Зур Тигәнәле урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары белән һәр елны яз җитүгә күчмә кошларның килүен күзәтәбез. Кошларны күргән саен балалар шатланалар, үзләренең шатлыклары белән уртаклашалар. Менә быел да кошларны каршы алып, алар турында “Кошлар — безнең дусларыбыз!” дигән темага иншалар яздык. Шуларны сезгә дә тәгъдим итәбез.
Зур Тигәнәле урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы
Роза Шәмсетдинова
Әй, кошым, кошкаем,
Канатлы дускаем!
Көтәбез без сине,
Килер дип, ел саен.
Оялар куябыз
Сиңа дип,һәр елны.
Кер әйдә,ояла,
Сайла үз ояңны!
Кошлар — безнең дусларыбыз!
Яз җитүгә бар табигать уяна, җанлана башлый. Яз бик тә матур вакыт! Табигатькә тагын да ямь өстәп, көзен киткән кошларыбыз кире туган якларына кайталар. Иң беренче булып кара каргалар килә. Аларны күргәч күңелле була. Алар артыннан сыерчыклар килә. Без аларны оялар ясап каршы алабыз. Көннәр җылынып беткәч карлыгачлар, тургайлар, сандугачлар килә. Миңа сандугач сайравы ошый. Ул таң беленгән вакытта матур итеп сайрый.
Табигатьтә кошларны күзәтергә мин бик яратам, чөнки алар безнең яраткан дусларыбыз.
Кадрия Хәлилова
Менә ямьле яз да килеп җитте. Кояш тагын да ныграк җылыта. Көннәр озыная, төннәр кыскара. Табигатьнең шул билгеләрен кошлар да белә, туган якларына кайта башлыйлар.
Беренче булып кара каргалар кайтты. Кайтуга оя ясый башладылар. Тиздән балалары да чыгар. Каргалар артыннан сыерчыклар кайттылар. Алар кешеләр ясаган ояларга кереп оялыйлар. Матур итеп сайрыйлар. Кошлар бик файдалы. Алар зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр.
Безнең якның табигате бик матур. Шуңа күрә кошлар да бик күп.
Айзилә Гарипова.
Яз җиткәч күчмә кошлар үзләренең туган якларына кайталар.Беренче булып кара каргалар очып килә, алардан соң сыерчыклар күренә башлый. Соңрак тургайлар, күкеләр, сандугачлар, карлыгачлар очып киләләр. Кошлар килгәч табигать тагын да матурлана.
Кошлар көненә үзләренең гәүдәләре кадәр авырлыкта бөҗәкләрне ашап юк итәләр. Үсемлекләрне төрле бөҗәкләрдән саклап калалар. Табигатькә бик күп файда китерәләр.
Без кошларны сакларга һәм аларга ярдәм итәргә тиешбез. Алар безнең дусларыбыз булып яшәсеннәр.
Данил Вазыхов
Мин кошларны яратам. Бигрәк тә тукранны яратам. Чөнки ул безнең агачлардагы бөҗәкләрне юк итә. Ул шулай агачларны коткара.
Яз көне безнең якларга кайткан кошлар да агачларны корткычлардан саклыйлар. Матур итеп сайрыйлар да әле.
Мин кошларны яратам.Тимәгез кошларга, аларның да балалары бар.
Тәбрис Нигъмәтуллин
Март җитүгә урамда каргалар тавышы ишетелә. Яз килгәнен шуннан беләбез. Урамда шундый рәхәт! Табигатьтә кошлар күбәйгәннән күбәя бара. Һавада торналар, кыр казлары, кыр үрдәкләре дә күренә башлый. Алар матур булып тезелеп очалар.
Кошлар безгә зур файда китерәләр. Алар ,кортларны ашап, агачларны корудан саклап калалар. Ә агачлар һаваны чистарта.
Кошларга тимәгез, саклагыз аларны!
Азат Мирзагалиев.
Җәмгыять
Кошлар – безнең дусларыбыз
Кошлар — безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Кошлардан башка табигать җансыз. Аларның күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Кошлар — табигать күрке.
Әкренләп, кошларыбыз җылы яклардан кайта башладылар. Ләкин без аларны каршы алырга әзерме соң? Без алар өчен оялар ясадыкмы әле? Ә бит алар безне сагынып кайталар. Иртә…
Кошлар — безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Кошлардан башка табигать җансыз. Аларның күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Кошлар — табигать күрке.
Әкренләп, кошларыбыз җылы яклардан кайта башладылар. Ләкин без аларны каршы алырга әзерме соң? Без алар өчен оялар ясадыкмы әле? Ә бит алар безне сагынып кайталар. Иртә таңнан безнең өчен үзләренең җырларын җырлыйлар; иген корткычларын ашыйлар, үсемлекләрне һәртөрле корткычлардан саклыйлар.
Кошларны күзәтү нинди күңелле! Кошлар үзләрен шатланып каршы алучы дусларының күп булуын күреп сөенсеннәр иде. Һәркайсыбыз берәр оя ясаса да , кошларга нинди зур сөенеч булыр иде.»Өй салу кош оясы ясаудан башлана «, ди халык. Канатлы дусларыбызны һәм ярдәмчеләребезне саклыйк һәм яклыйк.
Кошларга таш атма,
Баласын елатма,
Таш атма кошларга, атма син.
Кошлар бит — дусларың
Буранлы кышларда
Ярдәм ит, аларны сакла син.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Обновлено: 10.03.2023
Оценить 688 0
Сөйләм телен үстерү шөгыле
Тема: “Кошлар – безнең дусларыбыз.”
Тәрбияче: Шайхуллина Светлана Марселовна
Яр Чаллы шәһәре, 49 нчы “Гөлназ” балалар бакчасы
Кошлар – безнең дусларыбыз.
Максат: кошларны тану һәм дөрес итеп исемнәрен әйтү.
— күчмә, кышлаучы кошлар төшенчәсен ныгыту;
— иҗади күзаллау сәләтләрен үстерү;
— уен-инсценировка аша балаларга яңа белем бирү, “кызыл китап” белән таныштыру.
Сүзлек запасы: кышлаучы, күчмә, кошлар сайрый, “кызыл китап”.
Шөгыль барышы:
Тәрбияче: Балалар, хәзер елның нинди вакыты? (яз, яз башы) Дөрес, яз башы. Яз икәнен каян белдегез? (кар каралды, тамчы тама, кояш көчлерәк яктырта, җылыта башлады, көннәр озайды. )
Эйе, дөрес, көннәр җылыта башлады. Шулай булгач, без урамда күбрәк һәм озаграк уйный алабыз, шулай ук җәяү сәяхәткә чыгы алабыз. Телисезме, бүген шөгылебезне урман мәктәбендә үткәрәбез? Мин сезне сәяхәткә чакырам.
(П. Чайковский “Аккош” исемле музыкасы астында балалар төркемгә керә.)
Менә без килеп тә җиттек мәктәп урманына. Балалар, Айгөл нәрсәдер әйтергә тели бугай. Нәрсә әйтергә телисең, Айгөл?
Айгөл: Безнең якын дусларыбыз алар,
Калганнарына ярдәм итәбез,
Киткәннәрен сагынып көтеп алабыз.
Алар үсемлекләрне дәвалаучы һәм коткаручы.
Безгә матур җырлар бүләк итүче.
Үзләрендә җил тизлеге бар.
Тәрбияче: дөрес, балалар, кошлар турында табышмак. Әйдәгез әле, кошлар кебек очып, урындыкларга утырыйк. Җайлы, уңайлы итеп утырабыз. Кошлар бик күп төрле. Ә без нинди кошларны беләбез?
(балалар кош исемнәрен әйтә һәм фланелеграф каршында яткан рәсемнәр арасыннан шул кош рәсемен алып куя)
— Әйдәгез әле, активрак булыйк, барыбыз да уйлыйбыз. Дөрес, бу тукран. Тук- тук-тукран, тукылдап утыра. Карлыгач, син бит кара карлыгач, канатың кыйгач-кыйгач.
(Балалар җавапларын хуплап барам: кыр казы, тукран, торна, кара карга, күгәрчен, карлыгач, сандугач, чыпчык, кызыл түш, күке, саескан, ябалак, песнәк.)
Бик күп кошларны беләсез икән сез, балалар , бик яхшы. Кошлар бик күп, аларны берничә төркемгә бүләләр: күчмә һәм кышлаучы кошлар. Нинди кошларны без кышлаучы кошлар дип йөртәбез?
(балалар җаваплары: кышны бездә үткәрүче, кыштан курыкмаучы. )
Тәрбияче: дөрес, кышны бездә үткәрүче, кыштан курыкмаучы кошларны кышлау-чы кошлар дип йөртәләр.
Ә нинди кошларны һәм ни өчен без күчмә кошлар дип атыйбыз?
(балалар җаваплары: яз көне безгә очып кайталар, көз көне җылы якларга очып китәләр).
(Кыш һәм җәй вакытын тасвирлаган рәсемнәр)
Бу рәсемшәр нинди вакытны күрсәтә? (кышкы агач – кыш фасылын; кояш, куе яшел үлән – җәй фасылын тасвирлый).
— Дөрес, бик яхшы. Хәзер әйдәгез әле күчмә һәм кышлаучы кошларны аерып куйыйк әле ике тактага. Кем ярдәм итә миңа? Әйдәгез, Рөстәм белән Алсу, чыгы-гыз, ярдәмгә дусларыгызны да чакырырга була. (Балалар тикшереп утыралар)
— Рәхмәт сезгә, балалар, утырыгыз.Әйдәгез әле карап чыгыйк, кышоаучы кошлар дөрес урнаштырылганмы? Нинди кошлар бар монда? (Балалар исемнәрен әйтеп чыгалар)
— Ә хәзер әйдәгез, икенче рәсемне күзәтеп үтик. Күчмә кошлар арасында бер кош күренми. Нинди кош икәнен минем җырымнан белерсез дип уйлыйм.
(Җ. Фәйзи музыкасы, Ф. Кәрим сүз. “Яз җитә”, 2 куплет)
Агачка кунып, чыпчыклар чыелдашалар,
Яшькелт – кара сыерчыклар, әй җырлашалар.
Тәрбияче: әйдәгез, бергәләп җыллап бетерик бу җырны.
Яз, яз, яз килә (куллар өскә, чәбәклиләр)
Тәрәзәне ачтылар (куллар як – якка)
Тып – тып – тып итә
Эре – эре тамчылар (куллар ян — якта)
(кушымта 2 тапкыр кабатлана)
Тәрбияче: бик яхшы, булдырдыгыз, ял итеп алдык. Җыл тыңлап алдык. Әйтегезче, нинди кош җитми?
(Балаларның җваплары: чыпчык, сыерчык)
Тәрбияче: Әйе, сыерчык җитми. Кайда ул? Нигә күренми, нишләп оялап йөри? (сыерчык тавышы ишетелә). Балалар, ишетәсезме тавышны? Әйдәгез әле шул тавышка таба барыйк, акрын гына, куркытмас өчен бик якын бармыйк.
(Музыка. Балалар ширма алдына кем ничек тели, шулай утыралар. “Ни өчен дөн ья матур ” П. Дудочкин әсәре буенча инс ценировка карау )
Тәрбияче: әкият тәмам. Әйдәгез, бераз сөйләшеп алыйк әле. Ә сыерчыкны күчмә кошлар янына куябыз. Сез әкият тыңлап, карап үттегез. Һәрбер кош, бөҗәк, хайван нинди дә булса яхшылык эшлиләр. Ничек уйлыйсыз, кошлар булмаса, нәрсә булыр иде икән?
(Балаларның җавапларын йомгаклап барам: бөтен урманны бөҗәкләр басып алыр иде; күңелсез, ямансу булыр иде; матурлык кимер иде; кошлар сайрауларын ишетә алмас идек, ярдәмчеләрсез калыр идек..)
Тәрбияче: Менә шулай булгач, кошларны сакларга кирәк. Аларны рәнҗетмәскә кирәк. Табигатьтә бөтен нәрсә тыгыз бәйләнештә, бер-берсе белән бәйле. Әгәр бер генә чылбыр өзелсә дә, бер генә нәрсә юкка чыкса да, башкалар да зян күрә.
Балалар, мин сезгә кечкенә бүләкләр әзерләдем.(Бүләкләр тарату) Бу нинди кош рәсеме?(Әйе, дөрес тукран). Кайткач, әти-әниләрегез белән бергәләшеп дөрес итеп буярсыз. Ошадымы сезгә бүләк?
Мин сезнең җавапларыгыздан бик канәгать, рәхмәт барыгызга да, әйбәт шөгыль-ләндегез, булдырдыгыз. Шуның белән шөгыль тәмам.
Кошлар беззен дусларыбыз.
Минем ин ярткан кошом бар, ул попугай, шул папугайды минэ энием алып бирде,мин аны биг тэ яратам.
Минем сенлем этэемэ бер йомош бирде, ой кошлар осон эшлэп бирсен тиде.
Ул сенлемэ карап елмайды ла,хэм эйте » ярар» а хин минэ ярдам итэхенме сорады ул
тегесе эйте» Эе»
Хэм алар башладылар эшне .
Кис еткэс алар эшлэп беттелэр,хэм халдылар ул ойгэ эпэй хем (семечки)
иртэн торгас,без тенлебез менэн сыктык эм курдек нисек анда куп,куп, коштар ейенганлар.Мин йугердем фотоаппарат артындан)
Мин бик тэ яратам кошларны!
Если имеется в виду размер(в народе-пульс),тогда марш-2/4,танец(к примеру вальс)3/4,песня может иметь любой размер,но в основном 4/4
воспоминание об отце, которое сохранилось в памяти моего деда, с ним он прожил всю свою жизнь. Прадед воевал в пехоте, часто писал жене и детям нежные, добрые письма. Но вернуться домой ему было не суждено. Осенью 1942 года в дом пришла беда: похоронка сообщала, что Илья Николаевич Арбузов погиб смертью храбрых в бою в октябре 1942 года и похоронен в Новгородской области, близ села Фомино Старорусского района.Я часто смотрю на единственную фотографию прадеда. На ней он в окружении семьи — красивый, статный, молодой, сильный.Мне очень бы хотелось быть похожим на него и совершать только добрые дела. Они станут для него памятником.Мы навсегда сохраним в сердцах память о наших близких, они отдали свои жизни, чтобы сегодня мы жили в никем не покоренной, гордой России. Вот что я хотел написать в своём сочинении «РАССКАЗ О ГЕРОЕ ВЕЛИКОЙ ОТЕСТВЕННОЙ ВОЙНЫ».
Yana yilning har qanday boshqa vaqtda ko’ra, men bahor yaxshi ko’raman. Bu ajablanarli emas. Bahor kelajakda o’zgarishlar, maxsus bahor Kayfiyati, menga quvonch hissini beradi. bahor quyosh ilk nurlari sovuq, Blizzards va qor noto’g’ri ko’proq achchiq ham bo’ladi, uzoq, qiyin qish o’tdi Sen u yangi ajoyib va quvonchli damlar bo’ladi. Bahor nafasi davomida his qiladi. U hali ham yangi hayot uchun tabiat uxlab uyg’otmaydi. Issiq quyosh, qor eriydi, tomchi uzuk, tez oqimlarni ishga tushirish. Barcha quvonib va ashula atrofida, bahor kelganini xursand. Men, ayniqsa, bahor tomchi xor tinglash uchun yaxshi ko’raman. Bu ajoyib va uzoq qish charchab tabiat tomonidan yaratilgan narsa musiqa, bilan tengsiz bir hisoblanadi. Kechalari, sovuq va ayoz, qish ketmaydi va jangsiz taslim bo’lmaydi. Lekin ko’proq bahor kuni o’z ichiga keladi. Kam va kam qor, qushlar bahor kutib, ashula va baland shitirlashi bo’lib qoladi. Daraxtlar, uning qish uyqusidan allaqachon hushyor edi. Ularning filiallari birinchi barg ko’rsatish uchun tayyor kurtaklari, shishib ketgan. Hatto bahor shabadasi qish kabi emas. U, hali ham sovuq, ammo shirin va bahor hidi-da. Bahorda tabiatning butun yangilanish vaqti keldi. Siz tabiatni atrofida uyg’onib qanday ko’rish uchun, bir bahor o’rmonda o’zini topish uchun faqat zarur. Qulaylik va quvonch his etiladi. Quyoshning ilk nurlari nozik erdan bo’sh muz va qor yoritadi. Sunbeams baxtli uning qish uyqu daraxtlarning uyg’onish o’rtasidagi turarkan. Va allaqachon birinchi bahor gul bor eritiladi. Bu Snowdrops. Hatto joylarda er osti qor erib zulmatda bilan qoplangan, va bu kichik va nozik ko’k gullar allaqachon yorqin ranglar bilan ko’z hayratiga, yorug’lik va issiqlik uchun tarsaki tushirdi. Ular hatto Yesteryear qor qatlamlaridan orqali quyosh qiyin kengaytirish, mavjud. Snowdrops juda yaxshi birga yaylovga paydo, u erga ko’k bahor osmonning bir parchasi ekanligiga ko’rinadi. Bu gul putur istamayman, ular faqat hayron bo’lishi mumkin. Haqiqatan ham, bahor — uzoq kutilgan vaqt. Va, albatta, yomg’irli kuz va sovuq, sovuq, cheksiz qishdan so’ng keladi.
Заходишь в свои вопросы нажимаешь задать вопрос пишешь вопрос и там внизу есть значок фотоаппарата нажимаешь фоткаешь что надо и сохраняешь и задаешь вопрос
Проектның төре: информацион-практик, иҗади юнәлешле.
“ Кошлар — безнең дуслар” темасына проект
Проектта катнашучылар: уртанчылар төркеме балалары, аларның әти-әниләре, уртанчылар төркеме тәрбиячеләре.
Проектның төре: информацион-практик, иҗади юнәлешле.
Проектның дәвамлыгы: кыска вакытлы (бер атна).
Проектның актуальлеге:
Кошлар — безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Алар үсемлекләрне һәм агачларны төрле корткычлардан саклыйлар. Кошлар — табигать сакчылары. Алар бик матур сайрыйлар, кешеләрнең кәефен күтәрәләр. Ләкин кошлар безнең ярдәмгә дә мохтаҗ. Аларга кыш көне азык табуы авыр, кайберәүләр аларның ояларын туздыралар, йомыркаларын ваталар һ.б. Шуның өчен без балаларны кошларга карата сакчыл, мәрхәмәтле булырга өйрәтергә тиешбез.
Балалар кошларның безнең тормышыбызда зур роль уйнаулары турында үзләренең тикшеренүләре вакытында күбрәк мәгълүмат туплаячаклар; алар кошларны якларга һәм сакларга өйрәнәчәкләр.
Максат: Балаларга кошлар турында экологик белем бирү. Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү.
Балаларның кошлар, аларның үзенчәлекле яклары турындагы белемнәрен камилләштерү.
Балаларның күзәтүчәнлекләрен, кызыксынучанлыкларын, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү.
Балаларда кошларга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлек сыйфатлары тәрбияләү.
Проектның этаплары:
— проектның темасын, бурычларын билгеләү;
— проект турында әти-әниләр, балалар белән фикер алышу;
— проектны тормышка ашыру өчен тиешле шартлар тудыру;
— тема буенча кирәкле әдәби материал, атрибутлар туплау.
— “Кошлар — безнең дуслар” темасы буенча барлык белем һәм тәрбия бирү процессы эчтәлеген эшкәртү;
— балалар, педагоглар, әти-әниләр белән иҗади эзләнү һәм практик эшчәнлекне оештыру;
— балалар белән урамда кошларны күзәтү.
— әти-әниләр белән эш :
- конкурс “Иң яхшы сыерчык оясы” ;
- “ Кошлар – безнең дусларыбыз!” консультация ;
- “ Кошлар”темасына стенд ясау;
— балалар белән эш:
- викторина “Кем кошлар турында күбрәк белә?” ;
- уен кичәсе оештыру;
- балалар рәсемнәреннән күргәзмә “Төрле-төрле кошлар”.
Дидактик уен “Кошның өлешләрен ата”
Хәрәкәтле уен “ Үз ояңны тап ”
“ Кошлар-безнең дусларыбыз “ дигән уен кичәсе
Кошлар турындагы китаплар белән танышу
Әти-әниләр белән эш:
“ Төрле-төрле кошлар”темасына рәсем күргәзмәсе
Кошлар турында күчмә папка әзерләү
-75%
Кошлар турында булган белемнәрне актуальләштерү, өйрәнелгән лексиканы актив сөйләмгә кертү.
Тема: Кошлар – безнең дусларыбыз.
1. Укучыларның кошлар турында булган белемнәрен актуальләштерү, өйрәнелгән лексиканы актив сөйләмгә кертү.
2. Чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү.
3. Кошларга карата уңай мөнәсәбәт тудыруга йогынты ясау.
Регулятив универсаль уку гамәлләре:
— укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; анализлый белү; уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.
Танып белү универсаль уку гамәлләре:
-уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү, чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.
Җиһазлау: Дәреслек, мультимедиа, презентация.
1. -Исәнмесез, укучылар!
— Бүген ничәнче число?
— Атнаның нинди көне?
— Бүген сыйныфта кем дежур?
— Сыйныфта кем юк?
-Һава торышы турында нәрсә әйтә аласыз?
— Хәзер елның нинди фасылы?
— Көз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?
2. Уңай психологик халәт тудыру.
1. Өй эшен тикшерү.
1) Фонетик зарядка
а) Чыпчык, чыпчык,
б) Кара карга кардан килә
IV. Яңа төшенчәләрне формалаштыру.
52 нче бит, 1 нче күнегү. Кош исемнәрен дөрес әйтү, тәрҗемәсен табу.
Презентация карау, җавап бирү.
1. 52 нче бит, 3 нче күнегү. Нинди кошлар бездә кала, нинди кошлар бездән китәләр?
2. Ситуатив күнегү. Дустыңнан сора!
3. Тест.
1. Кайсы кош бездә кышлый? Какая птица зимует у нас?
а) сыерчык б) торна
ә) песнәк в) карлыгач
2. Кайсы кош җылы якка китә? Какая птица улетает в тёплые края?
а) карга б) карлыгач
ә) әтәч в) чыпчык
3. Кош тәрҗемәләрен билгелә. Отметь перевод названия птиц.
1. — Укучылар, дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
— О чем мы говорили сегодня на уроке?
— Нинди кошларны искә төшердек?
— Сезгә дәрес ошадымы?
2. Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя. Бүгенге дәресне “5” легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, кемнәр “3”ле куя?
5-ле куела: Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам.
Читайте также:
- Этнокультурный облик страны сообщение
- Архангельский николай васильевич сочинение
- Борьба народа как спасение россии сочинение
- Когда в душе человека может наступить конфликт добра и зла сочинение
- Сочинение что хотел сказать автор
«Кошлар-безнең дусларыбыз.»
( Кышын кошларга ярдәм итүгә карата башлангыч
сыйныф укучылары өчен класстан тыш чара эшкәртмәсе. )
Максат. Укучыларның кошлар турындагы белемнәрен
тирәнәйтү, безнең якларда кышлаучы кошларны танып белергә өйрәтү,
аларның авыл хуҗалыгы корткычларын бетерүдәге әһәмиятен аңлату,
канатлы дусларыбызга сак караш һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Җиһазлау. Кошлар киеменнән укучылар,кошлар
рәсемнәре карточкалары,кошлар тавышы язмасы,җимлекләр.
Алдан башкарылган эшләр. Балаларны кыш, кошлар
турындагы шигырьләр, татар халык авыз иҗаты белән таныштыру, кошлар
рәсемнәре ясау,җимлекләр ясау.
I.Кереш өлеш
-
Укытучы . Укучылар, сезнең кышкы аяз көндә урманда
булганыгыз бармы? Бигрәк тәкояш нурлары ялтыраган вакытта карга
төренгән агачлары белән матур ул! Һәм менә шул ап-актан киенгән
агачларда без гадәти булмаган «чәчәкләр» күрәбез. Болар — кышкы
урман кошлары. Әлбәттә сез боларның күбесен беләсез һәм
таныйсыз. Нинди кошлар көзен безнең якларда кыш үткәрергә кала
икән соң? (Балалар белгәннәрен саный: чыпчык, ала карга,
песнәк, саескан, карабүрек, тукран, үрмәләч, сызгырак чыпчык,
миләшчыпчыгы.)Кыш җитү белән кошлар өчен авыр вакытлар башлана
Максуд Сөндекленең «Кошларга тимәгез» шигырен сөйли.
Яратам кошларның
Җырларын, моңнарын
Кошчыклар булмаса.
Ни яме дөньяның?
Кыш үткәч, җир кипкәч.
Ни кызык сабанда,
Бүз тургай дәрт биреп
Тормаса яланда?
Нинди яз була ди.
Кәккүкләр булмаса,
Тугайда сандугач
Чутылдап тормаса?..
Сөегез, балалар,
Тимәгез кошларга,
Карлыгач баласын
Бирмәгез усалга.
Кыш килсә, ачыга,
Боега күгәрчен,
Песнәк тә җилкенеп
Җим эзли, күрәсең!
Яратам кошларның
Җырларын, моңнарын,
Алар бит канатлы
Бизәге дөньяның.
-Укучылар,бүген без Сезнең белән канатлы дусларыбыз-кошлар
турында сөйләшербез.Менә инде бер гасыр буена орнитологлар 1нче
апрельдә-Халыкара кошлар көнен билгеләп үтәләр.Бу көн 1906 нчы елда
кошларны саклау турындагы Халыкара конвенциягә кул куелган елдан
башлап билгеләп үтелә башлады.Россиядә бу көн Яшь натуралистлар
тырышлыгы белән 1926 елда барлыкка килгән.
— Күп кенә кошлар корткыч бөҗәкләрне юк итеп безгә ярдәм
итәләр.Хәзер без Сезнең белән урман аланыннан репортаж
тыңларбыз.(Язмада кошлар тавыш тыңланыла)
-Тыңлыйк әле,алар безгә нәрсә эйтергә тели икән.
I алып баручы:Мин интервью алган беренче кош агач кәүсәсендә
утыра идеУл бик матур.Каурыйлары кара,ак кызыл,сары төстә.Томшыгы
көчле,очлы,төз.
(Балалар каршына матур тукран костюмы кигән малай чыга)
II алып баручы: Сез кем?
Тукран:
Тукый,тукый — нарат чукый.
Тамак туйгач, тукып туктый.
Сиздерә бит инде сусын,
Ничек җайлар икән бусын?
Юк,җиргә дә төшмәде ул,
Кар суын да эчмәде ул.
Тукый-чукый каен тиште
һәм ширбәтле суын эчте.
Каян белгән, каян күргән,
Өйрәнгән ул аны кемнән?
I алып баручы: Укучылар таныдыгызмы? Нәрсә икән ул?
Укучылар: Бу-тукран.
I алып баручы: Дөрес,укучылар!Мин интервью алган кош- тукран.
II алып баручы:Каурыйларыгыз төсенә караганда
Сез-зур чуар тукран.Сезне зурлап «Тукран-урман
докторы»диләр.Тукраннар турында табышмаклар да җитәрлек.
Тукран:Әйе. Мин агачтагы корткыч бөҗәкләрне юк
итәм, агачның гомерен саклыйм. Шуңа күрә мине «урман докторы» дип
йөртәләр. Мин, каты койрыгымны агач кәүсәсенә терәтеп, аңа көчле
тырнакларым белән ябышам. Аннары, томшыгым белән агачны тук-тук
чукып, бөҗәкләрне эзләп табам һәм телем белән эләктереп алып
ашыйм.Минем телем бик нәзек,аны 10-12 см га суза алам. Шулай итеп
үзем дә тукланам, урманга да файда китерәм.
I алып баручы: Кошлар җир йөзендә иң күп
таралган тереклек ияләре. Җирдә барлыгы 100 миллиард чамасы кош
яши. Татарстанда җәй көннәрендә 200ләп, кышын 40 төрдән артык кош
очратырга мөмкин. Кошлар һавада очарга җайлашкан. Шуңа да аларны
кырыс антарктида да, биек тау кыяларында да, диңгез өсләрендә дә
очратырга мөмкин. Кошларның иң кечкенәсе колибри, ул берничә грамм
авырлыкта гына. Ә иң зурысы тәвә кошы, авырлгы 90 кг га җитә.
Кошлар табигатьнең күрке. Нәфис гәүдәле, ялтыравклы матур каурыйлы
кошларның рәссамнарыбыз картиналарында чагылдырган. Күңелгә ятыш
җыр-моңнарын, сайрауларын тыңлап, күренекле композиторларыбыз
музыкаль әсәрләрен иҗат иткән.
II алып баручы:Ике туа,бер үлә .Ул нәрсә?(Кош)Әйдәгез бергәләп
кошлар турында
«Экологик лото»
уенын уйнап алыйк.Кичәдә катнашучыларга кошлар рәсемнәре
җыелмасы таратыла.Алып баручы табышмак әйтә яки кошны
тасвирлый.Укучылар кошның исемен әйтергә һәм кошның рәсеме төшкән
рәсемне күрсәтергә тиешләр.
1 Гөлдер, гөлдер, гөлдер бу
Кызыл тәпи кемдер бу. ( Күгәрчен)
2. Агач башында йорты,
Эчендә яши кошы. (Сыерчык)
3. Җәй шакылдый бу чүкеч,
Кыш шакылдый бу чүкеч,
Ничек чыдый бу чүкеч. (Тукран)
4. Кечкенә генә берәү,
артында озын терәү. (Саескан)
5. Ханның кызын алыр идем,
Кашым кызыл булмаса. ( Көртлек)
6. Чуар киемле урам малае
Борчак җыя, кырда куна. ( Чыпчык)
7. Ука, ука таш кына,
Су коена инештә,
Очалса да җирдә йөри
Ите яхшы бәлешкә. (Үрдәк)
8. Бер кошым бар тынмый
Агачка оя кормый
Өе җирдә, җыры күктә. (Тургай)
9. Тап,тап табагач
Табагачта бер калач.
Койрыгы бер колач. (Саескан)
10 Бар нәрсә йокыга талгач
Бакчалар тынып калгач
Куактан куакка кунып
Сайрый сары…. (Сандугач)
11. Арыш кыры белән бу кош
Аерылмас дус бугай-
Сайрап җибәрсә. (Тургай)
12 Кайсы кош бик тиз йөгерә? (страус)
13. Кайсы кошның өе кар астында? (Көртлек)
14. Кайсы кош ауга төнлә чыга? (ябалак)
15. Җәй буена ике тапкыр бала чыгаручы кош. (песнәк)
16. Нинди кошны барабанчы диләр? (тукран)
17. Кайсы кошлар гомерлеккә парлаша? (аккошлар)
18. Иң зур томшыклы кош.(пеликан)
I алып баручы: Молодцы!Сез кошлар турында бик күп беләсез икән.
II алып баручы:Мин интервью алган кошларның берсе песнәк
(песнәк костюмы кигән укучы малай чыга)
Песнәк- Безне авылда да, шәһәрдәдә очратырга мөмкин. Көз һәм кыш
көннәрендә җимлекләргә бик еш киләбез. Җәй көннәре бөтенләй диярлек
күренмибез. Бу чорда балаларыбызга ризык эзләү белән мәшгуль
булабыз.
Кыш көне безне ашатырга, җимлекләр ясарга, оялар элеп куярга
кирәк. Салкын вакытта без орлык белән тукланабыз, сөяктә калган
итне дә бик яратып чукыйбыз, терлек маен ашыйбыз.
Безнең токым бик зур: зур песнәк, зәңгәр песнәк, озын койрыклы
песнәк, ак песнәк көрән башлы песнәк, бүрекле песнәк. Зур песнәк
башка песнәкләрдән яшькелт-сары аркасы һәм ачык сары төстәге түше
белән аерылып тора. Түшенең уртасында — кара юл, башында кара
түбәтәй була. Зәңгәр песнәкнең түше генә сары, аркасы, канатлары
койрыгы күк кебек зәңгәр төстә була. Озын койрыклы песнәк — тыныч,
шыпырт кош. Зур түгел, үзе ап-ак, аркасы гына кара. Койрыгы чуар,
озын саплы, кашыкка охшаган. Ак песнәкнең бүреге, аркасы, койрыгы,
канатлары — кук, башка җире ак төстә. Кара песнәкне нечкә
ботакларда акробатик күнегәләр ясый торган кош дип әйтергә мөмкин.
Ул ризыкны ботакка баштүбән эленеп эзли. Аның өске ягы һәм тамак
асты кап — кара, яңаклары һәм түше ак. Муен астенда ак табы бар.
Көрән башлы песнәк кара песнәктән муен өстендә ак табы булмау белән
генә аерылып тора. Ул усак һәм каен орлыкларын ярата. Бүрекле
песнәкнең башында кикрик сыман каурые була.
Бигрәк сыук кышларын,
Белмим ничек кышлармын?
Азык табу бик кыен,
Җан асрау — бар уем», —
Укучы кыз:
Яныма очып килде,
Бер песнәк шулай диде.
Ачыга икән бит песнәк,
Тик утырыйк без нишләп?!
Өйдәгеге бер тартмадан
Эти җимлек ясады.
Тары, көнбагыш салдык,
Песнәк тәмләп ашады.
Сыйлансын әйдә песнәк,
Арыгандыр җәй эшләп.
Күп кортларны юк итте,
Җимлектә безнең рәхмәт
I алып баручы: Ә хәзер укучылар ясаган җимлекләр конкурсының
нәтиҗәләре белән таныштырып китәм.(1,2,3 урын алган укучылар белән
таныштыру.Аларны бүләкләү)
(Карабүрек костюмы кигән укучы керә)
II алып баручы: Бүреген кыңгыр салган да
Эй сызгыра,сызгыра
Нечкә итеп сызгыруда
Малайлардан уздыра. Нәрсә бу?(Карабүрек)
Карабүрек:Укучылар сез мине матур түшемә карап бик тиз
таныгансыздыр дип беләм.Мин сезгә бик салкын яклардан кыш кышларга
очып киләм.Минем томшыгыма игътибар итегез әле.Ул нинди
көчле,ныклы.Мин томшыгым белән шомырт,миләш
чүплим.Җиләк,җимешләрнең йомшагын калдырып орлыкларын ашарга
яратам.Шулай ук каен һәм башка агачларның бөреләрен чүплим.
I алып баручы: Карабүрекләр — бик чибәр кошлар. Ана кош ата
коштан да матуррак. Аның түше ут янып тора. Карабүрекләр 7-10 лап
булып төркемләнәләр. Салкын никадәрле көчле булса, кошлар төркеме
дә шуның хәтле тыныч утыра, аз хәрәкәтләнә. Караңгы төшә башлауга
алар агач-куаклар астына качалар һәм шунда төн үткәрәләр.
.Хәзер әйдәгез бергәләп
«Очты ,очты кошлар очты..»
уенын уйнап алыйк.
(Уен ахырында җиңүчеләр билгеләнелә.)
II алып баручы: Укучылар !Кош ояларын туздырмагыз.Оялар янына
якын барырга да ярамый.Сезнең эзләр белән килеп ул кош ояларын
ерткыч җәнлекләр күрергә мөмкин.Әгәр дә инде оя янына ялгыш якын
килгәнсез икән,кулыгыз белән кошның йомыркаларына,кош балаларына
кагыла күрмәгез.Чәнки, әти-әни кошлар ояны бөтенләй ташлап китәргә
мөмкиннәр.
I алып баручы: Бостон шәһәрендә кайсы кошка һәйкәл
куелган?(чыпчык)
(Чыпчык костюмы кигән укучы керә.)
Чыпчык:Без- чыпчыкларның бик күп төре бар.Авырлыгыбыз 20-38
грамм.Елга 3 тапкыр бала чыгарабыз.Без бик күп.Шуңа күрә без
чүпләгән корт-бөҗәкләр санап бетергесез.Ләкин үзебез дә кешеләргә
файдалы булган ерткыч кошлар өчен азык булып торабыз. Авылларда
кешеләр яшәгән урыннарда ,кыекларга,түбә асларына оя
корабыз.Сыерчык ояларын да яратабыз.Ләкин яз көне сыерчыклар
кайткач безгә ояны бушатырга туры килә.Шәһәрдә парк һәм бакчаларның
сакчылары булып торабыз.
II алып баручы: Бу кечкенә кошчык бик хәрәкәтчән, башы
йомры, муены кыска, гәүдәсе йомырка формасында, канатлары кыска,
томшыгы каты һәм очлы. Каты салкыннарда бу кошлар бер-берсенә
елышып утыралар, шулай итеп, өшеп үлүдән сакланалар.
Кыш бабайның суыгына
Ничек кенә чыдарга
Дип торганда ул кошыбыз
Хәтта бала чыгара. Нинди кош икән ул? (чукыр)
(Чукыр костюмы кигән укучы чыга)
Чукыр:Әлбәттә без балаларны яз көне дә
чыгарабыз.Ә кышын ылыслы урманда чыршы һәм нарат күркәләре бик күп
булган елларны бала чыгарабыз.Томшыкларыбыз нарат һәм чыршы
күркәләрен эшкәртү өчен җайланган.Яшь чукырларның томшыклары
гадирәк.Оядан чыгып китеп 3 ай үткәч кенә чукырларның томшыклары
кәкерәя,ныгый.
I алып баручы: Матур урман аланында мин интервью
алган кошлар үзләре турында менә шушындый кызыклы әйберләр
сөйләделәр.Кошларның сезгә әйтер сүзләре бар.
Тукран: Безнең турында кыш көне онытмагыз!Безнең өчен » кошлар
ашхәнәсе» булдырыгыз.
Песнәк:Безгә кышның салкын,җил-буранлы көннәрен
кышларга ярдәм итегез!
II алып баручы:Кошлар безнең дусларыбыз! Алар корткыч бөҗәкләрне
юк итәләр, табигатьне матурлыйлар, сайраулары белән кеше тормышын
бизиләр, күңелгә рәхәтлек, рухи байлык өстиләр. Әйдәгез, без дә
аларга мәрхәмәтле булыйк!Кошларны рәнҗетмик, аларга җимлекләр элик,
табигатьебезне саклыйк!
Кичә ахырында класс җитәкчесе белән берлектә укучылар
җимлекләрен мәктәп бакчасына элделәр.Аларга җим салдылар.
Кулланылган әдәбият:
1.»Мир вокруг нас:птицы России»М:»Оникс 21 век»2002
2.»Птицы в городе»Михайлов К.Е.//Биология .№2 2000.
Скачать материал
Скачать материал
- Сейчас обучается 265 человек из 63 регионов
Описание презентации по отдельным слайдам:
-
1 слайд
Безнең канатлы дусларыбыз
-
2 слайд
1. Минем башымда кара шапка, аркам һәм канатларым, койрыгым караңгы төстә, ә күкрәгем ачык сары төстә, әйтерсең сары жилет кигән. Җәй көне мин коңгызлар, суалчаннар белән туенам, ә кыш көне нәрсә ашаганымны карамый, бөтенесен рәттән ашап барам:төрле бөртекләр,ипи валчыклары, пешкән яшелчәләр. Бигрәк тә тозланмаган май яратам. Таныдыгызмы мине?
Песнәк -
3 слайд
Без сезгә ашыгабыз, балалар. Яз җитә. Эшкә тотынырга кирәк: әзер ояларга урнашырга, оя корырга, кошчыклар чыгарырга.
Сыерчык -
4 слайд
Ябалак
Минем турында нинди генә хикәятләр сөйләмиләр. Хәтта мине кайгы китерүче дип тә саныйлар. Ә чынлыкта мин бик кирәкле кош. Бер төнгә 7 – 8 тычканны юк итәм. Минем бер гаиләм 1 елга 10000 тычканны юк итә, шуның белән 20 тонна икмәкне саклап кала. -
5 слайд
Күке
Күпләр безне яратып бетермиләр, чөнки без чит кош балаларын оядан төртеп төшереп үтерәбез. Ә чынлыкта без бик файдалы кошлар: күп кенә зарарлы личинкаларны ашыйбыз, хәтта аларның кайберләрен башка бернинди кош та ашамый. -
6 слайд
Кара каргалар
Ә без язның беренче хәбәрчеләре…
-
7 слайд
Кош – балта остасы
Тукраннар – сәгатьләр буе агачта тукылдыйлар,шул вакытта аннан бик күп бөҗәкләрне өстерәп чыгаралар. -
8 слайд
Төзүче кош
Иң оста оя коручылар булып карлыгачлар санала -
9 слайд
Төнге ерткыч
Ябалаклар ауга төнлә чыгалар һәм тычканнарны бөтен килеш кабып йоталар. -
10 слайд
Башлап җырлаучы
Сандугач. Аның турында: «Урман оркестрында беренче скрипка – иң нечкә кыллы, иң яңгыравык» — диләр. -
11 слайд
Кошларның дусларына хас кагыйдәләр.
1.Кош ояларын туздырмаска.
2.Кошларга рогаткадан атмаска.
3.Кошларга оялар һәм җимлекләр ясарга.
4.Кыш көне кошларга азык куярга -
12 слайд
КОШЛАРНЫ САКЛАГЫЗ!
Кошларга таш атма,
Баласын елатма,
Таш атма кошларга, атма син.
Кошлар бит – дусларың
Буранлы кышларда
Ярдәм ит, аларны сакла син. -
13 слайд
Нәтиҗә.
Кошлардан башка дөнья ничек күңелсез булыр иде. Кошларны саклыйк, аларга һәрвакыт ярдәм итик, оялар ясыйк, җимлекләр элик!
Краткое описание документа:
Кошлар- безнең дусларыбыз , ярдәмчеләребез. Алар иген корткычларын ашыйлар, үсемлекләрне һәр төрле корткычлардан саклыйлар. Кошлар – табигать күрке. Шуңа шагыйрьләребез аларга багышлап шигырьләр иҗат итәләр.Кошлардан башка дөнья ничек күңелсез булыр иде. Кошларны саклыйк, аларга һәрвакыт ярдәм итик, оялар ясыйк, җимлекләр элик!
Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
6 153 956 материалов в базе
- Выберите категорию:
- Выберите учебник и тему
- Выберите класс:
-
Тип материала:
-
Все материалы
-
Статьи
-
Научные работы
-
Видеоуроки
-
Презентации
-
Конспекты
-
Тесты
-
Рабочие программы
-
Другие методич. материалы
-
Найти материалы
Другие материалы
- 26.10.2017
- 260
- 0
- 26.10.2017
- 253
- 1
- 26.10.2017
- 479
- 4
- 26.10.2017
- 279
- 0
- 26.10.2017
- 900
- 11
- 26.10.2017
- 622
- 0
- 26.10.2017
- 545
- 3
- 26.10.2017
- 261
- 0
Вам будут интересны эти курсы:
-
Курс профессиональной переподготовки «Организация и предоставление туристских услуг»
-
Курс профессиональной переподготовки «Экскурсоведение: основы организации экскурсионной деятельности»
-
Курс повышения квалификации «Основы построения коммуникаций в организации»
-
Курс профессиональной переподготовки «Логистика: теория и методика преподавания в образовательной организации»
-
Курс профессиональной переподготовки «Организация менеджмента в туризме»
-
Курс профессиональной переподготовки «Организация маркетинга в туризме»
-
Курс повышения квалификации «Источники финансов»
-
Курс повышения квалификации «Психодинамический подход в консультировании»
-
Курс профессиональной переподготовки «Управление сервисами информационных технологий»
-
Курс повышения квалификации «Актуальные вопросы банковской деятельности»
-
Курс профессиональной переподготовки «Политология: взаимодействие с органами государственной власти и управления, негосударственными и международными организациями»
-
Курс профессиональной переподготовки «Методика организации, руководства и координации музейной деятельности»
-
Курс профессиональной переподготовки «Техническая диагностика и контроль технического состояния автотранспортных средств»
-
Курс профессиональной переподготовки «Теория и методика музейного дела и охраны исторических памятников»
-
Курс профессиональной переподготовки «Стратегическое управление деятельностью по дистанционному информационно-справочному обслуживанию»