Кышкы авыл сочинение

Кышкы  урмандагы  табигатьнең  гүзәллеген күзәтү, аны  тасвирлау. 

Скачать:

Предварительный просмотр:

Сочинение.    Иҗади хикәя.

Кышкы  урман.

  Карлары,  бураннары  белән  салкын  кыш  килде. Әйе, кыш безнең  кирәкне бирә! Колакларны, битләрне чеметә,  борыннарны  кызарта.  Кояш  та,  аз гына күренеп тора  да,  ашыга-ашыга  офыкка  кереп югала.                                                                                             Ә  кышын табигать   бик матур була.  Аеруча, кыш  көне  урман  бик матур һәм якты.  Куаклар ап-ак  бүрек кияләр.  Нарат — чыршылар яшел күлмәкләре өстеннән мамык  шәл ябыналар.  Алар, әйтерсең  лә, моңсуланып, тирән  уйга  чумганнар.

    Урман хуҗасы  аю, тәмле  төшләр күрә-күрә,  рәхәтләнеп   йоклый. Куянкайлар  соры  туннарын  акка  алыштырганнар.  Урман  тавыгы  да  кышның  рәхәтен  белә: әйбәтләп  бөре,  миләш,  кипкән  җиләкләр  ашый  да,  карга чумып  йоклый.  Өстеннән  чаңгы  белән  үтеп  китсәң  дә  уянмас.  Чукырлар  салкыннан  бер  дә курыкмыйлар.  Алар  кыш  көне  дә  бала  чыгаралар.  Сирәк  кенә  ата  чукыр  ояга  очып  килә  дә,  ана  чукырны  алыштыра. Үзе  байтак   кына  утырып,  нәни  йомыркаларга  тән  җылысын  бирә.  Бу  вакытта анасы  куак,  агачлар тирәсендә  чыр-пыр  очып  йөри,  тамагын  туйдыра.  Бу салкында  утырып,  чеби  чыгарып  кара!  Чукырлар  гына  шулай  итеп  кыш көне  бала  чыгаралар.  Бигрәк  гаҗәеп  бу  табигать!

    Урмандагы  сихри  тынлыкны  тукран  боза. Ул  агачлардагы  кортларны ашый.  Менә  бер  ботактан  көртлек  очып  төште.  Шунда ук  аның  артыннан  көлтә  койрыклы  төлке  йөгерде. Бер  мәлдә  көрттә  алар  арасында   көрәш  башланды: кайсы  җиңәр?  Тирә – якка  кар  тузаны  очты, пырылдап,  көртлек  төлке  агайдан   котылырга  азапланды,  ләкин  җирәнкәй  көчле  иде.  Төлке  аны  муеныннан  тотып  алган  да,  тыпырчынуына   карамыйча,  тирән  кардан  сөйрәп  алып китте. Ул  урында  кошның  йоннары , төлке  эзләре  генә  калды. Әйе,  кышын  да урманда  тормыш  дәвам итә…                                                                                                      

   Менә  кинәт җил  чыкты. Җәяүле  буран  башланды. Моны күреп,  агачлар  башларын  селкеп  куйдылар. Тынлыкның  бетүе   кош –кортларга  да ошамады. Кошлар   я  түбәнәйделәр,  я  күккә  күтәрелделәр. Буран  көчәйгәч,  алар  дә  ояларына  ашыктылар.  

     Мин,  кардагы  урман  картасын  укый – укый,  чаңгыда  сәяхәтемне  дәвам иттем. Шулай  да,  бик матур  һәм  серле  ул  кышкы  урман!  Табигатьнең  гүзәллеген  күрә  һәм  тоя  белергә  кирәк.

Кыш үзенең салкын көннәре, бураннары, ачы җилләре белән кемгәдер ошамыйдыр да, бәлки. Ләкин авылда бер генә мәртәбә булса да ял иткән кеше кышка мәңгегә гашыйк булачак, дип әйтә алам.

Кышкы табигать аеруча ма­тур бит ул. Кар-бураннар тын­гач, бөтен җир гүзәл яктылык­ка коенгандай була. Бигрәк тә урманнар танымаслык булып үзгәрә. Җәй буена дөньяга ямь биреп утырган агачлар ак шәлләрен ябына. Аларга аз гына кагылып үтсәң, өскә энҗе-мәрҗәннәр сыман тәңкә карлар сибелә. Чыршы һәм наратлар аеруча матур күренәләр. Зи­фа каеннар, матур булыйм ди­гәндәй, чук-чук алкалар тагып куялар. Сирәк булса да, балан куаклары, миләш агачлары оч­рый. Аларның кып-кызыл җимешләре кышкы матурлыкка өстәмә бизәк өсти.

Ә кышкы саф һава! Иснәп туймаслык! Күкрәк тутырып бер сулыш алсаң да, җаның рә­хәтләнеп, күңел сафланып киткәндәй була. Шуңа күрәдер дә, шәһәр ыгы-зыгысыннан туй­ган кешеләр Яңа ел ялларын авылда уздырырга тырышалар.

Менә Елховка районының Мулла авылына да, узган еллардагы кебек үк, бик күп кунаклар кайтты. Яңа елны туганнар һәм дуслар белән каршылаганнан соң бераз ял итеп алган яшьләр һәм авыл халкы 1 январь кичендә Мәдәният йорты каршындагы мәйданда җыелдылар. Уеннар һәм конкурслар белән арала­шып барган дискотека бик күңелде узды. Ә икенче көнне күңел ачу, бәйрәм итүләр авылның Түбән буасында дә­вам итеп, ачык һавада төрле кышкы уеннар оештырылды.

Әллә кышкы салкын, әллә уен кызулыгы тамашачыларны да, уенчыларны да кыздырып, боз өстенә чыгарды. Ирләр һәм балалар гына түгел, хатын-кызлар да, кәшәкә тотып, шайба артыннан йөгерделәр. Башкалар рәхәтләнеп таудан «ватрушка»ларда да, чаналар­да да шудылар. Биек таудан выжылдап очып төшәләр дә көлә-көлә карга авалар, аннан тирләп-пешеп тагын өскә үр­мәлиләр… Бер дә туйдырмый кышкы уеннар. Бияләйләр боз булып ката, битләр уттай яна, ә күңел җырлый! Арыганлыкны, сусауны басу өчен ял итүчеләр­гә тәм-томнар белән яшел чәй әзерләнгән иде. 

Ләкин кунаклар һәм авыл халкы тынычланырга уйла­ма­дылар да – 3 январьда чаңгы шуарга чыктылар. Тагын бер кат кышның матурлыгына сок­ланып, күз явын алырлык әкияти күренешләрне озакка кү­ңелләренә сеңдерү өчен авыл тирәли йөреп килделәр. Әйе, кышның чын матурлыгын бары тик табигать кочагында гына тоярга мөмкин. Яз җиткәнче ап-ак юрган астында йокыга тал­ган кырлар, бәс сырган агач­лар, күзләрне чагылдырган якут­лар кебек җемелдәп торган карлар­га сокланып туеп буламени?!

Булгач – булсын инде дип, 6 январьда Мулла авылы халкы, лапта уйнарга дип, ка­бат  Мәдәният йорты каршында җыелды. Онытылып барган борынгы уен өлкәннәрнең дә, балаларның да күңеленә хуш килде. Көч сынап карарга те­ләүчеләр күп булды. Олылар һәм балаларның кызып ки­теп уен барышы турында бәхәсләшүен күзәтү бигрәк тә күңелле булды.

Мулла авылы халкы һәм кунаклары Мәдәният йорты кол­лективына, идея илһамчысы һәм иганәче Раил Ибраһимов­ка һәм чараны оештыруда катнашкан барлык кешеләргә зур рәхмәтен белдерә. Читтә яшәүче авылдашларыбызны бөтен бәйрәмнәргә дә кунакка көтеп калабыз.

Ольга САФРОНОВА.

Мулла авылы, Елховка районы.

Бердэмлек

  Мин кышны бик яратам.Чонки без кыш конендэ чангыда шуабыз,хоккей уйныйбыз.Туган ягыма кыш килде 
Алтын көз китүгә, таягына таянып, ап-ак сакаллы кыш кунакка килде. Ул акрын гына җир өстенә күбәләк-күбәләк кар яудырырга кереште. Кар бөртекләре, жемелдәшеп, берсе белән берсе уйнап, җир-анага коелдылар. Озакламый җир өсте ап-ак юрган ябынды. Кыш үзенең ак келәмен җәйде. Елгалар, күлләр өсте көзге кебек шома боз белән капланды. Зифа каеннар кар кызларыдай басып торалар. 
Узган җәйнең табигый уңайсызлыкларыннан тәмам аптырап алҗыган урман-кырлар, хәзергә барысы да тукталып торып, киләсе елда эшне яңа көч белән һәм яңача башлап җибәрү өчен ак юрганга төренеп, тирән йокыга талган. Тик песнәкләрнең агач очыннан килеп җитәр-җитмәс нәзек авазлары һәм урман гайбәтчесе — саесканның, юк хәбәрне бар итеп, агачтан агачка сикергәләп, чыркылдап йөрүе генә кышкы урманга бераз җанлылык өрә. Матур кышкы кунакларыбыз — кызылтүшләр инде октябрь ахырында ук килеп җиткәннәр иде. Безнең кышкы урманнар, бакчалар бу матур кошлардан башка бик ямансу булыр иде. 
Көзге яңгыр көннәрендә, затлы каурыйларын чылатудан куркып, агач куышында ачлы-туклы гомер уздырган зур чуар тукран, кышкы салкын көннәр урнашкач, һәр көн иртүк торып эшкә тотына: «Тук-тук-тук» . 
Урман-кырлар өстендә кышкы тантаналы тынлык. Тик басу-кырлар өстеннән туктаусыз агылып торган җәяүле буран гына һәр төбәктә кышкы кырыс тәртипләрнең ныклыгын күзәтеп, барлап йөри. Көннән-көн соңарып чыккан кояш, бераз вакыт салкынча елмаеп, урман-кырларны биләп алган кышкы күренешләргә күз ташлый да, күңелгә ятышсыз вакыйгалардан тизрәк читләшергә ашыккандай, яңадан офыкка таба тәгәри башлый һәм тиздән урман артына төшеп югала. 
Тыныч еллар, уңышлы һәм бәхетле еллар килсен! Төкле аякларың белән түрдән уз кыш!

Укучылар иҗаты

Кышның энҗе-мәрҗәннәре

Мөслим гимназиясенең 2нче сыйныфы укучылары «Туган ягыма кыш килде» дигән темага хикәяләр язганнар.

Кышның энҗе-мәрҗәннәре

Кышның энҗе-мәрҗәннәре

Туган ягыма кыш килде. Бар дөньяны ап-ак кар каплады. Салкын һава битләрне өшетә. Энҗе кар бөртекләре йомшак кына керфек очларына куна да, минем сулышымнан эреп юкка чыга. Ә менә агачлар энҗе бөртекләрдән мамык шәл бәйләп бөркәнгәннәр. Шәлләренә нәфис бизәк булып кызылтүшләр тезелгән.

Бу сихри җиһанга кояш үзенә бертөрле серлелек өсти. Җир өслегендә ялтырап яткан энҗе-мәрҗәннәр күз явын алырлык! Кыш бик матур ел фасылы шул!

Бәдертдинова Зәринә


Кыш бик матур ул!

Ап-ак карлар яудырып, кабат Мөслимебезгә кыш килде. Көннәр бик нык суытты, салкын җилләр исә башлады. Кайбер көннәрдә матур итеп кар ява. Ул көнне мин өйдә утырмыйм, тизрәк тышка чыгам. Кар бөртекләре минем өстемә, битемә куналар. Балалар урамда рәхәтләнеп чанада, чаңгыда шуалар, Кар бабай ясыйлар.

Кар тирә-юньдәге агачларны да суыктан саклый, үзенең ак юрганы белән төрә. Кыш бик матур ул!

Галиева Иркә


Кышның мамык шәле бар…

Бөтен дөньяны ап-ак кар каплады. Табигать җем-җем итеп торган яңа матур күлмәген киде. Агачлар да җылы мамык шәлләрен ябынды. Елгалар, күлләр көзге кебек шома боз белән капланды. Урман кырлар өстендә тантаналы тынлык.

Кыш көне көннәр салкын булса да, без курыкмыйбыз. Барыбыз җыелышып тауга барабыз. Чана, чаңгы, тимераякта шуабыз. Безнең тавыштан тау яны шау-гөр килеп тора. Мин кышны яратам. Кыш — елның иң матур ел фасылы.

Гәрәев Данис


Мөслимемә кыш килде

Минем туган ягым Мөслимгә дә кыш килде. Җир өсте ак кар белән капланды. Көннәр салкынайды. Агачлар әллә кайчан алтын яфракларын койды. Күк йөзен авыр соры болытлар каплады. Ул болытлардан көн саен җир өстенә ап-ак мамык кебек кар төшә. Кайчагында кышның саран гына саргылт кояшы да күренгәли.

Кыш — күпме шатлык алып килүче ел фасылы ул! Без тауда чана, чаңгы шуабыз, Кар бабай ясыйбыз. Әле тиздән Яңа ел киләчәк! Безгә Кыш бабай күчтәнәчләр өләшәчәк. Мин кышны бик яратам!

Гыйлметҗанова Эльвира


Ап-ак дөнья

Салкын карлары, көчле бураннары белән туган ягыма кыш килде. Бөтен дөнья ак төскә төренде. Агачларга бәс кунды. Бик күп җәнлекләр тирән йокыга талды.

Ә урамнар балаларның тавышыннан шаулап тора. Анда балалар чаңгы, чана шуалар. Мин кышны бик яратам.

Нафикова Регина.


Шыгыр-шыгыр кар таптап…

Кыш килде. Ул бөтен дөньяга ап-ак юрганын каплады. Җәнлекләр кар юрганы астында тирән йокыга талды. Агачларга бәс кунды.

Тышта салкын. Ә без шыгыр-шыгыр кар таптап, урамда йөрибез. Төрле кышкы уеннар уйныйбыз. Мин туган ягымны да, туган ягымның кышын да яратам.

Нафикова Рената.


Кыш

Менә туган ягыма кыш килде. Төн чыкканчы бар җирне ап-ак кар каплап киткән. Бөтен җир ап-ак булган. Урман җәнлекләре татлы йокыга талды.

Кыш елгаларны боз белән каплады. Балалар тимераякларын киеп бозда шуарга киттеләр. Кыш килгәнгә алар бик шатландылар, чөнки кыш көне бик рәхәт!!!

Садыйкова Әминә


Кар өсте — үзе матурлык!

Кар-бураннарын туздырып, салкын җилләрен ияртеп кыш та килеп җитте. Барлык дөнья ап-акка күмелде. Урман-кырлар, елга-күлләр, барысы да ак кар астында калды.

Кыш көне кар өсте — үзе матурлык! Яңа яуган кар өстендә куянкайларның, эт-төлкеләрнең эзләре ярылып ята. Мондый чуар бизәкне без бары тик кыш көне генә күрә алабыз.

Кышны балалар да бик көтеп ала. Кыш көне чана-чаңгы шуасың, кардан сыннар ясыйсың, кар атышлы уйныйсың. Бу уеннарны бары тик кыш көне генә уйнап була. Шуңа да без кышны бик яратабыз.

Мөхәммәтдинова Әминә


Кыш көне бөтен дөнья сихри матурлыкка төренә. Агачларга ак бәс сарыла. Җир өстен каплаган ап-ак кар энҗе кебек ялтырап тора.

Без өсләребезгә җылы туннарыбызны, аякларыбызга киез итекләребезне киеп урамга чыгабыз. Анда бик рәхәт. Без чыр-чу килеп тау шуабыз, кар атышлы уйныйбыз. Суык битләребезне чеметә, ләкин без бер дә курыкмыйбыз. Тышта күңелле, саф һава. Шуңа да мин туган ягыма кыш килгәнен көтеп алам.

Кашапова Әминә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Светило науки — 60 ответов — 921 помощь

Кыш
Без ял көнендә чаңгыда урманга барырга уйлаган идек.
Менә бүген ял көне. Кыш шундый матур! Тирә-якка күз салсаң, әйтерсең лә бөтен җир йөзенә ап-ак, тип-тигез келәм япканнар. Әле ул гынамы соң? Келәм өстендә меңләгән көмеш йолдыз җемелди диярсең.
Ак кардан күзләр камаша. Күк йөзе зәп-зәңгәр, бер генә болыт әсәре дә юк. Кояш югары күтәрелгән, тик ул хәзер җылытмый. Әйләнә-тирә тып-тын, ара-тирә чыпчыклар чыркылдашканы ишетелеп куя.
Без урманга юл тоттык. Ниһаять, урманга килеп җиттек. Биредә агачлар бик горур кыяфәттә һәм тыныч кына басып торалар. Алар инде күптән җәйге яшел киемнәрен салып, кар-бәсләргә төренеп, кышкы йокыга талганнар. Кайбер агачлар башларына ак бүрек кигәннәр. Биредә дә үзенә бер төрле тынычлык хөкем сөрә. Чү! Нәрсә кыштырдый? Кышкы ак тунын кигән куян икән. Әнә, як-ягына каранды да, колакларын торгызып, чабып китте. Кайдадыр тук-тук иткән тукран тавышы да ишетелгәләп куя.

кышкы матурлык турында сочинение

  1. без хаман шулай кыш конендэ жэйне жэй конендэ кышны сагынабыз дигэн темага хикэя языгыз
  2. татарча чли?
  3. Инша / Кышкы урман
    Кыш табигать фасыллары арасында и салкыны. Алтын кз тг, таягына таянып, ап-ак сакалын ирдн сйрп, кунакка кыш кил. Кил д ир стен кблк-кблк карлар яудыра. Кар бртеклре, емелдшеп, бер-берсе белн уйнап, ир-анага коелалар. Кыш, шулай итеп, зене ак келмен я.
    Кыш ул битлрне шетердй змрир салкыннарга, кз кремен киметердй бураннарга да бик бай. Кннн-кн сорак чыккан кояш та, зене саранлыгын крстеп, салкынча гына елмая. Кыш зене аклыгы, сафлыгы белн келг якын, зенч матур.
    Чын кышны, билгеле инде, урманда гына тоярга була. кырлар, яз иткнче ял итрг уйлап, ап-ак юрганга тренлр д тыныч кына тирн йокыга талалар. Анда ап-ак кардан башка берни д креп булмый. Урманда песнклрне м урман гайбтчесе саесканны агачтан агачка сикереп йре кышкы урманга азмы-кпме анлылык р. Ап-ак тшк стендге нлек эзлре д урманны бтенлй к йоклап ятмавын крст. Салкын кннрд агачлар бс белн каплана. йтерсе агачларны т кренмле ап-ак ефк белн чорнап чыкканнар. Урман эченд сузылып киткн чагы эзеннн барганда, чагы таягы белн агачка кагыласы, йомшак кына эне бртеклре коела. Агачларны кышкы салкыннарда шартлаулары ишетел. Пышылдап кына йтелгн сзлр д еракларга ягырый. Бтен дньяда матурлык, аклык, сихри тынлык. Бтен дньяга яш матурлыгы турында кычкырасы кил. Тик тукталып каласы. Сине тавышынан агачлардагы аклык коелыр да, матурлыкка зыян килер кебек.
    Кышкы урман гаеп матур шул! Кыргый нлеклр д кышны рберсе зенч ткр. Аю кар астындагы ненд йоклап ята. Тлке зен азык эзли. Тиен кз кне киптергн чиклвеклрен, гмблрен ашый. Куян ак тунын кигн. Керпе кар астында йоклый.
    Кышын кыргый нлеклрг яш бик авыр. Аларга азык итми. Шуа кр без аларга бераз ярдм итрг тиешбез. Кошларга имлеклр ясап элерг м аларны рвакыт карап, тулыландырып торырга кирк.
    Урман безне зур байлыгыбыз. Аны ямен ибрмск, агачларны кисмск м сындырмасак, кошларны атмасак, урманны сакласак иде.

Print Friendly, PDF & Email

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Кыш темасына сочинение
  • Кыш килде сочинение на карачаевском языке
  • Кыстыбый турында сочинение
  • Кыргызстан тарыхы экзамен
  • Кыр чэчэклэре сочинение татарча максимов