Кызык мызык экзамен

КӨЛКЕХАНӘ

Кызык-мызык мәзәкләр

Чебурашка Генадан сорый:
— Нишләп синең бер ботинкаң сары, икенчесе кара төстә?
— Белмим, — ди Гена. Өйгә кайтып алыштырмакчы идем, анда да шул ук хәл — берсе кара, икенчесе сары.

Суд бара. Хөкемдар сорый:
— Гражданка Вәлиева, сез ничек ирегезгә чәйнек белән суга алдыгыз? Бер дә кызганмадыгызмы?
— Кызгандым…

Кызык-мызык мәзәкләр

Чебурашка Генадан сорый:

— Нишләп синең бер ботинкаң сары, икенчесе кара төстә?

— Белмим, — ди Гена. Өйгә кайтып алыштырмакчы идем, анда да шул ук хәл — берсе кара, икенчесе сары.

Суд бара. Хөкемдар сорый:

— Гражданка Вәлиева, сез ничек ирегезгә чәйнек белән суга алдыгыз? Бер дә кызганмадыгызмы?

— Кызгандым инде, биг­рәк әйбәт, яңа, ялтыравык­лы, сызгыра да иде чәйнегем…

— Кичә минем хәләл җефет кибеттә кара тавыш чыгарды.

— Монысы бер дә килешми инде.

— Аның каравы, актык сүзне мин әйттем.

— Нәрсә дидең?

— Чукынып кит, ал инде алайса! — дидем.

Иренең туган көнендә хатыны күрше бүлмәдән кычкыра:

— Мин сиңа шундый бүләк әзерләдем, күрсәң егылып китәчәксең!

— Кая, күрсәт инде тизрәк!

— Бер генә минут, хәзер киеп чыгам!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги:

мэзэклэр

Бер карчык ингаляторын кальян белән бутап, көн буе бар  авыруларын онытып торган.

* * *

 Парашют белән сикергәннән соң мин адреналинның кайдан бүленеп чыгуын аңладым…

* * *

Карбыз сатуда  зур тәҗрибә җыйган кеше, бер чиртеп карау белән, улының имтиханнарга әзерлеген ачыклый ала.

* * *

 Әби базарда йөри:

– Кызым, балыгың свежимы?

– Свежи булмый ни, ул бит тере балык.

– Булса ни, мин дә тере бит менә… – дип куя әби.

* * *

  Мәктәп артында качып электрон тәмәке тартучыларны укыту бүлеге мөдире түгел, ә информатика фәне укытучысы тота.

* * *

– Гәзитне унитазда утырып уку дөресрәк.

– Ни өчен?

– Чөнки иң куркыныч яңалыкларга да әзер буласың.

* * *

 – Беркөн таң алдыннан кайтып кергәч, ирем башыма чиләк каплады һәм аңа таяк белән шакылдатырга кереште. Шуннан соң мин бу кеше белән яшәп булмаячагын аңладым.

* * *

Минем йөргән кызым вампир бугай. Сарымсак ашаганнан соң һич кенә дә үбешеп булмый.

* * *

Саперлар дипломнарын сатып алмый.

* * *

– База, база, мин 34нче борт. Биеклек – 15 чакрым, моторлар ватылды, катапульт эшләми, миңа нишләргә?

— Борт 34, мин база. Минем арттан кабатлагыз: Ясин сүрәсе.

* * *

Фонограммага үткән концертларга ксерокопия акчалар түләргә кирәк.

* * *

Бер күрше икенчесеннән:

– Кара әле, чучкаңның нигә бер аягы агачтан? – дип сорый.

– Бер пешерү өчен суеп тормадым инде.

* * *

Ике пеләш сөйләшә:

– Син миннән пеләшрәк!

– Нишләп?

– Чөнки синең башың зуррак!

* * *

– Әни, минем биткә бүтән бер генә бетчә дә чыкмаячак!

– Ник алай дисең?

– Чөнки бүтән урын калмады!

* * *

Арттан килеп муеннан үбеп алу бик матур гадәт дип санала. Ләкин җәмәгатьчелек транспортында ни өчен моның өчен тавыш чыгаралар?

Фото: baamboozle.com

Хәзерге тормышны телефон һәм социаль челтәрләрдән башка күз алдына китерү дә кыендыр. Иртән торып, күзне ачуга ук ватсап, инстаграм, телеграм…  Дөресен генә әйткәндә, көнебез шунда үткәнен сизмибез дә. Уңайлы бит: кем нәрсә эшли, ни ашый, кая бара, ничек яши – барысын да шуннан беләбез. Әле алай гына да түгел, бер белмәгән кешеләр белән “туганлашып” ук бетәбез.

Сүзем, әлбәттә, блогерлар турында. Алар хәзер адым саен. Ләкин сыйфатлы контент, кызыклы яңалыклар, ялыктырмый торган видео-вайннар, мавыктыргыч постлар белән шаккатыручылары бармак белән генә санарлык. Сезне дә татар блогерлары арасында шактый зур популярлыкка ирешкән, инстаграм битенең исеме дә җисеменә туры килеп торучы Кукмара егете Илназ Габидуллин белән таныштырырга телим. Бәлки, күпләрегез “Кем соң ул?” – дип аптырашта да калгандыр. “Кызык-мызык” күпкә танышрак, әйеме? Инстаграм дөньясында да аны шулай беләләр.
– Илназ, блогер булып танылу, инстаграм дөньясы белән танышу тарихыңын сөйлә әле.
– Инстаграм дөньясы белән мавыгуым 2016 елда Мәскәүдән килгән блогерлар белән очрашудан соң башланып китте. Ул чагында Ринат (хәзер инстаграмда “Татар малай” буларак танылган татар блогеры) белән: “Безгә дә алар кебек блогер булырга кирәк, аннары дөнья акча түләп, Мәскәүдән үк чакырмаслар, безгә генә әйтерләр иде,” – дип сөйләшеп утырган истә. Менә шуннан соң үзеннән-үзе әкрен генә бу эшнең нечкәлекләре белән танышып, кызыксынып киттем. 

– Ә ни өчен “Кызык-Мызык”?
–“Кызык-Мызык” проектын 2010 елларда Вконтакте социаль челтәрендә башлап җибәргән идем инде. Ул чагында иң беренче татар төркемнәренең берсе иде, татарча мэмнар керттем. Үзем дә шат күңелле, шаян егет буларак, сәхифәмне дә шул темага багышларга уйладым.

– Социаль челтәрләрдә танылу өчен ниләр эшләргә кирәк, популярлык ничек килә? 
– Элегрәк, блогерлар аз булганда, популярлык җиңелрәк бирелә иде, ә хәзер авырлашты. Үз блогынңы таныту, язылучыларны җәлеп итү өчен күпмедер күләмдә акча тотарга, башка блогерлардан рекламалар сатып алырга кирәк. Минем бүгенгә кадәр бер тиен дә акча керткәнем, рекламалар сатып алганым юк. 

– Популярлыкның үз серләре бардыр. Замана телендә әйткәндә, лайфхакларың юкмы?
– Берәр актуаль тема барлыкка килсә, шунда ук ул теманы күтәреп чыгарга, нинди дә булса кызыклы видео ясап кертергә кирәк. Үзенә күрә бер “вируслы видео” булсын ул, барысына да барып ирешсен. Битлек киеп йөрү режимы башланганда бер видео төшергән идем. Бөтен интернетка таралды, күп кенә яңа язылучылар шулай килде.

– Блогерлар эшләмичә акча ала дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә…
– Андый кешеләргә: “Син дә блогер бул да, акча эшли башлап кара әле”, – дип җавап кайтарам. Күпләр безне “лайк” куйганнан акча эшли дип уйлый бит, шуңа күрә аны бик куясылары килми. Миңа да бер егетнең “Эшләмичә акча алып ятасыз”, – дип язганы булды. “Әйдә, син дә кушыл!” – дигәч, үзенең дә элегрәк блогерлык белән шөгыльләнгәне ачыкланды. “Миңа җитте, лучше нормаль эштә эшлим,” – диде. Шуңа күрә, блогер булу – җиңел генә акча эшләү юлы дип уйлаучылар, ялгышалар.

– Ә бит аудиторияне дә гел ниндидер яңалыклар белән кызыктырып, шаккатырып торырга кирәк.
– Хәзер блогерлар бик күп. Шуңа күрә язылучыларга да сайлау мөмкинлеге зур. Һәр блогер үзенең фишкасын уйлап чыгарырга, кешеләрне ничек тә булса җәлеп итәргә тырыша. Төрле интригалар, чебеннән фил ясаулар һәм башка ысуллар белән. Миңа язылучыларым алдында уйнау сәләте бирелмәгән. Шуңа күрә блогыма гел ниндидер яңалык, яңа форматлар кертеп торырга тырышам.

– Өйләнгәннән соң күп постлар һәм сторисларны гаилә, бала темаларына багышлап куясың. Мондый үзгәрешкә язылучыларың әзер идеме?
– Блогымны башлап җибәргәндә, Вконтакте сәхифәмә куеп бара торган мэмнарны гына урнаштыра идем. Кеше аз язылды. Форматны үзгәртеп карарга булдым. Интернет челтәрендәге татарча популяр видеоларны табып, шуларны куя башладым һәм язылучыларым артты. Аннары әкрен генә үз тормышымны күрсәтә башладым. Шуңа күрә ошатмаган яки карыйсы килмәгән кешеләр күптән блогымнан чыгып киткәннәрдер дип уйлыйм.

– Контент сыйфатлы булсын өчен, нишлисең?
– Айфон алдым.

– Еш кына күп блогерларның сторислары рекламага кайтып кала, караучыларга бу бик ошап та бетми. 
– Көнгә бердән дә артык түләүле реклама куймыйм. Бу принципиаль позициям. Әгәр берничә реклама күренә икән, димәк аның калганнары, чыннан да, киңәш.

– Блогер булып, гаиләне тәэмин итеп буламы? 
– Татар блогеры булып, гаиләне тәэмин итеп буладыр дип санамыйм. Бу ихтыяҗларның нинди булуына да карый бит. Кемгәдер аена 15-25 мең сум да җитәргә мөмкин. Тик без андый гаилә түгел, өстәвенә шәһәр җирендә яшибез, акча бик күп тотыла. Шуңа күрә төп эшем бар. Буш вакытымны гына блогерлыкка сарыф итәм.

– Гадәти тормышта, телефон камерасын читкә алып куйгач, син ниндирәк кеше?
– Мин шул камера каршында да, камерасыз да бер үк инде, гади генә авыл егете Илназ. Актерларча уйный белмим, каушыйм, оялам, тик үз дигәнемә ирешәм.

– Әгәр дә бер көн блогер булуыңнан баш тарт дисәләр…
— Елмаеп куяр идем дә, борылып китәр идем. Ул сүзне кем әйтүгә карап реакция үзгәрергә дә мөмкин инде.

– Укучыларга, блогер булырга теләп тә, ничек башларга белмәүчеләргә синнән берничә киңәш.
– Үзеңә ошаган юнәлешне дөрес сайлау мөһим. Юмористмы син, макияж ясаучымы, тракторчымы, ә бәлки шигырьләр укырга яратасыңдыр… Ул өлкә күңелегезгә якын булырга тиеш. Булмый икән бу миннән, дип бирешмәскә кирәк. Бер дә барып чыкмаса, үзегезне башка юнәлештә сынап карагыз, бәлки ул уңышлырак булыр. Бер урында утырмагыз, гел эзләнүдә булыгыз, экспериментлардан курыкмасагыз, барысы да килеп чыгар.

Киртләп куй
Илназның җаваплары һәм инстаграм битеннән чыгып, шуны әйтә алам: кыйммәтле айфон һәм яхшы төшерүче камералы булып кына, блогер булып танылуы авыр. Моның өчен үзеңә генә хас үзенчәлегең, харизмаң, кешеләр белән уртак тел таба белү осталыгың булу, ә иң мөһиме – эшеңә бөтен җаныңны бирү кирәктер.

Инзилә Хөсәинова

Адвокат клиентка:

—  Миннән бернәрсә дә яшермәгез.

Һөҗүм ясап, банктан бер миллион сум акча алуыгыз дөресме?

—  Ант итәм, юк!

—  Ул вакытта мин сезне яклаудан баш тартам. Кем миңа
гонорарны түләр?

***

Хатыны төнлә саташып уяна да ирен төрткәли башлый.

— Сыптыр тизрәк, ирем кайтты!

Ире күлмәк-штанын эләктерә дә тәрәзәдән сикерә. Үзе
очып бара, үзе уйлый: “Тукта, мин кем булып чыгам соң алайса?”

***

Укытучы үзенең коллегасына зарлана:

—  Ай, эләкте миңа аңгыра балалар. Аларга теорема аңлатам — аңламыйлар. Икенче тапкыр аңлатам — аңламыйлар. Өченче мәртәбә аңлатканда үзем дә аңладым, барыбер аңламыйлар.

***

Төн. Караңгы почмакта ике кеше очраша. Шуларның берсе сорап куя:

— Якын-тирәдә милиция юктыр бит?

—  Юк, — дип җавап бирә икенчесе.

—  Ул вакытта өс киемеңне сал.

***

Хатын иренә:

—  Кадерлем, син “Ничек итеп йөз яшькә кадәр яшәргә?” —
дигән китап алып кайткан идең. Шуны һич тә таба алмыйм.
Кая китте икән ул?

—  Синең әниең укый башлагач, мин аны чыгарып ташладым.

***

Татлы җимешем, синнән бер нәрсә сорыйм әле.

—  Сора, кадерлем.

—  Син мин үлгәннән соң бүтән беркемне дә яратмаска ант
итә аласыңмы?

—  Әгәр үлмәсәң?

***

Мәзәкләр

Төрмә камерасында:

—  Сине ни өчен утырттылар?

—  Яңа елга бүләкләрне бик иртә әзерли башлаганга.

—  ?!

—  Кибет әле ачылмаган иде…

***

Суд бара.

—  Хатын-кыз булып киенгән кешенең җинаятьче икәнен каян белдегез?

—  Ул бер витрина янында да тукталмады.

***

Төнлә ир кеше ниндидер тавыштан уянып китә. Күзен ачса, берәү шкаф тартмаларын актарып маташа.

—  Әй, син, нәрсә эзлисең анда?

—  Акча!

Ир кеше аркасы белән үк борылып ята.

—  Тапсаң — уят.

***

—  Әнием, мин тыныч кына утырсам, син бер теләгемне үтим дидең.

—  Әйткән идем шул. Я, нинди теләгең бар?

—  Хәзер кычкырыйм әле?

***

Рушан мәктәптән кайткач, әтисе сорый:

—  Улым, сине бүген такта янына чакырдылармы?

—  Әйе.

—  Я, шуннан!

—  Иртәгә сине чакырырлар.

***

Ит сата торган кибеткә ашыгып бер хатын-кыз килеп керә.

—  Сездә тавык бармы?

Сатучы суыткычта калган бердәнбер тавыкны чыгарып үлчәүгә куя. Үлчәү төгәл бер килоны күрсәтә.

—  Ы-һы. Ә зуррак юкмы?

Сатучы тавыкны кире куя да яңадан шуны ук алып сала һәм үлчәүгә бармагы белән баса. Үлчәү кило ярымны күрсәтә.

—  Шәп! Миңа икесен дә бирегез!

***

Ике дус сөйләшә:

—  Рәшиттән хатыны киткән.

—  Шулаймыни? Кәефе ничек соң?

—  Хәзер тынычланды инде. Башта шатлыгыннан хыялланыр дип курыккан идек.

***

—  Илдус, Ирекнең башына таба белән син суктыңмы?

— Әйе. Тик аның аяклары моңа кадәр үк кәкре иде.

***

—  Нишләп кәефең юк?

—  Ахыры күңелсез тәмамланган бер китап укыдым.

—  Нинди китап соң ул?

—  Минем саклык кенәгәм.

***

Шотландияле редакциягә хат җибәрә. “Әгәр дә сез шотландиялеләрнең саранлыгы турында мәзәкләр язуны туктатмасагыз, мин газетагызны күршеләремнән алып укымаячакмын!”

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Къыш кельди сочинение на крымскотатарском языке
  • Къырым меним ватаным сочинение на крымскотатарском языке
  • Къуалэбзухэр щ1ымахуэм сочинение
  • Къонахалла сочинение 5 класс
  • Къинхетам стаг сочинение на чеченском языке