Татарча сочинение “Л. Фәттаховның “сабан туе” картинасы|Л. Фэттаховнын “сабан туе” картинасы
Сочинение на татарском языке на тему “Л. Фәттаховның “Сабан туе” картинасы”/”Л. Фэттаховнын “Сабан туе” картинасы”Сабантуй − татар халкының борынгыдан килгән милли бәйрәме. Ул, язгы сабан чәчүләрен тәмамлагач, һәр ел саен июнь аенда үткәрелә. Тырыш хезмәттән соң, халык шатланып, куанып бәйрәм итә, күңел ача. Димәк, Сабантуй − халкыбызның хезмәт бәйрәме.
Полотнода беренче күзгә ташланган нәрсә − киң мәйданда халыкның кайнап торуы. Рәссам һәр кешенең йөз-кыяфәтен, портретын, бәйрәмчә киенүен, Сабантуй көрәшен эзлекле сурәтләп бирә алган.
Алгы планда Сабан туеның таҗы − көрәш сурәтләнгән. Көрәшнең үзәгендә өч кешене күрәбез: икесе − кызып-кызып, җан-фәрманга көрәшүчеләр; өченчесе − иңенә сөлге бәйләгән ак сакаллы бабай анарга хөкемдар ролен үти. Ул көрәшне шулкадәр бирелеп күзәтә, хәрәмләшү булмасын өчен, көрәшүчеләрнең бер генә хәрәкәтен дә күздән ычкындырмый. Өстәл янында утырган, җиңенә кызыл тасма бәйләгән аксакал да үзенең кордашына булыша, көрәшне бик сынап карый. Мәйдандагы башка кешеләр дә уртадагы көрәшне бик кызыксынып күзәтәләр, һәркемнең йөзендә киеренкелек күренә, кем кемне җиңәр? Алар көрәшүчеләргә көч һәм дәрт биреп торалар.
Рәссам үз халкының тормышын бик тирәнтен белә, авыл халкының гадәтләрен дә калку итеп тасвирлый; бер яктагы баганада чиккән, чүпләмле сөлгеләр җилферди. Эскәмиядә җиңүчегә дигән тальян гармун тора. Кешеләрнең киемнәрендә дә миллилек сизелә. Монда татар халкының элеккеге киеме белән хәзергесе аралаша. Өлкән буын кешеләре − картлар − күлмәк, күлмәк өстеннән камзул, башларына түбәтәй кигәннәр. Авыл хатын-кызлары − аклы бала итәкле, озын җиңле күлмәктән, ак ефәк шәлләрдән; шәһәрнекеләр исә мода буенча киенгәннәр. Хәтта мәйдандагы халыкның утыру рәвеше, басып торуыннан, йөз-кыяфәтләре, күз карашыннан үзенчәлекле сыйфатларны күреп була. Күбрәк ал, кызыл, ак, яшел төсләр бирелә: кызыл башлы чиккән сөлгеләр, суккан кызыл ашъяулыклар − элек-электән татар халкының үз кул көче белән эшләгән әйберләре аның нечкә зәвыгын, иҗат талантын күрсәтәләр.
Мәйдан хәрәкәтен көчәйтү өчен, андагы киеренкелекне белдереп, рәссам көчле искән җилне, җил белән тирә-яктагы болытларның кабарынып җыелуларын, агач ботакларының җилгә сыгылып-сыгылып торуын оста итеп тасвирлаган. Табигатьтәге хәрәкәтне җанлы гәүдәләндерүе сәбәпле, Л. Фөттахов халыкның дулкынлануын, мәйдан ыгы-зыгысын күз алдына китереп бастыра.
Бу рәсем хезмәт кешесенең шатлыгын, мул тормышының куанычын, халкыбызның матур гадәтләренең бүгенге көнгә кадәр саклануын күрсәтә.
Хәзерге вакытта Сабантуйларны татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә дә үткәрәләр.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Л. Фэттаховнын “Сабан туе” картинасы” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)
Дәрес барышы
Укучыларны картинаны кабул итәргә әзерләү максатыннан, тыныч музыка яңгырый, укытучы Г. Тукайның “Исемдә калганнар” әсәреннән өзек укый:
“ … Менә бераздан Сабан туе җитте. Мине Сабан туе көнне иртә үк уятып, кулыма янчык дәрәҗәсеннән аз гына үткән кечкенә бер капчык тоттырдылар.
Мин шул капчыкны тотып, авыл буенча киттем.
Авыл халкы тегеләй дә иртән торучан булса да, бүген Сабан туе бәйрәме көне булганга, бигрәк тә иртә торганнар, вә һәр өйдә, һәркемгә көләч йөз, тәмле сүз иде.
Мин кайсы гына өйгә керсәм дә ятим калган мулла баласы икәнемне искә алгач, миңа башка малайларга биргән кеби конфет, бер-ике прәннек кенә бирмичә, һәр йорт иясе дә буялган күкәй бирәләр иде.
Шунлыктан минем капчыгым бик тиз тулып, өйгә дә кайтып кердем. Башка малайлар һаман йөреп калдылар шикелле.
Әти белән әни дә минем капчыгым болай тиз тулуына гаҗәпләнделәр дә, шатландылар да…”
- Укучылар, яңгыраган өзек кайсы әсәрдән? (Г. Тукайның “Исемдә калганнар” әсәреннән)
- Бик дөрес! Яз һәм Тукай… Янәшә атлыйлар. Язлар Аны безгә бүләк итте, язлар Аны бездән аерды… Сөекле шагыйребезнең тууына бик тиздән 120 ел була. Аның иҗаты — барыбыз өчен дә тиңдәшсез хәзинә. Әдипнең “Исемдә калганнар “ автобиографик әсәреннән Сабантуй турындагы өлешен сайлавымның максаты – сезне күренекле халык рәссамы Лотфулла Фәттаховның “Сабантуй” исемле картинасын өйрәнүгә, кабул итәргә әзерләү иде.
- Тик әлеге картина белән танышудан элек, мин сезне рәссамның галереясына кунакка дәшәм. (Слайдларда бер-бер артлы Л. Фәттаховның картиналары күренә)
- Укучылар, сезгә рәсемнәр ошадымы? Аларның авторы — РСФСР ның халык рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР ның һәм Татарстанның Дәүләт премияләре лауреаты – Лотфулла Фәттахов. Ләкин болар берсе дә җиңел генә бирелми. Рәссам шактый катлаулы тормыш юлы үтә. Аның тормыш юлы һәм иҗатын Лилия белән Азат өйрәнделәр, әйдәгез хәзер аларны тыңлап үтик.
Укучылар чыгышы:
1 укучы: Л.Фәттахов 1918 елның 27 сентябрендә Горький өлкәсе Сергач районы Анда авылында туа. Ике яшендә — әтисез, ә инде сигездә әнисез кала. Әмма ятимлек аңа фәкыйрьлек, мохтаҗлык алып килми: абыйлары карап үстерә, авылдашлары ярдәм кулы суза.
6 нчы сыйныфта укыганда ул туган авылыннан, җәяүләп, татар мәдәниятенең үзәге булган Казанга килә. Үзе белән хат алышкан дуслары укыган 13 нче мәктәпне эзләп таба. Аның бар байлыгы өстенә кигән киеме була. Баштарак ул класста йоклый. Ашарына да классташлары алып килә. Берникадәр вакыттан соң әнисенең рөхсәте белән Харис дигән малай аны үзләренә алып кайта. Лотфулла бу гаиләгә 8 нче бала булып килә. Бу танылган рәссам Харис Якупов үскән гаилә була. Кечкенәдән рәсемгә һәвәслеге булган Лотфулла һәм Харис рәсем түгәрәгенә йөриләр, соңыннан студиядә шөгыльләнә башлыйлар.
1935 нче елда шәһәр күләмендә үткәрелгән конкурста җиңеп чыгалар һәм икесе дә Казан сәнгать училищесына укырга керәләр.
Бөек Ватан сугышы башлангач, Л.Фәттахов сугышка китә. Сугышны армия сафларында тәмамлый. 1946 нчы елда Казанга кайта һәм җаны-тәне белән иҗат эшенә чума.
2 укучы: Лотфулла – авыл малае һәм ул гомере буена авылга тугрылыклы булып кала. Аның “Игеннәр өлгерде” картинасы игенчеләргә гимн булып яңгырый. “Күчмә лаборатория” картинасы авыл җирендә фәнгә таянып, икмәк үстерүчеләрнең хезмәтен тасвирлый. Аның бөтен иҗатында авыл темасы төп урынны алып тора, аеруча көчле яңгырый, таланты ныклап шунда ачыла.
Балалар тормышын чагылдырган картиналар Фәттахов иҗатында аерым урын алып тора. Ул чагында әле Казанда бу теманы алай дәртләнеп, һәвәсләнеп яктыртучы башка берәү дә булмый. Әлбәттә, рәссамның үз балалары – кызы Фәридә, уллары Рәшит белән Шамилнең булуы да уңай йогынты ясагандыр. Аның балаларга багышланган картиналары арасында иң нык танылганы – “Әни күрмәгәндә” дип атала.
Л.Фәттахов шулай ук портретлар остасы. Һәрбер рәссамның кабатланмас мизгеле – иҗат дөньясы күгенең җиденче катына күтәрелгән бәхетле очышы буладыр. Халык рәссамы Л.Фәттаховның шундый бәхетле мизгеле “Сабантуй” исемле картинасын иҗат итүгә бәйләнгән. (Укучылар утыралар, слайдта “Сабантуй” картинасы)
- Укучылар, безнең максатыбыз – әлеге картинаны тасвирлап, бездә туган хис-кичерешләрне чагылдырып, инша язу. Белгәнебезчә, тирәлекне, информацияне кабул итү ягыннан без өч төркемгә аерылабыз. Бер өлешебез — визуаллар дөньяны күзләре белән өйрәнсә, рәссамнар нәкъ менә шул төркемгә карый да инде, икенчеләребезгә- аудиалларга ишетү, тыңлау, аралашу кирәк, ә өченче төркемгә – кинестетикларга – хәрәкәт, тактиль тою кирәк. Махсус тестлар ярдәмендә без инде сезнең кайсы төркемгә керүегезне алдагы дәресләрдә ачыклаган идек. Хәзер өч төркемгә бүленеп, картинаны өйрәнә башлыйк. Визуаллар мин сездән картинаны мөмкин кадәр җентекләп карап, анда кулланылган төсләр, персонажларның кыяфәтләре, мимикалары, гомумән, барлык детальләр турында җавап бирергә әзер торуыгызны сорыйм. Аудиаллар сез төркемегездә фикер алышырсыз, визуаллар өчен сораулар әзерләрсез. Кинестетиклар исә сезне бер үк вакытта кызыклы да, шул ук вакытта катлаулырак та бирем көтә. Сезгә Сабантуй атмосферасын тудыру йөкләнә. (Һәр төркем 3-5 минут дәвамында мөстәкыйль эшли)
- Иң элек сүзне визуаллар-аудиаллар төркеменә бирик.
Укучылар чыгышы:
- В 1: Л.Фәттаховның “Сабантуй” картинасының үзәгендә Сабантуй бәйрәменең җанын тәшкил иткән көрәш сурәтләнгән.
- В 2: Көрәшчеләрнең берсе икенчесен өскә күтәргән. Икесе дә таза гәүдәле, киң күкрәкле, хезмәттә чыныккан ирләр.
- В 3: Судьялар – чал чәчле, түбәтәйле, камзуллы, күкрәкләренә сөлге бәйләгән авыл аксакаллары.
- А 1: Алар турында нәрсәләр әйтеп була?
- В1 : Алар көрәшне игътибар белән күзәтәләр. “Хәрәмләшә күрмәгез!” дигәндәй, күзләрен бер минутка да алардан алмыйлар.
- А 2: Бәйрәмнең төп герое кем?
- В 2: Мәйдан тирәли тыгыз түгәрәк ясап баскан халык. Алар барысы да зур кызыксыну белән көрәшчеләрне күзәтәләр.
- А 3: Рәсемнең сул ягындагы фотоаппарат тоткан хатын-кыз турында нәрсә әйтеп була?
- В 3: Бу хатын-кыз көрәшчеләрне фотога төшерә. Ул шәһәрдән кайткан кунак булырга тиеш. Авыл хатын-кызларыннан аермалы буларак, аның өстендә — җиңсез күлмәк, яулыксыз.
- А1: Ә менә бу парлар турында нәрсә әйтеп була?
- В1: Ир көрәшкә чыгарга әзерләнә. Ә хатыны аңа киңәшләр бирә.
- А 2 : Каен төбендә сөйләшеп торучы ир белән хатын турында нәрсәләр әйтергә була? Киемнәренә игътибар итегез.
- В2: Хатын-кызның яулык бәйләү рәвешенә, ир кешенең кепкасына һәм сакалына карап, боларның рус авылыннан килгәнен чамаларга була.
- А3: Рәсемнең үзәгендәге малайларга игътибар итегез.
- В3: Малайлар көрәшне игътибар белән күзәтәләр. Менә үзләре дә көрәшкә кереп китәрләр төсле.
- А1: Башка кешеләр турында нәрсәләр әйтергә була?
- В1: Бәйрәмдә битараф кешеләр юк. Берәүләре кычкырып, көч биреп торалар, ә икенчеләре кулларын өскә күтәреп, ризасызлыкларын белдерәләр.
- А2: Ә хәзер рәсемнең уң ягына игътибар итегез. Нәрсәләр күрәсез?
- В2: Агач эскәмиядә батырларга биреләсе бүләкләр ята. Анда төрле-төрле тукымалар, яулыклар, гармун, җирдә тәпән тулы йомырка.
- А3: Рәсемгә карагач, табигать турында нәрсәләр әйтергә була? (Колга башына сөлгеләр эленгән)
- В3: Җылы матур көн. Кояш үзенең нурлары белән җир өстен иркәли. Сирәк кенә аксыл мамыксыман болытлар күренгәли. Әкрен генә җил исә. Бөдрә каенның яшел яфраклары җилдә тирбәлә. Ә колга башындагы сөлгеләр, гүя, Сабантуйны сәламләп җилфердиләр. Җил дә кешеләрнең бәхетле сөенечен уртаклаша.
- А1: Шундый матур табигать күренешен, күңелле бәйрәмне сурәтләү өчен, рәссам нинди төсләр кулланган?
- В1: Рәсем ачык, якты төсләргә бай. Яшел, ак, кызыл, сары төсләр бәйрәмне ямьләндерә, күңелне күтәрә.
- Булдырдыгыз! Бергәләшеп бик тәфсилләп тасвирлап бирә алдыгыз картинаны. Кинестетиклар төркеме, инде сүз сезгә.
Кинестетиклар төркеме Сабантуе җырын башкара ала. Уен төрен тәкъдим итәләр (мәсәлән, чүлмәк вату). Уенда килгән кунаклар да катнаша ала. Физкультминутка булсын дип, татар бию көе куелып, бар укучылар да хәрәктләнергә мөмкин.
- Молодцы! Чыннан да милли бәйрәмебез рухы хөкем сөрде безнең класста. Инша язарлык хис-кичерешләр барыбызда да туплангандыр, бүгенгә соңгы эш итеп, дәфтәрләребезгә иншаның планын теркәп куйыйк.
Якынча план үрнәге:
1. Л. Фәттахов турында кыскача мәгълъмат.
2. “Сабантуй” картинасында төп тамаша – милли көрәш.
3. Бәйрәмнең үзәгендә — авыл кешеләре, кунаклар.
4. Батырларны бүләкләр көтә.
5. Табигать тә күңел күтәренкелеген, бәйрәм сөенечен уртаклаша.
6. Картина турында минем фикерем.
Рефлексия
- Укучылар, кем дә кем инша язарга җитәрлек мәгълүмат алдым, барысы да аңлашылды ди икән, биредәге капчык янына килсен, әле инша язарлык әзер түгел икәнсез, чүлмәк янына барсын. (Укучылар, укытучы янындагы капчык янына җыела)
- Бик яхшы! Ә сез таныдыгызмы соң? Бу бит кечкенә Апуш капчыгы, хәтерлисезме, ул бит авыл буйлап тәм-томнар җыеп йөргән иде. Менә шуларны ул сезгә өләшергә кушты. (Укытучы балаларга кәнфит -прәннекләр өләшә).
Өй эше
- Укучылар, өйдә план буенча инша язып килерсез. Дәрестә актив катнашканыгыз өчен, барыгызга да рәхмәтемне белдерәм. Дәрес тәмам, сау булыгыз!
Помогите написать сочинение на татарском языке по картине Л.А.Фәттахова «Сабантуй»
-
- 0
-
-
- 0
-
Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул − хезмәт һәм дуслык бәйрәме.
Сабан туе − ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Минем бик күп Сабантуйларда булганым бар. Иң элек Сабантуй үткәрү өчен мәйдан әзерлиләр. Безнең авылда Сабантуй елга буеңдагы яшел чирәм белән капланган иңкүлектә үткәрелә. Якында гына челтерәп аккан чишмәсе дә бар.
Иртәгә Сабантуй буласы көнне авыл яшьләре, урам буйлап гармуннар уйнап, җырлап-биеп, хуҗабикәләрдән, яшь киленнәрдән Сабан туе өчен махсус әзерләнгән бүләкләр җыеп, халыкны бәйрәмгә чакырып йөриләр. Бу «Сөлге җыю» дип атала.
Икенче көнне матур итеп бизәлгән мәйданга бәйрәмчә киенгән халык җыела. Мәйдан уртасында батырлар көч сынаша. Җиңүчеләрне тәкә һәм кыйммәтле бүләкләр көтә.
-
Комментариев (0)
Ваш ответ
метки: Картина, Сабантуй, Фаттах, Картинас, Буенча, Лотфулла, Татарск, Татарча
Урок развития речи «Описание внешности и действий людей»., Сочинение по картине Л.А.Фаттахова «Сабантуй»., Предметы гуманитарного цикла (раздел – русский язык), Петрова Наталья Александровна
учитель русского языка
МБОУ «Александровская СОШ» (Республика Татарстан)
Цели:
Оборудование
Подготовка к восприятию произведения живописи.
Рассказ о художнике Л.А. Фаттахове, истории создания картины «Сабантуй»(сообщения учащихся, презентации)
-
Л.А. Фаттахов (презентация)
-
Из истории создания картины (сообщение, показ слайдов)
Сабантуй-национальный праздник с играми и гуляниями, соревнованием в силе, ловкости, удальстве. Он проводится летом, в июле, продолжается семь дней, завершаясь в Казани состязанием победителей. Но особенно он красочен и наряден в деревнях Атнинского района, где, пожалуй, лучше всего сохранился местный колорит костюмов и народных обычаев.Там и собирал Фаттахов материалы для картины.
Работа над ней продолжалась два года и потребовала колоссального напряжения сил. Пожалуй, никогда ещё не приходилось Фаттахову решать таких сложных композиционных задач. Как организовать все это множество действующих лиц, без которого нельзя показать народность и массовость празднества? Как передать его нарядность и красочность? Как воплотить такое множество индивидуальных характеров, сохраняя единство увлеченной праздничным зрелищем массы народа? Задачи – одна сложней другой – возникали на каждом шагу. Не случайно художник заново переписал всё полотно уже после того, как картина была показана на декадной выставке.
Словарная работа (композиция картины)
Беседа по картине Л.А. Фаттахова «Сабантуй».
Отвечаем на вопросы, используя причастия и деепричастия.
— Что изображено на картине?
(На картине изображен национальный татарский праздник сабантуй)
— Где происходит действие?
(Действие происходит в одной из татарских деревень)
10 стр., 4915 слов
Методика обучения детей рассказыванию по картине
… и серии сюжетных картинок. 1. Значение картины для развития мышления и речи ребенка В дошкольном возрасте ребенок … составление описательных рассказов о предметах, объектах и явлениях природы, создание разных видов творческих рассказов, освоение форм речи-рассуждения (объяснительная речь, речь-доказательство, речь-планирование), а также сочинение рассказов по картине, …
— Какое время суток изображено на картине? Как вы это определили?
(На картине лето, жаркий день)
— Как художник изобразил борьбу? Июльский день. Мы видим сочную зеленую листву березы и пышную траву)
— Кто является главным действующим лицом картины? Что составляет композиционный центр?
(Композиционный центр образует группа из трех человек – двух схватившихся в жарком поединке борцов и внимательно наблюдающего за схваткой старика с полотенцем через плечо – атрибутом судьи состязания. Плотным кольцом окружил эту группу народ. Фаттахов так сумел написать людей, что зрители, вся масса народа также является главным героем картины)
Опишите позы, фигуры, выражения лиц борющихся, их одежду.
(На картине изображен решаюший момент борьбы. Каждый из борющихся показан ярко и выразительно. Герои волнуются. Парень с темными развевающимися на ветру волосами напряг мускулы. Кажется, что пройдет ещё мгновение, и он победит. Другой герой тоже не хочет сдаваться. Об этом можно судить по его позе: он уверенно стоит на ногах, хотя колени согнуты.
Участники состязания крепко сложены. Мы видим лицо только одного из них. Оно отражает сильное волнение: рот полураскрыт, взгляд встревоженный.
Борющиеся одеты по-летнему легко, празднично)
— Как показан наблюдающий за схваткой старик?
(Возможно, ему не раз приходилось судить на сабантуе. Его главная задача –справедливо вынести решение, правильно определить победителя. Он внимательно и сосредоточенно наблюдает за борьбой.Его лицо строгое и серьезное)
— Опишите зрителей, которые окружают борющихся.
(Среди зрителей мы видим людей всех возрастов: это и убеленные сединой старики, и молодые женщины, и крепкие мужчины, и восторженные дети. Каждый из них очень волнуется и переживает, наблюдая за решающим моментом борьбы. Двое мужчин не могут сдержаться, кричат, подняв руки вверх, пытаясь поддержать своих друзей. Седой старик с шестом на переднем плане сидит, чуть наклонившись.
Кто-то из зрителей стоит, кто-то расположился прямо на траве.
На героях картины национальная одежда: тюбетейки, безрукавки, платки, повязанные по-татарски.
Перед нами женщина с фотоаппаратом. Может быть, она является корреспондентом)
— Как показаны атрибуты праздника?
(Нарядная одежда, вышитые полотенца, красная скатерть судьи, гармонь (приз), вышивки, шесты с полотнищами)
— Какие цвета и оттенки использовал художник?
(Светлый (вышитые полотенца, белоснежные облака, ствол березы, одежда людей).
14 стр., 6791 слов
Что означает слово честь для современного человека
… человеком чести. Однако далеко не все люди четко понимают, что означает быть человеком чести и почему сейчас в нашем обществе это играет особую роль. Для начала следует разобраться, что же означает само это загадочное слово «честь». … klass-ogeh-15-3/chest-chto-takoe-chest Сочинение на тему Что такое честь Actionteaser.ru – тизерная реклама <p> Слово честь знакомо каждому, мы слышим его с …
Зеленый (пышная зелень трав, цвет березовой листвы)
Красный (скатерть судьи, вышивки)
Голубой (цвет неба))
— Как на картине показано движение и действие? Какие причастия и деепричастия можно употребить в описании?
(Бегущие по небу облака, гонимые ветром.
Развевающиеся на ветру полотнища.
Выгнутые ветви дерева.
Трепещущая листва.
Борющиеся участники.
Мужчина стоит, подняв руки вверх.
Сидит старик, согнув спину)
— Какое настроение создает картина?
(праздничное, радостное)
— Почему она названа «Сабантуй»? Какова главная мысль картины?
(Сабантуй – большой праздник. Люди, окончив посевные работы, имеют право на отдых, который сближает их.
Главная мысль – сплочение людей, значимость труда в жизни человека)
Составление примерного плана сочинения
1.Вступление.
Сабантуй – народный национальный праздник.
2.Главная часть.
Описание картины «Сабантуй».
1).Место действия.
2).Время действия.
3).Главные герои картины.
4).Зрители.
5).Атрибуты сабантуя.
6).Цвета и тона, использованные художником.
7).Главная мысль картины.
3.Заключение.
Мои впечатления от картины.
Домашнее задание
Написать сочинение по картине Л.А. Фаттахова «Сабантуй», используя причастия, причастные обороты и деепричастия в описании внешности и действий людей.
Сочинение по картине Л.А. Фаттахова «Сабантуй».
Всем известно, насколько красив национальный праздник сабантуй. Это игры и гулянья, это соревнования в силе, ловкости, удальстве. Он проводится после посевных работ, когда люди могут отдохнуть после напряженного труда.
Особенно красив сабантуй в сельской местности. Именно такой праздник показал нам художник.
Жаркий июльский день. На голубом небе бегущие белоснежные облака, гонимые тёплым ветром. За деревней собрался народ, наблюдающий за состязанием.
В центре картины два схватившихся в жарком поединке борца и внимательно наблюдающий за схваткой старик-судья. Каждый из них показан ярко и выразительно. Парень с темными волосами, развевающимися на ветру, сильно напряг мускулы. Близка его победа. Но другой герой тоже не хочет сдаваться. Он уверенно стоит на ногах, хотя колени его напряженно согнуты.
10 стр., 4766 слов
По картине Шишкина Перед грозой 5 класс
… плане тёмное грозовое небо простирается над мрачным лесом. Дальний т … картины Перед грозой Сочинение на тему 9 мая Это один из любимых праздников … под порывами легкого ветра. Трава кажется не … или обещания, ничего не стоящие. Отказ отдельного человека или … пыли, небо посветлеет и солнце высушит промокшую землю. Так … я убираю квартиру или комнату сочинение Мало найдется людей, которые любят убираться. Я …
Герои-сильные молодые люди, крепко сложенные. Мы видим лицо только одного из них. Оно отражает сильное волнение и напряжение. Борющиеся парни одеты по-летнему легко, но нарядно и празднично.
Старик, наблюдающий за поединком, склонившись в сторону, строго оценивает происходящее.
Плотным кольцом окружил эту группу народ. Мы видим здесь и стариков, убеленных сединой, и молодых мужчин, и скромных татарских женщин, и восторженных зрелищем детей, которые ползая по траве, переживают вместе со взрослыми.
Всем хочется поддержать борцов. Все волнуются. Кто-то из зрителей стоит, кто-то сидит, расположившись на траве.
Одежда на людях национальная: тюбетейки, платки, повязанные по-татарски, безрукавки.
Ярко показаны атрибуты праздника: красная скатерть судьи, вышивки, шесты с полотнищами, гармонь (приз).
Картина написана яркими красками. Преобладают белый, зеленый, красный и голубой цвета.
Художнику удалось передать движение и действие: облака бегут, полотнища развеваются, листва трепещет, ветви выгнуты ветром.
Картина создаёт радостное настроение.
Сабантуй-праздник труда, праздник единства людей, который сближает тех, кто вместе трудится и отдыхает.
Сочинение по картинке «Сабантуй» Л.Фаттахов
Светило науки — 11 ответов — 0 раз оказано помощи
На картине мы видим традиционный Татарский-Башкирский праздник под названием Сабантуй. Смотря на эту картину можно понять на сколько весела и разгульна татарская душа. Всё действие проходит на поле в окружении множества людей разных возрастов от мала до велика. В середине можно увидеть по моему мнению главных героев картины это молодой крепкий парень и взрослый мужчина борются.
Все взгляды людей устремлены на них. Это бой в шутку в Татарстане на сабантуй это считается традиций. Общая обстановка на картине показывает на сколько весело и хорошо автор провёл время находясь в обществе этих людей.
Если тебе нужно было что то вроде описания то вот. Если нужно будет по больше напиши, помогу)
Напишите пожалуйста сочинение по картине Л.А.Фаттахова «Сабантуй» на татарском языке
20
ОТВЕТЫ
Сабантуй-милли бәйрәм белән уеннар һәм гуляниями, ярышлар булып кала үз көчендә, ловкости, удальстве. Ул үткәрелә, җәен, июль аенда, дәвам итә, җиде көн, завершаясь Казанда состязанием җиңүчеләрне. Әмма ул бигрәк тә красочен һәм наряден авылларда Әтнә районы, анда, мөгаен, иң яхшысы сакланып калган җирле колорит костюмнар һәм халык йолаларын.Анда собирал Фәттахов өчен материаллар картиналар.
Өстендә эш анда ике ел дәвам иткән һәм талђп итте аннан колоссального көчәнеш көч. Мөгаен, беркайчан да туры килмәгән әле Фаттахову хәл шундый катлаулы композицион бурычларның. Ничек оештырырга болар барысы да бик күп гамәлдәге затлар, башка, аның күрсәтергә ярамый ханлыгы дәверендә һәм массовость празднества Ничек тапшырырга, аның нарядность һәм красочность Ничек тормышка ашырырга шундый бик күп шәхси характеров саклап калып, бердәмлек увлеченной бәйрәм зрелищем масса, халык Бурычлар – бер сложней башка – монда һәр адымда очратырга мөмкин. Юкка гына рәссам яңадан переписал барлык полотно инде соң, картина иде күрсәтелде һәм бу декадной күргәзмәсендә.
182
Отв. дан
2019-03-12 09:27:57
Для написания вопросов и ответов необходимо зарегистрироваться на сайте
Л.Фәттаховның «Сабантуй» картинасы буенча сочинение язу
Ноя — 8 — 2011
Автор конспекта:
Автор(ы): — Садыкова Райса Сальмановна
Место работы, должность: — Тюлячинская средняя общеобразовательная школа с углубленным изучением отдельных предметов, заместитель директора по учебно-воспитательной работе, учитель татарского языка и литературы
Регион: — Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — среднее (полное) общее образование
Целевая аудитория: — Административный работник
Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)
Класс(ы): — 6 класс
Предмет(ы): — Родной язык
Краткое описание: — План-конспект урока татарской литературы
Файлы: Сабантуй картинасы буенча сочинение язу.doc
Размер файла: 58880 байт.