Муса жэлил патриот шагыйрь сочинение

Тукай муниципаль районы гомуми белем учреждениесе “Шилнәбаш урта (тулы) гомуми белем мәктәбе”

Муса Җәлил – патриот шагыйрь.

Эшне башкарды:

Дәүләтова Айсылу Хәлил кызы,

Тукай муниципаль гомуми

белем бирү учреждениесе

Шилнәбаш урта (тулы)

гомуми белем бирү мәктәбе”

2015 ел.

Эчтәлек.

  1. Кереш.

  2. Төп өлеш.

А) Шагыйрьнең эшчәнлеге.

Ә) “Тупчы анты” җыентыгы.

Б) “Моабит дәфтәрләре” җыентыгы.

В) Гомере дә аның моңлы бер җыр иде… .

  1. Йомгаклау.

  2. Кулланылган әдәбият.

Кереш.

1941 елның 22 июнь таңында цивилизация үзенең үсеш юлында өр-яңа чорга килеп керә – глобаль идеология, гаделлек һәм вәхшилек, яктылык һәм караңгылык, изгелек һәм золым көчләренең тиңе булмаган аяусыз бәрелеше башлана. Радиоалгычтан ишетелгән, газета битләреннән укылган хәбәрнең илләр тормышын, миллионлаган кешеләр язмышын шулай кинәт һәм кискен үзгәртеп җибәрүе очрагытарихта тагын бар микән? Моңа кадәр төрле уй-хыяллар, өметләр белән яшәгән кешеләр, мәңгелек коллык куркынычы алдында берләшеп, Ватан азатлыгы өчен көрәшкә бар көчләрен туплыйлар. Башкача мөмкин дә булмый, чөнки бу сугышта: алгы сызыкта һәм тылда, блиндажда һәм хәрби завод цехында, Сталинград оборонасында һәм фронт өчен меңләгән посылка җыйган татар авылларында, кешеләрнең фикерләрендә, эш- гамәлләрендә дөньяның киләчәге нинди булуы хәл ителә.

Шушы авыр чорда татар поэзиясенең авазы илебез чикләрен үтеп чыкты,бөтендөнья халыкларыны йөрәгенә барып иреште. Күпләр яу кырында башын салды, ләкин аларның җырлары авырлыкларны җиңеп чыкты. Дүрт елга якын вакыт эчендә шигырьләр халык арасында лаеклы рәвештә моңарчы күрелмәгән популярлыкка ирешә.

Ил өстенә ябырылган афәт әдәбиятның абруен күтәрә, аңа мәгълүм күләмдә иҗат иреге дә алып килә. Шигърият үгет-нәсыйхәткә маһирлыгы, өлгерлеге, җитезлеге, укучы йөрәгенә тизрәк барып җитүе, дәртле рухы, ялкыны белән янәдән әдәбиятның алгы сафына чыга.

Дөнья поэзиясе күгендә якты йолдызлардай балкыган шагыйрьләр аз түгел. Әмма алар арасында азатлык көрәшенең ялкынлы җырчылары, шул көрәштә батырларча һәлак булган легендар геройлар – инглиз шагыйре Джордж Байрон, венгр шагыйре Шандор Петефи, испан шагыйре Гарсиа Лорка, болгар шагыйре Никола Вапсаров, чех язучысы, публицист Юлиус Фучик һәм татар шагыйре Муса Җәлил исемнәре бар.

Фәнни эшемнең темасын: “Муса Җәлил — потриот шрагыйь” дип атадым.

Тематика һәм проблематика буенча да, сәнгатьлелек ягын­нан да М.Җәлил шигърияте күптармаклы һәм бай. Язучы аерым бер тема яки тормыш материалы, бер характер­дагы геройлар белән генә эш йөртми. Монда аның иҗат прин­циплары торган саен ачыклана.

Эш барышында мин үземә шундый максатлар куйдым: М. Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты белән танышу, аның турындагы язмаларны эзләү. Һәм шундый нәтиҗәләргә килдем: М. Җәлил − татар әдәбиятында әйдәп баручы шагыйрь. Ул татар шигърияте түрендә иң якты янган йолдызларның иң зурысы. Аның иҗат җимешләре һәм андагы рухи яктылык − безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән. Ул үзенең тамашачысын тапты. Муса Җәлилнең исемен халкыбыз мәңгеләштерде. Казандагы опера һәм балет театры Муса Җәлил исемен йөртә. Республикабызның күп шәһәр һәм авылларында аның исемендәге урам бар. Муса Җәлилгә Казанда һәйкәл куелды. “ Җәлил” операсы театр сәхнәсеннән төшми. Мусага багышлап язучылар, шагыйрьләр – романнар, поэмалар; композиторлар – җырлар; рәссамнар картиналар иҗат итәләр.

Муса Җәлилнең тиңдәшсез геройлыгы хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнде. СССР Верховный Советы Президиумының 1956нче ел 2 февраль Указы белән Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелде.

1957нче елда Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” Ленин премиясе белән бүләкләнде.

Муса халыклар дуслыгы җырчысы буларак җир йөзендә зур соклану тудырды. Муса Җәлил поэзиясе тау елгасы кебек көчле һәм ярсу да, кырыс һәм шаян да, дәртле һәм сагышлы да.

Төп өлеш.

Шагыйрьнең эшчәнлеге.

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыюлык, тугрылык, ватанпәрвәрлек кебек сүзләр тора. Минем фикеремчә, Муса Җәлил, чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә дә лаек кеше.

Шагыйрь дигән бөек исемне һәрбер шигырь язган кешегә дә бирмиләр. Минемчә, бу горур исемне зур көч, сабырлык, тырышлык һәм әлбәттә инде, Туган илеңә чиксез мәхәббәт белән генә яулап алып буладыр дип уйлыйм. Әдипнең иҗатын кат-кат укыйм. Әсәрләрен йөрәгем аша уздырам. Аның әсәрләре мине дулкынландыра да, елата да, шатландыра, куандыра да һәм бер сүз белән әйткәндә, күңелемне актарып ташлый.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомрем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңрар җыр булып,-

дип язган Туган илен яратучы шагыйрь. Советлар Союзы Герое, Ленин бүләге лаурияты М.Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы татар әдәбиятында иң югары биеклекләрнең берсе, халкыбыз горурлыгы булып тора.

Бөек Ватан сугышы башлану белән Җәлил фронтка җибәрүләрен сорап гариза яза. Тиздән аны хәрби- политик курсларга укырга җибәрәләр. Минзәләдә урнашкан әлеге курсларны тәмамлагач, ул өлкән политрук дәрәҗәсендә Волхов фронтына җибәрелә. “Отвага” газетасының журналисты буларак, Муса Җәлил фронтның алгы сызыгында еш була.

Әсирлектә лагерьдан лагерьга куылып йөртелү, ачлы туклы яшәү, кыйналу, рухи кимсетелү шартларында да шагыйрь рухын сындырмый саклап кала, тоткыннарда кешелек сыйфатларын, яшәүгә, җиңүгә, азатлыкка ышаныч тойгыларын югалтмаска булыша.

Ышанычлы иптәшләреннән яшерен оешма төзи. Патриотлар махсус “артистлар” труппасы оештыралар, концертлар куялар. Яшерен рәвештә листовкалар тараталар, җыр, шигырь белән әсирләрнең патриотик хисләрен уяталар, күңелләрендә иреккә омтылш чаткылары кабызалар, яшерен көрәшкә өндиләр, фашизмга каршы нәфрәт тойгыларын көчәйтәләр.

Тупчы анты” җыентыгы

Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышы чоры иҗаты икегә бүлеп өйрәнелә. Берсе – сугыш башланганнан алып 1942 елның июненә кадәр, ягъни дошмага әсир төшкәнче язган шигырьләре, икенчесе – фашизм тоткынлыгында иҗат ителгән атаклы “Моабит дәфтәрләре”. Әдипнең фронт лирикасы тупланган шигырьләре 1943 елны Казанда “Тупчы анты” исеме белән басылып чыга. Әлеге җыентыкка кергән шигырьләр публицистик, көрәшкә өндәүрухындаязылулары, халык нәфрәтен чагылдырулары белән үзенчәлекле. Шагыйрь бөтен көчне җиңү өчен тупларга өнди. “Әйдә җырым” шигырендә дошманга каршы изге сугышка күтәрелгән шагыйрь образы алга килеп баса. Әдип җырның рухи көченә тирән ышаныч белән “Фашистларга каршы пуля һәм җыр бил каешымда бергә саклана”,- ди. Шигырь фашизмга тирән нәфрәтне, лирик геройның халык өчен үлемгә дә әзер икәнен, ялкынлы дәртен күрсәтү белән тәмамлана. “Хуш, акыллым” шигырендә шагыйрь үзенең хисләрен тагын да тирәнрәк чагылдыра. Шул ук вакытта, сөйгәненә булган мәхәббәт хисе туган илен ярату тойгысына үсеп әверелеп, кеше өчен иң газиз булган бу ике төшенчәнең берлегенә ирешә.

Татлы булыр йокы…

Тормышымны

Батырларча бирсәм ил өчен,

Тормыш дустым – синең йөрәгеңдә

Дәвам итсә йөрәк тибешем.

Муса Җәлилнең бу чорда язылган “Тупчы анты”, “Чулпанга”, “Күпер”, “Каска” шигырьләрен үзәк тема, үзәк мотив берләштерә: лирик геройның Ватанын сакларга анты, фашизмга каршы көрәшкә чакыру, җиңүгә тирән ышаныч, сугышка ачу-нәфрәт хисе.

Тынычлыкны саклап, корыч тубым,

Чикне сүзсез озак күзәттең.

Вакыт җитте, сиңа сүз бирелде,

Әйт нәфрәтен бөек йөрәкнең.

Моабит дәфтәрләре” җыентыгы

Фашистларның үлем лагере. Сорау алу һәм җәзалалар. Шомлы үлем шәүләсе. Ләкин Җәлилнең рухы сынмый, ул көрәшне туктамый. Шигырьләр яза. Иптәшләренең рухын күтәрә, аларны көрәшкә өнди. Гитлерчылар әсәрләрне туган илләренә каршы сугышларга димлиләр һәм ирекле легионнар төзү белән шөгыльләнәләр. Ләкин аларның өметләре акланмый. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре, легионерлар арасында аңлату эшләре алып барып, немецларның коткасын фаш итә.

Муса Җәлил һәм аның иптәшләре гитлерчыларга каршы кораллы восстание әзерлиләр. Ләкин араларына үтеп кергән бер хыянәтче аларның бу планнарын фашистларга ача. Мусаны һәм аның көрәштәшләрен төрмәгә ябалар.Тоткынлыкта язган шигырьләрен Җәлил 2 блокнотка туплый. Бер блокнотын Берлин төрмәсеннән Габбас Шәрипов исемле бер тоткын, ә икенчесен моабит төрмәсендә бергә утырган бельгияле Андре Тиммерманс алып чыга.

1944 елның февралендә фашистларның хәрби суды Җәлилне Һәм аның көрәштәшләрен үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә

Муса Җәлилнең фашист тоткынлыгында иҗат иткән шигырьләре әдәбият тарихында “Моабит дәфтәрләре” исеме белән кереп калды. Бу исемне ул үзе куймаган. Байтак шигырьләренең Моабит төрмәсендә иҗат ителүеннән, шунда ук дәфтәрләргә теркәлүләреннән һәм әлеге төрмәдән туган илгә юл алуларыннан чыгып, җыентык шул исем белән атап йөртелә.

Җыентыкка тупланган шигырьләр шагыйрьнең олы йөрәген, рухи ныклыгын, туган иленә бирелгәнлеген, шигырьләренең чын мәгънәсендә үлемсез корал итеп күтәргәнен раслаучы маяклар булып торалар.

Шигырьләрдән калкып чыккан шагыйрь образы гаҗәеп зур гомумиләштерү көченә ия. “Кичер илем”, “Ирек” кебек әсәрләрендә туган илгә мәхәббәт, ирекнең кадере авыр коллык газаплары белән чагыштырыла.

Мин кол монда, йортсыз- ирексез,

Ирексез һәм илсез-мин үксез.

Атам-анам булган булса да,

Булыр иде урным бусага.

Кошчык ” шигырендә дошман “тирес корты”на әверелдерергә теләп кол иткән, тимерчыбыкка уралган шагыйрь образы алга килеп баса. Әсәрдә кошчык лирик геройның якын дусты, кайгысын уртаклашучы, аның соңгы васиятен туган халкына тапшыручы булып кала. Кошчык – ирек символы.

Соңгы кабат булса, тыңла кошчык,

Соң теләген мәгърур җанымның;

Оч син илгә нәфрәт һәм мәхәббәт

Җыры булып тоткын шагыйрьнең.

Фашистларның ерткычлыгын сурәтләгән вакыйгаларда Җәлилнең тирән нәфрәте, үч алырга чакыруы чагыла. Бигрәк тә “Вәхшәт”, “Бүреләр”, “Кыз үлеме”, “Яшь ана” көчле рухта язылган.

Кешеләр сугыша, кан коя,

Киселә меңнәчә гомерләр.

Төн буе улашып якында

Иснәнеп йөриләр бүреләр.

Бүреләр, аһ… ләкин бүреләр

Бу кадәр үк ерткыч түгелләр.

М. Җәлилнең туган як табигате, аны саклау, кош-кортка һәм хайваннарга мәхәббәт темалары да чор рухы һәм патриотизм белән үрелеп китә. “Бакчачы”, “Имән” һ.б. шигырьләре шуның ачык мисалы.

М. Җәлилнең тоткынлык чоры- иҗатының яңа этабы, ул аерым игътибарны

сорый. “Моабит дәфтәрләре”ндәге шигырьләре әле озак еллар дәвамында баларны патриотик рухта тәрбияләү юнәлешендә кулланылалар. Бигрәк тә тәрбия өлкәсендә зур проблемалар хөкем сөргән бүгенге дәвердә.

Шагыйрь Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме» − сугыш чоры фаҗигасен эченә алган әсәр. Ил һәм шәхес язмышын хәл иткән дәһшәтле чынлыкны, фашистлар китергән фаҗигане автор әкият алымнары аша сурәтләп бирә. Шигырь татар халык әкиятенең матур бер өлгесе булып тора. Ананың кайгы-хәсрәтләре, сөенеч-көенечләре әкият алымнары белән бик тирән мәгънәдә бирелгән. Ана дошманга каршы көрәшкә киткән уллары, аларның билгесез язмышлары өчен борчыла.

Өч баламны очар кош итеп,

Мин очырдым иркен далага.

Әйтсәгезче, зинһар, үз итеп,

Сагыш белән кипкән анага,

дип инәлә ул.

Аналар өчен бала хәсрәтеннән дә авыррак хәсрәт юк. Ике улын югалткан хәсрәтле Ана соңгы юанычы, өмете − кече улының язмышы өчен борчыла. Ил азатлыгы өчен көрәштән өченче улы җиңүче сыйфатында кайта. Ананың шатлыгына чик-чама юк, алсу байракка күзләрен сөртә − күзе ачыла. Ил шатлыгы белән аның йөрәк ярасы да төзәлә:

Һич үлмәгән төсле улларым,

Өем тулы кызлар, егетләр.

Туя алмыйм тыңлап җырларын,

Минем балаларым кебекләр.

Ана үзенең батыр уллары белән чын күңелдән горурлана:

Илдә мәңге үлмәс ат белән

Үлә белгән уллар үстердем.

«Ана бәйрәме» халык әкиятләренә ияреп язылган. Ана − җыелма образ, аны хәтта Ватан, Туган ил төшенчәләренең берлеге итеп карап була. «Өч баламны очар кош итеп» дип башланган строфаның шигырьдә берничә җирдә кабатлануы да Ананың сагышын, фаҗигасен, хис-кичерешләрен тирәнрәк аңларга ярдәм итә. «Ана бәйрәме» − шагыйрьнең иҗат табышы.

Гомере дә аның моңлы бер җыр иде…

Җыр итеп язылган шигырь «Тик булса иде ирек» әсирлектә газап чигүче, ләкин рухы сынмаган кешенең иң зур теләген чагылдыра. Ул теләк- ирек; тоткын һәр көн, һәр сәгать ирек турында хыяллана. Җырда әйтелгәнчә, ирекле кеше теләсә нәрсә эшли ала.

Ләкин…юк! Болар, билгеле, һәммәсе дә татлы хыяллар. Шулай да, тоткын шагыйрьнең иң зур теләге болар түгел әле. Минут саен, атналар, айлар буе бәгырьне телә торган теләк бар. Бу-иреккә чыгып, кулга корал алу һәм ил – җирне басып алган, тыныч халыкны җәберләүче, кешене әсир итеп җәфалаучы дошманга каршы чыгу. Теләкләрнең бу соңгысы шул дәрәҗәдә мөһим һәм көчле ки, шагыйрь иле өчен, туган җире өчен, аны саклап үләргә дә әзер.

Шигырь халык җырлары рухында язылган. Автор татар халык авыз иҗатында киң кулланыла торган сурәтләү чараларына, образларга, тел – стиль алымнарына, чагыштыруларга иркен мөрәҗәгать итә. Җырның һәр куплеты кечкенә бер картина- күренеш тудыра. Карлыгач канатын җилпеп, Җидегән йолдыз баткан, Чулпан Йолдыз калыккан матур вакытта, ягъни сызылып таң атканда, якты өй кебек Туган илгә очып кайта ала.Яки менә тагын бер образ. Күз алдына гөлләр хуш ис таратып, үләннәр, чык бөртекләре белән бизәнеп утырган таңда көмеш ялларын җилфердәтеп чабып баручы җитез аргамак килеп баса. Әгәр дә тоткын иректәге шундый аргамак була алса, үзе өчен таң йолдызлыгына тиң булган кызы янына (исеме Чулпан бит!) чабып кайтыр иде. Беренче өч образ- картина төп теләкнең олылыгын, изгелеген, яктылыгын раслый: тик булса иде ирек!

Шулай да җырдагы бу образлар соңгы куплеттагы фикерне укучыга үтемлерәк җиткерү өчен кереш ролен үтиләр. Алар тоткынның йөрәк сызлавы, сагышы, омтылышы ни дәрәҗәдә көчле булуын аңлату өчен, укучыны төп фикерне кабул итәргә үзерләү өчен дә кирәк. Кош булып, балык яки аргамак булып туган җиргә, сөйгән кешеләр янына кайту хыялы никадәр матур һәм көчле булмасын, иректән файдалану мөмкинлегенең иң изгесе- дошманга каршы сугышу. Барыннан да элек шуны тели тоткын шагыйрь. Бу куплетта лирик геройның яу кырында дошман белән бил алыша алмау үкенече тулы чагыла.

Йомгаклау.

М. Җәлилнең тормыш юлы, героик көрәше һәм үлемсез иҗаты, легендага әйләнеп, төрле телләрдә җыр булып яңгырады. Аның поэзиясе сокландыргыч. Сугыш темасы, Туган илгә эчкерсез мәхәббәт, фашист илбасарларының явызлыгын сурәтләүдә зур уңышка иреште. Ул − безнең яраткан фронтовик шагыйребез, татар халкының горурлыгы, бөек улы, каһарманы.

Шагыйрьләр төрле-төрле: күңелләре, кичерешләре төрле, иҗат процессы һәркайсының үзенчә. Халык тормышы турында чуарламыйча, кирәген генә белеп иҗат итүче Җәлил гомере җырга әверелде. Яшәү, Көрәш, Батырлык турындагы мәңгелек җыр ул хәзер! Ул җыр безгә тыныч кына яшәргә, хуш күңелле, битараф булырга ирек бирми; безне янарга, дөрләргә өйрәтә, халыклар бәхете өчен көрәшкә өнди. МҖәлил үзенең искитмәле сүзләре белән күбрәк җырлар иҗат итте. Аның үз гомере дә җыр булып яңгырады.

Гомерем минем моңлы
бер җыр иде,
Үлемем дә яңгырар җыр
булып.

Җырларым».)

Еллар үткән саен, сугыш ераклаша бара. Әмма ул үзенең барлыгын төрле яктан −тол хатыннарының, ятим балаларның моңсу күзләре аша булсынмы, тәндәге яра-сызлаулары булсынмы − һаман искә төшерә тора.

Поэзия сугышта үзенең күп солдатларын югалтты, шагыйрьләр сафы сирәгәйде. Ләкин поэзия сугыштан җиңүче солдат кебек чыныгып чыкты. Утлы елларда язылган әсәрләр бүген дә көчле яңгырыйлар, яңа сугыш уты кабызырга маташкан кара көчләргә каршы кыю көрәшкә өндиләр. Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясенең күркәм традицияләре бүген дә яши, көрәшә, яңа буын шагыйрьләр тарафыннан үстерелә.

Тәмамлап, шуны әйтәсе килә: безнең яшь буын китап сөюче булып үссен, сүз сәнгате нәфис матурлыкны чагылдыра, канәгатьләнү, ләззәтләнү хисләре уята торган әдәбият буларак кабул итсен, әдәби әсәрләрдәге, шигырьләрдәге матурлыкны күрә белергә өйрәнсен иде.

Кулланылган әдәбият:

  1. Әхмәдуллин А.Г., Ганиева Ф.Ә. Унберьеллык урта мәктәпнең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия.- Казан: Мәгариф,1993

  2. Галимуллин Ф.Г. Муса Җәлил. Сайланма әсәрләр. 31 нче том, Казан: “Хәтер” нәшрияты, 2004

  3. Ганиева Ф.Ә., Гыйләҗев И.Г., Ф.Ф. Исламов. Татар урта гомуми белем мәктәбенең 6 нчы сыйныф өчен дәреслек-хрестоматия Казан: Мәгариф,1998

  4. Даутов Р., Нуруллина Н. Совет Татарстаны язучылары: библиографик белешмә.- Казан: Татар. Китап нәшрияты,1986

  5. Ибраһимова Ф. Бәхетле балачак җырчысы, Социалистик Татарстан, 1976

  6. Мусин Ф.М., Хәбибуллина З.Н., Закирҗанов Ә.М. Рус урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек-хрестоматия. — Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2000

  7. Хәйбрахманова Р.Г. Бөек Ватансугышы чоры поэзиясе, Казан: “Хәтер” нәшрияты, 2005.

МБОУ “Алан-Бексерская ООШ Высокогорского муниципального района РТ.

Муса Җәлил –татар халкының патриот шагыйре.

Укытучы:

Муса Җәлил татар халкының гына түгел,ә бөтен дөнья халкы өчен патриот шагыйрь.Ул -үлемсез

шагыйрь. Фашистлар әсир итеп алгач та сынмаган,сыгылмаган,Ватанына,халкына тугры калган

намусын сатмаган шагыйрь. Аның әсирлектә язган шигырьләре аны үлемсез итә.

Минем әтием сугыш башланганда көнбатыш Украинада хәрби хезмәттә була.Аңа чигенү ,ә аннан

соң әсирлек ачысын татырга ,төрмәдә утырырга туры килә.Әтием янына бер кеше килә,хәлен,

кайдан икәнен сораштыра.Буа районы Адав-Толымбай авылыннан дигәч-беләм ди.Үзен Муса Җәлил дип таныштыра.Мин коммунист ,исән калуым икеле,исән калсагыз тормышның кадерен

белегез .безне онытмагыз ди.Алып .чыкканда елмая.Битенә сугып җибәрәләр.Шуннан кире

кайтмады-дип сөйли иде әтием.

1укучы:

Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр

Шигъремдәге изге антыма.

Бар җырымны илгә багышладым,

Гомеремне дә бирәм халкыма.

Муса Җәлил

Һәр халыкның үлемсез шагыйрьләре, патриотлары була. Патриот сүзе үз Ватаныңны ярату дигән мәгънәне аңлата. Безнең илебез, аның данлы тарихы патриотларга бик бай. Без патриот дип атаган кешеләр үз тормышларын Туган ил язмышыннан башка күз алдына да китерә алмыйлар: гомерләрен туган халкына, Ватаны азатлыгы, иминлеге һәм матур тормышы хакында хезмәткә яки көрәшкә багышлыйлар.Алар үлгәннән соң да халык йөрәгендә яшәүләрен дәвам итәләр. Муса Җәлил шундый патриотларның берсе.

Муса Җәлил- тормышы батырлыклар белән бизәлгән, Ватанын, вөҗданын сатмаган, үлгәннән соң да яшәргә хокук алган герой шагыйрь. Шагыйрь үзенең рухи батырлыгы, иҗаты, батыр йөрәге белән әле дә тереләрдән тере. Ул безнең белән алгы сафта бара.

Муса Җәлилнең фронтта иҗат иткән лирик-публицистик шигырьләре патриот шагыйрьнең ут эченнән җибәргән окоп тормышын, сугыш хәлләрен ихлас күңелдән сөйләп язган хатлары булып кабул ителде. Алар сугышчының туган илен саклап соңгы сулышынача көрәшергә биргән шигъри анты булып яңгырадылар. Фашист тоткынлыгында туган шигырьләре, җырлары, балладалары шушы антның шагыйрьгә нинди көтелмәгән авыр шартларда үтәргә туры килүе турында сөйлиләр.

2укучы.

“Моабит дәфтәрләре”- шартлы исем. Бу исемне Җәлил үзе куймаган. Моабит төрмәсендә дәфтәрләргә теркәлүеннән һәм байтагының төрмәдә иҗат ителүеннән чыгып, шигырьләре туган илгә кайтып җиткәч, алар шул исем белән атала башлый. Шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы батырлыгы турында безгә иң элек шушы шигырьләр сөйләде.

Дәфтәрләргә теркәлгән шигырьләрнең байтагы яшерен оешма ачылып, шагыйрь төрмәгә ябылганнан соң- 1943 нче елның августыннан соң иҗат ителгән:

Мин беләм: бик татлы

да яшәү тойгысы!

Тик инде мин үләм,

Бу җырым – соңгысы…

Әмма шагыйрь ялгыша. “Соңгы җыр” төрмәдә язылган шигырьләрнең иң соңгысы булмый. Кыйналу-газаплану да, үлем карары игълан ителү дә аның рухын богаулый алмыйлар. Ул көчле рухы, мәгърур поэзиясе белән төрмәдә дә азат кеше булып кала. Мөмкинлек тууга, төрле кәгазь кисәкләреннән дәфтәрләр ясап, шунда үзенең ярсу хисләрен, фашистларны гаепләү акты булып яңгыраган фикерләрен терки.

-2-

3 укучы:

1942 нче елның 12 нче гыйнварында тормыш иптәше Әминәгә җибәргән хатында Муса Җәлил яшәүнең мәгънәсе турында болай дип язган:

“…Дөньяда шулай итеп яшәргә кирәк: үлгәннән соң да үлмәслек булсын, яшәүнең бөтен макксаты шунда түгелмени?! Без үлемнән курыкмыйбыз, дип әйтәбез икән, бу без яшәргә теләмибез, безгә һәммәсе барыбер дигән сүз түгел әле. Һич алай түгел. Без тормышны бик яратабыз, яшәргә телибез һәм шуңа күрә дә үлемгә җирәнеп карыйбыз. Әгәр дә синең үлемең кирәк икән һәм Ватан өчен үзең теләп кабул иткән бу данлы үлем картлык көннәренә кадәр булган утыз-кырык еллык тыныч хезмәттә үткән гомереңне каплый ала икән, мин иртә һәлак булдым, дип, һичбер сәбәп юк…”

Бу сүзләр Җәлилнең тормыш фәлсәфәсе, аның сугышта һәм тоткынлыкта көрәшкәндә үзен кыю солдат- шагыйрь итеп тотуының нигезе.

Ватанга мәхәббәт һәм сөйгәненә мәхәббәт аның йөрәгендә бергә яши:

Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,

Муса инде үлгән, — дисәләр,

Син, ышынма, бәгърем! Мондый сүзне

Дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр.

(“Ышанма”)

Моабит төрмәсендә бер камерада утырган Тиммерманс Муса Җәлилнең тормыш иптәшен һәм баласын сагынып еш искә алуы турында сөйли. Фронттан язган хатларында да, Моабит шигырьләрендә дә Җәлил нечкә күңелле ата буларак күз алдына килә: “Менә үлемгә хөкем ителгән әсир. Ул үз бурычын үтәгән. Күз яшьләре дә кипкән. Аның хәзер бөтен кайгысы – баласында”.

Төрмә тып-тын, моңсу караш белән

Күктән карый тулган ай гына.

Ә ул мескен, балам- йөрәк парәм

Ятим үсә, диеп кайгыра.

(“Мәхкүм”)

Чыннан да, Муса Җәлилнең тормыш юлы фашистларның “таш капчыгы”нда фаҗигале финал белән тәмамланса да, шигъри язмышы бәхетле булды. Үлем аша Җәлил үлемсезлеккә атлады. Халкыбыз күңелендә ул легендар каһарман, үзенчәлекле шигъри дөнья ачкан мәңге тере шагыйрь булып калды. Аның үлеме һәрвакытта да җыр булып яңгыраячак.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомерем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңгырар җыр булып.

(“Җырларым”)

Әйе, тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган мәңге онытылмаслык исемнәр бар. Вакытлар, еллар, гасырлар үтә белән дә ул исемнәр онытылмый. Онытылмый гына түгел, асыл таштай балкып тора, кешелекне алга, яктылыкка өнди. Халкыбыз шул изге исемнәрне үзенә

-3-

байрак итеп күтәрә. Патриот шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил дә әнә шундыйлардан. Аның исеме дә, эше дә, тормышы да үлемсез. Үзенең “Дуска” дигән шигырендә ул болай ди:

Чикләнсә дә гомер, яшьлек безнең

Эзсез сүнә диеп уйлама!

Әйтсен яшьләр: менә шулай яшәп,

Шулай үлсәң иде дөньяда.

4 укучы:

Шушы юлларны уку белән безнең күз алдыбызга сөекле шагыйребез Муса Җәлилнең фашист палачларына каршы куркусыз көрәше, үлемне җиңеп, бөтен халкыбыз йөрәгенә мәңгелеккә урнашкан образы килеп баса. Герой- шагыйрь Муса Җәлил үлемсез иҗатында патриотизм хисләрен бөтен дөньяны таң калдырырлык итеп гәүдәләндерде.

Муса Җәлил исеме- үлемсез! Ул аның исеменә багышланган дистәләрчә җырларда, шигырьләрдә, гыйльми хезмәтләрдә, поэмаларда, драмаларда һәм киңрәк полотналы әсәрләрдә яши.

Сәйфи Кудашның “Мәңгелек җыр” шигырендә түбәндәге юллар бар:

Әйтче, Муса, шундый батырлыкны

Кай җиреңдә саклап йөрттең?

Кемнән алдың мондый горурлыкны,

Нинди ялкыннарда чыныктың?

Муса Җәлил- Моабит төрмәсенең “таш капчыгы”ннан киң дөньяга чыккан, кайнар йөрәге белән бозны эреткән, үлемне җиңгән шагыйрь. Фашист палачлар никадәр җәзаласалар да, аның рухи ныклыгын, илгә тугърылыгын, җиңүгә булган корыч ихтыяр көчен сындыра алмадылар.

Шундый һәйкәлләр бар… Ил сукмагы алардан өзелми. Шундый һәйкәлләрдән В. Цигаль тарафыннан эшләнгән Муса Җәлил һәйкәлен санарга мөмкин. Республикабыз башкаласы Казан шәһәрендә Кремль каршында горур Муса басып тора, гүя ул богауланган хәлдә дә кешеләргә үз йөрәгенең ялкынын өләшә, туңарга дучар булган йөрәкләрне җылыта, миллионнарның йөрәгенә ут кабыза. Аның батыр йөрәгенең тибешен, үлемне җиңгән хисләренең кайнарлыгын һәркем тоеп тора. Һәм ул кайнар сулыш сүрелмичә буыннардан-буыннарга дәвам итәр, чөнки

Эш күрсәткән ирне ил онытмас,

Каберенә эзне суытмас.

Поделитесь с коллегами:

Тукай муниципаль районы гомуми белем учреждениесе «Шилнәбаш урта (тулы) гомуми белем мәктәбе»

Муса Җәлил — патриот шагыйрь.

Эшне башкарды:

Дәүләтова Айсылу Хәлил кызы,

Тукай муниципаль гомуми

белем бирү учреждениесе

«Шилнәбаш урта (тулы)

гомуми белем бирү мәктәбе»

2015 ел.

Эчтәлек.

  1. Кереш.

  2. Төп өлеш.

А) Шагыйрьнең эшчәнлеге.

Ә) «Тупчы анты» җыентыгы.

Б) «Моабит дәфтәрләре» җыентыгы.

В) Гомере дә аның моңлы бер җыр иде… .

  1. Йомгаклау.

  2. Кулланылган әдәбият.

Кереш.

1941 елның 22 июнь таңында цивилизация үзенең үсеш юлында өр-яңа чорга килеп керә — глобаль идеология, гаделлек һәм вәхшилек, яктылык һәм караңгылык, изгелек һәм золым көчләренең тиңе булмаган аяусыз бәрелеше башлана. Радиоалгычтан ишетелгән, газета битләреннән укылган хәбәрнең илләр тормышын, миллионлаган кешеләр язмышын шулай кинәт һәм кискен үзгәртеп җибәрүе очрагытарихта тагын бар микән? Моңа кадәр төрле уй-хыяллар, өметләр белән яшәгән кешеләр, мәңгелек коллык куркынычы алдында берләшеп, Ватан азатлыгы өчен көрәшкә бар көчләрен туплыйлар. Башкача мөмкин дә булмый, чөнки бу сугышта: алгы сызыкта һәм тылда, блиндажда һәм хәрби завод цехында, Сталинград оборонасында һәм фронт өчен меңләгән посылка җыйган татар авылларында, кешеләрнең фикерләрендә, эш- гамәлләрендә дөньяның киләчәге нинди булуы хәл ителә.

Шушы авыр чорда татар поэзиясенең авазы илебез чикләрен үтеп чыкты,бөтендөнья халыкларыны йөрәгенә барып иреште. Күпләр яу кырында башын салды, ләкин аларның җырлары авырлыкларны җиңеп чыкты. Дүрт елга якын вакыт эчендә шигырьләр халык арасында лаеклы рәвештә моңарчы күрелмәгән популярлыкка ирешә.

Ил өстенә ябырылган афәт әдәбиятның абруен күтәрә, аңа мәгълүм күләмдә иҗат иреге дә алып килә. Шигърият үгет-нәсыйхәткә маһирлыгы, өлгерлеге, җитезлеге, укучы йөрәгенә тизрәк барып җитүе, дәртле рухы, ялкыны белән янәдән әдәбиятның алгы сафына чыга.

Дөнья поэзиясе күгендә якты йолдызлардай балкыган шагыйрьләр аз түгел. Әмма алар арасында азатлык көрәшенең ялкынлы җырчылары, шул көрәштә батырларча һәлак булган легендар геройлар — инглиз шагыйре Джордж Байрон, венгр шагыйре Шандор Петефи, испан шагыйре Гарсиа Лорка, болгар шагыйре Никола Вапсаров, чех язучысы, публицист Юлиус Фучик һәм татар шагыйре Муса Җәлил исемнәре бар.

Фәнни эшемнең темасын: «Муса Җәлил — потриот шрагыйь» дип атадым.

Тематика һәм проблематика буенча да, сәнгатьлелек ягын­нан да М.Җәлил шигърияте күптармаклы һәм бай. Язучы аерым бер тема яки тормыш материалы, бер характер­дагы геройлар белән генә эш йөртми. Монда аның иҗат прин­циплары торган саен ачыклана.

Эш барышында мин үземә шундый максатлар куйдым: М. Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты белән танышу, аның турындагы язмаларны эзләү. Һәм шундый нәтиҗәләргә килдем: М. Җәлил − татар әдәбиятында әйдәп баручы шагыйрь. Ул татар шигърияте түрендә иң якты янган йолдызларның иң зурысы. Аның иҗат җимешләре һәм андагы рухи яктылык − безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән. Ул үзенең тамашачысын тапты. Муса Җәлилнең исемен халкыбыз мәңгеләштерде. Казандагы опера һәм балет театры Муса Җәлил исемен йөртә. Республикабызның күп шәһәр һәм авылларында аның исемендәге урам бар. Муса Җәлилгә Казанда һәйкәл куелды. » Җәлил» операсы театр сәхнәсеннән төшми. Мусага багышлап язучылар, шагыйрьләр — романнар, поэмалар; композиторлар — җырлар; рәссамнар картиналар иҗат итәләр.

Муса Җәлилнең тиңдәшсез геройлыгы хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнде. СССР Верховный Советы Президиумының 1956нче ел 2 февраль Указы белән Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелде.

1957нче елда Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» Ленин премиясе белән бүләкләнде.

Муса халыклар дуслыгы җырчысы буларак җир йөзендә зур соклану тудырды. Муса Җәлил поэзиясе тау елгасы кебек көчле һәм ярсу да, кырыс һәм шаян да, дәртле һәм сагышлы да.

Төп өлеш.

Шагыйрьнең эшчәнлеге.

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыюлык, тугрылык, ватанпәрвәрлек кебек сүзләр тора. Минем фикеремчә, Муса Җәлил, чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә дә лаек кеше.

Шагыйрь дигән бөек исемне һәрбер шигырь язган кешегә дә бирмиләр. Минемчә, бу горур исемне зур көч, сабырлык, тырышлык һәм әлбәттә инде, Туган илеңә чиксез мәхәббәт белән генә яулап алып буладыр дип уйлыйм. Әдипнең иҗатын кат-кат укыйм. Әсәрләрен йөрәгем аша уздырам. Аның әсәрләре мине дулкынландыра да, елата да, шатландыра, куандыра да һәм бер сүз белән әйткәндә, күңелемне актарып ташлый.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомрем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңрар җыр булып,-

дип язган Туган илен яратучы шагыйрь. Советлар Союзы Герое, Ленин бүләге лаурияты М.Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы татар әдәбиятында иң югары биеклекләрнең берсе, халкыбыз горурлыгы булып тора.

Бөек Ватан сугышы башлану белән Җәлил фронтка җибәрүләрен сорап гариза яза. Тиздән аны хәрби- политик курсларга укырга җибәрәләр. Минзәләдә урнашкан әлеге курсларны тәмамлагач, ул өлкән политрук дәрәҗәсендә Волхов фронтына җибәрелә. «Отвага» газетасының журналисты буларак, Муса Җәлил фронтның алгы сызыгында еш була.

Әсирлектә лагерьдан лагерьга куылып йөртелү, ачлы туклы яшәү, кыйналу, рухи кимсетелү шартларында да шагыйрь рухын сындырмый саклап кала, тоткыннарда кешелек сыйфатларын, яшәүгә, җиңүгә, азатлыкка ышаныч тойгыларын югалтмаска булыша.

Ышанычлы иптәшләреннән яшерен оешма төзи. Патриотлар махсус «артистлар» труппасы оештыралар, концертлар куялар. Яшерен рәвештә листовкалар тараталар, җыр, шигырь белән әсирләрнең патриотик хисләрен уяталар, күңелләрендә иреккә омтылш чаткылары кабызалар, яшерен көрәшкә өндиләр, фашизмга каршы нәфрәт тойгыларын көчәйтәләр.

«Тупчы анты» җыентыгы

Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышы чоры иҗаты икегә бүлеп өйрәнелә. Берсе — сугыш башланганнан алып 1942 елның июненә кадәр, ягъни дошмага әсир төшкәнче язган шигырьләре, икенчесе — фашизм тоткынлыгында иҗат ителгән атаклы «Моабит дәфтәрләре». Әдипнең фронт лирикасы тупланган шигырьләре 1943 елны Казанда «Тупчы анты» исеме белән басылып чыга. Әлеге җыентыкка кергән шигырьләр публицистик, көрәшкә өндәүрухындаязылулары, халык нәфрәтен чагылдырулары белән үзенчәлекле. Шагыйрь бөтен көчне җиңү өчен тупларга өнди. «Әйдә җырым» шигырендә дошманга каршы изге сугышка күтәрелгән шагыйрь образы алга килеп баса. Әдип җырның рухи көченә тирән ышаныч белән «Фашистларга каршы пуля һәм җыр бил каешымда бергә саклана»,- ди. Шигырь фашизмга тирән нәфрәтне, лирик геройның халык өчен үлемгә дә әзер икәнен, ялкынлы дәртен күрсәтү белән тәмамлана. «Хуш, акыллым» шигырендә шагыйрь үзенең хисләрен тагын да тирәнрәк чагылдыра. Шул ук вакытта, сөйгәненә булган мәхәббәт хисе туган илен ярату тойгысына үсеп әверелеп, кеше өчен иң газиз булган бу ике төшенчәнең берлегенә ирешә.

Татлы булыр йокы…

Тормышымны

Батырларча бирсәм ил өчен,

Тормыш дустым — синең йөрәгеңдә

Дәвам итсә йөрәк тибешем.

Муса Җәлилнең бу чорда язылган «Тупчы анты», «Чулпанга», «Күпер», «Каска» шигырьләрен үзәк тема, үзәк мотив берләштерә: лирик геройның Ватанын сакларга анты, фашизмга каршы көрәшкә чакыру, җиңүгә тирән ышаныч, сугышка ачу-нәфрәт хисе.

Тынычлыкны саклап, корыч тубым,

Чикне сүзсез озак күзәттең.

Вакыт җитте, сиңа сүз бирелде,

Әйт нәфрәтен бөек йөрәкнең.

«Моабит дәфтәрләре» җыентыгы

Фашистларның үлем лагере. Сорау алу һәм җәзалалар. Шомлы үлем шәүләсе. Ләкин Җәлилнең рухы сынмый, ул көрәшне туктамый. Шигырьләр яза. Иптәшләренең рухын күтәрә, аларны көрәшкә өнди. Гитлерчылар әсәрләрне туган илләренә каршы сугышларга димлиләр һәм ирекле легионнар төзү белән шөгыльләнәләр. Ләкин аларның өметләре акланмый. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре, легионерлар арасында аңлату эшләре алып барып, немецларның коткасын фаш итә.

Муса Җәлил һәм аның иптәшләре гитлерчыларга каршы кораллы восстание әзерлиләр. Ләкин араларына үтеп кергән бер хыянәтче аларның бу планнарын фашистларга ача. Мусаны һәм аның көрәштәшләрен төрмәгә ябалар.Тоткынлыкта язган шигырьләрен Җәлил 2 блокнотка туплый. Бер блокнотын Берлин төрмәсеннән Габбас Шәрипов исемле бер тоткын, ә икенчесен моабит төрмәсендә бергә утырган бельгияле Андре Тиммерманс алып чыга.

1944 елның февралендә фашистларның хәрби суды Җәлилне Һәм аның көрәштәшләрен үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә

Муса Җәлилнең фашист тоткынлыгында иҗат иткән шигырьләре әдәбият тарихында «Моабит дәфтәрләре» исеме белән кереп калды. Бу исемне ул үзе куймаган. Байтак шигырьләренең Моабит төрмәсендә иҗат ителүеннән, шунда ук дәфтәрләргә теркәлүләреннән һәм әлеге төрмәдән туган илгә юл алуларыннан чыгып, җыентык шул исем белән атап йөртелә.

Җыентыкка тупланган шигырьләр шагыйрьнең олы йөрәген, рухи ныклыгын, туган иленә бирелгәнлеген, шигырьләренең чын мәгънәсендә үлемсез корал итеп күтәргәнен раслаучы маяклар булып торалар.

Шигырьләрдән калкып чыккан шагыйрь образы гаҗәеп зур гомумиләштерү көченә ия. «Кичер илем», «Ирек» кебек әсәрләрендә туган илгә мәхәббәт, ирекнең кадере авыр коллык газаплары белән чагыштырыла.

Мин кол монда, йортсыз- ирексез,

Ирексез һәм илсез-мин үксез.

Атам-анам булган булса да,

Булыр иде урным бусага.

«Кошчык » шигырендә дошман «тирес корты»на әверелдерергә теләп кол иткән, тимерчыбыкка уралган шагыйрь образы алга килеп баса. Әсәрдә кошчык лирик геройның якын дусты, кайгысын уртаклашучы, аның соңгы васиятен туган халкына тапшыручы булып кала. Кошчык — ирек символы.

Соңгы кабат булса, тыңла кошчык,

Соң теләген мәгърур җанымның;

Оч син илгә нәфрәт һәм мәхәббәт

Җыры булып тоткын шагыйрьнең.

Фашистларның ерткычлыгын сурәтләгән вакыйгаларда Җәлилнең тирән нәфрәте, үч алырга чакыруы чагыла. Бигрәк тә «Вәхшәт», «Бүреләр», «Кыз үлеме», «Яшь ана» көчле рухта язылган.

Кешеләр сугыша, кан коя,

Киселә меңнәчә гомерләр.

Төн буе улашып якында

Иснәнеп йөриләр бүреләр.

Бүреләр, аһ… ләкин бүреләр

Бу кадәр үк ерткыч түгелләр.

М. Җәлилнең туган як табигате, аны саклау, кош-кортка һәм хайваннарга мәхәббәт темалары да чор рухы һәм патриотизм белән үрелеп китә. «Бакчачы», «Имән» һ.б. шигырьләре шуның ачык мисалы.

М. Җәлилнең тоткынлык чоры- иҗатының яңа этабы, ул аерым игътибарны

сорый. «Моабит дәфтәрләре»ндәге шигырьләре әле озак еллар дәвамында баларны патриотик рухта тәрбияләү юнәлешендә кулланылалар. Бигрәк тә тәрбия өлкәсендә зур проблемалар хөкем сөргән бүгенге дәвердә.

Шагыйрь Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме» − сугыш чоры фаҗигасен эченә алган әсәр. Ил һәм шәхес язмышын хәл иткән дәһшәтле чынлыкны, фашистлар китергән фаҗигане автор әкият алымнары аша сурәтләп бирә. Шигырь татар халык әкиятенең матур бер өлгесе булып тора. Ананың кайгы-хәсрәтләре, сөенеч-көенечләре әкият алымнары белән бик тирән мәгънәдә бирелгән. Ана дошманга каршы көрәшкә киткән уллары, аларның билгесез язмышлары өчен борчыла.

Өч баламны очар кош итеп,

Мин очырдым иркен далага.

Әйтсәгезче, зинһар, үз итеп,

Сагыш белән кипкән анага, −

дип инәлә ул.

Аналар өчен бала хәсрәтеннән дә авыррак хәсрәт юк. Ике улын югалткан хәсрәтле Ана соңгы юанычы, өмете − кече улының язмышы өчен борчыла. Ил азатлыгы өчен көрәштән өченче улы җиңүче сыйфатында кайта. Ананың шатлыгына чик-чама юк, алсу байракка күзләрен сөртә − күзе ачыла. Ил шатлыгы белән аның йөрәк ярасы да төзәлә:

Һич үлмәгән төсле улларым,

Өем тулы кызлар, егетләр.

Туя алмыйм тыңлап җырларын,

Минем балаларым кебекләр.

Ана үзенең батыр уллары белән чын күңелдән горурлана:

Илдә мәңге үлмәс ат белән

Үлә белгән уллар үстердем.

«Ана бәйрәме» халык әкиятләренә ияреп язылган. Ана − җыелма образ, аны хәтта Ватан, Туган ил төшенчәләренең берлеге итеп карап була. «Өч баламны очар кош итеп» дип башланган строфаның шигырьдә берничә җирдә кабатлануы да Ананың сагышын, фаҗигасен, хис-кичерешләрен тирәнрәк аңларга ярдәм итә. «Ана бәйрәме» − шагыйрьнең иҗат табышы.

Гомере дә аның моңлы бер җыр иде…

Җыр итеп язылган шигырь «Тик булса иде ирек» әсирлектә газап чигүче, ләкин рухы сынмаган кешенең иң зур теләген чагылдыра. Ул теләк- ирек; тоткын һәр көн, һәр сәгать ирек турында хыяллана. Җырда әйтелгәнчә, ирекле кеше теләсә нәрсә эшли ала.

Ләкин…юк! Болар, билгеле, һәммәсе дә татлы хыяллар. Шулай да, тоткын шагыйрьнең иң зур теләге болар түгел әле. Минут саен, атналар, айлар буе бәгырьне телә торган теләк бар. Бу-иреккә чыгып, кулга корал алу һәм ил — җирне басып алган, тыныч халыкны җәберләүче, кешене әсир итеп җәфалаучы дошманга каршы чыгу. Теләкләрнең бу соңгысы шул дәрәҗәдә мөһим һәм көчле ки, шагыйрь иле өчен, туган җире өчен, аны саклап үләргә дә әзер.

Шигырь халык җырлары рухында язылган. Автор татар халык авыз иҗатында киң кулланыла торган сурәтләү чараларына, образларга, тел — стиль алымнарына, чагыштыруларга иркен мөрәҗәгать итә. Җырның һәр куплеты кечкенә бер картина- күренеш тудыра. Карлыгач канатын җилпеп, Җидегән йолдыз баткан, Чулпан Йолдыз калыккан матур вакытта, ягъни сызылып таң атканда, якты өй кебек Туган илгә очып кайта ала.Яки менә тагын бер образ. Күз алдына гөлләр хуш ис таратып, үләннәр, чык бөртекләре белән бизәнеп утырган таңда көмеш ялларын җилфердәтеп чабып баручы җитез аргамак килеп баса. Әгәр дә тоткын иректәге шундый аргамак була алса, үзе өчен таң йолдызлыгына тиң булган кызы янына (исеме Чулпан бит!) чабып кайтыр иде. Беренче өч образ- картина төп теләкнең олылыгын, изгелеген, яктылыгын раслый: тик булса иде ирек!

Шулай да җырдагы бу образлар соңгы куплеттагы фикерне укучыга үтемлерәк җиткерү өчен кереш ролен үтиләр. Алар тоткынның йөрәк сызлавы, сагышы, омтылышы ни дәрәҗәдә көчле булуын аңлату өчен, укучыны төп фикерне кабул итәргә үзерләү өчен дә кирәк. Кош булып, балык яки аргамак булып туган җиргә, сөйгән кешеләр янына кайту хыялы никадәр матур һәм көчле булмасын, иректән файдалану мөмкинлегенең иң изгесе- дошманга каршы сугышу. Барыннан да элек шуны тели тоткын шагыйрь. Бу куплетта лирик геройның яу кырында дошман белән бил алыша алмау үкенече тулы чагыла.

Йомгаклау.

М. Җәлилнең тормыш юлы, героик көрәше һәм үлемсез иҗаты, легендага әйләнеп, төрле телләрдә җыр булып яңгырады. Аның поэзиясе сокландыргыч. Сугыш темасы, Туган илгә эчкерсез мәхәббәт, фашист илбасарларының явызлыгын сурәтләүдә зур уңышка иреште. Ул − безнең яраткан фронтовик шагыйребез, татар халкының горурлыгы, бөек улы, каһарманы.

Шагыйрьләр төрле-төрле: күңелләре, кичерешләре төрле, иҗат процессы һәркайсының үзенчә. Халык тормышы турында чуарламыйча, кирәген генә белеп иҗат итүче Җәлил гомере җырга әверелде. Яшәү, Көрәш, Батырлык турындагы мәңгелек җыр ул хәзер! Ул җыр безгә тыныч кына яшәргә, хуш күңелле, битараф булырга ирек бирми; безне янарга, дөрләргә өйрәтә, халыклар бәхете өчен көрәшкә өнди. М. Җәлил үзенең искитмәле сүзләре белән күбрәк җырлар иҗат итте. Аның үз гомере дә җыр булып яңгырады.

Гомерем минем моңлы
бер җыр иде,
Үлемем дә яңгырар җыр
булып.

(«Җырларым».)

Еллар үткән саен, сугыш ераклаша бара. Әмма ул үзенең барлыгын төрле яктан −тол хатыннарының, ятим балаларның моңсу күзләре аша булсынмы, тәндәге яра-сызлаулары булсынмы − һаман искә төшерә тора.

Поэзия сугышта үзенең күп солдатларын югалтты, шагыйрьләр сафы сирәгәйде. Ләкин поэзия сугыштан җиңүче солдат кебек чыныгып чыкты. Утлы елларда язылган әсәрләр бүген дә көчле яңгырыйлар, яңа сугыш уты кабызырга маташкан кара көчләргә каршы кыю көрәшкә өндиләр. Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясенең күркәм традицияләре бүген дә яши, көрәшә, яңа буын шагыйрьләр тарафыннан үстерелә.

Тәмамлап, шуны әйтәсе килә: безнең яшь буын китап сөюче булып үссен, сүз сәнгате нәфис матурлыкны чагылдыра, канәгатьләнү, ләззәтләнү хисләре уята торган әдәбият буларак кабул итсен, әдәби әсәрләрдәге, шигырьләрдәге матурлыкны күрә белергә өйрәнсен иде.

Кулланылган әдәбият:

  1. Әхмәдуллин А.Г., Ганиева Ф.Ә. Унберьеллык урта мәктәпнең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия.- Казан: Мәгариф,1993

  2. Галимуллин Ф.Г. Муса Җәлил. Сайланма әсәрләр. 31 нче том, Казан: «Хәтер» нәшрияты, 2004

  3. Ганиева Ф.Ә., Гыйләҗев И.Г., Ф.Ф. Исламов. Татар урта гомуми белем мәктәбенең 6 нчы сыйныф өчен дәреслек-хрестоматия Казан: Мәгариф,1998

  4. Даутов Р., Нуруллина Н. Совет Татарстаны язучылары: библиографик белешмә.- Казан: Татар. Китап нәшрияты,1986

  5. Ибраһимова Ф. Бәхетле балачак җырчысы, Социалистик Татарстан, 1976

  6. Мусин Ф.М., Хәбибуллина З.Н., Закирҗанов Ә.М. Рус урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек-хрестоматия. — Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2000

  7. Хәйбрахманова Р.Г. Бөек Ватансугышы чоры поэзиясе, Казан: «Хәтер» нәшрияты, 2005.

КАЗАН ШӘҺӘРЕ КИРОВ РАЙОНЫНЫҢ “152НЧЕ ГИМНАЗИЯСЕ” ГОМУМИ БЕЛЕМ МУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ

ТЕМА:

“Муса Җәлил – шагыйрь-герой”

Муса Җәлил исемендәге Iнче республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе

Башкарды: Казан шәһәре Киров районы

152нче гимназиянең 11нче А сыйныфы укучысы

Гарипова Гөлназ Рамис кызы

Фәнни җитәкчесе: Iнче кв. категорияле

татар теле һәм әдәбият укытучысы

Федорова Фирдәвес Фәиз кызы

Казан 2011

ЭЧТӘЛЕК

I. КЕРЕШ……………………………………………………..3

II. ТӨП ЭЛЕШ………………………………………………4

1. Тормыш юлы…………………………………………….4

2. Батырлык һәм талант гәүдәләнеше………………9

III. ЙОМГАК………………………………………………..11

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ……………………..13

I. КЕРЕШ

“Соңгы җырым палач балтасына

Башны куйган килеш языла, –

дип әйтә алган кеше – шәхес, һәм фаҗигале язмышлы шәхес. Баш очында палач балтасы күтәрелгән хәлдә дә җыр яза алу – бу инде батырлык. Моның өчен кыю кеше булу гына җитми, моның өчен инде яшәешкә, тормыштагы бөтен яктылыкларның һәм яхшылыкларның җиңә алу мөмкинлегенә ышана белү кирәк”.

Кайсын Кулиев,

Балкар шагыйре

Әйтче, Муса,

Мондый батырлыкны

Кай җиреңдә саклап йөреттең?

Кемнән алдың шундый горурлыкны,

Нинди ялкыннарда чыныктың?

                                          Сәйфи Кудаш,

                                        башкорт шагыйре

     Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык, тугрылык, фидакарьлек кебек сүзләр тора. Ул, чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә лаек кеше. Моның әһәмияте бик зур. Чөнки Муса Җәлил диюгә, М.Җәлилне куз алдына китерәләр. Димәк, ул чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы.

II. ТӨП ӨЛЕШ

Тормыш юлы

1

     Муса Җәлил 1906нчы елда элекке Оренбург губернасы (хәзерге Чкалов өлкәсе) Мостафа авылында Мостафа Габделҗәлил улы семьясында туа. Әтисе, Муса туган елларда авылның гади бер крестьяны булса да, 1913нче елларда вак сәүдә эшенә катнашып китә, ләкин, бөлеп, бөтен йорт-җирен сатып, шәһәргә күчәргә мәҗбүр була. Шәһәрдә ул төрле кәсепкә тотынып карый: старьевщик булып, толчокта иске –москы җыйнап сата; приказчик та була; пекарняда да эшли; утарда да эшли һәм вак кул сәүдәсе белән дә шөгыльләнә. Берничек тә тормышын җайлый алмый. 1918нче елда авылга кире кайта. 1919нчы елда авылда үлә.

     Муса башта авыл мәктәбендә, аннан, шәһәргә күчкәч, шәһәрдә Хөсәения мәдрәсәсенең башлангыч классларында укый. Семьясы авылга күчкәч, Хөсәениядә пансионда торып укый башлый. Ләкин бу елларда Октябрь революциясен һәм Советлар хөкүмәтен саклау, ныгыту өчен барган көрәшләр көчле йогынты ясап, Хөсәения мәдрәсәсе нык үзгәрә. Мәдрәсәнең эчендә бай, мулла малайлары,  динчеләр,  милләтчеләр белән ярлырак катлау балалары, революцион фикерле яшьләр арасында көрәш көчәя. Муса баштан ук соңгылар ягында була һәм 1919 нчы елның язында Оренбургта яңа төзелгән комсомол оешмасына барып языла, мәдрәсәдә комсомол йогынтысын  ныгыту өчен көрәшә.

     Муса Җәлил яшьтән шигырь-әдәбият белән кызыксынып, 1916нчы елда ук шигырь яза башлый.

     1919нчы еллар… Оренбург акгвардеецлар алкасы тарафыннан уратылып алынган вакыт. Шәһәр эчендә, шәһәрне бирмәскә тырышып, искиткеч батырлыклар белән сугышкан Кызыл Армия частьларына каршы өч-дүрт өлеш зур сандагы казачий гаскәрләре Урал аръягыннан торып шәһәрне тупка тоталар. Бу сугыш бик озакка бара.  Шул вакытта Оренбургта, Төркстан фронты большевикларының органы буларак, “Кызыл йолдыз” газетасы чыгып тора. Муса 1919нчы елда, Кызыл Армиянең җиңүен теләп, эшче-крестьян яшьләрен Кызыл Армия сафларына чакырып, ак бандаларга каршы нәфрәт тулы шигырьләр яза. Бу шигырьләрнең 10 лабы бер-бер артлы “Кызыл йолдыз” газетасында басылып торалар. Соңыннан бу газетада Мусаның тагын күпкенә шигырьләре басыла, ләкин озакламый әтисе үлә һәм кечкенә язучы авылга кайтырга мәҗбүр була. Авылга кайткач, укучы балалардан “Кызыл чәчәк” дигән оешма төзи. Бу өешма авыл сәхнәсендә балалар өчен атна саен спектакльләр куя.

     1920нчы елның февралендә авылда  комсомол оешмасы төзелә. Муса комсомолда эшли һәм балалар оешмасында эшләвен дәвам иттерә. 1920-1921нче елларда авылда кулак бунтлары, банда чыгышлары күп була. Авыл комсомолларыннан бу бандаларга каршы ирекле коммунар отрядлары төзелә. Муса да алар арасында була.

     1921нче елда каты ачлык башлангач, Муса иптәше белән авылдан шәһәргә 150 чакрымны җәяүләп китә. Шәһәрдә дә аны бәхет каршы алмый. Биредә ул, анда ачлыктан качып килүче ачлар  арасында болганып, базарда урлашып йөрүче малайларга кушылып китә. Ике ай чамасы ни туры килде шуны ашап,кайда туры килде шунда кунып, урлашып, тәрбиячесез малай булып йөри. Шунда аны элекке тәрбияче-укытучысы Нургали ага Надиев очратып бик кызгана һәм яше кечкенә булуына карамастан, губком аша, Оренбург губерна хәрби-партия мәктәбенә урнаштыра. Бу мәктәптә укучылар гаскәри хезмәтне дә үтиләр: шәһәрдә каравыл эшен алып баралар, бандаларга каршы көрәшәләр. Менә шулай Муса яшьли винтовка тотып, гаскәри эшне үти башлый. Ләкин бу аңа бик авыр килә һәм алты ай укып чыкканнан соң, бик каты авырып, бер елга якын больницада ята.

     Терелеп чыккач, Мусаны элекке Хөсәения шәкерте дип, Хөсәения урынына төзелгән педагогия уку йортына алалар.Ләкин авырудан терелеп бетмәү сәбәпле, укуының рәте булмый.

     1922нче елда, яңадан шигырь белән кызыксынып , бик күп шигырьләр яза. Бу елларда Мусаның  шигырьләре Иран шагыйрьләре Гомәр Хәйям, Сәгъди, Хафизлар  һәм татар шагыйрьләре Дәрдмәнд тә укый иде. Муса шигарьләре  дә алар тәэсирендә романтик рухта язылалар. Бу чорда язылган “Әсирлектә”, “Киңәш”, “Башактан тәхет”, “Теләктәшлек” һәм башкалар романтизм стилендә язылалар.

     1922нче елда Казанга килә. Ул чакта Муса Җәлил Казанны белми иде әле. ”Татарстан” газетасы редакциясенә кучереп язучы булып керә.

Казанга килгәч тә, аның шигырьләре газеталарда һәм журналларда  бер-бер артлы күренә башлый.

     1923нче елның көзендә Татар рабфагына укырга кереп, 1925нче елда аны уңышлы рәвештә бетереп чыга. Рабфакта укуы аның иҗатына зур йогынты ясый. 1924нче елда Муса бөтенләй икенче рухтагы шигырьләр яза башлый. Аның шигырьләрендә революцион көрәш, эшчеләр тормышы, завод фабрикалар темалары чагылдырыла.  Мәсәлән, бу чор шигырьләреннән “Иске Себер җыры”, “Авыру комсомолец», “Эш карты”, “Эш баласы”, “Газета”, “Төнге марш” һ.б. күрсәтергә була. 1923нче елны Муса күп кенә пьесалар да яза. Алардан “Бибикәй кыз”, “Каз канаты”  Казан һәм Уфа сәхнәләрендә уйнала.

     Рабфакны тәмам иткәч, ул 1925нче елда, семьяны карау өчен, Оренбургка кайта. Оренбург губкомы Мусаны Орск өязе комсомол комитетына, инструктор итеп, комсомол эшенә җибәрәләр.

     1927-1933нче еллар арасында Мәскәүдә комсомол эшендә эшли. Мәскәү дәүләт университетының әдәбият факультетын тәмамлый. ”Кечкенә иптәшләр”, “Октябрь баласы” исемле балалар журналларында җаваплы редактор , “Коммунист” газетасында әдәбият-сәнгать бүлегенең җитәкчесе булып эшли. Бу чор характерлы шигырьләр:  “Еларгамы, көләргәме?”, “Больницада”, “Яследә”, ”Студент көндәлегеннән”, ”Үлемгә”  һ.б.

Бу чорда язылган шигырьләре “Иптәшкә”(1929), “Орденлы миллионнар”(1933), ”Шигырьләр һәм поэмалар”(1934),  рус телендә “Стихи Мусы Джалиля”(1934) исемле җыентыклар басыла.

     1935нче елда яңа төзелгән опера студиясендә әдәби бүлек җитәкчесе булып эшли башлый. Мәскәү Дәүләт консерваториясе каршында төзелгән Татар опера студиясенең төп бурычы – булачак Татар опера театрының җырчы һәм композиторлар кадрларын хәзерләү һәм шулай ук булачак театрга репертуар туплау иде.

     1938нче елда опера студиясе, эшен төгәлләп, Казанга кайта, һәм төбендә студия хәзерләнгән кадрлардан 1938нче елның декабрендә Казанда беренче Татар опера театры төзелә. Бу театр 1939нчы елның июнендә беренче сезонны ачып эшли башлый.  Муса студия белән бергә Казанга кайта. Татар опера театрында әдәби бүлек җитәкчесе булып эшли башлый.

2

     …1927нче елдан 1931нче елга чаклы 1нче Мәскәү дәүләт университетының әдәбият факультетында укый һәм аны тәнкыйть циклы буенча тәмамлый.

     1938 нче елның декабрендә опера студиясен тәмамлаган коллектив, үзенең эшен һәм консерваториядә укуын төгәлләп, Казанга кайта. 1939 нчы елның январеннән 1941нче елның 13нче июленә кадәр –РККАга мобилизацияләнгәнгә кадәр – Казанда Татар дәүләт опера һәм балет театрының әдәби-репертуар бүлеге мөдире булып эшли. Шул ук вакытта 1939нчы елның апрелендә Татарстан совет язучылары союзы идарәсе председателе булып сайлана һәм анда 1941нче елга кадәр эшли.

БАТЫРЛЫК ҺӘМ ТАЛАНТ ГӘҮДӘЛЕНЕШЕ

     М.Җәлилнең әсирлектә иҗат иткән әсәрләренең туган илгә әйләнеп кайтулары үзе бер тарих. Беренче дәфтәр — гарәп хәрефләре белән язылганы — 1946нчы елда кайта. Аны 1944нче елның февралендә Тегель төрмәсеннән Габбас Шәрипов алып чыга. Франциягә килеп җиткәч, аны Нигъмәт Терегуловка тапшыра. Ә ул, үз чиратында, дәфтәрдәге бөтен текстны әйбәтләп күчереп чыга. Димәк, Нигъмәт исемле милләтәшебез иң беренче булып М.Җәлил шигырьләренең кыйммәтен аңлаучы, аны халкыбызга җиткерү өчен зур тырышлык куючы, шул чор шартларыннан чыгып караганда,  бу юлда каһарманлык күрсәтүче.  Илгә кайткач, 1946 нчы елда ул әлеге дәфтәрне Татарстан Язучылар берлегенә тапшыра. М.Җәлилнең васыятен үтәүне Нигъмәт ага изге вазифа итеп карый. Билгеле  булганча, шушы дәфтәрнең бер бит ватанпәрвәр шагыйрьнең васыяте язылган. Анда болай диелә:

«Моны язды татарның билгеле шагыйре М.Җәлил… 1942нче елны сугышка килде һәм, әсирлектә күп газаплар чигеп, кырык үлемнән калып, ахырында Берлинга китерелде. Берлинда сәяси яшерен оешмада катнашуда, совет пропагандасын таратуда гаепләнеп кулга алынды. Бәлки аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. Ә аның әсирлектә язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен алтмышын гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, шигырьләрне яхшылап, дикъкать белән акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, үлгән татар шагыйренең шигырьләре итеп дөньяга чыгар, минем васыятем шул.

                                      М.Җәлил, 1943, декабрь»

     Латин хәрефләре белән язылган икенче дәфтәр исә әсирлектә бергә булган  Бельгия иле кешесе Андре Тиммерманс тарафыннан коткарылып калына. Ул аны Брюссельдәге безнең ил вакиллегенә тапшыра. Әнә шул юл белән да туган Татарстаныбызга кайта.

Беренче дәфтәрдә алтмыш ике, ә икенчесендә илле шигырь туланган. Димәк, барысы йөз дә унике әсәр. Әммә аларның унтугызы ике дәфтәрдә дә кабатлана.  Менә аларның исемнәре: “Тик булса иде ирек”, “Кызыл ромашка”, “Кошчык”, “Хәдичә”, “Томаулы гайшык”,”Сакчы”, ”Бүреләр”, Гашыйк һәм сыер”, “Соңгы җыр”, “Мәхкүм”, “Сөеклемә”, “Корыч”, “Күлмәк”,”Шагырь”, “Соңгы үпкә”, “Сугыштан соң”, “Тау елгасы”, “Була кайчак”, “ Чәчәкләр”.

     М.Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре “Моабит дәфтәре” исеме белән бөтен дөньяга мәгълүм.  Алар иң әүвәл бөтен нечкәлекләре белән туган татар телендә яңгырыйлар. Аларны тыңлаганда, татар теленең шигърилегенә, байлыгына, аның бик катлаулы хис-тойгыларны һәм фикерләрне белдерергә сәләтле булуына таң каласың. Шул ук вакытта алар дөньяның бик күп телләрендә, шул исәптән иҗат ителгән җир телендә –алманча да яңгырадылар. Аларны укыган һәркем татар шагыйренең талантына, батырлыгына сокланмый кала алмый.

III. ЙОМГАК

  М.Җәлилнең менә шулай бөек шигъри югарылыкта иҗат итүенең сәбәпләре байтак. Беренчедән, ул татар шигъриятенең күп гасырлык олы традицияләренә таяна.  Мәдрәсәдә,  Оренбург укытучылар мәктәбендә белем алганда ул Шәрыкның бай әдәбияты белән дә таныша. Университетта әдәбият-сәнгать казанышларының дөнья күләм үрнәкләрен үзләштерү аның караш офыкларын тагын да киңәйтә. Дөрес, аңа иҗатын билгеле бер идеология мохитендә, ягъни инкыйлабый эчтәлеккә өстенлек бирелү шартларында башлап җибәрергә һәм алып барырга туры килә. Бу хәл шигъри фикерләүнең юнәлешенә генә түгел, әсәрләрнең шәкеленә дә нык йогынты ясый. Ләкин шулай да аның иҗатында гомум- кешелеккә хас булган уй-хисләр дә шактый актив. Аның каләменә сөю, бәхет темалары да ят түгел. Кечкенә кешенең дөнья белән очрашканда туган самими тәэсирләре бу иҗатта эзлекле ачыла. Шул ук вакытта шагыйрь эпик киңлектән дә качмый. Поэма, либретто кебек катлаулы жанрларга да мөрәҗәгать итә. Аны чын мәгънәсендә бездә опера һәм балет либреттоларын булдыруны оештыручы, үзе дә бу өлкәдә актив иҗат итүче дип санарга кирәк. “Алтынчәч” операсының либреттосын иҗат итүе М.Җәлилнең халык әдәбиятын, аның мифологиясен, көнчыгыш традицияләрен һәм музыкаль жанрлар үзенчәлеген яхшы үзләштергән иҗатчы булуын раслый.

     Муса Җәлилне талантлы шагыйрь һәм каһарман шәхес буларак бөтен дөнья таныды. Иң эүвәл аны туган илебез зурлады. 1956нчы елда аңа (үлгәннән соң) Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Бер елдан соң  “Моабит дәфтәрләре” өчен илнең ул вакыттагы иң югары бүләгенә — Ленин премиясенә лаек булды. Аңа кадәр дә, аннан соң да берьюлы бу ике югары бүләкне алган кеше булмады, андый шәхес Муса Мостафа улы Җәлил генә иде.

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ

1. Ә. Җәлил “М.Җәлил турында”, 1989.

2. Х. М. Җәлил “М.Җәлилне искә төшерү”, 1984.

3. Ф. Г. Галимуллин “Мәктәп китапханәсе” сериясе, XXXI том, 2004.

4. “Безнең якташларыбыз – Советлар Союзы геройлары” Кн. 1, Казань, 1984.

Обновлено: 10.03.2023

Среди известных людей военной поры, проживавших в Советском Союзе, есть представители разных национальностей. Современная Россия не перестает гордиться татарским поэтом Мусой Джалилем.
В семье Джалиловых воспитывалось шестеро детей. Родители внушали детям уважение к труду и хлебу. Мать пела ему народные песни, а бабушка читала на ночь сказки. Родная деревня Мустафино вдохновляла Мусу Джалиля всю жизнь.

Где бы ни учился Джалиль: в школе или в Московском университете – везде он проявлял тягу к знаниям.

Когда началась Великая Отечественная война, поэт отказался от предоставленной ему брони. В 1942 г. в одном из боев был тяжело ранен в грудь и попал в плен. Тяжкие испытания могут или сломать человека или закалить его характер. Как бы ни переживал о позоре пленения Муса Джалиль, жизненные принципы его не изменились. Он развернул в концентрационном лагере подрывную деятельность. Но нашелся предатель. Пытки, одиночная камера смертников и мрачные мысли не сломали Мусу Джалиля. Человека железной воли казнили на гильотине.

На передовой и в лагерях поэт писал о войне, о зверствах, свидетелем которых стал, о трагизме положения и железной воле.

Такими стали стихотворения:

Чувство ненависти к фашистам переполняло всех, кто слышал или читал это стихотворение. Вместе с автором нам хочется, чтобы таких людей больше не существовало на свете. Стихотворение актуально и сейчас. Оно звучит как напоминание о том, что люди не должны быть варварами, что такие события не должны повторяться.

Стихи, написанные М. Джалилем в Моабитской тюрьме, сохранил и вынес бельгийский участник Сопротивления Андре Тиммерманс, который сидел в одной камере с Джалилем. Муса просил его передать тетрадь на родину. Впоследствии она попала в руки поэту Константину Симонову, который организовал перевод стихов на русский язык и восстановил честное имя Джалиля, которого считали изменником.

Имя татарского поэта Мусы Джалиля стало для людей символом мужества и безграничной преданности Родине. Интерес к его творчеству не угасает. Его слова о Родине, о друзьях, о любви сохраняют актуальность и поныне. Творчество Мусы Джалиля помогает воспитывать подрастающее поколение в духе патриотизма, любви к свободе, неприятия фашизма.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Муса Җәлил иҗаты буенча дәрестә яки дәрестән тыш чарада куллану өчен материал.

КЕШЕ КИТӘ, ҖЫРЫ КАЛА

2. Оренбург өлкәсе Мостафа авылы

Советлар Союзы

Ленин премиясе

герой -шагыйрь


Ярый, дуслар, кызу көннәрдә дә Шаяргалап шулай көлешик; Сау булыгыз, Ватан сугышында Җиңеп кайтып, исән күрешик. М.Жәлил

Ярый, дуслар, кызу көннәрдә дә

Шаяргалап шулай көлешик;

Сау булыгыз, Ватан сугышында

Җиңеп кайтып, исән күрешик.




ҖӘЛИЛЧЕЛӘР

1944 нче елның 25 августында Җәлил һәм аның иптәшләренең гомерләре гильотина балтасы астында өзелә.

Җәлил һәм аның иптәшләренең гомерләре

гильотина балтасы астында өзелә.


Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә Һәм үләргә кыю ир булып. Гомерем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңгырар җыр булып.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомерем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңгырар җыр булып.

Казандагы музей-фатиры



Җаваплар: 1. б) Мостафа 2. г) 15 февраль, 1906. 3. а) Рәхимә 4. г) “Хуш, акыллым” 5. а) “Әйдә, җырым” 6. в) “Ак чәчәкләр” 7. б) Х. Якупов 9. б) “Гашыйк һәм сыер” 10. а) “Бәхет” 11. б) Хөсәения 12. в) 1956

1. б) Мостафа

2. г) 15 февраль, 1906.

3. а) Рәхимә

4. г) “Хуш, акыллым”

5. а) “Әйдә, җырым”

6. в) “Ак чәчәкләр”

7. б) Х. Якупов

9. б) “Гашыйк һәм сыер”

10. а) “Бәхет”

11. б) Хөсәения

Сайлап алу өчен биремнәр:

1.Презентация ясарга (10-15 слайд);

2. Викторина сораулары төзергә (15-20 сорау).

Барыгыз өчен дә: “ Гомрем минем моңлы бер җыр иде. ” темасына инша язарга материал тупларга

Войти

Авторизуясь в LiveJournal с помощью стороннего сервиса вы принимаете условия Пользовательского соглашения LiveJournal

Муса Җәлил(автобиография на татарском языке)

Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы
Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге
Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә
алтынчы бала булып дөньяга килә. 1913 елда Мусаның әтисе Мостафа абзый,
ишле гаиләсен ияртеп, Оренбург шәһәренә күчә һәм вак-төяк сату эшләре
белән шөгыльләнә башлый. 1918 елны ул туган авылына кире кайта һәм бер
елдан шунда вафат була.

1921 елның афәтле җәен М. Җәлил яңадан Оренбург шәһәрендә уздыра.
Көзен аны, партиянең губерна комитеты рекомендациясе белән, Оренбург
хәрби-партия мәктәбенә урнаштыралар. Алты айдан мәктәпне тәмамлагач, ул
Халык мәгарифе институтына укырга керә, ләкин, авырып китеп, тиздән
укуын ташларга мәҗбүр була. Аннан да бигрәк ул Казанга, татар
мәдәниятенең үзәгенә ашкына.

1935 елда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында татар опера театрына
профессиональ кадрлар әзерләү өчен Татар опера студиясе оештырылгач, М.
Җәлилне шунда әдәби бүлек мөдире итеп эшкә чакыралар. Шагыйрь үзе өчен
яңа бу хезмәткә дәртләнеп тотына, чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә
опера сәнгатенең специфик үзенчәлекләрен, классик опера һәм балет
либреттоларының язылу хасиятләрен профессиональ белгеч дәрәҗәсендә
үзләштереп, студиядә зур оештыру эшләре алып бара: үз тирәсенә
дистәләрчә шагыйрьләрне һәм композиторларны туплый, аларны сәнгатьнең
катлаулы тармагында иҗат итәргә рухландыра, либреттолар язарга булыша,
беренче татар операларының тууына турыдан-туры иҗади ярдәмен күрсәтә.
1938 елда студиядә укуын тәмамлап Казанга кайткач та М. Җәлил опера
театрының әдәби бүлек җитәкчесе булып эшләвен дәвам иттерә.

1939 елда М. Җәлил Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы
секретаре итеп билгеләнә. Шул ук елны Казан хезмәт ияләре аны шәһәр
советына депутат итеп сайладылар. Ватан сугышын ул шушы җаваплы
постларда эшләгән җәмәгать эшлеклесе һәм күренекле әдип сыйфатында
каршылый.

М. Җәлил һәм җәлилчеләрнең, яшерен оешма төзеп, фашизмга каршы алып
барган героик көрәше, каһарманлыклары турында дистәләрчә китаплар —
романнар, повестьлар драма әсәрләре һәм поэмалар язылган, кинофильмнар
төшерелгән. Иң мөһиме: Җәлил һәм аның иптәшләре ахыргы сулышларына кадәр
ватан алдында турылыклы булып калалар һәм фашизмга каршы көрәштә
тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык үрнәге күрсәтәләр.

Моабит шигырьләре шагыйрьне әдәбиятның бөтен дөнья орбитасына алып
чыкты. Бу шигырьләр, СССРдагы барлык милли телләргә тәрҗемә ителүдән
тыш, инглиз, француз, испан, немец, гарәп, япон, венгр, румын, чех,
корея һәм башка чит ил халыклары телләрендә дә кат-кат басылдылар.

М. Җәлилнең әдәби мирасы күп милләтле совет әдәбиятының кыйммәтле бер
казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар
уята, аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен
көрәшергә чакыра.

Слайд 4

Слайд 5

Слайд 6

Слайд 7

Слайд 8

Слайд 9

Слайд 10

Слайд 11

Слайд 12

Слайд 13

Слайд 14

Слайд 15

Слайд 16

10 1 2 4 6 З А 3 Җ Ы Р 5 Б Ү Р 7 А 8 9 Ә Л И Л Ч Е Л Й И Б А У Л Ь Н Ш Р Р Л Ә Б Ә П А Ы П Р Е Һ И М М А Н Р Т

Слайд 17

10 1 2 4 6 З А 3 Җ Ы Р 5 Б Ү Р 7 А 8 9 Ә Л И Л Ч Е Л Ә Й И Б А У Л Ь М Н Ш Р Р Л Ә Б И Ә П А Ы П Р Е Н Һ И М М А Н Р Т Ә

Слайд 18

10 1 2 4 6 З А 3 Җ Ы Р 5 Б Ү Р 7 А 8 9 Ә Л И Л Ч Е Л Ә Р Й И Б А У Л Ь М Ә Н Ш Р Р Л Ә Б И Х Ә П А Ы П Р Е Н И Һ И М М А Н Р Т Ә М Ә

Слайд 19

10 1 З 2 А 3 4 Җ Ы Р 5 6 Б Ү Р 7 А 8 9 Җ Ә Л И Л Ч Е Л Ә Р Ә П Р А Һ А Р Ы М У Л П Л Ә Р Ь Б Й Н И Ш Б И А Н Е Р Т М И Н Ә Ә И М Ә Х М

Слайд 20

Полный текст материала Презентация по татарской литературе на тему «Герой-шагыйрь Муса Җәлил»; 8 класс смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.

Есть мнение?
Оставьте комментарий

Упражнения на технику чтения и понимания прочитанного

Тонкости и секреты работы в Яндекс.Почте

Как работать с детьми с СДВГ в обычном классе?

0 Спам

0 Спам

Отправляя материал на сайт, автор безвозмездно, без требования авторского вознаграждения, передает редакции права на использование материалов в коммерческих или некоммерческих целях, в частности, право на воспроизведение, публичный показ, перевод и переработку произведения, доведение до всеобщего сведения — в соотв. с ГК РФ. (ст. 1270 и др.). См. также Правила публикации конкретного типа материала. Мнение редакции может не совпадать с точкой зрения авторов.

Для подтверждения подлинности выданных сайтом документов сделайте запрос в редакцию.

О работе с сайтом

Мы используем cookie.

Публикуя материалы на сайте (комментарии, статьи, разработки и др.), пользователи берут на себя всю ответственность за содержание материалов и разрешение любых спорных вопросов с третьми лицами.

При этом редакция сайта готова оказывать всяческую поддержку как в публикации, так и других вопросах.

Если вы обнаружили, что на нашем сайте незаконно используются материалы, сообщите администратору — материалы будут удалены.

Читайте также:

      

  • Сочинение зимний сад план
  •   

  • Сочинение на ингушском языке са даьхе
  •   

  • Сочинение сына сума савакан хай те сумла пулакан
  •   

  • Профессия в жизни человека сочинение
  •   

  • Сочинение экскурсия по городу

Слайд 1«Муса Җәлил –
патриот шагыйрь»

«Муса Җәлил –  патриот шагыйрь»


Слайд 2Ул гасырлар буе балкып торыр
1945 елның маенда совет гаскәрләре

фашистларның башкаласы Берлинны алды. Шундагы Моабит төрмәсендә сакчылар да, тоткыннар

да калмаган иде инде. Сугышчыларның берсе бушап калган төрмә ишек алдында йомарланып, таушалып беткән кәгазь кисәгенә игътибар итә. Анда таныш рус хәрефләре белән нәрсәдер язылган була. Солдат кәгазьне алып, тигезли дә ниндидер немец китабыннан ертып алынган бер биткә язылган тубәндәге юлларны укый: “Мин танылган татар язучысы Муса Җәлил. Мине Моабит төрмәсенә яптылар,политик яктан гаепләделәр һәм, ихтимал, тиздән атарлар. Әгәр бу язу безнең кешеләрдән берәрсенең кулына эләксә, минем иптәшләремә – Мәскәү язучыларына миннән сәлам тапшырсын”.
Аннары шагыйрь соңгы сәламен җибәргән язучыларның фамилияләрен санап китә ( алар арасында Александр Фадеевның фамилиясе дә бар) һәм семьясының адресын күрсәтә.
Татар шагыйренең батырлыгы турында беренче хәбәр илебезгә әнә шулай килеп җитә.

Ул гасырлар буе балкып торыр1945 елның маенда совет гаскәрләре фашистларның башкаласы Берлинны алды. Шундагы Моабит төрмәсендә сакчылар


Слайд 3Сугыш беткәннән соң озак та үтмәстән, Франция һәм Бельгия

аша патриот шагыйрьнең җырлары да әйләнеп кайта. Бу җырлар шагыйрь

тарафыннан төрле кәгазь кисәкләреннән тегелгән ике кечкенә блокнотка тупланганнар. Анда йөзләп шигырь язылган. Бу шигырьләр Моабит циклы исеме астында бөтен дөньяга танылдылар. 1956 елның 2 февралендә, немец-фашист илбасарларга каршы сугышта искиткеч ныклык һәм батырлык күрсәткән өчен, өлкән политрук Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое дигән исем бирелде. Ә 1957 елда “Моабит дәфтәре” шигырьләре циклы өчен ул, шагыйрьләр арасында беренче булып, Ленин премиясенә лаек булды.

Сугыш беткәннән соң озак та үтмәстән, Франция һәм Бельгия аша патриот шагыйрьнең җырлары да әйләнеп кайта. Бу


Слайд 4Илебезгә фашистлар Германиясенең хыянәтчел һөҗүме шагыйрьнең иҗат планнарын җимерә.
Сугышчылар

айдан артык фашистлар һөҗуменә каршы торалар. 1942 елның 26 июнендә

Муса Җәлил бер группа сугышчылар белән чолганыш боҗрасыннан чыгарга тырышып карый. Машинага төялеп алар дошман тарафыннан һәрвакыт утка тотылып торган сазлык өстенә агач җәйгән юлдан зур тизлек белән баралар. Ләкин машинаның тәгәрмәче астында мина шартлый. Җәлил белән бергә булган кешеләрнең күбесе үлә. Ә Муса, авыр яраланып, шартлау дулкыны белән читкә алып ташлана. Шундый хәлдә ул гитлерчыларга әсирлеккә төшә.

Илебезгә фашистлар Германиясенең хыянәтчел һөҗүме шагыйрьнең иҗат планнарын җимерә.Сугышчылар айдан артык фашистлар һөҗуменә каршы торалар. 1942 елның


Слайд 5Чәнечкеле тимер чыбыклар белән уратып алынган лагерьда шагыйрьнең нәрсәләр

кичергән һәм ниләр уйлаган булуын аның шигырьләре ачык сөйли. Ул

коточкыч бәхетсезлеккә төшүенә, хурлыклы коллыкка эләгүенә бик нык кайгыра. Аның йөрәге әрни, исән калуы өчен Ватан каршында үзен гаепле саный.

«Кичер мине, илем, синең бөек
Исемең белән килеп сугышка,
Данлы үлем белән күмәлмәдем
Бу тәнемне соңгы сулышта.
Юк, мин сине тузан бөртегедәй
Сансыз гомрем өчен сатмадым.
Волхов шаһит: изге сугыш антын
Соң чиккәчә керсез сакладым…»
( «Кичер илем», 1942)

Чәнечкеле тимер чыбыклар белән уратып алынган лагерьда шагыйрьнең нәрсәләр кичергән һәм ниләр уйлаган булуын аның шигырьләре ачык


Слайд 6Фашистларның кабахәт ниятләрен өзү, әсирләр кулына биргән коралны гитлерчыларның

үзләренә каршы бору – җәлилчеләр үзләренең алдына әнә шул бурычны

куялар. Һәм алар бу максатка шактый дәрәҗәдә ирешәләр дә. Дөрес, бу аларга бик кыйммәткә төшә. Дошманны алдау өчен, җәлилчеләргә башта немецлар белән хезмәттәшлек итәргә ризалык биргән булып кыланырга туры килә. Җәлилгә һәм аның дусларына бу карарга килү бик җиңел булмагандыр, әлбәттә. Бу турыда аның “Ышанма” дигән шигыре буенча хөкем йөртергә мөмкин:

Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
“Ул егылган арып”, — дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!
Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, якын күрсәләр.
Илдән киттем ил һәм синең өчен
Автоматым асып аркама.
Илемне һәм сине алмаштыргач,
Җирдә миңа тагын ни кала?

Фашистларның кабахәт ниятләрен өзү, әсирләр кулына биргән коралны гитлерчыларның үзләренә каршы бору – җәлилчеләр үзләренең алдына әнә


Слайд 7Язмыш Җәлилгә бик авыр сынаулар әзерли, аны кешелекнең киләчәге

өчен көрәшнең алгы сызыгына куя. Һәм шушы алгы сызыкта шагыйрь

бөгелми, каушап калмый. Киресенчә, ул үзенең рухи байлыгын ахырынача ача, гасыр белән бергә атлый ала.
Игелеклелекне, кешелеклелекне һәм гаделлекне мактап җырлывы белән җәлил немец халкына гына түгел, бәлки планетабыздагы башка халыкларга да якын.
Җәлилгә багышлап күп санлы шигырьләр, поэмалар, балладалар, мәкаләләр, истәлекләр язылды, бераз соңрак зур күләме әсәрләр-повестьлар, драмалар, хәтта бер роман да басылып чыкты. Патриот шагыйрь турында күп санлы җырлар, романслар, маршлар иҗат ителде.
Болар барысы да Муса Җәлилнең халык күңеленә мәңге җуелмаслык тирән эз салып калдырган бөек исем булуын күрсәтә. Ул татар халкы өчен генә түгел, бик күп башка халыклар өчен дә кадерле, җанын аямый көрәшкән, сокландыргыч һүм үрнәк образ буларак яши.

Язмыш Җәлилгә бик авыр сынаулар әзерли, аны кешелекнең киләчәге өчен көрәшнең алгы сызыгына куя. Һәм шушы алгы


Слайд 8«Таш капчыкта» газап чиккәндә дә ул туган иле, сөекле

халкы, ана теле турында уйлана. Ничек кенә тырышсалар да, фашистлар

аның рухын сындыра алмыйлар.

«Чәнечкеле чыбык бәйләсә дә,
Дип, шагыйрьнең аяк-кулларын,
Бөр көч тә юк җирдә богауларлык
Аның кайнар йөрәк моңнарын»
( «Кошчык» ,1942)

«Таш капчыкта» газап чиккәндә дә ул туган иле, сөекле халкы, ана теле турында уйлана. Ничек кенә тырышсалар


Слайд 9Сугыш утын һәм әсирлек сынауларын үтеп, шагыйрь кеше буларак

кына чыныгып калмый, аның әдәби осталыгы да бермә-бер арта-шомара, образлы

фикерләве үткенәя. «Моабит дәфтәрләре»ндә Җәлил уй-теләкләре, теле һәм сурәт-бизәкләре белән дә татар халкының газиз улы буларак тулысынча ачыла.

«Тиздән сүнәр, сүнгән йолдыз кебек,
Соңгы яшәү көчем.
Үлсәм үләм бөек хаклык өчен,
Илем, халкым өчен». («Үлемгә»)

Сугыш утын һәм әсирлек сынауларын үтеп, шагыйрь кеше буларак кына чыныгып калмый, аның әдәби осталыгы да бермә-бер


Слайд 10 « — Ялгыз качу ул – җиңел

юл, — дигән Муса. – Без качарга кайчан да өлгерербез,

ә менә безгә бөтен легионны үзебез белән алып китәргә кирәк! Аларны үзебезнең якка алып чыгарга кирәк! Шул вакытта гына без Ватан каршындагы бурычыбызны үтәрбез».
Кайчандыр Муса яшерен оешма членнарын бик нык кисәткән иде: «Үл, ләкин сереңне чишмә!Белмимнең башы авыртмый, ди халык мәкале. Шуны истән чыгармагыз! Әгәр сине факт өстендә тота калсалар, ул чакта да башкаларга күләгә төшермәгез, барлык «гаеп»не үз өстегезгә алыгыз! Батырларча үлә белегез!». ( Рушат Хисаметдинов истәлекләре )
« Ни мәгънә бар эзсез яшәүдә,
Түбәнлектә, тарлык, кимлектә?
Яшәү хозурлыгы хөрлектә,
Гомер озынлыгы ирлектә.
Ил онытмас, бирсәң каныңны
Ватан өчен изге көрәшкә.
Хаин каны тама чиләккә,
Батыр каны тама йөрәккә».
(«Батырлык турында»)

« - Ялгыз качу ул – җиңел юл, - дигән Муса. – Без качарга кайчан


Слайд 11
«Тормышымны, җырымны, барлык сулышымны халкыма, Ватанга багышлыйм – бу

минем идеалым, яшәвемнең максаты, » — дип Муса Әминәгә сер

итеп кенә әйткән булса, поэзиясендә ул аны югары художестволы образлар аша, лирик героеның көрәше һәм эмоциональ кичерешләре аша сүрәтләде.

«Мин яшәргә телим бирер өчен
Илгә соңгы йөрәк тибешен.
Үлгәндә дә әйтә алсам иде,
Үлдем, диеп, туган ил өчен!».
(«Авыру сызмалар», 1942 )

«Тормышымны, җырымны, барлык сулышымны халкыма, Ватанга багышлыйм – бу минем идеалым, яшәвемнең максаты, » - дип Муса


Слайд 12Муса Җәлил, зур художник буларак, үзенең эчке дөньясындагы аерым

бер күренешнең рәсемен куе буяуларда сурәтләп кенә калмый, ул хис

һәм фикерләрен Ватан азатлыгы өчен барган көрәшнең бөек идеясе белән сугара, Ватанга, совет халкына, партиягә, сугышчан антка турылыклы булуның югары үрнәге итеп гәүдәләндерә. Нинди авырлыклар һәм газапланулар кичерсә дә, һаман совет халкының җиңүенә, хаклык һәм гаделлекнең тантанасына якты ышанычы үскәннән-үсә бара.

«Беләм, ләкин яшәү килмәс миңа,
Бар хыялым шунда табылыр:
Бәхет, яшәү илгә бүләк итеп,
Җиңү таңы тиздән кабыныр».
(«Хыял», 1943)

Муса Җәлил, зур художник буларак, үзенең эчке дөньясындагы аерым бер күренешнең рәсемен куе буяуларда сурәтләп кенә калмый,


Слайд 13Заман узу белән бу образ тоныкланмый, ә киресенчә, халык

аны тагы да якынрак күрә һәм язучылар да, сәнгать осталары

да бу бөек образда халыкның намусын, данын, батырлыгын, иленә турылыклылыгын гәүдәләндерәләр.

«Үлгәндә дә йөрәк туры калыр
Шигъремдәге изге антына,
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомремне дә бирәм халкыма»
(«Җырларым», 1943)

Заман узу белән бу образ тоныкланмый, ә киресенчә, халык аны тагы да якынрак күрә һәм язучылар да,


Слайд 14«Муса Җәлилнең Моабит шигырьләрендә без аның ялкынлы йөрәге тибешен

ишетәбез, безгә шагыйрьнең тирән хисләре һәм уйлары, аның яшерен өметләре

һәм дәртле омтылышлары ачыла. Без ул шигырьләрдә коммунистның көрәш рухын, аның һичнәрсә дә какшата алмаган нык ихтиярын, җиңеп чыгуга нык ышануын тоябыз. Ул шигырьләрне укыган саен, аларны бары тик корыч ихтыярлы көрәшче, илнең патриоты, халыкның турылыклы улы гына яза алганын күрәсең».
Леон Небенцаль, немец язучысы
«Гражданин һәм шагыйрь Муса Җәлил батырлыгында тугандаш татар халкының рухи матурлыгы, көчле зур җаны, бетмәс-төкәнмәс каршы торучанлык куәте чагылды».
Рәсүл Рза, азербайҗан шагыйре

«Муса Җәлилнең Моабит шигырьләрендә без аның ялкынлы йөрәге тибешен ишетәбез, безгә шагыйрьнең тирән хисләре һәм уйлары, аның


Слайд 15«Минем өчен Муса Җәлил сынаулар һәм үлем каршында гражданлык

һәм язучылык батырлыгы күрсәткән кешеләрнең бер урнәге булды һәм шулай

булып калачак.
Ул-зур шагыйрь генә түгел, ә бәлки көчле рухлы батыр. Ул — безнең аңа карата рәхмәт хисе йөрткән хәтеребезгә нәкъ шулай булып урнашкан зур кеше».
Константин Симонов, рус язучысы
«Аның шигъри батырлыгы, яшәү батырлыгы белән кушылды. Бу батырлык фаҗигале, ләкин һәркемне көнләштерерлек».
Антанас Венцлова, литва язучысы

«Минем өчен Муса Җәлил сынаулар һәм үлем каршында гражданлык һәм язучылык батырлыгы күрсәткән кешеләрнең бер урнәге булды


Слайд 16Муса Җәлил – күп милләтле совет әдәбиятының мактанычы һәм

горурлыгы. Аның бай иҗаты, тоткынлыкта күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы бер безне

генә түгел, киләчәк буыннарны да таң калдырыр. Мусага хас Ватанны сөю хисе, аның олы җаны һәм кешелеклеге миллионнар өчен үрнәк булып кала.

Муса Җәлил – күп милләтле совет әдәбиятының мактанычы һәм горурлыгы. Аның бай иҗаты, тоткынлыкта күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы


Слайд 17Кулланылган әдәбият:
1. Кашшаф Г. Муса Җәлил. – Казан: Комбинат

печати им. Камиля Якуба, — 1961. – 458 б.
2. Кашшаф

Г. Муса Җәлил. Фотоальбом, — Казан: Комбинат печати им. Камиля Якуба, — 1966. – 191 б.
3. Мостафин Р.Ә. Җәлилчеләр: Очерклар, җәлилчеләр иҗаты, — Казан: Татар. кит. нәшр. ,1988. – 263 б.
4. Мостафин Р.Ә. 1т.: Муса Җәлил. Шигырьләр (1921-1941), – Казан: Татар. кит. нәшр. , 2006. – 431 б.
5. Мостафин Р.Ә. Муса Җәлил турында истәлекләр, — Казан: Татар. кит. нәшр. , 2006. – 319 б.
6. Мостафин Р.Ә. Өзелгән җыр эзеннән. Документаль повестьлар, — Казан: Татар. кит. нәшр. , 1982. – 464 б.
7. Мостафин Р.Ә. Үлмәс җыр, — Казан: Татар. кит. нәшр. ,1971. — 248 б.

Кулланылган әдәбият:1. Кашшаф Г. Муса Җәлил. – Казан: Комбинат печати им. Камиля Якуба, - 1961. – 458


Слайд 18Бөек Ватан сугышында Жинүнең 71 еллыгына багышланган, патриот шагыйрь

— Муса Жәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан муниципаль фәнни-гамәли

конференциядә катнашу.
Презентацияне әзерләде Олы Тархан урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Гыймадиева Зиля.
Житәкче — Султанова Резеда Вилдан кызы.

Бөек Ватан сугышында Жинүнең 71 еллыгына багышланган, патриот шагыйрь - Муса Жәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан


Татарча сочинение “Муса Җәлил – тормыш юлы|Муса Жэлил – тормыш юлы”

Сочинение на татарском языке на тему “Муса Җәлил – тормыш юлы”/”Муса Жэлил – тормыш юлы”

Татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь Муса Җәлил 1906 нчы елның 15 нче февралендә Оренбург өлкәсендә Мостафа авылында туа.1913 нче елда алар Оренбургка күчәләр. Монда Муса мәдрәсәдә укый. Аның беренче шигырьләре “Кечкенә Җәлил” псевдонимы белән басыла. 1922 нче елда Муса Казанга килә. Редакциядә эшли, рабфакта укый. Аннары Мәскәү дә укый, балалар журналлары чыгара. Бөек Ватан сугышы башлана. Муса фронтка китә, әсирлеккә эләгә. Ул фашистларга каршы яшерен оешма төзи, шигырьләр яза.
Моабит төрмәсендә язылган шигырьләре – 2 блокнот. 1 блокнотны Габбас Шәрипов, 2нче блокнотны Бельгия патриоты Андре Тиммерманс алып чыга. 1944 нче елда 25нче августта Мусаны һәм унбер җәлилчене җәзалап үтерәләр. 1956 нчы елда М. Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелде.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Муса Джалиль – тормыш юлы” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Новое и интересное на сайте:

  • Муса жэлил ижаты буенча сочинение
  • Мультипликатор экзамены егэ
  • Муса джалиль сочинение на татарском языке
  • Мультимедиа дизайнер егэ
  • Муса джалиль патриот шагыйрь сочинение татарча

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии