Сагыну хисе сочинение

Татарча сочинение “Сагыну хисе”

Сочинение на татарском языке на тему “Сагыну хисе”Сагыну ул − еракларга киткән кешенең үз илен, халкын, туганнарын юксыну, аларны күрәсе килү хисе.
Минемчә, сагыну хисе Туган илеңнән, яраткан кешеләреңнән читкә киткәч туа. Бу хисне без икенче төрле итеп “күрәсем килә”, “кайтасым килә” дигән сүзләр белән белдерәбез. Әниләремнән, туган җиремнән ике-өч кенә көн аерылып торсам да, минем аларны күрәсем килә башлый. Туганнарым, аларның һәрбер эше, хәрәкәтләре күз алдыма килә. Мин аларга ашкынам. Туган җирем дә нәкъ шулай. Урамымның һәр күренеше, кешеләре бер минутка да истән чыкмый. Бу хис − сагыну хисе. Сагыну хисе кешене ниндидер ярамаган эше өчен үкендерә дә, кеше үзенең эшләренә анализ ясап ала.
Сагыну хисе Г. Кутуйның “Сагыну” нәсерендә бик ачык чагылыш таба. Әсәрдә шушы хис үз туган илен дошманнардан азат итү өчен сугышка киткән солдат йөрәгендә дә яши. Аның сагынуы бик көчле. Ул аны берни белән дә алыштыра, баса алмый. Аның, тизрәк җиңү яулап, Туган иленә, туган йортына, туганнары янына кайтасы килә. Үз илендә гади генә булып күренгән нәрсәләр дә, чит илдә солдат өчен алыштыргысыз, иң гүзәл әйберләр, күренешләр булып тоела. Сагыну хисен ул бары тик үз илендә генә баса алачак. Солдатка Туган иле бик кадерле, чөнки ул монда туган, яшәгән, чын дуслар тапкан, шагыйрь булып җитлеккән. Шагыйрь бары тик үз туган телендә генә, үз халкы өчен генә иҗат итә. Ул − чын мәгънәсендә ирекле. Аны бернинди байлык та кызыксындырмый. Шуңа сагына ул Туган илен.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Сагыну хисе” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

Туган җиремне сагыну.

Белмим,

Әллә күпкә,

Әллә бик озакка,

Ахры мәңге онта алмамын

Тамбов урамнары уртасында

Усак яфраклары шаулавын…

Алар мәңге минем хыялымда

Шаулый-шаулый  яфрак ярырлар,

Карт имәннәр,калмый минем арттан,

Кая барсам, озатып барырлар…

Бер җирдә юк андый ак каеннар,

Бер җирдә юк андый урманнар,

Бер җирдә юк камыш сабаклары-

Андагыдай шаулый торганнар….

“Мокамай”.Һ.Такташ

Дөньяда һәр кешенең үз туган авылы,районы,шәһәре бар.Шул җиргә һәрвакыт кайтасы килеп тора.Чөнки аның күңелендә бәйрәм булсынмы,яки ачы кайгымы,барысын  якташлары,дуслары,туганнары белән уртаклашасы килә.Бала чакта аны аңламыйсың икән шул,ә бераз үскәч,аера башлыйсың…

     Мин былтыр Ижау шәһәренә,туганнарыма кунакка бардым.Бер-ике көн күңел ачып йөргәч,йөрәгемдә ниндидер бушлык барлыкка килде.Шагыйрь сүзләре белән әйткәндә: “Күңелемнән китми,миңа нидер җитми”….

Алдан күңелеме нәрсә борчыганны  аңламыйча йөрдем…

       Сагыну,туган якларымны сагыну биләп алды минем йөрәгемне.Мин чит илдә җәфа чигеп ятучы шагыйрьләр турында, мәктәп программасында укыганым булган иде.Ләкин,шул шигырьләрне укып,аларның мәгънәсенә,бай эчтәлегенә төшенми идем.Ә хәзер,үземне тоткында утырган кош шикелле,шагыйрьләрне искә төшереп,уйланып утыра идем.Бер мизгелгә генә, яраткан шәһәремнең урамнарына әйләнеп кайтасы килде,якташларым белән сөйләшәсе,туган йортымны бер күзем белән булса да күрәсе килү теләге диңгез дулкыны кебек аулап алды мине.Карале,минем дусларым ничек яшәп ята икән? Алар әле үзләрен нинди бәхетле булуларын  аңламыйлар шул…

     Кеше- бик кызык зат икән,бары тик чит илләргә киткәч,туган иленең матурлыгын күрә башлый,әйтерсең,моңарчы нәни песи шикелле сукыр иде.Ә күзләре ачылгач,туган җиренең һәр чәчкәсенең исе, яшь каеннарның шаулавы,кояшның батуы,Иделнең тыныч кына агышы шул кадәр якын була аңа.

      Берничә көннән без, туган ягыбызга ниһаять исән-сау әйләнеп кайттык.Әйтерсең,мин кунакта түгел,ә тоткында булганмын.Бу туган шәһәремнән вакытлыча аерылап тору,бөтен тормышыма карашымны үзгәртте.Безгә, әбием сүзләре белән әйтсәң: “Бу өч тиенлек дөньяда һаман нәрсәдер җитми,бер күлмәк,яки яңа туфли,ә бәхет бит яңа туфлийлы булуда түгел. Минемчә, бәхет ул — туган җиреңдә,туганнарың,якыннарың белән бергә тату гына яшәү!

Туган якны сагыну хисе

Кеше
ерак юлларга чыкса, озаграк авылына,
туган шәһәренә кайтмый торса, йорт-нигезен,
урамын, туган-тумачасын бик нык сагына
башлый. Айлар буе диңгезләрдә йөзүчеләр
дә бар бит әле. Алардагы сагыну хисенең
зурлыгын сүзләр белән генә дә әйтеп
бетереп булмый торгандыр. Диңгезче-язучы
М. Юныс иҗатында геройларның туган
яклары белән бәйлелеге бигрәк тә нык.
Сагыну хисен үзе кичермәсә, әдип тудырган
образларда ул шул дәрәҗәдә көчле булыр
идеме икән?!

М.
Юнысның «Тимер фил» исемле хикәяләр
җыентыгында алтмышынчы елларда иҗат
ителгән әсәрләре урын алган. Алар
арасында «Безнең өй өянке астында иде»
дип исемләнгәне дә бар. «Кайбер кыска
гына очрашулар да бик озакка хәтердә
уелып кала икән. Нибары ике генә тапкыр
күргән карчыкны мин гомердә дә оныта
алмам шикелле»,— дигән юлларны укыгач,
без түземсезлек белән шул очрашулар
хакында сөйләүне көтәбез.

Язучы
ашыкмый. Башта пароходлары Генуя портында
торганда, Италиянең халык герое, ә үзе
Рязань тимерчесе булган Федор Полетаевның
каберенә чәчәкләр куярга барулары
турында хәбәр итә. Рәсәйдән килеп,
башкалар бәхете өчен көрәшкән бу батырга
ник тукталды әле, дип уйлыйсың. Язучы
җавап биреп куя: кая гына ташламый кешене
язмыш дигән нәрсә!

М.
Юныс әле һаман да безне үлем һәм тормыш
фәлсәфәсе хакимлек иткән каберлектә
йөртә. Менә чалгы күтәргән скелет. Ул —
кызны алырга килгән үлем сурәте. Без
Горькийның «Кыз һәм үлем» поэмасы шушы
һәйкәл тәэсирендә язылганны беләбез.
Бер постаментка аллегорик рәвештә:
«Бары тик киләчәккә ышанган кеше генә
давыллы тормыш диңгезен кичеп чыга»,—
дип уелган. Үлем, яшәү рәвеше, бакыйлык
турында уйлыйсың… Ә өянке хакында
язучыбыз һаман ләм-мим. Вакытлы дөньяда
мәңгелеккә исем калдыру өчен ярым ач,
ярым ялангач яшәгән хатын һәйкәле янында
басып торганда, диңгезчеләр янына,
ниһаять, өлкән яшьтәге бер ханым килеп
чыга һәм уллары Петроның югалганлыгын
әйтә. Тагын җеп очына килеп чыкмыйбыз.

Менә
малай табыла. Иң гаҗәбе: әбисе Рәсәйдән,
Татарстаннан, диңгезченең күрше авылыннан
икән. Нинди җилләр ташлаган бу татар
карчыгын җәһәннәм читенә? Шул чакта рус
кешесе турындагы эпизод искә төшә.
Димәк, язучы үз фикеренә эзлекле килә.

Әбинең
язмышы башкаларныкыннан да гыйбрәтлерәк
булып чыга. Ул икенче бер илдән,
ватандашларын күрү өчен, гел портка
килә икән. Аның ничек тә Иран туфрагына
ия буласы бар… Диңгезче карчыкны үз
иленең икмәге белән сыйламакчы була.
Татар карчыгы аны ашарга да кызгана,
исе өчен сакларга карар кыла.

Гомере
төрле илләрдә узган, төрле милләтләргә
балалар үстереп биргән татар кешесенә
туган туфрактан да изгерәк нәрсә, төшенчә
юк. Ә менә үзенең нәсел агачын белмәгән,
өянке астында үсмәгән балалары өчен
татар җирен сагыну — бөтенләй чит нәрсә.
Карчыкның улы башка милләтләр язмышын
кайгыртып йөрүдә икән, әйтерсең көрәш
рухы аңа ниндидер җепләр аша безнең
ватандашлардан күчкән.

Инкыйлабтан
качып килгән Мөһаҗирләрнең чит җирдә
бәхет таба алмавы йөрәкне әрнетә. Үз
илендә сәүдәгәрлеге белән дан тоткан
татар кешесе башка җирләрдә социаль
баскычта аска тәгәри дә тәгәри, икенче
берәүнең хезмәтчесенә әйләнә. Дөрес
сайлаганмы ул язмышын, юкмы? Юктыр
шикелле. Михнәтне туган илдә бергәләп
күрүең яхшырак.

Әби
өчен туган ил образын аерым бер әйберләр
белдерә. Болар — икмәк, туфрак, өй түбәсен
каплаган өянке… «Безнең өй өянке астында
иде»,— ди ул бертуктаусыз. Йорт һаман
да шулай тора ала диярсең.

Үзен
чит илдә кунак кына санаган татар
карчыгы, качып-посып, трюмга уза һәм
шторм вакытында һәлак була. Ул теләгенә
өлешчә ирешә: туган җиренә бераз якынрак
урында — Феодосиядә күмелә. Йөрәктә
Караярга кайтып җитә алмаган татар
әбисен кызгану хисе туа.

«Безнең
өй өянке астында иде» хикәясе — искиткеч
тәэсирле әсәр. Туган туфрагында күмелү
өчен, авырлыклар кичергән, соңгы юлга
барган татар карчыгы образы башкалар
иҗатында кабатланмаслык дәрәҗәдә
үзенчәлекле.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]

  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #

Кеше тормышындагы иң мөһим нәрсәләрдән, минем фикеремчә, туган якны,
ата-ананы, балачак хатирәләрен, мәктәп тормышын аерып әйтергә була.
Болар турындагы истәлекләр кешенең гомерлек юлдашы була, бу якты
хатирәләрне уйлап, кайчандыр кичергән вакыйгаларга яңадан әйләнеп
кайтырга мөмкин.
Нинди генә кеше булмасын, аның тормышын туган илсез күз алдына да китереп булмый торгандыр. Кайда гына тумасын, нинди илдә генә балачагын үткәрмәсен, барыбер үз Ватанын ул кеше өчен берни дә алыштыра алмый. Башка җиргә чыгып китсәң, сиңа хәтта туган як әрәмәлеге, кайчандыр син яратмаган гап-гади нәрсәләр дә кадерле була башлый. Мондый хисне, минемчә, бөтен кеше дә кичерәдер.
Ләкин туган як дип, кешенең беренче тапкыр аваз салган җирен генә түгел, ә тормышның күп өлешен шунда үткәргән урынны әйтсәң дә була. Мин моны үз язмышым мисалында исбатлый алам. Мин, откуда ты) . Бу – дөньяга аяк баскан шәһәр һәм хәзерге яшәү урыным – твой город. В такой то город күченеп килгән көнне мин бик яхшы хәтерлим. Миңа, ул вакытта татарча юньләп сөйләшә белмәгән нәни кызчыкка, бөтен нәрсә яңа, чит иде. Башта шэхэр (тат. х) күренешенә, анда мине әйләндереп алган кешеләргә күнегү бик авыр булды. Ләкин вакытлар үтү белән, минем өчен бу шэхэрдэн да ямьлерәк җир юк иде. Авыл табигате, аның кешеләре минем күңелемә шулкадәр үтеп керде, мин бер дә тартынмый: “Минем туган ягым – город твой”,- дип әйтә алам. Әмма халык: “Җан тартмаса, кан тарта”, — дип дөрес әйтә. Минем беренче туган ягыма – родной город- булган хөрмәт һәм мәхәббәт элеккечә үк калды.
мин туган шэхэремнэ берничә генә көнгә аерылсам да, сагыну хисе белән яна башлыйм.
Туган як турында сүз барганда, һичшиксез, тел турында да онытмаска кирәк. “Иле барның – теле бар” дигән халык мәкале моңа ачык мисал булып тора. Бу мәсьәлә үз туган телләрен онытучылар бигрәк тә күбәйгән вакытта, ягъни хәзерге көндә бик тормышчан. Кайсы гына шәһәргә барып кермә, анда туган телләрендә сөйләшергә оялган, күпчелек халык сөйләшә торган телдә аралашкан кешеләрне бик еш очратырга була. Туган телеңә карата мондый салкын караш озак дәвам итсә, минемчә, телнең бөтенләй юкка чыгуы да ихтимал.
Кеше тормышында иң ачы кайгыларның берсе – туган ягыңнан аерылу. Мондый язмышны хәтта дошманыңа да теләп булмас иде, шуңа күрә, минем уйлавымча, туган якны хөрмәт итү һәм саклау – һәр кешенең изге бурычы.

Кичә телефоннан рәхәтләнеп бер яшь ханым белән серләштек. Кырыктагылар безгә бик яшь инде алар. Үзең алтмышның аргы якларына чык та, кырык яшь яшь шул инде.

Авылдашым минем телефон номерын тапкан да шалтыратты. Серләштек рәхәтләнеп. Шәһәрдә яши. Хәл-әхвәл белешкәннән соң, сүз үзеннән-үзе авыл темасына кереп китте. Сагынасыңмы, дим. Әйе, сагынам. Авылга 2-3 сәгатькә генә кайтып китәбез, һаман шул ашыгу инде, җәй көне отпускымда авылга кайтып, авыл урамыннан җәяүләп үтәсем килә, ашык­мыйча, әкрен генә, ди. Насыйп итсен, берүк. Сагынганнар хәлен аңламыйммыни инде?! Үзем сагындым бит, өзелепләр сагындым. Сагыну шундый хис инде ул, аны тотып карап та, ашап карап та, ялап карап та булмый, ә үзе сине сарыларга сабыштыра. Җан-бәгырьнең бер почмагына кереп урнаша да, төзәлүне белмәгән яра кебек әрнеп тора. Җанның шул почмагыннан иреккә чыгарып җибәрсәңме? Ай-һай хәлләр ясар ул. Иртәнге чык булып Мәмәшир болынына таралса, гөл-чәчкәләр көне буена башларын күтәрә алмаслар, бу сиңа иртән генә төшеп, кояш чыгуга кибеп беткән чык түгел, бу сагышлы чык, тиз генә кибүен көтмә. Кирәкми, болай да кыс­ка гомерле чәчкә-гөлләрне рәнҗетмик. Көн кояшына карап елмайсыннар, таң чыкларында иркәләнсеннәр. Әгәр җандагы сагыну-сагышны Бөр суына салып агызсаң… Сагыш белән кушылган Бөр суы туган җирне ташлап китмичә, хәтфә болыннарга җәелер. Ә Бөр кадәр Бөрнең суы килеп кушылмаса, диңгезләр саегып-кибеп бетәр.
Әгәр җандагы сагыну-сагышны агачларга өләшеп бирсәң, агачлар яз көне үк сары яфрак ярырлар, бар дөньяның ямен җибәреп. Юк, сагынуын да, сагышын да, кайгы-хәсрәтен дә җанның бер почмагында җиде йозакка салып саклап торырлык көч биргән безгә Хак Тәгалә. Үзең шундый йомшак, үзең шундый көчле син, Кеше Җаны.
Менә кайвакыт бөтен җыелган йомышларны йомышлап кайтырга дип, Кукмарага барабыз. Хастаханәгә дә, даруханәгә дә, кибетләргә дә, дусларның хәлен белергә дә. Әби белән бабай, эш юк, көн алып йөрибез әкренгә.
Барганда Күкшелләр, Адайлар аркылы барабыз да, кайт­канда әйләнеч юлдан кайтабыз, келтерәп кенә. Барганда сөйләшеп сүз бетми, әйтерсең 45 ел бергә яшәлмәгән. Кайвакыт киң дөньяга сыймаган чаклар да бар инде, ә менә тар машина эчендә тату гына, көйле генә сәфәр кылабыз. Ә кайтканда, бер сүз сөйләшмибез, әллә арып китәбез, әллә сөйләшер сүз бетеп китә инде шунда.

Кукмараның озын урамында йөри-йөри арып та бетәрсең. Ике якта гөрләп үскән чәчкәләргә караш ташлый-ташлый, машина куярга урын эзли-эз­ли дигәндәй. Гөлләре матур, күпме хезмәт салынган, тик безне, авыл кешеләрен, кәнишне гафу итегез, безгә үзебезнең койма кырыенда үскән зәһәр кычытканыбыз, бакча сукмагында җәелеп утырган әрекмәнебез, юл читендәге бәпкә үләнебез җанга якынрак. Үз илемдә якын миңа бәрәңге бакчасы да. Аннан инде Күкшел тау башыннан төшкәндә, күзлегемне бер киеп, бер салып, мин газиз туган авылымны барлый башлыйм.

Исән-саумы син, җаным, үз урыныңдамы? Исән-сау, Аллага шөкер, әнә җәелеп ята, кыш көне булса – аклыкка, җәй булса, яшеллеккә төренеп.
Дөньяның иң ямьле җире! Күкшел – сул якта, Мәчкәрә уң якта кала, ә без үзебезнең авылга кайтабыз, үзебезнең чатка борылдык, менә кечкенә генә мари авылы, һәммәсе җанга якын, йөрәкнең кырык кылын тарта. Мең тапкыр күргән шушы күренешкә мең дә беренче тапкыр күз саласың, мәңге онытмаслык итеп, «тегендә» дә үзең белән алып китәрлек итеп. Тәмәйне уң якта калдырып, туп-туры авылга, авылга…

Машинадан төшеп җәяү китәргә җай бар, тик менә таяк кына… Аны машинада калдырып булмас. Таягы да бит әле юк-бар гына түгел – Америка өрәңгесе. Яхшы таяк алып бирик дип тәкъдим иткәннәр иде… Үпкәләдем чын-чынлап. Сез нәрсә? Таякка таянып йөрергә? Әллә мин карчыкмы? Бу таякны бит мин этләр йә ата казлар очраса дип кенә тотып йөрим.

Ярар, очып китә күрмә, күзеңне ачыбрак кара, Мәмәшир бу. Мәмәшир. Туган авыл, мин сине сагынган шикелле син дә мине сагынгансың, ахры, име. Әнә карагайлар каршыга йөгерә, зират каеннары шаулап каршы ала. Ниһаять, үзебезнең Аргыяк башы. Тайфун каршы ала елый-елый.
Каршы алучы булгач, күңелле инде барыбер, эт кенә булса да.

Ул да җан иясе бит, сагыну хисе аңа да ят түгел. Сагынмаса, шулкадәр елап каршы алмас иде. Шул сагыну хисе киек кошларны мең-мең чакрымнар кичеп, туган җиргә кайтырга мәҗбүр итә дә бит инде.

Рәйсә Галимуллина, Кукмара, Мәмәшир.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Новое и интересное на сайте:

  • Савченко физика егэ
  • Савченко н е ошибки на вступительных экзаменах по физике
  • Савинов в детстве я зачитывался книжками про индейцев сочинение егэ
  • Савинкина химия егэ справочник
  • Сайт без срока давности конкурс сочинений 2021 официальный всероссийский

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии