Мэхэббэт турында сочинение

14 нче февраль – Гашыйклар көне.

Мәхәббәт  — дөньяда булган
иң изге хисләрнең берсе. Һәрбер йөрәк аны яңарта. Ә кайбер йөрәк аны  биш-ун кат һәм аннан да күбрәк мәртәбә
яңартадыр әле. Һәр кыз үзен Зөһрә, ә егет Таһир итеп тоеп, сафлыкка, матурлыкка
омтыла, үз йолдызын эзли. Ә бер-берсен табып өлгергән йөрәкләр мәхәббәт
диңгезендә йөзәләр. Ә нәрсә соң ул МӘХӘББӘТ? Минемчә, һәр йөрәк аны үзенчә
аңлый, үзенчә кабул итә, бу, билгеле, кешенең рухи дөньясыннан тора. Гасырлар
буе бөек философлар, галимнәр, язучы-шагыйрьләр әлеге сорауга җавап эзләп баш
ватканнар, әмма әлегә хәтле берәү дә мәхәббәтнең төгәл формуласын яки
кагыйдәсен уйлап тапмаган. Татар язучысы Әмирхан Еники әйтүенчә: «Мәхәббәт
  ул йөрәк эше. Бернинди исәп-хисап
мәҗбүр итү, көчләү, ялыну-ялвару белән тудырып булмый аны. Туса ул, чәчәк
бөресе ачылгандай, бары үзеннән-үзе һәм үз вакыты белән генә туа”. Шуңа күрә,
әгәр мәхәббәтнең асылына төшенергә теләсәң, акыллы һәм тәҗрибәле кешеләрнең
язмаларын укырга кирәк. Аларның фикерләре белән танышкач, кайберсе белән
килешәсең, я бәхәскә керәсең, я мәхәббәтнең уйдырма булуына инанасың. Ә
мәхәббәт турында канатлы сүзләр бик күп, мәсәлән, Нури Арслан:” Мәхәббәткә
рөхсәт сорамыйлар. Мәхәббәткә рәхмәт әйтмиләр. Ул бүләк тә һәм бурыч та түгел, мәхәббәтне
гаеп итмиләр”,- дип ышандыра. «Мәхәббәт дигәннәре шундый четерекле нәрсә инде
ул. Ашыксаң – ялгышасың, сабыр итсәң – соңга каласың”, — дип уйлый Ләбибә
Ихсанова.  Ә менә Хәй Вахит: ”Чын
мәхәббәт бер генә тапкыр, бер генә кешегә була”, — дип кырт кисә.  Ә. Еники беренче мәхәббәтне бөтенләй санга
сукмый кебек, ул:”Яшь чактагы беренче мәхәббәт бит ул күп вакытта беренче исерү
генә булып чыга. Ә чыны соңрак, акылга утыргач, ак белән караны аера башлагач
килә… Чын ярату ул бары йөрәк эше генә түгел, ул – акыл эше дә. Яратканда,
кешене кашына да күзенә генә карап яратмыйлар. Мондый ярату балалыктан чыкмаган
яшүсмерләрдә генә була. Яратканда, кешенең акылын да, характерын да, кем булуын
да, ниһаять, эшен, кәсебен дә яраталар. Боларның барысын да йөрәк әллә сизә,
әллә юк, ә менә акыл аңларга, акыл белергә тиеш. Кеше үз хисенә үзе хуҗа була
ала. Димәк, ярату хисе дә — кешенең үз ихтыярында: теләсә — ярата ала, теләмәсә
— юк”, — дип уйлый.  Мөсәгыйт Хәбибуллин
да аның фикере белән килешә кебек: «Яшьлектәге мәхәббәт – язгы ташу гына бит
ул”, — ди. Бу абыйларның сүзләренә каршы Әхсән Баяныкы фикерен алсак:
”Мәхәббәттән күз яшьләре түгелгән чаклар… Кайда алар? Ул чактагы
көчсезлегемнән хәзер дә оялам. Инде тынычмын. Ләкин элекке белән чагыштырганда
бәхетлеме мин?” – дип икеләнә бит ул… Бәлки, дуслар, «Нәрсә ул мәхәббәт?”
дигән сорауга җавап эзләп баш ватканчы, бары тик парларыгыз белән яратышып,
бер-берегезне хөрмәтләп яшәргә генә кирәктер. Үзеңне бәхетле итеп тояп өчен
сәбәп табылып кына тора бит, мәсәлән, 14 нче февраль – Гашыйклар көне. Ни өчен
сезгә бу көнне сөеклегезгә бүләк әзерләп, ярату хисләрегезне әйтмәскә?! Гомер
бит ул тиз үтә, иртәгә калдырсагыз соң булмасмы, үкенмәссезме?!

Р.КАНГАЗИНА.

Әйе, чыннан да, нәрсә соң ул бәхет? Һәркем үз-үзенә шушы сорауны бирәдер. Кемдер бәхетне рухи байлыкта, кемдер сау-сәламәт булуда, кемдер дуслар күплектә, мәхәббәтен табуда, гаиләдә, хезмәттә, әти-әнисе исән булуда, матди яктан тәэмин ителүдә күрә. Алар, бер-берсе белән тоташып, бәхет чылбырын тәшкил итәләр. Санаганнарның берсе генә булмаса да, бу алтын чылбыр…

Кош — очар, кеше бәхет өчен яратылган, ди бит халкыбыз. Әйе, чыннан да, кеше гомере буе үз бәхете өчен көрәшеп яшәргә хаклы. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә дә бит: бәхет — тулы канәгатьләнү халәте һәм хисе, диелгән. Бәлки, бәхет — азрак михнәт күреп, күбрәк рәхәт кичерүдер. Ләкин, бәхетсезлек күрмичә, бәхетле булып булмый бит. Күрәсең, бәхет төшенчәсенә кешеләр үз тормышы тәҗрибәсеннән чыгып бәя бирә.
«Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә», «Бөтен илнең тормышы яхшырганда гына без бәхетле була алабыз икән», «Бәхетсезләргә ярдәм итү, аларга кул бирү — бәхетле булуның бер шарты ул» дигән сүзләрне дә әйткән олуг әдипләребез Габдулла Тукай һәм Фәтхи Бурнашлар. Шулай ук татар әдәбиятында да бәхет төшенчәсе һәм аның кеше тормышында нинди роль уйнавы турында язылган әсәрләр бик күп. Мәсәлән, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф», Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр», Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр», Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме», Фәнис Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» һәм башкалар.
«Нәрсә соң ул бәхет?» — дигән сорауга депутат һәм яраткан шагыйребез Разил Вәлиевнең дә фикере бик урынлы: «Бәхет ул һәрвакыт алда була. Гомумән, бәхетле мизгел генә булырга мөмкин. Сагынып сөйләрлек гамәлләрең, дусларың булсын. Бәхет, оҗмах шикелле, һәрвакыт алда. Оҗмах һәрвакыт алга дәшеп тора. Ул шундый хыялый, серле бер көчтер инде. Бүген үзен бәхетле дип санаган кеше, минемчә, бәхетле түгелдер. Ул фәкать шатлык, канәгатьләнү кичерә.Бәхет ул матди хәлдә була алмый, аны тотып карап булмый. Күңел түрендәге хис, рухи халәт ул. Сау-сәламәт, бәхетле булыйк!»
Гомумән, бәхетне мин гел алга омтылып яшәүдә күрәм. Кеше үз алдына куйган ниндидер максатларга ирешеп, яңадан үз-үзенә максатлар куеп, шуңа омтылып яшәве белән көчле. Кешене хыял, өмет яшәтә, диләр бит.
Шәхсән үземә килгәндә, өйдә мин — үз балаларыма, тормыш иптәшемә, ә инде эштә укучыларыма, хезмәттәшләремә кирәк булуымны тоеп яшәвем белән бәхетле.

Аллаһ Раббыбыз Җирне һәм күкләрне, алар арасында булган барча мәхлукатны нинди гүзәл итеп яралткан. Бу гүзәллек эчендә иң камил итеп адәм баласы яралтылган. Үзеңнең кеше булуың, барча мәхлукаттан өстен булуың бәхет түгелмени? Әмма без күп вакыт канәгать була белү хисен югалтып, үзебезне бәхетсез сизәбез. Бу дөньяда яшәү — ул бер сәяхәт. Сәяхәт итүче үзе белән никадәр күп әйбер алса, аңа хәрәкәтләнү өчен уңайсыз була. Ул иркен сулап, рәхәтләнеп йөрсен өчен әйберләренең җиңелчә һәм җитәрлек кенә булуы шарт. Ә без еш кына бик күпне телибез, теләгебез үтәлгән саен, нәфсебез тагын да арта төшә, һәм тынычлыгыбызны югалтабыз, азапланабыз, алдашабыз, урлашабыз, җинаять юлына басабыз, кешегә бирелгән гүзәл сыйфатларны да югалтып бетерәбез. Хәтта үзебезнең иң якыннарыбыз булган әти-әниебез, туганнарыбыз белән дошманлашабыз һәм араларны өзәбез. Иң кызганычы — барча нәрсәне юктан бар иткән һәм ике дөньяның хуҗасы булган Аллаһ Раббыбызны дә онытып җибәрәбез, иманыбызны байлыкка алыштырабыз.

Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә (14 нче «Ибраһим» сүрәсе, 7 нче аять): «Минем биргән нигъмәтләремә шөкрана кылучыларга Мин нигъмәтләремне арттырып бирермен, көфранә кылучыларга, зарланучыларга газабым каты булыр», — диде. Димәк, нигъмәтләребез күп булсын, үзебез дөньяда һәм Ахирәттә бәхетле булыйк, дисәк, иң элек барына канәгать булырга һәм шөкрана кылырга кирәк. Күзләребез күрә, колаклар ишетә, ис сизәбез, тәм тоябыз, йөрибез, кулларыбыз белән төрле эшләр эшли алабыз, бәхет түгелмени? Матур-матур йортлар төзеп, матур келәмнәр, җиһазлар алабыз. Аларны күзебез күрмәсә, бу гүзәллектән безгә рәхәтлек булыр идеме? Кош сайрауларын, чишмә челтерәвен, яңгыр шыбырдавын тыңларга яратабыз. Әгәр ишетмәсәк, болар безгә шатлык китерер идеме? Матурдан-матур киемнәр алып, кешеләр янында мактанып йөрергә яратабыз. Аякларыбыз йөрмәсә, өйдә утырсак, кирәк булыр идеме икән безгә кыйммәтле туннар? Сау-сәламәт булуыбыз зур бәхет икән, ә без шуңа шөкрана кылабызмы? Канәгатьме?

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә:
«Һәркем үзенең һәр буыны өчен һәркөнне сәдака бирсен. Ике дошманны килештерү — сәдака, юлчыга ярдәм итү — сәдака, яхшы сүз — сәдака, намазга баручының һәр адымы — сәдака, юлда кешеләргә комачаулык ясаучы әйберне алып куюың — сәдака», — дип әйтте.

Бу хәдистә иң беренче итеп ике дошман кешенең арасын төзәтү турында әйтелә. Кайсы да булса бер җирдә, бер авылдамы, бер коллективтамы, үзара дошман ике кеше бар икән, аларны килештерү — фарыз-кифая. Әгәр алар дошман хәлендә яшиләр икән, авылның бар халкы, яки бөтен коллектив гөнаһлы була, һәркем көченнән килгәнчә аларны дуслаштыру өчен тырышырга тиеш. Бу очракта ялганлау да гөнаһ түгел. Ә без нишлибез? Ике кеше арасында низаг чыкканын, яки үпкәләшкәнен белсәк, әле бер якка, әле икенче якка куәт биреп, шуннан сөенеч табып яшибез.

Оныта күрмик, бервакыт безгә дә шулай «куәт» бирүчеләр табылыр. Әмма изгелек эшләү өчен дуслаштыру нияте белән үзара дошман булган кешеләрне эзләп йөрү дә кирәкми. Кайберәүләр әйтер: «Безнең авылда андый кешеләр юк, мин ничек итеп сәдака бирим, кемне дуслаштырыйм», — дип. Пәйгамбәребез: «Сәдаканы үзеңнән башла», -диде. Әйдәгез, үзебездән тотыныйк. Бәлки күңелебездә күпмедер көнчелек, хөсетлек, кемгәдер үпкәбез, кемнеңдер уңышыннан көнләшү бардыр. Менә шушы хисләр безне эчтән корт кебек кимерә бит. Гүзәл дөньяда яшәвебезне кыенлаштыра, авыруга сабыштыра. Гаеп кемдә? Үзебездә бит. Хисләребезне тезгенли белмибез, кемгәдер юл куя белмибез, кеше сөенеченә шатлана белмибез. Башкаларга килгән сөенечкә ихластан шатлана белсәк, безгә начарлык кылганнарны чын күңелдән гафу итә алсак, шөкрана кылучы да, сәдака бирүче дә, араларны төзәтүче дә булырбыз, иншаллаһ.

Юлаучыга, сәфәрдәге кешегә булышу, ярдәм итү дә — сәдака. Юлга чыккан кеше үз авылыннан, танышларыннан читтә була, һәм инде ниндидер уйламаган-көтмәгән мәшәкать килеп чыкса, бөтенләй ят булган бер кеше аңа ярдәм кулы сузса, әлбәттә, юлаучы чиксез шатлана. Ярдәм итүче дә — зур игелек кылучы, ягъни сәдака бирүче санала. Бүген әле һәркемнең дә машинасы юк, кешеләр очраклы машинага ышанып юлга чыгарга да мәҗбүр.

Машинада баручылар истә тотсын иде: юл кырыенда кул күтәреп торучыны игътибарсыз калдырмыйк. Килер бер көн, кулларыбызны күтәреп Аллаһтан нидер сорарбыз. Безнең күтәрелгән куллар ул көнне буш калмаслармы? «Теләгем кабул булмады», — дип ул көнне кемгә үпкәләрбез? Без Аллаһның биргән нигъмәтенә шөкрана кылучы булырбызмы?

Халык: «Яхшы сүз — җан азыгы, начар сүз — баш казыгы», — ди. Ә без күркәм сүзләр әйтәбезме? Аны кемнәргә әйтәбез? Өйдә якыннарыбыз белән матур итеп сөйләшеп утырабызмы, әллә хуҗаларыбыз алдында ялагайланыр өчен генә итагатьле булып, игелекле сүзләр кулланабызмы? Бүген: «Бик саваплы бер дога укыйсым, өйрәнәсем килә, сүрәләрнең кайсын укысам, саваплырак булыр икән?» — дип йөрүчеләр күп. Әгәр саваплы буласың килә икән, башкалар белән күркәм мөгамәләдә бул, ихлас сүзләреңне кызганма, башкаларны хөрмәт ит, кимчелекләрен гафу ит. Үзеңне яныңдагы кеше урынына куеп кара. Үзеңне яратасың икән, башкаларны да ярат. Үзең күркәм сүзләр ишетәсең киләме, башкаларга да шундый сүзләр ишеттер. Берәр кешенең кимчелеген күреп, эчең поша икән, ә синең үзеңдә дә күпмедер кимчелек бардыр, башкаларның да сиңа ачуы чыгадыр, шуңа тизрәк төзәлергә тырыш. Әллә үзгәрә алмыйсыңмы? Алайса, башкаларга ник үпкәлибез?

Әти-әниебезгә, хатыныбыз, балаларыбызга матур сүзләрне күпме әйтәбез? Хәлләрен сорашып, сөйләшеп утырабызмы? Пәйгамбәребез: «Үзеңнән соң сәдака гаиләңә тиеш», — диде. Кешеләр янында матур булып кылансаң да, Аллаһ каршында тәкъва булам, дип тырышсаң да, гаиләңне кайгыртмасаң, алар белән күркәм мөгамәләдә була алмасаң, яки кешеләрнең үзеңә файдалы булганнары белән генә үзеңне күркәм тотсаң, бу изгелекме, әллә монафикълыкмы? Аллаһ кешене гүзәл сурәттә яралтты, аның сүзләре дә үзенең асылына муафикъ булырга, Аллаһ аңардан канәгать калырлык күркәм булырга тиеш. Аллаһ Раббыбыз Коръәндә (2 нче «Бәкара» сүрәсе, 263 нче аять): «Яхшы сүз рәнҗеп биргән хәердән яхшырак», -диде.

Әлбәттә, сәдаканың иң әҗерлесе һәм мәҗбүрие — фарызларны үтәү һәм хәрамнан тыелу. Акылның шөкранасы — намаз, сәламәтлекнеке — ураза, байлыкныкы — зәкят, хаҗ. Аллаһның биргән нигъмәтләренә шөкрана кылучы фарызларны үтәүдән, хәрамнардан тыелудан зур сөенеч таба, аның барча күзәнәкләренә дә шатлык иңә, чөнки Раббылары каршындагы бурыч үтәлде. Дөнья яралтылганда яралтылып, Раббысын күргән һәм иман китергән җан Җир йөзендә намаз вакытында Хак Тәгалә белән кавыша. Шуңа күрә дә намаз укучылардан нур бөркелеп тора. Намаз укучының җаны тантана итә. Ә укымаучының җаны — хәсрәттә. Ул әллә нинди байлыклар, кәеф-сафа корулар, исерткеч эчемлекләр белән җанын тынычландырмакчы була, әмма булдыра алмый. Җаны тынычсыз кеше канәгать була алмый, андый бәндәдә нур булмас. Шуңа күрә намаз укучы гыйбадәткә бәйрәмгә әзерләнгән кебек хәстәрен күрә, җаны Раббысы белән очрашуга әзерлек тантанасын кичерә. Ихластан намаз укучы кеше гыйбадәт урынында үзен Раббысы белән янәшә хис итә. Ул вакытта аның өчен Аллаһ кайдадыр еракта түгел, ә каршысында, янында, һәм инде ул үзе гүя җирдә түгел, ә күкләргә күтәрелә. Намаз укучы инде үзен дөньяның барча мәшәкать-борчуларыннан, ваклыкларыннан өстен итеп сизә, аның күңеле аркылы Раббысының барча сыйфатлары һәм гүзәл исемнәре үтә һәм ул чиксез бәхетле булу хисен кичерә. Андый кешенең намазда әйткән һәр зикере, догасы, һәр укыган сүрәсе аның үзенә генә түгел, ә янәшәсендәге кешеләргә, барча мәхлукатка сөенеч-шатлык китерә. Менә шул инде чын намаз була һәм без шуңа омтылырга тиеш. Ашыгабыз, чабабыз, дөнья куабыз, әйдәгез, әз генә тукталыйк, ял итеп алыйк, тәнебезгә генә түгел, җаныбызга да Раббысы белән очраштырып, рәхәтлек бирик. Бер көн килер, без куа торган дөнья безне үзеннән куар. Аллаһ кушканча яшәмәсәк, җаныбыз Раббысы каршына ничек кайтыр, мәңгелегебездә үзен ничек хис итәр?

Һәр буынның сәдакасы — намазны мәчеткә барып укуда. Бер көн килер, йөри алмабыз. «Аллаһны искә алырга җыелган кешеләр, шул җыелудан шифа табарлар», — диде Пәйгамбәребез. «Мәчеткә баручының һәр адымына бер савап булыр һәм адымы табан озынлыгы белән үлчәнер» һәм «Мәчеткә баручыга да, аннан кайтучыга да, барган саен да, кайткан саен да Аллаһ Җәннәттә табын әзерләр», — дигән хәдисләр бар. Күзләребез күрә икән, әле аякларыбыз йөри икән, аларның шөкранасы итеп, әлбәттә, мәчеткә йөрик. «Шөкрана кылучыларга арттырып бирермен», — диде Аллаһ Тәгалә. Сәламәтлекне хастаханә юлында гына түгел, ә мәчет юлында күбрәк эзлик. Хакыйкатьтә дә шулай бит: мәчеткә еш йөрүче өлкәннәребез хастаханәгә сирәгрәк баралар. «Караңгыда мәчеткә баручыларның Кыямәт көнендә йөзләре якты булыр», «Азапланып мәчеткә баручыларга әҗер-савап икеләтә булыр», — дигән хәдисләр дә бар. Ә без әле караңгылыкны, әле пычракны, әле яңгырны, әле эссе кояшны сәбәп итеп, мәчеткә бармаска тырышабыз. Әйткәннәр бит: «Теләгән кеше әмәлен таба, теләмәгән кеше сәбәбен таба», — дип. Сәбәпне табарбыз, әмма барысын белеп, күреп торучы һәм Кыямәт көнендә гадел хөкем чыгаручы Аллаһ бар. Аның хозурына баргач, тел түгел, сүзләр түгел, кылган гамәлләребез генә кыйммәткә ия булачак. Шулай булгач, мәчеткә йөрмәвебезгә, намаз укымавыбызга ураза тотмавыбызга, сәдака бирмәвебезгә аклана торган сүзләр сәбәпләр тапмыйк, Аллаһ каршында аларның кыйммәте юк. Тизрәк тәүбәгә килик һәм изге гамәлләр кылыйк, җаныбыз тыныч булыр.

Бүген һәркем диярлек юлда. Кешегә комачаулаучы әйберне алып кую яки чүп ташламау — менә бу да сәдака. Трамвайдан төшкәч, билетыңны җиргә ташладың икән, менә инде бу да иманның зәгыйфьлегенә бер дәлил. Без бүген ничек яшибез соң? Ике күрше, өендәге чүпне нинди дә булса савытка тутырып, урамга чыгарып түгә дә, янәшә утырып урамнарның пычрак, чүпле булуыннан зарлана, тәртип урнаштырмый, дип, авыл җитәкчесен, хөкүмәтне сүгә. Урамнардагы, чирәмлекләрдәге, елга буйларындагы, урман кырыйларындагы чүп өемнәренә карап та иманыбызның ни дәрәҗәдә икәнен билгеләп була. Хәдистә әйткәнчә, без юлда комачаулый торган әйберләрне алып куючы булсак, хәзерге кебек чүпләүче булмасак, үзебез өчен дә, иманыбыз өчен, җәмгыять өчен дә яхшы булыр иде. Җәмгыятькә файдалы икән, димәк, сәдака.

Нәрсә генә эшләсәк тә, әлбәттә, Аллаһ ризалыгы өчен эшләү кирәк. Аллаһ риза булсын өчен тырышып тормышын алып баручы, башкалар сөенгәннән шатлык хисе кичерүче чын бәхетле кеше була. Аллаһ Раббыбыз хакыйкый бәхетебездән аермасын, вакытлыча гына булган дөнья байлыкларын гына бәхеткә санап, җәннәт нигъмәтләреннән мәхрүм кала күрмик. Бәхет ул — дөнья һәм Ахирәт байлыкларын тигез күреп, икесеннән дә тәм таба белүдә.

Ахирәт өчен дип, дөньядан бөтенләй ваз кичү дә дөрес түгел. Дөнья малына Ахирәтеңне алыштыру да акылсызлык. Барысына канәгать булып, шөкрана кылып, Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә насыйп булсын.

Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ,

Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта, — дип шагыйрь бик дөрес әйткән. Әйе, күңел агачына кунган мәхәббәт кошын кешеләрдән яшерү кыен нәрсә: күзләрең һәрчак аны эзли, аякларың ул яшәгән, ул йөргән сукмакларга алып китә… Хисләрне яшь, тәҗрибәсез чакта башкаларга сиздермәү аеруча катлаулы. Язучы әйтмешли, авыз я көлә, я елый шул.

Әмма һәр гашыйк кеше кич саен Борһаннар турыннан бозау эзлидер диеп булмый. Мәхәббәтнең төрлесе була бит. Бар алда әйтелгәнчә хисләре ургылып ташыганнар, бар сабыр гына яратучылар… Җир йөзендә күпме кеше яшәсә, шул кадәр гыйшык бардыр. Һәр мәхәббәтнең үз тарихы, үз төсе була.

Сүзем яратуларын һәр почмакта кычкырып йөргәннәр турында түгел, ә сабыр итеп, түземлек белән сөйгәннәрен көткәннәр, күп еллар яратуларын беркемгә, хәтта ярларына белгертмичә яшәгәннәр хакында. Әйе, андыйлар сирәк, алар турында язучы-шагыйрьләребез дә артык язмый. Шуңа күрә мисалны әдәбияттан түгел, ә тормыштан китерергә кала.

Нәкъ әкияттәге кебек яшәгән, ди, булган, ди, бер кыз. Көннәрдән бер көнне бу кыз гашыйк була. Ләкин ул үзенең яратуын беркемгә дә сиздерми, хисләрен мең кат йозак эченә бикләп куеп сабыр гына ярата. Сөюен белгертергә мөмкинлекләр бик күп булса да, кыз шулай тәрбияләнгәнгәме, әллә башка сәбәпләр аркасындамы, йөрәген ачмый. Гап-гади бу мәхәббәт кыйссасының тарихы ундүрт елдан соң гына тәмамлана. Еллар узып, күп сулар агып, һәр икесенең дә тормышында күп нәрсә үзгәргәч кенә, алар үз хисләрен бер-берсенә җиткерәләр…

Мәхәббәт – бөек нәрсә. Яратуларын һәр адым саен кычкырып йөрүчеләрне өнәп бетермим. Нәкъ җырдагыча аны аклап һәм саклап торырга кирәк.

метки: Мэхэббэт, Татарча, Кандалый, Жырчысы, Хыялымдагы, Турында, Хисен, Буларак

Ответ №1

Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәрендә гаилә, әдәп-әхлак

мәсьәләләреннең күтәрелеше.

Г. Кутуй үзен шагыйрь, драматург, прозаик, публицист, тәрҗемәче буларак таныткан, үз заманының әдәби хәрәкәтендә кайнаган җәмәгать эшлеклесе.

Алга омтылыш, тормышның һәр өлкәсендә зарур үзгәрешләр, гомуми җанланыш, капма – каршы карашлар бәрелеше әлеге сәләте тулы файдаланылмаган хатын – кызны да иҗтимагый яшәеш мәйданына чыгара. Гадел Кутуй исә кордашлары арасында нәфис затларга мәдхия җырлаучы буларак аерылып тора, алданрак бара. Һәм менә нәкъ хатын – кыз бөеклеген данлаган “ Тапшырылмаган хатлар “ повесте аны бөтен дөньяга танытты. Кечкенә генә күләмле, гади итеп язылган әсәр ни өчен бүгенге көндә дә популярлыгын югалтмады! Минем уйлавымча, иң саф, иң олы хис – мәхәббәт хисе, балаларны пар канатлы нигездә тәрбияләү – гаиләнең төп кануны, кешенең күңелен биреп эшли торган һөнәри хезмәте һәм, гомумән, бу тормышта бәхетле кеше булып яшисе килеп яшәү теләге, чорлар, гасырлар, буыннар алышынса да, үзенең асыл кыйммәтләрен, мәгънәсен югалтмый.

Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәренә бүгенге көн күзлегеннән чыгып, әдәп-әхлак каннуннарын, яшәешебезнең асыл кыйммәтләрен, дин нигезләрен, җәмгыятебездә барган үзгәрешләрне аңлап, хөкүмәтебезнең гаиләләрне кайгыртуга йөз белән борылуын күреп заманча бәя бирү актуаль мәсьәләләрнең берсе.

“Тапшырылмаган хатлар” повесте исеменнән үк күренгәнчә, эпистоляр жанрда, ягьни хатлар рәвешендә язылган. Әсәрдә дүрт хат – дүрт сюжет сызыгы бар. Беренчесе – мәхәббәт тарихы, икенчесе – гаилә тарихы, өченчесе – хезмәт юлы тарихы, дүртенчесе – бәхетле булырга теләү тарихы. Бу тышкы бүленеш кенә түгел, бәлки идея-композицион бүленеш. Һәр хат повестьта күтәрелгән проблеманың билгеле бер ягын сәнгатьчә хәл итүгә буйсындырылган. Аларның барысын да Галия образы ялгый, беркетә, мәхәббәт, гаилә мәсьәләреннән хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урыны, бала тәрбияләү, кешенең үз хезмәтенә җаваплы мөнәсәбәте кебек проблемаларга кадәр үсә.

«Тапшырылмаган хатлар» повестеның төп темасы – мәхәббәт. Г. Кутуй, гаҗәеп зур осталык һәм җылылык белән, Галия образын психологик үсештә күрсәтә. Галия Казанда рабфакта укый. Искәндәрне очрата, аңа чын күңелдән гашыйк була.

4 стр., 1557 слов

Мәгърифәтче Г.Исхакый повестьларында хатын-кыз язмышын чагылдыру үзенчәлекләре

… ә. Шулай ук хатын-кызны санга сукмаган, аны бары тик физиологик теләкләр канәгатьләндерү объекты итеп кенә санаган җәмгыять тә, Гаяз Исхакый раслаганча, инкыйраз ө … Ул әле өйләнмәгән иде» (1916) әсәрләрендә хатын-кызның гаиләдәге урынын, ана мәхәббәте, бала хакы кебек гомумкешелек … кешенең үз-үзен тотышын, аның нинди тәрбия алуына һәм, гомумән гаиләви-әхлакый мөнәсәбәтләргә генә кайтарып калдыру кебек …

Мәхәббәт искиткеч гүзәл хис, ул кешегә яңа яшәү көче, энергия, тормышына шатлык өсти торган, илһам, дәрт бирә торган серле, сихри бер халәт. Мәхәббәт кыенлыкларны, авырлыкларны җиңәргә булыша, яшәү дәрте сүнгәндә дә, кем өчендер бик кирәк булуыңны аңлау, аның өчен генә яшәү – мәхәббәтнең могҗиза тудыра алуына ышандыра. Мәхәббәт хисен тормыш азагына кадәр вакламыйча, кадерләп саклау – кешенең тормышын тулыландыручы иң зур бәхет. Кызганыч, безнең геройларыбыз икесе арасында туган олы мәхәббәт хисен ахырга кадәр саклый алмыйлар. Бу очракта Искәндәрне генә гаепләп калдыру дөрес түгел. Алар икесе дә гаилә корып яшәргә әзер кешеләр түгел, ә гаилә кору өчен кешедә җаваплылык һәм төп тәрбияне биргән нигез – гаилә, ата-ана җылысын, назын тоеп, гаилә тәрбиясе нигезендә үсәргә кирәк. Искәндәрнең алдагы тормышы турында сөйләнми. Галия ата-ана назы, гаилә җылысы күрмәгән, гомумән, гаилә тормышының нинди булырга тиешлеген аңлап җитмәгән, яшь, беркатлы, тәҗрибәсез кыз. Искәндәр белән Галия ир белән хатын булып гаилә корып яши башлагач та, аларның кимчелекләрен аңлатырга, киңәш бирергә янында әти-әниләре юк.

Галия белән Искәндәр яратышып өйләнешәләр. Бергә китап уку, роль өйрәнү. Искәндәр Галияне ярата, спектакльдән соң ул, мәсәлән, гримын да сөртмичә өенә ашыга. Чөнки, ди ул Галиягә “мин бу рольне син күрсәткән төзәтмәләр белән, сине сөеп, синең турыңда уйлап, син биргән шатлык эчендә уйнадым. ”-ди.

Әмма озакламый гаилә күгендә болытлар куера башлый.

Татарча сочинение “Ярату”

Сочинение на татарском языке на тему “Ярату”Нәрсә соң ул ярату? Бу сорауга һәркем үзенчә җавап бирер иде. Ярату ул − сөю, гашыйк булу. Мәхәббәт кеше күңеленә үтеп керсә, туң йөрәкне дә эретә, һәм шунысы бәхәссез: ул − мәңгелек.
Мәхәббәт темасы − әдәбиятта да мәңгелек тема. Сөя белгән кешенең күңеле дә матур була. Шуңа күрә чын сөю темасына язылган әсәрләр укучыга сихри көч бирә, яшәү дәртен арттыра.
Гашыйк булган кешенең күңеле чистара, сафлана бара, минемчә. Җир йөзендә мәхәббәт яши икән, димәк, тормыш дәвам итә, һәм ул матурлыклардан тора. Минемчә, ярату ул − булмастайны да булдыру, сөйгәнен өчен һәрнәрсәгә әзер булу.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Ярату” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

Бүген – Гашыйклар көне. Кемнәрдер аны Изге Вәли көне дип тә атый. Ничек кенә аталмасын, гашыйклар – бу көнгә аеруча зур игътибар бирә. Язучы, җырчы, шагыйрьләр мәхәббәткә дан җырлый. Мәхәббәт – дөньяны алга алып бара торган көч дип исәпләнә. Беренчедән, барлык-барлык гашыйкларны бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Икенчедән, калган барлык-барлык кешегә мәхәббәт һәм насыйп ярларын очратуларын теләп калабыз. Ә инде өченчедән, сезгә бүген МӘХӘББӘТ дигән көч турында канатлы гыйбарәләр тәкъдим итәбез. Кыскасы, бергәләп хисләнеп алык әле. ;-) Аларны сөйгән ярларыгызга мәхәббәт аңлатканда да кулланырга мөмкин.

Кешегә мәхәббәт тәрбияләүнең бер өлкәсе, мәхәббәтнең беренче мәктәбе – дуслык.
В.А.Сухомлинский

Ызгыштан соң шундый татлы була
Мәхәббәтнең кире кайтуы.
Н.А.Некрасов

Мәхәббәт – ул мәңге карап торырлык көзгедәй күл өсте түгел. Анда су артып һәм кимеп тора, анда һәлакәткә очраган корабль ватыклары да, су астында калган шәһәрләр дә, сигезаяклар да, давыллар да, алтын тутырылган сандыклар да, энҗеләр дә бар. Ләкин энҗеләре бик тирәндә ята… Аларны табып алырга, алар өчен тир түгәргә кирәк.
Ремарк

Кичә сөйгән ярың ул мәхәббәт түгел, ә истәлек. Иртәгә сөячәк ярың — өмет. Бүген сөйгән кешең — мәхәббәт. Бүгенгеңнең кадерен белеп яшә. Иртәгә иртән дә бүген баеган кояш чыгачак.
Марат Кәбиров

Мәхәббәт ул — иң көчле тойгы. Бөтен дөнья, галәм, яшәеш сөю-сөелүгә, мәхәббәткә корылган. Мәхәббәтле кеше — бәхетле кеше. Мәхәббәтсез кеше — бәхетсез кеше. Мәхәббәт ул кеше йөрәгендә, ил йөрәгендә, галәм йөрәгендә яши. Мәхәббәт бетсә — кеше бетә. Мәхәббәт сүнсә — ил сүнә. Мәхәббәт көйсә — галәм көя.
Суфиян Поварисов

Мәхәббәт
Ул үзе иске нәрсә,
Ләкин
Һәрбер йөрәк аны яңарта,
Тиле яшьлек ярты гомрен бирә
Аның хисе белән янарга…
Һади Такташ

Мәхәббәте аз булган кеше мәхәббәт турында күп сөйли. Яратырга сәләтле кеше сөйләми. Ул ярата.
Зөлфәт Хәким

«Кешенең матурлыгы — мәхәббәтендә. Мәхәббәт ул — эчтән яктыртып торучы нур. Мәхәббәте белән бергә кабына да бергә сүнә кеше. Тәмам бүтәнгә әверелә, караңгылана — танымый башлыйсың…»
Шәүкәт Галиев

Мәхәббәт күзсез була, ди,
ярату сүзсез була.
Равил Фәйзуллин

Мәхәббәтем эзләп интекмәдем, 
Язмыш үзе бирде китереп.
Хатыныма түгел, язмышыма
Рәхмәт әйтәм бик зур иттереп.
Мөҗәхит

Мәхәббәт ул шулай итә икән: акылны да санга алмыйсың, 
Сөйгән ярың Ләйлә булмаса да, Мәҗнүн кебек йөри башлыйсың.
Хәсән Туфан

Без сөяр өчен туганбыз,
Без янар өчен туган.
Без барабыз бәхетебезгә
Мәхәббәт сызган юлдан.
Фәнис Яруллин

Мәхәббәт кешене матур итә.
Гадел Кутуй

Кемдер мәхәббәтне, аерым торып, вакыт белән сынап карарга кушкан. Вакыт — нәкъ ыргып искән җил икән. Пыскып, шәм кебек кенә янып торган зәгыйфь, яман мәхәббәтне шунда ук сүндерә, юк итә. Ә инде сыналган чын хисне, киресенчә, дөрләп янган ялкынча, хәтәр көчкә әверелдерә, имештер».
Мәхмүт Хәсәнов

Мәхәббәт белән рухланган кешеләр генә шулай соклангыч һәм гүзәл итеп елмая беләләр. Гашыйк кеше инде ул гади кеше түгел… Аның күзләре я бернәрсә дә күрми, я гади күзләр гомергә дә күрә алмаслык нечкә гүзәллекләрне, соклангыч матурлыкларны күрә ала… Гашыйкның күңеле кайгыны белми, суыкны сизми, эссене тоймый, ә авыру, ә үлем — аның өчен үлем юк! Ул үлемсез! Аның өчен дөньяда бары ул үзе дә аның гүзәле — сөйгәне генә бар… Шуңа күрә дә аның башы карлы таулар белән тигез йөри, күңеле лачындай оча, ә аяклары җиргә тими.
Ибраһим Гази

Мәхәббәт ул — ипи өстенә сыланган бал кебек. Башта шул ипи өстендәге балны ашыйсың да аннан гомерең буе шул каты ипине суырып яшисең…
Туфан Миңнуллин

Мәхәббәт телсез булып калуны өстен саный, чөнки сүзләр артык көчсез һәм артык тупас.
Шәриф Хөсәенов

Мәхәббәт — гөлбакча. Балкып янган гөлләр күңелне хозурлый, җаныңны чәчәк аттыра, яшәү чаткылары — гүзәл өметләр уята, матурлык хисләре белән чолгап ала. Әйе, мәхәббәт утлар-сулар кичүдән тайчанмый. Ул — яшәү мәгънәсенә ямь өстәүче илаһи көч!
Нурислам Хәсәнов

Мәхәббәт йә сокланудан, йә кызганудан башлана.
Юныс Әминов

Мәхәббәт юлларында икәүләп адашалар…
Шәүкәт Галиев

Мәхәббәтсез яшәү — бәхетсезлек. Ләкин мәхәббәт — йөрәк эше. Бернинди исәп — хисап, мәҗбүрият, көчләү, ялыну — ялвару белән тудырып булмый аны. Туса, ул, чәчәк бөресе ачылгандай, бары үзеннән — үзе һәм үз вакыты белән генә туа ала.
Әмирхан Еники

Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк –
Парә-парә кисмәсә гыйшык, мәхәббәт кайчысы.
Габдулла Тукай

Мин сине яратам, ахры,─
һәрвакыт сине уйлыйм.
Уйларым татлыдан татлы,
шуңадыр уйлап туймыйм.

Мин сине яратам, ахры,─
көне-төне сагынам.
Сагынуым тәнем буйлап
җылы нурдай агыла.

Мин сине яратам, ахры,─
җырга кушам исемең.
Син исеме булдың инде
минем сөю хисемнең.
Ренат Харис

Кайберәүләр яратуны мәхәббәт турында сөйләшү дип уйлыйлар. Ләкин сүз мәхәббәт аз булганда чын уйларны яшерү, икейөзләнү өчен генә кирәк. Чын мәхәббәт булган җирдә сүзләргә урын тар. Мәхәббәт телсез булып калуны өстен саный, чөнки сүзләр артык көчсез һәм артык тупас.
Шәриф Хөсәенов

«Тормышның, гаиләнең ныклы нигезе — мәхәббәт кенә түгел, мәшәкать тә! Мәшәкатьтән качу — мәхәббәттән дә качу бит ул!»
 Аяз Гыйләҗев

Мәхәббәт белән рухланган кешеләр генә шулай соклангыч һәм гүзәл елмая беләләр. Гашыйк кеше инде ул гади кеше түгел… Аның күзләре йә бернәрсә күрми, йә гади күзләр гомергә күрә алмаслык нечкә гүзәллекләрне, соклангыч матурлыкларны күрә ала… Гашыйклыкның күңеле кайгыны белми, суыкны сизми, эссене тоймый: ә авыру, ә үлем — аның өчен үлем юк! Ул үлемсез! Аның өчен дөньяда бары ул үзе дә аның гүзәле — сөйгәне генә бар… Шуңа күрә дә аның башы карлы таулар белән тигез йөри, күңеле лачындай оча, ә аяклары җиргә тими.
Ибраһим Гази

Мәхәббәткә рөхсәт сорамыйлар, 
Мәхәббәткә рәхмәт әйтмиләр.
Ул бүләк тә һәм бурыч та түгел,
Мәхәббәтне гаеп итмиләр.
Нури Арсланов

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Мэф 100 ру егэ
  • Мэснэви хайретдинов ана булу назлылык картинасы буенча сочинение
  • Мэск экзамен на английском
  • Мэск экзамен как расшифровывается
  • Мышцы конспект егэ