Ипи кадере сочинение

Напишите пожалуйста сочинение на тему :,, Икмэк ипи». На татарском языке.



  • 0




  • 0


Ин беренче табынга ипи килэ.Ипи бик кадерле нэрсэ.Ипидэн башка беркем дэ яши алмый.Ипинен валчыгы тошсэ дэ,ана басып китэргэ тугел,э иелеп алырга кирэк.Ипинен валчыгын алмасан гонаһы була.Элекке вакыт белэн хэзерге вакыт бер тугел.Икесен бергэ чагыштырып карасак бик зур аерма курербез.Хэзерге вакытта кибетлэрдэ ипи кон саен кайта һэм һэрбер кеше купме тели,шулкадэрле ала.Икмэк бик зур юллар утеп кенэ ипи булып ңитэ.Ипи кадерен кырда тир тугеп эшлэгэн кеше генэ кубрэк белэ.Э без табынга килгэн хуш исле,тэмле ипине кадерлэргэ,ана хормэт белэн карарга өйрэнеп усик!

  • Комментариев (0)

Ваш ответ

Сочинение

Ипи кадере.
Безнең авылдан ерак түгел, басу уртасында бер күл бар. Аның исеме дә – Кыр күле. Менә шул күлнең, ни гаҗәптер,җәй уртасында суы кибә һәм ул бер тирән чокырга охшап кала. Ул күлдә беркем дә су коенмый. Менә шушы 4-5 метрлы чокырга бер малайның да төшкәне юк. Төштем дип мактанышалар, әмма беркем дә күрмәгәч, ул саналмый. Ә менә мин, кыз бала булсам да, шул чокырга төшеп мактанган малайларның борыннарына чиртергә булдым.
Алай да Кыр күленә беренче үзем генә барырга булдым. Дөнья хәлен белеп булмый, я көлкегә калырмын. Велосипедымны өстә калдырдым да, бөтен кыюлыгымны җыеп, аска төшеп киттем. Күлнең уртасына басып, өскә карап торсам, куркыныч булып китте. Чыннан да, биек икән. Шулвакыт аяк астында, җир убылып, мин аска очтым. Күземне ачсам, шул күлнең уртасында ятам. Торып басып өс – башымны кагындым да, тизрәк өскә үрмәләдем. Менеп җитсәм, велосипедым юк. Беркем дә юк иде бит тирә – якта. Шул арада алып киттеләр микәнни? Күзгә яшьләр килде. Туктале, тукта? Монда бит көнбагыш, ә каршыда кукуруз басуы иде. Ә хәзер тирә – ягымда мин таный алмаган арыш, бодай, арпа, солы үсеп утыра. Әкәмәт ?!!! Моның юлы да мин килгән юл түгел бит. Ат арбасы эзләре ярылып ята. Безнең авылда инде күптән атлар бетте. Минем өчен иң аянычлысы — кукуруз басуы түгел, ә велосипедымның юкка чыгуы иде.
Күз яшьләремне коя-коя авылга таба атлыйм. Мин бит инде күптән асфальт юлга килеп чыгарга тиеш, ә ул һаман да юк. Кулымның арты белән күзләремне сөрттем. Әнә авыл күренеп тора. Шул ук урында булса да, безнең авылга охшамаган. Йорт түбәләрендә салам, төсле коймалар бөтенләй юк. Элеккеге фильмнардагы авыл күренеше бу. Әллә мин вакыт чиген кичеп чыктым микән? Мөгаен, 100 елга арттарак. Болай булгач, мине өйдә әти-әни дә, әби – бабаем да көтми ич. Миңа куркыныч булып китте.Тагын күз яшьләре түгеп алдым. Башка барыр юл булмагач, мине аякларым үзеннән – үзе авылга алып килде.
Менә монысы безнең урам, тик нишләптер бөтен урамнар да авыл башында ябылып куелган. Урам капкасын ачып, тирә-якка карап барам. Өйләр шундый тыгыз урнашкан, коймалар барысы да мин музейда күргән читән коймалар . Урамнарда сиртмәле коелар күп икән. Мин шул коеларның берсе янында сөйләшеп торучы ике хатын – кыз янына тукталдым. Алар белән кычкырып исәнләштем,әмма алар мине күрмәделәр дә, ишетмәделәр дә . Аптырагач, берәр нәрсә аңлашылмас микән дип , мин аларның сөйләшүләрен тыңлап тордым.
-Ишеттеңме әле, түбән очтагы Габдулла малае Хәсәннең дә үлем хәбәре килгән.
-И мескеннәр, хатыны итәк тулы балалар белән калды. Кайчан бетәр бу сугыш? Синекеннән хәбәр киләме соң?
-Бер атна элек хаты килгән иде:”Немец бик көчле, без һаман чигенәбез”,-дип язган
-Тизрәк җиңеп кайтсыннар иде инде. Тормыш алып барулары бик кыенлаша бит.
-Шулай, кайтыйк булмаса. Балалар көтә булыр.
Дөрес чамалаганмын икән. Каядыр 80 ел элек яшәгән кешеләр арасында йөрим. Илдә Бөек Ватан сугышы бара икән. Ничәнче ел? Аңлап булмый. Сорыйм, мине ишетмиләр. Үзебезнең йортны мин таба алмадым. Өйләр тыгыз урнашканга күрә буташтыра. Шулай да чамалап берсенә уздым. Өй эче фәкыйрь хәлдә. Бер кыз белән бер малай уенчыкка охшаган нәрсә белән уйнап йөриләр.
Яшь кенә бер хатын эскәртер дә җәелмәгән өстәлгә биш-алты бәрәңге алып килеп куйды да, балаларны ашарга дәште.
-Менә күрше Әминә апагыз бәрәңге бирде. Сыйланып алыйк әле.
-Әни, ипи юкмы? Күптән ипи ашаган юк, ипи ашыйсы килә бит.
Монысын кечкенә кыз әйтте. Әниләре каядыр чүпрәккә төрелгән, бер телем ипинең яртысы кадәр генә кисәкне алып, ике балага бүлеп бирде. Балалар сөенә – сөенә каткан ипи кисәген кимерделәр.Алар аны шулкадәр кадерләп тотып, ашыкмыйча тәмләп ашадылар.
— Ипидән дә тәмлерәк ризык дөньяда юктыр. Бу сүзләрне малай әйтте.
-Шулай улым, сугыш бетеп, әтиең генә исән — сау кайтсын, сез дә туйганчы ипи ашарсыз әле.
Шулвакыт минем бүген иртәнге ашны ашаганда өстәл астына ипи кисәген төшереп җибәрүем исемә төште. Ул бу малай һәм кыз кулындагы ипи кадәр зурлыкта бар иде.” Беркем күрмәде, алып тормыйм”-, дип сөендем бит әле.
Без һәр көнне ипи алып кайтабыз. Аның берсе — ашалып бетә, ә икенчесе сыерга яисә тавыкларга турала , сохари итеп киптерелә. Эх, менә боларга хәзер үзебезнең өйдән ипи алып килеп бирсәң иде. Минем башыма бер уй килде. Аны чынга ашырыр өчен мин Кыр күленә таба юнәлдем. Үземнең заманга кире кайтарырга исәплим. Тирән чокырга төшеп, күлнең уртасына бастым. Аяк асты чайкалып китте, мин аска очтым. Күзне ачсам, җирдә ятам. Тизрәк өскә үрмәләдем. Менеп җитсәм, велосипедым урынында, тирә – якта көнбагыш һәм кукуруз басуы. Монысы – минем заман. Өйгә кайтып, бер бөтен ипине, печенье,шикәр,конфетларны пакетка салып, өйдәгеләр күрмәгәндә чыгып киттем. Бу юлы мин чокырга курыкмыйча төштем. Күлнең уртасында күпме басып торсам да, сикереп карасам да, үткән заманга кайта алмадым. Пакетымны күл уртасына куеп калдырдым да, авылга кайтып киттем. Күз алдымда шикәр кисәгеннән бераз гына зуррак икмәк кыйпылчыгын кимерүче малай белән кыз тора. Ичмаса, исемнәрен дә белмичә калдым. Хәзер исән микән алар ?
Өйгә кайтып җиткәч, беренче эш итеп, өстәл астыннан ипи кисәген иелеп алдым. Иртәнге уйларым өчен үземә оят булып китте. Әбинең “Ипи бик кадерле ул, аны күкрәгегезгә кысып кисегез” дигән сүзләрен мин бүген аңладым.

Ипи кадере

Подробности
Опубликовано 02.10.2020 00:00
Просмотров: 543

Беркөнне шулай җан әрнеткеч бер нәрсәгә туры килдем, дип башлап китте Хәлил абый сүзен. Бераз хәл алыйм дип урам бакчасына кереп утырдым. Асфальт җәелгән мәйданда малайлар туп уныйлар. Зурлар түгел, бәләкәй малайлар. Ни күзем белән күрим, каткан булканы туп итеп типкәләп йөртәләр! Үзләре тарткалашалар, көлешәләр, булканы мәйданның бер башыннан икенче башына куалар. Күрсәң иде, Ибраһим, бөтен бер булка. Күңел өчен тешләп тә, кабып та карамаганнар!

Түзмәдем, уйнаучылар янына бардым. Шунда уйнаучы бер малайдан сорыйм. Малай зур түгел, кечкенә, тугыз-ун яшендә булыр.

Кычкырмыйм, җикеренмим:

— Нигә булка белән уйныйсыз? – дим.

— Тубыбызны алып чыкмаган идек, — ди.

— Каян алдыгыз соң аны? – дим.

— Чүплектән, — ди, кулы белән каршыдагы йортларның берсенә таба күрсәтеп.

— Улым, син яхшы малай шикелле күренәсең, әйт әле: ипине шулай типкәләп уйнарга ярыймы соң? – дип сорыйм тегеннән.

Малай җавап бирми, башын иеп, тик басып тора. Кем малае икәнен дә, кайсы йортта торучы икәнен дә әйтергә теләми.

— Ахырдан мин аңа:

— Кара әле, улым, тыңла әле, менә нәрсә, — дим. – Ипине алай мыскыл итеп, типкәләп уйнарга ярамый. Ипи бик кадерле, бик кыйммәтле ризык. Аның һәр бөртеген тир агызып эшләп табалар. Беләсеңме, дөньяда аннан да кадерле нәрсә юк. Бер генә кеше дә иписез яши алмый, — дим.

Малай бер сүз дә әйтмәде, сүземне тыңлап торды да, мин рөхсәт иткәч, иптәшләре янына йөгерде. Малайлар шундук уеннарыннан туктадылар, нидер сөйләштеләр, миңа таба караштыргалап алдылар, аннары төрлесе төрле якка йөгерделәр…

Бераздан, көтмәгәндә, Хәлил абый миннән:

— Урак урганың бармы синең? – дип сорады.

Нигә сорый икән дип гаҗәпләнеп, башымны чайкадым:

— Юк, урырга туры килмәде. Без үскәндә, колхоз иде инде. Машина белән уралар иде.

— Ә минем урганым бар, — дип, ул миңа кулын сузды. – Чәнчә бармагымны күрәсеңме? Андагы яра эзләрен? Ә?.. Урак урганда киселгән эзләр алар. Җиде яшемдә урак ура башладым мин. Бер таңнан икенче таңгача уракта була идек. Беренче елларны әллә ни урдым дип мактана алмыйм. Шулай да әти белән әни үзләреннән калдырмыйлар иде. Эшкә күнегә торсын дип йөртүләре булган инде аларның.

Безнең әти-әниләр бик дөрес эшләгәннәр: безне хезмәткә, ипи кадерен белергә бик яшьли өйрәткәннәр. Моның өчен рәхмәт аларга! Бик зур рәхмәт!

Афзал ШАМОВТАН.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Скачать:

Предварительный просмотр:

Икмәк-ил байлыгы.

     Мин үзем икмәкне кеше өчен иң зарури ризык итеп кенә түгел, ә илнең иң зур байлыгы, дәүләтнең төп куәте дип саныйм.

     Икмәк авыр хезмәт белән үстерелә. Аның өчен игенчеләр күп көч куялар.Башта алтын бөртекләр җылы туфракка чәчелә. Аны крап үстерәләр. Июль аенда уңыш җыю башлана. Бөртекле ашлыктан он әзерләнә. Шуннан соң гына икмәк пешерәләр. Икмәк барлык ризыклардан өстен тора.

      Моннан бик күп еллар элек әбиләребез алабута ипиләре пешереп ашаганнар. Икмәк бөтен байлыклардан да кирәгрәк нәрсә. Ул булмаса бөтен нәрсәнең кыйммәте бетә, алар чүпкә әйләнә. Борыңгы кешеләр шулай дип әйткәннәр : “Алтын-көмеш-таш,имеш, алабута –аш, имеш”.

      Икмәк иң кадерле, иң изге нәрсәләрнең берсе. “Хезмәтнең тире- ачы, җимеше татлы”,  дип әйтүләре юкка түгелдер. Бик күп хезмәт, тәҗрибә, тырышлык куеп тапкан икмәктән дә тәмле ризык юктыр дөньяда.Шуның өчен икмәкнең валчыгын коймаска, ипине ташлап калдырмаска кирәк.  

      Икмәкнең кадерен белегез!

                                                                   Галимова Ильвина, 2 класс укучысы.

Слайд 1
Ипи кадере
Кукмара муниципаль районы Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми

белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Бәшәрова Язилә Зиннур кызы

Ипи кадере Кукмара муниципаль районы Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы


Слайд 2Кабара да кабара,
Аның саен агара,
Мич эчендә кызара,
Тәмле исләр чыгара.
Мичтән алгач мактыйлар,
Уңган,

диләр, ах, диләр;
Ул барында һәркемнең
Күңелләре шат, диләр.
Кисәләр дә: аһ, диләр,
Мактыйлар да мактыйлар.
Ул булганда, мул булганда,
Тормышлар гөрләп бара –
Нәрсә ул, әйтеп кара?  

Кабара да кабара,Аның саен агара,Мич эчендә кызара,Тәмле исләр чыгара.Мичтән алгач мактыйлар,Уңган, диләр, ах, диләр;Ул барында һәркемнеңКүңелләре шат,


Слайд 4Ипи, икмәк, ипекәй – Бу сүзләрдә тормыш мәгънәсе.

Ипи, икмәк, ипекәй – Бу сүзләрдә тормыш мәгънәсе.


Слайд 5Ипинең үткән юлына карасак…

Ипинең үткән юлына карасак...


Слайд 6Кырга игенче килде.
Ашламалар бирә-бирә
Җирне шәпләп сөрә-сөрә,
Мамык кебек иттерде.

Кырга игенче килде.Ашламалар бирә-бирәҖирне шәпләп сөрә-сөрә,Мамык кебек иттерде.


Слайд 7Җирне мамык итәр өчен
Ул бик күп тырышты.

Җирне мамык итәр өченУл бик күп тырышты.


Слайд 8Аннан эндәште Чәчкечне
Һәм мине чәчте.

Аннан эндәште ЧәчкечнеҺәм мине чәчте.


Слайд 9Корткычлардан саклады,
Ялкауланмый тырышты.

Корткычлардан саклады,Ялкауланмый тырышты.


Слайд 10Татлы дым эчә-эчә,
Тулышып пешә-пешә,
Көзләр дә якынлаша.
Чәчләрем җилдә тарап,
Утырам җиргә карап,
Алтын керфекләр

Татлы дым эчә-эчә,Тулышып пешә-пешә,Көзләр дә якынлаша.Чәчләрем җилдә тарап,Утырам җиргә карап,Алтын керфекләр аша...


Слайд 11Бер көн басу тулып,
Комбайннар килделәр.
Мине мактап җырлый-җырлый,
Урып-сугып бирделәр…

Бер көн басу тулып, Комбайннар килделәр.Мине мактап җырлый-җырлый,Урып-сугып бирделәр...


Слайд 12Аннан безне машиналар,
Тегермәнгә илттеләр.

Аннан безне машиналар,Тегермәнгә илттеләр.


Слайд 13Аннан тырыш кешеләр –
Шат йөзле пешекчеләр –
ИПИ итеп пешерде.

Аннан тырыш кешеләр –Шат йөзле пешекчеләр – ИПИ итеп пешерде.


Слайд 14Игенченең кулыннан гөлдәй тамып төшкәнгә,
Мин татлы, тәмле булам.
Табында балкып торам.
Шуңа мине,

олылап,
ИПЕКӘЙ дип атыйлар.
Ташламыйлар-атмыйлар,
Изге күреп саклыйлар.

Игенченең кулыннан гөлдәй тамып төшкәнгә,Мин татлы, тәмле булам.Табында балкып торам.Шуңа мине, олылап, ИПЕКӘЙ дип атыйлар.Ташламыйлар-атмыйлар,Изге күреп саклыйлар.


Слайд 15Игенченең эше моның белән генә әле бетми

Игенченең эше моның белән генә әле бетми


Слайд 17Кышын да игенче басуда, Шулай итеп кар тота.

Кышын да игенче басуда, Шулай итеп кар тота.


Слайд 18Мәкальләрне аңлат!
Тырыш бәхетен эштән

таба,
Ялкау сәбәбен эзләп таба.
Хезмәт кешесе – хөрмәт кешесе.
Тирләп эшләсәң , тәмләп ашарсың.

Мәкальләрне аңлат!Тырыш бәхетен эштән         таба,  Ялкау сәбәбен эзләп


Слайд 19Сынамышлар ни сөйли?
Яз көне елгада ташу көчле булса, иген уңар.
Боз кытыршы

булып туңса, иген уңар.
Бодайны томанлы көнне чәчсәң, яхшы булыр.
Кыш карлы булса, җәй ярлы булмый.
Майда яңгырлар күп булса, арыш уңар.

Сынамышлар ни сөйли?Яз көне елгада ташу көчле булса, иген уңар.Боз кытыршы булып туңса, иген уңар.Бодайны томанлы көнне


Слайд 20Әлеге кагыйдәләрне онытма!
Ашарга утырганда кулыңны ю.
Ипине үзеңә кирәк кадәр генә ал.
Ипи

валчыкларын койма.
Ипине сындырганда ике кулың белән тот.
Үзеңнең сыныгыңны калдырмаска тырыш.
Ипигә карата ихтирамлы Һәм игътибарлы бул!

Әлеге кагыйдәләрне онытма!Ашарга утырганда кулыңны ю.Ипине үзеңә кирәк кадәр генә ал.Ипи валчыкларын койма.Ипине сындырганда ике кулың белән


Икмәк – тормыш нигезе

Икмәк — игенченең җан җылысы,
Җир-анага кадер-хөрмәте.
Яшәү чыганагы ул һәр йөрәкнең,
Шуңа кадерлибез икмәкне.
Э. Мөэминова.

Икмәк! Шулай дип авыз тутырып әйттең исә, тәмле исе белән борыннарны кытыклап, өсте алтынга манылган сыман сап-сары, күпереп пешкән ипи күз алдына килә. Икмәкне олылап, безнең халык телендә күпме генә әйтемнәр, хикәяләр тумаган! Әйе, икмәк сүзенең мәгънәсе сабый чактан ук, әбиләр-бабайлар сөйләгән әкиятләрдән «изге» булуы белән янәшәдә торып, күңелдә бик тирәнгә сеңеп калган.
Икмәк! Никадәр бөек ул! Җир йөзендәге тау чаклы алтыннар да, мәрмәр сарайлар да — берсе дә аңа тиңләшә алмый. Юк, тиңләшә алмый. Әллә күп хезмәт куеп үстергәнгә шулаймы соң?
Әгәр берәр җирдә ташланган икмәк сыныгы күренсә, күңел әрни, йөрәк сыкрый. Кулда күпереп пешкән икмәк. Аннан да бөек нәрсә юк кеше өчен. Тир түкми икмәк үсми, диләр. Бу бик дөрес. Күпме хезмәт куелган аңа. Шуңа бик кадерле ул.
Иген игү борын-борыннан иң изге, иң мөкатдәс, иң дәрәҗәле эш саналган. Алтын бөртекләрне җир куенына чәчәргә чыгар алдыннан бабаларыбыз әйбәтләп мунча кергән, иң чиста күлмәкләрен кигән. Уракка төшәр алдыннан да шулай булган. Шундый заман булган, гасырлар буена крестьян иген иккән, бер түтәрәм җире өстендә сука белән җәфа чиккән, чабагачы белән ашлык суккан, урак урып, аркасына бөкре чыккан. Инде крестьян кулланган борынгы эш коралларының исемнәре генә калды. Безнең буын аларны музейларда гына күрә ала. Хәзер барысы да башка. Техниканы әйтеп торасы да юк. Күпме еллар үткән, күпме сулар аккан. Елларның да төрлесе килеп торган, кырыслары, тынычлары, сугышлары…
Хәзер без башка заманда яшибез. Әмма икмәк элеккечә үк кадерле. Кулымдагы икмәктән дә бөек нәрсә юк минем өчен. Әллә аның аша әби-бабайларыбызның тамызган тир тәмен тойганга шулаймы соң?! Тырыш хезмәт, түккән тирләр җилгә китми, җирдә ятмый. Җир дә үзенең юмарт сые белән игенчегә игелек күрсәтә. Кулда икмәк. Аңа карасаң, гүя сабыйлар елмаюын, чал чәчле аналар рәхмәтен, иркен кырларыбыз матурлыгын, игенченең горур күз карашын тоясың. Шушы икмәк өчен мең-мең рәхмәт әйтәсе килә игенчегә. Менә шуңа күрә халык игенчене ихтирам итә, аңа дан җырлый. Икмәк булганда җирдә яңа җыр туа.
Икмәк — туклык, сәламәтлек, хезмәт, шатлык нигезе, муллык билгесе.
«Икмәк — ул тормыш, ул Ана, Ватан, мәхәббәт кебек үк мәңгелек. Икмәк — ул безнең көчебез, куәтебез, илһамыбыз, рәхәтебез», — дигән танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов.

Икмәк нәрсә?

Язын – тургай җыры,

Кышкы буран, көзге җил дә ул.

Кайгы да ул, чиксез шатлык та ул,

Бәхет тә ул, изге сүз дә ул.

Н.Дәүли

Подробности

Автор: Гузель Шайдуллина

Опубликовано 30 Ноябрь -0001

Просмотров: 6318

Рейтинг:   / 6

Алабуга муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе
”Россия Федерациясе Герое А.Н.Епанешников исемендәге
3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

“Икмәк кадере” тексты өстендә эш.
(8 сыйныф рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан ачык дәрес)

Шайдуллина Гүзәл Хатмулла кызы,
1 нче категорияле татар теле һәм
әдәбияты укытучысы

2013

8 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан ачык дәрес
Тема: “Икмәк кадере” тексты өстендә эш.
Максат: “Икмәк кадере” тексты белән танышу;
Мәкаль һәм әйтемнәр өстендә эшләү күнекмәләрен камилләштерү.
Җиһазлау: икмәк, карточкалар, тест

Дәрес барышы
1. Оешгтыру
-Исәнләшү
Исәнмесез! Хәерле көн!
Һәммәбезгә: сезгә, безгә.
Сәламәтлек һәм иминлек
Булсын һәрчак илебездә
— дежур укучы рапорты
11 Актуальләштерү
— Без алдагы дәресләрдә Җиңүнең бәйрәме турында сөйләшеп үткән идек. Әйе, ул зур бәйрәм һәм без аны һәрвакыт истә тотарга тиеш. Әйдәгез әле укучылар белемнәрне тикшереп алыйк. Моның өчен мин сезгә тестлар таратам.
Тест
1. Сугыш кайчан башлана?
2. Сугыш ничә көн дәвам итә?
3. Татарстаннан беренче Советлар Союзы Герое?
4. Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Союзы Герое, очучы хатын-кызлар?
5. Советлар Союзы Герое исеменә лаек булучылар арасында татарлар ничәнче урында?
6. Советлар Союзы Герое исеменә лаек булучылар арасында руслар ничәнче урында?
7. “Лачын кыз” исемле хикәя кемгә багышлана?
8. “Ватаным өчен” шигыренең авторы?
9. Сугыш кайчан бетә?
Ә хәзер укучылар, әйдәгез җыеп алыйк.
— Димәк, укучылар БВ сугышы кайчан башлана?
— Ничә көн дәвам итә?
— Кайчан тәмамлана?
БВ сугышы елларында бик авыр булган, хәтта бер телем икмәккә дә тилмереп утыручылар бик күп булган. Без алдагы дәрестә сезнең белән ипи турында сөйләшә башлаган идек инде. Бүген сүзебезне дәвам итәрбез. Өй эше итеп “Бер көндә” шигырен укып килергә бирелгән иде. Теләгән кешегә ятларга да мөмкин дигән идем.
— 1 укучы сөйли
— Бик яхшы,… . Бу укучылар гади генә шигырь түгел, ә шигырь- табышмак. Әйдәгез әле бергәләп исәпләп карыйк.
— Әгәр һәр гаилә көнгә йөз грамм ипи ташласа, бу йортта бер көндә күпме ипи әрәм була
— 1 катта 6 гаилә яши, 9 катлы йортта 54 гаилә була. Алар һәр көн 100 грамм ипи ташласа, барысы 5 кг, 400 грамм ипи әрәм була.
— Ә сезнеңчә, кыз искергән ипине кая куйган? (Үз фикерләрен әйтәләр)
— Ә сез искергән ипине кая куясыз?
— Ә нинди ашамлыклар пешерергә була?
— Берәр рецепт әйтегез әле.
Нәтиҗә ясала.
— Бик яхшы, укучылар. Әйдәгез хәзер “Икмәк кадере” тексты белән танышып үтик.
111 Яңа белемнәр бирү
— автор белән таныштыру
“Икмәк кадере” текстының авторы Афзал Шамов. Татар әдипләре сугыш елларында фронт газеталарында бик актив эшләгәннәр. Афзал Шамов Шәйхи Маннур, Абдулла Әхмәт һәм башкалар белән Калинин фронтында “Алга, дошман өстенә” газетасында эшли. Дәһшәтле сугыш елларында да аның кулыннан каләм төшми.
Без бүген аның “Икмәк кадере” тексты белән танышып үтәрбез.
— Текстны чылбырлап укыйбыз. Игътибар белән тыңлагыз, аңлашылмаган сүзләрне билгеләп барыгыз.
— сүзлек өстендә эш
каткан-
уйнаучы-
типкәләп-
— сүзләрне тәрҗемә итү
— сүзтезмәләр төзү
— текстның эчтәлеген сөйләп чыгу (бер укучы русча сөйләп чыга)
V1. Физкульминутка.
Бирелгән схема буенча күзләрне ял иттереп алу.
V11. Алган белемнәрне ныгыту
Дәреслектәге күнегүләрне эшләү
14 нче күнегү, текстан табып укыгыз.
15 нче күнегү, бер- берсенә сораулар бирү
16 нчы күнегү, текстның эчтәлеген белдек. Малайлар икмәкне тибеп уйнаганнар. Алар дөрес эшләгәннәрме?
— Әлбәттә, дөрес эшләмәгәннәр. Әйдәгез әле, малайларга киңәшләр бирик.
Нәтиҗә ясала. Ипи бит ул – бик кадерле, бик кыйммәтле ризык. Җир йөзендә аннан да кадерлерәк нәрсә юк. Шуңа күрә, ипине таптамаска, әрәм итмәскә, чүп савытына салмаска, яныннан үтеп китмәскә кирәк.
V111. Өй эше бирү. Икмәк турында кечкенә генә хикәя язып килергә.
1Х. Йомгаклау. Дәреслектәге мәкаль һәм әйтемнәрне уку һәм тәрҗемә итү.
— Ипи – тоз – якты йөз.
— Шикәр, тәмле булса да, икмәкне алыштырмый.
— Иписез, тозсыз аш – ярты аш.
— Сез тагын нинди русча мәкаль һәм әйтемнәр беләсез?
— Хлеб всему голова.
— Сез моны ничек аңлыйсыз?
— Ипи барысына да баш. Татар халкында бер нинди бәйрәм дә ипи тозсыз башланмый диярлек. Яшь парлар үзләренең тормыш юлларын да ипи тозны авыз итеп башлыйлар. Кунак килсә дә, табынга иң беренче булып икмәк чыга.
— Дәресемне Әхсән Баяновның “Икмәк “шигыре белән тәмамлыйсым килә.
Ул өстәлгә чыга иң беренче,
Хуҗага көч, терәк,
Ә кунакка сый ул, хөрмәт, дан.
Икмәк.
Күп булса да рәвеше, мәгънәсе бер:
Бөтен тормыш килә икмәктән.

Икмәк – кирпеч төсле.
Аның көче-тәме белән
Дивар булып ташлар береккән.
Торып баскан өйләр, манаралар,
Чал калалар…
Дөнья-икмәктән.

Икмәк-Җирнең үзе төсле,
Түгәрәк.
Мәңгелектән килгән илбасарлар
Тырышканнар,
Тырышалар ашап бетерергә аны,
Телгәләп.

Икмәк – Җир, Су, Һава,
Кояш җылысы булып
Җңгән ул күктән.
Икмәк – синең йөрәк, әткәң синең, әнкәң,
Тормыш – икмәктән.

Син – Кеше
Синең кулда – икмәк,
Синең кулда – сөю, хөрмәт, дан.
Синең кулда – Тормыш!
Нык тот аны-
Дөнья яратылган көчтән,
Икмәктән.
X. Билге кую.

У вас нет прав для создания комментариев.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Ипб экзамен на профессионального бухгалтера отзывы
  • Ипб задачи к экзамену
  • Иосифляне это в истории егэ
  • Иоп мивлгу расписание экзаменов
  • Ионыч темы для сочинения итогового