Кыш килде сочинение на карачаевском языке

Беренче кар (Инша)

Менә
инде беренче кар да ява башлады. Бүген
иртән мине әни белән әти уятты. Алар:
«Тор, әйдә, урамда беренче кар ява!»−
диделәр. Мин сикереп тордым да: «Ур-ра!»
− дип кычкырып җибәрдем. Тәрәзәгә
карадым − бөтен дөнья ап-ак. Агачларның
яфраклары яшел булса да, аларга инде
кар кунарга өлгергән. Җәй белән кыш
очрашканнар. Кем кемне җиңәр?

Мин мәктәпкә
барганда, карлы җирдән бардым, шундый
рәхәт. Тиздән чана, чаңгыларда шуарбыз.
Дусларым да сөенгәннәр.

− Карагыз:
учымда − кар!

− Һи,
минекендә дә бар!

− Минем
учтагы зуррак,

Бизәге дә матуррак!

−Кыздырма
канны!

Эретәсең карны.

(А.Нигъмәтуллин)

Беренче кар яуган
көн минем өчен бик күңелле булды.

Карлы көз (Инша)

Менә
беренче кар да яуды. Ул бик матур иде.
Кар агачларга ак тун кидерде. Кар әле
иртәрәк яуган. Агачларда нинди генә төс
юк: яшел, сары, кызыл, көрән һәм ак. Алар
ак кар арасыннан тагын да матур күренәләр.
Җир өсте ап-ак. Әллә инде кыш та җиттеме?
Юк, бу − ак көз. Карлы көз. Бу кардан әле
чаңгыда да шуып булмый. Әмма кар йомарлап
атышып уйнап була. Бик теләсәң, Кыш бабай
да ясап була. Чын кышка ераграк әле.
Борынгылар чын кышны, беренче кар яугач
40 көннән соң гына килә, диләр. Килсен
генә, көтәрбез.

Кыш килде (Инша)

Үзенең кар-бураннарын
ияртеп, көткән кыш та килеп җитте. Әле
кичә генә кара булган җир ап-ак кар белән
капланган. Бөтен дөньяда аклык, сафлык
хөкем сөрә.

Өр-яңа
җирләрне үзләштергәндәй, беркем дә аяк
басмаган яңа яуган карга эз салып баруы
− үзе бер могҗиза.

Яңа
яуган кар өстендә тормышның бар сулышы
ярылып ята. Урам буйлап узганда, кемнеңдер
өенә эз керүен, кайсыныңдыр урам буйлап
узуын күрәсең. Әнә ерак түгел, шаярып
уйнашкан эт эзләре ярылып ята, аңа каршы
якта − ат чанасы эзе. Мондый хозурлык
бары кыш көне генә була ала.

Кышның
уеннары гына да ни тора бит! Кар йомарлап
атышу, җепшек кардан Кар бабай һәм Кар
кызы, тагы әллә нинди фигуралар ясау
дисеңме − берсе дә калмый. Тимераякларга,
чаналарга, чаңгыларга да чират җитә.
Болар барысы да кыш көне генә була торган
күренешләр. Шуңа күрә без кышны яратабыз.

Һ. Такташ. «Караборынның дусты»

Бирем. Озын Хөсәен
турында сөйләгез. Әйдүк язмышына аның
нинди катнашы бар?

Озын
Хөсәен − кызыллар отрядының командиры.
Аның сүзен һәркем тыңлый. Командир кушуы
буенча авыл халкының сыерларын аклардан
яшереп калдыралар. Партизаннарга сөт
тә кирәк була.

Әйдүкнең
әтисе дә Озын Хөсәен белән дуслаша. Ул
анын турында: «Гаҗәп кеше инде ул Озын
Хөсәен. Көне-төне урманда ач-ялангач
йөрсә дә, үзенең эшен эшли. Безнең
ишеләргә дус кеше инде ул Озын Хөсәен»,−
ди. Ул Кызыл гвардия оештыра, акларга
каршы көрәшә. Аклар аны тотарга телиләр,
ләкин командир качып өлгерә.

Әтисе
үлгәч, Әйдүк ятим кала. Озын Хөсәен
малайны ялгыз калдырмый. Ул аны шәһәргә
укырга җибәрә. Берничә елдан Әйдүк
авылга кайта. Ул нык үзгәргән, үскән,
Караборын да көчкә-көчкә генә таный
аны. Әйдүк язмышында Озын Хөсәеннең
роле бик зур.

Бирем. Караборын
сездә нинди хисләр уята? Аның хәрәкәте,
аерылу газаплары ничек бирелә?

Караборын
− бик акыллы эт. Ул үзенең дусты Әйдүк
өчен теләсә кемне тешләргә әзер, чын
дус. Әйдүкнең сүзе − аның өчен закон.
Ул дустының кичерешләрен аңлый. Аны
юатырга тели. Дус белән дошманны аера
белә. Вәли бай улы Габдулла ошамый аңа.

Караборын хәбәрче
дә була. Партизан отрядына Озын Хөсәен
җибәргән хәбәрләрне алып килә.

Караборын Әйдүкне
бик ярата. Аның якын дустыннан һич тә
аерыласы килми. Ничә ел үтсә дә, ул
Әйдүкне онытмый.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]

  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #

Дан 1 ответ


0 голосов

Кыс келди. дала аппак карша оранган. балалар далада ойнап жур.








ЕНЛИК111_zn


08 Май, 18


Укучылар иҗаты

Кышның энҗе-мәрҗәннәре

Мөслим гимназиясенең 2нче сыйныфы укучылары «Туган ягыма кыш килде» дигән темага хикәяләр язганнар.

Кышның энҗе-мәрҗәннәре

Кышның энҗе-мәрҗәннәре

Туган ягыма кыш килде. Бар дөньяны ап-ак кар каплады. Салкын һава битләрне өшетә. Энҗе кар бөртекләре йомшак кына керфек очларына куна да, минем сулышымнан эреп юкка чыга. Ә менә агачлар энҗе бөртекләрдән мамык шәл бәйләп бөркәнгәннәр. Шәлләренә нәфис бизәк булып кызылтүшләр тезелгән.

Бу сихри җиһанга кояш үзенә бертөрле серлелек өсти. Җир өслегендә ялтырап яткан энҗе-мәрҗәннәр күз явын алырлык! Кыш бик матур ел фасылы шул!

Бәдертдинова Зәринә


Кыш бик матур ул!

Ап-ак карлар яудырып, кабат Мөслимебезгә кыш килде. Көннәр бик нык суытты, салкын җилләр исә башлады. Кайбер көннәрдә матур итеп кар ява. Ул көнне мин өйдә утырмыйм, тизрәк тышка чыгам. Кар бөртекләре минем өстемә, битемә куналар. Балалар урамда рәхәтләнеп чанада, чаңгыда шуалар, Кар бабай ясыйлар.

Кар тирә-юньдәге агачларны да суыктан саклый, үзенең ак юрганы белән төрә. Кыш бик матур ул!

Галиева Иркә


Кышның мамык шәле бар…

Бөтен дөньяны ап-ак кар каплады. Табигать җем-җем итеп торган яңа матур күлмәген киде. Агачлар да җылы мамык шәлләрен ябынды. Елгалар, күлләр көзге кебек шома боз белән капланды. Урман кырлар өстендә тантаналы тынлык.

Кыш көне көннәр салкын булса да, без курыкмыйбыз. Барыбыз җыелышып тауга барабыз. Чана, чаңгы, тимераякта шуабыз. Безнең тавыштан тау яны шау-гөр килеп тора. Мин кышны яратам. Кыш — елның иң матур ел фасылы.

Гәрәев Данис


Мөслимемә кыш килде

Минем туган ягым Мөслимгә дә кыш килде. Җир өсте ак кар белән капланды. Көннәр салкынайды. Агачлар әллә кайчан алтын яфракларын койды. Күк йөзен авыр соры болытлар каплады. Ул болытлардан көн саен җир өстенә ап-ак мамык кебек кар төшә. Кайчагында кышның саран гына саргылт кояшы да күренгәли.

Кыш — күпме шатлык алып килүче ел фасылы ул! Без тауда чана, чаңгы шуабыз, Кар бабай ясыйбыз. Әле тиздән Яңа ел киләчәк! Безгә Кыш бабай күчтәнәчләр өләшәчәк. Мин кышны бик яратам!

Гыйлметҗанова Эльвира


Ап-ак дөнья

Салкын карлары, көчле бураннары белән туган ягыма кыш килде. Бөтен дөнья ак төскә төренде. Агачларга бәс кунды. Бик күп җәнлекләр тирән йокыга талды.

Ә урамнар балаларның тавышыннан шаулап тора. Анда балалар чаңгы, чана шуалар. Мин кышны бик яратам.

Нафикова Регина.


Шыгыр-шыгыр кар таптап…

Кыш килде. Ул бөтен дөньяга ап-ак юрганын каплады. Җәнлекләр кар юрганы астында тирән йокыга талды. Агачларга бәс кунды.

Тышта салкын. Ә без шыгыр-шыгыр кар таптап, урамда йөрибез. Төрле кышкы уеннар уйныйбыз. Мин туган ягымны да, туган ягымның кышын да яратам.

Нафикова Рената.


Кыш

Менә туган ягыма кыш килде. Төн чыкканчы бар җирне ап-ак кар каплап киткән. Бөтен җир ап-ак булган. Урман җәнлекләре татлы йокыга талды.

Кыш елгаларны боз белән каплады. Балалар тимераякларын киеп бозда шуарга киттеләр. Кыш килгәнгә алар бик шатландылар, чөнки кыш көне бик рәхәт!!!

Садыйкова Әминә


Кар өсте — үзе матурлык!

Кар-бураннарын туздырып, салкын җилләрен ияртеп кыш та килеп җитте. Барлык дөнья ап-акка күмелде. Урман-кырлар, елга-күлләр, барысы да ак кар астында калды.

Кыш көне кар өсте — үзе матурлык! Яңа яуган кар өстендә куянкайларның, эт-төлкеләрнең эзләре ярылып ята. Мондый чуар бизәкне без бары тик кыш көне генә күрә алабыз.

Кышны балалар да бик көтеп ала. Кыш көне чана-чаңгы шуасың, кардан сыннар ясыйсың, кар атышлы уйныйсың. Бу уеннарны бары тик кыш көне генә уйнап була. Шуңа да без кышны бик яратабыз.

Мөхәммәтдинова Әминә


Кыш көне бөтен дөнья сихри матурлыкка төренә. Агачларга ак бәс сарыла. Җир өстен каплаган ап-ак кар энҗе кебек ялтырап тора.

Без өсләребезгә җылы туннарыбызны, аякларыбызга киез итекләребезне киеп урамга чыгабыз. Анда бик рәхәт. Без чыр-чу килеп тау шуабыз, кар атышлы уйныйбыз. Суык битләребезне чеметә, ләкин без бер дә курыкмыйбыз. Тышта күңелле, саф һава. Шуңа да мин туган ягыма кыш килгәнен көтеп алам.

Кашапова Әминә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Татарча сочинение “Кыш килә|Кыш килэ”

Сочинение на татарском языке на тему “Кыш килә”/”Кыш килэ”
Агачлар әллә кайчан инде алтын яфракларын койды, авыр соры болытларга төренгән күк йөзе салкын һава белән табигатьне каплап алган, җәнлекләргә тизрәк ояларына кереп качарга куша кебек, ә кошларны көн дә җылы якка озата. Кайчан яңгырлары белән сибәләп елап та ала, кайчан тынып кала. Сорылык һәм караңгылык баскан дөньяны…
Иртәнге караңгы тынлыкта озын кышның бозлы сулышы сизелә. Беренче кар яуган. Кичә генә елап торган күк йөзеннән кышның беренче хәбәрчеләре – шук кар бөртекләре салкын һавада уйный-уйный тиз арада көзге коры сары үләнне ак юрган белән каплаган. Кыш җитте.
Соры һәм дымлы көз кар астында калды. Тирән көртләр җирне иксез-чиксез кышкы бураннардан саклый. Җир тирән йокыга талган. Җәнлекләр дә йоклый ояларында, тик кайчан гына кытыршы кар өстендә ялгыз тычкан эзләре очрый, я караңгы урман эчендә урман тавыгының гөрелдәгән тавышы ишетелә, я тукранның шакылдаганы яңгырый. Кырыйда гына карлы тунга киенгән чыршылар басып тора, кышның зәгыйфь кояшы аларның очларын җылыта.
Балалар һәр кыш саен чаңгыга басып урманга киләләр. Алар кышкы йокыга талган көчле имәннәрне һәм төз каеннарны күзәтеп, кышкы табигатне тыңлап, саф һава сулап кайталар, бала-чагага бик тә кар өстендәге эзләрне танып белү ошый. Боз белән капланган карда чаңгы шәп шуа, бөтен урманга балаларның күңелле тавышы яңгырый.
Тик кышның кояшлы рәхәт көннәре бик каты суык бураннар белән дә алмаша. Ап-ак күк йокыга талган җир өстенә төшкән сыман булып тоела, ачы җилдән уянган кышкы урман улый, ыңгыраша…
Икенче көнгә буранның иҗат иткән эшләре күренә: көртләрдә кардан фигуралар, тәрәзәләрдә хикмәтле бизәкләр, а елгадагы боз кояшта төрле төсләр белән ялтырый. Төн эчендә буран боз капкачын себерткән.
Кыш безне каты салкыннары белән дә куркыткан була. Бигрәк тә төннәрен. Кара энҗе йолдызлы күктән суык бәрә, бөтен дөнья туңган, тирән йокыда. Тик торбадан чыккан төтен генә ялгызы өскә таба омтыла…
Кышның саран саргылт кояшы карлы бураннар белән алмаша, ә бураннарга алмашка каты суыклар килә – мөгаен, кышның гүзәллеге шундадыр. Ә күпме шатлык алып килә ул бала-чагага: көннәр буе тау шуып шау-гөр киләләр, кемдер кар бабай ясый, кемдер кар бәрешеп уйный. Өлкәннәрдә кышны үзләренчә ярата. Һәр кем Яңа ел төнендә нинди булса да могҗиза я тылсым көтә.
Ә табигать ягымлы язны көтеп тыныч кына йоклый…Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Кыш килэ” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

Беренче кар (Инша)

Менә
инде беренче кар да ява башлады. Бүген
иртән мине әни белән әти уятты. Алар:
«Тор, әйдә, урамда беренче кар ява!»−
диделәр. Мин сикереп тордым да: «Ур-ра!»
− дип кычкырып җибәрдем. Тәрәзәгә
карадым − бөтен дөнья ап-ак. Агачларның
яфраклары яшел булса да, аларга инде
кар кунарга өлгергән. Җәй белән кыш
очрашканнар. Кем кемне җиңәр?

Мин мәктәпкә
барганда, карлы җирдән бардым, шундый
рәхәт. Тиздән чана, чаңгыларда шуарбыз.
Дусларым да сөенгәннәр.

− Карагыз:
учымда − кар!

− Һи,
минекендә дә бар!

− Минем
учтагы зуррак,

Бизәге дә матуррак!

−Кыздырма
канны!

Эретәсең карны.

(А.Нигъмәтуллин)

Беренче кар яуган
көн минем өчен бик күңелле булды.

Карлы көз (Инша)

Менә
беренче кар да яуды. Ул бик матур иде.
Кар агачларга ак тун кидерде. Кар әле
иртәрәк яуган. Агачларда нинди генә төс
юк: яшел, сары, кызыл, көрән һәм ак. Алар
ак кар арасыннан тагын да матур күренәләр.
Җир өсте ап-ак. Әллә инде кыш та җиттеме?
Юк, бу − ак көз. Карлы көз. Бу кардан әле
чаңгыда да шуып булмый. Әмма кар йомарлап
атышып уйнап була. Бик теләсәң, Кыш бабай
да ясап була. Чын кышка ераграк әле.
Борынгылар чын кышны, беренче кар яугач
40 көннән соң гына килә, диләр. Килсен
генә, көтәрбез.

Кыш килде (Инша)

Үзенең кар-бураннарын
ияртеп, көткән кыш та килеп җитте. Әле
кичә генә кара булган җир ап-ак кар белән
капланган. Бөтен дөньяда аклык, сафлык
хөкем сөрә.

Өр-яңа
җирләрне үзләштергәндәй, беркем дә аяк
басмаган яңа яуган карга эз салып баруы
− үзе бер могҗиза.

Яңа
яуган кар өстендә тормышның бар сулышы
ярылып ята. Урам буйлап узганда, кемнеңдер
өенә эз керүен, кайсыныңдыр урам буйлап
узуын күрәсең. Әнә ерак түгел, шаярып
уйнашкан эт эзләре ярылып ята, аңа каршы
якта − ат чанасы эзе. Мондый хозурлык
бары кыш көне генә була ала.

Кышның
уеннары гына да ни тора бит! Кар йомарлап
атышу, җепшек кардан Кар бабай һәм Кар
кызы, тагы әллә нинди фигуралар ясау
дисеңме − берсе дә калмый. Тимераякларга,
чаналарга, чаңгыларга да чират җитә.
Болар барысы да кыш көне генә була торган
күренешләр. Шуңа күрә без кышны яратабыз.

Һ. Такташ. «Караборынның дусты»

Бирем. Озын Хөсәен
турында сөйләгез. Әйдүк язмышына аның
нинди катнашы бар?

Озын
Хөсәен − кызыллар отрядының командиры.
Аның сүзен һәркем тыңлый. Командир кушуы
буенча авыл халкының сыерларын аклардан
яшереп калдыралар. Партизаннарга сөт
тә кирәк була.

Әйдүкнең
әтисе дә Озын Хөсәен белән дуслаша. Ул
анын турында: «Гаҗәп кеше инде ул Озын
Хөсәен. Көне-төне урманда ач-ялангач
йөрсә дә, үзенең эшен эшли. Безнең
ишеләргә дус кеше инде ул Озын Хөсәен»,−
ди. Ул Кызыл гвардия оештыра, акларга
каршы көрәшә. Аклар аны тотарга телиләр,
ләкин командир качып өлгерә.

Әтисе
үлгәч, Әйдүк ятим кала. Озын Хөсәен
малайны ялгыз калдырмый. Ул аны шәһәргә
укырга җибәрә. Берничә елдан Әйдүк
авылга кайта. Ул нык үзгәргән, үскән,
Караборын да көчкә-көчкә генә таный
аны. Әйдүк язмышында Озын Хөсәеннең
роле бик зур.

Бирем. Караборын
сездә нинди хисләр уята? Аның хәрәкәте,
аерылу газаплары ничек бирелә?

Караборын
− бик акыллы эт. Ул үзенең дусты Әйдүк
өчен теләсә кемне тешләргә әзер, чын
дус. Әйдүкнең сүзе − аның өчен закон.
Ул дустының кичерешләрен аңлый. Аны
юатырга тели. Дус белән дошманны аера
белә. Вәли бай улы Габдулла ошамый аңа.

Караборын хәбәрче
дә була. Партизан отрядына Озын Хөсәен
җибәргән хәбәрләрне алып килә.

Караборын Әйдүкне
бик ярата. Аның якын дустыннан һич тә
аерыласы килми. Ничә ел үтсә дә, ул
Әйдүкне онытмый.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]

  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #

Кышкы  урмандагы  табигатьнең  гүзәллеген күзәтү, аны  тасвирлау. 

Скачать:

Предварительный просмотр:

Сочинение.    Иҗади хикәя.

Кышкы  урман.

  Карлары,  бураннары  белән  салкын  кыш  килде. Әйе, кыш безнең  кирәкне бирә! Колакларны, битләрне чеметә,  борыннарны  кызарта.  Кояш  та,  аз гына күренеп тора  да,  ашыга-ашыга  офыкка  кереп югала.                                                                                             Ә  кышын табигать   бик матур була.  Аеруча, кыш  көне  урман  бик матур һәм якты.  Куаклар ап-ак  бүрек кияләр.  Нарат — чыршылар яшел күлмәкләре өстеннән мамык  шәл ябыналар.  Алар, әйтерсең  лә, моңсуланып, тирән  уйга  чумганнар.

    Урман хуҗасы  аю, тәмле  төшләр күрә-күрә,  рәхәтләнеп   йоклый. Куянкайлар  соры  туннарын  акка  алыштырганнар.  Урман  тавыгы  да  кышның  рәхәтен  белә: әйбәтләп  бөре,  миләш,  кипкән  җиләкләр  ашый  да,  карга чумып  йоклый.  Өстеннән  чаңгы  белән  үтеп  китсәң  дә  уянмас.  Чукырлар  салкыннан  бер  дә курыкмыйлар.  Алар  кыш  көне  дә  бала  чыгаралар.  Сирәк  кенә  ата  чукыр  ояга  очып  килә  дә,  ана  чукырны  алыштыра. Үзе  байтак   кына  утырып,  нәни  йомыркаларга  тән  җылысын  бирә.  Бу  вакытта анасы  куак,  агачлар тирәсендә  чыр-пыр  очып  йөри,  тамагын  туйдыра.  Бу салкында  утырып,  чеби  чыгарып  кара!  Чукырлар  гына  шулай  итеп  кыш көне  бала  чыгаралар.  Бигрәк  гаҗәеп  бу  табигать!

    Урмандагы  сихри  тынлыкны  тукран  боза. Ул  агачлардагы  кортларны ашый.  Менә  бер  ботактан  көртлек  очып  төште.  Шунда ук  аның  артыннан  көлтә  койрыклы  төлке  йөгерде. Бер  мәлдә  көрттә  алар  арасында   көрәш  башланды: кайсы  җиңәр?  Тирә – якка  кар  тузаны  очты, пырылдап,  көртлек  төлке  агайдан   котылырга  азапланды,  ләкин  җирәнкәй  көчле  иде.  Төлке  аны  муеныннан  тотып  алган  да,  тыпырчынуына   карамыйча,  тирән  кардан  сөйрәп  алып китте. Ул  урында  кошның  йоннары , төлке  эзләре  генә  калды. Әйе,  кышын  да урманда  тормыш  дәвам итә…                                                                                                      

   Менә  кинәт җил  чыкты. Җәяүле  буран  башланды. Моны күреп,  агачлар  башларын  селкеп  куйдылар. Тынлыкның  бетүе   кош –кортларга  да ошамады. Кошлар   я  түбәнәйделәр,  я  күккә  күтәрелделәр. Буран  көчәйгәч,  алар  дә  ояларына  ашыктылар.  

     Мин,  кардагы  урман  картасын  укый – укый,  чаңгыда  сәяхәтемне  дәвам иттем. Шулай  да,  бик матур  һәм  серле  ул  кышкы  урман!  Табигатьнең  гүзәллеген  күрә  һәм  тоя  белергә  кирәк.

Uma05203

+15

Решено

6 лет назад

Другие предметы

5 — 9 классы

Сочинение на къыш келди

Смотреть ответ

Ответ

2
(13 оценок)

13

ЕНЛИК111
6 лет назад

Светило науки — 2 ответа — 0 раз оказано помощи

кыс келди. дала аппак карша оранган. балалар далада ойнап жур.

(13 оценок)

Остались вопросы?

Задай вопрос

Найди нужный

Новые вопросы по предмету Математика

Вопросы и задания 1. В сосуде с водой проделали несколько вертикальных отверстий. Как будут выглядеть струи воды, вытекающие из этих отверстий? …

скласти розповідь про подорож використовуючи слова (Zuerst, mit dem Bus fahren, einen Tag einen Tag im Hotel Dnipro wohnen, dann mit dem Flugze …

Кам’янисті ділянки в руслі Дніпра що це К пороги Н гори П уступи?

Основи здоров’я 6 клас потрібно скласти пам’ятку «Як безпечно спілкуватися в Інтернеті»​

• 1.Пригоди — це цікаво………4-6 реченнь допоможіть​

Сочинение на къыш келди

Татарча сочинение “Күңелле кыш килде|Кунелле кыш килде”

Сочинение на татарском языке на тему “Күңелле кыш килде”/”Кунелле кыш килде”Мин иртән йокыдан тордым. Урынымны җыйдым. Бит-кулларымны юдым, тешләремне чистарттым. Тәрәзәдән урамга карасам, бөтен җир ап-ак. Кар ява, кар! Киенеп урамга чыктым. Урамда чып-чын кышкы көн. Әле кичә генә кап-кара булган җир ап-ак кар белән капланган. Бөтен дөньяда аклык, сафлык хөкем сөрә. Аяк астында яңа яуган кар шыгыр-шыгыр килә.
Кар бөртекләрендә аклык та, сафлык та, шатлык та бар. Кар яуганда, күзләрем генә түгел, күңелем дә иркәләнә. Ап-ак бәскә төренгән агачларны кем матур димәс? Саф, салкын һавасың сулап, күкрәгеңә шифа һәм дәва аласың. Керфекләреңә, чәчеңә, иреннәреңә күбәләк кар килеп куна. Бу карлар барысы да синеке. Җилне бишек итеп, кар бөртекләре тирбәлә. Кар ява, яусын әйдә, шатлыклар чиксез булсын!
Өр-яңа җирләрне үзләштергәндәй, беркем дә аяк басмаган яңа яуган карга эз салып баруы − үзе бер могҗиза.
Яңа яуган кар өстендә тормышның бар сулышы ярылып ята. Урам буйлап узганда, кемнеңдер өенә эз керүен, кайсыныңдыр урам буйлап узуын күрәсең. Әнә ерак түгел, шаярып уйнашкан эт эзләре ярылып ята, аңа каршы якта − ат чанасы эзе. Мондый хозурлык бары кыш көне генә була ала.
Ә безгә, балаларга, кышын тагын да рәхәт һәм күңелле. Кышның уеннары гына да ни тора бит! Кар йомарлап атышу, җепшек кардан кар бабай һәм кар кызы, тагы әллә нинди фигуралар ясау дисеңме − берсе дә калмый. Тимераякларга, чаналарга, чаңгыларга да чират җитә. Артыңнан кар өермәләре калдырып, биек-биек таулардан чаңгы-чана шуу нинди күңелле! Ул шугалакта тимераяк шууларның рәхәтлеге сөйләп бетергесез! Үзеңнең юешләнеп беткәнеңне дә сизмисең. Пальтоңның итәкләренә бозлар катып бетә. Бияләйләреңнән су тама. Алай да өйгә кайтасы килми. Болар барысы да кыш көне генә була торган күренешләр. Шуңа күрә без кышны яратабыз.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Кунелле кыш килде” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

Кышкы  урмандагы  табигатьнең  гүзәллеген күзәтү, аны  тасвирлау. 

Скачать:

Предварительный просмотр:

Сочинение.    Иҗади хикәя.

Кышкы  урман.

  Карлары,  бураннары  белән  салкын  кыш  килде. Әйе, кыш безнең  кирәкне бирә! Колакларны, битләрне чеметә,  борыннарны  кызарта.  Кояш  та,  аз гына күренеп тора  да,  ашыга-ашыга  офыкка  кереп югала.                                                                                             Ә  кышын табигать   бик матур була.  Аеруча, кыш  көне  урман  бик матур һәм якты.  Куаклар ап-ак  бүрек кияләр.  Нарат — чыршылар яшел күлмәкләре өстеннән мамык  шәл ябыналар.  Алар, әйтерсең  лә, моңсуланып, тирән  уйга  чумганнар.

    Урман хуҗасы  аю, тәмле  төшләр күрә-күрә,  рәхәтләнеп   йоклый. Куянкайлар  соры  туннарын  акка  алыштырганнар.  Урман  тавыгы  да  кышның  рәхәтен  белә: әйбәтләп  бөре,  миләш,  кипкән  җиләкләр  ашый  да,  карга чумып  йоклый.  Өстеннән  чаңгы  белән  үтеп  китсәң  дә  уянмас.  Чукырлар  салкыннан  бер  дә курыкмыйлар.  Алар  кыш  көне  дә  бала  чыгаралар.  Сирәк  кенә  ата  чукыр  ояга  очып  килә  дә,  ана  чукырны  алыштыра. Үзе  байтак   кына  утырып,  нәни  йомыркаларга  тән  җылысын  бирә.  Бу  вакытта анасы  куак,  агачлар тирәсендә  чыр-пыр  очып  йөри,  тамагын  туйдыра.  Бу салкында  утырып,  чеби  чыгарып  кара!  Чукырлар  гына  шулай  итеп  кыш көне  бала  чыгаралар.  Бигрәк  гаҗәеп  бу  табигать!

    Урмандагы  сихри  тынлыкны  тукран  боза. Ул  агачлардагы  кортларны ашый.  Менә  бер  ботактан  көртлек  очып  төште.  Шунда ук  аның  артыннан  көлтә  койрыклы  төлке  йөгерде. Бер  мәлдә  көрттә  алар  арасында   көрәш  башланды: кайсы  җиңәр?  Тирә – якка  кар  тузаны  очты, пырылдап,  көртлек  төлке  агайдан   котылырга  азапланды,  ләкин  җирәнкәй  көчле  иде.  Төлке  аны  муеныннан  тотып  алган  да,  тыпырчынуына   карамыйча,  тирән  кардан  сөйрәп  алып китте. Ул  урында  кошның  йоннары , төлке  эзләре  генә  калды. Әйе,  кышын  да урманда  тормыш  дәвам итә…                                                                                                      

   Менә  кинәт җил  чыкты. Җәяүле  буран  башланды. Моны күреп,  агачлар  башларын  селкеп  куйдылар. Тынлыкның  бетүе   кош –кортларга  да ошамады. Кошлар   я  түбәнәйделәр,  я  күккә  күтәрелделәр. Буран  көчәйгәч,  алар  дә  ояларына  ашыктылар.  

     Мин,  кардагы  урман  картасын  укый – укый,  чаңгыда  сәяхәтемне  дәвам иттем. Шулай  да,  бик матур  һәм  серле  ул  кышкы  урман!  Табигатьнең  гүзәллеген  күрә  һәм  тоя  белергә  кирәк.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Кыргызстан тарыхы экзамен
  • Кыр чэчэклэре сочинение татарча максимов
  • Кынгыраулы мэктэп еллары сочинение
  • Кызыклы вакыйга сочинение
  • Кызык мызык экзамен