Олимпия уеннары турында сочинение татарча

23 июльдә Токио шәһәрендә җәйге Олимпия уеннары башланып китте һәм ул 8 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу язмада дүрт елга бер тапкыр үткәрелүче әлеге уеннарның тарихы һәм алар турында кызыклы мәгълүматлар белән таныша алырсың. Киттек!

Олимпия уеннарына безнең эрага кадәр 776 елда Борынгы Грециядә нигез салына. Әмма 394 елда әлеге ярышларны уздыру туктатыла. Бары тик 1896 елда Франциянең күренекле җәмәгать эшлеклесе, педагог Пьер де Кубертенның үтә зур тырышлыгы ярдәмендә генә спорт уеннары янә үткәрелә башлый.

Илебез спортчылары исә рәсми рәвештә җәйге Олимпия уеннарында 1952 елдан, ә кышкысында 1956 елдан катнаша. Җитмеш еллап вакыт эчендә шактый гына Татарстан вәкилләре һәм башка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез, Олимпия уеннарында катнашып, илебез спорты тарихын күркәм җиңүләре белән баетып килә! Искәртеп узарга кирәк, быел да Татарстанның ике дистә спортчысы олимпиадада катнашу өчен Россия Олимпия командасы составына кертелде. Шулай ук башка ил командалары өчен көч сынашучы милләттәшләребез дә юк түгел!

Ә хәзер вәгъдә ителгән кызыклы фактларга да вакыт җитте:

1. Олимпия боҗраларының төсләре очраклы гына сайланмаган. Дөньядагы теләсә кайсы дәүләтнең байрагында шуларның берсе генә булса да бар.

2. 1896 елда Афинада уздырылган Олимпия уеннарында призлы урын өчен көмеш медаль һәм зәйтүн агачы ботагы (лавр түгел!) бирелгән. 2 нче урынга чыккан җиңүче бронза медаль белән бүләкләнгән.

3. Олимпия уеннарында катнашучыларның иң яше 1896 елда чыгыш ясаган 10 яшьлек грек гимнасты Димитриус Лонрдас булса, иң карты 1920 елда Антверпендагы Олимпия уеннарында катнашкан Швеция укчысы 72 яшьлек Оскар Сванн булган.

4. 1900 елда Франциядә уздырылган Олимпия уеннарында җиңүчеләргә медаль урынына картиналар бүләк иткәннәр.

5. Чын алтыннан ясалган медальләр соңгы тапкыр 1912 елда бирелгән. Аннан соң алтын дип саналган медальләрне көмештән коеп, юка гына алтын катлау белән каплый башлаганнар.

Тема: Олимпия уеннары башланырга 500 көн.

Максат: 1. Укучыларда олимпия уеннары тарихы белән кызыксыну уяту, спорт төрләре  белән таныштыру, 2014 нче елда уздырылачак Сочидагы олипиада турында мәгълүмат бирү.

2. Сәламәт яшәү рәвешенә  өндәү;

3.Спортка мәхәббәт тәрбияләү.

Сыйныф сәгатенең барышы.

Җиһазлау: “Олимпия уеннары башланырга 500 көн” презентация.

Сыйныф сәгатенең барышы.

Укытучы : Укучылар, бүгенге сыйныф сәгате  “Олимпия уеннары башланырга 500 көн”дип аталыр. Ә Олипиада турында төгәлрәк белер өчен, безгә Чебурашка ярдәмгә килер.  Чебурашка- Олиипия уеннарында Россия җыелма командасының талисманы булып тора. Ул безгә: Олимпия уеннары тарихын, Олимпия Хартиясе, Олимпия уеннары атрибутлары, Олимпия шигаре (девизы), Олимпия мәсләге (принципы), Олимпия эмблемасы,  Олимпия байрагы, Олимпия медальләре, Олимпия анты,  Олимпия уты, уеннарның рәсми эмблемасы, талисманы һәм шигаре турында сөйләр.(слайд 1,2  )

Укытучы: Олимпиада — 4 ел саен уздырыла торган дөньядагы иң зур спорт ярышлары. Хәзерге вакытта Олимпия уеннары җәйге һәм кышкы уеннардан тора. Алар ике ел саен чиратлашып уздырылалар. Олимпия уеннарында меңләрчә атлет ярыша. Олимпия чемпионы булу спортчылар өчен иң югары дәрәҗәләрнең берсе. (слайд 3)

         Олимпия уеннарының тарихы бай. Борынгы Олимпия уеннары Грециядә безнең эрага кадәр 776 елдан безнең эраның 393 елына кадәр уздырылган. Безнең заман Олимпия уеннарының беренчесе 1896 елда Афиналарда уздырыла. Шулай итеп Олимпия уеннары, тарихы буенча, Борынгы Олимпия уеннарына һәм Хәзерге заман Олимпия уеннарына бүленәләр.  (слайд 4,5)

Укытучы:  Ә хәзер төгәлрәк танышып китәр өчен сүзне укучыларга бирик.

   Укучы: Борынгы Олимпия уеннары

Борынгы Грециядә Олимпия уеннары зур спорт һәм дин бәйрәме булган. Алар шулай ук 4 ел саен уздырылган. Борынгы грекларда Олимпиада хәтта вакыт үлчәү чарасы да булган. Уеннар вакытында сугышлар туктатылып торган (бу кагыйдә күп тапкыр бозылган). Борынгы Олимпия уеннарында Грециянең төрле шәһәр-дәүләтләреннән вәкилләр катнашкан. Җиңүче булып бер генә кеше билгеләнгән

Грециягә римлыларның тәэсире арткач Олимпия уеннарының дәрәҗәсе төшә. Борынгы Римда христьян дине рәсми дингә әйләнгәч Олимпия уеннарына мәҗүсилеккә кебек карый башлыйлар. 393 елда Феодосий I императоры мәҗүси культларны һәм шулар белән бергә Олимпия уеннарын да тыя. (слайд 6  )

Укучы: Хәзерге заман Олимпия уеннары

Борынгы Олимпия уеннары халыкта бөтенләй онытылып бетми. Аларга охшаган ярышлар Франциядә, Грециядә һәм башка илләрдә кат-кат оештырыла. (слайд 7,8  )

Грек шагыйре Панайотис Суцос Олимпия уеннарын яңадан кайтарырга кирәк дигән фикер белдерә.

Хәзерге Олимпия уеннары күтәрелүендә Франция бароны Пьер де Кубертенның (фр. Pierre de Coubertin ) әһәмияте зур. Пьер де Кубертен спорт ярышлары халыкның сәламәтлеген ныгыту һәм сугышларга каршы чара дип уйлый: «Дөнья яшьләре үзләренең көчләрен сугыш кырларында түгел, ә спорт ярышларында сынашсыннар».(слайд 9 )

        Үзенең фикерләрен ул 1894 нче елда Париж университетында (Сорбонн) узган халыкара конгресста җиткерә. Конгресста катнашучылар Грециянең башкаласы Афиннарда 1896 елда Олимпия уеннарын уздырга кирәк дигән нәтиҗәгә киләләр.

Уеннарны оештыру өчен Халыкара Олимпия Комитеты төзелә. Аның беренче президенты булып Деметриус Викелас сайлана. (слайд 11)

Укучы 3. I Олимпия уеннары бик уңышлы уза. Ярышларда 14 илдән килгән 241 атлет катнаша. Греция җитәкчеләре һәм җәмәгатьчелеге Олимпия уеннарын һәрвакыт Грецияда уздырырга теләк белдерә. Моңа каршы Халыкара Олимпия Комитеты чыга. Уеннарны 4 ел саен һәм төрле шәһәрләрдә уздырырга булалар.

IV һәм VII Олимпия уеннарына кертелгән кышкы спорт төрләре дә кертелә (1908 нче ел – сынлы шуу, 1920 нче ел –сынлы шуухоккей). 1921 нче елда Лозаннда узган Олимпия Конгрессында кышкы спорт төрләре өчен VIII Олимпия уеннары уңаеннан Кышкы спорт төрләре атнасы уздырырга кирәк дигән нәтиҗәгә киләләр. Ул 1924 нче елда Франциянең Шамони шәһәрендә үткәрелә. Соңыннан бу вакыйганы I Кышкы Олимпия уеннары дип йөртәләр һәм аларны даими рәвештә үткәрә башлыйлар. (слайд 12  )

1924 – 1992 елларда Кышкы һәм Җәйге Олимпия уеннары бер елны үткәрелеп килә, ә 1994 нче елдан башлап 2 ел саен чиратлашып уздырыла башлый.

1932 елдан башлап Уеннарда катнашучылар яшәп торсын өчен оештыручы шәһәрләр махсус Олимпия авылы төзетәләр. (слайд   12  )

Укучы 4. Олимпия Хартиясе

Олимпия Хартиясе олимпия хәрәкәте өчен төп документ. Аның нигезендә Халыкара Олимпия Комитеты эшли.

Олимпия Хартиясе 5 өлештән тора. Әйдәгез аларны экраннан карап китик.

Беренче өлеш Олимпия хәрәкәте һәм аның эшчәнлеге турында (статусы, Олимпия символикасы һ.б.).

Икенче өлеш Халыкара Олимпия Комитетына багышланган (Комитетның, Комитет президентының, әгъзәләрең, комиссияләрең статуслары, аларны сайлау тәртибе, рәсми телләр һ.б.) Халыкара Олимпия Комитетының рәсми телләре икәү инглиз һәм француз телләре.

Өченче өлештә халыкара спорт федерацияләренең Олимпия хәрәкәтендәге рольләре күрсәтелгән.

Дүртенче өлеш Милли Олимпия Комитетлары эшчәнлеге турында (роле, бурычлары, символикасы һ.б.)

Бишенче өлеш Олимпия уеннарына багышланган (уздыру урынын сайлау тәртибе, оештыручыларның җаваплыгы, уздыру тәртибе һ.б.) ( слайд  13)

Укытучы: Укучылар, хәзер әйдәгез, Олимпия уеннары атрибутлары белән танышыйк.

Олимпия шигаре (девизы)

Олимпия шигаре өч латин сүзеннән тора: Citius, Altius, Fortius. Төгәл төрҗемә иткәндә бу сүзләрнең аңлатмасы “Тизерәк, биегрәк, батырырак”, ләкин күпчелек телләргә аларны “Тизерәк, биегерәк, көчлерәк” дип тәрҗемә итәләр (инг. Faster, higher, strongerрус. Быстрее, выше, сильнее). Тик шулай да, физик яктан гына түгел, рухи яктан да көчлерәк булырга өндәү күздә тотыла. (слайд 14   )

Олимпия мәсләге (принципы)

Олимпия мәсләге: Олимпия уеннарында иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу, тормышта көрәш җиңү тантанасыннан әһәмиятлерәк булган кебек. Көрәшү җиңеп алудан өстенрәк (инг. The most important thing in the Olympic Games is not to win but to take part, just as the most important thing in life is not the triumph but the struggle. The essential thing is not to have conquered but to have fought well.)

Пьер де Кубертен 1896 нчы елда билгеләгән. (слайд  15    )

Олимпия эмблемасы

Олимпия эмблемасы бер-берсенә үрелгән зәңгәр, сары, кара, яшел һәм кызыл төсле биш боҗрадан тора. Биш боҗра биш континент билгесе дип санала: зәңгәр төсле боҗра – Аурупа, кара – Африка, кызыл Америка, сары – Азия, яшел – Австралия. Боҗраларның үрелүе – континентларның берләшүе.

Ләкин бу рәсми аңлатма түгел. Эмблеманы тәкъдим итүче Пьер де Кубертенның боҗраларны континентлар белән бәйләүе дә билгеле түгел.

(Альтернатив аңлатма: һәр илнең байрагында да ким дигәндә бер олимпия боҗрасы төсе бар.) (слайд 16)

Олимпия байрагы

Олимпия байрагы ак төстә һәм аңа Олимпия эмблемасы төшерелгән. Беренче итеп байракны 1920 нче елда Антверпенда (БельгияVII Олимпия уеннарында кулланалар. Байрак Олимпия уеннары булачак шәһәрдә саклана. (слайд  17  )

Олимпия медальләре

Ярышларда җиңүчегә Алтын медаль бирелә (чынлыкта исә ул көмеш, ләкин калын итеп алтын белән йөгертелгән), икенче урын өчен көмеш, өченче урын өчен бронза медаль бирелә. Медальләрне махсус тантана вакытында өләшәләр, җиңүченең милли гимнын уйнала һәм беренче, икенче, өченче урыннар алган катнашучыларның милли байраклары күтәрелә. (слайд      18)

Олимпия анты

Олимпия антының сүзләрен Пьер де Кубертен тәкъдим иткән һәм беренче тапкыр VII Олимпия уеннарында (1920 нче елда) биргәннәр. Хәзер аның эчтәлеге бераз үзгәрде.

Спортчылар анты:

Командаларыбызның абруе һәм спорт даны өчен бөтен катнашучылар исеменнән мин бу Олимпия уеннарында аның кагыйдәләрен хөрмәт итеп һәм үтәп, допинг һәм наркотикларсыз, чын спорт рухында катнашуыбызга сүз бирәм. (инг. In the name of all the competitors I promise that we shall take part in these Olympic Games, respecting and abiding by the rules which govern them, committing ourselves to a sport without doping and without drugs, in the true spirit of sportsmanship, for the glory of sport and the honour of our teams.)  (слайд   19   )

Хөкемдарлар анты:

Бөтен хөкемдарлар һәм рәсми затлар исеменнән мин бу Олимпия уеннарында аның кагыйдәләрен хөрмәт итеп һәм үтәп үзебезнең вазифабызны чын спорт рухында гадел башкаруыбызга сүз бирәм. (инг. In the name of all the judges and officials, I promise that we shall officiate in these Olympic Games with complete impartiality, respecting and abiding by the rules which govern them in the true spirit of sportsmanship.) (слайд   20 )

Олимпия уты

Олимпия факелын Олимпиядә махсус көзге аша кояш нурларыннан кабызалар. Факел ярдәмендә утны узачак Олимпиаданың төп стадионына җиткерәләр. Уеннар ачу тантанасы барышында факел утыннан узачак Олимпиаданың төп стадионында урнашкан махсус кәсәдә ут кабызалар. Ул Уеннар тәмамлангыйнча яна.

Олимпия утын кабызу йоласы борынгы грекларда ук булган һәм Пьер де Кубертен аны яңадан кайтара. Беренче тапкыр Утны Җәйге Олимпия уеннарында 1928 нче елда, Кышкы Олимпия уеннарында 1952 нче елда кабызалар. (слайд   21   )

Уеннарның рәсми эмблемасы, талисманы һәм шигаре

Һәр Олимпия уеннарының үзенең эмблемасы, талисманы һәм шигаре була. Аларны оештыручы як, гадәттә, үзенең милли мирасына таянып уйлап чыгара. Уеннар эмблемасы һәм талисманнары сувенир итеп тә сатыла һәм оештыручыларга байтак акча китерә. Сезнеж игътибарга 2014 нче елда Сочида уздырылачак XXII Кышкы Олимпия уеннарыныэмблемасы, логотипы, шигаре (девизы) бирелгән. (слайд  22 )

Уеннар ачу тантанасы

Тантана вакытындагы театральләштерелгән тамаша Уеннар үтәчәк шәһәрнең һәм илнең тарихы, гореф-гадәтләре белән таныштыра. Тантана вакытында илләр парады уза. Парадта беренче булып Греция, алардан соң калган илләр вәкилләре алфавит тәртибендә баралар, соңгы итеп оештыручы ил вәкилләре чыга. Халыкара Олимпия Комитеты президентына һәм Уеннарны Оештыру комитеты җитәкчесенә сүз бирелә. Олимпия, Греция һәм хуҗа ил байраклары күтәрелә, гимннары уйнатыла. Олимпия антлары ант ителә. Тынычлык символы булган күгәрченнәрне күккә очыралар. Грециядән алып кайткан Олимпия факелынан Олимпия утын кабызалар.

Уеннар ябу тантанасы

Уеннарны ябу тантанасы өчен махсус саубуллашу тамашасы оештырыла. Уеннарда катнашучылар шулай ук парад ясап узалар, ләкин барысы бергә, илләргә бүленмичә. Гимннарны яңадан уйнаталар, ләкин бу юлы байракларны төшерәләр. Олимпия байрагын Халыкара Олимпия Комитеты президентына бирәләр, ә ул исә аны булачак Уеннар хуҗасына тапшыра. Халыкара Олимпия Комитеты президентын сүз тотып рәсми төстә Уеннарны япкач, Олимпия утын сүндерәләр.

Укытучы: Олимпия уеннарында нинди спорт төрләре буенча көч сынашалар икән?Әйдәгез, экранга карап китик. (Слайд 23,24   )

Халыкара Олимпия Комитеты билгеләгән Олимпия спорт төрләре.

Оештыручыларда Олимпия спорт төрләрләреннән тыш өстәмә 1-2 спорт төреннән ярышлар уздыру хокукы бар.

Олимпия уеннарында уңышлы чыгыш ясаган татарлар һәм Татарстан спортчыларының исемнәре белән дә танышып китик. (слайд    )

  1. Альбина Әхәтова – биатлон төрләре чаңгы эстафетасы буенча көмеш медаль иясе (Нагано1998), бронза медаль иясе (Солт-Лейк-Сити 2002), Олимпия чемпионы (Турин 2006), чаңгы узышлары буенча ике бронза медаль иясе (Турин2006)
  2. Зиннәтулла Билалетдинов – хоккей буенча көмеш медаль иясе (Лэйк-Плэсид1980 ел), олимпия чемпионы (Сараево1984 ел)
  3. Наилә Гыйләҗева – фехтование буенча олимпия чемпионы (Монреаль1976), көмеш медаль иясе (Мәскәү1980)
  4. Ольга Данилова – чаңгыда 15 км йөгерү һәм эстафета буенча Олимпия чемпионы, (Нагано1998), Гундерсен системасы чаңгы узышлары буенча Олимпия чемпионы (Солт-Лейк-Сити2002)
  5. Светлана Демина – стендка ату буенча көмеш медаль иясе (Сидней2000)
  6. Ирек Зиннуров – судагы поло буенча көмеш медаль иясе (Сидней2000) бронза медаль иясе (Афиннар2004)
  7. Алина Кабаева – гимнастика буенча Олимпия чемпионы (XXVIII Олимпия уеннары2004)
  8. Николай Колесников, авыр атлетика буенча Монреаль-1976 җиңүчесе.
  9. Земфира Мефтахетдинова – стендлы ату буенча XXVII Олимпия уеннары чемпионы (Сидней, 2000 ел), XXVII Олимпия уеннарының бронза медале иясе (Афиннар2004 ел)
  10. Алия Мостафина – гимнастика буенча XXX Олимпия уеннары җиңүчесе.
  11. Фәрхәт Мостафин – грек-рим көрәше буенча XXI Олимпия уеннарының бронза медале иясе (Монреаль1976 ел)
  12. Лилия Нуретдинова – җиңел атлетика буенча XXV Олимпия уеннары чемпионы (Барселона1992 ел)
  13. Роза Салихова – волейбол буенча ике тапкыр олимпия чемпионы.
  14. Гөлнара Самитова-Галкина – җиңел атлетика төре стипль-чез (каршылыклар белән йөгерү) буенча XXIX Олимпия уеннарың дөнья рекорды белән олимпия чемпионы (Пекин2008 ел)
  15. Динара Сафина – теннис буенча XXIX Олимпия уеннарың көмеш медаль иясе (Пекин2008 ел)
  16. Шәзам Сафин – грек-рим көрәше буенча XV Олимпия уеннарының чемпионы (Хельсинки1952 ел)
  17. Эльвира Сәгъди — спорт гимнастикасы буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы (Мюнхен-1972Монреаль-1976).
  18. Шамил Сериков — грек-рим көрәше буенча XXII Олимпия уеннарының (Мәскәү) чемпионы
  19. Федор Симашев — чаңгычы, Кышкы Олимпия уеннары-1972 (СаппороЯпония) чемпионы
  20. Шамил Хисаметдинов – грек-рим көрәше буенча XX Олимпия уеннарының чемпионы (Мюнхен, 1972 ел), СССР атказанган спортчы һәм тренеры

Укучылар, Олипия уеннары уздырылган һәм уздырылачак урыннарны да белеп китик әле.(слайд 25,26)

Җәйге Олимпия уеннары:

Ел

Уеннар

Урын

Ил

1896

I Олимпия уеннары

Афиналар

Греция

1900

II Олимпия уеннары

Париж

Франция

1904

III Олимпия уеннары

Сент-Луис

АКШ

1908

IV Олимпия уеннары

Лондон

Бөек Британия

1912

V Олимпия уеннары

Стокгольм

Швеция

1916

VI Олимпия уеннары (уздырылмады)

Берлин

Алмания

1920

VII Олимпия уеннары

Антверпен

Бельгия

1924

VIII Олимпия уеннары

Париж

Франция

1928

IX Олимпия уеннары

Амстердам

Нидерландлар

1932

X Олимпия уеннары

Лос-Анджелес

АКШ

1936

XI Олимпия уеннары

Берлин

Алмания

1940

XII Олимпия уеннары (уздырылмады)

Хельсинки

Финляндия

1944

XIII Олимпия уеннары (уздырылмады)

Лондон

Бөек Британия

1948

XIV Олимпия уеннары

Лондон

Бөек Британия

1952

XV Олимпия уеннары

Хельсинки

Финляндия

1956

XVI Олимпия уеннары

Мельбурн

Австралия

1960

XVII Олимпия уеннары

Рим

Италия

1964

XVIII Олимпия уеннары

Токио

Япония

1968

XIX Олимпия уеннары

Мехико

Мексика

1972

XX Олимпия уеннары

Мюнхен

Алмания

1976

XXI Олимпия уеннары

Монреаль

Канада

1980

XXII Олимпия уеннары

Мәскәү

СССР

1984

XXIII Олимпия уеннары

Лос-Анджелес

АКШ

1988

XXIV Олимпия уеннары

Сеул

Төньяк Корея

1992

XXV Олимпия уеннары

Барселона

Испания

1996

XXVI Олимпия уеннары

Атланта

АКШ

2000

XXVII Олимпия уеннары

Сидней

Австралия

2004

XXVIII Олимпия уеннары

Афиналар

Греция

2008

XXIX Олимпия уеннары

Пекин

Кытай

2012

XXX Олимпия уеннары

Лондон

Бөек Британия

2016

XXXI Олимпия уеннары

Рио-де-Жанейро

Бразилия

Кышкы Олимпия уеннары (слайд 27,28)

Ел

Уеннар

Урын

Ил

1924

I Кышкы Олимпия уеннары

Шамони

Франция

1928

II Кышкы Олимпия уеннары

Санкт-Мориц

Швейцария

1932

III Кышкы Олимпия уеннары

Лейк-Плэсид

АКШ

1936

IV Кышкы Олимпия уеннары

Гармиш-Пантенкирхен

Алмания

1940

(V) Кышкы Олимпия уеннары (уздырылмады)

Гармиш-Пантенкирхен

Алмания

1944

(V) Кышкы Олимпия уеннары (уздырылмады)

Кортина д’Ампеццо

Италия

1948

V Кышкы Олимпия уеннары

Санкт-Мориц

Швейцария

1952

VI Кышкы Олимпия уеннары

Осло

Норвегия

1956

VII Кышкы Олимпия уеннары

Кортина д’Ампеццо

Италия

1960

VIII Кышкы Олимпия уеннары

Скво-Велли

АКШ

1964

IX Кышкы Олимпия уеннары

Инсбрук

Австрия

1968

X Кышкы Олимпия уеннары

Гренобль

Франция

1972

XI Кышкы Олимпия уеннары

Саппоро

Япония

1976

XII Кышкы Олимпия уеннары

Инсбрук

Австрия

1980

XIII Кышкы Олимпия уеннары

Лейк-Плэсид

АКШ

1984

XIV Кышкы Олимпия уеннары

Сараево

Югославия

1988

XV Кышкы Олимпия уеннары

Калгари

Канада

1992

XVI Кышкы Олимпия уеннары

Альбервиль

Франция

1994

XVII Кышкы Олимпия уеннары

Лиллехамер

Норвегия

1998

XVIII Кышкы Олимпия уеннары

Нагано

Япония

2002

XIX Кышкы Олимпия уеннары

Солт-Лейк-Сити

АКШ

2006

XX Кышкы Олимпия уеннары

Турин

Италия

2010

XXI Кышкы Олимпия уеннары

Ванкувер

Канада

2014

XXII Кышкы Олимпия уеннары

Сочи

Рәсәй

Укучылар, игътибар иткәнсездер 2014 елда Олимпия уеннары Рәсәйдә Сочида уздырылачак. Сочида уздырылачак Олимпия уеннарына 500 көн калып бара. Сочида уздырылачак Олимпия уеннары турында икенче сыйныф сәгатьләрендә сөйләшербез. (слайд 29)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Олимпия уеннары latin yazuında])

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Олимпия уеннары
Байрак[d]
Olympic flag.svg
Сурәт
Нигезләнү датасы 1896
Сәнгать юнәлеше Olympic Movement[d]
Гимн Олимпийский гимн[d]
Шигарь тасвирламасы олимпик шигарь[d]
Урын Olympic venue[d]
Тапшырыла торган бүләк олимпик медаль[d]
Спонсор Visa[d][1]
Спорт төре олимпик спорт төре[d]
Әүвәлгесе Античные Олимпийские игры[d]
Вакыйганың ешлыгы 4 ел
Оештыручы Халыкара Олимпия комитеты[d]
Катнашучы(лар) Viet Nam Sports Team[d]
Рәсми веб-сайт olympics.com/en/​(ингл.)
Тәртипне билгеләүче төп текст Олимпийская хартия[d]
Нинди вики-проектка керә Проект:Олимпия уеннары[d]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 8 820 000 ± 9999
WordLift сылтамасы data.thenextweb.com/tnw/entity/olympic_games[2]
Commons-logo.svg Олимпия уеннары Викиҗыентыкта

Оли́мпия уеннары́, Олимпиа́да — 4 ел саен уздырыла торган дөньядагы иң зур спорт ярышлары. Хәзерге вакытта Олимпия уеннары җәйге һәм кышкы уеннардан тора. Алар ике ел саен чиратлашып уздырылалар. Олимпия уеннарында меңнәрчә атлет ярыша. Олимпия чемпионы булу спортчылар өчен иң югары дәрәҗәләрнең берсе.

Олимпия уеннарының тарихы бай. Борынгы Олимпия уеннары Грециядә безнең эрага кадәр 776 елдан безнең эраның 393 елына кадәр уздырылган. Безнең заман Олимпия уеннарының беренчесе 1896 елда Афиналарда уздырыла. Шулай итеп Олимпия уеннары, тарихы буенча, Борынгы Олимпия уеннарына һәм Хәзерге заман Олимпия уеннарына бүленәләр.

Олимпия уеннары тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы Олимпия уеннары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы Грециядә Олимпия уеннары зур спорт һәм дин бәйрәме булган. Алар шулай ук 4 ел саен уздырылган. Борынгы грекларда Олимпиада хәтта вакыт үлчәү чарасы да булган. Уеннар вакытында сугышлар туктатылып торган (бу кагыйдә күп тапкыр бозылган). Борынгы Олимпия уеннарында Грециянең төрле шәһәр-дәүләтләреннән вәкилләр катнашкан. Җиңүче булып бер генә кеше билгеләнгән.

Грециягә римлыларның тәэсире арткач Олимпия уеннарының дәрәҗәсе төшә. Борынгы Румда христьян дине рәсми дингә әйләнгәч Олимпия уеннарына мәҗүсилеккә кебек карый башлыйлар. 393 елда Феодосий I императоры мәҗүси культларны һәм шулар белән бергә Олимпия уеннарын да тыя.

Хәзерге заман Олимпия уеннары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы Олимпия уеннары халыкта бөтенләй онытылып бетми. Аларга охшаган ярышлар Франциядә, Грециядә һәм башка илләрдә кат-кат оештырыла.

Грек шагыйре Панайотис Суцос Олимпия уеннарын яңадан кайтарырга кирәк дигән фикер белдерә.

Хәзерге Олимпия уеннары күтәрелүендә Франция бароны Пьер де Кубертенның (фр.  Pierre de Coubertin ) әһәмияте зур. Пьер де Кубертен спорт ярышлары халыкның сәламәтлеген ныгыту һәм сугышларга каршы чара дип уйлый: «Дөнья яшьләре үзләренең көчләрен сугыш кырларында түгел, ә спорт ярышларында сынашсыннар».

Үзенең фикерләрен ул 1894 нче елда Париж университетында (Сорбонн) узган халыкара конгресста җиткерә. Конгресста катнашучылар Грециянең башкаласы Афиннарда 1896 елда Олимпия уеннарын уздырга кирәк дигән нәтиҗәгә киләләр.

Уеннарны оештыру өчен Халыкара Олимпия Комитеты төзелә. Аның беренче президенты булып Деметриус Викелас сайлана.

I Олимпия уеннары плакаты

I Олимпия уеннары бик уңышлы уза. Ярышларда 14 илдән килгән 241 атлет катнаша. Греция җитәкчеләре һәм җәмәгатьчелеге Олимпия уеннарын һәрвакыт Грецияда уздырырга теләк белдерә. Моңа каршы Халыкара Олимпия Комитеты чыга. Уеннарны 4 ел саен һәм төрле шәһәрләрдә уздырырга булалар.

IV һәм VII Олимпия уеннарына кышкы спорт төрләре дә кертелә (1908 нче ел – сынлы шуу, 1920 нче ел – сынлы шуу, хоккей). 1921 нче елда Лозаннда узган Олимпия Конгрессында кышкы спорт төрләре өчен VIII Олимпия уеннары уңаеннан Кышкы спорт төрләре атнасы уздырырга кирәк дигән нәтиҗәгә киләләр. Ул 1924 нче елда Франциянең Шамони шәһәрендә үткәрелә. Соңыннан бу вакыйганы I Кышкы Олимпия уеннары дип йөртәләр һәм аларны даими рәвештә үткәрә башлыйлар.

1924 – 1992 елларда Кышкы һәм Җәйге Олимпия уеннары бер елны үткәрелеп килә, ә 1994 нче елдан башлап 2 ел саен чиратлашып уздырыла башлый.

1932 елдан башлап Уеннарда катнашучылар яшәп торсын өчен оештыручы шәһәрләр махсус Олимпия авылы төзетәләр.

Олимпия Хартиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Олимпия Хартиясе олимпия хәрәкәте өчен төп документ. Аның нигезендә Халыкара Олимпия Комитеты эшли.

Олимпия Хартиясе 5 өлештән тора.

Беренче өлеш Олимпия хәрәкәте һәм аның эшчәнлеге турында (статусы, Олимпия символикасы һ.б.).

Икенче өлеш Халыкара Олимпия Комитетына багышланган (Комитетның, Комитет президентының, әгъзәләрең, комиссияләрең статуслары, аларны сайлау тәртибе, рәсми телләр һ.б.) Халыкара Олимпия Комитетының рәсми телләре икәү инглиз һәм француз телләре.

Өченче өлештә халыкара спорт федерацияләренең Олимпия хәрәкәтендәге рольләре күрсәтелгән.

Дүртенче өлеш Милли Олимпия Комитетлары эшчәнлеге турында (роле, бурычлары, символикасы һ.б.)

Бишенче өлеш Олимпия уеннарына багышланган (уздыру урынын сайлау тәртибе, оештыручыларның җаваплыгы, уздыру тәртибе һ.б.)

Олимпия уеннары атрибутлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Олимпия шигаре (девизы)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Олимпия шигаре өч латин сүзеннән тора: Citius, Altius, Fortius. Төгәл төрҗемә иткәндә бу сүзләрнең аңлатмасы “Тизерәк, биегрәк, батырырак”, ләкин күпчелек телләргә аларны “Тизерәк, биегерәк, көчлерәк” дип тәрҗемә итәләр (ингл. Faster, higher, stronger; рус. Быстрее, выше, сильнее). Тик шулай да, физик яктан гына түгел, рухи яктан да көчлерәк булырга өндәү күздә тотыла.

Олимпия мәсләге (принцибы)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Олимпия мәсләге: Олимпия уеннарында иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу, тормышта көрәш җиңү тантанасыннан әһәмиятлерәк булган кебек. Көрәшү җиңеп алудан өстенрәк (ингл. The most important thing in the Olympic Games is not to win but to take part, just as the most important thing in life is not the triumph but the struggle. The essential thing is not to have conquered but to have fought well.)

Пьер де Кубертен 1896 нчы елда билгеләгән.

Олимпия эмблемасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Олимпия эмблемасы бер-берсенә үрелгән зәңгәр, сары, кара, яшел һәм кызыл төстәге биш боҗрадан тора. Биш боҗра биш континент билгесе дип санала: зәңгәр төсле боҗра – Аурупа, кара – Африка, кызыл Америка, сары – Азия, яшел – Австралия. Боҗраларның үрелүе – континентларның берләшүе.

Ләкин бу рәсми аңлатма түгел. Эмблеманы тәкъдим итүче Пьер де Кубертенның боҗраларны континентлар белән бәйләүе дә билгеле түгел.

Альтернатив аңлатма: һәр илнең байрагында да ким дигәндә бер олимпия боҗрасы төсе бар.

Олимпия байрагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Олимпия байрагы ак төстә һәм аңа Олимпия эмблемасы төшерелгән. Беренче итеп байракны 1920 нче елда Антверпенда (Бельгия) VII Олимпия уеннарында кулланалар. Байрак Олимпия уеннары булачак шәһәрдә саклана.

Олимпия медальләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XIX Кышкы Олимпия уеннары алтын медале (Солт-Лейк-Сити, 2002 ел). Авырлыгы 0,567 кг

Ярышларда җиңүчегә Алтын медаль бирелә (чынлыкта исә ул көмеш, ләкин калын итеп алтын белән йөгертелгән), икенче урын өчен көмеш, өченче урын өчен бронза медаль бирелә. Медальләрне махсус тантана вакытында өләшәләр, җиңүченең милли гимнын уйнала һәм беренче, икенче, өченче урыннар алган катнашучыларның милли байраклары күтәрелә.

Олимпия анты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Олимпия антының сүзләрен Пьер де Кубертен тәкъдим иткән һәм беренче тапкыр VII Олимпия уеннарында (1920 нче елда) биргәннәр. Хәзер аның эчтәлеге бераз үзгәрде.

Спортчылар анты:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Командаларыбызның абруе һәм спорт даны өчен бөтен катнашучылар исеменнән мин бу Олимпия уеннарында аның кагыйдәләрен хөрмәт итәргә һәм утәргә, допинг һәм наркотикларсыз, чын спорт рухында катнашуыбызга сүз бирәм. (ингл. In the name of all the competitors I promise that we shall take part in these Olympic Games, respecting and abiding by the rules which govern them, committing ourselves to a sport without doping and without drugs, in the true spirit of sportsmanship, for the glory of sport and the honour of our teams.)

Хөкемдарлар анты:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөтен хөкемдарлар һәм рәсми затлар исеменнән мин бу Олимпия уеннарында аның кагыйдәләрен хөрмәт итәргә һәм үтәргә, үзебезнең вазифабызны чын спорт рухында гадел башкаруыбызга сүз бирәм. (ингл. In the name of all the judges and officials, I promise that we shall officiate in these Olympic Games with complete impartiality, respecting and abiding by the rules which govern them in the true spirit of sportsmanship.)

Олимпия уты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Олимпия факелын Олимпиядә махсус көзге аша кояш нурлары ярдәмендә кабызалар. Факел ярдәмендә утны узачак Олимпиаданың төп стадионына җиткерәләр. Уеннар ачу тантанасы барышында факел утыннан узачак Олимпиаданың төп стадионында урнашкан махсус кәсәдә ут кабызалар. Ул Уеннар тәмамлангыйнча яна.

Олимпия утын кабызу йоласы борынгы грекларда ук булган һәм Пьер де Кубертен аны яңадан кайтара. Беренче тапкыр Утны Җәйге Олимпия уеннарында 1928 нче елда, Кышкы Олимпия уеннарында 1952 нче елда кабызалар.

Уеннарның рәсми эмблемасы, талисманы һәм шигаре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пекинда узган XXIX Олимпия уеннарының шигаре: Бер дөнья, бер хыял (ингл. One world, one dream.)

Һәр Олимпия уеннарының үзенең эмблемасы, талисманы һәм шигаре була. Аларны оештыручы як, гадәттә, үзенең милли мирасына таянып уйлап чыгара. Уеннар эмблемасы һәм талисманнары сувенир итеп тә сатыла һәм оештыручыларга байтак акча китерә.

Уеннар ачу тантанасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тантана вакытындагы театральләштерелгән тамаша Уеннар үтәчәк шәһәрнең һәм илнең тарихы, гореф-гадәтләре белән таныштыра. Тантана вакытында илләр парады уза. Парадта беренче булып Греция, алардан соң калган илләр вәкилләре алфавит тәртибендә баралар, соңгы итеп оештыручы ил вәкилләре чыга. Халыкара Олимпия Комитеты президентына һәм Уеннарны Оештыру комитеты җитәкчесенә сүз бирелә. Олимпия, Греция һәм хуҗа ил байраклары күтәрелә, гимннары уйнатыла. Олимпия антлары ант ителә. Тынычлык символы булган күгәрченнәрне күккә очыралар. Грециядән алып кайткан Олимпия факелыннан Олимпия утын кабызалар.

Уеннар ябу тантанасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уеннарны ябу тантанасы өчен махсус саубуллашу тамашасы оештырыла. Уеннарда катнашучылар шулай ук парад ясап узалар, ләкин барысы бергә, илләргә бүленмичә. Гимннарны яңадан уйнаталар, ләкин бу юлы байракларны төшерәләр. Олимпия байрагын Халыкара Олимпия Комитеты президентына бирәләр, ә ул исә аны булачак Уеннар хуҗасына тапшыра. Халыкара Олимпия Комитеты президентын сүз тотып рәсми төстә Уеннарны япкач, Олимпия утын сүндерәләр.

Олимпия спорт төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халыкара Олимпия Комитеты билгеләгән Олимпия спорт төрләре:

Җәйге Олимпия спорт төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кышкы Олимпия спорт төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Оештыручыларда Олимпия спорт төрләрләреннән тыш өстәмә 1-2 спорт төреннән ярышлар уздыру хокукы бар.

Олимпия уеннарында уңышлы чыгыш ясаган татарлар һәм Татарстан спортчылары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Альбина Әхәтова – биатлон төрләре чаңгы эстафетасы буенча көмеш медаль иясе (Нагано, 1998), бронза медаль иясе (Солт-Лейк-Сити 2002), Олимпия чемпионы (Турин 2006), чаңгы узышлары буенча ике бронза медаль иясе (Турин, 2006)
  • Зиннәтулла Билалетдинов – хоккей буенча көмеш медаль иясе (Лэйк-Плэсид, 1980 ел), олимпия чемпионы (Сараево, 1984 ел)
  • Наилә Гыйләҗева – фехтование буенча олимпия чемпионы (Монреаль, 1976), көмеш медаль иясе (Мәскәү, 1980)
  • Ольга Данилова – чаңгыда 15 км йөгерү һәм эстафета буенча Олимпия чемпионы, (Нагано, 1998), Гундерсен системасы чаңгы узышлары буенча Олимпия чемпионы (Солт-Лейк-Сити, 2002)
  • Светлана Демина – стендка ату буенча көмеш медаль иясе (Сидней, 2000)
  • Ирек Зиннуров – судагы поло буенча көмеш медаль иясе (Сидней, 2000) бронза медаль иясе (Афиннар, 2004)
  • Алина Кабаева – нәфис гимнастика буенча Олимпия чемпионы (XXVIII Олимпия уеннары, 2004)
  • Николай Колесников, авыр атлетика буенча Монреаль-1976 җиңүчесе.
  • Гүзәл Манюрова — XXVII Олимпия уеннары (Афина)ирекле көрәш буенча көмеш медаль иясе.
  • Земфира Мефтахетдинова – стендлы ату буенча XXVII Олимпия уеннары чемпионы (Сидней, 2000 ел), XXVII Олимпия уеннарының бронза медале иясе (Афиннар, 2004 ел).
  • Алия Мостафина – гимнастика буенча XXX Олимпия уеннары җиңүчесе.
  • Фәрхәт Мостафин – грек-рим көрәше буенча XXI Олимпия уеннарының бронза медале иясе (Монреаль, 1976 ел).
  • Лилия Нуретдинова – җиңел атлетика буенча XXV Олимпия уеннары чемпионы (Барселона, 1992 ел).
  • Роза Салихова – волейбол буенча ике тапкыр олимпия чемпионы.
  • Гөлнара Самитова-Галкина – җиңел атлетика төре стипль-чез (каршылыклар белән йөгерү) буенча XXIX Олимпия уеннарың дөнья рекорды белән олимпия чемпионы (Пекин, 2008 ел)
  • Динара Сафина – теннис буенча XXIX Олимпия уеннарың көмеш медаль иясе (Пекин, 2008 ел)
  • Шәзам Сафин – грек-рим көрәше буенча XV Олимпия уеннарының чемпионы (Һелсинки, 1952 ел)
  • Эльвира Сәгъди — спорт гимнастикасы буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы (Мюнхен-1972, Монреаль-1976).
  • Шамил Сериков — грек-рим көрәше буенча XXII Олимпия уеннарының (Мәскәү) чемпионы
  • Федор Симашев — чаңгычы, Кышкы Олимпия уеннары 1972 (Саппоро, Япония) чемпионы
  • Шамил Хисаметдинов – грек-рим көрәше буенча XX Олимпия уеннарының чемпионы (Мюнхен, 1972 ел), СССР атказанган спортчы һәм тренеры

Олимпия уеннары уздырылган урыннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәйге Олимпия уеннары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел Уеннар Урын Ил
1896 I Олимпия уеннары Афиналар Греция
1900 II Олимпия уеннары Париж Франция
1904 III Олимпия уеннары Сент-Луис АКШ
1908 IV Олимпия уеннары Лондон Бөек Британия
1912 V Олимпия уеннары Стокһолм Швеция
1916 VI Олимпия уеннары (уздырылмады) Берлин Алмания
1920 VII Олимпия уеннары Антверпен Бельгия
1924 VIII Олимпия уеннары Париж Франция
1928 IX Олимпия уеннары Амстердам Нидерландлар
1932 X Олимпия уеннары Лос-Анджелес АКШ
1936 XI Олимпия уеннары Берлин Алмания
1940 XII Олимпия уеннары (уздырылмады) Һелсинки Финляндия
1944 XIII Олимпия уеннары (уздырылмады) Лондон Бөек Британия
1948 XIV Олимпия уеннары Лондон Бөек Британия
1952 XV Олимпия уеннары Һелсинки Финляндия
1956 XVI Олимпия уеннары Мельбурн Австралия
1960 XVII Олимпия уеннары Рум Италия
1964 XVIII Олимпия уеннары Токио Япония
1968 XIX Олимпия уеннары Мехико Мексика
1972 XX Олимпия уеннары Мюнхен Алмания
1976 XXI Олимпия уеннары Монреаль Канада
1980 XXII Олимпия уеннары Мәскәү СССР
1984 XXIII Олимпия уеннары Лос-Анджелес АКШ
1988 XXIV Олимпия уеннары Сеул Төньяк Корея
1992 XXV Олимпия уеннары Барселона Испания
1996 XXVI Олимпия уеннары Атланта АКШ
2000 XXVII Олимпия уеннары Сидней Австралия
2004 XXVIII Олимпия уеннары Афиналар Греция
2008 XXIX Олимпия уеннары Пекин Кытай
2012 XXX Олимпия уеннары Лондон Бөек Британия
2016 XXXI Олимпия уеннары Рио-де-Жанейро Бразилия

Кышкы Олимпия уеннары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел Уеннар Урын Ил
1924 I Кышкы Олимпия уеннары Шамони Франция
1928 II Кышкы Олимпия уеннары Санкт-Мориц Швейцария
1932 III Кышкы Олимпия уеннары Лейк-Плэсид АКШ
1936 IV Кышкы Олимпия уеннары Гармиш-Пантенкирхен Алмания
1940 (V) Кышкы Олимпия уеннары (уздырылмады) Гармиш-Пантенкирхен Алмания
1944 (V) Кышкы Олимпия уеннары (уздырылмады) Кортина д’Ампеццо Италия
1948 V Кышкы Олимпия уеннары Санкт-Мориц Швейцария
1952 VI Кышкы Олимпия уеннары Осло Норвегия
1956 VII Кышкы Олимпия уеннары Кортина д’Ампеццо Италия
1960 VIII Кышкы Олимпия уеннары Скво-Велли АКШ
1964 IX Кышкы Олимпия уеннары Инсбрук Австрия
1968 X Кышкы Олимпия уеннары Гренобль Франция
1972 XI Кышкы Олимпия уеннары Саппоро Япония
1976 XII Кышкы Олимпия уеннары Инсбрук Австрия
1980 XIII Кышкы Олимпия уеннары Лейк-Плэсид АКШ
1984 XIV Кышкы Олимпия уеннары Сараево Югославия
1988 XV Кышкы Олимпия уеннары Калгари Канада
1992 XVI Кышкы Олимпия уеннары Альбервиль Франция
1994 XVII Кышкы Олимпия уеннары Лиллехамер Норвегия
1998 XVIII Кышкы Олимпия уеннары Нагано Япония
2002 XIX Кышкы Олимпия уеннары Солт-Лейк-Сити АКШ
2006 XX Кышкы Олимпия уеннары Турин Италия
2010 XXI Кышкы Олимпия уеннары Ванкувер Канада
2014 XXII Кышкы Олимпия уеннары Сочи Россия

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Олимпия уеннары арасы иң озыны 1503 ел тәшкил иткән. Шуның кадәр вакыт соңгы Борынгы Олимпия уеннарыннан беренче Хәзерге заман Олимпия уеннарына кадәр узган.
  • Беренче Олимпия Уеннары 1900 елда Парижда үтәргә тиеш булган, ләкин оештыручылар аларны озак көтмичә 1896 елда ук Олимпия хәрәкәтенең туган ягы булган Грециядә үткәрү дөресрәк булыр дип уйлаганнар.
  • 1896, 1900 еллардагы Олимпия уеннары ярышларда беренче урын алган спортчыларга көмеш, ә икенче урын алган спортчыларга бронза медаль бирелгән. Өченче урын медаль белән бүләкләнмәгән.
  • 1936 ел Олимпия уеннарын Адольф Гитлер ачкан.
  • 1906 елда Греция башкаласы Афиналарда олимпия харәкәтенең яңартуының 10 еллыгына багышлап III һәм IV Уеннар арасында өстәмә Олимпия уеннары уздырылган.
  • 1916, 1940, 1944 елларда уздырырга тиешле Олимпия уеннары уздырылмады. Сәбәбе – сугыш.
  • Совет гаскәрләрен Әфганстанга кертүгә каршы төшеп АКШ һәм тагын 64 ил Мәскәүдә узган XXII Олимпия уеннарында катнашмыйлар. Шуңа күрә ярышларда чагыштырмача әз спортчы катнаша.
  • Иң авыр Олимпия медальләре Солт-Лейк-Сити Олимпиадасында бирелә. Аның авырлыгы 0,567 кг (алтын медаль).
  • Олимпия уеннарында катнашучы хатын-кызларның уртача яше 20.
  • Пекинда узган XXIX Олимпия уеннары барышында шәһәр җитәкчеләре эт итеннән ясалган ризыкларны сатуын тыя.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Азатлык радиосы — Татарстан флаглы Гөлнара медальсез кала язган
  • Зал Олимпийской славы (рус.)
  • Олимпия уеннары тарихы 2010 елның 17 февраль көнендә архивланган. (рус.)
  • Алман Википедиясе (алм.)
  • Инглиз Википедиясе (ингл.)
  • Рус Википедиясе (рус.)
  • Рус Википедиясе (рус.)

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Антик Олимпия уеннары
  • Паралимпия уеннары
  • Универсиада

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Commons-logo.svg Викиҗыентыкта? Olympic Games
  • Халыкара Олимпия Комитетының рәсми сайты(ингл.)
  • Олимпия тарихы һәм статистикасы(ингл.)
  • Олимпия уеннары музее(ингл.)
  • Олимпия уеннары җиңүчеләре(ингл.)
  • Азатлык радиосы – Татарстан флаглы Гөлнара медальсез кала язган.
  1. https://investir.lesechos.fr/actionnaires/interview/le-sponsoring-des-jo-se-paie-tres-cher-442296.php
  2. https://thenextweb.com/vocabulary/olympic-games/

Николай Колесников 1952 елның 15 мартында Бөгелмә районының Наратлы авылында чуаш гаиләсендә дөньяга килә. Ул – совет спортчысы һәм авыр атлеты.

«Авыр атлетика мәсьәләләре» сайтыннан фото (http://olympic-weightlifting.ru/olymp-76.htm)

Николай Колесников 1976 елда Советлар Союзының атказанган спорт мастеры исемен ала. Авыр атлетика белән 1970 елда тренер Е.Тимерҗанов җитәкчелегендә шөгыльләнә башлый. Авыр атлетика белән шөгыльләнүен Советлар Союзының атказанган тренеры, Олимпия чемпионы Рудольф Плюкфельдер (Шахты шәһәре) җитәкчелегендә дәвам итә. 

Николай Колесников 1976 елда Канаданың Монреаль шәһәрендә 60 килограмм авырлык категориясендә авыр атлетика буенча XXI җәйге Олимпиадада 1нче урынны яулый һәм дөнья чемпионы булып таныла. Бу ярышта ул ярым җиңел авырлыкта ике төр ярышта (285 кг: 125 кг кинәт тарту һәм 160 кг этеп җибәрү) җиңә. Ул 8 тапкыр дөнья рекордын һәм 17 тапкыр Советлар Союзы рекордын куя. 

1978 елдан Эчке эшләр министрлыгы органнарында хезмәт итә башлый һәм Казанга күченеп килеп, ТАССР Эчке эшләр министрлыгында угрозыск бүлегендә оператив хезмәткәр булып эшли башлый. Ул үз вакытында Казанда кеше ашаучы Алексей Суклетинны тоту эшләрендә катнашкан. 

Николай Колесников хәзерге вакытта Россия юниорлар җыелма командасының һәм Татарстан Республикасының авыр атлетика буенча җыелма командасының өлкән тренеры. 

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе авыр атлетика буенча Россия җыелма командасы тренеры Николай Колесников белән аның бүгенге тормышы турында сөйләште. Олимпия чемпионы спорт һәм шәхси тормышы турында сөйләде.

-Кызым Анастасия гимнастика белән шөгыльләнә. 2000 елгы җәйге Олимпия уеннарында команда күп төр ярышында көмеш медалистка булды. Ул – Россиянең атказанган спорт мастеры. 

Тормыш иптәшем Александра Васильевна гомере буе Татарстан Республикасының Эчке эшләр министрлыгында эшләде. Хәзер инде ул лаеклы ялда. Оныкларым Маяга 3 яшь, Владислав 5нче класста укый. Әтиләре – Дмитрий Древин. Ул да Олимпия чемпионы, спорт гимнастикасы буенча халыкара класслы Россия спорт мастеры, Россия Федерациясенең атказанган спорт мастеры, 27нче җәйге Олимпия уеннарында Россия командасы составының команда зачетында спорт гимнастикасы буенча бронза призеры.

Ростов-на-Дону шәһәренең физик культура һәм спорт буенча идарәсе фотосы (https://ufks-rostov.ru/news/olimpijtsy-dona-znaj-nashih-kolesnikov-nikolaj-alekseevich/)

-Николай, олимпиададан соң тормышыгыз үзгәрдеме?

-Бу бит инде күптән булган хәлләр. Мин Бөгелмә районының Наратлы авылында туып үстем. Олимпия чемпионы булганнан соң, Бөгелмәдә безнең торак-көнкүреш шартларын яхшырттылар. Барлык кирәкле әйберләр белән дә тәэмин иттеләр. Бу яктан минем бернинди дә проблема юк иде. Миңа тренировкаларга йөрергә, спорт белән шөгыльләнергә берни дә комачауламасын өчен бар яктан да булыштылар инде.

— Бүгенге көндә сезнең төп шөгылегез нинди?

— Мин – хатын-кызлар Россия җыелма командасының тренеры, алар өчен мин җавап бирәм.

-Россия җыелма командасына өмет баглыйсызмы? Алар авыр атлетика буенча дөнья чемпионатына әзерме?

-Бик озак вакыт безнең ил командасына халыкара ярышларда катнашырга рөхсәт итмәделәр. Допинг диделәр. Киләчәк ярышларда исә мин медальләр булыр дип өметләнәм.

-Николай, гадәти тормышта сезне еш таныйлармы? Фотога төшәргә, автограф бирергә сорыйлармы?

-Фотога төшергә сорыйлар үзе. Безнең республикада үткән спорт чараларына да, төрле юбилей чараларга да чакырып торалар. Район башлыклары да үзләрендә үткән төрле чараларда мине кунак итеп күрергә тели. Яшьләр белән, балалар белән төрле очрашуларга еш барам. Ә хәзерге вакытта мин Мәскәүдә эшлим. Мәскәүдә эшләсәм дә, Казанда яшим. Авыр атлетика белән шөгыльләнгән Татарстан Республикасы яшьләренә консультация ярдәме күрсәтәм. Мин әзерләгән Андрей Деманов ике тапкыр Европа чемпионы булды, Олимпия уеннарында да катнашты.

Фехтовкалау

Наилә Фәйзрахмановна Гыйләҗева – 67 яшь 

 

Салават Камалетдинов фотосы

Наилә Гыйләҗева 1953 елның 2 гыйнварында Казанда дөньяга килә.

Наилә Гыйләҗева – фехтовкалаучы, Олимпия уеннары чемпионы, тренер. Наилә Гыйләҗева 12 тапкыр ССРБ чемпионы, күп тапкыр Европа кубогы иясе, 7 тапкыр дөнья чемпионы, ХХI җәйге Олимпия уеннары чемпионы (Монреаль, 1976) һәм 1980 елгы җәйге Олимпиаданың (Мәскәү) көмеш медале иясе. Тренеры — Владимир Житлов. Хәзерге вакытта Наилә Гыйләҗева Казан балалар-яшүсмерләр фехтовкалау спорт мәктәбендә тренер булып эшли, яшь рапирачы кызларны һәм егетләрне фехтовкалау нигезләренә өйрәтә.

Фехтовкалау

Валентина Геннадьевна Никонова – 68 яшь

Фото ТР «Динамо» җәмгыяте шәхси архивыннан (http://www.dynamo.su/news/4831/)

Валентина Никонова 1952 елның 5 мартында Казанда дөньяга килә.

Ул 1975 елда Казан педагогика институтының физик тәрбия һәм спорт факультетын тәмамлый. 1970 елда яшьләр арасында дөнья беренчелеген яулый. 1973 елда шәхси зачётта дөнья чемпионы, ә команда зачётында көмеш призёр була. Валентина Никонова “Динамо” спорт җәмгыяте өчен чыгыш ясый. Тренеры – Советлар Союзының атказанган тренеры Владимир Житлов. Валентина Никонова ХХI җәйге Олимпия уеннары чемпионы (Монреаль, 1976). Олимпия пьедесталының иң югары баскычына Советлар Союзы командасы составында Наилә Гыйләҗева һәм Ольга Князева белән менә. Алар да, тренерлары Владимир Житлов да хәзерге Татарстанның “Динамо”сы вәкилләре булып чыгыш ясадылар.

Валентина Никонова – өч тапкыр дөнья чемпионы (1973 елда шәхси беренчелектә, 1974 һәм 1977 елларда команда беренчелегендә), дөнья чемпионатының көмеш призёры (1973 елда команда ярышларында), биш тапкыр Европа чемпионы (1974-1978 елларда команда зачётында), алты тапкыр Советлар Союзы чемпионы (1974 елда шәхси зачётта һәм 1974-1978 елларда – командада), РСФСР Кубоклары иясе. Валентина Никонова 1974 елда Европа Кубогы иясе була һәм дөньяның иң яхшы фехтовкалаучысы булып таныла.

Фото ТР «Динамо» җәмгыяте шәхси архивыннан (http://www.dynamo.su/news/4831/)

Йөгерү

Гөлнара Искәндәровна Сәмитова-Галкина – 40 яшь

Җиңел атлетика федерациясе фотосы (http://www.rusathletics.com) 

Гөлнара Сәмитова-Галкина 1978 елның 9 июлендә Яр Чаллы шәһәрендә дөньяга килә.

Беренче тренеры – Виктор Аржевитин. Озак вакыт тренер Миңнулла Чинкин белән дә шөгыльләнгән. Хәзерге вакытта Гөлнара Сәмитова-Галкина Геннадий Суворов белән шөгыльләнә.

2003 елда спортчы Италиядә үткән Европа кубогында 3000 метрны каршылыклар белән йөгерүдә беренчелекне яулый. Шул ук елны ул Дөнья чемпионатында 5000 метр дистанциягә йөгерү буенча ярышларда 7нче урынны ала. Гөлнара Сәмитова-Галкина 2004 елда үткән Европа кубогында (Быгдоша, Польша) 3000 метр йөгерү ярышларында җиңә, ә кышкы Дөнья чемпионатында (Будапешт, Маҗарстан) 1500 метр йөгерү ярышлары нәтиҗәсендә бронза медаль белән бүләкләнә.

Гөлнара Сәмитова-Галкина 2008 елда Кытайда узган XXVIII Олимпия уеннарында стипльчез (каршылыклар белән 3000 метр йөгерү) ярышларында беренчелекне яулый. Шул вакытта Олимпия уеннарында әлеге дисциплина буенча ярышлар беренче тапкыр уздырыла һәм шул сәбәпле Гөлнара Сәмитова-Галкина 3000 метр каршылыклар белән йөгерү буенча тарихта беренче Олимпия чемпионы булып таныла. Татарстан спортчысының нәтиҗәсе – 9.15.17. Шул ук Олимпиадада 5000 метр йөгерүдә катнашып, ул 4нче урынны ала.

Олимпия чемпионы Пекин Олимпиадасында алтын медаль яулаганнан соң Россия байрагы белән Татарстан байрагын тотып, стадион буенча йөгереп уза. Татарстан әләмен дә тотып чыкканы өчен Гөлнара Сәмитова-Галкинаны медальдән һәм чемпионлыктан мәхрүм итә язганнар. “Моның өчен минем медальне кире ала яздылар. Олимпия уеннарында бит ике байрак белән чыгу рөхсәт ителми. Икенче көнне безнең белән булган бөтен түрәләр һәм җитәкчелек бу проблеманы хәл итте. Анда бик зур конфликт булган иде”, дип исенә төшерә Гөлнара Сәмитова-Галкина.

Олимпия чемпионының Дуслык ордены (Россия Федерациясе, 2009) һәм Россия Федерациясенең атказанган спорт мастеры мактаулы исемнәре бар.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Гөлнара Сәмитова-Галкинадан бүгенге тормышы турында сораштырды.

Җиңел атлетика федерациясе фотосы (http://www.rusathletics.com)

-Гөлнара, хәзерге вакытта да спорттамы сез?

-Әйе, хәзерге вакытта да мин шулай ук спорт белән шөгыльләнәм, “Динамо” җәмгыяте өчен чыгыш ясыйм.

-Җиңү яулаганнан соң тормышыгыз үзгәрдеме?

-Асылда, берни дә үзгәрмәде, шулай ук тренировкалар…

-Кызыгыз нәрсә белән шөгыльләнә?

-Кызыбыз Алинәгә 8 яшь. Әлегә без аны спортка бирмәдек. Ул рәсем ясарга ярата. Шуңа күрә иҗат белән шөгыльләнә.

-Гөлнара, тагын бала алып кайтырга уйламыйсызмы?

-Планлаштыруын планлаштырабыз без. Бик телибез дә инде. Әмма Аллаһ бирми әле…

-Сезне Мәскәүгә дә чакырганнардыр? Китәсегез киләме? Бу турыда ни уйлыйсыз?

-Юк, мин үземнең яраткан Чаллымны бернигә дә алыштырмыйм. Шуңа күрә Санкт-Петербургка да, Мәскәүгә дә, Казанга да күченмим. Бары тик Чаллы.

-Сез тренер булып эшлисезме?

-Юк, балалар белән ирем Антон шөгыльләнә. Ул тренер булып эшли.

Стендка ату

Светлана Александровна Дёмина – 57 яшь


Россия ату берлеге федерациясе фотосы (http://shooting-russia.ru)

Светлана Дёмина (кыз чагында – Якимова) 1961 елның 18 апрелендә Вологда өлкәсендә дөньяга килә.

Светлана Дёмина – Советлар Союзы һәм Россия атучысы, Олимпия уеннарының көмеш призёры, Россиянең атказанган спорт мастеры. Үзенең беренче Олимпиадасында Светлана Дёмина Советлар Союзын яклый һәм скитта катнаша. Киләсе уеннарда атучы катнашмый, ә 1996 елда дубль-трапта бары тик 17нче булып кала. Австралиядә Сиднейда Олимпия уеннарында Светлана Дёмина шулай ук скитта катнашып, көмеш медаль яулый. Олимпия уеннарында ул Олимпия рекорды куйган азербайҗан хатын-кызы Земфира Мефтахетдиновага гына оттыра. Ә 2004 һәм 2008 Олимпия уеннарында ул ярашлы рәвештә 9нчы һәм 11нче булып кала. Ярышларга Светлана Дёмина Солтан Яруллин һәм тормыш иптәше Сергей Дёмин җитәкчелегендә әзерләнгән.

Светлана Дёмина – дүрт тапкыр дөнья чемпионы, беренчелекнең бер көмеш һәм өч бронза медале иясе.

Татарстан Республикасының Тәтеш шәһәрендә Демина хөрмәтенә аталган урам бар.

Стендка ату

Василий Александрович Мосин – 46 яшь 

«Динамо» җәмгыяте фотосы (http://dinamo-tatarstan.ru/)

Василий Мосин 1972 елның 9 маенда Казанда дөньяга килә. Ул 2012 елда үткән Олимпия уеннарының көмеш призёры.

Василий Мосинның әтисе ягыннан бабасы В.В.Мосин – ветеринар, Советлар Союзы Дәүләт премиясе лауреаты (1979), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе. Әнисе ягыннан бабасы да, ике әбисе дә – татарлар. Василий Мосинның Гүзәл исемле тормыш иптәше бар, алар бүгенге көндә балалары Софья, Камилла һәм Русланны тәрбиялиләр.

Василий Мосин кечкенәдән үк спорт белән шөгыльләнә, ядрә белән атуны аеруча ярата. Әмма 13 яшендә ни өчендер стендка ату белән мавыгып, ату спортының шул төре белән шөгыльләнә башлый. Беренче тренеры – Юрий Алексеев. 1995 елдан башлап Сергей Дёмин җитәкчелегендә “Динамо” спорт җәмгыятендә шөгыльләнә башлый. Василий Мосин – 2000 һәм 2006 елларда дубль-трапта Европа чемпионы; 2005 елда үткән Европа чемпионатының көмеш призёры; 2005, 2006, 2008 һәм 2010 елларда Кубок этаплары җиңүчесе. 2004, 2008 һәм 2012 елгы Олимпия уеннары катнашучысы. Лондонда үткән Олимпия уеннарында атышу вакытында 2000 елгы Олимпия уенында бронзалы призёр булган Фехаид Аль-Диханине җиңеп, бронза медале яулый. Бу медаль Лондон уеннарында Россия атучылары җиңгән медальләр арасында беренче һәм Олимпия уеннарында дубль-трап дисциплинасында беренче булып табыла. Василий Мосин – Россиянең атказанган спорт мастеры.

Ул Казан дәүләт медицина университетының “Микрохирургия травматология һәм ортопедия өлкәсендә” белгечлеген тәмамлый. Күпмедер вакыт хирург булып эшли, әмма барыбер атуга берни дә комачауламасын өчен табиб эшен калдырып китә. 

Василий Мосин 2016 елдан полиция майоры, Татарстан Республикасы Казан шәһәренең 8нче “Горки” полиция отделының җинаять эзләнү бүлеге оперуполномоченные.

Олимпия чемпионына 2012 елның 13 августында “Ватан алдындагы казанышлары өчен” дигән II дәрәҗәле орден медален тапшырганнар. Бу медаль Василий Мосинга физик культура һәм спорт үсешенә зур өлеш керткән өчен һәм Лондонда 2012 елның XXX Олимпия уеннарында югары спорт казанышлары өчен тапшырылган.

Су полосы

Ирек Хәйдарович Зиннуров – 50 яшь  

Ирек Зиннуров 1969 елның 11 гыйнварында Якутск шәһәрендә дөньяга килә. Ул – ватерполчы, ике тапкыр Олимпия уеннары призёры (2000 һәм 2004), дөнья һәм Европа чемпионаты призёры, Россиянең атказанган спорт мастеры һәм хәрәкәтчән һөҗүмче.

Ирек Зиннуров Казан балалар-яшүсмерләр фехтование спорт мәктәбендә белем ала. Беренче тренеры – В.Горюнов. Ул 1992 елда Симферополь дәүләт университетын да тәмамлый. Ирек Зиннуров 1994 елда “Лукойл-Спартак” Волгоград клубы өчен уйный башлый һәм шул клуб составында дүрт тапкыр (1997, 1999, 2003, 2004) Россия чемпионы исеменә һәм алты тапкыр Россия Кубогына (1998, 2000, 2001, 2002, 2003, 2004) лаек була. 1995 елдан башлап Ирек Зиннуров Россия җыелма командасы составында чыгыш ясый башлый.

Ул – Сиднейда 2000 елда, Афиныда 2004 елда үткән XXVII җәйге Олимпиада уеннарының көмеш призёры, 1998 елда Нью-Йоркта үткән ирекле ихтыяр уеннары җиңүчесе, 2001 елда Фукуокада үткән дөнья чемпионатының көмеш призёры, 2002 елда Грециядә үткән дөнья лигасы җиңүчесе, 2002 елда Белградта үткән дөнья кубогы иясе һәм 1997 елда Севильядә үткән Европа чемпионатының бронза призёры. Ирек Зиннуров 2004 елда Казанның “Синтез” командасы капитаны була һәм шул команда составында 2006-2007 елларда “Len Trophy” кубогын, 2007 елда Россия чемпионатында җиңү һәм 2005 елда Россия кубогын яулый. Ә 2009 елда спорт карьерасын тәмамлавы турында хәбәр итә.

Ирек Зиннуров 2009-2010 елларда “Оргсинтез” бассейны директоры, 2010 елдан – Казан “Синтез” клубының вице-президенты, 2011 елның гыйнварыннән – “Синтез”ның баш тренеры булып тора. Дуслык ордены һәм II дәрәҗәле “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орден медале белән бүләкләнә. Ирек Зиннуров 2016 елда “Бердәм Россия” партиясеннән Дәүләт Думасының VII чакырылышы депутаты итеп сайлана. 

Чаңгы узышлары

Андрей Витальевич Ларьков – 29 яшь 

«Татар-информ» фотосы

Андрей Ларьков 1989 елның 25 ноябрендә Татарстан Республикасының Яшел Үзән шәһәрендә дөньяга килә. Ул – халыкара класслы спорт мастеры, 2017 елгы чаңгы спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты көмеш медалисты, 2018 елгы кышкы Олимпия уеннары көмеш һәм бронза медалисты.

Андрей Ларьков чаңгыга соң – 14 яшендә генә баса. Ул 4нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә укырга керә. Булачак Олимпия медалистын тренерлар Геннадий Рожков һәм Владимир Махалов әзерлиләр. Яшь спортсменның талантын Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе баш тренеры Леонид Савосин күреп ала һәм үзләренә укырга чакыра. Андрей Ларьков укырга да, спорт карьерасын төзергә дә, полициядә кече лейтенант булып хезмәт итәргә дә өлгерә. Яшь чаңгычы Түбән Кама районы полициясе бүлегендә патруль-пост хезмәте инспекторы булып эшли башлый.

Чаңгычы егетнең дебюты 2010-2011 елларда чаңгы узышлары буенча дөнья кубогында була. Рыбинск шәһәрендә үткән 4х10 км эстафетада 7нче булып килә. 2012-2013 елгы сезонда Канаданың Канмор шәһәрендә шәхси зачётта 15 км масс-стартта 7нче булып килә. Шунда ук берничә көннән соң Андрей Ларьков үзенең иң яхшы нәтиҗәсен күрсәтә – 30 км скиатлонда 6нчы булып килә. 

2013 елның 22 декабрендә Красногорск шәһәрендә Көнчыгыш Европа Кубогында ирекле стильле 50 км масс-стартта көмеш медаль ала. Россия чемпионатында 2013 елда ирекле стильле 70 км арада көмеш призёр булып таныла. Россия чемпионатында 2014 елда ике тапкыр көмеш медаль яулый: беренче көмеш медаль – ирекле стильдә 50 км арада, икенче көмеш медаль – 30 км скиатлонда. 2015 елгы Россия чемпионатында Мончегорск шәһәрендә ирекле стильдә 70 км арада җиңүне яулый. Дөнья Кубогында иң яхшы нәтиҗәсен 2016-2017 елгы сезон этабында Италия үзәнендә Валь-ди-Фьеммедә күрсәтә – масс-стартта 5нче урынны яулый.

Андрей Ларьков – 2015 елгы кышкы Универсиаданың спринт, эстафета һәм ирекле стильле 30 км масс-старты чемпионы (өч алтын медаль). Россия чемпионатында 2017 елда тагын бер җиңүен яулый – ирекле стильдә 70 км арада беренче килә. Көньяк Кореядә Пхёнчханда 2018 елгы XXIII кышкы Олимпия уеннарында 50 км узышуда бронза медале һәм эстафетада көмеш медаль яулый.

Андрей Ларьковка I дәрәҗәле “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орден медале һәм “Дуслык” ордены тапшырыла; Россиядә югары спорт исеме һәм Россиянең халыкара класслы спорт мастеры исемнәре бирелә. 

Чаңгы узышлары, биатлон

Марта Альфредовна Зәйнуллина – 28 яшь 

Марта Зәйнуллина 1990 елның 30 июлендә Түбән Камада дөньяга килә. Ул – биатлончы һәм чаңгычы, 2004 елда Сочида һәм 2018 елда Пхёнчханда үткән кышкы Паралимпия уеннары бронза призёры, биатлон һәм чаңгы узышлары буенча Россиянең атказанган спорт мастеры.

Марта Зәйнуллина 2013 елда Швециянең Соллефтео шәһәрендә үткән чаңгы дисциплиналары буенча дөнья чемпионатында 6 км индивидуаль биатлон ярышында бронза медален ала; 12,5 км индивидуаль биатлон ярышында көмеш медаль яулый. 2014 елда Сочида үткән кышкы Паралимпия уеннарында спринтта бронзага лаек була. 2015 елда Кейблда үткән дөнья чемпионатларында 10 км индивидуаль биатлон ярышында – бронза; 6 км индивидуаль биатлон ярышында – көмеш; 12 км чаңгы ярышларында – көмеш; 12,5 индивидуаль биатлон ярышында – алтын яулый. 2004 елда Сочида һәм 2018 елда Пхёнчханда үткән XII кышкы Паралимпия уеннарында спринтта – бронза; 5 км чаңгы ярышларында – бронза; 10 км биатлонда – көмеш яулый.

Марта Зәйнуллинаның I дәрәҗәле “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орден медале (2018), II дәрәҗәле “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орден медале (2014) һәм “Дуслык” ордены бар.

Марта Зәйнуллина “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә баласы тормышы һәм чемпионатка әзерләнүе хакында сөйләде.


Анна Главатских фотосы

-Марта, сез кияүдәме? Балаларыгыз бармы?

-Юк, мин кияүдә түгел. Кызым бар. Исеме — Айва. Ноябрьдә 4 яшь тулды.

-Кызыгызны спортка бирергә уйлыйсызмы?

-Юк, әлегә планлаштырмыйм.

Фигуралы шуу

Евгения Максимовна Тарасова – 24 яшь 


Евгения Тарасова Инстаграм @_tarasova_evg аккаунтыннан 

Евгения Тарасова 1994 елның 17 декабрендә Казанда дөньяга килә.

Евгения Тарасова – фигурачы, парлы шууда Владимир Морозов белән чыгыш ясый. Бергә алар 2018 елгы Олимпия уеннарында команда чыгышында көмеш призёрлар, 2017 һәм 2018 елгы Европа чемпионаты җиңүчеләре, 2016 елда Гран-при финалы җиңүчеләре, 2015 һәм 2016 елда Европа чемпионатының ике тапкыр бронза призёрлары, 2018 елгы дөнья чемпионаты көмеш призёрлары, 2013 елгы кышкы Универсиада көмеш призёрлары, 2014 елгы яшүсмерләр чемпионаты көмеш призёрлары, Россия чемпионатлары призёрлары, ә 2014 елда яшүсмерләр арасында Россия чемпионнары булып танылалар. Евгения Тарасова – Россиянең атказанган спорт мастеры.

Евгения Тарасова фигуралы шуу белән 4 яшендә шөгыльләнә башлый. Беренче тренеры – Геннадий Тарасов. Аның үлеменнән соң фигурачы Вячеслав Головлёв белән шөгыльләнә башлый. 

Евгения Тарасова Татарстан Республикасының фигурачы кызлары арасында иң уңышлылардан була. Ул – Россиянең яшүсмерләр җыелма командасы әгъзасы. 2008 елда Белоруссиядә яшүсмерләр турниры Гран-приендә 4нче урынны яулый. 2009 елда Россия беренчелегендә 12нче урынны ала һәм 2010 елда берүзе шууны калдырып, Мәскәүгә парлы шуу төркеменә күчеп китә. 2010 елда Егор Чудин белән парда шуа башлый. Бу парны тренер Андрей Хекало җитәкли һәм 2011 елда ук алар Россия җыелма командасы составына керәләр. 2011 елның ахырында Егор Чудин боз тамашасы эшләре белән мавыга һәм шул сәбәпле пар таркала.

2012 елның язында Евгения Тарасова элекке украин фигурачысы Станислав Морозов җитәкчелегендә Владимир Морозов белән шуа башлый һәм пар кабат Россия җыелма командасы составына керә. 2012-2013 елгы сезонда пар Варшава Кубогын җиңә, ә Россия яшүсмерләр һәм зурлар чемпионатында яраклы рәвештә 2нче һәм 5нче урында кала. Дөнья яшьләре чемпионатында 2013 елда пар 5нче урында кала. 2013 елда яшүсмерләр Гран-прие финалында дүртенче урында кала һәм аларны Италиядә үтәчәк кышкы Универсиадага барасы Россия җыелма командасы составына кертәләр. Универсиадада алар 2нче урынны яулыйлар.

2015 елда Стокгольм шәһәрендә үткән фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында Владимир Морозов һәм Евгения Тарасова бронза медаль яулыйлар. 2016 елда Братиславада үткән Европа чемпионатында да пар бронза медальгә лаек була. 2016 елда фигуралы шуу буенча Гран-при финалында Франциядә Марсель шәһәрендә яшь пар беренче урынны яулый һәм алтын медаль ала! 2017 елда Финляндиянең Хельсинки шәһәрендә фигуралы шуу буенча дөнья чемпионатында пар бронза медаль гына алып калса, шул ук елны Чехиянең Острава шәһәрендә фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында пар алтын медаль яулый! 2018 елда Мәскәүдә үткән Европа чемпионатында яшьләр алтын медальгә лаек булалар, ә менә Корея Республикасының Пхёнчхан шәһәрендә үткән XXIII кышкы Олимпия уеннарында пар икенче урында кала һәм көмеш медальгә лаек була. 2018 елда Владимир Морозов һәм Евгения Тарасова тагын бер көмеш медаль яулыйлар – Италиянең Милан шәһәрендә үткән дөнья чемпионатында икенче урынга лаек булалар.

Борынгы Олимпия уеннары

Борынгы Грециядә Олимпия уеннары зур спорт һәм дин бәйрәме булган. Алар шулай ук 4 ел саен уздырылган. Борынгы грекларда Олимпиада хәтта вакыт үлчәү чарасы да булган. Уеннар вакытында сугышлар туктатылып торган (бу кагыйдә күп тапкырлар бозыла). 

Борынгы Олимпия уеннарында Грециянең төрле шәһәр-дәүләтләреннән вәкилләр катнашкан. Җиңүче булып бер генә кеше билгеләнгән.

Грециягә римлыларның тәэсире арткач, Олимпия уеннарының дәрәҗәсе төшкән. Борынгы Римда христиан дине рәсми дингә әйләнгәч, Олимпия уеннарына мәҗүсилеккә кебек карый башлаганнар. 393 елда император Феодосий I мәҗүси культларны да, Олимпия уеннарын да тыйган.

Хәзерге заман Олимпия уеннары

Олимпия уеннары күтәрелүдә Франция бароны Пьер де Кубертенның әһәмияте зур. Ул спорт ярышлары халыкның сәламәтлеген ныгыту һәм сугышларга каршы оештырылган чара дип уйлый: “Дөнья яшьләре үзләренең көчләрен сугыш кырларында түгел, ә спорт ярышларында сынашсыннар”, ди ул.

Үзенең фикерләрен Пьер де Кубертен 1894нче елда Париж университетында үткән конгресста җиткерә. Катнашучылар Грециянең башкаласы Афиннарда 1896 елда Олимпия уеннары уздырырга дигән нәтиҗәгә киләләр.

Уеннарны оештыру өчен Халыкара Олимпия Комитеты төзелә. Аның беренче президенты булып Деметриус Викелас сайлана.

I Олимпия уеннары бик уңышлы уза. Ярышларда 14 илдән килгән 241 атлет катнаша. Греция җитәкчеләре һәм җәмәгатьчелеге Олимпия уеннарын һәрвакыт Грециядә уздырырга теләк белдерә. Моңа Халыкара Олимпия Комитеты каршы чыга. Уеннарны 4 ел саен һәм төрле шәһәрләрдә үткәрергә дигән карар кылалар.

IV һәм VII Олимпия уеннарына кышкы спорт төрләре дә кертелә (1908нче елда – сынлы шуу, 1920нче елда – сынлы шуу һәм хоккей). 

1921нче елда Лозаннда узган Олимпия Конгрессында кышкы спорт төрләре өчен VIII Олимпия уеннары уңаеннан кышкы спорт төрләре атнасы уздырырга кирәк дигән нәтиҗәгә киләләр. Ул 1924нче елда Франциянең Шамони шәһәрендә үткәрелә. Соңыннан бу вакыйганы I кышкы Олимпия уеннары дип йөртәләр һәм аларны даими рәвештә үткәрә башлыйлар.

1924-1992 елларда кышкы һәм җәйге Олимпия уеннары бер елны үткәрелеп килә, ә 1994нче елдан башлап 2 ел саен чиратлашып уздырыла башлый. 1932нче елдан башлап Уеннарда катнашучылар яшәп торсын өчен оештыручы шәһәрләр махсус Олимпия аланы төзетәләр.

Олимпия уеннары атрибутлары

Олимпия шигаре (девизы). Олимпия шигаре өч латин сүзеннән тора: Citius, Altius, Fortius. Төгәл тәрҗемә иткәндә бу сүзләрнең аңлатмасы “Тизрәк, биегрәк, батыррак”, ләкин күпчелек телләргә аларны “Тизрәк, биегрәк, көчлерәк” дип тәрҗемә итәләр. Тик шулай да физик яктан гына түгел, рухи яктан да көчлерәк булырга өндәү күздә тотыла.

Олимпия мәсләге (принцибы). Олимпия уеннарында иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу. Тормышта көрәш җиңү тантанасыннан әһәмиятлерәк. Көрәшү җиңеп алудан өстенрәк.

Олимпия эмблемасы. Олимпия эмблемасы бер-берсенә үрелгән зәңгәр, сары, кара, яшел һәм кызыл төсле биш боҗрадан тора. Биш боҗра биш континент билгесе дип санала: зәңгәр төсле боҗра – Европа, кара – Африка, кызыл Америка, сары – Азия, яшел – Австралия. Боҗраларның үрелүе – континентларның берләшүе. Ләкин бу рәсми аңлатма түгел. Эмблеманы тәкъдим итүче Пьер де Кубертенның боҗраларны континентлар белән бәйләве дә билгеле түгел. Альтернатив аңлатмасы шундый: һәр илнең байрагында да ким дигәндә бер олимпия боҗрасы төсе бар.

Олимпия байрагы. Олимпия байрагы ак төстә һәм аңа Олимпия эмблемасы төшерелгән. Беренче итеп байракны 1920нче елда Антверпенда (Бельгия) VII Олимпия уеннарында кулланалар. Байрак Олимпия уеннары булачак шәһәрдә саклана.

Олимпия уты. Олимпия факелын Олимпиадада махсус көзге аша кояш нурларыннан кабызалар. Факел ярдәмендә утны узачак Олимпиаданың төп стадионына җиткерәләр. Уеннар ачу тантанасы барышында факел утыннан узачак Олимпиаданың төп стадионында урнашкан махсус кәсәдә ут кабызалар. Ул Уеннар тәмамланганчы яна. Олимпия утын кабызу йоласы борынгы грекларда ук булган һәм Пьер де Кубертен аны яңадан кайтарган. Беренче тапкыр Утны җәйге Олимпия уеннарында 1928нче елда, кышкы Олимпия уеннарында 1952нче елда кабызалар.

Уеннар ачу тантанасы. Тантана вакытындагы театральләштерелгән тамаша Уеннар үтәчәк шәһәрнең һәм илнең тарихы, гореф-гадәтләре белән таныштыра. Тантана вакытында илләр парады уза. Парадта беренче булып Греция, алардан соң калган илләр вәкилләре алфавит тәртибендә баралар, соңгы итеп оештыручы ил вәкилләре чыга. Халыкара Олимпия Комитеты президентына һәм Уеннарны Оештыру комиссиясе җитәкчесенә сүз бирелә. Олимпия, Греция һәм хуҗа ил байраклары күтәрелә, гимннары уйнатыла. Олимпия антлары ант ителә. Тынычлык символы булган күгәрченнәрне күккә очыралар. Грециядән алып кайткан Олимпия факелынан Олимпия утын кабызалар.

Уеннар ябу тантанасы. Уеннарны ябу тантанасы өчен махсус саубуллашу тамашасы оештырыла. Уеннарда катнашучылар барысы бергә, илләргә бүленмичә, парад ясап узалар. Гимннарны яңадан уйнаталар, ләкин бу юлы байракларны төшерәләр. Олимпия байрагын Халыкара Олимпия Комитеты президентына бирәләр, ә ул исә аны булачак Уеннар хуҗасына тапшыра. Халыкара Олимпия Комитеты президенты сүз тотып рәсми төстә Уеннарны япкач, Олимпия утын сүндерәләр.

Олимпия уеннары

1) Борынгы Грециядә грекларның гомуми бәйрәмнәре һәм ярышлары. 2) Борынгы грек Олимпия уеннары үрнәгендәге бөтендөнья спорт ярышлары 4 елга бер тапкыр уздырыла (кышкы һәм җәйге)

Олимпия уеннары башлангычын, үткәрү урынын һәм вакытын Олимпиядә — б.э.к. 776 ел элек булган дип санау кабул ителгән. 394 елда Рим императоры Феодосий I нең Декреты белән Олимпия уеннары уздыру мәҗүсилек традициясе буларак туктатыла.

1894 елның 16 июнендә Сорбонна университетында (Париж) узган халыкара конгресста Халыкара олимпия комитеты (ХОК) оештырыла. Аның беренче президенты грек шагыйре Деметриос Викелас, генераль секретаре — француз бароны Пьер де Кубертен (1896–1925 елларда ХОК президенты) була.

Беренче Олимпия уеннары (җәйге) 1896 елның 6–15 апрелендә Афинада (Греция), кышкысы 1924 елның 25 гыйнвары — 5 февралендә Шамони шәһәрендә (Франция) уздырыла.

Россия спортчылары Олимпия уеннарында беренче тапкыр 1908 һәм 1912 елларда катнашалар, 7 медаль, шул исәптән 1 алтын медаль алалар (Н.А.Панин-Коломенкин, тимераякта фигуралы шуу).

Беренче тапкыр рәсми команда булып, СССР спортчылары — җәйге Олимпия уеннарында 1952 елда (Хельсинки, Финляндия) һәм кышкы Олимпия уеннарында 1956 елда (Кортина-д’Ампеццо шәһәре, Италия); РФ спортчылары 1994 елда (Лиллехаммер шәһәре, Норвегия) һәм 1996 елда (җәйге, Атланта, АКШ) Олимпия уеннарында катнаша.

Татарстан спортчылары Олимпия уеннарында 1952 елдан катнаша. Олимпия уеннарында катнашучылар: Н.С.Тетёркин һәм И.Л.Феоктистов (1952), С.М.Абрамов (1994), Л.А.Аверьянова (1988), Н.С.Апалинов (2012 — алтын), Н.К.Афанасьев (1996), Ю.В.Бережко (2012 — алтын), Г.И.Бухарин (1956 — бронза), А.А.Волков (2012 — алтын), Е.Г.Волкова (2008 — бронза), О.Б.Вощакина (1988, 1992), З.Р.Гарипова (1996), К.Ю.Гафурҗанова (2012 — көмеш), Н.Ф.Гыйләҗева (1976 — алтын, 1980 — көмеш), О.В.Данилова (1992, 1994, 2002), А.Ю.Деманов (2012), А.Денисенко (2012 — бронза), С.А.Дёмина (1996, 2000 — көмеш, 2004, 2008), А.А.Доценко (2014), А.Н.Егорчев (2004 — бронза), Г.Е.Еврюжихин (1972 — бронза), Ю.М.Зарипова (2012 — алтын), А.В.Зацепин (2004), И.Х.Зиннуров (2000 — көмеш, 2004 — бронза), Д.В.Капустин (2000 — бронза), Р.И.Кашапов (1988), А.В.Казаков (2000 — көмеш, 2004 — бронза), О.Н.Князева (1976 — алтын), Н.А.Колесников (1976 — алтын), А.Н.Колесникова (2000 — көмеш), В.М.Колотов (1972, 1976 — бронза), А.Б.Косарев (2008 — бронза), А.П.Курынов (1960 — алтын), Л.И.Логинова (1980 — алтын), Я.В.Мартынова (2004, 2008, 2012), А.В.Мастров (2000), Е.С.Мигунова (2008 — көмеш), М.М.Михайлов (2012 — алтын), В.А.Мосин (2004, 2008, 2012 — бронза), Н.Г.Наговицин (1976), Н.Г.Нәбиев (2010, 2014), В.Г.Никонова (1976 — алтын), Л.Ф.Нуретдинова (1992 — алтын), А.А.Обмочаев (2012 — алтын), И.А.Панин (2014), А.В.Плюшкин (1976), В.Ф.Потапов (1976), Н.А.Петрушин (1998), И.И.Радугин (2004), О.М.Рукавишникова (1980 — көмеш), Р.И.Сафин (1972 — алтын), Г.И.Сәмитова (2004, 2008 — алтын, 2012), Ф.П.Симашев (1972 — алтын, көмеш), О.В.Смирнова (2004), Ф.Р.Солтанова (1996), С.Ю.Тетюхин (2008 — бронза), С.Ф.Тимофеев (1976), А.В.Устинов (1996), И.С.Утробин (1964 — бронза), Э.Р.Хәсәнова (2008, 2012 — алтын), Д.В.Шкурихина (2008 — алтын), Н.С.Шукова (2014).

Россиянең башка регионнарында яшәүче, Олимпия уеннарында медальләр алган татарлар: А.Д.Альметов, З.Х.Билалетдинов, М.Ганиев, Р.А.Гатауллин, М.Г.Девятьяров, Р.Н.Ерошина, А.М.Кабаева, У.А.Мәүлиханов, Ф.А.Мостафин, Л.Мостафина, Э.Ф.Саади, Ш.А.Сабиров, Р.Г.Салихова, Ш.С.Сафин, Д.М.Сафина, К.М.Фаткуллин, Ш.Ш.Хисаметдинов.

2014 елга Олимпия уеннарына республикадан барысы 95 спортчы җибәрелә; 52 медаль алалар: 24 алтын, 12 көмеш, 16 бронза медаль.

Кешеләр һәм язмышлар

Спорт, Сочи, Олимпия уеннары

17 көн буена әле Сочидагы Олимпиаданы, әле Украина мәйданындагы хәлләрне күзәтеп, февраль аеның үткәнен дә сизми калдык. Илебез командасы өчен телевизор экраннары аша гына җан атсак та, бу Олимпиада безгә бик ошады. Урамда очраган укучыларыбыздан, сезнең өчен Олимпия уеннары кайсы ягы белән истә калды, спортның кайсы төрен күбрәк яратып карадыгыз,…

Илсур Вәлиуллин:
— Мин, гомумән, спортка мөкиббән кеше, ә Олимпиада инде ул минем өчен дүрт елга бер тапкыр була торган, сагынып көтеп алынган зур вакыйга. Әле кайчан гына Сочида әзерлек эшләре башланган иде, хәзер инде менә шул вакыйга үтеп тә китте. Олимпиаданың расписаниесен алып, телевизордан барлык уеннарны карап бардым. Минем иң яраткан спорт төрләрем — хоккей, чаңгы марафоны һәм биатлон. Мин Олимпиада башланыр алдыннан ук, безнекеләр фигуралы шуу, биатлон һәм хоккейда 100 процент алтын алырлар, дип уйлаган идем. Ни кызганыч, Зиннәтулла Билалетдинов җитәкләгән хоккей командабыз өчен бу Олимпия уеннары Россия хоккей тарихына иң авыр уен булып кереп калыр инде, бераз каушап киттеләр алар, шуның нәтиҗәсендә 1:3 исәбе белән финнарга оттырдылар, тик мин аларны гаепләмим. Бер көнне кайсыдыр каналның алып баручысы: «Бер фигуралы шуучы кызыбыз хоккей командасындагы 25 ир-атны «бәреп екты», — ди. Мин бу фикер белән килешмим, безнең команда әлегә кадәр гел җиңүләргә ирешеп килде, биш тапкыр җиңеп, бер тапкыр җиңмәгәч, син көчсез дигән сүз түгел бит әле. Бөтен алтын да безгә генә булмас, анда бөтен илдән дә иң көчлеләр генә килә.

Татьяна Белянина:
— Бу 17 көннең үткәнен дә сизми калдым, без гаиләбез белән Олимпиаданы карап барырга тырыштык. Җиңү яулаганда эч күңелебез белән сөендек, җиңә алмасалар, сүкмәдек. Тик кайбер ярышларда хәтта волидол да кабарга туры килде, мәсәлән, Евгений Плющенко өчен бик кайгырдым мин. Ул чын мәгънәсендә баш-аягы белән фигуралы шууга гашыйк. Фигуралы шуу осталарының барлык чыгышларын күзәттем, Аделина Сотникова һәм Юлия Липницкаялар өчен сөендек, Аделина Россия һәм Советлар Союзы фигуристкалары да булдыра алмаганны булдырды, ул аерым хатын-кызлар турнирында алтын медаль алды, ә Юлия исә, илебез тарихында иң яшь Олимпия чемпионы, афәрин!

Гөлнара Җаббарова:
— Олимпиаданы ачылыш тантанасыннан алып, ябылганчы карадык. Бистәдән бер танышым ачылышка барды, ул: «Анда 40 меңләп кеше булуга карамастан, бернинди этеш-төртеш тә юк, барысы да искиткеч оештырылган, мин илебез өчен бик горурланып утырдым, бәлки телевизордан алай ук булмагандыр, ә трибунадан карап утырганда гаҗәеп күренеш булды, миңа бик ошады, андагы атмосфера шундый уңай тәэсир итте ки, бер еллык энергия алдым, дип әйтә алам!» — дип сөйләде.

Галия Вәлиева:
— Мин Олимпия уеннарын карарга бик яратам, аның башланганын көннәр санап көттем дисәм дә ялган булмас. Кышкы уеннарны аеруча яратам, әлбәттә, скелетон, бобслей, сноуборд, тау чаңгысы һәм трамплиннан сикерү кебекләре сәламәтлек өчен куркыныч. Чаңгы эстафетасын аеруча үз итәм. Тик анда беренчелекне норвегиялеләр алды, алар моңа лаектыр да, ишетеп белүемчә, һәр норвегияле гаиләсендә шуу өчен кимендә 10 пар чаңгы тора, ди.

Мөслимә Галимова:
— XXII Кышкы Олимпия уеннарының ачылышын мин Универсиадабыз белән чагыштырып утырдым. «Фишт» стадионы трибунасы аша спортчыларның 88 делегациясе узды, барысын да йотлыгып диярлек күзәттек. Бездәге Олимпия уеннары Россия спорт тарихында иң уңышлысы булды. Күңелем белән көтсәм дә, болай ук булыр дип уйламаган идем. Тик Татарстаныбыздан барган сигез спортчының берсе дә медаль белән кайтмавы гына бераз күңелсез, ярар инде, бәлки, моның да уңай ягын күрә белергә кирәктер, казнабызга зыян килмәс, шаяртам, әлбәттә. Аларның әле барысы да алда, тик безнең илебездәге Олимпиаданы безнең оныклар гына күрер инде. Дөресен әйтәм, мин ябылу тантанасында комментаторга кушылып еладым.

Әйе, без, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән үзебезнең илебездә үткән Олимпиадада җиңүчеләр булдык, бу бик сөенечле, Көньяк Кореядә нәрсә булыр — анысын бер Ходай белә, тик үзебездә җиңәргә кирәк иде.
Фалия ХӘСӘНШИНА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

August 14 2008, 15:49

Олимпия уеннары турында.

Кытайда башланган Олимпия уеннарын карамыйм. Кызык түгел.
Олимпиада — зур сәясәт ул, һәм зур дәүләтләр бер-берсе белән үзләренең идеологияләре белән дә ярыша. Әммә яулап алынган алтын медалләр саны буенча шул илдә кешеләр хокукы турында да, халыкның сәләмәтлелеге турында да нәтиҗәләр да ясап булмый.

Олимпиаду в Пекине не смотрю. Не интересно. Олимпийские игры — это продолжение большой политики, где большие страны соревнуются своей идеологией и образом жизни. Хотя количество завоеванных золотых медалей ни говорит ни о правах человека в этой стране, ни о здоровье ее населения. Золотых медалей допустим, много, и в это же время в той стране — самое большое количество потребляемого алкоголя на душу населения в мире и и очень малый средней возраст жизни.

интересные факты:

Историк Ричард ЭспиRichard Espy, автор классического исследования «Политика Олимпийских Игр»The Politics of the Olympic Games, подчеркивает, что на Олимпиадах собирались болельщики со всех концов известного древним грекам мира, поэтому на них постоянно обсуждались политические вопросы, праздновались общие победы, а также формировались политические и военные союзы. То есть, мир на Олимпиадах зачастую был лишь прелюдией к очередной войне. Известно много примеров, когда олимпионики проявляли чудеса храбрости на войне, а прославленные воины — на Олимпиадах.

Кубертен рассчитывал с помощью олимпиад восстановить величие и популярность Франции, поверженной в войне с Пруссией за два десятилетия до этого. Он рассчитывал, что Олимпиада в Париже придаст новый блеск французской столице и остановит упадок его родины. Кроме того, по его мнению, спорт являлся лучшим способом оздоровления населения и создания мощных вооруженных сил. То есть, по версии Дэвида Янга, Кубертен выступал не как интернационалист, а как французский националист, в первую очередь заинтересованный в укреплении мощи своей страны, а не в процветании остального мира.

Кубертен декларировал, что спорт — лучший способ добиться мира (одним из символов современных Олимпиад стала фраза «о спорт — ты мир»). Уже на начальном этапе «мирная» идеология Игр не выдержала испытания реальностью. Олимпиада в Афинах, проведенная в 1896 году, способствовала бурному росту греческого национализма, что год спустя, стало одной из причин начала кровопролитной войны с Турцией. Аллен Гуттман приводит пророческую фразу, которая была сказана Кубертену одним из членов Олимпийского оргкомитета во время Афинской Олимпиады: «Спорт не укрепляет интернационализм, он способствует национализму».

20 июля 1936 года, за две недели до начала Олимпиады в Берлине, полтора десятка гречанок, одетых в античные одежды и изображавших жриц, собрались на развалинах стадиона в Олимпии. Они использовали параболическое зеркало для того, чтобы сфокусировать солнечные лучи на сухой веточке. Ветка вспыхнула, от нее был зажжен факел — попутно «жрицы» декларировали: «О огонь, зажженный в древнем и священном месте, начни свой путь» и играли на античных музыкальных инструментах. После этого бегуны доставили факел на стадион в Берлине. На самом деле подобная церемония никогда в античной Олимпии не проводилась — историкам прекрасно известно, что в святилищах Зевса, которому были посвящены древние Игры, никогда не поддерживали вечных огней (это был атрибут богини домашнего очага Гестии). Эту церемонию изобрел глава Олимпийского комитета Германии Карл Дим, который подобным образом «связывал» нацизм со славой классической Греции. По мнению идеологов нацизма, древние греки были арийцами. Адольф Гитлер лично доказывал, что крестьянский суп, традиционный для земли Шлезвиг-Гольдштейн, был «потомком» знаменитой «черной похлебки» из бычьей крови и чечевицы, которую ели воинственные спартанцы. В любом случае, изобретенная нацистами олимпийская церемония благополучно пережила нацистскую Германию и существует по сей день.

Дэвид КанинDavid Kanin, автор книги «Политическая История Олимпийских Игр»Political History of the Olympic Games, пишет: «Современные Олимпиады являются не только праздником спорта, но и весьма важным политическим событием. Борьба за право принять Олимпиаду и за олимпийское «золото» стали частью большой международной политики. Игры проводили и проводят страны, где у власти находились и находятся весьма брутальные режимы. Соревнование идет не столько между атлетами, сколько между государствами. Сложно сказать, насколько это соответствует декларируемым идеалам олимпийского движения…».

Цитаты с — http://www.washprofile.org/ru/node/7587

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Олимпийский вид спорта сочинение
  • Олимпиады для поступления в вузы без егэ 2022
  • Олимпиады для егэ дополнительных баллов
  • Олимпиады вместо егэ
  • Олимпиады 100 баллов егэ список