ТӘРБИЯ
Кошларга без ярдәм итик, аларсыз бит дөньяның бер чите китек…
Урамда карлы , салкын кыш. Бу вакытта салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә. Шулай итеп, бик суык көннәрдә күп кенә кошлар катып үләләр.
Шуңа күрә кышын кошлар кеше янына елыша, агач ботагына кунып…
Урамда карлы , салкын кыш. Бу вакытта салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә. Шулай итеп, бик суык көннәрдә күп кенә кошлар катып үләләр.
Шуңа күрә кышын кошлар кеше янына елыша, агач ботагына кунып чыркылдашып , адәм балаларының игелекле гамәлләренә, мәрхәмәтенә өметләнәләр.Чөнки кошларга салкыннар түгел, ә ачлык күбрәк куркыныч тудыра.
Салкын кыш айларында безнең якларда кошларга ризык табу бик кыенга туры килә. Без, «Умырзая» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар , әти- әниләр ярдәме белән кошларга көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә булдык — алар өчен җимлекләр ясадык. Җимлекләребез үзенчәлекле килеп чыкты. Без аларны бакчабыз тирәсендә үсеп утырган агачларга элдек. Балалар тәрбияче апалары белән берлектә һәр көн саен аларга җимнәр сибәләр, кошчыкларның чөкердәшә-чөкердәшә җим чүпләгәннәрен сокланып күзәтәләр. Кошларга ярдәм итә алуыбыз өчен без бик сөендек.
Кышын кошлар аеруча кызганыч. Шуңа да әлеге җан ияләренә карата бу игелекне бергәләшеп башкарсак иде. Табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклау, балаларга шуны өйрәтү — саваплы бурыч бит. Һәрберебез кошларга аз гына булса да өлеш чыгарса, алар кышны җиңелрәк уздырыр иде.
Кыш җиттеме — кошлар өчен
Без ашханә ачабыз.
Һәм кошларга эндәшәбез:
— Рәхим итеп ашагыз!
Гүзәл Тимериева,
тәрбияче
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
-
- 0
-
Напишите пожалуйста сочинение на тему:»Кошларга җимлек ясау серләре». На татарском языке (15-20 предложений)
-
Комментариев (0)
-
- 0
-
Менә матур яз да җитте. Без кошлар кайтыр алдыннан, аларга оялар ясыйбыз. Һәм шул оя иченә җемлек салып куябыз. Миңа һәр вакыт әти ярдәм итә. Без аларны бик көтеп алабыз
-
Комментариев (0)
ЮРИНАОЛЬГА
+10
Решено
7 лет назад
Другие предметы
1 — 4 классы
НУЖНО СОСТАВИТЬ ТЕКСТ ИЗ ДАННЫХ ПРЕДЛОЖЕНИЙ. ПО ТАТАРСКОМУ.
КИЧЭ ГАЛИ ЖИМЛЕК ЯСАДЫ. ЖИМЛЕККЭ ИПИ САЛДЫ. УЛ КОШЛАРГА ЖИМЛЕК КУЙДЫ. АЛАР ГАЛИГЭ РЭХМЭТ ЭЙТТЕЛЭР. КОШЛАР ИПИНЕ АШАДЫЛАР.
ПОМОГИТЕ ПОЖАЛУЙСТА
Смотреть ответ
1
Ответ
2
(4 оценки)
3
лейсаночка
7 лет назад
Светило науки — 1 ответ — 0 раз оказано помощи
Кичэ Гали жимлек ясады. Ул кошларга жимлек куйды. Жимлеккэ ипи салды. Кошмар ипине ашадылар. Алар Галигэ рэхмэт эйттелэр.
(4 оценки)
https://vashotvet.com/task/1284998
Язмалар
Кыш көне кошларны да онытмыйк — җимлекләр куйыйк
Кошлар җир йөзендә иң күп таралган терлек ияләре. Аларның төрләре күп. Канатлы дусларыбызны Җир шарының иң салкын җирләрендә дә, тау башларында да, диңгез ярларында да очратырга була. Кайбер кошлар салкын кышны үткәрергә җылы якларга китә. Ә, икенчеләре салкын кышта да төбәгебездә кала. Шундыйларның берсе — песнәкләргә кыш көне азык табу…
Кошлар җир йөзендә иң күп таралган терлек ияләре. Аларның төрләре күп. Канатлы дусларыбызны Җир шарының иң салкын җирләрендә дә, тау башларында да, диңгез ярларында да очратырга була. Кайбер кошлар салкын кышны үткәрергә җылы якларга китә. Ә, икенчеләре салкын кышта да төбәгебездә кала. Шундыйларның берсе — песнәкләргә кыш көне азык табу кыенлаша, алар кеше яши торган урыннарга килә. Салкын кыш айларында без аларга җимлекәр куябыз микән? Бу уңайдан райондашларыбызның фикерен белештек.
Илсөяр Шәйхиева, Шәтке урта мәктәбенең биология фәне укытучысы:
— Ел саен мәктәптә ноябрь аенда «Җимлек» операциясе игълан ителә. Мәктәп биләмәсенә, үзләренең яши торган йорт янына укучылар кошларга җимлекләр куя. Быел башлангыч, урта сыйныф укучылары көче белән 40 җимлек ясалып, агачларга урнаштырылды.
Фәүзия Минһаҗева, Айдар авылы:
— Тәрәзә ачып, кошларга көн дә ипи куям. Песнәкләр көн дә килә. Аларны күзәтеп тору үзе бер күңелле.
Гөлназ Минһаҗева, Олы Кибәхуҗа авылының «Шатлык» балалар бакчасы тәрбиячесе:
— Безнең балалар бакчасындагы агачларда җимлекләр тора. Ел саен без аларны яңартып, өстәп торабыз. Быел да бакчабызга йөрүче балаларга кошларга җимлекләр куярга кирәклеген аңлаттык. Бу көннәрдә сабыйлар әти-әниләренең ярдәме белән җимлекләр ясый. Балалар белән бергәләп бакчага чыгып, җимлекләргә ризык куябыз.
Реклама
Наилә Миңнебаева, Теләче авылы:
— Балалар бакчасына алып баручы җимлекне ясарга кызым Алинәгә әтисе булышты. Илназ улым үзе җимлекләр ясый. Балалар кошларны бик кызганалар. Көз аенда күпләп балан, җимеш җыеп куйган иделәр. Хәзер шул җимешләрне, ипи валчыкларын, көнбагыш һәм терлек майларын кошларга көн дә аз-азлап салалар.
Алан урта мәктәбе укучылары да бу көннәрдә җил, бураннардан соң, кошларга куелган җимлекләрне рәткә китерү белән мәшгуль. Әлеге мәктәп укучылары кошлар өчен куелган җимлекләрне яңартып торуны үзләренә максат итеп куйган.
Кадерле укучыларыбыз! Әйдәгез, кошларга җимлекләр ясап элеп куйык. Бу эшне балалар бакчаларына йөрүче сабыйларга, мәктәп укучыларына гына йөкләмик.
Эльмира Әхмәтҗанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Зур Тигәнәле урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары белән һәр елны яз җитүгә күчмә кошларның килүен күзәтәбез. Кошларны күргән саен балалар шатланалар, үзләренең шатлыклары белән уртаклашалар. Менә быел да кошларны каршы алып, алар турында “Кошлар — безнең дусларыбыз!” дигән темага иншалар яздык. Шуларны сезгә дә тәгъдим итәбез.
Зур Тигәнәле урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы
Роза Шәмсетдинова
Әй, кошым, кошкаем,
Канатлы дускаем!
Көтәбез без сине,
Килер дип, ел саен.
Оялар куябыз
Сиңа дип,һәр елны.
Кер әйдә,ояла,
Сайла үз ояңны!
Кошлар — безнең дусларыбыз!
Яз җитүгә бар табигать уяна, җанлана башлый. Яз бик тә матур вакыт! Табигатькә тагын да ямь өстәп, көзен киткән кошларыбыз кире туган якларына кайталар. Иң беренче булып кара каргалар килә. Аларны күргәч күңелле була. Алар артыннан сыерчыклар килә. Без аларны оялар ясап каршы алабыз. Көннәр җылынып беткәч карлыгачлар, тургайлар, сандугачлар килә. Миңа сандугач сайравы ошый. Ул таң беленгән вакытта матур итеп сайрый.
Табигатьтә кошларны күзәтергә мин бик яратам, чөнки алар безнең яраткан дусларыбыз.
Кадрия Хәлилова
Менә ямьле яз да килеп җитте. Кояш тагын да ныграк җылыта. Көннәр озыная, төннәр кыскара. Табигатьнең шул билгеләрен кошлар да белә, туган якларына кайта башлыйлар.
Беренче булып кара каргалар кайтты. Кайтуга оя ясый башладылар. Тиздән балалары да чыгар. Каргалар артыннан сыерчыклар кайттылар. Алар кешеләр ясаган ояларга кереп оялыйлар. Матур итеп сайрыйлар. Кошлар бик файдалы. Алар зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр.
Безнең якның табигате бик матур. Шуңа күрә кошлар да бик күп.
Айзилә Гарипова.
Яз җиткәч күчмә кошлар үзләренең туган якларына кайталар.Беренче булып кара каргалар очып килә, алардан соң сыерчыклар күренә башлый. Соңрак тургайлар, күкеләр, сандугачлар, карлыгачлар очып киләләр. Кошлар килгәч табигать тагын да матурлана.
Кошлар көненә үзләренең гәүдәләре кадәр авырлыкта бөҗәкләрне ашап юк итәләр. Үсемлекләрне төрле бөҗәкләрдән саклап калалар. Табигатькә бик күп файда китерәләр.
Без кошларны сакларга һәм аларга ярдәм итәргә тиешбез. Алар безнең дусларыбыз булып яшәсеннәр.
Данил Вазыхов
Мин кошларны яратам. Бигрәк тә тукранны яратам. Чөнки ул безнең агачлардагы бөҗәкләрне юк итә. Ул шулай агачларны коткара.
Яз көне безнең якларга кайткан кошлар да агачларны корткычлардан саклыйлар. Матур итеп сайрыйлар да әле.
Мин кошларны яратам.Тимәгез кошларга, аларның да балалары бар.
Тәбрис Нигъмәтуллин
Март җитүгә урамда каргалар тавышы ишетелә. Яз килгәнен шуннан беләбез. Урамда шундый рәхәт! Табигатьтә кошлар күбәйгәннән күбәя бара. Һавада торналар, кыр казлары, кыр үрдәкләре дә күренә башлый. Алар матур булып тезелеп очалар.
Кошлар безгә зур файда китерәләр. Алар ,кортларны ашап, агачларны корудан саклап калалар. Ә агачлар һаваны чистарта.
Кошларга тимәгез, саклагыз аларны!
Азат Мирзагалиев.
Яңалыклар
Кошларга ярдәм итик!
Салкын кыш башланып, җир өсте кар белән каплангач, кошларга җим табуы кыенлаша. Менә шуңа күрә алар, бездән мәрхәмәт, ярдәм көтеп, кеше яши торган урыннарга тартылалар.
Соңгы араларда көннәр бик суытты, кар да күп яуды. Димәк,кошларга азык табу тагын да кыенлашты. Шуңы күздә тотып, без Югары Лоҗы мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән «Кошларга ярдәм итик» акциясе үткәрдек. Бу акциядә укучылар әти – әниләре ярдәме белән белән җимлекләр ясап килделәр. Без аларны бакчабыз тирәсендә үсеп утырган агачларга элдек. Балаларлар белән һәр көн саен аларга җимнәр сибәбез, кошчыкларның чөкердәшә-чөкердәшә җим чүпләгәннәрен сокланып күзәтәбез. Кошларга ярдәм итә алуыбыз өчен без бик сөендек.
Табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклау, балаларга шуны өйрәтү — саваплы бурыч бит. Һәрберебез кошларга аз гына булса да өлеш чыгарса, алар кышны җиңелрәк уздырыр иде.
Разия Шаһиева, Югары Лоҗы авылы китапханәчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Актуаль тема
“Кошларга ярдәм итик!”
Әйдә,дуслар,бергә җимнәр салыйк кошларга.
Азык булса,җинел булыр бар кошларга кышларга.
Кыш көне көннәр салкын,кояш бик еракта яктыра,җирне аз җылыта.Еш кына буран була,салкын җил исә.Кошларга салкын кыш көне ашарга табуы читен,шуңа күрә без кошларга ярдәм итәргә тиешбез.Без балалар бакчасында “Күбәләк” төркемендә балалар белән: “Кыш көне нинди кошлар бездә кала?”, “ Алар салкын кышны ничек үткәрәләр?”, “Кешеләр кошларга салкын кышны үткәрергә ничек булышалар? әнгәмәләр үткәрдек; “Кошлар җимлеккә килгән”, “Нинди кош очып килде?” рәсемнәрне карадык; җимлекләр ясарга кирәклеге турында сөйләштек.Балалар белән сүзле- хәрәкәтле уенны “Килегез,кил,кошкайлар” өйрәндек; “Җимлек янында”дигән күмәк эшбалалар белән ясадык һәм “Бездә кышлаучы кошлар” дигән күргәзмә оештырдык. Аннары “Кошлар ашханәсе” дигән бәйге үткәрдек.Бәйгедә балалар әти-әниләре белән,шулай ук әби-бабайлар да катнашты.Бу бәйгенең төп максаты- балаларның кошлар турында белемнәрен баету,балаларда кошларга карата сакчыл караш, кайгыртучанлык тәрбияләү,өлкәннәр ярдәмендә җимлекләр куярга өйрәтү. Безнең балалар әти-әниләре белән җимлек ясап кына калмадылар,алар һәр көн кошларга азык та салып торалар.Саф һавага чыккач та,без балалр белән кошларның ничек ашаганнарын күзәтеп торабыз һәм һәр вакыт шундый кагыйдә кабатлыйбыз: әгәр кошларны күзәтәсең килсә,үзеңне тыныч тот,кычкырып сөйләшмә,якын килмә.
Җимлек ясап бирде миңа
Әти белән бабай,
Шунда хәзер кошлар өчен
Җимнәр сибәм мин.
Килегез,кил,кошкайлар,
Сез бит безнең дускайлар,
Бакчабызга куныгыз
Көн дә кунак булыгыз.
Сәлимова Р.Р.,Идрисова Ю.
37 нче “Чишмәкәй бакчасының татар төркеме тәрбиячеләре.
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса