Куршелэр турында сочинение

Конверт эчендә хат

Күршеләр — иң якын кешеләр. Күмерләре сүнмәсен

Ни генә дисәң дә, тормышта күршедән дә якынрак кеше юк бит ул. Туганың белән көн дә күрешеп булмый, ниндидер йомышың килеп чыкса да, иң элек, күршеңнең ишеген кагасың.

Күршеләр - иң якын кешеләр. Күмерләре сүнмәсен

Хәер, шәһәр җирендә хәзер күрше белән күрше йөрешү бетеп бара, диләр. Ә авыл җирендә, Аллага шөкер, берничә өй аркылы торганнары да, күрше булып, бер-берсенең хәлен белеп, аралашып яши. Безнең Югары Баграж авылында — шулай. Башка авылларда да ут-күрше дигән сүзнең мәгънәсен онытмаганнардыр. Ут-күрше дигәне дә, шырпы булмаганлыктан, ут көйрәтергә күршеңә күмергә керү дигәннән алынган бит.

Ут-күрше үк булмасак та, «Күршеләр көне» белән бәйләп, авылдашым Евдокия Гончарова турында сөйлисем килә.

Аудатия түти туганым Маргарита Миронова белән

Аудатия түтигә бу тормышның кайгыларын да, шатлыкларын да шактый күрергә туры килгән. Быел октябрь аенда ул сигезенчә дистәсен тутыра. Үткән еллар аның маңгаен шактый сырласа да, Аудатия түти күңеле белән яшь калган. Башкаларның кайгысын кайгырышып, уңышлары өчен сөенеп яшәгәнгәме, аның борынын салындырып, «депрессиягә бирелеп» утырганын күрмисең. Һәрвакыт хәрәкәттә: әле генә бакчасында маташа, икенче юлы карыйсың — кемнеңдер хәлен белергә китеп бара. Үзләре йөри алмаганнарга кибеттән кирәк-ярагын ташый. Авыртып ятканнарның сызлауларын басар өчен, берәр кызыклы яки гыйбрәтле хәл сөйләп, күңелләрен күтәрә. Ире — Демьян дәдәй үлеп, алты бала белән ялгызы калганда, аның да кайгыларын шулай күтәрешүче кеше табылдымы икән? Баграж кардонында бердәнбер семья булып яшәгәндә, берәр ярдәм кирәк түгелме, дип, берәр кеше җылы сүзен әйттеме икән?

Аудатия түтинең үз авызыннан бер вакыйга турында сөйләгәнен ишеткәнем бар. Шулай, хуҗалыгында берьялгызы нидер эшләп ятканда, берничә яхшы машинага төялеп, бер төркем кешеләр килеп туктый. Сиксәненче еллар ахыры була ул. Киноларда күрсәтәләр бит бандит машиналарын, үз-үзләрен тотышлары да нәкъ шундый бандитларча иде, ди. Кардонга элек шунда яшәгән берәүне эзләп килгәннәр икән. Алар сораган кешенең гәүдәсен күптән түгел генә судан алганнар иде, үзе батканмы, суга атканнармы — билгесез, шул хәлләрне сөйләп бирдем, ди. Бераз таптангач, китеп барганнар. Аудатия түти үзе өчен түгел, балалары өчен нык курыккан шул чакта.

Ирсез булса да, өч ат, ике сыер, дуңгызлар асраган. Бервакыт: «Евдокия Гончарова Кардонда бер хуҗалык булып яши. Өч ат тота, уңган хатын,» — дип, газетага язып чыгалар. «Бер атна вакыт үттеме-юкмы — атларымны урлап киттеләр, — менә шулай да була бит әле ул,» — дип сөйләгән иде бервакыт.

Аудатия түтине каршыңа утыртып, керәшен җыруларын яздырып алырга иде, дип хыялланам. Я булмаса, берәр галимне китертеп, җырларын яздырттырасы иде. Нинди генә көйләрне, нинди генә җырларны башкармый ул. Элеккеге керәшен туйларын искә алып: «Хәзерге туйлар туймы инде ул, кара-каршы җыр белән үтә торганнары — туй дисәң дә туй,» — дип, шул заманнарны сагына. «Без яшь чакта тормышлар авыр булса да, кеше, ничектер, күңелле яши иде. Бәйрәмнәрдә бер чәркә бөтен өстәлне әйләнеп чыга, эчемлеге дә бетми, җыры да бетми торган иде,» — дип сөйли Аудатия түти.

«Бүгенгеләр әйбернең кадерен белми, шул эчемне пошыра. Элеккеләрне сөйләсәң, ышанмыйча торалар. Бәләкәй арба тартып, җәяүләп, утыз чакрымлы арага тоз, симәнә орлыгы алырга бара идек,» — диюемә, оныгым: «Әби, нигә аны магазиннан кереп алмадыгыз соң, магазин бит якында гына,» — дип гаҗәпләнә, ди. Менә шундый хәзерге балалар.

Өлкәннәребез берәм-берәм арабыздан китеп бара. Алар белән бергә, тормышның яме бетә. Минем өчен тормышның бөтен кызыгы — шуларны тыңлап, алар сөйләгәннәрдән гыйбрәт алып, акыл җыеп яшәүдә. Хөрмәтле авылдашларым, күрше-күләннәрем! «Күршеләр көне» белән Сезне. Барыбыз да дус булып, бер-беребезне хөрмәт итеп, исән-имин яшик!

Татьяна Миронова,

Зәй районы Югары Баграж авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына «Ватсап» аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Кешелек дөньясында гаилә мөнәсәбәтләре иң алда торса, кардәш-туганнардан соң бер-берсенә иң якын булучылар ул — күршеләрдер. Исламият күрше хакын югары дәрәҗәгә куя. Аллаһ күршеләргә җаннарын, малларын, намус һәм даннарын үзара саклашуны бер вазифа итеп йөкләгән. Күршеләргә ярдәм итешү, күңелләрен күрү, кайгыртучанлык, кайгы һәм шатлыкларын уртаклашу, юк-бар нәрсәләр белән бер-берсен борчымаска…

Кайвакыт кечкенә генә сәбәп аркасында килеп чыккан аңлашылмаучанлык (мәсәлән, бакчасына күршесенең тавыгы кергән) күршеләр арасында зур тавыш чыгарып, көннән-көн артып, хәтта суд эскәмиясенә кадәр җитүләр; айлар, еллар буе бер-берсенә дәшмичә, олы дошманнарга әйләнгән очраклар бар бит.
Берәүнең чит кешегә бурычы булып, аны тиз генә кайтарырга кирәк икән. Ни эшләргә? Бер- каян да акча керер чыганак юк, ирексез, йортны сатарга туры килә. Һәм күршесенә өен тәкъдим итә бу. Күршесе: «Ник әле өеңне сатарга булдың?» — дип сорый. «Менә бурычым бар, шуны түләргә кирәк», — дип җавап бирә әлеге кеше. Бәясе хакында сөйләшәләр, бурыч күләмендәге суммага килешәләр болар. Икенче көнне күршесе: «Мин кичә синең бурычыңны түләдем, беркая да китмә, үзеңнең йортыңда яшә», — ди. «Нигә болай эшләдең инде? Зур чыгым күргәнсең бит!» — дип аптыравына ул: «Менә синең кебек яхшы күршем китсә, югалтуым тагын да зуррак булыр иде», — дип җавап бирә.
Гарәп телендә «күрше» сүзенең асыл мәгънәсе золымга очраган, авырлыкка калган бер кешегә ярдәм итүче зат дигәнне аңлата. Хәзрәте Гали (р.г.) кычкырганда тавышы ишетеләчәк кадәр арада яшәгәннәрне күрше итеп кабул итә торган булган. Хәзрәте Гайшә (р.г.) тирә-ягында яшәгән 40 кешене күрше итеп санаган. Күршелек өйләрнең янәшә терәлеп торуыннан гына гыйбарәт түгел, шулай ук поездда, автобуста, транспортта, эштә, хәтта яныңда утырган классташың да күрше булып санала. Күршеңә изге мөнәсәбәттә булу иман билгесе икәнлеккә дәлил булып тора. Чөнки без күршеләр белән һәр көн очрашабыз һәм бергә булабыз. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Күршегә хезмәт итү анага хөрмәт итү кебек тиешледер», дигән боерыгы белән күрше булганнарга үзара кадер-хөрмәт күрсәтешеп гомер кичерүне нәсыйхәт итә. Бер хәдистә: «Җәбраил күрше турында миңа шул кадәр күп нәсыйхәт бирде, мин хәтта аны варисларымның берсе итәр дип уйладым» (ягъни ул озак итеп күршенең хакларын аңлатты да, мин күрше варислар исәбенә керә дип уйладым), диелә. Шулай итеп күршеләр белән туганнар бер дәрәҗәдә диярлек.
Өч төрле күршелек хакы бар:
— безнең диндә булмаган күршенең бер хакы — күршелек хакы;
— мөселман булган күршенең ике хакы — ислам, күршелек;
— кардәш-туган булган күршенең өч хакы — ислам, күршелек, нәсел хакы бар.
Күршелек хакының иң мөһимнәре: очрашканда сәлам бирешү, баш иеп китү; чакырганда бармый калмау; чирләп китсә, барып хәлен белү; казанышларында-бәйрәмнәрендә тәбрик итү; хыялларын уртаклашу; хаталы эшләрен гафу итү; үткән заманда булган җитешсезлекләрен искә төшермәү; онытып калдырган әйберләрен кертеп бирү; йортындагы хатын-кызларына, хезмәтчеләренә күз ташламау; өйдә юк чакта йортларына күз-колак булып тору; юлларына, йөргән сукмагына чүп ташламау; бурычка сораса, бирү чарасын күрү; бала-чагаларын тәрбия итү, белмәгәннәрен өйрәтү; килеп хәлеңне белмәсә, үзең барып хәлен белү; бүләк китермәсә, үзең барып бүләк бирү.
Расүлүллаһ (с.г.в.) янына берәү килеп: «Йә Расүлүллаһ, мин яхшы кешеме, яман кешеме икәнемне ничек белим?» — дип сорагач, ул: «Үзең аңларсың: күршеләрең начар кеше дисәләр, син начар бер адәмсең!» — дигән.
Бер хәдистә: «Ирнең күрше хатыны белән зина кылуының гөнаһысы чит ун хатын белән зина кылудан артыграк. Һәм күршесенең әйберен урлавы башка ун өйдән урлаганнан да артыграктыр», — диелә.
Әхлакый мөселман күршесенә сабыр була һәм аның җәберләвен кичерә. Мәккә шәһәрендәге бер карчык Мөхәммәд Пәйгамбәрне (с.г.в.) бер дә яратмаган, һәр иртәдә, Пәйгамбәр аның йорты яныннан үткәндә, өстенә чүп-чар ыргыткан. Ул түзгән, зарланмаган, ачуын да күрсәтмәгән. Бервакыт карчык авырып киткән. Карчык өе яныннан үткәндә, Мөхәммәд (с.г.в.), өстенә чүп-чар очмаганга аптырап, карчыкның өенә кергән, хәлен белешкән. Ә карчык: «Бу минем белән талашырга кергәндер инде», — дип куркып калган. Мөхәммәд (с.г.в.) хәлен сораша башлагач, карчык елап ук җибәргән.
— Нинди игелекле җан син! Начарлыкка яхшылык белән җавап кайтарасың, үз динеңә өйрәт мине! Үзең яшәгәнчә яшәргә өйрәт! — дигән ул.
«Күршеңә яхшылык ит, сәламәт булырсың. Күршеңнең этен кыерсытсаң, күршеңә начарлык эшләгән булырсың». Безгә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) шундый әмере дә билгеле.
Меңьеллык тарихыбызда бүгенгә кадәр тузмаган, таушалмаган милли гореф-гадәтләребезнең берсе — яхшы күршелек мөнәсәбәтләрен сакласак һәм камилләштерсәк иде.

Күрше хакы – Тәңре хакы, ди безнең халык. Күрше белән дус-тату яшәргә,  низагларга кермәскә, аның хакын хаклап яшәргә дигәнне белдерә бу гыйбарә. Шәһәрдә күрше күршене белми инде хәзер, тиз генә подъездны ачып керәбез дә, үз фатирыбызга бикләнәбез. Күрсәк, шул эшкә барганда, кайтканда гына күрәбез күршеләрне. Анда да сүз исәнме-саумыдан узмый. Ә авылда тормыш бөтенләй башкача. Анда иң якын кешең күп вакыт күршең була. Кайчагында… иң явыз дошманыңа да әверелергә мөмкин ул. Югыйсә, безнең халыкка хас гадәт булырга тиеш түгел дә бит… 

Дәү әниемнең гомер иткән күршеләренең күбесе вафатлар инде. Дәү әни үзе дә исән түгел. Еллар узса да, шул күршеләребез белән бәйле вакыйгалар күңелдә гел саклана. Кайсыларын елмаеп, кайсыларын сагышланып, юксынып искә алам. 
Каршы күршебез әнисе белән генә яшәүче ялгыз хатын иде. Зур гәүдәле, эшкә батыр, ирләр башкара алмастай эшләрне дә ялтыратып кына куяр. Капка төбенә чыгып, бер көлеп җибәрсә, урам уртасында башларын канат астына тыгып йокымсыраган казлар куркуларыннан дәррәү каңгылдашып уяна иде. Хәзер аның йортында инде башка хуҗалар. Кычыткан баскан капка төпләренә күз төшкән саен, күршебезнең шушы җирләрне кул чалгысы белән кыркып чабып, тырмалап, гөл бакчасы кебек итеп тотканы күз алдына килә дә… сагындыра. Безгә, шушы тирәнең бала-чагасына, монда аяк очы белән дә басарга ярамады. «Үләнен таптамагыз! Сез таптасын дип үстермим мин аны!» – дип, әрләр иде мәрхүмкәем. 

Яшүсмер булып, клубка чыга башлагач та аз эләкмәде аннан әр. Берәр егет озата кайтып, капка төбендә сөйләшеп утырсаң, көт тә тор, ун-унбиш минуттан түр тәрәзәсен ачып, «иманыңны укыта»: «Сезнең шикелле унга кадәр йоклап ятасы түгел (и, авылда кем унга кадәр йоклап ята инде?! Йоклатырлар, бар!), иртәгә биштән торасым бар! Китәсезме, юкмы моннан! Өстегезгә юынтык су чиләген ыргытам хәзер!» Без аның бу сүзләренә әллә ни үпкәләмибез дә… Иртәгәсен дәү әни генә көтү куган чакта, ник шул балаларны ачулансың инде, дип, үпкәсен җиткезә. Берничә көн сөйләшми йөриләр. Күрше белән сөйләшми йөрү кыен ул авыл җирендә. Көненә ничә тапкыр юллар кисешә анда. Бергә көтү куасың, бергә каршылыйсың… Синең казың аларга керә, аларныкы синең лапастагы тавык җимен ялт иттереп чыга… Йә тозың, йә шырпың, йә ипиең бетеп киткәне ачыклана да,     йөгереп кенә күршегә кереп чыгасы була… Шуңа күрә андый үпкәләшүләр озакка бармый. «Мунча яккан идем, арканы ышкып чыгарсың әле бер ярты сәгатьтән кереп», – дип, күрше апасы үзе үк ишектә күренә. 

Әнисен җирләп, ялгыз гына калгач, ничә еллар төнлә үзе генә кунарга курыкты ул. Сеңлем белән алмашлап, мәктәпне тәмамлаганчы аның өендә куна идек. Без кергәнне чәйләр куеп, кабартмалар пешереп көтеп торыр иде. Картайгач, улы аны үзе янына алып китте. Үләр алдыннан да гел безне сагынып, безне чакырган, диделәр. Сүзләрем рухына дога булып барсын инде. Бервакытны шундый бер вакыйга сөйләгән иде, шул искә төшеп куйды. Кыз чагында (ә аларның яшьлеге сугыштан соңгы иң авыр чакларда узган) колхозда комбайнчы булып эшләгән күрше апабыз. Бер җәйдә тик торганнан гына бармаклары үлекләп шешә башлаган аның. «Йолкып-йолкып сызлавына чыдарлык түгел. Аз гына кагылып китсәң дә, авыртудан кычкырып җибәрәсең. Берәр атна шулай тырнак кырыйлары кып-кызыл булып шешеп тора да, бер-ике көнгә сүрелә. Аннары кабаттан шул ук хәл кабатлана. Инде түзәр хәлләрем калмагач, әни багучыга барган. «Бик сусап, чишмәдән су эчкәндә суга сокланган. Су тоткан кызыңны. Шул чакта өстендәге күлмәгенең җебен алып, шул чишмәгә агызсын», – дигән багучы. Уйлый торгач, исемә төште. Урак урганда Кара Үгез чишмәсеннән су эчкән идем шул. Суы бик салкын, тәмле иде. Ул вакытта әллә ничә күлмәк юк, булган күлмәгемнең җебен алып, суга илтеп салдык. Шул төнне үк тәгәрәп йоклаганмын, бармакларым шешүе бетте», – дип сөйләгән иде ул. 

Дәү әни яшәгән йортыбызга атна саен кайтып йөрибез. Инде безнекеләр дә бакыйлыкта. Өй түренә үзе тишелеп чыгып үскән мальва гөлләрен без ян күршебез булган апаның исеме белән, аның гөлләре дип йөртәбез. Терәлеп торган уң күршебез иде ул безнең. Шулкадәр сабыр, шулкадәр ипле… Кем белән дә гел елмаеп кына сөйләшер, беркайчан да беркемне ачуланмас. Тормышында аңа да күпне күрергә, бик күпкә сабыр итәргә туры килде югыйсә. Ире пырдымсызрак кеше иде. Үлгән кеше турында начарын әйтергә ярамый да инде… Умарта кортлары асрады ул абзый. И интектек без ул кортлардан. Токымы шундый булгандыр, бигрәк усаллар иде шул. Эт шикелле, ишектән чыкканыңны гына сагалап торалар, шунда ук чәч арасына килеп тә кадалалар. Җәй көне бакчага чыгып, рәхәтләнеп чүп тә утап, печән дә җыеп булмады. И елар идек күрше абыйга: «Казаннан атнага бер генә кайтабыз бит, иртәгә китәбез. Без кайтканда гына булса да кортларыңны карамый тор инде», – дибез. Юри алай эшләмәгәндер инде ул, безгә генә шулай тоелгандыр: чүп утыйбыз дип арт бакчага чыгып басуга, умартасының капкачын ачып, корт карый башлый иде ул. Билгеле, кортлар тузгый, безнең чаптырып өйгә кереп китми чарабыз калмый…
Элек барлык кешедә дә терлек-туар, каз-үрдәк булыр иде. Көтүдән кайткач, бездә сыерларны савып арканлыйлар иде. Соңарак калсаң, сыер арканларга ашъяулык кадәр буш урын табып булмас иде. Хәзер ул болыннарны да билдән печән басып киткән. Газ кергәч, утын да кирәкми, ауган-түнгән агачлар адым саен. Уле менә бер кишәрлек җирнең печәне өчен талашасыз, берзаман болар беркемгә кирәк булмас, дисәләр, ул чакта ышанмас та идек. Бигрәк тиз килде кебек ул көннәр.

Бушап калган авылым урамыннан атлыйм. Күршеләребезне сагынам. Тормышта күңелсезлекләр булгаласа да, яхшылыклары барыбер дә күбрәк булган икән дим. 
фото: https://pixabay.com/ru

Күрше белән борыннан 
Булмады һич татулык. 
Көн саен бер усаллык, 
Көн саен бер катылык. 

Мин кибәргә кер элсәм, 
Ул чыгарып көл түгә. 
Мин коймага кар өйсәм, 
Ул таратып бетерә. 

Быел абзар артыма 
Чәчтем кызыл кәбестә. 
Күршем инде, билгеле, 
Киртә миңа һәр эштә. 

Минем кызыл кәбестәм, 
Кыяклангач, өлгергәч, 
Быел бәлеш ашыйм дип, 
Эчкә җылы йөгергәч, 

Күршем беркөн базардан 
Алып кайтты бер кәҗә. 
Оныта алмыйм бу мутлыгын 
Аның шушы көнгәчә. 

Каһәр суксын, җир йотсын 
Бу өметсез кәҗәне, — 
Нинди каты кыйнап та 
Җитмәде бит әҗәле. 

Һәр көн килә кунакка 
Мут басып тоякларын, 
Кыеп, кырып бетерде 
Кәбестәм кыякларын. 

Бетте бакчам, кырылды, 
Һич чара юк каһәргә. 
Охшап калды түтәлләр 
Бомбаланган шәһәргә. 

Хәзер инде ачудан 
Кәбестәмне ташладым. 
Һәм күршегә үч итеп 
Бүре асрый башладым. 

Кыйссадан хисса 

Беркөн күршем, кәҗәсен 
Суеп, кунак чакырды. 
Мине түргә утыртты, 
Шундый әйбәт, акыллы. 

Белмәгәнмен күршемне, 
Ул шундый ипле икән. 
Бакчам саклый алмадым, 
Үзем гаепле икән. 

Күрше сөеп күршесен, 
Дусларча сүз катмаса, 
Юк ачуны бар итеп, 
Эчтә бүре сакласа, 

Иң начары шул икән… 
Тәүбә-тәүбә бу эштән. 
Кунак итәм күршемне, 
Өлгергәч тә кәбестәм. 

1943 ел

Актаныш муниципаль районы

Әтәс төп гомуми белем бирү
мәктәбе

Класс сәгате


"Яхшы күрше - ярты дуслык"

                                                                                                                                        
Класс җитәкчесе                            Шакирова Ә.И.

Тема: Яхшы күрше- ярты дуслык.

Максат: күршеләргә карата ихтирамлылык,
игътибарлылык, изгелек күрсәтү сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: магнитофон, класс сәгатьләре дәфтәрләре.

Дәрес барышы.

I.     
Оештыру.
У
ңай
психологик халәт тудыру

II. 
Информацион
өлеш

— 15 февраль нинди истәлекле
вакыйгаларга бай?

(М.Җәлилнең туган көне,
Әфганстаннан гаскәрләр чыгарылган көн, Илһам Шакировның туган көне)

— Кем ул Муса Җәлил? Аның
турында нәрсәләр беләсез? (Укучыларның җаваплары тыңланыла)

— Кемнәр алар  җәлилчеләр? Бу батырлар турында
нәрсәләр беләсез?

— Җәлилчеләр  — Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында
Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә һәлак булган Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәше.

— 1944нче елның 25 нче августында җәлилчеләрне
соңгы юлга – палач балтасы астына алып баралар. Конвоирларның котын алып, төрмә
камераларында газап чигүче тоткыннарның күңелендә яшәүгә өмет уятып, үлем аша
үлемсезлеккә илтүче 114 адымны (камерадан гильотинога кадәр шул чаклы адым)
җырлап үткәннәр, башлары киселгәндә дә елмаеп үләләр.

(Слайдлар аша җәлилчеләр белән таныштыру)

-Әйдәгез әле,  Муса Җәлилнең “Күршеләр” шигырен
тыңлап китик.(Укучы укый)

-Әлеге шигырьдә сүз нәрсә турында бара? Алар ничек
яшиләр?

-Димәк, без бүген класс сәгатендә нәрсә турында
сөйләшәчәкбез?

-Үзалдыбызга нинди максат куярбыз?

-Күршеләр дип кемнәрне атауларын ачыклау, алар
белән дус-тату яшәү серләренә төшенү.

-Күрше дип кемне атыйлар?

— Аңлатмалы сүзлектә күрше сүзенең түбәндәге мәгънәләре
бирелгән

 1. Кем белән дә булса якында гына яки янәшәдә,
каршыда яшәүче, торучы кеше.

2. Кем белән дә булса иң якында яки янәшәдә
урнашкан кеше.(парта буенча күрше)

 3.Бер- берсенә чиктәш булган административ, хуҗалык
берәмлекләре.(күрше авыл, республика)

— Сезнең шундый иң кадерле нәрсәсен дә бирергә кызганмаган
күршеләрегез бармы?

— Сез аларга нинди сораулар, үтенечләр белән
мөрәҗәгать итәсез?

— Авыл җирендә кешеләр күрше-күләннәр белән бик нык
аралашып, ярдәмләшеп яшиләр. Шәһәр җирендә исә кайвакытта бер күрше икенчесенең
кем икәнен дә белми, ят кешеләр шикелле яшиләр. Күрше белән күршене шәһәр
җирендә таш стеналар аерып тора.

            Берәр күршең тормышыннан бизгән,

            Өметен өзгән, бәлки, кем белгән…

            Иң-иң якындагы кешең синнән

            Таш диварлар белән бүленгән.

                                                        (И.
Юзеев.)

            Бер күрше икенчесен белмичә, аның белән
кызыксынмыйча, кирәк чагында киңәшләрен бирмичә яшәгәнгә күрә дә, шәһәр җирендә
тәртипсезлекләр авыл җиренә караганда күбрәк була. Авыл җирендә исә берәр
вакыйга булса, ул турыда бөтен авыл сөйләшә: Дөрес эшләгәннәрме? Аның урынында
башка кеше булса, ничек булыр иде? Бу сөйләшүләрне гаеп эш эшләгән кешенең
үзенә дә җиткерәләр, кирәк булса, аны ачуланып та алалар. Әгәр берәр кешенең
кайгысы булса, күрше-күлән генә түгел, хәтта бөтен авыл аның хәлен белә,
кайгысын уртаклаша.

Хәлең ничек?

Сөенеч – шатлыкларың

Котлы булсын! Әйдә күрешик!

Хәсрәт – бәлаләрең газапласа,

Уртаклашыйк, бергә бүлешик!

                                    (И. Юзеев.)

-Авыл кешесе, еракларга китсә дә күршеләрен
онытмый, хатларында: “Күрше-күлән ни хәлдә?” “Күрше-күләннәргә күп сәлам” дип
яза, читтән кайтканда, аларга да күчтәнәчләр алып кайта.

-Кем ул “Ут күрше”?

-Борын заманнарда, әле кешеләрдә шырпы булмаган
вакытта, кешеләр бер кабызган утны озак вакытлар сүндерми саклаганнар. Ниндидер
сәбәп белән ут сүнсә, алар иң якын кешеләренә ут алмага кергәннәр. Андый
күршене “Ут күрше” дип атаганнар.

Аллаһының хак илчесе Мөхәммәд
(с.г.в.) үзенең күп хәдис-шәрифләрендә күршеләргә карата рәхим-шәфкатьле,
мәрхәмәтле булырга кушкан. Тирә-як күршеләребез – мөселманмы, христианмы,
яһүдиме – нинди генә милләттә булмасын һәм нинди генә телдә сөйләшмәсен, аларга
яхшы-күркәм мөнәсәбәттә булып, Коръән кушканча изгелек итеп, ислам дине белән
яшәргә тиешбез.Күршеләр турында бик күп хәдисләр дә бар. Әйдәгез, шуларның
берничәсе белән танышып китик.

1. Әгәр күршең бай булып яшәсә, аның өчен көнләшмә,
күршеңнең байлыгына кызыкма. Күршең бай булса, тавыгың тук була. Күршеңнән
көнләшкәнгә карап, синең малың да, байлыгың да артмый. Күршем нәрсә алып кайтты
икән, дип, ишек тишегеннән күзәтмә, рәшәткә ярыгыннан карама. Күршеңә килгән
шатлыкка «кара көймә». Күршеңә бәла-каза, кайгы-хәсрәт килсә, аның өчен сөенмә,
күршемә күркәм сабырлык бирсәң иде, дип, дога кыл, аларның кайгыларын уртаклаш!
Менә шулай итеп, күршеләрең белән яхшы мөнәсәбәттә, күркәм мөгамәләдә яши
алсаң, син – мөэмин кеше!

2. Мәдинә шәһәрендә
пәйгамбәребезнең янәшә күршесе яһүди карчыгы иде. Ул яһүди карчыгы гомер буе
пәйгамбәребез (с.г.в.)нең бакчасына чүп-чар ташлый торган булган. Пәйгамбәребез
Мөхәммәд (с.г.в.) күршесенең бу начар гадәтенә, күрше хакы өчен, игътибар
итмәскә тырыша, бакчадагы чүп-чарны җыештырып алып, бер чокырга күмә. Бу хәл
байтак гомердән бирле шулай дәвам итә. Көннәрдән бер көнне Пәйгамбәребез
(с.г.в.) бакчасына чыга һәм күрә: бакчасы чип-чиста, чүп-чар юк.
Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) эче пошып, күрше яһүди карчыгының хәлен белергә дип
керә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бу яһүди карчыгына йомшак кына болай дип
эндәшә: «Бүген күренмәдегез, бакчамда чүп-чар юк, борчылып кердем, әллә авырып
киттегезме?» Яһүди карчыгы, үзенең гаебен вә хатасын танып, Пәйгамбәребез
(с.г.в.)нең искиткеч күркәм холкына сокланып, аңа иман китерә һәм исламны кабул
итә.

3. Бервакытны Гайшә анабыз
пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нән: «Әй, Аллаһының хак илчесе! Минем янәшәмдә
ике күршем бар, аларның кайсысын бүләклим икән?» – дип сорый. Пәйгамбәребез:
«Ишеге синең ишегеңә якынрагын», – дип җавап бирә. Димәк, бу хәдистән шул
аңлашыла: игелекне вә яхшылыкны янәшәдәге күршедән башла, аннан соң ераграк
күршеләргә ярдәм итәргә кирәк.

4. Бервакыт Сәгыйд бине әл-Гасның
күршесе бер кеше белән йортын 100 мең дирһәмгә сатарга сүз куеша. Үзенең йортын
сатучы кеше йорт сатып алучы кешегә: «Бу әле йорт бәясе генә, ә син Сәгыйд
белән күршелекне күпме бәягә сатып алмакчы буласың?» – ди. Бу хәбәрне Сәгыйд
ишетә һәм үзенең күршесенә 100 мең дирһәм акча биреп, күршесеннән калуын үтенә.

-Ләкин күрше белән күрше арасында төрле хәлләр дә
булырга мөмкин. Күңелсезлекләрнең һич уйламаганда, көтмәгәндә килеп чыгуы
ихтимал. Ф. Хөснинең “Кабак” хикәясендә бер-берсенә орынып торган 2 күрше
арасы бер бакчадан икенче бакчага кереп үскән кабак аркасында ямьсезләнә.
Хикәядән өзек:

            “Маһи белән Мәликә, 2 карчык, нигез
күршеләр, тату гына гомер кичерәләр иде. Узган җәйне аларның аралары бозылды.

            Инде тәмам ныгыттым, инде күрше
тавыклары керә алмаслар дип, тынычланып, бакчадан чыгып барганда, Маһи әбинең
күзләре әкәмәт бер нәрсәгә төште, күрше тавыклары керерме-кермәсме, ә менә 1
кабак үзе Мәликәләр бакчасына таба чыгып бара, әй.

            Аны-моны карап тормыйча, күршесе Мәликә
янына йөгереп кереп китте:

            -Берәр ырымың бардыр синең, күрше,
тикмәгә генә мондый хәл булмас. Җәй булса, тавыкларым синнән кайтып керми,
юньләп күкәй күрмим, инде хәзер, әнә, кабакны кара, — дип кызып-кызып китте ул.

            Мәликә шулай ук авызын йомып тормады:

         -Синеке булса, синең бакчада булыр иде, ә
бу, күрмисеңме, минем бакчада ич,- дип чатылдатып җавап кайтарды.

            Менә шулай итеп, 2 күршенең дус-тату
көннәре бетә.

            -Сез ничек уйлыйсыз укучылар, алга таба
2 күрше ни рәвешле аңлашырлар икән? Алар урынында булсагыз, сез ничек сөйләшер
идегез? Мин сезгә берничә вариант китерәм. Сез үзегезгә ошаганын сайлап
алырсыз:

            1. “Кара әле, Мәликә күрше, минем кабак
сезне бик ярата икән, минем бакчадан чыгып, сезнең бакчада үскән бит, рәхмәт
яугыры. Әйдә, сезнеке булсын, мине кабак бәлешеннән калдырмассың әле.”

            2. “Бу-минем кабак, үзем утырттым, үз
кулларым белән. Сезнең бакчага гына кереп үскән ул. Алып кереп ашыйсы булмагыз,
карагыз аны!”

            3. “Хәзер бу кабак икебезнеке дә булды
инде. 1 кабакны урталай бүлеп алып керербез, үзегез генә алып кереп китә
күрмәгез тагын.”

            4. “Безнең бакчада кабаклар бик күп.
Монысы сезгә булсын инде.”

            5. “Бу кабак безнең араны бозарга йөри
икән. Әйдә, хәзер үк алып кереп, бәлеш пешереп ашыйк әле үзеннән.”

            6. “Үсә торгач кабагыбыз кире үзебезгә
кайтмасмы икән? Карап карыйк әле. Кире кайтмаса, сезгә насыйп кабак була инде.”

            7. “Тавыкларым да сезнең якка кереп
күкәй сала, кабагым да сезнең якка кереп үсә. Судка бирәм мин сезне. Хәзер
милиция чакырам!”

            Инде кайсы вариантны сайлаганга карап,
үзегезнең нинди кеше икәнегезне беләсегез киләме?

            1                – юмарт һәм шат
күңелле кеше.

            2               — саран кеше.

            3               — вакчыл кеше.

            4               — киң күңелле кеше

            5              — шаяртырга ярата торган
дус.

            6              — бераз хәйләкәр, ләкин
юмарт кеше.

            7              -акылсыз, саран, кеше
белән талашып йөрергә ярата торган мәгънәсез кеше.

Микс — фриз — групп

— «Күрше» сүзе белән бәйләнешле нинди
мәкальләр, әйтемнәр-беләсез? Дәфтәрләрегезгә языгыз.

1. Абзар сатып алма, күрше сатып ал.

2. Ерак кардәштән тату күрше яхшы.

3. Күрше күрше башына тузан какмый.

4. Күрше күршедән иртә торырга өйрәнә.

5. Күрше хакы- тәңре хакы.

6. Күршеләре белән тату яшәмәгән кешене берәү дә
хөрмәтләми.

7. Узеңнең кем икәнеңне беләсең килсә күршеңнән
сора.

8 .Яхшы күрше- ярты дуслык.

9.
Ерак кардәштән тату күрше яхшы.

10. .
Күрше тавыгы каз хәтле, йомыркасы баш хәтле.

11. Күршең ни эшләсә, син дә шуны эшлә.

12. Күршең яман булса, теш сызлау белән бер.

Газеталардан ситуацияләр уку

                  Дүртенче бирем.

— Күршең белән тату яшәү өчен үзеңдә нинди
сыйфатлар тәрбияләргә кирәк?

       Көтелгән план үрнәге.

1. Күршең турында беркайчан да, беркемгә дә хәбәр
таратмаска.

2. Кешелекле, кечелекле һәм ярдәмчел булырга.

3. Күршеңнең үтенечен мөмкин кадәр тизрәк үтәргә.

4. Күршеңнең кайгысын да, шатлыгын да үзеңнеке
кебек итеп кабул итәргә.

  IV. Рефлексия.

  — Бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
Сөйләгәннәрдән чыгып, кем үзенә нинди нәтиҗәләр ясады? Моңа ничек ирештек?

V.Өйгә эш бирү.

«Мин күршеләрем турында ниләр беләм?» дигән темага инша
языгыз.

      Дәресне «Күршеләр» дигән җыр белән тәмамлыйсы
килә. Эчтәлегенә игътибар итегез.

     Якын туганың шикелле
яхшы күршеләр белән гомер итү үзе бер зур бәхет! Квартира ишегеңне ачып,
подъезд төбенә чыксаң, йортыңның капкасын ачып, урамга чыксаң, иң әүвәле кемне
очратасың? Кем белән йөзгә-йөз очрашасың? Әлбәттә, күршең белән. Бер җиргә
барырга туры килсә йә булмаса каядыр чыгып китсәк, йортымны чит-ятлардан
саклап, күзәтеп тора алмассыңмы дип кемгә керәбез? Әлбәттә, күршеләргә. Әгәр
көтмәгәндә йортыбызга, үзебезгә бәла-каза килсә, иң әүвәле кемгә ярдәм сорап
керәбез? Әлбәттә, күршебезгә! Чөнки күршебез һәрвакытта да безнең белән
янәшәдә. Туганнарыбыз бездән ерак тору сәбәпле, вакытында килеп тә, ярдәм кулы
сузып та өлгермәскә мөмкиннәр.                                              
Дәрес тәмам.

«Яхшы күрше — ярты дуслык»

дигән темага VI класста ачык класс сәгате.

Тема: Яхшы күрше- ярты дуслык.

Максат: күршеләргә карата ихтирамлылык, игътибарлылык, изгелек күрсәтү сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: магнитофон, класс сәгатьләре дәфтәрләре.

                                            Дәрес барышы.

I. Өйгә бирелгән эшне тикшерү.

Иншаларны укыту.(7-10 минут)

                 Үз-үзеңә бәя кую.

II. Уку мәсьәләсен кую.

      Алсуның шәһәргә, өлкән апасы янына, бүген беренче тапкыр гына баруы. Автобустан чыккач ул трамвайга утырды һәм, ике тукталыш үтеп, өченчесендә төште. Кыз конверт тышындагы адрес буенча үзенә кирәкле йортны тиз тапты. Әмма ул теләгән 27 санлы фатир бикле иде. Алсу звонокка кат-кат басты да, өй эченнән бертөрле дә җавап ишетелмәгәч, тышка чыгып, ишегалдында йөрештереп алырга уйлады. Кинәт аның күзе ачкыч тишегеннән астарак ишек ярыгына кыстырылган кәгазь кисәгенә төште.Таныш кул белән язылган язуны укыгач, кызның күңеле күтәрелеп китте. Анда: «Сеңлем, гафу ит, сине каршы алалмыйм, сәбәбен күрешкәч аңлатырмын. Ачкыч 28нче фатирда, Мәрзия әбидә,»- дип язылган иде.

       Мәрзия әби Алсуны күптәнге танышы кебек каршы алды:

— Безгә кергән кеше бер чынаяк чәй эчми чыкмый ул .Син ерактан килгәнсең, әйдә түргә уз, телевизор карый тор ,мин «ә» дигәнче чәйне яңартам, — дип сөйләнә-сөйләнә әби, кызның кулыннан җитәкләп, залга алып чыкты һәм диванга утыртты, телевизорны кабызды.

       Биш-ун минут та үтмәгәндер, чәй өстәле әзерләнде. Анда күгәрчен сөте генә җитешми иде. «Бигрәк тә киң күңелле, ачык йөзле кеше икән бу Мәрзия әби, гел авылдагы әбиемә охшаган, — дип сокланды аңа Алсу, –кеше үз кызын да болай каршы алмас.»

        Кызның кыяр-кыймас кына чәшкегә үрелүен күрепме, Мәрзия әби кыстау тизлеген тагын да арттыра төште.

-Җитеш, балам, җитеш.Өстәлдәге бар ризык синдә,-диде ул һәм сүзне икенчегә борды.

-Төс-башың, кыланышларың белән коеп куйган апаң икәнсең .Бигрәк тә уңган, кешелекле бала инде ул Зөһрә.Үткән атнада авырып торган идем, йөгереп даруын да алып кайтты, ашын да пешереп кертте, урын-  җиремне дә җыештырды, күз ачып йомган арада идәнне дә сыпырып чыкты.Карт көнемдә күршедән уңдым, Аллага шөкер.

            Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар.

-Бу хикәядә сүз нәрсә турында бара?

-Әби ни өчен бик куанган?

-Димәк бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?

-Әйе,күршеләр турында.

                   Үз-үзеңә бәя кую.

III.Уку мәсьәләсен чишү (25-30 минут)

                            Төркемнәрдә тикшерегез.

        Беренче бирем.

-Күрше дип кемне атыйлар?

     — Кем белән дә булса якында гына яки янәшәдә, каршыда яшәүче, торучы кеше.

     — Бер- берсенә чиктәш булган хуҗалыклар.

-Безнең халыкта иң якын күршене «ут күрше» дип атап йөртү бар. Бу кайдан килеп чыккан икән?

Укытучы: борын заманнарда, әле кешеләрдә шырпы булмаган вакытта, кешеләр бер кабызган утны озак вакытлар сүндерми тотканнар. Ниндидер сәбәп белән ут сүнсә, ут алырга иң якын күршегә кергәннәр. Андый изгелекле кешене «ут күрше» дип атаганнар.

— Сезнең шундый иң кадерле нәрсәсен дә бирергә кызганмаган күршеләрегез бармы?

                Җаваплар.

— Сез аларга нинди сораулар, үтенечләр белән мөрәҗәгать итәсез?

                Җаваплар.

       Үз- үзеңә бәя кую.

            Икенче бирем. (Мөстәкыйль эш)

«Күрше сүзе белән бәйләнешле нинди мәкальләр, әйтемнәр-беләсез? Дәфтәрләрегезгә языгыз.

1. Абзар сатып алма, күрше сатып ал.

2. Ерак кардәштән тату күрше яхшы.

3. Күрше күрше башына тузан какмый.

4. Күрше күршедән иртә торырга өйрәнә.

5. Күрше хакы- тәңре хакы.

6. Күршеләре белән тату яшәмәгән кешене берәү дә хөрмәтләми.

7. Узеңнең кем икәнеңне беләсең килсә күршеңнән сора.

8 .Яхшы күрше- ярты дуслык.

          Үз-үзеңә бәя кую.

                  Өченче бирем.

— Авылда бергә яшәгән күршеләрегезне исегезгә төшерегез. Сезгә аларның нинди сыйфатлары ошый?

             Җаваплар.

— Югарыда сөйләгән Мәрзия әби сезгә ошадымы? Кай яклары ошады?

            Җаваплар.

— Сезнең Мәрзия әби, Зөһрә апа кебек күршеләрегез бармы? Кемнәр алар, кайларда эшлиләр?

            Җаваплар.

                  Дүртенче бирем.

— Күршең белән тату яшәү өчен үзеңдә нинди сыйфатлар тәрбияләргә кирәк?

       Көтелгән план үрнәге.

1. Күршең турында беркайчан да, беркемгә дә хәбәр таратмаска.

2. Кешелекле, кечелекле һәм ярдәмчел булырга.

3. Күршеңнең үтенечен мөмкин кадәр тизрәк үтәргә.

4. Күршеңнең кайгысын да, шатлыгын да үзеңнеке кебек итеп кабул итәргә.

          Үз-үзеңә бәя кую.

             IV. Рефлексия.

   — Бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Сөйләгәннәрдән чыгып, кем үзенә нинди нәтиҗәләр ясады? Моңа ничек ирештек?

        Дәрес өчен үз-үзеңә бәя кую.

            V.Өйгә эш бирү.

1. Син үзең күршеләреңә нинди изгелек эшли аласың? Бу хакта әти- әниең, өлкәннәр белән киңәшләш һәм күршеләреңә ярдәм ит.

2. «Мин күршеләрем турында нилә беләм?» дигән темага инша языгыз.

      Дәресне «Күршеләр» дигән җыр белән тәмамлыйсы килә. Эчтәлегенә игътибар итегез.

                                               Дәрес тәмам.

Тушкыр авылында Куршеләр бәйрәме үткән

Күрше хакы — тәңре хакы, диләр. Кешенең бәхете — яхшы күршедә, тыңлаучан атта һәм иркен торакта диелә бер хәдистә.

Күрше хакы — тәңре хакы, диләр. Кешенең бәхете — яхшы күршедә, тыңлаучан атта һәм иркен торакта диелә бер хәдистә.

Күрше хакы турында Әбу-Хәмит эл-Газзали дигән галим бик җентекләп язып калдырган. “Күрше хакы — аңа башлап сәлам бирү, хәлен төпченеп күп сораулар бирмәү, авырган вакытында хәлен белү, бәла килгәндә тынычландырып терәк булу, куанычлы вакыйга булса котлау, хаталарын гафу итү, җитешсезлекләрен яшерү, каядыр киткән вакытында өен карау, өенә илткән юлларны капламау, биек урынга басып аны тикшермәү, гаепле булса түзү. Күрше – туганың кебек якын кеше.

Тушкыр авылында да менә шундый итәгатьле, ихтирамлы, ярдәмчел, тәртипле кешеләр яши.

Авылның Совет, Тукай, Яшьләр урамнарында яшәүче күршеләр белән икенче ел инде “Күршеләр көне” үткәрдек.

Әни йорты — алтын бишек, дигән мәкаль бар. Балаларның балалары да җәй көне зур әни, зур әти янына кунакка кайталар. Шуңа күрә “Оныкларга бүләк” дигән баш астында оныклар өчен дә бәйрәм үткәрдек.

Ир-егетләребез алдан мәйданның үләннәрен чабып, чистартып әзерләп куйдылар. Кунаклар килгәнче мәйданны шарлар белән бизәдек, өстәлләр, утырырга урыннар әзерләп, самовырлар кайнатып, балаларга җепкә призлар бәйләп әзерләп куйдык.

“Күрше хакы” дигән хөтбә укып башлап җибәрдек. Күршеләр турында мәкальләр әйтелде, табышмаклар укылды. Барлыгы 70 кеше катнашты, шуларның 30ы — оныклар. Төрле җәза үтәү уеннары уйналды.Олылар белән беррәттән балалар бик теләп бар уенда да катнаштылар. Капчык киеп йөгерү, Убырлы карчык, “Кем алдан тегә”, “Балык кармаклау” (пенопласттан балык ясап күз бәйләп балык тоту, балалар бу уенны бик яратып уйнадылар), кашык белән йомырка ташу, күзне бәйләп әйбер кисү, туп белән уеннар, күршеләргә багышланган җәза үтәү уеннары, җыр конкурсы, шигырьләр уку һәм башка бик күп төрле уеннар уйнап олылар да, оныклар да призлар алдылар. Иң куанганнары оныклар булды. Без оныкларыбызга карап, аларның күплегенә сөенеп, сокланып утырдык. Тормыш ямьле балалар белән. Бала – ул Аллаһының олы нигъмәте, ә баланың баласы — йөрәк парәсе.

Өстәл тулы сый-хөрмәт. Иң беренче балаларны самавывр чәе эчердек, аннан соң күршеләр белән “күрше чэе”н эчтек. Таралышмый бик озак сөйләшеп утырдык.

“Балар өчен дога” укып тагын да кимеми генә, сафларыбыз ишәеп очрашырга насыйп булсын дип таралыштык.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Курчатовская школа примеры вступительных экзаменов в 5 класс
  • Курчатовская школа вступительные экзамены 10 класс
  • Курсы экспертов егэ по химии дистанционно
  • Курсы экспертов егэ по физике
  • Курсы экспертов егэ по русскому языку дистанционно