Матурлык нэрсэ ул сочинение

Обновлено: 10.03.2023

Укучылар белән “матурлык” төшенчәсен ачыклау, төрле аспектлардан күзаллау. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча эш барышында укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен ныгыту; аларда мөстәкыйль һәм иҗади фикер йөртү,чагыштыру, нәтиҗә ясау кебек күнекмәләрне формалаштыру. Укучыларда матурлыкка омтылу, гаделлек, тыйнаклылык, эчкерсезлек кебек югары сыйфатлар тәрбияләү.

Оценить 1091 0

Мастер-класс«Н әрсә ул матурлык?”

Максат: 1.Укучылар белән “матурлык” төшенчәсен ачыклау, төрле аспектлардан күзаллау;

2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча эш барышында укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен ныгыту;аларда мөстәкыйль һәм иҗади фикер йөртү,чагыштыру,нәтиҗә ясау кебек күнекмәләрне формалаштыру.

3. Укучылардаматурлыкка омтылу, гаделлек, тыйнаклылык, эчкерсезлек кебек югары сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация “Нәрсә ул матурлык?”, аңлатмалы сүзлекләр

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек! Анам телен, Тукай телен

өйрәнергә дип килдек!

— Укучылар, без бүген сезнең белән МАТУРЛЫК төшенчәсен аңларга тырышырбыз. Әйдәгез, без сезнең белән экрандагы фотосурәтләрне карап китик әле. Монда нәрсәләр сурәтләнгән?

(табигать, кеше (яшь, матур кыз; карт, җыерчыклы әби).

— Укучылар, уйлап карагыз әле, бу 3 фотосурәтне нәрсә берләштерә? Авыр сорау, әмма без бүген шушы сорауга җавап табарга тиеш булачакбыз.

— Укучылар, әйдәгез без сезнең белән беренче фотосурәттән башлыйк. Нәрсә күрсәтелгән монда? (Сихри табигать)

— Ә бу рәсемнәрдә? (Яз, җәй, көз, кыш).

— Ошадымы сезгә рәсемнәр?

Ә хәзер, әйдәгез, без табигатьне күреп түгел, ә тыңлап күз алдына китерик. Моның өчен сез 4 төркемгә бүленәсез һәм рәсем буенча һәр ел фасылы турында кечкенә генә хикәя төзергә тиеш булачаксыз.

Ә хәзер, нәрсә килеп чыкты икән, үзегезнең хикәяләрегезне укып күрсәтегез. (Укучылар укый).

— Рәхмәт, укучылар. Кыска вакыт эчендә сез бик матур хикәяләр иҗат итеп өлгергәнсез. Бу иҗат җимешләре барысы да табигатьне ничек ачалар, нинди итеп күрсәтәләр?

— Бик дөрес, табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтәләр. Димәк, бу фотосурәттә табигатьнең матурлыгы сурәтләнгән. Табигатьнең искеткеч матурлыгы турында сезнең нинди әсәрләр укыганыгыз бар? (Г.Тукай “Шүрәле”, “Туган авыл”, Һ. Такташ “Ак чәчәкләр”, Г.Кутуй “Сагыну”Әмирхан Еники “Матурлык”һ.б.).

— Укучылар, ә икенче фотосурәтнең асылы нидә икән? Моны ачыклар өчен мин сезгә әдәби әсәрләрдән өзекләр әзерләп килдем. Сезгә шундый бирем: экрандагы шигъри юлларны сәнгатъле итеп укырга, авторын һәм нинди әсәрдән икәнлеген әйтергә тиеш буласыз.

1. Мәйданга ул аена бер чыгар иде,

Йөзеннән пәрдәсен ачып куяр иде,

Олугъ-кече, бай һәм юксыл карар иде,

Соңра бер ай ашамыйча түзәр имди.

(Кол Гали “Кыйссаи Йосыф”, Йосыфның әкияти чибәрлеге)

2.Карлыгач сахраның матуры булып пешеп өлгерде. Тавышы өчен аны былбыл диләр. Җырлаганда казакъның акыннары аның зифа буен төз камышка охшаталар – билең нечкә, күзләрең тирән, керфекләрең уктай, үзең айдай дип мактыйлар иде.

(Г.Ибраһимов “Казакъ кызы”).

— Димәк, нәрсә турында язылган бу юлларда? Бик дөрес укучылар, кешенең тышкы матурлыгы турында.

— Укучылар, хәзер чираттагы рәсемгә игътибар итегез. Матурмы бу хатын-кыз?(Әйе, бик матур).

— Ә бу рәсемдә? (Юк, матур түгел, чөнки бала кыйный торган хатын матур була алмый).

— Ә бит, укучылар, ике рәсемдә дә бер үк хатын-кыз.

Димәк, мәрхәмәтсез кеше матур була алмый.Тышкы яктан матур булса да, ул безгә ошамый.

— Укучылар,без хәзер Ә.Еникиның “Матурлык” хикәясенә тукталып үтәбез. Хикәядәге катнашучы геройларны атагыз. (Автор-шәкерт, Гыйлемдәр, Бәдертдин, аның әтисе, әнисе, бабасы)

Хикәядә Бәдретдиннәрнең өе ничек сурәтләнә? Сезгә ошыймы бу йорт?

— Ә кешеләрнең тышкы кыяфәтләре турында ниләр язылган?

Матурлык кешеләрнең тышкы кыяфәтләрендә дә, Бәдретдиннәрнең өендә дә юк. Башта биргән сорауга кире кайтабыз. Ни өчен соң автор хикәясен “Матурлык” дип атаган?

Тагын бер өзек укыйбыз.

“ Берәүне дә күрмичә, бары әнисенә, әнисенең әнә шул башта безне чиркануга мәҗбүр иткән шадра, чалыш, акайган күзле йөзенә карап, ул скрипкәсен уйнады. Аның бу аз гына моңсу уйчанлык, яшерен генә кызгану белән өретелгән җитди-җылы карашында, әнисен өзелеп ярату гына түгел, аны беткәнче аңлау, кадерләү, юату сизелеп тора кебек иде.” Ә улының уйнаганын әнисе ничек тыңлый? “. Шул чакта мин аның әнисенә күтәрелеп карадым: ана үзенең шәкерт улына шундый бер бәгырьгә төшәрлек тирән мәхәббәт белән, бәхет-сөенеч белән сихерләнеп, эреп, мөкиббән китеп карап утыра иде ки, мин хәтта йөрәгем-тәнем белән әллә ничек тетрәнеп куйгандай булдым.”

“ Бәдретдин әнисенең ямьсезлегеннән, гариплегеннән, бабасының сукырлыгыннан, әтисенең мескенлегеннән дә уңайсызланмый. Бу кимчелекләрне ул бөтенләй күрми. Өйдәге бу мескенлекләр зур мәхәббәт астында күмелеп калалар. Шушы өй эчендәге хәерчелек, ятимлек эченнән,чәчәк кебек, бу кешеләрнең үзара татулыгы, яратышуы дөньяга ямь, гүзәллек өсти.”

Укучылар, әйтегез әле, укыганнаардан чыгып, без нәрсә әйтә алабыз? Әсәрдә нинди матурлык турында сүз бара?

Укучыларның җавапларыннан соң, тулыландырып әйтә алабыз: “ Әсәр матурлык турында. Кешенең эчке матурлыгы, Бәдретдиннең күңел матурлыгы, ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы, гаилә мөнәсәбәтләренең матурлыгы.

Авторның соңгы кичерешләре нинди? (Уку: Ямьсез түгел бит ул, матур бит ул, матур, матур Бәдертдиннең әнисе!)

-Нинди нәтиҗә ясарбыз?

Кешенең эчке дөньясы матур булырга тиеш.

Димәк, өченче фотосурәттә кешенең эчке матурлыгы сурәтләнгән.

— Укучылар, нинди төп сыйфатлар бу фотосурәтләрне берләштерә?

— кешенең тышкы матурлыгы

— кешенең эчке матурлыгы.

— Матурлык төшенчәсе бу рәсемнәрне берләштерә.

Ә матурлык сүзе нең кагыйдәсе, фәнни аңлатмасы бар микән? Әйдәгез әле сүзлекләрне ачыйк һәм матурлык сүзен эзлик. Нәрсәне аңлата ул фәнни телдә?

Матурлык – 1) Барлык матур, гүзәл, күңелгә рәхәтлек, ләззәт бирә торган нәрсә;
2) Матур, ягымлы, сөйкемле, үзенә нык җәлеп итә торган тышкы кыяфәт,чибәрлек;
3) Кешенең характерындагы, эшчәнлегендәге уңай, хуплана торган сыйфат, кешенең эчке матурлыгы.

— Укучылар, экранда ике мәкаль бирелгән. Шул мәкальләрнең эчтәлеген ачыклыйк әле.

Матурлык күлмәк белән сәдәфтә түгел,оят белән әдәптә.

Тышкы матурлык белән масайма, эчке матурлык белән масай.

— Бу мәкальләр белән безнең халык, борынгы әби-бабаларыбыз матурлык турында нәрсә әйтергә теләгән?

— Нәтиҗә: кеше һәр яктан гүзәл булырга тиеш.

— Укучылар, димәк без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләштек? Хәзер һәрберегез бер сүз белән матурлык нәрсә ул дигән сорауга җавап бирергә тиеш.(Намуслы, тырыш, зирәк, мәхәббәтле, файдалы булу, кешелекле, акыллы,әдәпле, гадел, батыр, сабыр, эшчән.)

Ромашка чәчәге , таҗлары ачыла бара – намуслы, акыллы, әдәпле, гадел,батыр, сабыр дип язылган сүзләр укыла.

Ә хәзер чәчәкнең таҗларын бер-бер артлы югалта барабыз, аның ямьсезләнүен күрәбез. Бу таҗларның берсе генә югалса да, кеше үзенең матурлыгын югалта икән.

Димәк,тышкы матурлык кешенең акылын да, намуслылыгын да, күңел матурлыгын да әхлаклылыгын да билгеләми. Кеше өчен иң кирәге – эчке матурлык, кеше күңеленең матурлыгы. Матурлык безне кара уйлардан коткара, явызлыктан саклый.

Шундый гүзәл, акыллы, әхлаклы кеше булып үсүегезне теләп, истәлеккә

Открыткага “Исеңдә тот! “шигыре язылган. Иң изге, мәрхәмәтле, олы йөрәкле, газиз әниләребез безнең һәммәбезгә дә ихлас күңелдән шундый тел әкләрен җиткерә ләр.

Нажмите, чтобы узнать подробности

«Матурлык» хикәсен анализлау.Әмирхан Еники укучыларда ата-аналарга миһербанлылык, шәфкатьлелек тәрбияли. Матурлыкны курә һәм аңлый белергә өйрәтә.

Әмирхан Еникиның

Әмирхан Еникиның «Матурлык» хикәясенә анализ.

Әмирхан Еники (1909-2000)


Амирхан Еники туган якларында… Баймак җирендә (Башкортостан). Әдип янында – күренекле сәхнә остасы Рәшидә Җиһаншина.

Амирхан Еники туган якларында…

Баймак җирендә (Башкортостан). Әдип янында – күренекле сәхнә остасы Рәшидә Җиһаншина.

Җ ырчыбыз Фәридә Кудашева белән Әмирхан Еники борынгы бабаларыбыз Болгар җирендә. 22 июнь, 1992 ел. Мөхәммәт Садри, Әмирхан Еники, Роберт Әхмәтҗанов

Җ ырчыбыз Фәридә Кудашева белән Әмирхан Еники борынгы бабаларыбыз Болгар җирендә. 22 июнь, 1992 ел.

Мөхәммәт Садри, Әмирхан Еники, Роберт Әхмәтҗанов

“ Матурлык” хикәясе дә- әнә шундыйлардан. Бу әсәр Амирхан Еникиның сайланма әсәрләре җыентыгына кергән. Әсәр хикәя ж анрына карый. Нәрсә соң ул хикәя? Хикәя- аерым вакыйгаларны тасвирлау.

Матурлык” хикәясе дә- әнә шундыйлардан. Бу әсәр Амирхан Еникиның сайланма әсәрләре җыентыгына кергән. Әсәр хикәя ж анрына карый. Нәрсә соң ул хикәя? Хикәя- аерым вакыйгаларны тасвирлау.

Нурсиля Усманова

Нурзиля Усманова

Лилия Ишмухаметова

DELETED

Галима Махмутова

Нафиса Салаватова

Гузелия Басырова

Марьям Рамазанова

Матурлыҡ ул — күңел, уйҙар матурлығы һәм тирә яҡтағы матурлыҡты күрә белеү, изгелеккә ынтылыуҙыр, тип уйлайым.

DELETED

Айсылу Саитбаталова

Гульнур Хуснуллина

DELETED

DELETED

мин гел гена насар уйзар уйлап тик йоройом.кешеларга ышанысым да юк.нисек арынырга икан?хистарем м-н идара ита алмайым!

Лилия Ишмухаметова

Тынысланыгыз, нейэ узегезне боторэсез?! Иртэн торгас козгогэ карагызда, узегезне маклап алын (мэсэлэн, мин матур, мин тырыш х.б.) Сунынан алдыгызга максаттар куйыгыз, максат куйсагыз, насар уйдар башка кермэс. Сез ахырысы кайсандыр кемгэлер ышанысыгызны нык кына итеп югалткансыз, хэм шуга курэ йорэктэ бер яра калган, хэм шул сезне эрнетэ.

Альфия Янгалиевна

тышкы матурлык мохим тугел,ин мохиме эске матурлык булыуы)))иманлы,инсафлы,кешеларга итагатле булыу за кешене тормошта матур итеп курсата))))

Шайхутдинова Лилия Магфуровна

Әни – һәр кеше өчен иң якын, иң кадерле кеше. Ул безгә әлеге дөньяда яшәү хокукын, тормыш биргән. Бала иң беренче сүзендә “әни” дип, юкка әйтмидер. Һәр әни үзенең баласы турында кайгыртып калмыйча, анда кешелеклелек, әдәплелек сыйфатларын да тәрбияли. Әни безне мөстә – кыйль фикер йөртергә, үзебезнең хаталарны танырга ярдәм итә. Тормышның булачак һәм үткән көннең кадерен белергә өйрәтә. Нәкъ әни безгә кешенең кадерен белергә, туганнарың турында кайгыртырга, өлкәннәрне хөрмәт итергә өйрәтте. Бары әни генә синең уңышларыңа һәм ирешкән дәрәҗәләреңә чын күңелдән куана.

Әни – безнең киңәшче.Ул безгә дөресен әйтүче, хаталарыбызны төзәтеп, туры юлга бастыручы. Хәтта өлкән кешеләр дә еш кына әниләренә мөрәҗәгать итәләр. Һәр кеше үз әнисен үзенчә ярата: кемдер аңа матур сүзләр белән эндәшсә, кемдер өй эшләрен эшләргә ярдәм итә, әнисе турында кайгырта. Начар әниләр булмый. Әни кеше беркайчан да үз баласын алдамый. Җир йөзендә һәр әни баласы өчен хәтта сәламәтлеген дә кызганмый. Әни безнең яратуны таләп итмичә, чын күңеленнән, ихластан ярата.

Әлбәттә, мин үземнең әниемне яратам һәм хөрмәт итәм. Ул минем бик яхшы, юмарт һәм гадел. Үзеңең серләреңне сөйләп була торган, гел киңәшләр сорап була торган кешең булуы – зур бәхет. Әнием кояш кебек, гел балкып, һәрберебезнең күңелен күрүче нур кебек. Аннан башка дөньяны күз алдына китерергә дә куркам. Әнием мине бик күп нәрсәләргә өйрәтте. Мин аңа бик рәхмәтле.

Һәрберебез дә әниләрнең эшләгән яхшылыклары өчен рәхмәтле булырга тиеш. Беркайчан да үз әниеңне онытма, чөнки аны дуслар да, акча да алыштырга алмый.

Әниегезнең кадерен белегез һәм яратыгыз!

“САМЫЙ ДОРОГОЙ ЧЕЛОВЕК”

Мама – это самый родной, близкий и дорогой человек для каждого из нас. Она дала нам самое ценное, что мы имеем – нашу жизнь. Не зря первое слово, которое произносит ребёнок — “мама”. Каждая мама не только заботится о своём ребёнке, но и старается привить ему самые лучшие человеческие качества. Мама учит нас самостоятельно принимать решения, признавать свои ошибки. Она учит нас ценить жизнь и каждое прожитое мгновенье. Именно она научила нас ценить людей, заботиться о близких и уважать старших. Только мама всегда будет искренне радоваться нашим успехам и достижениям.

Конечно же, я очень люблю и уважаю свою маму. Она у меня очень добрая и справедливая. Какое же это счастье осознавать, что есть человек, которому в любой момент можно рассказать что-либо или поделиться каким-то секретом и быть уверенным в том, что всё это останется между вами. Моя мама, как солнце, светит каждому в нашем доме. Я даже боюсь представить, что бы я без неё делала. Мама научила меня многому, я безумно благодарна ей за это.

Каждый из нас благодарен своей маме за всё, что она делает для нас. Не нужно никогда забывать о своих матерях, ведь никакие друзья, деньги не смогут заменить нам нашу родную маму.

Читайте также:

      

  • Да один раз я была счастлива сочинение егэ
  •   

  • Сочинение осенние дожди попков 8 класс по плану
  •   

  • Что значит уважать человека сочинение нагибин
  •   

  • Чрескожная замена сердечного клапана сообщение
  •   

  • Сочинение казачьему роду нет переводу

“Матурлык – ул бар җирдә”

«Матурлык дөньяны коткарыр», – дип язган
бөек рус язучысы Ф.М.Достоевский. Матурлыкны күрә, аны тудыра белгән кеше
беркайчан да җинаять кылмас, кеше хезмәтен бәяли, хөрмәт итә белер.

Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар. Мин – Бөгелмә шәһәре
Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Собханова Гүзәл Илдар кызы. Аңлавыгызча, минем мастер-класс матурлык
төшенчәсе белән бәйле – “Матурлык – ул бар җирдә” дип атала. Матурлык – нәрсә
ул? (вопрос залу)

Матурлык төшенчәсенә билгеләмәне татар теленең
аңлатмалы сүзлегеннән карыйк.

Матурлык –
1) Барлык матур, гүзәл, күңелгә рәхәтлек, ләззәт бирә торган нәрсә;


                       
2) Матур, ягымлы, сөйкемле, үзенә нык җәлеп итә торган тышкы кыяфәт,чибәрлек;


                       
3) Кешенең характерындагы, эшчәнлегендәге уңай, хуплана торган сыйфат, кешенең
эчке матурлыгы.

Хәзер сезнең белән тәҗрибә үткәреп
алыйк. Миңа ярдәмгә 2 кеше кирәк. Менә сезнең күлмәгегез бик матур, әйдәгез
чыгыгыз. Сезнең алдыгызда 3 пыяла савыт. Икесенә төсле су салынган.
Беренчесендә – кызыл су, икенчесендә – яшел. Әйтегез әле, кызыл төсне күргәч,
сез нәрсә турында уйлыйсыз? Ул сезнең өчен нәрсә белән ассоциацияләнә?(вопрос
залу
) Ә яшел төс?(вопрос залу)

Рәхмәт. Ә өченче савыт “Мин” дип
атала. Ул әлегә буш. Кешенең дә күңелекайвакыт буш булырга мөмкин бит. Әйдәгез,
ике савыттагы суны бушына салабыз. Нәрсә хасил булды? Төсе аңлашылмаган, болганчык
су килеп чыкты. Кеше күңеле дә шундый болганчык: анда күңелле, уңай вакыйгалар
да, күңелсезләре дә урын ала. Ә без укучыларга һәрнәрсәдән  матурлыкны таба
белергә өйрәтик. Шул максаттан, дәресләремдә Синектика алымын кулланам.

Синектика – төрле предметлар, күренешләр
арасында гомуми билгеләр табу (аларны чагыштыру кайвакыт мөмкин түгел кебек
тоела).

Синектика алымы аша матурлыкны
күрергә өйрәтәм. Әйдәгез әле, без дә бер-беребездә булган матурлыкны табыйк. (1
кешене чыгарам яныма)
Сезнең күлмәгегез бик матур, ул Сезгә бик
килешә. (Һәр чыккан кеше башка кешене чыгарып матурлыкны таба)

Бу алымны төрле предметка,
күренешкә карата кулланырга мөмкин. Мисал өчен: әлеге сыйныфтагы  гадәти
предметлардан матурлыкны табыйк. Мәсәлән: стендны алыйк. Стендта матур кием
кигән солдатлар басып тора. Текстның эчтәлеге дә бик матур. Әйдәгез, сез дә
эзләп карагыз. (матур әйберне эзләү) Мастер-классның шушы
өлешендә тагын бер мисал китерәсем килә. “Оптимист һәм пессимист карашлары” дип
атыйм. (чүплек мисалы)

Сезнең барыгызга да таныш булган бер әсәрдән өзек
укыйсым килә: “
Аңа күтәрелеп карагач та минем йөрәк әллә
нишләп китте. Дөресрәге, яшермичә әйтим, бер чиркану тойгысы йөрәкне өшетеп
җибәргәндәй булды: бичара хатынның бетен битен-күзен кайчандыр кичергән
рәхимсез чәчәк зәхмәте тәмам бозып бетергән иде. Өстенә карап, моны сурәтләп
торуы авыр, ничектер тел бармый, ләкин шулай да сул күзенең бөтенләй кысылып, ә
уң күзенең иләмсез зураеп калуын әйтмичә булдыра алмыйм, чөнки шушы яшь пәрдәсе
аша караган кашсыз-керфексез күзендә бичараның бөтен эчке җаны чагылырга гына
тора кебек иде.” Кайсы әсәрдән алынган? (вопрос залу)

Әлеге өзектә нинди
портрет, күренеш  күрдек? (вопрос залу) Әнисе Бәдретдин
өчен нинди  образ буларак күренә? (вопрос залу) Димәк, кешенең
тышкы кыяфәтен генә түгел,ә эчке дөньясын да күрә белергә кирәк  икән. Тагын
бер мисал китерәсем килә: “Аның сүзләре, сүзләреннән дә бигрәк, шулкадәр гади,
табигый, җылы-якын итеп дәшүе минем соңгы шикләремне дә чәлпәрәмә китерде.
Әнисе өчен уңайсызлану дигән нәрсәнең әсәре дә юк икән Бәдретдиндә!.. Кайда ул
уңайсызлану! Берәүне дә күрмичә, бары әнисенә, әнисенең әнә шул башта безне
чирканырга мәҗбүр иткән шадра, чалыш, акайган күзле йөзенә генә карап, ул
скрипкәсен уйнады. Аның бу аз гына моңсу уйчанлык, яшерен генә кызгану белән
өртелгән җитди-җылы карашында, әнисен өзелеп ярату гына түгел, аны беткәнче
аңлау, кадерләү, юату сизелеп тора кебек иде.” Бала белән ана арасында
булган матур мөнәсәбәт.

Ана белән бала
арасындагы матур мөнәсәбәтне күреп, шәкертләрнең фикерләре тулаем үзгәрә. Әсәр
башында егетләрнең алдына килеп баскан ямьсез йөзле анадан да матур кеше юк
кебек тоела дөньяда. Әсәр дә шундый сүзләр белән тәмамлана:

Дөнья киң, киң, киң!
Җире-күге тын, буш, моңсу… бик моңсу миңа!.. Берни эшли алмыйм үзем белән:
самовар артыннан гына улына карап утырган ана күз алдыма килә дә эчемнән тагын
үкси башлыйм… Кемгәдер йодрык селкеп, кычкырасым килә: ямьсез түгел бит ул,
матур бит ул, матур, матур Бәдретдиннең әнисе!

Йомгаклау:  матурлыкны күрә белү, тоя белү
барыбызга да бик кирәк. Матурлыкны һәрбер күренештән, әйләнә-тирәбездән,
кешеләрнең эчке дөньсыннан таба белергә кирәк. Бүгенге көндә җәмгыятебездә
болай да күңелсез хәлләр, ямьсез күренешләр җитәрлек. Шуны истә тотып, матурлыкны
таба белүче, матурлыкны өләшүче кешеләр булыйк. Бер-беребезнең күңелен
күтәрерлек матур сүзләр әйтик, мөлаем, ягымлы булыйк.

Татарча сочинение “Матурлык тудыручы”

Сочинение на татарском языке на тему “Матурлык тудыручы”Сәламәт кеше − бәхетле кеше. Әмма тәне сәламәт булып та, ул рухи яктан чирле булырга мөмкин. Мондый кешеләрдә гайбәт һәм ялган сөйләү, яла ягу, хәйләкәрлек, кешене мыскыл итү, тәкәбберлек, саранлык, ялкаулык һәм башка тискәре сыйфатлар була. Бу инде тышкы гариплеккә караганда куркынычрак.
Фәнис Яруллинның исемен кем генә белми икән. Ул солдат хезмәтендә фаҗигагә очрап имгәнә. Табиблар аның аякка баса алмаячагын әйтәләр. Әмма Фәнис абый Яруллин бирешми, шигырьләр яза башлый. Казан дәүләт университетын тәмамлый. Үзенә гомерлек иптәш булырлык Нурсиясен таба. Матур-матур әсәрләр иҗат итә. Фәнис Яруллин кешеләрне ярата, тормышта яктылыкка омтыла, язмышыннан зарланмый һәм сыкранмый, бөтен кыенлыкларны җиңә. Гомерлек бәлагә дучар булган язучы, ихтыяр көчен туплап, матурлык тудыра, үзенең кырыклап китабын халыкка бүләк итә. Ул бөтен халкыбызның мактанычына, куанычына әйләнде. Менә шундый матур сыйфатлар кешене бизи, дәрәҗәсен күтәрә, гаиләсенә, милләтенә, иленә файда китерә.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Матурлык тудыручы” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

Әмирхан Еникиның

Әмирхан Еникиның «Матурлык» хикәясенә анализ.

 Эчтәлек I. Кереш. Әмирхан Еники иҗатындагы үзенчәлекләр.............................2 бит II.«Матурлык» әсәрен жанр, композиция, сюжет элементлары, тел – стиль үзенчәлекләре ягыннан анализлау.............................3-4 бит III. «Матурлык» хикәясе...............................................................5 бит  1. Бәдретдиннең күңел матурлыгы.....................................6-7 бит  2. Гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең матурлыгы.......................8 бит  3. Шәкертләрнең матур мөгамәләсе....................................9-10 бит  4. Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы....................11-12 бит  5. Табигать матурлыгы..........................................................13 бит  III. Йомгаклау…....................…………………………………........14 бит  IV. Кулланылган әдәбият.........................................................15 бит .

Эчтәлек

  • I. Кереш.
  • Әмирхан Еники иҗатындагы үзенчәлекләр………………………..2 бит
  • II.«Матурлык» әсәрен жанр, композиция, сюжет элементлары, тел – стиль үзенчәлекләре ягыннан анализлау………………………..3-4 бит
  • III. «Матурлык» хикәясе………………………………………………………5 бит
  • 1. Бәдретдиннең күңел матурлыгы……………………………….6-7 бит
  • 2. Гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең матурлыгы…………………..8 бит
  • 3. Шәкертләрнең матур мөгамәләсе………………………………9-10 бит
  • 4. Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы………………..11-12 бит
  • 5. Табигать матурлыгы………………………………………………….13 бит
  • III. Йомгаклау…………………..………………………………………..14 бит
  • IV. Кулланылган әдәбият…………………………………………………15 бит

.

Әмирхан Еникинең тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнү, «Матурлык» хикәясен тулысынча укып чыгу; Әдипнең әсәрен жанр, композиция, сюжет элементлары, тел-стиль үзенчәлекләрен билгеләү; Ата-аналарга миһербанлык тәрбияләү. Бәдретдин образы, шулай ук табигать белән кеше, кеше белән кеше һәм бала белән ана мөнәсәбәтләре аша матурлыкны аңлый белергә өйрәнү;

  • Әмирхан Еникинең тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнү, «Матурлык» хикәясен тулысынча укып чыгу;
  • Әдипнең әсәрен жанр, композиция, сюжет элементлары, тел-стиль үзенчәлекләрен билгеләү;
  • Ата-аналарга миһербанлык тәрбияләү. Бәдретдин образы, шулай ук табигать белән кеше, кеше белән кеше һәм бала белән ана мөнәсәбәтләре аша матурлыкны аңлый белергә өйрәнү;

Әмирхан Еники (1909-2000)

Әмирхан Еники (1909-2000)

Амирхан Еники туган якларында… Баймак җирендә (Башкортостан). Әдип янында – күренекле сәхнә остасы Рәшидә Җиһаншина.

Амирхан Еники туган якларында…

Баймак җирендә (Башкортостан). Әдип янында – күренекле сәхнә остасы Рәшидә Җиһаншина.

Җ ырчыбыз Фәридә Кудашева белән Әмирхан Еники борынгы бабаларыбыз Болгар җирендә. 22 июнь, 1992 ел. Мөхәммәт Садри, Әмирхан Еники, Роберт Әхмәтҗанов

Җ ырчыбыз Фәридә Кудашева белән Әмирхан Еники борынгы бабаларыбыз Болгар җирендә. 22 июнь, 1992 ел.

Мөхәммәт Садри, Әмирхан Еники, Роберт Әхмәтҗанов

“ Матурлык” хикәясе дә- әнә шундыйлардан. Бу әсәр Амирхан Еникиның сайланма әсәрләре җыентыгына кергән. Әсәр хикәя ж анрына карый. Нәрсә соң ул хикәя? Хикәя- аерым вакыйгаларны тасвирлау.

Матурлык” хикәясе дә- әнә шундыйлардан. Бу әсәр Амирхан Еникиның сайланма әсәрләре җыентыгына кергән. Әсәр хикәя ж анрына карый. Нәрсә соң ул хикәя? Хикәя- аерым вакыйгаларны тасвирлау.

сыпырта торган иде (фраз.);  туң күчән (фраз.); бакырлар төшергәли иде (жаргон); җилен (тарихи сүз) – клей; егетләр мыегыдай сызылып чыга (чагыштыру); «тәмлекәй» (диал.); озын сыйрак (фраз.); низаль (тарихи сүз) – тәртип; ишек алды (диал.); кизеле ашъяулык (тарихи сүз); тустак (диал.) – чынаяк чокыры; өчаяк (тарихи сүз) - өч тимер аякка ябыштырып беркетелгән казан кебек җайланма; мәҗмуга (тарихи сүз) – җыентык, сайланма әсәрләр;  сөкүт калу (тарихи сүз) – эндәшми тын тору;

  • сыпырта торган иде (фраз.);
  • туң күчән (фраз.);
  • бакырлар төшергәли иде (жаргон);
  • җилен (тарихи сүз) – клей;
  • егетләр мыегыдай сызылып чыга (чагыштыру);
  • «тәмлекәй» (диал.);
  • озын сыйрак (фраз.);
  • низаль (тарихи сүз) – тәртип;
  • ишек алды (диал.); кизеле ашъяулык (тарихи сүз);
  • тустак (диал.) – чынаяк чокыры;
  • өчаяк (тарихи сүз) — өч тимер аякка ябыштырып беркетелгән казан кебек җайланма;
  • мәҗмуга (тарихи сүз) – җыентык, сайланма әсәрләр;
  • сөкүт калу (тарихи сүз) – эндәшми тын тору;

Әмирхан Еники «Матурлык» хикәясендә әлеге мәсьәләне бөтенләй башкача ача.  Нәрсә соң ул матурлык?  Матурлык – бик тирән мәгънәле төшенчә ул. Һәр кеше аны үзенчә аңлый. Беребез, әйтик, матурлыкны табигатьтә күрә, аның матурлыгына сокланып карый. Икенчеләребез төп матурлык – кеше күңеленең матурлыгы дип раслый. Кайберләребез исә матурлык – ул беренче мәхәббәт, аның кадерен генә белергә кирәк, дибез …

Әмирхан Еники «Матурлык» хикәясендә әлеге мәсьәләне бөтенләй башкача ача. Нәрсә соң ул матурлык? Матурлык – бик тирән мәгънәле төшенчә ул. Һәр кеше аны үзенчә аңлый. Беребез, әйтик, матурлыкны табигатьтә күрә, аның матурлыгына сокланып карый. Икенчеләребез төп матурлык – кеше күңеленең матурлыгы дип раслый. Кайберләребез исә матурлык – ул беренче мәхәббәт, аның кадерен генә белергә кирәк, дибез …

Əмирхан Еникинең «Матурлык» хикəясенə филологик анализ

  1. Əсəрнең язылу тарихы.

Хикəя 1964 нче елда
язылган. 1969-1980 нче еллар тарихта “торгынлык

еллары” термины
белəн кереп калган. Бу чорга Сталин
культын фаш итү нəтиҗəсендə илнең
иҗтимагый-рухи тормышында хасил булган
үзгəрешлəр нигез салды.

2. Образларга характеристика

Ə.Еникинең
“Матурлык” хикəясендə бөтен вакыйгага
геройларының берсе бəя бирə. Без дə һəр
күренешне аның күзе белəн күрəбез. Лəкин
бу күз шəкерт күзе түгел, ə карт əдип
күзе. Карт əдип шəкерт чагын исенə
төшереп, шул шəкерт чагындагы хислəренə
үзенең өлкəн кеше хислəрен дə өстəп
сөйли.

Хикəянең
төп
образы – Бәдретдин – бик ярлы гаилəдə
үскəн малай, горур табигатьле, ярдəмчел,
бик тырыш, “кешегə бер дə йөк булырга
яратмый”, əти-əнисенə ихтирамлы, үзен
бер дə кызгандырмый, шигырь яза, яңа
əдəбият белəн мавыга, скрипка ясавы
эшсез тормавын дəлилли. Хикəянең берничə
урынында лирик герой тарафыннан
Бәдретдингə характеристика бирелə:
“Табигате белəн шундый тигез, сабыр
холыклы бер егет иде. Ялагайлана да
белмəс, масая да белмəс, яхшы белəн яхшы,
ə яман белəн алыш-биреше юк – андыйлардан
үзен ничектер бөтенлəй читтə тота белə
иде”; “Никадəр генə ярлы булмасын, ул
берəүдəн дə бернəрсə дə сорарга яратмый
иде. Гадəттə, шəкертлəр аңардан гел
анысын-монысын сорап торалар, чөнки
аның үз кулы белəн ясаган каеш тупсалы,
əрҗə сыман сандыгында мəдрəсə тормышы
өчен кирəк бөтен нəрсəсе: энəсе дə, җебе
дə, уймагы да, безе дə, пəкесе дə, эскəге
дə, көзгесе дə, төрле калəмнəре дə,
кəгазь-дəфтəрлəре дə, хəтта җилем белəн
балавызы да саклана торган иде”.

Уку
өчен кирəкле һəрбер əйбере үзендə бар.
Болар Бəдретдиннең җыйнак, төгəл булуы
турында сөйли.

Ярлы
гаилəдəн булгач, ул өйдəн нəрсəдер
килгəнен көтеп ятмый, үз көнен үзе
күрергə тырыша. “Начар укучыларның
дəреслəрен хəзерлəшкəн өчен дə аңа
аз-маз тама иде, хəлфəлəргə дə булышкалый
иде, аннары авыру-сырхауларга догалыклар,
аятелкөрсилəр күчереп тə азрак бакырлар
төшергəли иде. Кыскасы, эшсез тормый
иде шəкерт”; “Һəм бик яхшы укый иде
ул”.

Авылдан
əнисе җибəргəн ипи белəн майны да ул
кыенсынып кабул итə. Yз тамакларыннан
өзеп җибəргəннəре өчен борчыла да иде:
“Нигə инде бу? Əнкəйгə əйтегез, мин ач
түгел, үзеннəн өзеп җибəрмəсен”. Əнə
шул авыл күчтəнəчлəрен озаккарак җиткерү
өчен, Бəдретдин хəйлəгə бара: майны без
белəн чəнчеп ашый. “Əнə шундый сəер
генə, серле генə һəм сөйкемле генə бер
егет иде безнең Бəдретдин шəриктəшебез!”
дип нəтиҗə ясый лирик герой.

Хикəядəге
калган образлар – Бəдретдиннең əтисе,
əнисе, бабасы, шəкертлəр – барысы да
ярдəмче
образлар
.
Алар ярдəмендə автор төп героен ныграк
ачарга, тулаем күз алдына бастырырга
тырыша.

Бəдретдиннең
əтисе — хикəядəге ярдəмче образларның
берсе. Аның портретын автор түбəндəгечə
сурəтли: “Өйдəн кечерəк буйлы, ак
чырайлы, җирəн сакаллы, арык-өшəн генə
бер абзый чыкты. Аның өстендə киндер
күлмəк, тез башларына зур ямаулар
салынган киҗеле ыштан, башында мескен
бүрек, аякларында тула оек белəн тузган
чабаталар иде”.

Портрет
һəм интерьер ярдəмендə əлеге гаилəнең
ярлылыгы, фəкыйрьлеге ныграк күз алдына
килеп баса. Əмма хəерче, фəкыйрь тормышта
яшəсəлəр дə, гаилə башлыгының киң
күңелле, кунакчыл кеше булуы сизелə.
Улының дусларын сыйламыйча җибəрə
алмыйлар бит инде ата белəн ана. “Иске
генə киҗеле ашъяулык китереп җəйде, мич
кашагасыннан кайсы замазка белəн
ябыштырылган, кайсының сабы кителеп
төшкəн өч кенə чынаяк алып куйды, кыска
гына чалгы пычагы, чүпрəккə төргəн ярты
ипи, тустаган белəн сөт китереп куйды”.

Əлеге
гаилəдə өлкəннəргə карата ихтирам-хөрмəт
зур. Шəкертлəр Бəдретдиннəрнең өенə
кергəч, иң элек аның бабасы белəн
очрашалар. “Өйгə кергəч тə безнең иң
элек күргəн кешебез сəке түрендə, стенага
терəлеп, текə генə утырган бер бабай
булды. Бабай Хөзер Ильяс төсле ап-ак
сакаллы, ап-ак күлмəк-ыштаннан иде. Бары
тик башындагы беленгə əйлəнгəн түбəтəе
генə аның күксел-кара иде”.

Сукыр бабайдан
һəр эшне башкарганда фатиха сорау аның
гаилəдə сүзе үтемле булуын, хөрмəтле
кеше икəнлеген күрсəтə. Шəкертлəр дə
юлга кузгалыр алдыннан да бабайдан
хəер-фатиха сорыйлар.

Бəдретдиннең
əнисе – табигать тарафыннан кимсетелгəн,
ямьсез кыяфəтле, лəкин сабыр холыклы
Ана. Шул ук вакытта горур да: “Ул тапкан
бит бу баланы! Ул имезгəн бит аңа күкрəк
сөтен! Ул шушы сөлек кебек егетнең əнисе
бит! Шəкерт əнисе, гыйлем иясе булачак
кешенең əнисе…”.

Бəдретдин
əнисенең ямьсезлегеннəн гарьлəнми.
Əнисен шəкертлəргə чəй салырга чакыра.
Аннан соң скрипкада уйный. Бəдретдиннең
скрипкада уйнавы əллə ни түгел. Көе дə
чеби тавышы кебек кенə чыга. Лəкин лирик
герой-шəкерткə ул “бик ягымлы, бик
тансык” булып яңгырый. Чөнки скрипка
моңнарында шəкертлəр дусларының əнисенə
булган мəхəббəтен, əнисенең улы белəн
горурлануын күрəлəр. Улы əнисеннəн: “Ни
уйныйм?” – дип сорый. Бала əнисенең
яраткан көен “Салкын чишмə”не уйный.
Анага ул көйдəн бигрəк улының шул көй
аша күрсəткəн хөрмəте, җылылыгы кадерле.
Əйтерсең, шул көй аша ана белəн бала
үзара аңлаша, сөйлəшə.

Бəдретдиннең
иптəшлəре – Гыйлемдар белəн лирик герой
да тəрбияле, кешелекле. Алар Бəдретдиннең
хəлен аңлый ала торган, эчке матурлыкны,
кеше психологиясен аңлый белүчелəр.

Хикəядə
тагын бер кызыклы символик
образ

бар. Ул – тургай образы.

Авылга
кергәндә дә, кыр капкасыннан чыкканда
да шәкертләр тургай сайравын тыңлап
хозурланалар. “Ә
шулай да тургайлар, көн яктысыннан туя
белмәгәндәй, тагын да биегрәк менеп,
тагын да сузыбрак, ярсыбрак берөзлексез
сайрыйлар да сайрыйлар. Дөнья киң, киң,
әләләләләүү! Җире-күге тын, буш, моңсу…
бик моңсу миңа!”.

Тышкы
яктан караганда,
тургай да бит кечкенә, соры, ямьсез генә
бер кошчык. Ә күпме моң, тирән сагыш
чагыла аның сайравында. Бик биектә,
һавада очып, моңлы итеп сайраган тургайдан
башка язгы чәчүне күз алдына китереп
булмый. Димәк, чыннан да, әһәмият тышкы
матурлыкта түгел, ә күңелдә, йөрәктә,
уйларда. «Кешеләр! Тышкы яктан чибәр
булмасагыз да, кимсенмәгез, хурланмагыз.
Тышкы матурлык ул әле берни дә түгел.
Эчке дөньягыз матур булсын,
игелекле, ярдәмчел булыгыз. Тик шул
чакта гына үзеңне чын мәгънәсендә
бәхетле, рухи яктан бай кеше итеп хис
итеп була.
Эчке дөньясы ямьсезләрдән сакланырга
кирәк», — дип әйтергә тели әдип.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]

  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #

Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының

муниципаль  мәгариф учреждениесе

1 нче санлы Чистай төп гомуми  белем бирү мәктәбе

 (11нче сыйныфның татар төркемендә үткәрелгән дәрес)

                                        Материалны

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Мифтахова Гөлнар Миңнулла кызы әзерләде

2016 нчы ел

Әдәбият. 11 нче сыйныф.

Тема. Ә.Еникинең «Матурлык» хикәясе.

Максат:

1. «Матурлык» хикәясенең эчтәлегенә төшендерү.

2. Әсәргә анализ ясау алымнарын кулланып, хикәянең тәрбияви    әһәмиятен    билгеләү,    анда    күтәрелгән мәсьәләләрнең хәзерге вакытта да мөһим икәнлеген күрсәтү.

      3. Укучыларда   ата-анага карата миһербанлык тәрбияләү, укучыларда матур әдәбиятка мәхәббәт уяту.

Җиһазлау. Ә.Еники портреты, әсәрләреннән китап күргәзмәсе, «Салкын чишмә» көе язмасы, түбәндәге эчтәлекле плакатлар:

Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке ана булуда.

                                                                                      (Һ.Такташ)

Ана — бөек исем!

Нәрсә җитә ана булуга.

Хатын-кызның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке ана булуда…

                                  (Һ.Такташ)

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

Укытучы: Укучылар, “Тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе-мәрҗән бар, белгәннәр чумып алыр, белмәгәннәр коры калыр”, — диелә халык мәкалендә. Туган телебездә язылган әдәби әсәрләрне яратып укыгыз, дәрья төбеннән энҗе-мәрҗәннәрне чумып алыгыз.

II. Укытучы сүзе. Бүген без сезнең белән Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез. (Презентациянең 1 нче слайды).  Алдагы дәресләрдә без аның тормыш юлы, иҗатының бер өлеше белән инде танышып үткән идек. Шулай ук аның сугыш елларында иҗат иткән хикәяләрен дә укып таныштык һәм, гомумән, Ә.Еникине хикәяләр остасы дип атадык. Кеше хисләрен бөтен барлыгы белән тасвирлау ягыннан Ә.Еники әсәрләре аерылып тора. Кеше күңеленең “аулак почмагында” сакланган кадерле серләрне күрә белү, үзәк өзәрдәй сагышны, сөенеч һәм көенечләрне тормыш вагыйгалары ярдәмендә үзенә генә хас булган язу алымы ярдәмендә күрсәтә белү — Ә.Еники стиленең үзенчәлекле ягы әнә шунда. Әйдәгез, аның әсәрләрен санап китик. (Укучылар игътибарын китап күргәзмәсенә җәлеп итү)

        Күренекле шагыйрь Илдар Юзеев аны «Күңел карурманнарының тургае», дип атады. Ни өчен Илдар Юзеев шулай атаган икән? Дәрес барышында без бу сорауга да җавап бирергә тырышырбыз. Һ.Такташның бу сүзләренә игътибар итик әле. Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке ана булуда. (Шигъри юллар укыла). Бүгенге сөйләшүебез, әниләр турында.

Ана — ул дөньяда иң бөек шәхес. Бала дөньяга килгәнче, ана кеше аны йөрәге янында 9 ай буе йөртә. Тугач, күкрәк сөтен имезеп, төннәр буе аңа бишек җыры көйли. Үскән саен ата-аналар белән балалар арасында бик күп яңа мәсьәләләр килеп туа. Алар элек-электән, буыннан -буынга күчеп килгән. Һәм бик күп язучылар аларны үз иҗатларында чагылдырырга тырышалар.

— Сез моңа нинди мисаллар китерә аласыз? ( Ә.Еники «Әйтелмәгән васыять», М.Җәлил «Ана бәйрәме», Туфан Миңнуллин «Әниләр һәм бәбиләр», И.С.Тургенев « Аталар һәм балалар» романы).

— Безнең өлкән язучыбыз Ә.Еники    дә бу мәсьәләне төрле яктан ачарга тырышкан.

Үткән дәрестә без аның «Әйтелмәгән васыять» әсәре белән танышкан идек. Әмирхан ага әлеге повестенда безгә халыкның рухи хәзинәсенә хөрмәт белән карарга, әти-әниләребезне соңгы көнгәчә тәрбияләп, аларның хәер-фатихасын алырга кирәклекне искәртә кебек. Сез бу әсәр буенча сочинение дә яздыгыз. Менә шушы уңайдан бер-ике укучының иншасыннан өзек укытып китәсем килә. (эшләр белән танышу)

— Сез өйдә язучының «Матурлык» хикәясен укып килдегез. (Презентациянең 2 нче слайды).   Хәзер сөйләшүне әсәрнең үзенә юнәлтик. Алдыгызда әдәби әсәргә анализ үрнәге. Эш барышында без бу анализ үрнәгенең кайбер өлешләренә тукталып китәрбез.

Укытучы: Әсәрнең исеменә игътибар итик әле. Ничек атала? Сез «матурлык» дигән төшенчәне ничек күзаллыйсыз? (укучылар чыгышы)

 Укытучы: Җавапларыгызны хуплыйм. Ә “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә менә болай аңлатма бирелгән. 1. Матурлык – гүзәл, күңелгә рәхәтлек бирә торган нәрсә (күренеш,эш, тормыш һ.б.); матур, сокланырлык урыннар (табигатьтә, матур әдәбият әсәрләрендә).

2. Ягымлы, сөйкемле, үзенә җәлеп итә торган тышкы кыяфәт; кеше характерындагы, эшчәнлегендәге хуплана торган сыйфат. (Презентациянең 3 нче слайды).   Йомгаклап шуны әйтәм: матурлык — бик тирән мәгънәле төшенчә ул. Шушы халык мәкальләрен укысак, матурлыкның чын мәгънәсенә төшенә алабыз. (мәкальләр уку) (Презентациянең 4 нче слайды).    Матурлыкны берегез табигатьтә күрә, икенчегез кеше күңеленең матурлыгы дип саный, өченчегез матурлык ул — беренче мәхәббәт, ди. Болары да дөрес. Ә матур кеше нинди сыйфатларга ия була? (Презентациянең 5 нче слайды).  М-мәгънәле, миһербанлы; А-акыллы, аңлы; Т-тыйнак, тәртипле; У-уңган, укымышлы; Р-риясыз, рәхимле, рухи бай. (Презентациянең 6 нчы слайды).  

III. Әсәргә анализ.

Укытучы: Укучылар, әйдәгез, бу әсәрнең жанрын билгеләп үтик. (әдәби әсәргә анализ үрнәге буенча) (Презентациянең 7 нче  слайды).  

Укучы: Бу әдәби әсәр хикәя жанрына карый, чөнки сөйләп бирүгә, хикәяләүгә нигезләнгән, катлаулы булмаган вакыйгаларны сурәтләгән кечкенә күләмле жанр төре.

Укытучы: Хикәянең темасын билгелик. Ягъни без әсәр нәрсә турында дигән сорауга җавап табабыз. Ә.Еники үзенең бу әсәрендә «Матурлык» темасын ничек итеп ача соң? Авторның матурлыкны нинди мәсьәләләр аша күтәргәнен әйтеп китик.

Укучылар: Әсәр матурлык турында. Кешенең эчке матурлыгы. Бәдретдиннең күңел матурлыгы. Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы. Гаилә мөнәсәбәтләренең матурлыгы. Табигать матурлыгы турында.

Укытучы: Яхшы. Төркемнәрдә шушы мәсьәләләрне тикшереп китик әле.

1 төркем — Бәдретдиннең күңел матурлыгы;

2 төркем — Гаилә мөнәсәбәтләренең матурлыгы;

 3 төркем – Шәкертләрнең матур мөгалләмәсе. (укучыларның төркемнәрдә җаваплары)

Укытучы: Хикәянең формасына игътибар итик әле. Кем исеменнән сөйләнә?

Укучы: Хикәядәге бөтен вакыйгага геройларның берсе бәя бирә. Без дә һәр күренешне аның күзе белән күрәбез. Ләкин бу күз шәкерт күзе түгел, ә карт әдип күзе. Карт әдип шәкерт чагын исенә төшереп, шул шәкерт чагындагы хисләренә үзенең өлкән кеше хисләрен дә өстәп сөйли.

Укытучы: Хикәядә нинди вакыйгалар сурәтләнә?

Укучы: Берсе табигать күренеше, икенчесе Бәдретдин өендәге вакыйга.

Укытучы: Хикәядә күренеп торган конфликт, ягъни каршылык бармы?

Укучы: Бар. Ямьсезлек — матурлык каршылыгы.

Укытучы: Матурлыкны шәкерт ничек күрә? (Ул урыннарны кычкырып уку) Табигать хикәядә кабатланып бирелә. Ни өчен икән?

Укытучы: Шушы матурлыкка нәрсә каршы куела?

Укучы. Бәдретдиннең өе һәм өй эчендә герой-шәкерт күргәннәре. Ләкин беренче күргәндә ямьсез, чирканчык булып тоелган ямьсезлек тора-бара матурлыкка әйләнә бара. Лирик герой-шәкерт башта аптырый, аннан соң гаҗәпләнә, бу матурлыкка соклана.

Укытучы: Шәкерт матурлыкны нидә күрә соң? Матурлык кайда? Бәдретдиндәме? Аның әнисендәме? Әллә әтисендәме?

Укуч:. Барысында да. Ләкин бу матурлык аерым-аерым матурлык түгел. Ул бу иске өйдәге ямьсез, имгәнгән кешеләрнең үзара мөнәсәбәтендә. Өй эчендәге «гади, табигый, җылы-якын мөнәсәбәттә». Шушы өй эчендәге хәерчелек, ятимлек эченнән, чәчәк кебек, бу кешеләрнең үзара татулыгы, яратышуы, мәхәббәтләренең табагыйлеге үсеп чыга. Лирик герой шуны күреп ала. Бәдретдин әнисенең ямьсезлегеннән дә, гариплегеннән дә, бабасының сукырлыгыннан да , әтисенең мескенлегеннән дә уңайсызланмый. Бу кимчелекләрне ул бөтенләй күрми. Өйдәге бу мескенлекләр зур мәхәббәт астында күмелеп калалар. (Укучылар бу ямьсез ананың күзләре турында язылган урынны табын укыйлар, 235 бит, өстән икенче абзац) (Презентациянең 8 нче  слайды).  

Укытучы: «Күңел көзгесе» дигән төшенчәне ничек аңлыйсыз? (Фикер алышу) Хикәянең сюжетына игътибар итик. Вакыйгалар үстерелешен, кульминацион ноктасын, чишелешне билгеләп китик әле.

Укучылар: (Экспозиция — 1, 2 нче абзацлар; вакыйгалар   үстерелеше-Бәдретдиннең кем   икәнен    ачыклау; кульминация — ананың йөзен күреп, шәкертләрнең тетрәнүе; чишелеш — куелган сорауларга җавап бирү һәм соңгы җөмлә.)

Укытучы: Әнисе ни өчен Бәдретдин белән горурлана? Сез ананың бу хисе белән килешәсезме? Бәдретдин горурланырлык шәкертме? Бу образга характеристика биреп китик әле. (Бәдретдингә характеристика бирү)

Укытучы: Бәдретдиннең скрипкада уйнавы әллә ни түгел. Көе дә чеби тавышы кебек кенә чыга. Ләкин лирик герой- шәкерткә «бик ягымлы, бик тансык» булып яңгырый. Ни өчен?

Укучы: Бәдретдиннең скрипкада уйнавы дусларына бик ошый, чөнки скрипка моңнарында алар дусларының әнисенә булган мәхәббәтен, әнисенең улы белән горурлануын күрәләр. Искә төшерик: улы әнисеннән: «Ни уйныйм?» — дип сорый. Бала әнисенең яраткан көен уйный. Анага ул көй үзе кадерле түгел, ә улының шул көй аша күрсәткән хөрмәте, җылылыгы кадерле. Әйтерсең, шул көй аша ана белән бала үзара аңлаша, сөйләшә. Менә ни өчен бу көй шәкертләргә дә бик тансык булып тоела.

Укытучы: Әйдәгез әле укучылар, шушы «Салкын чишмә» көен без дә тыңлап китик.

Укытучы: Хикәя соңында мондый сүзләр бар: «Бу йортның безгә билгесез ниндидер тирән сере — бәхетсезлегеме, фаҗигасеме, әллә без аңлаудан гаҗиз бөек бер өлеше — бәхетеме торып калды». Җавап бирегез: чыннан да, кайсы? Фаҗигасеме, бәхетеме?

Укучы: Бәхет нәрсә ул?

Җавап: Бәхет ананың баласында үзенә карата хөрмәт, ярату күрүендә, баласының уңган булуын күрүендә. Бәдретдиннең ярата белүендә, үзен шулай ярата белә торган әнисе булуында. Бәхет ул байлык та, кычкырып торган шатлык та түгел, ул кешенең кеше була белүендә.

Укытучы. Кабат тургайларга әйләнеп кайтыйк. Автор ни өчен тургай сайравын ике тапкыр кабатлый?

Укучы: Матурлык тургай кебек матур кошларда, матур күктә, җирдә генә түгел икән. Дөнья  киң икән. Дөньяда алар белмәгән почмаклар да бар икән. Ул почмакларда алар белмәгән күңел матурлыгы бар икән. Бу матурлык җимерек өй эчендә генә бикләнеп ята алмый. Ул барыбер күренә. Ул башка кешеләр күңеленә дә нур чәчә.

Укытучы. Әсәрне йомгаклап, идеясен дә билгелик инде. Язучы нәрсә әйтергә теләгән?

Укучы: Әдип бу хикәясендә бала белән ана арасында булган мәхәббәт матурлыгын, бөеклеген билгели һәм шушы фикерне зур сәнгать дәрәҗәсенә күтәреп раслый.

Укытучы. Дөрес. Бик күп шагыйрьләр, язучылар әниләр турында дан җырлаган. Әйе, «әни», «әнкәй» сүзләре кайсы гына телдә әйтелсә дә, ул һәркемгә якын, изге сүз. Баланың шатлыгын, кайгы-хәсрәтен дә Ул уртаклаша, акыллы киңәшен дә бирә. Бу уңайдан К.Такташның Ана турында язган шигъри юллары да урынлы булыр.

Ана — бөек исем!

Нәрсә җитә Ана булуга.

Хатын-кызның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке Ана булуда… (Презентациянең 9 нчы  слайды).  

IV. Риваять тыңлау. «Ана йөрәге». (салмак кына музыка астында укучы укый).

Бер яшь егет үлеп бер гүзәлгә гашыйк булган. Ләкин, кыз егетнең мәхәббәтен кабул итә алмаган һәм теләктәшлек белән  җавап та бирмәгән. Көннәрдән бер көнне кыз егеткә мондый боерык бирә:

  — Әгәр син мине чыннан да яратасың икән, күкрәгеннән  әниеңнең йөрәген  ал һәм миңа алып кил, — ди.

Егетнең мәхәббәте көчле булган күрәсең, ул әнисен үтерә һәм  йөрәген кулына тотып кыз янына чаба. Барган вакытта нәрсәгәдер абынып егыла, шул чак Ана йөрәге телгә килә:

    — Балам, берәр җирең авыртмадымы, тезләрең сыдырылмадымы? — ди.    

Укытучы: Укучылар, әйдәгез, әниләрне саклыйк, олылыйк, хөрмәтлик. Безнең аларга карата мөнәсәбәтләребез гел Матур булсын!

V. Нәтиҗә.

Укытучы: Әсәрнең әһәмияте нәрсәдә? (эстетик кыйммәте (сәнгать әсәре буларак),  тәрбияви әһәмияте, әлеге әсәрнең әдәбиятта тоткан урыны турында сөйләшү)

Укытучы: Илдар Юзеевның фикерен ничек дәлилләрсез? (Презентациянең 10 нчы  слайды).  
Укучы:  Шагыйрь     хаклы,     Ә.Еники — кешенең     күңел кичерешләрен бөтен нечкәлекләре белән белгән язучы.

VI. Билгеләр кую.

V. Өй эше: «Сезнең өчен ут йотам,

                     Уйлап карагыз, балам» (шагыйрь Муса Җәлилнең әнисе Рәхимә Җәлилованың балаларына язган шигъри хатыннан өзек) исемле кыска иҗади инша язып килергә. Уңышлар сезгә!

Файдалану өчен материал: Т.Миңнуллин. Кырларым-тугайларым // Пьесалар җыентыгы. — Казан, 1982, 22-26 битләр.

Тема: Әмирхан Еники. “Матурлык” хикәясе.

Максатлар:
1. Фәнни максат: «Матурлык» хикәясенең эчтәлегенә төшендерү,сәргә анализ ясау алымнарын кулланып, хикәянең тәрбияви    әһәмиятен    билгеләү, анда    күтәрелгән мәсьәләләрнең хәзерге вакытта да мөһим икәнлеген күрсәтү.

2. Коммуникатив максат: укучыларның сөйләм телләрен баету, үз фикереңне төгәл, билгеле рәвештә сөйләргә юнәлдерү, сөйләм культурасын үстерү.

3. Тәрбияви максат: укучыларда   ата-анага карата миһербанлык тәрбияләү, укучыларда матур әдәбиятка мәхәббәт уяту.

II. Бурычлар:

1.Дәрестә алган белемнәрне һәм күнекмәләрне тормышта куллана белү.

III.Укыту принциплары:

1. Дидактик принциплар:фәннилек, күрсәтмәлелек, предметара бәйләнеш.

2. Лингвистик принцип:функциональ.

3. Гомумметодик принциплар: коммуникатив, ситуатив-тематик.

IV. Укыту ысулы: өлешчә эзләнү.

V. Дәреснең төре:яңа материалны өйрәнү.

Җиһазлау: презентация, дәреслек, сүзлек.

Әдәбият исемлеге:

Татар әдәбияты : рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку д-лек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 6 нчы с-ф. Ике кисәктә. 1 нче кисәк / Ф. Ф. Хәсәнова, Г. М. Сафиуллина, М. Я. Гарифуллина [рәссамы Фәридә Ризаева]. – Казан : “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2014. – 231 б. : рәс. б-н.

Дәрес планы

I.Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

1. Исәнләшү. Сыйныфта уңай психологик халәт тудыру. Укучыларны дәрескә әзерләү. Сыйныфтагы укучыларның булу-булмавын билгеләү.

2. Актуальләштерү.

3.Уку мәсьләсен кую (Әмирхан Еникинең тормышы һәм иҗаты турында искә төшерү, “Матурлык” хикәясенең укыган өлешенен эчтәлеген сөйләү).

II.Уку мәсьәләсен өлешчә чишү( “Матурлык” хикәясенең эчтәлеген сөйләүне дәвам итү, әлеге хикәя караган сораулар бирү, әңгәмә алып бару, хикәя анализ ясау, әлеге әсәр тексты белән турдан-туры эшләү).

III.Рефлексив бәяләү.

  1. Гомуми нәтиҗә.
  2. Үзбәя.
  3. Өй эше.
  4. Алдагы дәрескә проблема кую.

Дәрес конспекты

I.Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

-Исәнмесез, хәерле көн,укучылар! Бүген безнең татар әдәбияты дәресе. Бүген безгә дәрескә кунаклар да килгән. Әйдәгез, иң элек кунаклар белән исәнләшик һәм бер-беребезгә уңышлар телик.

— Үткән дәрестә без сезнең белән Ә.Еникиның иҗаты һәм тормыш юлы белән таныша башладык. Үткән дәресне без Әмирхан Еники белән таныштык,аның тормыш юлы һәм иҗаты белән, аның нинди әсәрләр язганын белдек. Аның иҗатында бүтәннәрнекенә караганда тирән мәгънә ята. Хәтта кайчандыр аңа шелтә ясаган булганнар, аның әсәрләре билгеле бер сыйфатларга хас булсын диеп, ләкин Әмирхан Еники күңеле ничек әйткән, шулай эшләгән. Ягъни үзенең әсәрләрен язганда да билгеле бер кануннарга буйсынмаган. Тагын бер үзенчәлекле момент: аның әсәрләрендәге геройлар затлы булганнар. 90 яшькә җитеп, үзеннән соң шундый бай әдәби мирас калдырган. Татар милләте өчен бик бай һәм мөһим мирас.

II.Уку мәсьәләсен өлешчә чишү.

— Ә хәзер әйдәгез сөйләшүне әсәрнең үзенә юнәлтик.Өй эшен тикшереп үтик. Әсәрнең эчтәлеген берничә җөмлә белән сөйләп китегез эле. (Укучылар җавабы)

-Алдыгызда әдәби әсәргә анализ үрнәге. Эш барышында без бу анализ үрнәгенең кайбер өлешләренә тукталып китәрбез.

-Әсәрнең исеменә игътибар итик әле. Ничек атала? Сез «матурлык» дигән төшенчәне ничек күзаллыйсыз? (укучылар җаваплары.Табигать матурлыгы, кешенең матурлыгы, кешенең күңел матурлыгы, тирә — юнь матурлыгы һ. б)

 Укытучы:Җавапларыгызны хуплыйм. Ә “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә менә болай аңлатма бирелгән.

1. Матурлык – гүзәл, күңелгә рәхәтлек бирә торган нәрсә (күренеш,эш, тормыш һ.б.); матур, сокланырлык урыннар (табигатьтә, матур әдәбият әсәрләрендә).

2. Ягымлы, сөйкемле, үзенә җәлеп итә торган тышкы кыяфәт; кеше характерындагы, эшчәнлегендәге хуплана торган сыйфат.

Йомгаклап шуны әйтәм: матурлык -бик тирән мәгънәле төшенчә ул. Шушы халык мәкальләрен укысак, матурлыкның чын мәгънәсенә төшенә алабыз. (мәкальләр уку). Мәкаль: Матурлык — күлмәк белән сәдәфтә түгел, оят белән әдәптә 

Укытучы: Укучылар, әйдәгез, бу әсәрнең жанрын билгеләп үтик. (әдәби әсәргә анализ үрнәге буенча).

Укучы: Бу әдәби әсәр хикәя жанрына карый, чөнки сөйләп бирүгә, хикәяләүгә нигезләнгән, катлаулы булмаган вакыйгаларны сурәтләгән кечкенә күләмле жанр төре.

Укытучы: Хикәянең темасын билгелик. Ягъни без әсәр нәрсә турында дигән сорауга җавап табабыз. Ә.Еники үзенең бу әсәрендә «Матурлык» темасын ничек итеп ача соң? Авторның матурлыкны нинди мәсьәләләр аша күтәргәнен әйтеп китик.

Укучылар: Әсәр матурлык турында. Кешенең эчке матурлыгы. Бәдретдиннең күңел матурлыгы. Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы. Гаилә мөнәсәбәтләренең матурлыгы. Табигать матурлыгы турында.

Укытучы. Төркемнәрдә шушы мәсьәләләрне тикшереп китик әле.

                 1 төркем — Бәдретдиннең күңел матурлыгы( Бәрдертдин нинди герой? аның күңел матурлыгы нинди эш-гамәлләрдә күренә?);

                 2 төркем –Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы; (Бәдретдиннең әнисенә мөнәсәбәте ничек? Ул иптәшләренә әнисен күрсәтергә ояламы? Ни өчен?)

                 3 төркем – табигать матурлыгы(табигать матурлыгын тасвирларга. Тургай символик образы) (Тышкы яктан караганда, тургай да бит кечкенә, соры, ямьсез генә бер кошчык. Ә күпме моң, тирән сагыш чагыла аның сайравында.Димәк, чыннан да, әһәмият тышкы матурлыкта түгел, ә күңелдә, йөрәктә, уйларда. «Кешеләр! Тышкы яктан чибәр булмасагыз да, кимсенмәгез, хурланмагыз. Тышкы матурлык ул әле берни дә түгел. Эчке дөньягыз матур булсын, игелекле, ярдәмчел булыгыз. Тик шул чакта гына үзеңне чын мәгънәсендә бәхетле, рухи яктан бай кеше итеп хис итеп була. Эчке дөньясы ямьсезләрдән сакланырга кирәк», — дип әйтергә тели әдип.)

Укытучы: Хикәянең формасына игътибар итик әле. Кем исеменнән сөйләнә?

Укучы: Хикәядәге бөтен вакыйгага геройларның берсе бәя бирә. Без дә һәр күренешне аның күзе белән күрәбез. Ләкин бу күз шәкерт күзе түгел, ә карт әдип күзе. Карт әдип шәкерт чагын исенә төшереп, шул шәкерт чагындагы хисләренә үзенең өлкән кеше хисләрен дә өстәп сөйли.

УкытучыХикәядә нинди вакыйгалар сурәтләнә?

Укучы: Берсе табигать күренеше, икенчесе Бәдретдин өендәге вакыйга.

Укытучы: Хикәядә күренеп торган конфликт, ягъни каршылык бармы?

Укучы: Бар. Ямьсезлек — матурлык каршылыгы.

Укытучы:Матурлыкны шәкерт ничек күрә? (ул урыннарны табып уку) Табигать хикәядә кабатланып бирелә. Ни өчен икән?

Укытучы: Шушы матурлыкка нәрсә каршы куела?

Укучы. Бәдретдиннең өе һәм өй эчендә герой-шәкерт күргәннәре. Ләкин беренче күргәндә ямьсез, чирканчык булып тоелган ямьсезлек тора-бара матурлыкка әйләнә бара. Лирик герой-шәкерт башта аптырый, аннан соң гаҗәпләнә, бу матурлыкка соклана.

-Герой-шәкерт матурлыкны нидә күрә соң? Матурлык кайда? Бәдретдиндәме? Аның әнисендәме? Әллә әтисендәме? (Барысында да. Ләкин бу матурлык аерым-аерым матурлык түгел. Ул бу иске өйдәге ямьсез, имгәнгән кешеләрнең үзара мөнәсәбәтендә. Өй эчендәге «гади, табигый, җылы-якын мөнәсәбәттә». Шушы өй эчендәге хәерчелек, ятимлек эченнән, чәчәк кебек, бу кешеләрнең үзара татулыгы, яратышуы, мәхәббәтләренең табагыйлеге үсеп чыга. Лирик герой шуны күреп ала. Бәдретдин әнисенең ямьсезлегеннән дә, гариплегеннән дә, бабасының сукырлыгыннан да,әтисенең мескенлегеннән дә уңайсызланмый. Бу кимчелекләрне ул бөтенләй күрми. Өйдәге бу мескенлекләр зур мәхәббәт астында күмелеп калал(укучылар бу ямьсез ананың күзләре турында язылган урынны табын укыйлар,98нче бит, өстән өченче абзац)

Укытучы: Хикәянең сюжетына игътибар итик. Вакыйгалар үстерелешен, кульминацион ноктасын, чишелешне билгеләп китик әле.

Укучылар:(Экспозиция -1,2 нче абзацлар; вакыйгалар  үстерелеш- Бәдретдиннең кем   икәнен    ачыклау; кульминация — ананың йөзен күреп, шәкертләрнең тетрәнүе; чишелеш — куелган сорауларга җавап бирү һәм соңгы җөмлә.)

-Бәдретдин әнисенең гариплегеннән уңайсызланамы? (Юк, уңайсызланмый, киресенчә, ул әнисен шәкертләр  янына дәшеп ала, чәй ясавын үтенә)        

-Әйе, укучылар, әгәр әнисеннән уңайсызланса, оялса ул әнисен кимсеткән     булыр иде. Бәдретдин әнисеннән уңайсызланмавы белән аны зурлый.  

 — Бәдретдиннең әнисенә булган  хөрмәте, яратуы тагын нәрсәдә күренә?    (Күз карашында)        

Беренче үгет экранга чыга. Бер укучы укый.

«Ата-ананы мыскыллау иң зур гөнаһлардан санала. Шулай ук балалар башкаларның ата-анасын да мыскыл итмәскә тиеш.» Риза Фәхретдин.

Укучылар, ә шәкертләр үзләрен ничек тоталар? (Алар үзләрен бик әдәпле, тыйнак тоталар. Аларның Бәдретдингә   карата ихтирамнары тагы да арта) Әнисенә карата шәкертләр нинди фикердә? (Алар башта куркып, чирканып куялар, шулай да Бәдретдиннең әни сәнә булган ихтирамы аларда горурлану    хисе уята. Әнә нинди ул үстергән бит ул!)    

-Алар аны ямьсезгә саныйлармы? Шул урынны табып укыгыз әле.(Бер укучы кычкырып укый.)

-Әнисенең матурлыгы нидә соң? (Бәдретдиндә. Улы тәртипле, инсафлы.Улы- аның горурлыгы, дәвамчысы.) 

Укытучы. Әнисе ни өчен Бәдретдин белән горурлана? Бәдретдин горурланырлык шәкертме? Сез ананың бу хисе белән килешәсезме? Бәдретдин горурланырлык шәкертме? Бу образга характеристика биреп китик әле(Бәдретдингә характеристика бирү, китапта булган аңа тасвирламаны табалар).

Укытучы. Бәдретдиннең скрипкада уйнавы әллә ни түгел. Көе дә чеби тавышы кебек кенә чыга. Шәкерткә ул «бик ягымлы, бик тансык» булып яңгырый. Ни өчен? (Бәдретдиннең скрипкада уйнавы дусларына бик ошый, чөнки скрипка моңнарында алар дусларының әнисенә булган мәхәббәтен, әнисенең улы белән горурлануын күрәләр. Искә төшерик: улы өнисеннән: «Ни уйныйм?» дип сорый. Бала өнисенең яраткан көен уйный. Анага ул көйдән бигрәк улының шул көй аша күрсәткән хөрмәте, җылылыгы кадерле. Әйтерсең, шул көй аша ана белән бала үзара аңлаша, сөйләшә. Менә ни өчен бу көй шәкертләргә дә бик тансык булып тоела.)

-Хәзер Риза Фәхретдиннең икенче  үгетен укыйк. (Экранга чыга, бер укучы укый«Бала ата-ана белән итагатьле һәм
 йомшак сөйләшергә тиеш.» Риза .Фәхретдин
.        

—        Бәдретдиннең әти-әнисе белән  мөгамәләсе нинди?Ул алар белән ничек сөйләшә?Ул әти-өнисенә бик яратып, «әнкәй, әткәй»-дип, бабасына «бабакай»-дип эндәшә Шул урыннарын хикәядән табып укыгыз әле. (Укучылар табып укыйлар) 

Укытучы. Хикәя соңында мондый сүзләр бар: «Бу йортның безгә билгесез ниндидер тирән сере, — бәхетсезлегеме, фаҗигасеме, әллә без аңлаудан гаҗиз бөек бер өмете -бәхетеме торып калды». Җавап бирегез: чыннан да, кайсы? Фаҗигасеме, бәхетеме? (Укучылар җавабы: бәхете)

Башта «Бәхет нәрсә ул?» дигән сорауга җавап бирик. (Бәхет ананың баласында үзенә карата хөрмәт, ярату күрүендә, баласының уңган булуын күрүендә. Бәдретдиннең ярата белүендә, үзен шулай ярата белә торган әнисе булуында. Бәхет ул байлык та, кычкырып торган шатлык та түгел, ул кешенең кеше була белүендә.)

Укытучы:Укучылар без   өлкәннәргә,ятимнәргә, язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә игътибарлы,ихтирамлы булырга тиешбез. Аларга кулыбыздан килгән кадәр ярдәм итик.

-Әсәрне йомгаклап, идеясен дә билгеләп үтик. Язучы нәрсә әйтергә теләгән?

( Язучы бу хикәясендә бала белән ана арасында булган мәхәббәт матурлыгын, бөеклеген әйтергә теләгән).

-Бик күп шагыйрьләр, язучылар әни турында дан җырлаган.”Әни”,”әнкәй” сүзләре кайсы гына телдә әйтелсә дә,ул һәркемгә якын, изге сүз. Баланың шатлыгын, кайгы-хәсрәтен дә алар уртаклаша. Акыллы киңәшен дә бирә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең шундый сүзләре бар: «Ата-аналарын риза кылучы балалардан Аллаһы Тәгалә дә риза булыр». Укучылар, сездә әти-әниләрегезгә игътибарлы булыгыз,аларны яратыгыз, чөнки «Ата-анасын зурлаган үзен зурлаган булыр.», — ди халык мәкале.

Рефлексия

— Ә хәзер дәресебезгә йомгак ясап китик. Без бүген дәрестә нәрсә өйрәндек?….нәрсә белдек? …..нәрсә аңладык? (Укучылар җавабы)

Өй эше: “Әнкәйне сайлап алмыйлар —бердәнбер генә бит ул!” (Р.Миңнуллин шигыреннән өзек) исемле күп күләмле булмаган инша язып килергә.

Әнкәйне сайлап алмыйлар

Әнкәсен, бик теләсә дә,
Сайлап алалмый кеше.
Әнкәйләрне Ходай бирә,
Ул фәкать Ходай эше!

Әнкәй ул чит-ят булалмый, —
Газиз генә булала!
Безнең өчен ул — Илаһи,
Безнең өчен ул — Алла!

Әнкәй ул гади булалмый, —
Гүзәл генә булала!
Әнкәеңә мәхәббәтле,
Мәрхәмәтле бул, Бала!

Әнкәй күңеле, һай, сизгер —
Барсын да белә бит ул…
Әнкәйне сайлап алмыйлар —
Бердәнбер генә бит ул!

Дәрестә тырышып эшләвегезгә рәхмәт.

Мәкальләр

Татар халкында шундый мәкальләр бар:

1)Төсең кара булса да, күңелең ак булсын.

2)Анаң кем генә булмасын, ул башкалардан газизрәк.

3)Ата-анасын зурлаган үзен зурлаган булыр.

4)Ана хакын уч төбендә тәбә куырып ашатсаң да кайтара алмассың.

Әдәби әсәргә анализ тәртибе

1. Жанры.
2. Темасы (әсәр нәрсә турында?).
3. Идеясе (автор нәрсә әйтергә теләгән?).
4. Проблемалар.
5. Сюжет элементлары (пролог – экспозиция – төенләнеш – вакыйгалар үстерелеше – кульминация – чишелеш – эпилог).
6. Образлар системасы (төп һәм ярдәмче, актив һәм пассив, уңай һәм тискәре).
7. Портрет.
8. Интерьер.
9. Табигать күренешләре.
10. Әсәр кем исеменнән сөйләнә?
11. Әсәрнең теле.
12. Әсәрнең әһәмияте:
— эстетик кыйммәте,
— тәрбияви әһәмияте,
— әсәрнең татар әдәбиятында тоткан урыны.

Әдәби әсәргә анализ тәртибе

1. Жанры.
2. Темасы (әсәр нәрсә турында?).
3. Идеясе (автор нәрсә әйтергә теләгән?).
4. Проблемалар.
5. Сюжет элементлары (пролог – экспозиция – төенләнеш – вакыйгалар үстерелеше – кульминация – чишелеш – эпилог).
6. Образлар системасы (төп һәм ярдәмче, актив һәм пассив, уңай һәм тискәре).
7. Портрет.
8. Интерьер.
9. Табигать күренешләре.
10. Әсәр кем исеменнән сөйләнә?
11. Әсәрнең теле.
12. Әсәрнең әһәмияте:
— эстетик кыйммәте,
— тәрбияви әһәмияте,
— әсәрнең татар әдәбиятында тоткан урыны.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Новое и интересное на сайте:

  • Матсто егэ профиль 2022 математика
  • Матсто варианты егэ
  • Матросы сбросили с правого борта яхты егэ
  • Матрос второй статьи круглов небольшой тощий сочинение егэ новиков прибой
  • Матричный синтез днк егэ

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии