Мэснэви хайретдинов ана булу назлылык картинасы буенча сочинение

метки: Балалар, Татарск, Татарский, Мэснэви, Хайретдин, Картинасын, Турында, Татарча

Күңелләренә никадәр авыр булса да, аналар кичерәләр.

  • Күңелләрне боз капламасын.
  • Ана кешенең колагы ишетмәсә, йөрәге ишетә…

    Ш. Хөсәенов.

    Ана… Бу сүз мине шундый дулкынландыра. Әнием — минем иң якын, иң яраткан кешем, сердәшчем, эштә үрнәгем. Аннан башка минем дөньям буш. Һәм минем әнием — иң матур, иң яхшы, иң ягымлы әни. Әйе, һәр балага үз әнисе кадерле һәм якын. Алар безне тугыз ай буе йөрәк түрләрендә йөртеп, безнең белән сөйләшеп, иркәләп, дөньяга китергәннәр, бәбкәм дип иркәләп кулларында назлаганнар, төн йокыларын йокламыйча, ару-талуларына карамыйча, безне бишектә тирбәтеп йоклатканнар, бишек җырлары җырлаганнар, тәрбияләп үстереп инде менә олы кызым дип, безгә фатиха биреп, зур тормыш юлына чыгарып җибәргәннәр. Һәм без әтиебезгә, әниебезгә мәңге бурычлыбыз.

    Ш. Хөсәеновның «Әни килде» драмасында да үзәктә Ана образы тора. Әсәрдә аның исеме дә бирелми, чөнки бу — барлык аналарны берләштергән образ.

    Ананың балалары инде зур үсеп, кеше булганнар, кошлар сыман кайсы-кая таралышып беткәннәр. Ана үзе генә авылда яши. Балалары аны, әлбәттә, онытмыйлар: посылка җибәреп, хат язып торалар. Бервакыт Ана балаларына кунакка килеп керә. Нәкъ менә шушы көнне аның улы да өйләнә икән. Әлбәттә, бу турыда ана белми, чөнки аңа хәбәр итүче юк. Бу хәл үзе генә дә анага карата игътибарсызлыкны күрсәтә. Чөнки яхшы бала өйләнер алдыннан әти-әнисеннән фатиха сорар иде. Уллары-кызлары әниләренең килүенә бик сөенәләр, Ана да аларның күңелен боегайтасы килмәгәнгә, үзендә яман шеш авыруы икәнлеген әйтмәскә була. Ләкин ананы шифаханәгә алып килгән күрше кызы бу серне ача, әниләренә карата рәхимлерәк булуларын, хәзер инде аны кайсыныңдыр тәрбиягә алырга тиешлеген әйтә. Менә шуннан соң ачыла да инде балаларының чын йөзе. Берсенең бер проблема икән, икенчесенең — икенче проблема һәм алар берничек тә әниләрен үзләренә ала алмыйлар. Әлбәттә, түземле дә, нечкә дә күңелле Ана боларны күрмәмешкә салыша, ләкин аның күңеленә төер утыра шул инде. Һәм бу төерне берничек тә бетереп булмаячак.

    Ана күңеле — балада, бала күңеле — далада, дип юкка гына әйтмиләр шул. Ана үлгәнче үзенең баласы турында кайгыртачак, ә бала башында әле тормыш мәшәкатьләре, вакыт юклык… Минемчә, балалары ананы яраталар, ләкин үз эшләренә, үз уйларына бирелеп, аны аңламыйлар. Мәсәлән, Ислам да бик теләп әнисен үзләренә алыр иде дә, тик авыру белән артык чыгымнар булачак, һәм төрле сәбәпләр табып, моңа ризалашмый. Ләкин менә шул Исламга ана ике мәртәбә тормыш бүләк иткән. Беренчесе — туганда, икенчесе — чирләгәч. Балаларына бу бик нык тәэсир итә, алар инде аңладылар да бугай, ләкин Анада аларга карата рәнҗеш кала. Әмма безнең әниләр олы йөрәкле бит, бигрәк тә үз баласына карата. Алар яраталар, сөяләр, кызганалар һәм гафу итәләр. Тик бәгыре генә катмасын. Ш. Хөсәенов Ана образы аша барлык аналар күңеленең нечкәлеген, матурлыгын күрсәтә.

    2 стр., 696 слов

    «Минем яраткан укытучым»

    … әптә ул үзара дус коллектив туплап, безне эшләргә өйрәтеп китте”, – диләр алар. Авыр чакта терәк булганы, безне үз балаларыдай яратканы өчен, безгә – … дә, күпләр өчен идеал, үрнәк тә булырга тиеш. Минем өчен шундый мөгаллим булып, беренчедән алып, җиденче сыйныфка кадәр … башкара. Бар көчен, вакытын эшенә, мәктәп тормышына юнәлтә. Минем өчен татар теле – үз һәм газиз. Татарлык бөтен каныма, беренче …

    Әсәр «Әниемнең ак күлмәге» дип атала. Татар халкында ак төс чисталык, пөхтәлек, сафлыкны белдерә. Әлеге әсәрдә ана да шундый ак, саф, чиста. Ул гомере буе туган иленә, халкына хезмәт иткән, балалар тәрбияләп үстергән, хәләл көче белән яшәгән. Балаларын да илгә файдалы, укымышлы итеп үстерергә тырышкан, ире белән дус һәм тату яшәгән. Күргәнебезчә, Ш.Хөсәеновның «Әниемнең ак күлмәге» исемле әсәрендәге Ана — иң кешелекле, иң шәфкатьле, бала җанлы ана, балаларына ихлас күңелдән тәрбия биргән, хезмәт сөючән кеше.

    Әйе, аналар — бөек затлар. Кеше анасын онытмаска, аны хөрмәт итәргә тиеш. Аналарның кадерен кечкенәдән белеп үсәргә кирәк. Без әниләргә беркайчан да кайгы, сагыш күрсәтергә тиеш түгел. Бар теләгем: әниләребез тыныч, рәхәт тормышта яшәсеннәр иде.

    Ана — бөек исем,

    Нәрсә җитә ана булуга!

    Әйе, Ана — ул дөньяда иң бөек кеше. Бик күп күренекле шәхесләрне, галимнәрне, укытучылар, табибларны ана тудырган. Ана баланы тугыз ай буе үзенең карынында күтәреп йөртә, тудыра, бала тугач, ул аңа үзенең күкрәк сөтен имезеп, төн йокыларын калдырып үстерә. Кичләрен баласына бишек җырлары җырлый, әкиятләр сөйли.

    Бала үсә, мәктәпкә йөри башлый. Ана аңа дәресләрен әзерләргә булыша, йорт эшләрен карарга, пешеренергә, чигәргә-бәйләргә, үз-үзен тотарга, кешеләр белән матур, ягымлы итеп сөйләшергә өйрәтә. Бала үсеп кеше була. Һәм үз баласын шулай ук тәрбияли, бар көчен, энергиясен баласын үстерүгә бирә. Бер көнне карый, аның әнисе дә баласы кебек үк тәрбиягә мохтаҗ икән бит. Менә шушы вакыйга, шушы проблема кешеләрне икегә аера да инде: кайберләре гомере буе әти-әнисенә рәхмәтле булып, үзенә булган хөрмәтне, тәрбияне аларга да күрсәтә, аларның фатихасын ала, ә кайберләре исә моны кирәк санамый, һаман дөнья кууын белә. Бәлки оныта торганнардыр, ана рәнҗеше бетми бит ул, гомер буена эзәрлекли.

    Бик күп язучыларыбыз үзләренең әсәрләрендә Ана образын чагылдыралар. Мәсәлән, Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять», Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр», Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме», Рәшидә Җиһаншинаның «Улларым» спектакльләрендә бу бик ачык чагыла.

    Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыят»е Акъәби һәм аның уллары, кызлары һәм оныклары турында. Акъәби авылда яши. Олыгаеп, үзе генә яшәве авырайгач, балалары шәһәргә алып киләләр. Бик каты авырый башлагач, аны шифаханәгә салалар һәм ул анда җан бирә. Бик теләсә дә, ул васыятен дә әйтә алмыйча кала: аны тыңлап торырга беркемнең дә вакыты табылмый. Шулай итеп, ап-ак кәфенлеккә төреп, мөселманча күмү урынына, ананы рәнҗетеп, сүзенә колак салмыйча, гробта күмеп куялар.

    Шулай ук Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» пьесасы белән дә таныш булмаган кеше юктыр. Биредә дүрт хатын — дүрт язмыш: унөченче баласын шәһәрдә тудырырга дип килгән эчкерсез, олы җанлы Гөлфинә, җиде ел буена көтеп алган баласын тапкан чибәр Валентина, бала назын татып карыйсы, бала тәрбиялисе килгән, үзен ямьсез дип санаса да, эчке дөньясы бик матур булган Алтынчәч һәм бу заманның шыксыз «инвалиды» — баласын үзенә алырга теләмәгән Дилемма. Хатыннар балаларын әле генә тапканнар, йөрәк парәләренә карап туймыйлар, бик кадерләп тотып имезәләр, кулларында иркәләп йоклаталар. Ә менә баласын табып та, алырга теләмәгән Дилемманы күңел һич кабул итми. Аңа карата нәфрәт уяна. Ана булуның никадәр изге, олы хис икәнен аңламавына, салкынлыгына, дорфалыгына, үз әнисенә карата тупас булуына шаккатырсың. Ирексездән аның кечкенә нарасыен җәлли башлыйсың, аның киләчәге куркыта. Ул беркайчан да ана назын татымаска, күпереп торган иреннәреннән агыза-агыза күкрәк сөте иммәскә, «әнием, бәгърем» дип дәшмәскә мөмкин бит. Юк, кирәкми, бу турыда уйлыйсым килми минем! Бу минутта минем әнә шул Гөлфинә апаның ундүртенче баласы булып, кайгы күрми үсәсем, акыллы Валентинаның иркә кызы, Алтынчәч-айналаемның матур, чибәр бәләкәче буласым килә. Чөнки беләм: алар өендә, алар оясында ни күрсәң, очканда да шуны күрерсең. Алар балаларын җәмгыятькә файдалы шәхес, чын мәгънәсендә кеше итеп тәрбиялиләр. Менә бу аналар, чыннан да, Ана дигән бөек исемгә лаек.

    3 стр., 1490 слов

    Кеше китә – җыры кала (Человек уходит – песня остается) – Мөхәммәт Мәһдиев

    … өчәйдек. Клуб сәхнәсендә үз җиребезне саклау турында күпме матур җырлар җырланды! Аннан, күпме егетләрнең күкрәгендә БГТО, ГТО, … Шуның өчен җәза бу. Сугыштан исән кайтсаң, яши белер идек. Иң матур вакытларыбызның юк-бар сүз белән әрәм иттек. Без яши … сөртте. Шулвакыт Хәкимулла бу кешене танып алды. Сөйләүче кеше Атҗабарның Хисмәте иде. Халык аңа таба борылды. Бәхил …

    Ана образы Рәшидә Җиһаншинаның «Улларым» драмасында иң югары биеклегенә күтәреп бирелгән. Ананың улы сугышта үлеп кала һәм аның иптәше бу турыда әнисенә хәбәр итәргә килә. Ул дустының әйберләрен әнисенә күрсәтә, аның турындагы хатирәләрен сөйли һәм мондый батыр улларны бары тик бөек Аналар гына тәрбияли алуына инана, ахырдан әйтә: «Мин дә синең улың булыйм әле, бөек Ана, сиңа әни диеп эндәшергә рөхсәт ит», — ди. Ана риза була һәм янындагыларның барысын да кочаклап ала.

    Чыннан да, җир йөзендә анадан да кадерлерәк, анадан да якынрак кеше юк бит ул. Гомер буена әни синең янда йөридер кебек, ул янәшәңдә булмаса да, аның белән киңәшләшәсе килә, Роберт Миңнуллин язганча, һәр башлаган эшкә әнидән хәер-фатиха аласы килә:

    Ташлама, әнкәй, ташлама,

    Мине изге догаңнан,

    Ташласаң изге догаңнан,

    Мин бәхетле булалмам.

    Гомумән, Р. Миңнуллинның әниләргә багышланган шигырьләре бик күп. Бу шигырьләрне укыганда шагыйрьнең әнисен никадәр яратуын аңлыйсың. Ананы иң олы ярату белән яраткан кеше генә шундый тирән эчтәлекле, матур, хәтта елата торган шигырьләр иҗат итә ала. Бу шигырьләрне уку үзе бер рәхәт, чөнки алар гади һәм аңлаешлы. Нәкъ менә минем әни турында язган кебек, һәм бу шигырьләр башыннан ахырына кадәр олы мәхәббәт белән сугарылган. Бу мәхәббәтне ана белән баладан башка бер кеше дә аңлый алмый. Ул — шушы ике кеше арасында була торган иң керсез, иң изге хисләрнең берсе. Ана белән бала кылдан нечкә кырык җеп белән бәйләнгән, диләр бит.

    Бөтен чор язучылары да үз иҗатларында анага дан җырлыйлар. Бу тема сугыш чорында язылган шигырьләрнең дә үзәгендә булды. Мәсәлән, Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме» поэмасы. Монда да әни кешенең олы мәхәббәте сурәтләнә. Ана сугышка үзенең бөтен газиз улларын да озаткан, елый-елый аның күзләре дә сукырайган, ләкин безнең кадерле әниләребез шундый зур ихтыяр көченә ия, алар барысына да түзәргә әзер, тик балалары гына исән булсын, Кеше дигән исемнәрен югалтмасыннар. Бу ана да нык булып кала, сынмый, сыгылмый.

    Гомумән, татар хатын-кызы бик батыр, уңган, чиста, пөхтә, сабыр булып кала белгән. Шуның өчендер, Ана — татар поэзиясендә идеал образ. Аны күп вакыт ак төс белән бергә йөртәләр. Минемчә, һәрбер әни булган кеше үзенә аерым атап язылган шигырьгә лаек. «Әни» сүзе — үзе үк бик матур шигырь бит ул.

    10 стр., 4776 слов

    По татарской литературе «ӘКИЯТЛӘР ДӨНЬЯСЫНДА» (11 класс)

    … Ивановның 1842 елда Казанда чыккан «Татарская хрестоматия” дигән китабында очрашабыз. … балалар күңеленә якын булган шигырьләр һәм хикәяләрне … сендә туган комизм, тормышта очрый торган игътибарга лаеклы төрле вакыйгалар, … турында фәнни-популяр мәкаләләре басыла. Гомумин, бу … хикәяләрнең бер өлеше изге итеп саналган. Алар теләсә кайда, … күренешләренең, шулай ук кеше хыялларының үзенчәлекле чагылышы. …

    метки: Татарск, Балалар, Мэснэви, Хайретдин, Картинасын, Татарский, Кешен, Башкарыл

    Ана — бөек исем, Нәрсә җитә ана булуга!

    «Әни» диеп язып куйдым Яңа яуган ак карга. Таптамагыз, һич ярамый «Әни» сүзен таптарга.
    З. Туфайлова.

    Әйе, Ана — ул дөньяда иң бөек кеше. Бик күп күренекле шәхесләрне, галимнәрне, укытучылар, табибларны ана тудырган. Ана баланы тугыз ай буе үзенең карынында күтәреп йөртә, тудыра, бала тугач, ул аңа үзенең күкрәк сөтен имезеп, төн йокыларын калдырып үстерә. Кичләрен баласына бишек җырлары җырлый, әкиятләр сөйли.

    Бала үсә, мәктәпкә йөри башлый. Ана аңа дәресләрен әзерләргә булыша, йорт эшләрен карарга, пешеренергә, чигәргә-бәйләргә, үз-үзен тотарга, кешеләр белән матур, ягымлы итеп сөйләшергә өйрәтә. Бала үсеп кеше була. Һәм үз баласын шулай ук тәрбияли, бар көчен, энергиясен баласын үстерүгә бирә. Бер көнне карый, аның әнисе дә баласы кебек үк тәрбиягә мохтаҗ икән бит. Менә шушы вакыйга, шушы проблема кешеләрне икегә аера да инде: кайберләре гомере буе әти-әнисенә рәхмәтле булып, үзенә булган хөрмәтне, тәрбияне аларга да күрсәтә, аларның фатихасын ала, ә кайберләре исә моны кирәк санамый, һаман дөнья кууын белә. Бәлки оныта торганнардыр, ана рәнҗеше бетми бит ул, гомер буена эзәрлекли.

    Бик күп язучыларыбыз үзләренең әсәрләрендә Ана образын чагылдыралар. Мәсәлән, Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять», Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр», Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме», Рәшидә Җиһаншинаның «Улларым» спектакльләрендә бу бик ачык чагыла.

    Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыят»е Акъәби һәм аның уллары, кызлары һәм оныклары турында. Акъәби авылда яши. Олыгаеп, үзе генә яшәве авырайгач, балалары шәһәргә алып киләләр. Бик каты авырый башлагач, аны шифаханәгә салалар һәм ул анда җан бирә. Бик теләсә дә, ул васыятен дә әйтә алмыйча кала: аны тыңлап торырга беркемнең дә вакыты табылмый. Шулай итеп, ап-ак кәфенлеккә төреп, мөселманча күмү урынына, ананы рәнҗетеп, сүзенә колак салмыйча, гробта күмеп куялар.

    Шулай ук Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» пьесасы белән дә таныш булмаган кеше юктыр. Биредә дүрт хатын — дүрт язмыш: унөченче баласын шәһәрдә тудырырга дип килгән эчкерсез, олы җанлы Гөлфинә, җиде ел буена көтеп алган баласын тапкан чибәр Валентина, бала назын татып карыйсы, бала тәрбиялисе килгән, үзен ямьсез дип санаса да, эчке дөньясы бик матур булган Алтынчәч һәм бу заманның шыксыз «инвалиды» — баласын үзенә алырга теләмәгән Дилемма. Хатыннар балаларын әле генә тапканнар, йөрәк парәләренә карап туймыйлар, бик кадерләп тотып имезәләр, кулларында иркәләп йоклаталар. Ә менә баласын табып та, алырга теләмәгән Дилемманы күңел һич кабул итми. Аңа карата нәфрәт уяна. Ана булуның никадәр изге, олы хис икәнен аңламавына, салкынлыгына, дорфалыгына, үз әнисенә карата тупас булуына шаккатырсың. Ирексездән аның кечкенә нарасыен җәлли башлыйсың, аның киләчәге куркыта. Ул беркайчан да ана назын татымаска, күпереп торган иреннәреннән агыза-агыза күкрәк сөте иммәскә, «әнием, бәгърем» дип дәшмәскә мөмкин бит. Юк, кирәкми, бу турыда уйлыйсым килми минем! Бу минутта минем әнә шул Гөлфинә апаның ундүртенче баласы булып, кайгы күрми үсәсем, акыллы Валентинаның иркә кызы, Алтынчәч-айналаемның матур, чибәр бәләкәче буласым килә. Чөнки беләм: алар өендә, алар оясында ни күрсәң, очканда да шуны күрерсең. Алар балаларын җәмгыятькә файдалы шәхес, чын мәгънәсендә кеше итеп тәрбиялиләр. Менә бу аналар, чыннан да, Ана дигән бөек исемгә лаек.

    Ана образы Рәшидә Җиһаншинаның «Улларым» драмасында иң югары биеклегенә күтәреп бирелгән. Ананың улы сугышта үлеп кала һәм аның иптәше бу турыда әнисенә хәбәр итәргә килә. Ул дустының әйберләрен әнисенә күрсәтә, аның турындагы хатирәләрен сөйли һәм мондый батыр улларны бары тик бөек Аналар гына тәрбияли алуына инана, ахырдан әйтә: «Мин дә синең улың булыйм әле, бөек Ана, сиңа әни диеп эндәшергә рөхсәт ит», — ди. Ана риза була һәм янындагыларның барысын да кочаклап ала.

    Чыннан да, җир йөзендә анадан да кадерлерәк, анадан да якынрак кеше юк бит ул. Гомер буена әни синең янда йөридер кебек, ул янәшәңдә булмаса да, аның белән киңәшләшәсе килә, Роберт Миңнуллин язганча, һәр башлаган эшкә әнидән хәер-фатиха аласы килә:

    Ташлама, әнкәй, ташлама,

    Мине изге догаңнан,

    Ташласаң изге догаңнан,

    Мин бәхетле булалмам.

    Гомумән, Р. Миңнуллинның әниләргә багышланган шигырьләре бик күп. Бу шигырьләрне укыганда шагыйрьнең әнисен никадәр яратуын аңлыйсың. Ананы иң олы ярату белән яраткан кеше генә шундый тирән эчтәлекле, матур, хәтта елата торган шигырьләр иҗат итә ала. Бу шигырьләрне уку үзе бер рәхәт, чөнки алар гади һәм аңлаешлы. Нәкъ менә минем әни турында язган кебек, һәм бу шигырьләр башыннан ахырына кадәр олы мәхәббәт белән сугарылган. Бу мәхәббәтне ана белән баладан башка бер кеше дә аңлый алмый. Ул — шушы ике кеше арасында була торган иң керсез, иң изге хисләрнең берсе. Ана белән бала кылдан нечкә кырык җеп белән бәйләнгән, диләр бит.

    Бөтен чор язучылары да үз иҗатларында анага дан җырлыйлар. Бу тема сугыш чорында язылган шигырьләрнең дә үзәгендә булды. Мәсәлән, Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме» поэмасы. Монда да әни кешенең олы мәхәббәте сурәтләнә. Ана сугышка үзенең бөтен газиз улларын да озаткан, елый-елый аның күзләре дә сукырайган, ләкин безнең кадерле әниләребез шундый зур ихтыяр көченә ия, алар барысына да түзәргә әзер, тик балалары гына исән булсын, Кеше дигән исемнәрен югалтмасыннар. Бу ана да нык булып кала, сынмый, сыгылмый.

    Гомумән, татар хатын-кызы бик батыр, уңган, чиста, пөхтә, сабыр булып кала белгән. Шуның өчендер, Ана — татар поэзиясендә идеал образ. Аны күп вакыт ак төс белән бергә йөртәләр. Минемчә, һәрбер әни булган кеше үзенә аерым атап язылган шигырьгә лаек. «Әни» сүзе — үзе үк бик матур шигырь бит ул.

    АНА – БӨЕК ИСЕМ

    Ана! Дөньяда аннан да кадерлерәк кеше бар микән? Ничә ай карынында йөртеп, баласына гомер бирә, күкрәк сөте белән туйдыра, изге теләкләрен тели ул. Киләчәктә һәр көнне Әниләр бәйрәме итәсе, алар турында кайгыртасы иде. Әниләр бәйрәме 52 илдә үткәрелә икән. Бездә дә Әниләр көне билгеләп үтелә башлады. «Билгеләп» дигән сүз бу.

    Ана! Дөньяда аннан да кадерлерәк кеше бар микән? Ничә ай карынында йөртеп, баласына гомер бирә, күкрәк сөте белән туйдыра, изге теләкләрен тели ул. Киләчәктә һәр көнне Әниләр бәйрәме итәсе, алар турында кайгыртасы иде.

    Әниләр бәйрәме 52 илдә үткәрелә икән. Бездә дә Әниләр көне билгеләп үтелә башлады. «Билгеләп» дигән сүз бу очракта бик тә туры киләдер, чөнки бөтен халыкны кузгатырлык җанлану, бәйрәм рухы сизелми шикелле ул көндә. Миңа калса бу бәйрәм, башка һөнәри бәйрәмнәр дәрәҗәсенә генә кайтып кала.

    Һаман әнкәй, һаман шул ук әнкәй.

    Кышкы салкыннарда туңсам да.

    Шул ук әнкәй кыен чакта мине

    Юатырга кирәк булса да.

    Ап-ак чәчле шул ук ябык әнкәй.

    Олы җанлы изге теләкле.

    Кемнәр биргән аңа ай күк якты,

    Кояш кебек кайнар йөрәкне?!

    Әлеге шигырь юллары Р.Гәрәйнең «Һаман әнкәй. » шигыреннән өзек. Матур әдәбиятта аналар образы күп язучылар иҗатында чагыла. Аналарның изгелеге, күркәмлеге, олы кадере турында шигърияттә, прозада, драматургиядә нинди матур әдәби әсәрләр иҗат ителгән. Күренекле педагог В.Сухомлинский үзенең әсәрләрендә ана кешене ана казга охшата. Ана каз, сап-сары, йомшак бәбкәләрен ияртеп, яшел аланга чыга да аларны үлән чүпләргә өйрәтә, үзе, тилгән очып килмиме дип, әледән-әле күккә карый. Ә инде берәр куркыныч янаса, ысылдап, дошманына ташлана яки җәһәт кенә бәбкәләрен канат астына җыя.

    Әниләр дә шулай бит: үз баласын яклый, саклый. Күренекле язучыларыбыз Ә.Еники, А.Гыйләҗев, Х.Сарьян, Ф.Яруллин, Т.Миңнуллин һәм башка язучыларыбыз әсәрләрендә ананың бөеклеге, изгелеге, сабырлыгы турында дан җырлана. Аналарның олы кадере, сабырлыгы шунда: алар хәсрәтне йота белә, күтәрә ала. Алар шатлыкның кадерен белә, аны саклый ала. Бетмәс-төкәнмәс сабырлык, теләсә кем үрелә алмас горурлык бар аларда. Бер хәдистә «Анаң, аннары анаң, аннары анаң, соңыннан гына атаң», диелә. Бу сүзләрнең олуг мәгънәсе бүген дә әһәмиятен югалтмаган. Әниләр көнен билгеләп үтәбез икән, димәк, ул чыннан да изге зат. Чөнки ул җир йөзенә тормыш бүләк итүче, аны яшәтүче, буыннар чылбырын өзмичә саклаучы.

    Язмамны Татарстанның халык язучысы Фоат Садриевның «Таң җиле» әсәреннән өзек белән тәмамласам, ул тагы да тулырак, мәгънәлерәк булыр. Ул сезне уйландырыр, ул сезгә киңәш буларак та тәэсир итәр.

    Нәҗибә Зарипова,

    китапханәче.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

    Тема : “Ана – бөек исем. ”

    Максат: Әниләрнең җир йөзендә иң изге, бөек икәнлекләренә дан җырлау, аларны әниләр көне белән тәбрикләү.

    Җиһазлар : Әниләр турында язылган шигырьләрдән өзекләр, магнитофон, кассета, “Алтын куллы әниләр” кул эшләреннән күргәзмә. Кичәне 1 егет, 1 кыз алып бара.

    Ә кешегә якты дөньяны?

    Тойгылары кояш кебек кайнар,

    Эретерлек гранит кыяны?

    Кем күңеле тулган айдай серле,

    Язлар сыман назлы, ягымлы?

    Шатлыкларга түзем, сабырлы?

    Кем елмая җәйге таң атканда,

    Балкып китә шундук тирә-як?

    Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

    Көләчлектә аңа тиңнәр юк? (Б. Рәхимова)

    Изгелеге үлчәү тапкысыз?

    Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

    1998 нче елдан бирле ноябрьнең соңгы якшәмбесе – Аналар көне буларак үткәрелә. Һәр авылда, районда, республикасында, илебездә әлеге бәйрәм билгеләп үтелә. Бүген без дә сезнең белән әлеге бәйрәм уңаеннан җыелдык. Кадерле әниләребез, сөекле дәү әниләребез бәйрәм белән сезне!

    Җыр “Җырлыйм әнием турында” Г.Зәйнашева сүзләре, Ф.Әхмәдиев көе

    Йомшак искән җылы җилләрне

    Әни сулышыдай иркә диләр,

    Хәтта туып үскән җирләрне.

    Туган илне Ватан-Ана диләр

    Ул әнкәйдән кыйммәт булганга.

    “Әнидән дә гүзәл бармы бер сүз?

    Әйтегезче, дуслар туганнар!”(Г. Әмири)

    Һәр чәчәкнең аның төсе бар.

    Сөйкемсез сөяк буламы?-

    Һәркемнең әнисе бар.

    Бәләкәйне бәләкәй ди күрмә-

    Һәр җимешнең аның төше бар.

    Кеше бәләкәй буламы?-

    Кешенең әнисе бар. (Н.Измайлова)

    Газиз җанын бирер кеше бар.

    Бер бәләкәй генә адәмгә дә

    Берәүләрнең таудай хисе бар.

    “ Мәрхәмәтле бул балама”- диеп,

    Дога укып торыр кеше бар.

    Кимсетә күрмә кешене-

    Кешенең әнисе бар. (Н.Измайлова)

    Әниләргә багышлап җыр башкарыла. “Әнкәем – сердәшемә” С.Әхмәтҗанова сүзләре, В.Харисов көе.

    “ Әниемнең туган көне” С.Әхмәтҗанова сүзләре, О.Усманов көе.

    Нурания Җамалиның” Ана мәхәббәте “хикәясе яттан сөйләнә.

    1 нче алып баручы.

    Бөтереләм көзге каршында.

    Нинди хатирәләр саклыйсың син?

    Сер булмаса, сөйлә барсын да.

    Бала итәкле алсу күлмәгеңне

    Бәйрәмнәрдә алып кидеңме?

    Талчыбыктай нәзек билләреңә

    Ак алъяпкыч бәйләп йөрдеңме?

    Күлмәкләрнең киям затлыларын:

    Я кыскасын, яки озынын.

    Тик әнкәмнең алсу күлмәгеннән

    Урам әйләнергә кызыгам. (С.Әхмәтҗанова)

    Әниләрне яшь чакларына әйләнеп кайтырга чакырабыз.

    Яшьлек турында җыр башкарыла

    “ Әйбәт тә минем әби” Фәнис Яруллин шигыре укыла.

    Татар халык биюе “Чабата” башкарыла

    Ә.Юнысның “Әбекәйнең энҗе–мәрҗәннәре” шигыре укыла.

    К өйләп тирбәттең икән?

    Ничек өйрәттең икән?

    Син иң озын җырларыңны

    Көйләреңне төннәр буе

    нче алып баручы.

    Җаныңда бар булган моң,

    Чөнки мин чорсыз булганмын,

    Ул моңа кадәр беркем дә

    Белмәгән моң булгандыр.

    Миндә дә җыр яши икән,

    Мөгаен, шул моңнандыр?! (Р.Миңнуллин)

    нче алып баручы.

    Асыл бишек җырларыңны

    Искә төшерче шуларны —

    Җаның моңга тулы ла!

    Ул җырларың кирәк миңа

    Җырлар өчен кызыма! (Р.Миңнуллин)

    Тойыйм кулларыңның җылысын.

    Изге йөрәгеңә сыйдыргансың

    Мәхәббәтнең иң-иң олысын.

    Күңел кошым көн-төн сайраса да,

    Син һәрвакыт әзер тыңларга.

    Җанымдагы телсез сагышларым,

    Ярый син бар, сүзсез аңларга. (С.Әхмәтҗанова)

    нче алып баручы.

    Хат язганчы, кайтып килик.

    Бер күрешеп, хәлен белик. (С.Әхмәтҗанова)

    Җеп эрлим җырлый- җырлый.

    Кулымда әни орчыгы

    Төн йокылары күрмәгән

    Кул җылыларын тоям күк

    Шул җитез орчыгында. (С.Әхмәтҗанова)

    ”Гашыйк җыры” башкарыла О. Усманов көе, Гөлсәрвәр сүзләре

    Сайланган язмыш булмый.

    Шулай да ул — үзеңнеке!

    Язмышлар ялгыш булмый.

    Болай булыр идеме соң,

    Әгәр үзең сайласаң?

    Биш балалы тол хатынга

    Кайда кадер, кайда сан?!

    Берәү булса, ай-һай, белмим..

    Уйлыйм — үзәк өзелә!

    Язмыш урынына безне

    Күпме соң без, азмы соң?

    Күп булсак та, аз булсак та,

    Чибәр чагын беләм мин.

    Шуңа күрә Әнкәйнең мин

    Әнкәй, чибәр килеш тор син,

    Яшь килеш кал, түз, яме!

    Елмая ул, белә шул ул —

    Көзләрнең дә үз яме.(Р.Миңнуллин)

    нче алып баручы

    Иң якты фасылына. Аны уйлыйм — төшенергә

    Күзләренә карыйм – алар

    Мин белгәндәге килеш.

    Ә минем Әнкәй бик чибәр

    Һәм яшь булырга тиеш! (Р.Миңнуллин)

    нче алып баручы

    Маңгаенда — якты нурлар, Алары — көзенеке.

    Сизәм мин — аның җанында

    Тынмаган әле давыл.

    һаман чибәр минем Әнкәй,

    Карт түгел әле дә ул! (Р.Миңнуллин)

    2 алып баручы бергә. Рәхмәт, сиңа, әнием,

    Рәхмәт сиңа барсына.

    III. Әниләр катнашында “Җырлыйк әле, караоке” уены.

                                                                                                     
    Әдәби уку дәресенә технологик карта. 4 класс

    Тема: Язгы
    моң. В.Хайруллина “Наз”

    Максат. Язгы табигать
    күренешләрен тасвирлаган әсәрләр уку, рәссам М.Хәйретдинов иҗаты белән танышу.

    Бурычлар: 1) Р.
    Гыйззәтуллиннның «Язгы моң» хикәясе аша табигатьнең матур һәм ямьсез яклары
    бирелешен аңлату. 2) М. Хәйретдинов иҗаты белән танышуны дәвам итү. 3)
    Әсәрләрдә бирелгән күренешләрне аңлый белергә өйрәтү, йөгерек, аңлап уку
    күнекмәләре булдыру.

    Материал. Дәреслектә
    17—20 нче битләр. Р. Гыйззәтуллинның «Язгы моң» хикәясе, дәреслектәге М.
    Хәйретдиновның «Ана булу. Назлылык» картинасы. Дәфтәрдән В. Хәйруллинаның «Наз»
    шигыре.

    Җиһазлау.
    Электрон дәреслек, Р. Гыйззәтуллин портреты, «Язгы моң» исемле аудиоязма.

    ШУУГ: иҗади
    эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

    ТБУУГ: кирәкле
    информацияне дәреслектән таба белү.

    РУУГ:   үз эшеңә
    бәя бирә белү.

    КУУГ: күршең белән
    хезмәттәшлек итү.                               

    Эш төрләре:
    фронталь, индивидуаль, парларда.

    Дәрес этаплары 

     Дәрес этабының
    максаты

    Укытучы эшчәнлеге

    Һәр этапның  белем бирүче үстерешле биремнәре

    Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

    1 этап. Оештыру өлеше.

    ·        
    укучыларны  уку эшчәнлегенә мотивлаштыру. Көтелгән нәти
    җә:дәрескә уңай психологик халәт булдыру.

     Укытучыга игътибар итү. Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре
    формалаштыру.

    Инструктаж үткәрү,балаларны эшкә әзерләү.

    1 этап.Оештыру.

    Илүсә Нәбиуллинаның
    «Бәхет утравы» китабыннан «Сөекле анам теле» хикәясен уку һәм фикер алышу.
    (35 нче бит)

    Коммуникатив эшчәнлек.

    Шәхси эшчәнлек.

    2 этап. Белемнәрне  актуальләштерү. Максат: алдагы дәрестә алган белемнәрне  искә төшерү.

    Хикәядә үзеңә ошаган өзекнең эчтәлеген сөйләү.

    Фронталь  эш оештыру.

    2 этап. Белемнәрне  актуальләштерү.

     Табигатьтә ел фасыллары турында сөйләшү.

      
    Табигать календаре үзенең яңа исәбен марттан башлый.

      
    Апрель — табигать контрастлары бәрелешкән ай.

      
    Язның яңа туган һәр көне табигатькә яңа бизәкләр өсти.

     Регулятив (укучылар тарафыннан белгән күнекмәләрне үзара
    бәйләү).

    3 этап. Бала нинди авырлыклар белән  очраша?

     Физминутка

    Шәхси фикерен формалаштыра, аны дәлилли.

     Практик эзләнү эшендә катнашу.

    Парларда эшләү. Үзара ярдәмләшеп эшләү.

    Тикшерү.Кара-каршы.

     Физминутка

    Биремнең үтәлешенә контроль булдыру.

    Практик эзләнү эшен  оештыра.

    Биремнең үтәлешенә контроль булдыру.

    Балаларның контраст
    күренешләр турында белемнәре җи­тәрлек түгел.

    Физминутка.

    Шәхес буларак эшчәнлек.

    Коммуникатив эшчәнлек

    Танып- белү эшчәнлек.

    Коммуникатив эшчәнлек

    4 этап.  Яңа материалны аңлату.

    Максат: уку күнекмәләрен үстерү
    өстендә эшләүне формалаштыру.

    Максат: таныш булмаган сүзләрнең мәгънәсен истә калдыру.

    Текст белән танышу.

    Гөжләп уку.

    Абзацлап   кычкырып уку

    Сорау-җавап бирүдә катнашу.

    Текстның эчтәлеген  укучыларга  дөрес дикция,
    аһәң  белән җиткерү.

    Сүзлек өстендә эш .(Экранда) Биремнең үтәлешенә контроль булдыру

    Үз фикерләрен әйтүгә ирешү, нәтиҗә ясарга өйрәтү.

    1) Р. Гыйззәтуллин турында укытучы аңлатуы,
    портретын
    карап, авторны танырга өйрәнү.

    2)  «Язгы моң» хикәясен уку.

    3) Сораулар буенча эчтәлекне ачыклау.

      
    Яшь рәссам кайсы ел фасылын рәсемгә төшерә?

      
    Ни өчен Рәшидәгә Рәхим язган этюд ошамый?

      
    Рәссам үз эшенең нинди булуын тели?

       Бу очракта «Татлы
    ялганга караганда, ачы дөреслек яхшырак» мәкале туры киләме? Җавабыңны текст
    сүзләре белән дәлиллә.

       Яз һәм көзне үзара
    чагыштырып, контраст билгеләрне тап.

    Танып-белү эшчәнлекне  формалаштыру.

    шәхси универсал. укыту  гамәлләрен формалаштыру.

    5 этап. Белемнәрне беренчел ныгыту.

    Максат –  ишетеп,күреп тану
    күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен  үстерү.

    Текст белән танышу.

    Текстны “гөжләп” укып чыгу.

                  
    Сәнгатьле уку

     Сорау-җавап бирүдә катнашу.

    Укучыларны активлаштыру.

    М. Хәйретдиновның
    «Ана булу. Назлылык» картинасын өйрәнү.

    Картина үтә дә зәвыклы төсләр белән язылган. Саф һава,
    үлән исе, кояш, иге-чиге булмаган иркен дала — үзеңне әкият патшалыгында итеп
    тоярга була, Биредә автор халкыбызның буйсынмас холкын да, читтә йөреп, туган
    якларына әйләнеп кайткан баланы да күрсәтергә тели. Хайваннар образы аша
    ярату, бер-береңә кадер-хөрмәт күрсәтелә. Шушы картина­сы аша автор үзенең дә
    Татарстанны сагынып кайтуын сурәтли. Ат — татар халкында төп фигура. Биредә
    дә ул кешелек һәм табигатьне бербөтен итеп бәйли.

    Танып-белү эшчәнлекне  формалаштыру

     Коммуникатив

    эшчәнлек.

    6 этап. Мөстәкыйль эш.

    ·        
    :укучыларның  игътибарлылыгын тикшерү, хаталарны төзәтү.

    Практик эзләнү эшендә катнашу.

    Парларда эшләү. Үзара ярдәмләшеп эшләү.

    Практик эзләнү эшен  оештыра.

    Биремнең үтәлешенә контроль. булдыру.

    В. Хәйруллина. «Наз» шигыре (дәфтәр) өстендә эш:

      
    шигырьне сәнгатьле уку;

      
    биремнәр үтәү;

    а)  Автор
    табигатьнең матурлыгын нәрсәләр аша тоя?
    ә) Җирнең сулыш алганын ничек белеп була?

    б)  Кешенең табигать белән бербөтен икәне
    кайсы строфада
    чагыла?

    Танып- белү эшчәнлек

    7 этап. Белемнәрне гомумиләштерү. Максат: 
    алган белем һәм күнекмәләрне  ныгыту һәм гомумиләштерү.

    Шәхси фикерен формалаштыра, аны дәлилли.

    Укучыларны активлаштыру.

    Язгы табигать сурәтләнгән әсәрләр турында искә
    төшерү.

    Коммуникатив эшчәнлек

     Шәхес буларак эшчәнлек.

    8 этап.

    Нәтиҗә һәм бәяләү. Рефлекция.

    Максат:дәрестә эшләнгән  эшләргә нәтиҗә ясау.

    1.      
     

    Мин нәрсә белдем?

    Ничек бәяләдем?

    Үз фикерләрен 

    әйтүгә ирешү, нәтиҗә ясарга өйрәтә.

          Дәрес турында фикерләреңне иптәшләрең
    белән урта-
    клаш.

          Смайликлар белән эш.

    Өй
    эше.
    .  «Язгы моң» әсәренең эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә.

    Коммуникатив эшчәнлек

     Шәхес буларак эшчәнлек.

    Регулятив эшчәнлен.

    Сәнгать дөньясына сәяхәт

    ЛОТФУЛЛА ФӘТТАХОВ
    (1918 — 1984)


          Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Лотфулла Фәттахов Горький өлкәсенең Сергач районы Анда авылында 1918 елда туган. Башлангыч белемне ул туган авылында ала, “Яшь ленинчы” газетасына шигырьләр яза, яшьли үк рәсем ясарга хирыс була. 16 яшенә кадәр авыл мәктәбендә укыганнан соң, 1934 елда Казанга килә, һәм дусты, булачак рәссам Харис Якуповларда торып, сәнгать училищесына керү өчен әзерләнә башлый. 1935-1939 елларда әнә шул училищеда укый . Табигатьне генә түгел, кешеләр тормышының төрле якларын күзәтергә ярата, аеруча балаларның наян шуклыгын үзенең рәсемнәренә сюжет итеп ала, аларның бик җанлы самими образларын иҗат итә. Укуын тәмамлагач, Совет Армиясенә алына. Шунда хезмәт иткәндә, Бөек Ватан сугышы башлана. Каты сугышларның берсендә, контузия алып, әсирлеккә эләгә. Аңа, үлем лагереннан качып, үзебезнең якка чыгу насыйп була. Шуннан соң ул, сугыш беткәнче, кулыннан коралын төшерми. 1946 елда гына, демобилизацияләнеп, Казанга кайта һәм гомеренең ахырына кадәр шунда яши, Татарстан сәнгать фондында эшли. “Туган ил турында җыр”, “Игеннәр өлгерде”, “Әни күрмәгәндә”, “Яңа бура”, “Сабантуй”, “Мулланур Вахитов”, “Шәһәрдән кайту” һ.б. картиналарын иҗат итә. Харис Якупов белән иҗат иткән “В.И.Ленин Татарстан АССР төзү турындагы декретка кул куя” дигән картина өчен СССРның Дәүләт премиясе белән бүләкләнә. «Татар халык әкиятләре» китабына (русча) ясаган иллюстрацияләре өчен 1958 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

          Лотфулла Фәттахов – туган халкын, аның тормышын колачлы, масштаблы итеп сурәтләүгә һәвәс рәссам. “Сабантуй” – шундый киң полотнолы әсәр. Ул халкыбызның гадәт-йолаларын, мул тормышын, милли бәйрәмен бик реалистик күрсәтә.

          Рәсамның ачык фикере, гаять детальләп сурәтли белүе меңләгән күңелләрне яктылык белән сугара, буяуларның, төсләрнең табигыйлеге соклану тудыра.
    Л.Фәттахов 1960 – 1978 елларда РСФСР Рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы һәм аның сәркатибе вазифасын башкара. 1984 елда вафат була.
          Аның исеме белән Казанның Дәрвишләр бистәсендәге урам аталган.

          Рәссамның моңа кадәр билгеле булмаган картинасы турындагы язма

    Лотфулла Фәттахов   Лотфулла Фәттахов

    “Сабантуй” картинасы

    Лотфулла Фәттахов. Сабантуй.

    Сезнең һәрберегезнең Сабан туен күргәнегез бар. Хәзер әнә шунда була торган күренешләрне искә төшерик.
    1. Сабан туе кайчан үткәрелә?
    2. Мондый бәйрәм кайсы халыкларда була?
    3. Сабан туе алдыннан нинди эшләр башкарыла?
    4. Анда нинди уеннар уздырыла?
    5. Бүгенге тема өйрәнелгән әсәрләрдән кайсылары белән бәйләнешле?

    6. Без милли бәйрәмебез Сабантуйның сәнгатьнең төрле төрләрендәге чагылышы белән танышып үттек. Алар арасында нинди уртаклык һәм аерма бар?

    Сүзлекчә:
    Полотно – зур вакыйга сурәтләнгән картина.

    Бирем. Картинада сурәтләнгән күренешләрне дәфтәрдә хикәяләп килегез.

    Терәк сүзләр һәм сүзтезмәләр:

          Татар халкы, милли бәйрәм, сабан эшләре, язгы эшләр, шатланып, куанып, күңел ачу, бәйрәм итү, хезмәт бәйрәме.
          Күзгә ташланган нәрсә, кайнап торган халык, йөз-кыяфәт, портрет, бәйрәмчә киенү, сабантуй көрәше, сурәтләп бирү, эзлекле.
          Алгы план, игътибарны җәлеп итү, көрәшнең үзәге, кызып-кызып көрәшүчеләр, җан-фәрманга, иңенә сөлге бәйләгән ак сакаллы бабай, хөкемдар, бирелеп күзәтү, хәрәмләшү, хәрәкәтне күздән ычкындырмау, өстәл янында, җиңенә кызыл тасма бәйләгән бабай, кордаш, булышу, сынап карау, мәйдандагы башка кешеләр, һәркем, киеренкелек, кем кемне җиңәр, көч һәм дәрт биреп тору.
          Авыл халкының тормышын белү, гадәтләрне калку итеп тасвирлау, чиккән (чүпләмле) сөлгеләр, җилфердәү, тальян гармун, чуар кием, миллилек, элеккеге кием, өлкән буын кешеләре, күлмәк, камзул, түбәтәй, үзенчәлекле сыйфатлар, күз карашлары, ал, кызыл, ак, яшел төсләр, кызыл башлы чиккән сөлге, суккан кызыл ашъяулыклар, нечкә зәвык, иҗат таланты, көчле искән җил, кабарынкы болытлар, агач ботаклары, табигатьтәге хәрәкәт, җанлы тасвирлап бирү, халыкның дулкынлануы, мәйдан ыгы-зыгысы.

          Хезмәт шатлыгы, мул тормышның куанычы, матур гадәтләр.

    “Игеннәр өлгерде” картинасы

    Лотфулла Фәттахов. Игеннәр өлгерде.

          

    1 нче вариант. Картинадагы күренешләргә, андагы кеше образларының тышкы кыяфәтенә, үз-үзләрен тотышына я кичерешләренә карата сыйфатлау һәм бәяләү элементлары өстәп языгыз. Картинаны караудан алган тәэсирләрегезне уртаклашып, караш һәм фикерләрегезне белдерегез.

          Рәссам Лотфулла Фәттаховның “Игеннәр өлгерде” исемле картинасы туган ил табигатенең иң матур вакытын – басуларда игеннәрнең өлгереп килгән чагын гәүдәләндерә.

          Җәйнең кызу чагы җиткән: офыкта күксел рәшә уйный. ____________________________________ (Арыш басуының аръягында ниләр күрәсез?)
          Бер читтән икенчесе күренми торган ________ (нинди?) арыш басуы алтын сары төскә кергән. ________________ (Игеннәр нинди? Тиздән уракка төшәрләр кебек, ни өчен?)
          Тук башаклары түбән иелгән арышлар ___________ (нинди?) кояш нурлары астында тын калганнар. Алар _________ (нәрсәне?) сабырсызланып көтәләр төсле.
          Әнә бер төркем _________ (нинди кешеләр?) игеннәрнең өлгерүен тикшерә. Аларның берсе __________ (нинди кыяфәттә?) нидер сөйли. ________________ (аны кемгә охшатасыз, кем дип уйлыйсыз?) Ягымлы йөзе елмаеп торган ____________ (нинди?) карт та, беләгенә кыр сумкасы элгән мөлаем йөзле бригадир кыз да, ______________ (тагын кем?) җитәкчеләре сөйләгәнне тыңлыйлар.

          Бу образлар картинада шулкадәр табигый итеп бирелгән ки, аларны каршыңда басып торган тере кешеләр кебек хис итәсең. ______________ (сез мондый кешеләр белән горурланасызмы? Алар турында ниләр әйтә аласыз?)

          

    2 нче вариант. Картинага нигезләнеп, текстны тулыландырыгыз.

          Рәссам Лотфулла Фәттаховның бу әсәре 1952 нче елда иҗат ителә. Л.Фәттахов туган ил байлыгын, гади кешенең хезмәт шатлыгын, кеше тудырган матурлыкны чынбарлыктагыча сурәтли.
          Июль ае. Җәйге аяз кояшлы көн. Күктә кояш балкый. Ерак-еракларга җәелгән киң басу әйтерсең офыкка барып тоташа. Арышлар мул булып өлгергән. Тук башаклар салынып торалар. Каерылып үскән арышлар әкрен генә, диңгез дулкыннарыдай салмак кына чайкалалар.
          Арышлар карарга килгән игенчеләр юл буендарак туктаганнар. Алар, башакларны уып, арышның өлгерүен тикшерәләр. Игеннәр чыннан да өлгергәндер, чөнки саргылт-җиз төскә кергәннәр…

          

    3 нче вариант. Сорауларны игътибар белән укыгыз һәм картинага нигезләнеп җаваплар языгыз.

    1. Картинада сезнең игътибарны нәрсә җәлеп итә?
    2. Рәссам елның кайсы вакытын сурәтли?
    3. Картинада кемнәрне күрәсез? Иген басуына кемнәр килгән?
    4. Алар нәрсә тикшерәләр?
    5. Бу кешеләрнең йөзләре нинди? Ни өчен бу кешеләргә сокланып карыйсыз?
    6. Рәссам картинаны ясаганда нинди төсләр кулланган?
    7. Картина нинди хисләр уята?

    Түбәндәге терәк сүзләрне файдана аласыз.
    Иң матур чак, күксел рәшә, зәңгәрсу урман, яссы таулар, алтын-сары төс, аяз күк, җәйге челлә, басу киңлеге, ягымлы йөз, мөлаем йөзле, хезмәт дәрте, зур уңышлар, икмәк байлыгы – ил байлыгы, хезмәт шатлыгы, кеше тудырган муллык, байлык, матурлык, каерылып уңган арыш, тәҗрибәле аксакал, агроном, бригадирлар һ.б.

    “Татар халкының бөек шагыйре” картинасы буенча сочинение язу өчен план

    1. Рәсемдә кемнәрне күрәсез?
    2. Елның кайсы вакыты сурәтләнгән?
    3. Шагыйрь яшь балага нәрсә турында сөйли?
    4. Авыл табигате ничек тасвирланган? (мәчет манарасы иманга чакыра, авыл төзек, матур, чисталык, яшеллек, елга буена урнашкан һ.б.)
    5. Рәссам нәрсә әйтергә тели?
    6. Шагыйрь киләчәккә нинди өметләр белән карый?


    ФИКЕР АЛЫШУ
    Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

    2013-03-21 20:02:07 лол: Бик зур Рэхмэт)
    2013-03-18 19:35:02 Айсылу: Бик зур рэхмэт сезгэ!
    2013-03-15 21:43:14 Ландыш: Рәхмәт сезгә, коткардыгыз!!!
    2013-03-10 18:50:54 Әминә: Бик зур рәхмәт!
    2013-03-01 16:45:11 Регина: Бик зур рэхмэт!
    2013-02-05 15:06:16 Рушан: Рәхмәт сезгә, коткардыгыз!!!
    2013-01-21 17:30:34 Сабитов: Бик зур рәхмәт!!!
    2012-11-25 17:08:17 Миләүшә: Сайтыгыз бик шәп булган !!
    2012-05-10 19:40:24 Әльфия: Джазакумуллаху хайран барчагызга. Бик тә файда китерде сайтыгыз.
    2012-04-16 15:55:13 Алия: бик зур рэхмэт!

    2012-04-15 17:06:44 Алмаз: рэхмэт яусын сезгэ, булыштыгыз:)
    2012-04-07 14:11:37 Булат: Рэхмэт сезгэ бик зур!)
    2012-03-22 21:28:33 Ильназ: рэхмэт сина лэйсэн
    2012-03-16 22:22:16 Рашель Мунирова: Очень полезный сайт! спасибо большое!
    2012-03-13 11:37:11 Алия: Рэхмэт бик зур!
    2012-03-12 15:50:28 Лия: Я в шоке, что бы я делала без вас, СПАСИБО ОГРОМНОЕ.
    2012-01-26 22:58:14 Гөлнар: Сайтыгыз минем өчен бик файдалы. Бик зур рәхмәт Сезгә. Уңышлар телим!
    2012-01-26 21:10:04 Ландыш: Бик зур рәхмәт!
    2012-01-20 10:39:32 Роза: Бик зур рәхмәт Сезгә!
    2012-01-19 09:32:02 Нәсимә: Рәхмәт, Гөлназ! Бик шәп булды әле бу!
    2012-01-15 21:27:56 Ләйсән: Гөлназ ханым! Мин Сезнең материалларыгызны бик рәхәтләнеп файдаланам. Бик зур рәхмәт Сезгә. Иҗади уңышлар телим.
    Рәхмәт, Ләйсән. Үзегезгә дә уңышлар гына юлдаш булсын!
    2011-12-18 19:32:10 Лилия Мөнир кызы: Рәхмәт Гөлназ. Дәресемә кирәкле материал алдым.
    2011-11-27 16:31:05 ильфар: бик яхшы.
    2011-11-11 18:32:06 руфиева: бик кирәкле әйбер бу.


    © Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
    Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.

    Татарстан Республикасы  Кукмара муниципаль районы

    Кукмара муниципаль белем бирү учреждениесе

    4 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе

    М. Хәертдиновның «Тукай» портреты буенча сочинение язу

    ( 10 нчы рус сыйныфының татар төркемендә Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан сочинение язарга өйрәтү дәресләре эшкәртмәсе)

    2011 нче ел

    Тема: М. Хәертдиновның «Тукай» портреты буенча сочинение язу (2 дәрес)

    Максат:

    1. Сәнгать әсәрен укырга, күзәтергә, портрет жанрын анализларга өйрәнү, бердәм дәүләт һәм республика имтиханына әзерлек кысаларында сочинение язарга өйрәтү.

    2. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телен, грамоталы язу күнекмәләрен үстерү.

    3. Рәсем сәнгатенә, шагыйрь иҗатына мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияләү.

    Материал: 

    «Тукай турында истәлекләр», Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986 нчы ел.

    З. Рәсүлева. «Тукай эзләреннән», Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1985 нче ел.

    «Мин Тукайга киләм». Шигырьләр, поэмалар. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1996 нчы ел.

    Татар теле. Бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен кулланма. Казан, РИЦ “Школа”, 2008.

    Бердәм республика имтиханына әзерләнәбез. Татар теле. Казан, РИЦ “Школа”, 2007;

    СД – дискта Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 нче сыйныфлар). «Язучылар, композиторлар һәм рәссамнарыбызның чыгышлары, алар турында истәлекләр».

    СД- дискта «Әллүки», көе язмасы, Г.Тукайның шигырьләре.

    Җиһазлау: Г. Тукай портреты, китапларыннан күргәзмә, индивидуаль терәк җөмләләр, «Тукай әдәбиятта һәм сәнгатьтә» стенды, М. Хәертдинов рәсемнәре,

    «Г. Тукай» альбомы, LCD-проектор, компьютер презентациясе.

    Актуальләштерү.

    1. 1 укучы Г. Тукайның “Шагыйрь” шигыреннән өзек укый.

    1 нче слайдта:

    Еллар үтеп, бара торгач картайсам да,

    Бөкрем чыгып бетсә дә, хәлдән тайсам да,-

    Күңлем минем япь-яшь калыр, һич картаймас;

    Җаным көчле булып калыр, хәлдән таймас.

    Күкрәгемдә минем шигырь утым саумы?!

    Күтәрәм мин, карт булсам да, авыр тауны;

    Күңлемдә көн һаман аяз – һаман да яз,

    Шагыйрь күңлендә кыш булмый да кар яумый.(«Шагыйрь»)

    Укытучы: — Хәерле көн, кадерле укучылар! Кәефләргез ничек? Дәресебезне башлап җибәргән шигырь юлларының авторы кем дип уйлыйсыз сез? (җаваплар).

    — Бу шигырьне татар халкының сөекле шагыйре Г. Тукай язган. Әйе, күп еллар үтсә дә, ул безнең арабызда, һаман да милләте белән янәшә атлый. Быел республикабызда һәм аннан читтә яшәүче татарлар Г. Тукайның 125 еллыгын бәйрәм итә. Шул максаттан төрле чаралар үткәрелә. Бүгенге дәресебезне без аның тормышы һәм иҗатына багышлыйбыз.

    — Шагыйрьнең түбәндәге  юллары бүгенге дәресебезнең эпиграфы булыр.

    2 нче слайдта  «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын…»            дигән юллар һәм кечкенә Апушның Кырлай авылына килү күренеше күрсәтелә. Татар халкының “Әллүки” көе яңгырый.

    Укытучы: — Укучылар, әлеге сүзләр нәрсәне аңлата? Бу фикер  нәрсәгә чакыра?

    Г. Тукай нинди тормыш юлы үткән? Әлеге сүзләрне Тукайның тормышы һәм иҗаты белән бәйләргә буламы?

    Укучы: — Татар халкы язмышын кайгыртып яшәгән Тукай кыска вакытлы язгы яңгыр кебек. Ул җир өстен гаделсезлекләрдән юып, анда изгелек, үз милләтенә мәхәббәт хисләре уятып, көчле һәм ярсулы агым булып узган.

    Укытучы: — Г. Тукай образы күп иҗатчылар тарафыннан төрле әдәбият һәм сәнгать әсәрләрендә тасвирлана. Халык бөек шагыйрьнең иҗаты белән илһамлана, яңа әсәрләр иҗат итәргә көч ала.(«Тукай әдәбиятта һәм сәнгатьтә» стендына игътибар итү).

    — Бүгенге дәрестә без шагыйрьнең М. Хәертдинов иҗат иткән портреты турында фикер алышырбыз, шуның буенча сочинение язарга өйрәнербез.

    — Рәссам турында сез нәрсәләр белә алдыгыз?

    2. Өй эшен тикшерү (рәссам турында мәгълүмат туплау укучыларга алдан ук өй эше итеп бирелә.)

    3 нче слайдта рәссам М. Хәертдиновның фотосы һәм аның турында мәгълүмат бирелә:

    — М. Х. Хәертдинов — Татарстанның халык рәссамы;

    — рәссам картиналарында туган җир табигатенең нечкәлекләрен, хезмәт сөюче халкы күңелен белеп сурәтли;

    — аның «Вахтадан соң», «Көзге иртә», «Игенче», «Шомырт исе», һ.б. картиналары безгә бик таныш;

    — М. Х. Хәертдинов әсәрләрендә туган ил, аның табигате һәм хезмәт темасы тыгыз бәйләнгән;

    — туган як пейзажында оста итеп халкының рухи матурлыгын, чын йөзен сурәтли;

    — ул «Хезмәттәге уңышлары өчен» медале белән бүләкләнгән.

    4 нче – 8 нче слайдларда М. Хәертдиновның рәсемнәре күрсәтелә.

    II. Яңа белем һәм күнекмәләр үзләштерү.

    1. Укытучы: — Сезнең игътибарыгызга тәкъдим ителә торган портретны

    М. Хәертдинов 1976 нчы елда иҗат иткән. Ул әсәрләрендә үзе яхшы белгән, күңеленә якын булган, туган ягының кешеләре турында язарга ярата.

    9 нчы слайдта М. Хәертдиновның «Тукай» портреты күрсәтелә.

    Укытучы: — Нинди жанр соң ул портрет жанры?

    Укучы: — Тасвирлау өчен портрет — катлаулы жанр. Портретта автор үз героен кабатлап кына калмый, ә күчереп сурәтли. Портретның үзенчәлеге шунда, ул кешенең хис-кичерешләре, борчулары, узган гомере турында сөйли һәм без аны геройның «йөзеннән» укый алабыз. Портрет язганда, рәссам үз герое турында уйлана, аның эчке дөньясын күрергә, үз мөнәсәбәтен белдерергә омтыла, аның образын рәсем сәнгате алымнары белән ачып бирә

    2. Бердәм дәүләт һәм бердәм республика имтиханнарының С биремендәге таләпләрне искәртү:

    Укытучы:- Бердәм дәүләт һәм бердәм республика имтиханнарында С өлешендә сочинение язу биреме бар. Дәрестә сочинение язганда, без шуңа да әзерлек алып барырбыз. Эш барышында сез түбәндәге таләпләрне истә тотыгыз:

    10 нчы слайдта:

    — автор әйтергә теләгән фикерне аңлап, үз карашыңны  төгәл белдерү, әсәрләрдән, тормыштан мисаллар белән дәлилли белү;

    — язмада логик эзлеклелекне, җөмләләр арасында бәйләнешне саклау;

    — сөйләмдә сурәтләү чараларын урынлы куллану, синонимнар, фразеологик берәмлекләрдән уңышлы файдалану;

    — сүзләр, сүзтезмәләрне дөрес язу, җөмләдә сүз тәртибен, тыныш билгеләрен истә тотып эшләү.

    2. Сүзлек эше (сүзләрне тәрҗемә итү, синонимнар уйлау):

    11 нче слайдта:

    Сурәтләү – тасвирлау, иҗат итү

    Художник – рәссам, автор

    Картина – портрет, рәсем, әсәр

    Йөз – бит

    Эчке дөнья – халәт

    Җирлек – фон

    Чынбарлык – тормыш

    1. Укытучы: —  Ә хәзер рәсем буенча шагыйрь турында сөйләшүне дәвам итик.

    — Тукайның замандашлары, язучылар шагыйрь образын ничек сурәтләгәннәр соң? Чынбарлыкта, тормышта ул нинди булган?

    1) 12 нче слайдта: “Габдулла Тукай турында истәлекләр”, фонохрестоматиядән журналист Ибраһим Рәмиевнең Г. Тукай турында  истәлеген тыңлау; 

    2)шагыйрьләрнең Г. Тукайга багышлап язган шигырьләреннән түбәндәге  юлларны уку: 13 нче слайдта:

    «Шигырь алып килгән. Көчкә йөри

                   ,                Һәм йөткерә үзе шулхәтле.

                              Чебеш кенә тәндә — буйсынмас рух,

    Каян ала мондый куәтне?» З. Нәсыйбуллин.

    «Күзләр-кара кояш! Гамь яктысы…

    Гөлҗамаллар төнлә җеп эрләр.

    Иреннәрдә сүзләр: «Сынды кылыч…

    Бар ышаныч сездә, тереләр!» Р. Әхмәтҗанов.

    «Чандыр, ябык, сабак баласы күк,

    Малайлыгы һаман узмаган…» С. Хәким.

    III. Белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

    1. Портрет өстендә эшләү.

    14 нче слайдта шагыйрьнең фоторәсеме һәм М. Хәертдиновның «Тукай» портреты.

    Әңгәмә:

    -Картинада нинди вакыт сурәтләнгән?

    — Әсәр ничек атала?

    — Фоторәсем белән портретны чагыштырыйк: чынбарлыктагы шагыйрь белән әсәрдә тышкы охшашлык бармы?

    — Рәссам безнең игътибарны рәсем сәнгатенең нинди сурәтләү алымнары белән җәлеп итә?( ул Тукайны картинаның үзәгендә сурәтли).

    — Картинада нинди төскә өстенлек бирелгән? Бу фонда тагын нинди детальләр күзгә ташлана?

    — Тукайның тышкы кыяфәтендә бигрәк тә нәрсәне ачык тасвирлый? Ни өчен? (шагыйрьнең ачык йөзен сурәтли, чөнки кешенең йөзендә аның эчке дөньясы чагыла).

    2. Геройның тышкы кыяфәтенә план нигезендә телдән тасвирлама (описание) бирү.

    1) Күзләр – күңел көзгесе: а) формасы; б)төсе; в) керфекләр; г) күзләр кешенең кәефен, эчке халәтен ачып бирә.

    2) Кашлар.

    3) Йөз төзелеше.

    4) Борын.

    5) Иреннәр.

    6) Чәчләр. 

    3. Тукайны характерлый тоган сүзләр – аергычлар уйлау.

    Гәүдәсе – ябык, бераз иелгән.

    Йөзе – ачык, матур, тәэсирле, акыллы.

    Күзләре – кара, уйчан, зур.

    Кашлары – куе, киң, бераз җыерылган.

    Күз карашы – үткен, тыныч, каядыр төбәлгән.

    Маңгай – киң, ачык.

    Иреннәр — кысылган, алсу, кискен сызылган.

    Бите – аксыл, алсуланып тора.

    Борыны – туры.

    Чәче – карасу, дулкынланып тора, кыска киселгән.

    Куллары – ябык, бармаклары озын.

    Характер – нык, тотрыклы, тәвәккәл, ихтыяр көчле.

    15 нче слайдта сүзләр – аергычлар күрсәтелә.

    4. Портретның калган өлешләрен, образның эчке дөньясын  тасвирлау.

    — Кара зур күзләр, каядыр төбәлгән караш, җиңелчә кысылган иреннәр, гәүдә торышы, озын бармаклы ябык куллар, һ.б.

    — Тышкы кыяфәте, йөзе, кашы шагыйрьнең уйланулары турында сөйли. Шул халәте белән ул тулысынча чынбарлыктан читтә кебек, үзенең эчке дөньясына кереп югалган.

    — Күз карашы, гәүдә торышы, кулларына карап, аның максатка омтылучан, ләкин сәламәтлеге какшаган кеше икәнлеген күрәбез. Ул тормышның борчулы сорауларына үз күңеленнән газапланып җавап эзли кебек.

    — Сезнеңчә, шагыйрь нәрсә турында уйлый? (Без аны төгәл әйтә алмыйбыз. Бәлки ул үз халкының авыр тормышы, язмышы, үз халкыңа хезмәт итү бәхет икәнлеге турында уйланадыр. Ә бәлки үзенең яңа әсәрен күз алдына китерәдер, үз фикерен җиткерергә кирәкле сүзләр эзлидер).

    — Образны ачып бирүдә фон, җирлек нинди роль уйный?

    (Тирә-яктагы фон образның эчке халәтен аңларга ярдәм итә. Тукай тормыш сызыклары, үзе булган урыннар, туган як табигате жирлегендә сурәтләнгән. Монда аның Шүрәлесен дә, Су анасын да күрергә була).

    -Рәссам шагыйрьгә нинди мөнәсәбәттә дип уйлыйсыз?

    (Шагыйрьгә карата хөрмәт, мәхәббәт, аның белән горурлану, аның халык арасыннан шулай иртә китүенә кызгану хисләре чагыла. Аның картинага бөтен күңелен салганлыгы сизелеп тора. Образ якты, тәэсирле итеп, җылы алсу-шәмәхә төсләр белән иҗат ителгән. Рәссам шагыйрьнең күңел дөньясына күз салырга тырышкан һәм шуңа ирешкән дә).

    — Бу рәсем сездә нинди фикерләр уята?

    (Картина үзенең гадилеге һәм сәнгатьлелеге белән сокландыра. Шагыйрь белән сөйләшәсе, аңа сораулар бирәсе, шигырьләрен, фикерләрен тыңлыйсы килә).

    4. Шагыйрьнең яшенә карата сүзтезмәләр китерү:

    — 27 яшьлек егет;

    — аңа 30 яшь тирәсе;

    — карап торышка 20 яшь.

    4. Сочинениенең композицион өлешләрен искәртү.

    16 нчы слайдта сочинение язуның планы бирелә:

    I. Кереш.(рәссам әйтергә теләгән фикер ачыкланып, Г.Тукай портреты турында язуга эмоциональ әзерлек алып барыла.)

    II.Төп өлеш.(Г.Тукайның үз тормышы белән бәйләп, аңа тасвирлама бирелә, укучының образга карата үз фикере белдерелә.)

    III. Йомгаклау.(алда әйтелгәннәргә йомгак ясала.) 

        5. Г. Тукайның әсәрләреннән картина эчтәлегенә туры килерлек цитата сайлау.

    17 нче слайдта:

    … И мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?

    Син сынасың, мин сүнәмен, айрылабыз ахрысы!

    Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы,

    Шат яратса да, җиһанга ят яраткан раббысы. («Өзелгән өмид», 1910).

         7. Иншаны караламага яза башлау, укучыларга индивидуаль ярдәм күрсәтү.

         8. Берничә укучыдан сочинениенең кереш, төп, йомгаклау өлешләрен укыту, белемнәрне бәяләү, төзәтмәләр кертү.

    18 нче слайдта үрнәк инша укыла:

    Минем каршымда М. Хәертдиновның «Габдулла Тукай» портреты. Рәсемдә туган як табигате кочагында шагыйрь образы сурәтләнгән.

    Җәйге җылы көн. Күк йөзе шундый аяз. Болытларның зәңгәрлеге бөтен тирә-юньне үз төсенә манган диярсең. Су буендагы агач яфраклары әкрен генә искән җилдә лепердәшә кебек. Рәсемнең үзәгендә гүзәл табигать белән серләшеп, татар  халкының газиз улы – Габдулла утыра. Егетнең өстендә — билбау белән буылган ак күлмәк, башында – түбәтәй.

            Габдулла агач төбенә утырган, гәүдәсе бераз иелгән. Кара зур күзләр каядыр еракка төбәлгән. Шагыйрьнең карашы шулкадәр үткен, әйтерсең, ул чор пәрдәсе аша милләтнең киләчәгенә күз салырга тели.

            Аксыл йөзе, чандыр гәүдәсе, ябык яңаклары һәм кулларына карап, аның бик үк сәламәт кеше түгел икәнлеген күрәбез. Ләкин ул авыруларга, тормыш михнәтенә бирешергә уйламый. Ә күңеле белән милләтнең «уянуына», «якты таңы»на җитәргә өметләнә, фикерләрен шигырь юлларына сала диярсең.Тукайның күзләре моңсу, тормышта да шагыйрь уйчан булган. Тик ул йөзендәге боеклыкны иҗатында күрсәтмәгән. Әсәрләрендә ул – буйсынмас рухлы, туры сүзле, үткен фикерле милләт җырчысы. Ябык, оялчан, авыру булса да, ул зәгыйфь чәчәк кебек сулмаган, әдәбият күгендә якты йолдыз булып кабынган.

            Рәссам үз героеның йөзен бик ачык итеп сурәтләгән. Бу безгә Тукайның эчке дөньясын тирәнтен күрергә, аны яхшырак аңларга ярдәм итә. Ә аксыл-зәңгәрсу фон, гүзәл табигать илнең, милләтнең якты киләчәгенә  өмет уята. Рәсемдә шагыйрьнең иҗатын сөюче халкын да, дусларын да, Шүрәлесе белән  Су анасын да күрергә була. Шагыйрь шулар белән бәхетле дә.

    “И мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?

    Син сынасың, мин сүнәмен, айрылабыз ахрысы!

    Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы,

    Шат яратса да, җиһанга ят яраткан раббысы. (Г. Тукай.«Өзелгән өмид», 1910).

            «Моңлы сазы» аз уйнаса да, гомере бик кыска булса да, Г. Тукайның иреннәрендә елмаю чалымнарын да күзәтергә мөмкин. Халкын укымышлы итеп күрергә теләгән шагыйрьнең өметләре акланган. Милләте үзенең туган телен өйрәнә, саклый, аның шигырьләрен озак еллардан соң да укып, әйтергә теләгән фикерләре белән уртаклаша. Без – бүгенге яшь буын — бөек шагыйрьнең телен саклыйк, аның йөзен каралтмыйк. Без – Тукайлы халык! Үз Тукае булган милләт югалмас!

    IV. Укучыларның мөстәкыйль эшләүләре. Сочинениене караламага һәм дәфтәрләргә күчереп язу.

    V. Йомгаклау.

    Шәрипова Рәмзия Рөстәм кызы, Кукмара 4 нче урта мәктәбенең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

    Татар һәм рус сыйныфларында татар теле һәм әдәбияты буенча белем бирәм.

    Мин татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның сөйләм телен үстерүгә, сүз байлыгын арттыруга, югары сыйныфларда Бердәм дәүләт һәм республика имтиханнарына әзерләүгә зур игътибар бирәм. Шушы максаттан чыгып, монологик һәм диалогик сөйләм күнегүләрен, төрле характердагы иҗади эшләр, рәсем сәнгатенең төрле жанрлары буенча сочинение яздыру дәресләренә өстенлек бирәм. Рәсем буенча, бигрәк тә портрет жанрына карата сочинение язу, аны анализлау укучыларда авырлык тудыра.

    М. Хәертдиновның «Тукай» портреты буенча информацион-коммуникатив технологияләр кулланып, сочинение язу дәресенең (2 дәрескә планлаштырылган) бер үрнәген сезгә дә тәкъдим итәм

    .

    ЯҢАЛЫКЛАР

    Ана булу иңнәргә канат куя

    Әниләргә күпме шигырьләр, балладалар, поэмалар багышланган. Чөни әни — һәр баланың тормышында иң мөһим сүз.
    Балаларын яратып, аларның уңышларына сөенеп, алар белән горурланып һәм рәхмәт хисләре кичереп яшәүче ананы, әлбәттә, бәхетле дип әйтергә була.
    — Мин — 12 һәм 7 яшьлек ике ул үстерүче ана. «Минем улларым» дигән сүзләрне әйткәндә…

    Ана булу  иңнәргә канат куя

    Әниләргә күпме шигырьләр, балладалар, поэмалар багышланган. Чөни әни — һәр баланың тормышында иң мөһим сүз.

    Балаларын яратып, аларның уңышларына сөенеп, алар белән горурланып һәм рәхмәт хисләре кичереп яшәүче ананы, әлбәттә, бәхетле дип әйтергә була.

    — Мин — 12 һәм 7 яшьлек ике ул үстерүче ана. «Минем улларым» дигән сүзләрне әйткәндә үк күңелем нечкәрә, хисләрем ургыла башлый. Чөнки мин аларны бик тә яратам. Алар — иң кадерле һәм якын кешеләрем. Улларым янәшәмдә булганда дөньяда яңа төсмерләр барлыкка килә, әйләнә-тирә кояш кебек балкый башлый. Минем балаларым — иң-иңнәр!

    Улым… Дүрт хәрефлек шушы сүз иңнәргә канат куя. Балалар ышаныч, наз, шатлык, бәхетне гәүдәләндерә. Ирем белән икебезгә ярату, кайгыртучанлык, иркәләү кебек хисләр бүләк итүчеләр турындагы хикәямнең һәр юлын җылы хисләремә төреп язам.

    Ультратавыш белән тикшерүче табиб улыгыз булачак, дигәч, мин елап җибәрдем. Табиб исә: «Аңламассың бу хатын-кызларны, начар булса да елыйлар, яхшы булса да», — диде. Ул минем күңелемдәге хисләр өермәсен аңламады шул! Хастаханәдән чыкканда башта бары тик бер генә уй иде: «Минем улым туачак һәм мин әни булачакмын!»

    8 айдан беренче улым Рүзәл туды, тагын 5 елдан — икенче улыбыз Әнсар. Һәм мин Ходайның шундый бүләгенә бик шатмын.

    Бәхет артыннан куып, кайвакыт без аның яныбызда булуын сизмибез. Безгә акча акча күбрәк булса, бакчадагы түтәлләр арасында түгел, ә бәлки чит илдә ял итсәк, машинаның гадиендә түгел, ә бәлки шәбрәгендә йөрсәк, өйдә әйбәт ремонт ясалса, кием шкафы яңа әйберләр белән тулып торса, кибет шүрлегендә кызыктырып торган сумка синеке булса, бәхетлерәк булырбыз кебек тоела. Әле монысы «бәхетле тормыш өчен зарури» әйберләрнең тулы исемлеге түгел. Ә иң гаҗәбе шунда, боларның барысына да ия булгач та, барыбер нидер җитми кебек тоела. Хатын-кызны матди кыйммәтләр бәхетле итә алмый. Ул баласы туганнан соң гына бәхетнең нәрсә икәнлеген аңлый башлый.

    Баланы кочагыма кысып, аның кулларын тотып, сулышын тойган саен үземне бәхетлерәк хис итәм.

    Бала тудыру йортыннан чыкканнан соң беренче тапкыр һавада йөрүемне хәтерлим. Арыган булсам да, үземне бик бәхетле сизәм, бала арбасын башымны горур тотып селкетәм, әледән-әле улымны карап алам. Миңа минем белән бөтен дөнья сөенә кебек тоела.

    Улымның кояштай йөзендәге тәүге елмаюы; селәгәе агып йөдәтү , ә аннары инде теше чыгу… Һәр ана да баласының тешләрен күкрәгендә сизми калмагандыр. Гадәттә балаларның беренче сүзе «Әни» була, ә безнең улыбызның теле «Әти» дип ачылды.

    Сабыйларның үзләренә генә хас кабатланмас хуш исе була. Мин шушы исне, нәниемне кочагыма алып, сәгатьләр буена иснәргә риза идем.

    Ә куллар, нәп-нәзек һәм кеп-кечкенә куллар! Алар, үзләренә урын эзләгәндәй, башта чәч арасына кереп китәләр, ә аннары борыннан эләктереп алалар. Сабыең инде ничәнче тапкыр «лап» итеп идәнгә утырганда йөрәгең туктагандай була. Тәүге адымнар, егыла-егыла йөгереп китәргә маташулар, яшелчә боламыгын төкереп ташлаулар. Бу мизгелләрнең һәрберсе ананы дулкынландыра, аның күңелен җылы хисләр биләп ала. Менә шулар барысы бергә бәхет була да инде.

    Сабыеңны кочагыңа алып, аның сулышын, җылысын тоеп, изрәп йоклап китүдән дә олырак бәхет бармы икән!

    Улларым килеп кочакласалар, эреп китәм. Бу мизгел назлылыгы, шәфкатьлелеге, балаларның керсез күңеленнән чыккан хисләре белән күзләрне яшьләндерә. Бәхет яшьләре бу. Аны сүзләр белән генә аңлатып булмый. Бу — эчке халәт.

    Боларның барысын да күрә, ишетә, күзәтә һәм аларда катнаша алуыбыз — үзеннән-үзе зур шатлык. Балаларсыз тормышыбыз төссез һәм шыксыз булыр иде.

    Яшерен-батырын түгел, бәхетле мизгелләрне кайвакыт көнкүреш проблемалары күңелсезләндерә. Төшенкелеккә бирелгән чаклар да булгалый. Каян чыга соң бу шулкадәрле юылмаган савыт-саба, теләсә кайда аунап ятучы кочак-кочак уенчыклар, балаларның өйгә бирелгән эшләре, мәктәп мәшәкатьләре (чөнки үзем укытучы булып эшлим) дип уйлап куясың. Шул чакта, үзеңне тота алмыйча, кычкырып җибәрәсең, боларның барысыннан да котылып торасың килә башларга мөмкин. Ә кычкырырга да, котылырга да кирәкми. Балаларыгызның күзләренә карап алу да җитә. Шушы упкынсыман тирән һәм могҗизалы караштан сез сокланырлык һәм тынычланырлык нурлар, җылылык күреп алырсыз.

    Бергә уздырган көннәрнең кадерен белегез. Һәр мизгел яктылыгы, мәрхәмәте белән истә калсын.

    Мин — ана һәм бик бәхетле ана!

    Әлфия КӘРИМОВА

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

    Оставляйте реакции


    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса

    Обновлено: 10.03.2023

    Төзеде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сабирова Т.Г.

    Максат: “Әнкәй”, “Клиндерләр эзлим” шигырьләрен анализлау аша шагыйрьнең әнисенә булган мәхәббәтен укучыларга җиткерү;

    укучыларның сөйләм телен үстерү һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү;

    әниләргә карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү, иҗатка омтылыш булдыру.

    Җиһазлау: шагыйрь портреты, компьютер, , китап күргәзмәсе, , тактада эпиграф: “Ата-ананы хөрмәт иткән , аларга хезмәт күрсәткән, күңелләрен хуш кылган уллар- кызлар Аллаһы тәгаләнең дустыдыр”. ( Мәүлә Колый, 17 нче йөз шагыйре)

    Дәрес барышы

    I . Оештыру. Уңай психологик халәт булдыру.

    -Исәнмесез, укучылар. Ягез әле , бер-беребезгә карап елмайыйк. Сез бик ягымлы, матур. Шушы җылы мөгамәләдә дәресебезне башлап җибәрик.

    II . Өй эшен тикшерү. СИНГЛ РАУНД РОБИН структурасы кулланыла.

    Укучылар, без алдагы дәрестә кайсы шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәндек?

    Шагыйрь ничәнче елда һәм кайда туган?

    Әти-әнисе турында нәрсәләр беләсез?

    С.Хәкимнең язу стиле нинди?

    С. Хәкимнең танылган шагыйрь булуын ничек дәлилли аласыз?

    “ С. Хәким — фронтовик-шагыйрь” дип тә әйтәбез. Сугышта күрсәткән батырлыгы өчен нәрсә белән бүләкләнә?

    Шагыйрь, сугыштан кайткач та, иҗат эшен ташламый. Сәламәтлеге бик начарланып кайта, ләкин тормыш иптәше аны бала тәрбияләгән кебек карый.

    Шулай, сугыштан кайткач, Бауман урамы буйлап бара икән. Радиодан Зифа Басыйрова башкаруында “Юксыну” җыры яңгырый. Диктор “халык җыры” дип игълан итә. Ә бу шигырьнең авторы кем була инде?

    Шигырьдә нәрсә турында сүз бара иде?

    III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

    -Менә шул сагыну, ярату хисләре башка шигырьләргә дә күчә. Ярату төрле-төрле була бит: дусларны, туганнарны, әти-әниләрне ярату. Ә әниләргә булган мәхәббәт хисен С.Хәким “Әнкәй”, “Клиндерләр эзлим” шигырьләрендә сурәтли. Безнең бүгенге дәрестә максатыбыз: әлеге ике шигырьне укып фикер алышу, авторның әнисенә булган мөнәсәбәтен күрсәтү һәм шундый тойгыларны үзебездә дә булдыру.

    Әйдәгез, эпиграф белән танышыйк. Сез бу сүзләрне ничек аңлыйсыз? Бүген дә актуальме?

    “Әнкәй” шигыренә мөрәҗәгать итик. (Укытучы шигырьне үзе сөйли.)

    Шигырьне чылбырлап та укып карыйк.

    ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН структурасы кулланыла.

    Шигырь кемгә багышланган?

    Әниләргә хас сыйфатларны әйтегез әле.

    Шигырьдә әни кайсы урында, кайда сурәтләнә? (Кое янында)

    Ни өчен? (Чөнки кое янына кеше җыела, анда төрле хәбәрлә ишетергә мөмкин.)

    Укучылар, дәреслектә бирелгән рәсемгә карагыз әле. Сездә нинди фикерләр туды?

    Бала чагында һәрберебезгә әти-әниләр, һичсүзсез, бик кирәк. Ни өчен?

    Ә үскәч, әниләр яныннан читкә киткәч? Шагыйрь бу фикерне кайсы юлларда әйтә? ( Үзебез дә зурлар булгач, безгә әниләребезнең акыллы киңәшләре бигрәк тә кирәк. “Шул сүзләрең синең искә төшә,

    Юнәлсәм дә менә кай якка “, ди шагыйрь)

    “Бала күңеле далада” дип үпкәли әни. Нигә үпкәләргә мөмкин соң ул?

    ( Әнисе көткән чакларда бала кайтмый.)

    Бик дөрес, укучылар. Ә менә шушы фикерне халык ничек әйтә? Әлеге әйтемнең беренче өлеше ничек иде? ( “Ана күңеле балада”.)

    Фикерегез, җавабыгыз белән килешәм. Соңгы ике юлга кабат мөрәҗәгать итик. Бу юллар белән шагыйрь нәрсә әйтергә тели? ( Тулы чиләк белән очрау — яхшы фал. Башкаларның юлы уңа. Изге күңелле кеше генә шулай эшли. )

    Сез шагыйрьнең фикерләре белән килешәсезме?

    Шагыйрь әнисенең күңелен әнә ничек сурәтләгән. Ә сезнең әниләрегезгә карата нинди әйтер сүзләрегез бар микән ?

    Үзеңне сынап кара!

    3 вариантта шигырь язу башкарыла.

    1 в. Әни, нинди ягымлы син,

    2 в. Терәк сүзләр; әнием, бәгырем, кадерлем, үстердең, назлап, онытмам, сагынам, рәхмәтем.

    кулларың – улларың; йөзләре – күзләре; уятуыңны – озатуыңны, әнием – бәбиең.

    Физкультминут. ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР структарасы ярдәмендә.

    Шагыйрьнең әнисенә мәхәббәте башка шигырьләрдә дә, мәсәлән, “Клиндерләр эзлим”дә дә урын алган.

    Бер карасаң, шигырьне утырдың да яздың кебек. Ә бит шигырьне язарга нәрсәдер этәрә. Казанда студент чагында миңа үземә шәхсән С.Хәким белән очрашырга туры килде. С. Хәким менә без хәзер укыячак шигырьнең ничек язылганын, әнисенең һәрвакыт клиндер алып кайтырга үтенүен, аның чынлап та клиндер яратуын искә алып сөйләде.. Димәк, шигырь юктан гына язылмый икән, ниндидер эчке көч була.

    Ә сез клиндер сүзен аңлыйсызмы?

    Клиндер – төче камырдан боҗра формасында ясап пешерелгән күмәч.

    Сәнгатьле итеп, үзебез дә укып чыгыйк.

    Лирик герой әнисенә күчтәнәчкә дип нәрсә эзли?

    Әнисе үзе үтенәме, әллә лирик герой шуны алырга телиме?

    Ә нәрсә алып кайтасы килә?

    Кайвакытта үзе кайта алмаса , яки башкача, клиндерләрне җибәрергә дә туры килгәндер. Лирик герой бу хәлне ничек кабул итә?

    Лирик герой әнисенең теләген үтиме?

    Кайсы юллардан ачыклыйбыз?

    Димәк, шагыйрь әнисен бик ярата.

    С. Хәким үзенең әнисен, хатынын, балаларын яраткан, хөрмәт иткән. Атаның мәхәббәте балаларына да күчкән. Аның улы, Татарстан Республикасы Президенты М.Шәймиевнең киңәшчесе Рафаэль Хәкимов, әтисенең иҗатын укучыларга якынайту өчен күп көч куя. 2005 елда “С.

    Хәкимнең яңа көне” исемле фильм төшерелгән. Әлеге фильм беренче халыкара фестивальдә “Милли тради ц ияләргә сак караш” номина ц иясендә беренче урынны алды.

    Кеше китә, җыры кала, диләр. Шагыйрь мәңгегә китте, җыры калды, шигырьләре калды.

    Укучылар, ә сезнең күңелегездә С.Хәкимнең нинди шигырьләре урын алды?

    Автор бу шигырьләре белән нәрсә әйтергә тели?

    V. Өй эше бирү.

    — Өйдә әниләр турында яки туган як авыл хакында шигырь яки мәкалә язарга омтылыгыз.

    Шайхутдинова Лилия Магфуровна

    Әни – һәр кеше өчен иң якын, иң кадерле кеше. Ул безгә әлеге дөньяда яшәү хокукын, тормыш биргән. Бала иң беренче сүзендә “әни” дип, юкка әйтмидер. Һәр әни үзенең баласы турында кайгыртып калмыйча, анда кешелеклелек, әдәплелек сыйфатларын да тәрбияли. Әни безне мөстә – кыйль фикер йөртергә, үзебезнең хаталарны танырга ярдәм итә. Тормышның булачак һәм үткән көннең кадерен белергә өйрәтә. Нәкъ әни безгә кешенең кадерен белергә, туганнарың турында кайгыртырга, өлкәннәрне хөрмәт итергә өйрәтте. Бары әни генә синең уңышларыңа һәм ирешкән дәрәҗәләреңә чын күңелдән куана.

    Әни – безнең киңәшче.Ул безгә дөресен әйтүче, хаталарыбызны төзәтеп, туры юлга бастыручы. Хәтта өлкән кешеләр дә еш кына әниләренә мөрәҗәгать итәләр. Һәр кеше үз әнисен үзенчә ярата: кемдер аңа матур сүзләр белән эндәшсә, кемдер өй эшләрен эшләргә ярдәм итә, әнисе турында кайгырта. Начар әниләр булмый. Әни кеше беркайчан да үз баласын алдамый. Җир йөзендә һәр әни баласы өчен хәтта сәламәтлеген дә кызганмый. Әни безнең яратуны таләп итмичә, чын күңеленнән, ихластан ярата.

    Әлбәттә, мин үземнең әниемне яратам һәм хөрмәт итәм. Ул минем бик яхшы, юмарт һәм гадел. Үзеңең серләреңне сөйләп була торган, гел киңәшләр сорап була торган кешең булуы – зур бәхет. Әнием кояш кебек, гел балкып, һәрберебезнең күңелен күрүче нур кебек. Аннан башка дөньяны күз алдына китерергә дә куркам. Әнием мине бик күп нәрсәләргә өйрәтте. Мин аңа бик рәхмәтле.

    Һәрберебез дә әниләрнең эшләгән яхшылыклары өчен рәхмәтле булырга тиеш. Беркайчан да үз әниеңне онытма, чөнки аны дуслар да, акча да алыштырга алмый.

    Әниегезнең кадерен белегез һәм яратыгыз!

    “САМЫЙ ДОРОГОЙ ЧЕЛОВЕК”

    Мама – это самый родной, близкий и дорогой человек для каждого из нас. Она дала нам самое ценное, что мы имеем – нашу жизнь. Не зря первое слово, которое произносит ребёнок — “мама”. Каждая мама не только заботится о своём ребёнке, но и старается привить ему самые лучшие человеческие качества. Мама учит нас самостоятельно принимать решения, признавать свои ошибки. Она учит нас ценить жизнь и каждое прожитое мгновенье. Именно она научила нас ценить людей, заботиться о близких и уважать старших. Только мама всегда будет искренне радоваться нашим успехам и достижениям.

    Конечно же, я очень люблю и уважаю свою маму. Она у меня очень добрая и справедливая. Какое же это счастье осознавать, что есть человек, которому в любой момент можно рассказать что-либо или поделиться каким-то секретом и быть уверенным в том, что всё это останется между вами. Моя мама, как солнце, светит каждому в нашем доме. Я даже боюсь представить, что бы я без неё делала. Мама научила меня многому, я безумно благодарна ей за это.

    Каждый из нас благодарен своей маме за всё, что она делает для нас. Не нужно никогда забывать о своих матерях, ведь никакие друзья, деньги не смогут заменить нам нашу родную маму.

    Шайхутдинова Лилия Магфуровна

    Әни – һәр кеше өчен иң якын, иң кадерле кеше. Ул безгә әлеге дөньяда яшәү хокукын, тормыш биргән. Бала иң беренче сүзендә “әни” дип, юкка әйтмидер. Һәр әни үзенең баласы турында кайгыртып калмыйча, анда кешелеклелек, әдәплелек сыйфатларын да тәрбияли. Әни безне мөстә – кыйль фикер йөртергә, үзебезнең хаталарны танырга ярдәм итә. Тормышның булачак һәм үткән көннең кадерен белергә өйрәтә. Нәкъ әни безгә кешенең кадерен белергә, туганнарың турында кайгыртырга, өлкәннәрне хөрмәт итергә өйрәтте. Бары әни генә синең уңышларыңа һәм ирешкән дәрәҗәләреңә чын күңелдән куана.

    Әни – безнең киңәшче.Ул безгә дөресен әйтүче, хаталарыбызны төзәтеп, туры юлга бастыручы. Хәтта өлкән кешеләр дә еш кына әниләренә мөрәҗәгать итәләр. Һәр кеше үз әнисен үзенчә ярата: кемдер аңа матур сүзләр белән эндәшсә, кемдер өй эшләрен эшләргә ярдәм итә, әнисе турында кайгырта. Начар әниләр булмый. Әни кеше беркайчан да үз баласын алдамый. Җир йөзендә һәр әни баласы өчен хәтта сәламәтлеген дә кызганмый. Әни безнең яратуны таләп итмичә, чын күңеленнән, ихластан ярата.

    Әлбәттә, мин үземнең әниемне яратам һәм хөрмәт итәм. Ул минем бик яхшы, юмарт һәм гадел. Үзеңең серләреңне сөйләп була торган, гел киңәшләр сорап була торган кешең булуы – зур бәхет. Әнием кояш кебек, гел балкып, һәрберебезнең күңелен күрүче нур кебек. Аннан башка дөньяны күз алдына китерергә дә куркам. Әнием мине бик күп нәрсәләргә өйрәтте. Мин аңа бик рәхмәтле.

    Һәрберебез дә әниләрнең эшләгән яхшылыклары өчен рәхмәтле булырга тиеш. Беркайчан да үз әниеңне онытма, чөнки аны дуслар да, акча да алыштырга алмый.

    Әниегезнең кадерен белегез һәм яратыгыз!

    “САМЫЙ ДОРОГОЙ ЧЕЛОВЕК”

    Мама – это самый родной, близкий и дорогой человек для каждого из нас. Она дала нам самое ценное, что мы имеем – нашу жизнь. Не зря первое слово, которое произносит ребёнок — “мама”. Каждая мама не только заботится о своём ребёнке, но и старается привить ему самые лучшие человеческие качества. Мама учит нас самостоятельно принимать решения, признавать свои ошибки. Она учит нас ценить жизнь и каждое прожитое мгновенье. Именно она научила нас ценить людей, заботиться о близких и уважать старших. Только мама всегда будет искренне радоваться нашим успехам и достижениям.

    Конечно же, я очень люблю и уважаю свою маму. Она у меня очень добрая и справедливая. Какое же это счастье осознавать, что есть человек, которому в любой момент можно рассказать что-либо или поделиться каким-то секретом и быть уверенным в том, что всё это останется между вами. Моя мама, как солнце, светит каждому в нашем доме. Я даже боюсь представить, что бы я без неё делала. Мама научила меня многому, я безумно благодарна ей за это.

    Каждый из нас благодарен своей маме за всё, что она делает для нас. Не нужно никогда забывать о своих матерях, ведь никакие друзья, деньги не смогут заменить нам нашу родную маму.

    Ришат Тухватуллин | OFFICIAL

    Ришат Тухватуллин | OFFICIAL

    Ришат Тухватуллин | OFFICIAL запись закреплена

    АНА. Бөек исем.
    Нәрсә җитә ана булуга,
    Хатыннарның бөтен матурлыгы,
    Бөтен күрке — ана булуда!
    Һади Такташ.

    😘

    Розалия Төхвәтуллина иҗат иткән җырлар! Рәхмәт сезгә шундый матур җырларыгыз өчен. Алдагы көннәрдә дә матур җырлар иҗат итергә язсын сезгә!

    Вакиля Еркеева

    Гульнара Шакурова

    😙

    Елизавета Романова

    Сездә Төхвәтуллиннар семьясында барсыда бар, Бик Зур Рәхмәт Сезгә. Изгелекләрегез үзегезгә меңләтә әйләнеп кайтсын. Ж,ырларыгыз моңлы, матур чын күңелдән чыккан сүзләр белән язылган. Бәхетле, Сау — Сәләмәт булыгыз.

    Ракия Шайдуллина

    Обычно забота о ребенке ложится на плечи матери , за исключением немногого. Мать никогда не тяготится этим , она гордо несет эту ношу , невзирая на любые трудности ! Результатом такого самоотверженного труда вырастает Человек с большой буквы , каким в данном случае является наш любимый всеми Ришат ! Мама в его жизни не только человек по- матерински любящий , оберегающий от всяких невзгод и неудач , она является другом , помощником по творчеству Такое в простых обычных семьях я до сих пор не встречала ! Беспредельная радость матери , которая может помочь в становлении жизни взрослого сына и какова благодарность сына матери — мы это успеваем заметить в короткие промежутки времени на концертах и по видеозаписям . Честь и хвала вам , наши дорогие МАМА и СЫН .

    Рушан Измайлов

    Рушан Измайлов

    Читайте также:

        

    • Макар девушкин маленький человек сочинение
    •   

    • У сильного всегда бессильный виноват сочинение
    •   

    • Борьба народа как спасение россии сочинение
    •   

    • Природа источник радости и счастья сочинение
    •   

    • Итоговое сочинение кировская область результаты

    Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Мэск экзамен как расшифровывается
  • Мышцы конспект егэ
  • Мышцы егэ тест по биологии
  • Мышцы егэ презентация
  • Мышцы егэ биология задания