каян табарга9 Мирсәет. Алсушка, аның Мөнирә Идрисова белән сөйләшәсе килә’ Алсу. Барсын, сөйләшсең., бик кирәк булгач… Шушы тирәдә Мөнирә Идрисова! Мирсәет. Әнә! Алсушка, йөгер, тотам! Алсу Тоттырмыйм! (Чыгып йогерә- ләр.) Ләлә. Әллә алдадылармы Гашыйклар тавы дип Корыган күл, сулган урман Тукта, нигә соң әле мин үз иремнең сөйгәненә килдем? Кире китәргәме әллә9 Юк, мине монда Сәетнең әманәте китерде… Үзеңне ничек тә җиңәргә тырыш, Ләлә… Бу нинди чәчәкле җырлы дәфтәр9 (Ала, укый ) Каршылыйк яшьлекнең таңын Яратып, кочак җәеп Онытма мине, Мөнирә! Онытма мине, Сәет! Ядкарь дәфтәре… Ташлаганнар Тынычлан, йөрәк димәк, көндәшем Сәетне күңеленнән йолкып аткан Яңа салынган өй ягыннан Өмет чыга. Болдырг а утырып тәмәке кабыза. Ләлә. Исәнмесез? (Өмет дәшми ) Исәнмесез? Өмет (теләмичә) Исән әле. Ләлә. Зилаировларның ое шушымы9 Өмет. Шушы булса, ни әйтерсез? Ләлә. Әллә сез Зилаиров нәселеннәнме? Өмет. Булуы да ихтимал Зилаиров- ның кайсысы кирәк? Ләлә. Сәете. Өмет Аның исеме генә калды., мәрмәр ташта Үлгәннәрнең кемгә кирәге бар9 Ләлә. Сиңа, миңа Өмет. Сиңа нигә ул? Ләлә. Мин аны бераз белә идем Өмет Белә идегез9 Әллә очраштыгызмы? Ләлә Фронтта. Ул яраланган иде. Өмет Аннан соң., терелдеме? Ләлә Терелде. Тагын һөҗүмгә китте Өмет Сез аны исән чагында чыннан да күрдегезме9 Ләлә. Чыннан да Өмет Кайчан? Ләлә 1945 ел. Май башы Германия Өмет Шуннан сон., сигезенче майда һәлак булды дип. икенче тапкыр үлем хәбәре килде Ләлә Кызганыч Өмет Ниндирәк иде ул? Төсе, хоиы, табигате9 (Аракы алып чыга, остәлгә куя). Егылып эчүне ташласам да, бу уңай белән әзрәк ярый торгандыр Утырыгыз (Рюмка ларга сала} Искә алыйк (Эчә Ләлә аяыз тидерә) Әлегерәк килсәгез, өстәлдә кыр үрдәкләре булыр иде Ләлә Алар ташлап киттеләрме9 Өмет Без. ягъни мәсәлән, нефтьчеләр, аларны кырып салдык. Музейга куярга да калмады Лале. Сездә монда да бик каты сугыш булып узган икән… Табигать белән… Өмет. Әйе. Сугыштык. Без җиңдек! Күкрәк тулы орден-медаль! Капкалап утырыгыз… Лә ла. Сез җырлыйсызмы? Өмет. Без бер генә җыр беләбез: «Салып җибәр салганны, сорама каян алганны! Салып җибәрсәң салганны, баса йөрәк янганны!» Әти кеше җырлый идеме*’ Лә лә. Аның тавышы бик тә ямансу, моңлы иде Өмет. Берәр җырын хәтерләмисезме? Ләлә. Онытылган. Искә төшерермен. Өмет. Ул… ниндирәк иде? Ләлә. Күзләрендә ниндидер тирән сагыш. синеке кебек. Чәчләре дә синеке кебек каты, кара иде. Сез әллә аның туганымы? Өмет. Юк. Мин аның туганы түгел. Мин Сәет Зилаировның үзе киткәч туган малае. Ягъни мәсәлән, Өмет Ләлә. Сәет Зилаировның малае бармыни*’! (Сикереп тора, үзен җиңеп, утыра.) Өмет. Балалары барлыгын белмичә теге дөньяда ятучылар өчен! (Эчә.) Аның малае гына түгел, оныгы да бар әле… Әнә үзе килә… ягъни мәсәлән, минем малаем Мирсәет. Исәнме! Өмет. Нихәл! Менә… бабаңны фронтта күргән кеше килгән. Ләлә. Ә… ә… без таныш инде. Өмет Бабаңны соңгы тапкыр күргән… Мирсәет. Ну и что?.. Кайдадыр бер гармун ята бугай. Бир әле! Өмет Иске өйдә Кереп ал! (Мирсәет, сызгырып, ойгә керә.) Ләлә. Нигә ул… әтисе белән шулай… Өмет. Аралар салкын. Әнисе белән калада… аерым . Мирсәет (гармунда русча кой акыртып чыга.) Җаны бар әле моның! Өмет Бабаңның җаны анда . Аны да, мине дә армиягә шул озатты. Хәзер сине. Мирсәет. Хәзер Гашыйклар тавына менәбез. Өмет. Бабай-әбиләрең антны таң алдыннан биргәннәр… Мирсәет Безгә барыбер! Озатырга киләсеңме? Килмәсән дә ярый! Өмет. Киләм. Мирсәет. Прощай! (Гармун уйнап чыга. Өстәлдәге аракыны кесәсенә алып тыга.) Өмет. Безнең якты киләчәк… Ләлә. Өмет, бу дәфтәр сезгә таныш түгелме? Өмет (дәфтәрне ала, актара). Бу бит әнинең ядкарь дәфтәре. Каян алдыгыз? Ләлә. Җирдә аяк астында ята иде. Өмет. Әйе., әйе… искә төшә Димәк, мин аны яңа өйгә күчкәндә, чыгарып аткан мын… Дөресен әйткәндә, мин аны, югалтып, эзләп тә карадым… Аннары кул селтәдем … Кызык Ниләр язды икән? Л ә л ә (ядкарь дәфтәрен укый.) Йөзләрдә хәсрәте күренер, Күзләрдә тамчылар күренмәс. Кошларның юллары бүленер, Ярымның юллары бүленмәс. Толымым билемә уралыр, Өметем кайгыга уралмас, Киек кош юлларда югалыр. Сөйгәнем яуларда югалмас! (Бер олешен Өметкә бирә.) Өмет. Көйләмә син миңа, авылым, Яуларда үлгәннәр бәетен. Туктатып сугышлар давылын, Барыбер кайтыр ул—Сәетем! Ләлә. Баламны күкрәккә кысам мин: Ул сиңа охшаган шул кадәр! Әйтмәгез, тыңламыйм, ышанмыйм: «Үлде!» дип килсә дә йөз хәбәр… Мөнирә (сабый баласын кулына тоткан). Өметем минем, асыл егетем, үчтеки, үчтеки! Әттәне сагындыңмыни, мин дә бик сагындым шул аны. Хәзер кайтыр, озак көттермәс… (Чыбыркы тотып Сафа керә.) Сафа Көтмә, кызым, кайтмас Сәетең. Мөнирә (сабый булып). Нигә алай дисең, дәү әттә? Сафа. Үлем хәбәре килдеме, килде —факт! Тагын бер факт кирәкме? Урман кискәндә берәүне очраттым. Ул Сәетне әсирлектә күргән Аннан соң кара кәгазь килде Мөнирә. Ул… үле килеш күргәнме? Сафа Тиресе белән сөяге генә калган иде, ди.. Бичара… Мөнирә Сөйләмә, дәү әткәй, минем әттә бичара түгел! Сафа И кызым, атаң сүзен тыңламый ялгыштың. Әйдә, киттек үзебезнең өйгә, атаң нигезенә Саргайма япь-яшь килеш, үлгән иреңне көтеп Тәрәзәне кадаклыйбыз да… Мөнирә Ачуланма, дәү әттә, без кайтмыйбыз. Без әттәне көтәбез. Сафа. Тач үземә охшагансың, кире беткән нәмәстә, тагы чыбыркы көтәсеңме? (Селтәнә.) Мөнирә. Ул кайта, ул монда кайта, без моннан китмибез Сафа. Әй б£ла, бала… Үзең дә һаман нарасый шул. Чыбыркы түгел, тел тидерергә дә җәл Теге вакытта чынлап суктырасы калган. (Чыгарга кузгала). Мөнирә (чыбыркыны ала). Әткәй! Сафа Акылыңа килденме әллә? Мөнирә. Онытып калдыргансың… Сафа Балалы өйнең матчасында чыбыркы булсын! (Чыга). Өмет (дәвам итә). Синнән тик бер ядкарь-дәфтәрең… Югалтмый кадерләп сакладым. Төшемдә күрәм дә сагынам Өметнең яшь бала чакларын. Мөнирә. Өмет балам, нишләдең? Өмет Берни дә эшләмәдем Мөнирә. Кил әле, кил. Күлмәген ертылган, борынын канаган. Сугыштыңмы әллә? Өмет. Сугыштым ла… Мөнирә. Кем белән? Өмет. Түбән оч малайлары белән. Мөнирә. Кем башлады? Алармы? Хәзер әниләренә барам. Өмет Үзем! Мөнирә. Нигә? Өмет Мыскыл итмәсеннәр. М ө н и рә. Ни дип мыскылладылар? Өмет Мине үрдәк диләр… Мөнирә Шуңа ачуландыңмы? Өмет Тагын бер әйтеп карасыннар! Мөнирә Дөрес әйткәннәр, Өмет Без чынлап та үрдәкләр Өмет Син дә мыскыл итәсеңме? Мөнирә. Туктале, тыңла мине… «Үрдәк» дигәнгә бер дә үпкәләмә. Нәселебезгә мәнге чәпәлгән кушамат ул Шәҗәрәбезда җиденче бабабыз да, аннан элгэреләре дә үрдәкләр Ин әүвәлге Әнкәбез Гашыйклар тавындагы Серле үрдәк Аны явыз бәндәләр атып Җиргә төшергәннәр Канатлары сынган яралы кош Җирдә тормыш итә башлаган. Барыбер гел-гел сагышланып зәңгәр күккә караган. Шуңадыр без яралы, моңлы нәсел Үрдәкләр без! Өмет Минем үрдәк буласым килми! Мөнирә Буласың киләме, килмиме, син дә үрдәк, балам Табигать язган язмышны син генә үзгәртә алмыйсын. Өмет. Бел: кеше маймылдан килеп чыккан! Мөнирә. Каршы килмим. Кайбер адәмнәр, чыннан да, маймылдан яралгандыр. Без— Таллыкүллеләр кошлар нәселеннән… Өмет Каян алып әйтәсең моны, әнкәй? Мөнирә. Хыялда да, төштә дә гел кош булып очам Маймылдан яралган булсам, агач башына үрмәләүдән узмас идем. Нигә соң мин биеккә кошлар югарылыгына күтәреләм дә уяна-уяна гына Җиргә төшәм?.. Өмет (укый). Нинди уй бу газиз башымда Берсе дә аңламый иделәр «Өметең унсигез яшендә, Әллә син хыялый…» диделәр. Лә лә. Кыен ул йокысыз төннәрдә Җилләр дә тәрәзә чиртмәсә Хәсрәтем сөйләргә кемнәргә9 Өметем-балам да читләшә? Өмет. Өметем-баламнын һәр сүзе Ут булып йөрәккә уелган Кул тартмый бу хакта язарга… Гашыйклар тавына ни булган? Бульдозер юрелтесеиә халыкның шаушуы кушыла. Мөнирә. Тукта! Сүндер моторыңны! Өмет тавышы Ни кирәк сезгә9 Мөнирә. Гашыйклар тавын мәсхәрәләргә без рөхсәт итмибез! Өмет Рөхсәт итмисез9 ’ Сез? Безгә?! Монда бораулау эшләре башлана. Приказ! Мөнирә. Без аны дөрес түгел дип табабыз! Өмет. Китегез юлдан! Мөнирә. Тапта! Үткәрмибез’ Өмет. Дәүләт планын өзгән өчен җавап бирерсез’ (Танып). Әнкәй9 ! Син?! (Юлдан күтәреп ала) Мөнирә Йә алла Омег9 Син?! Өздең өметләремне Ник шуңа ризалаштың9 Өмет. Мин кушканны үтим Туктале, нишләп юкка тавыш куптарасын? Котыртып, халыкны күтәргәнсең Мөнирә. Беләсең нч Гашыйклар тавының изге икәнен Ул Таллык үлнен иманы ………. Өмет. Изге . иман. . Муллалар сүзен сөйлисең. Мөнирә. Мәңге искермәскә тиешле йолалар бар Гашыйклар тавы Өмет Җитте! Монда дини картлар корбан чалалар Димәк, бу урын, начальник әйткәнчә, искелек калдыгы Без аны тар- мар итеп, хәрабәләрендә яна тормыш корабыз! Мөнирә. Гашыйклар тавында нефть юк! Өмет Син беләсеңме, безме? Мөнирә. Тау астында су агып ята….. Өмет Нәрсәгә таянып әйтәсең? Мөнирә Риваятькә! Үрдәк киткәннән соң аның күле тау астына качкан Өмет Дин әкиятләре! Мөнирә Борынгылар хак әйткәндер: тавын ташлап киткән үрдәк менә шуңа күрә кайтмый да инде Өмет Хыялый! Гомерен буе кайтмаган иренне көтеп картайдың Җүләр син, әнкәй! Без эш кешеләре! Эш! Эш! Йолага килгәндә, аңла: чор башка, җыр — — башка, яшьләр, машиналары булмаса, тауга күтәрелергә иренәләр Кайда туры килә… шунда… Мөнирә (Өметнең яңагына суга). Оятсыз! Өмет. Ах, шулаймы9 ! Барыбер безнеңчә булыр! Л ә л ә (укый). Очалмый төшкәндер яралы… Таллы күл суында киек кош Хәбәр бу — юллары ураулы,— Көтәрмен унар җәй, унар кыш. Өмет. Күзәтәм киек кош эзләрен, Китәрдәй булам ла кушылып. Уянып яхларын, көзләрен Күңелем җилпенә кош булып Лалә. Карурманда юри адашулар Калды, ахры, матур төш булып. Үзең кайталмасан. төшләремә Кайтчы, зинһар, очар кош булып… Мөнирә. Сә-е-т! Сәет. Әү-ү! Мөнирә. Син кайда? Сәет. Әллә кайларда! Мөнирә Тавышың кайтты, үзен юк! Сәет Кичер, Мөнирә, мин алега кайталмыйм! Мөнирә Сине шундый күрәсем кила, Сәет… Сает Мөнирәм, көт! Мөнирә Исән генә бул, Сәетем, сабыр канатларым сынганчы көтәрмен. Сәет Мин Серле үрдәк белән бергә кайтырмын! Мөнирә. Син але үзен киткәч туган улың Өметне дә күрмәдең Ул инде ир-егет, үзенә охшаган . Сает. Улым? Өмет9 Күзләре нинди9 Чәче9 Мөнирә. Тач үзен инде Сәет Каян алдын шундый ягымлы исемне? Мөнирә. Әллә, үзеннән үзе. ихластан.. Сает. Әй гармунымны сагындым, Мөнирә. Ана тузан кунып, телләре күгәреп беткәндер инде. Мөнирә. Сайраплар тора. Оныгын уйный. Сәет Минем оныгым да бармыни? Исеме ничек? Мөнирә. Мирсәет. Сәет. Тагын бер Сәет? Мөнирә. Мин аңа тугач ук шулай дип дәштем. Башка исем юк. Сәет. Их, Мөнирәм, гармунда уйнап, сине җырлатып. Таллык үл урманнарында адашырга! Мөнирә. Әйдә, адашыйк соң… Яшьлектән, аи-ак томан эченнән, аи-ак күлмәк кш ән кызлар иәнда була. Беренче кыз. Мәхәббәтен кайда? Сәетең? Икенче кыз. Калды дәфтәр битендә… Өченче кыз. Ялгыз саргаюлар читен лә… Беренче кыз. Яшьлегеңне зая үткәрдең… Өченче кыз. Их, Мөнирә, бик тә ялгыштың… Мөнирә Араларны Өмет якынайта. Әнә! Әнә! Сәет! Ул кайта! (Җырлый). Карурманга барган идем. Юри генә адаштым. Сәет. Мине күргәч, телсез калдың. Адаштым дип алдаштың. Мөнирә. Синең йөргән юлларында Җиләкләрем түгелде. Кырын каравыңны белгәч. Күңелләрем сүрелде… Сәет, элекке кебек җырла! Сәет. Тырышам бит… Мөнирә. Без элек тырышып җырламадык, үзеннән үзе… Сәет. Ничек җырлый идек сон без, онытылган Мөнирә. Дәртле, сөенечле, өметле иде җырыбыз Хәзер авыр хәсрәт тавышыңда. Әйдә, элеккечә җырлыйк… Сәет. Җиләклеккә барма инде, Барма инде, адашма.. (Үзе дә. тавышы да югала). Мөнирә. Сә-ет! А-у-у! Син кайда?! Ник дәшмисен?. Өмет (укый). Өмет балам, икәү генә белик. Уйга калып, тауга менәрсең. Язу авыр моны: бер укырсың. Акылыңа килеп, миннән соң… Мөнирә (тәсбих тартып, мөнәҗәт әйтә). Халык китәр уңга-сулга. Изге гамәл һич кылмаслар. Ләкин мал күп булыр кулда,— Менә шундый заман җитәр Өмет (кызмача кайтып керә), һо, абыстай! Абстайновка шундый диген, ә? Мөнирә, (дәвам итә). Ил гыйльменә уку бетәр.. Өмет (бер төргәк акча чыгарып ыргыта). Ал! Мөнирә. Мәктәпләрне вәйран итәр… Өмет. Ал дим! Премия! Мөнирә. Галимнәрдән чалма китәр. . Өмет (аракы чыгарып) Стакан! Мөнирә. Менә шундый заман җитәр… Өмет. Закуска! Мөнирә Хатыннардан оят китәр! Өмет Нәрсә мыгырданасын? Мөнирә Балалардан шәфкать китәр… Өмет Өендә динне пропагандалаган өчен эшеннән кудылар Мине, партийный кешене, позорить итәсең!.. Акчаны азсынасынмы?! Мөнирә. Мниа хәрам акчалар кирәкми Өмет Нәрсә, хәер акчалары китерәләрме әллә? Мөнирә. Мин беләм: сез эшләмәгән эш өчен, алдап, премия аласыз. Өмет Син аңла, алла бәндәсе, алдама- сан, премия тоттырмыйлар Дәүләт безне алдый, без — дәүләтне! Ике як та канәгать. Тормыш—ул бер-береңне алдау Менә вот син мескенне дә алдаганнар Ярар, булган тәк булган .. Но мине бу дөньяга алдап китергәнсез икән… ник әле мин алдамаска тиеш?! Хәләл ни, хәрам ни — безгә барыбер! Прощай, мамаша, не горюй, не грусти, пожелай нам доброго пути! (Чыга). Лалә (укый). Авылдан шәһәргә күчәләр. Өмет тә күченә. Мин калам. Берсе дә аңламый ич алар: Юлларга чыгам да тукталам Язмышым нигезен калдырып. Юк, китә алмыйм мин авылдан, Сәетем, югалтып, каңгырып, Эзләсә Гашыйклар тавыннан? Өнемдә, эшемдә, төшемдә, Аңымда, җанымда, хисемдә… Яуларга озаткан кичемдә Әйтелгән вәгъдәләр исемдә. Өмет (укый). Син уяткан яшьлегем дә монда. Вәгъдәләшкән тавым шушында Ераклардан тоям сулышыңны Таллы күлнең синсез кышында Өмет Әнкәй, исәнме? Мөнирә. Ничек килдең, балам, күз ачкысыз буранда? Өмет. Сине кар күмеп китмәдемени әле? Әйдә, киттек! Машинамны Зирекледә калдырдым. Мөнирә. Зиреклеге кадәр юл йөрерлекме? Өмет. Йөрерлек! Киттек! Мөнирә. Рәхмәт төшкерләре, юлны ачкансыз икән. Өмет. Биклә ишегеңне! Мөнирә. Кыстама, балам, мин моннан китмим Өмет. Таллыкүлдә бер җан әсәре дә юк… синнән башка Яңа калада яна квартирда уты балкып, кайнар суы агып, газы янып тора… Йә, әнкәй. Мөнирә. Үзегезгә ошый икән, рәхәтләнеп яшәгез Өмет. Киттек! Мөнирә Китмим Бер йомышым гына бар барын… Өмет. Әйт Мөнирә Атнага бер булса да, юлын ачып тора алмассыз микән? Өмет Монысы нигә тагын? Мөнирә. Әткәң кайтканда юлда адашыр… Өмет Их, әнкәй, саташасың түгелме0 Мөнирә. Бер дә саташмыйм, балам, әткәң юлга чыгарга җыена Өмет. Каян синдә шундый уй? Мөнирә. Бүген төшемдә Гашыйклар тавындагы күлне күрдем Серле үрдәк, төшәргә ниятләп, күл өстендә әйләнә, имеш. Бер канаты каерылса да, кайткан, җанаш Кайта болай булгач эткән, әзерлән! Өмет. Бичара. Төшкә ышанасың. . Мөнирә. Ул исән. Күңелем тоя: ул кайтырга әзерләнә… Өмет Әнкәй, уян!.. Лә лә. Үрдәкләр төшмичә китәләр. Таллыкүл чалт аяз… юк томан. Минутлар, сәгатьләр үтәләр Кавышалмый Сак белән Сок сыман. Өмет. Бу ялгызлык ник картайта икән. Аңлат миңа шуны, төшендер Ядкарь булып калсын оныкларга: Бу төш, бәлки, соңгы төшемдер. . Мөнирә. Сәет, зинһар, төшемдә булса да, биш минутка гына кайт. Соңгы тапкыр сорыйм. Сәет. Исәнме, матурым? Мөнирә. Әлегә исән «Матурым» ди дең… Сине көтә-көтә әллә картаям да инде… Матурлыгым, исәнлегем улыма, оныгыма күчте, ахры Сәет. Карт көнендә нигезеңдә ялгызын калгансың түгелме соң? Балаларыбыз Өмет, Мирсәет кайдалар? Мөнирә Киттеләр Барысы да киттеләр. Таллыкүлдә бер үзем. Сәет. Әллә бөтенләй ташлалылармы үзеңне? Мөнирә Өмет күпме ялварды күчмәдем Рәнҗемим Хәлемне белеп тора. Сәет. Хәлең ничек. Мөнирә0 Мөнирә. Минем хәлем ярыйсы .ла ул Таллыкүл өчен ждным әрни Яшьләр Таллыкүлне ташладылар, бабаларыбыз калдырган юлдан каерылдылар риваятькә, изге Җиребезгә хыянәт иттеләр Матурлыгын файдаландылар да, картайтып, ямьсезләтеп, алыр нәрсәсе калмагач, ташлап киттеләр. Ничек сызланмыйсың: ничә гасырлар сыналган иң асыл гадәтләрне, мен еллар сабыйлар бишеген тирбәткән моңны-телне ташладылар.. Сәет Чыннан да. Таллыкүлгә ни булган? Танырлык та түгел. Кыр үрдәкләре кайткан вакыт… Берәү дә күренми Эзлә мин гаеплеме соң? Теге вакытта Мөнирә. Без һәммәбез дә гаепле Ән- кәбезТабигать алдында! Сәет Нигәләр генә аттым? Ник аттым? Мөнирә. Синең вөҗданың сау. димәк газапланасын Кайтып керсәң, җан нарың тетрәр Шәфкатьле җаннар яудан кайтмадылар шул… Сәет Нинди хозур иде Таллыкүл буй лары! Мөнирә Их. Сәег Табигать шәрәләнеп калгач, адәмнәрнең җаны ярлыланды, тупасланды, мәхәббәтләре сүрәнләнде, туган җиреннән суынды. Сәет. Мин суынмадым Мин элеккечә яратам, Мөнирә… Мөнирә Мин китәм шул инде, Сәет. Ннгә әлегерәк кайтмадың0 Шулай да мин өметне өзмим .. Өметем кала. Мирсәетем кала.. Сау бул, Сәет, мин китәм… Сәет. Тукта! Китмә! (Мылтыгын алып, ата…) Мөнирә. Их, харәп иттең… Нитә аттың? Сәет. Мин үрдәккә аттым. Мөнирә. Үрдәк мин бит инде, Сәет Сәет Янымда гына жан бирергә яткан яралы кош . синме, Мөнирә0 Мөнирә. Мин. Сәет. Барыбер мин бәхетле, сине күреп, кайнар кулларыңда, туган җиремдә жан бирәм Сәет Мөнирә, кичермә мине, бәхилләмә. каргап кит!.. Юк, ташлама мине, мәңге көтәргә дип, Гашыйклар тавында вәгъдә бирдең. . Мөнирә Мин вәгъдәмә тугры калам, Сәет, көттем, көтәрмен анда да! Сау булыгыз, исән булыгыз, ике Сәетем, исән бул, Өмет! Өмет Мин… исән. Нигә мин исән?! Ләлә. Ул… үзе кайда0 Минем аның үзен күрәсем килә. Аңа гына тапшырасы әманәтем бар Өмет Минем дә аның янына бик барасым килә Башымны күкрәгенә куеп гафу сорыйсым килә… әмма Ләлә Димәк?.. Өмет Әйе… Шул басмада керләр чайкаганда Васыятен әйтеп өлгерде: Гашыйклар тавының ташын куегыз… Шулай дип языгыз: «Сәет! Кайтырсың, шушында табарсың.. Өзмимен өметне Мин көтәм. Мөнирә.» Ник. нигә бер сүз дә дәшмисез Иә.. сүгегез эт итеп кыйнагыз, типкәләгез «нинди ананы югалткансың!» дип Сез бит сүгәргә, акыл өйрәтергә оста! Миңа хәзер бер коточкыч, аяктан егарлык сүз кирәк, үзәккә үтәрлек бер сүз! Сез бит сүз осталары. табыгыз бер сүз! Миңа ул сүзне әйтергә атам булмады Әнием нечкә күңелле. юаш иде Яндкка сугуы да иркәләү кебек кенә иде Үтергеч бер сүз әйтегез мина! Ләлә. Өмет Өмет Ялгышкан әнкәй Мин Өмет булалмадым… Ләлә Өмет, менә синен үзеңнән соң нинди ядкарь кала0 Өмет Нинди ядкарьме0 Миннәнме! (Өйгә кереп чыга) Менә ниләр кала күмгәндә алдан кайгырган булып күтәреп барырга орден, медальләр, күкрәк киереп президиумда тагып утырган тимер-томыр, значоклар. олау-олау мактау кәгазьләре’ Премия бирү турында приказлар’ Тагын ниләр кала мы° Кала Актарылган таулар, сазлыкка әверелгән тирән күлләр, сүнгән чишмәләр, тар-мар ителгән куе урманнар, таланган Таллыкүл. бала хәсрәтен күтәрә алмыйча егылган ана туфрагы мәхәббәтсез гаилә куылган хатын башында җилләр уйнаган бала и бердәнбер куаныч биргән шушы… Сәет җыры «Туган якларына кайт! Кайт!» диеп, Киек кошлар тезелеп киткәндер… Кайта диеп өзелеп көткәндер дә Көтә-көтә түземе беткәндер. . Ө м е т. Кем ул җырлый шулай җанны айкап? 1 Мөнирә. Өмет, бу әманәт-җырны мин Мөнирәгә, бары тик Мөнирәгә тапшырырга тиеш идем Ул—юк. Җырлаучы — СӘет Зилаиров… Өмет. Сәет… Зилаиров? Әткәй? Ул исән?! Башта ук мин нидер тойдым. Сез нидер яшерәсез. Әйтегез, ул исәнме? Кайчан җырлады ул? Фронттамы? Ләлә. Юк. Өмет Соңгы һөҗүмгә керү алдыннанмы? Ләлә. Юк. Сугыштан соң. Өмет. Димәк… ул чыннан да исән?! Ләлә. Әйе. Ул бүгенгесе көндә исән. Өмет. Минем әткәм исән!.. (Тауга йогереп менә.) һәй! Таллыкүл! Гашыйклар тавы! Ишетәсезме?! Минем әтием Сәет Зилаиров исән! Әнкәй аны юкка гына көтмәгән! Ләлә. Мин васыять-җыр тапшырырга килгән идем. Теләгеңне үти алмадым, Сәет Яшьлегең, хисләрең давылланган Гашыйклар тавы белән очрашкач, синең миннән яшерелгән газапларыңны үз йөрәгемә алдым Син миңа тагын да якынрак, кадерлерәк Бәхиллә, Мөнирә, фани дөньяның язмыш урманнарында адашкан әрнүле бер җанын. Синнән соңгы язмышында аның тән һәм җан яраларын җиңеләйтергә тырышкан мине дә бәхиллә. Кичер, Мөнирә, хатын- кыз буларак, мине дә анла: юлга чыгу алдыннан мин сине килешә алмаслык көндәшем итеп тойдым… Яшермим, күкрәгем тулы шик, йөрәгем тулы авыр тойгы иде. Мин синең илаһи хис белән Сәетне көтүеңне белмәдем. Кичер, Мөнирә, Сәетнең тоткарлануында, бәлки, минем дә гаебем бардыр. Язмыш безнең өчебезгә дә газаплы мәхәббәт юллаган Өмет. Кайда ул? Мин аны хәзер барып алам! Ләлә. Ул еракта… Себер дә. Өмет Әллә кайда, каторгада булса да, алып кайтам. Минем аны эзләп табып, күзләренә туры карап, сорыйсым килә: «Әткәй, нигә син безгә исән булуыңны хәбәр итмәдең, шулкадәр көтүгә кайтмыйча ничек түздең син?»… Сәет җыры Яралы кош, бәлки, кайтып җитәр, Мин язмыштан инде ычкынмам Танырсыңмы, юкмы—мин булырмын Кош тавышы белән кычкырган.. Үзәк өз1 еч тавыш белән кыр үрдәкләре кычкыра… Тәмам. 1965—93. & хәмер… кала.. кала… Әгәр дә булсаң, ник сукмыйсың син мине, Алла?! Күзләрдән яшь ага дип уйламагыз, әче аракы тамчылары алар!.. Иң авыры шул. Таллыкүлне мәсхәрәләүдә катнашкан бәндәләрнең берсе — мин! Рекорд артыннан куып, табигатьнең иң нәфис, иң илаһи җиренә (әнкәй сүзләре) бәреп кергәнбез. Әнә шулай Таллыкүлне таркаттык. Нигезендә бер әнкәй торып калды Уй- ладымуйладым да, соң булса да, әнкәй нигезендә йорт кордым Иске өйгә дә кагылмыйм: аның ядкаре. Гашыйклар тавына чияләр утырттым Басмага карасам, әнкәм һаман керләр чайкый кебек. Шул кыяфәттә төшләремә керә. Әнкәй яраткан шушы басмага кер чайкарга төшкәнмен, имеш Мөнирә тавышы. Өмет балам, бир, керләреңне үзем чайкап бирим Өмет. Әнкәй, кайттыңмыни’* Мөнирә. Мин әле кайтмадым Керләреңне чайкашырга бик азга гына килдем. Өмет. Кайда соң син? Тавышың бар — үзең юк… Мөнирә Бәй, улым, танымыйсыңмы- ни, алдында торам ич… Өмет Алдымда… үрдәк… син —юк… Мөнирә. Шул үрдәк мин булам бит инде, балам. Өмет. Серле үрдәк… син? Мөнирә. Нигә гаҗәпләндең? Керләреңне бир әле, балам, анда юма, пычратасың ич. Менә монда су чистарак… Өмет. Рәхмәт, әнкәй, якынрак кил, башыңнан бер сыйпап алыйм инде Исән чакта бер генә дә иркәли алмадым. Мөнирә. Юк, килмим. Мин адәмнәрдән куркам . Өмет. Нигә куркасың? Мөнирә. Адәм балаларының риваятьтәге явыз аучыдан аермалары юк. Өмет. Без синд тимәбез, Серле үрдәкәнкәм.. Кайчан кайтырсың соң? Мөнирә. Гашыйклар тавындагы күлне үз урынында күрмичә, Таллыкүл урманнары шауламыйча, кешеләргә шәфкать иңмичә, кайта алмыйбыз! Кайта алмыйбыз! Өмет (тоштән онгә кайтып, сикереп тора). Үрдәк! Кыр үрдәге! Кайта! Кайта! Төшсә ярар иде! Тагын бер үрдәк… ике Лә лә. Әллә берсе яралы инде… бик авыр… газапланып оча… Өмет. Төшәләр Яралы кошның исән калган балалары Алар аерылу алдыннан күлләре белән саубуллашырга килгәннәр… Их, әнкәй белән әткәй генә күрмәделәр шушы көнне!.. (Шулвакыт Ләлә магнитофонда Сәетнең «Яралы кош» җырын җырлата башлый). Сәет җыры Кыр үрдәген аттым очкан чакта… Җаным әрни көн-төн: ник аттым? Хәзер үзем яралы кош сыман: Кайтыр юлларымны югалттым. Өмет. Кем җырлый?! Тавышы әллә нинди… таныш кебек Ләлә. Бу., әманәт.. Өмет. Әманәт? Нинди әманәт? Ләлә. Тыңла.

Автор конспекта:
Автор(ы): — Хасанова Г.Г.

Место работы, должность: — МОУ СОШ №3 п.г.т. Кукмор

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — основное общее образование
Уровень образования: — среднее (полное) общее образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 11 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: — 1. И.Юзеевның тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү; “Гашыйклар тавы” драмасын уку, анализлау, әсәрдә күтәрелгән проблемаларны ачыклау; 2. Әсәргә җентекле анализ ясау; фикерләрне эзлекле, ачык итеп әйтә белү күнекмәсен үстерү; 3. Тормышка мәхәббәт, бер-береңә хөрмәт, тирә-ягыбызга сакчыл караш тәрбияләү;

Тип урока: — Урок изучения и первичного закрепления новых знаний

Используемые учебники и учебные пособия: — 1.”Татар драматургиясе” 22 нче том
2. «Эдэбият» А.Г.Ахмадуллин, 11 класс

Используемая методическая литература: — 2.”Мәйдан” журналы 2002 нче ел №12

Используемое оборудование: — 1.Эпиграф язылган плакат
2.И. Юзеев портреты
3.Мультимедияле проектор

Краткое описание: — Хәсәнова Гүзәлия Габделнуровна – Кукмара 3 нче урта гомумбелем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ә.З.Рәхимовның “Иҗади үсеш технологиясе” буенча 11 нче татар сыйныфында татар әдәбиятыннан бирелгән дәреснең план-конспекты Тема: И.Юзеевның “Гашыйклар тавы” драмасында күтәрелгән проблемалар. Максат: 1. И.Юзеевның тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү; “Гашыйклар тавы” драмасын уку, анализлау, әсәрдә күтәрелгән проблемаларны ачыклау; 2. Әсәргә җентекле анализ ясау; фикерләрне эзлекле, ачык итеп әйтә белү күнекмәсен үстерү; 3. Тормышка мәхәббәт, бер-береңә хөрмәт, тирә-ягыбызга сакчыл караш тәрбияләү; Дәрес тибы: яңа материалны аңлату Дәрес төре: дәрес- әңгәмә Кулланылган методлар: укытучы сүзе, әңгәмә, өлешчә- эзләнүле, проблемалы укыту. Җиһазлау: 1. Эпиграф язылган плакат 2. И. Юзеев портреты 3. Мультимедияле проектор Материал: 1. ”Татар драматургиясе” 22 нче том 2. ”Мәйдан” журналы 2002 нче ел №12 Эш группаларда алып барыла.

Хәсәнова Гүзәлия Габделнуровна – Кукмара 3 нче урта гомумбелем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
— — Ә.З.Рәхимовның “Иҗади үсеш технологиясе” буенча 11 нче татар сыйныфында татар әдәбиятыннан бирелгән дәреснең план-конспекты


Тема:И.Юзеевның “Гашыйклар тавы”
драмасында күтәрелгәнпроблемалар.

Максат:
1.И.Юзеевның тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү; “Гашыйклар тавы” драмасын уку, анализлау, әсәрдә күтәрелгән проблемаларны ачыклау;
2.Әсәргә җентекле анализ ясау; фикерләрне эзлекле, ачык итеп әйтә белү күнекмәсен үстерү;
3.Тормышка мәхәббәт, бер-береңә хөрмәт, тирә-ягыбызга сакчыл караш тәрбияләү;

Дәрес тибы: яңа материалны аңлату
Дәрес төре: дәрес әңгәмә
Кулланылган методлар: укытучы сүзе, әңгәмә, өлешчә-
эзләнүле, проблемалы укыту.
Җиһазлау:
1.Эпиграф язылган плакат
2.И. Юзеев портреты
3.Мультимедияле проектор
Материал:
1.”Татар драматургиясе” 22 нче том
2.”Мәйдан” журналы 2002 нче ел №12

Эш группаларда алып барыла.

Файлы: ild.ppt
Размер файла: 2473984 байт.

Ильдар Юзеев “Гашыйклар тавы” — красивая и печальная история любви, театр им. К.Тинчурина

Просмотров: 18


Если вам понравилось бесплатно смотреть видео ильдар юзеев “гашыйклар тавы” — красивая и печальная история любви, театр им. к.тинчурина онлайн которое загрузил Лилия Казанская 12 декабря 2021 длительностью 00 ч 02 мин 27 сек в хорошем качестве, то расскажите об этом видео своим друзьям, ведь его посмотрели 18 раз.

Copyright ©

Epicube.su

Смотрите видео на портале epicube.su совершенно бесплатно и без регистрации. Наша видеотека каждый день обновляется лучшими роликами со всего мира!

admin@epicube.su Наша почта для ваших пожеланий и связи с нами.

  • Постеры
  • Скриншоты
  • poster_Gashyjjklar_tavy.jpg

    [ Размер 27.78 КБ / Просмотров 4226 ]

«Гашыйклар тавы» («Гора влюбленных»)

Год выпуска: 2004
Страна: Россия
Жанр:Мюзиклы и театрализованные постановки, мелодрама
Язык: Татарский
Перевод: Оригинальный
Продолжительность: 02:13:26
Телекомпания: ТНВ

Набережночелнинский государственный татарский драматический театр

Режиссер: Ильдар Юзеев.

мелодрама «Гора влюбленных» (тат. Гашыйклар тавы) (Ильдар Юзеев), постановка Фаиля Ибрагимова

Илдар Гафур улы Юзеев — күренекле татар шагыйре.

Ул 1933 елның 3 гыйнварында Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авылында укытучы гаиләсендә туа. Ямадыдагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1950-1954 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар филологиясе бүлегендә белем ала. Хезмәт юлын журналистикадан башлый: 1954—1966 елларда «Пионер» (хәзерге «Ялкын») республика балалар журналының җаваплы секретаре, аннары бер ел «Чаян» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1967-1971 елларда ул — Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты хезмәтендә. 1973 елда Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы икееллык Югары әдәби курсларны тәмамлап кайткач, өч ел дәвамында «Казан утлары» журналының поэзия бүлегенә җитәкчелек итә. 1977 елның мартыннан И.Юзеев Татарстан Язучылар берлегендә яшь авторлар белән эшләү буенча идарә рәисенең урынбасары вазифаларын башкара.

И.Юзеев әдәби иҗат белән бик иртә шөгыльләнә башлый. 1943 елда аның «Дошман җиңелә» исемле шигыре район газетасында басылып чыга. Ул шулай ук пьесалар язуда да көчен сынап карый, хәтта шулардан берсе — «Алсу гөлләр» дигәне — мәктәп сәхнәсендә дә уйнала. Ә унынчы сыйныфта укыганда яшь авторның шигырьләре инде Уфада «Әдәби Башкортстан» (хәзерге «Агыйдел») журналы, «Кызыл таң» газетасы кебек республика матбугатында күренә башлый.

Һ.Такташ шигырьләре тәэсирендә яза башлаган И.Юзеев үзенчәлекле шагыйрь буларак узган гасырның илленче-алтмышынчы елларында формалаша. Аның шигъри таланты аеруча поэма жанрында ачыла. 1955 елда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында басылган «Таныш моңнар» поэмасы белән ул киң катлау укучылар арасында таныла. Беренче поэмаларында ук иҗатының төп билгеләре — хис һәм фикер гармониясе, табигыйлек, лирик моң, ихласлык сыйфатлары ачык төсмерләнә. Шагыйрьнең шуннан соңгы шигырь һәм поэмалары, романтик-лирик хасиятләрен, моң һәм хис муллыгын саклаган хәлдә, гражданлык мотивлары, үзгәрүле заман таләпләренә һәм ихтыяҗына бәйле олы идеяләр, социаль эчтәлек белән сугарыла бара. «Әнкәй» (1959), «Фәрит-Фәридә» (1959), «Миләүшә» (1954-1965), «Язылмаган поэма» (1964), «Өчәү чыктык ерак юлга…» (1965), «Тынлык белән сөйләшү» (1966), «Карурман» (1971), «Таш диварлар авазы» (1973), «Өзелмәсме кыллар?» (1977), «Таш кала фаҗигасе» (1988), «Өзелгән тәсбих» (1989) кебек лирик, драматик поэмаларында һәм башка бик күп шигырь, балладаларында әдип, заман темаларына һәм тарихи үткәнгә мөрәҗәгать итеп, кеше рухының бөеклегенә, хөрлегенә дан жырлый, һәртөрле явызлыкка, изүгә, шәфкатьсезлеккә, коллыкка, ялганга каршы нәфрәт хисләрен ачык гәүдәләндерә.

«Миләүшә» исемле китабына (1968) тупланган поэмалары һәм балладалары өчен И.Юзеев, шагыйрьләрдән беренче буларак, 1968 елда Татарстанның М.Җәлил исемендәге Республика премиясенә, ә «Таш диварлар авазы» һәм «Өзелмәсме кыллар?» исемле поэмалары өчен 1980 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

1958 елдан ул СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

И.Юзеев шигъриятендәге төп сыйфатлар — тирән моң, лиризм, фикер-хис ачыклыгы, форма төгәллеге — композиторларны да илһамландырып тора. Шагыйрьнең дистәләрчә шигъри әсәрләренә көй языла. Халык арасында киң таралган «Яшь наратлар» (Җ.Фәйзи музыкасы), «Төнбоек» (Л.Айтуганов музыкасы), «Шофер», «Резидәкәй» (Ш.Мәҗитов музыкасы), «Кайтам инде», «Бөркет турында баллада», «Чит илләргә чыксаң» (С.Садыйкова музыкасы), «Яшьлек дустыма», «Фәүзия җыры», «Таң кызы җыры», «Серле чәчәк» (М.Яруллин музыкасы), «Кыр казлары артыннан», «Туган ягым каеннары», «Гашыйклар тавы» (М.Имашев музыкасы), «Хуш инде» (Ф.Мортазин музыкасы), «Мәтрүшкәләр» (А.Гыйләҗев музыкасы), «Сине уйлап янам» (С.Ибраһимов музыкасы) һ.б. бик күп җырлар шагыйрь иҗатының үзенчәлекле бер тармагын тәшкил итә.

И.Юзеев — танылган драматургларның берсе, дистәдән артык комедия, драма, трагедияләр авторы. Әдипнең пьесалары оригиналь сюжетка корылуы, шигърилеге, романтик пафосы, оптимистик рухы белән җәлеп итә. Поэзиясендәге кебек, пьесаларында да автор кеше күңеленең якты, гуманистик омтылышларын романтик буяулар белән сурәтләргә омтыла, матурлыкның кадерен белү, халыкның рухи һәм мәдәни казанышларын, гореф-гадәтләрен саклау, анарны дәвам иттерү, үстерү турындагы уй-хыяллары белән уртаклаша.

Драматургның иң күп куелган пьесасы — «Сандугачлар килгән безгә» дигән моңсу комедиясе. Ул — 1974 елдан бүгенге көнгә кадәр К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры һәм Казан дәүләт Яшьләр театры репертуарында, шулай ук Башкорт дәүләт академия театры, Мари музыкаль драма театры, Тува рус драма театры, Каракалпак Яшь тамашачылар театры сәхнәләрендә куела, Ленинград, Казан, Уфа, Кемерово телевидениеләре аша күрсәтелә. СССР халыклары театр сәнгате һәм милли драматургиясенең Ленинградта уздырылган Бөтенроссия фестивалендә (1978) әлеге пьеса буенча куелган спектакль өчен Тува рус драма театры коллективы һәм пьеса авторы I дәрәҗә диплом белән бүләкләнә һәм фестиваль лауреаты дигән исемгә лаек була.

Шагыйрь-драматургның «Янар чәчәк», «Бөркетләр кыяга оялый» («Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз»), «Кыр казлары артыннан», «Кайтмый калсам, көтәрсеңме?», «Бәхетемнән узып барышлый», «Безнең әти мировой», «Онытылмас бәет», «Мәкәрҗәгә барган идек», «Сөйгәнемнең туган көне», «Гашыйклар тавы», туксанынчы елларда иҗат ителгән «Ак калфакны төшердем кулдан», «Хуш, Хәйбуш!», «Моңлы бала түгел идем…», «Эзләдем, таптым, югалттым» кебек драма һәм комедияләре дә профессиональ театрлар репертуарында ныклы урын алалар.

Заман һәм кеше мөнәсәбәтләренең калкурак чагылышына ирешү, чынбарлыкны гомумиләштеребрәк, аның фәлсәфи асылын бер фокуска туплабрак бирү өчен, шагыйрь еш кына шартлы алымнарга мөрәҗәгать итә, тәэсир көченә ия булган символик образларны кертә. Эчтәлек һәм форма өлкәсендәге эзләнүләр «Мәхәббәт китабы» исемле поэмалар циклында (1978), «Таймас» (1961), «Соңгы төн» (1972), «Очты дөнья читлегеннән» (1980), «Мәңгелек белән очрашу» (1982) исемле шигъри трагедияләрендә, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында куелган «Ерактагы кәккүк авазы» спектакленең (Рәшит Кәлимуллин операсы) либреттосында үзенчәлекле гәүдәләнеш таба.

И.Юзеев иҗат эшчәнлегенең башыннан ук татар балалар әдәбияты белән даими багланышта һәм хезмәттәшлектә яши. «Ялкын» журналының унике ел дәвамында әдәби хезмәткәре һом редколлегия әгъзасы буларак, шулай ук Язучылар берлегенең яшь авторлар белән эшләү бүлеге мөдире сыйфатында ул татар балалар әдәбиятын үстерүгә, яшь әдәби алмаш тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш кертә. Аның балаларга адресланган үз әсәрләре дә байтак. Алар шагыйрьнең аерым җыентыкларында («Пони малае нәни Җирәнкәй», 1967; «Аю сатам, кем ала?», 1999; «Бәби Ай», 2003 һ.б.) һәм 2002 елда нәшер ителгән биш томлык «Сайланма әсәрләр»енең икенче томында урын ала.

И.Юзеевның туксанынчы еллардагы иҗаты, заманның кискен үзгәрешләренә һәм үзенең тормыш тәҗрибәсенә бәйле рәвештә, хис-фикер, тел-стиль образлылыгы, кичерешләре ягыннан тагы да тирәнәя төшә, кеше шәхесе, яшәеш, халык-милләт турындагы шигьри-фәлсәфи уйланулары яңа поэтик сыйфатлар, төсмерләр белән баеп-ялтырап китә («Уйлый күңелем төрлесен» шигырьләр җыентыгы, «Татар моңы» поэмасы, «Таш диварлар авазы» поэмасының яңа редакциясе һ.б.).

Гомумән, 1956-2003 еллар арасында И.Юзеевның тезмә һәм чәчмә әсәрләре тупланган кырыклап китабы дөнья күрә. И.Юзеев 1963-1994 елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә, 1979-1984 елларда РСФСР Язучылар берлеге идарәсендә, шулай ук төрле елларда Азия-Африка илләре язучылары белән багланыш буенча Совет комитетында, «Казан утлары», «Сөембикә», «Идел» журналларының редколлегияләрендә әгъза булып тора, РСФСР язучыларының IV (1975), V (1979), СССР язучыларының VI (1981), VIII (1986) съездларында делегат булып катнаша. Төрле елларда Татарстан Язучылар берлегенең шагыйрьләр секциясен, остаханәсен җитәкли.

Әдәбият һәм театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен И.Юзеевка 1979 елда Татарстанның, 1983 елда «Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемнәр бирелә, 1986 елда ул «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә. 1993 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән И.Юзеев «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән шәрәфле исемгә лаек була.

Шагыйрь 2004 елның 21 декабрендә Казанда вафат була һәм Яңа бистә зиратында җирләнә.

Качество: TVRip
Видео: XVID, 720 x 576, 25.000 fps, 1 282 kbps
Аудио: MP3, 128 kbps, 44.1 KHz

Тема:        И.Юзеевның тормыш юлы һәм иҗаты.

Максат:  

  1. И.Юзеевның тормыш юлы, иҗаты турында тулы мәгълүмат бирү;
  2. Тормышка мәхәббәт,  милли үзаң, язучы иҗатына  хөрмәт тәрбияләү;

Дәрес тибы: яңа материалны аңлату

Дәрес төре: дәрес- әңгәмә

Кулланылган методлар: укытучы сүзе, әңгәмә, өлешчә-

     эзләнүле.

Җиһазлау:

  1. Слайдлар
  2. И. Юзеев портреты

3. проектор

Материал:

  1. ”Татар драматургиясе” 22 нче том

Дәреснең барышы

  1. Мотивацион-ориентлашу этабы:
  • исәнләшү
  • уңай психологик халәт тудыру

            —  Хәерле көн,  укучылар.  Әдәбият  дәресен  башлыйбыз. Сезгә күңел күтәренкелеге теләп калам һәм дәрестә уңышлар телим.

               — өй эшен тикшерү    

  • Укучылар, алдагы дәрестә сезгә бирелгән өй эшләрен искә төшереп китик эле. 1 нче эш итеп, сез, Ә.Баянов иҗаты буенча белемнәрегезне ныгытып килергә тиеш идегез. 2 нче эш буларак, газета-журналлардан материаллар тупларга тиеш идегез.  1 нчесе буенча тестлар таратам. Ә 2 нче эшнең үтәлешенә дәрес барышында игътибар итәчәкмен.
  • (тест 3 минут) тикшерү

           — Ә хәзер,әйдәгез, бер җыр тыңлап үтик. (“Мәтрүшкәләр” җыры тыңлана)

Укытучы. Укучылар, бу җыр сезгә танышмы? Җыр нәрсә турында? Авторларын беләсезме? (Укучыларның фикерләре тыңлана.)

Әйе, бу җыр сүзләренең, авторы — Илдар Юзеев. Димәк, бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр? Мин язучыбызны “Моң эчендә асылташ” дип атар идем. Чөнки  И.Юзеев әдәбиятка нәкъ менә саф хисләрне чагылдырган  әсәрләре белән     килеп керде. ”Мәтрүшкәләр” җыры белән әнкәйләр алдындагы изге бурычларыбызны искә төшерәбез;туган якны сагынабыз, ”Серле чәчәк” җыры белән саф мәхәббәт табасыбызга ышанып яшибез. “Бөркет турындагы баллада” күңелләрне кыялардан югары күтәрде. ”Таныш моңнар” поэмасындагы Резедә белән Зөфәр язмышы безне дулкынландырды.

  1. Белемнәрне тигезләү.

-Укучылар, сез И. Юзеевның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләгәндә, дәфтәрләрегезгә кыскача хронологик таблица  төзеп барырсыз.  

    -И.Ю.-ң кыскача гына тормыш юлы белән танышып китик әле.  Рәхим ит,Алмаз.

    Халык шагыйре, драматург, журналист, ялкынлы публицист, Мәхәббәт җырчысы, Татарстанның Муса Җәлил исемендәге комсомол, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләренә лаек булган Илдар Юзеев 1933 нче елның 3 нче гыйнварында Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авылында укытучы гаиләсендә туган. Үз авылында урта, 1950—1954 елларда Казан педагогия институтында югары белем ала.  Балалык елларын Илдар  Юзеев болай искә ала: ”Бала чактан ике теләгем бар иде: очучы яки артист буласым килә иде. Әти-әни укытучылар, без мәктәп йортында тора идек, Нил абый пьеса, шигырьләр язу белән мавыга. Чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, аның тәэсирендә, мин дә кулга каләм алдым”. Әдәбиятка тартылу Илдар Юзеевны 1950 елда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә китерә. Хезмәт юлын журналистикадан башлый.  Төрле елларда ”Пионер”, “Чаян”,  “Казан утлары” журналларында эшли. 1955 елда басылып чыккан” Таныш моңнар” поэмасы белән И. Юзеев укучыларның игътибарын бик тиз үзенә җәлеп итә һәм әдәбиятта үз урынын таба. 1958 елда Язучылар союзына кабул ителә. 1977 елның мартыннан яшь ав-торлар белән эшли. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр иҗади эштән аерылмый.Илдар Юзеев Хатыны Тәфтилә белән Салават һәм Илгиз исемле малайлар тәрбияләп үстерде. Салават Юзеевның да шигырь китаплары бар. Кызганычка каршы, 2004 елда И.Юзеевның гомере өзелә  һәм Яңа бистә зиратында җирләнә.

 . 

Илдар Гафур улы Юзеев 1933 елның 3 январенда Башкортстан АССРның Яңа-выл районы Ямады авылында укытучы гаиләсендә туа. Үз авылында урта, 1950—1954 елларда Казан педагогия институтында югары белем ала. 1954—1967 елларда ул «Ялкын» һәм «Чаян» журналларында, 1971 елга кадәр Татарстан Язучылар союзы аппаратында эшли. 1973 елда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларны тәмамлый һәм 1977 елга кадәр «Казан утлары» журналында поэзия бүлеге мөдире булып тора. 1977 елдан Татарстан Язучылар союзында консультант булып эшли. Ул 1960 елда КПСС сафларына, 1958 елда Язучылар союзына кабул ителә.
Илдар Юзеев — татар совет поэзиясенең күренекле вәкиле. Аның беренче шигыре 1943 елда, автор өченче класста укыганда ук басылып чыга. Ә инде укынчы класста чакта аның әсәрләре Башкортстан республикасы матбугатында күренә башлый. Шагыйрь 50 нче еллардан үзенең төп иҗади көчен поэмалар язуга багышлый. Аның поэмаларын аеруча яшьләр яратып кабул итә. «Таныш моңнар» поэмасыннан соң шагыйрьнең исеме киң катлау укучыларга билгеле була. «Әнкәй», «Фәрит-Фөридә», «Таймас», «Өчәү чыктык ерак юлга», «Язылмаган поэма», «Тынлык белән сөйләшү», «Соңгы сынау», «Карурман», «Таш диварлар авазы», «Мәхәббәт китабы», «Олы юлның каены», «Өзелмәс кыллар» һәм башка лирик, драматик поэмалары белән ул үзен замана проблемалары турында тирән уйланучы фәлсәфи шагыйрь итеп таныта. «Очты дөнья читлегеннән», «Соңгы төн», «Мәңгелек белән очрашу» шигъри трагедияләрен һәм байтак поэтик сәхнә әсәрләоен иҗат итә. Аның пьесалары нигезендә театрлар шактый күп спектакльләр куеп киләләр. Шагыйрь шулай ук җырлар иҗат итү өлкәсендә дә актив эшләгән. Аның «Яшь наратлар», «Кайтам инде», «Бөркет турында баллада», «Мәтрүшкәләр», «Серле чәчәк», «Туган ягым каеннары», «Чит илләргә чыксаң» һәм башка җырларын музыка сөючеләр үз итәләр.
Илдар Юзеев поэзиядә ирешкән уңышлары өчен Татарстан комсомолының М. Җәлил исемендәге, ТАССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премияләренә, совет драматургиясенә керткән өлеше өчен ТАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исемнәргә лаек була.

Укытучы. Ә менә иҗат итү теләге аңарда кайчан туды икән?

Регина.   И. Юзеевның «Тургай чәчәге» исемле китабында  мондый юллар бар: «Иҗат итү теләге миндә бик иртә уянды. Икенче класста укыганда,  1942 нче елны, «Алсу гөлләр» исемле сәхнә әсәре яздым. «Пьеса»мның эчтәлеге шундый: балалар урманга җиләк җыярга бара. Анда аларга ниндидер шикле кеше очрый. Бу адәмне балалар тоталар да, авылга алып кайтып, өлкәннәр кулына тапшыралар. Тикшереп карасалар — бу адәм чит ил шпионы булып чыга. Әти-әниләрем укытучылар булып, без ул вакытта мәктәпнең үзендә яши идек. Җәй көне урамдагы дус малайларны, кызларны җыеп, үзем «режиссер» булып, мин бу пьесаны класс  бүлмәсендә сәхнәләштердем. Спектакль карарга бөтен урам балалары килде».

Регина. И.Юзеевның беренче әсәре «Алсу гөлләр» исемле  пьеса була.

 Илдар Юзеевны  шигырь, поэзия дөньясына әнисе алып керә. Шагыйрьнең әнисе мандолинада уйный, үзе җырлар чыгара. Аның тәэсирендә абыйсы Нил белән  икәүләп, узыша-узыша шигырьләр яза башлыйлар.

1943 елда район газетасында «Бертуган Нил һәм Илдар Юзеевлар иҗаты» дигән баш астында шигырьләр басылып чыга. Бу аны канатландырып җибәрә, һәм ул бер-бер артлы шигырьләр, пьесалар язуын дәвам итә.

Укытучы. Шагыйрь булу өчен табигать тарафыннан бирелгән сәләт кенә аз.

И. Юзеевның шагыйрь булып китүенә Башкортстанның күренекле шагыйре  Энгам Атнабаевның тәэсире зур булган. Өстәп әйтергә теләүчеләр юкмы?

Гүзәл. Әйтелгәннәргә өстәп, шуны искәртәсем килә: шагыйрь булу өчен шулай ук теләк, нык ихтыяр көче, сабырлык һәм тырышлык кирәк. Илдар яхшы укый, укудан соң бәләкәй чана тартып биш-алты чакрым ераклыктагы урманга барырга өлгерә, икенче көнне кышкы салкын буранда, шул ук чананы тартып, кар астында калган саламны казып алырга бара, арса да иптәшләре белән уенга чыгып йөгерә. Тимурчы буларак, өлкәннәргә ярдәм итә, отряд советы председателе дә, стена газетасы редакторы да була. Шул ук вакытта шигырьләр дә яза. Үзе турында менә нәрсәләр яза ул:

“Укытучыларымның иң кадерлеләреннән берсе — туган ягымның берни белән дә алыштырмаслык гүзәл табигате. Ул минем нәни күңелемә сайрауларын, челтерәүләрен, серле шаулауларын сеңдергән. Ихтирамлы остазларымның тагын берсе — мәктәп. Ул мине  җитәкләп ак-хис дөньясына, максатлы яшәешкә, серле әкияти деньяны танып-белү, үзгәртеп кору юлына алып китте. Кечкенәдән үк гашыйк булган беренче һәм соңгы мәхәббәтем — әдәбият — шулай ук мәңгелек остазым.” –дип белдерә.

Укытучы.Димәк, искә алып үткән мисаллар  И. Юзеевның талантлы шагыйрь булып ирешүенә  сәбәпче булган.

И. Юзеевның төп сыйфатларыннан булган тирән моң, лиризм, хис-фикерләрнең ачыклыгы, форма төгәллеге композиторларны да даими илһамландырып тора. Шагыйрьнең 50 дән артык шигыренә көй язылган.

Магнитофон язмасында «Тузганак» җыры (И. Юзеев сүзләре, көе) яңгырый.

  • Язучы-шагыйребез турында каләмдәшләре, дуслары, остазлары нинди фикерләр әйткәннәр соң? Әйдәгез, сезне тыңлап үтик ,укучылар.

(Слайдтан укыла)

Исламия М. җыр.

Укытучы. И. Юзеев драматург буларак та танылды, дистәдән артык драма әсәрләре язды. 

“Янар чәчәк”(драма),”Бөркетләр кыяга оялый”(комедия),”Сандугачлар килгән безгә”(моңсу драма),”Кыр казлары артыннан”(мелодрама),”Бәхетемнән узып барышлый”(драма),”Онытылмас бәет” (драма),”Очты дөнья читлегеннән”(шигъри трагедия),”Соңгы сынау” (шигъри трагедия),”Улыбыз өйләнә без аерылышабыз” (комедия),”Безнең әти мировой” (комедия),”Ак калфагым төшердем кулдан…” (драма),”Гашыйклар тавы” (драма),”Эзләдем, таптым, югалттым” (драма).

Әдәбият өлкәсендә күрсәткән хезмәтләре өчен ул Татарстанның Г.Тукай, М.Жәлил исемендәге Дәүләт премияләренә лаек булды. 1993 елда аңа Татарстанның халык шагыйре  исеме бирелде

 И.Юзеев иҗаты буенча нәтиҗә ясап, фикерләребезне йомгаклыйк эле.- кешелек дөньясын борчыган мәсьәләләрне әсәрләрендә күтәреп чыккан шәхесләрнең берсе. Шуңа күрә әсәрләре актуальлеген югалтмый.

(йомгаклау йөзеннән синквэйн төзелә).

  1. И.Юзеев.
  2. Хыялый, картаймас,
  3. Яза,уйлый, эзләнә.
  4. “…аның йөрәге яшь калыр
  5. Драматург.
  1. И.Юзеев.
  2. Сагышлы,уйчан
  3. Уйлый,уйный,бәяли
  4. “үткен.җор телле шагыйрь

Язучы

  1. И.Юзеев.
  2. Хисле, моңлы
  3. Яза,җәлеп итә,яраттыра
  4. “…аның йөрәге яшь калыр
  5. Драматург.

(Эпиграф белән дәрескә йомгак ясала)слайд ах.шигырь

Дәрескә гомуми бәя чыгарыла.

Өй эше:

  1. И. Юзеевның “Өчәү чыктык ерак юлга”поэмасын укырга.

— Укучылар, дәресебезнең ахырын әдибебез әйткән шигъри тезмәләр белән тәмамлыйсым килә……..

Шагыйрьнең Мәхәббәт лирикасы безне якты киләчәккә өмеләндереп яшәтсен,җырлары яшәүгә рухландырсын,сәхнә әсәрләре исә күңелләребезне пакьласын, нурландырсын иде.

Дәрестә актив катнаштыгыз. Билгеләр.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Новое и интересное на сайте:

  • Илон маск сочинение на английском
  • Икона на написание экзамена
  • Изображение народа в поэме кому на руси жить хорошо сочинение 10 класс с цитатами
  • Изобразительно выразительные средства языка егэ таблица с примерами
  • Иллюстрированное собрание сочинений а дюма издательство вече

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии